Текст книги "Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 61 страниц) [доступный отрывок для чтения: 20 страниц]
Хәзергә әле безнең өмет сүнгән,
Кылычлар чыга алмый тора кыннан;
Гомер булса, без күрербез, килер заман,
Алырбыз залимнәрнең якасыннан!..
Байтактан бирле һәркайсының һәр сүзен, һәр хәрәкәтен күздән яздырмыйча йотылып күзәтеп торган Гөлбану (күп кенә нәрсәләрне гәрчә төшенмәсә дә) күңеле белән Даниярның сүзләренә кушылганнан-кушыла барганлыгын тойды. Билгеле, ул укымышлы, гыйлем иясе Даниярның күп кенә сүзләрен, шулай ук телгә алган китап исемнәрен гомерендә беренче тапкыр ишетә, дөньяда барлыгын беренче тапкыр белә.
Ул арада ютәле беркадәр басылып, Данияр сүзен дәвам итәрлек хәлгә килде. Тагын күп кенә язучыларның, исемнәре халык теленә керергә өлгергән әдипләрнең әсәрләренә туктады. Иң ахырда янә Тукай турында сүз кузгатты, мисал итеп аның «Теләнче» исемле шигырен алды.
– Әгәр дә чәчмә итеп, ягъни мәсәлән, проза белән язсаң, бу кечкенә генә шигырьнең эчтәлеген сыйдыру өчен, томнар кирәк булыр иде…
Сүз әкренләп әдәби жанрларга күчте. Шигъри формалар, аларның төрләре турында бәхәс купты. Бераз тынычлана төшкән Сәет, моменттан файдаланып, үз шигырен яклап чыкты.
– Халык минеке кебек шигырьләрне дә укырга тели… – диде ул, үз сүзен аста калдырасы килмичә. Бу фикергә Чулпания дә, Айзирә һәм башка туташлар да кушылдылар.
Шулчак егетләрнең берсе, үгет-нәсыйхәт биргән сыман итеп, бик тә битараф кыяфәттә болай диде:
– Иҗат шундый нәрсә инде ул, җиңел генә бирелми. Уптым-илаһи гына эшләнми. Эзләнергә кирәк, әзерләнергә…
Ошамады Сәеткә әлеге сүзләр. Фикереннән бигрәк әйтелү рәвеше ошамады. Һәм ул кем беләндер карулашкан кыяфәт белән:
– Әгәр дә мөмкин булса, табылган нәрсәләр турында сүз алып барасы иде… – диде, ачуы кабара башлаганны сиздереп. Тагын да кырыслана төшеп өстәде: – Югалтмаган нәрсәне эзләүдән дә мәгънәсезрәк нәрсә юк.
Мәҗлестәшләре, табындашлары тынып калды. Шулчак фабрикант Акчурин кызы Айзирә ихлас күңелдән кычкырып көлеп җибәрде, тирә-юньгә көмеш тәңкәләр чәчелдемени! Юк, шагыйрьне мыскыллап көлү түгел бу. Киресенчә, Сәеткә кушылу, аны яклау кебегрәк яңгырады әлеге көлү. Чөнки бу мизгелдә яшь шагыйрьнең тавышында үзсүзлелек, хәтта чак кына горурлык, үз дәрәҗәсен аңлау ярылып ята иде.
Шулвакыт бер туташ, искәрмәстән генә, кече як бүлмәнең ишек катында хәйран булып басып торган Гөлбануга мөрәҗәгать итте: «Шигырьне син дә тыңладыңмы? Аңлашылдымы? Ошадымы?..»
Гөлбану бу көтелмәгән сораудан башта ничектер каушап калды. Хәтта бүлмәгә кереп яшеренмәкче дә иде. Әмма өлгерә алмады. Табын янында утыручыларның бөтен игътибары аңарда иде инде. Гөлбануга, оялып-кызарып булса да, олы якка чыгарга һәм үз фикерен әйтергә туры килде. Үч иткән кебек, теленә кирәкле, ятышлы сүзләр килмичә азаплады.
– Шигырь миңа бик тә, бик тә ошады… – диде ул. – Үзе шундый ятышлы… Нәкъ җыр кебек инде менә!..
Билгеле, кодрәтеннән килсә, Гөлбану мактау сүзләрен кызганмас иде. Шигырегез искитмәле сезнең, күңелләрне шаштырырлык, күкләргә аштырырлык дияр иде.
Гөлбануның җавабыннан табын янындагыларның күпчелеге бик канәгать иделәр. Яңадан шау-гөр килеп, шигырь турында гәпләшергә керештеләр.
– Менә сезгә халык вәкиле фикере! – диде кемдер.
– Халык әйтсә, хакны әйтә…
– Бәлки, шулайдыр да… – дигән булды Данияр, чак кына килешкән сыман итеп. – Ләкин бит без халыкка ул теләгән нәрсәне түгел, ә кирәк нәрсәне бирергә тиешбез…
Аның бу фикеренә берничә кеше берьюлы каршы төште. Берсе хәтта: «Бу халыктан аерылуга илтмәсме соң?..» – диде.
Икенчесе бу фикерне тагы да көчәйтә төште…
– Чын художник, чын әдип, минемчә, халкыннан аерылырга тиеш түгел…
– Алай гына да түгел, – диде Зиннур, яңадан чәчрәп торып. – Халкыннан гына түгел, үз заманы омтылышларыннан читтә калырга тиеш түгел. Хәер, чын сәнгать читтә кала да алмый. Үз чорында барган вакыйгаларның тамашачысы булып калу чын художник эше түгел. Шул трагедиядә якыннан торып катнашучы артист булуны мин үзем өстенрәк күрәм…
Данияр Зиннурның бу фикерен дә яклап чыкты. Үз чиратында Герценның «Әдәбият – сәяси иреге булмаган халыкның бердәнбер трибунасы. Ул аның югарылыгыннан үзенең нәфрәт һәм вөҗдан тавышын ишетергә тели» дигән сүзләрен китерде.
Яңадан шау-шу кубып алды.
– Дөрес! – диде кайсыдыр, ачынып. – Чын язучы һәрвакытта да халкы белән бергә булырга, аның кайгы-хәсрәтенә, моң-зарына колак салырга тиеш. Русча әйткәндә, прислушиваться итәргә тиеш…
Данияр, шушы сүз чыгасын көтеп торган кебек, тавышын күтәрә төшеп, тагын кыстырып куйды:
– Әйе!.. – диде ул. – Прислушиваться итәргә тиеш. Әмма прислуживаться түгел. Чын сәнгать кешесе ялчы түгел, ул, – барыннан да элек, өйрәтүче, алга әйдәүче.
Сүз, әкренләп җайга салынып, тыныч әңгәмә төсен алды. Арыдылар булса кирәк. Чыннан да, вакыт соң, төн урталары якынлашып килә иде инде.
Яшь шагыйрь янынарак күчеп утырган миллионер кызы Айзирә, мөлаем гына елмаеп, егетне юата:
– Сәнгать төгәл фән түгел, Сәет, аның турында догма юк, бәхәссез бәя биреп булмый. Аннары, тәнкыйтькә әллә ни исең китмәсен синең. Шуны бел: агачны җимешенә карап бәялиләр… Гадәттә, җимеше мул булган агачны ныграк җилтерәтәләр. Бу табигый нәрсә…
Айзирәнең шулай искәрмәстән генә күчеп утыруы, күптәнге танышы кебек итеп дустанә сүз башлавы әллә нишләтеп җибәрде Сәетне. Беренче тапкыр күрүгә үк игътибар иткән иде яшь шагыйрь әлеге фәрештәгә. Кыз коеп куйган зифа буй-сынлы… Европача киенгән булуы белән барысыннан да аерылып, күзгә ташланып тора иде. Сәет эченнән, бу сылуга ничек кенә булса да сүз катып карарга кирәк булыр, дип, күңеленә беркетеп тә куйган иде. Ә инде нурлар сирпеп торган күкбаш чәчәгедәй зәп-зәңгәр күзләрен якыннан күргәч, кинәт кенә каушап-югалып калды.
Хәер, бу серле туташның сылулыгы гына түгел, нечкә, шигъри тоемлавы, фикерләү рәвеше шагыйрьнең күңеленә бик тә хуш килгән иде.
Яшь шагыйрьнең телсез калуын абайлаган Айзирә ифрат та ягымлылык белән кабат сүз катты:
– Күрәм, Сәет, юк кына нәрсә дә кәеф хөрлегеңне яралый синең. Алай ярамый. Гөлчәчәк үстерүче чәнечкедән куркырга тиеш түгел. Тәнкыйтьне өнәп бетермәвеңне әйтәм…
– Хикмәт тәнкыйтьне өнәү-өнәмәүдә түгел. Таләпчән булсыннар, әмма хаксыз булмасыннар иде. Фикер әйтсеннәр, киңәш бирсеннәр, ахыр чиктә кисәтү ясасыннар… Әмма урынлы-урынсызга хөкем карары чыгармасыннар иде. Шуңа каршы мин. Яман күз яманны гына күрә, диләрме әле?..
– Бу урында син хаклы түгел, Сәет. Бернәрсәне исеңнән чыгарма, Сәет. Син иҗат мәйданына чыккан фидаи җан. Анда шәхесләр, талантлар сәнгатьнең фидакяр вәкилләре кылыч уйната… – Шундук өздереп карап, күзләре белән генә елмайгандай дәвам итте: – Дөресен әйтим, шигырьләрең миңа ошады. Олуг талантларга хас милли аһәң, зирәклек вә дә мәгънәви тирәнлек сизелә әсәрләреңдә…
Сәет, йөрәге кысылуыннан арынырга теләгәндәй, берәр акыллы сүз әйтергә җыенып, авызын да ачкан иде инде, әмма Айзирә бик тә килешле, шул ук вакытта ифрат та урынлы итеп, учы белән аның авызын томалады.
– Тукта! Иң әүвәл мин әйтеп бетерим. Сиңа, Сәет, чак кына дипломатия дигән нәрсә җитенкерәми. – Карашы белән назлап-иркәләп дәвам итте: – Дипломатиянең төп вазифасы – дошманнарны арттырмау. Югыйсә бик авырга туры килүе бар. Яшь күңел тиз яраланучан… Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңладыңмы?
Сәет, буйсынучан бала сыман, «аңладым» дигәнне аңлатып, ияген какты.
– Менә әйбәт! Шуны күңелеңә беркетеп куй: талантка каршы көрәшүдән дә мәрхәмәтсезрәк нәрсә юк бу фани дөньяда. Яман көчләргә каршы тору өчен, салкын канлылык, сабырлык һәм корычтай ихтыяр көче кирәк… – Шундук эчке балкышы белән нурлангандай елмаеп өстәде: – Бар да әйбәт булыр, Сәет. Ихластан ышанып әйтәм бу сүзләрне… Моңлы-аһәңле, яшьлек рухы белән сугарылган нечкә шигырьләр эзсез югала алмыйлар…
Сүз иярә сүз китеп, Сәетнең дә теле ачылды, тавышына чак кына әрнү-өзгәләнү өстәргә тырышып сөйли башлады. Билгеле инде, иҗатның татлы газаплары, керфек какмый уздырылган төннәр турында гәп сатты. Мавыгып китеп, үзенең эш стиле, иҗади алымнары турында да фикерен уртаклашты. Шигъри фикерләү, тасвирлау алымнары, бер үк вакытта милли шигъриятнең үзенчәлекле якларын саклау һәм, ниһаять, иҗат иткәндә, дөньяны яңабаштан ачу шатлыгы кичерүләре турында да ихлас күңелдән уртаклашты.
Күрче, зинһар, ул әле кирәккәндә менә дигән оратор да икән! Тагын бер ачыш ясады Сәет үзе өчен: Айзирә белән ачылып сөйләшүе шулкадәр җиңел һәм рәхәт иде.
Сүз искәрмәстән генә кискен борылыш ясады. Сәбәпчесе – Айзирә. Ул Сәетнең күзләренә керердәй булып томырылып карап торды да сорап куйды:
– Сәет, ахирәтем Чулпания белән кайда һәм дә ничегрәк итеп таныштыгыз?
Юк, югалып-каушап калмады Сәет, бу юлы да шагыйрьләргә хас серле-хикмәтле итеп җавап кайтарасы килде. Һәм кайтарды да:
– Без аның белән танышмадык, без аның белән табыштык…
Шулвакыт зәһәр телле Мәгъдәни дә алар янына күчте.
– Без бит, Сәет, – диде ул, күптән башланган әңгәмәне дәвам иткәндәй, – мәдхия укырга җыелмадык… Шулай ук һәр сүзеңә ләббәйкә дип утырырга да килмәдек. Син шуны бел: мактаудан да яманрак нәрсә юк бу фани дөньяда.
Шулчак Чулпания кереп Гөлбанудан:
– Җимеш суы кертәсеңме? – дип сорады.
– Суытырга дип, тәрәзә артына куйган идем әле, – диде Гөлбану.
– Әйдә, алайса, чәркәләргә салгалый башла… Авызлары кибеп беткәндер инде.
– Хәзер…
– Аннары, Гөлбану, син дә арыгансыңдыр инде, чыксаң да ярар. Кунакларны үзем озатырмын…
– Шулай итәрмен.
Чулпания почмакта тезелешеп утырган шешәләрнең берсен алып, Гөлбануга сузды:
– Мә, монысы картыңа күчтәнәч булыр.
– Һай, кирәкмәс иде лә…
– Ал, ал! Күп сөйләнмә.
– Алайса, бик зур рәхмәт инде…
Иртәгесен Низамы эштән кайткач, Гөлбану, менә сиңа күчтәнәч дип, теге чуар этикеткалы шәрабны ире алдына китереп куйды.
Низам шешәне кулына алды, әйләндереп-әйләндереп караштырды, каян алдың, дип сорады. Гөлбану сөйләп биргәч, беренче тапкыр буларак, үзенең ризасызлыгын белдерде.
– Ул тирәдә уралмавың… чуалмавың хәерлерәк булыр, – диде.
Гөлбануның әлеге адымын мәгъкуль күрмәве Низамның йөзенә чыккан иде. Өстәп әйткән сүзләре дә хатынның бөтен тәнен эсселе-суыклы итте.
– Мин ачуланмыйм… Янамыйм да. Бары тик кисәтәм генә. – Тавышы кырыс иде ир кешенең. – Яман телләргә эләгеп, атың-чатың чыга-нитә калса… Ишетсен колагың!
Гөлбану җинаять өстендә тотылган сыман каушый калды. Шуның нәтиҗәсе буларактыр инде, бөтенләй урынсыз, тузга язмаган килешсез сүзләр ычкындыруын үзе дә сизмичә калды.
– Ярар, сиңа әйтәм… Әлеге адымым өчен сүксәң дә, суксаң да риза. Ул якларга синнән башка ике аягымның берсен атламам…
– Ә бу нәмәстәңне бүген үк кире керт. Үзенең азгын байчураларына, аксөяк җилкуарларына эчерсен. – Шулай диде дә өстәл өстендә торган чуар шешәне читкәрәк этәреп куйды.
Ниһаять, кунаклар китеп, икәүдән-икәү генә калдылар.
Чулпания:
– Хәзер, Сәет… Бер генә минутка, – дип, иң элек үз бүлмәсенә кереп, өс-башын алыштырып чыкты.
Аннары күлмәге өстеннән алъяпкыч бәйләп алды да табын янына килде. Аны җыештырырга кереште.
– Ташла әле барысын, икәү генә утырыйк бераз. Башламаган шешәне ач әле… – диде Сәет, кызның кулына кагылып.
Чулпаниягә кызык булып китте. Эчкерсез бер көлү белән көлә башлады.
– Нишләп алай?
– Шулай телим…
– Әйдә, синеңчә булсын. – Чулпания ачылмаган шешәне, алып, Сәеткә тоттырды. – Мә, үзең ач…
Шешә ачылды. Шешәдәге кайнап торган шәраб, түгелеп-тамызылып, бәллүр фужерларга салынды. Өстәл уртасында торган кәнфит вазасы якынайды.
– Әйдә, – диде Чулпания, фужерын беренче булып кулына алып. – Нәрсә өчен эчәбез?..
– Хыялларның тормышка ашуы өчен…
Бу тост Чулпаниягә дә ошады. Ул кинәт күзләре, иреннәре, бөтен йөзе белән берьюлы балкып елмайды да әйтте:
– Синең, Сәет, барлык хыялларың да, һичшиксез, гамәлгә ашачак…
Егет елмайды. Һәм тел төбенә бик тирән мәгънә салырга теләгәндәй, кинаяле итеп сорап куйды:
– Барысы дамы?..
Чулпания җавап кайтармады. Сәет тә күзгә күренеп җитдиләнде. Ялындырып тормады, салынган ширбәтне күтәреп эчеп куйды. Сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп, бая табында булган Айзирә турында сорап куйды. Аны ни өчендер бик сирәк очратуын әйтте.
Чулпания кинаяле генә елмайды да, дөрли башлаган утызлы лампаны кыса төшеп:
– Әллә ошадымы? Баягынак серләрегез бик килеште кебек… – дип сорады.
Сәет кашларын гына җыерды.
Айзирә Чулпаниянең дусты икән. Шулай да бик сирәк, онытылганда бер генә очрашалар икән. Чөнки Айзирәнең әтисе Акчурин, кызын үзеннән калдырмыйча, гел дөнья күрсәтеп йөри, сәяхәттән кайтып кермиләр икән. Кайларда гына, нинди илләрдә генә, нинди шәһәрләрдә генә булмаганнар инде. Истанбул, Мәккәләр турында әйтеп торасы да юк. Дөнья шәһәрләренең шәһәре саналган Парижда да булганнар хәтта.
Аш бүлмәсен ялт иттереп торган лампа кысыла төшкәч, өй эче ничектер җыйнакланып, серлеләнеп киткәндәй булды.
– Чыннан да, Айзирә чибәр кыз, иеме? Җитмәсә тагын, бай… – диде Чулпания.
– Белмим.
– Үзе укымышлы.
– Белмим… – диде Сәет.
Шулчакны ул, урыныннан тормыйча, йомшак кына итеп, Чулпанияне биленнән кочаклап алды. Башын кызның күкрәгенә куйды. Бер мәлгә тынып калгандай булды…
Чынлыкта исә тынып калу түгел иде бу. Утта янган бите-яңаклары янында кызның тыгыз күкрәкләрен тою аны әллә нишләтеп җибәрде, бөтен тәне буйлап җиңелчә тетрәнү йөгереп үтте. Әмма ул, бу чиксез ләззәтле, гаять дәрәҗәдә тансык тойгының озаккарак сузылуын теләгән сыман, кызның күкрәгеннән башын алмыйча гына сөйләнә, тезә башлады:
– Белмим… – диде ул, үзалдына сөйләнгән кеше сыман итеп. – Белмим. Синнән башка кеше күренми минем күземә. Әле дә ярый син бар… Югыйсә нишләр идем мин. Синнән башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм мин…
Бу сүзләрне кыз, ишетүдән бигрәк, йөрәге, бөтен әгъзалары белән тойгандай булды. Тартынмады да, тайпылмады да. Киресенчә, егет иркенә буйсынгандай, тагын да якыная, тагын да елыша төште. Үпкәләгән баланы юатырга, иркәләргә теләгән кебек, Сәетнең башын чак кына күкрәгенә кыса төште, сыңар кулы белән егетнең чәчләрен сыйпаштырды. Сәет тәненә ут кереп, бөтен барлыгын яулап алгандай хис итте…
Әйе, таныш иде аңа бу тойгы. Ул инде белә бу хисне…
Күп нәрсәне белергә өйрәтте бу мәшһүр Казан.
Әле дә хәтерендә: килгән чагы гына иде. Бүлмәсенә яңа мебельләр алдыртып, кирәксә-кирәкмәсә дә, уңга-сулга акча туздырып, җыен шурум-бурум ташыгач, хуҗалар аңа бөтенләй икенче күз белән карый башладылар. Шуның өстенә үзен шагыйрь дип тә таныткач, аңа карата булган мөнәсәбәт бөтенләй үзгәрде. Хуҗаның шактый тулы гәүдәле хатыны, җае чыккан саен, шаярып сүз каткан була: «Невестаң юкмыни соң? Бер дә күренми», фәлән-төгән, имеш. Сәет тә сер бирми, бик уфтанган-көрсенгән кыяфәт белән: «Эһе, юк шул!..» – дип, авыр сулап куйган була.
Бу шаяруларның ахыры бик сәер тәмамланды.
Көннәрнең берендә ишек шакыдылар. Шактый соң иде инде. Бәлки, шуңа күрәдер Сәет бераз сәерсенеп калды. Барып, ишекне ачты. Бусагада курчак кебек булып бизәнгән-ясанган бер туташны күреп аптырап калды. «Мөмкинме?..» – диде тегесе, русчалап, бик күптәнге танышы янына килгән сыман итеп. «Рәхим итегез!» Туташ бүлмәгә үтте. Күгәрчен кебек гөрли башлады: «Апам (Сезнең хуҗагыз) әйтә, бездә бер шагыйрь тора, ди. Тукта әле, мин әйтәм, тере шагыйрьне дә бер күрим әле…» Көйдереп ала торган карашлы бу төнге кунак, шунда ук исемен әйтеп, Сәеткә кулын сузды. Исеме Сима, Симочка икән. Егетнең әле «яшел», тәҗрибәсез икәнлеген күреп, үзенә бераз активрак булырга кирәклекне бик тиз абайлап алды. «Кунак килгәч, гадәттә, өстегезне салыгыз, утырып торыгыз, дип әйтә торганнар иде, – диде ул. Һәм шунда ук өстәп тә куйды: – Берәр шигырегезне тыңларга дип килдем мин…» Тәмам каушап-югалып калган Сәет бурлаттай кызарынды, кат-кат гафу үтенде. Кунакны утыртты. Шигырьләрен чыгарды. Һәм мактау сүзе ишетергә теләгән укучы кебек, пафос белән, илһам белән укып, тырышып-тырмашып, русчага тәрҗемә итте. Табигатьнең гүзәллеге турында язылган бу шигырь, һичшиксез, туташка ошарга тиеш иде төсле. Әмма туташ аңламады аның шигырен, өтеп ала торган күз карашын Сәеткә төбәп, кинаяле генә итеп: «Ә мәхәббәт турында… Сөю-сөелү турында юкмы?..» – дип сорап куйды.
Бу караштан Сәетнең башлары әйләнеп китте. Һәм ул шушы кичтә үзе белән гадәттән тыш вакыйга булачагына төшенгәндәй булды…
Симочка шкафта тезелеп торган шешәләрне күрде. Шунда ук өеп куелган затлы савыт-сабаларны, бәллүр чәркәләрне дә күздән уздырды. Шунда ук, танышу һәм дуслашу хөрмәтенә дип, берәр рюмка күтәрергә кирәк дигән тәкъдим кертте. Чәкештеләр, эчтеләр. Тагын өстәделәр…
Һәм шул төнне Сәет өчен бу фани дөньяның моңарчы аның өчен билгеле булмаган тагын бер яшерен ягы ачылгандай булды. Тик менә төнге кунакның иртәгесен ун тәңкә акча соравы гына егетнең кәефен бозды. Хәер, акча бик кирәк булгач нишләмәк кирәк, сорагандыр инде. Аның каравы башка килүләрендә Сәет сорап торырлык итмәде, үзе белеп бирә торган булды.
Шул вакыйганы искә төшерү әллә нишләтеп җибәрде Сәетне. Уе-зиһене чуалып, дөньясы томаланып киткәндәй булды. Тыелгысыз бер теләк, дәрт бөтен барлыгын яулап алды аның.
Һәм ул кинәт, җиңел генә итеп, Чулпанияне күтәреп алды. Шундый ук җиңеллек белән мич күләгәсендә торган олы тахтага күчеп утырды. Кызны тезләренә утырткан килеш, бер үк сүзләрне тәкрарлап, шашып-ярсып иркәләргә, үбәргә кереште.
Кызның юка ефәк күлмәге астында тәмам җитлеккән алма кебек тыгыз күкрәкләрен учында тою Сәетне тәмам шашындырды…
– Бәхетем минем! Мәхәббәтем минем… – дип ярсып пышылдады ул. – Илһамым минем!.. Өзелеп сөям… Үләм… Синнән башка бу фани дөньяның… яме дә, куанычы да юк…
Чулпания кит димәде. Хәер, ул да үз ихтыярына буйсынудан узган иде. Теләгән тәкъдирдә дә аның инде бу исерткеч хисләрдән айнырлык, тыелырлык көче-тәкате калмаган иде. Йөзенә кан йөгерде аның, сулышы ешайды. Шул минутта ул, акыл вә зиһеннәрне томалый торган ләззәт диңгезенә чумып, бөтенләе белән егетнең ихтыярына буйсынды…
…Аңына килгән Чулпания, иң элек үзенең кайдалыгын белергә теләгәндәй, башын калкытты. Кинәт чәчрәп торып утырды, җәһәт кенә киемнәрен рәтләде. Ни булганын абайлап алгач, тезләрен кочаклады да йөзе белән тезләре өстенә иелеп төште.
– Йа Ходаем!.. Нәрсә булды миңа?.. – диде ул рәнҗү катыш әрнү белән. – Нәрсә булды?.. Йа Ходай!.. Нишләдем мин?! Нишләдем?..
Сәет тә акылына килгәндәй булды. Һәм ул, кабаланып, яңадан Чулпанияне кочагына алды. Әгәр дә ул шул мәлне кызны кочагыннан ычкындыра-нитә калса, гафу ителмәслек, бик теләгән тәкъдирдә дә төзәтеп булмаслык хата ясар төсле тоелды. Һәм ул кабат, дәртләнеп-ялкынланып, Чулпанияне иркәләде, баягы кебек бер үк сүзләрне тәкрарлады:
– Бәхетем минем!.. Куанычым… Бердәнберем. Минеке син… Хәзер мәңгегә минеке. Бары тик минеке генә…
5Гөлбану тормышка чыгып, баракка күченеп килгәннән бирле, дөньяда бик күптөрле вакыйгалар булды.
Заманалар авырайды. Халыкның тормышы көннән-көн кысыла, начарлана барды. Завод-фабрикаларда эш көне унике-ундүрт сәгатькә җитте. Эш хакы бик нык кимеде; штрафлар артты, хезмәт шартлары түзә алмаслык хәлгә җиткерелде; мастерлар һәм администрациянең эшчеләр белән үзара мөгамәләсе кискенләште. Яңадан чуалышлар башланды. Шәһәр митинглар, демонстрацияләр белән кайный. Яңадан стачкалар, забастовкалар…
Барак тирәләре тузгытылган умарта оясы кебек гөжләп торды. Тавыш-кычкырыш, ызгыш-талаш. Ата – улны, ана кызны белми. Шунда ук берсеннән-берсе яманрак сүз-хәбәрләр…
– Алафузов заводында буяу бүлеге эшчеләре эш ташлаганнар…
– Крестовниковлар заводында хатын-кызлар баш күтәргән… Завод хуҗасы аларның таләбен канәгатьләндергән… Хезмәт хакын аена дүрт сумга арттырган…
– Хатын-кызның сүзенә колак салмый кара син!..
– Аларда бар көч…
Ул да булмады «Казан пристане грузчиклары стачка күтәргән» дигән хәбәр таралды. Аннары ноябрь урталарында трамвай йөртүчеләр һәм кондукторлар забастовка ясыйлар.
Шомлы хәбәрләр дә озак көттермәде. Кулга алулар күбәйде… Халык теленә «Яңадан бишенче ел кабатлана икән» дигән сүз керде.
Гөлбануның исә көне көн, төне төн булмады. Чөнки «Волга-Франц де Фон Вишер» акционер ширкәтенең Казанда Низам эшли торган заводында да әледән-әле чуалышлар булып тора. Көннәрнең берендә аның ирен дә алып китәрләр төсле иде.
Нәкъ шул көннәрдә яман хәбәрләрнең дә иң яманы, өермә булып, бөтен Рәсәй халкының тормышына бәреп керде. Сугыш!.. Илгә-көнгә тагын кан-яшь, үлем, кара кайгы, ачы хәсрәт, хәрабәләр, бихисап газаплар алып киләчәк сугыш!..
Гомуми мобилизация игълан ителде… Ир-атны озатканда, бөтен кала, бигрәк тә бараклар тирәсе үкереп торды…
Гөлбану да ут йотып йөрде. Әмма «Волга-Франц де Фон Вишер» заводы, «хәрби рельсларга күчерелү сәбәпле», шактый гына таза ир-атларны үзендә саклап кала алды.
Низамның сугышка китми котылып калуында әлеге дә баягы янә шул өлкән мастер Мохтар абзыйның ярдәме тиде. Бәхет өстенә бәхет дигәндәй, Асылхан бай да ниндидер юллар белән Гөлбануның әтисе Сабирҗанны да, вакытлыча гына булса да, сугышка озатылудан алып калган. Шулай итеп, ил өстендә котырынган яман өермәләр аларга ул кадәрле үк каты бәрелмәде.
Сугыш ел ярым чамасы дәвам итә инде. Коелган кан, кыелган җан, түгелгән күз яшенең иге-чиге юк. Гади кешеләргә, гади хезмәт халкына иксез-чиксез һәлакәт һәм хәерчелек китерде сугыш.
Халык, аһ орып, нәрсә белән бетәр бу хәлләр дип зар елый… Тик сугыш кына яңадан-яңа корбаннар даулап дәвам итә, бер дә бетәр төсле түгел. Ә тормыш көннән-көн начарлана, көннән-көн караңгылана барды.
* * *
Барак бик соң тына, иртә уяна. Бигрәк тә атналык получка алган көннәрдә тынгысыз була. Җиде төн уртасында эчеп-исереп кайтучылар җәнҗал чыгарып, шаулашып теңкәгә тиеп бетәләр. Кайсысын телнең бөтен байлыгы белән тынычландырып, яки бәйләп салып, бер мәлгә тынлык урнашкалаганчы, икенче яктан ишекләр шап та шоп бер ачылып, бер ябыла башлый. Болары инде, – ирләрен эшкә озату хәстәрен күрү өчен, йокыларыннан уянып чыккан хатын-кызлар. Күршеләренә керешәләр: кайсынадыр берәр кашык тоз, икенчесенә берәр чеметем чәй кирәк. Яисә кибет ачылгалаганчы, күршесенең берәр кадак икмәге артмыймы?
Хатын-кыз әле ул кадәр түгел, саграк кылана. Ә ирләр уяна башлауга, ыгы-зыгы, шау-шу тагын көчәя. Кайсыдыр, карык-корык ютәлли-ютәлли, агач табанлы башмагы белән озын коридор идәннәрен шакылдатып үтә. Ә инде иртәнге караңгылык пәрдәсен ертып завод гудогы кычкыртканнан соң, бөтен барак ут капкандай мәш килә…
Ир-атның күбесе коридорда киенә. Шунлыктан кысан. Кулына кушуч чамасы он салынган агач савыт тоткан бер хатын:
– Кая әле, кая!.. Юл бир әле, – дип кычкырды.
– Соң, бар!..
– Базар алды итәләр шушы коридорны.
– Сыймасаң, әнә аерым йорт салып чык…
– Синнән сорамам…
Ансыз да күн итеген кия алмыйча азапланган ир-атка җитә калды. Итек кунычын ике ягыннан эләктереп, җан ачуы белән тагын бер тапкыр сайгакка тибеп алды да турайды. Маңгаен сөртеп куйды. Аннары, өзгәләп ташлардай булып, телләнеп торган хатынга җикеренде:
– Бар! Юлыңда бул, диләр бит сиңа. Күн итек белән җибәргәнне көтәсеңме әллә?..
– Җибәреп кара!..
– Аһ, шулаймыни әле!..
Бүлмәсенә таба йөгергән хатынның итәге генә җилфердәп чалынып калды. Һәм шактый вакыт берсеннән-берсе яман сүзләр тезеп чырылдаганы ишетелеп торды.
Күн итеген кия алмыйча азапланганы яңадан үз эшенә кереште. Тагын тирә-юньне дер селкетеп, идән сайгагына типкәли башлады.
– Уф!.. – диде ул ахыр чиктә.
Икенчесе киңәш биреп, төрттереп куйгандай итте:
– …Алла дип өстә. Алла дисәң, мулла кызын бирә, ди.
– Бирер…
– Бирә-бирә! Ике баласы, бәләкәй арбасы белән.
– Шулай дисәң генә…
Күн итеген кия алмаганы кабат тураеп, ата-бабасын, авыз-борынын телгә алып, тозлап-борычлап сүгенергә кереште.
Җылы сырма өстеннән катып беткән кожан киеп маташканы чын-чыннан рәнҗеп әйтеп куйды:
– Слушай… Сүгенмәче, зинһар! Хатын-кыз бар, бала-чагасы шунда…
Икенче берәве дә элеп алды:
– Әйтмә дә! Ачы таңнан шул эт җыймас сүзләреңне кабатламасаң онытырмын дип куркасыңмы әллә?
Өченчесе дә сүз кыстырып куйгандай итте:
– Хафаланмагыз! Алай гына онытылырлык итеп ятламаган ул аларны…
Тегесе тынды. Акланырга теләгән кеше сыман, итекчене тирги-сүгә башлады:
– Кабахәт!.. Җыландай телләремне чыгарып әйттем үзенә. Иркенрәк ит, мулрак булсын, дидем. Юк!.. Ачуың да килмәслек түгел бит. Чыңлап торган тугыз тәңкәне суырып алды… Күзен дә йоммады, җирбит… Уф-ф, тәмам эт булдым… Барам да хәзер, күн итеге белән сугып, башын ярам үзенең…
Кеше кайгысы кештәктә, ди шул. Икенче берәве, шаярып:
– Күпкә түзгәнне, күрше, тагын беразга гына сабыр ит инде, – диде. – Һич югында, минекен тегеп бетергәнне көт…
Өченчесенә җитә калды, шаркылдарга кереште. Күн итеген кия алмаганы да түзмәде, иптәшләренә кушылып елмаеп куйды.
Баракта иң тыныч бүлмә Гөлбануларныкыдыр. Низам эчү белән әллә ни мавыкмый. Өйдә тавыш-гауга юк. Шуның өстенә бераз йомыграк, аз сүзле кеше ул. Барактагылар белән әллә ни аралашмый. Өеннән чыкмаска тырыша. Тора, киенә, юына, ашап эчә дә эшенә чыгып китә. Күргән кеше күреп кала, күрмәгәне юк.
Бүген Низам әйтте: «Карчыгым, Мохтар абзыйның килеп чыгуы бар. Аш-суыңны мулрак ит, вакытында әзер булсын. Калган ягын үзебез карарбыз…»
Мохтар абзый – алар өендә кадерле кунак. Шушы арада гына ул Низамны кою цехына күчергән. Хезмәт хакы да күзгә күренеп артты. Мохтар абзый Низамга гел ярдәм итеп тора: эшкә урнаштырып, фатирлы итүләре турында әйткән дә юк. Иң әһәмиятлесе: сугыштан алып калды… Кыскасы, Мохтар абзый кылган изгелекне туган атаңнан да күрмәссең. Бары тик якташ булу хөрмәтенә генә шулай кулыннан килгән кадәр ярдәм иткән кешене ничек итеп якын күрмисең инде.
Мохтар абзый, гадәттә, шимбә көнне – атналык хезмәт хакы алган көнне килә. Ир-ат бит: ничек инде андый көнне алларына берәр ак баш утыртып, бераз гәпләшеп утырмасыннар, ди.
Андый көнне Гөлбануга эш күп була. Ирен эшкә озату белән, базарга китә: ит ала, таба ашы пешерәсе булгач, бераз туң майсыз да булмый. Берьюлы шунда, кибетләргә кереп, икмәк-күмәчен, чәй-шикәрен дә алып чыга. Зур кунак, чәй янына әйбәтрәк конфетын да, ярты гына кадак булса да хәлвәсен дә алырга кирәк. Билгеле инде, тозлаган балык та үлчәтмичә булмый. Шулай җыя торгач, кулындагы сумкасы шактый авырая аның…
Базар алдына чыкты. Атлаган саен кул сузып калучы хәерче, атлаган саен гарип-гораба. Күбесе – соры солдат шинеле кигән ирләр. Чатнама салкын булуга да карамастан, үзләренең гариплекләрен күрсәтергә теләп, өзелгән кул-аякларын чыгарып салганнар… Арада җирдән шуышып йөргәннәре дә очраштыргалый.
«Абау-у, Ходаем!.. – дип уйлап куйды Гөлбану. – Берүк, үзең саклый күр…»
Шулчак саф татарча җырлаган бер кыз бала тавышы яңгырый башлады. Чат башында ике аягы да өзелгән бер татар солдаты утыра. Астында (шуышып йөрү өчен) – башларын чанага охшатып чак кына юнылган такталар. Кулында – җиз телле кечкенә гармун. Янында – кырыкмаса-кырык ямау салынган сәләмә бишмәт кигән кыз бала. Алты-җиде яшь чамасында булыр. Бер кулын изүенә, икенчесен кесәсенә яшергән. Шулай да кыска җиң очларыннан аның каз тәпие кебек булып кызарынган чандыр беләкләре күренеп тора. Туңган булса кирәк, җылынырга теләгәндәй селкенгәләп тора. Бәлки, шуңа күрәдер, тавышы ничектер калтырабрак чыга.
Гөлбану, ирексездән туктап, аның җырына колак салды. Чыңлап торган саф тавыш гармунның зәгыйфь авазын басып китә.
…Ах, бәхетсез, мескен кыз бала,
Кан-яшь түгеп яши дөньяда.
Туса да тусын шул ир бала
Ат өстендә сикереп уйнарга.
Тумаса да тумасын, ай, кыз бала
Ят каршында үкереп еларга…
Гөлбану, и-и балакай, сиңамы соң әле ят каршында үкереп елауларны белү дип елмаеп куйды.
Татар солдаты алдында – каешланган түбәтәй. Түбәтәй эчендә бер бәрәңге, кечкенә генә бер шакмак шикәр бар. Гөлбану да, әйберләрен кар өстенә куеп, кесәсеннән бер тиен бакыр акча чыгарып, түбәтәйгә салды. Кыз баланың көчле саф тавышы аны байтак вакыт озатып барды:
…Ах, бәхетсез, мескен кыз бала,
Кан-яшь түгеп яши дөньяда…
Кайта-кайта, төенчеге авырайды, куллары өзелеп төшәрдәй булды Гөлбануның. Әле дә ярый Низамына рәхмәт. Югыйсә аның базардан аласы әйберләре болай гына да булмас иде. Узган якшәмбедә аларның барагы янына берәү, ат белән килеп, бәрәңге сатты. Низам зур гына бер капчык бәрәңге күтәреп кереп, идән астына бушатты. Бер потка якын бодай оннары да бар. Шуның өстенә Гөлбану берьюлы ике бәйләм суган да алып куйган иде.
Өйгә кайту белән чишенеп ташлады да эшкә кереште Гөлбану. Иң элек өйне җыештырып чыгарды: кагасы әйберләрен какты, идәнне сөртеп алды. Бүлмә эче яктырып, курчак өенә охшап калды. (Өе нурлының йөзе нурлы, ди бит.) Тәрәзә төбендә – берничә төрле гөл. Тышта чатнама салкын, ә яран гөле, күңелләргә ямь биреп, чәчәктә утыра.
Кулы кулга йокмый Гөлбануның. Җил уйнатып, һәрнәрсәдән ямь табып, бәхете өчен куанып эшли ул. Якты күздә дип, көянтә-чиләген алып, җәһәт кенә су алып кайтты. Су мул кирәк булачак. Ике ир-атка юыныр өчен, берәр чиләген плитә өстенә куяр. Һәр эшкә очынып тотына. Хәрәкәтләре ашкынулы. Нинди генә эшкә алынмасын, барысын да уч төбендә биетә. Атна арасындагы ял көннәрендә Низамның эш киемнәрен селте суында шундый юып куя, тегесе: «Боларны ничек итеп кызганмыйча эшкә киеп бармак кирәк», – дигән булып, хатынының күңелен күрә. Бер башка үсеп киткәндәй була Гөлбану. Куанычы эченә сыймый. Хәер, куанмаслык та түгел ич! Ягыйм дисә утыны бар. Әнә чыкты да кочагына тутырып алып та керде. Күрше бүлмәдә генә торучы Нигъмәт хатыны Хәфазә кебек, өч кенә пүлән утын биреп торсагызчы дип, күршегә йөгерәсе юк. Шуннан да зуррак куаныч бармыни соң ул! Бәхетле Гөлбану, чиксез бәхетле. Бу турыда күрше хатыннары да йөзенә бәреп әйтәләр аның. Сизә ул: аның бәхетенә кызыгучылар да юк түгел…
Ниһаять, әкренләп аш-су әзерли башларга да вакыт җитә. Кабат юына, чәчләрен җыештыра, алъяпкыч белән билен буып ала да, җиң сызганып, эшкә керешә. Ит турый, бәрәңге әрчи, суган чистарта. Ул белә: Мохтар абзый вак бәлеш ярата. Борычлап, шулпалап, авызда гына тотып торырлык итеп, вак бәлеш пешереп ашатсын әле үзенә.
Аш салды, Казан астына ут төртте. Камырга тотынды.
Әкренләп кич тә җитте. Ут алынды. Өйгә җылы төшкәч, бүлмә эче тагы да ямьлеләнеп киткән кебек булды. Гөлбануның да эше тәмамланып килә. Бәлешләр мичтә. Аш әзер, токмач салып аласы гына бар. Идән уртасына чыгарып куйган өстәлгә чиста эскәтер җәелгән, икмәк туралган, балык чистартылган, савыт-саба, стакан-чынаяк китерелгән… Менә-менә ир-атлар кайтып керергә тиеш. Гөлбану да, өс-башын алыштырып, чак кына бизәнгәндәй итте. Иң әүвәл аруга гына кия торган җиде балитәкле күлмәген киде. (Бу күлмәген үлепләр ярата Низамы. Япь-яшь кызларга охшап каласың, ди.) Битләренә чак кына кершән якты, иннек сөртте, күзләренә сизелер-сизелмәс кенә сөрмә тартты. Башкача ярамый. Бер дә үзенә күрә генә түгел ул Мохтар абзый – мыек батыр, күзләре бик үткен. Әнә туй мәҗлесендә нәрсә дип утырды бит: матурлык белән сылулык та кирәк, соклану өчен, янәсе.
Гөлбану белә: Мохтар абзыйга, уңган булу белән бергә, аз гына сылу күренү дә зарар итми. Яшерен-батырын түгел, Гөлбану аңардан чак кына шүрли дә. Чөнки Низам аңа өйләнергә җыенып йөргәндә, Мохтар абзый, беренче булып: «Иртәрәк әле, өлгерерсең…» – дип, Низамның өйләнүенә каршы да булган дип ишеттерделәр. Кем белә, бәлки, якташы өчен дип, күзләп, ярәшеп куйган тагын да кулайрак берәр кешесе булгандыр… Әмма Камил абый эшне коры тоткан, бу мәсьәләнең инде хәл ителгәнлеген әйткән. Бары тик шуннан соң гына, кызы ниндирәк соң, дип кызыксынган Мохтар абзый. Камил абый: «Низамның үзенә ошый», – дигән. Анда да әле Мохтар абзый үзсүзләнеп, карышып торган: «Үзенә ошар ла ул, андый вакытта гашыйк булган кеше күзенә ак-кара күренми», – дип әйткән.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?