Текст книги "Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 61 страниц) [доступный отрывок для чтения: 20 страниц]
Бәла ялгыз йөрми: килсә, бер-бер артлы килә, диләр.
Иң элек бала үлде. Кинәт кенә уйнап йөргән җирдән егылды да үлде. Баскыч төбендә ачыргаланып кычкырган тавышын гына ишетеп калдылар.
Асылхан белән Зөһрә, өннәре алынып, бүлмәләреннән атылып чыкканда, нәни Галимхан баскыч төбендә тәгәрәп ята иде инде.
Күтәреп, өйгә алып керделәр. Сабирҗанны ат җиктереп, тиз генә докторга чаптырдылар. Бала күм-күк булып күгәренде, сыны катты, авызыннан күбек китте. Бичара соңгы тапкыр башын артка ташлап тыпырчынып алды да, кинәт чиксез авыр, чыдый алмаслык газап-әрнүдән котылгандай тынып калды. Йөзе дә агарынып, ачылып киткәндәй булды… Доктор килеп җиткәндә, кәнәфигә сузып салынган баланың тәненә гүр салкыны кергән иде инде.
Доктор баланы карады. Бәрелгән-сугылган җирен тапмады. Сәерсенеп, җилкәләрен генә сикертте. Ишегалдындагылар да тәмам аптырашта калды. Ахыр чиктә «Үзен үзе куркыткандыр» дигән нәтиҗә ясадылар.
Әмма бу бәланең башы гына иде. Бу түбә астында тагын да ниндидер афәт буласын иң беренчеләрдән булып Миңлегөл ишетте. Бу турыда ул, җаен туры китереп, ире Сабирҗанга да әйткән иде.
Баланың кырыгы да узмаган булгандыр әле. Миңлегөл ишегалдында баскыч асларын җыештырып маташа иде. Гөлбану киткәч, олы өйнең идәннәрен юу, җыештыру кебек эшләр дә аңа калды.
Шулчакта тавыш-тынсыз гына капка ачылды. Аннан чуар шәльяулыгы өстеннән каз оясы кадәрле бүреген батырып кигән Исламбикә карчык килеп керде. Капкадан керүгә, үткер күзләре белән ишегалдын бер итеп айкап чыкты. Як-ягына карангалап алганнан соң, күләгә сыман гына булып өскә, өлкән байбикә янына менеп китте…
Миңлегөл башта моңа әллә ни игътибар итмәде. Им-томчы дип яманаты чыккан Исламбикә карчыкның бу йортта шактый еш булуына ул инде күнегеп беткән иде. Әмма өске катка, тәрәзә пыялаларын сөртер өчен террасага күтәрелгәч, ябылып бетмәгән ишек аша өй эчендәгеләрнең серләшкәндәй, ярым пышылдашып сөйләшүләрен ишетеп, ул сагайды, ирексездән шул якка колак салды…
Байбикә нәрсәдәндер канәгать түгел, тавышы кырыс. Ни өчендер карчыкны чынлап торып тирги иде: «…Ачуымны китерергә теләгәндәй, авызыңны тутырып, көндәшең дип торган булмачы, зинһар! Кеше чутына кермәгән рәтсез, затсыз нәселне… адәм рәтенә куеп сөйлисем дә килми…»
Сүзнең яшь байбикә турында барганлыгын Миңлегөл шунда ук абайлап алды.
Карчык саксызлык белән ычкындырылган сүзе өчен акланып маташты, аннары ялагайланып алды. Әмма Мәрхәмбикә шунда ук бүлде: «…Җыен фал ачуларың, сөйдергеч бөтиләрең белән син итче Галәви, читекче Шәвәли хатыннарын алда. Әмма мине түгел…» – диде ул, зәһәрләнеп. Ничектер соңгы сүзләрен ишетмичәрәк калды Миңлегөл. Бары тик: «Миңа син…» – дип нәрсәдер таләп итүен генә төшенде. Бераздан бүлмәдәгеләрнең сүзләре яңадан аермачык ишетелә башлады. Күбрәк Әби патша зәһәрен чәчте. «…Бетле хәерченең, муены аска килеренең, күз алдымда иза чигүләрен, ошбу бусага аша атлап керергә җөрьәт итүенә бер түгел, мең тапкырлар үкенүен, зар җылавын…»
Байбикәнең һәрчак чытык йөзе, усал, кыргый карашы Миңлегөлнең күз алдына килде дә басты.
Исламбикә карчык чак кына икеләнеп, каушап-югалыбрак калды, ахрысы. Әмма озакка түгел. Шунда ук җанланып, такмак әйткәндәй тезә дә башлады. «Эшлим, эшлим, Ходай кушса!.. Син дигәндә барысын да эшлим. Минме, мин аңа бетмәс-төкәнмәс борчу, кара шом, кыскасы, тел белән әйтеп, сүз белән сөйләп аңлатып булмый торган җан тынгысызлыгы салырмын… Аштан калыр, йокыдан калыр, саргаер, кибәр!..»
Әби патша теле телгә йокмаган карчыкны тагын бүлде. Им-томчының тәкъдим иткән нәрсәләре аны канәгатьләндереп бетерми иде булса кирәк. Шулчак ул ниндидер гаять дәрәҗәдә авыр, көч җитмәслек эш йөкләде, ахрысы. Карчык бер мәлгә тынып калды. Беркавым ык-мык килеп: «Алда кыямәт бар, Алла каршында җавап тотасы бар», – дип торганнан соң, үзенең ризалыгын белдерде. «Ярар… – диде ул төшенке тавыш белән. – Әйдә, хәерле булсын. Гөнаһлы булсам булырмын, тәмугта янсам янармын… Ходай Тәгалә, берүк, үзе кичерә күрсен…»
Сүзләре түгәрәкләнде булса кирәк. Миңлегөл, чыгып күрүләреннән куркып, тиз генә террасадан коридорга күчте. Һәм баскычтан җәһәт кенә төшеп, Асылханнар ягына күтәрелде. Анда да идәннәрне себереп, юып чыгарасы бар иде.
Баскычтан күтәрелү белән, ирексездән, монда да бүлмә эченә колак салды Миңлегөл. Өйдә әле яңа гына баласын җирләгән яшь ананың моңаеп, ниндидер көй сузуын ишетте. «Бай өйдә юк икән», – дип юрады Миңлегөл. Чөнки хуҗа өйдә булганда, Зөһрә җырлау түгел, иркенләп күтәрелеп күзен тутырып карарга да кыймый.
«Бичаракай!..» – дип кызганып куйды Миңлегөл. Үзенә каршы нинди яман эш әзерләүләрен бу мескенкәй белми бит. Ирексездән, Миңлегөл кайчандыр кемнәндер ишеткән бер сүзне исенә төшерде. Үләр алдыннан аккош та җырлый, дигәннәр бит.
Бу сүзнең шулай капылт кына башына килүенә исе-акылы китте Миңлегөлнең. Чыннан да, бу йортта Зөһрә ялгышлык белән козгыннар арасына эләккән ак күгәрченне хәтерләтә иде.
Шунда ук ана күңеле, үзенең бердәнбере, йөрәк парәсе Гөлбану турында уйлап, шөкрана кылып, куанып куйды. «Әйе, үз ишеңә ни җиткән! Тибенеп ятсын, әмма тиңе белән ятсын, димәсләр иде аны… Ходайның биргәненә шөкер, һәрьяклап килгән: каенанасы да юк! Ә каенана ул тач чебиле тавык кебек, казына да тибенә, һичшиксез, нәрсә булса да китереп чыгара… Бер шөкер түгел, мең шөкер инде!..»
Көннәр уза торды.
Күп тә үтмәде, ишегалдындагыларның теленә, яшь байбикә сукырайган икән дип, җан өшеткеч шомлы сүз керде.
Бу хәбәргә баштарак ышанырга да, ышанмаска да белмәделәр.
Хәвефле вакыйга Асылхан бай өйдә юкта булды. Ул көзге-кышкы сезон алдыннан такта яру заводы өчен урман сатып алу, аны кистерү һәм чыгару эше белән утарга киткән иде.
Беркөн Зөһрә гадәттәгечә өйалдына чыгып, салкын су белән юынды, шунда ук эленеп торган сөлгесен алып әйбәтләп сөртенде…
Сөртенүе булды, күзенә нәрсәдер кергәнен тойды. Аны-моны уйлап тормастан, чүп кергәндәй кыра башлаган күзен тагын да ныграк ышкыштырды…
Тизрәк өйгә керде. Көзге каршына утырып, күзен карамакчы булды. Тик бернәрсә дә күрмәде. Бераздан ике күзеннән дә өзлексез яшь ага башлады.
Шул вакыйгадан соң бер-ике көн үттеме икән, яшь байбикә янына, күгәрчендәй гөрләп, Исламбикә карчык килеп керде. Хәл-әхвәл сорашкан булды, Зөһрәне сылуларның сылуы, оҗмахтагы хур кызы дип атады. Менә шунда инде тегесе үзенең моң-зарын әйтеп салды.
Карчыкның әллә ни исе китмәде. Үзенә күрә бер кизү ул дип, Зөһрәне тынычландырды, үзе үк дәваларга да алынды. Яшь байбикәнең күзенә шикәр кырып салды, бер-ике көннән рәтләнер дип чыгып китте.
Икенче көнне Зөһрә дөм сукыр булды…
Кичен бай кайтып төште. Баскычтан ике генә сикереп менеп, бүлмәсенә атылып керде. Ул бернәрсә дә белми һәм таң йолдызы – Зөһрәсе – аны гадәттәгечә куанып каршы алыр дип өметләнгән иде…
Юк, ул дигәнчә булмады…
Әнә аның бәхет кошы тәбәнәк өстәл өстенә көзге куйган да, шул көзге алдында башын түбән иеп, хәрәкәтсез генә утыра. Бүлмә эче ярым караңгы. Кәшемир яулыгын күзләренә кадәр төшереп бәйләгән. Яулыгы астыннан нәфис ияге белән чак кына турсайган иреннәре генә күренеп тора. Хәрәкәтсез куллары тезләре өстендә ята.
Бу хәлне күреп, Асылханның йөрәге жу итеп китте. Аяклары астында идән такталары чайкалып куйгандай булды.
– Җанашым… мин кайттым! – диде ул, һаман да әле куанычы эченә сыймаган кеше сыман итеп.
Әмма Зөһрәсе, сикереп торып, аның янына ташланмады. Кисәк дәшүдән сискәнеп киткән кеше сыман хәрәкәтләнеп алды да башын тагын да аскарак ия төште.
Асылхан өстен салып атты. Җәһәт кенә хатыны янына килеп тезләнде. Зөһрәнең хәрәкәтсез яткан кулларын учына алды.
Зөһрә, үпкәләгән сыман, һаман да дәшми. Тәмам аптырап калган Асылхан хатынының йөзен, күзләрен күрергә теләгәндәй итеп, чак кына иелде. Хатынының чырае качкан иде. Шулвакыт кулына Зөһрәнең күз яше тамып төшкәнен тойды.
– Нәрсә булды?.. – диде ул ахыр чиктә. Тавышы шактый кырыс иде аның. – Ник дәшмисең? Нәрсә булды дип сорыйм ич… Ә?
Зөһрә кулларын ычкындырды да каршысында тезләнгән иренең җилкәләрен капшаштырып алгандай итте. Бары тик шуннан соң гына әйтте:
– Күзләрем… Күзләрем әллә нишләде. Берни дә күрмим…
Асылхан корт чаккандай сикереп торды. Бер мәлгә нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап торды. Җәһәт кенә лампаны кабызды һәм аны, алып килеп, тәбәнәк өстәл өстендәге көзге янына куйды. Яңадан башын иеп утырган хатыны алдына чүгәләде дә Зөһрәнең яулыгын ачарга теләде…
Тегесе, өне алынган кеше сыман, җәһәт кенә читкә тайпылды.
– Күрсәт әле!..
– Әем… Кирәкми. Карама…
– Күрсәт, дим!.. – Асылхан көч белән диярлек Зөһрәнең яулыгын тартып алды. Әмма тегесе шунда ук күзләрен чытырдатып учлары белән каплады да тезләре өстенә иелеп төште.
– Җанашым, күрсәт…
Иренең йомшак тавышын ишеткәч, яшь байбикә ул кадәр үк каршылык күрсәтми башлады. Асылхан аның кулларын йөзеннән аерды һәм, хатынының башын ике учына алып, йөзен үзенә таба борды. Әмма аның күзләре йомык иде.
– Җанашым, ач күзләреңне… Ач!..
Зөһрә буйсынды. Өзлексез яшь тамып торган озын керфекле күз кабакларын чет-чет китереп әкрен генә ачкандай итте…
Хатынының тоташтан кара кан баскан күзләрен күреп, үзәк өзгеч тавыш белән әйтә салды Асылхан:
– Эх, балакай!.. Харап иткәннәр лә үзеңне…
Бу юлы инде ул йөрәгенең әрнүенә, күңеленең кинәт катып китүенә түзә алмыйча, үзе иелеп төште.
Тынлык урнашты.
– Уф… – диде Асылхан җан ачысы белән. – Нишләттеләр үзеңне? Ә?.. Әйтче, зинһар, кемнәр эше бу? Ни җаннары белән алай итә алганнар?!
Зөһрә эшнең ничегрәк булганлыгын сөйләп бирде. Сөлге турында да әйтте.
– Нинди сөлге?
– Соң, гадәттә сөртенә торган сөлгем…
– Кайда иде?
– Өйалдында, үз урынында эленеп тора ич инде…
Асылхан җәһәт кенә өйалдына чыгып китте. Әмма сөлге урынында юк иде. Бөтен дөньяны бетереп эзләсә дә таба алмады.
– Бернинди дә сөлге юк анда, – диде ул, кире кереп. – Әллә алып кереп куйган идеңме?..
– Юк… Шунда, үз урынында калган иде.
– Юк инде хәзер сөлгең!.. Җилләр искән… Эх-х!..
Соңыннан инде Зөһрә Исламбикә карчык турында да, аның шикәр кырып салулары турында да әйтергә мәҗбүр булды.
– Эх, ишкән икәнсең, алайса!.. – диде бай, тәмам ярсып. Үзен үзе кая куярга белмәгән кеше сыман беркавым әрле-бирле йөренде дә аннары кинәт кенә бик әһәмиятле нәрсә исенә төшкән кыяфәт белән тиз-тиз генә киенә башлады. – Мин хәзер… – диде ул, чыгып китешли. – Доктор чакыртып карыйм…
Ишегалдында аның Сабирҗанны чакыртып алуы, ат җиктерүе һәм капкадан җиңел генә элдертеп чыгып чабуы күренеп калды.
Казанның атаклы күз врачы яһүд Лисеевичны алып килделәр. Берьюлы икешәр асылмалы лампа кабызып, Зөһрәне шул ут арасына утыртып, бик җентекләп карады врач. Ахыр чиктә, бик зур мәгънә салып, бары тик бер сүз әйтте.
– Н-да-а!.. – диде ул.
Докторның бер генә хәрәкәтен дә күздән яздырмыйча күзәтеп торган Асылхан барысын да аңлады. Шулай да нәрсәгәдер өмет иткән кеше сыман:
– Йә, ничек? – дип сорап куйды.
Халатын сала башлаган врач җилкәләрен генә селкетте. Аннары, аның алдында чын хакыйкатьне әйтергә ярыймы соң дигәндәй, Зөһрә ягына ым кагып куйды. Бары тик шуннан соң гына, мондый очракта медицина көчсез, дигән фикерне әйтте.
Шулай да халатын саквояжына салган арада, берничә киңәш бирде. Мәскәүдә яшәүче бер атаклы окулистның адресын әйтте. Озакка сузмыйча, шушы көннәрдә үк барып күренергә кушты.
Икенче көнне таң белән бай Исламбикәне эзләп тапты. Нияте бик яман иде аның. «Убырлы шайтан! Пәри кияүләгән нәмәстә. Башыңны төрмәдә, зинданда черетәм бит. Нишләттегез кешене?» – дип өзгәләп ташлардай булып ябырылды ул. Тегесе дә күпне күргән нәрсә, алай бик тиз генә өркә торганнардан түгел иде. Күзләрен тоҗрайтып, чыр-чыр килеп, үзе бай өстенә карчыга булып менеп кунаклый язды. Әйтмәгәнен бер дә калдырмады, тезде дә тезде. Байның үзен дивана, тиле дип атады. Аннары ләң-ләң килеп такмаклый башлады. «Ә мин тагын, бик сызлый, бик әрни дигәч, исәр кеше әйтмешли, аның килмешәгенә, адәм чутына кермәгән нәмәстәсенә ярдәм итеп маташкан булам. Әгәр дә бик беләсең килсә, мин кергәндә инде аның бәбәкләре тач тулгак тоткан мәченең койрык асты кебек иде, ташка үлчим. Ит яхшылык, көт яманлык, менә шул була торгандыр инде ул… Ялган сөйләсәм, көфер китим әгәр…» – дип карганып та алды.
Бер-ике көннән Асылхан Лисеевич биргән адрес белән яшь хатынын Мәскәүгә алып китте.
* * *
Бер төркем яшь әдипләргә ияреп, биш-алты көнгә генә Оренбургка киткән Сәет бары тик өч атнадан соң гына кайтып төште. Ул арыган. Шуның өстенә әле шактый гына кызмача да иде. Чемоданын күтәреп керерлек тә хәле калмаган иде. Өйгә кадәр китереп куйган «барабыз» кертеште.
Шунда ук, ах-вах итеп, хуҗа хатыны килеп керде. Бер кочак пакетлар, газета-журналлар, хатлар күтәргән иде.
– Ах, господи!.. – дигән булды ул, чытлыкланып. Гүя аның куанычы эченә сыймый иде. – Без инде сезнең өчен борчыла да башлаган идек. Әйе-әйе!..
Сәет әйбәт бүреген, мех якалы пальтосын салып, урындык башына гына атты да позага басып пафос белән әйтте:
– Юкка борчылгансыз, милейшая сударыня! Миңа бернәрсә дә булмаячак… – Шунда ук өстәп тә куйды: – Я жить хочу, хочу печали…
Ишектә Чулпания күренде. Салкыннанмы, ашыгып килгәнгәме, битләре утта янгандай алсуланган. Күзләрендә – очкын.
– О, моя Офелия!..
Хуҗа хатыны кулындагы газета-журналларны, кәгазьләрне өстәл өстенә аннан-моннан таратып салды да тизрәк чыгып китү ягын карады.
Үзләре генә калгач, Сәет кинәт үзгәрде, ачылып көлеп-елмаеп:
– Килче тизрәк!.. – дип, кочагын җәйде.
Мәхәббәттән тәкатьсез калган кыз шагыйрьнең муенына килеп сарылды.
– Сагындыңмы?.. – дип пышылдады Сәет.
– Бик!.. – Бераз ис алгач, Чулпания дә сорау бирде: – Ә үзең?..
– Мин дә… – диде Сәет назлы-иркәле тавыш белән. – Хатымны алгансыңдыр бит? Мин анда күңелемдә булганның барысын да юлладым кебек…
– Хат хат инде ул.
– Алай димә. Хат – мәхәббәт илчесе, ди бит.
– Ә күрешү – гыйшык билгесе…
– Матур әйттең. Йә, әйт, хатымны яраттыңмы?
– Бераз төчерәк иде. Ихласлык җитенкерәми дип әйтимме? Чак кына уйныйсыңдыр… Эчкерсезлек җитми кебек.
– Җәберлисең, Чулпания… – диде Сәет ялварулы тавыш белән. Шундук сүзне уенга борып җибәрәсе итте. – Казасын күрерсең. Хатымның һәр сүзендә ихласлык, эчкерсезлек ярылып ята. Чөнки күңел төпкеленнән ургып чыккан сүзләр алар… Менә тыңла: «Якты йолдызым минем. Бөтен киләчәгемне, гомеремне сиңа, бары тик сиңа гына багышлыйсым килә. Мин бөтен барлыгым, җаным-тәнем белән синеке. Мин синең белән генә яшим. Күз алдымда – сылу йөзең, колак төбемдә – нәфис тавышың. Ул миңа иң гүзәл, иң тылсымлы, сихри музыка сыман. Әлеге аһәңле авазның өзлексез колак төбемдә чыңлап торуын теләр идем. Миңа бу фани дөньяда башка берни дә кирәкмәс иде. Мин хыялымда шашу дәрәҗәсенә җитеп назлыйм, иркәлим сине, кулымнан төшерми күтәреп йөрим. Мин үләм, мин шашам, йөзеңне күрмичә, тавышыңны ишетмичә, ничекләр түзим?..» Йә, әйт, кайда монда төчелек белән эчкерсезлек?..
Чулпаниягә «Ярар, ярар, синеңчә булсын…» дип килешүдән башка чара калмаган иде инде. Чөнки аның бик тә әһәмиятле сүзе бар.
– Ә хәзер әйт әле, чибәр егет. Яшермичә генә җавап бир. Өч-дүрт кенә көнгә дип киткән кеше идең? Күпме булдың? Кайда югалдың?
– Эх, Чулпания! – диде шагыйрь ясалма пафос белән. – Ничек итеп каршы алуларын белсәң икән! Үземне гомерем буе караңгылыкта яшәп, кинәт кенә яктылыкка чыккан сыман хис иттем. Мин анда иң рәхәт мизгелләремне кичердем дисәм дә, әллә ни зур хилафлык булмастыр. Безнең хөрмәткә шау-шулы, әңгәмәле-бәхәсле мәҗлесләр оештырдылар. Дөньяга аек карашлы, кыю, тәвәккәл татар яшьләре белән очрашулар оештырылды. Бигрәк тә әдәби кичәләр хәтердә калды… Ни әйтсәң дә, мәдәният учакларының берсе, тормышыбызда нурлы эз салган Оренбург бит ул! Әлеге очрашулар, мәҗлесләр тоташтан бәйрәм төсен алды. Шундый тансык мәшәкатьләр белән көннәрнең узганы сизелми дә калынган…
Шунда Сәет ниндидер гадәттән тыш яңалык тапшырырга җыенгандай итеп әйтеп куйды:
– Китәргә ике көн калды дигәндә, Оренбургның гына түгел, бөтен Рәсәйнең атаклы миллионеры мәшһүр Мөхәммәтшакир әфәнде Рәмиев зур мәҗлес җыйды. Кабул итү мәҗлесе. Андагы мөхтәрәм, берсеннән-берсе затлы кунакларны күреп хәйран калдым. Менә шул мәҗлестә инде атаклы милләттәшебез, Рәмиевнең кияве Садри әфәнде Максуди белән танышу бәхетенә ирештем…
– Максуди әфәнде турында укып та, ишетеп тә беләм, – диде Чулпания, хәбәрдар кеше сыман итеп. – Аның «Иттифакъ әл-мөслимин» әгъзасы буларак Мөселманнар съездында катнашуы турында да газеталар күп язды…
– Дөрес! – дип элеп алды Сәет. – Менә ичмаса кеше! Чын мәгънәсендә илаһи зат!
Шагыйрь ул елларда телдән, газета битләреннән төшмәгән татар зыялысы Максуди турында үлеп гашыйк булган кеше сыман сөйләнүен белде:
– Шул Максуди бит инде, Дума әгъзасы буларак, Дума мөнбәренә күтәрелеп, үзенең нотыклары белән рус укымышлыларын шаккатырган…
– Гаҗәп тә түгел, – дип дәвам итте Чулпания. – Чөнки ул Парижда, дөньяның иң борынгы университеты Сорбоннада укыган…
– Яшьрәк чагында Максуди әфәнденең Ясная Полянада граф Толстойда кунакта булуы турында ишеткәнең бар идеме соң?.. – Сәет сүзен аста калдырмаска теләгәндәй дәвам итте. Миллионер киявенең бик сирәк затларга гына бирелә торган зирәклеге турында исе китеп сөйләде. Шуның өстенә әле теләсә кемне авызына каратып торырлык оста оратор да икән. Бөтен барлыгы, игътибары, акылы, милләтебезнең бүгенгесе, үткәне, иртәге көненә юнәлдерелгән иде. «Без, мөселманнар, Явыз Иван заманыннан бирле кысылып килдек, урманда адашып калган бала кеби, ни эшләргә белми йөрдек. Бабайларның пайтәхете булган Казан шәһәрендә безгә иркенләп торырга имкян калмаган иде. Дүрт гасыр буенча изелдек, хокуксызлык илә кая барырга белми йөрдек. Мондый биналарда аерым җыелырга безнең хакыбыз калмаган, кулыбыздан бөтенесе диярлек алынып беткән иде. Ләкин әфәнделәр, яшәү өчен бик зур вазифаларыбыз бар, дөньяда торуыбыз өчен бик зур каһарманнар кирәк, һәммәбез бер җан, бер тән булып, берничә вакытка партия низагларын бер якка куеп тырышсак кына күтәрелә алачакбыз. Армый-талмый иҗтиһат итсәк кенә, үзебезне таныта алырмыз»…
Аның: «…Без бетмәдек һәм бетмәячәкбез! Без милләтебезнең даими ялчысы вә сакчысы!..» – дигән сүзләреннән соң табын янындагылар аягүрә бастылар, кул чабулар белән генә чикләнмичә: «Афәрин, Садри әфәнде. Һай, рәхмәт! Милләтебез мәңге онытмас үзеңне», – дигән авазлар белән тулды.
Тәнәфес вакытында, һава алыштырырга чыккан арада да, аның тирәсендә булырга тырыштым. Үзен уратып алган яшьләргә мондыйрак сүзләр әйтте: милләт рухын онытып, гадәтләребезне онытып беткәннән соң, яңадан башыбызны күтәреп, эшебезне үз кулыбызга ала алачагыбызны кем уйлаган?.. Бер черек нигезгә корылган дәүләтләр урынына егерменче гасырда чын мәгънәсе белән мәдәнияткә бина кылынган… дәүләтләр корырбыз…
Шунда мин әлеге изге сәфәргә чыкканыма сөенеп бетә алмадым. Шундый олуг зыялылар белән аралашканнан соң, үземне бер башка үсеп киткән сыман хис иттем. Тагын бернәрсәгә ачык төшендем: аяк очыңа караганда гына җир яссы булып күренә икән… Тормышны белү, чынбарлыкны тану өчен, аның белән күзгә-күз очрашу шарт икән.
– Һе-е! Тәти егетебезнең Оренбургта нишләп йөргәннәрен ишеттек инде… – диде Чулпания.
Сәет башта рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Аңа чын-чынлап кызык булып китте. Чөнки әле моңарчы алай юкка-барга шикләнү, көнләшү ише нәрсәләрнең булганы юк иде. Шунда ук ул уенын-чынын бергә кушып аклана башлады:
– Теләсәң нишләт, җаным… Әмма үземне фәрештә кебек изгемен дип әйтә алмыйм… – Чак кына җитдиләнә төшеп дәвам итте: – Күптөрле очрашулар булды… Чак кына кәеф-сафа корып, күңел ачып йөрергә туры килде. Сәйран кылып йөрүләр дә булды. Үзең дә ишеткәнсеңдер, Оренбургта хәзер «Ширкәт» дигән театр труппасы эшли… Араларында «Сәйяр» труппасыннан да, «Нур» дан да аз-маз таныш артистлар бар иде. Ни әйтсәң дә, сәнгать дөньясы бит… Безнең килүебез шәрәфенә очрашу мәҗлесе уздырдылар.
Чулпания искәрмәстән генә Сәетне бүлде:
– Хикмәт театрда түгел. Мин теге, сине атналар буена өеннән чыгармый яткырган Зөбәрҗәт турында әйтәм…
Сәет кисәк кенә башын күтәрде. Ул инде бу кадәресен үк көтмәгән иде. Әмма югалып калмады, гадәттәгечә һавалы-мыскыллы итеп көлеп алды да, ярым шаярып, шундук яңадан аклана башлады:
– Чыннан да, чак кына гаеплемен… Тик, җаныем, нишләмәк кирәк… Үзең аңларга тиешсең. Синең яннан китүгә карап кына, сиңа карата булган хисләрем, тойгыларым үлмәделәр бит… Рус әйтмешли, слишком живы и слишком свежы. Бер рәхәт-ләззәткә ияләшкән күңел үзенекен даулый, таләп итә. Бу теләк шулкадәр көчле ки, шул хиснең, шул тойгы-кичерешләрнең, һич югында, башка берәү белән булса да дәвам ителүен телисең… Билгеле, бу хисләрне, бу тойгыларны аңлатуы бик кыен. Минем әйтергә теләгән фикеремнең асылына төшенсәң, син мине аңларсың һәм, һичшиксез, акларсың дип уйлыйм…
Сәет, беренче тапкыр күргән кешесе белән очрашкандай, хәйран булып, хәтта чак кына ятсынып торган Чулпания ягына карамаска тырышты. Аны үз иткән һәм, ниһаять, аны өзелеп сагынып көтеп алган таң йолдызына карата артык маймыллануын Сәет үзе дә абайлап алды. Билгеле, Чулпания мондый очрашуны көтмәгәндер. Сәет тә искәрмәстән генә бөтенләй сәбәпсезгә тәмсезләнергә туры килер дип башына да китермәгән иде. Бик авыр, бик уңайсыз иде аңа бу минутта. Әмма аның: «Гафу ит, сөеклем! Гаеп миндә… Кичер!» – дип әйтергә теле бармады. Горурлыгы ирек бирмәде, дөресрәге, егетлеге җитмәде. Һәм ул сүзне икенчегә борып җибәрү нияте белән әле баягынак кына хуҗа хатыны китереп аударган кәгазь, пакет һәм газета-журналлар өеме янына килде дә илтифатсыз гына актара башлады. Аннары, бер газетаны сайлап, өстәл өстенә җәеп салды да кул аркасы белән шапылдатып сугып алды.
– Менә күр!.. «Вакыт» газетасы… Менә кара, ничегрәк каршы алды безне Оренбург каласы. Сәет Нуркай дядяның берьюлы өч шигыре урнаштырылган… «Шура» журналына да берничә әйберемне сорап алып калдылар. – Сәет икенче бер төргәкне сүтте. – Күрик әле… Монысы нәрсә икән? Ә-ә!.. Рәхим итегез, туган як җилләре!.. «Идел!» – Әстерханнан… Кая әле, кая? Йа-а Ходай! Рәсемемне дә урнаштырганнар… Бала чактагы сурәтем!.. Күрче, зинһар! Бу инде, – һичшиксез, Кави абзыемның эше. И-и хөрмәтле туганым!.. – Шагыйрьнең чын-чыннан күңеле күтәренке иде. Әмма хискә бирелеп, үзенең йомшаклыгын күрсәтергә теләмәде. Яңадан кәгазьләр, газета-журналлар өстенә иелде. – Менә Мәскәүнең «Сүзе»… Менә Чиләбедән дә бар. Исәнме, мәшһүр, чал Урал! Синең тирәләрне дә бер айкап кайтасы иде… Троицкка атап чакырдылар. Барам! Айкыйм әле дөньяны… – Сәет тагын да гайрәтләнеп, тагын да илһамланып мактана башлады. – Күрдеңме!.. – диде ул, тавышын тагын да күтәрә төшеп. – Яшь шагыйрь Сәет Нуркайның әсәрләрен хәзер әнә ярты Россия баса. Ярты Россия укый!..
Шулай артык ашкынып киткән шагыйрьнең күзләре һаман да әле ишек катында басып торган Чулпаниягә төште. Тәмам аптырашта калды ул, кинәт кенә айнып киткәндәй булды. Ни күрсен, кызның танырлыгы калмаган, төсе качкан, күзләрендә – яшь элпәсе.
Сәет тиз генә аның янына ташланды.
– Нәрсә?.. Әллә берәр хәл булдымы?
Кыз дәшмәде. Аның кулыннан ычкынып читкә тайпылды да кырыйда торган урындыкка килеп утырды. Һәм шунда ук, яшькә манчылган йөзен егеттән яшерергә теләгәндәй, тезләре өстенә иелеп төште.
Каушап калган Сәет, аны иңбашларыннан алып, йөзен үзенә таба борырга тырышып карады.
– Нәрсә булды? Ник дәшмисең? Әйт!..
Ниһаять, кыз да сүз катар хәлгә керде.
– Берни дә булмады…
– Ә үзең балавыз сыгасың!..
– Һич югында, кулымнан килгән нәрсәдән… елаудан тыйма.
– Кызык кеше син, Чулпания… Шаяруны чынга алдыңмы әллә? Тилем минем! Юләрем… Шуны бел: кая гына барсам да, кем белән генә булсам да, биргән вәгъдәмне бозмам, әйткән сүземне кире алмам. Сиңа тагын нәрсә кирәк?..
– Бернәрсә дә кирәкми. Шулай ук бернәрсәдән дә тыймыйм…
– Алайса, ник елыйсың? Юләрем минем! Көнчем…
Сәет кызны урыныннан торгызды, кочагына алды, муенын, чәчләрен үпте. Иркәләү сүзләре тезде һәм шул җитә калды, кыз кайтып төште. Бая килеп кергәч тә, егетнең илтифатсыз кылануын күреп, күңелен үкенү ачысы өтәләп алган иде. Әмма ул уйлар әкренләп эределәр, каядыр ерагаеп, башка хисләргә урын бирделәр. «Дөрестән дә, нәрсә булган соң әле? Баш ярылып күз чыкмаган лабаса!..» – дип уйлап куйды ул. Шулай да һаман да әле үпкәләгән кыяфәт белән бер-ике сүз әйтүне кирәк тапты.
– Шул инде… – дигән булды ул. – Көчле алдында гаепләүче дә гаепләнүче булып кала…
Сәет чемоданыннан бер-ике төргәк һәм чит телдә язылган чуар этикеткалы зур гына бер шешә чыгарып куйды. Шунда ук Чулпанияне чишендерде, киемнәрен элеп куйды. Өстәл янына утырыштылар.
Бераздан инде алар, иң бәхетле кешеләр кебек, сөешеп-иркәләшеп, урын өстендә яталар иде.
Чулпания егетнең ефәк кебек йомшак бөдрәләре белән шаярып, ярым пышылдап сорап куйды:
– Әйт… Яратасыңмы мине?
Сәет елмайды.
– Әллә ышанмыйсың?
– Юк, ышанмаудан түгел…
– Соң, беләсең ич инде…
– Беләм, беләм! Тагын, тагын да ишетәсем килүдән сорыйм.
Сәет кызның мендәр өстендә таралып киткән чәчләренә иреннәрен тидерде. Колагына якыная төшеп, ярым пышылдап әйтте:
– Я-ра-там!..
– Бикме?
– Бик, бик!..
Әйтер сүзләр әйтелеп беткәч туган бушлыкны тулыландыруның иң әйбәт, иң сыналган ысулы – сөеклеңне үбү, иркәләү. Сәет тә шулай итте: назлады, юмалады.
Ул кичне Сәетне бик зур канәгатьләнү тойгысы биләп алды. Гүя аның барлык хыяллары гамәлгә ашты. Әсәрләре әнә, үзе әйтмешли, ярты Россиядә басыла… Кайчандыр бер тапкыр күрергә зар-интизар булып, шашып-хыялланып йөргән күңел кошы аның кочагында…
Кемдер әйткән, кешенең бәхете баштан ашса, эгоистка әверелә, дигән. Сәет тә шундыйрак халәткә килгән иде. Әллә нинди ят бер тойгы, шайтан коткы салгандай, аның күңелен бимазалап, тырнап тора иде. Аның кызны чак кына үртисе, ачуландырасы килде, аның хисләрен, мәхәббәтен кабат сынап карау теләге туды. Теленә хәтта «Бер-береңнән туймас өчен, ешрак аерым яшәргә кирәк икән…» дигән сүз дә килгән иде, тик ул үзен көч-хәл белән тыеп калды. Хәзер инде Сәеткә ни кыланса да сыя, килешә… Кем әйтмешли, буласы булган… Хәзер Чулпания аның өчен – үтелгән этап, укылган китап.
– Беләсеңме, Чулпания!.. Тынгысыз да соң шагыйрь йөрәге! Күңелем гаять көчле, яңадан-яңа хисләр белән дулкынланып тормаганда, тормышымның ямен дә, кызыгын да тапмыйм. Иң курыкканым бу тормышта – бертөрлелек… Бая син Зөбәрҗәт ханымны телгә алдың. Әйе, очраштык без ул ханым белән… – Сәет, сүзләренең ничегрәк тәэсир итүен белергә теләгәндәй, чак кына пауза ясады. Кыз дәшмәгәч дәвам итте. – Шулкадәр сылу, шулкадәр матур ханым ул. Күз яуларын алырлык… Мин үзем, мәсәлән, шундыйрак фикердә: гүзәллекне күреп йөрәгең ешрак тибә башламый икән, син инде кеше түгел, йә туң күчән, йә ярым мәет…
Чулпаниягә бу сүзләр дә әллә ни тәэсир итмәде. Сәет исә аны үртәп булса да кузгатасы, һич югында, сүзгә чакырасы килде. Һәм ул чын иҗат әһелләренең беренче шарты – ирекле булуда, гаилә белән бәйләнмәгән булуында дип, үзенчә теленә салына башлады. Үзен олы сәнгатькә багышлаган кешенең үзе өчен яшәргә хакы юк, янәсе.
– Бу турыда лорд Байрон, беләсеңме, нәрсә дигән? Белмисеңме?.. Алайса, тыңла, гыйбрәтле, колак салырлык сүзләр әйткән ул:
Любую страсть и душит и гнетёт
Семейных отношений процедура…
Никто в стихах прекрасных не поёт
Супружеское счастье: будь Лаура
Повенчена с Петраркой – видит Бог,
Сонетов написать бы он не мог!..
Юк, бөек романтикның «гыйбрәтле» шигъри юллары да Чулпаниягә әллә ни тәэсир итмәде. Ахыр чиктә Сәет, ни булса, шул булыр дип, тәвәккәлләп үзенең соңгы серен ачарга булды. Чыннан да, нишләр икән?..
Юк, әлеге адымын ясарга кыюлыгы җитмәде Сәетнең. Чөнки ул ачарга җыенган сер Чулпанияне кешелектән чыгарып кына калмас, тәмам харап итәр, үтерер дип уйлады. Әйе, шагыйрь әйтәсе сүзнең чын исемен кыңгыр адым дип кенә атавы да кыен, чынлыкта ул чын мәгънәсендә хыянәт итү иде. Дөрес, күңеле белән генә хыянәт итте Сәет…
Тикмәгә генә тумады яшь шагыйрьнең күңелендә әлеге кыю, тәвәккәл фикер. Затлы, ифрат та бай өйләрдә йөреп, миллионер Рәмиевнең кияве могтәбәр Садри әфәнде Максуди белән танышканнан соң туды. Искәрмәстән, уйламаганда-көтмәгәндә туды… Ә бит бик теләгән тәкъдирдә Сәетнең дә нәкъ Максуди кебек ил өстендә дан казанган, милләт алдында абруйлы, зыялы кешегә әверелергә мөмкинлеге бар. Моның өчен күкбаш чәчәгедәй зәп-зәңгәр күзле Айзирәне үзенә каратасы да, мәшһүр Акчуринның кияве буласы гына бар… Шагыйребез, Казанга кайту белән, миллионер кызы белән якыннан танышуны үзенең беренче бурычы, максаты итеп куйды. Ул әлеге уйга шултикле бирелде ки, хәтта ияләшә дә башлады. Аның өчен дә күк капусы бер ачылырга тиештер бит инде. Иҗат-шигърияттә хәзер талант ияләренә дә бик үк җиңел түгел. Кемнәрнеңдер күңелен күрергә, ярарга тырышып, түбәнсетелеп-кимсетелеп йөрмәс иде, ичмаса. Тирән эчтәлекле, фәлсәфи аһәңнәргә төрелгән әсәрләре хакында хаксыз сүзләрне колагы ишетмәс иде. Нәширләр дә аның шигырьләрен кулга төшерүне үзләре өчен бәхеткә санарлар иде…
Әлеге тормышка ашмас хыял-максатларын чыгарып селтәмәде Сәет, эчтән тынды. Шулай да форсаттан файдаланып шаяртасы итте, башка нәрсә турында фәлсәфә сата башлады:
– Безнең хәлдә, Чулпания җаным, бер-беребез өчен кызыклы булу, бер-беребез белән мавыгу мәхәббәттән дә өстенрәк дигән фикердә мин.
Чулпания сагаеп кына калмады, мендәрдән башын калкыта төшеп, сыңар терсәгенә таянды.
– Кызык!.. – дип куйды ул, тагын да җитдиләнә төшеп. – Бик кызык!.. Һәрхәлдә, минем өчен яңа җыр бу. Әнә ничекләр итеп сайрый башладың син… Әле кайчан гына күктән йолдызлар чүпләргә дә әзер идең…
Сәет ясалма бер тынычлык белән әйтә салды:
– Әйдә әле, Чулпания, хыял дөньясыннан айнып, тормышыбызга күз салыйк. Йә, әйт әле, кем мин? Җирсез-йортсыз дәрвиш сыман хыялый бер хәерче, һаман да әле кыйбласын табарга өлгермәгән шагыйрь кисәгемендер…
– Җә-җә, дәвам ит!
Сәет бер генә мизгелгә югалып калды. Әмма бик тиз үзен кулга алды. Һәм елмайгандай итеп болай диде:
– Хатын-кыз теләге – Алла теләге, ди. Бик теләсәң, дәвам итәргә дә мөмкин. Тик хак сүз ачы булыр…
– Булсын! Барыбер дәвам итүеңне телим…
– Алай бик кысрыкласаң әйтергә дә мөмкин.
– Телим.
Сәет бичарадан ни чара дип, бик күптәннән бирле күңелен бимазалап, кара төер булып сакланган серен ачарга булды.
– Беләсеңме, Чулпания… – Сәет, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, кабат икеләнеп калды. Шулай да дәвам итте: – Беләсеңме, мин бит сине алдаладым…
Чулпания сагаеп калды. Терсәгенә таянып, башын калкытты. Сәетнең йөзенә текәлде.
Егет аның шәрә муенына, йомры беләкләренә, эчке юка күлмәге аша төртеп торган күкрәкләренә күз төшереп алды да, икеләнеп, янә тынып калды. Күңел төбендә «Уеннан уймак чыкмагае… Бу бердәнбер турылыклы, эчкерсез җан иясеннән колак кагуың бар…» дигән шик баш күтәреп куйды. Һәм ул гадәттәгечә мөлаем генә елмайды да йөзен яшерергә теләгән сыман яңаклары белән кызның тыгыз күкрәкләренә елышты…
Бу юлы инде Чулпания, баягы кебек итеп, аның башын кочагына алып кысмады, киресенчә, ярым күтәрелеп:
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?