Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 53 страниц) [доступный отрывок для чтения: 15 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Дөядә барырга арысам, төшеп атка атланырмын! – дип, кул болгый-болгый кычкырды Ләйлә. Алар янында торган һәм атыннан төшеп саубуллаша башлаган Йөгерек:

– Мин аңа ике ат алдым, ошатмаса, төшеп, атта барыр, – диде һәм һәммәсе белән дә кочаклашып хушлашты.

– Кияү, – диде Зөлхидә, кияү егетенең кулыннан җибәрмичә.– Ләйләне сакла, рәнҗетмә, рәнҗеттермә!

– Саклармын, саклармын, анам, борчылмагыз…

Кияү балакай очып диярлек атка атланды һәм, тузан туздырып, олау артыннан китеп барды. Алар бик озак, тегеләр Кече Чирмешән суын үткәнче карап калдылар. Яннарына Биккол килде һәм сак кына терсәкләреннән алды.

– Кайтырга вакыт, – диде һәм ат тотучысына кул изәде.

* * *

Батый ханга, әлбәттә, Илһам ханның җавабы ошамас. Ләкин кылынасы кылынган иде инде. Йөгерек йөзбаш хатны алып китте, ул аны Сүбәдәй аша Батый ханга тапшырыр. Җавап бер – Илһам хан Үгәдәй хан каршына барып сыгынмас. Илһам ханнан шул җавапны аласы килгән иде Сүбәдәйнең. Йә орыша, йә Үгәдәй ханга барып баш ора. Алыр, ниһаять. Һәм Болгарга таба кузгалырлар. Илһам хан хәтта Батый ханны күз алдына китерергә тырышты. Менә аңа хатны бирәләр, менә ул хатны, сүтеп тә тормыйча, уйгур тылмачына бирә, ә теге сүтә дә башта авыз эченнән укый. Җавап койты, тылмачның кычкырып укыйсы килми, Батый хан гасабилана башлый, тылмачның кулыннан хатны тартып ала, үзе укый. Укый-укый, ул аягүрә баса, укып бетерә дә хатны, ертып, аяк астына ташлый һәм, Сүбәдәйгә карап: «Яуга, иртәгә үк яуга!» – дип әсәрләнә.

Илһам хан кич белән туган-тумачаларын хансарайга чакырды, Кол Галине дә, Бикколны да, Зөлхидәне дә дәштерде. Илһам хан беренче тапкыр гына монголлар белән орышмый иде, шуңа бик курыкмады һәм хансарайдагы мәҗлесләрне дәвам итәргә булды. Элек еш кына шулай туган-тумача, якын кешеләре җыелышып утырырлар, сөйләшерләр, гәпләшерләр иде. Монголлар борын төбендә булсалар да, ул тагын мәҗлес уздырырга ниятләде. Ханбикәсенә бик матур итеп киенергә кушты, үзе дә, гел алтын-көмештән генә тукылган иң затлы киемнәрен киеп, алгы якка чыкты, һәммәсен ишектән үк сәламләп каршы алды, түргә әйдәде.

Зөлхидә белән Кол Галине дә үзе ишекъяры ук килеп каршы алды, култыклап түргә утыртты. Гаҗәп хәл: хан бүген гүя хезмәтче иде. Зөлхидәнең гади-садә киенүе, мәгәр шул хәлдә дә хатынның гаять гүзәл булуы, күзләреннән нур балкып торуы ханны тәмам әсир итте. Хатынның бөтен йөреш-кыяфәтендә, сөйләшү рәвешендә ниндидер зыялылык, гыйффәтлелек гыйбарәләре күзгә бәрелеп тора. Теле йомшак, ягымлы, тылсымга ия диярсең, тавышы ук колакка моң булып иңә, хатын-кызның тавышы, ана телендә күркәм итеп сөйләшә белүе үзенә күрә тылсым икән ул. «Табибә булса, ошбу хатын тавышы белән дә дәвалар иде», – дип уйлады Илһам хан. Ә менә Мәрьям ханбикәдән ул мондый моңлы тавышны ишетә алмады. Мәхәббәткә тел кирәкми дисәләр дә, хаклы түгелләр икән бу фәлсәфәне алга сөрүчеләр, ана телендә сиңа йомшак итеп дәшкән хатын-кызның тавышы сиңа сихәт сыман тәэсир итә икән. Шуның өчен Илһам хан, Кол Гали белән Зөлхидә янына утырып, Зөлхидәдән монголлар турында сораша башлады. Аннары, гафу үтенгәндәй, Зөлхидәгә мөрәҗәгать итте:

– Зөлхидә абыстай, сез мине, зинаһар, кичерә күрегез, сез дә, кызыгыз да минем хәлемә кердегез. Ләйлә риза булмас дип, мин курыккан идем, ә ул батыр кыз икән, тәвәккәл.

– Борчылмагыз, хан хәзрәтләре, – дип үрелеп, ханның кулыннан тотты Зөлхидә. – Кызым Ләйлә йөзбаш егетне яратты. Бер дә рәнҗемәде. Һәрхәлдә, йөзенә чыгармады. Иншалла, барысы да әйбәт булыр, хан хәзрәтләре.

– Мин иртәгә алар артыннан Сәлахетдин сәүдәгәрне җибәрәм, бәйрәм ашы – кара-каршы дигәндәй, кабул итсә итәр Үгәдәй хан, итмәсә – үзенә үпкәләсен. Шартлый торган ядрә дә җибәрдем. Сынасыннар хансараенда.

– Безгә яу килүче Батый хан, хан хәзрәтләре. Үгәдәй хан ул курчак хәлендәрәк хан, җитмәсә, бик эчә, диделәр. Батый ханга җибәрәсегез калган сәүдәгәрегезне.

– Сәүдәгәр ерак китмәгән әле, ихтимал, шулай итәргә дә булыр, – диде Илһам хан, күзләре белән вәзирен эзләп. – Гаскәр башында Сүбәдәй баһадир тора.

– Сүбәдәй баһадир – Батый ханның күләгәсе, фәкать күләгәсе, хан хәзрәтләре.

– Ялгышма, Зөлхидә, Сүбәдәй баһадир Чыңгыз хан заманында да күләгә булмады. Батый хан янында күләгә түгел дә түгел инде ул, – диде Кол Гали, сүзгә кушылып.

– Анысы хак, – диде Илһам хан. – Сүбәдәй баһадир күләгә түгел. Бөтен гаскәр аның кулында, бер генә яу да аның киңәшеннән башка йөрелмәгәндер, мөгаен. Һәрхәлдә, тирмәсендә елга якын гомер иткән Биккол агай шулай ди. Әлегә Батый хан баһадирга карусыз буйсына булса кирәктер. Безгә әнә шул ике кеше арасына ут салырга кирәк. Ләйлә исән-сау барып җитсә, ихтимал, без моңа ирешербез дә.

Кол Гали Зөлхидә белән Илһам хан әңгәмәсен дикъкать белән тыңлады һәм хатынына торып-торып шаккатты. Ул бар нәрсәдән дә хәбәрдар, бар кеше белән дә бәхәскә керә ала, хәтта хан кадәр хан белән дә. Шуның өчен Мәрьям ханбикә янынарак күчеп утырды, ханбикә Биккол агайга, мавыгып, угланнары, оныклары турында сөйли иде. Үткән атнада гына Биләр каласында булган икән, оныклары Галимбәк белән Алтынбәкне күргән. Күл буена төшкәннәр, төнбоек чәчкәләре җыйганнар, Чирмешән елгасына туктап балык тотканнар. Габдулла каланы бина итеп тора, җамигъ мәчетендә намаз укыйлар икән инде.

Шунда ханбикә Илһам ханның Зөлхидә белән сөйләшеп торганын күрде дә хатынны үз янына дәшеп алды, имеш, ирләр алар сәясәт һәм сугыш турында гына сөйләшергә яраталар.

Илһам хан, Биккол, Кол Гали кымыз табыны янына үттеләр.

– Кызганыч, – диде Илһам хан, кымыз кәсәсен күтәреп эчкәч, – кенәз Юрий ярдәмгә килмәде, кәбих. Мин аңардан моны көтмәгән идем. Ханбикә әйтә, үскәндә дә куркаграк иде, ди. Бер анадан тумаса да, туганнар ич, ханбикә дә хат язган иде үзенә, җавап бирмәде.

– Миңа калса, кенәз Юрийның үз уе бар.

– Йә, йә, Кол Гали, нинди мәкерле уе бар кенәз Юрийның?

– Монголлар болгарларның калаларын басып алсыннар, таласыннар да китсеннәр. Шуннан соң болгарларга без ябырылырбыз. Бөтен җирләре безгә калыр, сөт аккан һәм кесәл ярлы елгалары безгә күчәр, иң мөһиме – сәүдә юллары…

– Һы, – диде Илһам хан, Кол Гали ягына күз төшереп. – Һич булмас димә. Ләкин ул ялгыша, монголлар монда килсә, Болгарда гына туктап калмаячаклар. Хак, Иделне алар кичмәсләр, кышны көтәрләр һәм боз өстеннән генә чыгарлар. Әгәр дә мәгәр күршебез урыс кенәзе шулай дип уйлый икән – үз башына кылыр моны, Кол Гали. Ләкин кенәз Юрий алай ук игелексез түгел кебек миңа… Шулаймы, Биккол агай?

– Аллам сакласын, хан хәзрәтләре, тәре тотып чыккан кешедән барысын да көтәргә була.

– Хан хәзрәтләре, мин бераз тарихыбызга кайтырга киңәш итәр идем, – диде Кол Гали.

– Йә, йә, – дип, тәүгечә кабатлады Илһам хан. – Тыңлап карыйк дәлилләрең.

– Сезгә мәгълүмдер, хан хәзрәтләре, милади белән 965 елдан Кияли урыслары белән бабаларыбыз егерме ел саен солых төзеп тыныч сәүдә иткәннәр. 985 елда кенәз Владимирның Болгарга килүе мәгълүм. Ошбу кенәз Болгар ханы Мөэминнең Зөбәрҗәт атлы кызына өйләнә, солых дәвам итә. Әмма Кияли кенәзе Владимир үлгәннән соң, урыс үзәге Владимир-Суздаль төбәкләренә күчә. Игътибар итегез, хан хәзрәтләре, солых бар, әмма кенәз 997 елда Болгарга яу килә, көтмәгәндә, иситмәгәндә. Болгар ханы бу яуга әзер булмый, чөнки урыс белән солыхта. Кенәз Владимир Болгарның зур булмаган гаскәрен җиңә, шактый халыкны әсир итеп алып китә. Сәбәбе шулдыр: сәнә 985 елдан башлап Кияли урыслары чукынуга, ягъни христиан-нәсара диненә дүнүләрен дәвам итәләр. Византия миссионеры вә тәгълиматчысы Кирилл Киялигә килә һәм кенәзне Идел болгарларын да чукындырырга өнди, ул гынамы: «Болгарларның дин тәкъдим итеп сезгә килүләрен ишеттек, аларның диннәре һәлакәтле, кабул итә күрмәгез», – ди. Әлбәттә, кенәз Владимир, философ Кирилл белән килешкәндәй итсә дә, үз кешеләрен Идел Болгарына җибәрә: «Башта Болгарга барыгыз, диннәрен әйбәтләп сынагыз», – дип әмер бирә. Әлбәттә инде, Кияли урыслары Болгарда эчү-салу, чинаган чучка ите ашау кебек шапшаклыкларны күрмиләр һәм кенәз Владимирга күңеленә хуш килерлек җавап алып кайтмыйлар. Болгардан кайткан илчеләрне тыңлагач, кенәз Владимир: «Урысларда эчү – күңел ачу дигән сүз, аннан башка без яши алмыйбыз», – дип кенә котыла. Әнә шуннан башлана безнең арада дошманлык, хан хәзрәтләре.

– Туганый Кол Гали, мин боларның барысын да беләм. Иншалла, үз халкымның тарихы белән таныш. Иллә урыс белән ике арадагы дошманлыкны мин бер дингә генә кайтарып калдырмас идем. 985–988 еллар эчендә нәсара диненә дүнгән урысларның үзәге Киялидән Владимирга күчте дияргә була. Урыс һаман Шәрыкка таба йөри, аны нинди юл белән туктатырга була?

– Кызларына өйләнеп кенә туктатып булмас та булмас, хан хәзрәтләре. Кичерә күрегез, хакыйкатьтән узып та, хакыйкатьне яндырып та, суга атып котылып та булмый. Ә хакыйкать исә урысларның күрше дәүләтләргә яуны кәсеп итеп күрүләрендәдер. Хан хәзрәтләре, безгә бердәнбер мөмкинлек туа: Үгәдәй хан каршына барып, үзебезне канат астына алуын үтенеп, алар белән бергә…

Илһам хан аягүрә торып ук басты, өстән аска – Кол Галигә– ачулы караш ташлады.

– Кол Гали туганый, минем нәсел-токымым ничәмә гасырлар буена дәүләт башында тора. Онытмасаң иде, син дә шул нәсел адәмедерсең. Монголларга баш ию хакында сүз дә булырга тиеш түгел. Яңадан авыз ачып сүз әйтмә миңа бу хакта!

Кол Гали дә, сәүдәгәр Биккол да аякка бастылар.

– Без моны кылмаган хәлдә, хан хәзрәтләре, урыслар кылырлар һәм ил-халыкларын саклап калырлар. Киләчәк өчен…

– Халык ни ул, кара халык – кара сарык ул, Кол Гали шәех хәзрәтләре.

– Ләкин шул «кара сарык» сезгә дәүләт башында торырга мөмкинлек бирә, хан хәзрәтләре.

– Минем синең белән ачуланышасым килми, туганый, – диде Илһам хан һәм китеп барды, Кол Гали аның артыннан кузгалган иде, Биккол аны тотып калды.

– Кирәкмәс, углан, тәкәбберне тәкә сөзәр, ди.

– Мин аңа син алып кайткан Сүбәдәй язмасын бирергә иткән идем.

– Ул язу Илһам ханның ачуын гына китерер. Сабыр ит.

– Аллаһыбызга гафилләрне изге юлга төшерергә дога кылырга гына кала, атам. Кичер мине, бераз кызыбрак киттем бугай. Соң, белмимени хан хәзрәтләре урысларның төп максатларын?! Яуланган халыкларны нәсара диненә дүндерү, аңын томалау һәм үз диннәрен күккә чөеп мактау.

– Йа Аллам, Кол Гали углан, сине һәр болгар адәме тикмәгә генә олуг шәех дип атамый икән. Хан хәзрәтләре белән дә телгә килдең.

– Телгә килми мөмкин түгел, атам. Илһам хан, гәрчә туганыем булса да, Үгәдәй хан илчеләрен кире борды, ә бит Үгәдәй хан аңа Чыңгыз хан сүзләрен язып җибәргән иде. Хан аның хатын ала, әмма берәүгә дә күрсәтми, хәтта ханбикәсенә дә.

– Сабыр ит, Кол Гали, сабыр ит. Безгә моннан китү хәерлерәк булыр сыман. Ханбикә белән саубуллашыйк та…

– Килешеп бетәрме соң, атам?

– Килешер, әнә хан хәзрәтләре Бачман баһадирны каршы ала, алар икесе дә бер сүздәләр. Өч йөз мең гаскәриле монголларны туздырмакчы исәпләре. Түрә, тәкәббер булса, күккә багар, халкын кагар, ди.

Ханбикә аларны болдырга кадәр озата чыкты һәм ни өчендер хәтта: «Нигә ашыгасыз?» – дип тә әйтмәде.

* * *

Бачман баһадирның килеп керү рәвешеннән үк күрде Илһам хан: эшләр җитди. Ул, бәхәснең чигенә җиткән Кол Гали белән Бикколны ташлап, хәтта гафу да үтенмичә, Бачман баһадирга каршы китте һәм, аның терсәгеннән алып, түр якка әйдәде.

– Хан хәзрәтләре, – диде ул, Кол Гали һәм Биккол сәүдәгәр белән күкрәгенә кулын куеп сәламләшкәч. – Мин каламны ташлап китәргә мәҗбүр булдым.

Эчкәре үттеләр, Илһам хан баһадирны йомшак мендәргә утыртты.

– Ул хәбәр миңа иреште инде, баһадир. Ләкин син гаскәрең саклап калдың, яңа калаңа күчтең. Ә монголлар Иделне кичәргә кыймаслар. Юл бик авыр булмадымы соң?

– Аллага шөкер, хан. Көн матур булды. Юл буенча игеннәргә сокланып килдем. Монголларга икмәк кирәкми, алар басуларга ат көтүләрен җибәрәчәкләр.

– Шул хакта ишетәм дә, йөрәк кысылып куя, баһадир. Югалтуларың күп булдымы соң?

– Орыш югалтусыз булмый, хан. Ләкин төп гаскәремне саклый алдым, шуңа шөкер кылам. Әйе, мин башкаламны калдырырга мәҗбүр булдым, хан. Чөнки минем егетләрем, дөресен әйтим, кальгада орышырга өйрәнмәгән. Дала халкы без, дала халкы булып калырбыз да. Гәрчә Болгар белән кушылганнан соң, калалар бина итеп, калаларда тора башласак та, җәй җитүгә, җәйләүгә чыгып китә идек.

– Калада тереклек итүеңә үкенмә, баһадир. Безне бүген монголлардан шул калалар коткарса коткарыр.

– Белмим, белмим, хан. Ләкин минем калага кереп бикләнергә исәбем юк. Мин монголлар өчен дала бүресенә әверелермен. Мине алар тиз генә тота алмаслар. Мин монголларга даламда көтү көтәргә бирмәм.

– Яхшы, яхшы, баһадир.

Бачман баһадир кәсәгә салган кымызга үрелде, күтәреп эчеп куйды.

– Кияү балакай хан оныгы Хансөяр Саксинга тагын унҗиде туп китергән иде, чигенгәндә, Иделгә ташларга мәҗбүр булдым.

– Кызганыч, баһадир. Сөмбелә кызың кая соң?

– Аны Казанга җибәрдем. Назлыгөл килеп алып китте.

– Дәүран оста Биләр каласын бина итә. Габдулла углан остадан канәгать, Шәрык мәчетен яңабаштан корган, таш нигезләп күтәргән. Каланы яңадан торгызырга исәбе угланның.

– Без бина итәбез, монголлар җимерә килә, хан, – диде Бачман баһадир.

– Монголларда туплар да, яван уты тутырылган чүлмәкләр дә бар икән, баһадир.

– Бар, хан, кораллары бер дә безнекеләрдән ким түгел.

– Димәк, синең, баһадир, гаскәрең белән калада бикләнергә исәбең юк?

– Юк, хан.

– Ә мин сине, баһадирым, Габдулла әмиргә ярдәмгә җибәрермен дип тора идем.

– Чуваш баһадиры Алатырны җибәр, хан. Аның гаскәре җәяүлеләрдән тора диярлек. Биләр урман эчендә, ә чувашлар урманда әйбәт сугышалар. Йә, булмаса, Җик Мәргән баһадирны. Һәр укчысы мәргән.

– Җик Мәргән баһадир белән Сувар баһадиры Баян абам Хаҗи әмир кул астында, баһадир. Җик Мәргән баһадир Кашанда, Баян баһадир Суварда бугай.

– Хан оныгы Хансөяр кая?

– Хан оныгы Хансөярне абам Хаҗи әмир Казанда калдырган.

– Болгар тупчылары белән…

– Болгар тупчылары белән меңбаш Ташбай җитәкчелек итәчәк, баһадир.

– Хәтерем ялгышмаса, ул егет бары тик ярдәмче иде, хан?

– Кичә ярдәмче иде, бүген меңбаш, баһадир. Ул егет миңа бик күп игелек кылды. Җаек буенда монголларны кыйнады, меңләгән монголны әсир итеп алып кайтты. Көтү-көтү мал турында әйтеп тә тормыйм, баһадир.

– Хан оныгы Хансөяр – минем киявем, хан. Җай чыкса, мин аның каласын якларга тырышырмын. Тик оныкларыгыз кая соң?

– Берсе – Кашанда, икенчесе – атасы янында.

– Оныкларың ышанычлы кешеләр кулына тапшыруың хәерлерәк булыр иде, хан.

Илһам хан бермәл Бачман баһадирның йөзенә сәерсенеп карап торды. Ул баһадирны, гомумән, аңламады, чөнки аны фикердәше дип йөри иде. Ә монда Болгарның иң җиһангир баһадиры икеләнү тоя. Оныкларны качыру, кемгә булса биреп җибәрү – бу инде үз көчеңә үзең ышанмау дигән сүз, ягъни баһадир Илһам ханга ышанмый, аның көченә, монголларны җиңә алуына.

– Мин сезгә ышанам, – диде Илһам хан, кодрәтле баһадирга «сез» дип дәшеп.

– Кая гына булсам да, мин монголларның юлына аркылы төшәрмен, хан. Бу халык мине даламнан мәхрүм итте, каламнан. Бирмәм мин аларга тынгы – даламда да, каламда да. Каламда да минем кешеләрем калды. Мин сезгә хәбәр итәргә килдем, хан, Батый ханның төмәннәре төрле яктан Болгарга таба ашыгалар. Хан беренче килеп җиткән төмәнбашка зур бүләк вәгъдә иткән, дип әйттеләр. Мин аларның юлларына аркылы төшәрмен, олауларын туздырырмын, һич көтмәгән җирдә ташланып, гаскәр тәртибен бозып, качып китәрмен. Мин туган илемдә, миңа монда һәр сукмак, һәр алан, һәр тау, һәр елга, һәр авыл вә кала, тарлавык, утрау, урман билгеле. Пургас баһадир халкы очрады, Болгарга киләләр, урыслар куа икән. Кулы чишелде кенәз Юрийның, хан хәзрәтләре.

– Син хаклы, баһадир, чишелде, – диде Илһам хан, кәсәләргә кымыз коя-коя. – Пургас баһадирны мин гаскәре белән калама алырга булдым, халкын көнчыгыш тарафына озаттырдым.

Бусагабаш керде, Алатыр баһадирның килүен хәбәр итте. Илһам күтәрелде, ишеккә таба китте, Алатыр баһадирны каршы алды, куш куллап күреште һәм Бачман баһадир янына алып килде. Баһадирлар күрештеләр, утырыштылар, кечкенә өстәлдә яткан картага текәлделәр.

– Алатыр баһадир, син калада каласыңмы, урман яклап посып торасыңмы? Монголларга кайчан ташлану турында минем күз-манарадан әләм белән хәбәр итеп торырлар.

– Мин урман яклап һөҗүм итәрмен, хан хәзрәтләре.

– Хуш, баһадир, шулай итәрбез.

Илһам хан Алатыр баһадирга кымыз салды.

– Төп максатыбыз һәммәгезгә дә билгеле, баһадирларым. Башкаланы саклау, монголларга бирмәү. Сез – тыштан, мин эчтән монголларның куәтен сындыру, Җигүлат тауларындагы кебек кырып салу, куу, Болгар тарафына әйләнеп карамаслык итү.

– Бирсен Ходай, – диде Алатыр баһадир.

– Иншалла, шулай булыр, – диде Бачман баһадир.

21

Монголларның бар төмәннәре дә бергә килмәде. Һәр төмәнбаш алдан багучыларын җибәргән иде, шуларның икесенә Ташбай углан алае тап булып, орышып алганнар, калага ике дистәгә якын монголны әсир итеп алып кайтканнар иде. Шул ук вакытта Илһам хан Бачман баһадирга хәбәр ирештерде – монголлар Иделне кичмәгәннәр, барысы да сулъяк яр буйлап Болгарга юнәлгәннәр. Шуннан Бачман баһадир, Сөмбел каласын ташлап, Иделне кичә, ике көннән монголларның алдынгы алаена тап була, Бачман баһадир меңнән артмаган монгол яугирләрен тулганага ала һәм бер генә яугирне дә әсир алмый кылычтан уздыра. Бу хәбәр Илһам ханга килеп ирешкәч, ул үзе дә аңламаган канәгатьсезлек хисе тойды. Батый ханның явызлыкка явызлык белән кайтаруы бар иде. Ләкин Бачман баһадирга бу хакта хәбәр иттермәде, Чирмешән елгасы аръягындагы урманга яшеренергә әмер бирде.

Монголлар озак көттермәделәр. Сәфәр аеның 29 нчы көнендә Бөек Болгар каласының беренче манараларын күрделәр. Йөзләрчә мәчет манаралары, ап-ак төстәге хансарай, шактый киң арык, аннары, дүрт боҗра ясап, баганаларны очлап утыртылган үр, янә киң арык һәм биек дивар күреп, Батый хан атыннан төште, инеш буендагы калкурак җиргә тирмәсен куярга кушты. Сүбәдәй исә, меңнән артык кишектиннәрен алып, кирмән-кальганы ук җитмәс җирдән чаптырып әйләнәсе итте. Алар кирмәнгә кермәгән, һичнинди җан иясе калмаган авыллардан уздылар, кала читендәге урамнарда тузан болыты калдырып, Идел ярына барып чыктылар, аннан кире борылырга мәҗбүр булдылар. Сүбәдәй баһадир кальганы икенче яктан әйләнергә булды. Ләкин анда кечкенә Мәләкә елгасына килеп төртелде. Елганы кичә алмадылар, түбән таба төштеләр, Иделгә җитәрәк буа күреп, Сүбәдәй баһадир буаны җимерергә әмер бирде, ә үзе Батый хан тирмәсенә кайтты. Кальга нык, тиз генә алып булмас, дигәч, кымыз салган Чин кәсәсен бармак очларына утырткан Батый хан, көлемсерәп:

– Баһадир, без фәкать калаларны алу турында гына сүз алып барырга тиешбез. Иртәгә-берсекөнгә таран арбалар, грек утын китерүче олау, белгечләр килеп җитәр, шуннан бергәләп уйлашырбыз. Ә синең, баһадир, болгар киңәшчеләрең кайда соң әле?

– Мин аларны Тургайда чакта ук кайтарып җибәрдем, хан. Алар халыкны үгетләргә тиешләр иде.

– Һәм синең хатының Карлыгачны алып кайтырга? Шулаймы, баһадир?..

– Шулай, хан.

Менә нишләтә яшьлек кешене. Сүбәдәй баһадир беренче тапкыр гына инде Батый ханның чәнечкеле теленә тап булмады, эре тота башлады хан үзен, узына бара, соңгы сүзе белән баһадирның тәмам кәефен бозды. Әйе, шулай да булсын, ди, иң елгыр кишектинен Карлыгач артыннан да җибәрсен, ди. Ләкин нигә моны олуг баһадирның күзенә бәреп әйтү кирәк иде. Ламасы, тагын ике Чин киңәшчесе күзләрен чекерәйтеп яннарында утырмасалар бер хәл иде, җитмәсә, тегеләре дә ирен читләре белән елмаешып утыралар.

– Йөгерек йөзбашыңны мин үземә алдым, үзенә аерым тирмә куйдырттым. Өйләнгән икән, Җамалбикә абыстайда тәрбия алган кыз, үзем күрмәдем, чибәр, диделәр.

– Ул миңа Карлыгачны алып кайтырга тиеш иде, үзе өйләнеп кайткан, – диде Сүбәдәй, ачуы чыга баруын сиздереп.

– Йә, – диде Батый хан, – кальганы күрдеңме?

– Күрдем, – диде Сүбәдәй, төксе итеп. – Ныгытканнар. Бер яктан Идел ярына барып төртелә, икенче яктан ниндидер елгага, ә елганы буганнар, буаны җибәрергә куштым. Иртәгә тагын урап чыгармын.

Алар икесе дә дәррәү күтәрелеп тышка чыктылар һәм калага, ныгытылган кирмән диварларына, дүрт боҗрага алып, баганаларны очлап утыртылган үрләргә бактылар, шуннан соң шәһәрдәге биналарга күз ташладылар. Мәчет манараларының исәбе-хисабы юк иде. Урта бер җирдә ап-ак таштан салынган хансарай, аның янәшәсендә үк диярлек манарасын күккә терәгән ханмәчет. Сүбәдәй баһадир Биккол сәүдәгәр аша боларның барысын да белә иде инде.

– Безгә биредә кышларга туры килүе бар, баһадир, – диде Батый хан, шәһәр биналарыннан күзен алмыйча.

– Мунчалары да бар икән, – диде Сүбәдәй. Ул инде, таш өемен кыздырып, тирмә утыртып булса да, мунча кергән иде, шуңа күрә Батый ханга, һичьюгы, шул яктан төрттерергә булды.

– Төп көчне Кыпчак капкасына ташларбыз, баһадир, – диде Батый хан.

– Менә баһадирдан киңәш сорамый да башладың, углан, – диде Сүбәдәй, шәһәр биналарыннан күзен алмыйча. «Әллә мине артык күрә башлады инде. Яшьләргә таяна».

Батый ханның тирмә түбәсендә җилфердәгән әләмгә әйләнеп карады баһадир: тугыз чуклы ак тукымага лачын сурәте төшерелгән әләм болгарларныкына бер дә охшамаган иде. Болгарларның әләмнәрен кулында тотканы бар Сүбәдәйнең. Яшел төстәге тукымага барс сурәте төшерелгән, өстә мөселманнар тамгасы – ярымай. Тиздән бу каланың хансарай түбәсендә Чыңгыз ханның әләме җилфердәр. Әмма ошбу гүзәл каланың тәхетендә кем утырыр? Бит ул кайчандыр Күлкән угланын утыртырга хыялланган иде, хәзер әнә Күлкән атасыннан бөтенләй йөз чөерде, тәгаен хан угланы булып йөри, ә аягына төшәрдәй булып яраткан угланы Ташбай дошман кулында үсте, алар ягында орышачак.

– Миңа бу кала ошый, баһадир, – диде Батый хан. – Мин, бу шәһәрне алгач, биредә туктап торырмын, ахрысы.

Сүбәдәй дәшмәде, нигә дәшәргә, барыбер ул аның киңәшен тотмас, аннары каланы кемгә булса бирү турында киңәшми ич.

– Болгарлар – төркиләр, безнең белән дә бик күп төркиләр килде, үз төмәне белән килеп кушылган Бурантай үзе ни тора, – диде Сүбәдәй.

– Бурантай баһадир – дала кешесе, аңа кала кирәкми, баһадир.

– Кичә генә Бурантай төмәнбаш иде, бүген баһадир, – диде Сүбәдәй, гаҗәпләнүен яшермичә.

– Мин аны баһадир иттем. Оста орыша, курку белми. Гелән дала бүресе сыман. Миңа андый кешеләр ошый, баһадир.

Сүбәдәй баһадир шәһәр биналарыннан тәмам күзен ала алмады. Ошбу калада аның Карлыгачы, аннары Биккол сәүдәгәр. Ул аны табар, җир астыннан булса да табар һәм Карлыгачны таптырыр. Менә шунда алар бәхилләшерләр. Карлыгачны таба икән, ул – уңга, Сүбәдәй сулга китәр, инде тапмый икән – үзенә үпкәләсен. Язмыш аларны кавыштырды, язмыш аерыр да.

* * *

Илһам хан балачактан ук ерактан күрә иде, күз-манарадан ул инеш ярының иң калку урынына куелган Батый ханның тирмәсенә карап торды. Тирмә түбәсендә байрак җилферди. Әнә хан тирмәсеннән чыкты, аның артыннан озынчарак буйлы тагын берәү, мөгаен, Сүбәдәй баһадирдыр, аны бер тотам да ханнан калмый диделәр. Бер яктан да шылт иткән тавыш юк, әйтерсең лә баскынчылар шәһәрне камарга да килмәгәннәр, каланы саклаучылар исә башкалаларын сакларга да җыенмыйлар. Икесе дә бер-берсен күзәтәләр. Кальга-кирмәннән чыгып сугышу турында сүз дә булырга тиеш түгел. Монголларның саны дүрт-биш тапкыр артык, кичкә таба, барчасы да килеп җиткәч, җир зыңлап тора башлады сыман. Ташаткыч арбалары да килеп җитте һәм, күп тә үтми, кич якынаеп килүгә карамастан, аларны урнаштыра да, башладылар. «Дүрт-биш тапкыр артык гаскәр», – дип уйлады манара башында арлы-бирле йөри-йөри, Илһам хан. – Бу хәлне Болгарның күргәне юк иде әле. Урыс килде, ике тапкыр артык булса да сугыштык, җиңдек, кудык үзләрен, җиңелгәндә, уртак тел таптык, болар белән сөйләшеп булмастыр, аннары Илһам ханның сөйләшәсе дә килми. Соң инде, ул орышырга карар кылды, ул аларга тәхетен җиңел генә бирмәс.

Хан янына Артык баһадир менде.

– Җыелалар, мөртәтләр. Кала тирәсендә ат тоягы басмаган җир калмады. Мәләкә буасын җибәргәннәр, кабихләр. Сүбәдәй карап йөргән иде, шуның эшедер инде.

– Баһадир, хатыннарны озаттырдыңмы? – дип сорады Илһам хан, Артыкка карамый гына.

– Биккол алып китте. Ханбикә бик теләп китте, Асылгәрәйдәге теге урыс сәүдәгәре кызы да, Карлыгачның да китәсе килмәде, хан… Китте инде. «Синең белән бергә булам», – дип җанны кыйнады.

– Кашан аша җибәрдеңме?

– Кашан аша, хан хәзрәтләре.

– Озатырга Бәхтияр киттеме?

– Бәхтияр, хан хәзрәтләре, – диде Артык баһадир, ханның сорауларында ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән хикмәт күреп.

Илһам хан сорауларында, чынлап та, хикмәт бар иде. Атна элек, Батый хан Кызлар тавына тирмәсен утыртканчы, аның янына Биккол килде һәм эшнең асылын сөйләп бирде. Илһам хан бик озак дәшми утырды. Сәүдәгәр белән килеште дә ул, шул ук вакытта икеләнү дә тойды. Бер яктан сәүдәгәр Биккол хаклы иде: ханбикәне дә, теге урыс кызын да калада калдыру яман, хәтта Артык баһадирның Карлыгачын да. Гәрчә җиңелү хакында сүз бармаса да, сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә. Ләкин хәйләкәр Биккол картның шарты шул гына булса икән. Хатыннарны алып китү сылтавы белән аның Карлыгачны Сүбәдәй кулына илтеп бирергә исәбе. Бу инде гелән башка сыймастай хәл иде. Ләкин тора-бара Илһам ханга сәүдәгәр белән килешергә туры килде. Дәлилләре шулхәтле көчле иде ки, һич каршы килә алмады. Уйлары буенча, Бәхтияр урыс кызы белән ханбикәне алып китәргә, әКарлыгачны юлда калдырырга тиеш. Ә моның өчен, монголлар киеменә киендереп, ышанычлы унбашын җибәрергә булды Илһам хан. Унбаш көтмәгәндә хатыннарны озаткан олауга ташланырга, Карлыгачны эләктереп качарга, ә Бәхтияр исә, ничек кенә булса да, урыс кызы белән ханбикәне Владимирга озатырга тиеш иде. Уйлаган уйларының ничек килеп чыгасын белеп булмый иде, әмма Карлыгачны Сүбәдәй кулына илтеп биргәндә, Сүбәдәй тәмам Биккол ягына авачак. Бәлкем әле, каланы камауны да туктатырлар. Һәрхәлдә, Биккол кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Артык баһадир, әлбәттә, бу хәлне белми һәм белмәве хәерлерәк тә булыр. Чөнки Сүбәдәй Карлыгачның калада булуын белә һәм үзенең башкисәрләре белән һөҗүм башында булачак, ул гынамы, Корыч баһадирны берни дә туктата алмаячак. Моны барысы да белә. Ә кулына Карлыгач килеп кергәч, Сүбәдәй баһадирның батыр яугирләре, бик ихтимал, һөҗүмгә дә катнашмаслар. Ни генә булмасын, кылынасы кылынган иде инде. Ханбикә һәм аның юлдашлары юлда. Ихтимал, Кашан тирәсенә килеп җитәләрдер, нәкъ шул төбәктә Карлыгачны урларга тиешләр иде. Шуңа карамастан Сүбәдәйгә ышануы кыен иде, әмма Илһам хан бу хәлгә барыбер фатихасын бирде. Шуңа баһадир алдында ниндидер уңайсызлану тоя. Бит Артык баһадир һәм аның угланы Ташбай каланы саклыйлар, бөтен өмет алар кулында. Бәхтияр да юк, ичмасам, үз янында; ышанычлы җансакчысы тизрәк кайтып җитсен иде. Юл табар ул калага керергә, ике төньюлын да әйбәт белә. Илһам хан аңа ханбикәне Сүрә елгасына кадәр генә озатырга кушты. Калган юлны ханбикә үзе дә яхшы белә, иншалла, исән-имин барып җитәрләр.

– Сәер хәл, хан: Йөгерек кияү дә калага һөҗүм итәр микән?

– Йөгерек кияү – яугир, баһадир.

– Кызыбызны кызганам, хан.

– Кыз бала, баһадир, – очар кош ул, барыбер кулдан китәр иде бер.

– Ә бит ул бала сезнең сүзегез тыңлап кына Йөгерек йөзбашка кияүгә чыкты, хан хәзрәтләре.

– Алай димәс идем мин, баһадир. Анасы да әйтте, егет кызга ошаган. Ул балага мин болай дидем, баһадир, ничек тә Батый хан тирмәсенә үтеп кер. Йөгерек йөзбашны Батый хан үзенә алсын һәм Сүбәдәйдән сорамый гына. Минем шул кыз бала аша ошбу ике кеше арасына чөй кактырасым килә.

– Әйбәт уен түгел бу, хан хәзрәтләре.

– Күр әле, күр, баһадир, монголлар ташаткыч арбаларын якын ук китереп куя башладылар. Бу ни хәл бу?! Әллә соң үзләрен туплардан алабызмы?.. Бүген үк, хәзер! Аннары бер җайдан Алатыр баһадир белән Бачманга хәбәр итәргә, әйе, әләм болгап, кич якта монголларга ябырылсыннар. Кинәт кенә. Караңгы төшеп килгәндә, аннары шулай ук тиз генә урман эченә кереп китсеннәр. Монголлар төнгә каршы түгел, көндезен дә урманга керергә куркалар.

– Тәвәккәллик, хан. Фикер бу! – диде Артык баһадир һәм манарага Ташбай угланны чакыртты. Теге, йөгереп менгәч: Тупларны әзерлә, ут-кисәүләрегезне әзер тотыгыз!» – диде. Әугланы «Яхшы, атам!» – дип күнде.

Күп тә үтми, Ташбай: «Безнең барысы да әзер», – дип кычкырды. Артык баһадир аңа сабыр итәргә кушты. Ул арада кояш баеды, һәм, ут шары офыкка кереп китү белән, Илһам хан кулын күтәрде. Болгарлар ягыннан йөзләрчә туп ява башлагач, монголлар арасында ыгы-зыгы башланды, атлар дулады, олаулар ауды, тәртәләр шартлап сынды. Туп тигән арбалар челпәрәмә килде, ташаткыч янына зур-зур ташларны ташучылар тирә-якка чапты, ятып калучылар да аз булмады. Ул арада урман яклап Алатыр һәм Бачман баһадирларның азамат егетләре ура кычкыра-кычкыра, юлдан арып килеп, ял итәргә туктаган монгол яугирләре өстенә ябырылды. Китте кырыш, суеш, кадаш. Сүбәдәй баһадир Батый хан белән тирмәдә кымыз эчеп утыра иде, йөгерешеп чыктылар, баһадирның җансакчысы аңа атын китерде, әмма ул ат менәргә теләмәде, Батый ханга карап:

– Илһам хан ашыкты, – диде.

– Юк, баһадир, ул килешүгә богау салды. Димәк, килешү булмаячак. Орыш. Иртәгә үк һөҗүмгә, көн-төн һөҗүм итәргә, тын алырга да бирмәскә! Ишетәсеңме, баһадир?!

Ишетми буламы Сүбәдәй, ишетә, әмма болай торып әмер бирүен барыбер ошатмады, шул ук вакытта каршы әйтергә дә кыймады, ни генә дисәң дә, Батый хан корылтай сайлап куйган яухан иде. Ә Сүбәдәй баһадир гаскәри кеше буларак буйсынырга, ханнарның әмерләрен үтәргә өйрәнгән. Түзмәде Сүбәдәй, җансакчысы тотып торган атына сикереп атланды да урман яклап болгарлар һөҗүм иткән тарафка чапты. Ләкин ул килгәләгәнче, болгарлар яңадан урман эченә кереп киткәннәр иде инде. Болгарлар Бүчек һәм Байдар углан төмәннәрен шактый туздырганнар, олауларын актарганнар, меңнәрчә яугирне кадап киткәннәр. Эңгер иңеп килсә дә, Сүбәдәй күрде, сукыр түгел иде: ике төмәнбаш та башларын игән килеш басып торалар, әмма баһадир аларга бер сүз дә әйтмәде, гәрчә хакы булса да. Батый хан җитәкчелекне үз өстенә алды, әйдә, барысын да үзе юлласын. Баһадир бары тик:

– Мәетләрне җир өстендә калдырмагыз, бүген үк күмегез. Аннары, төмәнбашлар, сак куярга онытмагыз. Сезгә бу найманнар даласы түгел, Бөек Болгар җирләре, монда исә һәр куак, һәр агач төбендә сезне үлем көтә, сак булыгыз!

– Яхшы, баһадир, уяу булырбыз, – диештеләр яшь төмәнбашлар, баһадирның гомер күрелмәгән йомшаклыгына исләре китеп.

Сүбәдәй баһадир әйләнеп килде, Батый хан, көбә күлмәк кигән килеш, тирмәсе янында киләп сара, кулында камчысы, очлымы түбәсендә төрле төстәге каурыйлар җилферди.

Артык баһадир үз дигәненә иреште, Батый хан йокыдан калды, чөнки ул болгарлардан моны көтмәгән иде. Илһам хан акылына килер, каланы тапшырыр, дип уйлый иде ул. Әмма төн урталарында тынычланды. Нәрсә ул унҗиде ташаткыч та ике-өч мең яугир?! Аның кул астында гаскәрнең саны-хисабы юк. Иртәгә кояш чыгу белән һөҗүм башларлар, шунда сизәр Илһам хан монголларның көчен.

Сүбәдәй баһадир исә үз тирмәсендә уфтанып чыкты. Ул, гомумән, монголлардан торган гаскәриләрне алдан һөҗүмгә җибәрмәде, саклады, әмма монда үч иткән кебек артта йөргән һәм гелән монголлардан гына торган төмәннәрне кырып киткәннәр иде. «Бачман, Бачман, – дип кабатлады ул, кипкән иреннәрен ялый-ялый, тустагандагы кымызны эчеп куйды. – Очрашырбыз әле без синең белән, очрашырбыз».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации