Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Өчиле сәмит

Без бала вакытта якын-тирә авылларда өч-дүрт дивана бар иде. Болар вакыты белән авылга киләләр, куналар, аларны халык ашата-эчертә, искерәк кием-салым бирә иде. Боларга нинди дә булса яхшылык эшләү кеше күңеленә зур канәгатьлек бирә, шуңадыр инде бу бичараларга авыр сүз әйтүче, караңгы чырай күрсәтүче бөтенләй булмый иде. Тик малай-шалай гына, авыл урамыннан алар узганда, шаулап, үчекләп артларыннан йөри, шуннан кызык табалар иде.

Исемнәре болай: Ислам, Мортаза, Сәмит. Халык исә, кайберләренең исемнәрен кыскартып, Ислый, Мортый дип кенә йөртә иде. Ни гаҗәп, сугыш вакытында Мортый белән Сәмит хәрби кием кияргә тырыштылар. Башларында гел хәрби фуражка була, сугыш беткәндә, өсләрендә гимнастёрка, солдат каешы, күкрәкләрендә хәтта медальләр дә күренә башлады.

Бу хәлне баштарак мин аңламый идем: ничек инде һәр дивана шундый формага һәм медальгә кызыга? Моның фәлсәфәсе нәрсә? Бу сорауга җавапны мин шактый еллар узгач таптым. Хәрби формага һәм медальгә тагын кемнәр кызыга? Сабый балалар. Теләсә кайсы авылның капка төбендә әтисенең, абыйсының дәү хәрби фуражкасын киеп горур рәвештә эскәмиядә утырган юеш борынлы берәр малайны очратмыйча калмыйсың. Сугыштан соңгы елларда дүрт-биш яшьлек малайлар әти-әниләренең медальләрен дә тагып йөрделәр.

Димәк, медальгә, формага кызыгу – сабый акыллылыктан. Теге диваналар да бит сабый акыллы иде. Аның берсе – Сәмит дигәне – бичара, авыл этләреннән бик курка иде – сабыйлык бит инде ул! Тагын берсен малайлар: «Сөннәткә утыртабыз!» – дип куркыталар, тегесе, шуңа ышанып, үксеп елый иде. Сабый дими, кем дисең?

Күкрәккә тага торган тимергә, формага тагын кемнәр кызыга? Патшалар. Властька килгәч, аларның акылы зәгыйфьләнә, алар паранойя белән авырый башлыйлар. Әнә параноик Сталин гомеренә бер костюм кимәде – гомере буе хәрби киемнән. Үз гомерендә казарма күрмәгән, бер тапкыр да стройга басмаган, «шагом марш!» командасы булгач, кайсы аяктан атлап китәсен дә белмәгән залим үзенә дөньядагы иң зур хәрби званиене алды. Ничә дистә миллион кешене үтерткән өчен үзенә генералиссимус дәрәҗәсен бирде.

Хәер, андыйларны соңрак заманда да күрмәдек түгел: күкрәгенә ел саен бер йолдыз өстәп, маршал дәрәҗәләре алып, хәрби киемнән портретларын ясаткан адәмнәрнең Сәмит белән Мортыйдан ни аермасы бар? Сәмит тә, Мортый да үз гомерләрендә кеше рәнҗетмәделәр, алар изге җаннар иде.

СССР Конституциясенең кайсыдыр бер статьясында «акылга зәгыйфь кешеләр сайлый һәм сайлана алмый» дигәнрәк бер фикер бар иде. Бу статьяны иң беренче булып Советлар Союзында ике кеше бозды: Сталин һәм Өчиле Сәмит. Сталинныкы билгеле: ул әлеге статьяны иң беренче булып бозып сайлады да, сайланды да. Өчиле Сәмит сайлана ук алмады, әмма урындагы властьлар, әллә инде аннан котылырга теләп, бер колхозчыга да бирмәгән паспортны аңа биргәннәр. Тик Сәмит беркая да чыгып китмәгән. Ул Казанбаш авыл советында исәптә тора иде, шуңа күрә һәр сайлау алдыннан, аны эзләп табып, сайлауга килсен өчен колхоз амбарыннан егерме кило бодай бирәләр иде, Ислый белән Мортыйга караганда ул бәхетлерәк, чөнки тегеләр сайлауга кертелмиләр иде.

Хикәямнең исемен бер Сәмиткә кайтарып калдыруымның сәбәбе шул: 1958 елның март сайлавы (берәр Верховный Советка булгандыр инде) алдыннан Сәмитне эзләтергә, теге традицион егерме килоны бирергә оныткан Казанбаш авыл советы. Көткән Сәмит үзен эзләп килүләрен, озак көткән. Ялгышмасам, ул Казанбаш тирәсендәге Югарымы, Түбәнме Мәтәскәдә кышлый иде, чөнки туган авылы Өчиле беткән иде инде… Менә иртәгә сайлаулар буласы көн…

Сәмиткә хәтле үземнең биографиягә кагылышлы бер хәлне әйтим әле: КПССның шәхес культын фаш иткән съезды узган булса да, Казанбаш авылында мине бер генә мәртәбә дә сайлау комиссиясенә кертмәделәр: халык дошманы малае! Сайлау – политик кампания! Ярамый!

Ну инде шәһәргә күчеп килгәч, сайлау участокларында әллә кем, әллә кемнәр булып төн кунып туналучы (шушы урында башка сүз кулланасы килә, ләкин әдәбиятта тупаслыкка урын булмаска тиешлеген белмим түгел) мин генә булдым. Мин күчеп килгәнче, Казан шәһәре сайлауларны ничек уздыргандыр.

Шулай, 1958 елның март аенда, иртәгә сайлау буласы дигәндә, йомыш белән авыл советына кердем – авыл советы бинасында почта бүлеге урнашкан иде, хат ташучыны көтеп тормыйча, көн саен почтаны үзем ала идем. Керсәм – Сәмит. Иске яшькелт шинельдән (трофей: Англия офицерларыныкы. Немецныкы – зәңгәрсу), фуражкадан (кызыл околыш – пехота офицерыныкы), кәефсез генә.

Сайлау участогының секретаре килеп керде. Чибәр генә хатын, якты йөзле.

– Сәмит абый, иртәгә сайлауга килергә онытма инде, зинһар, – диде узып барышлый гына. Мескенкәй, «Известия» колхозының быел Сәмиткә бодай бирергә онытканын ул белми икән. Шунда Сәмитне күрсәң!..

– Җитте, бик күп сайладым инде, – дип акырды ул, борынын сеңгерә-сеңгерә. – Бик күп сайладым! Инде минем үземне сайлагыз!

Һәм ул ачы итеп бер сүгенде дә ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Аның бу кыяфәте, сүзләре минем хәтеремдә мәңгегә сакланды. Һәм хәзер мин уйлап йөрим: кем юләр булды икән – Өчиле Сәмитме, әллә безме?

Халкыбызның мөстәкыйльлегенә теше-тырнагы белән каршы килеп микрофон янында чират торган кайбер депутатларны күргәч, гел шул турыда уйлыйм: боларны бит без сайладык. Димәк, бездә мәрхүм Өчиле Сәмит акылы да юк…

1992

Гыйбрәтле хикәяләр

Этләр дә безнең кебек…

Бу «халык» турында инде мин бер хикәя язган идем. Хәер, сүз ул турыда түгел. Сүз – этләрнең минем күзне, карашны аңлаулары турында.

Кыш. Салкын. Агачларда бәс. Мин эшкә барам. Миннән алда да атлаучылар күп. Безнең йорт – университетныкы, лекцияләр бер үк вакытта башланганлыктан, йорттан чама белән бер үк вакытта чыгабыз, бер үк вакытта шыгырт-шыгырт атлап, трамвай тукталышына таба барабыз. Карыйм – миннән алда баручылар да игътибар итә, соңгы подъезд янында суыктан туңган, калтыраган авыру бер эт утыра. Дер-дер килә. Ямьсез. Ак озын йонлы, керле, күзләрен аксыл-керле чәч каплаган. Авылда булса, моны бер күрүдә бәреп үтерәләр иде. Шәһәр барысын да сыйдыра шул. Шул ямьсез йөнтәс кашлар арасыннан мөлдерәп карап, дипломатлы доцентларны, портфель тоткан вәкарьле професорларны озатып кала. Дәшми. Мин дә шул турыга якынлашам. Аңа карыйм. Уйлыйм: «Их син, мәхлук, сиңа бит үләсе, катасы гына бар, бу суыкта барыбер син…» – дип уйлап бетерә алмыйм, бу гөнҗәлә, «вәв-вәв» өреп, минем балакка килеп ябыша. Димәк, без белмәгән биотоклар бар.

1978 еллар тирәсе. Алабуга пединституты ректоры Тәлгат Галиуллинның шәп чагы. Йә Сибгат Хәким килә аның институтына, йә Хәсән Туфан, йә бер йөк Мәскәү язучылары… Ул чорда Алабуга гөрләп алды, анда әдәби атмосфера булып алды. Мин дә байтак рәхәт күрдем анда: Кама суында коенулар әле дә төшкә керә. Студентлар белән әдәби очрашуны июнь айларына туры китерә иде ректор.

Берсендә болай булды: ректорның хатыны Галия – елына уртача меңнән артык кунак кабул итеп йончыган, мөлаем, сабыр хатын – ире белән «Ижминводы»да ял итә икән. Без тәртипсезләр шунда килеп төштек, Галия ханымнан ирен аерып алдык, Алабугадагы коттеджына алып кайттык. Йортны күршеләре саклый икән. Ду-чат килдек, ректорның суыткычында бер аш тәлинкәсе кара икра бар икән, ә башкасын инде безне чорнаган агай-эне оештырган иде – ну киттек, ну киттек… Бераздан киң веранда тараеп калды, авызларга сигаретлар кабып чыктык. Дөнья шәп, һава шартлары шәп! Бер метр биеклектәге овчарка да шәп, хуҗасы «досрочно» кайтканга шатланып, ул чиный, үрә басып, аның битен ялап ала, аңа гына риза булмыйча, килгән кунакларның да муеннарын, кулларын озын теле белән иркәләп ала иде. Мине дә ялады, тәннән каз итләре чыкты. А дыруг ялаган вакытта бугазыңны шаярып кына кыртлатып өзеп алса? Болай, яратып кына?

Шунда гаҗәп бер хәл булды. Ректорның бертуган энесе, «зың-зың» итеп борын аша кычкырып сөйләшә торган врач (безнең компаниядә иң чибәр егет, хатын-кызлар булган җирдә ул сөйли башласа, безгә чут юк), теге эт турында абыйсына бер фикер әйтте:

– Син бу әрәмтамакны нәрсәгә дип тотасың, укол бирдерт тә үтер син моны, – диде. Эткә карамыйча гына әйтте.

Шунда… шунда…

– Һав! Һав! – дип, әлеге бер метр биеклектәге овчарка врач энекәшнең муенына ташланды. Ректор абыйсы уртага кермәсә, әлбәттә, Казан медицина институтындагы профессорларның саны бүген бер берәмлеккә ким булыр иде…

Азнакайда, Чалпы авылында, колхоз председателе Илдус Гыйләҗев өендә утырабыз. Дөньялар тигез, Илдусның хатыны Рәисә өстәл хәзерли белә, без – шәп, Илдус – шәп…

– Бу этегез нигә әле бик ябыккан? – дип сорыйм, һава алырга чыккач. Бозау тикле бу овчарканы белә идем, элекке елларда хәтта янына килеп берәр тапкыр муенын да сыпырган бар иде.

– Ул бит үлемнән калды, – ди Илдус, – мин аңа «пожизненная пенсия» билгеләдем. Ул – герой. Герой этләрдән полковник Карацюпаның Индусын гына тарихтан белә идем.

Хәлләр болайрак булган. Әлеге «бозау», гомере бетәсен белептер инде, Илдусның чебиләрен ашый башлаган. Алай гына да түгел, күрше тавыкларын да авыз итә икән. Председатель эте? Күрше тавыкларын тота? Райком КПСС өчен, жалобщиклар өчен менә дигән материал бит бу! Председатель кешенең дошманнарга мохтаҗ булганы бармы?

Һәм Илдус үзенең баш ветеринарына әйтә:

– Берәр укол биреп бу «иптәшне» хәл ит инде син, тик балалар мәктәптә вакытта булсын, – ди.

– Һи-и-и, иптәш Гыйләҗев, – ди ветеринар егет, – безнең өчен ике тиен бер акча бу…

Һәм Илдус сөйли:

– Хатын эштә, балалар мәктәптә, үзем иртәнге планёркадан соң буш өйгә кайттым. Уйланып утырам. Менә капка ачылды, кемнәрдер шаулашып керәләр, эт өрә башлады. Бераздан тынды. Мин, күзләремне йомып, диванга чалкан яттым. Менә бервакыт эт өрә-елый башлады, ишегалдында ыгы-зыгы, ирләр тавышы, эт елавы… Нигә инде шулай азаплыйлар, дип уйлыйм, этне кызганам, ә тегендә һаман шау-шу, эт елавы гына түгел, дөпе-дөпе иткән тавышлар да чыга башлады. Бераздан барысы да тынды. Йөрәгем типкәнне ишетеп, акрын атлап ишегалдына чыктым. Чыксам… Алты ел буе безнең хуҗалыкны саклаган этем кан эчендә аунап ята. Егетләр тәмәке кабызганнар. Сөйлиләр: үгезне бәреп егарлык дозада укол биргәннәр, эт бирешмәгән. Шуннан утын агачы белән башына бәргәннәр, этнең бугазыннан кан киткән, шуннан соң гына җан биргән. Минем тамак төбенә төер утырды. Егетләр исә этнең мәетен бер капчыкка салып авызын бәйләделәр дә «газик»ның арткы утыргычына ыргыттылар, китеп тә бардылар. Авылдан ике чакрымнар ераклыкта «үләт елгасы» дигән тирән бер чокыр бар, шунда илтеп ташларсыз, дигән идем.

Кичен кәефсез генә эштән кайттым. Беренчедән, эт кызганыч иде, икенчедән, үз гомеремдә беренче тапкыр балаларыма ялган сөйләдем: эт кайда, эт кайда, дип бик йөдәткәч әйттем: күршеләрнең тавыкларын ашый башлады бит, берәр җирдә харап булгандыр, бәлки, исән булса, кайтыр да әле, дидем. Ялганлавы бик кыен булды. (Монысы үземнән: Илдус Гыйләҗев – мин белгән, аралашкан ир затлары арасында гаиләсенә йөз проценты белән турылыклы бердәнбер кеше. Ул инде безне дә шулайдыр дип яши, иллә мәгәр безнең процентларны, рейтингларны белсә… безнең белән бергә утырып су да эчмәс иде.)

Илдус дәвам итә:

– Шулай, әкияттәгечә, өч көн, өч төн балалар күңелсез йөрде. Сөмсерләре коелды. Рәйсә (хатыны) белән без генә беләбез теге хәлне. Балалар эт оясы янына баралар да моңаеп басып торалар. Мин эчтән генә елыйм. Үземә дә моңсу, күңелсез, һәр кичне ятар алдыннан шуңа ит шулпасы биреп керә идем: йоклама, төн – безнеке, көн –синеке. Көндез эшең юк, ял итәрсең, ди-ди, сөйләшеп керә идем.

Ләкин көтелмәгән бер хәл булды. Этнең үтерелүенә дүрт көн тулган иде. Кичен, гадәттәгечә, каралты-кураны күзәтеп, капкаларны бикләп керим дигән идем, шунда койма аша бүре кадәр бер нәрсә каршыма сикерде һәм агач бакчасына кереп юк булды. Үз этең булмагач, шулай басымчак итәләр инде, дип кереп яттым. Ләкин йөрәгем тыныч түгел. Начар йокладым. Яктырганда гына, эчем пошып ишегалдына чыксам… чыксам… оясы янында авыру этебез ята иде. Мин елап җибәрдем. Янына барып кочакламакчы, иркәләмәкче булдым – үз гомеремдә беренче мәртәбә миңа ырылдады, оясына кереп китте. Рәнҗегән инде, факт.

Шуннан капканы ачтым, машинама утырдым да теге үләт зиратына таба чаптым. Килдем, чокырга төштем, карадым, таптым: тап-таза киндер капчык канга буялып каткан, әмма төбе тишек. Бәйләгән авызын ача алмаган ул капчыкның, төбен кимергән. Менә яшәү өчен көрәш!

Кайттым, өйдәгеләргә әйттем: бу, дидем, гомерен зур көрәш, батырлык белән яулап алган, моңа үлгәнче тимәгез, үзебез ашаганны ашатыгыз, бәйдән ычкынмый торган итеп куегыз, дидем… Әнә, күрәсезме, әле һаман терелә алмый. Ләкин мине дә якын китерми инде хәзер…

Каршыбызда аударылган коры кисмәк кебек кабыргалы, йоннары иеп-иеп коелган, бозау тикле авыру эт басып тора иде, барыбыз да тын калдык: яшәү өчен көрәш, омтылыш, үлмәскә тырышу…

Илдус әйтте:

– Мин монда сезне күңелсез әйберләр турында сөйләр өчен чакырмадым, мунча әзер, өчегезгә өч миллек, өчегезне дә үзем чабам, әйдәгез мунчага, – диде.

Рәисә ханым инде безнең аякларга галошлар, каталар әзерләп куйган иде, ирләргә нәрсә: хатын-кызның көне буе йөгереп хезмәт түккән мунчасына керә дә сузылып ята ул, үз рәхәтен күрә бирә, ә бу рәхәтне тудыручы турында уйлап та карамый…

Инде Илдуска мин сөйлим: Түбән Камада «Корабельная роща» дигән профилакторийда дәваланам, ял итәм, язам. Чаңгыда йөрим. Урман эче тулы пионерлагерьлар, профилакторийлар, ял йортлары. Кышын аларның күбесендә каравылчылар гына яши. Барысы да этләрен иреккә җибәргәннәр. Эт халкы нишләсен инде – барысы да кеше янына җыела, бу тирәдәге гөрләп эшләп яткан йорт – безнеке генә. Бөтен эт тә бездә. Арадан берсе – вожак. Күзәтәм, шул командалык итә. Гәүдәгә иң зурысы, иң тазасы түгел. Бервакыт мин элеккеге каторжан Аяз Гыйләҗевтән сораган идем:

– Әгәр дә мәгәр йөз җинаятьчене бер бүлмәгә ябып, барысының да кулына берәр пычак тоттырсаң, алар нишләп бетәрләр иде?

Каторжан уйлап та тормыйча җавап бирде:

– Биш минут эчендә бу пычаклар вожак кулына килеп керерләр иде. Һәр стаяның (стадо, көтү) үзенең эчке законнары бар. Арадан берсе – иң усалы була.

Хәтерлим: безнең авылда, эте усал булсын өчен, бала (көчек) вакытта ризыгына кушып аның бер тырнагын яки койрык очын ашатырга кирәк, дип сөйлиләр иде. Шуны эшләүче булмагандыр дип уйлыйм, чөнки безнең авыл этләре бик «кешелекле» булалар иде.

Һәр көн иртән нарат урманы эчендә чаңгыда йөрим, һәрвакыт теге өер минем каршыма чыгып утыра, мин якыная башлагач, вожак кузгала да, өер миңа юл бирә. Шулай берәр атна уза. Ишеткәлим, бу өер кайбер чаңгычы хатын-кызларга юл бирмичә ырылдап куркыта да икән. Мин моның шулай буласын сизә идем: төрле-төрле чит ил киемнәренә киенгән чуар чаңгычыларга (ә Чаллы белән Түбән Камада хатын-кызлар Казаннан уздырып киенә) эт халкы тыныч кына карап кала алмый инде, чөнки бер эт гомерендә дә мода никадәр үзгәрә!

Дөньяда кирәкмәс эшне иң күп эшләүче, кирәкмәс сүзне иң күп әйтүче бер кеше бар. Ул кеше белән мин таныш. Мин аның белән бәхәскә керәм, аның белән талашам… килешәм. Ансыз яши дә алмыйм.

Укучы аңлады инде: теге кеше – мин. Көннәрнең берендә мин профилакторийның баш врачына кердем һәм сөйләдем:

– Ул этләрнең сезнең территориядә йөрүе бик хәтәр нәрсә, – дидем. – Алла сакласын, – дидем (сүз рус телендә барды, баш врач – чибәр генә грузин, «не дай бог»), – берәр кешегә ябышсалар, сезгә гаебе төшәр. Нигә шәһәрдән кешеләр китертеп аларны аттырмыйсыз?

– Мин үзем дә уйлап йөрим инде ул турыда, – диде баш врач, – менә бүген шәһәргә барам әле, Фатих Кашшапович белән сөйләшәм, бәлки, бер-ике кеше җибәрер… Чыннан да, аларны атарга кирәк…

Икенче көнне иртәнге прогулкада өер мине ырылдап каршы алды. Иң әшәке күзлесе вожак иде, ул миңа һөҗүм итмәкче булды, әмма чаңгы таякларындагы сөңге очыннан куркып өрә-өрә чигенде.

Мин шуннан соң трассага чыкмадым, чаңгыларымны базага тапшырдым. Ләкин «тегеләр»не күргәләдем әле, алар профилакторийның киң баскычына килеп яталар, март башының кояшында җылыналар иде. Вожак миңа гел карап-карап ала, мине күрүгә, яткан урыныннан торып, ямьсез авызын ачып, җыерылып, киерелгәләп куя иде.

Ә беркөнне безнең профилакторийга бер ханым үзенең бәләкәй эте белән ял итәргә килде. Өйләрендә моны ышанып калдырырлык кеше юк икән, эт – режимлы, диеталы икән. Яңа этне теге өер исни-исни кабул итте. Ханым да бәхетле иде. Кичке аштан соң профилакторийның кафель җәйгән киң, иркен баскычында сөйләшеп торганда, вожак бер нәрсәгә игътибар итте: теге ханым белән болай гына, һава хәле турында гына мин сөйләшеп тора идем. (Берәүгә дә сер түгел: алтмышны узган ирләр, хатын-кыз белән танышканда, гел һава хәле турында гына сөйләшәләр, чөнки башка темага керерлек мөмкинлекләре юк.) Шулай сөйләшеп кенә тордык: билләһи, ул минем кем икәнемне, мин аның кем икәнен белмәдек, әмма теге вожак безгә бер-ике тапкыр ямьсез итеп карап алды. Чаллы хатыны икән, кайда эшләгәнен генә сорадым югыйсә. Шунда ул әлеге гөнҗәләсе янына барып, аны күтәреп сөйде, нәрсәдер авызына каптырды, яңадан безнең компаниягә кушылды. Кемдер кинога кереп китте, кемдер – бильярдка. Мин – бүлмәмә, язмаларым янына…

Иртән яңалык: кафель плиталар җәйгән баскычта кан, өзек-өзек мех, ит, эчәк, аяк, баш… Вожак теге гөнҗәләне төн җиткәч турап ташлаган. Теге ханым этнең өчесен, җидесен уздырды, елап шешенеп бетте, диделәр. Ләкин мин аны күп хатыннар арасыннан аерып алып танымый да идем бит…

Шәһри Казан. – 1995. – 23 июнь
Бухгалтер

Трест начальнигы сөйли.

– Бухгалтерым янды, – ди. – Эштән куарга мәҗбүр булдык. Бухгалтерсыз яшәү мөмкин түгел. Тиз генә радиодан хәбәр салдык: шундый-шундый оешмага бухгалтер кирәк. Шартларын әйттек. Шул ук көнне килә дә башладылар. Карыйбыз, сөйләшәбез – һич кенә дә берсе туры килми бит. Берсе бик яшь, бик мут кыз. Моның бик хәтәр чагы. Трестта чибәр ирләр, егетләр күп, моның башын әйләндереп харап итәчәкләр! Икенчесе килә –ир кеше, ләкин сала торган. Андыйларны тиз таныйм мин. Алар йә күзеңә карый алмый, йә күзеңә бик нык карап, коточкыч ялган сөйли. Кешенең бит күзендә бөтен эчтәлеге. Шулай дүрт-биш кешене «телефоныгызны калдырыгыз» дип озаттык. Исеңдә тот: син гозер белән килгән начальник сиңа «телефоныгызны калдырыгыз» дип әйтә икән, моның мәгънәсе бер генә: без сине ошатмадык дигән сүз ул.

Менә беркөнне секретарем миңа әйтә:

– Белдерү буенча килгәннәр, – ди.

– Рәхим итсеннәр, – дим.

Начфин (начальник финансовой части) килеп керә, артыннан – бер хатын-кыз. Күрәм, начфинның кәефе начар. Утырырга кушам. Күрәм, әлеге хатын-кызның гәүдәсе төзек түгел. Турысын әйтсәк, бик тә бөкре бу бичара. Утыз яшьләрдә булыр. Бизәнгән, чәчләрен ясаткан, төскә-биткә болай ярыйсы гына. Әмма дә ләкин Ходай каһәрләгән инде моны. Мин, үзем гомер буе җитәкче эштә эшләсәм дә, гел нечкә күңелле булдым. Шундук күңелем тулды, тамагыма төер утырды. Бичара… Моның үзенең бер гаебе дә юктыр инде, моның әти-әниләре юньсез кешеләрдер, боларны бала белән каһәрләгәндер Ходай. Минем әтием зур укымышлы мулла иде, утыз җидедә харап иттеләр, мин әле малай гына идем. Менә шул әйтә иде: әгәр дә мәгәр кеше үзе белеп – онытма, үзе белеп! – зур гөнаһ эшли икән, Алаһы Тәгалә аңа «газизеңә бирермен» дип әйтә, ди. Ягъни үзеңне түгел, ә иң газизең белән сине җәзалармын, ди икән.

Тыңлыйм бу бичараны:

– Исем-фамилиягез, эш урыныгыз? Белемегез? Гаилә хәлегез? Ни өчен безгә килергә булдыгыз?

Бичара… Әтисе-әнисе белән яши, югары финанс белемле икән! Бу бит – табыш! Бу – урламаячак, эчмәячәк! Бу бит безнең өчен бәхет. Квартира да сорамый бу. Безгә килергә теләвенең сәбәбе – торган җиренә безнең контораның якын булуы. Трамвайларда йөрүе бик кыен бит аңа, бичаракайга. Кыз бала бит ул!

Мин шундук «иртәгә эшкә чыгыгыз» дип әйтмәдем, ләкин бик өметле итеп сөйләштем.

– Иртәгә менә шушы телефоннан чылтыратыгыз, – дип, туры телефонымны бирдем, ишеккә хәтле озаттым. Бичара, йөргәндә, «ыһ-ыһ» килеп сулый икән.

– Йә, ничек? – дидем мин начфинга. Яшь, чибәр ир кеше иде, КФЭИны да бетергән, партшколаны да. Күрәм, тегеңә ошамаган бу.

– Фәлән Фәләнич, – ди бу миңа, – без моны алмыйк. Үзегез беләсез, безгә чит шәһәрләр, чит илләр белән эш итәргә туры килә. Бездә көненә ничә генә ир командировочный тотып йөри. Аларның бит барысы да бухгалтерия аша уза. Ә бу – ямьсез. Юк, мин риза түгел. Минем конторада матур кеше утырырга тиеш. Ә моңа эш бетмәс, керсен әнә берәр детсадка, утырсын шунда манный боткасы ашап, кефир эчеп. Юк, мин риза түгел…

– Гомер буе үкенгәнем шул: икенче көнне мин кабинетыма кермәдем. Аннан командировкага киттем. Мин кайтканда, урта яшьләрдәге бер хатынны алган иде инде начфин. Кемдер тәкъдим иткән. Беренче көнне үк, чекларга кул куйдырырга кергәч, күңелем, җаным өшеп китте: әлеге хатынның күзләрендә ялган пәрдәсе бар иде. Шикләнүем дөрес булып чыкты: яңа бухгалтерыбыз алкашка икән. Әйе, запой белән эчә торган алкашка икән. Менә күрдек тә инде без аның белән… Ул сейф ачкычын югалту дисеңме, эшкә килгәч, хатын-кыз туалетында косып яту дисеңме, эшчеләргә хезмәт хакы бирә алмыйча җәфа чигүме… Безнең контора бит элеккеге зур сәүдә йортында, сейфы стенага кертеп эшләнгән. Көннәрдән бер көнне шуны ватарга туры килде, чөнки касса документлары шунда, ә бу ничәнче мәртәбә инде ачкыч югалта. Ике ай җәфаланып чак котылдык. Минем дә чәчләр агарды. Менә миңа теге зәгыйфь кызның каргышы төште.

– Йә инде, сезнең гөнаһ зур булмаган, монда бит төп гаепле кеше теге начфин булган, – дидем мин трест начальнигына.

Ул авыр сулады.

– Аңа бик нык төште каргыш, – диде ул. – Аңа бик нык төште. Аның эше бик начар…

Мин кызыксына калдым. Ләкин начальник барыбер сөйләячәк иде инде.

– Менә ничек булды ул. Әлеге иптәшне горкомга алдылар. Финанс буенча. Шунда ул тиз генә, политэкономия фәннәре микән, шундыйрак чамалы кандидатлык диссертациясе әмәлләп алды. Бераздан ул эшеннән китте, сала башлаган икән. Партия органнарында бит салганыңны белдерергә ярамый. Эч, ятлар коч – партия моңа бер сүз дә әйтми, әмма рядовой коммунистлар моны белергә тиеш түгел. Бу иптәш шулай итеп бер институтка урнашты. Лекцияләр укый. Әмма теге гадәте монда да ияреп килгән. Эшсез калдырасы килми бит, хатыны моны мәҗбүри рәвештә ЛТПга салган. Ну тегендә инде әллә дозаны бераз арттырганнар, бик көчле уколлар биргәннәр. Хәзер ничек? Бер якка бик нык авышкан, бөкресе чыккан. Ямьсезләнгән. Чибәр егет иде заманында… Менә шул: беркөн йомыш белән институтларына барган идем (яшерен-батырын түгел, оныгым унынчыны бетерә), күләгә булып, вестибюль ямен бозып, бу йөри. Кипкән, җыерылган, бөкре. Менә бит дөнья ничек…

Шәһри Казан. – 1995. – 25 август

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации