Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 18


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:03


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 61 страниц) [доступный отрывок для чтения: 20 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Хәер, Мохтар абзый белән Камил абыйсы очрашсалар, башлары бәхәстән чыкмый. Ду килеп тартышалар, сүз көрәштерәләр… Ә бит үзләре кайсы яктандыр чак кына карендәш тә кешеләр, ди. Аңламассың инде аларны. Сүзләренә колак салсаң, икесе дә хаклы кебек… Кайсын тыңларга да белмисең. Хәйран-тамаша инде, нәрсә бүлешә алмый торганнардыр.

Ә шулай да бер вакыйга Камил абыйсының сүзен ничектер искәрмәстән генә өскә чыгарды, аның хаклы икәнлеген исбат итте. Ул юлы да алар, гадәттәгечә, хөкүмәт турында ду килеп бәхәсләштеләр. Мохтар абзый да төшеп калганнардан түгел, аяк терәп каршы торды, үзенекен исбат итеп маташты. Хөкүмәткә тимә син, диде, аның нигезе какшарлык түгел, карт имән чересә дә, тамыры нык була, диде, аның кулында армия, банк, телеграф, аның кулында каратель органнары, диде.

Ә Камил абыйсының үз туксаны туксан: «Армия белән син әйткән каратель органнарына килсәк, кемнәр соң алар? Шул ук эшче һәм крестьяннар, аларның уллары түгелме соң!.. Корал да алар кулында… Коралны аны төрле якка борып була», – диде.

Гаҗәп хәл! Нәкъ шул көннәрдә күрше баракта яшәүче жандар Исхакны эшеннән куганнар дигән хәбәр таралды. Гөлбану ул кешене күреп тә, аның кансызлыгы турында ишетеп тә белә иде. Һәрвакытта үрә катып, ялтыравыклы төймәле, озын кара шинель киеп йөри иде. Башта аны будочник кына булып торган дип сөйлиләр иде. Соңыннан хуҗаларына ярагангамы, дәрәҗәсен күтәргәннәр.

Исхакны эшеннән куганнар дигән хәбәр таралган көннәр иде. Гөлбану каяндыр кайтып килә иде. Караса, барак баскычында исерек Исхак утыра. Өстендә – гади кием. Тирә-ягында – кешеләр. Ә Исхак ярым елаган тавыш белән сөйләнә, нәрсәдәндер зарлана.

Бер нәрсәгә ачык төшенде Гөлбану: Исхакны армиягә озаталар икән. Ни өчен озатулары турында үзалдына сөйләп утыра бу.

– Ә-ә, шулаймы?.. – ди исерек Исхак, кем беләндер сүз көрәштергәндәй итеп. – Моңарчы яраган Исхак хәзер ярамый башладымыни?.. Ә?.. Ни өчен ярамый башлады ул?.. Чөнки Исхак хәзер ак белән караны аера башлады. Ә полицай күп белергә, күп күрергә тиеш түгел… Барысы да бер татар шәкерте аркасында килеп чыкты… Сорау алганда, отделение хуҗасы пристав миңа шул шәкертне кыйнарга кушты. Ни өчен?.. Янәсе, ул ниндидер китап укыган… Соң, укысын! Шәкерт ич ул. Китап бит ул укыр өчен чыгарыла. Кулым күтәрелмәде. Аның кай җирен кыйныйсың, ди. Үзе чандыр, үзе бетәшкән, үзе күзлекле. Ә үзенең төсе-килбәте бик килешле. Сүз-өне дә ятышлы. Җаваплары шулкадәр акыллы, хәйран калдым. Аның каравы приставны шашындырды шәкертнең сүзләре. Авызын томаларга, ягъни кыйнарга, аяк астына салып таптарга, изәргә кушты. «Не могу, ваше благородие!» – дидем мин. Приставның бәбәкләре атылып чыга язды… «Как так?!» – дип үкерде ул. Аннары, өстәле артыннан чыгып, минем ипи шүрлегемә шундый кундырды, әллә кая атылып киттем. Аңа карап шәкертне кыйнамыйча калмадылар… Минем алда ук изделәр, карар җирен калдырмадылар. Күзлегенә кадәр ватып бетерделәр. Менә шул шәкертне кыйнаудан баш тартуым аркасында разжаловать иттеләр. Герман фронтына китәсең дип, повестка тоттырдылар…

Шул көннән соң Исхак жандар юкка чыкты. Бу хәл Гөлбануның да күзен ачкандай итте. Солдатлар кем соң дип, әнә нәрсә турында әйткән булган Камил абый…

Тик менә шундый зирәк, шундый акыллы Камил абыйсы белән тагын зур бәхетсезлек: моннан атна-ун көн генә элек кабат кулга алганнар үзен. Заводта митинг вакытында: эшне ташлагыз… Патша самодержавиесенә корал бирмәсәк, сугыш тизрәк бетәчәк. Кан кимрәк коелыр, дип, янып-ялкынланып чыгыш ясаган вакытта, чабуыннан өстерәп төшереп эләктереп алалар аны. Бу турыда Низам кайтып сөйләде.

Шунда, завод ишегалдында, жандармнар, шымчылар белән эшчеләр арасында бәрелеш була. Әмма Камил абыйларын барыбер йолып кала алмыйлар. Искәрмәстән генә заводның зур тимер капкасы як-якка ачылып китә, аннан өерләре белән атлы казаклар бәреп керәләр… Эшчеләрне тиз арада тараталар. Бары тик шулай итеп кенә Камил абыйсын һәм тагын берничә кешене завод ишегалдыннан алып чыгып китәләр.

Бу хәбәр авыр таш булып ятты Гөлбануның күңел түренә. Шулай да ул, бәлки әле, бернәрсә дә булмас дип, үзен үзе тынычландыргандай итте. Хәзер бит ул митинг, забастовка дигән нәрсәләр атлаган саен. Бар кешене дә төрмәгә яба яки сөргенгә җибәрә башласалар, кем генә калыр соң?!

Бәлки әле, Камил абыйсы турында Мохтар абзыйсы белә торгандыр? Андый нәрсәләргә ул – бик хәбәрдар кеше. Менә килсен генә, җаен туры китереп, Гөлбану үзе сораштырыр…

Шулвакыт, Гөлбануны уеннан бүлеп, коридорда Низам тавышы чагылып киткән кебек булды. Хәер, Гөлбану аны тавышыннан гына түгел, аяк атлау рәвешеннән үк таный иде.

Гөлбану, җәһәт кенә килеп, ишекне ачты.

– Әйдә, әйдә, Мохтар абзый!.. Аягыңны ул кадәр үк какмасаң да ярар. Идән пычраныр дип борчылырлык түгел, кар гына бит…

Ишекне тутырып, гөбедән чыккан тавыш биреп, Мохтар абзый килеп керде.

– Исән генәме, Гөлбану кызым!

– Бик шөкер әле, Мохтар абзый.

– Яраган, бик яраган, кызым…

Баштарак Мохтар абзый Гөлбануга килен дип дәшә иде. Бераздан «Гөлбану кызым» дия башлады.

Низам яшереп кенә, хатынына берьюлы ике шешә тоттырып, җылырак урынга куярга кушты. Гөлбану да шешәләрне, алъяпкыч астына яшерә төшеп, плитә кырыендагы җылы сулы чиләк артына куйды.

Ир-ат чишенгән арада, комганга җылы су салды. Почмактагы ләгәнне тартып чыгарды, сөлге китереп элде. Мохтар абзый белән Низам пошкырына-пошкырына юынган арада, Гөлбану токмачын салып җибәрде. Ир-атны табын янына утырыша башларга чакырды:

– Мохтар абзый… менә монда, түргәрәк утырыгыз. – Билгеле, Гөлбануның тагын: «Сез килгәч, Мохтар абзый, өебез яктырып киткәндәй була», – дип өстәп тә куймакчы иде дә, куштанлануга охшар дип, уеннан кире кайтты.

– Рәхмәт!.. – диде тегесе. Аның аюныкы сыман авыр гәүдәсе астында урындык шыгырдап куйды.

Шул арада Низам, шешәләрнең берсен алып килеп, стаканнарга аракы сала башлады. Гөлбану аш бүлеп китерде.

– Әйдә, Мохтар абзый, – диде Низам, беренче булып стаканны кулына алып. – Күтәрдек…

– Әйдүк, булмаса булган икән… Исәнлеккә-саулыкка, иминлеккә-байлыкка…

Тамчысын да калдырмыйча эчеп, әйбәтләп тамак кырып, кул аркасы белән авыз-иреннәрен сөрттеләр дә беркавым тавыш-тынсыз гына ашадылар. Аннары Мохтар абзый әйтеп куйды:

– Шуны әйтәм әле. Шактый гына тузан йотылган булуга да карамастан, бүре кебек булып ашыйсы килгән, әй…

Икенчеме, өченчеме тапкыр күтәреп, вак бәлештән дә авыз иткәч, телләре чишелде, сүз әкренләп дөнья хәлләренә күчте. Завод эшчеләре Ленадагы алтын приискасында булган вакыйгаларның быел да еллыгын үткәрергә әзерләнәләр диме… Һәр елдагыча, быел да завод ишегалдында митинг буласы, имеш…

– Һич аңламыйм шуларны, – диде Мохтар абзый. – Нәрсә эшләмәкче булалардыр?.. Кайчан чебен дулап тәрәзә ватканын күргәнең бар? Кеше тормышта тынычрак яшәргә омтылырга тиеш иде кана. Юк кына бит!.. Әгәр дә инде җаның тыныч, тамагың тук, өстең бөтен, баш очыңда түбәң булсын дисәң эшлә, хезмәт ит, казган. Мул тормышка бары тик тир түгеп, көн дими, төн дими эшләп кенә ирешеп була. Менә, мисал итеп, мине генә алыйк. Кем әйтмешли, йортым-җирем бар, тормышым мул. Аларны бит миңа беркем дә мирас итеп калдырмады. Һәркемгә дә атадан калган мал белән көн күрергә язмаган. Менә шушы кулларым белән эшләп таптым мин аларны. Бала чагым җитү-түгәрәктә үтмәде минем. Бала чагым да, яшүсмер чагым да юклык-кыенлык эчендә узды. Яшьләй ятим калу сәбәпле, күпне күрдем. Тормышымны малайлык хезмәтеннән башладым мин… Аннары җизни тиешле кеше үземне мастеровой итеп заводка илтеп тыкты. Сигез-тугыз яшьләр иде миңа. Аның минем булачак мачтырыма әйткән сүзләре әле дә булса хәтеремдә: «Әгәр дә мәгәр сүзеңне тыңламый икән, тиресен кызганма, ямаулыгы өстендә… Тетмәсен тет! Тиресеннән барыбер күн эшлисебез юк», – дигән иде ул. Хәер, мачтырым, җизни өйрәтмәсә дә, кимен куя торганнардан түгел иде… Әмма миңа аңардан әллә ни эләкмәде. Эшне яраттым мин. Гомерем буе казгандым, гомерем буе хезмәт иттем. Хезмәт ватса вата, әмма ләкин чыныктыра да. Бәхетнең нигезе – хезмәт, ди акыллы мәкаль. Эшчеләр хакын яклыйм дип, иркен тормышка өндим дип, разбой салып патшаны сүгеп, городовой белән якалашып, йә тагын да мәзәгрәге – вывеска өстендәге ике башлы бөркетләрне алып ташлап кына тормыш яхшырмаячак! Һичкайчан да!..

Мохтар абзый, җыерылган кашларын яза төшеп, Низамга карап куйды. Аннары күз кырыйлары белән генә елмаеп дәвам итте:

– Политика турында лыгырдарга яраталар хәзер. Гәҗитләргә генә күз сал син, хәйран булырсың, билләһи! Берсе канлы көрәшкә өндәсә, икенчесендә бер такмакчысы, авыз суларын корытып, болай ди:

 
И мескен! Кайт уеңнан – кермә утка,
Күмер булма, каралма, янма юкка;
Болай да бер кара гүргә керерсең,
Череп туфрак булырга өлгерерсең…
 

Мин үзем политика дигән нәмәстәдән гел читтәрәк булырга тырышам. Бернинди яшерен оешмаларда тормадым, тормыйм да. Үзең күргәнсеңдер, Низаметдин туган. Эшчеләр белән дә, хуҗалар белән дә арам һәйбәт минем. Ничәмә-ничә ел мачтыр булып эшләү дәверемдә бер генә эшченең дә мине дошман күргәне булмады. Яхшы, чын эшче турында әйтәм мин… Җыен бушбугазлар турында түгел. Политика турында тел кашуның ахыры нәрсә белән бетәчәген мин бик яхшы беләм. Ул эштә, кем әйтмешли, бозау өмет итеп, сыер кадәр бәла алуың көн кебек ачык. Шул политика ди-ди, минем күз алдымда гына да менә дигән кешеләр харап булдылар… Әйтергә теләгән нәрсәм шул, Низаметдин энем, җыен килде-китте сүзгә колак салып, кирәкмәгән кешеләр коткысына иярә күрмә. Үз акылың белән эш ит. Җыелып, бер шаулашырлар-шаулашырлар да тынарлар. Безнең тормыш диңгез кебек бит ул. Вакыты белән ярларыннан чыгарга теләп, ишелә-ишелә дулкынлана, ыргыла, үкерә… Каршында торган кыя-тауларны җимерердәй булып, ярга ташлана… Ә соңыннан берни дә кыра алмавын сизеп тына, юашланып, яңадан ярларына кайтып төшә. Шулай, кем, Низаметдин туган. Ә ул көнне, теге митинг дигән нәрсә буласы көнне, ишегалдына чыкканнардан бигрәк, эш урынында калучыларны күзәтәчәкләр: кемгә таянырга, кемгә ышанырга була, янәсе. Яшерен-батырын түгел, без һәркайчан алар мәрхәмәтенә сыендык, һәм ул шулай булып калачак та. Билгеле, ул Лена приискалары дигән җирдә бик күп мөселман кардәшләребезнең, ягъни мәсәлән татарларның, каны коелуы бик аяныч. Тик нишләмәк кирәк. Димәк, алар да кемнеңдер сүзенә ышанган, коткыга бирелгән… Иң хәтәре, иң яманы хәзер «Кара исемлеккә» теркәлүдән саклану. Бер генә пычран, аннары бәйләнергә сылтау табылып кына тора ул. Хәер, ул кадәресен үзең үк күреп торасың. Чак кына алар дигәнчә булмадымы, әнә станцада кызыл вагоннар көтеп кенә торалар… Ә анда инде Кайзер туплары… Теге, формовщик Кузьма, ничек дип җырлый әле?..

 
А потом… – окопы, раны, гной,
Море слёз и океаны крови…
 

Карт мастер, стаканын кулына алып, Низам белән чәкәшеп-нитеп тормыйча, яртылаш эчеп куйды. Үрелеп, бер кисәк балык алды, шуның белән мавыгып, тынып калды.

Плитә янында кайнашкан һәм Мохтар абзыйның бер генә сүзен дә колагыннан читкә җибәрмәгән Гөлбану Низамның ничегрәк итеп җавап бирүен көтә башлады. Ул белә: аның Низамы андый кирәкмәгән юлга басмас, андый акылсызлык эшләмәс. Билгеле, эшләмәс!..

Низам белән өйләнешеп, баракка күчкән чаклары гына иде әле. Бик ашыгыч эше бар кеше сыман кабаланып, әлеге дә баягы Камил абыйлары сугылып чыккан иде. Заводка кергәндә-чыкканда, бик җентекләп тентиләрме, алаймы-болаймы, дип кызыксынып торган иде. Низам да, нәрсәдер сизенгәндәй, бик нык тикшерәләр, андый-мондый әйбер алып керү яки алып чыгу турында уйларга да мөмкин түгел, диде. Камил абыйлары, эш чыкмаячагына төшенептер инде, алайса, ярар, диде дә китеп барды. Икенче көнне үк Низам коточкыч яман хәбәр алып кайтты. Проходнойдан кергәндә, кемнеңдер кай җиреннәндер эшчеләрне эш ташларга, баш күтәрергә өндәгән прокламация табып алганнар. Теге кешенең хәзер кайдалыгын да белүче юк, ди.

Юк, юк! Аның Низамы андый юлга һичкайчан да басмас.

Шулвакыт Мохтар абзый, Гөлбануның уен аңлагандай, яңадан сүз башлады. Бу юлы ул Низамның ялгыз түгеллеген, өйләнгән, бер башың ике булган дип, андый-мондый хәл була-нитә калса, иң элек хатынына, туган-тумачаларына авырлык киләсе турында сөйләнде.

«Акыллы кешедән акыллы сүз шул», – дип уйлап куйды Гөлбану. Мохтар абзыйлары гел шулай: олы башын кече итеп килә, алар белән үз булып сөйләшә, һәр сүзендә өлкәннәрчә нәсыйхәт, дусларча киңәш, туганнарча үгет. Ә инде завод, андагы эш турында сүз башласа, авызына карата да куя, шундый мавыктыргыч итеп сөйли, дөньяңны оныттыра.

– Әнә каторжан Камилне генә ал… – дип дәвам итте карт.

Гөлбану кинәт сагайды. «Әллә, Ходаем, Камил абыйсы турында яңа хәбәр бармы?..»

Мохтар абзый дәвам итте:

– Тагын эләкте… Менә тиле түгел диген син кешене. Солдатлар арасында коткы салып, бунтлар оештырып йөргәне өчен үзен дөнья бетереп эзләүләрен белә торып килде дә капты, шап итте. Нәрсә кирәк булган диген син аңа ул митингта?! Йә, шулай калай әтәчләнеп, югарыга менеп кунаклап, кул изәп гайрәт чәчүдән, акыру-бакырудан ни үзгәрде соң? Юк бит! Бернәрсә дә үзгәрмәде. Бар нәрсә дә үз урынында калды. Ә ул эләкте. Бу юлы инде камыт бавы шактый катырак кысылыр, диләр… Димәк, яңадан суд. Ә аннан инде Себер, каторга… Шулай ул! Михнәт дигән нәрсә дөнья рәхәтенең ни икәнлеген бик яхшы төшендерә ул. – Чак кына тынып торды да өстәп куйды: – Билгеле, Камилне әйтәм әле, дөнья болгана, дөнья тулгана, дөнья иләнә башлау белән, кылчыклы башак кебек калкып килеп чыга ул үзе… Әмма ул юл безнең өчен түгел. Шулай, Низаметдин туган, һәйбәт кенә җайга салынган тормышыңны харап итеп куюың бар. Көч аларда. Теләсә нишли алалар. Әнә патша министры Макаров нәрсә дип әйтә ди: «Так было, так будет!» Завод хуҗаларын гына күр, бөтенләй узындылар. Чөнки үз көчләрен үзләре беләләр, хәзер безнең заман килде һәм бөтенесенә дә без хуҗа дип масаялар алар. Үзең күреп торасың ич: эш көне озынайтылды, эш хакы киметелде, штраф салулар артты. Син нәрсә, заманаларның авыраюын мин күрми дип уйлыйсыңмы? Тормышның ифрат дәрәҗәдә көйсез яратылганын аны мин, кем әйтмешли, күзлексез дә күрәм. Шулай да түзәм. Чөнки тыныч кына эшләсәң, политика, фәлән-төгән дип җыен килде-китте җиргә тыгылып йөрмәсәң яшәп була әле. Син шуны аңла: ничек булган, шулай булып калачак. Элек-электән җирдә байлар һәм ярлылар яшәгән. Меңнәрчә ел шулай булган. Дөнья, яратылганда ук, тигезсез яратылган. Тормышта юан яки нечкә кешеләр булган кебек, матурлар белән ат өркерлек ямьсезләр дә бар. Аннары милләтләрне генә ал син… Әгәр дә хак булса, дөнья йөзендәге халыклар хәзер өч меңгә якын телдә сөйләшәләр, ди. Шулар арасында бар урысы, бар татары. Чувашы да бар бит әле аның… Шуның өстенә кырыкмаса-кырык төрле дине, гореф-гадәте… Каян килсен, ди, ул тигезлек?! Менә боларга гына күз сал әле… – Мохтар абзый кашыгын тәлинкәсе кырыена куйды да, көрәк кадәрле кулларын табын өстенә күтәреп, бармакларын тырпайтты. – Тигезме?.. Юк шул! Так што, гасырлар буена килгән тормышны без генә үзгәртә алмабыз инде аны. Үзгәртерлек булса, моңарчы үзгәртелер иде…

Гөлбану күңеле белән Мохтар абзый әйткән һәр сүзгә кушыла барды. Хәтта сокланды. «Өлкән кешенең өлкәннәрчә булыр инде, фикер йөртүе дә өнле шул», – дип уйлап куйды ул.

Шунда Гөлбану ирексездән Мохтар абзыйның кулларына игътибар итте. Хәйран калырлык иде алар. Ул, мин сиңа әйтим, тамырлар бүлтәеп торган зур, тупас, әллә ничекләр итеп юсаң да бетми торган хезмәт мөһере, тимер карасы сеңгән кул аркалары, яргаланып беткән яралы бармаклары…

Мохтар абзый башын чак кына артка ташлагандай итте дә стаканында калган аракыны йотып куйды. Гөлбану җәһәт кенә өстәл янына килде.

– Мохтар абзый, кая, берәр кайнар бәлеш өстимме?

– Юк, юк, кызым…

Сүзгә Низам да кушылды:

– Нишләп сорап торасың инде, – диде ул, хатыны ягына ярым борылып.

Әмма Мохтар абзый аларга авыз ачарга да ирек бирмәде:

– Җитте, җитте, туганнар! Бик җитте…

Мохтар абзый бурлаттай кызарып чыкты. Аңа шактый кызу иде булса кирәк. Менә ул күлмәк изүен чеметеп җилләнгәндәй итте.

Аның бу хәрәкәте Низам игътибарыннан читтә калмады.

– Өй кызурак, ахрысы, Мохтар абзый. Бәлки, ишекне ачаргадыр?

– Кирәкмәс. Әллә ни зарарлы түгел. Җылы сөяк сындырмый, ди.

Бераздан карт исерә башлады. Авызын җыя алмас хәлгә килде. Үзенең типсә тимер өзәрдәй егет чакларын исенә төшерә башлады.

– Әйе, бар иде заманалар!.. – диде ул, яңадан сүзгә керешеп. – Арыслан да арыслан инде, без дә ир-ат идек, ичмаса. Хәзер бетте!.. Хәзерге халык уй-фикере белән дә, буй-сыны белән дә вакланды. Эх, безнең яшьлектә иде ул!

Низам өлкән дустының һәр сүзенә диярлек бернинди икеләнүсез ышанып утыра. Чөнки аңа Мохтар абзыйның ныклыгын, көч-егәрен үз күзе белән күрергә, хәтта үз җилкәсендә татып карарга туры килде. Юк, алар көрәшеп карамадылар, шулай ук үзара көч тә сынашмадылар. Заводта, эш вакытында булды ул вакыйга… Низамның эшкә кергән көннәре генә. (Мохтар абзый аны башта кайчандыр үзе эшләгән тимерчеләр бүлегенә урнаштырган иде.) Абзый кеше якташының ничегрәк эшләвен күрер өчен кергәли торды. Бер керде, ике керде, ахыр чиктә түзмәде. Ят кешеләр, өлкән тимерчеләр бар дип тормады, Низамның эшләү рәвешен ошатып бетермәвен әйтте: «Юк, Низам туган… Болай булмый, – диде ул. – Син болай итеп тимерне тилмертәсең генә… Начар сугасың. Сукмыйсың, ә кыйныйсың… Кайнаррак итеп, ешрак сугарга кирәк. Әнә күр, тимернең син суккан урыны нәрсәдәндер канәгать булмагандай, кемгәдер үпкәләгән кебек, кара көеп кала… Алай ярамый. Сандал белән чүкеч арасында ялкын уйнап торырга тиеш. Кая, бир әле чүкечеңне…»

Менә шунда күрде Низам Мохтар абзыйның ничек эшләвен. Тегесе иң элек тужуркасын салып атты, күлмәк изүен чишеп җибәрде. Учларына төкереп ышкыштырды да сандал бүкәненә сөяп куелган зур чүкечне кулына алды. Һәм авырлыгын белергә теләгәндәй, чак кына селкеткәләп торды. Бары тик шуннан соң гына каршысында торган өлкән тимерчегә әйтте: «Йә әле, Даниил! Күрсәтик әле яшьләргә…»

Чыннан да, күрсәттеләр.

Даниил учактан саплы кыскыч белән ап-ак булып кызган шактый зур тимер кисәге алып килде. Өлгер-җитез хәрәкәтләр белән аны сандал өстенә куйды. Кыскычның җәпле сабын сул кулына күчерде дә уң кулына бәләкәй чүкеч алды. Һәм шул җиңел чүкеч белән такт биреп, детальнең кай җиренәрәк сугарга икәнлекне күрсәтеп тора башлады…

Дөресен әйтергә кирәк, баштарак Низам өлкән дустының шулай, мыскыл итәргә теләгәндәй, кеше алдында эшеннән бүлүен, җитмәсә тагын, ниндидер борын асты да кипмәгән мастеровой малай-шалайларны өйрәткәндәй, үзе үк эшләп күрсәтергә җыенуын белгәч, чын-чыннан кәефе кырылган иде. Әмма Мохтар абзыеның дәртле, киң кизәнеп, гаять килешле итеп чүкеч сугу рәвешен күргәч, бу уйларыннан шунда ук кире кайтты.

Мохтар абзые, чыннан да, аңа караганда ешрак суга һәм, суккан саен, дөньяны җимерергә теләгәндәй, гайрәтләнеп: «У-ух!..» – дип куя. Дөрес әйткән икән, ул суккан урын «кара көеп» калмый, киресенчә, сандал белән авыр чүкеч арасында зәңгәрсу ялкын уйнап тора…

Даниил да усал: аның көч-егәрен сынарга теләгәндәй, юри кыздыра, кечкенә чүкечен җәһәтрәк уйната. Мохтар абзый да калышмый. Кая ул калышу! Сугуы ешайганнан-ешая бара: гөрс тә гөрс…

Бу хәл үзе бер кәмиткә әверелеп китте. Тимерчелекнең башка рәтендә эшләүчеләр дә, эшләрен куеп, бу хәйран-тамашаны күрергә җыела башладылар. Елмаешалар, тешләре генә агарынып күренә. Күбесе ярым шәрә: күлмәкләрен салып атканнар. Тузан-сөремгә буялып, кара-кучкыл төскә кергән тирле тәннәр бакырдан коеп куйгандай елкылдыйлар.

Ә Мохтар абзый дәрт белән суга да суга.

Гөрс тә гөрс!..

Сандал белән авыр чүкеч арасында зәңгәрсу ялкын уйный, суккан саен, тирә-як тетрәп куя…

Гөрс тә гөрс!..

Ниһаять, тимерче үзенең кечкенә чүкечен әзер деталь өстенә яны белән кырын салды. Тимерчеләр телендә «Булды!» дигән сүз бу.

Мохтар абзый да чүкечен урынына куйды. Җиңе белән маңгаен сөртте. Шунда, кырыйда, тимерчыбыкка асып куйган зур җиз чәйнекне иеп, салкын су белән авызын чайкады. Бары тик шуннан соң гына Низамга мөрәҗәгать итте:

– Менә, егетем… шулай кирәк, – диде ул, үзенең сизелерлек әлсерәвен, еш-еш сулыш алуын сиздермәскә тырышып.

Җыелган тимерчеләр, тәмәке көйрәтеп, үзара шаулашып алдылар:

– Син, Мохтар абзый, картаю турында уйламыйсың да икән әле…

Тегесе канәгать. Сынык тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп елмая:

– Ха-ха!.. Картаю дисезме? Нинди сүз ул! Урманда – карт аю…

– Әллә яңадан монда гына күчәсеңме? – дип сорый тимерчеләрнең берсе.

– Чыннан да, – ди икенчесе.

– Рәхмәт инде!.. – Бу сүзләрне Мохтар абзый әйтте. – Сезнең икмәгегезгә кул сузар хәлем юк. Югыйсә бит мин сезнең кебекләрнең берьюлы бишесен алыштырам. Ха-ха!.. Хәзер генә кил дисез сез, аннары әрдәнәгә сыймас пүлән итәр идегез бугай… – Русларның мактауларына каршы русча гына җавап кайтара. – Ничего!.. Есть ещё порх в пороховницах…

Соңыннан Мохтар абзый Низамның үзенә генә «молотобоец» һөнәренең серләрен ача башлады. Тимерне кызу сугу гына җитми, ди. Сукканда, тимерне сузарга теләгән кебегрәк итеп, чак кына үзеңә таба тарткандай хәрәкәт ясарга кирәк икән. Беренче карашка бик гади булып күренгән бу хезмәтнең шактый нечкәлекләре, бары тик озак эшләп, зур тәҗрибә туплагач кына ачыла торган яклары бар икән. Чүкеч белән тимер чүкүне Мохтар абзый үзенә бертөрле зур сәнгать итеп сурәтләде.

Тик Низамга тимерчелектә әллә ни озак эшләргә туры килмәде. Кою цехында урын бушау белән, Мохтар абзый аны үз янына алды. Ни әйтсәң дә, якташы бит!

Кою цехында, әлбәттә, эш тә җитәрлек, төшем дә әйбәтрәк иде. Бергә-бергә эшләделәр алар, хәтта берничә төрле җайланма да уйлап таптылар. Шулай да унике сәгать эшләү үзенекен итә иде. Смена азакларына инде җеп өзәрлек тә хәл калмый, тәмам кешелектән чыгасың. Тез буыннарына кадәр калтырый башлый. Чөнки бөтен эшне кул белән эшлисең. Мохтар абзый әйтмешли, кою цехында бар булганы: механизация урынына – көрәк, транспорт урынына тачка иде.

Менә шундыйрак кеше ул Мохтар абзый. Әнә ул, табын янында авызын җыя алмыйча, рәхәтләнеп елмаеп утыра. Кабат кешеләрнең ваклануы турында сүз куертып алды да яңадан үзенең яшь чакларын исенә төшерә башлады.

– Әйе!.. – диде ул, көрсенгән кеше сыман сузып. – Баһадирларга мохтаҗ түгел иде безнең халкыбыз. Ул, мин сиңа әйтим, Сабантуйлары җитәр иде. Казанга ярты Рәсәйдән көрәшчеләр җыела… Йә, бар иде соң батырлар! Малай чагымда миңа Аю Вәлиханы дигән атаклы көрәшчене үз күзем белән күрергә туры килде. Аның турында адәм ышанмаслык сүзләр йөри иде. Имештер, ул, атына атланган килеш, абзар өрлегенә ябыша икән дә кулларына асылынып үзе белән бергә, бот арасына кыстырып, атны да күтәрә икән, дип сөйлиләр иде. Белмим, ул кадәресе хак булдымы икән. Әмма Сабантуйларына килсә, аның белән көч сынашырга теләүче табылмас иде, батырга дигән бүләкне көрәшеп-нитеп тормыйча гына алып китәр иде.

Мохтар абзый сөйли дә сөйли. Менә ул, кыш җиттеме, яшьләрнең Кабан күленә, боз өстенә төшеп сугышулары, көч сынашулары турында сөйләп китте. Андый вакытта ул, үзенең рәттән сынган өч тешен күрсәтеп, «яшьлек тамгасы» дип әйтеп китәргә дә онытмый.

– Ә инде яшьләр сугышканда, тамаша кылырга җыелган халыкны әйткән дә юк, кара болыт ничек, андагы халык та шулай. Ә түгәрәк эчендә икәү… Менә алар һәйбәт тире бияләйләрен киеп алалар да сугышырга керешәләр… Намуслы сугыш иде ул. Шулай да бияләй эчләре җентекләп тикшерелә, берәр нәрсә кыстырып куймаганмы? Белмәссең, шайтан алгырларын!.. Язылмаган закон буенча, иң әүвәл сугышырга тиешле «дошманнар» килеп бер-берсенә кул бирешәләр. Тагын шул кадәресе дә бар әле: аяк чалыш юк, баш белән бәрү яки аяк белән тибү юк. Шулай ук егылганга сугу да тыела. Хикмәтләре бар иде инде аның… Менә берзаман якынлаша башлыйлар. Халык гөр килә: кычкырыналар, янәсе, көч-дәрт биреп торалар. Хаҗимы анда, Таҗимы, бирешмә, сынатма, имеш! Урамыбызны, нәсел-ыруыбызны хур итмә… Ә тегеләр әкияттәге баһадирлармыни! Иелә төшеп, бер-берсенең икмәк шүрлегенә менеп төшү ягын чамалый башлыйлар. Изүләр чишелгән, үзләре мышкылдый… Авыз-борыннан пар бөркелә. Әйтерсең лә әле генә ләүкәдән сикереп төшкәннәр… Усаллык юк, рус әйтмешли, задора хоть отбавляй. Менә берсе, җаен китереп, шундый кизәнә!.. Әгәр дә мәгәр яңак сөягеңә кундыра-нитә калса, аяк өстендә калырмын дип уйлама да. Ә бит тегесе дә йоклаганнардан түгел… Кинәт кенә иелмәсенме! Кизәнүче үзе чак аягында басып кала. Халыкка кызык, көлешәләр, гөр киләләр… Ха-ха… Молодец, янәсе… Шулай кирәк…

Шулвакыт карт искәрмәстән генә стенадагы сәгатькә күз төшереп алды.

– Бу ни бу? – диде ул, гадәттән тыш нәрсә күргән кеше сыман итеп. Һәм тиз генә битен сыйпап алгандай итте дә урыныннан да куба башлады. – Соң, минем бит өем дә бар бугай…

Чыннан да, вакыт инде ярты төнне узып бара иде.

Хуҗалар да, дәррәү аякланып, кадерле кунакны озату хәстәрен күрделәр. Низам Мохтар абзыйга өске киемнәрен биреп торды.

Гөлбану исә өзмәде дә куймады, бер үк сүзләрне тәкрарлады:

– Мохтар абзый, Фәхригаләм апай белән парлап килеп утырыгыз.

– Ризык булса, белмәссең, килеп тә чыгарбыз.

– Килегез, кил! Көтеп калабыз…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации