Текст книги "Хәтер мизгелләре / Мгновения памяти"
Автор книги: Миркасыйм Госманов
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]
– Ул хатыгызны киләчәктә укырлар да… – дип, киная белән үз позициямне акларга тырышкан идем, Хәй ага тагын сүзләремне бүлдерде:
– Ярар, синең ише тормышны яхшы белмәгән бер сары авыз кызу башлысы укыр да: «ХәйХисмәтуллин дигән бер куркак бәндә булган икән», – дип әйтер, ди. Йә, шуннан нәрсә үзгәрде?! Мин исә җәнҗалның хәзер чын-чынлап зурга китүеннән, башкаларга зыян килүдән курыктым. Тора-бара үзең дә аңларсың әле моны. Йосыф Акчура хакында да адәм рәтле итеп яза башларсыз. Вакыты җиткәч, әлбәттә. Ә мин бераз ашыкканмын шул…
Бәхәсне дәвам итәрлек урын калмаган иде. Саубуллашып китә башлагач, Хәй ага тагын өстәп куйды:
– Әйтүләре дөрес булса, минем хатны укыгач, обком секретаре: «Вопрос не будем раздувать, старик пусть доживает», – дип әйткән, имеш. Эткә бер сөяк тә җитә икән!
Соңгы сүзләр мине тетрәндереп җибәрде. Хөкем сөргән идеологик, сәяси системага тугрылыклы булып тоелган, күп еллардан бирле шул системага хезмәт итеп килә торган, утызынчы еллар «сират күпере» ннән дә ничектер исән-сау чыга алган кешенең әлеге системага нәфрәте дә ярылып ята иде…
Башкалардан ни көтәргә?..
Хәй аганың «вакыты җиткәч» дигән фаразы да расланды: Йосыф Акчура турында хәзер «адәм рәтле» языла башлады инде. Казандагы бер урам, кечкенә генә булса да, хәзер аның исеме белән атала…
* * *
Якуб ага Агишев әйтмешли, үзенә күрә «мудрыйлыкка», хәтта, мин әйтер идем, хәйләкәрлеккә дә ия булган Хәй ага кайвакытларны балаларча садәлек (наивлык) тә күрсәтә иде. Бәлки, шул садәлек, беркатлылык артында хәйләкәрлек тә яткандыр?
1968 елны Шиһабеддин Мәрҗанинең тууына 150 ел тулу уңае белән «Казан утлары» журналында (№ 1) минем «Мәрҗани турында берничә сүз» дип исемләнгән мәкаләм басылып чыккан иде. (Ренат Харисның тәкъдиме белән, аның бик популяр эшләнгән варианты шул ук гыйнвар аенда «Яшь ленинчы» гәзитендә дә дөнья күргән иде.) Гомумән, совет чорында дип әйтерлек, һәрхәлдә, Ватан сугышыннан соң Мәрҗани хакында басылган беренче махсус мәкалә булды ул. Җәмәгатьчелек тарафыннан ул мәкалә олуг галимебез эшчәнлеген, аның бай мирасын яңа баштан өйрәнә башлауның беренче кыю адымы кебегрәк кабул ителгән иде. Күпләргә «баш өстендәге чалмага гына карамыйча, чалма астындагы башка да игътибар итәргә иде» дигән сүзләр ошаган булуы ачыкланды.
Бу очракта шуны да истә тотарга кирәктер, мөгаен. Моннан ел ярым элек Хөсәен Фәезханов хакында «Казан утлары» нда чыккан «Олы мирас» исемле күләмле мәкаләм дә файдаланылган чыганакларның муллыгы, яңалыгы, төплелеге белән тиешле яңгыраш тапкан иде. Шуңа күрә Мәрҗани хакындагы әлеге махсус чыгышым, кайбер кимчелекләре булуга карамастан, тагын да саллырак яңгыраган иде. Гәрчә һәр икесе дә танылган мәгълүм галим тарафыннан түгел, бәлки моңарчы билгесез аспирант каләме белән язылган өйрәнчек әйберләр булса да.
Дөрес, Мәрҗани мирасын олылау өчен сөенүчеләр күп булган шикелле, бу адымга шикләнебрәк караучылар да табылды. Кайберәүләр үземнән «Парткомга чакырмадылармы үзеңне?» яисә «КГБ егетләре килмәдеме яныңа?» дип сораштыргалаган иде. Ләкин, әллә заманасы алышынуга таба йөз тоткан, әллә кешеләре үзгәрә башлаган, һәрхәлдә, бернинди «ул-бу» килеп чыкмады әлеге публикацияләрдән соң. Бәлки, киресенчә, буылып торган буа ерыла башлаган төсле, башка чыгышлар да барлыкка килгәләде. Мәсәлән, «Казан утлары» журналы, «Яшь ленинчы» гәзитенең саннары таралып, атна-ун көн узуга, өлкә комитетының рәсми органы булган «Социалистик Татарстан» гәзитендә дә Мәрҗани хакында бер мәкалә чыккан иде. Аны редакциянең соравы буенча Шакир Абилов язган иде. Шулай боз кузгалган кебегрәк булды әлеге 1968 елда.
Моның шулай икәнлеге тиздән үзен тагын да яхшырак сиздерә башлады.
Беркөнне ишек шакыдылар. «Керегез, ачык!» – диюгә, ишектә иң элек күзлек пыялалары, шома итеп кырылган түгәрәк чырай пәйда булды, аннары кара костюм-чалбарлы, ак күлмәкле Хәй аганың базык гәүдәсе күренде. Култык астында папкасы бар иде.
– Өең якын булгач, алдан сөйләшеп тормыйча гына килдем әле, – диде ул.
«Өй» дигәч тә, анысы ул вакытта университет китапханәсенең (яңасы түгел, ишегалдындагы искесенең) артындагы элекке ат абзарыннан хезмәткәрләр өчен хәстәрләнгән «көнбатыш ярымциркуль» дагы тулай торакның унике-унөч метрлы бер кечкенә бүлмәсе иде. Диван-карават, кием шкафы, тактадан оештырган китап киштәсе, балалар ятагы, аш өстәле, арзанлы карсак суыткыч белән тыгызланган бүлмәдә бер урын табып, Хәй аганы шунда чакырдым. Табуретка утыргач, ул игътибар белән бүлмә буйлап бер күз йөртеп алды. Аннары буйыйсы урынга обой белән генә тышланган такталардан оештырылган киштәгә, йокы диваны өстендә гел «бармак янатып тора торган» китапларга озак кына карап утырды.
– Торагың әйбәт кенә икән, – диде. – Иң мөһиме – китапханә янында гына. Әллә кайларга барып йөрисе түгел. Гыйлем кешесенә ни кирәк тагын?! Болай фатирыңа бәреп керүгә гаҗәпләнмә син. Бер мөһим эш килеп чыкты әле. Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең сайланма әсәрләрен басмага әзерләргә дигән карарга килдек. «Мөстәфадел-әхбар…» китабының беренче томын, почти тулысынча, башка хезмәтләреннән дә сайланма өзекләр алырга исәп. Әлбәттә, хәзерге әдәби телгә күчереп, гарәпчә текстларны тәрҗемәләп бирербез. Менә шул китапка сине гыйльми редактор итеп чакырырга исәп. Шуңа ризалыгың кирәк иде.
– Кызык идея, – дидем мин һәм сорап куйдым: – Дирекция, бигрәк тә директор үзе нинди фикердә? – Чөнки институт директоры Мидхәт Мөхәррәмовның бик сак кеше икәнлеген белә башлаган идем.
– Ничек дим инде, ул, чыннан да, бик сак кеше шул. Ләкин Альфред Халиков, Җәмил Гыйльманов, Сәлам Алишлар, шулай ук башка тарихчылар да бик уңай карыйлар бу мәсьәләгә. Өстә дә каршы булмаслар шикелле. Мәкаләләр чыкты бит инде.
– Мәкаләләрнең үз дәрәҗәсе, – дидем мин, шик-шөбһәмне белдерергә теләп, – китапка карата мөнәсәбәтләрнең икенчерәк булуы ихтимал. Муллалык тамгасы нык сугылган бит…
– Алай ук түгел инде хәзер, – диде ул көр тавыш белән, – заманалар әкренләп булса да үзгәрә. Әнә моңарчы чыккан мәкаләләрне дә әйбәт кенә «йоттылар» бит. Аннары обкомда да тарихны аңлый торган фән кандидатлары, хәтта докторлар да бар. Алар арасында аңлы кешеләр дә җитәрлек бит. Син, давай, артык шикләнмә, ризалыгыңны бир!
Авызы әллә ничә кат пешкән картның мондый наив өметеннән гаҗәпләнсәм дә, өлкә комитетында утырган әлеге кандидат-докторларның үзләреннән күбрәк шикләнсәм дә, артык бәхәсләшмәскә булдым. Соңра, эшләр барып чыкмаса, «син дә карыштың» диюләре мөмкин бит. Шуңа күрә сүзне икенчерәк якка бордым:
– Кем әзерли ул җыентыкны? Китап кайчан өлгерер икән?
– Дөресен әйткәндә, мин күптән эшли башлаган идем. Бөтенләй әзер дип әйтергә дә ярый. Кайбер вак-төяк өстәмәләр генә калды.
Төп мәсьәлә буенча килешенгәч, Хәй ага култык астындагы папкадан машинкада басылган бармак калынлыгы кулъязма чыгарып, миңа сузды:
– Мәрҗани хакында бер популяр китап та язып куйган идем. Аны да карап чыгарсың инде.
Монысына да риза булдым. Тәҗрибәле галим күрсәткән ышанычтан горурланып та куйдым хәтта. Язманың кайбер битләренә күз ташлап утырганда, Хәй ага торып басты:
– Кара аны, бу әсәрем үземә бик тә ошый! Яратып яздым мин аны! Шуны онытма, ярыймы?
Монысы инде «тәнкыйтьләп, бәйләнеп маташма» дип әйтергә теләведер. Ирексездән елмаеп җибәрдем. Хәй ага исә аны үзенчә аңлады бугай, канәгать чырай белән горур гына китеп барды. Орчык кадәре кечкенә, дөресрәге, тәбәнәк буйлы картта никадәр егәр, көч һәм алга таба матур омтылыш дип сокланып калдым. Омтылган нәрсәләренә ирешүен теләдем.
Әмма Мәрҗани китабы дөньяга чыкмыйча калды. Китапның эшләнеп беткән кулъязмасын өлкә комитетына соратып алдыралар һәм аны рецензиягә философия фәннәре докторы, университетның фәнни эшләр буенча проректоры, профессор Мансур Абдрахмановка бирәләр. Күрәсең, махсус күрсәтмә-теләк белән бергә биргәнгә охшый. Шуңа күрә ул үз рецензиясенең ахырында «Билгеле Казан мулласының, нигездә, мәчетләр һәм муллалар хакында XIX гасырда язылган бу китабының бүгенге көн совет җәмгыяте өчен кыйммәте, кирәге бар микән соң?..» дигән рәвештәрәк нәтиҗә ясаган диделәр.
Коммунистларча партиялеге, партияле принципиальлеге белән автоном республикада киң танылган, депутат һәм Югары Советның рәисе дә булып торган мөхтәрәм профессорның мондый кырыс хөкеменнән соң, билгеле, китап турында сүз кузгатырга урын калмый.
(Җәяләр эчендә булса да шуны өстәргә кирәк табам. 1972 елда бугай, миңа бер эш белән Мансур ага Абдрахмановның өендә булырга туры килгән иде. Төп тема буенча сөйләшү тәмамлангач, ул, җаен китереп, әлеге рецензиясе өчен кыеклап дигәндәй аклана башлады. Кулъязмада китап төзүче җибәргән «кимчелекләр, методологик җитешсезлекләр» булуын әйтте. Сүзләрен, ниһаять, шундыйрак фикер белән очлады: «Берәр сәләтле, белемле егет булса, үземә аспирантурага алып, Мәрҗани хезмәтләре буенча диссертация яздырыр идем. Аның мирасы, һичшиксез, өйрәнелергә лаек. Ләкин искечә түгел, яңача өйрәнергә кирәк аны. Хөкем сөргән гомумидеология, политика белән дә исәпләшергә кирәк. Өлкә комитетында мәсьәләнең менә шул ягына игътибар иттеләр».)
Шулай да Мәрҗани китабы икенчерәк, Әнвәр Хәйри әзерләгән вариантта, барыбер дөнья күрә алды. Дөрес, егерме еллар чамасы узгач кына (1989), Яхъя Абдуллин редакциясендә. Хәй ага язган, әлеге «үзенә бик тә ошаган» Мәрҗани турындагы популяр китабы исә 1968 елда ук басылып чыккан иде. Чорына хас чикләнгәнлекләре, тиражының ул чор өчен чамалы булуына карамастан, Хәй аганың ул хезмәте Мәрҗани мирасын киңрәк белдерү юлында үз бурычын беркадәр үтәде дип әйтергә мөмкин. Аның бер нөсхәсе авторының «Миркасыйм дус! Карт көнемнең бер истәлеге. Хисмәтуллин. 26.VI.68» дигән кечкенә автографы белән хәзер дә китапханәмдә саклана.
* * *
Хәй ага Хисмәтуллин белән соңгы очрашуларның берсе тагын Лобачевский бакчасына туры килде. Әкрен генә атлап, эштән кайтып баручы карт мине күрүгә кулын изәп чакырды һәм якындагы утыргычка барып чүкте.
– Аяклар… – дип куйды, мин янына килеп утыргач, аннары шаяртып та алды: – Йә, нәрсәләр җимергән булып йөрү? Үзгәртәсеңме соң бу фани дөньяны?
Минем дә кәеф шаянрак дулкында иде:
– Сез бизәп, тәмам матурлап бетергән дөньяны үзгәртеп тору кирәк булыр микән соң?
– Аңламадым, – диде ул, җитдиләнә төшеп, – минем алай дөньяны бизәүгә дәгъвам булмады шикелле…
– Дәгъва булмаса да, нәтиҗәсе ташка басылган бит, Хәй ага!
– Тагын да аңламадым. Нәрсәгә ишарә итәсең? Ачыграк итеп әйт! – Үзе күзлеген салып, яулыгы белән сөртә башлады.
Мин кайчандыр татар теле кагыйдәләренә ул язган дәреслекләр буенча өйрәнүемне, аларда исә һәр җөмлә саен диярлек «матур» сүзенең кулланылуын әйтеп, мондый төчелекнең сәбәбе нәрсәдә, әллә үзегез дә шулай дөньяны үзгәртергә теләдегезме, дип сорадым. Соравым шаян гына түгел, усалрак та килеп чыкты бугай, картның күзлек пыялалары кичке кояшта берничә кат ялтырап алды. Бераздан башы селкенгәләве дә сирәгәйде.
– Алай икә-ән, – диде ул, суза төшеп, аннары, бераз уйланып торгач, хикәя сөйләгән төсле салмак кына сөйләп китте: – Син, энем, кешедән көләргә бик яратасың шул. Сәбәбен белмәсәң дә көләргә тырышасың. Алай ярамый… Сталин чорында, аннан соң да цензураның бездә ничек ажгыруын белмисең генә түгел, күз алдыңа да, бәлкем, китерә алмыйсың. Тарихи, әдәби хезмәтләр түгел, хәтта тел белеме буенча язылган китапларны да кырык иләктән иләп, сөзеп чыгаралар иде. Ни өчен, ничек итеп дисеңме?
Бик гади: хатаны, этлекне мисаллардан эзлиләр иде. Әйтик, үрнәк рәвешендә китерелә торган җөмләләр кемнеке? Кайсы авторның нинди әсәреннән алынган? Берәр тыелган, сәяси гаепләнгән кешенең сүзләре түгелме?.. Алай гына түгел, исән-имин язучыларның әсәрләреннән дә мисалларны чамалап файдаланырга кирәк икән. Янәсе, берәрсеннән күбрәк мисаллар алып, аны классикка әверелдермәс өчен. Шулай ук ул мисалларда сүзлекләрдән куылган гарәп-фарсы сүзләре дә булмасын… Кыскасы, төрле яклап чикләүләр. Шуңа күрә күп очракта мисалларны үзебезгә ясарга, мәгънәләре чиновникларда шик тудырмасын өчен мөмкин кадәр гади, хәтта примитив итәргә, еш кына «бизәп, матурлап» та куярга туры килә иде… Ә син «төчеләнү» дисең. Беләсең килсә, ул төчелекләр чын-чынлап ачыргалану нәтиҗәсе иде… Йә, аңладыңмы инде?
Мин сорауга тиз генә җавап бирү халәтендә түгел идем. Кайчандыр көлкеле, хәтта мәгънәсез булып тоелган күренеш артында никадәр зур фаҗига дә ятканлыгын аңладым. Тетрәнүдән гафу да үтенә алмадым ул мәлдә.
– Аннары шуны да сиңа әйтергә теләр идем, – диде Хәй ага уйчан кыяфәт белән. – Син, Миркасыйм энем, гомумән, кешеләр, күренешләр хакында кырыс, кискен рәвештә фикер йөртергә, сүз әйтергә яратасың. Алай катгый хөкем чыгарырга ашыкма син. Дөреслек синең генә милкең түгел бит. Гомумән, кешеләр, аларның эшләре турында сүз әйткәндә, арада тагын берәр кешегә җитәрлек урын калдырып сөйлә. Арадан башкалар да үзеңне бәреп екмыйча гына узып китәрлек булсын. Дөнья – катлаулы нәрсә ул. Анда бер син генә яшәмисең бит…
Бу нәсыйхәтне тыңлап утырган чакта, мин Хәй ага Хисмәтуллин 30 нчы еллар «сират күпере» ннән ничек сау-сәламәт уза алды икән дигән табышмакка «ачкыч» таба язган шикелле булдым…
Якуб ага Агишев та Габделхәй аганың «ара калдыру» хакындагы әлеге сүзләрен, исемен әйтеп үк, искә төшерергә ярата иде.
Шулай ук Лобачевский бакчасында әлеге нәсыйхәтне ишеткән чакта, мәрхүм әтиебезнең бер сүзе дә кылт итеп искә төшкән иде. Берәр кешене яисә нәрсәнедер артык мактый яки яманлый башласаң, ул бүлдерә иде: «Әкрен, әкрен, чамалап. Кирәге чыга калса, яманларга да яки мактарга да урын калсын!»
Мондый сәнгатькә өйрәнер өчен, әлбәттә, күп көч, озын гомер кирәк икән…
Ләкин синең үзеңә «узып китәрлек урын калдырмасалар» нишләргә соң?..
Мәгънәле үкенү
Татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергән студентларны укытучыларыбыз белән таныштырган чакта, доцент Якуб ага Агишевны яше буенча андагы иң олы кеше дип тәкъдим иткәннәр иде. Йөз-чыраеннан аның шулай икәнлеге беркадәр сизелеп тора иде торуын. Чалара башлаган чәчләре, маңгаендагы тирән җыерчыклары шуны расласа да, буй-сынының җыйнаклыгы, төзлеге, хәрәкәтләренең чираклыгы, җитезлеге, бигрәк тә фикерләү һәм сөйләшүдәге җанлылыгы, активлыгы әлеге хәбәргә бераз шикләнеп карарга да урын калдыра иде. Лекцияләрен тыңлый башлагач, шикләнүләр инануга да әйләнә язды.
Лекция дигәннән, бер-ике ел дәвамында аны төрле кешеләрнең төрлечә укуларын да күрергә, белергә туры килде безгә. Берәүләре, мәсәлән, чанада шуып кына барган кебек бик шома укыйлар икән үз лекцияләрен. Тик, чана эзе калмаучан яисә тиз генә юкка чыгучан булган шикелле, андый лекцияләрдә нәрсәләр хакында сүз баруы да хәтердә җүнләп калмый икән. Икенчеләренең лекцияләрендә сине тәмам йокы баскан булыр. Өченче берсенең ык-мык килүеннән, каты арбада чокыр-чакырлы, сикәлтәле юлдан барган шикелле, тыныч кына калгып-йоклап та утыра алмыйсың. Андыйларны кафедрадан куып төшерердәй, урынына үзең үк барып басардай буласың. Тик… предметны гына бераз… белсәң икән…
Лекторларыбыз арасында, әлбәттә, дәресләрен матур итеп оештыручылар да юк түгел иде. Гәрчә мондый «матурлык» кайбер очракта бары тышкы культурага, тышкы эффектка гына корылган булса да. Андыйлар, билгеле, әлеге «ык-мыклар» фонында ялтырап торучан булалар. Ләкин берничә дәрестән соң андыйларына да йөрү теләге кими башлый.
Дөрес, мәсьәләнең асылын ачып, материалларның иң кирәкле төшләрен калку итеп күрсәтеп әйтә белә торган, фактларны истә калырлык дәрәҗәдә аңлатып сөйләгән лекторлар да бар иде бездә. Боларның кайберләре үз эрудицияләренең киң һәм тирән икәнлеген күрсәтү белән генә чикләнмиләр. Алар фактлар, бигрәк тә әлеге фактларның тарихи, фәлсәфи әһәмиятләре, эчке мәгънәләре белән кызыксындыра алулары аркасында тыңлаучыларның да белем ягыннан баеп калуына җирлек тудыралар.
Мондый лекторларның дәресләреннән, гадәттә, уйга калып чыгасың, «нигә бу шулай, ә тегесе алай түгел» дип төпченә башлыйсың, уйлануны дәвам итәсең. Менә шундый чын-чынлап истә кала торган, уйланырга мәҗбүр итә торган лекторлар исәбенә мин иң элек шул елларда безнең бүлектә эшләгән мәрхүмнәрдән Үзбәк Байчураны һәм Хатип ага Госман белән Якуб ага Агишевларны кертер идем. Ләкин боларның һәрберсе үзенчә, үзләренә генә хас сыйфатлар белән кызыклы иде.
Аудиториягә Якуб ага, гадәттә, кызу-кызу адымнар белән килеп керер. Биек кафедра янына барып басар да, мөлаем гына бер елмаеп, аудиториягә карап торыр. Шунда ук аның калын дип әйтерлек, ләкин бераз карлыга төшкән ягымлы тавышы да яңгырый башлар.
Вакыт-вакыт кафедра өстендәге кәгазьләренә дә күз салгалар. Аудиториягә мөрәҗәгать итеп сөйләгәндә, күзләрендә бер күзлек булса, конспектларына карар өчен, түш кесәсеннән икенчесен алыр. Берәр документ яки чәчмә өзекне укып бетергәннән соң, тагын беренче күзлеген кияр. Шул рәвешчә, ике күзлек чиратлашып гел алмашынып торыр.
Күзлекләрнең шулай туктаусыз «мендем-төштем» хәрәкәте иң истә калган тышкы күренешләрнең берсе иде. Әле дә хәтердә: Якуб аганың 60 еллык бәйрәменә багышланган әдәби кичәдә шәкертләреннән берсе, мәрхүм Шәйхи Садретдин, шул күзлекләр хакында язылган бер шигырен, дөресрәге, остазына карата ихлас ярату хисе белән сугарылган мәдхиясен укыган иде.
Ләкин Якуб ага лекцияләренең үзенчәлеген, кызыклылыгын бер күзлекләр алышынуга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Аның дәресләренең үзенә тарту көче, беренчедән, тарихыбыздагы гаять эчтәлекле чорларның берсенә – ХIХ йөзнең икенче яртысы һәм ХХ гасыр башындагы мәдәни, әдәби хәрәкәткә багышланган булуындадыр. Социаль яктан яңару кичергән, иҗтимагый аңлылык, җәмгыяви активлык көчәйгән, шулар нәтиҗәсендә яңа әдәбият оешкан, күпкырлы матбугат, халыкчан театр-сәхнә сәнгате туган чор хакында иде аның лекцияләре.
Икенчедән, лекторның материалны, ул чакта хөкем сөрә торган сәяси догмалар белән артык авыз чайкап тормыйча, һәм гади, һәм җанлы итеп оештыра алуы да безнең кызыксынуны көчәйтә иде, әлбәттә. Лекция дәвамында Заһир Бигиев һәм Муса Акъегетне, Тукай белән Сәгыйть Рәмиевне яисә Дәрдемәндме булсын – кайсысы хакында сүз барса да, аларның төс-кыяфәтләренә кадәр күз алдына килеп баса иде. Чөнки Якуб ага әлеге иҗат ияләренең әдәби фикеребез тарихында тоткан урыннарын декларатив рәвештә генә билгеләү белән чикләнми, бәлки аларның һәрберсенең үзләренә хас сыйфатлары, холык-гадәтләре хакында да мәгълүмат биреп бара иде. Якуб аганы тыңлаган чакта, лекторның иҗатлары яктыртыла торган шәхесләрнең мирасларын яхшы белүдән тыш, аларның үзләрен дә ихлас яратуы сизелеп тора иде.
Өченчедән, аның бик күп шигырьләрне, бигрәк тә Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд һәм Һади Такташ әсәрләрен оста итеп гел яттан сөйләве сокландыра иде. Кайчакларын лекция вакытының дүрттән яисә өчтән берен диярлек шигырь сөйләүгә бирә. Электән таныш шигырьләр дә, яңа сыйфатларын ачып, башкачарак яңгыраган кебек була иде…
Якуб ага лекцияләрендә хәтердә озаграк саклана торган кызыклы, хәтта образлы дип әйтерлек детальләр дә еш була иде. Аларны лектор, гадәттә, лекция тукымасына мул итеп кыстырып барырга тырыша, шунысы белән үз сүзләрен җанландырып җибәрә. Мәсәлән, ХХ гасыр башында иҗтимагый тормышка көчле тәэсир ясаган, дөресрәге, аның җитәкчесе, бәлки, иҗатчысы да булган татар буржуазиясен характерлаган чакта, аның яңалыкка ашкынуын, киң дөньяга чыгарга омтылуын, шул ук вакытта үз милли традицияләрен дә сакларга тырышуын болайрак тасвирлаган иде:
– Бу чордагы татар сәүдәгәрләренең кыюлыкларын, Яурупага үзләренчә «тәрәзә ачарга» тырышуларын, шул юнәлештә күп нәрсәләргә ирешүләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Шул ук вакытта аларның үз гореф-гадәтләренә, милли традицияләренә дә тугрылыклы булып калуларын да онытмыйк. Мәсәлән, Париж кадәр Парижга барып сәүдә иткән татар байлары анда да чын татар булып калырга тырышканнар. Шул теләкләренә ирешкәннәр дә. Яурупаның гел христианлык тәртипләре хөкем сөргән нәкъ уртасында бия симертеп, елкы итеннән казы эшләп, шуны ашап ятканнар. Христианнар өчен ат ите ашауның бөтенләй ят, хәтта тәмам «кыргыйлык» галәмәте икәнлеген белгән хәлдә дә үз теләкләрен үтәгәннәр! – Бу сүзләрдән соң ул горурланган һәм бер үк вакытта кисәткән кыяфәттә имән бармагын югары күтәреп көр тавыш белән әйтте: – Буржуй-буржуй дигәч тә, безнең татар байлары белән бик шаяртмагыз: алар үзләренчә дөньяны селкетеп яши белгәннәр… Андый көчкә, ихтыярга ия булмасалар, дәүләт, христиан чиркәве тарафыннан хупланмаган, хәтта тыелган шартларда йөзләгән, меңләгән мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр асрап, үз халкын алга җибәрү чарасын эзләрләр идемени?! – Шулай әйтеп, аудиториягә сынаулы бер караш ташлап алгач, үзенең әлеге сүзләрен ялгыш аңламасыннар дигәндәй, дөресрәге, политик яктан да «хата» килеп чыкмавын теләгәндәй, сүрәнрәк тавыш белән өстәп куйды: – Әлбәттә, болай итеп татар буржуазиясе иң элек үзенә эшләргә кирәкле укый-яза белә торган, ягъни белемлерәк хезмәткәрләр, приказчиклар җитештерүне күз уңында тоткан. Ләкин моннан ахыр чиктә гади халык, хезмәт ияләре дә файда күргән: андый күзләре ачыграк хезмәткәрләр, приказчиклар капитализмга каршы көрәшкә актив катнашканнар…
Тәнәфес вакытында Якуб аганың янына барып, әлеге «Парижда бия симертеп, казы ашап ятуга» карата үземнең аңлавымны әйтеп карадым:
– Бәлки, рестораннарында дуңгыз ите генә була торган шартларда шулай эшләгәннәрдер?
– Анысы да ихтимал, ләкин ул гына түгел төп сәбәп, – диде Якуб ага һәм челемен суырып куйды. – Татар байлары Яурупа шәһәрләрендә, гадәттә, берәр йәври рестораны булган җиргә якынрак фатир табарга тырышканнар, чөнки йәври ресторанында дуңгыз-фәлән булмый. Дуңгыз ите аларда да хәрәм саналган.
(Шунысы кызык: 1995 елда, Финляндиядәге татар җәмгыятендә лекцияләр укып йөргәндә, миңа шундый ук сүзләрне кабат ишетергә туры килгән иде. Мәсәлән, Окан Даһирның бабасы да Аурупадагы зур шәһәрләрдә сәүдә йөрткән вакытларында, таксига утырып, «нах йүдин ресторан» дип кенә әмер бирә торган булган.)
Якуб аганың лекторлык сыйфатлары хакындагы сүзләремне шулайрак йомгаклыйсым килә: XIX гасырның нәкъ соңгы елында туган, XX йөзнең беренче чирегендә үскән, ир-егетлеккә ирешкән, җитлеккән кеше буларак, ул шул чорны бик әйбәт белә, шунысы белән башка укытучыларыбыздан нык аерылып тора иде. Яшьли бәхет эзләп күп юлларны таптау, төрле җирләрдә була-була, Пенза якларыннан алып Архангельскига кадәрге араларны узу да, Казанга килгәч, мондагы әдипләрнең, артистларның, галим-голәмәләрнең шактыйларын күреп белү дә аның лекцияләрендә чагылыш таба иде. Шуңа күрә безнең алда китаплардан гына укып белем туплаган «кабинет-бүлмә галиме» түгел, бәлки үз язмышы белән җанлы тарихны гәүдәләндергән шәхес – чорның шаһиты да басып тора иде…
* * *
Якуб ага Агишевның истән чыкмый торган тагын бер сыйфаты бар. Ул аның гаҗәп ярдәмчел булуы иде. Бигрәк тә кешеләрнең сорауларына, үтенечләренә карата искитмәле дәрәҗәдә игътибарлы булуы.
Сорау, үтенеч дигәч тә, югары уку йортларында эшләүчеләргә күбрәк нинди мәсьәләләрдә мөрәҗәгать итүләре билгеле инде. Аеруча кабул итү имтиханнары бара торган чорларда.
Аспирантурада укыган, аннары яшь укытучы сыйфатында эшли башлаган елларда миңа да кабул итү имтиханнарына катнашырга туры килгәли иде. Менә шул вакытларда Якуб ага миңа да, теге яки бу егеткә яисә кызга ярдәм кирәк, дип мөрәҗәгать иткәләде. Ел саен диярлек. Сирәк-мирәк булса да, үзенең төп Ватаны булган Пенза ягы кешеләренең балалары өчен дә сорый. Казандагы танышлары, дус-иптәшләре өчен дә килә иде.
Менә шундый «дус-иш» баласы өчен сораган бер очракта, мин бераз каршылык күрсәтү (бәлки, үземнең «бәямне» күтәрү) теләге белән:
– Ата-анасы сорый дигәч тә… Болай эшләп, авыллардан килүче сәләтле яшьләрнең юлларын кисәбез түгелме соң? – дидем «важный» кыяфәт белән.
Якуб ага, ирен читләрен кыегайтып, елмайган сыманрак итте дә сораудан һөҗүмгә үк күчте:
– Үзеңчә, гаделлек сакларга телисеңме? Әллә сораучылар бер мин генәме? Башка укытучылар да шундый ук үтенечләрне алмыйлармыни? Аларга игътибар булганда, калганнарына игътибар кирәкмимени?! Бу – бер. Икенчедән, шуны да онытма: мин ата-аналарын, әби-бабайларын яхшы белгән ышанычлы кешеләр өчен сорыйм. Агачы ничек – алмасы шундый. Ә авылдан килүчеләрнең сәләтлеләре болай да узачак. Аларның узулары сезнең үзегез өчен кирәгрәк. Мин бит, боларын «тәгәрәтегез», минекен генә алыгыз, дип әйтмим бит, бары игътибарлы булуыгызны гына сорыйм. Юкса бит махсус «батырасыз». Аңлыйм: дүрт-биш кешедән бары берсен генә сайлап алырга булгач, ике-өчен махсус төшереп калдыру кирәк була. Юри генә «батырмагыз», дип әйтүем… – Аннары боерык биргән төсле кырыс рәвештә өстәп куйды: – Ярар, телеңә күп салынып утырма, әйткәнне онытма!
Аның кешеләргә ярдәм итүенең ихласлыгында бернинди шигем юк иде минем. Һәм ышанып әйтә алам ки, мондый арадашчылыгы бернинди матди мәнфәгатьләргә бәйле түгел иде. Гомумән, ул елларда, соңгы чорның ямьсез күренешләреннән үзгә буларак, укуга керү өчен күрсәтелгән ярдәм (дөресрәге, «игътибарлылык») өчен ала торган «әҗер» ихлас рәхмәттән ары узмый иде. Гәрчә монысы да үзенә күрә беркадәр тәртип бозу булса да…
Икенче юлы, бер якташының Пенза ягыннан килгән «оныкасы» өчен ярдәм сораган чакта, мин Якуб агага башка яктанрак килеп «бәйләнергә», дөресрәге, бераз шаяртып алырга теләдем:
– Кайчан булса да бетәрме соң бу пинзәкләр?..
Якуб ага, гәүдәсен турайта төшеп, миңа өстән генә карады:
– Ничә пинзәкне укырга керттең соң?! Моңарчы бер генә кызый керүгә катнаштың түгелме? Аннары күпсенмә син: читтәге татарлар килүдән бөтенләй туктасалар, синең үз гомерең дә кыска булачак!.. Туктале, син үзең дә читтән килгән кеше түгелме соң?!
Авызым ябылды, әлбәттә.
Ирексездән исемә бер әңгәмәләшеп утырган чакта аның ачыргаланып әйткән сүзләре төште: «Егерменче гасыр башы иҗтимагый тормышыбызның бер мөһим үзенчәлеге төрле җирләрдә, чит өлкәләрдә яшәүче татарларның Казанга тартылуында иде. Алар монда тупланып, кулга-кул тотынышып дигәндәй, элегрәк кризис кичереп торган татар культурасын, әдәбиятын кузгатып, алга таба этеп җибәргәннәр иде. Әйтик, башкорт якларыннан Галимҗан Ибраһимов, Мирхәйдәр Фәйзи, Себердән Габдерәшид Ибраһимов, безнең «Мишәрстан» нан Заһир Бигиев, Шәриф Камал, Һади Такташ, Фәхрелислам Агиев, Кәрим Тинчурин, ниһаять, Гадел Кутуй, Кави Нәҗмиләр… Әгәр төптәнрәк уйлап карасак, Тукай булып Тукай үзе дә – сабый чакта ук моннан китеп, Җаек якларында ир җиткән, шагыйрь булып формалашкан, шуннан соң гына Казанга кайткан кеше бит!.. Менә шулай килүчеләр, кайтучылар күбәю аркасында татарның «каны яңарды». Нәтиҗәдә яңа әдәбиятыбыз гөрләп үсте, бай матбугатыбыз, театр сәнгатебез туды. Туктале, әтрафлырак фикер йөртсәң, әлеге саналган исемнәрне сызып ташласак, бик ярлыланып, бөтенләй үк өтекләнеп калабыз түгелме соң?! Кызганычка каршы, соңгы вакытларда андый килүчеләр азая, сирәгәя бара. Нәтиҗәсе дә күзгә күренә башлады инде. «Казан арты, Казан арты» дип шапырынулар басып китте хәзер дөньяны. Татар ул бер Казан арты, бер Татарстан гына түгел ул!..»
Шулай итеп, Якуб аганың «Казанга читтән килүче татар яшьләренә карата игътибар кирәк» дигән фикере минем аңыма нык кына сеңеп калды. Шуңа күрә имтихан вакытларында кемнең кайдан килүе хакында да белешергә тырыштым. Ректоратта эшләгәндә дә, чит өлкәләрдән килүчеләргә карата деканат тарафыннан игътибарлык таләп итүне онытмадым.
Дөрес, читтән килеп безнең факультетка имтихан бирүчеләрнең, нигездә, рус мәктәпләреннән чыккан яшьләр булуы мәсьәләне бераз кыенлаштырып җибәрә иде. Мәсьәләгә шушы яктан караганда, үзебезнең Казанда рус мәктәпләрен тәмамлаучы һәм татар факультетына керергә теләүчеләр дә шулай ук игътибарга лаек булып чыгалар түгелме соң?..
Якуб аганың «кан яңарту» хакындагы сүзләре дә, образлы тәгъбир рәвешендәрәк әйтелгән булса да, мәгънәле һәм дөрес иде. Аның хакта уйлануны һаман дәвам итәм.
Кешеләр җәмгыяте өчен дә зарур бу канун-законның кайбер күргәзмәле мисаллары да күз алдында. Әйтик, хәзерге безнең авыллардагы сарыкларга күз салыгыз. Бигрәк тә көтүдәге берле-ярылы тәкәләренә. Мөгезләре урак кадәрле, бот араларындагы хикмәтле «капчыклары» җиргә үк тию дәрәҗәсендә. Ләкин үзләренең буйлары мәчедән чак кына зуррак, әйбәт эттән кечерәк. Менә шундый тәкә кисәкләре үзләренең «апа-сеңелләре» нә, хәтта тудырган үз аналарына да нәсел орлыгы сиптерәләр…
Мин Тянь-Шань тауларында малчылык белән көн күрүче күчмән казахларның, монголларның көтүләрен искә төшерәм. Аларның куй тәкәләре көзгә таба үсә төшкән бозаулар, хәтта кечерәк таналар кадәр булалар иде. Һәрхәлдә, унике-унөч яшьлек үсмер малай чакларыбызда андый тәкәләргә атланып уйнарга ярата идек. Үзебезне егып, аннары сөзеп, көтүдән куганга кадәр…
Күчмәнлектә яшәүче малчы халыклар да нәсел өчен тәкәләрне үз көтүләрендәге бәрәннәрдән калдырмыйлар. Бәлки, сайланган бәрәннәрне башка көтүләрдән алмашып алалар. Шул рәвешчә, көтүләрдә кан яңарып тора. Өстәвенә алар сарык һәм кәҗә тәкәләрен җәен аерым көтәләр, бары кара көздә генә өергә кушалар. Бездәге сыман ел тәүлегенә «уйнашка» юл куймыйлар. Димәк, бездә мондый сәнгать тәмам онытыла язган икән.
Бер карауга бары җан-җанварлар өчен генә хас булып тоелган мондый гомумбиологик канун кешелек җәмгыятендә дә бәхәссез көчкә ия. Күпчелек халыкларда якын кардәшләр арасында өйләнешүне хупламау, хәтта тыю гадәтләре шул канунның танылуы. Үз кавемнәре эчендә генә йомылып яшәргә мәҗбүр ителгән, шуңа күрә үзара өйләнешеп яшәгән кечкенә диаспораларның дүрт-биш буыннан соң сүнеп югала барулары да – шул кануннан килеп чыга торган күренеш, нәтиҗә.
Халыкларга хас рухи дөньяларының, мәдәни традицияләренең дә үзләренчә «каннары» була. Шартлы рәвештә аны этник-милли мәнфәгать һәм тарихи традиция белән чагыштырырга (бәлки, «дип әйтергә» дә) мөмкиндер. Йомылган кавемнәрнең мәнфәгатьләре тарая, ваклана, традицияләре дә ярлылана, саега, тәмам корый.
Кавем үзе дә бетүгә таба йөз тота…
Димәк, җыеп әйткәндә, Якуб ага тарафыннан «кан яңару» хакында узып барышлый гына әйтелгән фикер буш сүз, матур образ гына түгел икән.
* * *
Кешеләргә Якуб ага күрсәтә торган ярдәмнең бары киң күңеллелектән, ихлас теләктәшлектән килүен раслый торган тагын бер фактка тукталу артык булмастыр. Аны миңа шул вакыйганың сәбәпчесе үзе сөйләгән иде.
Татар бүлеген әйбәт тәмамлаган бер егетне аспирантурага тәкъдим итәләр. Ләкин ул елларда Мәскәүдән тамчылап кына бирелә торган урыннарның аз булуы, җитмәве аркасында егетебез туган авылына кайтып китәргә мәҗбүр була. Анда ул бераз мәктәптә укыткалый, күбрәк комбайнда эшли…
Икенче елны, урак өсте кызган көннәрнең берсендә, егет исеменә аспирантурага керү имтиханына чакырган телеграмма килеп төшә. Ашыгыч рәвештә Казанга юнәлгән егетнең кайбер документлары җитеп бетми. Мәсәлән, эшләгән җиреннән тиешле характеристикасы булмый. Бу факт соңгы имтиханны бирәсе көнне генә ачыклана. Егетне имтиханга кертмиләр. Шул ук көнне Мәскәүгә җибәреләсе исемлектән аны сызып та ташлаган булалар. Егет, тагын авылга кайтып китәргә туры килер, дигән фикер белән коридорда уйланып торганда, әллә кайдан Якуб ага килеп чыга. Мәсьәләне аңлауга ук, ул, егетне ияртеп, туп-туры ректор бүлмәсенә керә.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?