Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Хәтер22
  Текст Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге архивында сакланган кулъязма буенча бирелә (139 ф. – 1 тасв. – 61 эш). – Г. Х.


[Закрыть]

– Кая?

Ишектән атылып чыгуга, Мөҗәйнең беренче сүзе шул булды. Әмма егетләре дә соң!

«Ничек булды, ничәгә бирдең?» дип сорау-нитү юк. «Кая»ның мәгънәсен аңламый тору юк, кыскасы, үгезнең мөгезеннән алып өйрәнгән егетләр.

– «Шәрык» әйбәт булыр.

– Әллә «Татарстан»мы?

– Юк, романтика юк анда. Минемчә иң әйбәте – «Җилкән».

Мөҗәй тәкъдиме сүзсез кабул ителде. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, кысылышып ишектән чыгып беттеләрме-юкмы, маңгаендагы яшел күзен төбәп, шакмаклы машина килеп җитте. Егетләр машина эчендә генә бераз сөйләшерлек вакыт таптылар. Хәмит зур каты кулын Мөҗәйгә сузды:

– Мә. Сорап тормыйм, «биш»тер.

– Һи, Мөҗәй булып Мөҗәй «биш»тән түбәнне алса, башыма бүрек кимим, – дип, Гыйльмуш кистереп үк куйды. – Әгәр дә мәгәр аның хәтере миндә булса, билләһи, дип әйтәм, туп-туры икенче Фәйзи Йосыпов булыр идем. Чын.

– Әллә МАЗыңны ук ташлар идеңме?

– Да, егетләр, кесәгә диплом кергәч, аннан болай да аерыласы булмагае дип пошаманга төшеп йөрим әле. – Бу сүзләр Мөҗәйнең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Хикмәт «бишле»дәмени! Тиешлесен куярлар. Менә бит ул солдатта өч ел йөреп кайтты, үзе колхоз хисапчысы, алты ел буена колхоздан йөреп укып университет бетерде. Кайтасың берзаман авылга. Китәсең идарәгә. Күкрәктә – герблы значок. Карт-коры танымый тегене.

– Улым, бу нәрсәлек билгесе? – дип сорашалар.

Мөҗәй шунда:

– Бу, фәлән агай, Ленин исемендәге университетны бетергәнлек билгесе, – дияр.

Менә бит ул ничек! Читтән торып. Нәселләрендә беренче значок. Хәтта унике йортлы тау башы урамында. Ә хәтер дигәндә, анысы дөрес инде. Наполеонның туган елы, көне кирәкме – рәхим ит. Беренче, икенче бишьеллыкларда хуҗалыкларга капитал салым ничә сум булганын белергә телисеңме? Навуходоно`сорның ничә хатыны булганы кирәкме? Пётр I нең Полтава сугышы алдыннан солдатларга сөйләгәнен сүзгә-сүз китерергәме? Боларның барысына да урын бар Мөҗәй башында. Комиссия председателе дә ачык авыз түгел. Икенче җирдән капшап карады Мөҗәйне. Колхозыгыз киләсе елда сыер башына күпме сөт алуны планлаштыра? Итнең үзкыйммәте күпмегә төшә? Ә алдагы елда күпмегә төшерергә уйлыйсыз? Болары инде хәтере белән дан алган Мөҗәйгә ике тиен бер акча.

Көн җиләс, Идел өсте тынгысыз шадраланган иде. «Җилкән» чайкалды. Өч егет – хисапчы Мөҗәй, шофёр Гыйльмуш, бурильщик Хәмит – моннан алты ел элек куешкан вәгъдәне җиренә җиткереп утыралар иде. Дәүләт имтиханнарының иң соңгысын биргәч тә, бер мәртәбә ресторанга кереп утырырга. Күптән түгел, борынгылар әйткәнчә, арыслан тотарлык кына. Яхшысын гына. Биш йолдызлы бер шешә «тегене», берәр шампанский һәм тагын вак-төяктән генә.

Беренче тост хисапчы Мөҗәйнең гадәттән тыш хәтере хөрмәтенә күтәрелде. Хәмит «феноменальный хәтер» дип өстәде.

Гыйльмушның бу җәйне авариясез йөрүен теләп тә, Хәмитнең җир маен алудагы алдынгы тәҗрибәсен котлап та, гомумән, укуны уңышлы тәмамлау хөрмәтенә дә берәр тост күтәрелде.

– Мондый көн гомердә бер генә булыр, сәгатен-минутын хәтерләп калыйк, – дип, Мөҗәйнең миенә тагын бер эз салуны кирәк таптылар.

Мөҗәй гомуми торакка кайтып ятканда, төн уртасы җиткән иде. Сулыш нигәдер киңәйгән, йөрәктә, кан юлларында гаҗәеп бер иркенлек, шатлык хөкем сөрә. Менә бит алты ел буе төн йокламыйча контроль эшләр, курс эшләре язып утырганның бер рәхәте килде. Әйе, дуслар дөрес әйтәләр. Хәтер дигәнең начар булса, шуның кадәр томнарны өйрәнеп буламы соң?

Шулай йокы качты.

Хәер, бу вакытта дөньяда йокламыйча ятучы тагын бер кеше бар иде. Ул – Мөҗәйнең әнисе Гыйльменисаттәй.

– Соңгысын бирә алсам, шул көнне үк телеграмм сугармын, дигән иде, булдыра алмады микәнни соң, ай бала, бала… – дип, чәчәкле сатин белән тышланган ястыгында аунап таң аттыра иде инде Гыйльмениса карчык.

Бәхәс33
  Текст Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге архивында сакланган кулъязма буенча бирелә (139 ф. – 1 тасв. – 38 эш). – Г. Х.


[Закрыть]

Сөйләшергә мөмкин булган барлык сүзләр сөйләшенеп беткән иде. Кызмача кешеләргә гадәт булганча, без фәлсәфәгә кереп киттек.

– Тормышта очраклылык дигән нәрсә юк, – дидем мин, официанткага карамыйча гына ике унлыкны өстәлгә ыргытып. – Очраклы рәвештә берни дә булмый.

– Ә мин әйтәм – була. Менә минем бервакыт шундый случай булды… – Журналист Сәетҗан сүзен шунда бүлеп калдырды: ул, сигаретының фильтрлы башына ялгыш ут кабызып, кәгазь ачысына тончыкты.

Шуннан файдаланып, мин бәхәскә нокта куярга булдым.

– Юк, – мин әйттем, – очраклы рәвештә берни дә булмый. Менә без синең белән утырдыкмы? Утырдык. Очраклы идеме ул? Әлбәттә, очраклы түгел. Отпускыдан соң беренче хезмәт хакы алган көнне синең белән бер утырырмын дип уйлаган идем. Булдымы? Менә хәзер син ни эшлисеңдер, ә мин өйгә – хатыным, балам янына туры кайтам. Мине кем туктата ала? Милиционермы? Йә, куйчы, мин бит туры гына барам. Ә менә мин, алайса, теге тыныч тыкрыктан түгел, юри үзәк урамнан кайтып китәм. Карап тор. Анда, мин сиңа әйтим, чат саен милиционер. Ярты сәгатьтән өйгә чылтыратасың. Ә мин хәзер универмагтан хатынга – капрон оек, малайга ракеталар алам да кайтып та җитәм. Йә, тордыкмы? Гудбай!

Шулай үзәк урамнан барам. Туры, кыю атлыйм. Таныш-белеш белән исәнләшеп узам. Тротуар тулы яшьләр. Кулларына гәзит белән төреп документлар тоткан кызлар-егетләрне әллә каян таныйм. Абитуриент дип йөртәбез без аларны июль-август аенда. Шулай, шулай. Имтихан биреп чыгалар да алар, авылныкылар булса, бернигә карамыйча, зоопаркка китәләр, шәһәр яшьләре кинога керәләр. Ә бу документ күтәргәннәре – бүген «икеле» алып чыгып, актык чутта берәр техникумның адресын эзләүчеләр. Менә таныш йөзләр дә очрый. Бүген алар миңа имтихан бирделәр. Менә бусына «отлично» куйдым бүген. Елмаеп кабат исәнләшеп узды. Ну калганнарын кырдым.

– Һу-у, ни хәлләр? Сколько лет, сколько зим! – Минем терсәктән кемдер нык кына тотып алды. – Нихәлләр? Бала-чагалар? Иптәшеңнең кәефләре ничек? Үзеңнең хәлләр ничек?

Фотограф Шәүкәт икән. Әлбәттә, ул сорауларның берсенә дә мин җавап биреп бетерә алмадым.

– Оныттың син мине, учёный булгач, – дип алып китте Шәүкәт, авызына тиз генә «Север» кабып, – оныттың. Килеп чыкмыйсың. Миндә болай гел рәт була. Чем богат диләрме әле? Әле кая барыш? Әя, кереп чыкмыйбызмы? Әя, нигә менә монда гына ич.

Без, чыннан да, «Ёлочка» каршында гына басып торабыз икән.

– Әя, минем әле янда юк, ну безнеке кешедә калмас. Әя, минем чуттан булыр, бүгенгә расходланып тор. Түләрбез, бездә кешенеке калмый. Ничек диләр әле? Тау белән тау очрашмаса да, диләрме?

…Официанткага унлыкны чыгарып салганда, минем кәеф шактый начар иде. Чөнки үземне үзем җиңә алмадым. Ә Сәетҗан белән бәхәсләшкән булдым. Имеш, очраклы рәвештә берни дә булмый. Ә менә теге тыныч тыкрыктан киткән булсам? Шуның өстенә универмаг та ябылган. Фу, шайтан алгыры!

– Килеп чык, – диде Шәүкәт, кулын биреп. – Чем богат, диләрме әле. Ипи-тоз, якты йөз. Урыныбыз тар булса да, күңелебез киң. Килеп чык. Йә, сау бул.

Универмаг чыннан да бикләнгән. Мин Тукай һәйкәле янына троллейбус тукталышына киттем. Очраклылык… Шулай да юк сүз ул. Менә мин үч итеп хәзер тәмәке кабызам да троллейбусның монысына юри утырмый калам. Йә, нинди үзгәреш китерә ала бу минем тормышымның барышына…

– Илдус!

Мин дерелдәп киттем. Аңга килгәнче, гаять тыгыз тәнле, ялангач беләкле бер ханымның кочагына килеп кердем. Тукталышта торучылар безгә борылып карадылар. Мондый очрашуга мин, әлбәттә, шат. Курсташым Рәисә икән.

– Ни хәлләрең бар? Зур галим буласыңмы?

Фу, чукынган кыз, һаман шул сылу көенчә сакланган бит. Офицер хатыннары шулай булалар шул алар. Алар шул, безнең хатыннар шикелле, кер юып, ашарга пешереп үзләрен туздырмыйлар.

Без скамьяга утырдык. Рәисә, Рәисә… Билләһи, безнең факультетта бөтен егет аңа гашыйк иде. Безнең ике арада заманында ниндидер бик җылы истәлекләр дә булып алган иде. Хәзер дә әле безне нәрсәдер якын итә кебек. Егет белән кыз шикелле һаман чүкердәшәбез. Сәгатькә дә каралмый. Иртәгә курсташлар белән җыелып парктагы кафега барырга план корабыз. Менә ул очраклылык! Әгәр теге троллейбуска утырып китсәм, Рәисәне күрми каласы икәнмен бит. Юк, Сәетҗан сөйләгән сүздә дә бераз дөреслек бар. Ләкин Рәисә белән без барыбер күрешер идек, чөнки ул, расписаниене карап, иртәгә минем имтиханда утырачагымны, хәтта аудиториямне дә белә икән.

Без урыныбыздан тордык. Кабан күле буеннан кемдер һавага ракета җибәрде. Ракетаның аллы-гөлле утларына карап, кулларыбызны кысышкан көе саубуллашып торабыз икән. Нәкъ шул секундта минем йөрәк, үз урыныннан кубып, ашказаны янына таба бушлыкка төшеп китте. Самолётта барганда кайчак шуңа охшашлы бер нәрсә хис итәсең. Аллея буйлап… аллея буйлап минем хатынның кияүгә чыкмаган апасы – китапханәче Халидә узып бара иде. Менә ул, чандыр аякларын ялтыратып, чык-чык басып, безнең яннан узып китте. Зәһәр, үткен карашлар. О, мин беләм ул карашларны. Әнә бер кулын кесәсенә тыгып узды, ике тиенлек эзли ул. Әнә туп-туры телефон-автоматка таба бара. Өч минуттан бу хәлне өйдә беләчәкләр. Ах, бу бәладән кем килеп йолыр мине! Рәисә бит бу, Рәисә, курсташ! Ничекләр итеп ышандырыйм? Барысы да фотограф Шәүкәт аркасында булды. Әгәр ул очрамаган булса…

Гюго болай дигән: «Әгәр синең өстеңә куркыныч килгәнен күрсәң, көтеп торма, туп-туры каршына кит». Әйе, шулай. Өйгә ашыгырга кирәк. Ләкин Гюго хатынының мондый зәһәр апасы булмагандыр шул!

Рәисә белән тиз генә күрештем дә кысыла-кысыла троллейбуска керергә чиратка бастым. Урын бик чикле булса да, үземнән артта торган бер әбине менгерештем. Әби калтырый-калтырый кысылды һәм шул арада миннән:

– Сумашедший дум яныннан узамы бу? – дип сорап алды. – Миңа анысы кирәк түгел, шул дум янында кызым тора, – дип, аңлатма биреп маташа.

Мин, әбинең макинтошына борынны терәп, троллейбус баскычына кысылдым. Кузгалып китүгә, гөрс итеп ике егет минем артка асылындылар. Минем бер кулым-да – дәү портфель, бер кул белән тоткага асылынган. Кыскасы, мин үз гәүдәмә үзем хуҗа түгел. Тын алырга мөмкин түгел, әбинең чуклы шәле күзне, борынны каплап алды. Сизәм, әкрен генә Кольцодан чыгабыз. Минем арттагы егетләр үзара нидер сөйләшәләр. Шайтан алгыры! Такси белән китәргә иде хет! Кемдер борылмакчы булып әбине аска таба этте, минем күкрәкне кыстылар. Шулвакыт мин кемнеңдер минем чалбар кесәсенә кереп кошелёкны алганын сиздем. Кыймылдап та булмый иде.

– Монда ничего күренә, – диде теге егетләрнең берсе. – Ул ягында ниләр бар? Авторучкасын кара. Сәгате әйбәтме? «Победа» булса маташма. – Икенчесе минем түш кесәсеннән нәрсәдер алды. Искиткеч тизлек белән сәгатьне дә салдырды.

– «Кама» бу. Ярыйдыр бит? – дип, иптәшеннән киңәш сорады. Тегесе һаман авторучка белән кызыксынды. Мине ашыкмыйча, алдан эшләнгән методика буенча, салкын кан белән генә әрчиләр иде.

– «Паркер» түгелме? Ал әле, бер истәлек булсын. Ә кошелёк калын күренә, әйдә сикерик.

Кайтып җиткәч, троллейбус тукталышында билет тикшерделәр. Минем күлмәк чишелеп беткән, чәчләр чуалган, каешның прәшкәсе янга борылган иде. Әлбәттә, мин сөйләгәнгә ышанмадылар, чөнки бераз кызмача икәнне сизделәр дә дружинниклар штабына алып кереп адресны яздылар, берсе фотоаппаратын ялт итеп күзне сукырайта язды.

…Мин өйгә кайтып кердем. Миңа хәзер ни булса да барыбер иде. Их, Сәетҗан, Сәетҗан! Нигә генә бәхәсләштем соң мин синең белән? Нигә генә теге тыныч урамнан туры кайтып китмәдем? Хәер, барысы да фотограф Шәүкәт аркасында булды. Ичмасам, акчаны гына сакларга иде, теге әбине нигә дип алдыма бастырдым…

– Аш кухняда, – диде хатын һәм, миңа карамыйча гына, йокы бүлмәсенең ишеген шап итеп ябып кереп китте.

Яшканың дусты44
  Текст Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге архивында сакланган кулъязма буенча бирелә (139 ф. – 1 тасв. – 62 эш). – Г. Х.


[Закрыть]

Кемнәр генә юк бу санаторийда! Менә бу аяксызны гына кара инде! Һәр көн иртән, чак-чок басып, киосклар янына китә. Киосклар янында халык күп була. Күбесе – ирләр. Бер-берсенең күзенә карамаска тырышып, оялыбрак кына вино сата торган киоск янына басалар. Арзанлы Кырым виносын иртәнге ашка кадәр берәр стакан эчеп, кичәге матч турында сүз куерталар. Берсе каршында икенчесе аклангандай, вино турында сөйлә-шәләр:

– Моның канга файдасы күп.

– Врач әйтте миңа: эчсәң, сухойны гына, диде.

– Ә минем… Ә минем… Бер әшнә аптекада эшли минем, мотороллер йөртә. Менә ул әйтә миңа: бер папирос тартканчы, йөз грамм эч син, ди. Тәмәке харап итә инде ул кешене. Белеп әйтә ул. Ул бит шулар арасында кайный. Менә алты ел авызга тәмәке капкан юк…

Эчемлек мәсьәләсендә һәркемнең үз фәлсәфәсе.

– Минем бер таныш бар. Колбаса цехында эшли. Менә ул әйтә: өч сумлык эчсәң, биш сумлык аша, ди. Дөрес әйтә ул. Бөтен хикмәт – ашауда.

– Менә син композиторларны гына алып кара. Салмаган көе берни яза алмыйлар. Менә минем бер таныш композитор…

– Ә язучылар? Шагыйрьләр? Тоже шулай. Безгә генә кушмыйлар аны…

Арадан берсе, грамоталырагы, тагы да тирән керә:

– Ә бу алкоголизм түгел. Кырым виносын Горький бик яраткан. Аның бу турыда әйтеп калдырган сүзләре дә бар. Аны китапларына гына кертмиләр. Аннары безнең ише җүләрләр, әнә Горький да мактаган дип, катырак эчә башларлар иде…

Шулай акланыша-акланыша эчәләр.

Ә теге аяксыз, «Союзпечать» киоскысына барып, һәр көнне бер үк газета ала. «Красная звезда». Кешеләр, гадәттә, спорт, курорт газеталарын укыйлар. Ә бу һәр көнне «Красная звезда» ала. Офицермыни! Шул газетаны култык таягына кысып, ул ашханәгә атлый. Чак-чок, чак-чок. Аның газета тотып ашханәгә узуына карап, көн саен сәгатеңне дөресләргә була.

Аш китергәнче, ул шул газетаны укып утыра. Өстәл янындагы яшь-җилбәзәк, ялангач беләкле ханымнар дулый.

– Ни өчен тизрәк йөрмисез?

– Пляжда урын калмый, тизрәк ашатыгыз! – дип, официанткаларны борчып торалар.

Ә аяксыз дәшми. Бераздан ашарга килә. Анда да тавыш чыгаручылар күп:

– Горчица юк…

– Мин заказга кефир язган идем… – дип, һаман борчыйлар.

Ә аяксыз нәрсә китерсәләр, шуны дәшмичә генә ашый да, озын кара култык таяклары белән эре-эре атлап, залдан чыгып китә.

Кешеләр аллея буйлап лифтка йөгерәләр. Тизрәк, тизрәк. Кояшның иң кызу вакыты. Тизрәк, тизрәк… Пляждагы сәкеләрне кеше эләктереп бетергәнче, тизрәк. Лифтның ишегенә тыгылалар, этешәләр, төртешәләр. Ә аяксыз таш сукмактан аска таба җәяүләп китә. Эре-эре атлый. Чак-чок. Көн саен шулай җәяү төшә. Ул төшкәндә, инде пляжда урын беткән була. Ул берәүгә дә карамый, эзләнми. Пляж каравылчысы Федә агай янына барып урнаша. Аның белән хәл-әхвәл сөйләшеп алалар да, ул үзенең газетасына чума. «Красная звезда»ның беренче юлыннан соңгы юлына кадәр укый. Шул арада аның янына бөтен пляжга танылган Яшка очып килә. Яшка – ала карга. Картаеп, искереп беткән. Каурыйлары уңган. Бер аягы аксак. Үзе бик кыю. Ял итүчеләрнең сумкаларын актара, кәгазьгә төргән ашау әйберләрен тартып чыгара, сүтеп карый. Бер әйберең дә булмаса, аяк бармагыңны кабып карый. Аңа тиюче юк. Яшканы монда кырык дүртенче елдан, Кырым фашистлардан азат ителгәннән бирле яши дип сөйлиләр. Семьясы, оясы юк, имеш, бөтен тормышы пляжда. Ул аяксыз белән бик дус. Пляждагы сумкаларны бер кат тикшереп чыккач, ул аяксыз янына килә. Тегесе аны ипи, котлет, колбаса белән сыйлый. Яшка аның култык таякларын чукып карый, газетасын кабып ерта. Аннан тегесе, таякларын калдырып, диңгезгә таба сыңар аяклап сикерә-сикерә китә. Яшка да дулкыннар янына кадәр аның белән бара. Хатын-кыз чыр-чу килеп көлә:

– Әнә ике аксак суга керә!

– Әнә дуслар киттеләр!

Беренче көнне бер ханым аяксызга суга кергәндә ярдәм итәргә теләп кулын сузган иде, ләкин тегесе баш тартты. Салкын гына елмаеп, баритон тавыш белән:

– Рәхмәт сезгә! Мин үзем, – диде.

Шуннан бүтән аннан бер сүз дә ишетмәделәр. Тик Федә агай белән генә алар саран гына сөйләшеп алалар иде. Федә агай һаман сораша, тегесе җавап бирә. Диңгез дулкыннары бәрелгән тавышка аларның «Берлин операциясе», «Гудериан танклары», «Паулюс армиясе» дигән сүзләре кушылып китә иде.

Шуннан бүтән берәү дә бер сүз дә ишетмәде. Аны танцыга чакырмыйлар иде, кинога чакыручы хатын-кызлар да булмады. Яшка, Федә агай, «Красная звезда» газетасы – аның дөньясы менә шуннан гыйбарәт иде. Ял итүчеләр, бер-берсе белән танышып, дуслашып, компанияләргә бүленеп беткәч, аяксызны бөтенләй оныттылар. Шәһәр карарга чыкканда да, аңа дәшмәделәр. Ул үзе дә тегендә-монда чыгып йөрмәде. Бары тик экскурсия белән Севастопольгә генә барды. Панорама каршында группаны экскурсовод каршы алды. Шакмаклы искергән күлмәктән, аякларында арзанлы чүәкләр. Егерме алты-егерме сигез яшьлек кечкенә гәүдәле егет, авызыннан бераз гына спирт исе килеп тора. Панорамага кергәнче, вакытны шул алды. Күзләрен йома-йома башын артка ташлап, панораманың тарихы белән таныштырды. Иң алгы рәттә, аның янында ук аяксыз басып тора иде, экскурсоводны ул бик зур игътибар белән тыңлады. Аннары панорама буенча нечкә билле, сап-сары чәчле, буялган керфекле кыз алып йөрде. Кешеләр җыелып беткәч, ул, бер дә тартынмыйча, иреннәренә буяу өстәде, көзгедән карап чәчләрен рәтләде дә яхшы, дөрес җөмләләр белән сөйләп китте.

– Севастополь оборонасы – ватаныбыз тарихының иң гүзәл битләреннән берсе, – дип башлады ул үзенең сүзен.

Аяксыз аны да бик зур игътибар белән тыңлады…

…Ялның соңгы көннәре җитеп килә иде. Гадәттәгечә, төшке аш вакытында ашханәгә пеләш башлы, тәбәнәк буйлы кеше – культура эшләрен оештыручы килеп керде. Халыкка карамыйча гына, күңеленә ятлаган җөмләсен нечкә тавышы белән бернинди хиссез рәвештә кычкырды:

– Хәерле көн, иптәшләр, яхшы аппетит! Бүген җәйге клубта кич егерме сәгать ноль-нольдә Хәрби Диңгез флотына багышланган кичә була. Кичәгә рәхим итәсез, иптәшләр. Кабатлыйм…

Егерме сәгать ноль-нольдә клуб сәхнәсенә тагын шул кеше чыгып басты. Шул ук тавыш белән хәерле кич теләде. Аннан бүгенге кичәгә кунакка чакырылган өч-дүрт диңгез офицерын халыкка тәкъдим итте. Алтын погонлы таза-таза яшь офицерларны күргәч, хатын-кызлар гөр килеп кул чаптылар.

– Сәхнәгә шулай ук Севастополь оборонасы герое, су асты көймәсе командиры булган капитан-лейтенант Геннадий Балашовны сорыйбыз…

Ачы тавышлы культура хезмәткәре, сәхнә артына борылып, кечкенә кулларын чапылдатты. Сәхнә артыннан, озын кара таяклары белән эре-эре атлап, Яшканың дусты килеп чыкты. Ул өр-яңа пиджак кигән һәм пиджагында Алтын Йолдыз ялтырый иде. Зал кинәт кенә тынып калды. Хәтта кул чабарга да оныттылар.

Бераздан аңа сүз бирделәр. Ул трибунага килеп таянды, таякларын ашыкмыйча гына сөяп куйды. Тамагын кырып, башта үзе белән таныштырды. Илле биш яшендә, Алтай краенда бер совхозда бухгалтер булып эшли икән.

Аннан халыктан күзләрен алды да, читкә карап, Севастополь оборонасы турында сөйләп китте…

Икенче көнне ул пляжга төшмәде. Аны күрше санаторийга шундый ук очрашуга алып киткәннәр иде. Ул көнне Яшка пляжда аны көтеп шактый тыраклады. Хатын-кызларның сумкаларын актарды, каравылчы Федә агайның шешәдәге сөтен түкте. Ләкин аның аяксыз дусты күренмәде…

Читтә калган язмалар

Минем гомер буе кызыкканым – көндәлек дәфтәре алып бару шөгыле булды. Әмма мин моңа ирешә алмадым. Көндәлек дәфтәре алып бару өчен бик зур төгәллек, педант булу кирәк. Миндә исә андый сыйфат юк. Бөтен булганым – чит шәһәрләрнең кунакханәләрендә ялгыз ятканда, үземнең дипломатта нинди блокнот булса, шуның битенә язып куйган фикерләр. Дөресрәге, шул шәһәрдә, шул кичәдә, шул бүлмәдә минем белән әңгәмә корган берәр кешенең сөйләгәннәре. Хәзер инде, гомеремә беренче йомгак ясап ятканда, шул таркау язмаларны өстәлгә таратып салдым да уйланып утырам: боларны бүгенге укучыга тәкъдим итәргәме-юкмы? Болар арасында бит, кеше сөйләгәннәрдән тыш, үз уйларым да бар. Таркау блокнотлар, таркау язмалар. 1985 елның июнь аенда Чуашстанга әдәбият атналыгы уздырырга барган идек. Шунда арабыздагы бер иптәшнең юлга алган дәфтәрен күреп гаҗәпкә калган идем. Ул иптәш һәр сәяхәтенә мәктәп укучысының дәфтәрен биленнән урталай кисеп алып бара икән. Мин карап торганда, портфеленнән шундый бер кисенте чыгарды да язып куйды: «№258. 12 июнь, 1985 ел. Чуашстанда йөргәндә». Бу иптәштә, димәк, шундый 257 дәфтәр бар инде! Мин аның төгәллегенә кызыгып, көнләшеп карап тордым.

Юк, бездән булмады инде: булмаса булмый бит инде. Шуңа күрә дә мин әлеге язмаларымны укучылардан бераз сагаеп, шигәеп кенә тәкъдим итәм. Ягез, бер дога…

Каргышлар
1

Бер әби сөйләде:

– Безнең нигез каргышлы, – диде. – Башка чыкканда ук, әтиебез күрше Сәләхетдиннәр ындырына йорт салды. Авыл җыены рөхсәт биргәние бирүен, әмма Сәләхетдин карт бик рәнҗеде. Каргаган, дип сөйләделәр. «Нигезләрендә рәхәт күрмәсеннәр», – дип, имеш, намаз артыннан бәддога укыган. Менә шуның киялеген күрдек без. Хәер, гөнаһларыбыз тагын да булды. Йорт салып, абзар-каралты торгызып, терлек-туар асрый башладык. Йорт булгач, мәчесе дә кирәк. Анысын да баладан алып үстердек. Әмма мәчебез азынды. Ризыкка тия, тычкан халкын тотмый. Теләсә кая йомышын үти башлады, беркөнне бала бишегенә менеп, шуны пычраткан.

– Син моны тот та үтер, – диде әтиебез, – бу мәче безгә игелек күрсәтмәс.

Мин аның ике арт аягыннан тотып алдым да (тагын бала бишегенә менеп бала юрганын пычраткан иде) идәнгә башы белән бәрдем. Аннан ындыр артына чыгарып күмдем. Менә шуның каргышы мине гомер буе эзәрлекләде: дүрт тапкыр кулым сынды. Берсе – өч тапкыр, сул кулым – бер тапкыр.

Әтиебез дә рәнҗеш алды: 1936 елның җәендә җәй буе чыпчыклар каһәрләде. Безнең бакчада дүрт сыерчык оясы бар иде, шул елның язында чыпчыклар, азынып, сугышып, сыерчыкларны ояларына кертмәделәр. Әтиләре сыерчык бала чыгарган көннәрдә бакчада хозурланып йөри, шатлана торган иде, ул җәйне сыерчыклар бөтенләй күренмәде. Теге ояларга чыпчыклар хуҗа булды. Әти алардан үч алды: берәр карт чыпчыкны тота да, өйгә алып кереп, аягына бер карыш җеп бәйли дә очырып җибәрә. Берәр сәгатьтән бакчаны әйләнеп керә. Теге чыпчык бакчадагы агач ботакларына җебе белән чорналып, эләгеп калган була инде. Шулай өч-дүрт тапкыр чыпчыкка җеп бәйләде. Ә үзен утыз җиденең кыш башында НКВД алып китте дә, «халык дошманы» дип, Крипич асты төрмәсенә ябып куйды. Теге чыпчыклар шикелле, таш капчыкта тилмерде, шунда һәлак булды.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации