Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Казан шулай үгет-нәсыйхәт сатып ятканда, Төркиянең бер вакыфлар нәзарәте «Йолдыз» аркылы китапханәнең хакын сорап ала. Озак та үтми, бу китапларның бәясенә килешеп вакыфлар нәзарәте гыйльми мөәссисләр3232
  Мөәссис – нигез салучы.


[Закрыть]
назире Рәшид бәкне Россиягә җибәрә. «Йолдыз» һәм башкалар китапханәнең ничек сатылганын күзәтәләр.

1914 елда М. Акъегетзадәнең сеңлесе Хәдичәнең кияве инженер-полковник Гомәрбәй килеп, китапханәне төяп алып китә. Китапханәне Алтын Мөгез ярына бер бина салып урнаштыралар. М. Акъегетзадә моны эшкәртү өчен Истанбулдагы татар студентларыннан бер группа төзи. Китапханә нигезендә Төркиянең тюркология институты төзелә. Китапханәдә барлыгы 22 телдәге китап була. М. Акъегетзадә боларны эшкәртә башлагач, Төркиядә кулъязмалар җыю кирәклеге турында фикер туа, һәм бу эш башлана. М. Акъегетзадә Катанов китапханәсен каталогка алып бетерә алмыйча үлеп китә, ләкин Төркиядә китапны, кулъязмалар җыю, эшкәртү инде кузгалган була. Татар матбугаты исә китапханә ычкыну уңае белән аһ оруын дәвам итә. Бу уңай белән рус галимнәренә, аларның хезмәтләренә игътибар итү кирәклеге мәсьәләсе тагын да күтәрелә. «Катановлар да надан татар дөньясы тарафыннан һич тә игътибарга алынмый үтеп баралар. Анларның барганнарына руслардан артык безләр әһәмият бирергә тиешле булсак та, наданлыгымыз шомлыгында, мәгаттәэссеф,3333
  Мәгаттәэссеф – ни кызганыч, үкенечкә.


[Закрыть]
әһәмият бирә алмыйбыз. Мөхтәрәм Катановның язган нәрсәләре татарлар өчен бик мөһим булсалар да, без бу урында аның язганнарыны, күп булдыклары сәбәпле, зекер итә3434
  Зекер итү – әйтеп узу, искә алу.


[Закрыть]
алмыйбыз», – дип яза «Шура». Катанов, ди журнал, «татар галимнәренең төшенә дә кермәгән китапларны телгә алып сөйли. Ә бездә мәдрәсәләрдә егермешәр ел гомер череткән җаһил руханиларыбызны карагыз инде. Кемдер әйткән иде, Катановны чиртсәң, гыйлем чыга, дип. Безнекеләргә чиртсәң, җәһаләт3535
  Җәһаләт – наданлык.


[Закрыть]
белән хәйваният кенә чыгарырга мөмкин».

Катанов китапханәсе уңае белән татар матбугаты шул рәвешле татарлар арасындагы фикер торгынлыгын, схоластик тәртипләрне тәнкыйть итә, гыйлем юлында руслардан өйрәнергә чакыра. Тик шунысы кызганыч: Катанов үзенең элгәре булган Иосиф Фёдорович Готвальдтан үрнәк алмаган. Гарәп һәм фарсы телләренең ординар профессоры И. Ф. Готвальд университетта Көнчыгыш бүлеге ябылгач Петербургка күчеп китми, Казанда китапханәче булып кала; аның кызы Иозефина Иосифовна Крелленберг әтисенең васыяте буенча Казан университеты китапханәсенә зур-зур 10 сандык китап тапшыра. Бу китапларны Катанов эшкәртеп чыга, каталогын төзи.

Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: татар вакытлы матбугаты 1910–1917 елларда патша хөкүмәтенең реакцион милли политикасына җавап йөзеннән рус культурасы, прогрессив карашлы рус галимнәренә ихтирам тәрбияләгән. Максатка ирешүдә ул төп объект итеп ориенталистика мәсьәләләрен алган. Бу иң уңай өлкә булган.

Татар матбугатында ориенталистика мәсьәләләре һәрвакытта да ике халыкның культура арадашлыгын ныгыту максатында каралган, шул уңай белән татарлардагы фикри торгынлык, гыйлем өлкәсендәге феодализм калдыклары тәнкыйть ителгән.

Дөрес, татарларның культура, аң-белемдә артта калуының сәбәпләрен ачу юнәлешендә ориенталистлар мәгърифәтчеләр дәрәҗәсендә калганнар. Халыкның наданлыгын аларның кайберләре милли сыйфат итеп билгеләргә омтылган, аларның күбесе төрки группасындагы халыкларны бербөтен итеп караган һ. б., һ. б. …Әмма рус ориенталистлары самодержавие тарафыннан икеләтә изү астында иза чиккән татар халкына ярдәм кулы сузганнар, халыкны агарту өчен үзләре булдыра алганча хезмәт иткәннәр. Бүгенге фәндә, тарихта алар әнә шул – булдыра алганча, шартлар мөмкинлек биргәнчә иткән хезмәтләре өчен тәкъдир ителергә лаек кешеләр.

Казан утлары. – 1980. – № 3
Риза фәхретдиновның эшчәнлегендә халыкара иминлек мәсьәләләре
(Документлар)

Галим Р. Фәхретдинов – совет власте елларында мөселман дөньясында талау сугышларына, колониализм режимына каршы зур активлык белән көрәш алып барган кеше. Бу көрәштә ул үзенең руханилар, дингә ышанучылар арасындагы авторитетына таянган һәм үзенең эшчәнлегендә һәрвакытта да совет дәүләтенең күренекле эшлеклеләренә мөрәҗәгать иткән. Түбәндә шуларны раслый торган берничә документ китерелә.

1925 елның 31 октябрендә Мәскәүдә СССРның Революцион Хәрби Совет председателе, Хәрби һәм Диңгез Эшләре буенча халык комиссары, Хезмәт һәм Оборона Советы әгъзасы, күренекле полководец М. В. Фрунзе үлә. Шул көннәрдә Мәскәүгә ВЦИК (БҮБК) адресына Р. Фәхретдинов түбәндәге телеграмманы җибәрә:

«ВЦИК, Кремль, Москва.

Выражаю глубокое соболезнование верующих мусульманских масс РСФСР по случаю смерти славного вождя армии, освободившей трудящихся СССР от гнёта. Мы уверены, что рабоче-крестьянская армия выдвинет новых Фрунзе, которые помогут восточным народам в борьбе за освобождение. 4.ХI. 1925».

Шул ук вакытта Р. Фәхретдинов мөселман дөньясының теләсә кайсы почмагында кабынган сугыш учакларын күзәтеп барган һәм мөселманнарның моңа каршы протестын белдерә килгән.

Бөек Октябрь Социалистик революциясенең йогынтысы астында гарәп илләрендә, шул исәптән Мисырда да, милли азатлык хәрәкәте башлана. Инглизләргә каршы Мисырга азатлык таләп итү дулкыны күтәрелә. Мисыр коммунистлары, социалистларының Каһирәдә, Искәндәриядә, Порт-Сәгыйттә беренче группалары барлыкка килә. 1922 елда Мисыр Коммунистлар партиясе төзелә. Илдә азатлык хәрәкәте көчәя. Бу хәрәкәттән куркып калган Бөекбритания дәүләте Мисырга протектораттан баш тарта, әмма Мисырда үзенең хәрби көчләрен калдыра. Англия капиталы да әлегә үзенең хакимлеген саклый. 1923 елның сентябрь-октябрь айларында Мисырның яңа хөкүмәте Англия кораллы көчләрен Мисырдан һәм Суданнан чыгармакчы булып хәрәкәт башлый. Бөекбритания 1924 елның ноябрендә Мисыр хөкүмәтенә ультиматум куя: Суданнан бик тиз генә Мисыр гаскәрләрен чыгаруны таләп итә. Мисыр хөкүмәте моннан баш тарткач, Бөекбритания хәрби хәрәкәт башлый, Мисыр гаскәрләренә каршы ут ача, Искәндәрия шәһәрендәге таможняны басып ала. Корбаннар, кан кою башлана. Р.Фәхретдиневнең телеграммасы:

«1924, 17 ноября в ВЦИК Советского Союза.

Мусульмане СССР глубоким возмущением следят за наглым поступком английских империалистов по отношению к мирному египетскому народу. Выражая свой протест, призываем мусульман, порабощённых Англией колоний, теснее сплотившись, дать отпор новому посягательству лордов на самостоятельность мусульман Египта, а мировой пролетариат – оказать активную помощь трудящимся Египта, борющимся за свое освобождение и независимость. Пусть знают империалисты всего мира, что недалеко то время, когда Восток поднимется, и настанет час расплаты».

Әмма дөньядагы империализм бер үк максат, бер үк төс белән яши. Инглизләр Суданда, Мисырда башбаштаклык эшләгәндә, француз империалистлары да тик ятмый. Алар да Сүрия халкының милли азатлык хәрәкәтенә каршы туплар, самолётлар әзерлиләр. 1925 елның 18 июнендә Сүриядә французларга каршы милли азатлык восстаниесе күтәрелә. Бу хәрәкәткә Сүриянең эшчеләре, феллахлары, милли интеллигенция катнаша. Баш күтәрүчеләр дүрт меңләп француз гаскәрен тар-мар кылып, берничә шәһәрне азат итәләр. Бу восстание гомумсүрия восстаниесенә әйләнә. 1925 елның 14 октябрендә баш күтәрүчеләр Дәмәшкъ шәһәренә килеп керәләр. Ләкин француз генералы Садрай шәһәрне котчыккыч рәвештә бомбага тота. Баш күтәрүчеләр, күп корбаннар биреп, шәһәрне калдырырга мәҗбүр булалар.

Р. Фәхретдиновның телеграммасы:

«Председателю ВЦИК Калинину; копия Наркоминдел, Кремль, Москва.

Последнее злодеяние французских генералов в Дамаске, известие о котором встречено глубоким возмущением мусульман СССР, является новым доказательством хищнического отношения империалистов к мусульманским народам. Акты зверства в виде бомбардировки мирного города, убийства женщин и детей французскими империалистами, мы уверены, ещё более укрепят объединение угнетённых народов Востока вокруг лозунга борьбы за освобождение и сближение с Советами и послужит скорейшей гибели групп, превративших Францию из страны прав человека – гражданина в страну убийц, грабителей.

Просим довести наше глубокое сочувствие сирийскому-арабскому народу».

Мөселман руханиларының Бөтенроссия съезды халыкара хәлнең аеруча катлаулы көннәренә туры килә. 1926 елның 25 октябреннән алып 4 ноябренә кадәр Уфада киңәшкән бу мәҗлеснең документлары шулай ук Р. Фәхретдиновның Совет хөкүмәтенә мөнәсәбәтен ачыклауга нигез була ала.

«Председателю ВЦИК тов. Калинину, Москва.

Всероссийский съезд мусульманского духовенства и уполномоченных приходов шлёт председателю ВЦИК тов. Калинину искренний привет. Съезд пользуется случаем выразить от имени всех мусульман благодарность и преданность Советской власти, защитнице угнетённых народов Востока и обещает поддержать Советскую власть в её мероприятиях по укреплению завоеваний революции».

СССР Чит ил эшләре халык комиссары Чичеринга:

«Съезд заявляет перед всем миром, что Советская власть, начертавшая на своём знамени защиту угнетённых народов от хищничества империалистических держав, является бескорыстной защитницей их во имя справедливости и гуманности. Съезд вполне уверен (что) мусульманские народы поймут, что их освобождение, культурно-экономическое развитие зависит от тесного объединения мусульманского мира с пролетарским миром во главе его Советской власти».

Шундый ук эчтәлекле телеграмма Хәрби һәм Диңгез эшләре халык комиссары К. Е. Ворошиловка да җибәрелә:

«Народному комиссару по Военным и Морским Делам тов. Ворошилову.

Третий Всероссийский съезд представителей Мусульманского Духовенства и приходов приветствует в Вашем лице Красную Армию, являющуюся оплотом мирного труда и спокойной жизни трудящихся масс, всегда готовую отразить нападение врагов и их попытки помешать мирному строительству Союзных республик и осуществлению заветов великой революции».

Риза Фәхретдиновның Мәскәүгә адресланган түбәндәге телеграммасы аеруча кызыклы: бу телеграмма Бөек Октябрь Социалистик революциясенең унъеллыгы уңае белән 1927 елның 6 ноябрендә җибәрелгән.

«Председателю Всесоюзного Центрального Исполнительного Комитета Михаилу Ивановичу Калинину, Кремль, Москва.

В знаменательный день десятой годовщины Октябрьской революции, открывшей для угнетённых народностей бывшей Российской империи вообще и для мусульман в частности широкие перспективы и великие возможности… ЦДУМ приемлет за долг принести свои поздравления в лице Вашем правительству Союзных республик.

Истёкшие десять лет доказали, что мусульмане Востока вообще и СССР в частности, взиравшие с надеждой и упованием на лозунги, начертанные на знамени первой в мире пролетарской республики, не разочаровались в своих ожиданиях освободиться из тисков нравственной и физической эксплуатации империализма».

Казан утлары. – 1984. – № 4
Китап һәм тарих3636
  Мәкалә «Казан утлары» редакциясендә чыкмыйча шактый озак ята. 1986 елның 10 ноябрендә А. Кәримуллин М. Мәһдиевкә язган хатында болай ди: «Рецензия язарга риза булуың өчен зур рәхмәт, синең минем турында сүз әйтүең – минем өчен шатлык, сөенеч, әгәр хезмәтнең җитешсезлеге бар икән, анысын да әйт, дөрес нәрсәгә мин үпкәли белмим» (Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге. – 139 ф. – 3 тасв. – 187 эш. – 5 б). – Г. Х.


[Закрыть]

Фәннәр докторы Әбрар Кәримуллинның 1985 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган китабы «Китаплар һәм кешеләр» дип исемләнгән3737
  Каримуллин А. Книги и люди. – Казань, 1985 (Предисловие М. А. Усманова).


[Закрыть]
. Тирән мәгънәле исем бирелгән бу китапка. Китаплар һәм кешеләр… Мин исә бу хезмәт турындагы уйларымны китап һәм… тарих дип исемләргә булдым. Китап һәм тарих… Ул – ни? Китап, – чыннан да, тарих. Тере тарих. Төрле заманнарда, төрле кануннарга нигезләнеп фиргавеннәр, патшалар, шаһлар, корольләр, папалар, императорлар, президентлар, дәүләт башына менеп утырган авантюристлар иң беренче эш итеп китапка каршы көрәш башлаганнар. Радищев, Пушкин, Лермонтов, Герцен әсәрләре, алар язган китаплар империяне дер селкеткәннәр. Г. Коләхмәтов, Г. Тукай язган әсәрләр жандармерия папкаларында йөри-йөри таушалып беткәннәр. Китапка каршы көрәшмәгән бер генә монарх та булмаган. Әмма, А. И. Герцен әйткәнчә, «кабиләләр, кешеләр, дәүләтләр юкка чыкканнар, ә китап кала биргән. Ул кешелек җәмгыяте белән бергә үскән, кеше акылын тетрәткән бөтен тәгълиматлар, йөрәкләрне ашкындырган бөтен омтылышлар анда кристаллашкан».

Ә. Кәримуллинның татар китабы үткән юл турындагы әлеге хезмәтен укыганда, бу өземтә мәкаләгә керәм, керәм дип, миңа мөлдерәп карап тора сыман иде. Татар китабы… Катлаулы, авыр юл үткән, илгә, халыкка игелек китергән китап. Аның язмышы ничектер бөек рус, немец, испан, француз, инглиз, фарсы-гарәп, төрек китаплары үткән юл белән бик охшаш. Татар китабы гомер-гомергә тарихта актив булган, үз халкын гына түгел, тугандаш төрки халыкларны да агартуга хезмәт иткән. Утызынчы еллардагы кайбер вульгар социологлар «Казан шәһәре Шәрык өчен дин китабы тараткан» дигән эчтәлекле ямьсез гайбәт язгаладылар. Әмма Ә. Кәримуллин китабының бер генә бүлеген – «Гасыр» һәм «Яңа китап» нәшриятларының эшчәнлеген генә күзәтегез. «Гасыр» нәшрияты, – ди автор, – табыш артыннан кумаган. Бу турыда китаплар, аларның оформлениесенә киткән өстәмә материаль чыгымнар сөйли». Прогрессив нәшрият булмаса, «Гасыр» компаниясенең хуҗалары Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр янына Тукай, Коләхмәтов, Әмирхан, С. Рахманколый, Г. Кәрәм кебек алдынгы яшьләр тартылыр идеме? Татар халкына нур чәчүче мәгърифәт учагы булып исәпләнмәсә, «Гасыр»га большевик Хөсәен Ямашев кереп йөрер идеме?

«Гасыр» нәшриятының бу мактаулы эшчәнлеге Ә. Кәримуллин китабында бик тәфсилле рәвештә сөйләнгән, ышанычлы саннар, таблицалар белән беркетелгән. Бу хезмәтнең зур әдәби юбилейлар – Ф. Әмирхан һәм Тукайның тууына 100 ел тулулары алдыннан дөньяга чыгуы символик мәгънәгә ия: китапчылык тарихында Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятын Тукайдан, Ф. Әмирханнан башка, Пушкинның, Лермонтовның татарчага тәрҗемәләреннән, халык өчен бик тә кирәкле русча-татарча, татарча-русча сүзлекләрдән, татарча беренче медицина китапларыннан, аш-су китапларыннан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Әхмәтгәрәй Хәсәни нәшриятының Россия империясе укымышлы татарлары арасында нинди әһәмияткә ия булганлыгын башка китапчы-календарьчы сәүдәгәр дә аңлаган. Шундыйлардан берсе – Шәрәфетдин Шаһидуллин, календарьчы, игъланчы. 1908 елда ул сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр өчен… «Идел нәһерендә3838
  Нәһер – елга.


[Закрыть]
юлдаш» исемле бер альбом (юл күрсәткеч) чыгара. Идел буена урнашкан бөтен шәһәрләрнең социаль-экономик хәлләре, уку йортлары, халык һөнәре, сәламәтлек саклау эшенең куелышы белән таныштырган бу альбомда Казан шәһәренә аеруча зур урын бирелә. Шунысы характерлы: Казан нәшриятлары турында сүз чыгуга, Ш. Шаһидуллин альбомның тулы бер битендә «Гасыр» нәшриятының ике ел эчендә бастырып чыгарган китаплар исемлеген бирә. Бөтен бер альбомда – бары тик «Гасыр» нәшрияты гына! Нигә алай? Җавап гади: Ш. Шаһидуллин биргән бу исемлектә бер генә дин китабы да юк. «Гасыр», шулай итеп, Ш. Шаһидуллин исәпләгән ике елында (1907, 1908) бары тик матур әдәбият («Беренче театр», «Хат болгатты», «Яшь гомер», һ. б.), фәнни әдәбият («Күк һәм йолдызлар», «Җир»), педагогика («Яшь балаларны ничек тәрбияләргә?»), медицина («Дифтерит», «Скарлатина», «Файдалы киңәшләр (корсаклы хатыннарга)») китаплары гына бастырган. Бу нәшриятның алга таба эшчәнлеге дә гел шулай, һәм мондый эшчәнлек Әхмәтгәрәй Хәсәни компаниясен туп-туры Октябрь революциясенә китереп тоташтыра. Ә. Кәримуллин бу нәшриятның тәҗрибәсе Октябрь революциясеннән соң «Яңа китап» нәшрияты эшчәнлегенә органик рәвештә кушылып китүен документлар белән исбатлый. Ә. Хәсәнинең зур тәҗрибәле китапчы булуын истә тотып, Татарстан партия-совет хезмәткәрләре, язучылар, журналистлар, галимнәр аннан яңа кооператив нәшрият төзүен үтенәләр. Бу кооперативка Ф. Бурнаш, К. Тинчурин, К. Нәҗми, Ш. Байчура, М. Бөдәйли һ. б. яшь әдәби көчләр туплана.

Әхмәтгәрәй Хәсәни дөньяда нибары илле ел яшәгән. Әмма никадәр мактаулы эш, хезмәт җимешләре калдырган ул киләчәк буыннарга…

Ә. Кәримуллинның бу энциклопедик хезмәтен кат-кат укыйм һәм бер аяныч уйдан һич тә аерыла алмыйм. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны – «Гасыр» нәшрияты буенча «компаньоны» Зәйнәп апа алтмышынчы еллар башында исән иде әле. Аның иреннән калган гаҗәеп бай китапханәсе, күпләгән альбомнары, истәлек дәфтәрләре бар иде. Болар барысы да биек, пыялалы мәһабәт, затлы шкафларда бик астында саклана иде. Мин Зәйнәп апа янында икеме-өчме мәртәбә булдым, шул вакытта язып алган истәлекләр, мәгълүматларга әле дә рәхәтләнәм. Дөрес, аларны язганда, минем күзем гел теге шкафларда, җиз йозаклы, калын-каты тышлы альбомнарда була иде. Әмма Зәйнәп апа, күпме генә үтенсәм дә, шкафларын ачмады: ачы тәҗрибә авазын ишетә иде әле ул. Андый бай китапханәләрдәге кыйммәтле китапларны гыйлем юлындагы очраклы кешеләр азмы таладылар… Бу китапханә, андагы китаплар, альбомнар ахырдан ничектер эзсез югалдылар. Бик кызганыч. Бу – Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимовларга кагылышлы бик күп хатлар, фоторәсемнәр, истәлек-автографларны югалту дигән сүз…

Татар китабы югалтуларны күп күрде. Тарихта билгеле: Казан нәшриятларында басылган китапны халыкка җиткерү өчен китапчылар төрле юллар, әмәл-ысуллар уйлап тапканнар. Арадан берсе – китапчылар Казанга бәхет эзләп килгән Арча, Тау ягы егетләренә китап төяп, аларны Малмыж, Әгерҗе, Кукмара, Сарапул якларына озатканнар. Теге егетләр исә кул яки ат чанасына төялгән ул китапларны авылдан авылга йөреп сатканнар. Арада, әлбәттә, дин китаплары да булган. Әмма самодержавие ялчыларында бу хәл шик уяткан: 1910 елларда китап сатып йөрүче егетләрне Вятка губернасының Сарапулдагы жандарм ротмистры кулга алдырган һәм төрмәләргә озаттырган. Бик озак тикшеренүләрдән соң гына егетләр азат ителгәннәр, тик китаплар гына кайтарылмаган. Бу турыда архивта материал байтак. 1911 елгы Иж-Бубый вакыйгаларында жандармнар отряды погром белән юлга чыккач, «Буби» шәкертләре, куркып калып, төне буе китап, кулъязма яндыралар, аларда Тукай, Гафури шигырьләре, «Марсельеза» тәрҗемәсе була. Ә жандармерия боларның берсен дә яратмый. Китапка кадерсез караш… идеология фронтында эш йөрткән кайбер шәхесләр тарафыннан яңа заманда да үткәрелде. Утызынчы елларда, иске хәреф белән язылган китап безгә азык була алмый дигән ялган караш нигезендә, шәхси кулларда, китапханәләрдә сакланган бик күп китап кадерсез калды. Хәлбуки ул китаплар арасында В. И. Ленин хезмәтләренең татарчага беренче тәрҗемәләре, Коммунистик интернационал, Париж коммунасы турындагы хезмәтләр, Л. Н. Толстойдан, Пушкиннан, Лермонтовтан тәрҗемәләр, ниһаять, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Коләхмәтов, М. Гафури китаплары бар иде. Вульгар социологларның ул шаукымына утыз җиденче елның КПСС Үзәк Комитеты карарлары белән инде нигезле тәнкыйть ителгән хаталары килеп кушылды, ул чорда байтак китап зарар күрде.

Заманнар үтте, КПССның XX съезды идеология өлкәсендә тарихи әһәмиятле мәгълүм карар кабул итте. Гыйлем, тарих өлкәсендә яңа эзләнүләр, яңача критерийлар күренә башлады… Ә. Кәримуллинның татар китабы тарихын өйрәнергә керешүе әнә шул – XX съездның тарихи-тирән мәгънәле карарлары атмосферасында башланды. Бәхеткә каршы, китап, документ, кулъязма җыю, туплау, барлау өлкәсендә Ә. Кәримуллин ялгыз булмады. Бу мәсьәләдә тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфиков, язучы һәм галим Н. Исәнбәт (ул чакта әле яшь аспирант, хәзер инде танылган галим), тарих фәннәре докторы М. Г. Госманов, Казан дәүләт университетының Н. И. Лобачевский исемендәге гыйльми китапханә хезмәткәре, кулъязмалар өйрәнү буенча танылган белгеч А. Фәтхиев менә күп еллар буе инде фидакяр хезмәт күрсәтәләр. «Әле соң түгел! Җыярга, тупларга, өйрәнергә!» – дип, даими рәвештә набат сугып торалар алар. Алар мең кабат хаклы. Ә. Кәримуллинның әлеге хезмәтендәге беренче бүлекне – «Мәскәү шәһәрендәге беренче татар китаплары» дигән бүлекне генә карап чыгыгыз: Мәскәүдә татар телендә Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты, Үзәк Мөселман комитеты, Милләтләр эше буенча Халык комиссариаты чыгарган татар китаплары бөтен Шәрыкка революцияне алга таба үстерергә хезмәт иткән. Революция тарихында татар китабының мактаулы урыны бар. Үзәк Шәрык нәшриятында эшләгән яки китапларын чыгарган бүгенге яшьләр өчен исемнәре аз таныш булган Самат Шәрәфетдинов, Мөхәммәт Парсин, Мәхмүд Максуд һ. б. ихлас күңелдән, аскетларча бирелеп, Шәрыкта барган революцион үзгәрешләргә китап белән ярдәм иткәннәр. Мәскәүдәге «Нәшрият» (пайщиклар җәмгыяте) исемле оешманың тарихы да бик кызыклы. Ә. Кәримуллинга кадәр моны әле җентекләп өйрәнгән кеше юк иде. Эченә керсәң – монда Г. Ибраһимов, С. Атнагулов, Г. Нигъмәти, Ш. Усманов, Ф. Агиев, Г. Ходаяров, Г. Афзал һ. б. язучыларның хезмәтләре, эзләре бар икән.

Монографиядә аерым бүлек итеп СССР халыкларының Үзәк нәшриятында басылган татар китаплары тарихы бирелгән. Үзәк нәшриятның отчётын 1928 елның февралендә СССР УБК каршындагы Милләтләр Советы Президиумы тыңлый. Кабул ителгән карарда матур әдәбияттан оригиналь әйберләр чыгару кирәклеген әйтү белән бергә «авыл хуҗалыгы турында һәм политик әдәбият чыгаруны көчәйтү» кирәклеге турында да әйтелә. Бу пунктның үзенчәлекле әһәмияте бар. Утызынчы еллар – илебездә, аеруча милли төбәкләрдә, атеистик пропаганданың бик нык сугышчан формада алып барылган чоры. Кызганычка каршы, урындагы кайбер җитәкчеләр атеистик пропаганданы үзләренчә аңлыйлар һәм дингә ышанучылар арасында системалы, сабыр аңлату эше алып барасы урында аларның дини хисләрен мәсхәрә итүгә юл куялар, мәчетләрне – халык сәнгате әсәрләрен җимерәләр һ. б. …«Перегибщиклар» байтак зарар салып өлгерделәр. Әйтик, атеистик пропаганданың үзенә. Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының, партия документларының асыл нигезе исә атеистик пропаганда алып баруда фәнни-гыйльми әдәбиятны мөмкин кадәр күбрәк бастырып, авылларга, крестьяннар арасына күбрәк таратуны таләп итә иде. Крестьян аз сөтле сыерын мулладан яки мәзиннән өшкертеп, күп сөт көтмәсен, авылда яңа нәселле сыер үрчетергә кирәк, крестьян моны китаптан укысын. Җиренә чәчкән перспективасыз орлыктан зур уңыш алу турында хыялланып, язмыштан көтеп ятмасын, крестьянны яхшы сортлы орлык чәчәргә өйрәтергә, аны шул орлык белән тәэмин итәргә, авыл хуҗалыгы буенча китап укырга өйрәтергә кирәк. Яшен яшьнәгәндә дә култык астын сыпырып кына утырмасын: яшен нәрсә ул, каян килеп чыга – китап аркылы шуны өйрәтергә кирәк. Берәм-берәм әнә шулай табигать көчләренең серен, игенчелек, терлекчелек нигезләрен фәнни аңлату – атеистик пропаганданың иң көчлесе шул түгелмени? Мәскәүдәге Үзәк нәшриятның татар секциясе нәкъ әнә шул нәрсәгә игътибар иткән. Монда татар телендә В. И. Ленинның тарихи хезмәтләре, кооперация турында, коммунистик хәрәкәт турында күп кенә китаплар басылган. Болар арасында «Кешенең табигать белән көрәше», «Политграмота китабы», «СССР экономикасы», «Үсемлекләр тормышы», «Экономик география» һ. б. бик күп әһәмиятле китаплар бар.

Мәскәүдә чыккан татар китаплары тарихы – Ә. Кәримуллинның зур энергия сарыф итеп ирешкән хезмәте.

Ә. Кәримуллинның бу монографиясе – интернациональ характерда. Китаптагы татар-казах нәшриятлары мөнәсәбәтләре, типограф М. Идрисов эшчәнлеге, Н. Ф. Катанов, И. Н. Харитонов һ. б. турындагы мәгълүматлар татар шрифтының, татар китабының заманында Россия төркиләре арасында мәгърифәткә таба барышта искиткеч зур роль уйнаганын исбатлый. Моның шулай икәнен профессор Н. Ф. Катанов, татарны ихтирам итә, ярата белгән Иван бабай Харитонов аңлаганнар. Харитоновның татар халкына иткән игелекле хезмәте турында киләчәктә монографияләр язылыр. «Рус белән тормыш кичердек сайрашып» дигәндә, минем күз алдына иң беренче чиратта ул – Тукай китапларына юл ачкан Харитон абзый килә… Татар журналистлары, китапчылары Харитоновның безнең культура тарихындагы урынын үз заманында билгели белгәннәр. 1909 елда И. Н. Харитоновның матбугатта эшли башлавына 40 ел тулуны бәйрәм иткәндә, татар прогрессив интеллигенциясенең рус прогрессив интеллигенциясенә ихтирамлы мөнәсәбәтенә шул чорның газета-журнал мәкаләләрендә укыганнан соң сокланмый калу мөмкин түгел.

Тарихи сәбәпләр аркасында китапларыбыз, кулъязмаларыбыз таралган. Кайберләре план буенча, кайберләре язмыш буенча. Татар китаплары илебезнең иң зур китапханәләре булган Мәскәүдә – Ленин исемендәге үзәк, Ленинградның Салтыков-Щедрин исемендәге публичный китапханәләрендә саклана. Революциягә кадәр чыккан татар китабының мәҗбүри данәләрен Хельсинки китапханәсе дә алып барган. Хельсинки шәһәрендә татар китаплары университет китапханәсендә һәм Милли китапханәдә саклана. Болар белән миңа кыска гына вакыт эчендә бераз танышу бәхете эләкте. Татар китаплары Һиндстанның зур-зур китапханәләрендә дә очрады. Татар халык җырлары, Тукай әсәрләре тупланган китаплар төрле шрифтта, татар телендә Көнбатыш илләрендә дә, Япониядә дә басылган. Юл йөргәндә боларны да тотып карарга, танышырга туры килде. Әмма Ватикан музеенда ук татар әсәре очрар дип башыма да килгәне юк иде. Пыяла астында кулъязма татар китабы: яхшы кәгазьдә, таза җеп белән төптән тегелгән. «Rассоnti turcomanni» («Төрки хикәяләре»), XVI гасыр, итальянча дип куелган.

Беренче битен үк иркенләп укып киттем. Татарча, бездә күп очрый торган хикәяләр. Безнең матбугатта проф. Н. Ф. Катанов китапханәсенең аянычлы язмышы турында язылган иде инде. Бу мәсьәләнең тарихи аспектын Ә. Кәримуллин тагы да җентекләбрәк тикшерә. Әйе, Катанов китапханәсенең чит илгә китүе – бу инде, русча әйткәндә, «утечка мозгов». Бу китапханәнең эчтәлеген 1913 елда «Вакыт» газетасы болай язып чыга: китапханәдә күпчелеге – төрки китаплар. Күп китаплар букинистлардан җыелган. Кайберләрен Катанов үзе күчереп язган. Мәсәлән, Рычковның «Оренбург тарихы» шундый. Моннан тыш, китапханәдә бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк очрый торган китаплары бар. Алар Европа, һинд, гарәп, фарсы телләрендә. Китапханәдә атласлар, рәсемнәр, энциклопедияләр тупланган. Барлыгы 24 шкаф, һәр шкафта алтышар шүрлек, барлыгы 10 мең том чамасы (1913, 1213 сан). Катановның китапханәсен сатып алу турында матбугатта күп сүз алып барылса да, Казан-Оренбург байларыннан бер генә кеше дә бер генә сум да акча кертми. Тукай искә төшә. Халыкның заманында бәрәңгегә каршы көрәшкәнен искә алып, шагыйрь болай дип язган иде:

 
Күп җәфа күрдең бу җиргә син килеп Америкадан,
Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан.
 

Тукай ачуы килгәнлектән, ачынып, бөтен бер халыкны «надан» дип атаган. Ләкин Тукайны гаепләргә ашыкмыйк. Халкыбыз гыйлемгә, китапка Болгар заманнарыннан ук ихтирам саклап килгән. Әмма зур китапханәне «абстракт халык» сатып ала алмый. Моңа – сәүдәгәрләр, эшкуарларның гына көче җитә. Алар исә – надан.

Мондый зур байлык кая китә соң? 1914 елда ул Төркиянең «Вакыфлар нәзарәте» тарафыннан сатып алына, аны Алтын Мөгез ярына махсус бер бина салып урнаштыралар. Төркия хөкүмәте аның җитәкчесе итеп шунда яшәгән татар язучысы Муса Акъегетзадәне билгели. Муса китапханәне тәртипкә китерү эшенә Төркиядә белем алучы татар егетләрен тарта. Китапханәдә рус китаплары да байтак була. Аларның кайберләрен Муса төрек теленә тәрҗемә итә.

Менә шулай, милли байлыгыбыз (барлыгы 22 телдә басылган китаплар) читтә яшәп ята… Ә шул фондта испан телендә язылган «Болгар тарихы» да бар.

Татар китаплары үз илебезнең дә әллә кайдагы ерак китапханәләрендә, музейларда саклана. Бу җәһәттән Себер ягы китапханәләре, музейлары кызык. Ул якта хакимлек иткән Строгановлар нинди генә сәнгать әсәре, китап, кулъязма җыймаган! Әйтик, Томск дәүләт университетының китапханәсендә шундый бер фонд бар. Анда уйгур, татар-төрки һ. б. Көнчыгыш халыклары телендә китаплар тупланган. Әлбәттә, Томск университетында аларга ихтыяҗ юк…

Ә. Кәримуллинның бу хезмәтен укыгач, үзебезнең Казандагы китаплар язмышы турында да уйланасың. Археографик экспедицияләрдә табылган иске китапларны университет китапханәсе хәзер, «стандарт түгел» дип, кабул итми. Табылган китаплар, әлбәттә инде, тузган, почмаклары ашалган, ертылган. Кая инде стандарт! Гыйльми байлыгыбыз булган элеккеге татар китаплары бер-береннән илле адым ераклыкта урнашкан өч үзәккә таралган: университет, В. И. Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәләре һәм СССР Фәннәре академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (хәзер сәнгать. – Ред.) институты китапханәсе. Кайвакытта бер чыганакны эзләп, шул өч үзәк арасында йөгереп йөрисең. Киләчәктә, бәлки, борынгы китапларны, кулъязмаларны бер ноктага туплау турында уйларга кирәктер? Табылган китапларны, бөтен республикабыз каршында галимнәрдән торган бер комиссия төзеп, мәгълүм бер урынга гына кабул итү турында уйларга кирәктер? Мәсәлән, 1983–1984 елларда мин үзебезнең гаиләдәге иске китапханәне кая тапшырырга белмичә йөдәдем. Анда бик иске кулъязмалар, XIX йөз татар китаплары, чит ил басмалары, XX йөз башына караган 200 дән артык китап-кулъязма бар иде. «Стандарт түгел» дип кабул итмиләр. Китапларда еллар эзе – чорма тузаннары, яңгыр тәэсире, келәт асты «халкы»ның теш эзләре, диссертация язган яшь галим әрсезлеге белән китапны аркылы тишеп йөргән көя юллары. Бу китаплар ни генә күрмәгән, кайда гына аунамаган… Ярый инде, шуның кадерен белүче табылды: Г. Ибраһимов исемендәге институт моны алырга риза булды һәм өемә машина җибәрде. Ата-бабадан калган китапханә белән аерылу авыр булды, әмма күңелем тыныч иде: китапханәне институт исеменнән фидаи җанлы, гыйлемнең фанатигы Марсель Әхмәтҗанов кабул итеп алды.

Татар китабы, кулъязмалар дигәндә, минем күз алдыма зур галим Әбрар Кәримуллин белән бергә китап-кулъязма җыю буенча халкыбызга игелекле хезмәт күрсәткән Миркасыйм Госманов (әлеге китапка сүз башы аның тарафыннан язылуы һич тә очраклы түгел), китап-кулъязмадан башка бер генә көн дә яши алмый торган, фәнгә аскетларча бирелгән Альберт Фәтхиев, Марсель Әхмәтҗановлар килә. Заманында «Шура» журналында Н. Ф. Катанов турында бер мәкалә басылган. Анда мондый юллар бар: «Берәү әйткән иде: Катановны чиртсәң, гыйлем чыга, дип»3939
  Шура. – 1910. – № 2–3.


[Закрыть]
.

Бу сүзләр безнең китапчы, кулъязмачы галимнәребезгә дә туры килә. Әйе, безнең гыйлем дөньясында Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, И. Ф. Готвальд, Н. Ф. Катанов, В. В. Бартольдлардан килгән матур традиция дәвам итә. Ә. Кәримуллинның соңгы китабы – әнә шуның ышанычлы бер дәлиле.

…XVI гасыр француз философы Мишель Монтень «Тәҗрибәләр» дигән хезмәтендә антик заманнан кызыклы бер факт китерә: Александр Македонский поход сумкасында «Илиада» һәм «Одиссея» китапларын йөртә икән. Көннәрдән бер көнне, сумкасы обозда артта калгач, ул үзенең бер полководецыннан укып торырга дип шул китапларны сораган. Полководец исә походка үзе белән боларны алмаган икән.

– Ничек? – дип җикеренгән аңа Македонский. – Ничек? Шул китаплардан башка син походка чыктыңмы? – Һәм ул үзенең сугышчан полководецының яңагына суккан.

В. И. Ленин, галимнәрнең исәпләве буенча, үз гомерендә 300 мең данә китап караган: укыган, өйрәнгән, күчереп алган, кабат-кабат актарган. Китапка ул кешегә караган кебек караган. Октябрь революциясе булып, Совет хөкүмәте яши башлауның беренче сәгатьләрендә үк В. И. Ленин, Мәгариф эшләре халык комиссары А. В. Луначарский белән сөйләшкәндә, нәшрият, китапханә мәсьәләләренә килеп чыккач, болай дигән: «Китап – зур көч. Революция нәтиҗәсендә китапка ихтыяҗ бик тә нык артачак».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации