Текст книги "Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Чаллыда, кунакханәдә. Казаннан килгән бер галим белән икебез бер бүлмәдә. Илле яшьләрен узган, техник фәннәр докторы. Акрын гына сөйли:
– Безнең дача – Обсерваториядә. Күп еллар яшибез инде. Күршемдә бер инженер яши. Бакчасының һәр квад-рат сантиметрыннан табыш алырга тырыша. «Шулай булмаганда, нәрсәгә кирәк ул?» – ди. Соңгы елларда күзәтәм: алмагачларына ниндидер калай банкалар элә бу. Бер җәй шуның белән мәш килде. Җәй ахырында мин моның белән кызыксындым: алмаларын төн күбәләкләреннән саклый икән бу. Менә ул нәрсә эшли: узган елда киптерелгән телемле алма кисәкләрен кайнаган суга салып ачыта. Ачы алма исе, вино исе килеп торган суны калай банкаларның төбенә салып, алмагач ботакларына элә. Төнлә, искә кызыгып, бөтен күбәләкләр шул банкаларга җыела икән. Банканың капкачын шундый итеп эшләгән, кергән күбәләк кире чыга алмый. Һәр иртәгә банкалар тулган була икән. Аннан ул аларны бер чиләккә бушатып, чиләк тулгач, ул күбәләк массасын тукмак белән изә һәм ашлама итеп түтәлгә кертә икән.
– Бер җәйгә биш-алты чиләк төн күбәләге җыйдым, – диде инженер, елмаеп. Аның чыраенда җиңүче кыяфәте бар иде. – Алар, – диде, – алмагачларның дошманнары. Әнә күрше хатыны да миннән өйрәнде. Аңа да банкалар ясап бирдем.
Чыннан да, күрше бакчадагы алмагачларга да банкалар эленгән иде.
Минем кәеф кырылды. Дөрес, бакча кортларына каршы көрәшергә кирәк, дөрес, алар – җиләк-җимешнең дошманнары. Ләкин бит күбәләкләр – табигать балалары. Ничек инде тукмак белән күбәләк изәргә кирәк?
– Мин ике ел инде шулай эшлим, – ди инженер тантаналы кыяфәт белән. – Ә күрше хатыны әле беренче җәен генә…
Галим кеше авыр сулый, әйләнеп ята. Ниндидер авыр хәбәр әйтергә тели. Бераздан әйтә дә:
– Бу хәл миңа бик авыр тәэсир итте. Төн күбәләкләрен – түтәлгә ашлама булган җан ияләрен кызганып, төннәр буе йокламадым.
Кышын әллә ничек кенә авырып киттем. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып киттеләр. Ике көннән соң РКБга күчерделәр. Дүрт кешелек палатага эләктем. Койкага менеп ятуыма, күршеләр әйтте:
– Монда кичә генә бер инженер үлде, бакчачы, – диделәр. – Шушы караватта яткан иде.
Тәнемә ток йөгергәндәй булды.
– Ни исемле иде? – дип сорадым.
Әлеге танышымның исемен әйттеләр. Тәнем өшеп китте.
Яз чыккач, бакчага бардык. Инженерның йорты әле ачылмаган, кара-кучкыл алмагачларда теге банкалар эленеп тора иде.
Күрше-тирә белән сәламләштек, кышны кем ничек чыккан – сораштык.
– Ишеттегезме, безнең күрше апа көз көне үк яман чирдән үлгән икән, – дип хәбәр иттеләр бакча артындагы күршеләребез.
Мин шунда ук апаның бакчасына, бикле йортына күз салдым: карт алмагачларының ботагы саен калай банкалар эленгән иде. Менә шуннан соң мин каргыш дигән нәрсәгә, рәнҗеш дигән нәрсәгә ышана башладым.
Әйдә, йоклыйк, иртәгә минем КАМПИда лекция: «Диалектик материализмның кайбер бәхәсле мәсьәләләренә карата» дигән темага. Тыныч йокы…
3– Армиядән кайтуга, КАИга укырга кердем мин, – Түбән Кама кунакханәсендә күршем сөйли. – Бүлмәбез зур, самавыр кайнап тора, уку-язу өстәлләренә кадәр бар. Армиядә үк кергән идем, ул вакытта әле – ВКП(б). КАИда вакытта гел парткомда булдым, төн уртасында гына кайтып керә идем. Шәһәрнең иң кадерсез җирендә коммуналкада яшибез әни белән икәү генә. Безнең әни Казанның зур байлары – Апанаевлар нәселеннән. Әтине утызынчы елны ук юк иткәннәр. Партиягә мин аны «1930 елда үлде» дип яздым, дөресе дә шулай бит, мин монда ялгыш күрмим. Сасы коммуналкада яшәгәч, әнине дә берәү дә бай кызы дип белми. Менә шулай, КАИны бетереп уналтынчы заводта эшли генә башлыйм – Хрущёв инициативасы белән карар чыга: авыл-районнарны, колхозларны җитәкче кадрлар белән тәэмин итәргә. Завод парткомына чакырып алмасыннармы мине!
Әйдә, авылга кит, диләр. Уйга калдым. Ул арада Ленин районының партия комитетына чакырып алдылар. Барсам – райком тулы яшь ирләр. Барыбызга да бер сүз: авылны ныгытырга. Кайттым, әнигә сөйләдем. И аның шатланганнарын күрсәң! Тиз генә намазга утырды. Әни заманында кызлар мәдрәсәсендә укыган, аннан гимназия тәмамлаган. Намазын да белә, русча, гарәпчәсен дә, Европа әдәбиятын да укыган. Казан артында (хәзерге Дербышки тирәсендәрәк булса кирәк) аларның утары булган, яшь вакытларында әни җәйләрен шунда уздырган.
– Китик, улым, – ди бу, – яшәп калыйк бер саф һавада.
Исполкомнан әйттеләр: квартирагызны вакытлыча калдырып торасыз. Казан пропискасы саклана, диләр. Тот та направление ал мин. Дөбьяз ягындагы бер МТСка.Баш инженер булып. Тракторны армиядә күргәнем булды, әмма комбайнны – билләһи, дип әйтәм – үз гомеремдә күрмәдем. Хәер, киножурналларда күргәли идем. Җыендык, киттек, һәйбәт кенә бер авылның йортына урнаштырдылар, ике йортка берүзе хуҗа булып калган тол карчык икән.
– Теләгәнчә яшәгез, әнә бакчасы, әнә мунчасы, әнә келәте, базы, – диде әби. – Әтиләре үлгәч, миңа бер кызык та юк, бу кышны гына чыгам да улларым янына Караваевога китәм.
Һәм без яши башладык. Мин – партия өлкә комитеты тарафыннан эшкә җибәрелгән яшь коммунист. Миңа егерме сигез яшь, әле өйләнмәгән. Дәрәҗәне күрсәң! Шул атнада ук йортка йөге белән каен утыны китерделәр, центнеры белән кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер. Хезмәт хакы – искитәрлек. Колхоз амбарыннан арзан бәядән ит, бал китерделәр. Бер ай алдан хезмәт хакы бирделәр. Әни бәхет чикте, мин исә эшкә чумдым. Ул арада яз җитте, җир ачылды. Әни түр бакчага чыкты, авыл тарихында булмаганча, түтәл ясап, редиска, салат, укроп чәчте, шәһәр белән ике арада мин йөреп торганнан файдаланып, әллә нинди орлыклар алдырды. Ул бәхетле иде! Тәрәзә төпләрен яран гөлләре белән тутырды. Кичләрен, тәрәзә пәрдәләрен тартып, озак-озак намаз укый иде, ә мин – карт буйдак – һәр кичне кинога йөрим. МТСлы авылда кино көн саен була ул. Җәй җитте, мин дә инде комбайннарны аңлый башладым, самолёт төзүче инженер өчен кыр корабының эче әллә ни катлаулы күренмәде. Авыл егетләре, механизаторлар мине үз иттеләр. Мин гел кырда, мастерскойда булдым. МТС директоры да юньле кеше булып чыкты. Тегендә-монда киткәндә, мине үз урынында калдыра иде. Менә шулай бер ел узып та китте. Көз җитте, көзгә әни белән без бай кердек: әни, бу авыл тарихында беренче буларак, күп итеп виктория җиләге үстергән иде, банка-банка варенье әзерләде. Түр бакчада күп итеп кыяр, кишер, помидор үстерде. Кышка кисмәк белән кыяр, зур-зур эмаль чиләкләр белән помидор тозлады. Колхоз кәбестә үстерә иде, центнеры белән сатып алып, аны да тозладык. Сыер суйдык. Инде өйләнү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баскан иде, һәм ФАШ тәмамлап мондагы медпунктта эшләүче мөлаем гына бер кыз белән безнең мөнәсәбәтләр дә әйбәткә үсеп бара иде. Барысы да әйбәт иде, тик эшемдә бер кеше белән конфликт чыкты. Беләсеңме, һәр авылда менә шундый бер-ике карт була иде ул елларда: ул карт яшьлегендә колхоз төзегән, кулакларны сөргән, авылны дер селкетеп торган. Партиягә кергән булган ул, әмма утызынчы еллардагы «чистка»да төшеп калган. Утыз җидедә тимәгәннәр аңа, әмма ул үзе бик күп кешенең башын ашаган. Хәзер ул картайган, көчсезләнгән, әмма аның әшәкелеге кимемәгән, халык алдында өрәге әле дә каты аның. Миңа мондыйларны һәр зур авылда очратырга туры килде, мин бит, әлеге авылдан киткәч тә, тагын Кукмара ягында МТСта, МТСлар бетерелгәч, РТСларда, автоколонналарда эшләдем. Ә Дөбьяз ягыннан китүемә сәбәп шул булды: МТСта төнге каравылда Күркә Гыйльмуш дигән бер карт эшли иде. Мин алда сөйләгән типларның берсе. Ямьсез, тешләре черек, картайган инде – факт. Берөзлексез тәмәке тарта. Тел астына насвай да сала дип әйтәләр иде. Бик еш эчә. Кибет алдында баскычта сәрхуш булып яртышар көн утыра. Бөтен сөйләгәне аракы турында. Берсе истә калган. МТС конторасының коридорында сөйләп утыра:
– Шәһәрдәге баҗай кайтты кунакка. Ул баҗай минем зур урында эшләгән элек – судья булган. Хәзер пенсиядә. Кичтән бер яртыны кактык. Мин каравылга киттем. Иртән кайтсам – баҗайның кәефе юк. Баш төзәтәсе килә.
– Йоклый алмадым, өегездә чебен, – ди.
Мин, төне буе йокламаган кеше, караңгы бүлмәгә йок-ларга кереп киттем. Кергәндә, баҗайга әйттем:
– Әнә синең эшең юк, йорттагы чебеннәрне үтер, бер чебенгә бер тиен түлим, – дидем.
Әбәткә йокыдан торып чыксам, өйдәге өстәлдә клеён-ка өстендә унар-унар итеп үлгән чебен тезелгән. Сана-дым – нәкъ ике йөз дә егерме бер чебен. Көлеп җибәрдем. Баҗай әйтә: ике йөз дә сиксән җидегә җиткермәкче идем – чебен бетте, ди55
Ул вакытта бер ярты аракының бәясе – 2 сум 21 тиен, «Особая московская»ныкы 2 сум 87 тиен иде. – М. М.
[Закрыть]. Шулай бер ярты алырга туры килде…
Менә шул карт, мин директор урынында калган чакта, берничә тапкыр каравылга чыкмады. МТСның алтылап автомашинасы бар иде, шофёрларның, төнлә каравылчыны эчертеп, өенә илтеп куеп, машина белән төрле караклыкларга йөрүе ешайды. Мин моңа чик куйдым: картны бер-ике тапкыр кисәткәннән соң, местком белән килешеп, эшеннән кудым. Менә шуннан башланды да инде. Минем бәхетсезлегемә каршы, әни кибеткә барган җирдән кунакка кайткан баҗасы белән моны очраткан. Күзлекле, капкорсаклы баҗа әнине танып алган.
– Бу капиталист калдыгы монда нишләп йөри? – дип сораган Күркә Гыйльмуштан. Әнине дә, әтине дә утызынчы елгы хәлләр буенча белә икән.
Күркә Гыйльмуш шаккаткан!
– Әле шулаймыни, әле шулаймыни! – дип, күкләргә сикергәндәй булган ул.
Һәм… шул көннән башлап бер ел буена минем өстән райкомга, обкомга жалоба яуды. Анонимкалар китте. Хәтта КГБдан да килделәр. Имеш, капиталист малае совет учреждениесенә оялаган. Бервакыт кибеттә буш шешә тапшырып бер ярты алган идем, андый эшкә карт әнине йөртеп булмый бит инде, шул турыда да обкомга анонимка киткән. Кыскасы, миңа яшәр чама калмады. Ул арада теге юньле директорны да икенче районга җибәрделәр. Яңа директор белән минем борчак пешмәде. Донослар тагы да күбәйде, яклаучы табылмады. Ул арада электр трансформаторы өстендә бер егет һәлак булды – салган баштан яланкул шуңа тотынган. Моны баш инженер буларак миңа сылтадылар. Җәй уртасында, кызу эш өстендә мин расчёт ясадым. Йорт әйберләрен МТС машинасына төядек. Әни юл догасы укыды. Машина кузгалганда гына әни әйтте:
– Улым, авылны җәяү чыгыйк, мин инде мондый бәхетне башка күрә алмам, – диде.
Машинага авыл башына чыгарга кушып, әни белән без танышлар белән күрешә-саубуллаша җәяү киттек. Авыл кырыена җиткәндә генә ямьшәйгән җимерек киртәле бер йортка күрсәтеп әйттем:
– Әни, менә безнең мондагы тормышыбызны җимергән теге кабахәт шушы йортта яши инде, – дидем.
Күркә Гыйльмуш үзе чолан баскычында гәзит тотып утыра иде.
Әни әсәренде:
– Шулаймыни? Ул нәләт шушында торамыни инде? Шул кабахәт миннән шушы соңгы бәхетле гомеремне күпсендемени?
Шулай диде дә әни әрекмәнле, алабуталы бер урынга кереп тиз генә чүгәләде, кулларын битенә куеп, ашык-пошык дога укыды. Мин аннан сорадым:
– Нинди дога ул?
– Бәддога ул, – диде әни тыныч кына. – Кешене ул барыбер куып тота. Кеше каны җирдә ятмый, диләр. Утыз җиденче елгы ятимнәр, корбаннар исеменнән укыдым мин аны…
Без, шәһәргә кайтып, яңадан үз бүлмәбездә яши башладык. Күршеләр киңәеп, безнең рөхсәт белән анда яшәп яталар иде. Дүрт гаиләгә уртак кухня, ул вакытта әле газ юк, дүрт примус, керосинка, электр плиталары. Утын яга торган мичләр, сасы ишегалды, аның урта бер җирендә тактадан корылган туалет, бер почмакта чүп оясы. Эре-эре чебеннәр. Саф авыл һавасыннан соң әни авырып китте. Син беләсеңме, иң бәхетсез татар карчыгы ул кем? Белмәсәң әйтим: җәйнең матур бер көнендә Казанның Нариман, Островский, Тукай, Киров урамнарындагы коммунал йорт ишегалдындагы иске ящик өстенә утырып гомер юлын кыскартучы әбиләр. Шуларны күргәч йөрәгем әрни минем. Алар, гадәттә, шәһәрнекеләр. Ник алай дисеңме? Аларның электән үк квартиралары булган. Ире, малае кайда гына эшләмәсен, аларга, торыр урыныгыз бар дип, квартира бирмәгәннәр. Ә авыл малае нишли? Армиядән кайтышлый ук, берәр төзелешкә керә, шофёр була, бульдозерист була, карыйсың – өйләнеп тә җибәрә, баласы була, ул арада ике-өч бүлмәле квартира алып куя, авылдагы әти-әнисен яздырткан була. Ә без – шәһәрдә туганнар – ул коммуналкалардан котыла алмадык. Шулай, ике-өч ай авырды да дөнья куйды әни. Ул арада миңа обкомнан яңа район бирделәр, шәһәр белән саубуллаштым. Кышын инде яңа районга төпләнгәч, әлеге авылга кәләшемне алырга бардым. Райздравның бер дә җибәрәсе килмәде инде – факт. Ләкин мин эшне кызу тоттым: кәләшемнең малы нибары ике чемодан, ике мендәр, бер юрган иде, «уазик»ка сыйды да бетте. МТСка кереп, элеккеге дуслар белән хушлаштым. Хәл-әхвәл сорашканда, бер шофёр әйтә куйды:
– Ну, абый, китеп ашыктыгыз. Теге мөртәт үзе дә дөмекте дөмегүен, безне сездән генә аерды…
– Ни булды? – дип сорадым мин, каушап.
Егетләр коточкыч хәл сөйләделәр. Күркә Гыйльмуш беркөн иртән уянган, кичтән төшергән булган, эчәргә эзләгән, ашыйсы да килгән, әмма йортта ни малае, ни килене булмаган, август ахыры – бөтен халык эштә, ындыр табагында, басуда. Тамагы бик ачкач, ул айнып та җитмәгән көе, кармакларын алып, бакча башына – елга ярына таба киткән. Күршеләренә әйткән киртә буеннан:
– Карын бик ачты, бер табалык балык тотып булмасмы, – дигән.
Бу иртәнге җиделәрдә булган. Карт көндезге чәйгә кайтмаган, аны эзләмәгәннәр дә. Ә кичен көтү кайткач, адашкан сарык бәтиләрен эзләп йөргәндә, күрше хатыны яр буеннан куркынып йөгереп кайткан. Күркә Гыйльмуш тал арасындагы тирән булмаган гына су куенына убылып төшкән, аркасын ярга сөягән, терәлеп утырган, судан башының яртысы гына чыгып тора, чайкала икән. Җыелышып төшеп судан чыгарганнар, ярга күтәргәннәр: авызы тулы маймычлар, тагын әллә нинди су кортлары, ди…
Менә шулай, парин, кемнең ничек, кайда тормыш юлын очласын беребез дә белә алмыйбыз.
1992
Язмышлар
1Солдат бик озак хезмәт итә: 1927 елда туганнарга ул алты елга сузылды. Сугыш чорындагысын исәпкә кертмәделәр. Урыслар моны ачу катыш ирония белән «телят пас» дип әйтәләр иде.
Бер солдатның сөйгән кызы чирләп биш ел урында ята. Әтисе-әнисе карый, ашау-эчүен дә, башка уңайсыз мәшәкатьләрен дә. Солдаттан хатлар килә, әмма бичара кыз, үзенең хәленнән уңайсызланып, бик сирәк җавап бирә. Менә күкрәгенә медальләр тагып, Германиядән мәһабәт гәүдәле солдат кайтып төшә: алты ел ярым хезмәт ителгән! Күчтәнәчләр, бүләкләр алып, кыз янына килә, туйганчы сөйләшәләр, елашалар. Кыз шул көнне кинәт кенә торып утыра, икенче көнне йөри башлый – бөтен авыл шакката. Унбиш көн йөри, солдат белән кичләрен капка төбендә сөйләшеп утыра, кешеләр ышанмый. Уналтынчы көнне кинәт кенә урынына барып ята һәм… шундук җан бирә.
2Тол хатын, яшьли тол калган солдатка, гомере буе трактор йөртә. Гомере буе комбинезон, кирза итек киеп ирләр арасында була: трактордан киткәч, тимерчелектә эшли. Бик соң гына – алтмышларны узгач кына эшеннән туктый. Туктауга авырый башлый. Озак еллар авыргач, ниһаять, больницага салалар. Анда ул бик авыр операция кичерә. Операциядән соң күтәрәмгә кала. Малае белән килене, носилкага салып, мунчага алып баралар, кояшка, җылыга чыгаралар, үзләре бәрәңге чүпләгәндә дә бакча кырына чыгарып куялар. Карчыкка тагын бер операция ясыйлар. Тагын носилка белән йөртәләр. Җәйнең матур бер көнендә, һич тә уйламаганда, карчык кинәт кенә урыныннан сикереп тора (алты-җиде ел аякка басмаган), тәрәзә янына килеп гөлләр арасыннан урамга карый да кычкырып әйтә:
– Их, дөнья, каласың бит! – ди.
Үз аягы белән караватына килеп ята да шундук җан бирә. Аңа 75 яшь була…
3Декабрист П. Пестельның әтисе губернатор булган. Малайларын Германиядә укытырга теләгән. Ригадан Германиягә китүче пароходка малайларын утырткан. Пароход китәр алдыннан гына траптан йөгереп кергән дә әйберләре-ниләре белән аларны кире алып чыккан. Олы малаена әйткән:
– Күңелем тыныч түгел, бу пароход батар кебек тоела миңа, – дигән.
Шунда олы малае, булачак декабрист Павел көлгән:
– И әти, – дигән, – әгәр язмыш кешене асып үтерүгә хөкем иткән булса, ул кеше суда батмас, – дигән.
Берничә көннән Ригага хәбәр килгән: теге пароход диңгездә авариягә очрап баткан, кешеләре һәлак булган.
Берничә елдан Павел Пестельны асып үтерәләр.
…Безнең авылның суы зур түгел. Ләкин элегрәк анда язгы ташу суы бик көчле була иде. Язгы ташу бер атна чамасы бара, шуның өч көне аеруча көчле. Кичләрен, төннәрен яшьләр су буена җыелып ут җибәрәләр, бөтен су буе бер балет сәхнәсенә әйләнә иде. Ата-ана дер калтырап бала-чагасын саклый, күрше авыллардан дәһшәтле хәбәрләр килә: фәлән яшьлек бала ташу суына аккан… Ташу суына аккан – беткән дигән сүз. Гадәттә, аккан кешене коткара алмыйлар. Ә менә минем апамны коткарганнар. Аңа җиде яшь булган (димәк, 1928 елда аккан ул), урамда күпер өстендә уйнаганда суга егылып төшкән дә агып киткән. Авыл уртасындагы ул коры елгада су язгы ташкын вакытында гына ага. Ә ул ташкын апаны бөтереп түбәнгә зур суга таба агызып алып киткән. Су буенда тау башында аерым хутор булып яшәүче Сафиулла абзый балаларның чыр-чу килеп кычкырганнарына игътибар итә һәм карлы-бозлы пычрак су арасында яулыклы бер баш күрә: адәм баласы! Ташкын зур суга кушылганда гына, Сафиулла абзый елгага сикерә һәм апамны эләктереп ала. Ул инде аңсыз була. Әти-әни берни белмичә чәй эчеп утырганда, өйгә Сафиулла абзый килеп керә: ике кулына, утын агачы күтәргән күк, бала гәүдәсе салган. Апаны терелтәләр. Әти-әни гомерләре буе Сафиулла абзыйга рәхмәт укып яшиләр. 1941 елда авыл яшьләрен оборона эшенә – Идел ярларына немец танкларына каршы чокырлар казырга җибәрәләр. Кыш буе чабата-оектан, ач килеш лом белән җир чукыйлар. Апа шуннан чирләп кайтып 5 ел урын өстендә ятып кибеп үлде. Гел әйтә иде: «Бу Сафиулла абзый ник коткарды икән мине, миңа барыбер иртә үлем язылган булган…»
Чыннан да, авыл тарихында язгы ташуга аккан балалардан ул берүзе. Оборона эшенә киткән йөзләгән егет-кыздан да чирләп кайтып яшьли үлгән шулай ук – берәү генә, ул гына булды…
4Саба районында мин укытучы булып эшләгән авылларның берсендә гел сөйлиләр иде: иң хәрам аш – ат ризыгы. Авылда колхоз төзелүгә, Гыйлемҗан картны өлкән ат караучы итеп куйганнар. Ул гомере буе ат фуражын урлаган. Ачлык елларында хәтта фураж онын сатканнар да. Моны кеше белеп торган. «Ат хакы – изге хак, бер килеп чыгар әле», – дип сөйләгәннәр. Һәм ул килеп чыга башлаган.
1933 елда аның 10–14 яшьлек ике малае, бер кызы тифтан үлгән. Олы малае төрмәгә эләгеп (әйбер урлап), шунда чирләп, өенә кайтып кибеп үлгән. Бер малае, солдаттан кайткач, агач кискәндә басылып үлгән. Тагын бер кызы ниндидер билгесез авырудан эче шешеп үлгән. Үзе –Гыйлемҗан карт – буранда адашып үлгән. Карчыгы, үлә алмыйча кычкырып ятып, озак азапланган. Кышкы, салкында, йөрәге уйнаганга чыдый алмыйча, яланаяк бозга басып торып, ахыр чутта үпкәсе шешеп үлгән. Үләр алдыннан акылыннан шашкан. Халык моны коточкыч хәл итеп сөйли иде.
5Әгерҗе гостиницасында кичен берүзем. «1987 елның 22 декабре» дип язып куйганмын. Бүген Кичкетаң авылында район семинары уздырдылар. Чыгыш ясадым. Горкомда эшли торган бик чибәр бер ханым. Элек райком, горком аппаратларына «мужлан» хатын-кызларны алалар иде. Алар тәмәке тарта, аракы эчә, ирләр компаниясендә булырга тырышалар, халык аларны яратмый иде. Хәзер райком, горком тирәләренә хатын-кызның иң чибәрен генә алалар. Моны Татарстанда Табеев башлады, Р. Мусин, Р. Беляевлар бу инициативаны күтәреп алдылар.
Әлеге чибәр ханым тәнәфестән соң залга дәшә:
– Әйдәгез, иптәшләр, ябышыйк, – ди.
Мин моның мәгънәсен сорыйм: чибәр хатын көлә. «Эшкә тотыныйк» дигән сүз икән.
Кичен ялгызым. Телевизор карыйм. Ижевск программасы. Саф удмурт телендә сөйләшәләр. Авыл хуҗалыгы турында. Мин сокланып утырам. Милли телдә сөйләшү нинди күңелле. Берни аңламыйм, ләкин беренче программага борасым килми. Ишек шакып ике хатын-кыз килеп керде. Йа Хода! Гәүһәрия белән Вәсилә. Икесе дә миндә укыганнар иде. Әйбәт кызлар. Вәсиләсе инде тормыш корган, районда җитәкче эштә. Гәүһәрия – ронода инспектор. Кунакка чакыралар – иртәгә көндезгә. Хәзергә миңа күңелсез булмасын өчен, бер ясмак шешә француз коньягы һәм шоколад, бер пачка һинд чәе китергәннәр. Чәй эчтек. Алар киткәч, минем монда икәнне ишеткән бер танышым керде. Казаннан, командировкага килгән. Чәй эчәбез, ә ул гыйбрәтле бер хикәя сөйли.
– Мин, – ди, – Мамадыш районының зур гына бер авылында туып үстем. Сугыш чорының бөтен авырлыгын күрдем. Сүз ул турыда түгел. Сүз менә нәрсәдә. Безнең авылда, сугыш башлангач, ике кеше Ватанга хыянәт итте. Менә ничек булды ул. Берсе, 1908 елгы ир, мобилизациядән куркып (ул Мамадышта бер конторада эшли иде), июнь-июль айларында җүләргә сабышып, авызыннан селәгәй агызып, кулларын калтыратып, авыл урамында йөрде. Шулай да аны алдылар. Ләкин Казаннан узмады ул. Анда баргач та Татвоенкоматта шулай кыланган. Аны Казандагы бер хәрби частьта хозкомандага билгеләгәннәр. Ул кайвакытларда, увольнение алып, үзенең Яңа бистәдәге туганнарына барып йөргән. Күргән кешеләр сөйләде: каешланып беткән гимнастёркадан, ди, авызыннан гел селәгәй агыза, ди. Бер хәрби частьта кухняда бәрәңге арчып тора икән. Менә шулай 1942 дә котылып кайтты. Межрайбазага урнашып, 30 еллап хан булып яшәде. Үгез кебек таза иде. Хәзер нинди хәлдә диген? Менә ике ел инде – паралич сукты, урында ята. Үз исемен дә әйтә алмый. Хәл белергә кергән кешеләрне күргәч, кулларын тота да елый. Нидер әйтергә тели – тел юк. Язып бирмәкче була – куллары эшләми. Мин аны аңлыйм инде. Уйлап ята инде ул. Их, ди инде ул, теге вакытта малодушничать итмәгән булсам. Бәлки әле, исән дә кайткан булыр идем. Бәлки әле, яраланып кайтып, «Ватан сугышы инвалиды» дигән ихтирамлы исем белән яшәр идем. Юк бит, ялгыштым бит, дип әйтергә тели инде ул.
Аныкы шулай, ләкин бит минем кордаш та ялгышты. Без – егерме алтынчы елгылар, сугыш башланганда, безгә унбиш яшь. Колхозның бөтен авыр эше бездә. 1941 ел-ның ноябрь аенда безне Тәтеш районына оборона эшенә мобилизовать иттеләр. Азык-төлек, атларга фураж, печән төяп авылдан колонна оештырдылар. Әле дә исемдә: ноябрь башы иде, коры көн. Көне буе ерак юлга әзерләндек. Чабата-ыштыр, кышкы кием, юлга ашау-эчү әйберләре. Атларга запас сбруй, фураж һәм башкасы. Иртүк юлга чыгарга тиеш идек, ноябрь көне кыска бит, төш узып та киткән. Анда бит инде караңгы төшәргә дә күп калмаган. Шунда күрше авылның егете Зәкәрия – ул авыл советы председателе иде, действительнидән яз башында гына кайткан һәм бронь алып җитәкче постына куелган егет – кара яшь айгырга атланып, Тәтеш ягына чыгып китә алмый яткан колонна янына килеп туктады. Кулында камчы иде.
– Ах сез, япьйанамайтьлар! – дип кычкырды ул, камчысын селти-селти. – Ах сез, контралар! Халык дошманнары! Мин сезнең анагызны… – Шунда ул бик ямьсез сүгенде. – Сез әле чыгып китмәдегезмени? Әле сез авылда ятасызмыни? Мин сезне, япьйанамайтьлар, өтермәдә черетермен! Колымага кудыртырмын мин сезне…
Елаш, ыңгыраш китте, атлар кузгалды. Халык өстендә һаман әле камчы уйный иде. Колонна – атлар, күчәр башларына эләгә-эләгә, камыт бөятләрен шыгырдата-шыгырдата, басу капкасына таба борылды. Кешеләр хушлашалар иде. Колоннадагы соңгы йөк өстендә бездән бер яшькә олы Әхмәтнәфил утыра иде, военкомат ни өчендер әле безне чакырмый, ләкин ул учётка алынган иде инде. Шунда, йөкләр кузгалуга, Әхмәтнәфилнең әнисе камчы астына килеп керде дә улын йөк өстеннән төшерде.
– Нишләп егерме биш булсын ул, егерме алты бит ул, сез нәрсә эшлисез? – дип елап, гасабиланып, ул малаен йөктән алып калды.
Камчылы председатель дә дәшмәде. Басу капкасын чыкканда, Әхмәтнәфилнең капчыгын йөктән ыргыттылар. Менә шулай калды. Безнең белән йөрде. Тиздән безне сугышка алдылар. Унсигез тулыр-тулмас. Әмма Әхмәтнәфил безнең арадан төшеп калды, аны инде авыл советында егерме җидегә күчергәннәр икән. Сугыштан без исән-сау кайттык: унике малайдан дүртебез. Сөйләделәр: Әхмәтнәфил, сугыш беткәндә, егерме сигезгә күчкән, ә егерме сигезләрне армиягә ала башлагач, кинәт кенә егерме җидегә кайткан. Шулай, ни армия, ни сугыш! Рәхәт яшәгән! Бөтен байлык аның кулында булган, чөнки Шәмәрдән станциясендә склад мөдире булган ул. Хәзерме? Ике күзе дөм сукыр. Инфаркт, инсульт, глаукома. Кармашып күрешә, берөзлексез елый. Менә мин еламыйм, аягымда бер осколка, арка миендә тагын бер. Буран, яңгырларда елыйм, ләкин чиста күңел белән. Әхмәтнәфил белән безнең күз яшьләре арасында аерма зур. Слушай, сине күптән күрәсем килә иде, минем портфельдә бер «Арагви» бар, монда алып керимме, миңа гына керәбезме?
1992
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?