Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Кая гына барсаң…

Татарстанда бер тапкыр булган кеше безнең як табигатенә гашыйк булмый кала алмый. Сез, Тукай әйткәнчә, «галибанә яктырып» ал таң атканын күзәтегез. Әгәр сез бу вакытта Идел өстендә икәнсез, көймәгезне туктатыгыз да тыңлагыз: мәһабәт Идел сезнең йөрәгегезне бөек туган илебезнең киңлекләре белән тоташтырыр, Идел буендагы нарат урманнары кояшның беренче кызгылт нурларына коеныр, сез әкияттәгедәй серле декорация эчендә калырсыз. Идел агышын тыңлагыз, таң атканда аның агышы бик серле була…

Әгәр сез Ык буйларына барып чыксагыз, андагы әрәмәлекләр, андагы су буйларыннан аерылып китә алмассыз. Башка бер җирдә дә сандугачлар андый ук музыкаль тавыш белән сайрамыйлар. Әгәр инде сез Арча, Балтач ягы урманнарына килеп чыксагыз, андагы матурлыкка таң калырсыз. Калын-калын чыршы, имән, нарат, каен урманнарының җиләкле аланнарында йөргәндә, Тукай «Шүрәле»сенең нәкъ менә шунда гына тууы мөмкин булганын аңларсыз. Җил искәндә, ул мәһабәт агачлар шавын тыңлагыз: колагыгызда, һичшиксез, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетындагы музыка яңгырар.

Язгы сабан вакытында кара туфраклы Сарман яки Буа якларына чыгыгыз: андый матурлыкны, андый байлыкны сез тагын кайда күрерсез? Күпереп яткан гөл балчыгыдай җир өстеннән диңгездәге кораблар сыман тракторлар килә. Кара туфраклы басу өстендә рәшә. Җир исе, парлы балчык исе, һавадагы тургайлар җырына тракторларның тигез гөрелтесе кушыла.

Әгәр сез безнең Казан янындагы Ослан тавына килеп чыксагыз… Хәер, Татарстанның кайсы почмагына гына барып чыксагыз да, сез ул урынга мәңгегә гашыйк булачаксыз…

Сабантуй – әнә шул игелекле җирдә мул уңыш үстерүче җир хуҗаларыныкы. …Бу бәйрәмдә борынгыдан килгән бик күп күркәм гадәтләрне әле дә саклыйлар. Арадан берсе…

Сабантуйга бүләк җыю

Менә, менә иртәгә Сабан туе… Урамда гармун тавышы. Көпә-көндез. Элегрәк кичен ишетелгәләгән гармун тавышына да чукмар башлы таягын тотып килеп җиткән, егетләрне тараткан карт хәзрәт тә бүген берни эшли алмый. Тәкъва картлар, куштаннар да бүген беркемне дә уен-җырдан, музыкадан тыя алмыйлар. Чөнки иртәгә – Сабан туе, хезмәт туе. Әтисе кушканга гына ара-тирә мәчеткә йөргәләгән крестьян егете бүген, бернигә дә карамый, арбага менеп иптәшләрен кочаклап утырган да урамнан җырлап бара. Ә ат дугасында кызыл башлы сөлгеләр, чәчәкле-чуклы эскәтерләр, егетләрнең берсе нәкъ шундый ук әйберләр бәйләнгән озын колганы арба өстенә күтәргән. Ат бизәлгән – тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея, дугада пар кыңгырау, ыңгырчакларда шөлдер, кызыл чуклар асылынган…

Урамнан арбага төялгән егетләр төркеме килә. Юк, бу төркем генә түгел, бу – игенчелек белән көн күргән татар халкының гасырлар буенча әзерләнгән филармониясе, консерваториясе, фестивале, халык хоры килә…

 
Әйдә барыйк бер җиргә,
Кемнәр тияр бер иргә;
Безгә каршы килгәннәрне
Йөретмәбез бу илдә.
 

Гармун тавышы якынлашкан саен, капкалар ачыла, атлы арба артына балалар җыела, карт-коры вәкарь белән генә капка төбенә чыгып баса, кыз-кыркын йорт тирәсендә йөгерешә башлый. Ләкин арада иң нык дулкынланганы ата да, ана да түгел. Хәтта буй җиткән кыз да түгел. Йортта иң дулкынланган кеше – быел төшкән яшь килен. Чөнки бүләкләр эленгән колгада иң күренекле урынны аның бүләге, быелгы яшь килен бүләге алырга тиеш. Бүләк уңышлы сайландымы икән? Ошатырлармы икән? Кеше арасында хур итәрлек түгелме? Бит, быелгы яшь киленнең бүләге мәйданда батыр калган кешегә биреләчәк. Әнә шулай дулкынлана-курка, яшь килен егетләр кулындагы колгага кыз вакытта үзе утырып чиккән кызыл башлы ап-ак киндер сөлгесен элә. Бу – авылга яшь киленнең ил алдында беренче имтихан тапшыруы. Хәер, икенчеседер. Беренчесе – килен булып төшкән көннең иртәгесен чиләк-көянтә күтәреп чишмәгә суга барганда тапшырылган иде. Анда да менә шулай каушады, аяк атлаулары ялгышты. Анда да капка ярыгыннан бөтен урам халкы карап калды, килеш-килбәте ничек? Аяк атлаулары матурмы? Суы чәчрәмиме?

Сөлге колгага бәйләнде. Колга тоткан егет арбага менеп утырды. Гармунчы гармунында аккорд бирде. Ә колга тоткан егет яшь киленгә мутланып күз кысты да сөрән салды:

– Яшь киленнең Сабантуй бүләге котлы булсын!

Шуны гына көтеп торган егетләр хоры урам яңгыратты:

– Һә-лә-лә-ләү!

Аннан җыр белән кузгалып киттеләр.

Бу – элек шулай булган. Ләкин хәзер дә шулай. Сабантуй бүләген бүген дә шулай җыялар. Нигә аны җыярга, колхоз хисабыннан исәпләтеп, кибеттән генә алсаң булмыймыни? Әнә бит колхозлар хәзер ничек бай, культура-сәнгать мәсьәләләренә әллә ничәшәр мең сум акча тоталар. Хәер, Сабантуйга да тота колхоз идарәсе акчаны. Әмма хикмәт анда түгел. Хикмәт – халыкның бу бәйрәмгә үз кулы белән, үз әйбере белән катнашырга теләвендә. Чөнки аның борынгыдан килгән традициясе шулай. Мең еллар элек әнә шулай өйдән өйгә йөргәннәр, колга башына бәйләп сөлге-эскәтер җыйганнар. Бу – әле дә шулай…

Шәригать кануннарын җимереп…

Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш. Безнең үткәнебез турында кайберәүләр шулай язгалыйлар. Имеш, ислам дине изүе астында яшәгән татар хатын-кызлары андый бәйрәмнәрдә катнаша алмаганнар, алар өйләрендә бикләнеп ятканнар… Дөрес түгел!

Сабантуй булсын да, анда хатын-кыз булмасын, имеш! Яшь-җилкенчәк, хатын-кыз карап тормаганда, көрәшеп, егетлек күрсәтеп буламыни? Кызлар карап тормаганда, йөгерештә узышып, ат чабышында ярышып буламыни? Биек колга башына үрмәләп менүнең ни кызыгы бар, әгәр аста карап торучылар арасында әниең, сеңелләрең һәм, ниһаять, күптәннән күзең төшеп йөргән бер чибәр кыз булмаганда!

Идел буе татарларында шәригать кануннары ул көнне чигенеп торган! Игенчеләр бәйрәме бит ул, дини бәйрәм түгел. Монда яшьләр очрашканнар, күз кысышканнар, бүләкләр алышканнар, җаен туры китереп сөю сүзләрен әйткәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Диннең каты законнары хезмәт халкының бу бәйрәме алдында чигенеп торган…

…«Дин изүе астында яшәгән татар халкының уен кораллары булмаган. Бердәнбер корал кубыз булган» дип язган кешеләр белән дә килешүе кыен. Тормышта, фактта алай булмаган…

…Еллар буе татар халкының этнографиясен, фольклорын өйрәнгән рус галимнәренә мөрәҗәгать итик. Казан университеты профессоры Карл Фукс XIX гасыр уртасында Казан тирәсе авылларындагы татар фольклорын өйрәнеп, аларның яраткан музыка кораллары гармун икәнлеген әйтә. Моны башка чыганаклар да раслый. «Казанский телеграф» газетасы, мәсәлән, татарларның Сабан туе турында хәбәр итеп болай яза: «Татары привезли с собой кто скрипку, кто гармошку и каждый, кто как умел, изливал свои чувства на этих незатейливых инструментах. Своеобразная татарская мелодия, заунывные песни и пляски слышались повсюду»33
  Казанский телеграф. – 1912. – № 5727.


[Закрыть]
.

Юк, Сабантуй йоласы, аның җырлары буш урында гына барлыкка килмәгән. Ул җырлар, йолалар гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. Ул йолалар халыкның үзе кебек көчле, яшәүчән булган. Әнә шуңа күрә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр.

Сабантуй гөрләп узган. Чәчәккә күмелгән болынга кыш буе сандыкта сакланган кадерле киемнәрдән нафталин исе таралган, кыш буе аулак өйләрдә җеп эрләгән, киндер сугып бирнә әзерләгән кызлар беренче тапкыр шулай иркенгә чыкканнар, батыр егетләрне күзәткәннәр. Ә егетләр бил алышканнар, ат чабыштырганнар, колгага менгәннәр, бау тартышканнар, чүлмәк сугыш, капчык сугыш уйнаганнар… Гасырлар буе шулай. Ә озын таяклар тоткан аксакаллар – авылның могтәбәр картлары – мәйдан эчендә тәртип саклап йөргәннәр. Хәзер – фән һәм техникада никадәр алга киткәннән соң! – Сабантуй комиссиясе кызыл япкан өстәл янында утыра, председательнең кулында микрофон, велосипедчылар ярышы, волейбол, баскетбол ярышы – ләкин традицияләр яши. Түгәрәк эчендә озын таяклар тотып тәртип саклап йөрүче картлардан башка бер генә Сабан туе да узмый. Моннан биш йөз ел элек, җиде йөз ел элек ничек капчык сугышсалар – әле дә шулай. Борынгы заманнарда ук ничек кашыкка тавык йомыркасы куеп, кашык кабып йөгерешсәләр – әле дә шулай. Матур гадәтләр шулай сакланалар. Матур гадәтләр дигәннән, шуларның берсе атка бәйле…

Ат дигәндә татар халкы нәкъ Дон казагы шикелле. Ат аның гомерлек юлдашы, иптәше, туйдыручысы булган. Татар халкы атка бервакытта да хайван дип карамаган. Ат – ышанычлы терәк. Караңгы төннәрдә кара урманнарны үтәр өчен татар агаена яхшы ат кирәк булган. Ат белән ул сәфәр йөргән, иген иккән, лашман хезмәтенә чыккан – патшага урман кискән. Ат атланып татар агае Пугачёв явына киткән, боярларга каршы көрәшкән…

Әнә шуңа күрә Сабантуй программасының иң кызык өлеше – ат чабышы. Моңа ун-унбиш яшьлек малайлар катнаша. Чабыш атларын алдан ук әзерлиләр, аерым ашаталар. Сабантуй көннәре якынлашканда, атның «аягын кыздыралар», спортчылар телендә әйтсәк, «разминка» ясыйлар.

Татар халкының классик язучысы Галимҗан Ибраһимовның берничә әсәрендә ат чабыштыру, чабыш атлар турында языла. «Яшь йөрәкләр», «Алмачуар» кебек әсәрләрне укыганда, ат чабыштыруның халык күңелендә никадәр зур урын алганын күрергә мөмкин. Бу – бик борынгыдан килгән гадәт. Чабыш атларын элек-электән халык бик караган, аларның даны еракларга киткән. Чабыштан килгән атларны мәйдан уртасында түгәрәк эчендә әйләндерәләр. Шулвакыт хатын-кыз, уртага чыгып, атларны бүләк белән күмә.

Һәр ярышта кемдер беренче була, кемдер уртадарак, кемдер иң ахырда… Ат чабышында да шулай. Беренче килгәнне сырып алалар, мәйдан уртасына атның йөгәненнән саклап кына тотып алып керәләр, әйләнәдә йөртәләр. Ат өстендәге малайның авыз колакка җиткән. Атны инде бүләк белән күмгәннәр, хайван димә, ул да, шушы моментның тантанасын сизгәндәй, башын югары күтәреп, «атлар горурлыгы» белән горурланып атлый. Икенче, өченче… Алтынчы килгәннәргә инде игътибар кимрәк. Ләкин кемдер иң соңгысы бит! Аңа да мәйдан эченә керергә кирәк, аңа да әйләнергә кирәк. Бәлки, бөтенләй кереп тормаскадыр? Халык шаулап көлсә, авыз ерып мыскыл итә башласалар нишләрсең?

Башка халыкта андый гадәт бардырмы, әмма Идел буе татарларында бик күркәм бер традиция яши: Сабантуйда иң соңгы булып килгән атка бүләк бирү гадәте ул. Моны өлкән яшьтәге хатыннар, карчыклар эшли. Алар Сабантуйга килгәндә махсус рәвештә бер бүләк алып киләләр: кыз вакытта үзе чиккән сөлге, эскәтер, ашъяулык, баш яулыгы… Соңгы килгән атны әнә шулай карчыклар, өлкән яшьтәге хатыннар (күбрәге тол хатыннар) чорнап ала, ул атның башыннан сыйпыйлар, муеныннан кочаклыйлар, йөгәненә бүләк бәйлиләр… Татар халкының элек-электән атка иптәш, дус, туйдыручы итеп карап килүеннәндер инде ул гадәт. Бу вакытта мәйдан уртасында ак яулыклар, чуар эскәтерләр белән күмелеп калган атка ул хатыннар һич тә хайван итеп түгел, ә тормышның ниндидер бер гаделсезлеге аркасында кимсетелгән бер адәм баласына карагандай карыйлар. Бәйрәм – гомумхалыкныкы, аннан бер җан иясе дә китек күңел белән китәргә тиеш түгел. Аннан соң, кимсетелгәннәргә ярдәм кулы сузу – ул инде элек-электән хезмәт халкының матур гадәте…

Татарча көрәш. Мәйдан батыры

Татар авылларында хезмәт сөймәгән, эш эшләмәгән кешегә борынгы заманнардан килгән гадәт буенча урын булмаган. Татар фольклорындагы меңнәрчә җырлар, меңнәрчә мәкаль эш сөймәс ялкауларны тәнкыйть итә. Эшсезнең ил өлкәннәре каршында да, егет-кызлар арасында да абруе юк. Ләкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан ун-унбиш көн кыр эшләренә йөрмәгән. Моңа халык үзе юл куйган, үзе шулай кушкан. Хәллерәк йорттан булса, ул кешегә мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында теләгәнчә йомырка, сөт-май торган. Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган…

Ул – көрәшче. Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап көрәшергә кирәк булачак. Картларның бөтен өмете шунда. Кайвакытта батыр егет күрше авыл Сабан туйларына барып та көрәшә, бер елда берничә урында батыр кала. Моның дәрәҗәсе тагы да зуррак. Көрәшченең татар халкы арасында абруе искиткеч. Казан артында татарча көрәшнең бөтен нечкәлеген, әдәп-әхлак кагыйдәләрен белгән көрәшчеләр авыллары бар. Элек-электән Казан артында Курса авылларының көрәшче буларак даны зур иде.

– Сабантуйга курсалар килгән! – дигән хәбәр авылны тетрәтеп куя иде. Колхозлар төзелгәч, ул авылларның исемнәрен дә үзгәрттеләр: «Көрәш Курса», «Батыр Курса» һ. б. Курса исемендәге авыллар өч-дүрт булганлыктан, халык әле дә аларны шулай исемләп йөртә.

Көрәшне күзәтеп торучылар – авылның иң могтәбәр картлары. Хәзер инде көрәшкә авырлык категориясе буенча кертәләр, инде Сабантуйда шәһәрдән кайткан тәҗрибәле спорт мастерлары да көрәшә – әмма аларның язмышын да әнә шул ил картлары хәл итә… Сабантуй мәйданында гаделсезлеккә урын юк. Чөнки ул – хезмәт халкының иң демократик йоласы.

Сабантуйда батыр калган егетнең авыл халкы алдында дәрәҗәсе – искиткеч. Батырны һавага чөю – мәйданның соңгы акты. Батырның алган бүләкләрен, гадәттә, аның туган-тумачасы җыеп ала, батыр аларга кулын да тидерми. Аны уртага алып саклап кына ат янына алып киләләр, атның дугасын аның бүләкләре белән бизиләр, батыр утырган ат кузгалу белән, мәйдан тарала.

Батырга бүләк бирү – Сабантуй программасының төп кадагы. Батырга элек-электән тәкә бүләк иткәннәр…

Батыр утырган ат шөлдерләр, кыңгыраулар белән авыл урамына кайтып кергәндә, авыл дерт итеп тора: җиңүче кайта! Капка төбе тулы халык, барысы да аңа елмаялар, кул болгыйлар… Ул киләсе ел Сабан туена кадәр әнә шундый мактаулы, дәрәҗәле, ул ел буе игътибар үзәгендә була…

Сабантуй программасы

Сабантуйның программасы бик зур. Монда иң борынгы уеннардан алып иң яңаларына хәтле була. Иң борынгылары шул: Сабантуй кечкенә малайларның көрәшеннән башлана. Егылган берсе мәйданнан чыга бара. Шулай итә-итә, мәйданда бервакыт таза егетләр генә кала. Алар «Сабантуй батыры» дигән исемне алу өчен көрәш башлыйлар. Халык гадел. Еккан кешегә генә түгел, егылганга да бүләкләр бирелә. Көчен сынап караган өчен. Халыкны ихтирам итеп уртага кергән өчен.

Аннан чүлмәк ватыш. Монысына көч кирәкми, әмма сизгерлек кирәк. Йөгереш. Монысында күбрәк яшүсмерләр катнаша. Капчык сугышта елдамлык та, көч тә, хәйлә дә кирәк. Ә менә колга башына менеп, андагы әтәчне алып төшү бик сирәк кешедән генә булуы мөмкин. Аякка капчык киеп йөгерү, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү дә бик борынгыдан – игенчелек белән көн күрүче бабаларыбызның көч, егетлек, елдамлык сынашыннан килә. Бау тартыш – хезмәтнең үзеннән килгән уен. Крестьян нинди генә хезмәт башкармасын, элек-электән бау белән эш иткән. Бау – көчлеләрне ярата. Йон эрләүдә, су китерүдә ярышу – хатын-кыз эше. Мондый уеннарга әбиләр дә бик теләп катнаша. Боларның берсенә дә хәрәм кертеп булмый.

Менә бер почмакта гер күтәрәләр. Икешәр потлы герләрне кем ничә мәртәбә күтәрә ала? Шулай итеп, Сабантуй крестьян хезмәтенең һәр өлкәсендә иң көчлеләрне, иң булганнарны аерып бирә…

Җыр, бию, уеннар, көч сынашу – татар Сабан туеның бөтен программасы шуннан гыйбарәт.

«Рус белән тормыш кичердек сайрашып…»

Татарның дини бәйрәмнәрен рус агай белмәгән. Белсә дә, ул аның мәгънәсен аңламаган. Рус пасхасының мәгънәсен татар аңламаган кебек.

Ләкин татарның бер бәйрәмен рус яхшы белгән: ул – Сабантуй. Нәкъ татар көткән кебек дәртләнеп көтә ул аны. Чөнки һәрбер тәртипле, әдәпле рус гаиләсенең күрше татар авылында тәртипле, әдәпле бер татар гаиләсе белән дуслыгы була. Шул дусты аны Сабантуйга чакырмыйча калмый. Ә дуслык үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Рус агай татарның чиләген төпли, самавырын төзәтә, су кисмәген кыршаулый, тәрәзә наличнигын буйый. Ә татар агае руска өй бурый, мунча сала, итек баса, такта яра. Хатыны-баласы авырса, рус авылына барып, тозлы кыяр, тозлы кәбестә алып кайта…

Татар авылларында элек-электеннән урамда шундый тавышлар ишетелеп торган:

– Самавыр, комганнар ямы-ы-йм!

– Кумган түзятам, кумга-а-ан!

– Чүлмяк сатам, чүлмя-а-ак!

Татар агаеның руслардан булган беренче ветеринарга, земский врачка, почта хезмәткәренә ихтирамы зур булган. Хәер, хезмәт халкы өчен бик табигый сыйфатлар бу. Казан университеты адъюнкт-профессоры М. Рыбушкин бу турыда болай дип язган: «С первого взгляда на здешних жителей должно казаться, что вероисповедания всего более отличают их друг от друга, но сие заключение совершенно будет ошибочное, поелику татара казанские относительно общежития столько сблизились ныне с русскими, что даже самые празднества, увеселение и гульбища тех и других посещаются взаимно, где различие вер становится почти неприметным. Образованные, как более знающие общежитие татара любят посещать театры, маскарады и прочие публичные места, равно как и празднества общественные, где поступают точно так же, как и русские, исключая немногих, противных вере их обычаев, подобным образом и русские с своей стороны, посещая праздники татар, нередко принимают в оных участие». «На Сабане бывает часто большое стечение русских из всех состояний».

Татар агае мәйдан таралганда башка авылдан килгән кешеләрдән үзенең дусларын өенә алып киткән. Өенә кунак алып кайту – татарлар арасында бик дәрәҗәле, мактаулы эш. Татар агае, моны аңлап, үзен бик эре, вәкарь белән генә тоткан. Ә мәйданнан рус кунагы алып кайту – анысы инде бөтенләй югары дәрәҗә исәпләнә. Рус агае белән мәҗлестәш булу ул – дөнья күргәнлек, тәҗрибәлелек, тормыш итүнең ибен, җаен белгәнлек билгесе. Әнә шуңа күрә татарның Сабан туен яратып килгән рус агайга ул көнне урын түрдән…

Мәйдан таралып берәр сәгать узуга, йортларның тәрәзәләре ачылган, урамга тәмле токмач ашы исе таралган һәм, озак та үтми, татарның әдәп белән генә җырлаганы ишетелә:

 
Урысларның сөйгән исме
Иван белән Ыстапан.
Эчмим дисәң дә эчәрсең,
Дустың бир(е)гән стака-а-ан…
 

Бераздан Иван агайның да тавышы ишетелә:

 
Когда б имел златые горы…
 
Әдәплеләр бәйрәме

Әйе, Сабантуй – әдәплеләр бәйрәме. Борынгы заманнардан бирле килгән традиция буенча мәйдан уртасына исерек кешене бөтенләй кертмиләр. Көрәшкә керү турында уйлыйсы да юк. Мәйдан уртасына кызмача баштан килеп керү ул – халыкны, тәртип саклаучы аксакалларны ихтирам итмәү дигән сүз. Халык мондый кешене гафу итми, исерек күренсә, таза егетләр аны тиз генә мәйдан уртасыннан алып чыгып китәләр. Элек-электеннән шулай килгән. Татарларны теләгән кадәр мыскыл итеп язган реакцион «Казанский телеграф» газетасы да хәтта Сабантуйның аракысыз гына узуын күрсәтми кала алмаган. Газета болай дип язган: «Справедливость требует отметить, что несмотря на такое многолюдство, на «Сабан»е редко можно встретить пьяных или вообще хулиганствующих. Порядок образцовый и ревниво оберегается самими гуляющими. И в этом случае татар лишь можно похвалить, что они разумно пользуются своим отдыхом»44
  Казанский телеграф. – 1912. – № 5727.


[Закрыть]
.

Татарның кунак сыена аракы дигән нәрсә бөтенләй кермәгән. Хәтта Сабантуйга да аракы алынмаган.

Татар фольклорында эчкечеләр, аракы яратучыларга багышланган бик күп җыр, бәет, мәкаль бар. Ул әсәрләрнең барысында да эчкечелек халык алдындагы бик зур начарлык буларак бәяләнә һәм тәнкыйтьләнә. Сабантуйның әнә шундый аеклар бәйрәме булуы өчен аны рус галимнәре бик яратканнар. Казан университеты профессоры К. Фуксның рус газеталарында Сабантуй бәйрәменең самимилегенә, андагы тәртипкә сокланып язган мәкаләләре басылган. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки Сабантуй – гади хезмәт кешесенең дини йолалардан, социаль җәбердән азат булган иң демократик бәйрәме. Ул бәйрәмдә сәламәт рух, крестьянча хөрлек патшалык иткән. Ул – халыкның үзенеке булган. Әнә шуңа күрә ул бәйрәм гасырлар буенча яши һәм әле дә булса Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә бәйрәме буларак үткәрелә.

…Әгәр сез татар авылындагы Сабантуйга кунак булып килсәгез, игътибар итегез: ул – хезмәт кешесе бәйрәме. Анда сез тәртип бозучыларны күрмәссез. Сабантуй – дуслык бәйрәме, саф күңеллеләр бәйрәме. Чөнки саф әхлаклылык – хезмәт кешесенең төп сыйфаты…

Киләсе елга кадәр…

Сабантуй атнасы тәмам. Бәйрәмгә кайткан кунаклар да инде китә башлыйлар. Сабантуй рухы кунаклар белән шәһәргә күчә. Андагы җырлар, биюләр шәһәр сарайларының, театрларының сәхнәләрендә әле озак яшәр…

Колхозчы-крестьян да инде Сабантуй мәйданындагы озын колгага түгел, еш-еш кына иген басуына карый. Арыш басуы инде кара-кучкылланып дулкынлана, арыш серкә очыра. Арыш басуы инде тигезсез сулый, кичләрен иген басуы өстендә аҗаган уйный. Тиздән-тиздән кыр-болын эшләре башлана.

…Картлар тәҗрибәсе буенча, инде шушы атнадан соң озак та үтми русларның Петров день дигән көннәре җитә, татарлар аны «Питрау көне» дип йөртәләр. Ә татар агаеның ышануынча, Питрау көненнән соң «үлән арасына ут керә», ягъни үлән инде үсүдән туктый һәм, арасына чалгы кергәнне көтеп, язмышына буйсына…

Авыл җәйге кыр эшләренә әзерләнә. Ә Сабантуй булган мәйданның бер кырыенда әле генә үткән хезмәт бәйрәменең матур истәлеге булып зәңгәр күккә ашкан ак колга җәйге җилдә чайкалып утыра – җиңелчә сызгырып, тыныч хезмәткә гимн җырлый. Ул колга шулай җәй буе кояшта ялтырап утырыр, иген басуындагы комбайн штурвалындагы егет тә, иртән фермага баручы кыз да аңа карап күңелле хезмәт бәйрәмен хәтергә алырлар, матур хисләр аларны гүзәл хезмәткә рухландырыр.

Җилдә чайкалып утырган ул колгага вакыт-вакыт авылның ак сакаллы карты да күз салыр: ул колга аның типсә – тимер өзәрдәй таза вакытын, кызыл башлы сөлгеләрне бөтереп бил алышкан чакларын хәтерләтер…

Әнә шулай кадерле, бик кадерле йола ул Сабантуй дигән халык бәйрәме!

Социалистик Татарстан. – 1974. – 21 июнь

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации