Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Авылымны ачтым…

«Торналар төшкән җирдә» дигән повестемда әйткән идем: безнең авыл тарихи авыл түгел. Анда эшлекле кешеләр, һөнәрчеләр яши. Шул гына. Аның аркылы Пугачёв явы үткән. Күпмедер игенче шул яуга кушылып, әлбәттә инде, бераз барган: Казанга таба. Бу факт тарих китапларында ачык билгеле (С. Алишев китабында булса кирәк, авылыбызның исеме бар). Авылыбыз туп-туры ике урамнан торып, һәр урам «оч» белән исәпләнә иде. Безнең урам «югары оч» һәм «түбән оч» дип йөртелгән ике кисәктән тора, аргы як урам исә «поник очы» һәм «күкчә очы» дигән исемнәрне йөртә. Болардан тыш һәр «оч»ның үз милли билгеләмәсе бар. «Поник очы»н безнең ата-баба «керәшеннәр» дип йөртә иде. Чыннан да, ул «оч»та зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле халык яши. Исемнәре – татар, диннәре – ислам. Болар, күрәсең, Иван IV чукындырган халык түгел, ә аерым бер этнос. Ни өчен «поник» очы? Чөнки ун чакрымнар төньяк-көнчыгышка китсәң – «Керәшен понигы» дигән татар авылы бар. Исемнәре – татар, диннәре – ислам. Әлеге урамның көньяк очы «Күкчә очы» дип аталуының сәбәбен мин тарих китапларыннан укып таптым. Авылыбызның ул почмагында XVI гасырлар тирәсендә «Күкчә» исемле бер татар авылы булган. Ләкин тарихи барышта ул беткән. Калган халкы, күрәсең, безнең авылга кереп сеңгән.

Инде безнең урамга килсәк, картина болайрак: «югары оч» халкы – саф татарлар. Картлары-карчыклары бик дини, пөхтә. Картлар, һичшиксез, ак сакал-мыеклы. Тәкбир әйтеп мәчеткә килгәндә төп тавыш – шулардан. Болар эре сөякле халык. «Түбән оч» халкын исә авылда ни өчендер «түбән оч арлары» дип атап йөртәләр. Мин моның сәбәбен гомер буе эзләдем. Уйлана торгач, акрын-акрын ачтым, ахры. 1976 елда булса кирәк, Удмуртиягә язучылар съездына барган идем. Бер көн алдан барганлыктан, вакытымны халыкны, аның төсен-битен өйрәнүгә багышладым. Болар – нәкъ безнең «түбән оч»тагы ике-өч гаилә кешеләренә охшаган. Бу беренче ачышым булды. Җәен авылыма кайткач, «түбән оч»тагы бер-ике ир белән сөйләшеп утырам: йа Хода, бераз гына удмурт тавышы белән сөйләшәләр. Хәтта акцентлары да бар. Ничә-ничә гасырлардан соң да геннар шулай яшиме икән? Ләкин төп ачышым бу түгел әле. 1993 елның май аенда Казанда удмурт сәнгате көннәре булды. Мәдәни үзәктәге удмурт концертына мин дә чакырулы идем. Башта Татарстан районнарындагы удмуртлар җырлады, биеде. Шәп чыкты, шаккатып утырдык. Менә бервакыт Ижевск артистлары сәхнәне биләп алды. Җырчы, уенчы, биючеләрнең осталыгына таң калдык. Халык уеннарының барысы да диярлек авыл кешесенең көндәлек хезмәтенә бәйле, шул хезмәт элементларын чагылдыра иде. Концерт кызды, кызды, без тын алырга да кыймыйча утырабыз, менә, ниһаять, концертның иң экспрессив, кульминация ноктасында сәхнәнең ике ягыннан ике ир… озын таякларга басып чыктылар. Таяк дигәнем русча – ходули, татарда исеме юк иде кебек, хәер, русча-татарча сүзлектә аны «челән аяк» дип биргәннәр. Бу «таяк» дигәнем ике метр ярым озынлыктагы 6–7 сантиметр диаметрлы шомартылган колгалар булып, бер очыннан 70–80 сантиметр ераклыкта аңа аркылы агач кагылган. Әнә шул аркылы агачка басасың да, таякның өске очын култык аркылы уздырып, беләгең белән чорнап аласың. Кайбер таяклардагы аркылы агач җирдән бер метр биеклектә дә була. Кеше, шулай итеп, югары күтәрелә.

Мин күзләремне йомдым. Авылым, бала чагым искә төште. Август ае җитүгә, безнең «түбән оч» малайлары шуны ясап, уртада биек-биек булып йөриләр иде. Бу һәр елны шулай бер-ике айга сузыла. Авылыбызның башка бер генә очында да моны ясаучы, алай йөрүче булмый иде. Бары тик «түбән оч»та гына. Геннар шулай озак саклана икән.

Бу «челән аяк»ларның дөньяда булганын мин оныткан да идем инде. Концерт вакытында уйланып утырам. Университет китапханәсендә вотяклар (элек аларны шулай дип йөрткәннәр) турында бик кызыклы тарихи-этнографик хезмәтләр укыган идем. Ул китапларда язылганча, удмуртларның бөтен тормышы урман белән бәйле булган. Алар урманнан чикләвек, миләш, шомырт, балан җыйганнар, ә иң яраткан шөгыльләре агач куышындагы кыргый умарталардан бал җыю булган. Умарта корты оя корыр өчен җирдән биегрәк куышны сайлаган. Аңа ничек менәсең? Бары тик «ходули» белән генә. Биек-биек карт шомырт, миләш, балан агачларын ничек бөгәсең? Бөгеп булмый. Иң җайлысы – әлеге «челән аяк». Ул аякларның, ихтимал, мин белмәгән вазифалары да бардыр, боларны мин үзем генә уйлыйм. Удмуртларның бөтен тормышы урман белән бәйле, диелгән тарих китапларында. Нәкъ безнең авылның «түбән оч» халкы турында бит бу. «Түбән оч» – искиткеч урманчы, һөнәрле халыктан тора иде. Утызынчы елларны хәтерлим. «Түбән оч» карчыклары кар бетүгә урманга китәләр, кар төшкәнче шунда. Урманнан әллә нәрсәләр җыялар, дару үләнеме, дару чәчәгеме. Кырмыска оясына аяк тыгып утырып дәваланумы – җәй буе. Ирләре гел урманда – шомырт, миләш, балан, чикләвек ташыйлар, киртәлек, казыклык, кара-каршы кагылган ике казыкны борып беркетер өчен шомырт ботаклары, мунчала төшерер, чабата ясар өчен юкә. Тагын әллә ниләр. «Түбән оч» – гаиләсе белән чабата ясап сатып көн күрүче, итек басучы, такта яручы, тегүче – тагын әллә кемнәр. Араларында бер генә эшлексез, һөнәрсез кеше юк. Аракы эчеп йөргән бер генә кеше дә юк. Ул бабайлар-әбиләр утызынчы-кырыгынчы елларда дөньядан китеп бардылар инде. Хәзер аларның оныклары пенсиядә. Кайберләренең нигезе дә беткән. Ә традиция яши: барысы да эшлекле. Тик… август-сентябрь айларында «челән аяк» ясап урамда йөрүләр генә беткән. Быел җәй, авылыма кайтсам, «түбән оч» малайларын шуны ясарга, шулай уйнап йөрергә өйрәтәм әле, Ходай кушса. Ерак бабаларын хәтерләренә төшерсеннәр әле.

«Челән аяк»ларны сәхнәдә күрү шулай авылымны, аның эшлекле халкын искә төшерде, йөрәгемне сагыш басты. Галимҗан Ибраһимовның «Карт ялчы» дигән мәшһүр хикәясендәге Шаһи карт торып-торып болай ди: «Бәхетле булсак, бәндәгә бәндә булмас идек!»

Мин дә шулай уйлап утырдым: бәхетле булсак, авылыбыздан аерылып таш калага килеп урнашыр идекмени без… «Моны ник яздың?» – диярләр. Авылым тарихка кереп калсын өчен.

Татарстан хәбәрләре. – 1993. – 15 июль
Татар халкы моны беләме?

1925 елда Казанда «Биш ел эчендә татар әдәбияты» дигән кызыклы гына информацияләргә бай бер китап чыккан. Анда бик әзерлекле галимнәрнең мәкаләләре бар. Арадан берсе «Ачлык трагедиясенең куркыныч цифрлары» дип аталган.

Болай булган икән: 1922 елның февралендә Татарстанда халык саны 2 млн 229 мең; шул елны үлгән 114 мең 788 кеше. Шул исәптән ачка үлгәннәрнең саны 102 мең 998 җан… (272 б.).

Бу – тарих, моны онытырга ярамый, моны онытсак – тарих безне гафу итмәс. 1921–1922 елгы ачлыкны сталинчылар махсус оештырган дигән информацияләр күренгәләде фәнни әдәбиятта…

Килеп ята торган ачлык турында татар матбугатында язылганмы? Күп язылган. Менә арадан берсе – «Татарстан хәбәрләре»нең 1921 ел, 9 октябрь саны. Редакторы – Фәтхи Бурнаш. Беренче биттә калын хәрефләр белән басылган:

«Ачлык үзенең куркынычын арттырганнан-арттыра бара. Тиздән дәһшәтле ачлыкка ярдәмгә салкын кыш та килеп җитә. Татар җөмһүриятенең тук гражданнары! Сез, ачлыкның дәһшәтләре арасында яшәгәнгә, ачларның хәлен бигрәк тә яхшы беләсез. Бүгенгедән Татарстанда ачларга ярдәм атнасы башлана. Сез ярдәм атнасында кулыгыздан килгәнчә ачларга ярдәм итегез. Балалары үләргә мәхкүм9595
  Мәхкүм – хөкем ителгән.


[Закрыть]
аналарны ачлык җәфасыннан коткарыгыз!»

Моны кабат укыгач, әллә ничек куркыныч булып китте: аз пенсия алучы ялгыз пенсионерлар, атна саен күтәрелеп торган бәяләр, берәүләрнең типтереп, икенчеләрнең тилмереп яшәүләре, килеп ята торган кыш, дәүләт кибетләренең һәркайсы бер үк товарга үзе теләгән бәя куеп сатуы. Карт-корының яклаучысыз калуы. Дарулар алырга акча таба алмыйча йөрүчеләр…

Мәкаләмнең исеме 1921 ел көзенә, тарихка кагылышлы. Ә калган өлешен халкыбыз белә, бик белә. Чөнки барысы да күз алдында…

Татарстан яшьләре. – 1994. – 10 ноябрь
Йомгаклау дәфтәре

Өстәлемә ревизия ясадым. Кисәк-кисәк кәгазьләр, искә төшкән саен ни дә булса язып куйганмын. Шуларны җыештырып, бер төпләмгә туплап куярга бик вакыт. Югыйсә соң булыр. Менә болай дип язып куйганмын, мәсәлән, беркөнне.

I

1987 ел. Октябрь ае. Бөек галим Җамал Вәлидинең тууына 100 ел. «Социалистик Татарстан» газетасында минем мәкалә чыккан: «Тарихтан сабак». Шул көннәрдә генә Тел, әдәбият, тарих институтында […] конференция булды. Анда мин дә сөйләдем. Вәлидинең кызы Әминә апа бар иде. Елый-елый рәхмәт әйтте. Аны Харьковта укыганда немецлар Германиягә алып китәләр. Анда ниләр күргәндер ул, үзе генә белә. Кайта. Ике тамга: халык дошманы кызы һәм фашистлар тылында булган. Абыйсымы, энесеме (Вәлидинең улы) – Искәндәр, врач. Сәләтле, эшлекле. Ләкин күтәрмиләр. Нәрсә генә эшләсә дә – халык дошманы улы. Искәндәр моңа чыдый алмый, үзен үзе үтерә. Искәндәрнең улы – математик. Сәләтле укытучы. Бер бинада эшлибез. Фәнни җитәкчесе белән, иптәшләре белән сөйләшәм:

– Нишләп кандидатлыкны якламый ул?

– Ул эшләп китергән иде диссертациясен, – диләр, – ләкин шунда кемдер аңа гаделсез сүз әйтте, ул рәнҗеде. Шуннан соң диссертациясен күтәреп йөрмәде.

Халык сөйли: Җ. Вәлидинең үзе төрмәгә алынганда өендә зур архивы, картотекасы калган. Бераздан моны капчыкка төяп, кул чанасына салып бер галим алып киткән. Ул байлык исән калган.

Ә теге галим алып китмәгән булса? Йә НКВД харап итәр иде, йә мичкә ягарлар иде. Димәк, әгәр алып китүе дөрес булса – халык файдасына.

…Мин Зәйнәп апа сөйләгәнне хәтерлим: аның ирен, М. Галәүне кулга алганда, кабинетындагы бөтен кәгазьләрне чәчеп, гэпэушниклар таптап йөриләр. Һәм архив шулай юкка чыга.

Маяковскийның мәшһүр шигыре искә төшә. Беркатлы, бәхетсез шагыйрь кесәсендәге совет паспортын мактап болай ди:

 
С каким наслаждением жандармской кастой
Я был бы исхлёстан и распят
За то, что в руках у меня молоткастый,
Серпастый советский паспорт.
 
(1929, июль)

М. Галәү өендә жандармнар түгел, ә совет иленең үз палачлары эшли. Маяковскийга исә чит ил жандармнары тимиләр. 1913 еллар тирәсеме икән, Казан университеты профессоры хакас Н. Ф. Катанов Петербургка күчеп китәр алдыннан үзенең китапханәсен сатуы турында матбугатта белдерү ясый. Әмма татар байларыннан берәү дә моңа акча бирми. Мәчеткә булса – рәхим ит, шәкерткә булса – жәл түгел, ләкин китапханәгә – юк. Ихтимал, профессорның мөселман булмавы да тәэсир итми калмагандыр. Китапханәдә иң күбе – татар китабы югыйсә… Милли байлык шулай Төркиягә «шуа», моны төрекләр сатып ала.

Хәзер Төркиягә барган һәр укымышлыбыз шуның белән кызыксына: китапханәдә ниләр бар? Бер компаниядә сүз:

– Харап иткәннәр саран татар байлары, бу, русча әйткәндә, «утечка мозгов» дип атала.

Әңгәмә кыза…

Әйе, татар байлары наданлык күрсәткәннәр, юньсез булып чыкканнар. Ләкин… ләкин… әгәр дә мәгәр шул хәзинә берәр бай акчасына Казанда алып калынган булса, 1937 елда бит ул хәзинә яндырылган, күмелгән, аңлы рәвештә юк ителгән булыр иде. Төркиядә исә ул милли байлык исән калган. Менә бит ул рус мәкале: «Нет худа без добра…»

Зәйнәп апа сөйли (мин аны хатлар язып 1963 еллар тирәсендә Мәскәүдән чакырткан һәм «голый» коллективка, чәй дә куймаган кафедрага алдырган, кайбер укытучылар белән очраштырган идем. Кафедра мөдире моннан качты: без барыбыз да ул вакытта КГБ күзәтүе астында идек).

– 1938 елның мартымы, апрелеме, – ди. – Без, хатын-кызлар эшелоны, төньяк Казахстан даласыннан барабыз. Товар вагоннарында. Безне саклаучылар – НКВД солдатлары, яшьләр, бик күбесе – Урта Азия малайлары. Хәтерлим: далада туктадык. Шундый тын, көләч көн. Ябалак-ябалак кар ява, кар аша кояш күренә. Кар түгел, нәкъ тоташ сөт ява инде. Рөхсәт сорап, һавага чыктык. Без инде ничә көннәр сасы, салкын вагонда барабыз. Мондый һаваны, мондый сөт төсле кар яуганны үз гомеремдә беренче күрүем. Бөтен эшелон карлы далага коелды, күрше вагоннардагы хатыннар белән аралашып сөйләшә башладык. Арада бик өлкәннәр бар. Еврей хатыннары, карчыклар бик күп. Шул арада паровоз сызгыртып алды. Безнең яндагы кысык күзле винтовкалы егет шунда безгә кычкырды: «Эй вы, старые б…ди, быстро по вагонам!» Безгә бик авыр булып китте. Шунда күрше вагоннан өлкән яшьтәге бер еврейка бу малай янына килеп болай диде: «Улым! Минем синең яшьтәге оныгым калды. Мин 1903 елдан бирле Владимир Ильич белән бергә эшләдем. Чит илдә дә, Питерда да, Мәскәүдә дә. Ул үлгәнче. Минем партстажым – 1903 елдан. Мин нишләп «б…дь» булыйм? Монда бөтен эшелонда Ленинның көрәштәшләре».

Үзбәкме, төрекмәнме малае күзен челт-челт йомгалап алды да болай диде: «Ялганлап торма, безгә барысын да әйттеләр». – «Нәрсә дип әйттеләр соң сезгә, улым?» – Карт еврейканың күзләрендә яшь иде. Солдат баш ватып тормады: «Безгә Ленингыраттан чыкканда ук әйттеләр: бер шалон Ленингырат б..дьләрен төяп Карагандага алып барасыз, юлда бер-ике вагон мәскәүнекеләрне дә аласыз, диделәр. – Аннан винтовкасының затворын чыпылдатты да кычкырды: – Все б…ди, по вагона-а-ам!»

Бу бүлек Җамал Вәлиди юбилее уңае белән языла башлаган иде.

Шул: минем мәкалә чыккач берәр атна үттеме икән, өйгә телефон. Алам, тыңлыйм.

– Гөлсем апаң Хөсәенова булам, мин – врач, – ди. 1932 елда шәфкать туташы булган. Пләтән төрмәсенең хастаханәсендә эшләгән. – Җамал Вәлиди 1932 еллар тирәсендә кулга алынганда Пләтән төрмәсендә вак жуликлар белән бер камерада ятты, – дип сөйли Гөлсем апа.

Беркөнне Җамал ага үзен үзе үтерергә теләп дүртенче каттагы баскычтан тимер-чуен идәнгә ташлана (диңгез судноларында, хәрби корабльләрдә мондый настилны, ягъни аерым плиталардан торган идәнне, палубаны «пайола» дип атыйлар). Ләкин үлми. Аяклары гына сына. Гөлсем апаның өенә юньле кешеләр килә: анда сезнең шундый кеше ята, ярдәм ит, диләр.

– Әмма, – дип сөйли Гөлсем апа телефоннан, – Җамал ага, янына мин килгәч, борылып ята иде. Ул бик тә шикләнә иде, ихтимал, мине НКВД агенты дип уйлагандыр. Бездән киткәнче ул бер авыз сүз әйтмәде.

II

Рауза апа Габдерәхимова – Казанның мәшһүр бае Шакир Габдерәхимов кызы, мәшһүр Гали Рәхимнең исән калган бердәнбер сеңлесе. Педагог. 1991 елны мин аны кабат эзләп табам. Зорге урамында яши икән, июнь аенда аның туган көне иде, 89 яшен тутырды. Гомере буе укытучы булган, Болак буе институтында кафедрада эшләгән. Туган көнен белгәч, кечкенә генә игътибар күрсәтәсем килә, ләкин мин игътибар күрсәтү бер нәрсә, ә рәсми оешмалардан булса?

Өр-яңа министр Васил Гайфуллинга хат яздым. Рәхмәт аңа, ул күрсәтмә биргән, аппарат эшләгән, Рауза апа яшәгән тирәдәге бер урта мәктәпне эзләп тапканнар, аларга да күрсәтмә бирелгән.

Литфонд директоры Ш. Мостафин белән букетлар алып, Рауза апа яшәгән подъездга килеп туктаганда, каршыбызга бер төркем хатын-кыз очрады. Минеме, Шаһинурнымы таныдылар: «Рауза апаны тәбрикләп чыгышыбыз», – диделәр.

Бер-беребезгә рәхмәтләр әйтештек. Укытучылар икән.

Без Рауза апа квартирасына уздык. Өч бүлмәле квартираның бер бүлмәсе аныкы икән. Ул чәчләрен юып чыккан, бүлмәсенә чакырды. Шау итеп букетлар бирә башлаган идек – имән бармагын авызына вертикаль куйды да безгә ишарә ясады: «с подселением» яши бит.

III

1914 елның җәендә, сугыш башлангач, безнең әбинең – тол карчыкның – бер-бер артлы өч малаен фронтка озаталар. Әти көлеп сөйли иде:

– Иң олы абыебызны сугышка озаткач, әни башын бәйләп йөрде. Уртанчы абыйны озаткач, түшәккә егылды. Миннән олы абыйны озаткач, сикереп торып, йөгереп йөри башлады.

Ул арада төпчек улы – минем әтигә дә повестка килгән. Әби инде монысына катнашмый кала алмаган. Әти сугышка чыгып китүгә, ул күрше авылга чыгып йөгергән, ул авылның мулласы картаеп, хезмәтен башкара алмый икән. Әби, авыл ирләре белән сөйләшеп, кече улын шул мәхәлләгә мулла итеп куяр өчен приговор җыйдырган. Тол хатын каян белгән? Татарның зирәк улы Садри Максуди II Дәүләт думасында мөселман муллаларын хәрби хезмәттән азат итү турында закон чыгартуга ирешкән. Әби шуннан файдаланган. Приговор Казанның военачальнигына җибәрелә, ул исә тиешле кәгазьне әти хезмәт иткән полкка озата. Фронтка барган җирдән әтине кайтарып җибәрәләр, һәм ул күрше авылга мулла булып килә. Әби, шулай итеп, әтинең язмышын борып куя.

Сугыш бетә, әбинең өч малае да исән-имин кайта. Алар озак кына яшәп, үз өйләрендә үз үлемнәре белән үләләр. Әмма әтинең мулла булганын Сталин гафу итми, 1937 елда әтине кулга алып, Кремль төрмәсендә аталар.

Әби ялгышкан: язмыштан узмыш юк. Әгәр әти шул сугышка китеп, шунда үлгән булса, ни бәхетле булыр иде. Әгәр әти шул сугышта әсирлеккә төшкән булса, бераздан туган өенә кайтса, ни бәхетле булыр иде. Хәтерлим: әтинең алма-чия бакчасына өстәл янында сөйләшеп утырыр өчен сугышның әсирлеген узган Хәнәфи абзый, Насибулла абый, Хәйрулла карт киләләр иде. Инде дә андый сөйләшүләр… Андый озак, әдәпле сөйләшүләрне мин үз гомеремдә башка бер җирдә дә күрмәдем, ишетмәдем. Әле Әптел абзый (Габделхакъ) бар иде. Анысы гомер буе бер генә җөмлә белән сөйләде әсирлеген:

– Ярманда (Германия. – М. М.) корал күп, аларда карчык-коры да бисәпилкегә утырып йөри. (Кайсыдыр бер әсәремдә мин бу җөмләне файдаландым.)

Әгәр әти шул сугышта яраланып кайткан булса, алма, чия, карлыган бакчасында умарта карап, «йәнвәлит» исемен йөртеп картайгач, үз үлеме белән дөньядан киткән булыр иде.

Әгәр әти шул сугыштан соң Октябрь борылышында катнашып кызыл командир булып китсә (ул татарча, гарәпчә, русча камил рәвештә әзерлекле иде, ун ел мәдрәсәдә, ике ел русско-татарская школада укыган, патша армиясен узган), менә дигән сәяси эшлекле, хәрби политрук булып Кызыл армиядә хезмәт итәр иде.

Ләкин 1937 елда аны барыбер тотып атарлар иде.

Язмышны үзгәртергә тырышасы түгел. Чөнки аннан узып булмый. Әгәр сиңа язмыш элмәктә үләргә хөкем чыгарган икән (туганда ук), син суга батып үлмәячәксең…

IV

Мәскәүдә хәрби архивны өйрәнеп ятам. 1962 елның җәе булса кирәк. Максатым – Галимҗан Нигъмәтигә кагылышлы документлар табу. Аның Урта Азиядә яшәгән кыз туганы (Мәдинә апамы?) бар иде. Шул миңа хат язган иде: Галимҗан абый Колчакка каршы сугышкан Бишенче армиядә булган, шунда ул Колчак армиясендәге татарларга адреслы листовкалар бастырган, аны самолётлардан ташлап, бик күп татарны кызыллар ягына чыгарганнар. Галимҗан абый татар телендә «Чабаталы солдат» дигән листовка да чыгарган…

Мин архивта шуларны эзләп утырдым. Ләкин бер документ та тапмадым. Әмма архивта казынганда үзеңә кирәкне тапмасаң да, кирәк түгеле очрамый калмый. Мәсәлән, мондыйлар…

Колчак армиясе тар-мар ителгәч, Бишенче армиядә демобилизация башлана. Шул процесста һәр кызылармеецка кәгазь тутырталар (личный листок). Анда исеме, фамилиясе, туган урыны-елы, милләте, белеме, социаль хәле күрсәтелгән һәм сораулар куелган:

1) Армия составында калырга теләмисеңме?

2) Калсаң, нинди төр гаскәрдә хезмәт итәр идең?

3) Тыныч тормышта ни белән шөгыльләнергә уйлыйсың?

Шул кәгазьләрне карап утырам. «Белеме» дигән пунктта мәдрәсә, пароход мәктәбе дип куйганнар, яки «укый-яза белми» дип, писарь, «за неграмотного подписуюсь» дип, үз имзасын куйган. Җаваплар кызык кына. Бик күбесе тыныч хезмәткә кайткач йә иген игәргә, йә заводта эшләргә, йә укырга керергә җыенганнар. Укый-яза белмәүчеләрнең күбесе социаль хәлен «батрак» дип күрсәткән. Һәм алар, кул куя белмәгән кызылармеецлар, «армия составында калырга телим» дип җавап биргәннәр. «Нинди төр гаскәрдә?» дип соралган пунктка писарь язган: ЧОНда (Часть особого назначения) хезмәт итәргә тели. Күрәсең, листокны тутырганда мондый кешеләргә: «Ни өчен?» – дип тә сорау биргәннәр. Җавап барысының да бертөсле: «Революция дошманнарын кырып бетерәсем килә».

Әйе, чабатадан, ыштырдан чыккан грамотасыз батракның күн тужурка киеп наганнан кеше атып йөрисе килүе бик табигый…

Казан. – 1994. – № 3–4

Без әле кая барабыз?

Тарих битләреннән

Музыка, җырның кеше рухына тәэсире турында татар укымышлылары арасында нинди фикерләр булган?

…Узган гасырның җитмешенче елларында ук тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани музыка һәм җырның халык өчен җан азыгы икәнлеген әйткән. «Музыка табигатькә тәэсир итә, холыкны күркәмләндерә, вәхшилекне бетерә, канны сафлый, фикерне киңәйтә», – дигән иде. Мәрҗани академик В. В. Радлов белән йөрешкән. Бервакыт ул Радловның кызы пианинода уйнаганны тыңлаган һәм өенә кайткач балаларына: «Радловның кызы берничә чит тел һәм музыка белә икән. Сез дә дөм сукыр булып үсмәгез», – дигән. Мәрҗани музыка тыңлауны шәригать кануннарының тыюыннан йолып алырга тырышкан һәм үзенчә мондый чыгарма ясаган: «Сандугач кеби тавышлары матур кошларның тавышларын ишетмәк вә тыңламак дөрес». Шулай булгач, ди ул, «тавышларның хайваннардан чыкмакы берлән җансыз нәрсәләрдән чыкмакы арасында аерма юк». Җансыз нәрсә, – димәк, музыка коралы.

* * *

1884 елда Каюм Насыйриның «Фәвакиһел җөләса» дигән зур хезмәте басылып чыга. Күренекле мәгърифәтче монда музыка тыңлау кешеләрдә гуманистик сыйфатлар тәрбияли дип исбат итә. «Көй, – ди ул, – фикерне саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр… Куркакны баһадирландырыр, саранны юмартландырыр… Грек докторлары, бер сырхау кешенең хәле каты булса, хуш матур көйләр ишеттерерләр иде».

Музыка тыңлаган вакытта хисләре кузгалмаган кешене К. Насыйри «мүкле йөрәк» дип атый: «Берәр җыр ишетеп күңеле кузгалмаса, ул кешенең йә хисе юктыр, йә күңеле авырудыр».

* * *

«Сания» һәм «Эшче» беренче татар опералары икәнен күп кеше беләдер. Ә татарлар арасында опера сәнгате турында беренче фикерләр кайчан күренгән?

…Беренче рус буржуаз-демократик революциясеннән соң ук матбугат битләрендә татар укымышлыларының Көнбатыш һәм рус классик музыкасы турындагы фикерләре күренә башлый. Мәсәлән, 1907 елда татар газеталарының берсендә «Ашказар» көен Шопен һәм Бетховен әсәрләре белән чагыштырып язган сүзләрне күрәбез. Мондый көйләрне тыңлаганда, ди автор, кешенең иң изге сыйфатлары уяныр һәм кеше рухының иң яшерен телләре кузгалыр.

Тагын бер елдан соң шунда ук «музыкалар арасында иң мәкъбүл булганнары опера музыкаларыдыр» дигән фикерен очратабыз.

Ә 1909 елның җәендә Казанда Суфия һәм Ильяс Әхмәровлар җитәкчелегендә опера труппасы эшли башлый. Труппаның режиссёры Суфия Әхмәрова Петербургта драма мәктәбен тәмамлаган, Император театрында мәшһүр артисткалардан дәрес алган. Ләкин труппа сектантлык юлына баса һәм бернинди уңышка ирешә алмый. 1913 елда шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй татарча опера тудырырга бер омтылыш ясый. Ул татар операсы өчен либретто язарга керешә. Ләкин милли опера бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына туа.

* * *

Фатима Мохтарова… Сезнең шундый исемне ишеткәнегез бармы? Фатима унике яшеннән сәхнәдә җырлый башлый. Ул ниндидер язмыш белән бала вакытта ук Ираннан безнең якка килгән. 1913 елның 5 июлендә Казанның Эрмитаж бакчасында тамашачылар бер кызның «Тәфтиләү» көен җырлавына хәйран калалар. Бу Фатима була. Шул көннән башлап газеталарда аның «гаять нәфис вә гүзәл тавышы» турында күп хәбәрләр басыла. Аның язмышы белән бигрәк тә театр тәнкыйтьчесе Шәһит Әхмәдиев кызыксына. Ул, мондый гүзәл тавышны яшьтән җырлатып әрәм итмәскә, сакларга, тәрбияләргә кирәк, ди. Бераздан Фатима Саратов консерваториясен тәмамлый. Инде ул рус һәм Көнбатыш классик операларыннан арияләр башкара, гастрольгә чыга. 1914 елда ул җырчы Камил Мотыйгый белән Мәкәрҗәгә килә һәм тавышының матурлыгы белән рус тамашачыларын да таң калдыра.

1915 елда Фатима Мохтарованы күренекле рус театр эшлеклесе Сергей Иванович Зимин (1875–1942) үз театрына чакыра. (Зимин театры Октябрь революциясеннән соң «Мәскәү Эшче депутатлары Советы опера театры»на әйләнде.) Бу театрда күренекле музыкантлар (М. М. Ипполитов-Иванов), художниклар (А. М. Васнецов, В. Д. Поленов) һ. б. эшлиләр. Театр «Капитан кызы» (Ц. Кюи9696
  Цезарь Антонович Кюи́ – рус композиторы һәм музыка тәнкыйтьчесе, «Могучая кучка» төркеме әгъзасы, фортификация профессоры, инженер-генерал. – Г. Х.


[Закрыть]
), «Князь Игорь» (А. П. Бородин), «Алтын әтәч» (Н. А. Римский-Корсаков) кебек әсәрләрне сәхнәгә куя. Берничә әсәрдә Фатима Мохтарова мәшһүр рус җырчысы Фёдор Иванович Шаляпин белән бергә төп партияләрне башкара. Газеталарның язуына караганда, Фатима ханым Мәскәү тамашачыларына гадәттән тыш ошаган һәм аны алкышлар белән күмгәннәр. Шул ук елда Мәскәү студентлары «Шәрык кичәсе» ясыйлар һәм кичәгә Фатиманы чакыралар. Танылган җырчы бу кичәдә «Садко» һәм «Пиковая дама» кебек классик әсәрләрдән арияләр җырлый. Революциядән соң Фатима Мохтарова Свердловск театрында эшли.

* * *

«Сания» операсы 1925 елның июнендә Татарстан АССРның 5 еллыгына багышлап куела. Беренче татар операсын куярга әзерләнү турында «Известия» газетасында хәбәр ителгәч, моның белән бөтен дөнья матбугаты кызыксына. «Сания» операсы турында Берлин, Рим журналларында уңай рецензияләр басыла. Татар опера сәнгатенең беренче казанышы турында Америка, Япония матбугатында да хәбәрләр урнаштырыла.

* * *

М. Гафури «Эшче» операсына либретто язарга керешкәндә, Татарстан АССР Мәгариф халык комиссариаты янындагы Гыйльми үзәк әдәбиятчы Гали Рәхимгә дә милли опера тудыру эшенә катнашырга тәкъдим итә. 1927 елда Гали Рәхим «Бүз егет» әсәре буенча (Ә. Курмаши) либретто яза башлый. Матбугатта язуларына караганда, либреттода «Саф мәхәббәт калыбында гына калмыйча, иҗтимагый нигезнең көчле итеп алынуына игътибар ителәчәк» булган. «Бүз егет» операсының шуннан соңгы язмышы билгеле түгел.

Социалистик Татарстан. – 1965. – 18 апрель, 6 июнь, 5 сентябрь

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации