Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Арыслан… кайгыра белми9797
  Мәкалә газетада «Җырның да ертыгы була икән» исеме белән басылган. Биредә текст шәхси архивта сакланган кулъзма буенча тулыландырып бирелә. – Г. Х.


[Закрыть]

(Реплика)

Халык, җырның ертыгы юк, сүзнең – сүтеге юк, дип, элек-электән әйтә килгән. Ләкин җырның да кайвакытта түзә алмыйча ертылып китүе мөмкин. Бигрәк тә халык җырлары. Чөнки соңгы елларда алар белән шулкадәр саксыз эш итәләр – гаҗәпкә каласың. Җырны нәшриятка тапшырган төзүчеләр боза. Нәшрият боза. Радиодан, телевидениедән, сәхнәдән җырлаучы боза. Тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр.

Талантлы җырчы Зәйтүнә Әхтәмованың җырлавын рәхәтләнеп тыңлыйсың. Аның моңлы, тыйнак тавышын быел да берничә мәртәбә ишеттек, әмма телевидениедән «Уел»ның сүзләрен бозып җырлавына һич тә риза булмадым. Соң инде шуны да белмәскә дип, 1962 елда чыккан «Халык җырлый» дигән китапны кулыма алган идем – ачуым сүнде. Китапта язылганча җырлый бит Зәйтүнә! Ә китапта менә болай язылган:

 
Арыслан да киек һич кайгырмас,
Каршысында биек тау булса…
 

Болай әйбәт кенә кебек. Ләкин бөтен хикмәт шунда ки, арыслан (хайваннар нәселеннән булганлыктандыр инде) кайгыра да, шатлана да белми (әйтергә кирәк, Х. Бикколов төзегән башкорт җырлары җыентыгында арыслан… кайгыра). Халык үзенең җырларына бервакытта да андый мәгънәсезлекне кертмәгән. Ул болай дип җырлаган:

 
Арыслан ла киек, ай, сикермәс
(вариант: ай, алдырмас),
Алларында биек тау булса.
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.
 

Монда инде һәркемгә ачык: арыслан – сикерми яки алдырмый, егет кеше – кайгырмый…

Хәер, китаптагы башка җырларда да шундый саксызлык киткән икән. Мәсәлән, «Борынгы җырлар» дигән бүлегендә «Салкын чишмә» җыры бирелгән. Әмма тексты борынгы түгел. Борынгы заманда хәсрәт-җәфа чиккән татар егете (кызы) менә болай җырлаган:

 
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр,
Дөньясыннан ямь табалмый
Гомрем үтеп барадыр.
 

Соңгы елларда хезмәт халкы аңа үзгәреш кертте. Ул инде болай җырлана башлады:

 
Иҗтиһад ит, эшкә башла,
Гомер үтеп барадыр.
 

Димәк, соңгы текст белән алган очракта җырны «Борынгы җырлар» бүлегенә кертергә ярамый иде.

Бездә «Ашказар»ны җырлаганда да саксызлык күрсәтәләр:

 
Җанкай җанаш китте, ай, сунарга
Ашказаркай буена чашкегә, –
 

диләр.

Ләкин һич тә «чашке» түгел, ә «чәшке», ягъни норка. Китапта бу сүз дә хата белән бирелгән. Фольклор дигәч тә, аның да үзенең билгеле бер рамкалары бар… Хәер, фольклор гынамы соң! Шагыйрь әсәрен дә сәхнәдә, радиода, телевидениедә, китапта теләгәнчә үзгәртеп була икән.

…Җырчылар Тукай текстын да теләгәнчә үзгәртәләр. Башкаручылар (бигрәк тә үзешчәннәр) бер хәл, ә менә «Халык җырлый» дигән китапта Тукайның «Өзелгән өмит» шигыре «Тәфтиләү» дип бирелгән. «Тәфтиләү» – тарихи җыр, аның үзенең легендасы бар. Инде Тукай сүзләрен халык шул көйгә салып җырлый икән, димәк, һич югы, «Тәфтиләү» көенә, Тукайның «Өзелгән өмит» шигыреннән дияргә иде! Аннан соң Тукай «Син сынасың, мин сүнәмен» дигән, ә «Халык җырлый» китабында «Мин сүнәрмен» формасы бирелгән. Мәгънәгә зыян килгәнен сизмәгәннәр.

Бу китаптагы «Борынгы җырлар» бүлегендә «Әллүки» дигән бер текст бар. Г. Тукай сүзләре дип язылган – анысы дөрес. Ләкин монда Тукайның дүртьюллык беренче строфасыннан ике юлны гына алганнар. Соңгы ике юлын төшереп калдыру белән текст бозылган (кыскарту мондый формада булмый). Аннан соң ни өчендер «түзәлмәдем» дип мишәр диалектында бирүне кирәк дип тапканнар. Ихтимал, җырчылар да шулай башкарадыр. Ләкин Тукайда – «түзалмадым» формасында. Мәсәлән, шагыйрьнең үзе исән чакта чыгарылган 10 нчы дәфтәрендә шулай.

Инде шагыйрьләр тексты белән саксыз эш итү турында сүз киткән икән, тагын берничә мисал китерик. Һ. Такташның «Урман кызы»н да үзгәрткәннәр. Такташта «биеклеккә таба ашам» диелсә, җыр китапларын төзүчеләр «бөеклеккә» дип бирәләр. Такташта: «керфек очларыңнан агалар», ә җыр китапларын төзүчеләргә монда да мөгез чыгарырга кирәк булган, аларда: «тамалар». (Чөнки сүз хис турында бара, ул – таммый.) Ни өчен шагыйрь мирасына шулай саксыз мөнәсәбәт? К. Тинчуринның «Кандыр буе» пьесасыннан монтёрлар җыры да шундый үзгәрешкә дучар булган. Драматург «Хәтәр җилләрендә» дип биргән, бу, ихтимал, очраклы түгелдер, монда мәгънә басымы бардыр. Җыр китапларын төзүчеләр исә моннан бөтен бер иҗекне алып ташлаганнар. Янәсе, җырларга уңай була. Бу З. Хәйруллина төзегән китапта да, Х. Бикколов төзегән китапта да шулай. Яки Х. Бикколов чыгарган җыентыктан З. Ярмәкинең «Аккаен»ын карагыз. Аннан шул ук «Аккаен» текстын антологиядән һәм 1968 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган З. Ярмәки әсәрләре җыентыгыннан карагыз. Җир белән күк аермасы. Күрәсең, җыр китаплары төзүчеләргә халык куплетын шагыйрьгә ябыштыру, шагыйрьнекен теләгәнчә үзгәртү – бик ансат. Х. Бикколов төзегән китапта башка характердагы саксызлыклар да шактый. Мәсәлән, халык арасында бик популяр булган җыр – «Йөрәк сере»нең авторы И. Ганиеваның исеме дөрес бирелмәгән. Ә «Беренче мәхәббәт» (Ә. Рәшитов сүзләре) җырының сүзләре «Г. Зәйнашеваныкы» дип куелган.

Сүз уңаенда шуны да әйтик: Тукайның дүрттомлыгына кергән «Җырлар дәфтәре»нә ни өчендер без тиешле игътибарны бирмибез. Анда җыйналган 28 көйнең ике-өчен генә җыр җыентыкларына кертәләр, анда да Тукай язып алган текстлардан бер генә юл да алынмый. Мәсәлән, шул ук «Халык җырлый» китабында Тукай дәфтәрендә телгә алынган җырлардан «Ак бүрек», «Сәгать чылбыры» һәм «Ончы Фәхри» (Тукай дәфтәрендә ул «Җырчы Фәхри» дип бирелгән) генә күрсәтелгән. Соңгы вакытта фольклорчы галимнәр тарафыннан бу җырлар Тукай дәфтәреннән түгел, ә шул чордагы икенче бер кешенең кулъязмасы дигән фикер йөртелә. Ләкин бу элеккеге текстларга саксыз карау өчен бернинди нигез була алмый әле. Хәлбуки бу җырлар халкыбызның элекке заманда яратып җырлаган иң популяр җырларыннан булган. Мәсәлән, 1962 елгы җыентыкта «Сәгать чылбыры» дигән борынгы җыр китерелә. Моңа түбәндәге сүзләрне текст итеп тәкъдим итәләр:

 
Туп-туры баскан туры атымның
Тоягында яшел тут икән.
Гыйшкың төшсә матур ярга,
Гомерлеккә сүнмәс ут икән.
 

Тукай текстына мөрәҗәгать итик. Монда без текстның бөтен бер мәгънәгә хезмәт иткәнен күрербез. Авыр язмыш… Язмыштан зарлану. Өметләр. Гыйшыкка ишарә… Тукайда менә болай:

 
Айдан ерак түгел якты йолдыз,
Февраль генә микән, март микән;
Әй… югалттым сәгать чылбырым,
Тапмадыңмы, сары ла былбылым?
Яшь йөрәккәйләрем еллар көткән
Хәсрәт кенә микән, дәрт микән?
Әй… югалттым…
 

«Халык җырлый» китабында «Сәгать чылбыры» җырының без алда телгә алынган беренче куплеты – Тукай дәфтәрендәге «Аргамак» көенең текстыннан бер кисәк кенә. Һәм ул Тукайда, әлбәттә, мөкәммәлрәк, аһәңлерәк. «Туп-туры баскан» түгел, ә:

 
Тып-тып итеп баскан аргымакның
Тубыклары яшел тут икән.
Төшмәсен лә гыйшык матур ярга,
Гомерләр дә сүнмәс ут икән.
 

Шагыйрьләр күзлегеннән караганда, «туп-туры баскан» белән «тып-тып итеп баскан» гыйбарәләре арасында аерма шактый дип уйларга мөмкин.

«Халык җырлый» китабында исә бу җырның аһәңенә бер генә ишарә дә юк. Анда бирелгән «Ай, югалттым…» формасы да борынгы татар халкының сөйләү стиленә туры килми. Безнең уебызча, Тукай текстындагысы – халыкныкы: «Әй, югалттым…» Җырлар китабында «Ак бүрек» көенә дә ниндидер очраклы текст алынган. Тукай тексты бу җырда да бербөтен сюжетны тәшкил итә. Әлеге җыентыкта бирелгән «Ончы Фәхри» җырының тексты белән дә килешүе кыен. Иң беренче ялгышлык – бу көйгә ике үлчәүдәге, ике озынлыктагы строфалар тәкъдим ителгән. Алай булмый бит! Бер үк көйгә ничек инде менә мондый итеп:

 
Агыйдел буйлап, ай, сал ага,
Сал өстендә кемдер моңлана.
Җырласаң салда гармонь тартып,
Сандугачлар туктап тыңлана (?) –
 

дип җырлыйсың да шул ук көйгә:

 
Гармоньчылар, уйнагыз,
Көйнең шәбен, асылын,
Гармонь тавышы әйтеп бирсен
Безнең йөрәк ярсуын, –
 

дип тә җырлыйсың?! Үлчәү дигән нәрсә бар бит… Ярар иде ул кушымта булса! «Ончы Фәхри» көен ишеткән кешеләр беләләрдер, бу көй дөньяда типтереп, авырлыкларга бирешмичә, мут яшәргә яраткан елдам егетләр турындагы җырларны эченә ала һәм көйдәге кызулык, экспрессивлык, виртуозлык белән тексттагы мәгънә бик тә тәңгәл килә иде. Безгә Тукай дәфтәрендәге генә түгел, гомумән, барлык булган борынгы көйләребезне эзләп табып, кәгазьгә төшерергә, аларны текстлары белән кавыштырырга һәм сәхнәгә менгерергә кирәктер, ахрысы. Ә алар, дөнья яктысына чыгаруны көтеп яткан җырлар, байтак кына. Йә, кайсы җырчыбыз сәхнәдә «Ак бүрек» көенә, «Сибиряклар» көенә, «Аксак Йосып» көенә җырлаганы бар? Ә «Сәлим бабай» көе, «Шомрай көе» нинди? Боларны кайда ишетеп була? «Сабанчы бабай» җырын гына алып карыйк:

 
Җырлыйм әле сузып-сузып,
Моңлы көйләр белән өзеп.
Һай, гомерем китте узып
    Яшь чагында уйламыйча.
Карт булсам да, мин һаман да
Җырлап җибәрәм сабанда.
Түзми күңел бу заманда
    Җырламыйча, моңланмыйча.
Искә төшә әллә ниләр,
Минем хәлемне белмиләр.
«Әнә җырлый җүләр» диләр,
    Ник әйтәләр уйламыйча?
Яшь чагында белмисез дә,
Юк, уйларсыз әле сез дә,
Дөнья басса тезегезгә,
    Түзалмассыз җырламыйча.
Мин дә шулай йөргән идем,
Сез күргәнне күргән идем,
Әллә ниләр белгән идем,
    Түзми күңелем җырламыйча…
 

Халык сүзедерме ул, шагыйрьнекедерме, әмма аның көе шәп булгандыр.

Менә мондый текстлар безнең халкыбызда, элек басылып чыккан җыр китапларында әллә никадәр! Аларны ишетергә иде…

Мин рус башкаручыларына сокланам. Җырчыларның репертуары елдан-ел элеккеге рус халык җырлары хисабына да байый бара. Алардагы борынгы җырларның саны! Балалайка моңы нинди көйләрне генә безгә җиткерми! Мәскәү радиосы нинди генә халык җырларын тапшырмый! Ә бездә – ярлылык. «Борынгы» дип җырласалар, шул инде: «Кара чана кар яра…» Уйнасалар – шул инде: «Кошлар кебек»! Бер ел, биш ел, ун ел әнә шулай… Талантларыбыз күп, ә аларга бирерлек көйләребезме эшкәртелмәгән, текстлармы табылмаган? Халык җырларын М. Рахманкулова, И. Шакиров, Ә. Авзалова, Г. Шаһиев, Г. Рәхимкулов, З. Әхтәмова кебек оста башкаручыларыбыз булган безнең халыккамы көйгә, җырга ярлы булырга?

Бездә, ахрысы, халыкның элеккеге музыкаль, шигъри мирасына җаваплылык белән карау, сак мөнәсәбәт җитеп бетмидер. Шулай булмаганда, югыйсә без сәхнәдән «Ак бүрек»не дә, «Аксак Йосып»ны да, «Хазбулат» көен дә, «Уральский Габдрахман»ны да ишетер идек. Ихтимал, халык җырларына сак мөнәсәбәт, игътибарлы караш булса, арысланны да кайгыга салмас идек. Тау күргәч, ул да сикермәс кенә иде…

Социалистик Татарстан. – 1970. – 5 июнь
ХХ йөз башы татар публицистикасында рәсем сәнгате мәсьәләләре

Татарларда рәсем сәнгате мәсьәләсен өлгереп җиткән иҗтимагый проблема итеп күтәрүчеләр – демократ язучылар, алдынгы интеллигенция вәкилләре булды. Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал һ. б. язучыларның публицистик хезмәтләрендә сәнгать, аерым алганда, рәсем сәнгате мәсьәләләре белән без еш очрашабыз.

Мәгълүм булганча, 1905 ел революциясе халыкның самодержавие шартларында кысылып яткан иҗат көчләренә юл ачты. Революция белән илһамланган татар демократик интеллигенциясе царизм, дин-шәригать изүе астында күмелеп торган күп мәсьәләләрне берьюлы күтәрде, хезмәт иясе массаларының революцион хәрәкәтенә таянып, матбугат, театр яулап алды. Шушы ук елларда демократик матбугатта рәсем, музыка сәнгате өлкәсендә хөкем сөргән бушлыкны бетерү, алар алдында торган киртәләрне алып ташлау өчен көрәш башлана. Татар демократик язучылары рәсем сәнгатен үстерүне революциядән соң зур һәм мөһим мәсьәлә итеп күтәреп чыктылар.

Әлбәттә, рәсем сәнгате мәсьәләсендәге бәхәсләр, көрәш турында сөйләгәндә төрле социаль катлау вәкилләре тоткан максатларның үзгә булуын, сәнгатьнең шушы өлкәсе алдында торган бурычларны аларның үз идеал-теләкләренә нисбәттә аңлауларын, сәнгатьнең үсеш юнәлешен, иҗтимагый-социаль ролен төрлечә күрүләрен онытырга ярамый.

Сәнгать мәсьәләләрендә ХIХ гасырда ук Ш. Мәрҗани, К. Насыйри кебек мәгърифәтче галимнәр дин кануннарын какшата башлаганнар иде. Ләкин 1905 ел революциясе биргән иректән демократлар гына түгел, клерикаллар да файдаландылар. 1906 елда Оренбургта реакцион «Дин вә мәгыйшәт» журналы чыга башлады (баштарак – «Дөнья вә мәгыйшәт» исемендә). Татар демократларының сәнгать мәсьәләләрен күтәреп чыгуы беренче чиратта әлеге «Дин вә мәгыйшәт» белән каршылыкка керде. Демократик матбугат белән беррәттән дини-фәлсәфи-сәяси-әдәби журнал «Шура» да сәнгать мәсьәләләренә урын бирергә мәҗбүр булды. Ул диннең нигезенә кагылмаган көе генә, либеральлек позициясеннән торып, шәригать кануннары эчендә сәнгатькә «урын әзерләште».

Шулай да бу өлкәдә иң кыю адымны «Аң» журналы ясады. Сәнгатьне пропагандалауны журнал үз программасының төп юнәлешләреннән берсе дип билгели. «Сәнгать, нәфасәт, хосусан рәсем мәсьәләсе җитди рәвештә куелып, бердән бу хакта нәзари бәхәсләр булачак, икенчедән, мәшһүр җиһан булган Рафаэль, Микеланджело, Леонардо да Винчи, Рембрандт, Репин кебек даһиларның сәнгатьләреннән нәмунәләр биреләчәк һәм милли тарихымыз, милли хәятымыз, милли каһарманларыбыз вә мөһим хәдисәләр хакында рәсемнәр булачак»9898
  Аң. – 1912. – № 1.


[Закрыть]
, – дип языла журналда.

«Аң» – техник-полиграфик, кәгазь сыйфаты, шрифты ягыннан татарларда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә яңа журнал була. Үзенең тоткан юлы белән дә ул заманасының иң прогрессив журналларыннан берсе булып исәпләнә9999
  Бу турыда: Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века. – Казань. – 1966. – С. 109.


[Закрыть]
. Журналның редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни заманының югары культуралы кешесе булган. Ул рус әдәбияты-сәнгатен яхшы белгән, Европада сәяхәттә йөргән, чит телләрне үзләштергән. Журналның йөзен, барыр юлын билгеләгәндә, ул Г. Тукай, Ф. Әмирхан белән киңәшкән. Чыгачак журналга исемне дә Тукай тәкъдим иткән. Һәм шагыйрь журналның беренче саны өчен махсус шигырь дә язган.

«Аң» журналы үзенең беренче саннарыннан ук татар язучыларының иң прогрессив катлавын үз тирәсенә туплаган. Әдәбият дөньясында беренче әсәрләре белән үк тиз танылган Г. Ибраһимовның да монда секретарь булып эшләве журналның йөзен билгеләгәндә әһәмиятле күренеш булган. Журналга Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафури, С. Рахманколый, Г. Газиз, Ф. Сәйфи, Г. Кәрәм, Ш. Әхмәдиев, Ш. Камал, С. Сүнчәләй, Г. Сөнгати, Х. Кәрим, К. Тинчурин, М. Гали, М. Фәйзи, С. Җәләл, З. Нуркин, Ш. Манатов кебек танылган әдипләр һәм яшьләр тартылганнар. Болар европача яшәргә, татарны мескенлектән коткарырга, халыкның күзен ачарга омтылучы эшлеклеләрнең авангардын тәшкил иткәннәр.

Журналның сәнгатьне пропагандалауга йөз тотуын татар көндәлек матбугаты хуплап чыккан. «Йолдыз» газетасы, мәсәлән, «Аң»ның беренче санын тәбрик итеп болай дип яза: «Шәһәремездә бондый рәсемле журнал юклыгы зур кимчелек иде. Бу кимчелекне тәкмил100100
  Тәкмил – тутыру.


[Закрыть]
бабында беренче адымын Әхмәтгәрәй Хәсәни җәнабләре тәһзит101101
  Тәһзит – төзәтү.


[Закрыть]
иттеләр. Рәфыйкымызны тәбрик итәрәк әсәр мувәкъкыйтьләренә102102
  Мувәкъкыйть – вакытларны билгеләүче.


[Закрыть]
дәвам вә муаффәкыять103103
  Муаффәкыять – уңыш.


[Закрыть]
телимез»104104
  Йолдыз. – 1912. – № 918.


[Закрыть]
.

Демократик карашлы язучыларның эстетик фикерен чагылдыру мәйданы булган «Аң» журналы беренче саныннан ук «мөселманчылык» торгынлыгына һөҗүм башлый.

Анда француз рәссамы Леконт де Нойның «Шәрык йокысы» дигән картинасыннан репродукция бирелә һәм моңа карата Ф. Әмирханның «Шәрык йоклый» дигән нәсере басыла. Журналның моннан соңгы саннарында да Париж салоныннан репродукцияләр бирелә. Ислам дине тарафдарларының патша охранкасы белән берләшеп теләсә нинди прогрессив күренешкә каршы актив көрәш алып барган бер чорда журнал битләрендә сәнгать әсәрләреннән репродукцияләр бирелеп барылуын бары тик Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ә. Хәсәниләрнең зур гражданлык хисен байрак итеп алып көрәш мәйданына чыгулары белән генә аңлатып була. Париж салоны әсәрләре белән аралаштырып журнал бөек рус художниклары Айвазовский, Саврасов, Маковский, Шишкин һ. б.ның әсәрләреннән үрнәкләр бирә. ««Аң» журналының әдәби орган гына булмыйча, бәлки әдәби-мәдәни үзәк булганлыгын Г. Ибраһимов редактор Ә. Хәсәнигә язган хатында басым ясап әйтә. «Аң» тукталса, – дип яза Г. Ибраһимов, – әдәбият белән яшь мәдәни фикер хакыйкатьтә бер органсыз калачак, яшь истигъдадлар105105
  Истигъдад – сәләтлелек.


[Закрыть]
өчен дә зур мәхрүмият булачак иде… Бу – бер минем түгел, күпләрнең фикередер»106106
  Галимҗан Ибраһимовның яңа табылган хаты. // Казан утлары. – 1966. – № 12.


[Закрыть]
.

«Аң» журналы чыга башлау «Дин вә мәгыйшәт»челәрне зур борчуга төшерә. Моңа кадәр дә татар газета-журналларының күбесе белән сугышып яткан «Дин вә мәгыйшәт» яңа журналга каршы көрәш башлый. Бу кампаниянең башында Казан мулласы Садыйк Иманколый тора107107
  Дин вә мәгыйшәт. – 1913. – № 3, 11, 15 һ. б.


[Закрыть]
. Ул «Аң» журналындагы рәсемнәргә протест белдерә, бу рәсемнәрнең «әхлак бозачакларын» әйтә. Гади протест мәкаләләре белән генә канәгатьләнмичә, С. Иманколый «шигырь» белән дә көрәш ача:

 
Хатын-кыз сурәте анда ялангач,
Бу «аң»мы яки аңсызлык, күзең ач,
Боның илә мәҗәллә108108
  Мәҗәллә – журнал.


[Закрыть]
күркәм улмас,
Бу улмаса да хөсне109109
  Хөсне – матурлыгы.


[Закрыть]
һич кем улмас.
Әдәп әһленә бу лаек түгелдер,
Боны тәҗвиз110110
  Тәҗвиз – яраклы табу.


[Закрыть]
идән Садыйк түгелдер111111
  Дин вә мәгыйшәт. – 1913. – № 16.


[Закрыть]
.
 

Шулай итеп, «Аң» журналының рәсем сәнгатен пропагандалавы кадимчеләр тарафыннан зур каршылыкка очрый. Моның шулай булуы бик табигый, чөнки «Аң» журналы – татарларда сәнгать мәсьәләсен иң кыю рәвештә күтәргән беренче журнал.

Дөрес, сәнгать мәсьәләләренең кайберләре теге яки бу дәрәҗәдә татар матбугатында «Аң» журналына кадәр үк кузгатыла башлаган иде. Мәсәлән, «Шура» 1908 елдан алып сәнгать мәсьәләләре буенча материалларга шактый урын бирә. Ләкин либераль-буржуаз мәсләктә торган бу журнал күп мәсьәләгә ачыктан-ачык җавап бирми, сәнгатькә каршы булган кара фикерләрне җае белән генә кире кагып барырга тырыша. Фотография мәсьәләсен ул, әйтик, 1908 елда ук күтәрә, «рәсем вә фотограф» бу көннәрдә сәнаигы нәфисә фәненнән иң кыйммәтле бер урынны ишгаль112112
  Ишгаль – яктырту.


[Закрыть]
итмәктәдер» дип белдерә. Һәм шунда ук журнал, «мәсьәләне ачык белүче галимнәр сөйләсеннәр» дип, үзенең позициясен бәхәскә алырга мөмкинлек бирә113113
  Шура. – 1908. – № 9 («Сурәт» мәсьәләсе).


[Закрыть]
. Кузнецк шәһәреннән бер мөгаллим редакциядән сорап яза: «Галимҗан Баруди сурәт төшерү хәрам дип әйтә. Шул дөресме, әйтсәгез иде», – ди. «Шура» монда да кистереп җавап бирми. Без, диелә җавапта, Галимҗан хәзрәтнең мәзкүр әсәрен күрмәдек, бу турыда «Әд-дин вә әл-әдәп» җавап бирсен. Ләкин шунда ук өстәп куя: «Мәдинә шәһәрендә ни өчен сурәтләр булган икән? Моны ачыкларга кирәк»114114
  Шура. – 1908. – № 8.


[Закрыть]
.

Екатеринбургтан берәү сорый: бездә, ди, фотография ачылды. Мөселманнар арасында аңа һәвәслек бар, ләкин шөгыльләнү дөресме? Җавап: Оренбург собраниесенең рәсми органы «Мәгълүмат» журналында бер махсус бүлек ачылды, шуларга мөрәҗәгать итегез, алар җавап бирсеннәр115115
  Шура. – 1909. – № 7.


[Закрыть]
. Мәскәүдән берәү сорап яза: бездә бер мөселман электр театры ачкан иде, Ханкирмән мөселманнары кыямәт куптарып, театрны яптырдылар. Инде ипподромда ат чабыштыруны дөресме, түгелме дип бәхәсләшәләр. Җавап бирсәгез иде. «Шура»: «Бу турыларда хәбәремез юк. Берни дә яза алмыйбыз. Бонларның һәр икесе безләргә тәмам мәҗһүлдер116116
  Мәҗһүлдер – билгесездер.


[Закрыть]
»117117
  Шура. – 1909. – № 12.


[Закрыть]
.

Ниһаять, журналның сәнгатькә мөнәсәбәтендә кыюлык сизелә башлый. Бу үзгәреш иң беренче чиратта кино сәнгате мәсьәләсендә күренә. «Җанлы фотограф» дигән мәкалә – шул чордагы татар матбугатында кинематографны яклаган шактый кыю чыгышларның берсе. «Кинематограф, – диелә анда, – бер уен… түгел, инсаннарның тәрәккыйсенә бик сөргать118118
  Сөргать – тизлек.


[Закрыть]
илә сәбәп булачак бер мөршид119119
  Мөршид – туры юлга өндәүче.


[Закрыть]
, бер мөгаллим, бер мәктәптер…»120120
  Шура. – 1909. – № 14.


[Закрыть]

Дин тарихы, ислам дине идеологиясе белән мәшгуль бер журналның кино сәнгатен шулай кыю яклап чыгуы, әлбәттә, бераз сәеррәк. Безнең уебызча, журнал редакторы, тарихчы галим Р. Фәхретдиновның кыюлыгы бу. Чөнки сәнгать мәсьәләләре күбрәк сорау-җавап формасында ачылган, ә замандашларының язуына караганда, Р. Фәхретдинов журналның бөтен эшен, бөтен бүлекләрен берүзе алып барган. Ул – үзе редактор, үзе секретарь, үзе әдәби хезмәткәр, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы була121121
  Бәшири З. Замандашларым белән очрашулар. – Казан. – 1968. – 87 б.


[Закрыть]
.

Дини кануннарны шәрехләп бирүдә иң өлкән, иң абруйлы журналда кино сәнгатенә шулай фатиха бирелү башка матбугат органнарының да кулын чишеп җибәрә. Кино турында информация, аны яклап пропаганда башлана. «Свет» кинематографында Кабилнең Һабилне үтерүен тасвирлаган фильм күрсәтелүе хакында газеталарда хәбәр басыла122122
  Йолдыз. – 1911. – № 755.


[Закрыть]
. «Вакыт» газетасы кинематограф турында берөзлексез материал биреп бара, киноның Европа дәүләтләрендә никадәр популяр булганлыгына басым ясый. Ләкин сәнгатькә меркантиль карашын либераль-буржуаз газета яшереп кала алмый. «Мөселман дөньясы шулкадәр зур вә мөселманнарда тамашага мәхәббәт шулкадәр көчледер ки, сумга 200–500 процент бирә торган кинематографчылык өчен монда яхшы базар булачактыр. Шулай була торып та ислам дөньясында милли кинематографчылыкка әһәмият бирелмәве кайгыртырлык хәлдер»123123
  Вакыт. – 1914. – № 1463.


[Закрыть]
. Татарларны кино сәнгатенә тарту өчен газеталар аерым фильмнарның эчтәлекләрен, программаларын биреп барганнар: «Свет» театры, өч кенә көн… күрсәтелә: футуристлар кабаресында драм, Мәскәү футуристлары тарафыннан уйналган, 16 аерым картинада. Картинаның бәгъзе кисәкләре…»124124
  Йолдыз. – 1915. – № 1410.


[Закрыть]
кебек белдерүләр айлар буена басыла. Хәтта татарлардан беренче тапкыр кино лентасына эләккән кешенең рәсемен дә бастырып чыгаралар. Ул – русча, французча көрәш буенча Россия чемпионы, 22 яшьлек Нурмөхәммәт Галимов125125
  Вакыт. – 1915. – № 1731.


[Закрыть]
.

«Идел» газетасы да кинематограф сәнгатенә игътибарны көчәйтә, 1910 елда кинематографның тарихы буенча зур бер мәкалә басыла126126
  Идел. – 1910. – № 277.


[Закрыть]
.

Кино сәнгатен пропагандалап, кинотеатр хуҗаларының табыш арттыру максатын тотканлыкларын сизү авыр түгел. Ләкин шул пропаганданың уңай объектив нәтиҗәсе дә булган: татарлар сәнгатьнең бөек төреннән булган кинога акрынлык белән ияләшә башлаганнар.

Кинематографны яклап чыккан «Шура» журналының укучылар алдында дәрәҗәсе үсеп китә: аңа сәнгать турында тагы да күбрәк сораулар җибәрә башлыйлар. Фотография мәсьәләсе кабат кузгатыла. «Фотография шәригатькә каршы эш түгелме?» – дип сорыйлар. Журнал, гадәттәгечә, ипләп кенә җавап бирә: егерме елдан бирле муллалар указ алу өчен карточкага төшеп киләләр. Алай гөнаһлы булса, гыйлем әһелләре аны эшләмәсләр иде127127
  Шура. – 1910. – № 2.


[Закрыть]
.

Ләкин «Шура» журналы да «Дин вә мәгыйшәт»челәр һөҗүменә дучар була. Кадимчеләр «Шура»га каршы кампания башлыйлар. Реакцион «Дин вә мәгыйшәт» рәсем сәнгатен татарлар арасына кертмәс өчен Коръәнне калкан итеп ала, йортта сурәт тотуның хәрәмлеген расларга тырыша. «Шура»га һөҗүм кайвакытта туп-туры Р.Фәхретдиновка һөҗүм формасын ала. Журналның 1911 елгы 19 нчы санында хатын-кыз рәсеме басылгач, кадимчеләрдән берәү Р.Фәхретдиновны «өйрәтә» башлый. «Бөйлә соң мәртәбә әдәпсезчә тәрсим128128
  Тәрсим – рәсем (сурәт) ясау.


[Закрыть]
вә портретлар нәшер итмәкнең дәгел шәрган129129
  Дәгел шәрган – шәригать буенча түгел.


[Закрыть]
, хәтта инсаниятә вә мәдәниятәчә мәмнүгъ130130
  Мәмнүгъ – тыелган.


[Закрыть]
вә гаять кабих бер эш идеке һәркемнән артык җәнабеңезнең мәгълүмедер» дип яза бер кадимче Р. Фәхретдиновка ачык хатында131131
  Дин вә мәгыйшәт. – 1912. – № 2.


[Закрыть]
. «Дин вә мәгыйшәт» кино сәнгатен сүгүчеләргә дә урынны мул бирә, аның битләрендә Коръән хәдисенә нигезләп кинематограф хәрәм дип «исбат ителә».

«Шура», абруйлы журнал буларак, сәнгать мәсьәләләрендә кадимчеләр белән бәхәсләшеп тормый. Ул, дин кануннарына кагылмаска тырышып кына, рәсем сәнгатен яклаган материаллар басуын дәвам итә. Рәсем сәнгатенә, ди журнал, бу нәрсәгә зур әһәмият биргән рус милләтеннән өйрәнергә кирәк. Журнал татарлар арасыннан беренче булып профессиональ сәнгать белеме алган алтай татары Гр. Горкин турында язып чыга. Ул Петербургта художество училищесында укыган, Шишкин янында берничә ел эшләгән. Ул, Сибириядә күргәзмә оештырып, үзенең әсәрләрен халыкка күрсәтеп йөри. Журналист И. Биккулов бу хәлгә горурланып болай яза: «Гәрчә арамыз ераграк булса да, бу бердәнбер татар рәссамы безнең өчен дә мәдар132132
  Мәдар – нигез.


[Закрыть]
ифтихар133133
  Ифтихар – горурлану.


[Закрыть]
булыр. Рус зыялылары арасында рәссам Горкин җәнаблары илә… йөрдегемдә үземне, чыннан да, милли рәссамыбызның милли выставкасында булган кебек хис итдекемне дә яшерә алмыймын»134134
  Шура. – 1910. – № 9.


[Закрыть]
.

Унынчы елларның башында рәсем сәнгатен пропагандалауның кайбер конкрет чаралары да үткәрелә. Оренбургта М. Галәү үз кибетендә Ш. Мәрҗанинең зурайтылган рәсемен сата башлый135135
  Вакыт. – 1911. – № 879.


[Закрыть]
. Дөрес, «Дин вә мәгыйшәт» моңа да каршы чыга. Ш. Мәрҗанинең рәсеме, диләр кадимчеләр, әнә шулай басылып чыккач, бик кадерсез урыннарда эленеп тора, шуңа күрә рәсемен таратмаска кирәк136136
  Дин вә мәгыйшәт. – 1913. – № 3.


[Закрыть]
. Әхм. Хәсәни үзенең матбагасында Сөембикә рәсемен эшләтеп сату өчен клише ясата, ләкин бу эше өчен ул жандармерия тарафыннан күзәтү астына алына137137
  ТДҮА. – 199 ф. – 1 тасв. – 3109 эш. – 4–5 док.


[Закрыть]
.

Газета-журналларда кеше рәсемен бастыру кайчакта бераз гына мәзәклерәк хәлләргә дә очрый. Шундый хәлләрнең берсе Троицк ишаны Зәйнулла Рәсүлевкә кагыла. Троицк шәһәрендәге «Дарелмөгаллимәт»нең хуҗасы Яушев үлгәч, «Вакыт» нәшриятында аңа багышлап бер китапчык чыгаралар. Иллюстрацияләр белән чыккан бу китапчыкта ишан Рәсүлевнең дә рәсеме басыла. Моны тиз генә «Дин вә мәгыйшәт» журналы эләктереп ала. Уфа мулласы, Ишминең фикердәше Сабир Хәсәнев ишан янына бара: «Сезнең рәсемегезме?» – дип сорый, ишан исә: «Минем фотографта булганым юк», – дип җавап бирә. Шуңа таянып, «Дин вә мәгыйшәт»тә С. Хәсәнов дулый. «Зәйнулла хәзрәт карточкага төшмәгән, әмма рәсемен бастырганнар. Кемнең хакы бар?» – ди. Кадимче Сабир хәзрәт шулай итеп «Вакыт» нәшриятына протест белдерә138138
  Дин вә мәгыйшәт. – 1912. – № 28. Журнал бу хәлне әле 1914 елда да искә алып уза. Г. Ильмини дигән бер кадимче анда «Оныта алмыйм» дигән истәлек бастыра. «Үз тормышымдагы берничә вакыйганы оныта алмыйм», – ди автор. Аның йөрәген ачыттырган вакыйгаларның берсе – Зәйнулла хәзрәтнең рәсемен алдыру хакында икән (1914. – № 12).


[Закрыть]
. Абруе төшүдән шүрләгән ишан хәзрәт үзе дә «һичбер җирдә карточкага төшкәнем юк, бастырып чыгарырга рөхсәт биргәнем юк» дип игълан бирә139139
  Вакыт. – 1912. – № 1001.


[Закрыть]
. Газета әдәпле формада гына рәсемгә төшерүнең шәригатькә каршы эш булмаганын әйтә һәм ишан хәзрәткә дә пароход палубасында «групповой» рәсемгә төшкәнен хәтерләргә тәкъдим итә140140
  Вакыт. – 1912. – № 1010.


[Закрыть]
. Хәер, «Вакыт» газетасы рәсем сәнгате мәсьәләсендә шактый кыю адымнар ясаган. Аның бер санында, мәсәлән, Джоконда портреты, аның дөньякүләм әһәмияте турында языла141141
  Вакыт – 1911. – № 835.


[Закрыть]
.

«Шура» рәсемне сәнгатьнең халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләүче төре дип карый. 1912 елда, мәсәлән, анда «Рәсем» исемле бер мәкалә басыла. Мәкаләдә рәсем сәнгатенең барлык халыклар өчен дә аңлашыла торган бер хәзинә икәнлеге, татар халкына бу мәсьәләдә башка халыклардан үрнәк алырга кирәклеге әйтелә. «Болай суган суфыйсы булып ятсак, әтрафымыздагылардан үрнәк алмасак, соңгы вакытларда үкенәчәгемез шөбһәсездер». Мәкаләнең авторы ислам диненең борынгы тарихына экскурс ясый һәм дини реформаторлык рамкаларында рәсем сәнгатенә уңай караш тудырырга омтыла. «Ни өчен шәригать рәсемне тыйган?» дип сорау куя да автор, болай җавап бирә: ислам кануннары башта мәҗүсилеккә – потларга каршы көрәшкәннәр. «Ләкин замананың үзгәрүе белән хөкемнәр үзгәрер, дигәннәр». Тәрәккый иткән милләтләргә карасак, ди автор, урамнары, биналары, китаплары рәсемнәр, һәйкәлләр белән бизәлгән. Әгәр дә шул әйберләрне шәригатькә бәйләмәсәләр иде, бездә дә булыр иде. Әгәр дә, ди ул, без рәсем белән шөгыльләнсәк, «кыска гомеребезне аның илә озынайткан, тереклегемезнең тәмле-тәмле хатирәләрен вә хыялларын аның илә яңарткан вә җанымызның, күңелемезнең теләгән рәхәт вә ләззәтләрен аның илә арттырган вә боны озакларгача сузарга чара тапкан булабыз. Мәгънәле вә мөһарат илә төшерелгән бер рәсемнең аңлап каралганның соңында кешенең күңелендә хасил итәчәк вә калдырачак тәэсире инкяр улынмыз бер хакыйкатьтер»142142
  Шура. – 1912. – № 20.


[Закрыть]
.

Рәсем, рәссамчылык мәсьәләсе татар әдәбиятында демократик язучылар тарафыннан реакция елларында ук күтәрелгән иде. Аларда ул, әлбәттә, зуррак күләмдә, социаль планда алынган иде. Ф. Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәрендә без хыялда гына булса да татар тормышыннан рәсемнәр, бу рәсемнәр куелган музейны күрәбез; «Гарәфә кич төшемдә» хикәясендә дә шул ук хәл: төштә генә булса да автор «газетаның сәнаигы нәфисәгә даир хәбәрләре кыйсьмендә Риза әфәнденең бер картинасы Парижда 60 000 франкка сатылган» икәнлеге турында хәбәр укый. Шуның өстенә татар телендә «Яңа рәсемнәр» дигән рәсемнәр журналы, тагын «Сәнаигы нәфисә» журналы чыга икән…143143
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. – № 1. – 196–297 б.


[Закрыть]

Болары хыял, язучы күрергә теләгән киләчәк тормыш шартлары булды. Тукай исә бу теманы үзенчә күтәрә: ул татар тормышындагы «Сәнаигы нәфисә»нең артталыгын сатира алымы белән тасвирлый:

 
Художниклар вә рәссамнар да бардыр, юк диялмаслар:
Мәдинә, Мәккә дип, төрле буяу сатканымыз бардыр144144
  Тукай Г. Сайланма әсәрләр. – 1 т. – 101 б.


[Закрыть]
.
 

Публицистикада рәсем сәнгате үзенең бөтен җитдилеге белән Г. Ибраһимов тарафыннан күтәрелә. 1910 елда «Йолдыз» газетасының ике санында ул «Рәссамлык» дигән зур мәкалә бастыра. Татарлар арасында бишенче ел революциясеннән соң театр, әдәбият, музыканың җанлануы турында әйтеп, автор рәссамлыкны шул театр, музыка белән «туарга тиеш булып та, ни өчендер тумый калган бер нәрсә» дип атый. Г. Ибраһимов карашынча, рәсем сәнгате ул «коры бер күңел ачу вә кызыксыну өчен генә» түгел, ә бәлки культуралы кешелек дөньясының аралашу теледер. «Рәсемнәр каршында француз, немец вә рус аермасы юк. Күзе, зәвыгы вә хиссияте булган һәр адәм рәсемнәрнең әйтергә теләгән мәгънәсен, теләсә кай кавемнән булса да, аңлый вә хис кыйладыр». Автор шунда ук рәсем сәнгатенә Л. Н. Толстойның мөнәсәбәтен аңлата: Толстой, ди, кыйммәт торган, күп расходлар таләп иткән купшы рәсемнәрне бик үк яратып бетермәсә дә, «авыл крестьяннарының ярым ялангач балаларының елашып торулары кеби аяныч манзараларны рәсем белән күрсәтергә дәгъват кыйладыр»145145
  Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. – Казан. – 1960. – 24–30 б.


[Закрыть]
.

Мәгълүм булганча, беренче татар журналларында (алар, нигездә, сатирик журналлар) татар тормышына кагылышлы бик күп карикатуралар урнаштырыла. М. Гайнуллин вакытлы матбугатта беренче башлап имзасы күренгән рәссам Лотфулла Мостафинны искә ала. Ул Оренбургта чыга торган «Карчыга» журналында карикатуралар ясаган146146
  Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала ХХ века. – Казань. – 1966. – С. 75.


[Закрыть]
. Бу 1906 елга туры килә. Ләкин Г. Ибраһимов татарларда рәссамчылык дигән төшенчәне киңрәк аңлый. Аның аңлавында рәссамчылык – портрет һәм пейзаж. Карикатура әле ул рәсем сәнгатенең башлангычы гына булырга мөмкин. Безнең белгәнебезчә, ди Г. Ибраһимов шул ук мәкаләсендә, «ара-тирә чыккалаган көлке журналлардагы сурәтләрне мәгъруф147147
  Мәгъруф – билгеле булган.


[Закрыть]
мәгънәсе илә рәсем вә художество димәүдә, әлбәттә, мәгъзурлар148148
  Мәгъзур – хаклы.


[Закрыть]
». Чыннан да, Октябрь революциясенә кадәр чыккан татар сатирик журналларында йөзләгән карикатура, шаржлар басылган. Ләкин татар милләтенең Октябрь революциясен каршы алганда бер генә художнигы да юк иде һәм, совет власте урнашкач, беренче татар художникларын әзерләгәнче дистә еллар кирәк булды. Чөнки бу өлкәдә милли традиция юк иде. Г. Ибраһимов бу мәсьәләнең әһәмиятен бөтен җитдилеге белән аңлаган беренче язучылардан була. «Халкыбызның мөтәхәссис кыйсьме149149
  Мөтәхәссис кыйсьме – белгечләр.


[Закрыть]
, – дип яза ул әлеге мәкаләсендә, – татар дөньясының рәсем һөнәреннән, рәссам вә рәсемнәрдән көлләи150150
  Көлләи – бөтенләй.


[Закрыть]
мәхрүм булуын зур вә тиздән тутырырга тиешле булган бер бушлык саныйдыр»151151
  Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. – 29 б.


[Закрыть]
.

Татар художникларын әзерләүне практик яктан да хәл итәргә омтылып карыйлар. Монысына да язучылар тотына. Галиәсгар Камал шул максатта «Йолдыз» газетасын файдаланырга уйлый һәм газета битләрендә татар художниклары әзерләү мәсьәләсен күтәрә. 1910 елда китапчы Харитоновның хезмәтенә 40 ел тулуны билгеләү юбилеенда бер татар егетен художество мәктәбенә кертү һәм аңа стипендия билгеләү турында карар чыгарыла. Стипендиянең фондына башлап – «Йолдыз», аннан соң «Вакыт» 50 шәр сум акча салалар. Ике ел үтә – эш алга китми. Беренчедән, художество училищесына керерлек сәләтле егет табылмый; икенчедән, стипендия фондына да шуннан бүтән бер тиен дә өстәлми. Ниһаять, 1912 елда Катай башкортларыннан Сабит Яхшыбаев дигән егерме ике яшьлек бер егет Казанга Г. Камал янына килә. Мөселманча һәм русча дөньяви белем алган бу егетнең альбомын карагач, Г. Камал аны художество училищесына алып бара. Ләкин, вакансия юк дип, егетне алмыйлар. Шулай да рәсемнәрен карагач, андагы талантны сизеп, рус укытучылары аңа якшәмбе дәресләренә ирекле тыңлаучы булып йөрергә тәкъдим итәләр, һәм училище җитәкчесе 1913 уку елы башыннан аны училищега кабул итәргә вәгъдә бирә. (Матбугатта язуларына караганда, Казан художество училищесы директоры Рудольф Гумерт татар яшьләренең рәсем сәнгатенә тартылуларына теләктәшлек күрсәткән152152
  Йолдыз. – 1916. – № 1835.


[Закрыть]
.) Г. Камал борчылып газетада язып чыга: кабул итә калсалар, егетнең хәле бик авыр, стипендия фондына иганәгезне «Йолдыз»га җибәрегез, дип тәкъдим кертә.153153
  Йолдыз. – 1912. – № 877.


[Закрыть]


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации