Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
IX

«Адәмнәр» хикәясен, ниһаять, бастырып чыгарыр вакыт җитте. Чөнки җәмгыятебезнең күпчелеге – ачлык белән таныш түгел. 1921–1922 елгы ачлыкны хәтерләгән кешеләр бездә бик аз инде. 1933–1938 елгыларын хәтерләүче без дә олайдык. 1941–1948 елгыларын хәтерләүчеләр дә пенсиягә таба бара бит инде. Димәк, күпчелегебез – ачлык мәсьәләсендә тарихи хәтерсез.

Тарихи хәтерсезлек исә бик куркыныч авыру ул.

Югарыда ачлык фаҗигасенең әдәбиятка нинди куәтле дулкын булып килеп керүен, әдәбият мәйданында аның ничек «ревизор» булып сафларны барлаганын, нинди бәхәсләр уятуга сәбәп булганын күрдек.

«Ачлык – бертуган апаң түгел» ди рус мәкале. Ләкин бит быел әнә шул үги «апа» безгә кулын сузарга җыена. Язучылар нигәдер бу «кул»ны сизмиләр әле. Дөрес, авыл ач булмас кышын, крестьянда запас күп.

Шәһәр нишләр?

Эшчеләр, зыялылар нәрсә ашар? Студентлар, шәһәр мәктәпләре балалары ни белән тукланыр?

«Өй түрендә җил» җылаганын ишетмибезме? «Ярдәм»нең икенче китабы юкка гына Тукайның «Көзге җилләр» шигыре белән ачылмагандыр…

Тарих ишегебезне какмыймы? Күңелне борчыган уйлар әнә шулар иде…

Социалистик Татарстан. – 1990. – 19 октябрь
Саба ягы – туган як…

Бала чагым, яшьлегем Саба ягы белән бәйле. Бу турыда мин «Торналар төшкән җирдә» дигән повестемда язган идем. Әнием – Түбән Симет авылыннан, нәселе бик тирәнгә китә, алар нәселендә галим-муллалар, мәгърифәтче Таиб Яхиннар, исемнәре кулъязмаларда сакланган шагыйрьләр бар. Әтинең дә нәселе шунда – Саба ягы авылларында укытучы булып эшлиләр иде, арадан берсе, ихтимал, соңгысыдыр инде, Яңа Мичән мәктәбендә әле дә эшли.

Яңа Мичән, Караңгы Шыңар (Түлешкә), Түбән Симет, Сабай, Кызыл Мишә һәм башка авыллар минем әти-әниемнең биографиясенә бәйле булса, Керәнле, Өчиле, Курсабаш, Бакшанды авыллары – минем яшьлегем. Мәһабәт Керәнле авылында 1948–1950 елларда мин тарих укытучысы булып эшләдем. Ул авыл нык хуҗалыклы, башкалар ачыкканда да ипи салып яши ала, егетләр колхоз эшенә иртән үзләре теләп чыгалар, эш белән тәэмин ителмәсәләр, рәнҗеп йөриләр иде. Хәзер мин моның сәбәбен белдем: башка авыллар – күршедәге Симет, Утар кебекләр ярым ач гомер кичергәндә, нигә әле Керәнле авылы гына ипи ашап яши? Дөрес, керәнлеләр дә налог, заём түләп иза чигәләр, әмма тамаклары тук иде. 1948–1950 елларда туйганчы ипи ашап яшәгән авыллар Татарстанда ничә генә булды икән? Теге туклыкның сәбәбе исә – җитәкчелектә. Керәнле авылы (колхоз бик тә мәгънәсез бер исем – «Кызыл партизан» дип аталган иде) бик эшлекле, хезмәтчән кешеләрдән торып, алар белән җитәкчелек итүче кеше элеккеге нэп кешесе Шәех абзый Гыйләҗев иде. Без хәзер «базар экономикасы» дип сөйләшергә яратабыз, әмма Шәех абзый аны егерменче еллардан ук аңлаган кеше иде. Аның принцибы бер генә: крестьянның тамагы тук булырга тиеш. Тамагы тук крестьян эшкә үзе бара, аңа бригадирның әйтеп торуы кирәк түгел. Белмим, «хезмәт көне» дигән матур салават күперенә күпме икмәк биргәндер Шәех абзый, ВКП(б)ның Яңа Чуриле райкомы бюросында моның өчен ничә тапкыр кисәтү ясаганнардыр аңа – әмма Керәнле халкы ул елларда ачлыкны белмәде. Хәтерлим: Шәех абзыйны бик нык кыстап партия сафларына алдылар – элеккеге нэпман бит – андыйларны Соловкига сөреп черетәләр иде. Әмма Шәех абзый Ватан өчен әлегә бик кирәк, ул җитәкләгән колхоз ярты районның икмәк заданиесен үти иде. Партия әгъзасы булгач, аңа инде «кисәтү»ләрне, шәт, бирмәгәннәрдер…

Ул елларда Керәнле, Бакшанды, Мичән болыннары мул су, үлән-чәчәккә күмелеп, бүртенеп утыра иде – налог, заём, Сталин өрәге астында сытылып яшәгән хезмәт халкы табигать, әхлаклы кешеләр, балалар сыя алмаслык мәктәпләр, яшьләр сыя алмаслык клублардан мөмкин булганча хозурлык алып яшиләр иде. Элекке заман рухын Сталин режимы әле халыкта үтереп бетерә алмаган иде.

Ара-тирә мин бу авыллардан узам, кайвакытта кешеләр белән очрашмыйча гына узам һәм күз яшьләремне кешеләргә күрсәтмәскә тырышам: кайда ул болыннар? Кайда ул мәктәпләр? Кайда ул клублар? Мәшһүр Саба ягы! Синең киләчәгең нинди? Нинди?

Без ул вакытта Яңа Чуриле районы булып, анда чыккан «Сталинчы» газетасын укый идек. Хәзерге «Җиңү байрагы» газеталарын (соңгы вакытта – «Саба таңнары») мин очраклы рәвештә генә күрәм, әмма ул газетада Саба ягы тарихына кагылышлы материаллар белән катнашасым килә…

Мин, форсаттан файдаланып, район елъязмасын укучыларны газетаның 60 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Гел уңышлар гына телим.

Саба таңнары. – 1990. – 24 ноябрь
Без – кемнәр?

Әдәбият тарихы турында сүз чыкса, гадәттә, Арча төбәген искә алалар. Арча фәлән, фәлән кешеләрне биргән диләр. Бу – дөрес, ләкин берьяклы караш. Ул фәлән-фәләннәрнең нәсел тамыры Арча гына була алмый. Әйтик, Ш. Мәрҗани дибез икән, аның әниләре ерак мишәр нәселеннән. Тукай дибез икән, Тукайны Арча түгел, Уральск формалаштырган. Кушлавыч халкы үз остазларының бәләкәй ятимен үзендә уллыкка алырга мәгънәви куәт, күңел киңлеге тапмаган. Тарихны бизәргә ярамый, тарих – дөрес булса гына тарих.

Тагын шунысы бар: һәр төбәк кемне дә булса биргән. Тарихны өйрәнергә генә кирәк. Күптән түгел мин КГБ архивында булдым. Анда Дәүләт думасы депутаты, Петербургта «Дума» газетасы мөхәррире Кәлимулла Хәсәнов эше белән очраклы рәвештә таныштым. Патша төрмәсен күргән бу дәүләт эшлеклесе Сталин төрмәсен дә күргән икән. Бу – зур шәхес, В. И. Ленин һәм Тукай олылап телгә алган шәхес Чулпыч авылы кешесе булган. Менә урындагы тарихчыларга эш: аның нәселен юлларга, биографиясен өйрәнергә, авылга мемориаль такта куярга. Без – кем, бездән кем чыккан? Менә бу – эш булыр иде.

Олы Шыңар авылына да мемориаль такта куярга кирәк. Бу авылда татарның зур мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманколый туган, Кышкар мәдрәсәсен тәмамлагач, шунда кайтып балалар укыткан. Анда аның улы Солтан Рахманколый – язучы, сүзлекләр авторы, җырчы туган. Олы Шыңар авылын ничек бизәр иде мондый истәлекле такта! Эшли китсәң, анда бит әле аларның музеен да төзеп була…

Саба районында Сатыш мәдрәсәсе булган. Бу мәдрәсә заманында Арча, Тәкәнеш, Кукмара, Мамадыш, Саба яклары өчен шәм, лампа ролен үтәгән. Монда гасыр башында шагыйрь Миргазиз Укмасый, язучы Мөхәммәт Гали укыган. Болары әле мин белгәннәре генә. Бу мәдрәсәдә укыган шәкертләр камил рәвештә гарәп телен белеп чыкканнар. Белгәнегезчә, мәдрәсәнең бинасы хәзер җимерелеп бара. Үзен үзе ихтирам иткән халык мондый белем учагы булган бинаны ташландык хәлдә тотмас. Грузиннар яки таҗиклар, әрмәннәр яки украинлылар алай эшләмәс иде. Саба ягы халкы бу белем учагы белән горурланырга, аны торгызырга, анда музей ясарга тиеш. Мин беләм, сабалылар – бик эшчән халык: алар дәүләткә ит, сөт продуктлары сату планын алдан үтәп, рапорт бирергә яраталар. Бик шәп, бик рәхмәт. Әмма халыклар үз тарихларын да онытырга тиеш түгелләр. «Без кем?» – дип сорарга тиеш алар үзләреннән. Әйе, сез – кемнәр? Без – кемнәр? Нәрсә эшләп була соң? Нинди юллар бар? Менә мондый юл бар. Саба районы үзенең урта мәктәпләреннән бер-ике абитуриентны фәлән-фәлән колхоз стипендиаты итеп Казан университетының тарих яки Көнчыгыш телләре (татфак) буенча укырга җибәрә. Беренче курстан ук аларга шул туган як тарихы буенча фәнни эш бирелә. Аларга консультантлар әзер – Сабадан чыккан Әбрар Кәримуллин, Азат Әхмәдуллин. Анда эшләмәсәм дә, мин дә ярдәм итәргә әзер, чөнки әтием ун ел буе Сатыш мәдрәсәсендә укыган. Гомеренең ахырына кадәр «Сатыш хәзрәт» дип үзенең остазын олылап, сагынып яшәде. 1934 еллар тирәсендә бу остаз әтием янына килеп тә китте. Кем булды икән ул, исеме, фамилиясе ничек? Зур галим, дип әйтә иде әти.

Нигә әле без тарихыбызны белмибез? Саба ягыннан мәшһүр артистлар, композиторлар да чыккан, нигә әле Сабада әдәбият-сәнгать музее юк?

Чыннан да, сез – кемнәр?

Саба таңнары. – 1991. – 19 март
Төкле аягың белән

Оренбург каласында татарча газета чыга башлавын зарыгып көтә идек. Илебезнең байтак почмакларында татар телендә газеталар инде ике елдан бирле чыгып килсәләр дә, Оренбургта бу эш шактый авырлык белән барды. Күрәсең, Оренбург өлкәсенең җитәкчеләре бу крайның элекке вакытта татар мәдәнияте, мәгърифәте үзәге булганын онытканнардыр. Октябрь борылышына кадәр бу өч төбәк – Оренбург, Казан, Уфа калалары – өч бертуган булып, кулга кул тотышып, гыйлем, мәгърифәт, милли сәнгатьне үстерү буенча дусларча, бердәм атлап килделәр. Оренбург күбрәк гыйлем бишеге булса, Казан – китап бастыру, Уфа – сәнгать үзәге буларак милләтебез үсешенә зур өлеш керткән шәһәрләр. Бары тик Октябрь борылышыннан соң гына социализмның имгәтелгән милли сәясәте бу шәһәрләрне бәйләп тора торган җепләрне эзлекле рәвештә өзде һәм традицияләрне акрынлап оныттырды. Большевизм-сталинизмга мондый сәясәт кулай иде.

Газета чыга башлау – бүгенге көндә зур вакыйга ул. Газетасыз халык – сукыр. Моны бөек шәхес Исмәгыйль ага Гаспринский әйткән. «Оренбург» диюгә, татар зыялысының хәтеренә мәшһүр «Вакыт» газетасы килеп төшә. Әйе, Г. Тукайның, Дәрдемәнднең, Җ. Вәлидинең, Й. Акчураның, Г. Ибраһимовның, Ш. Камалның иң затлы әсәрләрен үз битләрендә баскан, Фатих Кәриминең ялкынлы, акыллы публицистикасын басып татар дөньясын шаулаткан «Вакыт» газетасы искә төшә.

Бүгенге «Яңа Вакыт» газетасы да элеккеге «Вакыт»ның дәвамчысы була алса, без, Казан язучылары, журналистлары, бу газетада зур теләктәшлек күрсәтеп катнашыр идек.

Бераз гына тарих…

«Вакыт» газетасының беренче саны 1906 елның 21 февралендә чыга. Баштарак атнасына ике-өч сан, 1913 ел башыннан көндәлек газета булып чыга. Әйтергә кирәк, тарихи, әдәби, информатик материалларының байлыгы буенча бу газета татар газеталары арасында иң югары урында тора иде. Наширләренең (Рәмиевләр) акчага бай булулары газетаны полиграфик яктан да затлы итеп чыгарырга мөмкинлек бирә. Газета унике ел буе халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтеп, барлыгы 2309 сан чыгып, 1918 елның 26 гыйнварында яшәүдән туктый. Библиограф И. Рәминең «Татар вакытлы матбугаты» (Казан, 1926) дигән альбомында «Вакыт» редколлегиясе әгъзаларының рәсеме бирелгән, болар: Борһан Шәрәф, Закир Рәмиев, Риза Фәхретдинов, Фатих Кәрими (баш мөхәррир), Габдрахман Фәхретдинов, Ярулла Вәли, Гыймад Акчукраклы, Рәкыйп Рәкыйби. 1917 ел ахырында «Вакыт»ның мөхәррире булып Я. Вәли эшли башлый. Газетаның туктатылуы турында ул мондый белдерү ясый:

«Вакыт»ны алдыручыларга.

1918 ел, 26 гыйнвар иртә сәгать унда Оренбург мөселман хәрби-революцион комитеты тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам итеп килгән «Вакыт» газетасының матбагасы кәгазе конфисковать ителде вә газета туктатылды. Вә банктагы ярты миллионнан артык торган акчасы югарыда күрсәтелгән комитетка күчкәнгә, «Вакыт» вә «Шура» алдыручылары каршында бу барлыкка килүенә хезмәт иткән кешеләргә татар тарихы, әлбәттә, тиешле бәясен бирер. Нашир тарафыннан вәкил – Ярулла Вәли».

«Вакыт» әнә шулай кызыл большевизмның корбаны була. Инде монысын – үзгәртеп кору чорының баласы «Яңа Вакыт»ны – язмыш кара көчләрдән сакласын иде.

Төкле аягың белән, туганкай!

Яңа вакыт (Оренбург). – 1991. – № 1. – 26–31октябрь
И, Казан арты!

Казан арты… Ул ни? Ул нинди географик район, ни өчен ул як Казан арты дип йөртелә?

«Казан арты» дигән кечкенә бер регионга хәзерге Биектау, Дөбьяз, Әтнә, Кенәр, Арча, Балтач тирәсендәге авыллар керә. Урманлы, кечерәк кенә елгалы, чокыр-чакырлы, ташлы басулы җирләр, яланнар. Катнаш урманнар бер яктан мәһабәт наратлы Илләткә барып тоташса, икенче яктан Киров өлкәсе урманнарына, Вятка зонасына тоташа. Елгаларның иң зурысы, әлбәттә, Казанка яки Казан елгасы. Казан шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта Чыпчык, Бимәр исемле рус авылларын тоташтырган урман эчендәге кечкенә генә тибешле ашъяулык кадәр бер чыганактан башлана. Моннан тыш, Казан артында Кесмәс, Кече Му, Бирәзә, Шушма, Ия, Ашыт сулары бар, тыйнак кына, күбесе инде хәлсез генә инешләр, ләкин гыйфрит кебек куәтле машиналарга, елгаларның җелекләрен киптереп киселгән элеккеге урманнарга, көйгән әрәмәлекләргә карамыйча, ул елгачыклар һаман агалар, әле заманга бирешмичә, яз көннәрендә «юл өзеге» дигән дәһшәтләр ясап куялар, җәйнең иң коры вакытында да, менә бетәм-кибәм ди-ди, һаман кыштырдап, челтерәп, чурлап алга үрмәлиләр, әйтерсең кырыс Каспий дулкыннарына кушылып, Иран ярларына бәрелеп агарга, аннан күккә пар булып күтәрелеп, океаннар өстеннән узып, туган якка яңадан кайтырга ашыгалар…

Казан артының этнографик ягы чуар – марилар, удмуртлар, руслар белән аралашып яшәү эзсез калмаган: җыйнак кына гәүдәле, кечкенә күзле, кызыл чәчле, кызыл сипкелле татарлар очрый икән – гаҗәп түгел, татар белән мари гомер буе ил-умач килеп яшәгән бу төбәктә. Балтач – Кукмара ягында сап-сары чәчле, зәңгәр күзле, эре яңаклы, таза сөякле татарлар очрый икән – гаҗәп түгел, удмурт белән татар катнашкан авыллар Казан артында гадәти хәл. Руслары да шулай үз телләрен онытып, гел татарча сөйләшеп йөргән, татар кызына өйләнгән, тагын әллә ничек, әллә ничек туганлашып, таралышып беткән руслар байтак анда. Әнә шул бай калейдоскоп эчендә татарның әдәби теле сакланган. Казан арты татарлары турында фикер йөртеп, Тукай болай ди: «Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында булуын телим» (С. Сүнчәләйгә хаты, 1910, 9 ноябрь).

Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 12 сентябрь
Кеше өлеше
(Яңа язмалардан өзек)

Исемнәр тарихы турында уйланып утырам. Оренбург кунакханәсендә – берүзем, 1990 ел. Бу мәсьәлә никтер гел мине эзәрлекли. Белгеч тә түгел инде мин, алай бик үк дилетант та түгел. Менә шул ике үлчәү арасында тирбәләм генә бит. Ономастика буенча белгечләр мине сүксеннәр, матбугатта изсеннәр – ризамын. Надан дип әйтсеннәр – ризамын. Ләкин күңел түрендәгеләрне язмый кала алмыйм – ономастика буенча бернинди гыйльми хезмәт укымаган көе язам. Этимология буенча да берни дә белмим, бу язмамда, мәрхүм Хатип Госман әйткәнчә, «күңел сизгечләре»нә таянып кына язам. Бәлки, боларны инде күптән әйткәннәрдер. Үзем дә кайдадыр бераз яздым кебек. Гафу итегез, мин юан имән бүкәнгә муенымны куйдым, берегезгә дә рәнҗемим.

Күчтәнәч – моны «күчкән аш» дип аңлатып килделәр безгә. Алай түгеллеге, бәлки, инде язылгандыр, әмма бу һич тә «күчкән аш» түгел, ә урысның «гостинец» дигән сүзе. Төркиләштергәч – кочтинеч – күчтәнәч.

«Урыс капка» – ул ни? Өч баганадан торган зур һәм кече капкалы, өсте өчпочмаклы корылмалы зур каралты. Кече капка – кереп-чыгып йөрер өчен, җәяүлеләр өчен. Олы капка – ат арбасына төяп кайткан йөкне кертер өчен, гомумән, җигүле ат белән кереп йөрер өчен. Капканың өсте кыек түбәле була, эче куыш, анда ярканатлар оялый, тышкы кәрнизендә исә карлыгачлар балчыктан оя ясый. Болар – крестьянның дуслары. Игенчелек, бакчачылыкта болардан да файдалы дус тагын кем бар икән? Ихтимал, сыерчык һәм башка вак-төяктер. Менә татар агае бит әле баегач шундый: ор-өс капка төзи. Теге «җил капка» бит бу җиргә әле генә килеп утырган, тормышын көйләп бетерә алмаган агайныкы. Инде дә килеп, җир эшкәртеп, мал-туар асрап, таза хуҗалык нигезләгән бер агай, «җил капка»га риза булмыйча, яңа бер капка кора: ул – каралты-кураның бер элементы. Ул капканың өсте – калку оры бар. Ул оры яңгыр суыннан капка баганаларын каплый, шуңа күрә дә «капка» ул, алар төбенә су иңдерми. Ул – каралты, аның астында кичен көтү кайтканны көтеп торасың, эсседә ул күләгә бирә, яңгырда – ышыклык. Кышкы буранда да ышыклык бирә ул, өстән кар төшерми, чөнки ул татар агаеның крепосте – ор өсле капка. Ор-өс капка. XVI гасырда рус агае монда килеп йорт кора башлагач, бу архитектураны тиз үзләштерә. Игътибар итегез: татарның түбәле капкасы – йортыннан аерым. Рус агайныкы исә – йорт почмагына китереп сылап салынган крепость капкасына әйләнгән. Менә шундый капканы рус агай «защита»га әйләндергән. Ләкин бу хәл һич тә «урыс капка» дигән сүзгә нигез бирми. Ул капка, теләсә ни әйтегез, «ор-өс капка» дигән сүз.

1991 елның августында мин Маҗарстаннан килгән бер ханымны Биектау районы Мүлмә авылына алып бардым. Әлеге ханымның әтисе безнең Ватан сугышында катнашып, безгә каршы сугышып, әсирлеккә төшеп, Казан шәһәрендә төрле лагерьларда булган икән. Әлеге ханым язучы, әтисе сөйләгәннәр буенча ниндидер бер роман яза икән һәм Мүлмә авылында йөргәндә, андагы аз санлы «урыс капкалары»н күргәч гаҗәпләнеп әйтте:

– Болар – безнең Көньяк Венгриядән алынганнар, – диде.

Шунда минем «урыс капка» сүзенә булган шигем сүтелде дә бетте: урыс капка түгел, ор-өс капка.

Ә «җил капка»? Нәрсә, җил йөрсен өчен аерым бер капка корганмы татар агае? Юк-юк, «җил капка» түгел, ә «җиңел капка». Ягъни агайның каралты-кура корганда әлегә «ор-өс капка» корырлык хәле юк, ул әлегә «җиңел капка» гына кора. Анда инде ахырдан халык ничек алып китәр: җиңел капкамы, җил капкамы. Ә рус писаре тегесен, олысын ишеткәч, һичшиксез, блокнотына болай дип язып куячак: «урус капка». Димәк, «урыс капкасы»…

«Җиңел капка», ярлылар капкасы бераздан телгә «җил капка» булып кереп китә.

Машина «кузовы» да бездән. Юкка гына аны бүгенге журналистлар «әрҗә» дип язалар. Никак нет! Кузов – «кызау» сүзеннән алынган. Кызау – юкәдән, агачтан, чыбыктан үреп ясалган савыт.

Инде авыл исемнәренә килсәк… Бу турыда мин «җирне аз-маз тырмалап, чәчкән идем, урган идем» (Тукай).

Иң беренче – «ил» сүзе. Ил – бергә оешкан кешеләр дигән сүз. Бергә оешкан умарта корты күчен дә «ил» дип йөртәләр. Казан арты авылларының бик күбесе табигать шартларына карап исем алган. Казан арты калын урманлы, тирән елгалы, күп күлле, тугайлы як булган. Монда киек кошлар, киек җанварлар исәпсез-хисапсыз булган. Һәр киек кошның, һәр киек җанварның үз төбәге булган – бу әле хәтта мин кечкенә чакта, утызынчы елларда да шулай иде.

Арчадан ерак түгел, Казан суы буе болынында киек казлар бала чыгарганнар, бу төбәк – Каз иле. Хәзер Казиле дип йөртелә. Һич тә, хәзер язылганча, мәдрәсә булганлыктан «Казыйлар иле» түгел яки бабайларыбызның кайчандыр каз культына табынганга түгел – сүзнең мәгънәсен табигатьтән эзләргә кирәк. Торналар төшә торган урын («ил») булган, анысы – Торна иле, хәзер – Төрнәле. Аккошлар төшеп бала чыгара торган урын булган, анысы – Аккошлар иле, элеккечә – Акку иле, рус землемерларының дәфтәрендә – Ковали. Кайбер кошлар, Африкага, Иранга китмичә, кышның җылы буласын сизеп, Казан артында калганнар. Бу тирә – Кышлау иле. Аның бер очы Казанга якын, икенче очы – төньяктарак. Кышлау очы – рус кенәгәсендә Кушловыч (Кушлавыч), теге төньяк чиге – Оч иле – Өчиле, һич тә авылда өч өй булганны аңлатмый.

Чуриле (Казан арты) – имеш, чуралар иле дигән сүз. Имеш, чуралар, коллар булган. Ак чуралар, кара чуралар… Шулайдыр, ләкин Казан артындагы ике Чурилегә бу һич тә туры килми. Дөресе – Чар иле. Рус патшаларын татарлар чар (царь) дип атаганнар. «Патша» дигән термин мөселман илләренә карата гына кулланылган. Чуриле (Чар иле) – Казан артындагы чиркәүле рус авылы. Әйләнә-тирәсендә гел татар авыллары. Инде Казан артындагы Чыпчык дигән авылның исеменә килсәк… һич тә «воробей» мәгънәсендә түгел. Тик монысын язарга куркам. Ләкин беләм…

Татарстан яшьләре. – 1992. – 3 ноябрь
* * *

Төзүчедән искәрмә

Язучы архивында сакланган бер кулъязма бу мәкаләнең темасын дәвам итә булса кирәк:

Чиканас – кайбер галимнәр аңлатканча, авыл чигендә Әнәс дигән кеше яшәгәнлектән түгел (Әнәскә кадәр авылның исеме ничек булган?), бәлки бу авылның өрәңгеле урман астында булуыннан килә (өрәңгенең икенче исеме – чаган). Нигезендә – Чаган асты.

Авыл исемнәрендә бер закончалык бар: Казан ханлыгы яулап алынгач, авылларны исәпкә алу башлана. Рус писаре, әлбәттә инде, бу исемнәрне үзенчә, рус теленә җайлаштырып яза. «Элмәле» дип яза алмый ул аны (Кырлай янында) – «Алмалы» дип яза. Кайбер иптәшләр бу исемне әлеге авылда алма үстергәннәр дип аңлаталар. Юк, бу авыл элмә урманы эченә урнашкан булган. Закончалык шунда ки, заманнар узу белән, авылның исеме кәгазьдәгечә йөри башлый. Акку (аккош) авылын рус писаре «Аккузево» дип яза, бераздан татарлар үзләре дә бу авылны Аккүз дип йөртә башлыйлар (Актаныш ягы).

Ор – калку яки чокыр урын, суы кипкән коры елга. «Төлке уйный торган орлар бар» дигәндә, кара урман эчендәге калку яки чокыр урын күздә тотыла. Шуннан авыл исемнәре: Ор, Оры, Чок (түбән) орыча (Чокырча), Орыча (Арча һич тә ар – удмурттан яки арча агачыннан түгел), Күп орчык (рус кенәгәсенә Губурчак булып керә), Күп ор башы (Күпербаш, һич тә авыл башында күпер булганы өчен түгел). Орнашбаш авылының исеме дә «ор»дан алынган булуы мөмкин. Ләкин «урнаш» элеккеге татар телендә яңгыр боткасы дигәнне аңлата9393
  Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан, 1969. – 456 б.


[Закрыть]
.

Ку орысы – Курса булып киткән.

Советлар Союзындагы иң борынгы дәүләт «Урарту» дип атала. …Арарат тавы тирәсенә урнашкан булган. Урарту исеме каян? «Ор арты» дигән сүздән. Ягъни орның (калкулыкның) артындагы дәүләт. Галимнәр шуны язмыйлармы, әллә мин укымыйммы? Иң күп очраган исем – «әр» яки «ар» компоненты кергәне: Шыңар, Кышкар, Ядегәр, Арбаш, Әрнәш, Пөшәңгәр, Мәңгәр, Миңгәр, Нәнегәр, Бимәр, Түнтәр, Шеңшеңәр, Күшәр…

Ар борынгы латин телендә «мәйдан», «өслек» дигәнне аңлаткан. Шуннан җир үлчәү берәмлеге барлыкка килгән, бер ар=100 квадрат метр. Гекто грекча йөз (100) дигәнне аңлата, шуннан гектар – йөз ар. Безнең төрки телендә дә «әр», «ар», күрәсең, җир өстен, чәчүлек җирен аңлаткан. Ара – (расстояние), ары китеп – ара калдырып, аралап, аргы як – бөтенесе дә җир үлчәве мәгънәсендә кулланыла. Моның йомшак формасы – әр. Әрле – җирле, әрсез – җирсез дигәнне аңлата. Әрсез кеше, димәк, чәчүлек җире булмаган кеше, соранып, теләнеп, кешегә ялынып яшәргә мәҗбүр. «Әрле әрләнеп торганда, әрсез ашап туйган» дигән мәкальдән менә нәрсә аңлашыла: җир чәчкән кеше ризыгын саклап тота; теләнеп йөргән кеше тапканын шундук ашап бетерә. «Әр», «ар» компонентлары «җир» мәгънәсен бирә икән, димәк, алда китерелгән авыл исемнәренең калган яртысын гына сүтеп аңлатырга кирәк була. Нөне җире, Түнте җире, Кышкы җире, Шеңше җире, Миңге җире… Болар нәрсә, борынгы кешеләрнең исемнәреме? Боларын аңлатырлык белем миндә юк.

Мар – борынгы болгарларда тау мәгънәсендә йөргән. Шуннан Мар иле (руслар аны Мурали дип язганнар) – Мөрәле барлыкка килгән. Казан артындагы Мөрәле авылы, чыннан да, тау буена утырган. Кукмара – галимнәр аңлатканча, һич тә «ике мари» сүзеннән алынмаган. Куак мары «куак тавы» дигәннән рус кенәгәсенә Кукмор булып кергән. Кукмара, чыннан да, шундый тау буена сеңеп утырган. Моркваш – Идел ярындагы тау куышы, «мар куышы» дигәннән килә.

 
Бу чокырлыр бар да болгарлар
Уры, болгар мары, –
 

дип яза Н. Думави һәм шигырь астына үзе үк искәрмә бирә: «Халык телендә «болгар марлары» дип йөртелгән таулар бар», – ди ул9494
  Думави Н. Тормыш сәхифәләре. – Казан, 1985. – 143 б.


[Закрыть]
.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации