Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Чыннан да, китап язмышы белән кеше язмышы бер үк бит! Шуңа күрә бит монархлар, тәхеткә килү белән, иң беренче нәфрәтләрен китапка күчергәннәр. Хәлиф Гомәр үз заманында мәшһүр Искәндәрия китапханәсен яндырган. Гарәпләрнең китап кадерен белгәннәрен яратмаган ул. Гарәпләр Испаниядә вакытта Кордовада 600 мең китаплы китапханә булдырганнар. Андалузиядә исә зур-зур 18 китапханә булган. Гарәпләрдә ул заманнарда байлык китап саны белән үлчәнгән.

…Испанияне гарәпләр кул астыннан азат итү өчен көрәш вакытында испан монархлары, бу көрәшкә дини төсмер биреп, Андалузиядәге гарәп китапханәләрен яндыралар. Бу зур тарихи җинаять була. Өч гасырдан артык вакыт узгач, бөек немец шагыйре Генрих Гейне «Әлмансур» дигән әсәрен шул вакыйгаларга багышлый. Әсәрнең төп геройлары Әлмансур белән Хәсән менә болай сөйләшәләр:

Әлмансур. Без Гренадада китапларны утка ташлыйлар дип ишеттек.

Хәсән. Бу әле уенның башы гына булган: китапларны яндырган җирдә ахырдан, ниһаять, кешеләрне дә яндыра башлыйлар…

Бөек Гейненың бу әсәре (1820) немец реакционерларына ошамый, бу әсәргә каршы әшәке кампания башлана. 1914 елда шагыйрь С. Сүнчәләй «Әлмансур»ны немецчадан турыдан-туры татарчага тәрҗемә итә. «Китапларны яндыру» турындагы фикерләр жандармериягә ошамый, Сүнчәләйне эзәрлекли башлыйлар. Гейненың фикере исә – саф хакыйкать! Властька килүгә, Гитлер иң беренче эш итеп шәһәр урамнарында китапларга аутодафе оештыра. Карл Маркс, Фридрих Энгельс китапларыннан торган учакларга, сүнмәсен өчен, Гейне томнарын ташлыйлар. Шуннан соң ун ел да үтми, Освенцим, Дахау, Маутхаузенда кешеләрне яндыра башлыйлар. Йә, Гейнемы алдан күрмәгән?

Ләкин китапларны яндырып бетереп булмый. Җир шарының ниндидер бер почмагында аның берәр экземпляры сакланмыйча калмый. Һәм шуннан ул яңадан терелә, яши башлый. Тик кеше гомере генә кабат кайтмый. Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә.

Китап гомере, кеше гомере.

1986 ел – Тынычлык елы. СССР тәкъдиме белән ЮНЕСКОның XVI Генераль Ассамблеясы 1972 елны Халыкара китап елы дип белдергән иде. Тынычлык елы белән Китап елы арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Китап – тынычлыкны саклауда һәрвакыт зур көч булып килгән.

Фәннәр докторы Ә. Кәримуллинның «Китаплар һәм кешеләр» дигән монографиясен укыганда туган уйлар әнә шундый.

Казан утлары. – 1987. – № 7
Ватан – бер генә…

Немногие вернулись с поля…

М. Ю. Лермонтов

…Бородино сугышы – 1812–1813 елгы рус-француз кампаниясенең иң хәлиткеч көне, Россияне чит ил басып алучыларыннан коткаруга борылыш көне иде. Французлар үзләре бу көнне Наполеонның җиңү көне дип уйлыйлар икән. Парижда «Инвалидлар йорты» дигән бер йорт бар. Аның паркында Наполеон кабере тора. Императорның сөякләрен Изге Елена утравыннан 1840 елда алып кайтып, шунда күмгәннәр. Кызыл мәрмәр белән эшләнгән бу кабер тирәсендә мәрмәр идәнгә Наполеонның җиңүләре язылган. Шулар арасында «Бородино» исеме дә тора. «Наполеон анда җиңгәнмени?» – дип сорыйм гидтан. «Без шулай ияләнгән», – ди гидыбыз. Ияләнгән… Мин исә Бородино сугышының 100 еллыгына кагылышлы газета хәбәрләрен, архив материалларын күз алдына китерәм. Вакытлы матбугат Ватан сугышының 100 еллыгын билгеләү процессында (1912) зур активлык күрсәтә. Тарихка мөрәҗәгать итәләр. Тарих исә гаҗәеп фактлар саклый. Татарлар элек-электән үк Россия җирләрен чит ил дошманнарыннан саклауда батырлык күрсәтеп килгәннәр.

Матбугатта ул көннәрдә язылганча, татарлар Грюнвальд янында Тевтон орденына каршы көрәштә рус армиясенең авангардында булганнар (1410, 15 июль). Грюнвальд сугышы Балтыйк буе халыкларын Тевтон орденының коллыкта тотуыннан азат итә, бу сугышта руслар, поляклар, татарлар, литвалылар, чехларның сугышчан бердәмлеге үзенең көчен күрсәтә. Россиянең Наполеон армиясен җиңү көннәрендә «Новое Время» газетасы бу сугышны искә ала һәм болай дип яза: «Грюнвальд сугышы вакытында татарлар, тиз йөрешле дала атларына атланып, рыцарьларга көтмәгәндә һөҗүм иттеләр һәм аларны туктаттылар. Татарларның юлбашчыларыннан берсе Туган мирза орден магистрының үзен элмәк белән эләктереп алды». «Шура», «Аң» журналлары тарихка кереп мондый фактлар китерәләр: Г. Газиз «Аң»да басылган бер мәкаләсендә поляк басып алучыларына каршы рус һәм татар полкларының бергәләп сугышуларын яза һәм «мәмләкәт»нең уртак икәнлегенә басым ясый. «Шура» журналы исә татар-башкортларның Полтава сугышында катнашып швед басып алучыларын тар-мар итүдә күрсәткән батырлыкларын искә ала. Шул ук журналда Наполеон гаскәрләрен куа барганда рус армиясе составындагы татар-башкорт-типтәр полкларының Париж капкасына беренчеләрдән булып бәреп кергәнлекләре әйтелә.

Ватан сугышында җиңүнең 100 еллыгын билгеләгәндә, Казан татарлары арасында патриотизм хисенең көчәеп китүенә рус вакытлы матбугаты зур әһәмият бирә. Суворин чыгарып килгән дворян чиновниклары органы «Новое Время» газетасында татарларның Ватан сугышында тоткан урыннары хакында бераз бәхәс тә булып ала. Сүз Литва татарлары турында барса да, ул бәхәс, гомумән, татарларга кагыла. Балтыйк буена француз гаскәрләре килеп кергәч, Наполеон, үз ягына күчәргә өндәп, Литва татарларына мөрәҗәгать иткән. Наполеон төзегән «Вакытлы хөкүмәт» тарафыннан татарларга җибәрелгән листовкаларны мин укыдым: алар китапханәләрдә, архивларда саклана. Өч телдә язылган (француз, рус, татар) ул листовкаларда Наполеон татарларга болай дип мөрәҗәгать итә: «Татарлар! Сезнең батыр халкыгыз берничә гасырлар буенча үз Ватанына мәхәббәт белән каравы ягыннан һәрвакытта да аерылып торды». Һәм Наполеон татарларның шул хисен үз максатында файдаланырга уйлый: Ватаныгызны коткарыр өчен форсат бирәм, минем армиягә язылыгыз, махсус татар эскадроннары төзим, милли киемегез сакланачак, командирлар үзегездән булачак, ди.

«Новое Время» редакторы Суворин татар милләтен бик үк яратып бетермәсә дә, танырга мәҗбүр була. «Бер генә татар да Ватан дошманнары ягына чыкмады, – дип яза ул. – Аерым кешеләр хәтта дошман ягына чыккан булсалар да, татар халкы аларга шундый күз белән карар иде, бу әхлаксызлык аркасында халык үз күңеленнән аларның исемнәрен сызып атар иде… Хыянәтчеләр булганлыгы турында гаилә шәҗәрәләрендә дә, татар халкының буыннан-буынга тапшырылган бай риваятьләрендә дә мәгълүмат юк… Татарлар үз бурычларын үтәүдә иң яхшы үрнәк булып хезмәт иттеләр».

Россия мөселманнарына каршы шактый мәсхәрәле мөнәсәбәттә мәкаләләр бастырып килгән «Казанский телеграф» газетасы да (Тукай бу шовинистик газетаны «Тиле граф» дип атаган) юбилей көннәрендә татарларның руслар белән берлектә Ватан язмышын хәл итүдә актив катнашканлыкларын таный. Моңа Тукай игътибар бирә. «1912 елда Ватан бәйрәме мөнәсәбәте белән, татарларны яһүдиләрдән кала икенче дәрәҗә рус дошманы санап, рус халкын котыртып яткан «Телеграф» («Казанский телеграф». – М. М.) газетасы шул ук халыкның патриотлыгын вә ватанпәрвәрлеген игътираф итәргә4040
  Игътираф итү – тану.


[Закрыть]
мәҗбүр булды», – дип яза ул.

Казан шәһәр Думасы Ватан бәйрәменең Бородинода булачак тантанасына делегация составында татарларны да җибәрергә тели. Әмма юлга акча табу мәсьәләсе алга килеп баса. Озак бәхәстән соң Казан сәүдәгәре С. Галикәевне үз акчасына Бородинога озаталар. С. Галикәев исә казна эше белән юл йөрүнең рәтен белә: «Буби» мөгаллимнәрен патша хөкүмәте төрмәгә утырткач, аларга адвокат эзләп Петербургка барган һәм Россиянең мәшһүр адвокаты Маклаковны яклаучы булырга күндереп кайткан кеше ул.

Казанның үзендә исә Юнысовлар мәйданында 26 август көнендә зур митинг була. Митингка татарлар зур колонна булып киләләр. «Казанский телеграф» язуынча, бу тантанага 10 мең чамасы татар катнаша. «Йолдыз» газетасы редакторы Һ. Максуди, шәһәр Думасыннан М. Сәйдәшев, «Бәянелхак» газетасыннан А. Иманаев колоннаның башында киләләр. «Мондый күтәренке рухның, мондый ватанпәрвәрлек хисе ташкынының моңа кадәр күренгәне юк иде», – дип яза «Казанский телеграф». Бородино көнендә (26 август) «Йолдыз» газетасы З. Бәширинең «Ватан бәйрәмендә» дигән шигырен бастыра. Шагыйрь бу әсәрендә халык рухын чагылдырырга тырыша:

 
Ник җыелган ошбу җиргә дөньяның барлык яме?
Ник күңелле бар халык? – Бу көн – Ватанның бәйрәме.
Йөз дә илле миллион артык җанга зур бәйрәм бүген,
Чөнки шәүкәтле Ватан өстенлеген җәйгән бүген.
Аңкый бу көн дәрт вә рухлылык, галилек исләре;
Бар күңелдә кайный илгә саф мәхәббәт хисләре.
 

Ике көннән соң «Йолдыз»да кызыклы гына бер мәкалә басыла: «Бородино сугышының 100 еллыгын билгеләгәндә, – ди газета, – Казан татарларының Ватанны сөю хисе шул дәрәҗәдә чагыла ки, татарлар монда шулкадәр зур активлык күрсәтәләр ки, алар хәтта башка халыклардан уздырып та җибәрәләр». Газета үзенең укучыларын әңгәмәгә тарта: ә нигә әле мөселманнар үз Ватаннарының патриоты булмасыннар? «Мисал өчен шуны алыйк: 70 йортлы бер авылда 40 йорт русларныкы, 10 йорт мөселманнарныкы, 20 йорт башка халыкларныкы ди. Кайсы гына йорт хуҗасы үз күршесенең йорты янганны яки әйберсе урланганны теләр икән дә, кем генә күршесенең мөлкәтен карак, талаучыдан саклашмас икән?»

Ләкин «патриотизм» төшенчәсе – бик киң мәгънәле сүз ул. Бу төшенчәгә хезмәт халкы бер төрле, властьлар икенче төрле мөнәсәбәттә булган. Казан жандармериясе дә шиккә төшә: татарларның бу дәрәҗәдә ватанпәрвәрлегендә берәр хәйлә юкмы?

Һәм «Йолдыз» газетасындагы әлеге шигырь, әлеге мәкалә белән танышкач, Юнысовлар мәйданындагы митинг турында үзара фикер алышкач, Казан жандармериясе мондый нәтиҗә ясый. Хәер, укучыларны бу «нәтиҗә»нең авторы белән таныштырыйк. Документны төзүче кеше – 15 нче Татар Улан полкының штабс-ротмистры А. Ф. Трентовиус.

(Сүз уңаеннан: «улан» сүзе төркичә «угълан», ягъни малай, егет, булдыклы, шәп егет мәгънәсендә. XIII–XIV гасырларда монгол-татарлар армиясендә сөңгеләр белән коралланган атлы гаскәриләрне шулай дип йөрткәннәр. Рус армиясендә улан полкы беренче тапкыр 1803 елда оештырылган. Улан полкы солдатларының үзенчәлеге киемнәрендә дә сакланган: аларның баш киеме татар бүрегенә охшаган булган һәм «уланка» дип аталган. 1914 елда рус армиясендә ике гвардияче һәм унҗиде гадәти улан полкы булган.)

Штабс-ротмистр Трентовиус – татарларга карата эчендә явызлык туплаган карагруһчы офицер. «Йолдыз»дагы әлеге мәкаләне тәрҗемә итеп (аның татарча, төрекчә, гарәпчә һәм фарсыча укый-сөйләшә алганлыгы мәгълүм), Казан губерна жандарм идарәсе начальнигына ул менә нәрсә яза: «Татарларның Ватан сөю хисләре белән матбугатка чыгулары – властьны алдау гына, алар, ихтимал, берәр сюрприз әзерлиләрдер. Бу – саф шәрык манерасындагы оста, хәйләкәр ысул. Алар үзләренең 1905–1907 елларда эшләгән эшләренең ямьсез тәэсирен хөкүмәт каршында юарга һәм, шуның белән йокымсыратып, хөкүмәтнең сизгерлеген бетерергә телиләр». Мондый рапорт, әлбәттә, эзсез калмый: жандармерия татарлар арасындагы патриотик хистән шикләнеп, күзәтү оештыра. Ватан сугышы юбилее уңае белән язылган һәр мәкалә, һәр әдәби әсәр жандармерия бүлмәләрендә ныклап тикшерелә, җентекләп өйрәнелә башлый.

Казан шәһәре «Бородино көннәрендә» әнә шулай бер дулкынланып ала, Ватан язмышы Бородино-Мәскәү тирәсендә хәл ителгәнен ата-бабаларыбыз сизгән, аңлаган. 1912 елда Казан шәһәренең йөрәге Мәскәү-Петербург белән бергә типкән. Императрица Мария Фёдоровна үзенең карамагында булган бөтен институтларны, бөтен әдәп-әхлак уку йортларын Бородино сугышы алдыннан Казанга күчерергә әмер биргән. Әнә шуларның барысы да йөз елдан соң халык күңелендә яңарган. Нибары ярты ел узгач, 1913 елда, мәшһүр Тукай, татар халкының тарихына йомгак ясагандай, болай дип яза:

 
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хаклыбыз уртак Ватанда шактый ук.
 

Россия Кораллы көчләренең Бородинода җиңүенең 175 еллыгын билгеләгән көннәрдә күңелдә, йөрәктә тарих кайный: Ватан язмышы хәл ителгән иң җаваплы көннәрдә татар белән рус арасында бары тик туганлык хисләре генә алгы планга чыккан. Моны 1812 елгы рус-француз кампаниясе дә, 1941–1945 еллардагы немец фашистларына каршы уртак көрәш тә раслый. Бородино көне безне кисәтә: Ватан уртак, анда яшәгән кешеләрнең хокуклары тигез, Ватан – кеше өчен бер генә…

Социалистик Татарстан. – 1987. – 9 сентябрь
Тарихыбызга саграк…

Шамил Рәкыйповның «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Аяз күктә күгәрченнәр» исемле мәкаләсен4141
  Яшь ленинчы. – 1988. – 6 апрель.


[Закрыть]
зур кызыксыну белән укыдым. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә бик кирәкле мәкалә ул. Автор, үзенә хас булганча, кызыклы, көтелмәгән геройлар табып ала, һәрвакыттагыча укучы күңелен җәлеп итә. Тик әлеге мәкаләсендә Ш. Рәкыйпов бер төгәлсезлек ычкындырган: «Патша заманында, – ди ул, – диңгез флоты хезмәтенә мөселман динендәге егетләрне якын да җибәрмәгәннәр».

Бу – хата. Дөресе – флотка аларны бик аз алганнар. Моңа сәбәп – рус телен начар белү яки бөтенләй белмәү, техникадан ерак булу. Пехота һәм кавалерия гаскәрләрендә гасырлар буе татар егетләре хезмәт иткән, анда гомуми команда сүзләренә бер ияләнгәч, элек русчаны бөтенләй белмәгән егет тә хезмәт вазифаларын башкара алган. Флотта исә эш катлаулырак: анда рус телен генә дә белү җитми әле. Чөнки Пётр I вакытында нигезләнгән Россия Хәрби флотында Көнбатыш үрнәгендә бик күп термин Англиядән, Голландиядән һ. б. илләрдән, шул телләрдән кергән. Пётр патша бит үзе Хәрби диңгез флоты эшен Көнбатышка барып махсус өйрәнгән. Әнә шул вакытта ук флотның сүз составына кергән терминнар әле дә булса саклана. Татар егетенә, бигрәк тә флотка авылдан килгәненә, белеме дә чамалы булса, ул терминнарны белү әле дә авыр. Менә флотта әле дә гамәлдә булган бер-ике дистә терминны мисалга китерик. «Товарищ» исемле өч мачталы җилкәнле корабльдә хәрби диңгез училищесы курсантлары практика узалар. Флотта җилкәннәр хуҗалыгына кагылышлы менә мондый терминнар бар: слаблинь, ракс-бугель, бугель, топ, фок-парус, кренгельс, риф-банты, кливер-шкот, кливер-галс, риф-штерты, ликтрос, люверс һ. б… Тагы да катлаулырагы: марсель өстендәге брам-стеньгага күтәрелә торган җилкән – брамсель; фок-мачтадагы фор-брамсель, грот-мачтадагы грот-брамсель, бизань-мачтадагы крюйс-брамсель… Тагын: фор-стеньга, таксель, фор-бом-брамсель, грот-бом-брам-стаксель, крюйс-бом-брамсель…

Ә мачтадагы исемнәр-терминнар болай: беренче мачта – фок-мачта; икенчесе – грот-мачта; өченчесе – бизань-мачта. Аларга бәйле сүзләр: вантлар, фаллар, клотик, стеньга, фок-рей, фор-марса-рей, фор-рей-топенанты, фор-штаг, фор-стень-штаг…

Төеннәр… Без бит инде тормышта ике-өч төрле төен бәйләп рәхәтләнеп яшибез. Флотта исә бау (трос) белән әйбер беркетү өчен ике дистәдән артык төен ысулы кулланыла һәм боларның барысының да исеме бар: калмык төене, балыкчы төене, шлюпка төене, шкот төене, буйреп төене…

Флот түгел, Фәннәр академиясенең тел белемнәре институты диярсең! Буразнадан, көлтә йөге арасыннан чыккан татар малаена, чыннан да, бер башваткыч бит бу! Ләкин шуңа карамастан татар егетләре Хәрби диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Мин монда өч-дүрт мисал китерәм, кайберләре турында бик кыска сөйлим. Әйтик, 1904 елгы рус-япон сугышында адмирал Рожественский командалык иткән эскадрада татарлар булган, Цусима сугышының фаҗигасен күреп белүче, анда исән калучылар булган. Моны раслаучы фактлар – җыелып басылган халык иҗатында һәм архив папкаларында. Архивларда шәкерт дәфтәрләренә язылган, тыелган (арестка эләккән) бик күп җырлар бар: аларда безнең егетләрнең Чемульпо, Порт-Артур, Цусима сугышларында шәһит китүе турында сөйләнә. Цусима сугышы ул – диңгез сугышы.

Икенче мисал. 1908 елның 28 декабрендә Сицилия белән Калабрия арасында җир тетрәү булып, ярты минут эчендә егерме өч шәһәр, йөзләгән авыл җимерелә, уннарча мең кеше һәлак була. Сицилия янында гына рейдта торган рус хәрби корабльләре – «Слава», «Цесаревич» линкорлары, «Адмирал Макаров» һәм «Богатырь» крейсерлары халыкка ярдәм күрсәтү өчен ашыгыч рәвештә Мессина шәһәренә киләләр. Рус газета-журналларында игълан ителгән хәбәрләрне мин күп укыдым. Әнә шул кешеләрне коткару вакытында булган хәлләрнең барысы да диярлек билгесез бер татар егете тарафыннан «Җир селкенүнең бәяны» дигән бер әсәрдә тасвирланган. Бу турыда мин 1979 елда язып та чыккан идем, ул мәкалә 1987 елда дөнья күргән «Әдәбият һәм чынбарлык» дигән китабыма да кергән иде4242
  Мәкаләнең исеме – «Бер тарихи бәет эзеннән». – Г. Х.


[Закрыть]
, ләкин халкыбыз күпсанлы, газета мәкаләсе бер көн генә яши, ә китапның тиражы нибары мең дүрт йөз данә. Ул мәкаләдә рус флотының әлеге эскадрасында татар егетләренең булуы исбат та ителгән иде кебек. (Бәет язарлык бер татар егете булгач, тагын башка татар матрослары нигә булмасын?)

Тарихыбызда билгеле: революциягә кадәр Балтыйк флотының Петербург-Кронштадт базаларындагы хәрби корабльләрендә байтак татар егете хезмәт итә. Рус милләтендәге хәрбиләр якшәмбе көнне гыйбадәт кылсалар, мөселман хәрбиләренә җомга көн гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелә. Шулай итеп, хәрби частьларда, зур корабльләрдә мөселман муллалары штаты булдырыла (күрәсең, мәдрәсә тәмамлап килгән татар егетләренә хәрби хезмәтен узганда өстәмә эш итеп тапшырылган), алар гыйбадәт эшен оештыралар. Петербург, Кронштадт гарнизоннарындагы хәрби муллаларның эшенә Петербург мулласы Гатаулла Баязитов җитәкчелек итә. Аңа «военный ахун» дигән дәрәҗә бирелә (өлкән рухани, муллалар өстеннән инспектор, күзәтүче). Г. Баязитов исә Николаевский, Александровский, Беренче Хәрби-инженерлык корпусларындагы мөселман егетләренә дин гыйлеме өйрәтә. Ватанга тугрылык хисләре тәрбияләгән өчен дәүләтнең зур-зур орденнарына лаек була.

Каюм Саттаров – Зөя ягы Акъегет авылы егете. Егерме биш еллар буе диңгездә йөзгән кеше. Европада (безнең гасыр башында) ул булмаган порт юк. Беренче ранг капитаны (диңгез флотында контр-адмиралдан бер баскычка түбән өлкән офицер-капитан), Гельсингфорс (Хельсинки) портында диңгез маяклары ведомствосында хезмәт итә. Йөзүдән туктагач, ел саен диярлек (1911–1914) чираттагы ялын туган авылында уздыра. Казанга килеп, «Шәрык клубы»на керә, анда кичәдә катнаша, абруйлы кунаклар кенәгәсенә истәлекле язулар калдыра, татар газеталарының идарәсенә акчалата ярдәм күрсәтә, Акъегеттән махсус Казанга килеп, «Сәйяр» труппасының спектакльләрен карый. Проломный (Бауман) урамыннан мәһабәт гәүдәле, алтын погонлы беренче ранг капитаны, «диңгез бүресе» Каюм Саттаров узганда, агай-эне эшен ташлап аның артыннан бара: бу бит үзебезнең татар егете, әнә нинди зур дәрәҗәгә ирешкән…

Бу мәгълүматларның барысы да минем яшь чагымда, Хәрби диңгез флотыннан кайтып, Казан университетының гыйлемгә искиткеч бай, мәшһүр Н. И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә түл җыеп утырган бәхетле елларымда җыеп алынган иде.

Бабайларыбыз сынатмаган! Юк, юк, сынатмаган, илче дә булганнар, язучы сыйфатында башкалаларда яшәп әсәрләр дә иҗат иткәннәр. Акылы, сәләте булган кешегә Россия империясендә дә урын булган. Ул бит сиңа сталинизм чоры түгел. Тарихның исә таләбе бер генә: аңа сак һәм гадел мөнәсәбәттә булу гына кирәк…

Яшь ленинчы. – 1988. – 21 май
Туган як авазы

Казан арты авылларының исемнәре каян килеп чыгуын сорап, соңгы елларда миңа да хатлар язалар. Мин бу өлкәдә белгеч түгел, бу мәсьәлә белән махсус шөгыльләнгәнем юк. Фән-гыйлем өлкәсендә минем XX гасыр башы татар әдәбиятына һәм халык иҗатына караган азмы-күпме хезмәтләрем бар. Авыл исемнәренә килсәк, моңа инде мин туган як табигатендә, җирендә сакланып калган тарих авазларын интуиция белән генә сизә алам. Ә интуиция ул – фактлар белән дәлилләми, шуңа күрә минем бу өлкәдә бик нык ялгышуым да бар. Шулай да тәҗрибә-күзәтүләремне уртаклашып карыйсым килә.

Авыл исемнәренең тарихын өйрәнгәндә мин түбәндәге ике концепцияне нигез итеп алдым:

1. Авыл исемнәре шул тирәдәге урман, елга, басу, шунда үскән агач, шул тирәдәге рельефка һәм шунда тереклек иткән кыргый хайваннар, кошларга бәйле рәвештә ясалган.

2. Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылганнан соң, кайбер авыллар рус түрәләре, землемерлар тарафыннан исәпкә алынган һәм кәгазьгә язылганда рус теленә якынайтып үзгәреш кичергән. Димәк, кайбер авылларның исемен русчадан татарчага таба чыгып эзләргә кирәк.

Менә шул ике концепциягә нигезләнгәннән соң, мин мондый нәтиҗәләргә килдем.

Болгар заманында «тау» сүзе урынына «мар» сүзен кулланганнар. Бу турыда шагыйрь Н. Думави әйтә. «Бу чокырлар да бар да болгарлар уры, болгар мары», – ди ул («Юлда» шигыре). Моннан ачыла: тау итәгенә урнашкан Кукмара һич тә марича «ике (кук) мари» сүзеннән алынмаган, ә Күк Тау сүзеннән ясалган (Күкеле тау яки Куаклы тау булырга мөмкин). Идел өстендәге Моркваши – Мар (тау) куышы булып чыга. Урманлы текә тау астына урнашкан Поши тавы авылы (Балтач районы) «Поши мары» була, документларга ул Пижмара дип кереп киткән. Мөрәле авылы (Арча) да шулай: ул авыл ике яктан тау белән уратылган, үзәндә утыра. Ул – Мар иле. Урмары – Ор тавы, Каймары (Дөбьяз ягы) – Каен тавы.

Күп кенә авылларның исеменә «ил» сүзе нигез булган (халык, төркем, бер күч мәгънәсендә). «Ил» сүзеннән чыгып, без байтак авылның исемен ача алабыз. Ләкин шуңарчы бер әйберне искәртеп үтик: борынгы Казан арты (Арча-Әтнә-Дөбьяз, Балтач, Чепья-Кукмара-Саба төбәкләре) тоташ кара урманнан һәм тирән сулы елга, күлләрдән торган. Бик борынгы заманнарда, әлбәттә инде, бу якта исәпсез-хисапсыз киек кошлар, кыр хайваннары яшәгән. Монда кыр казлары, торналар, аккошлар яши торган аерым төбәкләр булган, табигатьнең кайбер сәерлекләренә очрап, бу кошлар вакыт-вакыт колония булып монда кышлауга да калганнар. Торналар бала чыгарган регион – Торна иле (хәзер Төрнәле, Олы һәм Кече Төрнәле авыллары) дип исемләнгән, ул якларда әле дә булса кайбер басу, елгаларны (Сикертән, Гөберчәк авыллары тирәсендә) Торна басуы, Торна елгасы дип йөртәләр. Киек кошлар бик консерватив: ата-бабаларының элек бала чыгарган урыннарын алар хәтерләрендә биш, ун мең еллар буе буыннан-буынга тапшырып, саклап киләләр. Бу бигрәк тә аккошлар мисалында күзәтелә.

Аккошны бер төбәктә – «акку», икенче төбәктә «ку» дип йөрткәннәр. Дәрдемәнд шигырьләрендә моңа мисаллар күп: «Тонык елгыр күлләрендә каңгылдый аккулары» яисә: «Гөрләсә су, чыңласа акку һаваларда очып…» Бәс, шулай икән, Дөбьяз, Питрәч якларындагы Ташлы Кавал, Кавали авылларының исемендә «Ку иле» дигән сүз ята. Землемер яки түрәнең документка «Ковали» дип язмый хәле юк. Сөн буенда Аккүз авылы бар (Актаныш районы). Аның болынына, һәр елны булмаса да, ара-тирә берәр пар аккош килеп җәйли икән. «Бабайлар каны тарта», күрәсең. Аккүз авылының да исеме башта Акку булгандыр, аны документка гына шулай «Аккузево» дип язганнардыр. Тагын шунысы кызык: Дөбьяз төбәге Ку иленнән (Ташлы Кавал) ерак түгел Бикнарат авылы кешесе Хәбибулла Әхмәдуллин музыкабыз тарихында беренче буларак марш – «Аккош маршы»н иҗат иткән. Әби-бабалары тапшыргандыр аңа бу моңнарны. Безнең халык җырларында аккош бик еш телгә алына. Димәк, ата-бабаларыбыз аккошлар белән бергә гомер сөргән безнең.

Инде «ор» сүзенә килик. Бу бик хикмәтле сүз. Бер урында ул – калкулыкны, икенче урында – чокырны, өченче урында коры елганы аңлата. Шулай да тарихка яңадан аккош килеп керә: Кесмәс суы буендагы тау битен бабайлар «Ку орысы» дип йөрткәннәр. Шуннан авыл исемнәре: Югары Ку орысы, Урта Ку орысы, Түбән Ку орысы, Ку орысы башы, Ку орысы почмагы… Рәсми документларга ул «Корса» дип кергән һәм соңгы заман халкы аны Курса, Курсабаш, Курса Почмак дип йөртә башлаган. Габденнасыйр Курсави үзенең аккошлар илендә туып үскәнен белдеме икән?

«Ор» дигәннән, бу сүз мәшһүр Арча исеменең нигезендә дә ята. Әйткәләп, язгалап карадылар: имеш, Арча авылының исеме «ар» сүзеннән, ягъни шул якта яшәгән удмуртларны «ар» дип йөрткәннәр. Тагын бер гипотеза: имеш, аның тау битендә «арча» агачы үскән. Ничек инде Урта Азиядә үсә торган бу артыш агачы тик торганда гына Питрәчтә, Сабада, Теләчедә түгел, нәкъ менә Арча тау битенә генә килеп үскән? Алай булмый бит! Арчаны күргән кешеләр белә: ул Казан елгасы буенда борылмалы тау битенә урнашкан. Аны әле заманында бер елга урталай ярган булган, инде акрынлап күмеп бетерәләр бугай. «Арча» сүзе, әлбәттә инде, «Орыча»дан алынган. Калку урын, яки «коры елга» мәгънәсендә. «Ор» сүзеннән Орск шәһәренең дә исеме ясалган булуы ихтимал. Орыча – Арча астында – түбәндә Чокырча авылы бар. Борынгы төрки-татар телендә «чок» сүзе түбәнлекне аңлата. Кайбер төбәкләрдә начар, әдәпсез кешене әле дә «чак кеше» дип йөртәләр. Димәк, Орыча-Арча калку урында булса, Чак-Орыча – түбән урында. Ничек инде бер үк сүз югары дигәнне дә, түбән дигәнне дә аңлата дип каршы килүләре мөмкин. Ләкин бит фәндә энантиоморфизм, ягъни бер үк әйбернең капма-каршы мәгънәсендә үз эчендә яши алуы дигән күренеш бар. И. С. Тургенев әйтә: «Верхом называется в Орловской губернии овраг»4343
  Записки охотника. Повести и рассказы. – М., 1979. – С. 156.


[Закрыть]
.

Арча янындагы Күпербаш авылының да исеме һич тә «күпер»гә бәйле түгел (кайсы авылда гына күпер юк соң?), ә төньякка таба Казан елгасының бассейнына эчкәрәк кергән саен күп «ор»лар булачагына ишарә: менә бу авыл – күп орның башы. Күп ор башы. Землемер үзенең кенәгәсенә яза: Күпербаш. Землемер эчкәрәк керә: картлардан сорый: «Бусы тагын нинди авыл?» «Күп орчык», – диләр бабайлар. Чөнки бу авылның бөтен болыны түмгәктән, бөтен басуы коры елгадан тора. Дөрес, алар аны моңарчы елга исеме белән «Кече Му» авылы дип йөртәләр иде, ә монда инде төгәлрәк – «Күп орчык» – шуннан рәсми документта Губурчок, шуннан – Гөберчәк. Монысы минем туган авылым.

Казаннан мәгълүм сәбәпләр аркасында күчеп утырган кешеләр мари, удмурт якларына гел ышна арчып, ягъни урман кисеп, ышна төбен чыгарып, иген басуы ясап барганнар. «Ышна басуы» дигән сүз бу якта әле дә актив. Ләкин җир ала-ала бара торгач, бабайлар бер урында урман халкы мариларга барып төртелгәннәр: сугышып тормаганнар, шул чиктә туктап, соңгы авылны салганнар. Ул авылны «соңгы ышна арты» дип йөртә башлаганнар. Русча документка ул «Ышна арты» дип түгел, «Ишнарат» дип теркәлгән. Әлеге авылның исемендә, шулай итеп, «нарат» сүзенең бер генә дә катнашы юк.

Казан артының пошилы урманнары турында аерым сөйләргә кирәк. Поши аланнарындагы авыллар документларга «Пшалим» дип кереп киткән.

Пөшәңгәр авылының исеме дә «поши оры» дигән сүздән алынып, русчада «Пушингер»га әйләнгән булуы мөмкин. Аннан инде рәсми татарчалаштырып «Пөшәңгәр» булып чыгуы бик табигый.

Инде Тукай биографиясенә бәйле Өчиле, Кушлавыч яклары турында берничә сүз. «Өчиле» исеме «бу авылда башта өч өй булганнан килеп чыккан» дигән версиягә минем ышанасы килми. Борынгы заманда, яңа җир үзләштергәндә, кайсы авылга нигез салганда анда ничә өй салынуы турында документлар була алмый, һәм аны эзләргә дә кирәкми. Кара төн уртасында дөм караңгы бүлмәдә анда булмаган кара мәчене эзләп табуы бик кыен, ди кытай мәкале. Өч өйле авылдан килми әлеге исем, ә «оч иле» дигән сүздән. Калын урман эченәрәк керә-керә авыл салып, ил нигезләп килгән бабайлар аерым территорияләрне кысалап, очын-кырыен билгеләп барганнар. Әнә тегене кошларның «кышлау урыны» дип исемләгәннәр. Шуннан Кышлау, Кышкы-ар (җир) исемнәре тугандыр, бәлки. Ә менә монда Иделгә – кешеләр яшәгән җиргә якынрак килгән урында кышлауның очы. Шуннан – Кышлау очы, бөек шагыйрь Тукай туачак урын, документларга Кушлавыч булып кереп киткән. Кышлауның тагын нинди очлары (чикләре) бар соң? Авылда шулай бит: югары оч, түбән оч, ягъни чик. Кышлауның исә Казан артында чикләре билгеләнгән: уртада Кышлау, Кышкар авыллары. Казан елгасына, көнбатышка таба, аның очы – Кушлавыч, Кышлау очы. Көнчыгышка таба бер очы – Оч иле. (Бу авыл хәзер бетерелде, кечкенә авылларны бетерү дигән зарарлы шаукымның корбаны булды. Ул авыл, Казан елгасының яшел хәтфәле, артышлы тау битенә урнашып, гасырлар кичереп ята иде.) Кышлауның икенче читендә тагын бер Оч иле, монысы – Тукайның аяк эзләрен саклаган Өчиле авылы. Тукайның Казан артында йөргән, яшәгән бөтен авыллары бик борынгы заманнардагы киек кошлар, кыргый хайваннар тулып торган тарихка бәйле.

Гадәттә, мәктәп балалары: «Безнең авылның исеме каян килеп чыккан?» – дип, авыл картларына мөрәҗәгать итәләр. Кемнәр соң алар бүгенге авыл картлары? Аларның бик күбесе – Октябрь революциясеннән соң туган буын. Бу буын авыр еллар кичкән, шахталар, метро салган, колхоз төзегән. Бөек Ватан сугышы узган. Элеккеге тарихи риваятьләр белән шөгыльләнергә вакыты булмаган аның. Шуңа күрә бүгенге музейларда авыл исемнәре турында бернинди фәнгә, тарихка туры килми торган җиңелчә хата мәгълүматлар тулып ята. Кызганычка каршы, авыл мәктәпләре укытучылары балаларны шуңа ышандырып тәрбиялиләр. Мин бервакыт Арча районы Сарай Чокырча авылында узышлый гына агай-энедән сорадым:

– Бу авыл нигә алай дип исемләнгән?

Ике-өч механизатор, күзләрен дә йоммыйча, миңа болай диделәр:

– Монда элек зур чокыр булган, авыл уртасында сарай булган…

Мондый аңлатулар, әлбәттә, примитив, һәм музейлар, мәктәпләр андый хата юнәлештән ерак торырга тиешләр.

Бу темага радиодан чыгышларымның берсендә4444
  Радиодан ясаган чыгышның кулъязмасы ТР ФАның Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. – 139 ф. – 0-1 тасв. – 84 эш. – Г. Х.


[Закрыть]
мин Курса авылының исемен, алда әйтелгәнчә, кешеләр урнашканчы ук анда яшәгән аккошлар колониясе булуга бәйләп, «Ку орысы» дип аңлатып караган идем. Ләкин примитив уйлаучы моңа риза түгел: аңа әнә теге ансат юл, наданнарча фикер йөртү юлы ошый. Ул яза: Курса мәктәбендәге музейда, ди, бу исемнең каян алынганлыгы мәгълүм. Элек, ди, ул тирәдә куе урман булган, чыршы, усак, юкә үскән, ди. Ярый, монысы шулай, урман калын булган. Әмма теге иптәш сүзне кая таба бора: «Безнең борынгы бабаларыбыз юкә кайрысыннан чабата һәм төрле башка әйберләр ясаганнар. Алар юкә кайрысын «курс» дип атаганнар. Менә шуннан авылга Курса исеме бирелгән булса кирәк».

Ә бит, беренчедән, «курс» түгел, «курыс»; яшь юкә кәүсәсеннән июнь аенда тоташ салдырып алына торган тышча. Икенчедән, тарихка бик тирәнгә китсәк, безнең болгар бабайлар чабатаның ни икәнен дә белмәгәннәр, алар күннән тегелгән аяк киеме кигәннәр.

Шундый ук примитив аңлату Казан артындагы авылларның берсе – Күәмгә карата да кулланыла. Имеш, «куам» сүзеннән Күәм барлыкка килгән, ди. Хатларның берсендә Балтач районындагы Шода авылының исемен дә шулай өстән генә примитив аңлаталар. Имеш, бу авылда элек марилар яшәгән, Казаннан күчеп килгән татарлар бу авылга бәреп кергәндә, имеш, марилар төнлә чыгып качканнар, үзара «шуди, шуди» дигәннәр, ягъни «акрын, акрын». Шуннан Шода авылы исеме барлыкка килгән. Мондый аңлатулар – көлке. Әгәр мәктәпләрдә дә шулай аңлаталар икән, бу инде көлке генә түгел, ә зарарлы да.

Беренчедән, Күәм авылыннан татарлар җирле халыкны куып чыгарганчы авылның исеме булмаганмыни? Марилар «шуди, шуди» дип чыгып киткәнче Шода авылының да исеме булмаганмы? Әгәр мәктәп музейларында шундый материаллар бар икән – болар тарихны бозу…

Авыл исемнәре тарихын тикшергәндә өстән-өстән фикер йөртүгә, примитивлыкка, ә дөресрәге – наданлыкка юл куярга тиеш түгелбез. Әйтик, Көтек авылының исемен ниндидер бер мәзәккә нигезләп, кемдер кемне көтеп торганга шулай аталган дип аңлату – намуссызлык. Ул юл белән китсәң, эш бик ансат: Сикертән авылы чокырга урнашкан. «Ай, шуны сикереп узарга иде», – дигән берәү. Менә сиңа аңлатма. Борбаш дигән авылда аучылар яшәгән, алар бүре башын капкаларына элгәннәр. Арбаш дигән авылда арба ясаганнар. Мәскәүдәге Арбат урамыннан атлы арбалар узган, шуңа шулай исемләнгән. Болай аңлату – халыкны алдау.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации