Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 53 страниц) [доступный отрывок для чтения: 15 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Гафу ит мин җүләрне, гафу ит, Гали бәгърем, кичер… Минем тәнем тартына. Куркудан бу, кемдер килеп чыгар кебек.

– Әйдә, мунчага керәбез. Алгы якта анда тәгәрәп йөрерлек ятак.

– Төшер мине, төшер, авыр бит мин…

– Юк, син миңа мамык кебек. Мин күптән сине кулымда күтәреп йөрермен дип хыялланган идем.

Зөлхидә тынычланды, аның битеннән үпте, кайнар сулышы белән колак яфрагын пешерде.

– Мин сине яратам, яратам, Гали җаным, үлепләр яратам. Әлегә кадәр күңелем ышанмый, синме бу, синме мине күтәреп алып барасың?

Ул аны аягына бастырды, биленнән җибәрмичә, бер кулы белән мунчаның ишеген ачты, алгы якка керделәр. Кол Гали ишекне япты, чакматаш табып, шәм кабызды.

Түр якта, чаршау артында киң ятак, ак киез җәйгән, түр якта кырпача, мендәрләр, дүрткә бөкләп куйган зур юрган.

Кол Гали ишек шудыргычын этәрде һәм Зөлхидә янына килде. Ул аны әкрен генә чишендерә башлады. Күлмәк каптырмаларын ычкындырды, күлмәген салдырды һәм калку ап-ак күкрәкләрен күреп тыелып калды. Моны сизеп, Зөлхидә үзе чишенә башлады һәм аны да чишендерергә кереште. Чынаяктай ак тән каршында калгач, сихерләнгән бер заттай, Кол Гали аны, коча-сөя, ятакка әйдәде. Каяндыр җил кердеме, ярканат очтымы – шәм сүнде, бары тик түр яктагы тәрәзәдән ай яктысы гына төшә иде. Ай нурлары Зөлхидәнең зифа сынын, күкрәкләрен капшап үтә, янбашларына куна һәм зөбәрҗәт ташына тап булган кебек җемелди башлый. Һәр иш, һәр кавышкан зат якынлык кылудан үзенә ачыш ясый, чөнки аккан су кебек хәрәкәт итә, гел бер җирдә тормый. Бер елганы ике тапкыр кичеп булмаган кебек, сөю-сөелүне дә яңадан кабатлап булмый, аңа – теләсәләр, теләмәсәләр дә – кавышучылар яңа бер наз өстиләр. Ул наз аларны тылсымлый, сихер дөньясына алып кереп китә. Ихлас мәхәббәт назы кешене оныттыра, хис ташкынында йөзәргә мәҗбүр итә. Син бу мәлдә күккә ашасың, ниндидер мизгелдә тәнең-җаның кочкан мәхәббәтеңә күчә, ә ул үзенең тәнен-җанын сиңа бирә. Мөгаен, шушыдыр туачак адәми затка җан иңдерү, шушы мизгелдә туадыр яңа җан иясе, тугыз ай ана карынында йөреп түгел. Кол Гали назлауга, ниһаять, Зөлхидә туарылып, таралып китте. Ул ни кылырга белми аны сөйде, назлады, ихлас, җанын бир дисә, биргән дә булыр иде. Моны, әлбәттә, Кол Гали дә сизми калмады. Ул аның үпмәгән җирен калдырмады: кул-бармак битләрен, тырнакларын, күзләрен, алка таккан колакларын, керфекләренә кадәр телен тидереп алды. Зөлхидә аның кочагында әле Зөләйхага, әле Зөлхидәгә әверелде, онытылып китеп, ул аңа хәтта Зөләйха дип тә әйтте бугай, әмма Зөлхидә белә иде: бу исем белән ул аңа – кочагындагы мәхәббәтенә дәшә.

– Зөлхидәм, Зөлхидәм, синме бу, синме минем кочагымда, синме шулай татлысың да, тәмлесең…

– Мин, мин, Гали җаным. Тик син дә бик тә, бик тә татлысың. Мин бу мәлне шундаен көттем, шундаен көттем, Гали җаным. Намазлык өсләренә утырып, елый-елый, Аллаһы Тәгаләдән кавыштыруын сорый идем… Их, белсәң икән, җаным, сөймәгән кеше тәнемә кагылганда чиркануларымны… Ала күр, Ходаем, җанымны, ала күр, дип үртәлеп, тешем кысып ятар идем. Ничәмә тапкыр хәнҗәргә үрелдем, тик кулым күтәрә алмадым. Аллаһыдан курыктым, гөнаһтан…

Кол Гали аның нечкә биленнән, калку янбашларыннан сыйпый, иреннәре белән йөзенә күчә, аның назына, сөюенә түзә алмый, Зөлхидә аңа тартыла, татлы бал капкандай ыңгырашып куя һәм насыйбының башыннан коча да бер мәлгә тынып кала.

– Халыклар җир өчен сугышалар, аларга җир җитми, әбезгә ике адым җир адәм колачы җитмәстәй бәхет китерде, – диде Кол Гали.

– Минем җылыйсым килә, Кол Гали. Шул чиккә җитеп бәхетле булырга мөмкинме… Аллаһы Тәгалә адәм баласына шулхәтле кыска гомер бирер икән… Миңа калса, мин бүген генә, менә синең җанын-тәнең белән кавышкач кына яши башладым сыман, әлегә кадәр шул мәлне көтеп йөрдем шикелле. Әле менә уйлап куйдым: нигә безне Аллаһы Тәгалә элегрәк кавыштырмады да элегрәк бәхетле итмәде икән?..

– Аллаһы Тәгалә, Зөлхидә, адәм баласына иң татлы, иң кадерле вакытны озын итеп бирмәм, бу хәлдә мәхәббәтнең һәм сөю-сөелүнең кадере калмас иде, дигән.

– Мин сине күргәч тә яраттым, күргәч сиңа тартылдым, Кол Гали.

– Әйдә, инешкә төшеп коенып менәбез. Аннары, мунчага кереп, ләүкәгә менеп утырырбыз. Җылынырбыз. Суынмагандыр әле мунча. Әйдә!

– Шулай, шул хәлдәме?

– Кем күрә безне.

– Юк, мин күлмәкләрне алам.

– Ал, ал.

Йөгерә-йөгерә, инеш буена төштеләр, басмага утырып, аякларын суга тыгып чупылдашып утырдылар. Беренче булып Кол Гали чумды, аның артыннан Зөлхидә. Кол Гали аргы якка йөзеп чыкты, таллар арасына сыенды, су өстенә ятып торган ябалдашлар аны бөтенләй каплады. Зөлхидә курыкты бугай, басмага күтәрелде, чәчләрен туздырып тарый башлады. Шулчак, шомбырт итеп, нидер суга чумды, басмага су алырга төшүче бер зат чырыйлап кычкырып җибәрде һәм чиләкләрен ташлап өйгә таба йөгерде.

– Кол Гали, Кол Гали, чык, бире кил тизрәк, безне күрделәр.

– Күрә бирсеннәр, – диде Кол Гали, алай да басмага таба йөзеп килде, күтәрелде һәм инде киенә башлаган Зөлхидәгә:– Бир әле минем дә киемнәрне. Теге бавырчы кыздыр. Суга төшкән булгандыр. Ә син басмада су анасыдай чәч тарап утырасың.

– Чиләкләрен табыйк та су алып кайтырбыз, – диде Зөлхидә һәм чиләкләрне эзли башлады. Тапты, басмага төште.

– Көянтәсе әллә кая, тапмадым.

– Сукмак тирәсеннән кара.

Ул да түгел Зөлхидә көянтәне табып алып килде, Кол Гали чиләкләргә су алды һәм Зөлхидә иңендәге көянтәгә элде.

Алар көянтә-чиләк белән су алып кайтканда, ай яктысы төшсә дә, кулына кисәү тоткан Биккол, аңа ияргән Хәйрулла, Мәфтуха, сәнәк белән коралланган ат караучыны күрделәр.

– Зөлхидә, Кол Гали, сөбханалла. Ә Нәсимә, «басмада су анасы утыра, җитмәсә, чәчен тарап» дип, күзе-башы тонып кайтып керде.

– Коенган идек, – диде Кол Гали.

– Һәй, Нәсимә кызым, кил әле бире, кил, кил, – диде, бавырчы кызны үз янына дәшеп.

Теге кыз килде, Биккол янына басты.

– Куркуларым, Биккол бабай.

– Менә синең су анаң, – диде, Зөлхидәгә күрсәтеп, Биккол. – Синең өчен су алып кайта. Әйдә, уз, уз, килен.

– Ул анадан тума басмада чәч тарап утыра иде.

– Ярый, бар, кайт. – Биккол Кол Галине туктатты. – Су җылымы?

– Май кебек, чыгасы килми.

– Мәфтуха, әллә, мәйтәм, без дә?..

– Төшәек соң, – диде Мәфтуха, бер дә исе китмичә. – Кол Гали, сез анда чәй эчегез, табын хәстәрләнгән.

– Рәхмәт, Мәфтуха апа, эчәрбез.

19

Саташкан бер заманга туры килде, ахрысы, Бәхтияр. Ләйлә шәех Кол Галиләргә китеп атна үтмәде, атасы Асылгәрәй Владимирдан тагын бер кыз алып кайтты. Тегесе белән, ичмасам, ана телендә сөйләшеп була иде, монысы исә күзгә карый да тора, ул гынамы, бүлмәсеннән чыгарга да курка, су сораганда да, чүмеч алып эчеп күрсәтә, янәсе, аның су эчәсе килә. Аннары чәй вә чәй эчүнең ни икәнен дә белми, үлән суы дип кенә аңлый булса кирәк.

Бәхтияр, өйгә кайтуга, шул кыз бүлмәсенә ашыкты, Натальяның ишеген шакыды. Ярый әле, аз-маз телне аңлый, сукалый башлады. Әйтик, «кер», «чык», «аша», «эч», «мин», «син» дигән сүзләрне еш кына кабатлый. «Чык» сүзен бигрәк тиз өйрәнде, чөнки кыз янына кергән Бәхтиярны тиз генә чыгарып җибәрә алмый иде. Кыз һәрчак кул шөгылендә булды, бәйләм бәйләде, әнисенең сөлге башларына төрле төстәге җепләр белән нәкышләр чикте. Бәхтияр керер иде дә: «Здравствуй!»– дип дәшәр, ә ул аңа елмаеп кына карап алыр иде. Ә күзләре Натальяның зәңгәр-зәңгәр, күл суы диярсең, кайчак шул күзләргә кереп чумасы килә. Бәхтияр утыра, утыра да кызга әле теге җепне, әле бу җепне китереп бирә, Наталья, аңа: «Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми, кирәк җепне мин үзем алам», – дигәндәй, башын чайкый һәм тагын үзәкләрне өзеп елмая. Елмая – үз итеп, бит очларына чокырчыклар кундырып, керфекләрен лепердәтеп ала.

Улының хәленә кереп булса кирәк, Асылгәрәй аны бер урыс сәүдәгәренә тел өйрәнергә бирде. Хәзер, чак кына буш вакыты булдымы, Бәхтияр Наталья янына керде, вата-җимерә булса да, урысча берничә сүз әйтте, ә үзе кызны ана теленә өйрәтте. Начар сүзне кеше тиз өйрәнә, тиз ота, тиз ятлый, диләр. Хак икән. Бәхтияр бик эчен пошыра башласа, Наталья: «Кит инде», – дия иде. Кыз: «Кит», – диюгә, Бәхтияр чыгып китә башлагач, үзе дә ни кылырга белми торды, ахыр: «Утыр», – дип туктата башлады. Шуннан күзгә-күз карашып алышалар да көлешеп куялар. Менә шунда инде икесенә дә рәхәт булып китә, егет кыюлана, кыз янына якынрак килеп утыра. Кызның җитез йөгерешкән бармакларына, бәйләнгән челтәргә карый, соклана, тел шартлата һәм:

– Матур! – ди.

– Матур, – ди, аңа ияреп, Наталья.

– Матурым, – ди егет кызга.

– Матурым, – ди кыз һәм тагын күзгә-күз карашып алалар да көлешәләр.

Атна-ун көндә инде Наталья такы-токы булса да сөйләшә, хәрәкәтләр белән кирәген сорап ала башлады. Бәхтияр соңгы керүендә кыз янына килде дә алдына тезләнде, бәйләгән челтәренә йөзен куйды һәм:

– Я тебя люблю, Наталья, – диде.

Моны кыз көтмәгән иде, күрәсең, зәңгәр күзләре зурайды, бәйләмен читкә куеп, Бәхтиярның башына үрелде, чәченнән сыйпады, аннары:

– Мин куркам. Куркам, Бәхтияр, – диде.

– Тиздән әтиең килер, сине алып китәр.

«Әтиең килер», – диюгә, кызның күзенә яшь пәрдәсе төште, әти-әнисен сагынуын сиздереп:

– Я, правда, домой хочу, Бахтияр, только боюсь, – диде.

– Ә син монда кал, бездә. Озак-озак тор, өйрәнерсең, күнегерсең. Менә нихәтле тор, – дип, Бәхтияр бармакларын берәм-берәм тырпайтып күрсәтте. – Бер ел, ике, өч, дүрт, биш… Бөтенләйгә кал, Бәхтияр сине калдыра.

– Мин улям аннары.

– Син үлсәң, мин дә үләм. Әйдә, икебез дә үләбез. Безне бер кабергә күмәрләр. Бер кәфенгә төрерләр.

– Кабер ни ул? Кәфен?

Каберен белсә дә, урыс телендә кәфеннең ни икәнен белми иде Бәхтияр, йөгереп әтисе янына төште, сорады, менде һәм, сулышына кабып:

– Бер гробка, – диде.

Наталья аягүрә басты, Бәхтиярга якын ук килде һәм кулларын егетнең күкрәгенә куйды да күзләренә карады. Ошый иде аңа бу егет, кара чәчле, төз борынлы, коңгырт күзле, мәгәр ап-ак чырайлы, ияк очында ике тамчы су салырлык кына чокыр бар, өске ирене өстендә юка гына мыек, елмайганда, битләре нурлана, карашы нәүмизләнә.

– Син – мин, мин – син. Мин сине ярата. Ләкин мин сине ярата ярамый.

– Нигә, нигә ярамый? Бәхтияр сине ярамаганга карамый ярата, Наталья.

Әнисе Бибиҗамал керде, кырыс кына:

– Башын катырма баланың. Вакыты җиткәч барысын да өйрәнер, – диде һәм, кызны кулыннан алып: – Әйдә, кызым, ашарга, куян бәлеше пешердем. Моны тыңласаң, сайрый белер ул, – дип куйды.

– Нәрсә ул сайрый, Бибиҗамал апа?

– Чут-чут-чут, сандугач кебек.

– Чут-чут сайрасын ул, мин аны тыңлый башлый.

– Сайратсаң син аны, ул көннәр буена да сайрар, Нәсара кызым. Синең исемең Нәсара булыр. Бәхтияр, дим, син дә шулай дәш аңа – Нәсара.

– Нәрсә ул «нәсара»?

– Ни инде ул, аталары, аталары, дим, нәрсә ул «нәсара»? – диде, аскы якка төшүгә, Бибиҗамал табында бәлеш кискәләп торган Асылгәрәйдән.

– Атаң башы, – диде Асылгәрәй, хатыны ягына күз дә ташламый. – Утырыгыз, бәлеш суына. Суынган бәлешнең тәме каламыни ул. Суынган бәлеш картайган хатын белән бер ул: ни җавап бирәсе, ни янына киләсе килми.

– Бәхтияр улым, күр әле, күр әле моны ни сөйли, оят түгелме балалар алдында сиңа, Асылгәрәй?!

Шунда гына Асылгәрәй башын күтәреп карады һәм Бәхтияр белән Натальяны күрде дә елмайды, ул уңайсызлану тойды, борсаланып алды.

– Кичер, кичер, әнкәсе, мин кибәк башны. Кулларыгызны юдыгызмы? Юкмы? Бәхтияр, ни карап торасың, юдыр Натальяның кулларын, үзеңә дә салсын. Ә син нигә, Бибиҗамал, күзләрең акайтып карап торасың әле? Ташлап киттең дә табынны, югалдың. Мин ач бүре бүген, телисең – үзеңне ашыйм, ач ир ач бүредән дә яман, диләр бит.

– Ярар, яныма килерсең әле, ач бүре, – диде, турсая төшеп, Бибиҗамал. – Мин аңа җана-көя куян бәлеше пешерәм, ә ул, ач бүре, мине ашый.

– Ашый дип, Бибиҗамал. Сиңа ук барып җитмәм, иншалла. Бәлешеңнең исе тәмле, борынны яра. Сине күз белән ашыйм мин. Димәк, яратам, күреп туялмыйм.

– Бирән түгелдерсең бит. Балаларның табынга утырганын көт, ичмасам. Нишләвең әле синең, Асылгәрәй?.. Күрмисең, Нәсараның кәефе юк. Бүген иртән елап та алды.

– Кыз бала еламый торса, чәче үсми. Кызлар яше – иртәнге чык кына ул. Кояш карадымы, кибә дә бетә. Менә күрерсең, табында ук көлә-елмая башлар. Утыр, утыр, әнә киләләр.

– Балалар, утырыгыз. Бәхтияр, бисмиллаңны әйтеп үрел, син дә, Нәсара кызым, бисмилләһир-рахмәнир-рахим, диген, – диде Бибиҗамал һәм, кызның бисмилласын ишеткәч, күңеле тынычланып, бәлешкә үрелде.

– Әнисе, әнисе, дим, баланы бер базарга алып чык әле, дөнья күреп кайтсын. Болай якты йөзең, җылы бүлмәң дә зинданга әверелергә мөмкин. Бәхтияр озата барыр.

– Барам, барам, мин әнием белән Нәсараны көне буена озатып йөрергә дә риза.

– Ханың кем карар соң? Бу арада өйдә юана башладың, Бәхтияр, вәзир Тимбай шулай юашландымы, хәлеңә керәме?

– Вәзир Тимбай – әүлия ул, әтием, әүлия.

– Вәзире әүлия булгач, ханы кем була инде?

– Ханы… Кһм, хан инде, ханнан өстен кем бар бездә?

– Аллаһы Тәгалә, Бәхтияр. Узынма, ипле йөре. Асылгәрәй малае, дисеннәр. Ә мин, әниләре, сиңа да әйтәм, ишетәсеңме, мин ханга гомеремә тугры булдым.

– Анысы хак, – диде Бибиҗамал, чәй көйли-көйли. – Йоклаганда арусың болай, Аллага шөкер, типкәләшсәң дә, ичмасам, җанга тимисең.

– Сөбханалла, сөбханалла, әстәгъфирулла, Бибиҗамалҗанкисәгем, бу ни дигән сүз инде тагын?! Иш күгәрченнәрдәй гомер иттек, әле булса аерып алып булмый үзебезне…

Бәхтияр әтисен дә, әнисен дә ишетмәде, Наталья бөтенләй аларны аңламады, чөнки әтисе белән әнисе дә кайчак шулай үртәшерләр-үртәшерләр иде дә кич белән иш күгәрченнәрдәй гөрләшә башларлар иде; ул ашавын белде. Мондый ризыкны аның авыз иткәне юк иде әле, куян ите авызда эри, бәлештән хуш исләр аңкый, ашамый түзәр әмәл юк, хәтта егетнең күзәтүенә дә исе китмәде. Кыз бер дә алай тартынып тормады, бәлешне дә ашады, чия төнәтмәсеннән дә авыз итте, баллап чәй дә эчте, гәрчә килгән мәлдә чәйдән баш тарткан чаклары булгаласа да.

Ашап эчкәч, кыз савыт-сабаларны җыйды да эчкәре алып кереп китте, юарга кереште.

– Җылы су кече казанда, кызым, – диде Бибиҗамал, табын яныннан кузгалмый гына. – Алъяпкыч бәйлә, күлмәгеңә чәчрәтерсең…

– Әллә инде, әни, бөтенләй алып калырга исәбең нәсараны? – диде, көлемсерәп, Бәхтияр.

– Атасы, күр әле бу әрсез башны. Баланың башын әйләндерү генә җитмәгән, анасы белән булыша башлады.

– Аркасы камчы сорыйдыр. Нәсараның тиздән әтисе килә.

– Шуннан? – диде Бәхтияр, бер дә исе китмичә.

– Шуннан шул, утыртыр да алып китәр Владимирга.

– Мин аны җибәрмәсәм?!

Ата-ана күзгә-күз карашып алдылар, икесе дә көлемсерәп куйдылар.

– Саташма, теге шәехтәге кызны оныттың дамыни инде? – диде Асылгәрәй, ирен чите белән генә елмая-елмая.

– Онытмадым, мин аны да, нәсараны да яратам.

– Икесен дә?! – диде әнисе. – Ике йорт саласың, ике хатынга өйләнәсең. Һәм алар сиңа килергә ыжгырып торалар?..

– Ыжгырып тору-тормауларын белмим, ә менә икесенә ике өй салачакмын һәм, риза булсалар, икесен дә алачакмын.

– Әстәгъфирулла, аталары, саташкандыр бу. Сиңа ничә яшь соң әле?..

– Унсигезгә киттем, картаеп барам инде, бүтәннәр…

– Син үзеңне бүтәннәр белән чагыштырма, бүтәннәр кибет саклыйлар, сәүдә итәләр, ә син хан тынычлыгын саклыйсың. Бүтәннәр, бүтәннәр һәркөн, кушуч тутырып, дирһәм җыялар, әнә күрше Миңнегалимулла малае икенче кибет суктырып ята инде.

– Миңа өйләрне хан салдырып бирәчәк.

– Башың диванага салма, балакай. Нәсараның Владимирда ярәшкән егете бар ди ич!

– Кем әйтте?

– Атаң.

– Карале, син, әниләре, кызның – нәсараның – егете юк, берәү аңа өйләнергә иткән дә, кыз бире качып килде, теләми ул егеткә кияүгә чыгарга, яратмыйм, ди.

– Безнекен яратканмы? – диде Бибиҗамал, үртәлә башлап.

– Әнием, хан кадәр хан да нәсара кызга өйләнде ич әле! – диде Бәхтияр. – Гөрләшеп яшиләр.

– Ирексездән килә ул бала. Аталары китереп бирә. Болгар белән татулашып булмасмы дип. Ләкин ул бала монда килеп, Илһам хан хатыны – ханбикә булып урыс белән болгар тынычландылармы?! Әле булса бер-берсенә яу йөрешеп торалар…

– Ю-ук, әнисе, Болгар беркайчан да тик торганда урыска яу чапмады, Коръән тотып ант итә алам. Ә менә урыс йөрде. Долгоругы да, Боголюбы да, Зур Оясы да, монысы да читкә куймый. Ашлыны нишләтеп китте әнә, Гәүһәремне…

Асылгәрәй хатыны ягына күз төшереп алды, әмма соң иде. Ашлы һәм Гәүһәр сүзләрен ишетүгә, Бибиҗамал алъяпкычы белән йөзен каплады һәм лышык-лышык елый башлады.

– Нәҗес җаннар, кайчан туяр икән бу ир-ат сугышудан…

– Карале, әниләре, мин китим инде, эш бик тыгыз иде, – дип, Асылгәрәй тора-тора амин тотты, догасын укып, битен сыпырып куйды. – Ә син, Бәхтияр, вакыт тапсаң, әниең белән нәсараны, чынлап та, базарга илтеп кайт. Ага Базарга барыгыз, туры алашаны җигәрсең, айгырга тимә, ул анда тик тормас.

Асылгәрәй хата җибәрүен соңрак сизде, хәзер инде Бибиҗамалы тиз генә тынычлана алмас, Гәүһәр исемен ишеттеме– яше кипкәнче, эче бушаганчы елый.

Бәхтияр анасы янына килде, иңеннән кочты.

– Базарда нәсара кызыңа болгар күлмәкләре алырбыз, берәр камзул, калфак.

– И-и бала-бала, рәхәтләнеп туган телдә гөрләшеп утырмагач, нинди хатын инде ул, – диде Бибиҗамал, тәүге хәсрәтен читкә куеп, чөнки аның уенча, гаиләгә яңа хәсрәт килергә тора иде. – Ни инде ул, балакай, син ярата, мин ярата. Күңелеңне эретердәй итеп туган телдә сөйләшә белмәгәч. Безләргә, балакаем, егетләрнең дә, ир-атның да татлы сүзе кирәк, ана телендә, җаныңны эретердәй. Ә ул аны тәне белән генә сиңа бирә алмас, син дә бирә алмассың. Шуннан җаныңда канәгатьсезлек туар, күңел челтәрең кителер. Аннары атаң да разый булмас.

– Ә син, әнием?

– Мин ана кеше, балакай. Минем хакым атайныкыннан да күбрәк. Ходай Тәгалә һәр кешегә үз насыйбын язган. Башкача булганда, ул гаилә бәхетсез булыр, ди. Үзләре дә, балалары да. Сак белән Сок кебек ахирәткә кадәр бер-берсен эзләрләр, ди.

– Ә ул миңа Ходай Тәгаләдән насыйп ителгән булса, әнием?

– Белмим, белмим, балакай. Ят дингә табынган, адым саен чукынган, болгар-төрки халкының гореф-гадәтен, тел-иманын белмәгән балага күнегеп китү авырга килер, күңеле кайтыр, йөрәге сүрелер, үзе үк баш алып качар чиккә җитәр. Ай-һай, балам, холыкны үзгәртеп булыр, ә менә җан белән кергән динне булмастыр.

– Мәрьям ханбикә дә әнә мәчеткә йөри, намаз укый. Ана телебездә синнән, миннән бер дә ким сөйләшми шикелле.

– Ханбикә, балам, ил абыстае, ил башында кияүдә. Аңа барысы да килешә. Ә син кем?.. Күр әле моны, кем белән үзен чагыштыра?!

– Мин ханның җансакчысы, әнием.

– Җитте, җитте, теңкәмә тимә. Җансакчысы булсаң, бар, ханыңның җанын сакла, Нәсараны котыртып йөрмә. Кыз кешенең күңеле юк-барга да ышанучан, самими була, ышанып куюы бар балакайның. Соңыннан үкенепләр бетә алмас, бичара.

– Син мине бик кыен хәлгә куйдың әле, әнием…

– Хак юлга бастырам, хак юлга төшерәм, балам. Анаңдыр бит мин синең?..

20

Хәзер инде бар да ачыкланды: монголлар тәгаен Болгарга яуга җыеналар. Бу хакта бик тәфсилләп Мәүлә Хуҗа хәбәр итте. Бөтен монгол угланнары вә ханнары үз төмәннәре белән Саксиннан ерак түгел, Тургай төбәгенә тупланганнар икән. Шунда ук Кече корылтай уздырганнар, кемнең кай тарафка йөрүен ачыклаганнар. Бәхәсләшкәннәр, ашаганнар-эчкәннәр, ахыр чиктә шымчыларыннан хәбәр көтәргә булганнар.

Кече корылтай түрендә Чыңгыз хан оныгы Батый хан һәм баһадир Сүбәдәй утырган. Идел буеннан алып Әдрән диңгезенә кадәр булган илләрне яуларга ниятләрен ныгытканнар. Ниятләвен ниятләгәннәр, әмма Чыңгыз хан васыятен тотып, дошман турында тулы мәгълүмат җыймыйча кузгалмый торалар икән. Ашау-эчүгә, азык-төлеккә кайгырмыйлар, үзләре белән көтү йөртәләр, аннары үзләре яулаган авыллардан, башкорт болыннарыннан мал-туар килеп тора. Кардәш башкортлар Урал таулары ягына качканнар, дип хәбәр иттеләр. Монголлар, бигрәк тә Сүбәдәй баһадир һәр яуланган авылдан һәм каладан ун егетнең берсен үзенең гаскәренә яугир итеп ала икән. Алай да түзми Сүбәдәй баһадир, Саксин каласы Тургай кальгасыннан ерак түгел ич, көннәрдән бер көнне алтмыш мең гаскәре белән Саксинга юнәлә. Атна дигәндә Саксинны яулый, Бачман баһадир, башкаласын ташлап, Сөмбелгә килеп урнашырга мәҗбүр була. Хәер, Саксинны ташлап, Сөмбелгә чигенергә дигән фәрманны Илһам хан җансакчысы Бәхтияр аша үзе җибәргән иде. Рәхмәт Бачман баһадирга, гаскәрен туздыртмаган, качып өлгергән. Бачман баһадир үзенең куәтле һәм хәрәкәтчән гаскәрен саклап калган, хәзер монголларның адашкан һәм авылларны таларга җибәргән баскакларын кырып, башларын сөңге очына кадап, үтерелгән әсирләрне, иярләренә бәйләп, Батый хан ыстанына җибәреп йөри икән. Илһам хан Бачман баһадирның бу кыланышын килештереп бетермәде, әмма сүз дә әйтмәде. Ахыр чиктә болгарлар монголларга яу килмәгән, монголлар болгарларга яу килгән. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән туган җирне беркемнең дә бирәсе килми: кан кою, баскынлык иткән дошманнан үч алу – табигый хәлдер. Әнә шул хәлләрне күргәч, Батый хан Болгарга яуны тизләтергә булган, имеш. Димәк, Бачман баһадир Батый ханның утырган ияренә ут салган булып чыга, ашыга дошман, ә ашыккан ашка пешәр, ди. Әйдә, килсен, без дә аны Болгарда колач җәеп көтмибез, дип уйланды Илһам хан, тәсбих тарта-тарта.

Илһам хан шәех Кол Галине үзенә дәштерде, чөнки шәех һәркөн халык белән очраша, мәчетләрдә вәгазь сөйли, хөтбә әйтә, ә атнага бер, җомга көндә, хансарай мәчетенә килеп, хансарай түрәләре, хансарай куштаннары алдында нотык тота, Илһам ханга хөтбә әйтә, халыкны дошманга каршы торырга өнди, нәкъ менә өнди, ә котыртмый иде. Шәех Кол Гали урыс епископларына бер дә охшамаган иде, урыс епископлары, гадәттә, үз диндарларын мөселманнарга каршы котырталар, әкотырган халык котырган эт белән бердер, соңыннан ул халык кемгә яу чапканын белсә дә, бер дә мәрхәмәт күрсәтми: картын-яшен, баласын-чагасын, хатын-кызын мәсхәрәли, рәнҗетә, үз диненә түндерә – көчләп, ирексезләп, аркаларына салам бәйләп, ут төртә, бәкеләргә ташлый, ач тотып, кышын кар өстенә яланаяк килеш куып чыгара…

Кол Гали килеп керде, өстендә Бохара чапаны, озын, хәтта итек башларын каплый, буй-буй яшел-саргылт төстә, башында куе яшел ефәк чалма, кулында кам таягы.

– Әссәламегаләйкем, хан хәзрәтләре!

– Вәгаләйкемәссәлам, шәех хәзрәтләре. Биккол кая соң,Биккол ага, мин аны да дәштергән идем түгелме? – дип тупсабашка карады Илһам хан.

– Биккол сәүдәгәр монда, кереп килә, – диде тупсабаш.

Биккол керде, көмеш табага Коръән зурлыгындагы китап куйган, ул Кол Гали янына якынлашты, ханга баш иде, исәнләште.

– Хуш, хуш, Биккол агай, узыгыз, утырышыгыз.

– Илһам хан хәзрәтләре, – диде Биккол һәм чак кына алга чыгыбрак баш иде. – Ошбу китап – Кол Галинең кыйссасыдыр. Диван-кыйсса тәмам. Бу китапны ул иң башта Сез хан хәзрәтләргә бүләк итә. Рәхим итеп алыгыз!

– Бәрәкалла, бәрәкалла. Вәзир, вәзирем кая соң?

– Мин монда! – дип, ян яктан килеп чыкты Тимбай вәзир.

– Казнабашны дәш, вәзирем. Хәзер үк килеп җитсен!

Алар утырышкан арада, сулышына кабып, казнабаш килеп җитте. Тамак кырды, чөнки хан хәзрәтләре, мавыгып, Биккол һәм Кол Гали белән сөйләшеп утыра иде.

– Ә-ә, – диде, аңа бармак белән генә әйдәп. – Кил әле якынрак.

Казнабаш аның янына килеп үк тезләнде. Илһам хан аңа нидер әйтте һәм, вәзиренә күз ташлап:

– Тиз йөрегез! – диде.

Вәзир белән казнабаш чыгып киттеләр, Илһам хан әкрен генә, бисмилласын әйтә-әйтә, китапны актара башлады. Һәм япты да янәдән табакка куйды.

– Бөек фарсы шагыйре Фирдәүси дә солтан Мәхмүд Гаҗнәвигә үзенең еллар буена язган дастанын бүләк итә бугай.

– Ләкин солтан ул шагыйрьнең кадерен белми, илле биш мең бәеттән торган китапка бәһа бирми, хан хәзрәтләре.

– Хуш, хуш, Биккол, хуш. Нигә соң Кол Гали дәшми, ошбу китапның иясе?..

– Минем бу китабым сезгә, хан хәзрәтләре, бүләк итәргә ышандырдым, мин аны сезгә бүләк иттем.

– Рәхмәт, рәхмәт, туганый. Без бит әле туганнар, Биккол.

– Туганнар, хан хәзрәтләре, туганнар.

Ул арада, табак тотып, вәзир килеп керде, табак тулы көмеш дирһәм иде. Илһам хан табакны вәзир кулыннан алды һәм торып басты, Кол Галигә карады.

– Туганым, мин синең ошбу диван-кыйссаңны ихлас күңелдән кабул итеп алдым. Инде син дә минем бүләгем ал.

Кол Гали бераз икеләнә калган иде, Биккол аның кабыргасына төртеп алды. Кол Гали табакны алды, бер тезенә төшеп рәхмәт әйтте.

Илһам хан, канәгать калып, китап салган табакны вәзиренә бирде.

– Вәзир Тимбай, ошбу китапны күчерүчеләргә бир, йөз китап күчереп, төпләтеп барлык калаларның да мәчетләренә озаттыр.

– Баш өсте, хан хәзрәтләре.

– Инде утырышыйк, сезнең белән сөйләшәсе, киңәшәсе сүзләрем бар, – диде Илһам хан. – Әйдәгез әле, булмаса, карта янына үтик.

– Бу карта монголларда да бар, хан хәзрәтләре, – диде Биккол.

– Гаҗәп, җиде карта эшләткән идем, берсе югалды, шул микәнни?

– Кемнәрдә иде карталар?

– Абам әмир Хаҗида, хан оныгы Хансөярдә, Артык баһадирда, вәзирдә, Бачман баһадирда, Җик Мәргән баһадирда һәм менә миндә. Ләкин карта гына коткармас монголларны, Биккол.

– Хан хәзрәтләре, монголларны коткармас, шигем юк, ә менә безне кыен хәлгә куюы бар, чөнки картада каланың җир асты юллары күрсәтелгән. Дөрес, аны бар кеше дә укый алмас, әмма Батый хан үзе белән Чин галимнәрен йөртә, уйгур мөгаллимнәрен, алар исә безнең язу белән таныш, Батый хан үзе дә.

– Хөрмәтле сәүдәгәрем, карта мине борчымый, мине монголларның гаскәр саны борчый, грек утлары, аннары җирсөннәрдән туплар һәм тупчылар да алып килгәннәр икән дигән хәбәр иреште.

– Мин монголларда туплар күрмәдем, хан хәзрәтләре.

– Сүбәдәй төмәнендә – әйе. Тупларны Батый хан алып килә. Шуның өчен безгә Батый хан тарафына үтеп керә алырлык кеше кирәк.

– Минме, хан хәзрәтләре?

– Синең турыда сүз бармый, син олы кеше инде. Кабул итсәгез итегез, кабул итмәсәгез, тагын уйлашыйк, минем сезгә бер фикерем бар, туганкайларым. Безгә Ләйлә белән йөзбаш Йөгерекне очраштырырга кирәк. Һәм тиз арада. Танышсыннар, кирәк икән, ә ул безгә кирәк, кавышсыннар. Кыз риза булса, сузмый гына никах укытырга кирәк. Биккол агай, Кол Гали туганый, кыз сезнең кулда, чибәр, җор телле, Җамалбикә абыстайдан белем алган, ә ул абыстай миндә булды, Сәлахетдин алып килгән иде, мин аны Каракорымга җибәрдем, әйбәт товар белән – бу хәл Үгәдәй ханга кул сузу түгел, ләкин мин аңа тиң рәвештә сәүдә итәргә вәгъдә бирдем. Хәзер миңа Батый хан ыстанына, ә бәлкем тирмәсенә үк үтеп керә алырдай кеше кирәк, ә ул кеше – Сүбәдәйнең кишектине йөзбаш Йөгерек. Биккол агай, беләсең, ул кешене башкача кулга төшереп булмаячак, ә Ләйлә атлы кыз аны, иншалла, яратыр. Калганын мин кыз белән үзем сөйләшермен. Риза булган хәлдә, әлбәттә.

Кол Гали ни әйтергә дә белмәде, ул, гомумән, сәясәтне аңлап бетерми, мәгәр бернәрсә барып җитте аңа: хан хәзрәтләре Ләйләне Сүбәдәйнең йөзбашы Йөгереккә кияүгә бирергә тели һәм шул хакта киңәшә. Ләкин кем каршы әйтә алсын ханга?! Кол Гали – юк. Биккол атасы – тагын юк. Димәк, Ләйлә ниндидер дәүләт уенында катнашырга тиеш булачак. Аңлармы ул бала моны, аңлаган хәлдә, анасы Зөлхидә ризалык бирерме, биргән хәлдә, кыз үзе ничек хәл итәр, килешерме, чыгармы, яратырмы ул егетне, гәрчә төрки кешесе булса да, күптән түгел генә Мәүлә Хуҗа тарафыннан исламга йөз тотарга өндәлгән булса да?..

– Хан хәзрәтләре, – диде Биккол, ниндидер уңайсызлану тоеп. – Кыз үзе риза булса бер хәл, инде риза булмый икән…

– Биккол агай, син дөнья күргән кеше, мин сине ничек бала күңеленә үтеп керергә өйрәтергә җыенмыйм. Әмма сиңа мин ышанам: син бу бурычны үтәп чыгарсың. Кол Гали дә каршы килмәс. Ил кайгысы баштан йөрер, дигәннәр бабаларыбыз.

– Әйе, әйе, хан хәзрәтләре, Сез хаклы.

– Ә хәзер миңа әнисе белән Ләйләне җибәрегез. Минем алар белән сөйләшәсем бар, туганкайлар. Вакыт тыгыз, хәлемә керегез…

Биккол белән Кол Гали күзгә-күз карашып алдылар һәмдәррәү кузгалдылар. Хансарайдан чыкканда, аларны пар ат җиккән сиртмәле арба көтеп тора иде инде. Атларны хан җансакчысы Бәхтияр тоткан, ул Биккол белән Кол Галине күрде дә, сикереп төшеп, икесенә дә сиртмәле арбага утырырга ярдәм итте. Һәм ат тотучыга:

– Кузгалдык! – диде.

Юл буена бер-берсенә сүз катарга кыймый кайттылар. Капкага җитәрәк кенә Биккол:

– Зөлхидәгә үзең әйт, мин куркам, – диде.

– Яхшы, атам.

Өйгә керделәр, Ләйлә укып утыра, Зөлхидә китаплар актара.

– Зөлхидә, Ләйлә, сезне хан хәзрәтләре сарайга дәште, артыгыздан җибәрде, озатып куйыйммы, үзегез генә барасызмы?

– Үзебез генә, әнием, шулай бит? – дип сикереп торды Ләйлә. Зөлхидә аптырабрак калган иде, Кол Галигә сынап карап алды.

– Ни булды, Кол Гали?

– Ләйлә белән сине хан хәзрәтләренең күрәсе килә.

– Шул гынамы?

– Калганын миңа әйтмәде, Зөлхидә, ышан.

Ләйлә киенеп тә чыккан инде, Зөлхидә кызына карады да үз ягына кереп китте, озакламый ул да өс-башын алыштырып чыкты һәм тагын каш астыннан гына Кол Галигә карап алды. Кол Гали түзмәде, аның янына килде, колагына үрелеп:

– Ханның Ләйләне бер егет белән таныштырасы килә, – диде.

Моның белән Зөлхидәнең гаҗәпләнүе арта гына төште, ләкин сорашып тормады, Ләйлә артыннан китте. Кол Гали аларны арбага кадәр озата чыкты, икесенә дә утырырга ярдәм итте, гәрчә алар тирәсендә Бәхтияр бөтерелеп йөрсә дә.

– Хушыгыз!

– Кол Гали, мин синнән канәгать түгел, – дип кычкырды Зөлхидә.

– Мин канәгать, канәгать! – дип кул болгады Ләйлә.

* * *

Илһам хан ни турында сөйләшкәндер алар белән, Кол Гали белмәде, әмма Биккол артыннан вәзир үзе килде һәм хансарайга алып китте. Икенче ярты көндә Биккол өйгә үтә ыспай киенгән йөзбаш Йөгерек белән кайтып керде.

Ләйлә белән Зөлхидә кайтканнар иде инде, өй җыештырып маташалар иде, күрәсең, Илһам хан Ләйләне килештерә алгандыр, чөнки бик шат, хәтта авыз эченнән генә ниндидер җыр җырлый. Кол Гали түзмәде, Зөлхидә янына килде, биленә кулын салды.

– Ни булды?

– Ләйләне кияүгә бирәбез. Бүген үк никах укытабыз.

– Янгын чыкмагандыр бит?

– Чыккан. Ул китә, иртәгә китә.

– Кем? – дип юри сорады Кол Гали, гәрчә бу хакта белсә дә.

– Йөгерек атлы йөзбаш диме, сәүдәгәр диме, аңлап бетермәдем. Ләйләгә егет ошады, шундук килеште. Тиздән монда булырлар инде. Күр, күр, килделәр дә инде! Ләйлә, бар эчке якка кереп кит, – диде Зөлхидә.

Кол Гали үзен ахмак хәлдә калган берәү итеп хис итте. Шаккатмалы хәл иде, хәйран калмалы, алар үзләре дә шулай никахлаштылар ич, инде тагын бер иш. Бу ни хәл бу?! Кул артлары шулай җиңел булдымы?..

– Безнең кул арты җиңел булды, – диде ул, Зөлхидәнең күзләренә карарга тырышып.

– Син белгәнсең бит бу хакта.

Кол Гали колакларына чаклы кызарынып чыкты.

– Кичер мине, Зөлхидә, мине изге ялганга барырга Илһам хан мәҗбүр итте.

– Җүләрем, куанасы ит, – диде Зөлхидә, Кол Галинең башыннан кочып. – Куанасы ит, Ләйләгә егет ошады. Бирнәсе дә әйбәт: егерме ат, биш бия, кырык аршын тукыма, Ләйләгә унлап күлмәк, миңа һәм сиңа меңәр тәңкә көмеш.

– Бирнәсе дә әйбәт, егете дә, тик әллә нигә куанасы килми, Зөлхидә.

– Син аны бик якын иттең шул, үз балаңдай күрдең, шуңа бирәсең килми.

– Бәлкем, шулайдыр да, – диде Кол Гали, килешеп. Һәм кереп килгән кияү егеткә каршы китте.

* * *

Тагын ике көннән монгол сәүдәгәрләрен Батый хан ыстанына озаттылар. Алар белән иң алдагы дөядә Ләйлә дә китте. Зөлхидә белән Кол Гали, Биккол карт аларны басу капкасына кадәр озата барды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации