Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 53 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]
– Хан хәзрәтләре, телиме моны, теләмиме, хаким кеше кискен чараларга таянырга мәҗбүр. Бәхәссез, тәхет ягында фәлсәфи бәхәсләр дә – чарасыз хәлдер. Безнең халык суфиларга мөкиббән китеп иярмәде. Барыр сукмак булса, суфига шул җиткән. Сезгә исә бөтен бер ил белән идарә итәргә кирәк. Борынгылар әйткәннәр, яман чир килер итсә, каладан этләр дә кача башлар, дип. Аллага шөкер, Болгардан качучылар юк, киресенчә, безнең тарафларга угыз-кыпчак агыла.
– Алар хәзер Болгарга туктамыйлар, Кол Гали туганый, Кашан, Казан тарафларына юл алалар. Урын булмаудан түгел, Болгарга аларның кирәге юк, артык тамак, артык җан, һәр җанга торак кирәк. Ә Болгарда барысы да исәпләнгән. Башкалада, дим. Углан Габдулла Биләр каласын бина итеп ята, шунда җибәрәм мин аларны. Иншалла, монголларга көчебез вә куәтебез җитәр, безнең тарафтан алар өч тапкыр кыйналдылар инде. Шуның өчен без баскынчыларга каршы нык әзерләндек. Имамнарыбыз да халыкны әзерлиләр.
– Дога кылып кына саклап калып булмас бит, хан хәзрәтләре.
– Мин имамнар догасына гына таянмыйм, Кол Гали туганый. Кальгаларым ныгыттым, коралларым камилләштердем, аннары халкыма да ышанам, иншалла, баш бирмәс. Шул ук вакытта мин сиңа да зур өмет баглыйм, туганый. Хак, халыкка дога гына аз, аңа синеке кебек шигърияткә салынган ялкынлы сүзләр дә кирәк. Халыкның рухи көче синең шигырьләреңдә, кыйссаларыңда чагылачак. Рухи көч исә – үлемсез, мәңгедер. Мин «Кыйссаи Йосыф» дигән дастаның тәмамлап киләсең дип ишеттем…
– Әйе, бу шулай, хан хәзрәтләре.
– Күчерүчеләр, төпләтүчеләр миннән булыр, туганый.
– Рәхмәт, хан хәзрәтләре. Мин бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышырмын.
– Дошманның һәр ыстанында безнең кешеләр бар, Кол Гали. Имамнарыбыз, сәүдәгәрләребез. Алар барысы да язу белән эш итә. Ә монголлар, нигездә, белемне уйгур мөгаллимнәреннән алганнар икән. Димәк, күп тә үтмәс, без аларны барыбер җиңәрбез… Тик ул вакытта без генә булмабыз… Мин ишеттем: Чыңгыз хан да ислам динен кабул итәргә булган һәм иткән дә икән дип. Тик аңа имамнар шарт куйганнар: хаҗга барырга, әул аяклары сызлауга сылтап бармаган, имеш.
– Булган андый хәл, хан хәзрәтләре. Ләкин Чыңгыз хан аяклары сызлаудан түгел, хәлифә белән бәхәскә кергән булган, ә хаҗга хәлифә илләре аша узасы.
– Аллага шөкер кылам, без гафил булмадык. Кыйблабыз – ислам, чишмәбез белем булды. Мәдрәсәләребезне Хәндҗәл хан ук салдыра башлаган, мөгаллимнәр укыткан. Хәер, бик борынгы бабаларыбыз Кубрат хан да, аның угланы Кодрак та, аның угланы Ишкул да, аның угланы Иллек тә, аның угланы Болгар да, аның угланы Тукый хан да, аның угланы Айдар хан да, аның кияве Хәндҗәл хан да, Айдар хан угланы Зөбәер хан да, аның угланы Мөхәммәдәмин хан да, аның угланы Силки хан да, аның угланы Алмас хан да, аның угланы Микаил хан да, аның угланы Әхмәд хан да, аның угланы Беренче Мөэмин хан да, аның угланы Талиб хан да, аның угланы Икенче Мөэмин хан да, аның угланы Шәмгун хан да, аның угланы Хәйдәр хан да, аның угланы Мөхәммәд хан да, аның угланы Сәгыйд хан да, аның угланы Бараҗ хан да, аның угланы Ибраһим хан да, аның угланы Сәлим хан да, – Илһам хан сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бераз хәл алып торды, – һәм менә, туганыем, мин – Илһам хан. Мине дә исәпкә алып, һәммәсе егерме биш хан булабыз. Барысы да дәүләт биләгән, тәхеттә утырган, халык белән идарә иткән. Син укыган, белемле кеше, туганый. Мин янә бер нәрсәгә игътибар иттем. Пәйгамбәрләребез дә егерме биш булган икән ич. Ни бу? Очраклы хәлме?.. Түгелдер, туганый, чөнки бу хәтле туры килмәс иде. Менә игътибар ит: Адәм пәйгамбәр, Идрис, Нух, Һуд, Салих, Ибраһим, Лут, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әйүп, Шөгаип, Муса, Һарун, Зөлкәфил, Давыт, Сөләйман, Ильяс, Әлисагъ, Юныс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә, Мөхәммәд галәйһиссәлам. Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: «Мөселманнар һәрчак исләрендә тотсыннар: яхшы бәндәләр өчен – җәннәт, яман кешеләр өчен тәмуг әзерләнеп куелган. Аллаһы Тәгаләгә, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә инанганнан соң, мөселманга тәкъдирнең изгесенә һәм яманына иман китерү тиешле. Бәндә булган кеше ышанырга тиешле: дөньялыкта адәм баласыннан кичкән, башыннан үткән яманлыклар-авырлыклар– барысы да Хак Тәгаләнең тәкъдире белән ирешер, шунлыктан халыкларның таянычы да бер Аллаһы үзе булыр».
– Сез, хан хәзрәтләре, мине таң калдырдыгыз.
– Шуның өчен, туганыем, мин атам-бабаларымнан калган тәхетемне беркемгә дә бирмәм. Мин монголларга соңгы тамчы каныма кадәр каршы торырмын.
– Кабат әйтәм, мин хәйран калып утырам, хан хәзрәтләре. Сез бар ханнарны да яттан беләсез, пәйгамбәрләрне дә. Бу мәгълүматларны белү кятип Хафиз белән миңа килешсә дә, хәтта зарур булса да, сезгә… Сез хаким кеше ләбаса.
– Боларның барысын да атам язып калдырган, туганый. Һәм нотык-үгетләре дә бар. Менә тыңла: «Чит илләргә ышанычлы шымчылар җибәреп тору, күрше дәүләтләр хакында хәбәрдар булу дәүләт гомерен озайтыр, сине ышанычлы итәр. Моның өчен мосафирлардан, суфилардан, сәүдәгәрләрдән, табиблардан файдалану да оят түгел. Аларның һәммәсе дә, хәтта ярлы-ябага да ханның күзе вә колагы булсыннар. Яман хәбәрне көне белән хансарайга ирештерсеннәр. Сарай шәрифенә иң ышанычлы кешене кую зарур. Сатылмасын, сарайга килгән хәбәрне читкә сатмасын өчен, аңа яхшы түләү кирәк. Шымчыларны мөмкин кадәр ханның үзенә кабул итү зарурирак булыр. Чөнки беренчел хәбәр икенчел хәбәрдән күп тапкыр бәһалерәктер. Вәзирең башка халыктан кую хәерлерәк булыр, чөнки вәзирнең дә дошманга сатылу ихтималы бар, ә чит халыктан килгән вәзирдә туган-тумачалык аз чагылыр. Хансарайда галимнәр һәм үгетчеләр сан ягыннан бер чама булырга тиеш. Чөнки галим кеше аз сөйләр, мәгәр аны коткаручы, кымтырыклап торучы булмаса, дәүләткә файда китермәс, юкны бушка төяп яшәр». Боларның барысын да атабыз миңа язып калдырган, туганый.
– Үргәнечтә дәрес биргәндә, мин бер шәкерт авызыннан хикмәтле хикәят ишеткән идем, хан хәзрәтләре. Рум императорының ике йөз мең гаскәре солтан Алып Арыслан белән очраша. Төрек батыры җиһангир ир-ат кул астында нибарысы унбиш мең атлы гаскәр була. Бу кан коюдан солтан Алып Арысланга качарга мөмкинлек туа. Әмма ул качмый. Туктала да гаскәренә мөрәҗәгать итә: «Кем дә кем орышка катнашмыйча китәргә тели – китсен, чөнки сезнең алдыгызда фәрман бирүче солтан түгел, ә гади сугышчы», – дия-дия, күз яше белән елый башлый. Шуннан күтәрелә дә, сугышчыларын әйдәп, дошман өстенә ташлана. Җиде яра ала Алып Арыслан, өч аты яу кырында ятып кала, әмма җиһангир баһадирның унбиш мең гаскәре яваннарны җиңәләр. Шуннан яван императорын арканлап, солтан каршына китерәләр. Солтан аңа бер сүз әйтми, өч тапкыр камчы белән суга да: «Дүрт ягың кыйбла, бар, кайт үз илеңә, әмма ары таба минем илемә, минем җәйләүләремә аяк басасы булма», – ди.
– Гыйбрәтле хикәят, – диде Илһам хан, Кол Гали кәсәсенә кымыз коя-коя. – Гыйбрәтле хикәят.
– Менә икенче бер гыйбрәтле хикәят, хан хәзрәтләре. Бөек Искәндәр Фарсы иле шаһы Дарийны җиңгәч, сугышчылары шаһның җария кызларын кулга төшерәләр. Искәндәргә бу хакта хәбәр итәләр. Чөнки сугышчылары җарияләр арасында бер бите ай, бер бите кояштай гүзәл вә сылу кыз күрәләр. Бу кызны күргәч, барысы да аһ итәләр, чөнки бу кыздан, чынлап та, ай һәм кояш нурлары балкып торган сыман була. Сугышчылар, кызның гүзәллегенә, сылулыгына соклануларын уртаклашырга дип, Искәндәргә киләләр һәм аны, һичьюгы, бу кызны барып күрергә димлиләр. Әмма Искәндәр баш тарта: «Мин ул кызларның ирләрен җиңдем, җиңелгән ирләрнең кызларыннан җиңелү – Аллаңа хыянәт итү белән бердер», – дип җавап бирә.
– Янә гыйбрәтле хикәят, гәрчә булган хәл булмаса да, гыйбрәтле, – диде Илһам хан. – Ә син, туганый, кыйссаңны сузма. Мин аны көтәм. Монголлар килгәнче, синең «Кыйссаи Йосыф» дастаның укып чыгасым килә. Хикәятләрдәге кебек орыш, сугышлар да бармы?
– Мәкер, мәхәббәт, сагыш, тугрылык, әхлак вә әдәп гыйбарәләредер кыйссамда, әмма орыш вакыйгалары юктыр, хан хәзрәтләре. Мин ышанам: киләчәк буын халкы үзара тату яшәргә өйрәнер, чөнки сугыш берәүне дә бәхетле итмәде әле.
– Һәм итмәс тә, туганый. Бу кыз бала сәркәтибең икән. Бик әйбәт.
– Без кузгалыйк инде, хан хәзрәтләре…
– Әйе, әйе, табынга фатиха кылыйк та…
Илһам хан белән ханбикә аларны болдырга кадәр озата чыктылар. Хансарай капкасы яныннан үткәндә, Кол Гали Бәхтиярны күрде. Егет аның янәшәсендә атлаган Ләйләгә нидер әйтте, әйтергә иттеме, әмма Ләйлә аңа елмайды гына, әллә карап калган ханнан, әллә мөгаллименнән яхшысынмады, авыз ачып сүз әйтмәде.
Сәфәр аеның җиденче көне иде бу. Монголлар явы килүгә нибары алты атна калып бара иде. Болгарда исә әлегә тыныч, тормыш калада тәүгечә булса да, ниндидер тайфун килүен сизгән кебек, урамнарда шомлы бер тынлык тора иде. Дөнья буйлап Болгар өчен иң яман Маймыл елы атлый иде.
13
Икмәк игүнең нәтиҗәсе – тамак туклыгы. Тамагы тук кеше генә кулына каләм ала. Тамагы тук булмаганда исә, ул, бер тамакны кайгыртып, әллә кайларга сәфәр кыла, әллә ниләр эшли – җир сукалый, икмәк чәчә, ура, суга, ярма яра, каләм тотарга исә вакыты да калмый. Әгәр дә мәгәр кемдер аңа әнә шул ризык-нигъмәтне ниндидер бәһагә китереп бирә икән, ул– шагыйрь, уйлап табучы, һөнәрче, күн иләүче, тегүче, игүче, башмак суктыручы, тула басучы, тимерче, чуен коючы, бакыр кайнатучы, хатын-кызларга нәкышләнгән алкалар, беләзекләр, зөбәрҗәт ташлы балдаклар, йөзекләр ясаучы – тагын-тагын әллә нинди һөнәрләргә ия халык.
Кол Гали туа-туганнан бирле тамак өчен кайгырмады. Аңа гарәп, фарсы, төрки галимнәреннән вә мөгаллимнәреннән сабак алырга, укырга мөмкинлекне башта Биккол атасы бирде.
Менә ул хәзер туган илендә, мәгәр һаман ул Биккол атасы карамагында. Аның байлыгы исәбенә яши, көн күрә, яза, шәех дәрәҗәсендә йөри. Йосыф һәм Зөләйха дастанына ул җиһангир баһадирлар, алып батырларны кертмәде. Ул рәнҗетелгән колларны фиргәвен итте, Зөләйха кебек гыйшык юлында газап чиккән, кырык ел буена мәхәббәт утында янган хатынны сурәтләде. Аның җисми мисалы Зөлхидәдер. Дастанда Зөләйха рухани вә әхлакый яктан зур үзгәреш кичерә, пакьләнә, сафлана. Дастанга кергән барлык каһарманнар да – Аллаһы Тәгалә бәндәләре. Алар яратышалар, сөешәләр, хис ялкынында яналар, оялалар, тартыналар, рәнҗетеләләр, кимсетеләләр, мәгәр олы мәхәббәтләренә тугры калалар. Инде гамәли тормышларында бердәнберләрен тапкач, шатлыкларыннан ни кылырга белмиләр. Чөнки ул боларны үзе кичерә, үз мәхәббәте, үз йөрәге аша уздыра. Ул аны тапкан иде бит инде, тапкан иде. Тик кавышырга гына язмады аларга. Ә шул үзенең кичерешләре барысы да: мәхәббәттән исерүе һәм аны югалтуы, сагыш-сагынулары аша һаман аны көтүе, ниһаять, табуы кыйссада чагылыш тапты. Хак, тормышта ул аны таба алмады, мәгәр кем аның хыялын тыя ала. Ул аны кыйссасында тапты. Ул гынамы, аның кызын Аллаһы Тәгалә китереп бирде. Ләйлә, гадәттәгечә, йә үз бүлмәсендә, йә аның янында дастанның соңгы фасылын күчерде, ул инде сүрә-сүрә итеп бәйләп куйган. Бүген ул үз бүлмәсендә утыра. Нигәдер күренми. Илһам ханнан кайтканнан соң җитдиләнде, сабырланды.
Каләмен кулына алып, энҗеләрен тезәргә генә җыенганда, аның янына Ләйлә керде. Башына килгән бөтен уй-хыялы сибелде, таралды, фикер җеп очы кулыннан ычкынды. Ул хәзер тик аны күрде, гәрчә ул кергән ишеккә әйләнеп карамаса да белә иде: ул – Ләйлә. Кулыннан каләме төште, балачактагы кебек колакларын селкетте, түбәтәен рәтләде. Бөтен хәрәкәтендә, үз-үзен тотышында самимилек, гасабилык чалымнары күзгә ташланса да, Ләйлә аңардагы үзгәрешне күрмәде дә, сизмәде дә. Әллә нигә чарасыз кала башлады ул, Ләйлә килеп кергәч яза алмый, зиһене бутала. Җитмәсә, өстәлгә куйган каләме тәгәрәп китте, менә-менә өстәл читенә җитәчәк, ак киезне карага буяр, ләкин каләм алтын кара савытына сөрелде, туктап калды.
Үрелде, каләмне кулына алды. Күтәрелеп караса, каршында алиһәдәй Ләйлә басып тора.
– Мөгаллимем, хан кырында күңелле булдымы? Сөйләштегез дә сөйләштегез. Ә миңа ханбикә ошады, ул шундый садә, гыйффәтле.
Каләм янә өстәлгә ятты. Нинди язу ди инде, каршында үзе– алиһә басып торганда.
– Илһам хан борчуда, зур орышка әзерләнә, каһәр монголлар илгә яу йөрергә җыеналар. Ә ул барысыннан да хәбәрдар. Аның үз кайгысы үзенә бик җиткән, Ләйлә.
Каләмен янә кулына алды, ике бармак арасына кыстырып бөтергәләп торды.
– Ханбикә, дошманның һәр ыстанында безнең кешеләребез бар дип мактанды. Артык баһадир угланы Ташбай Күнбай бәк төмәне белән очрашкан, бик каты орышканнар, болгарлар монголларны Җаекның аръягына куып җибәргәннәр, олауларын, хезмәтчеләрен, хатын-кызларын әсир иткәннәр, диде.
– Бу хакта Мәрьям ханбикә генә беләме?
– Белмим. Мин аңа, минем әнием Күнбай бәктә, ул аны ирексезләп алып китә, дип әйтеп кенә әйттем. Әниемне Ташбай углан егетләре коткарган булсалар, мөгаллимем…
– Амин, амин, Ләйлә. Әйдә, Аллаһы Тәгаләдән шулай булуын сорап дога кылыйк.
Дога кылдылар. Күзгә-күз карашып алдылар.
– Нигә бу хәбәрне кичә үк әйтмәдең, Ләйлә?
– Алар юлда икәннәр инде, бүген-иртәгә кайтып җитәрләр, диде.
– Соңгы фасылны язарга утырган идем, Ләйлә. Бу хәбәрең йөрәгем җилкетеп җибәрде. Калдырып тор әле мине…
– Йосыф вафаты фасылын язасыңмы, мөгаллимем?
– Син каршымда басып торсаң, Йосыф вафаты фасылын да, хәтимәсен дә яза алмамдыр, Ләйлә.
– Кичер мине, мөгаллимем. Мин киттем. Төпләүчеләргә барасым бар.
– Хан, төпләүчеләргә үзем түләрмен, диде. Әллә ниләр ышандырып йөрмә.
– Яхшы, мөгаллимем.
Ләйлә генә чыгып киткән иде, читлектәге тутый кошчык сайрарга тотынды. Кол Гали күзләрен йомды. Һәм Зөлхидәне бөтен барлыгы белән күрде. Йөзе кояш кебек балкый иде, хәтта ай оялыр иде бу яктылыктан. Зөлхидәнең хәтта кулларыннан да нурлар балкый, аның нурлары Кол Галинең йөрәгенә үтеп керә, сөенечле бәхетен тагы да тулыландыра, хыялын йөгәнсез итә. Түзмәде, үрелде, каләмен алды һәм гүя аның кулыннан алды, ул хәтта аның бармак җылысын тойды. Ни кылырга белмичә, кулны сөя-назлый башлады. Сихри көчкә, тылсымга ия бармаклары, саз кылларын барлаган кебек, аның күңел кылларына кагылып-кагылып алдылар. Нәрсәдер зеңләде, көйгә салынды, йөрәк ялкыны хис белән тулды. Бу инде Аллаһы Тәгаләдән иңгән илһам иде, акыл ял итә, ә хис ташкыны каләмен алга әйдәде, йөрәк тибешенә җайларга керешеп яздырды да яздырды. Әйтер теләге каләм очында, ә артында, иңенә таянган килеш, Зөлхидә тора. Ул аның башыннан сак кына сыйпый һәм, яз, яз, Кол Гали җаным, соңгы фасылыңны яз, аннары хәтимәне тәмамларсың. Моны Зөлхидәң тели, яз… ди.
Язды да язды. Фасыл тәмам. Илаһи көчнең каян килүен ул белә иде, әмма аның янында чын сурәт булып Зөлхидәсе беренче тапкыр басып торды. Ул хәтта аның бармакларын кул учында тотты, тән җылысын, сулышын тойды. Сәер сурәт иде бу. Торды, бертын ишекле-түрле йөрде. Туктады, йомры сакалын учлап туктап торды, тагын кузгалды. Зөлхидә бәгърем, исәнме син? Ни язган безгә Аллаһыбыз, кавыштырырмы безне?.. Әллә булмаса, Сак белән Сок кебек, мәңге шулай бер-беребезне күрә алмый, кавыша алмый ошбу якты дөньядан китәрбезме?.. Утырды, кулына тагын каләмен алды.
Йосыф сәүче ул шәһәрдә байтак торды,
Бер көн аңа Тәңре әҗәл мәгълүм кылды,
Йосыф шуннан улларына васыять кылды:
«Иманыгыз нык саклагыз», – диде имди.
Озакламый Зөләйхасы вафат булды,
Ә Йосыфның күңле сагыш-хәсрәт берлән тулды,
Шуннан кабат өйләнмәскә карар кылды,
Угланнарын тәрбияләп яшәр имди.
Юк, болай язу ярамастыр, аерылды мохиттән, аерылды ихлас тормыштан, барысы да хыялында туган шигъри тукыма. Беркөнне аңа имам хәзрәтләре: «Синең шигъриятеңдәге дөреслек вә хаклык ихласи җисми хаклыктан күп өстен чыккан, Кол Гали», – диде.
Ләкин языласы язылган иде инде, кабат кайтып болай яза алмас, тәне-күңеле авыр йөктән арынган кебек җиңеләеп калган. Кемнедер дәшәсе, куанычын уртаклашасы килә.
– Мәфтуха апа, Ләйлә, бире керегез әле, керегез! – дип кычкырганын сизми дә калды. Ә тегеләр килеп кергәч, күзләренә баккач курка калды, ни кылырга белми язган кәгазьләрен җыя башлады.
Кулында диванның соңгы фасылы, Ләйлә килде дә барысын да кочагына алды һәм, күзләрен тутырып:
– Беттеме, мөгаллимем? – диде.
– Ләйлә, Мәфтуха апа, мин бүген 633 елның Сәфәр аенда, Маймыл елында диванымны тәмамладым.
– Балакаем, шөкер ит, шөкер ит, – диде Мәфтуха, якын ук килеп, һәм кочып алды. – Син, балакаем, Болгар халкына хәзинә тапшырдың. Синең бу дастаның кулдан-кулга йөрер, буыннан-буынга күчәр, оныкларың синең белән мактанырлар, горурланырлар. Төрки-болгар халкы синең бу дастаның Коръән-Кәрим урынына тотар.
«Бу ни бу?! Каян килә ошбу хатынга бу тамаша акыллы сүзләр. Барысы да хак булса?!»
– Сүзләрең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсен, Мәфтуха апа. Син мине әнием кебек якын күрдең, Биккол атам турында әйтеп тә тормыйм. Иншалла, ул да бер кайтып төшәр.
Беренче тапкыр тартынмыйча, Ләйләнең битеннән үпте, Мәфтуха апаның йөзенә йөзен куйды, кочагына алды.
– Утырып, хәтимәңне яз да, күчерүчеләргә алып китәм, – диде Ләйлә.
Ул аңа җавап бирмәде, бары тик елмайды гына. Мәгәр бу елмаюда барысы да бар иде: мәхәббәт тә, шигъри юллар таптырган әнисе гыйшкы да, илһам биргән шөкрана да, тансыклау-сагыш белән үткән гомер дә.
14
Сүбәдәй баһадир бу көнне өч ел көтте, өч ел гына түгел, унөч ел. Унөч ел буена ул болгарларның Чирмешән, Кандырча, Карамалы кальгаларын саклады. Керде, талады, җимерде, ләкин аны яңадан кыйнап чыгардылар. Җәйләү гомере Җаекның аръягында узды, болгарлар Җаекны кичәргә кыймадылар, башкортлар исә Урал таулары арасына качканнар иде. Ниһаять, үткән Сарык елында олуг хан Үгәдәй аны Каракорымга дәштерде. Гаять зур корылтай уздырылды. Болгар хакында Сүбәдәй нотык тотты. Ул һични яшермәде, барысы турында да тәфсилләп сөйләде. Болгарларны ике-өч төмән белән генә, ул гынамы, биш-алты төмән белән генә җиңү мөмкин түгел, диде. Өч-дүрт тапкыр болгарлар тарафыннан кыйналган Сүбәдәй дошман йөзендәге буяуларны артыгы белән куертты, чөнки белә иде, башкача Болгарны яулау һәм буйсындыру мөмкин түгел.
Ике арада күчеп йөргәндә, ул үзе белән кишектиннәрен алмады диярлек. Берүзе, берьялгызы чыгып китәр иде, әмма дүрт җайдак аты булыр, аларны көнгә ике-өч тапкыр алыштырыр, кайбер чакта бер шалтыдан икенче шалтыга бер көн үтәсе юлны ярты көндә үтәр иде. Ризыкка янә исе китмәде, атланган атының ияр астына телем-телем ат ите куяр, ә ул ит тир белән парланып тәмам пешәр иде – шуны ашады. Ә инде бик сусаса, атының муен тамырын тешләде дә кан эчте. Сүбәдәй баһадирны берәү белән дә бутап булмый, аннары аны башка берәү белән бутарлык та түгел иде. Гади-садә киенер, әмма очлым башында һәрчак дүрт бөркет каурые булыр. Бу – аның дәрәҗәсен билгели торган, күзгә бәрелерлек тамга. Сукыр булмаган кеше аны йөз адымнан таный, атыннан төшеп тез чүгә. Фәкать нойоннар, угланнар гына аның каурыйларын, ала атын күреп, аттан төшеп тез чүкмиләр, хәер, баһадирның моңа бер дә исе китми, чөнки белә: орыш башландымы – алар барысы да аның кул астына килеп керәләр, ә анда инде ул кемне кая җибәрергә белә, бик борын чөеп йөргәннәрнең төмәннәрен ут уртасына да кертеп җибәрә ала иде. Ә орыш кырында баһадирны тыңламау, аңа каршы әйтү баштан калу белән бер иде.
Ул төмәнен ярдәмчесе Күнбай бәккә калдырды. Алар инде Кандырча кальгасын алганнар, шунда кереп оялаганнар, шунда кышлаганнар иде. Ни сәбәпледер Болгар ханы Илһам, Кандырча кальгасын югалтса да, төмәннәрен җибәрмәде, монголларның зур орышка әзерләнгәннәрен белә, ахрысы, хан һәм шуңа әзерләнә булса кирәк. Аннары Сүбәдәй баһадир тирмәсендә болгарларның ике аксакалы тора: киңәш итәләр һәм Сүбәдәй баһадир аларга ышана иде, чөнки кат-кат сынап карады, иллә кыек юлдан йөрмәүләренә төшенде. Мәүлә Хуҗа исә бөтенләй изге кеше иде, төмәндәге төркиләрне, бигрәк тә татарларны ислам диненә сәҗдә итә. Итә бирсен, дин әһелләренә Чыңгыз хан да ышаныр иде. Сәүдәгәр Бикколга килсә, ул Болгарның барлык тормышыннан хәбәрдар иде. Илһам ханның күпме гаскәрие бар, нинди кораллары, калалары – Сүбәдәй барысын да картага төшертте һәм картаны ул корылтайга да алып кайтты, һәммәсенә дә күрсәтте. Картага Болгар гына түгел, урыс кенәзлекләре дә, маҗар илләре дә төшерелгән иде, хәтта Әдрән диңгезе дә. Менә шул картаны җәеп салгач һәм сөйләп биргәч сынды олуг хан Үгәдәй – яу чабарга һәм бик күп төмәннәр белән. Бу картаны сыздыру һәм төзетү өчен, ул Биккол белән Мәүлә Хуҗага гомерләренә җитәрлек алтын түләде. Чыңгыз хан кебек ул да үзенә игелек китергән кешеләргә акчаны кызганмады, дошманга сатылмасын, сатылган булса да, дөресен сөйләсен дип, акчаны кызганмады, һәрхәлдә, Мәүлә Хуҗа белән Бикколны шулай сатып алдым дип йөри иде ул. Чөнки акча шундый алдавыч ки, ул теләсә нинди изге кешене дә эздән яздыра, ди торган иде Чыңгыз хан. Һәм ул хак булып чыкты, Болгар аксакаллары аңа ихластан хезмәт итәләр. Аннары Чыңгыз хан сәүдәгәрләргә, имамнарга тияргә кушмады, хәтта аларны яклады, сугышчыларын калага таларга вә суешка кертеп җибәрер алдыннан, имам хәзрәтләренә, сәүдәгәрләргә, һөнәрчеләргә чыгарга кушты, шуннан соң гына яугирләрен каланы таларга кертеп җибәрде. Минем гаскәремне мин генә түгел, сәүдәгәрләр дә ашата, дип мактанырга ярата иде дөнья хакиме. Шуның өчен имам сәүдәгәрләрне рәнҗеткән нойонга кадәр җәзаның иң катысын бирер иде. Ә инде тирмәсенә якыннары, үҗәтләнеп, хата кылса, башкаларга гыйбрәт булсын дип, үз батырыннан тегенең билен сындыртыр иде. Бу инде – иң яман җәза. Билен сындырган кешене ташлап киткән җәйләүдә калдыралар. Үзе исән булса да, кул-аягы йөрмәс хәлдә калган бәндә берьялгызы кала, чөнки аңа берәү дә кагылырга кыймый, үзе үк шул көнгә калуы бар, ә теге бахыр төн килгәнне көтеп ята. Ташлап киткән җәйләүгә төнлә чүл төлкеләре, чүл бүреләре җыела, әлбәттә инде, кул-аяклары йөрмәс адәмне дә читләтеп үтмиләр. Бу үлемне Тәңре адәмгә күрсәтмәсен, шушындый үлемне күз алдына китерсә, Сүбәдәй үзе дә калтыранып, аркалары чымырдап китәр иде. Адәм ите ашап, аның тәменнән тәгаен исергән чүл бүреләрен, ач төлкеләрне, ерткыч кош-кортны ташландык җәйләүләрдә еш күрергә була. Шул төбәктә кунарга калсаң, төн буена улап чыгарлар, йокы бирмәсләр, хәтта атларына ташланырлар иде. Бу юлы әнә шул әрсезләнеп, кеше итен ашап исергән чүл бүреләре белән Сүбәдәйгә дә очрашырга туры килде. Барысына да үзе гаепле, үзе белән бер генә кишектинен дә алмады. Чөнки олуг хан фәрманын тизрәк ыстанына– төмәненә җиткерәсе килә иде. Бәхетле ел иде Сүбәдәйнең, ниһаять, болгар, ас, оруст халыкларының җирләрен яуларга рөхсәт алынды. Бигрәк тә Болгар җиренә ашкына иде ул. Анда аның Карлыгачы, угланы Ташбай. Башта Сүбәдәй баһадир бөтен көче белән Саксинга ташланыр һәм Бачман баһадирга шартнамә җибәрер – нәкъ Чыңгыз хан кебек: «Әмирләр, башлыклар вә күп халыклар хәбәрдар: мин сиңа Мәшрикътан алып Мәгърипкә кадәр бөтен Җир йөзен тапшырдым. Кем буйсына, шул кичерелә, кем каршы чыга, шул һәлак ителә». Уйгур хәрефләре белән язган ал тамгалы ярлыкны баһадир Бачман укый да укый, чөнки уйгур телен кыпчакларныкыннан аерып булмый, бер үк тел, бер үк лөгать. Бачман баһадир да каласын ташлап качар йә каршына чыгып сыгыныр. Аннары алар Болгарга таба кузгалырлар. Анда ул Карлыгачын табар. Тапмады Сүбәдәй туган илендә тынычлык. Хатыны Сөябел аны бөтенләй көтмәгән булып чыкты. Аннары янә бер хәл ачыкланды: Сөябел, ул яуда чакта, ир бала тапкан. Исәпләп карау бер дә аның файдасына булмады. Шуннан ни кылырга белми ары сугылды, бире сугылды да Сөябел аягына төште. Әйт, бала кемнеке? Чөнки үсмер малай бер дә аңа охшамаган иде, хәтта аз гына да. Тәүге кайткан вакытта ул моңа игътибар итмәгән иде, бала бар, йөри, йөгерә инде, ә бишектәге бишкә үзгәрә икән, хәзер ап-ачык күрде – бала аныкы түгел. Теге вакытта ук, Чыңгыз хан белән кайтканда ук, баланы чит кешедән тапкан булган. Хәер, анда да шиккә калган иде, хәтта, киңәшкә дип, Чыңгыз хан янына килде, ихлас күңелдән зарланды.
– Синдәй баһадирга хатыннан үч алу килешмәс, – диде аңа Чыңгыз хан. – Тангутларга яудан соң сөйләшербез. Телисеңме, баһадирым, мин улларыңны үз угланым итәм?
Бу көтелмәгән хәлдән Сүбәдәй тәмам югалып калган иде. Үзе дә сизмәстән:
– Кайсын? – дип сорады. Чөнки хан угланы була кала икән, ул бала шундук төмәнбаш булачак, кем белә, тора-бара тәхеткә дә үрләве бар иде.
– Күлкәнне, әлбәттә, – диде Чыңгыз хан. – Анысы синекедер бит?..
– Күлкән минекедер, – диде Сүбәдәй баһадир, каушый калып. Аның өчен ханның тәкъдиме көтелмәгән хәл вә яңалык иде.
«Нигә уйнаштан тапкан Үрәктәйне углан итми?» – дип уйласа да, авыз ачып каршы әйтә алмады Сүбәдәй, чөнки Чыңгыз хан аңа карата мәрхәмәтле булса да, мондый изгелекләрне бик сирәк кыла иде.
Нәүбәттәге корылтайда Чыңгыз хан, чынлап та, Күлкәнне үз угланы дип игълан итте һәм аңа үзенең кишектиннәреннән торган төмәнен бирде. Сүбәдәй, бу хәлгә аптыраса да, янә сүз әйтә алмады, фәкать авызына җыелган төкрекне генә йотып җибәрде. Бит ул аңа хатыны уйнаштан тапкан Үрәктәйне углан ит дип килгән иде, алай гына да түгел, хәлемә кермәсме дип зарланырга, әмма Чыңгыз хан аның бөтен уй-теләген сүтте дә ташлады.
Беренче тапкыр дияргә була, Сүбәдәй баһадирның Чыңгыз ханга ачуы чыкты. Ләкин ул чарасыз иде, бу хакта Чыңгызга әйтү генә түгел, күтәрелеп карарга да куәте җитмәде. Әле, җитмәсә, Чыңгыз хан: «Угланың Үрәктәй исәя төшкәч, мин аңа гаскәр бирергә васыять итеп калдырырмын», – диде. Бу инде Сүбәдәйне бөтенләй мыскыл итү иде. Әйтерсең лә түр башында түш киереп утырган, чиртсәң кан чыгардай кызыл йөзле, җирән чәчле, сипкелле битле, яшел күзле Чыңгыз хан иртәгә үләргә җыена. Аның каравы Сүбәдәй, өй-тирмәсенә кайткач, баш көтүчене, дәшеп, камчы белән ярды һәм бөтен ачуын алды. Бәлкем, үтергән дә булыр иде, каяндыр Сөябел килеп чыкты һәм аркылы төште. Сүбәдәй аны селтәп кенә җибәрде. Бик ихтимал, икесен дә үтергән булыр иде, әнисе кулыннан тотты.
– Тыел, кияү балакаем, төшер кулың, гөнаһка батма, Сөябел аны үзе дәште.
Хикмәт, ошбу чал чәчле, бит-йөзен җыерчык баскан карчык-әнигә Сүбәдәй беркайчан да каршы тора алмады.
– Анам, китсәң иде, – диде ул, тешен кысып.
– Китмим, кияү. Далада йөргән бияне айгыр капламаса, тиңен эзләгән җәнлекне аучы алса, дөньяга җан каян ишәер. Монгол яу йөреп, хатыны бала тапмаса, кем төмәнең тутырыр! Әллә син бу дөньяга мәңге килдем дип уйлыйсыңмы?! Тәңре барысын да күрә, барысына да шаһит – Сөябел дә, көтүчең дә гаепле түгел. Син үзең гаепле, кияү, үзең! Күрдем, күзәттем, син дә атка очып менмисең инде. Кем сине алыштырыр, кулыңдагы камчыны алып, кем кылычың тагып яу йөрер?! Ишеттек: олуг хан Күлкән угланың үз угланы дип игълан иткән икән. Күлкәнең Чыңгыз хан угланы булгач, син кем атасы соң?! Ханның яшь хатыны Хулан бала тапмады. Күлкәнне күргән саен үзенә дәшеп, тәм-том бирә иде, шул кәнтәй котырткандыр әле, ә син баш иеп утырдыңмы?! Син хәзер Үрәктәй атасы, кияү. Кабул ит угланны. Синең угланың ул, Күлкәнгә өмет итмә. Хан угланы булгач, борынын бик тиз чөяр ул бала. Синең угланың Үрәктәй, кияү. Ата бул!
Сүбәдәй көтүбаш белән Сөябелгә: «Югалыгыз күз алдымнан!» – дигән ишарә ясады, тегеләр чыгып киткәч, бер чүмеч кымыз сорап алды да күтәреп бер сулыш белән эчеп бетерде, аннары арак китертте, аны эчте һәм утырган урынында авып йокыга китте.
Иртән аңа шул ук әнисе бер кәсә арак бирде, бер чүмеч кымыз, түтәрәме белән ит китерде.
– Аша, эч, кеше көлдереп йөрмә, кияү. Сабыр ит. Үрәктәй бер дә төшеп калганнардан түгел, бүген үк кулыннан камчы-кылыч, ук-җәя төшми, кинәнәсе ит…
– Кинәнәсе ит, – диде Сүбәдәй, башына шаулап киткән арак хәмерен тоеп, һәм авыз чите белән мыскыллы елмаеп куйды. – Кинәнәсе ит…
Ахыр килеп, Үргәнечне алгач, Җучи ханга дип сайланган гүзәл хатын Зөлхидәне үзенә ала язды. Алмады, Җучи ханга җибәрде, ә Җучи хан ул барыр җайда җан тәслим кылган булган инде, хатынны кире алып кайттылар. Хәтта шунда да ул аны үзенеке итә ала иде. Ошаган иде аңа хатын. Әмма ахыр чиктә киң күңеллелек күрсәтте: Күнбай бәккә бирде. Хәзер әнә Күнбай бәк ул хатынны юртасыннан да чыгармый, әллә урларлар дип курка, әллә яратуы шулай.
Китәр җайда булса да, Сүбәдәйнең Сөябелне күрәсе килә иде. Ул аңа нәрсә әйтәсен дә белми, әмма күреп китәсе килде. Үрәктәйне дә ул ике-өч тапкыр гына күрде. Сөябел һәрчак, әле уенда, әле ауда, дип ялганлады. Күргәч, ул аңа баштан ук ят тоелды, бала анасына охшаган иде, шуңа бераз тынычлана төште. Тик барыбер күңеле китек иде.
Сүбәдәй ашады-эчте дә сузылып ятты. Түшәкне ул Үргәнечтән җибәргән иде, кәсәләрне – Бохарадан, чапаннарны, кием-салымны – Сәмәркандтан. Бай яшәгән харәземлеләр, тик шушы байлыкның кадерен генә белмәгәннәр. Ә кадерле илне ахмак түрә кадерсез итә. Шулай ди Чыңгыз хан. Ул, әлбәттә, бу сүзләрне Олуг Мөхәммәдне күз алдында тотып әйткәндер, чөнки шаһ сараеннан йөзгә якын җария кызлар алып чыктылар, Чыңгыз хан аларны шундук яугирләренә өләште. Хан үзе яуда хатын-кыз йөртергә кушмады. Ә үз фәрманын үзе бозар иде, кәнтәй Хуланы, әнә шул Күлкән угланын улы иткән хатыны гел үзе белән булды. Сүбәдәй, аның сүзенә карап, Сөябелне үзе белән алмады, ханның сүзен тыңлады, нәтиҗәсе билгеле: Сөябел ул юк чакта менә шул йомшак түшәктә баш көтүче белән рәхәт чиккән.
Хак, Чыңгыз хан, башкаларны тыеп, үзе хатын белән яу йөргәндә, җиһангирга сүз әйтә алмады, әмма абасы Җәбәй кыйган иде. Иллә Чыңгыз хан аңа: «Җиңгән илләрдә хатын-кызлар бетәрме, яуланган ил хатыннары өстендә аунаудан да зур бәхет юктыр, кабыргаларым», – дип, бик тиз авызын каплаган иде.
Күп тә үтми, Тәңре аны Карлыгач белән очраштырды. Каравыш кыз аның тәмам җелеген суырды, Җәбәй абасы кебек, тирмәсеннән чыкмый башлады. Янында Карлыгач булмаса, яшәвенең мәгънәсе бетәр кебек иде. Ә инде бер елдан Карлыгач бала да тапкач, куанычыннан үз-үзенә урын таба алмады.
Сүбәдәй кулларын баш астына куйды, күзләрен йомды. Корылтай булды, ул үз дигәненә иреште, ә менә гаиләдә бәхетен таба алмады. Аның каравы орышта һәрчак күктә очты, һәрчак җиңде, һәрчак өстен чыкты. Күрәсең, Тәңре аңа ике бәхетне бергә бирергә теләмидер. Карлыгачны табуы, аның углан бүләк итүе булды – болгарлардан җиңелде, бер күзен югалтып, калдык-постык гаскәре белән көчкә качып котылды.
Сөябел керде, пышан гына нидер әйтте бугай, әмма ирнең йоклавын шәйләп, аның янына тезләнде, бертын утырды. Сүбәдәй, ни теләсә дә, күзен ачмады, кулын сузмады, тыелды. Хәтта мәхәббәттә дә хәрбилеге өстен чыкты. Хатын күтәрелде, чәч толымындагы тәңкәләре зеңләп китте. Сүбәдәй күзләрен йомган булса да, Сөябелнең һәр хәрәкәтен тоеп, күреп торды. Ул көтте: Сөябел аның янына ятар, ятар да аңа сыеныр, тансыклавын сиздерер дип уйлады. Орыш кырында бер кылыч селтәү белән кеше башын чабып төшергән Сүбәдәй әгъзасын кузгатырга куркып ята иде. Аңарда ике гайрәт, ике көч кайнады: сикереп торырга да тансыклавын сиздереп егып салырга һәм тәүге вакыттагы кебек көч белән алырга, икенче теләге– чәч толымын урап тотарга да ярасыз җире калмаганчы камчы белән ярырга, йә булмаса кылычы белән урталай чабарга. Җанына тигән дошманнар белән ул еш кына шулай итәр иде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?