Текст книги "Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Г. Камал тәкъдиме буенча Яхшыбаевны художник итеп «Сәйяр»га Г. Кариев чакырта. «Банкрот» һәм «Тигезсезләр» әсәрләренә декорацияне ул эшли154154
Исмәгыйль Рәмиевнең кулъязмаларында «С. Яхшыбаев 1930 елга кадәр Башкортстан театрларында художник булып эшли» диелгән.
[Закрыть].
Бу чорда чыккан мәкаләләрендә Г. Камал татарларда сәнгатьне үстерү мәсьәләләрен еш күтәргән. Ул укыган кешеләр тәрбияләү, татарның үз инженерын, үз врачын, үз архитекторын, үз агрономын булдыру кирәклеген язып бара.155155
Мәсәлән: Йолдыз. – 1912. – № 901.
[Закрыть]
Рәсем сәнгате мәсьәләсенә Г. Ибраһимов та кабат кайта һәм мәсьәләне фәлсәфи планда куя. Аныңча, татар халкының үз художнигы булмау бу халыкның талантсызлыгыннан түгел, бәлки талантлар туу өчен билгеле бер «хәят юклыгыннан». Аңлы укучы өчен мәсьәлә ачык: Г. Ибраһимов монда самодержавиенең талантларны һәлак итүче көч икәнлеген әйтә.
1913–1915 елларда рәсем сәнгате мәсьәләсе татар эстетик фикер үсешенең аерылгысыз бер тармагына әйләнә. Газета-журнал идарәләренә рәсем мәктәпләренә керү мөмкинлеген сорашып күп хатлар килә. «Кояш» газетасы үзенең баш мәкаләсендә бу мәсьәләне кузгатып болай ди: рәсемчеләргә ихтыяҗыбыз көннән-көн сизелә. Шулар булмаган аркасында без китапларыбызны, әсәрләребезне бизи алмыйбыз. Татар тормышының югалып барган ләүхәләрен беркетеп бара алмыйбыз… Яшьтән истигъдад156156
Истигъдад – сәләтлелек; зирәклек.
[Закрыть] күрсәткән балаларыбыз була, ләкин мәктәп юклыктан алар сүнәләр. «Милләт үзенең милли тормышында талантлы мөхәррирләргә никадәр мохтаҗ булса, талантлы рәссамнарга да шулкадәр үк мохтаҗдыр». Газетада язылганча, татар балаларының бертөрлесе «ирекле тыңлаучы» сыйфатында рәсем училищесының якшәмбе дәресләренә йөреп караган. Ләкин бу дәресләрне, ди газета, Гомәрхан Садыйков дигән егет кенә ерып чыга алды157157
Рәссамлык // Кояш. – 1914. – № 361.
[Закрыть]. Бераздан исә бу укучының да хәле авырлыгы хәбәр ителә. Ихтимал, Г. Камал инициативасы беләндер, бу егет «Йолдыз»да бер үтенеч бастыра. Мин, Казан художество училищесындагы бердәнбер татар студенты Гомәрхан Садыйков, сездән ярдәм сорыйм. Югыйсә укуымны ташларга мәҗбүр булачакмын, ди158158
Йолдыз. – 1915. – № 1517.
[Закрыть].
Әлбәттә, ялгызларга ярдәм оештыру юлы белән сәнгатьнең язмышын хәл итеп булмый. Г. Ибраһимов моны бик яхшы аңлый һәм сәнгать мәсьәләсен тарихи-фәлсәфи планда куя. Аның сәнгатькә мөнәсәбәте тагын да киңрәк рәвештә 1915 елда «Аң» нәшриятында чыккан «Альбом»га («Сәнаигы нәфисә мәҗмугасы») кереш сүзендә ачылган. Г. Ибраһимов монда дөнья сәнгате үсешенең тарихи этапларын күрсәтеп чыга. Борынгы грек сынлы сәнгатенең бөтен кешелек дөньясы өчен матурлык идеалы булып торуын әйтү белән Г. Ибраһимов Марксның сәнгать теориясенә бик якын килә. К. Маркс борынгы грекларның «нормаль бала» булуын һәм алар тудырган сәнгатьнең бүген дә гүзәллек үрнәге, сәнгатьнең соклангыч самими «бала чагы» булганын язган иде159159
Маркс К. К критике политической экономики // К. Маркс и Ф. Энгельс об искусстве. – М., 1957. – С. 136.
[Закрыть].
Бу әсәрендә Г. Ибраһимов салкын канлы публицист булып түгел, ялкынлы пропагандист, үткен телле художник буларак чыгыш ясый. «Әдәбият туды, музыка белән тәрсим туарга якын бер хәлдә. Без аның туар заманының якынлыгын төрле галәмәтләреннән күрәбез һәм аларны тудырырлык һава вә туфракның безнең хәятыбызда да ясалып килгәнен хис кылабыз… Кояш ачылыр, һава төзәлер, рәхмәт яңгыры явар – шуның соңында без дә көткәнебезне күрербез»160160
«Альбом»нан цитаталар М. Хәсәновның «Галимҗан Ибраһимов» (1964) дигән хезмәтеннән алынды (104–106 б.).
[Закрыть], – ди ул. Болар мисалында без Г. Ибраһимов публицистикасындагы образлылык белән әдәби әсәрләрендәге образлылыкның бердәм система тәшкил иткәнен күрәбез. Татарларда ни өчен Рафаэльләр, Микеланджолар юк? Чөнки халыкның «сәнаигы нәфисә орлыгын» зур бер таш каплап тора. Шул ук вакытта Г. Ибраһимов бу ташның соңгы вакытларда ярыла башлавын әйтә. Игътибар итик: халык «әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кебек, гаризый бер хәлдер» (Г. Тукай).
Г. Ибраһимовның бу хезмәтендә тарихи барышны дөрес сиземләү, материалистик фикер йөртү өстенлек итә. Ләкин… язучы сәнгатьне иҗтимагый тормыштан аерып карый. Г. Ибраһимов сәнгатьнең туу сәбәпләрен кешенең биологик ихтыяҗларына кайтарып калдыра һәм идеалистик эстетикага ташлама ясый161161
Шунда ук. – 102 б.
[Закрыть]. Бу хәл һич тә очраклы түгел, бу язучының шул чордагы әдәби-эстетик карашларына, гомумән, туры килә.
Язучылар, тәнкыйтьчеләр рәсем сәнгатен яклаган һәм пропагандалаган, кадимчеләр исә аны сүккән арада, фирма хуҗалары яки сәнгатькярләр бу өлкәдә кайбер практик эш эшләргә дә өлгерәләр. И. Рәминең кулъязмаларында мондый мәгълүматлар бар: Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр белән («Бер шәехнең мөнәҗәте», «Егет илә кыз» һ. б.) бер серия рәсемнәр бастырып таратыла; «Гасыр» нәшрияты татар язучыларының рәсемнәрен открытка итеп эшләп сата башлый. Петербургта Эрмитажда эшләүче скульптор-реставратор Мирзаҗан Байкиев Тукайның бюстын эшли. 1914 елда Р. Алмаев Тукай рәсемен көмеш пластинкага төшереп значок чыгара. Сәнгать әсәрләреннән буржуазия дә табыш алырга омтыла: Мәскәүдә һәм Казанда (соңгысында Арсланов) сабын фабрикасы хуҗалары Тукай рәсеменә төреп исле сабын чыгаралар; Ибраһимов-Фәхретдиновлар компаниясе исә Тукай рәсеме төшерелгән кәгазьгә төреп конфет сата башлый…
«Дин вә мәгыйшәт»нең рәсем сәнгатенә каршы юнәлтелгән реакцион идеологиясе җиңелә. Рәсем сәнгате темасын күтәргән татар публицистикасында еш кына материалистик фәлсәфәдән читтә торып фикер йөртелсә дә, бу хәл, нигездә, материалистик фәлсәфәгә таба юл эзләүдән гыйбарәт иде. Бу чорда сәнгатьне халыкка якынайту максатында демократик публицистика әһәмиятле бер җиңүгә ирешә: ул сәнгатьне дин коллыгыннан азат итүдә беренче адымны ясый. Инде «рәсем вә сурәт төшерүгә шәригатьтә манигълар162162
Манигъ – тыю
[Закрыть] бармы?» дип сораганга «Шура» журналы да, «бу турыда бездә күп язылды, мондый манигълар булса да, аерым кеше сүзе генә булырга мөмкин»163163
Шура. – 1916. – № 4. – 109 б.
[Закрыть] дип, шәригатьне бөтенләйгә читкә аерып куя.
Шулай итеп, унынчы еллар татар публицистикасы, революциягә кадәрге көндәлек матбугат рамкалары сыйдырганча, сәнгать мәсьәләләрен күтәргән. Бу очраклы хәл булмаган, моны «шәрык йокысыннан» уянып килүче татар тормышы үзе таләп иткән. Романтик буяулар белән баетылып, критик реализм юлыннан куәтле ташкын булып кузгалган татар демократик әдәбияты да сәнгать мәсьәләсен үзенең эченә алган, шул исәптән рәсем сәнгате мәсьәләләре дә әдәбиятка килеп кергән. Язучылар да, публицистлар да татар дөньясында туачак талантлы сәнгатькярләр, художниклар турында хыялланганнар. Ләкин сәнгатьнең – музыка сәнгатеме ул, рәсем сәнгатеме – киң колач алып үсеп китүе һәм хезмәт ияләренең рухи хәзинәсе булып әверелүе өчен әле зур тарихи вакыйга – социалистик революция кирәк була. Татар халкының рәсем сәнгате бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына юл ярып үсеп китә алды.
Казан утлары. – 1975. – № 10
Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре
Сарыкны кем ашаган?Моннан ун-унбиш еллар элек «Совет мәктәбе» журналы әдәбият дәреслекләрендә М. Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәлен артык гадиләштереп аңлату хакында язып чыккан иде инде. Соңгы елларда басылган дәреслекләрне һәм уку китапларын күздән кичергәч, бу мәсьәләдә әле дә булса зур үзгәреш сизелмәвен күрәсең164164
Җәләлиева М., Әдһәмова Г. Әдәбият : 4 нче класс өчен дәреслек-хрестоматия. Алтынчы басма. – Казан, 1975. – 119–120 б.
[Закрыть]. Мәсәлдәге бүре образында, дип язалар хөрмәтле әдәбиятчыларыбыз, М. Гафури изүче катлауларны, эксплуататорларны бирә. Ә куян образында?.. Шул төшкә җиткәч, алар бераз төртелеп торган сыман булалар. Шулай да, батырлыкларын җыеп, хөкем чыгаралар: куян образында шагыйрь хезмәт иясе вәкилен биргән. Куянга нинди сыйфатлар хас соң? Юашлык, куркаклык. М. Гафуриның бу мәсәле ничә еллар буена хакыйкатьтән ерак булган әнә шундый анализ белән бирелеп килә.
«Сарыкны кем ашаган?» мәсәлен аңлау өчен профессор булуның һич тә хаҗәте юк. Мәгълүм булганча, М. Гафури – мәгърифәтче, үгет-нәсыйхәтчедән эзлекле рәвештә критик реализмга, аннан социалистик реализмга таба атлаган әдип. Үгет-нәсыйхәтлек әдәбияты өчен мәсәл иң кулай жанр була. Һәм XX гасыр башында бу жанрның татар әдәбиятында киң урын алуын әнә шул иҗат методы таләпләренә бәйләп карарга кирәк тә. Мәгърифәтчеләр өчен дөньяда яхшылык һәм явызлык яши, алар, гомумән, явызлыкны – комагайлыкны, гаделсезлекне, наданлыкны тәнкыйть итәләр. «Мәгърифәтчеләр халыкның бер сыйныфын да үзләренең аерата игътибар предметы итеп аерып куймадылар», – дип язган иде В. И. Ленин165165
Ленин В. И. Без нинди мирастан баш тартабыз. – Татгосиздат, 1950. – 39 б.
[Закрыть].
Әлеге мәсәлдәге куянны «хезмәт иясе вәкиле» дип аңлатуның фәннән никадәр ерак икәнлеген башка чыганакларга мөрәҗәгать иткәндә дә аңлап була. 1887 елда инглиз язучысы М. Гаркнессның «Шәһәр кызы» дигән повесте дөньяга чыга. Бу китап авторның үтенүе буенча Ф. Энгельска җибәрелә. 1888 елның апрелендә Ф. Энгельс авторга хат белән җавап бирә. Аның бу хатындагы фикерләр соңыннан реализм турындагы әдәбият фәненең нигезенә алына. Сезнең повестегызда, дип язган әлеге хатында Ф. Энгельс, эшчеләр пассив, үз-үзенә ярдәм итә алмаслык бер масса итеп тасвирланган. Бу сыйфатлар 1800, 1810 елларга, Сен-Симоннар, Роберт Оуэннар заманына туры килсә дә, 1887 ел өчен характерлы түгел. Эшчеләр сыйныфының үз хокуклары өчен революцион көрәше реализм әдәбиятында ныклы урын алырга һәм дөрес чагылыш табарга тиеш. Энгельсның төп фикере әнә шуңа кайтып кала.
Инде килеп, 1913 елдагы – М. Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле язылган елдагы – Россия пролетариатын алсак, аны Ф. Энгельсның шул ук таләбеннән чыгып бәяләп булмыймыни? Бишенче ел революциясен – Октябрь революциясенең генераль репетициясен узган, кара реакция елларында да сытылып калмыйча, унынчы еллар башында яңадан революция этабына килеп кергән пролетариатны шулай изелгән, юаш итеп аңлату әдәбиятны вульгарлаштырудан башка нәрсә түгел.
М. Гафуриның әлеге мәсәлендә исә нинди дә булса аерым бер сыйныф тәнкыйть ителми. Мәгърифәтче шагыйрь, гомумән, явызлыкны тәнкыйть итеп, әсәрен менә болай тәмамлый:
Бүре төсле ерткычларга киңдер җиһан:
Һәркайда золым күрер мескен куян.
Зарарлы бәндә булып күренерсең,
Башкаларга кыйлмасаң да һичбер зыян.
Ләкин шул ук вакытта М. Гафури XIX йөз мәгърифәтчеләреннән бик нык алга да киткән. Мәгърифәтчеләр явызлыкны, гадәттә, яхшылык тарафыннан җиңделәр, һәм әсәр гаделлек тантанасы белән тәмамлана иде. Күргәнебезчә, М. Гафуриның бу әсәрендә явызлык тантана итә. Ни өчен? Буржуаз җәмгыять өчен характерлы күренеш бу. Димәк, язучы, мәгърифәтчелек алымнарын саклаган хәлдә критик реализм методын үзләштерә башлаган. Башлангыч класс укучылары өчен дәреслек язганда, «Сарыкны кем ашаган?» мәсәлен чын фәнни тирәнлектә аңлату авыр булыр, әлбәттә. Әмма куян образында хезмәт ияләре вәкиле сурәтләнә дип аңлату да дөрес түгел.
Әдәбият дәреслекләрендә «Шүрәле»нең дә биографиясе катлаулы булып килде. Шүрәле – явызлык символы, шүрәле – кара көч, шүрәле – эксплуататорлар вәкиле… диделәр. Шулаймы соң? Халык иҗатын өйрәнгән кешеләргә мөрәҗәгать итик. К. Насыйри шүрәлене болай тасвирлый: «Шүрәлеләр урманда тора… Әгәр урманда аларга татар очраса, алар аны кети-кети уйнарга чакыралар, әгәр дә ул күнсә, аны үтергәнче кытыклыйлар. Ләкин татар шүрәлене алдалый ала: ул аны ничек алдалый соң? Балта белән ярган агачка кул тыгып уйната да, шүрәле аңгыралыгы аркасында шунда ук һәлак була»166166
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. – Казан, 1956. – 190 б.
[Закрыть]. Монысы булды Каюм Насыйридан. Инде Габдулла Тукайга килик. Казан артындагы бер авылда шүрәлене базга бикләп яндырганнар, имеш, дип яза шагыйрь. «Шүрәле, бичара, яна, кычкыра, фөрьят итә, ахырында янып көл була»167167
Тукай Г. Әсәрләр. – 2 т. – Казан, 1955. – 260 б.
[Закрыть]. «Мин – шүрәле һәм дә татар урманнарында гына була торган «милли шүрәле» булганга, мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым… Бу юлы мин, «шүрәле», халык күңелен кытыкларга, аның үз бармагын көтәргә генә алып торып, ушбу китабымны мәйданга куям»168168
Шунда ук. – 277 б.
[Закрыть]. «Халык моңнары» дигән җыентыкка сүз башына Г. Тукай үзенең имзасын «Шүрәле» дип куя. Хәер, китапның тышына ук «Җыючысы «Шүрәле» дип язылган. Бу бердәнбер очрак түгел. «Яшен ташлары». 1911 ел. Авторы – шул ук Шүрәле! Нашире дә халык фантазиясе тудырган, шүрәле кебегрәк образ – «Су анасы»! Менә сиңа эксплуататор вәкилләре! Яки шагыйрьнең «Көтмәгәндә» дигән шигырен укып карыйк. Кышкы буранда авторга шүрәле очрый. Кытыкламакчы була, ләкин шагыйрь калын киенгән – үтми. Шагыйрь әйтә, бәйләнчек икәнсең син, бар, йөрмә әле, суык та үтә алмаслык киенгән мин, ди.
Г. Тукайның «Шүрәле» әсәрен укыганда да дәреслек авторларына игътибар итәрлек урыннар аз түгел. Шагыйрь аны табигатьнең бер мәхлугы, хезмәт кешесе янында акыл ягыннан бик тә түбән торган бер «бичара» итеп бирә. Шүрәле кеше үтереп йөрүче генә түгел, («Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым»). Шүрәле – «инсан хәйләсен» белми торган «урман сарыгы», аны иртәгесен иптәшләре дә «и юләр» дип тиргиләр. К. Насыйри шүрәлене «Казан татарларының тормышында ислам дине йогынтысыннан тыш барлыкка килгән ышанулар һәм гореф-гадәтләр» дигән хезмәтенә керткән. Күргәнебезчә, шүрәленең… ислам дине белән һәм, билгеле инде, изүче сыйныфлар белән бернинди уртаклыгы юк. УЛ – калын, кара урманнары булган халыкның фантазиясе җимеше генә. Ул – әле мәгърифәткә, белемгә ия булмаган, ләкин көндәлек тормышында табигать белән даими элемтәдә торган, һәр көнендә табигатьнең йә яхшылыгын, йә кырыслыгын күреп яшәгән хезмәт кешесенең хыялында туган «урман сарыгы». Югыйсә Г. Тукай аны шулай мәхәббәт белән телгә алыр идемени?!
Шүрәленең әнә шундый мәхлук, кызганыч бер карачкы икәнлегенә поэманы русчага тәрҗемә итүче С. Липкин да игътибар иткән. «Шүрәле – юләр, – ди ул, – һәм шуңа күрә ул куркыныч кына түгел, ә көлке дә»170170
Липкин С. Поэма-сказка Габдуллы Тукая // Детская литература. – 1975. – № 8.
[Закрыть]. Кыскасы, шүрәлене явыз көч кенә түгел, ә халык фантазиясе тудырган мәхлук та дип аңлатырга бик вакыт.
Методик кулланма, программа, дәреслек авторлары филология фәненең бүгенге дәрәҗәсеннән артка калмасыннар иде. Югыйсә куян образында хезмәт иясе, шүрәле образында явыз көчләр вәкиле бирелгән дип артык гадиләштереп аңлату балаларны әдәби әсәрләрдәге эстетик матурлыкны аңлаудан мәхрүм итә.
Әдәбият – мөстәкыйль фән…Бер кеше дә дөньяда булган барлык фәннәрне бертигез яратып бетермәскә мөмкин. Хәер, бу мәҗбүри дә түгел. Әмма әдәбиятны яратмаган кеше юктыр. Әдәбият җәмгыятьнең барлык тармакларында эшләүчеләргә рухи азык бирә. Мәктәптә баланың рухи дөньясын баетуда, аңа коммунистик тәрбия бирүдә әдәбият – иң мөһим фәннәрнең берсе. Турысын гына әйткәндә, әнә шул мөһим фәнне соңгы елларда кайбер мәктәпләрдә ярдәмчел, башка предметларга хезмәт күрсәтүче («обслуживание» мәгънәсендә) дәрәҗәсенә төшереп баралар төсле. Әйтик, әдәбият дәресе алып бару өчен ЛЭТИ аппараты бик уңай. Кулыңа тоткан озын күрсәткеч таягың – синең идарә итү пультың. Таяк белән экранга төртеп күрсәтергә, үзең төзегән кадрларны экранда хәрәкәтләндерергә, алмаштырырга, караңгылык-яктылыкны тигезләргә һ. б. эшләргә мөмкин. Чөнки күрсәткеч таякның очыннан нур чыга, нур таяк хезмәтен үти. Монда машина дәрестә куелган проблеманы уңышлы чишү, бирелгән вакыт берәмлеге эчендә укучыларга максимум информация җиткерү, теорияне дәлилләр белән ныгыту кебек максатларга хезмәт итә. Укучылар моны зур кызыксыну белән тыңлыйлар, материалны, әлбәттә, яхшы үзләштерәләр. Ләкин шул ук машина ярдәмендә Ф. Әмирханның «Хәят» повестена хас нәфислекне аңлатып булмас кебек. Яки М. Җәлилнең Моабит циклы шигырьләрендәге нечкә лиризмны бу машина белән ачып булмастыр…
Хәлбуки техник чаралардан һәр әдәбият дәресендә, һәр темада файдаланырга тырышу мәктәпләрдә инде мәҗбүри таләп дәрәҗәсенә җитеп килә. Методик кулланмаларны, укытучыларның дәрес планнарын гына алып карагыз! Менә әлеге дә баягы «Шүрәле» поэмасын өйрәнәләр. Техник чаралар шулкадәр күп – укытучы инженерга, дирижёрга, экономистка, статистка әйләнә. Менә сезгә экранда Кырлай авылының рәсеме (класста пәрдәләр төшкән, аппаратның кенотрон лампасы гына зыңгылдый, экранга яктылык көлтәсе юнәлгән). Укытучының тамак кыруы белән магнитофон эшкә тотына: өстәл янындагы ике малай ыгы-зыгы киләләр, класста Ф. Яруллинның моң тулы вальсы яңгырый. Экранда «Шүрәле» балетыннан фрагментлар күрсәтелә. Балетның Канада, Лондон сәхнәләрендә куелуы әйтелә. Укытучы «Шүрәле» поэмасыннан өзекләрне яттан укый. Менә тиешле урынга җиткәч, машиналар туктый, тәрәзә пәрдәләре ачыла. Укытучы дәресне дәвам итә. Күз алдына китерик, тәҗрибәсе булмаган яшь әдәбиятчы, техник чаралар белән мавыгып, менә болай эшләргә мөмкин: дөнья картасыннан Канаданы, Лондонны табалар, Татарстан картасыннан Кырлайны табалар. Аннан композитор Ф. Яруллинның портреты Тукай портреты янына эленә. Шүрәледән – урманга бер карыш… Урман турында сөйләнмәгән бит әле. Безнең урманда нинди агачлар үсә? Алар промышленностьта кайларга китәләр һ. б., һ. б. …Укытучы әнә шулай матур итеп дәрес алып бара. Монда музыка, география, авыл хуҗалыгы, рәсем сәнгате, сәнгатьле уку элементлары инде җитәрлек булды. Тукта! Г. Тукай ни ди әле? Ә, болай ди:
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит Шүрәле!
Тукай булып Тукай да ычкынып киткән икән. Ләкин вакытында «корректива» керткән шагыйрь! Ә менә укытучыга «корректировка» ясаучы юк. Киресенчә, техник чаралар, тәрбиянең төрле яңа алымнары аны берөзлексез куып тора. Әле бит атеистик момент калган. Менә китә инде укытучы шүрәленең каралыгы, халык өчен зарары турында сөйләп. Монысы инде дәреснең соңгы ун-унбиш минутын йотып кына ала.
Звонок булды. Дәрес йомгакланды. Хуш, укытучы ниләргә иреште? Күп нәрсәгә. Укучыларда информация артты. Әйе, әйе, бу дәрестә алар моңарчы белмәгән нәрсәләре турында мәгълүмат алдылар. Бу яктан караганда, дәрес бик нәтиҗәле узды. Ләкин әсәрнең сәнгатьчә тәэсир көчен дә сизгәннәрдер дип әйтүе кыен.
Кеше рухына тәэсир итү ягыннан әдәби текст кадәр көчле тагын нәрсә бар икән? Бер генә машина да укытучының тел белән дәрес бирүен алыштыра алмый. Машина – укытучының ярдәмчесе. Һич тә киресенчә түгел. Кырык беренче елның көзендә без бишенче класска укырга кердек. Бөтен класска әдәбияттан бер китап. Ул да укытучы кулында. Программа буенча И. Газиның «Катя Сорокина» дигән әсәрен узарга тиеш икәнбез. Укытучыбыз Фәүзия апа Мөхәммәтшина ике дәрес буена шул әсәрне кычкырып укыды да чыкты. Моның өчен инспекторлар, «балалар белән эш итмәде» дип, укытучының бу дәресенә начар бәя бирерләр иде. Ләкин укытучы эш итте, итте безнең белән… Ул безнең күңелләрне яулады. Аның тавышы, әсәрнең аерым җөмләләре әле дә колагымда. Мин шуннан бирле «Катя Сорокина»ны юри укымыйм, теге вакытта күңел ничек кабул иткән булса, шул көе саклансын дим. Димәк, дәреснең әле мондый гадие дә була икән, һәм андый дәрес тә яшәргә хаклыдыр?
Мине дөрес аңлауларын өмет итәм: экраннар, магнитофоннар, ЛЭТИ аппаратлары белән уздырылган дәресләрдә мин сокланып, кызыгып утырам. Ул дәресләр шәп, шиксез шәп. Әмма без тыңлаган теге дәресне дә юкка чыгармасалар иде. Чөнки ул дәрес безнең күңелләргә художник Ибраһим Гази, педагог, әдәбият укытучысы Фәүзия апа образларын мәңгегә урнаштырды. Ә хикәя буларак, «Катя Сорокина»ның көчен әйтмим дә инде. Техник чаралар белән артык мавыгып, әдәби әсәрнең эмоциональ көчен, сүз, образ көчен онытмасыннар иде дип кенә мисал китерүем…
Дәрес саен әдәби әсәрне картиналар, экраннар, симфонияләр, география карталары белән күмеп ташлау – әдәбиятны мөстәкыйль фән буларак югалта бару түгелме? Монда чаманы белергә кирәк. Әдәбиятның төп көче сүз дә, тасвир да, образ да икәнен онытмаска кирәк. Юкса менә болай кереп китеп була. Тукайның «Пар ат» шигырен узганда, мәсәлән, картадан Уральск шәһәрен эзләтәсең. Аннан парлап җигелгән ат турында сөйлисең. Әлбәттә, картинадан күрсәтеп. Аннан әдәбият гыйлеме бирәсең: шигырьнең беренче строфаларында бер үк авазлар чиратлашып кабатлана. Бу аллитерация дип атала. Һәм ул әдәби әсәрнең музыкаль аһәңен тудыруга ярдәм итә. Хуш… Моннан бит, чыннан да, атлы арбаның таш юлдан барган тавышы ишетелә сыман. Ә хәзер юллар нинди? «Асфальт» дип кычкыралар балалар. Дөрес, асфальт. Укучылар, асфальт нәрсә ул? Ягез әле, ягез, уйлап карагыз. (Укытучы дәфтәренә күз төшереп ала: дәрескә әзерләнгәндә ул энциклопедиядән табып язган иде. Асфальт ул – 13–60 процентлы битум белән известняк катнашмасы. Ясалма асфальтта парафин да була.) Балаларга әнә шул мәгълүмат та бирелә. Шуннан «Пар ат» җырын граммофон язмасында тыңлыйлар һ. б., һ. б.
Дәрес биргәндә техник чаралар белән мавыгып китү әнә шундый шаржга китереп чыгармасмы?.. Һәр техник чараның чамасы булырга тиеш. Ни әйтсәң дә, әдәбият – мөстәкыйль фән.
Әдәбият – үзенчәлекле фәнМәктәп баласына арифметикадагы дүрт гамәлне өйрәтергә була, ошыймы-ошамыймы, яңгыр суалчанының эчке төзелешен белдертергә була. Ниһаять, баланы Габделҗәббар Кандалыйның туган-үлгән елларын яттан белергә мәҗбүр итеп була. Әмма укыту процессында мәҗбүр итеп булмый торган бер нәрсә бар. Ул – баланың фәнне яратуы. Мәсәлән, әдәбиятны.
Мәктәпләрдә татар әдәбияты программасы балаларда ярату тәрбияләүгә хезмәт итәме? Шул сорауга җавап биреп карыйк. Безнең уебызча, программа һәм методик кулланмаларда хәзерге вакытта берничә төрле кимчелек яшәп килә.
Беренче кимчелек. Әдәбият укытучысы класста нинди генә текстны өйрәнмәсен, шул текстны аерым кисәкләргә бүлеп, бүлек башларына исем таптыра, аларны дәфтәргә яздырта. Бу – һәр дәрес өчен шаблон рәвештә кулланыла. Әдәби әсәрнең үзе белән рәхәтләнеп эш алып барасы урында, укучылар даими рәвештә күңелсез бер эш алып баралар. Югыйсә «Кәҗә белән Сарык әкияте»нә план төзү нигә кирәк? Классыңда егерме биш бала икән, шуларның барысына да укыт, текстны рәхәтләнеп кычкырып укысыннар, яттан сөйләт… Юк бит, алай түгел. План төзергә кирәк. Ә бит шушы әкиятне исе китеп яраткан, шуны күңелдән белгән укучының укытучы таләп иткән планны төзи алмавы да бар. Ул, әлбәттә, түбән билге алыр. Ә менә икенче бер бала – бу әкият белән артык хисләнмәс, яратмас, ләкин арифметик төгәллек белән план төзер һәм югары билге алыр. Әмма әдәбият дәресендә җиде-сигез пунктлы план төзеп утыру тегесендә дә, монысында да әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәс, бу дәрестән аларның гайрәте чигәр. Чыннан да, «Су анасы»на план нәрсәгә? Әдәбиятның кеше күңеленә тәэсир итү көче беренче чиратта, әлбәттә, текстның үз эчендә. Нәрсә, сәке буена утырып, кышкы озын кичләрдә әби-бабаларыбыз «Таһир-Зөһрә»не тыңлаганнар һәм, Тукай әйтмешли, «Жантаһир белән Җанзөһрәне» кызганып елаганнар икән, әллә алар план төзегәннәрме? Бүлек башларына исем куя-куя еламаганнардыр бит? Әлбәттә, аерым текстларны шулай бүлгәләп (зуррак эпик әсәрләрне) исемләп уку да кирәк. Әдәбият дәресендә без баланы фәнни эшкә дә өйрәтергә тиешбез, бала план да төзесен, аңа да өйрәнсен. Әдәбият дәресе текст укуга гына кайтып калмасын. Әмма һәрбер әсәрдән андый «җәфалы» дәрес ясау кирәкмәстер. Кыскасы, әдәбиятка мәҗбүри караш аңа мәхәббәт түгел, ә яратмау хисе, читләшү генә тәрбияли.
Икенче зур кимчелек. Монысы тагын да катлаулырак: матур әдәбият укытудан максат нәрсә? Кешенең күңелен, аның тойгысын тәрбияләү, матурлыкны танырга өйрәтү, кешенең рухи дөньясын баету; патриотизм, интернационализм, материализм тәрбияләү; гаделсезлеккә – нәфрәт, гаделлеккә мәхәббәт тәрбияләү. Бу сыйфатларны нинди әсәрләр генә уята ала? Сәнгатьчә югары сыйфатлы, халыкчан әсәрләр генә. Димәк, мәктәп программаларына демократик әдәбиятның һәм совет әдәбиятының иң югары сыйфатлы һәм бала күңеленә үтәрлек әсәрләрен генә кертергә кирәк. Язучының барлык әсәрләре дә тигез күләмдә була алмый. Г. Тукай – реакция елларында язган шигырьләре белән бөек. М. Җәлил Моабит циклы белән тиңсез югарылыкка иреште. Г. Камал шигырьләр дә, проза да язган, ләкин ул үзенең «Беренче театр», «Банкрот» комедияләре белән бөек. М. Фәйзинең иҗат күгендә якты йолдыз булып «Галиябану» драмасы тора. «Яшьләр алдатмыйлар», «Кызганыч» әсәрләре, күпсанлы шигырьләре әдәбият тарихын өйрәнгәндә кирәк булсалар да, М. Фәйзинең бөтен таланты «Галиябану» драмасында. Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасы бар, бу – бик тирән фәлсәфи әсәр. Ләкин Ф. Әмирханны дәреслектә «Хәят» һәм «Фәтхулла хәзрәт» әсәрләре белән бирү отышлы. Һәм соңгы елларда бу шулай эшләнә дә. К. Нәҗмине исә җиденче класста «Язгы җилләр» кебек зур полотнолы роман белән бирү, нигездә, максатка ярашлы түгел. Ундүрт яшьлек сабый һәм… искиткеч катлаулы тарихи вакыйгалар. Балалар өчен К. Нәҗми нәрсә белән ялтырап керер иде? Менә алар: «Шобага», «Миңлебикә кодагыйның кайгысы», «Кояшлы яңгыр», «Яр буендагы учаклар» һ. б. Менә К. Нәҗминең хикәяче буларак иң көчле, эмоциональ куәтле әсәрләре! Менә мәктәп балаларының күңелен тетрәтерлек, Гражданнар сугышы чорындагы көрәшне югары сәнгать чаралары белән җиткергән әсәрләр! «Язгы җилләр» – ундүрт яшьлек балалар өчен түгел. Кызганычка каршы, К. Нәҗминең хикәяләре аерым алып бөтенләй дә өйрәнелми икән. Алар обзорга гына кертелгәннәр.
Урта мәктәп балаларына Г. Әпсәләмовны да «Ак төннәр» («Ак чәчәкләр» түгел!) һәм «Алтын йолдыз» белән («Сүнмәс утлар» түгел!) бирергә иде. Балаларның яшь үзенчәлеге бар бит! Программа менә мондый таләпләр куя: «Хәсән Мортазин образы. Бу образның әсәрдә үстерелеше һәм психологик тип буларак сурәтләнүендә язучының художество осталыгы. Әсәрнең идеясен ачуда бу образларның әһәмияте». Ә бит Г. Әпсәләмовның унҗиде яшьлек егетләр-кызлар өчен (10 класс) аларның рухи дөньясына якынрак булган искиткеч матур әсәрләре бар. Монда яшьлек, хыяллар, романтика, монда геройлык! Әнә «Ак төннәр»дәге яшь сугышчылар. Маҗаралы, хәтәр вакыйгалар – мәҗбүри итмә, юнәлеш кенә бир. Әнә Бөек Ватан сугышы чорындагы совет яшьләренең изге хисләр белән тулы тормышы – «Алтын йолдыз» романы…
Программада болардан тыш та кимчелекләр шактый. Бу кимчелекләрнең барысы да, безнең уебызча, бер нәрсәгә кайтып кала. Без мәктәптә әдәбият тарихын, язучының биографиясен өйрәнү белән артык мавыгабыз. Әдәбият язучының иң яхшы әсәрләре буенча укытылырга тиеш. Югыйсә без әдәбият тарихы мәсьәләләрен программаның нигезенә алабыз да әдәби әсәрләрне шуңа иллюстрация буларак кына хезмәт иттерәбез.
* * *
Әдәбият дәресләренең методикасын һәм дәреслекләр сыйфатын яхшырту буенча соңгы елларда Татарстан АССР Мәгариф министрлыгы һәм гыйльми-методик оешмалар байтак көч куйды, үзгәреш кертте. Хәзер дәреслек авторлары – гыйльми дәрәҗәләре булган югары әзерлекле, компетентлы кешеләр. Димәк, программа һәм дәреслекләрнең сыйфатын бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә күтәрү өчен республикабызда тулы мөмкинлекләр бар. Мөмкинлекләр бар икән, димәк, программа һәм дәреслекләрне яхшырту юнәлешендә җиң сызганып тагы да эшләргә кирәк.
Казан утлары. – 1976. – № 6
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?