Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Алдарак мин ни өчен Казан артындагы авылларның исемен ачыклаганда җир өсте күренешләрен нигез итеп алырга кирәк дигән идем? Бу – зур тарихи мәсьәлә. Бик борынгы заманнарда бабаларыбызның зур-зур дала киңлекләрендә яшәгән, күчмә халыклар булганын да онытмыйк. Дала ул диңгез кебек: көн барасың, өч көн, бер атна, ай барасың. Анда гел бертөрлелек. Инде дә килеп шул далада бер кое, бер таш, бер түмгәк очрадымы, күчмә халык өчен бу – зур вакыйга. Аңа исем бирелми калмый. Менә шул ландшафт үзгәрешенең кадерен белгән борынгы бабалар, кан, рух буенча тапшыра-тапшыра, бер сыйфатны саклаганнар. Ул – чишмәгә, елгага, калкулыкка, тугайга, үзәнгә, чокырга, урманга үтеп, чүлгә, терлек-хайванга, киек кошка кешегә караган кебек карарга, аларны хәтергә шигъри бер рух белән беркетергә һәм сакларга.

Казан артының ифрат бай табигате эченә килеп ил-йорт коручы бабаларыбыз теге, күчмә заманнардагы бабаларның кан буенча тапшырылган әнә шул сыйфатларын эшкә җиккәннәр. Бер авылның да исеме очраклы тумаган, моны аксиома буларак кабул итәргә кирәк.

Ниһаять, тагын бер мәсьәлә. Казан арты авыллары рәсми документларда берничә тапкыр исемнәрен үзгәрткәннәр. Моңа йә алпавыт җирбиләүчелеге, йә патша администрациясенең кайбер җир-оештыру чаралары, кайвакытта сыйнфый көрәш моментлары тәэсир иткән. Урындагы энтузиастлар ни өчендер әнә шул вариантларны өйрәнмиләр. Хәтта кызыксынмыйлар да. Әйтик, Арча районы Гөберчәк авылы утыз бишенче елларда Кече Му дип йөртелә иде. Күршедә Сеҗе авылының да өстәмә исеме бар иде – Мурья Мусич. Каян бу? Казанбаш авылы да ике исемле. Аның төп исеме – Кармыш. Аның янындагы рус авылы ике исемле: Четыре двора; татарларда – Өстеял (анда Постоялый двор булган). Аның янындагы Тыңламас авылының да икенче исеме Александровка.

Арча районы Чиканас авылыннан сугыш ветераны, Казан университетының рус филологиясе бүлеген тәмамлаган Госман Әхмәтов яза: «Безнең Чиканас авылын элек Алич Тархан дип тә йөрткәннәр. Латин хәрефләре белән язылган бу штемпель басылган кәгазьне үземнең күргәнем бар. Авылның тагын бер исеме бар иде, ачыклагач та хәбәр итәрмен». Менә бу инде – тарихка керергә омтылу, мондый кызыксынуда мин авыл исеменә грамоталы мөнәсәбәт сизәм. Бу инде «Курса» сүзен чабата ясый торган курыска кайтарып калдыру түгел.

Югарыда сөйләгәннәрдән бары тик бер генә нәтиҗә ясарга мөмкин: авылларыбызның исемнәрен ачыклаганда бик сак булырга, аларны ачканда нейрохирург кебек эшләргә кирәк. Шул ук вакытта бәхәссез нәтиҗәләргә дәгъва кылмаска, версияләр белән күбрәк эшләргә кирәк. Бу фараздан нәтиҗә ясау, аларны документлар белән беркетү – монысы инде шул өлкәдә хезмәт итүче галимнәр эше.

Казан утлары. – 1988. – № 6
Европа – безнең хакта…

Киң катлау укучылар, ихтимал, белеп бетермиләрдер: татар халкының үткәне, бүгенгесе турында Европада байтак телләрдә очерклар, гыйльми хезмәтләр, фольклор җыентыклары, белешмәлекләр чыгып килгән. Әле дә шулай. Ул хезмәтләрнең дусларча язылганы бар, башыннан ахырына кадәр безнең системаны тәнкыйтьләп язылганнары да аз түгел. Татар тарихына, әдәбиятына, халык иҗатына багышланган китаплар Көнбатышта рус, немец, инглиз, мадьяр, француз телләрендә басылып килгән. Татар телендә басылганнары да очрый. Әле 1980 елда гына Хельсинкида «Финляндия төрекләре берлеге» татар телендә «Безнең җырлар» исемле зур күләмле бер җыентык чыгарды. Аңа кадәр француз галимнәре Парижда француз телендә революциягә кадәрге татар матбугатының тарихын яктырткан белешмәлек чыгарганнар иде (авторлары – А. Беннигсен һәм Л. Келькеже). Шул ук нәшрият билгеле бер сериядә татарларның мәшһүр кешеләренә, «солтангалиевчелек»кә һ. б. күренешләргә багышланган берничә хезмәт бастырды.

Европа галимнәре безне белә! Бу кызыксынуның тарихы бик еракларга китә. Моның – бу кызыксынуның бер юнәлеше Европаның экспансив максатларда эчке Россия, бигрәк тә мөселман-төрки халыкларының мәдәнияте, икътисади (экономик), социаль хәле белән стратегик кызыксыну булса, икенче бер юнәлеш саф гыйльми максатларда, ә кайбер очракларда турыдан-туры туганлык, кардәшлек җепләрен эзләү максатында алып барылган. Шуңа күрә бу мәкаләдә без соңгы юнәлешне генә күзәтеп чыгуны максат итеп куйдык. Югыйсә немец галимнәре Отто Гётч, Готһольд Вайль, фин галиме Һ. Паасонен һәм башкаларның тирән экономик очеркларын, фольклор, тарих буенча хезмәтләрен дә тикшерергә булыр иде.

Шулай да «тугандашлык» принципларыннан чыгып язылган, кан-кардәшлекне эзләгән хезмәтләргә тукталыйк әле.

Безнең фольклор хезмәтләрендә бик еш кына мадьяр, ягъни венгр галиме Балинт телгә алына, аның Казан губернасында халык иҗаты әсәрләре җыйнап йөрүе әйтелә. Кызганычка каршы, монда кайбер төгәлсезлекләр китә. Әйтик, Балинт «1870 елларда Казанга килә» диелә, дөресе исә – 1871 елда.

Балинт Габор 1844 елда туган4545
  Мадьяр телендәге әдәбиятта кешенең фамилиясе башта, исеме икенче булып китерелә.


[Закрыть]
. Вена һәм Будапешт университетларының хокук факультетында укыган чагында ул бар булган буш вакытын телләр өйрәнүгә багышлый, бигрәк тә Көнчыгыш телләре белән кызыксына. 1870 елда ул күпсанлы мадьяр сүзлекләренең редакторы булган академик Фогараши Янош белән таныша. Аның киңәше буенча Балинт монгол һәм рус телләрен өйрәнә башлый. Фогараши ярдәме белән Балинт Россия һәм Азиягә өч еллык сәяхәткә китә, аның юл расходларын Венгрия Фәннәр академиясе күтәрә. Балинт Казанга 1871 елның 17 июнендә килеп җитә, тиз генә эшкә керешә. Казанда ул иң әүвәл миссионер Ильминский белән таныша, керәшен татарлары укыган мәктәпләргә йөри башлый. Тел үрнәкләре язып алу өчен иң уңай алым – халык иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү икәнен Балинт яхшы аңлый. Ул Лаеш, Мамадыш, Казан өязләрендә йөри, халык иҗаты әсәрләрен язып алуда аңа Гаврила улы Борис исемле керәшен ярдәм итә. Ул җыйган материаллар 1875 елда Будапештта аерым китап булып басылып чыга4646
  Kazani tatar. Nyelvtanulmányok. Szővegek és forditas. Gyüjtőtte és forditótto szent katolnai Balint Gabor. – Budapest, 1875. (Казан татарлары. Чит телләрне өйрәнү. Текстлар һәм тәрҗемә. Җыючысы һәм тәрҗемә итүчесе Балинт Габор.)


[Закрыть]
. Балинтның китабына барлыгы 144 мәкаль, 46 табышмак, 64 кыска җыр, 4 бәет (кайберләрен Ильминскийның шәкерте Тимофеев Игнатий Бачлей улы әйтеп яздырган), 34 әкият һәм керәшен татарларының ышана торган кирәмәтләре тупланган. Болардан тыш китапка изгеләр сүзләре, дини риваятьләр дә кертелгән.

Балинтның бу китабы – безнең чорга XIX йөзнең халык җәүһәрләрен түкми-чәчми алып килгән искиткеч зур хәзинә. Бу китапның 1875 елгы басмасының бердәнбер нөсхәсе Казан университетының гыйльми китапханәсендә саклана. Фольклорчы галимнәр арасында бу хезмәткә һәрвакытта да игътибар зур булды, моны кулына алган һәркем мадьяр галименә – олы җанлы Балинтка рәхмәт укый. Соңгы елларда Венгрия безнең татар халык авыз иҗаты белән шөгыльләнгән галимнәрнең хезмәтләрен кабат бастыра башлады. 1980 елда Кәкүк Жужа ханым немец телендә «Казан татарларының халык җырлары» дигән китап бастырып чыгарды4747
  Kazantatarische volkslieder. Auf Grund der Sammlung von Ignac Kunos herausgegeben von Zsuzsa Kakuk. – Budapest, 1980.


[Закрыть]
. Бу – Кунош Игнацның 1915–1918 елларда Австро-Венгриядә яшәгән татар әсирләреннән язып алган җырлары. Куношның әлеге җыентыгына 634 татар җыры тупланган. Текстка параллель рәвештә татар җырларының немецча тәрҗемәсе дә бирелеп барылган (Балинт китабында да татар текстлары немец теленә тәрҗемә ителгән). Мондый алым Европа галимнәренең бик күбесенә халкыбызның акыл байлыгы, эстетик фикерләү дәрәҗәсе белән танышырга мөмкинлек бирә.

Инде менә тагын бер шатлык: Венгриянең Сегет (мадьярча – Сәгәт) университетындагы Алтаистика кафедрасы мөдире Берта Арпад 1988 елда Балинтның татар халык иҗатын туплаган барлык хезмәтләренең яңа басмасын чыгарды. Берта (күптән түгел генә ул Казан университетының татар теле кафедрасында эшләп киткән иде) халкыбыз өчен зур эш эшләгән: яхшы, затлы кәгазьдә 412 битлек бу саллы китапка сүз башы язган. Моннан без Балинтның тулы биографиясен беләбез. Хезмәтнең фәнни аппаратында татар халык авыз иҗатына багышланган Европа чыганаклары искә алынган. Татар телендәге җыр, әкият, бәет, табышмак текстлары китапның икенче өлешендә немец теленә әйләндереп бирелгән. Китапның ахырында татар-мадьяр-немец сүзлеге (Балинт үзе төзегән) урнаштырылган4848
  Wolgatatarische Dialekt studien Text kritische Neuausgabe der Original sammlung von G. Balint. 1875–1876. Һrsg. von A. Berta. – Budapest, 1988.


[Закрыть]
. Мондый хезмәтне халыклар арасындагы игелекле хезмәттәшлек үрнәге дип ничек атамыйсың?

Балинт татар халкының шулкадәр затлы җырларын, мәкаль-әйтемнәрен җыйган ки, хезмәт халкының акылына, эстетик фикерләү дәрәҗәсенә таң каласың. Әле бит 1905 ел революциясе дә булмаган, татар халкының газета-журналлары да, театры да юк. Ә халык үз язмышы турында фәлсәфи фикер йөрткән, сөю-нәфрәт хисләрен – җырларында, акылын, тормыш тәҗрибәсен – мәкаль һәм табышмакларында, матур хыялын – әкиятләрдә, моң-зарын бәетләрдә гәүдәләндергән. Балинт язып ала:

 
Кара да постау чикмәнемне
Кара ефәк белән бөккәндер;
Тәрәзәләреннән карый-карый,
«Әллә кайтыр» диеп көткәндер.
 

Сиздегезме? Халык гел чабата-башмактан гына йөрмәгән, ямаулы күлмәктән генә дә түгел. Постау – «бостон» – костюм тектерә торган югары сыйфатлы чын йон материал, гадәттә, кара төстә була. Моны Америкадагы Бостон шәһәре тукучылары эшләп чыгарган. Татар агаеның чикмәне әнә шул «бостон»нан. Алай гына да түгел, ул әле бөрмәләрендә кара ефәк белән дә бизәлгән… Балинтта тагын ниләр бар?

 
Теш караларын бик сөям,
Тиерәсем килми тешемә;
Сөймимен түгел, бик сөям,
Белгертәсем килми кешегә.
 

Теш карасы? Ул нәрсә? Бүгенге буын бу турыда нәрсә белә? Теш бит ак булырга тиеш… дип уйлыйбыз. Ләкин XIX гасырда, ихтимал, элегрәктер дә, XX гасыр башында затлы гаиләдәге татар кызлары тешләрен кап-кара ялтыравыклы лакка (сөрмә) буяганнар. Бу – помада, пудра, ислемайлар сөртү рәтеннән йөргән. Фәннән еракка китеп булса да әйтим инде: әниемнең теш төпләрендә кара кыйгач сызыклар бар иде. «Болар нәрсә?» – дип сорагач, ул: «Безнең заманда бай кызлары, мулла, сәүдәгәр, таза тормышлы крестьян кызлары шулай тешләрен сөрмәгә буйыйлар иде, болар – шуның эзе», – дип авыр сулап искә ала иде, cугыш вакытында тешләребезгә шөгыль беткәч…

Безнең егет-кызлар и сөешә дә белгәннәр инде!

 
Тартар кычкырадыр куактан,
Таңнар сызыладыр ерактан;
Кысма, җаныкаем, беләктән,
Дәрткенәем китми йөрәктән.
 
 
Ак каеннарга ник мендем?
Җилбердәп торган туз өчен;
Быеллай җәйне мин саргайдым
Аклы яулык япкан кыз өчен… һ. б.
 

Хәер, җитәр. Балинт китабын үзебезнең нәшриятта татарча-немецча-мядьярча сүзлек, сүз башы, фәнни шәрехләр белән чыгарып, халкыбызга кайтарып бирергә кирәк дигән фикер бу мәкаләне укыган кешенең күңелендә болай да туды инде.

Берта Арпад бу китапны кабат бастырып чыгарганда, мәкальләр арасында бер сүзгә тукталган. Балинт латин алфавитында, халыкара кабул ителгән нормативларга нигезләп язган. «Борынгылар әйткән сүзләр» дигән бүлектә Балинт татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен бирә. «Бу борынгылар әйткән сүзләрне Симон Гаврила улы Борис җыеп язды», – дип күрсәтә ул әлеге бүлекнең ахырында. Йөз кырык дүрт берәмлек мәкаль, әйтемнән торган бу бүлектә Берта Арпад 70 нче санлы текстка тукталып, астына сызган һәм сорау билгесе куйган (минем өстәлемдә – Бертаның 1988 ел, 7 декабрь тарихлы автограф белән профессор М. Госмановка бүләк иткән әлеге хезмәте). Мәкаль мондый: «Күргәнне кютләген (ишеткән) җиңгән». Берта кызыксынган: бу ни булыр? М. Госманов та китабын миңа биргәндә сорау катыш карап алды. Ачыклый алмассыңмы? Белә инде – мин тел галиме түгел. Тел галимнәренең байтагына мөрәҗәгать итеп карадым. Иң әүвәл мәкальне теге, аңлашылмаган сүздән арындырып, «күргәнне ишеткән җиңгән» дигән вариантта уйлап, тикшереп карадым. Бу – сатирик мәкаль. Ягъни берәү бер эшне, вакыйганы күргән, ул инде белә, ләкин телгә оста түгел, полемист түгел, ихтимал, сөйләргә дә яратмыйдыр. Ә менә икенче берәү «орып та бирми», кешедән ишеткән буенча сөйли һәм бәхәстә телгә маһир булганлыктан җиңеп чыга. Күргән кеше, бичара, җиңелә. Монысы аңлашыла. Ә теге сүз? Балинтка бит моны ишетеп түгел, «Симон Гаврила улы Борис җыеп» язганнан күчерергә туры килгән. Әнә шул урында, минемчә, хата киткән. Дөресе болай булгандыр: «Күргәнне киртләгән җиңгән». Балинт, әлбәттә, күчереп язганда «киртләгән» сүзен аңламаган һәм «Гаврила улы»ннан сораган: «Бу ни дигән сүз?» Тегесе әйткән: «Киртләгән – ишеткән, колакка киртләгән дигән сүз». Балинт шуннан дәфтәрендәге текстка җәяләр эченә өстәп язган: «ишеткән». Чит ил галиме өчен ят инде ул, әмма бит шундый гыйбарә бездә бар: «Колагыңа киртләп куй». Мин моны үзем өчен ачыш дип санадым. Колакка киртләп куй? Ул – нәрсә? Киртекләү, киртәләү, кире, киртек – алар каян? «Кирт, – ди «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең икенче томы (1979), – агачка яки башка нәрсәгә үткен әйбер белән кисеп яки чабып ясалган эз, тамга; сыр» (104 б., аңлатманың авторы – Мәхмүт Мөхәммәдиев).

Хәер, болар турында бик иркенләп тә сөйләшеп булыр иде. Мәкаләмнең исә максаты башка.

Сегет университеты соңгы елларда тюркология фәненә, гомумән, зур игътибар бирә. Аның Урал-алтаистика кафедрасында әле күптән түгел генә «Татар этимологиясе» дигән җыентык басылып чыкты (Сегет, 1988)4949
  Tatarische Etymologische Studien II. – Szeged, 1988.


[Закрыть]
. Татар һәм башкорт телләренең кайбер мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган бу җыентыкта Венгрия галимнәре Й. Торма, А. Рона-Таш, Л. Тардь, немец галиме К. Шёниг, татар галимнәре А. Халиков, Р. Әхмәтьяновларның да гыйльми эзләнүләренең кайбер нәтиҗәләре аерым бүлек итеп бирелгән, профессор Рона-Ташның сүз башы урнаштырылган.

Йомгак ясап шуны әйтергә кирәк: Европа безнең хакта күп яза. Телебез, әдәбиятыбыз, тарихыбыз, яшәү рәвешебез турында. Безне яратып язучылар күп, яратмаучылар да җитәрлек, дидек. Ләкин фән, гыйлем андый симпатия, антипатияләрдән өстен торырга тиеш. Без исә үзебез турында кайда нәрсә чыкканын белмичә яши бирәбез. С. Рәмиев әйткәнчә, «татар йоклый». Без һаман әле уяна алмыйбыз, авырлык белән генә күзне ачабыз да яңадан ойыйбыз. Югарыда китерелгән хезмәтләр безне дә активлыкка чакырмыймыни? Татар теле галиме дигән төшенчә галимнең рус, гарәп, немец, төрек, мадьяр, инглиз, француз телләре белән эш итә алучы кеше икәнлеген таләп итмимени? Кайда безнең мадьяр телен өйрәнгән тел галимебез? Ә бит мадьяр Балинт, рус Чернышевский татар телен белгәннәр. Кайда немец телен, инглиз, гарәп, төрек, француз телләрен иркен белгән тюркологларыбыз? Ә бит профессор Н. Ф. Катанов сигезләп телне белгән, татар галимнәренә гарәп шрифтында татарча хатлар язган…

Халкыбыз, аның мәдәни омтылышы яңа галимнәр көтә. Болар, яңа галимнәр, Европа һәм Шәрык академияләре, академиклары белән әвәрә килеп, аралашып, фикерләшеп яшәргә тиешләр. Телләр белергә тиешләр. Булган бит безнең бабалар: Исмәгыйль ага һәм Касимов фамилияле агай дәүләт миссиясе белән Һиндстанга барганнар. Алар, шәт, телләр белгән кешеләр булганнардыр?

Мадьяр галимнәренең безнең халкыбызга карата булган шундый зур игътибарын күргәннән соң туган уйлар болар. Аянычлы уйлар. Күпме гомеребез Сталин, Жданов, Маленков докладларыннан өзек китереп, әдәбият тикшерүгә сарыф ителде. Татар әдәбиятын анализлаганда Сталин, Маленков сүзләрен генә түгел, Мао Цзэдун сүзләрен дә нигез итеп алдык. Галимлек урынына фәннәр докторы, профессор дигән исемнәр, дәрәҗәләр культы ясалды. Гыйлемлелекне тирәнәйтәсе, гыйлем белән коралланасы урында кандидатлык, докторлык шаукымы тудырылды. Колхозлашу елларындагы канатлы фразаны («в колхозы пошёл середняк») искә төшерсәк, фәндә дә шулай булды: «середняк» докторлыкка таба юл алды. Кандидат кеше кандидат булмаган кешедән (әйтик, тел галиме И. Абдуллиннан), доктор булган галим докторлык дәрәҗәсе алмаган галимнән (әйтик, кандидат X. Курбатовтан) өстен тора итеп карала башлады. Әсәрләреннән бөтен дөнья халкы файдаланган Аристотель, Н. Буалоның гыйльми дәрәҗәләре бөтенләй булмаганын, гаҗәеп талант иясе, әдәбиятчы М. Бахтинның нибары кандидат кына икәнлеген без искә алмаска тырыштык. Тарихыбызны хәтерлик: Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов, Г. Рәхим, Г. Шәрәфләр арасында социаль-сәяси әллә никадәр бәхәс, ызгышлар булса да, ул бәхәсләрдә профессорлык-докторлык яки кандидатлык яссылыгында бер сүз дә әйтелмәгән. Безгә гыйбрәт бу!

…Европаның гыйлем учаклары безгә таба йөз бора. Европа гыйлеме безгә күз тутырып карый, элемтә эзли. Безгә таба каршыга килә башлагыз, ди. Ә без… качабыз, оялабыз. Безнең филология галимнәренең Европа белән аралашырлык, аңлашырлык көчләре, куәтләре юк. Физиклар, математиклар, химиклар ул өлкәдә безнең филологлардан күп өстен. Алар – татар егетләре – Африка, Азия илләренә барып, физика-химия, математикадан югары уку йортларында француз, инглиз телләрендә лекция укыйлар. Физика һәм математика фәннәре буенча ике тапкыр доктор Рәис Бохараев әле Лондонда, әле Америка Кушма Штатларында, әле Көньяк Америкада лекцияләр укып йөри. Мин академиклар Р. Сәгъдиев, К. Вәлиев, М. Мәхмүтовларны әйтмим дә инде…

…Мадьяр галимнәре безнең гыйльми, мәдәни үсешебез өчен нинди игелекле эшләр башкарып яталар икән! Аларның гыйлем дөньясында безнең татар халкының акылы, эстетик фикере, мәдәнияте шаулап яшәп ята икән.

Безнең халкыбызга, тарихыбызга ихтирам саклап, безнең белән аралашырга колач җәеп әзер торган бу галимнәргә халкыбыз исеменнән рәхмәт! «Казан утлары» журналының укучылары да бу фикеремә бердәм кушылырлар дип өмет итәм.

Казан утлары. – 1990. – № 2
Язучы булу кыенмы?

Бер дә кыен түгел. Моның өчен производствода алдынгы булырга һәм язучылыкка алуларын сорап гариза гына бирергә кирәк.

Менә Татарстанда 1924 елның февралендә оешкан язучылар берләшмәсенең («Сулф» – сул фронт) составы:

Г. Измайлов, Ярлы Кәрим, Г. Кутуй, Г. Толымбайский, В. Уразай, X. Исхаков, Ризванов, Ф. Таһиров, Ф. Яһудин, Г. Хәмзина, Ш. Мәхмүт, Сирин, Т. Госманов, И. Әбраров, Ә. Мәҗитов, Алимбиков, X. Рәфыйков, Ә. Исхаков, Г. Надиров, Г. Шәмсетдинов, К. Әмири – барлыгы егерме бер кеше. Игътибар итегез, шулардан нибары алты-җиде кеше генә татар әдәбиятында эз калдырды, ә Толымбайский кебекләре әдәби эз белән бергә канлы эз дә. «Күп иптәшләр «Сулф» оешмасын «яраксыз элементлар оешмасы» итеп уйлыйлар, шуның өчен списканы бөтен укучыларга белгертергә тиеш күрелде», – дип яза Толымбайский.

Чынлыкта исә «күп иптәшләр» бик үк хаталанмаганнар… (мәгълүмат «Татарстан» газетасының 1924 ел, 108 нче саныннан).

Ә, алаймы? Сез «Сулф»мы? Ә менә без – «Октябрь күмәге». Шул ук газетада бер атна үткәндә яңа хәбәр: «Октябрь күмәге»нә членнар алынды: Закир Галиев, Мәлик Агишев, Сабир Сундуков, Былбыл Ильясова, Ләбиб Гайсин, Гали Галиев, Рауза Хәмидуллина, Гәрәй Минкин, Сания Фәйзуллина, Хәдичә Яушева, Рөкыя Әхмәтшина, Г. Җәмилев. «Керергә теләүче кешеләр (ассызык безнеке. – М. М.) заявлениеләрегезне җибәрегез», – дип яза К. Нәҗми, бу исемлекне игълан итеп («Татарстан», 1924, 115 нче сан). Кызганычка каршы, бу исемлектә дә әдәбиятка азмы-күпме өлеш керткән бер-ике генә кеше бар.

Мондый күмәк кабул итү берничә тапкыр була. И, андыйлар язып та караганнар инде. Менә бер шигырь:

 
Бригадир бабай
 
 
Бригадир дус,
Таза йөрәккә
Металл гөлен элик эрәтләп.
Йөрәк типсен,
Шул ук минутта
Алсуланып тусын гигантлар.
 
Ә. Ихсан5050
  Яңалиф. – 1930. – № 3.


[Закрыть]
 
Надан калган иске сасык илгә
Ут ачабыз, каршы киләбез5151
  Октябрь баласы. – 1930. – № 5.


[Закрыть]
.
 

Дөрес, монысын редакция тәнкыйть сүзе белән мисалга китерә. Менә тагы берсе – Мансур Крыймовның «Җидегәннәрнең җиденче егетенә» (Г. Кутуйга) багышлап язылган:

 
Син – сволочь!
Вузлар үтеп
Кеше булдың безнең җилкәдә…5252
  Эшче. – 1930. – № 102.


[Закрыть]

 

Без бүген бик аптырыйбыз инде: нигә бездә әхлак бозылды? Аның бик күп социаль-сәяси-экономик сәбәпләре арасында берсе менә бу: «Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр…» (Риза Фәхретдинов).

Юк, язучы булуы кыен түгел. Әнә бит акыл иясе Риза казый, тарихчы, әйткән дә бетергән…

Татарстан яшьләре. – 1990. – 12 апрель
«Герман җире яшел үлән»

Беренче бөтендөнья сугышы башланып китү тарихның барышын тизләтә. Германиянең бу сугышта Төркия белән бер союзда торып сугышуы, Россия армиясендә мөселманнарның шактый күп булуы төрек милләтчеләренең эшкә ашмас хыялларын тагын бер тапкыр канатландырып җибәрә. Төрек милләтчеләре, бу сугышның да талау, империалистик сугыш икәнлеген искә алмыйча, «мөселманнар белән кяферләр арасындагы сугыш» турында искереп беткән мирасны яңарталар. Кяфер – мөселман булмаган кеше. Ләкин бу сугышта Төркиянең союзнигы Германия үзе дә «кяфер» дәүләте иде. Югыйсә исәп бик гади иде: сугыш Россия белән барганлыктан, рус армиясе составындагы мөселман солдатларының аңына, рухына тәэсир ясау, шуның белән аларны үз якларына аудару һ. б. Шул максатларны күздә тотып, Германиядә татар телендә китап бастыру, газета, календарь чыгару кебек чаралар уздыруның бөтен бер программасы билгеләнә. Төрек милләтчеләре «газават мәҗбүри» дигән лозунг күтәрәләр һәм бу сугышта, гомумән, империалистик дәүләтләргә каршы түгел, ә француз, рус, инглиз милләтләренә каршы көрәшкә чакыралар, бу милләтләргә карата дошманлык орлыгы чәчәләр. Мондый пропаганда бигрәк тә Германиягә, Австро-Венгриягә әсирлеккә төшкән мөселман солдатлары арасында җәелдереп җибәрелә. Бу максатка хезмәт иткән әдәби-публицистик чыганакларның безгә мәгълүм булганнары түбәндәгеләр:

1. Газеталар. Болар гыйльми китапханәләрдә сакланмаганнар, аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин.

2. «Яңа Шәрык» типографиясендә татар телендә басылып чыккан китаплар: әлифба, уку китабы, «Алмания-Шәрык» җыентыгы һ. б. Уку китабын без шартлы рәвештә «Әсирләр китабы» дип йөртербез, чөнки аның тышлык бите югалган.

3. Татар әсирләренең авыз иҗатын туплаган китаплар.

Сугыш башланып, Германия тылына беренче татар әсирләре озатылу белән, Германиядәге исламчылар һәм төрекчеләр сугышның характерын дини мәсьәләгә кайтарып аңлаткан ике газета чыгаралар: «Җиһадел ислам» һәм «Җиһад» газеталары. Беренчесен мәгълүм журналистлар Габдерәшит Ибраһимов һәм Галимҗан Идриси чыгаралар. (Галимҗан Идриси – татар журналисты. «Шура» мөхбире буларак, Төркиягә бара һәм Беренче бөтендөнья сугышы аркасында Ватанына кайта алмыйча кала. Бераздан Германиягә барып чыга. Әсирләр арасында эшли, татарча газета чыгара. Егерменче елларда «Татарстан» газетасының Берлиндагы мөхбире булып хезмәт итә. Г. Идрисинең Германиядә Совет хөкүмәте эшләрен башкаруы «Татарстан» газетасының шул чордагы саннарында яктыртылган. Болар минем архивымда байтак тупланган. Г. Идрисинең улы Илдар Идриси – М. Җәлилне камерада күргән иректәге татарлардан иң соңгы шаһит.) «Җиһад» газетасы исә җилем басмада чыккан, Казан университеты китапханәсенең Сирәк кулъязмалар бүлегендә аның бер кисәге генә саклана. Шуңа күрә газетаның юнәлеше турында сүз алып баруы кыен. Ләкин һәр ике газетаның исеменә «Җиһад» сүзе кертелү аларның тоткан юлларын күрсәтеп тора: җиһад – «изге сугыш» дигән сүз.

Татар әсирләре өчен чыгарылган газеталарның тагын берсе «Татар иле» дип атала. Аның гыйльми исемлеккә теркәлгән тулы төпләме Истанбулда бер шәхси коллекциядә саклана, диелә. Ләкин моның төпләмен аерым кешеләрдә генә очратырга мөмкин. Чөнки әсирлектән туган иленә кайтып китүчеләргә аны бүләк итеп биргәннәр; ул кечкенә форматта басылган һәм нибары сигез саны гына чыккан. Вюнсдорфта нәшер ителгән бу газетада татар әдәбиятының кечкенә бер агымын күзәтергә мөмкин. Андагы материаллар Ватаныннан аерылган татар солдатының уй-кичерешләрен, сугышка мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итә. Газетаның һәр саны икешәр тираж белән басылган, ләкин сатып алучылар саны 200–300 кеше белән чикләнгән. Сатып алучылар санын арттыру җәһәтеннән булса кирәк, анда татар халык иҗаты әсәрләренә дә урын бирелгән.

Кеше рухы өчен көрәш бара… Хәрби лагерьларга журналист Йосыф Акчура килә. Акчура янында атаклы Хәккый-паша басып тора. Җомга намазы укыталар, ислам берлеге турында вәгазь сөйлиләр. Ләкин мондый тәрбия кичләре татарның демократик әдәбияты, җыры, иҗаты янәшәсендә югалып кала. Зюссенда (Цоссен. – Г. Х.), мәсәлән, Каюм Рахманкулов (татар мәгърифәтчесе Г. Рахманкуловның улы, тәрҗемәче С. Рахманколыйның энесе) татар труппасы оештыра. Алар «Казанга сәяхәт»не (И. Казаков әсәре) куялар, концерт кую өчен татар гармуннары ясыйлар. Башка милләт әсирләре, татар телен аңламаганлыктан, пантомима оештырып җибәрәләр.

Бәйрәм көннәрендә лагерьга немец алпавытлары, буржуалары килә. Әтисе, әнисе, җиткән кызы. Бу да шәхес өчен көрәш. Алар лагерь башлыкларыннан үз кызларына ошардай берәр татар егетен куна җибәрүне сорыйлар. Кияү булырлык немец егетләре сугышта үлеп калганнар. Немец кызына өйләнсәң, азат итәләр. Журналист Йосыф Акчура исә Төркиягә китәргә өнди. Анда да татар егетләренә шартлар әйбәт – өйләнеп калучыларга йортлар биреләчәк икән. Шундый шартларда «Татар иле» дигән газета әсирнең бердәнбер иптәшенә әверелә.

Әсирләр газетасына урнаштырылган шигырьләр чын мәгънәсендә тормышчан әсәрләр: алар кеше рухы өчен көрәш кызган вакытта мәйданга чыгалар.

Газетада «М» псевдонимы белән басылган бер шигырь бар. «М» псевдонимы белән заманында М. Галәү шигырьләре басылганлыгы билгеле. Шигырь аныкымы? Әллә әсирләр арасыннан берәрсе язганмы? Әсир булса, ни өчен шигырьдә үзенең исемен күрсәтми? Сирәк кенә, берәр генә шигырь язган кешегә псевдоним астына яшеренү характерлы түгел бит. Һәрхәлдә, шигырь тоткынлыкта яткан кешеләрнең эчке дөньясына бик тә туры килә. Шигырь «Өмид өзмә» дип атала.

 
Бәхетсез баш! Гарип, мескен, әсир баш.
Сөрелгән һәм сүгелгән, әй фәкыйрь баш.
Кайчан синнән бу михнәтләр китәрләр?
Кайчан бу «хөр» кара көннәр үтәрләр?
 

Вюнсдорф лагере Германиядәге барлык татар әсирләренең мәдәният учагына әверелгән. Монда татарча спектакльләр, концертлар куелган, укыту эше юлга салынган. Әсирләрнең бик күбесе татарча, русча укый-яза белгәннәр, татар әдәбияты белән яхшы ук таныш булганнар. Алар янына Германиянең галимнәре килеп йөргән. Мәсәлән, газетаның 5 нче санында Пипер исемле галимнең «Татарларыбыз» дигән мәкаләсе бар. Пипер Вюнсдорфта әсирләр белән аралашып яшәгән. Үзенең мәкаләсендә ул татар егетләрендәге гүзәл сыйфатларга сокланып яза. Ул татарларның тырышлыгы, иген эшен яхшы белүе, намуслылыгы һәм иң авыр көннәрдә «иптәшләре турында уйланулары… бер-берләренә үлә язып ярдәм итүләре» турында яза. Лагерь шулай итеп кешеләрдә интернационализм хисләре тәрбияләүче учакка әйләнә.

Вюнсдорф лагерендагы әсирләр арасында укыту-тәрбия эшләренә зур игътибар бирелгән. Әсирләр рус, немец телләрен өйрәнгәннәр, укый-яза белмәүчеләрне үз телләрендә укырга-язарга өйрәткәннәр. «Хәзер лагерьда татарча, алманча, русча укучы иптәшләрнең саны көннән-көн күбәя башлады», – дип яза газета үзенең 1 нче санында. Әсирләр арасында мәдәни-агарту эшләре алып бару өчен «Яңа оешма» төзелә. Бу оешманың вазифалары түбәндәгеләр була:

1. Лагерьдагы әсирләрнең күңелен ачар өчен атна саен «Әдәбият кичәсе» ясалачак. Ул кичне берәр сәгать әсирләргә кирәкле булган мәсьәләләр хакында сөйләнәчәк. Аннан соң теләгән кешеләр тарафыннан биюләр вә җырлар тәртип ителәчәк.

2. Татар барагындагы блокта буфет булачак. Моннан тыш, шушы ук оешма тарафыннан әсирләр өчен дини бәйрәм – Мәүлид кичәсе дә уздырыла. Хәер, бу дини бәйрәм дә, нигездә, Ватаннарын сагынган әсирләрнең әдәби кичәсенә әверелә. Мәсәлән, анда «Ашказар», «Мәдинәкәй», «Тәфтиләү» көйләренең тарихы сөйләнә, шул ук вакытта алар сәхнә артыннан башкарыла да. Бу хәл «тыңлаучыларга чиксез тәэсир итә вә, чынлап та, күздән яшь агыза». Шул ук көйләрне музыка коралларында да уйныйлар. Тагы да кызык бер факт: ислам дине теләсә нинди бәйрәмдә Коръән, намаз укудан башка бер төрле инсценировканы да күздә тотмый. Ләкин бу бәйрәмгә сәнгать элементларын кертеп җибәрәләр. Хәзрәт сәхнәгә ике кыз – «фәрештәләр» белән чыгып баса. Диннең кырыс хөкеме мондый артистлык өчен хәзрәтне асып куяр иде! «Бу тантанадан соң, – дип яза газета, – төнге сәгать бер ярымнарга кадәр бәйрәм чәйләре… эчелде».

Икенче көнне кич белән шул ук зиннәтле театр барагында «Аң» труппасы тарафыннан театр уйнала. Уеннан соң труппа файдасына акча җыю оештырыла.

Күргәнебезчә, әсирләр арасында сәхнә әсәрләре дә куелган. Алай гына да түгел, лагерьда биюгә өйрәтү түгәрәге дә эшләгән. Мәсәлән, газета бу түгәрәк җитәкчесенең «һәр атнага ике төрле танцы өйрәтәм» дип тә, ике ай буена бары бер «Краковяк»ны гына өйрәтүен тәнкыйть итеп яза. Вюнсдорфтагы татар әсирләренең барысы да бальный танецка өйрәнеп кайта.

Апрель аенда Вюнсдорфтагы татар әсирләре, якын-тирәдәге бөтен якташларын чакырып, Сабантуй бәйрәме ясыйлар. Сабантуйга берничә атна алдан әзерлек башлана. Моны карарга килгән җирле халык «бу кадәр юклык, кайгы, хәсрәт эчендә яшәгән кешеләрдә бу дәрәҗәдә хөсне табигать (матур холык), низам (тәртип) һәм һәрнәрсәдә артыгы белән рәт күрү»гә гаҗәпкә кала. Бөтен Европаны канга батыру өчен планнар төзегән, озак еллар кан һәм тимер сәясәте алып барган Гогенцоллерннарның пайтәхете Берлин янында татар крестьянының горур рәвештә хезмәт бәйрәмен уздыруы – чыннан да, тарихта сирәк очравы ихтимал булган хәл. Сабантуйны ачып җибәргән дога да бөтенләй реаль теләкләргә кайтып кала: Сабантуй алдыннан «бөтен нәбатәт5353
  Нәбатәт – үсемлекләр дөньясы.


[Закрыть]
вә хәйванаткә яңа тормыш, яңа җан биргән бу яз башының бәндәләргә дә ашлыкка муллык, канга сафлык, җиһанга тынычлык бирүен» теләп дога кылына. Әлбәттә, әсир солдатның туган иленә кайтуы җиһанның тынычлыгына бәйле иде. «Ашлыкка-муллык» дигән теләк әйткәндә дә немец алпавытының иген басулары турында сүз бармый: монда әсир үз иле – Идел, Мишә, Сакмар, Җаек буйларындагы муллык турында хыяллана. Әнә шуңа күрә әсирләр Сабантуй программасын бөтенләй үзенчәлекле итеп төзиләр. Алар татарча киенеп, мәйдан уртасына сабан, тырмалар белән чыгалар (шәхси архивларда бу процессны төшергән фотолар очрый). Әсирләр җир сөрү, тырмалау процессларын күрсәткәч, йомырка катыштырып орлык чәчәләр. Җир өстендәге йомыркаларны балалар җыеп алалар. Бактың исә сугыш крестьяннар өчен бөтенләй ят нәрсә икән. Крестьян тормышының бөтен мәгънәсе әнә шундый тыныч хезмәттә, туклык, муллык өчен көрәштә икән. Крестьян әнә шулай бөтендөнья сугышын кабызып җибәргән Гогенцоллерннарның борын төбендә – Берлин янында иген үстерүгә, тыныч хезмәткә гимн җырлаган.

Шуның өстенә бәйрәм вакытында «әсирләр тарафыннан ялланган алман солдатлары музыкалар уйнап» торалар. Сабантуй программасына көрәш, йөгереш, баганага менү, аркан тартышу кебек уеннар кертелә, җиңүчеләргә бүләкләр бирелә. (Бу бәйрәмне Америкадан килгән фотохәбәрче «Чикаго трибюн» газетасы өчен рәсемгә төшерә. Димәк, татар Сабан туе турындагы материалларны әлеге газетаның 1920 елгы төпләменнән эзләргә кирәк.) Сабантуйга килгән рус әсирләре ватандашларын чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклиләр, рәхмәт әйтәләр. «Алманиядә булган 32 лагерьдан чакырылган татары, урысы аралаш әсирләрнең… туйга килеп җитүләре вә Вюнсдорфтагы иптәшләрен куана-куана, рәхмәт әйтә-әйтә бәйрәм белән котлаулары»на газета сокланып яза. Ләкин чакырылган бик күп рус һәм татар әсирләре Сабантуйга килә алмыйлар. Берлиндагы революцион чуалышлар аркасында Сабантуй көнне транспорт зарарлана. Өстәвенә «Берлиндагы яңа үзгәрешләр сәбәпле лагерьда электрик лампалары янмаганлыктан, хәзерләнгән театрлар уйналмый» кала.

Безнең өчен газетаның яңа хөкүмәткә – большевикларга мөнәсәбәтен ачыклау да бик әһәмиятле. Сүз дә юк, газета гомумтөрекчелек рухы белән сугарылган мәкаләләргә урынны шактый иркен бирә. Газетада татар милләтенең язмышы турында сүз барганда, татар милләте бербөтен итеп алына. Сыйнфый көрәш идеяләреннән газета ерак тора. Шулай да, төрле Көнбатыш газеталарыннан алган хәбәрләргә таянып, газета империалистик сугышка, Антанта дәүләтләренең политикасына анализ ясарга тырыша һәм менә нәкъ шул мәсьәләдә ул большевикларның тышкы сәясәтенә теләктәшлек белдерә. «Россия хәле» дигән мәкаләдә, мәсәлән, газета болай дип яза: «…Бу хәл шул көенчә күпме дәвам итәр? Англия, Франция, Америка хөкүмәтләре тагын да бик күп корал, товар, акча биреп, теге якны большевикларга каршы сугыштырырлармы? Анысы да бер дә мәгълүм түгел. Бер үк бу өч хөкүмәтнең өчесендә дә күпчелек эшче халык Россиянең эчке эшенә Англия, Франция, Америка хөкүмәтләренең катнашуларын теләмиләр… Без мөселманнар… әүвәлге Россиядәге төрле милләтләр үзләре теләгәнчә аерым хөкүмәт вә яхуд автономияле бер милләт булып яшәргә ирекле булсалар икән һәм дә бик сусап көткән солыхыбыз тиздән ясалып, без дә илләребезгә кайтып китсәк икән дип телибез».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации