Электронная библиотека » Миркасыйм Госманов » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Миркасыйм Госманов


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 27 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Ирексездән шундый сорау туа: 1930–1950 елларда безнең әдипләребез теге яки бу хәлгә карата шаян, иронияле, чәнечкеле сүзләр әйтмәделәр микән?.. Алар кулга алынгач теркәлгән сорау алу протоколларын игътибар белән укыдык микән?..

Димәк, иронияле үткен сүзләр, кинаяле фикерләр, көлкеле һәм усал сораулар аларны әйтүчеләрне генә түгел, ишетүче вә тыңлаучыларны да характерлый, бәяли ала.

Андый сүзләр кайвакытларда вакыйга-ситуацияләрне дә үзгәртеп җибәрергә сәләтле икән. Боларның да мисаллары шактый.

1930 еллар ахырында, мәсәлән, башкорт язуын латиннан кириллицага күчергән чакта була бу вакыйга. Бер проект авторы, имеш, каты әйтелешле къ һәм гъ авазлары өчен махсус билгеләр алмаска, бәлки, бер «нейтраль» билгене татарлар кебек а-ә, у-ү, ы-е сузыклары ярдәмендә «калын» һәм «нечкә» итеп уку фикерен алга сөрә. Тыңлап утыручыларның берсе (исеме турында хәбәрем юк) урыннан кычкыра: «Йәмәгать, башкорттың кымыды, кады, кудыһы һәм кыды булган сакта уның «к» ыһы да каты булһын ине!»

Шаркылдап көлешәләр, әлбәттә.

Мәсьәлә, шулай итеп, имеш, ике аваз өчен дә яртылаш ясалган махсус билгеләр файдасына хәл ителә.

Тел үзенчәлеге бозылмый.

Димәк, башкорт къ, гъ хәрефләрен саклап калуга Габдулла Тукайның:

 
И Хода! Мәгълүм сиңа, тик яхшылыкта касдымыз;
Зикремездер: казы, кузый, яшь кенә кыз, каз, кымыз, —
 

дигән шигъри юлларындагы «каф» лы сүзләре дә өлеш керткән булып чыга… Тик, кызганыч, безнең татар галимнәре генә башкорт агае дәрәҗәсендә Тукай мирасыннан файдалана алмаган икән…

Татар теленә яртылаш яракландырылган кириллица тарихында да шундыйрак бер вакыйга була. Къ, гъларны кире кагуда уңышка ирешкән көнбатыш диалекты вәкилләре, мәсәлән, җ авазы өчен дә махсус хәреф алуның кирәген тапмыйлар. Й хәрефе булу да җитә, дип раслыйлар. Әйтик, «йылы, йиләк, йир, йүләр»; Җәмилә түгел – Йәмилә, Әхмәтҗан урынына Әхмәтьян һ.б. Бу фикерне фольклор һәм тел белгече Хуҗа Бәдигый да актив рәвештә хуплап чыга. Үзенең докладында ул, имеш, әдәби телебез тарихына мөрәҗәгать итеп, саллы-саллы дәлилләр китерә. Доклад бетүгә арткы рәтләрнең берсендә утырган лингвист Шиһап Рамазанов кул күтәреп сүз ала:

– Ярар, иптәш Бәдигый, – ди ул тыныч кына, – сезнеңчә булсын, ди. Тик менә, Хуҗа иптәш, сезнең үз исемегезне ничегрәк итеп әйтербез икән?!

Бер тапкыр сорау, шулай итеп, койрыклы җ хәрефен саклап калуга өлеш кертә…

Димәк, җыеп әйткәндә, иронияле, төрткеле, ягъни астарлы тапкыр сүзләр һәм көлкегә, шаяртуга корылган «усал» сораулар урыны вә форсатында әйтелсәләр, гадәти генә шаярту кысаларыннан чыгып, билгеле дәрәҗәдә иҗтимагый әһәмияткә дә ия көчкә әверелә алалар икән.

Әдәбият тарихлары әтрафлап, җентекләп өйрәнелгән, бигрәк тә шәхесләр роленә тиешле игътибар бирелгән җәмгыятьләрдә андый тел-сүз «кыйпылчыклары» һәрвакыт исәпкә алына; әдипләрнең тормыш юлларын, иҗатларын яктыртканда, алар хәрәкәткә кертелә, ягъни файдаланыла. Шуңа күрә конкрет шәхесләрнең андый үзенчә күрә белү һәм фикерләү «чаткыларын», дөресрәге, тел-сүз энҗеләрен «әйткән – беткән» рәвешендә бер көлеп кенә селтәп ташламыйча, эзлекле рәвештә җыеп барасы, гадел һәм дөрес итеп теркәп куясы иде. Алар иҗат иясенең шәхесен дә, ул яшәгән, кайнаган мохитнең, хәтта чор-гасырларның үзенчәлекләрен дә дөресрәк аңларга, аңлатырга ярдәм итәчәкләр.

Илдар Юзеевның мирасында да аның бу «жанрдагы» канатлы сүзләре, оста шаяртулары, мәгънәле репликалары күп булырга тиеш. Аларны җыясы, теркәп калдырасы иде.

Башкаларныкын да.


Наратлы

2007, август

Истә калган якты мизгелләр[11]11
  Авторның шәхси архивында саклана.


[Закрыть]

Наҗар Нәҗми (1918–1999)

Аның белән танышып, беркадәр аралашып алуыбызга чирек гасырга якын гомер узган икән. Шактый күп еллар, әлбәттә. Күп нәрсәләрне оныттырып, күп мизгелләрне истән чыгара-чыгара, әллә ничек тиз, хәтер төеннәрен яза-яза, шомартып узып киткән икән ул еллар…

Шулай да аның бер гадәте – калын чәчле зур башын артка чөеп җибәреп, үзенә генә хас көр тавыш белән шаркылдап көлүе, балаларча сөенә белүе әлегә кадәр истән китми. Кара-кучкылрак, төркиләр әйткәнчә, бодай төсле йөзенең әллә ничек күңелгә якын көләчлеге, хәтта битендәге эре шадраларының да, чыраена Ходай тарафыннан бары аңар гына бирелгән бизәк-бүләк сыман сөйкемлелек, ягымлы гадилек биреп торуы да һаман күз алдыннан китми.

Аның шулай гел шат, калганнарыбызның да күңелләре дә күтәренке торуына, ихтимал, бергә-бергә ясаган сәяхәтебезнең, гизгән-танышкан җир вә илләрнең табигый хөрлеге, гыйбрәтле күренешләргә муллыгы да сәбәп булгандыр…

* * *

Наҗар ага Нәҗми белән танышу, ун көн чамасы бергә йөрү миңа 1984 елның көзендә, төгәлрәк әйткәндә, җылы, якты август аеның 18 – 27нче көннәрендә насыйп булган иде. СССР Язучылар союзының әдәби фонды тарафыннан Франциягә оештырылган туристик сәфәр вакытында. Мәскәүдә очрашып танышкан чакта, аның иң элек: «Яхшы булды әле бу, үзебезчә сөйләшеп йөрергә дә кеше бар дигән сүз. Киленне дә алып әйбәт иткәнсең», – дип елмайганы истә калган. Шуннан соң гына Казан хәлләре хакында сораштырган иде ул.

Наҗар аганың безне күргәндәге әлеге беренче реакциясе очраклы нәрсә булмаган икән. Казан-Уфалардан килгән өчебезне, ерак сәфәргә Краснодардан чыккан Роман Солнцевны (Ренат Суфиевны) ханымы Галина белән, мәгълүм язучы Астафьевның җәмәгате Лидия Андрееваны исәпләгәндә, 27 кешедән торган төркемнең зур һәм төп өлешен Мәскәү-Ленинградлардан оештырылган, гадәттә, үзара гына аралашырга яратучан традицион әдәби зыялылар тәшкил итә иде. Мәсәлән, шагыйрь, тәрҗемәче, төрки телләрне беркадәр аңлый торган Наум Исаевич Гребнев һ. б. Дөрес, элекке Үзбәкстан башлыгының яшьли ятим хәлдә Мәскәүдә генә тәрбияләнеп үскән, шунысы белән тегеләргә якынрак торучы Камил Икрамов та бар иде. Соңра, Наҗар аганың башкортчалатып көйләп әйткәненчә: «Йөрдек бергә Париждың калаһында, / Йыйын йәһүд, хырансуз араһында».


Чит ил туфрагына аяк басуга ук игътибарны җәлеп иткән нәрсә «дәүләт чиген узу» процедурасы булды. Янда гына басып торган, элек тә чит илләргә чыккалаган Наҗар ага, пышылдап кына: «Тикшерү кыланышына игътибар ит әле», – диде. Әйе, монда «чиктән» бөтенләй башкача уздыралар икән.

Минем искә ирексездән бездәге процедуралар төште. Ул атналар буе дистәләп документлар тутырттырту, үлгән ата-анаңның да кайсы зиратта күмелгәнлегенә хәтле әйттерү, эшләгән җирдәге партия оешмасында, аннары партиянең район комитетында инструкцияләр узу, карт большевиклар комиссиясендә «имтихан тотулар». (Түшенә өч-дүрт орден-медаль тезеп алган бер әби, гаять җитди кыяфәт белән миннән: «Профессор, сез Де Голльнең кем икәнен беләсезме?» – дип сорагач, ул чактагы райком секретаре, элекке университет доценты иптәш Латыйпов оялуыннан тәмам кызарып чыккан иде.)

Мәскәүдә дә үзеңне ничек тоту хакында өстәмә күрсәтмәләр алгач, аэропортта паспорт тикшерүче яшел погонның, документны җентекләп тикшергәч, күзләре белән тишәрдәй булып сиңа озак кына карап торулары, аркасында берәр нәрсә яшермәде микән дигән төсле, арттагы җилкә ягындагы махсус көзгегә караулары, ниһаять, «можете идти» дип, теләмичә сәдака биргәндәй, кырыс кына «хөкем чыгарып» паспортны бирүе…

Монда исә ярым хәрбичә киемдәге бер ир кеше, янәшәсендә утырган яшь ханым белән көлә-көлә шаяртып, нидер хакында сөйләшкән килеш, паспорт битләрен ачкалады да, күз кырые белән генә миңа бер карап алып, шап иттереп мөһер сугып, «дубра пужалат!» дип эшне бетерде…

Шулай бик тиз «чик» не узуга безне урта яшьләрдәге Татьяна исемле бер ханым – безнең экскурсоводыбыз, урысча кызык кына сөйләшә торган болгар хатыны каршы алды.

Франция җирендәге сәяхәтебез Марсель шәһәре, аның тирә-юне, тарихи истәлекләре белән танышудан башланды. Икенче көнне кичен Авиньон дигән шәһәргә килеп урнаштык. Гаҗәеп үзенчәлекле, бай тарихлы, бүгенге хәле дә искитмәле кызыклы шәһәр булып чыкты ул. Бөтен Франция буенча, хәтта халыкара дәрәҗәдәге театр һәм җыр-музыка фестивальләре уздырыла торган шәһәр икән. Тарихи архитектура истәлекләре, пөхтәлеге, арулыгы белән «кычкырып» тора торган, борынгы стильдәге урамнары, кварталлары – үзләре бер дөнья!

Көндезләрен автобуста Авиньонның әйләнә-тирәләрендәге Арль, Карпантра, Ним дигән шәһәрләргә барабыз. Алардагы Рим империясе чорыннан калган бина калдыкларын, гладиаторлар мәйданы булган амфитеатрларны карыйбыз. Шулай ук шушы кечкенә шәһәрләрдә элегрәк атаклы шагыйрьләрнең, рәссамнарның яшәгән йортлары, эреле-ваклы, төрле характердагы музейлары белән танышабыз.

Ним шәһәре тирәсендәге Пон-дю-Гар дигән озынлыгы бер чакрымнан артык акведук – ике тау арасындагы тирән үзән аркылы, мәгәр әлеге тауларның өсте биеклегендә салынган су үткәргеч «күпер» исләребезне китәрде. Безнең эрага кадәр I гасырда, ягъни Цезарь-Август императорлар чорында, әле цемент-бетон бөтенләй булмаган заманда кисеп юнылган таштан салынган ул. VIгасырга кадәр Ним шәһәрен су белән тәэмин итеп торган акведук икән. Шундый борынгы истәлекләрнең иң зурларыннан, әйбәт сакланганнарының берсе дә икән бу Пон-дю-Гар.

Болай да һәр яңалыкны балаларча кызыксынып, сөенеп, шатланып каршы ала торган Наҗар ага телләрен шартлата-шартлата, башын чайкый-чайкый, ташларны капшап-сыйпап карый, төркемнән аерылып, «күпер» буйлап йөренә башлый. Безнең күпчелегебез, гадәттә, артык исебез китмәгән төсле, үзебезне тынычрак тотарга тырышабыз. (Янәсе, совет кешеләре без – шулай «өйрәткәннәр» дә иде…) Наҗар ага исә хисләрен, соклануларын чикләми, кичерешләрен яшерми. Шулай сокланып йөри торгач, ул берара мине үз янына чакырып алды да: «Шушы күпер аркылы узып баручы император Юлий Цезарьны күз алдыңа китерәсеңме?» – дип сорады. Экскурсия алып баручы ханым әйтмәгәч, башка мәгълүматым да булмагач, мин, әлбәттә, шик белдердем. Ул исә: «Әй, сүз андамыни?! Рим чоры бит! Син Юлий Цезарьны шушы мәһабәт күпердә басып тора дип күз алдыңа китер әле!.. Һи, фантазия, хыял җитми сез галимнәргә!..» – дип, кулын селтәп, бер үк вакытта шаркылдап көлә-көлә китеп тә барды.

Әйе, борынгылыкта дөньяның зур өлешен, бөтен Урта диңгезне, аның тирә-юнен биләгән, бик күп илләрне, йөзләгән халыкларны дер селкетеп торган кодрәтле, бөек Рим империясенең бер өлкәсе җирләрендә, бер мәшһүр һәйкәле өстендә басып тора идек без. Шушы көннәрдә үзебез күргән шәһәрләр дә шул империянең шәүкәтле чорларыннан калган калалар иде. Хәтта ХIII – ХIV гасырларда бу яклар Италиянең бер өлеше булган. Монда мәшһүр Петрарка да озак еллар яшәп алган – ул гомер кичергән, мәгълүм әсәрләрен язган авылда да булдык. Без ике-өч көнгә туктаган Авиньон шәһәре ХIV йөзнең башыннан алып Рим Папасының, ягъни бөтен католикларның рухани башлыгының пайтәхете дә булган икән. Бары ХVIII гасырдан соң гына бу өлкә җирләре әлеге шәһәрләре белән бергә Франция дәүләте составына кергән.

Шундый тирән тарихлы, халыклар тарихында кискен борылышлар тудырган, төрле фаҗигаләргә бай, шунысы белән җитди уйларга батыра торган җирләрдә йөрсәк тә, вакыт-вакыт шаяртып, көлешкәләп алгаларга да онытмый идек. Беркөнне Рим империясе чорыннан калган бер мәһабәт ир-егет сыны янында уйланып торган Наум Исаевич янына килдек. Наҗар ага:

– Нәрсә, яшьлегегезне искә төшерәме? – дип сорады.

Моңа каршы Гребнев:

– Күптән түгел үзем төркичә язган бер шигырем искә төште, – диде. – Тыңлагыз:

 
Я стал стар,
Слаб, убог;
Курсак бар,
Тот-то йок!
 

Наҗар ага, башын чайкый-чайкый, бераз елмаеп торды да татарчалап әйтте:

– Ә бездәге бер карт болай дигән икән:

 
Итәгемә кайнар бодай салгач,
Малай торып түкте бодайны,
Ачуларым килеп бер каргадым
Шундый малай биргән Ходайны!
 

Наум Гребнев шигырьне тагын бер кат кабатлатты һәм уйчан гына:

– Ваш старик не прав, – диде җитди кыяфәт белән. – Не «каргадым», а «мактадым» должен быть!

Әлбәттә, аларның икесе дә кайсыбер нәрсәне аты-юне белән атаганнар иде…

Элеккедән калган ташландык коррида мәйданын карагач, Татьяна ханым, ашарга барабыз, дип, барыбызны автобуска чакырды. Кузгалып китүгә, ул корридага бәйле бер тарихны сөйләде. Шулай, коррида тамашасында булган бер кунак кеше безнең кебек, ашарга дип, ресторанга керә. Анда ул берәүнең бер түгәрәк, йомры нәрсәне кискәли-кискәли кабып, бик тәмләп, ләззәтләнеп ашап утыруын, капкан саен күзләрен йомгалап хозурлануын күрә. Официантка үзенә дә шундый ук ризык китерергә куша. Официант исә бүген андый блюдо әзерләр өчен кирәкле итнең беткәнлеге хакында әйтә, мөмкин булса, иртәгә килүен үтенә. Иртәгесен, чираттагы коррида уены тәмамлангач, әлеге кеше ресторанга килә. Кунак утыруга ук, официант вәгъдәсе буенча аның алдына тәлинкә китереп куя. Тик анда кичә берәү кискәли-кискәли ашаган йодрык кадәре түгәрәк ит түгел, бәлки бармак башы хәтле генә ике бөртек ята. «Бу нәрсә?!» – дип гарьләнә кунак. «Гафу итегез, – ди официант, башын түбән иеп, – кичә үгез җиңелгән иде, бүген… тореадор…»

Барыбызга ошады бу мәзәк. Бигрәк тә Наҗар ага күзләреннән яшь акканчы рәхәтләнеп көлде. Ике-өч көн ашарга кергән саен: «Бүген кем җиңгән икән?» – дип сорап куя иде.

Рим Папасының тәхете Авиньонда булган, дидем. Моның шаһиты рәвешендә гаҗәеп зур, мәһабәт таш сарай сакланып калган. Йөзләгән бүлмәләре бер якта торсын, аш әзерли, пешекчеләр эшли торган махсус ашханәсендәге казаннар, кәбаб-шашлык кыздырыр өчен кирәкле җайланмалар торган җирдәге төтен чыгарырга корылган торба-морҗасының биеклеге, зурлыгы, ачуым килмәгәе, безнең Сөембикә манарасы кадәр иде. Минем бу чагыштыруымны Наҗар ага өнәмәде: «Алай димә, охшаса да әйтмә! – диде. – Мондый дәү торба-морҗалар бу якларда тагын да бардыр әле, ә безнең Сөембикә манарасы бер генә ул!»

Көндезләрен шулай әйләнә-тирәләрдәге шәһәрләрне гизсәк, алардагы тарихи һәйкәлләр, музейлар белән танышсак, кичкә таба Авиньонга кайтып, аның урамнарында, мәйданнарында йөреп, җылы, коры август кичләрендә саф һавада хозурлана идек. Бер кичне Папа сарае алдындагы урам өслегеннән югарырак итеп таш плитәләр түшәлгән, халык белән шыгрым тулы мәйданга килдек. Йөзләгән генә түгел, меңләгән кеше җыелган иде анда. Гел яшьләр, студентлар. Бер җирдә, кечкенә генә түгәрәк оештырып, ике-өч егет гитарада уйнап ярыша. Икенче төштә скрипкада сыздыралар, өченче урында әллә ни кычкырмыйча гына җырлыйлар. Итальян мотивлары яңгырый. Дүртенче җирдә фокусчы тамашачыларны «сихерли». Чак кына читтәрәк башларын аска иеп, изрәгән төсле тып-тын утыручылар булыр. Юлдашларыбыздан берсе: «Наркоманнар түгел микән?» – дип куйды. Ләкин бернинди тавыш күтәрү, сүзгә килү, талашу, ызгышу-төртешү кебек нәрсә күренми. Ыгы-зыгы бөтенләй юк. Һәрбер төркем үзенчә күңел ача, хозурлана – җырлый, уйный, рәсем ясый, сәнгатьчә һөнәрләре белән башкаларны таныштыра, үзләре дә таныша.

Бер төркемнең – немецлар, икенче-өченчеләренең французлар, америкалылар, итальяннар, испаннар икәнлеге шик тудырмаса, менә монысының латинамерикалылар, ягъни бразилиялеләр, аргентиналылар икәнлеге бәхәссез. Экскурсовод түтәебез янда булмагач, сорашып төгәлрәк белә алмадык, әлбәттә. Телсезлек…

Төркем-төркем булып японнар да йөриләр. Аларны тану һич тә кыен түгел… Бездән башка бары русиялеләр генә күзгә чалынмый.

Бу көннәрдә Авиньонда махсус оештырылган фестивальләр бармаганга, менә шундый ирекле туристлар рәхәтләнеп йөри икән монда.

Өчәүләшеп кенә кунакханәбезгә кайткан чакта, гадәттәгедәй шауламыйча, сүзсез генә уйланып атлаучы, шунысы белән үзенә охшамый башлаган Наҗар ага әкрен генә әйтеп куйды: «Менә шулай, аралашып, танышып, белешеп яшиләр инде. Кайлардан гына килмәгәннәр… Беркемнең беркемгә үче, дәгъвасы юк… Бездә бер җирдә бу кадәр халык җыелсамы?..»

Фикеренең ахырын әйтеп бетермәде. Шулай да аңлаешлы иде.

Шулай кайтып барганда, безгә Роман Солнцев белән Галина да кушылды. Бишәүләшеп тагын бераз, төнге унике тулганчы, урамда йөрергә булдык. Урам тып-тын, машина-мазар бөтенләй юк. Әкрен генә әңгәмәләшеп барабыз. Артыбыздан тып-тып иткән үкчә тавышлары ишетелде. Тиз-тиз атлаган биек үкчәле туфлиләрдән генә чыга торган үзләренчә серле тавышлар. Алар тиз якынлашып, бездән узып та киттеләр. Шәп киенгән, искитмәле сылу гәүдәле, гаҗәеп төз, озын аяклы, йөз-чырайлары да матур ике кыз, бәлкем, ике яшь ханым иде болар. Тып-тып басулары ни тора! Хәтта яныбыздагы хатыннарыбыз да игътибар итеп карап калдылар. «Артистлар бугай бу гүзәлләр, – диде сокланган тавыш белән Роман, – концерттан соң кайтып баралардыр… Бәлки, рестораннардагы чыгышларыннан соң…»

Без дә шулай уйладык. Шикләнмәдек тә.

Әкрен генә сөйләшә-сөйләшә ике-өч квартал узуга, тагын әлеге ханымнарга тап булдык. Бер почмак янында икесе, үзара биш-алты адым аралык калдырып, сигарет капкан килеш, бармакларында ачкыч әйләндергәләп торалар иде алар. Аңлашылды. «Төнге күбәләкләр» икән. «Әнә синең артисткаларың…» – диде Галина Романга, төрттереп.

Моңарчы уйчан гына килгән Наҗар ага: «Һай, кызык булды!» – дип шаркылдап көлеп җибәрде. Көлде көлүен Наҗар Нәҗми, ләкин берничә көннән Парижда үзе үк икенче бер «төнге күбәләкләр» белән безне дә рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр иткән иде.

* * *

Икенче көнне Марсельгә кайтып, анда зур аэробуска төялеп, илнең башкаласына, сәяхәтебезнең төп максатына таба очып киттек…

Париж!..

Бу гаҗәеп шәһәрнең һәр районы, һәр урамы, һәр мәйданы гына түгел, хәтта һәр йорты, һәр ташы да тарихка ия икән. Соңгы дүрт-биш гасырда монда дистәләгән төрле вакыйгалар – канлы революцияләр, тәхет алмашулар шаулап, гөрләп узган. Аларда йөзләгән, хәтта меңләгән күренекле шәхесләр катнашкан – кодрәтле дәүләт эшлеклеләре, падишаһлар, тәвәккәл гыйсъянчылар, җинаятьчеләр, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар, артистлар…

Автобусыбыз урамнар буйлап барган чакта, экскурсоводыбыз кайсы йортта кемнәрнең яшәгәнлеге, нәрсәләр эшләгәнлеге хакында әйтеп өлгерми диярлек. Аларның яшәү рәвешләре, кылган гамәлләре истә калу түгел, исемнәре дә еш-еш кабатланып, үзгәреп истән чыга тора. Бары тик мәгълүм, безгә электән үк танышларының гына исемнәрен онытмассың кебек. Тик тагын да билгелерәкләре аталып, элекке исемнәрне кысрыклап чыгара бара…

Кайбер мәшһүр тарихи, архитектура комплекслары, мәдәни, сәнгать үзәкләре белән танышыр, аларны өстән-өстән генә карап чыгар өчен дә күп сәгатьләр, хәтта тулы көннәр кирәк булыр иде. Мәсәлән, Луврда узган ярты көнебездә бик күп сәнгать әсәрләрен күргән дә кебек, күрмәгән дә төсле булдык. Мона Лиза сурәте алдында җыелган әллә ничә йөз кешене күрү үзе дә гыйбрәтле иде…

Шәһәр тышындагы Версаль сарайлары комплексында – зур вакыйгаларга, әллә нинди сәер интригаларга ия һәм шаһит булган серле сарайларны, искитәрлек гаҗәеп архитектура истәлекләрен, ясалган сурәттәй бакчасын күздән кичерер өчен генә дә төгәл бер көнебез диярлек китте. Сарай янындагы тукталышта йөзләгән автобус…

Мәшһүр Монмартрның үз тарихы, үз гайбәте, үз кыяфәте, үз ыгы-зыгысы… Әллә никадәр мәшһүр затларның исем-истәлекләре…

Сорбонна университетының, Латин кварталының да үз тарихы, үз атмосферасы. 60 нчы еллардагы студентлар, яшьләр хәрәкәте…

Советлар иленнән килгән туристларны Пер-Лашез зиратына алып бару гадәткә кергән икән. Үзенчәлекле зират культурасы. Менә Эдит Пиаф кабере. Безне Париж коммунарларын атып үтергән дивар янына да алып килделәр. (Бүген уйласам, нәрсәгәдер ишарә булган кебек.)

Шәһәр аркылы ага торган Сена елгасында егерме дүрт күпер бар икән. Аларның шактые теге яки бу вакыйганы «күреп калган»…

Парижның бер үзендә генә йөз дә егерме алты (126!) музей бар иде без булган әлеге 1984 елда! Аларның дүрт-бишен генә йөгереп-җилеп дигәндәй уздык. Күптән түгел ачылган элекке президент Жорж Помпиду үзәге исә яңа чор архитектура үрнәге – модерн стильдә салынган. Кызыклы да, безнең өчен беркадәр ят та кебек…

Кыскасы, җыеп әйткәндә, Париж белән чын-чынлап танышыр, аны азмы-күпме дәрәҗәдә әйбәтрәк белер өчен, безгә тәкъдиребез биргән биш-алты көн генә түгел, биш-алты атна, хәтта айлар да җитмәс иде…

Парижда чакта берничә мәртәбә кичләрен, аулакта утырып, Наҗар агай белән әңгәмәләшеп алырга да насыйп булды. Элекке зыялыларыбыз әйтмешли, хуш мәҗлесле, күңелле әңгәмәдәш иде. Нигездә, әдәбият, әдипләр турында аның үз фикере, үз хөкеме. Кайбер мәшһүрләрне яратмавын да яшермәс. Тик аларга карата агрессивлык, түземсезлек тә күрсәтмәс.

Хәзерге татар-башкорт мәсьәләсенә дә кагылдык. Дөресрәге, ул минем уй-фикерләремне «капшап карарга» теләгәндәй итте. Кайбер конфликтларның сәбәпләрен, спекуляция, фальсификация фактларын санап чыккач, мин йомгак ясагандай: «Уфада гына түгел, саф башкорт авылларында да булгалаганым бар. Уфагызда адым саен диярлек синең Казаннан килгәнлегеңне, татар булуыңны искә төшереп торсалар, авылларыгызда мин үземне татар да, башкорт та түгел, бәлки гап-гадәти бер адәм баласы, кеше һәм кадерле кунак итеп тоя идем – юкка ярышу да, мәгънәсез төрткәләшүләр дә булмас», – дидем. «Нәкъ өстенә бастың! – диде әңгәмәдәшем, шатланып. – Бу милли ызгышлар шәһәрдә, бары интеллигенция арасында гына! Гади халыкта ул, чыннан да, юк!.. Дөрес, аны да бозарга тырышалар…»

Наҗар ага кайбер дәрәҗәле әдипләрнең, галимнәрнең татар-башкорт ызгышларын махсус куертуларын, алар артында зур түрәләр дә торуларын яхшы белә икән. Кайберләренең исемнәрен дә атады. Минем: «Аларны да читтән өстереп торучы югарырак көчләр дә бар бит. Бүлгәләү, шулай идарә итү – күптәнге алым», – дидем. Моңа каршы ул тиз генә җавап бирмәде. «Бәлки, – дип, күзләрен читкә борды. – Тик һәркемнең үз башы булырга тиештер бит!» Минем әлеге зур сәбәпкә күрсәтеп төрттерүемне ул хуплап та, чын-чынлап кире кагып та тормады.

Наҗар ага, шулай итеп, күпне кичергән «карт чыпчык» буларак, үзенчә саклык күрсәтте. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә соңра мин кагылмаска тырыштым…

Берара, автобусыбыз урам буйлап барган чакта, экскурсовод: «Әнә атаклы Мулен Руж!» – диде. Барыбыз да диярлек тәрәзәләргә сарылдык. Ишарә ителгән бина өстендә җил тегермәненең бизәкле канатлары әкрен генә хәрәкәтләнә… Юлдашларыбыздан бер егет: «Эх, шунда бер керәсе иде, бер бокал француз шәрабын эчеп, сәхнәдәге матур кызларның биюләрен карап утырасы иде! – дип кычкырып җибәрде. Аннары үз идеясенә үзе дә ышанган төсле сорап куйды: – Бу идеягә кем кушыла?»

Чак кына тынлыктан соң «Мин, мин!» дигән тавышлар яңгырады. Наҗар ага да кулын күтәргән иде. Ханымнардан да ике-өчесе «без дә» дип чәрелдәп алдылар. Моңа каршы экскурсовод, авызын гына ерып: «Шәраб эчеп тамаша карау түгел… Барчагызның кесәләрегездәге франкларны җыйсагыз да керү өчен ике-өч билетка да җитмәс…» – диде.

Шулай итеп, барыбызның да «кикриләребез» шиңде. Янда гына утырган Наҗар ага мыгырдап кына татарчалап бер сүгенде дә: «Чит илгә хәерче килеш чыгарып җибәрәләр бит», – диде.

Әйе шул, кеше башына нибары утыз җиде сум совет акчасын гына франкларга алмаштырганнар иде. Эссе көндә бер фужер салкын су өчен ярты франк кирәк…

Франк дигәч, тагын бер характерлы, ул чактагы безнең психологиябез өчен ят вакыйга искә төште. Иртәнге чәйдән соң урамга чыксам, алданрак киткән Наҗар ага мине канәгать кыяфәт белән каршылады: «Менә дус-ишләргә бүләк өчен зажигалкалар алдым бит әле!» – дип, кулындагы дүрт-биш чакманы күрсәтте. «Кайдан, күпмедән алдың?» – дип сорадым. «Әнә теге кара малайлардан, бер франкка икешәрдән бирделәр», – диде ул, читтәрәк вак-төяк сатып йөрүче африкалы егетләргә таба күрсәтеп. Мин янәшәдәге кибеткә ишарәләдем: «Анда бер франкка бишәрдән бирәләр… Ышанмасаң кереп кара, кергәч, сул як өстәлдәге әрҗәдә өелеп яталар…»

Кибеттән чыгуга, Наҗар ага як-ягына каранды. Тик теге «кара малайлар» китеп өлгергәннәр иде.

Мулен Руж театрына керү өметен өзгән сәяхәтчеләребез экскурсоводтан төнге күбәләкләр тора торган җиргә алып баруын сорый башладылар. Ни өчендер мондый сорауга ханымнарыбыз активрак кушылды. Бигрәк тә Мәскәү марҗалары. Һәм бер якты кичтә экскурсоводыбыз безне ияртеп, без урнашкан барон Осман бульварыннан әллә ни ерак булмаган Сен-Дени, ягъни Изге Денис дигән урамга алып китте. Якынрак җиткәч, экскурсовод кисәтеп куйды: «Төбәлеп карамагыз, сөйләшеп маташмагыз».

Тар гына урамның ике ягындагы тротуарда, үзара җиде-сигез адым аралык калдырып, үзгәчәрәк киенгән хатын-кызлар басып торалар. Авызларында яки кулларында пыскып торган сигарет булыр. Кайберләре бармакларында ачкыч уйнаталар. Бусы очрашыр урын барлыгын белдерер өчен икән.

Әкрен генә атлыйбыз. Ниндиләре генә юк «күбәләкләр» нең! Брюнетлары да, блондиннары да. Сары тәнлеләре дә, кап-кара африкалылары да. Тән-бәдән байлыкларын, бигрәк тә күкрәк һәм ботларын ачыграк күрсәтер өчен ярым ялангач киенгәннәре дә шактый. Ябыклары белән тазалары да, бәләкәйләре белән «тракторга җигәрлекләре» дә. Соңгылары кара тәнлеләр арасында ешрак очрый… Һәрхәлдә, җаның, зәвыгың теләгәнен сайлап ал… Һәм сайлап алалар да иде: машинадан төшкән ирләр яннарына килеп бераз сөйләшәләр дә, килешә калсалар, ияртеп үк китәләр. Яки икенчесе янына юнәләләр…

Минем игътибарны бер яшь ханым үзенең гади төс-кыяфәте, ярлы гына кием-салымы белән җәлеп итте. Ул башкалары кебек ярты ялангач та, вульгар кыяфәтле дә түгел иде. Әллә ни бизәнмәгән, өстендә джинсы чалбар, шундый ук кыска күлмәк. Бармагында әйләндергән ачкычы да юк. Дөрес, челеме пыскып тора. Бөтен төс-кыяфәте белән студентка охшаган. Читтән килеп укучыдыр, стипендиясе беткәндер, ашарына юктыр дип уйлап алдым. Тик шунда ук әлеге уйларым челпәрәмә килде.

Чөнки дүрт-биш яшьләрдәге бер малайны җитәкләгән олы яшьтәге хатын, дөресрәге, әби кеше, әлеге «студентым» янына җитүгә, кулларын чаба-чаба тавышланып, аны кочаклап алды, битләреннән үбә башлады. Шунда ук аны янындагы малай белән дә таныштырырга онытмады, ханым баланың башларыннан сыйпады. Беркадәр шулай сөйләшеп тордылар. «Студент» та рәхәтләнеп гәпләште. Тик янып беткән тәмәкесен ташлап, икенче челемен кабызырга да онытмады. Бары шунда гына әлеге әби әңгәмәдәшенең «эш урынында» икәнлеген искә төшергән төсле, саубуллашып, тагын йөзләреннән үбеп китеп тә барды, малай да кулларын изәп хушлашты. Берсенең дә уңайсызлануы кебек нәрсәсе сизелмәде. Гүяки гадәти, әйбәт урында очраштылар кебек…

Ирексездән Мопассанның мәгълүм хикәясе, бер авыл кызының кияүгә чыгар алдыннан егете белән килешеп, Парижга килеп, туй өчен акча эшләп китүе искә төште. Хикәяне укыган чакта, алай булуына ышанмаган идем. Нишлисең, без бит «Совет илендә секс юк», аның белән шөгыльләнү хурлыклы, оят эш дип инанган, шулай тәрбияләнгән халык…

Шулай гыйбрәтле манзара хакында уйланып торганда, урам буйлап таралып беткән кешеләребез җыела башладылар. Кайтыр вакыт җиткән иде. Тик Наҗар ага гына күренми. Биш-ун минут көткәч борчыла да башладык. Бигрәк тә минем куркак хатыным вәсвәсәгә бирелде: адашып китмәде микән, урлап калмаслар микән үзен?!

Ниһаять, күренде Наҗар ага. «Кайда йөрдең?» – дип сорашырга да өлгермәдек, ул тантаналы рәвештә хәбәр итте: «Урамның ахырына кадәр барып санап кайттым. Сиксән җиде тәтәй басып тора икән!» Барыбыз да көлештек, әлбәттә. Кызыксынучан, һәрнәрсә, һәр күренешнең асылын белеп аңлар өчен, экскурсоводның теңкәсенә тиеп беткән Наҗар ага монда да үз гадәтенә турылыклы булып калган икән. Кемдер берсе: «Оһо, хороший счетовод», – дип шаяртмак булды. Тик Наум Исаевич кына: «Учёт – это социализм!» – дип төрттереп, шул чордагы бер канатлы тәгъбиргә ишарә ясады.

Ләкин ул көнне беребез дә тагын егерме елдан соң үзебезнең зур шәһәрләребездә дә шундый җирле «сендениләр» барлыкка килер дип күз алдына китерү түгел, уйлап та карамагандыр…

* * *

Иртәгә илгә кайтып китәсе дигән көнне төштән соң, кичкә табарак, Эйфель манарасы тирәсендә йөрдек. Манара турында лекция дә тыңлап алдык. Биеклеген 320 метр тәшкил иткән, манараны төрле зурлыктагы меңләгән-меңләгән аерым детальләрдән (махсус үлчәмдәге корыч эшләнмәләреннән) җыяр өчен 2 миллион болт кирәк булган. Бер кат буяп чыгар өчен дә 70 тонна буяу тотыла икән…

Барчабыз да диярлек, аның тирәсендә рәсемгә төшәргә тырышып, фотоаппаратларыбызны эшкә җиктек. Наҗар ага, миңа үз аппаратын тоттырып, манара фонында төшерүен сорады. «Җыентыгыма кертер идем», – диде. Кеше плёнкасы жәлмени, баскаладым кнопкага. Тик көн томанлы, караңгырак иде.

Безне гаҗәпләндергән тагын бер яңалык Америкадагы Нью-Йорк гаванында тора торган Азатлык сынының тарихы булды. Баксаң, ул һәйкәлнең идеясе Парижда туып, кечерәк үлчәмдәге оригиналы да шунда ясалып, шунда ук саклана, ә Нью-Йорктагысы шуның күпкә зурайтылган варианты гына икән. Шуны ишетүгә, Наҗар ага, минем бөеремә төртеп, кыткылдап көлеп алды: «Теге бездә бихисап карикатураларга азык булган һәйкәл бит! Менә аның тарихы кайда!»

Эйфель янындагы мәйданда йөренә торгач, төрле зурлыктагы рәсемле камыш паннолар сатып торучы бер кытай ханымы янына килеп чыктык. Рәсемнәрнең һәммәсендә дә характерлы кытай пейзажы тасвирланган. «Чайна?» – дип сорадым сатучыдан. «Но, Тайван», – диде ханым, елмаеп. Наҗар ага әкрен генә киңәш бирде: «Барыбер Кытай инде. Алып җибәр берәрсен, туган якларыңны искәртеп торыр…»

Тыңладым. Ләкин ул панно күпкә кадәр миңа Парижны, Эйфель манарасын искә төшереп торды…

Шул ук кичне Эйфель манарасына менеп, лифтта, әлбәттә, ресторанда кичке ашны ашадык. Дөресрәге, анда Париж, Франция белән хушлашу зыяфәте оештырылган иде.

Төрле шәраб шешәләре белән мул бизәлгән табын янында, үзара ярыша-ярыша, Франциядән, бигрәк тә Париждан алган тәэссоратыбыз хакында сөйләшеп бик озак утырдык. Кызыклы һәм гыйбрәтле фикерләр әйтелде. Мулен Ружда эчүе насыйп булмаган шәрабны тагын да кәттәрәк җирдә – Эйфельнең үзендә (!) авыз итүне әйтеп көлүчеләр булды. Башкалардан аермалы буларак, Наҗар ага, нигәдер күп көлмичә, уйга батып утырды. Чиратлашып тост әйтүләрдә дә артык катнашмады.

Тамадалык ролен башкаручы Татьяна ханым, экскурсоводыбыз, миңа карап: «Какое впечатление произвело путешествие на татарина?» – дип сорады. Бу – тост әйтер өчен сүз бирү иде. Мин, кыскача сәяхәттән бик канәгать булуыбызны әйтеп, сүзләремне бизәр өчен Шәмсетдин Зәкинең мәгълүм «Булгай-булмагай» дигән шигыреннән «Астыңда ат булган чакта илләр гиз, сәяхәт ит, дөньяның чигенә җит, көтмәгәндә ул ат астыңда йә булыр, йә булмас» дигән мәгънәдәге өзеген укып, тәрҗемә иткән булдым. Шигырьнең фәлсәфәсе юлдашларыма бик үк аңлашылып җитмәде шикелле. «Әйдә, балконга чыгыйк әле», – диде Наҗар ага, пышылдап кына.

Балконга чыккач, рестораныбызның шактый биектә икәнлеге беленде. Меңләгән-меңләгән ут белән яктыртылган төнге Париж шактый түбәндә иде. Беркадәр тын гына төнге Парижны күзәтеп торган Наҗар агай: «Кабатла әле теге шигырьне», – диде. Кабатладым әлеге өзекне:

 
Ат сәнең астыңдадыр, йөргел бу йирнең хәдден ал[12]12
  Хәдден алу – чигенә җитү.


[Закрыть]
,
Нәгяһән[13]13
  Нәгяһән – кинәттән, көтмәгәндә.


[Закрыть]
ул ат сәнең астыңда булгай-булмагай.
 

«Әйе, – диде ул, үзе белән үзе сөйләшкән төсле, – форсатны кулдан ычкындырмаска кирәк шул. Тагын бу якларга килеп булырмы-юкмы… Ә мин башта икеләнеп кенә, теләр-теләмәс хәлдә юлга чыккан идем. Эш күп, дибез бит… Ә хәзер сәяхәтемнән бик тә канәгатьмен. Нинди гыйбрәтле дөньяны белмичә яшәгәнбез бит!.. Дөрес әйткән шагыйрь: киләчәктә мондый форсат йә булыр, йә булмас…»


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации