Текст книги "Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти"
Автор книги: Миркасыйм Госманов
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
Бераз сүзсез тордык. Күңелсезрәк төс алган сөйләшүне икенчерәк якка борырга теләп: «Үзегезнең «Татар теле» н укыгыз әле, Париж өстендә дә бер яңгырасын!» – дидем.
Ул башта, хәтерләмим инде, дигән булды, аннары әкрен генә башлап, бер-ике строфасын узуга, кызып-кызып укыды. Гүяки бәйгегә кушылгач кызышып, авызлыгын чәйни-чәйни чапкан толпар ат төсле ярсып-ярсып, тагын ике-өч шигырь укыды ул…
Төнге Париж миллионлаган утлары белән җемелди, күңелләрне иләсләндерә. Бүген уй-фикер җитмәс серләре белән аста җәйрәгән, ә иртәгә иксез-чиксез истәлекләре белән артта калачак Париж…
* * *
Өйгә кайткач, һәрберебез, гадәттәгечә, үз мәшәкатьләребезгә чумдык. Шуңа күрә фотоплёнкаларны эшкәрткәнче шактый вакыт, хәтта дүрт-биш ай узып китте. Уртача гына сыйфатлы чыккан рәсемнәр арасында бер кадр Наҗар аганың Эйфель манарасы фонында рәсемгә төшәргә теләгән мизгелне хәтерләтте. Әйбәт рәсем булса җибәрерсең, дигән иде ул. Шуны күздә тотып, шулай ук бергә булган көннәребезне сагынуым һәм аңар карата ихтирамымның билгесе булсын дип, әлеге чамалы гына сыйфатлы рәсемне Уфага җибәрдем. Шунда ук җавабы да килеп төште. Аннары тагын өч хаты иреште.
1 Май бәйрәме белән котлаган беренче мәктүбе «ачык хат» ның эчке ике битенә язылган кыскача тексттан гыйбарәт иде. Аны, үз орфографиясен саклап, тулысынча күчерәм.
«Миркасыйм!
Бәйрәмнәр алдыннан нинди сюрприз эшләдең, әй – бик тә шатландым, чөнки минем плёнкаларны боздылар, җитмәсә, үзем дә начар төшергәнмен. Бигрәк тә Эйфель янындагыда бернәрсә [дә] күренми иде. Искә алган өчен, сүзеңдә торган өчен рәхмәт сиңа.
Бергә йөргән көннәр искә килеп-килеп төшә. Сентябрь айларында бер поэма бәгыремә керде дә чыкмыйча йөдәтте. Аны язып беттем, хәзер инде Франция шигырьләре башта йөри. Чыгарлармы, юкмы. Поэма бик арытты; бер ай больницада да ятып чыктым. Казанга барырга вакыт җитми калды.
Барысы өчен сиңа тагын да зур рәхмәт. Салисә киленгә бик күп сәләм. Аның «Мир-ка-сыйм!» дип борчылып эндәшүе һаман колак төбендә.
Икегезне дә ике бәйрәм белән котлыйм. Икенчесе – үзем яулап алган бәйрәм. Ул, ничектер, иң кадерле бәйрәмләремнең берсе. Шул иң кадерлесе белән аеруча кадерләп котлыйм!
Яңа уңышлар сезгә!
Наҗар Нәҗми
29. IV.85»
Сентябрьдә җибәрелгән конвертында аның «Париж өстендә» дигән шигыренең машинкада басылган ике битле тексты килгән иде. Икенче битнең ахырында гына искәрмә рәвешендә түбәндәге сүзләр өстәлгән:
«Миркасыйм! Менә бер шигырь. Тел вә әдәбият кешеләре: «Бу кайсыберәүләргә ошамас», – диделәр. Әгәр дә сиңа ошаса – миңа шул җиткән. Салисә сеңелгә сәлам. Бу шигырьне С.Хәкимгә дә җибәрәм. Сәләм белән: Наҗар Нәҗми. 12.IX.85».
Күп тә узмый, 16 сентябрьдә язылган өченче хаты да килде. Аны да тулысынча укып чыгыйк:
«Миркасыйм!
«Париж өстендә» дигән шигырьнең бер юлын, сиңа җибәрер алдыннан, «Тел, лөгать вә… әхлак алмашулар» дип төзәткән идем дә, уйлана торгач, үземә үзем каршы килгәнемне аңладым. Бертуган халыкта нинди алмашулар булсын инде. Ул синең бәгыреңә кадалуы мөмкин. Шигырьнең шул урыннары шулайрак булды:
Язык түгел бер кем алдында бу,
Туры килгәч язмыш язмышка.
Ә язмышлар «тел, лөгать вә… әхлак»
Бер тамырдан, бер үк сулышта.
Без әле дә бер үк сулыштабыз —
Чит бер илдә – француз җирендә.
Ярсый-ярсый шигырь укышабыз
Йә татар, йә башкорт телендә.
Хатларым белән вакытыңны алганым өчен гафу үтенәм.
Наҗар Нәҗми
16. IX.85».
Димәк, Наҗар ага моннан дүрт-биш кенә көн элек җибәргән шигырьнең кайбер юлларын төзәтүне, дөресрәге, чынбарлыкка якынрак итеп әйтүне кирәк тапкан икән. Элек җибәрелгән беренче вариантта әлеге юллар болайрак яңгыраган иде:
«Язык түгел беркем алдында бу,
Туры килгәч язмыш язмышка.
«Тел, лөгать вә… әхлак алмашулар»
Алып барган алга, узмышка.
Без әле дә гүя узышабыз,
Чит бер илдә – француз җирендә,
Ярсып-ярсып шигырь укышабыз
Йә башкорт, йә татар телендә».
Үзгәртү, шулай итеп, принципиаль мәгънәгә ия иде. Күрәсең, Наҗар ага элегрәк Парижда безнең арада булып алган шактый мәгънәле фикер алышуларны искә төшереп керткәндер бу төзәтүләрне.
Бу уңай белән мин нәрсәләр яздым икән, анысын хәзер төгәл хәтерләмим. Чөнки монда махсус бәхәсләшергә бернинди урын юк кебек. Шулай да шушы хаттан соң мин аңа үземнең берничә китабымны җибәрүне кирәк таптым. Җөмләдән «Жалованные акты» дигән, alma mater дип, туган университетыма атап, аңа багышлаган монографияне дә. Моңа каршы килгән хатны да, аның соңгы мәктүбе булганы өчен, төгәл күчерәм.
«Миркасыйм!
Китапларың өчен һәм анда язылган фикерләрең өчен рәхмәт сиңа. Мин ул китапларны белә идем, кулыма тотып караганым бар. Теге шигырьгә alma materның килеп керүе дә синнән!
Синең бүләк сүзләрең өстәлгәч, алар минем өчен икеләтә кадерлеләр.
21. Х. Железноводскига китәм. Су эчәм, бәлки, бераз ял да итәрмен. Санаторийның иң шәбе, аерым палата, ә үзе профсоюзларныкы түгел. Шартлар әйбәт, әмма эшләнгән (эшләр? – М.Г.) өчен башланган әйберем юк. Бер драма әсәре башта йөри. Бәлки, шул борынланыр. Бик арыдым. Сырхабрак та киттем. Аны врачларга әйтмәдем – җибәрмәүләре мөмкин иде.
Салисәгә һәм үзеңә сәләмәтлек телим.
Наҗар Нәҗми
15. Х.85».
Соңгы хаттагы alma materның телгә алынуы беркадәр искәрмә сорый. Франциядә, бигрәк тә Парижда, төрле темалар хакында, җөмләдән тарих буенча да әңгәмәләшкән вакытларда минем китапларым телгә алынуын хәтерләмим. Димәк, Наҗар ага, Уфага кайткач кына, «Жалованные акты» ны, үзе әйтмешли, «тотып караган», шуның нәтиҗәсендә әлеге латин гыйбарәсе шигырьгә кергәнгә охшый.
«Париж өстендә» шигыренең язылу тарихы сыйфатында матбугатта ике төрле дата: 1984 һәм 1987 еллар күрсәтелә. Хатлардан күренгәнчә, ул 1985 елда тәмамланган булса кирәк. Шагыйрьнең «Татар каны» (Уфа, 1997) дигән китабындагы 1984 датасы, ихтимал, аның языла башлавына яки сәфәр-сәяхәт вакытына ишарә булса, 1987 дигән ел әсәрнең Казанда («Казан утлары» нда) басылуы нәтиҗәседер. Димәк, шагыйрьнең иҗади хронологиясен төзегәндә ихтыяҗ туса, әлеге шигырьнең датасын «1984–1985» дип күрсәтү дөрес булыр иде.
Ниһаять, сүзгә саран дип әйтерлек, ягъни артык сүзләргә урын бирелмәгән, мәгәр информация ягыннан конкрет эчтәлекле хатларда да Наҗар ага Нәҗминең характер-табигатендәге төп сыйфаты – көчле рухы, ихлас илгәзәклеге тулысынча чагыла дип әйтсәм, әллә ни ялгышмамдыр кебек.
* * *
Бу язганнарымнан күренгәнчә, ихлас табигатьле, туры сүзле олуг шагыйребез, шул ихласлылыгы, шул туры сүзлелеге аркылы затлы шәхесләребезнең берсе булган Наҗар ага Нәҗми белән якыннан дустанә аралашу бәхете миңа бик аз көннәр дәвамында гына насыйп булган икән. 1985 елдан мин административ эшкә чуму аркасында, элеккечә иркенләп йөри алмадым, ягъни Уфаларга бармадым. Аның Казанга килүләре дә мин өйдә юк чакларга туры килгән иде. Ягъни башка күрешергә насыйп булмады. Кичерешләр, хисләр яңармагач, хатлашуларга да сәбәп табылмады…
Наҗар агаебыз гадәти көнкүреш, көндәлекле эш-хезмәт, тормыш мәшәкатьләре шартларында ниндирәк булгандыр, үзен ничекләр тоткандыр – мин боларны белмичә калдым. Мин аның белән гыйбрәтле сәяхәт, күңелле ял вакытында гына күтәренке күңел белән көлеп-шаярып йөргәндә генә аралаштым. Истәлегем дә шуңа күрә төрле шаярулар белән бизәлде.
Тар дөнья адәм балаларын шулай төрле көтелмәгән җирләрдә очраштырып таныштырса да, аларның сукмак-юлларының гаҗәп күплеге еш кына шул юлларны кисештерми дә икән. Шагыйрь әйтмешли, «язмышка язмыш туры килеп, бер үк сулышта» булсак та…
Әмма ләкин Франция, Авиньон, Парижлар искә төшкән саен, күз алдына куе, калын чәчле зур башын артка чөеп җибәреп, шаркылдап көлүче Наҗар ага килеп баса. Үзенчәлекле көр тавышы да гел ишетелеп торган сыман.
Ул бүләк иткән күңелле мизгелләр, аның еллар тәэсиренә дә бирелми торган якты истәлекләре һаман хәтердә…
Казан
2008, март-апрель
Икенче бүлек
Ул уникаль шәхес иде[14]14
Фән һәм тел. – 2002. – № 3 (Әңгәмәдәш – Р. Шакирҗанов); икенче басмасы китапта: Госманов М. Гасырдан – гасырга. – Казан, 2004. Әңгәмәне бу җыентыкка әзерләгәндә, аның структурасын саклаган хәлдә, элек әйтелеп җитмәгән яки журнал өчен кулай булмаган кайбер характерлы детальләрне, фикерләрне өстәү, киңәйтү һәм текстка беркадәр стилистик төзәтүләр кертү кирәк табылды. – М. Госманов искәр.
[Закрыть]
Әбрар Кәримуллин (1925–2000)
Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, тарихчы, археограф һәм публицист Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов – Әбрар Кәримуллин белән күп еллар дәвамында дусларча аралашкан, иҗади хезмәттәшлек алып барган галим. «Фән һәм тел» журналының баш редакторы урынбасары Рәшит Шакирҗанов аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Түбәндә шул сөйләшү бераз кыскартып бирелә.
* * *
– Миркасыйм ага, Сезнең Әбрар ага Кәримуллин белән танышу, очрашу, аралашу ничегрәк булды, ничегрәк барды?
– Мин Әбрар Кәримуллин белән илле сигезенче елны, Казанга килгән елны ук бер әкәмәт сәбәп аркасында танышкан идем. Ул вакыттагы университет һәм гыйльми китапханә җитәкчеләре белән бу минем якыннанрак беренче танышу иде, һәм ул шактый үзенчәлекле, кызыклы булды.
Укулар башланып, китапханәгә язылгач, мин үземә абонементтан берничә китап яздырып алдым. Шул китаплар арасында Сәгыйть Рәмиевнең гарәп хәрефләре белән, ялгышмасам, 20нче еллар башында басылган җыентыгы да бар иде. Китапларны алып, университетның ул вакыттагы төп бинасының подвалында урнашкан ашханәсенә төштем. Чиратта басып торганда, тәлинкәләр белән аш ташыган вакытта, китапларны үзем сайлаган урынга куеп тордым. Берзаманны карыйм: минем бер китабым юкка чыккан. Ул да булса – Сәгыйть Рәмиевнең китабы иде. Нишләргә?..
Борчулы төннән соң икенче көнне үк гыйльми китапханәгә кердем. Югалган китап өчен ничек түлисе икән дигән мәсьәләне чишү өчен. Ул вакытта Әбрар Кәримуллин Лобачевский исемендәге китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары иде. Аның янына килеп: «Мин – беренче курс студенты, сезнең бер китапны югалттым», – дидем. Ул: «Кайчан, нинди китап соң?» – дип кызыксынды. Мин: «Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләр җыентыгы», – дигәч, Әбрар Кәримуллин күтәрелеп-бәрелеп дигәндәй кычкырып ук җибәрде: «Ничек инде, бик сирәк китапны югалттыгыз? Табыгыз, теләсәгез кайдан табыгыз!» Мин: «Бәлки, бу югалтуны берәр сирәк китап белән каплармын, мин аны махсус югалтмадым бит, аны менә шулай, ашханәдә алып киттеләр», – дидем. Шуннан соң да Кәримуллин: «Юк, барыбер китапның үзен табыгыз, Сәгыйть Рәмиев – безнең зур шагыйребез ул, аның китаплары хәзер бик сирәк, совет чорында җүнләп басылмаган да. Бәлки, сез китапны үзләштереп калырга телисездер», – диде. Мин, гарьләнеп: «Гафу итегез, Кытай хәтле Кытайдан килеп, бер китап урлау – минем өчен акылга сыймаган эш!» – дидем. Ул кинәт тынып калды, аннары: «Ничек Кытайдан килдегез?» – дип сорады. «Шулай булды инде, – дидем, – илле бишенче елны Кытайдан Казахстанга кайткан идек, менә быел Казанга килеп, университетка кердем».
Шуннан соң Кәримуллин бөтенләй үзгәрде, кычкыруын, тавыш күтәрүен бетереп, тыныч кына сөйләшә, сораша башлады. Мин аңа Кытайда чыккан бер сирәк китапны – татар галиме, җәмәгать эшлеклесе Борһан Шәһидинең дүрт тел буенча төзелгән сүзлеген тәкъдим иттем. Ул моның белән килеште, китапны кабул итеп алды һәм шуннан соң миңа: «Иске язуны беләсез икән, ә безнең студентлар белмиләр шул. Әйдәгез, китапханәдән файдаланыгыз. Сирәк китаплар, кулъязмалар бүлеге бар, андагы китаплар белән дә танышырга мөмкин», – дип, шунда ук миңа сирәк китаплар бүлегенә керергә рөхсәт язуы да бирде.
Шуннан соң мин сирәк китаплар бүлегенә (ул елларда анда мөдир булып Мостафа ага Ногман эшли иде) кереп, борынгы басмаларны, язмаларны карый башладым. Ул вакытта яшь кенә кешенең – беренче курс студентының – гарәп язулы китап-журналларны иркен укуы күпләр өчен кызык, хәтта сәер булып та тоела иде. Чөнки иске язу бик аз өйрәтелә, аны бары югары курс студентлары, аспирантлар гына бераз өйрәнә икән.
Очрашкан саен Әбрар Кәримуллин нәрсәләр укуым белән кызыксынып торды. Без, шулай итеп, танышып киттек һәм бераздан аралашып йөри дә башладык. Соңрак, Әбрар ага хатыныннан аерылгач, ә мин әле өйләнмәгән булгач, аның белән бергә бәйрәмнәр алдыннан күңелле кичәләр оештыра башладык.
Мондый буйдаклар кичәсенә берничә мәртәбә Хәлиф Курбатов та катнашкан иде. Кайбер кичәләрдә, билгеле, кызлар, ханымнар да булгалый иде…
Кәримуллин директор урынбасары, мин исә бары студент кына булсам да, без шулай якыннан аралашып, дуслашып киттек. Яшь ягыннан безнең араларда аерма сизелерлек булса да (ун елдан артык иде), Әбрар ага мине үзе белән тигез итеп, үзен гади тотты.
Шуны да ачык әйтергә кирәк: совет чынбарлыгында теләсә нинди чит ил кешесенә карата шикләнеп карау (кайбер илләрнекенә дошманлык хисе дә йөртү) гадәтләре хөкем сөргәнгә, ул елларда чит илләрдән кайтучыларга да үзгәчә бер мөнәсәбәт – әллә ничек ят итү галәмәтләре сизелә иде. Менә шундый шартларда Әбрар ага тарафыннан миңа күрсәтелгән әлеге мөнәсәбәт, якынлык башкаларныкыннан нык аерылып, күңелгә җылылык биреп торды. Мин моны һәрвакыт диярлек истә тоттым вә югары бәяләдем. Хәзер дә мин аның шул гамәлләрен рәхмәт хисләре белән искә алам.
Безнең арадагы дустанә мөнәсәбәт озак дәвам итте. Соңрак өйләнешеп, һәрберебез гаиләле булгач, андый очрашулар, аралашулар рәвеше дә үзгәрде, әлбәттә. Дөрес, соңгы елларда, ул авырып киткәч, мин дә чирләп йөри башлагач, элеккечә очрашулар сирәгәйде. Инде күрешүләр күбрәк хастаханәдә яисә җыелышларда гына булгалый иде. Көләбез дә шунда, моңаябыз да, бар иде заманалар, кызлар тирәсендә очрашулар, хәзер инде күбрәк аптека һәм хастаханәләрдә күрешергә туры килә, дип. Шулай итеп, безнең аралашу илле сигезенче елның көзеннән башланды һәм Әбрар агайны соңгы юлга озатканга кадәр дәвам итте.
Әйтеп китәргә кирәк: Әбрар Кәримуллин белән бу танышлык, аралашу гадәти көнкүреш шартларында гына түгел, бәлки гыйльми эзләнү юлында да, фәнни хезмәттәшлек өлкәсендә дә дәвам итте.
Әлбәттә, һәр чорның үз кызыгы, үзенчәлеге бар, элек актив очрашу өчен вакытны күбрәк таба алган булсак, соңгы чорда инде алар сирәгрәк эләгә иде. Бу табигый, олыгайган кешеләрнең очрашулары да сирәгрәк була икән. Шулай да без бер-беребезне белеп тордык, элемтәләрне саклап яшәдек.
– Кеше буларак, Әбрар аганың нинди сыйфатлары, нинди үзенчәлекләре игътибарны җәлеп итә иде?
– Гомумән, Әбрар ага башкаларга карата ачык, якты чырайлы, тиз аралашучан илгәзәк кеше иде. Шул ук вакытта аның холкына кызулык та хас иде. Әле генә тыныч сөйләшкән Кәримуллин шунда ук бәхәскә дә күчәргә мөмкин. Шунысын да искәртеп узыйм: без дә кайвакытларда кызып-кызып бәхәсләшеп ала идек. Ләкин бервакытта да бер-беребезгә ачу сакламадык. Бүген кычкырышып аерылышсак, иртәгә елмаеп күрешә идек. Чөнки Әбрар Кәримуллинның бер әйбәт сыйфаты бар иде: ул ачу сакламый. Шулай ук мин дә үч сакламыйм. Шуның өчен безнең мөнәсәбәтләр озак еллар дәвам итте дә һәм, әйтергә кирәк, гел дусларча булды.
Ул үзенең уй-хыялларын миңа сөйли, фикерләре, хыяллары белән дә эчкерсез рәвештә уртаклаша иде. Әлбәттә, безнең фикерләр, карашлар һәрвакытта да туры килеп бетми, кайвакытта уртак тел табылмый иде. Бу хәл табигый. Чөнки ӘбрарКәримуллин – филолог, публицист, мин исә күбрәк документалист-тарихчы, һәрберебезнең үзебезгә генә хас фикерләү, дәлилләү үзенчәлекләребез бар.
Аны кеше буларак сыйфатлаганда, беркадәр, хәтта кайвакытларны артыбрак китә торган мавыгучанлыгын һәм кызулыгын кабатлап әйтергә тиешмен. Ләкин бу кызулык – ихлас кызулык, ул ясалма да, бер дә юкка ачулану да түгел иде. Гомумән, аның армый-талмый эшләвенә шул темпераменты этәргәндер дә, аның башкалар белән мөнәсәбәтләре төрлечә булуына да шул ук сыйфат сәбәп булгандыр, минемчә. Чөнки темпераментлы, дөньяга үз карашы булган кешегә башкалар бертигез, бертөсле була алмый. Ләкин бер нәрсәне ачык әйтергә кирәк: аның берәр кешегә махсус начарлык эшләү нияте юк иде. Әйтәсе сүзен турыдан ярып әйтер, ләкин начарлык эшләү максаты белән астыртын казынмас. Аның бер затлы ягы, минемчә, менә шуннан гыйбарәт иде. Ялгышы булса да ихлас, хатасы булса да ихлас, тупаслыгы булса да ихлас, ә инде астыртынлыгы, мәкерлеге юк! Шуның аркасында ул кайбер күңелсезлекләргә дә очрый иде. Туры сөйләгән туганына ярамый, диләр бит.
Журнал Әбрар Кәримуллин турында истәлек саклап бик дөрес эшли. Чөнки ул уникаль, ягъни кабатланмас шәхес иде. Бәхәссез казанышлары белән дә, ялгышлары белән дә, кызулыгы белән дә, ниһаять, үз халкына карата ихлас мәхәббәте, аның мәнфәгате өчен эшли алу сәләте белән дә! Ә ул бик тырыш, гаҗәеп эшчән кеше иде. Мин аңа кайчакларын, көлеп: «Карт алаша, тарт, алаша», – дип әйткәли идем. Хәтта бер бүләк китабыма шулай дип язганым да булды. Ә ул үпкәләми, бәлки рәхәтләнеп көлә генә. Үзе һәрвакытта эштә булыр. Кайчан гына янына керсәң дә, гел китап, картотека актарып утырган булыр. Тикшергән мәсьәләсен ул колачлап алырга, киң күләмдә яктыртырга омтылды.
– Зур галим, фән өлкәсендә яңа ачышлар ясаган Әбрар Кәримуллинга нинди бәя бирер идегез?
– Әбрар Гыйбадович Кәримуллинның төп хезмәтләре дип, мин аның татар китабы тарихына багышланган монографияләрен исәпләдем һәм исәплим. Алары белән Әбрар Кәримуллин бөтен СССР күләмендә уникаль кешеләрнең берсе булып калды. Төрки халыкларның китап тарихы буенча да аның белән ярышырлык бер кеше дә юк иде һәм хәзер дә юк. Чөнки Әбрар ага – татар китабының тарихын әллә кайчан, беленә генә башлаган, китап чыгару омтылышлары барлыкка килә башлаган вакыттан алып чын мәгънәсендә милли китап булып оешып җитү дәверенә кадәр иңләп күзәтеп, барлап чыккан кеше. Фәндә бер күренешне шулай башыннан алып ахырына кадәр тикшереп чыгу – бик сирәк кешеләргә генә насыйп була торган бәхет. Әбрар ага менә шундый олы бәхеткә ирешкән китап тарихчысы, китап белеменең күренекле вәкиле иде. Хәзер аның белән чагыштырырлык кешене мин безнең дөньяда, безнең мохиттә күрмим.
Ул үз китапларын чыгара башлаган вакытта, бу инде 60нчы еллар ахыры – 70нче еллар, китап бастыру җиңел эш түгел, аны планга кертеп җибәрү дә бик авыр иде. Шул чорда Әбрар Кәримуллинга беркадәр шикләнеп караучылар бар, хәтта байтак иде. Миңа Әбрар Гыйбадович китапларының кулъязмаларына эчке рецензияләр язарга туры килде. (Мондый эчке рецензияләр, асылда, өстәмә цензура чарасы булса да, ул кайбер очракта басылачак китапның сыйфатын күтәрүгә дә хезмәт итә иде.) Мин, бер яктан, аның кайбер артык кызып киткән якларын, ялгышларын каты гына тәнкыйтьләгән булып, икенче тарафтан, хезмәтнең гомумәһәмиятен, кыйммәтен расларга, исбатларга тырыштым. Тарихчы буларак, аның файдасына өстәмә дәлилләр китерүемне һәм үземне җаваплы тотуымны исәпкә алган наширләр, мөхәррирләр ул китапларны бастырырга планга керттеләр.
Кәримуллин хезмәтләренең әһәмиятен, Татарстанның партия җитәкчеләреннән аермалы буларак, китап нәшрияты башлыклары, редакторлар дөресрәк бәяләделәр шикелле. Әлбәттә, ялгышларсыз, хаталарсыз булуын теләделәр.
Кызып китү димәктән, андый сыйфат Әбрар аганың язган текстларында да җитәрлек рәвештә чагылыш тапкан була. Ул, мәсәлән, үзенең җене сөймәгән патша цензорлары, православие миссионерлары адресларына каты сүзләрне, тискәре эпитетларны мулдан, хәтта артыгы белән мул итеп сиптерергә ярата иде. Аларга карата нәфрәте көчле, шуны яшерми иде ул. 60 – 70нче елларда, интернационализм дигән демагогик шигарь астында нечкәртелгән шовинизм, руслаштыруны тоталь рәвештә «иман иткән» заманда, андый текстлардан наширләр, редакторлар табигый рәвештә котлары алынып качалар, куркалар, андый тенденциягә ия әсәрләрне бусагадан ук кире куарга тырышалар иде. Шуңа күрә Әбрар ага кулъязмаларын яхшылап редакцияләргә, гадирәк итеп әйткәндә, төп мәгънәгә, бай эчтәлеккә зарар китермичә генә шомартырга, бераз «юашландырырга» кирәк була иде. Мондый эшне, әлбәттә, ӘбрарКәримуллинның үҗәтлеген сабырлык белән җиңә ала торган белемле һәм объектив мөхәррир генә башкара ала иде.
Кулъязмаларда очрый торган андый төшләрне тәнкыйтьләгән чакта, Әбрар аганың кискен каршылыгына очрыйсың. Ул сүгенә дә башлар, сине куркаклыкта, шовинизм тегермәненә «су өстәү»дә гаепләр – түзеп кенә тор! Мәгәр, текст төзәтелеп, китап басылып чыккач, ул үзенең рәхмәтен әйтергә дә онытмас.
Әбрар Кәримуллинның китапларының кулъязмаларын басмага әзерләүдә аңа нәшрият редакторы Кыям Миңлебаев бик зур ярдәм күрсәтте. Карасагыз, аның һәр китабының редакторы Кыям Миңлебаев, ә рецензенты Миркасыйм Госманов икәнен күрерсез. Мин аның дүрт-биш китабы кулъязмасына рецензия яздым, аларны сакларга, расларга, якларга, дөньяга чыгарга юл ачарга тырыштым, ә Кыямның тырышып эшләве аркасында, китапларның кытыршы яклары шомарып, алар чын мәгънәсендә саллы гыйльми хезмәт булып дөнья күрделәр. Моны Әбрар һәрвакытта да икърар итте, рәхмәтен белдерә килде. Безгә менә шуны да онытмаска иде.
Ни өчен аларны якларга туры килде дигәндә, әйткәнемчә, Әбрар ага, кызу канлы, кызып китә торган кеше буларак, сүзләрне дә кызу төстә яңгыратырга мөмкин, алар кирәкмәгән урында да артыграк чыгарга мөмкин. Аның шушы сыйфаты һәрвакытта диярлек чагылыш таба иде. Минем: «Кызма, кызмыйча да эшләп була бит», – диюемә ул бер кабарып ала, аннары бераздан: «Синең белән килешергә мөмкин», – дия иде. Кыскасы, еш кына Әбрарның акылына караганда хисе алгарак чыгып китә иде. Моны ул үзе дә сизә иде шикелле.
Гыйльми хезмәтләрдә дә катырак әйтелгән, кызып киткән җирләр бик үк килешле булмый, шуңа күрә аны шомартырга, йомшатырга яки өстәмә дәлилләр китереп, шушы кызулыкның дөрес, хаклы икәнлеген расларга кирәк. Менә без, Кыям белән бергәләп, Әбрар агага шушы юнәлештә ярдәм күрсәтергә тырыштык, безнең тәкъдимнәр белән ул, башта бераз сикергәләп, киреләнеп алгач, барыбер килешә иде. Һәрхәлдә, дәлилле фикер белән килешә иде Әбрар ага. Тик дәлилең генә саллы, ышанычлы булсын.
Безнең Әбрар Кәримуллин белән хезмәттәшлек берьяклы гына бармады, ул миңа да зур тәэсир ясады. Бервакытны мин, икенче курста укыган чакта, «Шура» журналын актарып утырам, андагы тел тарихына багышланган мәкаләләр буенча курс эше язарга җыенам, шул мәсьәләгә караган материалларга библиография төзергә тиеш идем. Ул моны күрде дә: «Әй, бик тә бай журнал иде бит! Менә аның библиографик күрсәткечен төзисе иде… Син алынмассыңмы икән бу эшкә? Сиңа җиңел бит, диагональ буенча гына укыйсың», – ди. Мин бераз уйланып тордым да: «Әйдә, язып карыйм. Ләкин моның өчен көн саен кулъязмалар бүлегенә килеп, сәгать бишкә кадәр генә эшләп утырып булмый бит», – дим. «Юк, мин сиңа аның томнарын өйгә алырга рөхсәт итәм. Син эшлә генә, эшләсәң, мин сиңа үзем ярдәм итәм, китапханәдә журналның библиографиясен чыгарырбыз. Альберт, ишеттеңме?» – диде. Бу вакытта бүлек мөдире булып Альберт Фәтхи эшли башлаган иде.
Шулай итеп, мин «Шура» журналының беренче саныннан алып соңгысына кадәр, ягъни ун ел дәвамында чыккан 240 сан журналга библиография төзергә тотындым. Укытучыларым арасында да киңәшчеләрем бар иде. Ике ел эчендә моны беркадәр сукалап чыктым, зур гына кереш сүз дә яздым. Бая мин Әбрар Кәримуллинның кызулыгы турында әйткән булсам, бу очракта үземнең кереш сүзем дә шактый ук кызу рухта язылган булып чыкты. Шул кереш сүзне укыгач, ул бик канәгать булды: «Турыдан ярып барасың, дөресен әйткәнсең. Әйдә, менә шулай эшлибез, болай эшлибез», – ди. Ләкин, ул вакытта – 1960 еллар уртасы, 1970еллар башында – «Шура» дагы бөтен материаллар турында да мәгълүмат биреп булмый иде, чөнки анда безнең гамәлдәге идеология-политикага каршы килә торган дин мәсьәләләре, милли мәсьәләләр бар, фәлсәфә мәсьәләсе дә җитәрлек. «Әйдә, болай эшлибез – материалны икегә бүләбез, – ди Әбрар. – Бер өлешен – әдәбият-сәнгатькә, уку-укытуга багышланган өлешенсинең кереш мәкаләң белән бергә бастырабыз, ә икенче өлешен хәзергә алып калабыз. Соңрак, замана үзгәргәч, аны да бастырырбыз. Булмаса, хәзергә кулъязма килеш кенә файдаланып торырбыз». Киңәшеп карагач, бу фикерне укытучыларымнан Якуб ага Агишев та хуплады. Ярар, шулай эшләдек тә.
Әмма ул вакытта бу библиографик күрсәткечкә дөньяга чыгарга насыйп булмаган икән. Чөнки шушы 60нчы елларның беренче яртысында, Хрущёв чорында, Сталинга, аны телгә алган хезмәтләргә каршы көрәш кампаниясе бара иде. Нәкъ шул вакытта Әбрар Кәримуллинның «Бөек Ватан сугышы чорында татар әдәбияты» дигән библиографик күрсәткече чыга. Аңа, факт буларак, Сталинга багышланган китапларның исемнәре дә кертелә. Китап чыгуга, бер мөртәт бәндәсе партиянең өлкә комитетына донос яза. Янәсе, Әбрар Кәримуллин Сталинны мактаган китапларны яңадан халыкка тәкъдим итә, дип. Обкомда Фикрәт Табеев заманы. «Партиянең төп юнәлешенә ничек болай каршы барырга мөмкин?!» – дип, анда ду кубалар. Партиягә «каршы» дип исәпләнерлек мондый ясалма «гаепләүләргә» ышанучылар, гомумән, Русия империясенең шовинистик сәясәте, Ильминский-Смирновлар ише кара йөрәкләрнең татарларга каршы кешелексез кыланышлары хакында ачыктан-ачык әйткәне өчен Кәримуллинга милләтчелек тамгасын сугарга теләүчеләр татарларның үзләре арасында да бар һәм җитәрлек иде. Әлеге белешмәдәге «хаталар» ның табылуы исә өлкә комитеты «бурзайлары» на ӘбрарКәримуллинны бер кыйнап алу, аның дәрәҗәсен төшереп, иҗтимагый активлыгын чикләү өчен уңайлы сылтау гына була. Шуңа күрә бюро карары буенча аны эшеннән чыгаралар.
Шул вакытта минем «Шура» журналы библиографиясенең беренче кисәге дә басылып ята иде. Университет ректоры Михаил Тихонович Нужин: «Ярар, яхшырак заманга калдырып торыйк әле, – дип, университет нәшриятына: – Җыелган әйберне шауламыйча гына сүтегез, корректурасын гына саклагыз», – дигән әмер бирә. Бу ахыр чиктә ректорның кайгыртучанлык күрсәтүе булып чыкты. Әгәр «Шура» журналының библиографиясе дә минем кереш сүз белән өлкә комитетына барып эләккән булса, эшнең тагын да зурга китүе, минем үз язмышымның да бөтенләй башкача хәл ителүе бик тә ихтимал иде. Ягъни бу истәлекне сөйләп, язып утыру да, ихтимал, мөмкин булмас иде. (Бу хакта Якуб ага Агишев, Хатип ага Госманнар истәлегенә багышланган язмаларымда да кайбер өстәмә мәгълүматлар бар.)
Менә шул чорда Әбрар Кәримуллин күпмедер вакыт эшсез йөрде. Мин ул вакытта – 1963 ел иде бу – университетны тәмамлап, археографик экспедицияләр оештыра башлаган идем. Берзаманны аны урамда очратам. Ул бик күңелсез, боек кына хәлдә килә. Сөйләшеп киттек. «Менә йөрим шулай, кайда барып бәрелергә белмим. Формаль рәвештә Тел, әдәбият һәм тарих институтына урнаштырган булдылар. Анда килеп утырырга урын юк», – ди. Мин әйтәм: «Алай булса, бер сәяхәт ясап кайтыйк. Мин экспедиция белән Касыйм шәһәренә барам. Әгәр риза булсаң, экспедициягә икәү генә барып кайтырбыз», – дим.
Ул риза булды, һәм без, бер пароходка утырып, Касыйм шәһәренә юнәлдек. Бер ай чамасы Рязань өлкәсенең Касыйм районында кулъязмалар эзләп йөрдек.
Сәфәребез дә, ул елны туган кайбер тормыш кыенлыгына карамыйча, күңелле генә башланып киткән иде. Казанда ипигә, сөткә һәм башка ризыкларга чиратлар хөкем сөрсә, тәмәке ишеләрне табу, алу бөтенләй проблемага әверелгән булса, Горькийда бөтенесе өелеп ята икән – теләгәнеңне сайлап ал! Казаннан Әбрар ага алып чыккан бер кара ипиебез, минем хатын пешереп биргән ике кисәк кит «балыгы» ите дә беткән иде инде, һәм без, ачкүзләнеп дигәндәй, төрлесеннән биш-алты бөтен ипи, бер таяк «колбасный» сыр һәм төгәл блогы белән 50тартма болгар сигареты сатып алдык. «Менә күрдеңме инде, – ди Әбрар, – милли сәясәтнең ничек уздырылуын? Казанда бернәрсә дә юк, гел чират, ә монда барысы да бар! – Бераздан тагын өстәп куя: – Хәер, монда гына түгел, күршедәге мариларда, Волжск шәһәрендә дә Казанга караганда күпкә яхшырак».
Шулай да азык-төлек мулайгач, күңелләр күтәрелеп китте анысы…
Ә Касыймда исә көннәребез, нигездә, күңеллерәк узды. Шунда безнең дуслык, фикердәшлек мөнәсәбәтләре тагын да ныгый төште. Ләкин Әбрар ага барыбер борчулы иде. Ул үзенең яраткан эшеннән нахакка алынуы өчен гарьләнә, һаман эшсез йөрүе өчен хурлана иде. Безнең Касыймдагы эш тәртибе дә мондый вәсвәсәләргә бирелергә җирлек тудыра иде шикелле. Чөнки көндезләрен күбрәк эшсез утырырга туры килә. «Менә болай күпме эшсез утырырга мөмкин инде? – дип сукрана башлый Әбрар ага. Ара-тирә: – Акылдан шашарсың!» – дип өстәп куя. «Нишлисең, эшнең характеры шундый бит, – дип, аны юатырга, тынычландырырга тырышам; көндез халык эштә булгач, кешеләрне бары кичләрен генә күреп була. – Китап эзлибез дип, урамнарда яки заводларда йөреп, сорашып булмый бит!» Дәлил белән ул килешә килешүен, тик борчылудан туктамый. Гаделсезлектән гарьләнүе аның шулай бик көчле иде…
Дөрес, Касыйм шәһәрендә күңелле, хәтта көлкеле хәлләр дә булмады түгел. Мәсәлән, кызыл уылдык маҗарасы. Болайрак булды бу. Без, гадәттә, иртәнге чәйне кунакханәдә кайнатып эчә идек. Көн саен беребез, чиратлашып, кибеттән капкалап алырлык ризык алып кайта. Шөкер, кибетләре артык буш түгел. Беркөнне ул шатланып кайтып керде: «Беләсеңме, нәрсә алдым мин?! Кызыл уылдык! Мул итеп уылдык «төялгән» бер бутерброды нибары егерме тиен генә тора! Ун бутерброд алдым!» Мин гаҗәпләндем: «Ничек итеп бу җир тишегенә шулай затлы ризык эләккән соң?» Әбрар ага моны да сорашып белешкән: кибеткә зур ике мичкә уылдык китереп ташлаганнар, ә халык аны килолап алмый икән, шуңа күрә аның бәясен нык төшереп, бутерброд итеп сата башлаганнар, сыра эчүчеләргә менә дигән кабымлык!
Шулай итеп, ашадык тәмләп мул уылдыклы бишәр бутербродны. Чәйне дә рәхәтләнеп эчтек һәм… ике көн кунакханәдән чыга алмыйча яттык. Эчләребез тәмам йомшарган иде…
Касыйм якларында шулай егерме көннән артык йөреп, бик мул табыш белән кайттык: 200дән артык кулъязма тупланды, «Шура» журналының унъеллык тулы комплекты, тулаем күтәреп кайтырлык түгел – алты пот! Күпчелеген элек Касыймда яшәгән укымышлы рухани Фәттах хәзрәт Бәширов варисларыннан алган идек. (Соңрак арада XIV гасыр күчермәләре дә булуы ачыкланды.) Аларны, пароходка багаж итеп төяп, Казанга җибәрдек.
Шул сәфәрдән соң безнең хезмәттәшлек тагын да активлаша төште. Элек мин – студент, ул директор урынбасары булса, соңыннан мин университетта укытучы булдым, дәрәҗәм дә үсә барды, ә ул институтта гыйльми хезмәткәр булып эшләде, китаплар язды. Шул вакыттан башлап миңа Әбрар Кәримуллинның китап тарихына багышланган зур хезмәтләрен чыгаруда актив катнашырга туры килде.
Ләкин, бер-бер артлы китаплары чыга баруга карамастан, аның гомуми эшләре, институттагы хәлләре яхшыдан ук түгел иде. Бигрәк тә 60 – 70нче елларда. Гыйльми китапханәдәге эшеннән чыгарылып, институттагы эшләре чак кына җайга салынгач, ягъни утырып эшләр өчен урын «кисәге» булдырылгач та, аның күңеле күтәрелмәде. Чөнки төп белгечлеге, җаны теләгән эш һәм тема урынына аңа төрле тармаклар буенча библиографик белешмәләр төзү бурычы йөкләнә. Ачыграк итеп әйткәндә, татар китабы тарихы дигән зур актуаль тема институтның гомумюнәлешенә – планына кертелми. (Мондый хәлнең, эзәрлекләнүнең югарыдан төшкән махсус күрсәтмәгә бәйле булуында шик юк, чөнки партия җитәкчеләре бер җәзаланган, бигрәк тә милләтчелектә гаепләнгән кешене гел эзәрлекләп торырга күнеккәннәр иде.) Шуңа күрә ул китап тарихына караган хезмәтләрен ял сәгатьләре, ял көннәре исәбенә, ягъни ял итмичә генә эшләп язарга тиеш була. Һәм шулай эшли дә ул. Ачу итеп, үҗәтләнеп эшли!
Мондый шартларда, әлбәттә, докторлык диссертациясе өчен алынган теманы да раслату турында сүз булуы мөмкин түгел. Ләкин Әбрар ага анысын да эшли. Диссертациягә материал җыю өчен махсус командировкалар алу мөмкин булмагач, библиографик күрсәткечләргә материал тупларга кирәк дип, Мәскәү, Ленинградларга сәфәрләр оештыра һәм ике планда да эшли. Көндезләрен тарихи архивларда казынса, кичләрен, төннәрен китапханәләрдә (ул елларда алар төнге унга кадәр эшли иде) гәзит-журналлар актара. Тик бервакытта да үзенең диссертация буенча да эшләвен башкаларга әйтми. Эше тәмам булгач та, артык шаулап йөрмичә, Казанда авторефератларын да таратмыйча, шыпырт кына Мәскәүгә китеп бара. Нияте хакында миңа да кыскача гына белдереп, тик башка беркемгә дә әйтмәвемне сораган иде.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?