Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Сиксән ел элек…
(Районыбыз тарихыннан)

Россия дәүләтендә гомуми переписьның (1897) уздырылганына быел 80 ел тула.

Сиксән ел элек безнең як нинди хәлдә булган? Нинди авылларда күпме кеше яшәгән, мәктәпләр, медицина, ветеринария, почта-телеграф кайларда булган?

1897 ел переписеның нәтиҗәләрен Казан губернасының Земская Управасы члены К. П. Берстель 1908 елда аерым китап итеп бастырып чыгарган. Бу китапта Казан губернасына кергән өязләр буенча китерелгән мәгълүматлар кызыклы гына. Хәзерге Арча районына кергән авыллар 1897 елда Казан һәм Мамадыш өязенә бүленгән булганнар. Казан өязендәге Арча, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Кармыш (Казанбаш), Мүлмә волостеның Урта Аты, Әрнәш, Сәрдә авыллары, Яңа Кишет волосте, Мамадыш өязендәге Яңа Чуриле волостеның 13 авылы (калганнары хәзерге Саба районында) хәзерге Арча районы территориясен тәшкил иткән.

1897 елгы перепись буенча иң зур авыллар түбәндәгеләр: Олы Әтнә (2986 җан), Яңа Кенәр (1998), Олы Мәңгәр (1775), Яңа Кишет (1326), Иске Кишет (1203), Югары Курса (1197), Иске Ашыт (1138), Утар Аты (1103), Казанбаш (1091). Мамадыш өязеннән кергән авыллар алай зур түгел. Алар арасында халык саны буенча иң зур авыллар Сикертән (956 җан), Чөмә-Елга (824), Яңа Чуриле (798), Сеҗе (ул вакыттагы исеме – Мурья Мусич, 541), Гөберчәк (Кечкенә Му – 506) исәпләнгән.

Бу тирәдә иң кечкенә авыллар Му Казаклары (184 җан), Вознесение Понигы (127), Күкчә (40) күрсәтелгән. Соңгысы Мөрәле тирәсендә яки Гөберчәк белән Сикертән арасында урнашкан булырга тиеш.

Кармыш волостенда иң кечкенә авыллар Таш заводы (Четыре Двора – 55 җан), Талчишмә (60) исәпләнә. Талчишмә хәзерге «Известия» колхозы территориясендәге авыл булган. Бу волостьта зур авыллар: Казиле (669), Күпербаш (656).

Перепись нәтиҗәләрендә мәдрәсәләр яки мулла өендә әлеф-би өйрәнүләр «мәктәп» графасына алынмаган. «Мәктәп», «школа» дигән графаларга бары тик дөньяви фәннәрне уку-язу, арифметика, география һ. б. укыта торган үзәкләр генә кертелгән. Патша хөкүмәтенең хезмәт халкына мөнәсәбәтен бу статистика бик төгәл күрсәтә: Кармыш волостенда 1897 елда бер генә мәктәп тә юк! Яңа Чуриле волостенда нибары 2 мәктәп (Поч. Поник, Ключище) күрсәтелгән. Яңа Кишет волостенда – 2, Олы Әтнә волостенда – 1, Арча волостенда 11 мәктәп булган (Түбән Бирәзә, Бирәзәбаш, Кәче, Наласа, Яңасала, Божа, Урта Бирәзә һ. б.). Бары тик Олы Мәңгәр волостенда гына картина башкача: монда 16 авыл булып, шуларның барысында да «мәктәп бар» дип куелган. Яңа Кишет волостенда 18 авыл булып, шуларның нибары икесендә генә «мәктәп бар».

Мәгълүм булганча, патша хөкүмәте 1878 елда авылларда янгын сарайлары салу, насослар, янгын вакытында сугу өчен чаңнар булдыру турында махсус указ чыгара. Татар авылларына килеп, бу указны патша түрәләре халык җыеннарында укыйлар. Әмма указда татарлар арасында кабул ителгәнчә «авыл», «мәхәллә» сүзләре булмый, түрәләр ул терминнарны «епархия», «приход», «село» дип укыйлар. Указда авылларга «колокол» куйдыру турында да сүз була. Халык арасында «хөкүмәт көчләп христианлыкка чыгара» дигән хәбәр тарала. Нәтиҗәдә Олы Мәңгәр авылында халык восстаниесе күтәрелә. «Бу восстаниеләр, – дип яза Таҗи Гыйззәт, – авылларга янгын сарайлары салдырып, чаң куйдыруга каршы – дини мотив белән башлансалар да, асылда, милли изүгә, самодержавиенең рәхимсез кысуына, талавына чыдаша алмыйча күтәрелгән крестьян восстаниеләре булалар». Мәгълүм булганча, бу восстаниеләр мотивы буенча Т. Гыйззәт «Ялкын» («Фәрхиназ») исемле драмасын яза.

1927 елда галим һәм язучы Гали Рәхим, Олы Мәңгәр авылына килеп, бу восстаниедә катнашкан сиксән яшьлек бер картны эзләп таба һәм восстаниегә кагылышлы бик күп истәлекләр язып ала. Мәңгәр карты аңа граф Скарятинның татар халкын ничек җәзалавы турында сөйли. Солдатлар авыл картларын, стройга тезеп, сакалларыннан өстерәп егып, камчы белән кыйнаганнар.

Шул указ нигезендә авылларга янгын машиналары – насослар кайтарыла. 1897 елгы перепись вакытында бу машиналар да исәпкә алына. Ләкин статистика күрсәткәнчә, зур гына авылларда әле насослар булмаган. Иске Төрнәле, Урта Пошалым, Сарай Чокырча, Иске Йорт, Иске Иябаш, Түбән Әзәк һ. б. авылларда янгынга каршы көрәшү өчен бер генә насос та юк дип күрсәтелгән.

Перепись вакытында теге яки бу авыл халкына ветеринария, медицина, почта хезмәтләре күрсәтү буенча да мәгълүмат тупланган. Мал врачының квартирасына Чөмә-Елга авылыннан – 44, Гөберчәктән – 50, Казанбаштан 28 чакрым дип күрсәтелгән. Медицина хезмәткәре дә авыллардан бик ерак урнашкан. Медицина врачы Орнашбаштан – 18, Югары Атыдан 23 чакрымда дип билгеләнгән. Телефон Иске Кишеттән – 25, Иске Ашыттан 35 чакрым ераклыкта булган. Аның каруы полицейский станнар бик куе «утыртылган»: Яңа Чуриле волостеның һәр авылы икешәр полицейский станга бүленгән (Мамадыш өязе) һәм самодержавиенең милли-социаль изү политикасы шулар аша алып барылган.

Статистик мәгълүматлар – үҗәт фактлар. 1897 елгы мәгълүматларны райондагы бүгенге мәктәпләр саны, почта челтәре, телефон линияләре, авыллардагы һәм район үзәгендәге больницалар, аптекалар, ветеринария хезмәткәрләре һәм ул кадрларны әзерли торган уку йортлары белән чагыштырып карасаң, искитәрлек аерма күзгә ташлана. Перепись моннан сиксән ел элеккеге картинаны безнең алга китереп бастыра. Ләкин 1917 елда исәпләп карасалар да, мәктәпләр, врачлар, телефон челтәре һ. б. буенча 1897 ел белән чагыштырудан әллә ни аерма булмас иде. Патша хөкүмәте милли окраиналарның экономикасын, культурасын үстерү турында кайгыртып бармакка бармак та какмаган!..

Коммунизмга (Арча). – 1977. – 11, 13 октябрь
Сикертән мәктәбенең 4 нче класс укучыларына җавап хат55
  Текст шәхси архивта сакланган кулъязма буенча бирелә. – Г. Х.


[Закрыть]

Хөрмәтле укучылар!

Сезнең хатыгызны укуга, сугыш еллары, Сикертән мәктәбе искә төште. Ул чорда укучылар да, укытучылар да күп иде. 1941 елның көзендә без 5 нче класска килдек. Гөберчәк авылыннан без җиде малай (ни өчендер бер кыз да юк иде) тәмамлап чыктык. Аларның кайберсе хәзер инде вафат булды, кайберләре исән, колхозда яисә район үзәгендә эшлиләр.

1. Шәвәлиев Мәгъсум.

2. Хисамиев Муллаян (Арчада).

3. Әсхиев Гыйлмулла.

4. Мәҗитов Гарифулла.

5. Низамиев Габдрәкыйп (үлде).

6. Газизов Сәгыйдулла (үлде).

Казаклар авылыннан безнең белән тәмамлап чыктылар:

1. Сибгатова Гамбәр.

2. Фәһлиева Җәмилә.

3. Сабирова Сария.

4. Хәбирова Бәгъдә.

5. Зиннәтова Мәүлиха.

6. Зиннәтов Әнвәр.

Чөмә-Елга авылыннан хәтердә калганнары:

1. Нургалиев Сәфәр.

2. Гарифуллин Гайфи.

3. Сибгатуллин Ислам.

4. Салихов Шаех.

5. Кадыйров Рафаэль.

6. Зиннәтов Муллахмәт.

7. Зиятдинов Сахаб.

8. Мәннанов Мәүлет (тәмамлый алдымы-юкмы, анык хәтерләмим).

Сикертән авылыннан хәтердә калганнар:

1. Хуҗин Мәсгут.

2. Хуҗин Сәлих (үлде).

3. Һидиятова Хәмтүрә (үлде).

4. Сәмигуллин Мәгъсум.

5. Минһаҗев Мөхәммәтхан (исеме, бәлки, башкачарактыр?)

6. Газизова Минзада.

7. Минһаҗева Сания.

8. Хуҗина Нәкыя.

9. Хуҗина Наҗия.

10. Абдуллина Нәкыя.

11. Миңлекәева Зөлхия.

12. Пулатов Хәнәфи.

13. Баязитов Миншәех.

1941 елның көзендә укытучылардан болар хәтердә калган:

1. Мөхәмметшина Фәүзия, татар әдәбияты укытты, директор, хәзер Казанда, пенсиядә.

2. Большов Григорий Герасимович, искиткеч талантлы математик иде, шул көздә сугышка китте66
  Ахыры юк. – Г. Х.


[Закрыть]
.

«Закладларга салган мал күк…»

«Октябрь революциясенә кадәр хатын-кызлар сатлык мал урынына йөргән, аларны сатканнар…» дигән сүзләрне күп кеше, ихтимал, образлы тасвир, гипербола буларак кына кабул итәдер.

Документлар исә моның чынлыкта шулай булганын сөйлиләр. Әйдәгез, шул заманның – Октябрь революциясе алды елларының тарихи язмаларын актарыйк. Сатылган кызлар, аларны сатучылар, моңа арадаш булган затлар, бу кыргый гадәткә протест белдергән кешеләрнең исемнәрен атыйк. Авылларын, өязләрен күрсәтеп сөйлик…

«Безнең Чуриле волостена да хатын-кызлар белән сату итүчеләр әкрен генә рәхим итә башладылар, – дип яза 1913 елда Сикертән авылы (хәзерге Арча районы) мөгаллиме Сөнгатулла Бәдретдинов77
  Йолдыз. – 1913. – 15 октябрь. – № 1047.


[Закрыть]
. – Бер ел эчендә дүрт барышник күренде. Узган көз Казан өязе Курса авылыннан бер кеше белән шул ук өяз Чокырча авылыннан бер хатын Ташкент ягыннан кайттылар да, берсе Сикертән авылыннан – бер тол хатын, икенчесе Чокырча тирәсеннән унөч яшьләр чамасында бер кыз алып киткәннәр иде.

Менә әле шушы көннәрдә генә Сикертән авылының читтә йөрүчеләреннән Гатаулла Юлдашев дигән кеше белән бер нәмәгълүм кеше кайтып төштеләр дә тиз-тиз генә шундый артык-портык хатыннарны эзли башладылар. Сикертәннән ике кыз баласы белән бер тол хатынны алып китмәкче булып вәгъдә дә куйдылар. Теге бичара хатын аз-маз акчага алданып, анда баргач бик рәхәткә тиенәсең дигәч, барырга тәмам кызган. Мин хатынга бардым да эшнең кая барып чыгачагыннан хәбәр бирдем, хатын да минем сүземне җиргә салмады, алар белән китүдән туктады. Алар әле шушы тирәдән эзлиләр икән. Курса авылыннан бер хатынны иярттеләр, ахры»88
  М. Мәһдиевнең атасы. – Г. Х.


[Закрыть]
.

Татар кызларын Урта Азия байларына сату гадәткә кергән бер хәл булган икән.

«…Журабай исемле бер казах татар кызларын Төркстанда сатып йөри. 1906 елда ул Түнтәрдән (хәзерге Балтач районы) өч кыз алып китә, шуларның берсен алтмыш яшьлек бер байга 500 сумга сата. 1907 елда ул Закирҗан исеме белән яңадан Казан артына килеп чыга. Закирҗан Урта Азия байларыннан күп заказлар һәм задаткалар алып килгән. Татар агайлары, фәкыйрьлеккә чыдый алмыйча, моңа кызларын саталар»99
  Вакыт. – 1907. – № 216.


[Закрыть]
.

Газетаның язуына караганда, сатылган кызларның кайберләре хуҗаларыннан качып китәләр, кайберләре фәхешлек юлына керәләр икән.

Тагын бер хәбәр: «Журабай Түнтәр авылына килеп җиткән. Бер кызны никахлап алган, икенчесен атасыннан 25 сумга сатып алган. Тегендә баргач, никахлап алганын талак кылып аера да кыйммәт бәягә сата икән. Сәрдек авылында бу никахның нәрсә икәнен аңлаган агайлар, никах мәҗлесенә барганда, мулланы тотып алып бик нык кыздырганнар. «Сәүдәгәрләр» Арбордан ике, Түнтәрдән тугыз – барлыгы унбер кыз алып киткәннәр»1010
  Вакыт. – 1907. – № 238.


[Закрыть]
.

Кыз сату очраклары башка губерналарда да булган. Саратов губернасы, Кузнецк өязе Б. авылыннан хәбәр итәләр: бу авылдан өч кызны сатып алып киткәннәр. Мәликә – 17 яшьтә, Фатиха – 16, Мәргубҗамал – 15 тә. Боларны иптәш кызлары озата бара, кочаклашып елашалар…

«Никах укыганда, кызларның берсе качмак булды, – дип яза газета хәбәрчесе, – әмма барып чыкмады. Балаларның бәясе унбишәр сум иде. Боларны гәзит белән генә тәрбияләп булмый. Кеше сатучыларга прокурор кирәк. Кызның ризалыгыннан башка никах укучыларның, «ул риза» дип шәһадәт бирүчеләрнең бер-икесен башлап хөкемгә гарыз итәргә тиешле»1111
  Вакыт. – 1908. – № 330.


[Закрыть]
.

Ташкент тимер юлындагы «Аральское море» станциясендә мондый хәл була. «Казан артыннан ике хатын-кызны сатарга китергәннәр» дигән хәбәр тарала. Имеш, инде аларны 360 сумга сатканнар да икән. Оренбург ягыннан сәүдә эше белән килгән Габдрахман Галиев бу хәбәр белән кызыксына. Галиевнең приказчиклары сатылган кызларны эзләп китәләр. Тапсалар – йозаклы өй эчендә ике хатын-кыз. Куркышып беткән хатыннар приказчиклар белән башта сөйләшмиләр. Әмма «Казан шивәсен ишеткәч, сөйләп бирәләр». Аларны Казан артыннан бер кеше китергән һәм инде хуҗаларын да күрсәткән икән. Хуҗалар «мал»ны карап, ошатып, килеп алырга вәгъдә итеп өсләреннән бикләп киткәннәр. Приказчиклар властьларны алып килеп ишекне ваталар. Йорттан бер хатын белән бер яшь кыз чыга. Сорашалар. Казан өязе Бәрәзә авылыннан 26 яшьлек хатын, исеме Маһитап. Яшь баласы белән сатылган. Тегесе – моның сеңлесе, 18 яшьлек, Шәфига исемле. Болар – Бәрәзәнең Бәдретдин исемле кешенең кызлары. Сатучының да кем икәнен ачыклыйлар. Казан белән Урта Азия арасында җиңел кәсеп белән көн күрүче егет – Иске Тазлар авылыныкы, исеме – Җәләлетдин. Шома егет кесәсеннән бер кәгазь чыгарып күрсәтә: Бәрәзә имамы Габделгалләм Габделбәдигый, үз мөһерен басып, «бу кеше әлеге хатыннарны үзе теләгән җиргә урнаштырырга хаклы» дип кәгазь биргән икән. Габделгалләм хәзрәт сатылган хатыннарга метрикадан «выписка» да биргән. Приказчик егетләрнең таләбе буенча, властьлар бу кәгазьләрнең барысын да алып Уфага Диния нәзарәтенә җибәрәләр. Әмма сатылган хатыннарның хуҗалары килеп гауга чыгаралар. Җәләлетдиннән акча таләп итәләр. Шома егет исә 180 сумын (бер хатын бәясен) инде тотып та өлгергән икән. Ул арада башкалар да җыела: Җәләлетдин тагын берничә байдан задатка алган икән. Спекулянтны ничек ычкындырганнардыр, анысы билгеле түгел, әмма Җәләлетдинне һәм Габделгалләм хәзрәтне фаш иткән Оренбург сәүдәгәре өенә кайткач туп-туры газета редакциясенә килә һәм Диния нәзарәтенең бу эшкә күз-колак салмавына, хәзрәтне әле дә булса җавапка тартмавына ачуын белдерә1212
  Вакыт. – 1908. – № 330.


[Закрыть]
.

Унынчы елларда Астрахань шәһәре хатын-кыз сату базарының үзәгенә әйләнә. Баку һ. б. шәһәрләргә Астрахань базары аркылы фәхешханәләргә бик күп кыз озатыла. «Хәтта Төркия вә Иран хәрәмнәренә дә шуннан җибәрелә. Бу яман эш белән күбрәк Казан татарлары кәсеп итәләр». Шәһәр интеллигенциясе, прогрессив журналистларның таләбе буенча, бу турыда губернатор янында киңәшмә җыела. Киңәшмә карар кабул итә: хатын-кыз сатучыларны, аларны алып китүчеләрне эзәрлекләргә, тотарга. «Алдагы январьда булачак «Хатыннарны химая җәмгыятьләре»нең съездында бу мәсьәләнең каралуын вә съездның хөкүмәттән бу хакта шиддәтлерәк1313
  Шиддәт – көч, куәт.


[Закрыть]
тәдбирләр1414
  Тәдбир – тиешле чара.


[Закрыть]
кыйлуын үтенүне таләп итәргә карар бирелде»1515
  Вакыт. – 1909. – № 540.


[Закрыть]
.

Документлар әнә шулай сөйли. Әмма хатын-кызларны сатлык мал хәленнән бернинди «химая итү җәмгыятьләре», бернинди киңәшмәләр, карарлар, протестлар коткара алмады. «Закладларга салган мал күк, абау, җаныем, безнең хәл» дип йөрәк ачысы белән җырлаган татар кызын бары тик Октябрь революциясе – бөек тарихи борылыш кына коллыктан азат итте.

Азат хатын. – 1978. – № 3
Рус ориенталистларының эшчәнлеге һәм татар вакытлы матбугаты

Унынчы еллар татар вакытлы матбугатында даими чагылып килгән бер тема бар: ул рус ориенталистлары мәктәбенең эшчәнлеге, рус ориенталистлары турында информация, рецензия, тәнкыйть һәм алар белән полемика. Бу теманың даими рәвештә матбугат битләрендә алып барылуы һич тә очраклы хәл түгел.

1910 еллар тирәсендә патша хөкүмәтенең милли политикасы тагын да реакционлаша. Хөкүмәт органнарының актив эшчәнлеге, нигездә, яңа революцион күтәрелештән куркып калу, милләтләр арасында, бигрәк тә рус һәм рус булмаган милләтләр арасында каршылык тудырырга омтылудан гыйбарәт иде. Реакцион милли политика беренче чиратта татарлар арасында авыр нәтиҗәләр китереп чыгарды, татарның уку йортлары ябылды, доносчылык көчәйде; азмы-күпме демократик фикер уздырган әдипләр яшерен күзәтү астына алынды. Тарих зур хата ясау алдына килеп басты: реакцион милли политика рус халкы белән татар халкы арасында дошманлык тудыруы мөмкин иде. Татар вакытлы матбугаты әнә шул тарихи хәвефтән халыкны саклап калу өчен әһәмиятле кампания башлый – газета-журналлар рус милләтенең татарларга хәерхаһ булган катлавын аерып күрсәтә. Вакытлы матбугат бу максатка рус ориенталистларының эшчәнлеген объект итеп ала һәм һәр адымында әйтеп бара: карагыз, ди, русларның менә шундый катлавы бар, алар безгә бертигез дәрәҗәдә кеше итеп карыйлар, менә болар безнең ватандашларыбыз, диләр.

Дөрес, унынчы еллардагы ориенталистика мәктәбе әле сыйнфый мәсьәләләргә кагылмый, культура-мәгърифәт-фән мәсьәләләрен генә күтәрә. Татар матбугатының аеруча зур әһәмият биргән шәхесләре – В. В. Бартольд, В. В. Радлов, Н. Ф. Катанов һ. б. эшчәнлеге патша режимы шартларында милләтләрнең үзара культура арадашлыгына омтылуы билгесе иде. Әлеге арадашлык фикерләрен либераль матбугат та уздыра иде. Ләкин матбугатта мәктәп, мәдрәсә, театр, концерт, гыйльми җәмгыятьләр, фән, әдәбият мәсьәләләрен күтәреп тә, алар мәсьәләләрне яшәп килүче самодержавие режимының асылына тимичә генә хәл итәргә омтылалар. Татар вакытлы матбугаты – бигрәк тә ул елларда даими чыгып килгән «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Кояш» кебек газета-журналлар – әнә шуңа күрә дә үз карашлары белән ориенталистлар карашы арасында уртаклык күрәләр һәм, шул караштан чыгып, рус ориенталистика мәктәбен ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы күпер буларак пропагандалыйлар.

Вакытлы матбугатның ориенталистикага һәм ориенталист галимнәргә мөнәсәбәте бик сак, ориенталист галим аз гына саксыз сүз ычкындырдымы, татарларга карата аз гына кимсетүле бер сүз әйттеме – бу турыда инде матбугат шаулый, теге галимгә чакыру ташлый, матбугатта кампания башлана. Әйтик, ориенталист С. Рыбаков 1912 елда Петербургта дамский кружокта татар-башкорт җырлары турында лекция укый, һәм татар җырларының эчтәлеге турында мыскыллырак караш сизелеп ала. Бу хәл рус һәм татар матбугатында зур бәхәскә кадәр барып җитә, һәм Рыбаковның мондый тонына протест белдергән мәкаләләр күренә. Венгр галиме ориенталист Вамбери турында исә 1911 елда бөтен дөнья матбугатын шаулатырлык бәхәс булып ала. Петербург агентлыгы телеграммасына таянып, «Вакыт» газетасы Вамбериның «Будапешти һирлап» газетасында төрки халыкларны мәсхәрә итеп язган мәкаләсе турында хәбәр итә. Бу хәбәр Бөтенроссия мөселманнарының колагын торгыза, һәм газета-журналларның барысында да диярлек протест, гаҗәпләнү күренә. Газета-журнал идарәләре килешмәү авазлары белән тула. Татар матбугатын даими рәвештә карап барган Вамбери Будапешттан «Вакыт» идарәсенә хат җибәрергә мәҗбүр була. «…Минем төркиләргә… хәерхаһлыгым мәгълүм. Мондый нахак сүз акылга сыймас» дигән сүзләр белән тәмамланган хат Вамбери имзасы белән «Вакыт»та басыла.

Татар матбугаты иң зур игътибарны В. В. Бартольд, В. В. Радлов һәм Н. Ф. Катановлар эшчәнлегенә бирә. Академик Радлов эшчәнлегенә бәя, аңа мөнәсәбәт мәсьәләсе матбугатта зур күләмдә ике тапкыр күтәрелгән. Беренчесе 1909 елда – Радловның гыйльми эшчәнлегенә 50 ел тулу уңае белән, икенчесе 1916 елның ахыры һәм 1917 елның башында – аңа 80 яшь тулу уңае белән.

Татар матбугаты зур галимнең кайсы якларына игътибар итә соң? «Вакыт»ның язуынча, татарның әдәбияты, фикере уянуга К. Насыйри белән Ш. Мәрҗани никадәр зур тәэсир ясаган булсалар, төрки теленә һәм тарихына Радловның иткән хезмәте, тәэсире дә шул дәрәҗәдәдер1616
  Вакыт. – 1912. – № 90.


[Закрыть]
. Шуның өстенә Радлов татар теленең иҗади мөмкинлекләрен ачып бирүе белән дә татар интеллигенциясенең ихтирамын казанган. Үзенең журналистлар белән булган шәхси әңгәмәләрендә ул татар теленең бик бай, сыгылмалы гыйбарәләре булуын, аның мөмкинлекләре зурлыгын күрсәткән1717
  Йолдыз. – 1911. – № 651.


[Закрыть]
. Радловның эшчәнлеге бигрәк тә «Йолдыз» һәм «Вакыт» тарафыннан игътибар үзәгенә алына. «Вакыт» газетасы Радловның гыйльми эшчәнлегенә 50 ел тулу уңае белән аның төрки шивәләре сүзлегенә зур бәя бирә: «Иң олугъ тюркологка безнең телемезгә вә кавемебезгә ихлас куйдыгы өчен вә бөтен гомерен шуңа фида итдеге өчен хәлас тәшәккерәтемезне1818
  Тәшәккерәтемез – рәхмәтебез.


[Закрыть]
гарыз кыйлып кабулыны үтенәбез», – дип яза1919
  Вакыт. – 1909. – № 469.


[Закрыть]
.

В. В. Радловның укучыларына сүз бирелә. «Вакыт» газетасында алар истәлек белән чыгалар. Радлов Уфадагы Учительская школаны тәмамлаучылар алдында речь сөйләгән икән. «Сез татарлар, – дигән ул анда, – белемгә шулкадәр сусагансыз, хәтта сусаганлыгыгызны да белмисез. Никадәр сөйләсәм дә, сезнең татар милләтенә иң зарур вә иң лязим нәрсә гыйлем вә мәгърифәт диячәгем», – дип тәмамлаган ул аны. Мәгърифәтче ориенталистның бу фикерләре, нигездә, «Вакыт» газетасы тоткан юл белән тәңгәл килә, һәм «Вакыт» үзенең фикердәше булган Радловның нәкъ әнә шул ягына һәрвакыт басым ясый. Радловның хезмәт юбилее матбугат битләрендә аның исеменә догалар кылуга кадәр барып җитә.

Радловның юбилее Петербургта уздырыла. Бу юбилей турында Казан һәм Оренбургтагы татар газеталары махсус сәхифәләр бирәләр. Аларда Радловның бөтен гыйлемен татар-башкорт арасында мәгърифәт таратуга гына хезмәт иттергәнлеге, үз белемен явыз ният белән файдаланмавы әйтелә. «Аның, – диелә, – башка галимнәрдән аермасы шунда: ул һичвакыт үзенең гыйлемен вөҗданына хилаф булган урыннарга сарыф кылмаган». Матбугат аның Казанда торган вакытта Ш. Мәрҗани һәм К. Насыйри белән дус булганлыгына игътибар итә. Ориенталист Самойлович Петербургтагы татар яшьләрен оештырып кичәгә алып килә. Җыелышта татарлар да бар, дигәч, Радлов бабайның йөзләре яктырып, шатланып китте, дип яза газетаның махсус мөхбире Кәбир Бәкер. Юбилей кичәсендә доклад ясаган Ш. Мөхәммәдьяров Казандагы Учительская школаның әһәмияте, татарлар арасында рус һәм Европа мәдәниятен таратуда Радловның роле турында сөйли. Кичәдә катнашучы курсистка татар кызы татарча сөйли. Радловка мөрәҗәгать итеп, ул, татар кызын караңгылыктан чыгару өчен кылган эшегез безгә бик якын, ди. Радлов үзен тәбрикләгән татар курсисткалары белән таныша, алар арасында Чистайның Закир хәзрәт кызын да күргәч, өлкән галим хәйран кала. Чөнки Закир хәзрәт еллар буе рус теле укытуга каршы килгән кеше. Радлов бу вакыйганы берничә елдан соң да хәтерләп сөйли: «Дөньялар үзгәрде, – ди ул. – Мин Казанда вакытта рус телен укытуга иң каршы килгән кеше Чистайдан Закир хәзрәт иде. Шул гына хәтердә калган. Ә менә шуның кызы юбилейда мине тәбрик итте».

Радловның башка галимнәрдән аермасы тагын нәрсәдә? «Йолдыз» газетасы бу мәсьәлә уңаена болай ди: «Радловка кадәр дә төрки телләрен өйрәнәләр иде. Шәрык телләрен өйрәнүдән максат һәрвакыт йә дин миссионерлыгы, йә тел миссионерлыгы була иде. Радловның исә шәркый телләрне өйрәнүдән максаты саф гыйлем булган. Ул төрки кавемнәренең тарих вә лисаннарына мәхәббәт иткән. Бонларның тарих вә телләрени яхшылап өйрәнеп тәдкыйк итүче2020
  Тәдкыйк итүче – дикъкать белән нечкәләп тикшерүче.


[Закрыть]
аз булганын күргән дә, үзе шул юлга бирелергә ният иткән. Радлов бу телләрне өйрәнүгә саф гыйлем ноктасыннан караган. Өйрәнгән саен ярата барып, ниһаять, бу телләргә вә бу телләрдә сөйләшкән төрки кавемнәргә мәхәббәт иткән. Радлов безем телләргә чын мәхәббәт илә караганыны, боларны сөйгәне, болар хакында китаплар, җилдләр язудан һичбер начар ниятләр булмаенча, анчак гыйлемгә хезмәт итү булганы һәр әсәрдә күренеп торадыр. Радлов, саф гыйлемгә хезмәт итәм дип, без төрки кавемнәргә хезмәт иткән. Без телемезнең тарихын белмичә караңгылыкта яши идек. Безгә ярдәмгә Радловлар килделәр».

Шундый зур хезмәт күрсәткән кешене юбилей көннәрендә ничек ихтирамларга соң? Газета Казан җәмәгатьчелеген юбилейда сынатмаска чакыра. Һич югы, диелә газетада («Йолдыз»да), тәбрик телеграммы җибәрергә кирәк. «Радловны тәбрик – үземезнең хазиремезне2121
  Хазиремез – әзерлегебез.


[Закрыть]
вә лисанымызны2222
  Лисан – тел.


[Закрыть]
тәбрикләүдер»2323
  Йолдыз. – 1909. – № 397.


[Закрыть]
. Кызганычка каршы, Радловның Мәрҗанигә булган мөнәсәбәте, аның белән сөйләшүләре матбугатка язылмаган. Мәрҗани белән Радловның дус булганлыгы, гаилә дуслары булып йөрешкәнлеге, башка кешене кабул итмәгәндә дә Мәрҗанинең аны кабул итүе мәгълүм. Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңае белән татар галимнәре һәм журналистлары бер китап әзерлиләр. Шул уңай белән Петербургта яшәүче Радлов янына Габдулла Гыйсмәти керә. Радлов үзенең Мәрҗани белән якын мөнәсәбәттә булганын әйтә һәм күп истәлекләр сөйли. Аларны Гыйсмәти матбугатта чыгармый, чөнки Радлов чыгачак китапка аерым мәкалә итеп үзе әзерләргә вәгъдә бирә. Бу мәкалә нишләптер 1915 елгы «Мәрҗани» китабына кертелмәгән. «Мин, – ди Гыйсмәти, – монда башка якларны язам. Карт галим татар теле мәсьәләсен кузгатты. Сезнең язган әйберегезне, ди ул, гади халык аңламый. Чөнки гарәпчә бик күп катыштырасыз. Гарәп сүзе катыштырып галим булмакчысыз. Сезгә арабизмны күптән ташларга кирәк иде. Имлягызга килсәң, анысы тагы да начар. Имлягыз элекке хәлендә калса, телегезнең тәрәккый итүен һич тә көтмәгез. Сез үрнәк ала торган төрек теле – иң аламасы. Аларның телен төрек үзе дә аңларлык түгел. Гарәп йогынтысына дучар булмаган татарларның телләре чистарак»2424
  Йолдыз. – 1913. – № 1912.


[Закрыть]
.

Радловка «Шура» журналы да зур игътибар бирә һәм хөрмәт күрсәтә. Журнал Радлов хөрмәтенә шигырь бастыруга кадәр барып җитә. Радловның төрки кавеме хакында әйләмеш хезмәте, ди журнал, һич онытылмаячак хезмәтләрдәндер. Төрки кавемнәре – вәхши халыклар дигән бер фикер көчәйгән вакытта Радловның алар турында хезмәт язып чыгуы бик әһәмиятле эш булды. «Шура» аны «Мөхтәрәм пир» дип атый.

Академик Радлов Петербургта яшәгәндә татар дөньясыннан шактый нык аерыла. Сәламәтлеге какшагач, ул татар әдәбиятын укымый, газета-журналлар алдырмый. Әйтик, реакция һәм революцион күтәрелеш елларында нык кына үсеп киткән татар әдәбиятын ул белми, хәтта 1913 елда да Тукайны ишетмәгән була. Шулай да татар культурасына элек иткән хезмәтләрен искә алып, киң катлау җәмәгатьчелек, татар укымышлылары 1917 елның башында аның исемен кабат матбугатка күтәреп чыгалар. Татар матбугаты 1917 елның 5 гыйнварында Радловка 80 яшь тулуны билгеләп үтә, «Йолдыз» һәм «Вакыт»ның 6 гыйнвар саннарында Радловка багышланган мәкаләләр, телеграммалар күренә.

«Йолдыз» идарәсе аңа үзеннән шундый телеграмма күндерә: «Мөхтәрәм Василий Васильевич! Сезгә 80 яшь тулу мөнәсәбәте илә затыңызны самими котлыймыз. Безнең арамызда халис мәгариф тарату юлында күп эшләгән гарызсыз педагог булуыңыз сыйфаты илә дә һәм бахосус2525
  Бахосус – бигрәк тә.


[Закрыть]
тюркологиядәге кыйммәтле гыйльми әсәрләреңез илә дә сезнең кадреңезне бик беләмез. Кыйммәтле, файдалы гыйльми хезмәтләреңезне дәвам иттерү өчен Аллаһы Тәгалә сезгә дәхи дә күп еллар яшәүне насыйп итсен».

«Вакыт»та зур мәкалә һәм Радловның рәсеме басыла. «Без үз тарафымыздан бу олугъ вә мөхтәрәм гыйлем хадимен 80 яшькә җитүе белән тәбрик итеп, тагы да күп еллар гыйлем мәйданында якты бер чыраг булып торуыны җәнап Хактан сорыйбыз», – дип языла анда.

Революциягә кадәрге матбугатта академик Василий Владимирович Бартольдка да зур урын бирелә. Мәгълүм булганча, Бартольдның иҗат чоры ике заманга – революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы заманга бүленә. Аны совет галиме дип атыйлар. Шулай да Бартольд Октябрь революциясенә кадәрге чорда ук инде үзен танытып өлгергән галим. Дөрес, ул вакытта әле ул тарихи процессны аңлауда, нигездә, идеалистик позициядә торган. Ләкин Бартольдны һәрвакытта да үзе өйрәнә торган халыкның социаль-экономик шартлары кызыксындыра. Бартольд яшәп килгән бик күп тарихи доктриналарны өр-яңадан карап чыга. Хаталарны төзәтә һәм Көнчыгыш халыклары тарихы буенча искиткеч зур материал туплый. Бартольд Совет хөкүмәте заданиесе буенча зур җаваплы гыйльми эшләр башкара (Урта Азия университетын оештыра һ. б.).

Татар вакытлы матбугаты Бартольдны ни өчен игътибар үзәгенә ала соң? Язган хезмәтләренә караганда, Идел буе татарлары беркайчан да Бартольдның махсус өйрәнү объекты булмаган бит! Моның да хикмәте бер генә әйбергә кайтып кала: самодержавиенең реакцион шовинистик политикасы котырынган бер чорда академик Бартольд мөселман халыклары тарихын өйрәнүне киң җәелдереп җибәрә, аларга ихтирам белән карый. Татар матбугатындагы демократик агым зур галимнең беренче чиратта әнә шул симпатиясен сизеп ала һәм аның хезмәтен, эшен пропагандалый башлый. Моны күтәрү дә татар халкын рус милләтенең ике милләт икәнлегенә, Пуришкевичлар милләтеннән Чернышевскийлар, Белинскийлар милләтен аерып карауны өйрәтүгә хезмәт итә. Ф. Кәрими язуына караганда, рус галимнәренең безнең хакта хезмәтләре күбрәк булса, «бер тәкам ялганчы, ифтирачы вә доносчылар өчен урынлы-урынсыз борыннарын тыгып мөселманнар илә руслар… арасына суыклык төшерергә юл бикләнер иде»2626
  Вакыт. – 1911. – № 811.


[Закрыть]
.

«Вакыт» газетасы Бартольд эшчәнлеген шул рәвешчә ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы фактор буларак күтәрә. 1913 елның апрель аенда академик Бартольд Уфа – Оренбург ягына сәяхәткә чыга, дигән хәбәр татар вакытлы матбугатын шаулата. «Вакыт» идарәсе моңа зур әһәмият бирә. Бартольд безнең тарихыбызга кагылса, һичшиксез, тарихыбыз бәхетле булыр иде дигән өмет белдерелә. Газета Бартольдның бөтен хезмәтләрен санап чыга да бәхәсләшергә бүген дә урын калдырмый торган фикер әйтә: «Аның бу әсәрләре, – ди, – гаять зур гыйлем, чиксез иҗтиһад һәм күп вакыт исбат итә торган исабәт тугры фикер илә язылганнар. Бартольд… тарихымызның иң олугъ һәм бу көнгә кадәрге муәррихлары2727
  Муәррих (мөәррих) – тарихчы.


[Закрыть]
арасында иң гадел бер галим саналырга тиешдер»2828
  Вакыт. – 1913. – № 1224.


[Закрыть]
.

Бартольд Оренбургка килгәч, «Вакыт» газетасы аның һәр адымы, очрашулары турында тулы информация биреп бара. Оренбургта ул «Вакыт» редакциясенә килә. Ф. Кәрими белән әңгәмә ясый. Ике көннән соң Бартольд Ф. Кәрими белән берлектә мәдрәсәи «Хөсәения»гә килә, андагы китаплар, программа белән таныша, Оренбург мөселман җәмгыятенең китапханәсен, Кәрвансарайны карый. Хөсәеновлар аңа автомобильләрен бирәләр, Ф. Кәрими һәм доктор Попов зур галимне Каргалыга алып баралар.

Бартольд Стәрлебаш мәдрәсәсендә дә була, аның программасын, дәреслекләрен тикшерә, борынгы кулъязмалар белән таныша, зиратка барып, борынгы ташларны өйрәнә. Мәдрәсә хәлфәләренең шәхси китапханәләрен карый. Бартольдка хәтфә белән тышланган иске кулъязма – «Стәрлебаш тарихы»н бүләк итәләр. Бу кулъязма хәзерге көндә галимнең архивында булырга тиеш.

Бартольд гомере буе татар матбугатын, фәнни хезмәтләрне күзәтеп барган кеше. Татар матбугатыннан ул «Вакыт» белән «Шура»ны яратып укыган. «Вакыт» һәм «Шура»да аның мәкаләләре дә басылган. Татарлар арасында үзенең хезмәтләрен белүче кешеләр булганга чын күңелдән шатланган. Татар газеталары аның ачык йөзле, мөлаем, хакыйкатьпәрвәр зат икәнлеген язалар. «Шура» еш кына аның хезмәтләренә кагыла, аны телгә ала. Арадан берсендә аның сүзләрен китергәндә хата җибәрә. Бартольд моңа зур игътибар бирә һәм «Вакыт»ка хат яза. Анда, ди, галим, минем тарафтан төрки халыклары адресына каты сүз әйтелгән дигән фикер аңлашыла. «Төрки милләте хакында һичбер вакыт вә һичбер урында миннән садир булмаган2929
  Садир булмаган – башланмаган.


[Закрыть]
каты сүзләр миңа нисбәт бирелмәсен иде, минем өчен анысы бик әһәмиятле». «Шура» болай җавап бирә: «Остазларымыз булган Григорьев, Бартольд, Радловларның әсәрләре белән танышлыгымыз арткан саен, ул хаталар кими барырлар. Ул хаталарны гыйльми максатта төзәтеп барырга кирәк. Россиядәге төркиләр илә руслар арасында инде искедән бирле дәвам итеп килгән аңлашмау, бер-береңнән читләшү бетәргә тиеш. Болар арасында инде хакыйкый мөнәсәбәт, кулга-кул тотышып бару башлансын иде».

Татар матбугаты битләрендә болардан тыш академик Фёдор Евгеньевич Корш, профессор Катанов, Иосиф Готвальд турында язылган бик күп җылы материаллар табарга мөмкин. Материал сайлап алуда критерий бер генә: ул – галимнең татар халкына мөнәсәбәте. Корш турында зур материаллар бирү дә шуңа кайтып кала. Ул, ди «Вакыт» газетасы, «безне сөйде, безнең хакымызда йөз яктылыгы булырлык сүзләр әйтте. Россиядә Шәрык гыйлемнәре белән шөгыльләнүчеләр байтак булса да, үзләренең белекләрен хакыйкатькә генә хезмәт иттерүчеләр, безгә дә үз белекләреннән файда тигезүчеләр бик сирәк очрый. Ахыр гомерендә мөстәшрыйк булган Корш безне бик якын күрде, шул нисбәттә үзенең вафаты белән безне артыграк кайгыга төшерде»3030
  Вакыт. – 1915. – № 1910.


[Закрыть]
.

Ориенталист Н. Ф. Катановның татар культурасы өлкәсендәге роле матбугатта галим Петербургка күчеп китәр алдыннан күтәрелә. Моны иң актив күтәрүче органнардан «Йолдыз»ны күрсәтергә мөмкин. Эш шунда ки, Катанов китәр алдыннан үзенең китапханәсен Казанда сатып калдыру турында хәбәр итә. Бу мәсьәлә буенча «Йолдыз» берөзлексез информация биреп бара.

Либераль газета мәсьәләне либералларча ача: газета битләрендә татар байларын шушы китапханәне сатып алырга үгетләү башлана. 30 мең сумлык китап 10 меңгә сатыла дип хәбәр басыла. «Йолдыз» китапханәнең нидән торганын белмичә сөйли. Моны «Вакыт» ачып бирә. Китапханә, нигездә, төрки китаплардан, букинист, антикварлардан җыйган китаплардан тора. Анда кулъязмалар күп. Бөтендөнья ориенталистларының иң сирәк китаплары бар. Атласлар, рәсемнәр. Барлыгы 10 мең том чамасы – 24 шкаф, һәр шкафта 6 шүрлек китап. «Вакыт» газетасы моны сатып алырга Уфа, Оренбург байларын өндәп карый. Казанда өмет юк, булдыра алмаслар, ди. Анда хаҗәтсенү күренми. Моны сатып алсак, «берничә ун мең сумлар сарыф итеп, бәгъзе бер хәзрәтләрнең исемнәре, шөһрәтләре өчен салынган мәдрәсәләрдән, авылларны вак кисәкләргә бүлеп, теләгән кешеләрне имам итмәк өчен салына торган мәсҗетләрдән әллә никадәр артык файдалы һәм саваплы эш булыр иде»3131
  Вакыт. – 1913. – № 1213.


[Закрыть]
. Шунысы характерлы: һәр ике газета бу очракта динне тәнкыйть итә. Нинди сак «Йолдыз» да болай дип яза: «Шушы китапханәне алырга бер бай табылмады. Үткән елларда Казанда бер атаклы бай 15 меңгә төшереп кирәкмәгән урында мәчет салдырды. Әгәр бер кеше мөфти хәзрәт исеменә мәчет салырга яки көмеш комган бүләк итәргә дисә иде, һичшиксез, күбрәк тә җыелыр иде. Бездә урманга утын ташучы, диңгезгә су ташучы байлар байтак. 50 шәр сум гына җыйыйк. 200 бай юкмыни? Халыкның алга китүендә, аның төрле фәннәрдән җиңеллек илә хәбәрдар булып мәгълүматын арттыруында иң зур урын тотучы, шөбһәсез, китапханәдер».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации