Электронная библиотека » Миркасыйм Госманов » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Миркасыйм Госманов


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Мине бигрәк тә әлеге томнарга Рәшат Гайнанов тарафыннан шул чор өчен мөмкин булган күләмдә, киңлектә, тирәнлектә язылган искәрмәләр, аңлатмалар сокландыра иде. Алар белән җентекләп танышу ХХ йөз башы татар әдәбияты, татар мәдәнияте хакында шактый мул һәм конкрет белем тупларга мөмкинлек бирә иде. Шул чорда хөкем сөргән төссез, шәхессезләндерелгән рәсми тарих – печелгән, кысрыкландырылган, ягъни нигездән саектырылган, бозылган совет чоры тарих «фәне» фонында бигрәк тә.

Шунысы да мәгълүм булсын: күпләр теге яки бу мәсьәлә буенча аңлаешсызлык килеп чыкса, Рәшат Гайнановка мөрәҗәгать итеп, аңардан мөмкин кадәр тулы, төгәл җавап алалар иде. Үземнең дә берничә кат шул рәвешчә аның белеменнән файдаланганым бар. Шундыйлардан бер гыйбрәтле мисалга махсус тукталуны кирәк табам.

Кәгазьдәге «су билгеләренә» караганда, бу кулъязма 1822 елдан соң Казан артында күчерелгән икән. 1845 елда аны Көтек авылында «бер сум утыз тиен» хакына Бәләбәй өязе кешесе сатып ала. Аннары ул 1901 елда Орский якларында тагын «дүрт сум акча» исәбенә «Гыйрфан мулла Әхмәди угылы Ибраһимов» дигән кеше милкенә күчә. Моннан соң әлеге Казан арты кулъязмасы Кытай җирендәге Голҗа шәһәренә барып чыга. 1950елларның икенче яртысында татар язмышы аны Алма-Атага китереп ташлый, шуннан соң ул, ниһаять, 70нче елларда Казанга әйләнеп кайта.

Менә шул «сәяхәтче» китапның тарихын өйрәнгән чакта, элек бер язганымча («Каурый каләм эзеннән» китабында), мин бер фараз белән мавыгып киттем. Ирексездән мәгълүм әдибебез Галимҗан Ибраһимовның әтисе Гыйрфан мулла искә төште. Ул да бит Оренбург, Троицк якларында йөргән. Гаҗәп: Гыйрфан мулланың атасы ни исемле булды икән? Әгәр шулай Әхмәди булган булса, ул чакта китапның соңгы бер битендәге бала кулы белән «Һәза китап сахибе (иясе, хуҗасы. – М.Г.) Гыйрфан Әхмәди Ибраһимов» дигән язу Галимҗанның үзе яки аның берәр туганы калдырган автограф булып чыга түгелме соң?!

Бу фаразымның дөреслеген ачыклауны, дөресрәге, аның раслануын теләп дигәндәй, мин мавыгып эзләнә башладым. Тик ГалимҗанИбраһимовка багышланган хезмәтләрнең берсендә дә Гыйрфан мулланың атасы кем икәнлеге күрсәтелмәгән икән. Сорауларыма төгәл җавап тапмаган саен, ГалимҗанИбраһимовның бабасы шулай Әхмәди дип аталгандыр дигән ышаныч, дөресрәге, өмет көчәя генә барды. Күрәсең, ышанычлы мәгълүматлар җитеп бетмәү менә шундый ашыгыч нәтиҗәләргә этәрәдер дә инде.

Шулай бер нәтиҗәгә килә язган төсле, кызыклы ачыш буласы дип, үз-үземә ышанып бетә язган көннәрнең берсендә, Матбугат йорты тирәсендә, сугышта яраланган бер аягын урый төшеп атлаучы Рәшат Гайнановны очраттым. Саулык-сәламәтлек хакында сорашып, бер-беребезгә уңышлар теләшеп китә башлагач, исемә әлеге Әхмәди мәсьәләсе килеп төште.

– Карале, – дидем, – Галимҗан Ибраһимовның бабасы ни исемле булды икән?

Рәшат абый бу юлы да миңа электән үк таныш кешедәй җавап бирде:

– Хәзер хәтерләмим инде. Кич, картотекадан карагач, үзеңә шалтыратып әйтермен әле.

Өйгә кайтып, икенче бер эш белән мавыгып, бу кичкә Әхмәдине дә, әлеге илгизәр китапны да онытып утырган чакта, телефон шалтырады:

– Рәшат абыең бу. «Йолдыз» гәзитенең 1913 елгы 16апрелендә чыккан 970нче санында Гыйрфан Ибраһимовның вафаты турында хәбәр ителгән, ягъни кечкенә генә некролог басылган. Бәлки, әдипнең бабасы шунда телгә алынадыр? Миндә некролог тәфсилләп язылмаган икән. Гәзитнең шул саны университет китапханәсендә бар. Хәзергә менә шулар гына.

Иртәгесен иртүк университет китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә идем. Менә «Йолдыз» ның 1913 елгы төпләме. Менә 970нче сан. Менә әлеге тәгъзиянамә-некролог. Гыйрфан мулланың кайчан вафат булуы, кайчан дәфен ителүе һәм үзенең сәер холкы вә уңай гадәтләре. Ул Троицкида Зәйнулла ишанның хәлфәләреннән берсе булып торган икән. «Тик атасы Нурмөхәммәд ахунд вафат булганнан соң, халыкның теләве белән Солтанморадка кайтмыштыр».

Шулай итеп, элек бер язганымча, очты-китте Әхмәдиең!

Аның белән бергә әлеге «ачыш» хакындагы татлы хыяллар да…

«Йолдыз» ның төпләмен япкан чакта, мин шулай кәнфит урынына буш фантик алып алданган малай шикелле хис итә идем үземне. Тик урамга чыгып, бер челем кабызып, аны тәмам суырып бетергәч, үз-үземнән көлеп, әллә-ничек сөенеп тә куйдым: ничек кенә булмасын, хакыйкать ачыкланды бит! Монысы да үзенә күрә бер табыш. Икенчедән, бу вакыйга очраткан мәгълүматларны Рәшат Гайнанов шикелле тәртипле рәвештә, иренмичә, теркәп баруның да хикмәтен, әһәмиятен күрсәтте. Гәзитнең кайсы саны кайда саклануын да теркәп куйган бит бу Гайнанов!..

Моннан соң Рәшат Гайнановны бер очратканда, әлеге хикмәтле картотекасы хакында тәфсилләбрәк сораштым. Студентлык һәм аспирантурада укыган елларында ук ул элекке гәзит-журналларда мәдәният һәм әдәбият тарихына караган һәр материалны, кыскача гына эчтәлеген ачып, шулай аерым карточкага теркәп барган икән. Үзе эшли торган конкрет темага караганнарын да, карамаганнарын да. Ягъни сайлап кына түгел. Карточкалар тематик һәм алфавит тәртибендә сакланалар икән. Шул рәвешчә, киң колачлы белешмәлек барлыкка килгән.

Бер үк вакытта ул үзе укыган, үз күзләре белән күргән яки башка кешеләрнең хезмәтләреннән укып белгән татарча гәзит – журналларның исемнәрен дә аерым картотекага махсус теркәп, исемлек төзи башлаган икән.

– Гомерем җитсә, – диде ул уйчан гына, – революциягә кадәр татар телендә чыккан барлык гәзит-журналларның тулы исемлеген төзергә дигән ниятем бар. Бер Казан – Оренбургларда түгел, ә бөтен Русия империясендә чыкканнарын. Һәм, беләсеңме, коры исемлек кенә түгел, бәлки кайсы гәзит-журналның кайда күпме һәм нинди саннары сакланганлыгын күрсәтә торган төгәл белешмә дә кирәк безгә!

Соңгы фикер миңа аерата мөһим булып тоелды: андый белешмә эзләнүче галимнәрнең эшләрен бермә-бер җиңеләйтәчәк бит. Тизрәк ирешәсе иде шундый төгәл мәгълүматлы күрсәткечкә…

…Шактый еллар узып, ректораттагы тавык чүпләп бетермәс эшләргә күмелеп утырган көннәрнең берсендә «Рәшат Гайнановны эшеннән чыгарганнар икән, хәзер эшсез йөри, диләр» дигән хәбәр килеп җитте. Имештер, вакыт-вакыт эшкә рәтләп йөрмәве сәбәп булган. Бу хәбәр мине бик гаҗәпләндерде. ХХ гасыр башы татар әдәбияты, татар культурасы тарихы буенча энциклопедик белемгә ия дип әйтерлек, һаман иҗади эшкә сәләтен саклаган шундый кешенең эшеннән чыгарылуы акылга сыймаслык хәл иде, минемчә. Һәрхәлдә, миңа шулайрак тоела иде. Әгәр берәр кеше өчен урын кирәк булган булса, институтта көн саен эшкә тәртипле йөреп тә, соңгы ун-унбиш ел дәвамында файдалы бер эш тә башкармаган бәндәләр дә буа буарлык бит ләбаса! Һәм, уйлана торгач, миндә бер фикер дә борный башлады. Эш урыныма чакырттым үзен.

Артык көттермичә килде Рәшат абый. Бераз картая төшкән, йончылып та калган сыман тоелды үзе. Һәрхәлдә, элеккечә күңелле, ачык чырайлы түгел иде ул. Шул ук вакытта зарланып та утырмады. Пенсионерлык язмышының котылгысыз икәнлеге аңына сеңеп өлгергән иде бугай. Тик бездәге пенсия акчасына яшәп булмавы да көн кебек ачык бит… Шуңа күрә мин сүзне кыска тоттым: аңар безгә, ягъни күптән түгел университетта оештырылган археографик лабораториягә эшкә керергә тәкъдим иттем.

– Анда нишләрмен соң? – диде ул бераз гаҗәпсенгән төсле. – Мин бит кулъязмалар белгече түгел… Факультетта берәр эш кисәге булмасмы дип уйлаган идем, лаборант кына булса да…

Археографик лабораториянең эшчәнлегенә элекке иске язуыбыздагы гәзит-журналларга библиографик күрсәткечләр төзү эше дә керәчәген әйттем. Гыйльми хезмәткәр вазифасындагы аның үзенә исә, әгәр риза булса, революциягә кадәрге татар матбугаты хакындагы әлеге үзе төзи башлаган белешмәне тәмамлау бурычы йөкләнү мөмкинлеген белдердем. Соңгы фикерне ишеткәч, Рәшат абый җанлана төште:

– Монысы әйбәт булыр иде, – диде ул көррәк тавыш белән, ләкин шунда ук, төртелеп калган төсле, бераз уйланып торды һәм тагын сүлпәнләнә төшкән тавыш белән тезеп китте: – Анда эшлисе эшләр шактый әле, кайсы матбугат органының кайда күпме саклануы хакындагы мәгълүматларны яңабаштан тикшерергә, тулыландырырга кирәк. Аннары Ленинградка, Уфага, Алма-Ата белән Ташкентларга да барасы булыр. Миндә нәкъ шул өлешләре җитеп бетми. Командировка өчен акча да кысылып бетте бит хәзер… Дөресен әйткәндә, ерак юлга чыгу да куркыта, аяк та, йөрәк тә… дигәндәй. Бурычны үти алмыйча оятка калмаммы соң?..

Мәсьәләнең бу яклары да беркадәр уйланылган иде миндә. Командировкаларга йөрү, җыелган материалларны эшкәртү ише «кара эшләр» не башкару өчен, әгәр үзе риза булса, ярдәмгә бер-ике егет тә билгеләнү мөмкинлеген әйттем. Ул чак кына сагайган кыяфәт белән сорап куйды:

– Кемнәр, мәсәлән; иске язуны укый алырлармы соң ул егетләр? – Раиф Мәрданов белән Фәрит Шәкүровларның исемнәрен ишеткәч, ул канәгать чырай белән башын изәде: – Аларны беркадәр беләм. Аларга да эш җитәрлек. Теләсәләр, соавтор да булырлар.

– Автордашлык мәсьәләсен эш нәтиҗәсе күрсәтер, – дидем, – ә бүген принципта хәл итик. Ризамы соң?

Ул тагын сорап куйды:

– Күпме вакытка эшкә алырсыз икән?

– Монысы шарт түгел, бары әлеге тулы күрсәткечне тәмамлау төп шарт булырга тиеш. Аннан соң да, исән булсак, эш табылыр.

Шулай итеп, ул, ниһаять, эшкә керергә ризалыгын бирде, рәхмәтләрен әйтте. Аның мәсьәләгә шулай җаваплы каравы мине тагын бер кат сокландырды. Шуңа күрә янә бер кат аның күңелен җылытырга теләдем:

– Лаборатория кулъязмалар бүлеге янында гына. Тик ул кичке бишкә кадәр генә ачык була. Көн саен фәлән сәгатькә эшкә йөрү дә катгый шарт түгел бездә. Үз җаеңа карап йөрерсең шунда.

Шул рәвешчә, 1988 елның август аеннан башлап Рәшат Гайнанов Казан университетының Татар халкы тарихы кафедрасы каршындагы фәнни-тикшеренү археографик лабораториясендә гыйльми хезмәткәр сыйфатында эшли башлады. Ярдәмгә тәкъдим ителгән егетләр белән дә бик тиз уртак тел тапты.

Эш турында махсус сөйләшү берәр атнадан соң булды. Рәшат абый ике бит кәгазьгә эшләнергә тиешле эшләрнең планын һәм, иң мөһиме, булачак күрсәткечнең концепциясен төзеп китерде. Аның төп идеяләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде:

1. Библиографик күрсәткеч татарча беренче басма сүз чыккан вакыттан, ягъни 1905 елдан алып 1918 елда Совет хөкүмәте карары белән «буржуаз һәм контрреволюцион» гәзит-журналлар тыелганга кадәр төрле җирләрдә татарча нәшер ителгән барлык матбугат органнарын эченә алырга тиеш.

2. Гәзит-журналларга сәяси һәм идеологик күзлектән бернинди бәя бирелмәс, ягъни берьяклы тамга сугылмас, алар хакындагы мәгълүматлар бары хронологик тәртиптә урнаштырылган булыр.

3. Гәзит-журналларның исемнәре, тоткан юллары хакындагы белешмә-игъланнары оригиналдагыча гарәп язулары белән, чыккан җирләре, нашир һәм редактор исемнәре татарча латин язуындагы транскрипциядә вә боларның барысы да русчага тәрҗемәдә бирелер. Ягъни күрсәткечкә икетеллелек тәэмин ителер.

4. Мөмкин булган очракта һәр гәзит-журналның кайда күпме нөсхәләре һәм конкрет нинди саннары саклануы да күрсәтелер. Шул рәвешчә, аларны эзләү һәм табу эше җиңеләйтелер.

5. Төзүче үзе күрмәгән, шәхсән танышмаган, ләкин башка авторларның хезмәтләреннән укып белгәннәре хакында мәгълүматны шул чыганаклар нигезендә биреп, белешмәнең кайдан алынуын төгәл күрсәтер һ.б.

Принциплар белән килешмичә мөмкин түгел иде. Киләчәктә тагын кайбер аныклаулар, төгәлләүләр булыр әле дигән фикер белән бер карарга киленде. Минем үземә икенче пункттагы фикер аерата ошаган иде. 1967 елда Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә язган бер мәкаләбездә бик зур саклык белән генә шундыйрак фикер уздырырга тырышуыбызның шактый көчле тәнкыйтькә очравы искә төште. Безне «бербөтен буржуаз агым» идеясенә иярүдә гаепләделәр. Өлкә комитетының органы булган «Социалистик Татарстан» гәзитендә зур күләмле редакцион (дөрес булса, тәнкыйтьче Хәсән Хәйри тарафыннан әзерләнгән) шактый «тешле» мәкалә басылып чыккан иде. Монысы аз дигәндәй, бер гыйльми конференциядә мәгълүм большевистик идеолог Камил Фасиевнең зур күсәккә охшаган «саллы» доклады да яңгыраган иде… Аннан бирле егерме елга якын вакыт узган, заманалар үзгәргән – «үзгәртеп кору» ның айныткыч җилләре исә иде инде. Шулай да, нәрсә әйтер икән дигән уй белән, Рәшат абыйдан сорап куйдым:

– Теге вакыттагы кебек таяк эләкмәсме соң?

– Безнең бурыч алдан ук бәя бирү түгел бит! Исмәгыйль Рәми белешмәсенең бер кимчелеге менә шуннан гыйбарәт. Без башкалар махсус өйрәнер өчен ярдәмлек әзерләүчеләр генә бит. Библиографиянең чын максаты менә шуннан гыйбарәт, минемчә!

Археографик лабораториядә Рәшат Гайнановның эшчәнлеге менә шулайрак башланып киткән иде. Беркадәр вакыт узгач, ул, «киңәшәсе бар» дип, яңадан минем янга керде.

– Беләсеңме, планны беркадәр үзгәртергә дигән фикергә килеп торам әле, – диде ул уйчан гына. – Белешмәнең хронологик кысаларын киңәйтергә кирәк булыр дигән фикердәмен. Әйтик, 1918 ел белән генә чикләнмичә, 1925 елга кадәр, ягъни 1905–1924 елларны бергә алсак, дөресрәк булыр дигән нәтиҗәгә килдем. Чөнки 1918 елгы хөкүмәт карары белән генә мәсьәлә хәл ителеп бетми бит. Юашрак рәвештә булса да, матбугат һәм сүз иреге өчен көрәш 1923–1924 елларда да дәвам итә әле. Бары шуннан соң гына татар телендәге матбугат тәмам советлашу юлына баса. Аннары 1925 елдан алып латинга күчү процессы да башлана бит…

Дөресен әйткәндә, бу тәкъдим минем өчен күктән көткәнне җирдән табу кебек тоелды. Минем үземдә дә кайбер күренешләрне бик тиз «советлаштыруга» карата шикләнү хисе барлыкка килгән иде. Мәсәлән, 1917 елдан соң күп кенә рус һәм татар тарихчыларын «совет тарихчысы» дип характерлау белән килешеп җитмәү кебек. Гүяки элекке патша Русиясендә тәрбияләнгән, белем алган, дөньяга карашлары утырып җиткән кешеләр бер-ике ел эчендә генә шулай нигездән үзгәрсен, ди! Өстәвенә Мирсәет Солтангалиевне эзәрлекләү белән татарлар арасындагы милли-азатлык хәрәкәтенә, милли бердәмлек идеясенә чик, киртә куела башлау да минем өчен артык зур сер түгел иде.

Әйе, тарихыбызда үзенә күрә иң кискен борылышның берсе, дөресрәге, ян-яктан кысылу, кысрыклану, асылда, «советча» гарипләнү чоры шулай 20нче елларның урталарыннан башланган иде. Димәк, Рәшат Гайнанов та икенче төр чыганаклар (милли матбугат язмышы) мисалында шундый ук фикергә килгән икән. Кабул иттем, әлбәттә, әлеге тәкъдимне.

Шулай да:

– Күрсәткечнең тәмамлануына тәэсир итмәсме бу? – дип сорадым.

– Бераз тоткарланыр, күрәсең, – диде ул һәм өстәп куйды: – аның каравы күрсәткеч тулырак та, тарихи җәһәттән дөресрәк тә булыр иде.

Ул вакытта мин хронологик кысаларның киңәюе күрсәткеч тәмамлануны бер-ике елга кичектерер дип уйлаган идем. Ләкин чынбарлык тагын да катлаулырак булып чыкты. «Үзгәртеп кору» дан соң барлыкка килгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә университетның, бигрәк тә гыйльми лабораторияләрнең финанс мөмкинлекләре кискен рәвештә начарлана башлады. Хезмәт хакына тиешле фондның университетта гел киселә баруы сәбәпле, хезмәткәрләр штатын да кыскарта барырга туры килде. Берара ун-унбер кешедән торган штат дүрт-биш кешегә калды…

Командировкалар өчен дә акча тәмам саегып бетте. Ерак шәһәрләргә сәфәрләр оештыру хакында уйларлык та түгел…

Өстәвенә Рәшат агай да ешрак авыргалый башлады бугай, һәрхәлдә, сирәгрәк күренә иде. Ябыга төшкән хәлдә, йончыган кыяфәттә йөрде ул. Дөрес, бер дә зарланмый иде үзе. Вазгыять авыраюның объектив сәбәпләрен үзе дә яхшы аңлый иде, күрәсең. Болай да тыйнак табигатьле кеше тагын да ныграк тыйнакланды шикелле. Шул рәвешчә, 1990 елның 9 октябрендә «тыныч кына» китеп тә барды ул. Үзенә 65 яшь тулырга да нибары 20 көн генә калган килеш…

Шулай итеп, Рәшат Гайнановның идеясе вә тырышлыгы белән башланган зур күләмле һәм бик кирәкле күрсәткеч-белешмә төрле объектив сәбәпләр аркасында тәмамланып җитмәгән килеш калган иде. Ләкин дәвам итәрлек, тулыландырып җибәрерлек бай мая – булачак белешмәнең төп һәм, һичшиксез, зур нигезе калган иде мәрхүм Рәшат Гайнановтан соң.

90нчы елларда университеттагы барлык лабораторияләрнең хәлләре тагын да мөшкелләнә төште. Археографик лабораториянең үзен, дөресрәге, аның идеясен саклау өчен штатны һәм башка чыгымнарны да гел кыскарта бару мөмкинлеге генә калды. Хезмәткәрләр саны ике-өчкә «җитте»… Раиф Мәрданов Милли китапханәгә эшкә күчте. Фәрит Шәкүров Чаллы ягына ук китеп барды.

Шулай да егетләр күрсәткечне эшләүләрен дәвам иттеләр. Элек тупланган мәгълүматларны яңабаштан тикшереп чыгу, өстәмә белешмәләр кертү, җыелган материалларны редакцияләү, дөресрәге, унификацияләү һәм башка эшләр. Милли китапханә ярдәме белән ерак шәһәрләргә ике-өч сәфәр оештыру мөмкинлеге дә туды. Ул яклардан элек исәпкә алынмаган өр-яңа материаллар кайтты.

Шул рәвешчә, ХХ гасырның 50нче елларында ук аспирант Рәшат Гайнанов туплый башлаган, 80нче еллар ахырында «лаеклы ялдагы» кеше тарафыннан шактый тулыландырылган, 90нчы елларда исә аның яшь каләмдәшләре тырышлыгы белән төгәлләнеп, эшкәртелеп беткән күрсәткеч, ниһаять, 1999 һәм 2000 елларда, ягъни 50 елдан соң (!) аерым китап булып басылып та чыкты. (Сынап карау өчен чыгарылган беренче басмасы 200 генә нөсхәдә булса, 2000 елдагы тулырак варианты 500 данәдә нәшер ителде.) Милли китапханә каршындагы «Милли китап» нәшриятында «Хезмәттәшлек» дигән сериядә.

Университеттан Татар халкы тарихы кафедрасының, китапханәдән исә анда яңа ачылган Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең уртак хезмәте сыйфатында чыкты әлеге белешмә.

Ул китап татарча «ХХ йөз башы татар вакытлы матбугаты. Библиографик күрсәткеч» һәм русча «Татарская периодическая печать начала ХХ века. Библиографический указатель» дип атала. Чөнки аннан ике телдә дә файдаланып була. Икенче вариантта тагын төп мәгълүматлар латин транскрипциясендә дә бирелгән. Һәр ике очракта да хезмәт өч кешенең – Р.Р.Гайнанов, Р.М.Мәрданов, Ф.Н.Шәкүровларның – авторлыгында басылган.

316 битле күрсәткечтә 1905–1924 елларда Русия империясенең һәм СССРның төрле шәһәрләрендә, төбәкләрендә татар телендә чыгып калган 310 исемдәге гәзит һәм 89журнал хакындагы иң кирәкле белешмәләр тупланган. Китап шулай ук файдалану өчен кирәкле өстәмә белешмә – махсус таблицалар белән дә тәэмин ителгән.

Әлбәттә, киләчәктә бу хезмәткә керми калган берән-сәрән башка гәзит-журналларның да табылуы яки кайбер белешмәләргә өстәмәләр, төзәтүләр бирелүе бик ихтимал. Чөнки ХХ гасырның беренче чирегендә – татар халкы тарихының гаҗәеп актив чорында барлыкка килгән күренешләрнең, яңалыкларның һәммәсен дә төгәл беләбез, исәпкә алып бетергәнбез, дип әйтү артык кыюлык булыр иде.

Тулылыгы җәһәтеннән элегрәк чыккан башка күрсәткечләрдән шактый аерылып торган (шулай да аларның казанышларыннан актив файдаланган) бу хезмәтнең бер иң мөһим өстенлеге бар. Ул өстенлек анда теркәлгән күпчелек гәзит-журналларның кайда күпме нөсхәләре, конкрет саннары саклануы төгәл күрсәтелүдән гыйбарәт. Димәк, теге яки бу матбугат органын карарга, өйрәнергә теләгән кеше, элеккечә «капшанып» кына йөрмичә, кайда нәрсә барлыгын алдан белеп эш итәчәк. Рәшат Гайнанов тарафыннан фәнни культурабызга кертелгән иң әһәмиятле өлешләрнең берсе дип, мин күрсәткечнең менә шушы сыйфатын атар идем.

Күрсәткечнең озак еллар дәвамында барлыкка килүе очраклы хәл түгел, бәлки үзенә күрә табигый, шунысы белән гыйбрәтле күренеш. Күпчелек өчен хезмәт итәргә тиешле фундаменталь фәнни хезмәтләр – махсус белешмәләр шулай озак эшләү, күмәк хезмәт нәтиҗәсендә барлыкка килүчән була…

Мәсьәләнең тагын бер гыйбрәтле ягы да бар: кайчандыр минем беренче басма хезмәтемә редактор булып, аны дөньяга чыгарган кешенең соңгы зур хезмәтенә гыйльми редактор булу, махсус кереш мәкалә язу шәрәфе минем үземә насыйп булган икән. Шулай ук мин үзем азмы-күпме дәрәҗәдә аның шәкерте булган булсам, үз нәүбәтендә минем шәкертләрем дә күрсәткечнең чыгуына лаеклы өлеш керттеләр.

* * *

…Рәшат абый Гайнанов үзе исән булса, тулысынча канәгать калыр идеме икән бу күрсәткечтән – өздереп әйтүе мөмкин түгел, әлбәттә. Әмма бер нәрсәне тәгаен беләм: татар тарихы, аның мәдәнияте, катлаулы язмышка ия басма сүзе белән киләчәктәге кызыксынучыларның һәммәсе дә диярлек иң элек, китапны кулларына алуга ук, «Р.Р.Гайнанов» дигән фамилияне укыячаклар.

Үзенә күрә истәлек, хәтта һәйкәл дә.

Ниһаять, форсаттан файдаланып, бу истәлекне барлыкка китерүгә, дөньяга чыгаруга өлеш керткән шәкертләремә рәхмәтләр әйтеп, әле генә телгә алынган гыйбрәтләргә – буыннар арасындагы хикмәтле, зарури багланышларга тагын бер кат ишарәләп, сүзләремне тәмамлар идем.


Наратлы

2005, июль

Тапкыр сүз хикмәте[10]10
  Авторның шәхси архивында саклана.


[Закрыть]

Илдар Юзеев (1933–2004)

Дус-ишләрдән берсе: «Илдар Юзеев турында истәлекләр җыентыгы әзерләнә, бәлки, әйтер сүзең бардыр», – дигәч, башта бераз аптырап калдым һәм уйландым.

Уйланырлык та шул: кырык елдан артык таныш һәм, татар әйтмешли, «пачти яшьтәш» булсак та, никтер безгә әллә ни нык аралашырга, утырдаш булырга, ягъни бер-беребезне якыннан белергә туры килмәгән икән. Әбит очрашкан чакта ихлас җылылык белән кул кысыша, хәл-әхвәл сораша, хәтта үз итешеп сөйләшеп тә алгалый идек. Шуннан арыга никтер узылмаган.

Ә менә бертуган Юзиевләрнең олысы Нил әфәнде белән мин чагыштырмача якыннанрак аралаштым, дөресрәге, фән буенча беркадәр хезмәттәшлек итү бәхетенә ирештем. Чын галим Нил әфәнде дә, энесе кебек, гаделлек, кешелеклелек һәм зыялылыкның гүзәл үрнәге иде. Ләкин бу язмамда сүз, табигый, Илдар хакында булыр.

Илдар үзе миңа карата күңелендә нинди мөнәсәбәт, нинди хис саклагандыр – анысын төгәл әйтә алмыйм. Ләкин мин үзем бервакытта да аңар карата битараф булмадым. Әсәрләрен күзәтеп бару, уңышлары өчен сөенү, җитешсезлекләренә (миңа шулай булып тоелганнарына – иҗат бит ул бер калыпта гына бармый…) көенү белән бергә аның кайбер хикмәтле сүзләрен, хәтта кеше аркылы ирешелгәннәрен дә ишетүдән үзенә күрә тәм таба, ләззәт хисе ала идем. «Илдар әйткәнчә…» шикеллерәк берәр сүз башын ишетүгә, колакларым «үрә тора», тагын нинди тапкырлык күрсәтте икән ул дип, сүзнең дәвамын көтә идем.

Әйе, гаҗәеп бер җылылыкка ия лирик шигырьләр, мәгънәле поэмалар, кызыклы һәм заманча драматик әсәрләр авторы Илдар Юзеевның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты, күпләр өчен насыйп булмаган өстенлеге бар иде. Сөйләшеп, әңгәмәләшеп утырган чакта, берәр гамәл, фикер яки сүз уңае белән шул мәлдә үк экспромт рәвештә әйтелгән юмористик, иронияле реплика, астарлы, ягъни ике төрле аңларга мөмкин тапкыр сүзләр әйтә алу осталыгы.

Мондый осталык, җәһәт тапкырлык һәркемгә дә, һәр кешегә дә хас түгел, әлбәттә. Бигрәк тә, шәхескә каты бәрелмичә, кешене рәнҗетми, кимсетми торган җиңелчә ирония белән шаярта алу осталыгына, телебезнең үзенчәлегеннән, кайбер сүзләребезнең мәгънә җәһәтеннән, сыгылмалыгыннан оста файдалана алу сәләтенә ия иде ул.

Шуны да әйтергә кирәк: мондый сүз уйнату, тел чараларыннан шаярту рәвешендә файдалану гадәте, башкалар белән чагыштырганда, безнең кавемдә ешрак очрый сыман. Моның иҗтимагый сәбәпләре дә бар шикелле… Шуңа күрә мин Илдарның шаяртуларында милли үзенчәлегебезнең бер сыйфаты калкурак чагылганлыгын күргәндәй булам.

Мондый сыйфатны экспромт рәвешендә «ычкындырыла» торган кайбер реплика-җаваплардан да күрергә мөмкин. 1960–1970 елларда ишеткән шундый җаваплардан бер-ике мисал.

Язучы Мәхмүт Хәсәнов Казаннан килгән олы яшьтәге әдипләрдән Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм тагын берничә кешене табигать кочагында ял иттереп, күңелләрен күтәрер өчен балыкка чакырган. Балык күп, әйбәт тотыла, шулпалык та булыр, кыздырырлык та, Казанга да алып кайтырсыз, ди ул. Бүрттереп куйган җим дә бар, дип үгетли ул кунакларны. Елга буена килүгә үк, хуҗа кеше кунакларның һәрберсенә берәр кармак тоттыра, үзе учлап-учлап бүрттерелгән ярмасын, кукурузын, борчакларын елгага ыргыта. Тик ни өчендер балык тотылмый гына. Хәтта чиртеп тә куймый. Мәхмүт ага тагын учлап-учлап җим ташлый суга. Төшкә кадәр, кичкә кадәр утыралар шулай. Картлар тәмам арып бетәләр. Сүлпән генә кайту юлына чыгалар. «Аптырадым тәмам! – дип гөрләп аклана «ата балыкчы». – Моңарчы һәр көнне тота идем бит!..» Шул чакта җай гына атлап баручы Сибгат Хәким әкрен генә әйтеп куя: «Син, Мәхмүт, борчакны күбрәк сиптең бугай…»

Уфадан Казанга ике-өч язучы килә. Язучылар идарәсенең рәисе Мирсәй Әмир аларны, әйбәтләп кунак итәр өчен, авылга алып китә. Бер авылга керәрәк аларның машиналары бата. Күпме тырышсалар да – кузгалмый машина. Башкорт кунаклардан Сәгыйть Агиш, әллә кайдан җыелып, тамаша карап торучы малайларга дәшә: «Кустым! Бар, тырактыр сакыр, бар әле, үдеңә акса бирәм!» Тик борыннарын казып торучы малайлар кузгалмыйлар. «Нимә, был малайларың тел аңламайлармы?!» – дип гаҗәпләнә Сәгыйть Агиш. «Син бит, – дип елмая Мирсәй Әмир, – акса бирәм дидең. Ә акмаса…»

Шагыйрь-әдипләрнең экспромт белән мәгънәле сүз әйтү осталыклары хакындагы бер мисалны мин Нәкый ага Исәнбәттән ишеткән идем (хикәячекне сөйләшүченең үзе тасвирлаган рәвештәрәк, кайбер детальләрне дә саклап бирәм).

«Сугыш елларында язучылар идарәсе безне авылларга, халык белән очрашырга, алар алдында чыгышлар ясарга җибәрә иде. Теләп бара идек: дүрт-биш кадак булса да, бәрәңге биреп кайтаралар иде бит. Бер юлы миңа Әхмәт Фәйз (Нәкый ага фамилияне гел шулай әйтә иде) белән Балык Бистәсенә барырга туры килде. Ясадык чыгышларны. Күтәренке рухлы шигырьләр укыдык. Хатын-калач, бала-чагалар алдында. Кичкә таба, Казанга кайтыр өчен, җәяүләп кенә пристань ягына юл тоттык. Көзге пыскак яңгыр ява. Салкынча. Эшләпәләребездән яңгыр суы саркый. Кулларыбыздагы капчыкларда үлчәп кенә бирелгән икешәр кило бәрәңге дә капчыгы белән яңгырдан шактый чыланган, авырайган. Өчәр кило дип әйтерсең! Пристань да, ниһаять, күренде. Пристань дигәнебез искереп, кыйшаеп, кыегаеп беткән, кайчандыр, күрәсең, буяулы да булган бер агач алачык иде, шыгырдый-шыгырдый дулкынланган суда чайкалып тора. Әхмәт, дидем юлдашыма, менә бу манзарага карата берәр шигырь әйт әле!

Әхмәт Фәиз чыланган күзлеген салдырып, калын пыялаларын сөртеп киде дә, текәлеп карап, төртергә теләгән төсле имән бармагын алга сузып:

 
Әй, дебаркадер!
Бетте нибар кадер… —
 

дип, кулын селтәде».

Минемчә, бу кечкенә ике юллыкта вакыйгалар барган бөтен чорга да, кеше кадерен тәмам таптаган иҗтимагый вазгыятькә дә бәя бирелгән иде.

Сүз сәнгатенең кыскалык, мәгънәле образлылык һәм күңеллелек хасиятләренә ия булган менә шундый хикмәтле мөмкинлегеннән Илдар Юзеев та бик еш һәм гаять оста файдалана иде. Кайбер очракларда ике-өч сүз белән дә образлы фикерләү тудырырга ирешә ала иде. Шул ук вакытта аның реплика-җаваплары, минемчә, кызык сүз әйтим әле, көлдерим әле бер үзләрен дигән төсле алдан уйланган, максатчан, ясалма сүз уйнату да түгел. Бәлки, алар табигый рәвештә, ничек бар – шулай килеп чыккан канатлы үткен сүзләр, гыйбарәләр була иде. Ягъни төрле яктан күрә алу, төрлечә фикерли белү рәвешендә килеп чыккан тапкыр сүзләр. Берничә генә мисал.

70нче елларның ахырлары иде бугай, Щапов урамындагы Актёрлар йортында еш кына ШТМ дип исемләнгән һәм шуның ише башка күңелле кичәләр, очрашулар уздырыла иде. Берсендә шагыйрь Шәүкәт Галиев белән бергә утырабыз. Халык тәмам җыелып бетмәсә дә, пәрдә ачылып, бер-ике номер да башкарылган иде. Шаяртулары билдән түбәнрәк, җырлары ясалмарак булгангамы, без икебез чытык чырай белән утыра идек. Шул арада яныбызга Илдар да килде.

– Нәрсә суган тәмләп утырасыз, әллә ике ысуле кадимчегә батарлык түгелме болар? – дип, янәшәдәге буш урынга утырды.

Шәүкәт тә аптырап калмады:

– Бераз тыңлагач, үзең дә өченче ысуле кадимче булырсың…

– Әллә, – диде Илдар, – «өч борынга» ук чакырасыз?..

Илдарның кайбер мәзәк сүзләре, көтелмәгән шаяртулары телләрдә дә йөри. Туфан Миңнуллиннан ишеткәнем.

Танышлардан берсе, мәсәлән, Муса Гали гел үзенең сәламәтлеге хакында сөйләргә, чирләрен тасвирлап зарланырга ярата икән. Беркөнне ул тагын Илдар янында зарлана башлаган:

– Малай, радикулит җәфалый бит…

– Радикулит ул чепуха! – ди Илдар.

– Бөерләрем авырый микән дип әйтүем.

– Бөерләр дә чепуха! – ди Илдар.

– Йөрәк тә шаярта, гел чәнечкәли.

– Монысы да чепуха! – ди Илдар тагын.

– Ашказаным да… – дип, тегесе башлауга Илдар аны бүлдерә:

– Ул да чепуха!

– Туктале! – ди тегесе, гарьләнеп. – Нәрсә соң, синеңчә, мөһим?!

– Иң мөһиме, – ди Илдар, имән бармагын югары күтәреп, – иң мөһиме – сә-ла-мәт-лек!

Разил Вәлиев сөйләгәннәрдән:

90нчы еллар уртасында, матди хәлләрнең авырайган чорында, яңа фатирга күчкән бер якын танышы Илдарны да «өй туе» на чакыра. Бүләк мәсьәләсе дә туа, билгеле. Шагыйрь бер китабына түбәндәге дүртьюллыкны яза:

 
Рәхәт үтсен гомерегез,
Котлы булсын йортыгыз!
Минем бүтән бүләгем юк, —
Китабымны тотыгыз!
 

Үземә ишетергә насыйп булганы да бар.

Беркөнне, кичкә таба, Бауман урамындагы Матбугат йортының дүртенче катындагы редакция мөдире Шәүкәт Галиев бүлмәсендә өч-дүрт кеше, аягүрә торган килеш, нәрсәдер турында кыза-кыза сөйләшеп, бәхәсләшеп тора идек. Шыгырдап кына ишек ачылды, аннан иң элек бер борын күренде. Нәшриятның кадрлар бүлеге мөдире Гөлшат Зәйнашева икән.

– Нәрсә, утырыштан киттеме әллә? – дип сорады ул.

– Юк, Гөлшат ханым, – диде Илдар шунда ук, – басыштан китте, басыштан!..

– Әйе, китап басудан, – дип ашыкты сәяси саклык күрсәтүгә яратучан Кыям Миңлебаев.

Ишек ябылуга, Илдар:

– Аллага шөкер, «дагаланган» кешеләр бездә бар икән, әй! – дип йомгаклап та куйды.

Бары шуннан соң гына рәхәтләнеп көлештек.

«Дагалану» хакындагы төрттерү, бер карауга, артык сәяси саклыктан көлү булса, икенче яктан, андый саклыкның да сәбәпләренә ишарә бар иде. Чөнки күп мәгънәле, астарлы сүзләр куллануның көлкеле генә түгел, күңелсез нәтиҗәләре дә булгалаган. Ерак заманнарга, патшалар чорына барып тормыйча, үз гасырыбыздан да күп кенә мисаллар таба алабыз.

Беркөнне студентлар тулай торагындагы кызыл почмакта җыештыру эшләре бара икән. Почмактагы тумба өстендә торган Сталинның зур гына бюстын күчерергә кирәк була. Ул бик авырдыр, көч җитмәс дип шикләнәләр. Шунда бер егет, аңа кагылып карап, гипстан коелган һәйкәлнең җиңел икәнлеген тоя: «Егетләр, Сталин буш икән!» – дип кычкырып җибәрә. Халыклар атасына карата «буш» сүзен кулланган студент сәяси җавапка тартыла. Русча язылган тикшерү протоколында әлеге егетнең ни өчен куыш (полый) сүзен кулланмыйча, нәкъ менә буш (пустой) дип әйтүе җентекләп тикшерелә, шул рәвешчә, бер сүздән дә сәяси мәгънә эзләнелә.

Кызыл почмак телгә алынгач, тагын бер гыйбрәтле вакыйга искә төште. Совет дәүләтенең баштагы чорында, мәгълүм булганча, «кызыл» эпитеты бик тә актив, гаять киң кулланыла торган сүз иде. Мәсәлән, 1917 елдан алып бер татар телендә генә исемнәрендә «кызыл» сүзе кулланылган 47 гәзит, 5 журнал чыккан икән! Моңа үз вакытында да игътибар иткәннәр, күрәсең.

Бер лектор үз дәресендә «кызыл» сүзенең совет кешеләре өчен кадерле, хәтта «изге» сүз булуын раслап мисаллар китерә: Кызыл Армия, кызыл яу, кызыл эшче, кызыл профессор, кызыл игенче, кызыл колхозчы… Нәкъ шул урында лекцияне теркәп утырган студент үз конспектында «кызыл чабата» дип өстәп куя. Әләкләүче дә табыла. Студентны элек укудан куалар, аннары кулга да алалар…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации