Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 53 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]
– Җибәрегез мине, җибәрегез, мин беркая да китмим, – диде Зөлхидә һәм хан ягына таба ымсынды. – Хан, ул – шагыйрь, болгар халкының чичәне. Андыйлар мең елга бер туа, хан!
Әмма Батый хан аны тыңламый да, ишетми дә иде инде, аны үлем уены биләгән иде. Яугир буларак, ул үзе дә һәрчак сөңге белән алышуны яратты. Әмма хатынның: «Чичән!» – дип, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкыруы барыбер колагына кереп калган иде. Ләкин соң иде инде, сөңгечеләр икесе ике якка бастылар. Алыш хикмәте шунда иде: сөңгеләр ташланырга тиеш түгел. Юк, ул берсен дә якламас, Күнбайны якласа – халык ни уйлар, чичәнне якласа – яугирләре баш күтәрер. Бит аңа алар белән ничәмә илләр яулыйсы бар әле. Самими вә гафил дә соң бу халык. Яуланган илләрдә монголлар меңләгән хатыннарны көчлиләр, бауга бәйләп әсир итеп, Каракорымга алып китәләр, ә монда ниндидер бер хатын өчен ике әзмәвердәй ир-ат сөңгедән алыша. Һәм аларның берсе җиңәргә тиеш. Җиңгән иргә Батый хан хатынны үз кулы белән китереп бирер. Кем җиңсә дә – Болгар чичәнеме, Күнбай төмәнбашмы. Җүләр дә соң бу төмәнбаш, кала алган саен, хатын-кызлар өстендә ауный ала. Чыңгыз хан бабасы: «Ат аунаганда, төк кала, ир аунаганда, тир кала», – ди торган иде. Ул бүген, бик ихтимал, төмәнбашын югалтыр. Ләкин шушы хәлдән соң меңләгән болгар хәтеренә сәет хан дигән исем белән кереп калыр.
Ни Күнбай, ни Болгар чичәне алдыра алмыйлар. Болай сабыр гына күренгән чичән, кулына сөңге керү белән, юлбарыска әверелде. Әле баш аша тәгәрәп китә, әле ялт кына читкә тайпыла. Төмәнбаш Күнбай бераз каушый да калды бугай, чөнки чичәннән һич тә моны көтмәгән иде, күрәсең. Төмәнбашның ачуы чыга башлады, ул бер үкереп чичән өстенә ташланды, бер аңа сөңгесен болгый-болгый якынайды. Шунда чичән, ат тоягы чокырына туры килдеме, абынды, егылды, Күнбай аңа төбәп сөңгесен кадады, әмма соңгы мәлдә генә чичән әйләнеп чыкты, аягүрә басты, җиргә кадалган сөңгесен алып маташкан Күнбайның башына сукты, нәкъ менә сукты, кадамады. Бу хәл Күнбайны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул чичәнне бастыра, үзе бакыра, йөзе чалшайган, күзе акайган. Кол Гали, аның бу кыланышын күреп, кисәк туктады, аны көтеп алды. Иң әүвәл ул Күнбайның сөңгесен бер якка селтәп җибәрергә итте, әмма йөгереп һәм акыра-бакыра килгән төмәнбашның гүя күзе тонган иде, һаман килүен белде. Менә сөңге сөңгегә бәрелде һәм Кол Гали тагын егылды. Бу юлы инде Күнбай ялгышмады, сөңгене шагыйрьнең күкрәгенә кадады. Шул мәлдә үк Зөлхидә чырыйлап кычкырып җибәрде һәм, нөгәрләр кулыннан ычкынып, Кол Гали күкрәгенә капланды. Күнбай, баш ия-ия, Батый ханга карады.
Кол Гали чак кына башын күтәрде, Зөлхидәгә елмаерга итте, әмма шундук башы салынып төште.
– Мин сине яратам, Зөлхи… – дип пышылдады иреннәре.
Зөлхидә бер мизгелгә генә яшенә тыгылып ятты, икенче мәлдә инде ул Кол Галинең кулыннан сөңгене алды, сикереп торды да Батый ханга баш ия-ия торган Күнбайның аркасына бар көченә сөңгене кадады. Күнбайның авызыннан кан китте, һәм ул йөзтүбән капланды. Шул ук мәлдә Зөлхидәне кемдер укка алды, ук аның иңбашын тишеп чыккан иде, ул каерылып артына карады, гүя ук атучыга рәхмәт әйтәсе килде, аннары алпан-тилпән Кол Гали янына килде һәм сөйгәненең күкрәгенә капланды, колачын җәеп кочакларга итте дә тынып калды.
Шау-шу юк иде, бер мәлгә тып-тын тордылар. Шуннан соң халык өстеннән ниндидер эчке бер «Аһ!» авазы йөрәкләрне тетрәндереп узды. Батый хан, ниһаять, исенә килде, ул тәхетеннән сикереп торды.
– Кем уктан алды хатынны?! Мәйдан уртасына!!!
Хан шундаен иттереп боерды ки, мәйдан тып-тын булды. Шунда әкрен генә мәйдан уртасына Йөгерек йөзбаш чыгып басты. Моны болай калдыру ярамый иде. Батый хан барысын да эче белән сизде һәм мәргән нөгәренә ым каккандай итте. Шул ук мизгелдә йөзбаш ягына дистәләгән ук очты.
Һични аңламый, Сүбәдәй баһадир уртага атылып чыкты һәм камчы тоткан кулын күтәрде. Шау-шу тынды, шыңшып елаучылар гына туктый алмадылар.
– Таралыгыз! Тарал!! – дип җикерде баһадир.
Имам хәзрәтләре Батый хан каршына килде, аягына төште:
– Сиңа нәрсә тагын?
– Ханиям, чичән Кол Гали белән изге җан Зөлхидәне шәригатьчә күмәргә рөхсәт итегезче?!
– Рөхсәт итәм, – диде Батый хан һәм тәхетеннән төште дә туры тирмәсенә юнәлде. Әмма тирмәгә җитәрәк кисәк туктады, мәйдан уртасында яткан мәетләргә карады һәм янындагы кишектиненнән:
– Йөгерек йөзбаш нигә хатынны укка алды? – дип сорады.
– Хатыны Ләйлә аңардан кача, ә бу хатын аның анасы иде, ханиям.
– Шуның өчен хатынның анасын уктан алалармы?..
– Кызганыч, ханиям, Йөгерек йөзбаш гөнаһсыз корбан булды, аның гаебе юк иде.
– Кемнең?
– Ошбу хатынның да, хатыны Ләйләнең дә. Йөгерек йөзбашның хатынын, үзе яуда чакта, Байдар углан урлаган иде, ул аңардан качмаган иде.
Батый хан, хата җибәрүен аңлап, Йөгерек йөзбашны кызганып куйды. Чынлап та, корбан булган икән шул, һич гаепсезгә хатынны укка ала, ахмак. Һичьюгы, ханы белән киңәшсен иде. Инде соңдыр: үлгән артыннан үлеп булмый, үлгәнне кайтарып та булмый.
– Ул Ләйлә дигән хатын шулхәтле чибәрмени?..
Кишектиннең йөзенә гүя ут капты.
– Күз алмалы түгел, ханиям. Гүзәлләрнең гүзәле. Акыллы, белемле, Җамалбикә абыстайда сабак алган.
– Хатынны алып килегез, аерым тирмәгә урнаштырыгыз. Ашатыгыз, эчертегез, янына хезмәтчеләр куегыз һәм беркемгә күрсәтмәгез!
– Баш өсте, ханиям.
25
Икенче көнне Батый хан, тагын ат менеп, калага керде һәм туры хансарайга юнәлде. Аны меңнәрчә кишектине һәм Сүбәдәй баһадир озата барды. Аз-маз җимерелгән булса да, хансарай сакланган иде. Батый хан болдыр янына туктады, атыннан төште һәм, кишектиннәренә ияреп, хансарайга керде, тәхет ягына узды. Һәм таң калды. Аның мондый мәһабәт тәхетне күргәне юк иде әле. Нык адымнар белән тәхеткә таба узды, аз гына сикерә төшеп, терәкләренә барс сыны ясалган тәхет урындыгына утырды. Шуннан соң гына кишектиннәре арасыннан карашы белән чапкынын табып алды, бармак изәп, үз янына дәште, сәркәтибенә ым какты.
– Сәркәтип, яз. «Олуг хан Үгәдәй, сезнең фатиха белән Болгар мәркәзе безнең кулда, халкы безгә сыгынды. Батый хан». Мөһер. Ә син, чапкыным, юлыңда бул.
Хат язылып, мөһерен суккач кына һәм чапкыны чыгып киткәч кенә, арак сорап, бавырчысын дәште, һәммәсенә дә касә бирдертте, арак салдыртты һәм, кәсәне баш очына күтәреп:
– Һөррә! – дип күтәреп эчеп куйды, тәхет ягына сыйган һәм кулына кәсә белән арак эләккән һәммәсе дә аның сүзләрен кабатладылар һәм, кәсәләрен күтәреп эчеп, авызларын җиңнәре белән сөрттеләр.
Шуннан соң Батый хан кишектиннәренә чыгып китәргә кушты, үзе исә Сүбәдәй, имам һәм лама белән хансарай бүлмәләрен карарга кереште. Ул тел шартлатмады, әмма болгарларның осталыкларына хәйран калган иде. Хатын-кызлар ягына кергәч, андагы бүлмәләргә, йомшак келәмнәргә баккач, җофар тире япкан сәкегә барып утырудан тыела алмады. Ахыр:
– Бу бүлмә Ләйлә хатынга булыр, – диде.
– Ул бала – мөселман, – диде имам хәзрәтләре.
– Бик әйбәт, – диде Батый хан. – Сиңа эш өстәлер.
– Хан, – диде лама. – Сезнең ике угланыгыз һәм хатыныгыз юлда инде.
– Бик әйбәт, килә бирсеннәр. Син аларны каршы алырсың һәм Саксинда туктатырсың, лама. Үз җаем белән мин үзем анда төшәрмен.
Лама баш иде, кулын кулга куеп, ризалыгын белдергәндәй, кат-кат бил бөкте.
Шуннан әйләнеп тәхет ягына чыкты һәм үзенең иң ышанычлы кишектиннәренең унбашын дәштерде, теге килеп кергәч, тәхеткә утырды һәм:
– Миңа бүген кичкә кадәр Илһам ханның мәетен табыгыз. Һәм аны танысыннар, күргән-белгән кешеләр танысыннар.
Кишектине чыгып китте. Батый хан аркалыкка терәлебрәк утырды. Юк, хан мәетеннән үч алырга җыенмады ул. Әмма күрәсе килә иде илбашны, нинди хансарайлар салдырган, нинди дәүләткә ия булган ич! Хансарай, фән йортлары, мәчетләр, кәрвансарайлар, мунчалар, икешәр, өчәр катлы өйләр – сокланмаслык та түгел иде.
– Сүбәдәй баһадир, баһадирым, безнең өчен зур җиңү бу. Күрше урыс кенәзлекләре турында мәгълүматлар җыйганчы, без монда торырбыз. Шуның өчен миңа нәкъ Илһам ханныкы кебек вәзир кирәк булыр. Синдә, хәтерем ялгышмаса, Биккол атлы гаять олуг акыл иясе яшәгән иде. Кая ул?
– Хан, аның турында хәбәр җыярга кишектиннәрем җибәрдем. Алар аны табарлар һәм алып килерләр.
Батый хан ни сәбәпледер Сүбәдәй баһадирга күз төшереп алды, көлемсерәп куйды.
– Син аңа ышандыңмы, баһадирым?
– Мин үземә ышанган кешегә генә ышанам, хан Батый.
Сүбәдәй янә Батый ханның кинаясен ошатмады. Теге вакытта Күлкән угланга юри «хан» дип дәшкән иде, мыскыллап, моны углан үзе тоймаса да, Сүбәдәй сукыр түгел, күрде, тойды. Шунысы үкенечле: углан үзе генә моны аңламый, әйтерсең лә сукыр тавык, кояш баеды исә, һаман кетәклеккә менә, хан, имеш. Берәүгә дә бирмәячәк каланы, үзе утырачак, Сүбәдәй өчен барысы да хыял, бары тик хыял булган. Кайчандыр, Болгарны алып, Күлкән угланын тархан итеп утыртырга хыялланган иде ич! Җүләрбеткән. Җитмәсә, Җәбәй абасына шулай дип мактанды, антлар гына эчмәде, тилебеткән. Тизрәк Карлыгачым табасы иде. Бәлкем, алар аңлашырлар, һәм Батый хан Ташбай угланга нинди дә булса каланы биләргә рөхсәт итәр. Күлкәнне оныт, Сүбәдәй, Күлкән күптән синең угланың түгел инде, аның кече күңеленә Чыңгыз хан ук корт салган иде инде. Күлкән угланның йөрәген шул корт баскан, коткы корты, имеш, ул – хан угланы… Сине мәңге танымаслар алар, углан, мәңге…
– Иртәгә җиңү бәйрәме уздырырбыз, баһадир. Шушында, хансарай мәйданында. Бөтен төмәнбашларым, куштаннарым булсын.
– Яхшы, хан.
– Болгар каласы, ниһаять, безнең кулда, баһадир. Без бу каланы алырга кырык биш көнебез сарыф иттек.
– Ике төмәнгә якын яугирләребез дивар буйларында ятып калды, хан.
– Ятып калды, ятып калды, баһадир. Аларны да искә алырбыз.
– Әле Бачман баһадир тотылмаган, Казан каласы яуланмаган, хан.
– Казан каласында ниндидер хан оныгы Хансөяр тора икән ич, тупчыбаш.
– Казан каласында Илһам ханның угланы Алтынбәк утыра, хан. Хан оныгы Хансөяр тупчы исә каланы гына саклый.
– Мин аңа илче җибәрәм, баш иеп килсә, мин аны гафу итәрмен һәм гаскәремә алырмын, каласына да кагылмам.
– Ул тупчыга минем дә күзем кыза, хан. Биккол аның турында еш кына сөйли торган иде. Ниндидер Шайтан каласында коялар икән ул тупларны. Безнең яугирләребез ул каланы тапмаганнар. Зур булмаган бер кирмән күргәннәр, әмма анда тукталып та тормаганнар, бик кечкенә икән.
– Мин ул хан оныгы белән үзем сөйләшермен, баһадир.
– Яхшы, хан.
Икенче көнне җиңү бәйрәме булды, мәгәр бер көндә генә бетмәде, эчү-салу, бәйрәм итү бер атнага сузылды. Ризык-нигъмәт бетәсе түгел иде, арак-кымыз, хәтта кала сәүдәгәрләре шәраб һәм сыра китерделәр. Батый хан һәр кувшин шәрабка, һәр тәпән сырага алтын белән түләргә кушты. Аның, Болгар шәехе әйтмешли, юмарт буласы килә иде. Һәм, әйтергә кирәк, ниндидер күләмдә шул хәлдән соң халыкта монголларга ышаныч туды, урамнарда кешеләр күренә башлады, калага кайтучылар ешайды. Атна буена сала-сала, күзләре кызарынып беткән Батый хан тәхет ягына баһадирын чакырып алды. Күрде, сизде Батый хан: баһадирның кәефе юк. Кишектиннәре Бикколны һаман тапмаганнар. Өйләрендәге һәммә хезмәтчене китереп, үзе сорау алса да, теге мескеннәр һични әйтә алмаганнар.
– Кай якта йөрсә дә, мин аны табармын, хан.
– Син хаклы, бездән кача алмас ул. Мин шатланып утырам әле, син бит бу илне ун ел буена талкыдың. Шулаймы, баһадирым?.. Шулай. Ә менә хәзер шул дәүләт җирләре синең ат тояклары астында.
– Әйтәсең бармы, хан, монда зур өметләр белән килгән идем. Чөнки минем монда хатыным, угланым… Карлыгачымны урлаган, дөресрәге, әсир итеп алган Артык баһадирны кишектиннәрем, сөңгегә элеп, манарадан ташладылар, таныдылар баһадирны – ул үзе.
– Илһам ханның мәетен дә таптылар. Җансакчысы белән бергә Исраил чокырына очканнар. Ханны да таныдылар.
– Хан син аны ханнар зиратына күмәргә бирдеңме?
– Бирдем, баһадирым. Чөнки ул – хан. Мин моны киләчәктә ханнарны эт белән бергә күммәсеннәр дип эшләдем. Борын заманда безнең бабаларыбыз явыз ханнарны эт белән бергә күмгәннәр.
– Без, үрәнхәйләр, этне изге итеп күрәбез, хан.
– Күрегез, ләкин хан кадәр ханны эт белән бергә күммәгез.
– Минем монда малаем бар. Өйләнгән. Меңбаш. Тупчыбаш. Каланы ул саклады.
– Ул алды туптан безнең яугирләрне, баһадирым, ул – синең угланың Ташбай. Үзе качып котылган. Кызганыч, тота алмаганнар.
– Ул – минем угланым, – диде Сүбәдәй, чарасыз калып.
– Син аны кочаклап каршы алырга исәпли идеңме, баһадирым?!
– Ул – тупчы, ул безгә ярдәм итәр иде. Безнең әле бик күп калаларны яулыйсыбыз бар. Аңа кылычым күтәргәнче, әүвәл аның белән сөйләшәсем килә, хан. Бала бит. Куа барсалар да, тота алмыйлар үзен, урманга кереп кача.
Сүбәдәй күз чүпрәген рәтләгәндәй итте, күтәрелеп, хан күзләренә карады. Баһадирның күзе мөлдерәп яшь белән тулган иде. Шуңа карамастан Батый хан баһадирны аңламады. Орыш кырында бер оруда кешене кылычтан уздырган һәм адәм үтерүне бернигә санамаган баһадирның күз яше белән елап утыруы аның ачуын гына китерде.
– Арак тот, тынычлан, – диде аңа Батый хан, кәсәгә салган аракны сузып.
Сүбәдәй эчеп куйды, гадәте буенча җиңе белән авызын сөртте.
– Миңа ул хатын гаять кадерле, хан. Хатыным белән углым тапсам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде. Ә син, хан, оланнарың дәштердең, ә үзләрен Саксинга туктатырга дип ламаны җибәрдең.
– Монда – мөселман арасында – аны аңламаслар, баһадир. Аннары минем башка ниятем бар…
– Ләйлә хатын?.. – диде Сүбәдәй, кәсәгә арак коя-коя.
– Бәлкем, мин аңа өйләнермен дә әле, атам да хатыннарга бай булган. Ә син, баһадир, бер дә Ташбай дип лаф орма, тот та Үрәктәй угланың чакыр.
Сүбәдәй туп-туры Батый хан күзләренә карады, әйтергәме, әйтмәскәме дип уйлады бугай һәм тәвәккәлләде, чөнки Батый хан барыбер белер иде, ә бәлкем, хәбәрдардыр да дип серен ачарга булды.
– Үрәктәй минем углым түгел, хан. Сөябел аны баш көтүчедән тапкан, икенче угланны да.
– Ә Күлкән?
– Күлкән, – диде Сүбәдәй, башын чайкап. – Күлкән күптән минем углан түгел инде, хан аны минлекләде. Ә балага җитә калды, мин хан угланы дип, башын чөеп йөри.
– Күлкән, – чынлап та, хан угланы, баһадир. Аның хан булырга тулы хокукы бар.
– Шулай булгач, минем углан буламы соң инде ул, хан? Тәгаен Күнбай мәрхүм хәлендә мин хәзер. Баш алып орышасы да…
– Кем белән?
– Мин үзем дә белмим, хан, кем беләндер. Ләкин кул кычыта, бәгырь каткан, күңел канга сусаган бер халәттә. Карлыгачым табылса, ичмасам, күкрәгенә ятып елар идем дә…
– Куй, куй, баһадир. Тынычлан. Барысы да әйбәт булыр. Карлыгачың да, Ташбаең да табылыр. Шуннан мин аңа берәр кала бирермен.
– Бирер идеңме, хан?!
– Бирермен, бирермен, баһадирым.
– Мин угланны да, хатыным да таптырырмын, хан. Табарлар аларны, кеше кибәнгә төшкән энә түгел.
– Табылырлар, табылырлар, баһадир. Иртәгә мин кала түрәләрен җыям. Ничек без килгәнче яшәгәннәр, шулай яшәсеннәр. Аларга төрле якка сәүдә юллары ачык, һөнәрчеләрне каланы төзекләндерергә өндим, түләү Илһам ханга караганда күп тапкыр артык булачак. Илһам ханның оныгы Галимбәк Шайтан каласында утыра, диләр. Нинди кала, нинди кальга ул, барып күрәсем килә дә, тик бармамдыр, мин аның үзен тарттырырмын.
Сүбәдәй тамак кырды, ханның тәвәккәллеге аңа ошады, тагын бер кәсә арак салып куйды. Батый хан да кәсәсен эчеп куйды, баһадирын кочаклады, сирәк чәчле башыннан сыйпады.
– Картайма әле, картайма әле, баһадирым. Безгә синең белән бик күп илләрне яулыйсы бар.
– Моның өчен безгә туплар кирәк булыр, тупчылар.
– Хан оныгы Хансөяр?! Ташбаең аңарда булырга тиеш, баһадир. Хан оныгында.
Сүбәдәй баһадир Батый хан ягына сирпелеп алды, янә күз чүпрәген рәтләде, сары тешләрен күрсәтеп елмайды, ләкин ни дип елмаюын Батый хан аңламады, әллә үртәлде, әллә ышанмады. Болгар чичәне белән булган әңгәмәдән соң ул янындагы кешеләргә бөтенләй башка күздән карый башлаган иде. Моны баһадир да сизенә, чөнки чичән белән әңгәмәдән соң Батый хан күзгә күренеп үзгәрде, хәтта аңа гына түгел, төмәнбашларына карата да, Байдарның урлаган хатынын Батый ханның кишектиннәре алып киткәнне белгәч, яудан кайткан төмәнбаш чак кына җансакчысын кылычтан уздырмаган икән. Имеш, нигә биргән? Җансакчысы ни әйтә алсын, хан кишектиннәре ләбаса алар, кем аларга каршы төшә ала, башы ике булса гына инде. Байдар төмәнбаш җансакчысында баш бер генә булгандыр, күрәсең.
Бу хакта ишеткәч, Батый хан ирен чите белән елмаеп кына куя, әмма Байдар төмәнбашка бер сүз дә әйтми. Әнә ничек. Элегрәк булса, бер-бер хәл кылган булыр иде. Күр инде, кемнәр кулына калды Сүбәдәй… Бит ул – ошбу ханның бабасын калыптан арындырган һәм коткарган кеше. Моңа кырык елдан артык гомер узган булса да, коткарды Чыңгыз ханны калыптан. Ә ул шул ук Сүбәдәйләр ярдәме белән бөтен дөньяны яуларга кереште, ул гынамы, үзе гүрдә ятса да, аның яу чабуын оныклары – менә бу сары авызлар дәвам итә.
– Миңа Ташбаем бигрәк тә кадерле, хан. Гәрчә болгарлар ягында сугышып йөрсә дә, мин аны аклармын.
– Мин дә, мин дә аклармын, баһадир. Ләкин әүвәл син аны тап һәм минем каршыма китереп бастыр. Менә шунда әйбәтләп сөйләшербез. Юкса тумаган тайның билен сындыруыбыз бар.
Бусагада нөгәр күренде.
– Ни бар? – дип сорады Батый хан.
– Байдар белән Бүчек сугышалар.
– Ни бүлешмәделәр?
– Шул хатын-кыздыр инде, – диде нөгәр.
– Хәзер чыгабыз. Баһадирым, әйдә, яшь әтәчләрне бераз акылга утыртыйк.
Болгар каласын алганда, бу ике төмәнбаш зур батырлык күрсәттеләр. Бу төмәнбашларның яугирләренә болгарлар дивар өстеннән сумала койдылар, таш аттылар, уктан алдылар, әмма алар барыбер диварга күтәрелделәр. Аннары кала эчендә һәр өй, һәр урам өчен каты сугыш барды. Сан ягыннан монголлар күп иде, алар керделәр дә керделәр, керделәр дә керделәр. Ятып калганы ятып калды, исән калганы һаман алга барды – кадады, чапты, уктан алды. Кала саклаучыларның көч-гайрәтенә шаклар катмалы иде. Алар дошманны сөңге белән каршы алдылар, аннары кылычка күчтеләр, ахыр чиктә – хәнҗәргә, хәтта коры кул белән корал тоткан дошманга каршы ташланучылар да булды. Болгарлар өчен һәр өй, һәр мәчет үзенә күрә бер кальгага әверелде. Урамнар, тыкрыклар, мәйдан тирәләре мәет белән тулды, алар өстеннән атлап кына үтеп булмый башлады, алар өстеннән йөгереп уздылар. Каланы алу дәһшәте көнозын дәвам итте. Көчләр тигез түгел иде, моны болгарлар да белә, вәләкин чигенүче юк, көрәшәләр, каршы торалар, ятып калалар. Сугыш инде күкне терәгән мәчет манараларында бара, манаралардан кеше мәетләре очып төшә. Монголлар, бик күп югалтулар белән булса да, һаман урам артыннан урам, өй артыннан өй, мәчет артыннан мәчет яулыйлар.
Илһам хан, иң елгыр егетләре белән орыша-орыша, Кашан капкасыннан качарга иткән иде, аңа нәкъ әнә шул Байдар яугирләре каршы төштеләр. Болгар батырлары Байдар яугирләрен сөңгегә алдылар, кылыч белән башларын чабып өзделәр (монгол яугирләре калкан, көбә һәм очлым кимиләр, ә һәр болгар батырында тимер очлым, көбә күлмәк, кулында калкан иде), аттан ыргак белән тартып төшерделәр, кададылар, чәнечтеләр. Мәгәр үзләренең сафлары да торган саен сирәгәйде. Байдар төмәнбашның яугирләре күзгә күренеп эри башлагач, Батый хан аңа ярдәмгә нәкъ менә Бүчекнең егетләрен җибәрде. Шунда гына тулганага алынган болгарлар боҗра-ташбака ясап бастылар һәм, Илһам ханны уртага алып, әкрен генә капкага таба юл ера башладылар. Ул арада, җир астыннан калыккандай, ике җайдак килеп чыкты, алар берәр ат такканнар. Уктан алалар, үзләре гүя очалар. Болгар батырлары аларны күрделәр дә боҗраны ачтылар, Илһам хан атларның берсенә сикереп атланды, кылычын суырып чыгарды. Болгар батырлары тагын боҗраны ачтылар, өч җайдак җан-фәрманга Хан капкасына таба чаптылар. Көтелмәгән бу хәлдән каушап калган монгол яугирләре теге якка да, бу якка да кузгала алмый икеләнә калдылар, һәм җайдакларга шул мизгел җитте – алар шактый ук ерагайдылар. Батый хан Хан капкасы тарафыннан җайдакларга каршы Бүре төмәнбашның яугирләрен җибәрде.
– Миңа сез ханны тереләй, тереләй алыгыз! – дип кычкырды ул, тамагы чатнавын тоеп.
Ләкин алдан чапкан болгар батыры атын читкә бормады гына түгел, туп-туры монгол яугирләренә каршы китте. Килеп тә җитте, уңга-сулга селтәнеп, ике яугирне иярләреннән чабып төшерде. Өченчесе бер якка ауды, дүртенчесе читкә тайпылып калды, ә батыр артыннан Илһам хан килде. Алар инде беренче яугирләрне ертып чыктылар, әмма шулчакта хан каршында Батый ханның кишектиннәре пәйда булдылар. Илһам хан уңга-сулга карап алды да ак атка атланып торган Батый ханга таба кузгалды. Ләкин аңа өч саф кишектиннәр аркылы төштеләр. Аларны ертып чыгу мөмкин түгел иде. Иллә ниндидер бер мизгелдә Батый ханга курку килде, чөнки ханнан битәр янындагы ике егет һаман ханның ике канатында киләләр, исәннәр иде. Ханны укка алырга да, кылыч белән чабарга да кишектиннәре куркалар, чөнки шундый фәрман булды, ләкин җансакчыларын да кыеп төшерә алмыйлар. Батый хан кылыч сабына кулын куйды, әгәр дә мәгәр килеп үк җитсә, ул Илһам ханны каршы алыр, йә булмаса янәшәсендә җәя тартып торган мәргәненә укка алырга боерыр. Хәйран, болгар егетләре, икенче сафны таратып, өченче сафка җиттеләр. Батый хан ат тезгенен тартыбрак тотты, кылычын кынысыннан тартып чыгарды. Юк, бер болгар егете өченче сафтан уза алмады. Ләкин юк, исән, ат корсагы астына гына төшкән икән. Бөтен рәвешен китереп хәрбиләрчә киенгән Батый хан, кылычын болгый-болгый, Илһам ханга каршы китте. Кишектиннәре, ат башына бер баш кала төшеп, ханга иярделәр. Шулчакта ян тыкрыктан Сүбәдәй баһадир килеп чыкты һәм Илһам ханга кыл аркан ташлады. Ләкин аркан хан муенына төшкәнче үк, ханның мәргәне Илһам ханны укка алды. Күкрәгенә ук кадалуга, Илһам хан арканга эләккәндәй чалкан китте, аның артыннан ук Сүбәдәй ташлаган аркан ат сыртын ялмап үтте. Илһам ханның җансакчылары атларын кире бордылар, берсе, аттан төшеп килгән ханның гәүдәсен эләктереп, ияренә аркылы салды һәм бөтенләй кире якка – Кашан капкасына таба чапты. Мәгәр Кашан капкасында да монголлар тора иде инде, Болгар җайдаклары, моны күреп, кисәктән тар тыкрыкка борылдылар һәм шундук күздән яздылар.
Сүбәдәй баһадир теш арасыннан ыслап төкереп куйды, Батый хан исә камчысын җиргә ташлады.
– Куарга, тотарга! Тотарга!
Кишектиннәрнең бер ише тыкрыкка ташландылар. Чыгытай угланы төмәнбаш Бүри атта гел йөгәнсез йөрер иде, ул ике кишектине белән икенче тыкрыктан чапты һәм болгарлар белән бер җайда диярлек базар урамына килеп чыкты. Болгар егетләре каланы беләләр иде, ике өй үтүгә, мәчет йортына борылдылар, аннан арткы капка аша кәрвансарайга узарга була иде. Кәрвансарайдан исә Исмәгыйль тарлавыгына төшәргә юл бар. Әмма Бүри алар артыннан ук мәчет ишегалдына килеп керде һәм җәясен тартты. Шулчак аны Бүчек куып җитте һәм: «Укка алма!» – дип кычкырып җибәрде. Ул арада болгарлар янә юкка чыктылар.
Алар икесе дә арт капкага ыргылалар, ул арада аларны Байдар куып җитә, узып та китә һәм тарлавыкка төшеп барган болгарларны күрә. Оста мәргән буларак, ул Илһам ханны ияренә салган җансакчыны укка ала. Әмма икенче җансакчысын укка алырга дигәндә, артыннан Бүчек килеп җитә, Байдарның атын куркыта. Ул арада беренче җансакчы күздән яза. Байдар, чаптырып төшеп, Илһам хан белән яраланган җансакчыны, ияренә салып, Батый ханга алып килә. Менә шул төмәнбашлар нидер бүлешмәгәннәр.
Байдар белән Бүчек якага яка килеп сугышканда, алар янына хан белән баһадир килеп туктады. Батый хан баһадирына ым какты, теге исә куй маенда кайнаткан, елан кебек камчысы белән икесенә дә шундаен иттереп сыдырды, ике «әтәч» тә үкереп җибәрделәр һәм сикергәләп йөри башладылар.
– Син җибәрдең аны, син! – дип үртәште һаман Байдар.
– Бүсерле Бүчек, ни сөйли бит әле, син килмәгән булсаң, мин аны исән килеш каптыра идем.
– Әллә, баһадирым, тагын берәрне өстисеңме үзләренә? – диде Батый хан.
– Бәйрәмнең кадерен җибәрделәр, эт җаннар, – диде Сүбәдәй.
– Иртәгә мин аларның икесен дә Бачман баһадирны эзләргә җибәрәм, тотып алып кайтсыннар үзен.
– Бачман баһадир боларга тоттыра торган кешеме, хан?! – диде Сүбәдәй. – Тезләнегез хан алдына, тәүбә итегез!
«Акыллы да соң бу баһадир, һаман хан дәрәҗәсен күтәрергә тырыша», – дип уйлады Батый хан. Төмәнбашлар икесе дә хан аягына төштеләр.
– Кичер безне, хан, тәүбә, тәүбә, тәүбә!
– Ни бүлешмәдегез?
– Без килештек инде, хан, килештек.
– Иртәгә күтәреләсез дә, Бачман баһадирны эзләргә!
– Яхшы, хан.
– Баш өсте, хан.
– Хәзер барыгыз да таралыгыз. Табын кадерен җибәрдегез. Атна буена бәйрәм.
* * *
Батый хан хансарайга күчкәч тә, Ләйләне кайчандыр ханбикә яшәгән бүлмәгә китерделәр. Янына ятак караучы ике хатын, ике бавырчы, ике җыештыручы куйдылар. Ләйлә бераз төшенсә дә, эшнең асылын белми иде әле. Һичшиксез, аны Батый хан әмере белән бирегә китерделәр, әмма ни өчен?
Йөгерек йөзбаш тирмәсеннән аны Байдар төмәнбаш урлады. Ул карышты, чәбәләнде, кычкырды, мәгәр аңа берәү дә ярдәмгә килмәде.
– Кычкырма, мин – төмәнбаш Байдар – Чыгытай хан угланы. Мин сине үз тирмәмә алып кайтам.
– Мин Йөгерек йөзбаш хатыны.
– Йөгерек йөзбаш яуда. Син аңа тиң түгел. Мин сине күрү белән яраттым.
– Юк, юк, мин аның хатыны, хатыны. Без никахлашып өйләнештек. Әтием-әнием фатихаларын бирделәр.
Тирмәгә алып кайткач, Байдар аның аягына төште, күлмәк итәген үпте һәм аягына басты да чәч толымнарына тотынды, сыйпады, Ләйләнең гүзәллегенә соклануын яшермичә яратты.
– Син, Ләйлә, беркая да моннан китмә. Мин кайтырмын. Шуннан соң сөйләшербез. Вәгъдә-иманмы?!
Ләйләгә бу хәл кызык булып китте, ул чак кына көлеп җибәрмәде, әмма вакытында тыелып калды.
– Минем ирем бар, Байдар, ул миңа талак әйтмәде.
– Аерыр һәм мин аңардан талак дип тә әйттерермен. Курыкма, мулласын да табарбыз, никахын да укытырбыз. Мин – Чыгытай угланы Байдар, моңа хакым бар. Мин сине яраттым.
«Шул гынамы?» – дип сорыйсы килде Ләйләнең, мәгәр әйтмәде. Бу хәл аның белән түгел, башка берәү белән кылына, әул исә төш кенә күрә сыман иде. Байдар – күзгә ташланырлык яшь һәм чибәр егет, шуңа аңардан бик үк курыкмады, хәтта бу хәлнең, ниһаять, чын булуына инангач та.
Ике көн буена аны Байдар нөгәрләре саклады. Бавырчы карт ашарга китерде, ияртеп тышка алып чыкты, ә сакчылар гелән артыннан йөрделәр. Качу турында уйларга да түгел иде. Аннары кая кача ала ул? Байдар төмәнен каладан шактый читкә туктаткан, хәтта кала да күренми, тик вакыт-вакыт ерактан күк күкрәү кебек шау гына ишетелеп китә иде.
Байдар кайтмады да кайтмады. Ә өченче көн дигәндә, аны Батый хан кишектиннәре килеп алдылар. Иң гаҗәбе шул булды: Батый хан кишектиннәре белән сакчылар һични кыла алмадылар. Ләйлә исә бөтенләй бернәрсә дә аңламый башлады. Кишектиннәргә карышыр иде, сакчылар, аларны күрүгә, тәгаен курка калдылар, һәм Ләйлә, тәмам чарасыз калып, алар китергән атка атланды. Юлга төшкәч, бер кишектин аңа якынрак килде.
– Ләйлә, синең әтиең дә, әниең дә…
– Ни булды әтием белән әниемә, зинһар, әйтегез?!
– Алар фаҗигале төстә һәлак булдылар.
– Монголлар каланы алдылармы?!
– Каланы алдык. Ләкин аларның үлеме калада булмады.
– Нишләп, ни өчен, кем үтерде, кем кул күтәрде?.. Син кем, угызмы, болгармы, кыпчакмы, сөйлә, сөйлә тизрәк!..
– Мин – татар, Ләйлә. Татарлар да – төркиләр ич. Әтиең белән Күнбай бәк сөңгедә алыштылар…
– Әтиемне Күнбай…
– Атаң чичән булган икән ич, Күнбай бәккә сөңге белән алышырга чыкты.
– Шуннан, шуннан ничек булды?
– Атаңны кадагач, атаңның сөңгесен анаң алды да Күнбайны кадады, ә әниеңне ирең Йөгерек йөзбаш уктан алды, ә Йөгерекне мин уктан алдым, без…
Ләйлә кишектиннең соңгы сүзләрен ишетмәде, ул ат ялы өстенә капланды һәм сулкылдап елый башлады.
– Алар к-а-а-я-л-а-р-р х-ә-з-е-р-р?..
– Аларны кала халкы Батый ханнан сорап алды һәм зиратка алып китте. Күмәләр. Күмгәннәрдер дә инде. Батый хан безгә сине шунда алып барырга кушты.
Мөселман халкы тиз тота адәм баласын гүргә куюны, зиратта кешеләр калмаган иде инде. Кишектиннәр аны яңа өелгән кабер янына алып килделәр. Кишектин сүзсез генә ым какты, имеш, шул.
Ләйлә сыдырылып аттан төште, ауман-тәүмән килә-килә, кабер өстенә капланды. Халыклар чәчәкләр салганнар, ак таш утыртканнар. Ак ташка күмер белән атасының һәм әнисенең исемнәрен язып куйганнар, көнен, елын күрсәткәннәр. Ләйлә яше кипкәнче елады, кишектиннәр аны ашыктырмадылар, бер читкә китеп, атларыннан төштеләр һәм тыныч кына көтәргә булдылар, күрәсең. Ләйлә күтәрелде, ерак булмаган аланга барып, уткүз чәчкәләр өзде һәм кабер өстенә китереп салды. Шунда күзе ак ташка язылган сүзләргә төште: «Егетләр күрке, олы җанлы чичән Кол Гали һәм аның гүзәл бикәсе Зөләйха ята монда. Шөкер кылыр идек, ошбу кабер янына туктаган изге зат, фатиха кылып, өч тапкыр «Ихлас» сүрәсен укып китсә. 633 елның Рабигылахыр аеның 12 нче көнедер».
Ләйлә кабер кырына тезләнде, янә күз яшен түкте. Күрде ич ул, күрде: әнисе бик аз бәхетле булды, бик аз. Ләкин ул Аллаһы Тәгалә язган мәхәббәтен табып, аның белән кавышып үлде, үкенмидер, үкенмәс тә. И-и атам Кол Гали! Син минем гыйшкым да, атам да, мөгаллимем дә булдың. Әниемнең гыйшкы сине чарасыз итте. Син аның белән шатлык хисе дулкынында тибрәлдең. Әнием йөзендәге шатлыклы вә нурлы бәхетне күреп, Илаһыбыздан илһам алдың һәм аны дастаныңа төшереп мәңгеләштердең. Тик, хөрмәткә ия туганнарым, нигә әниемнең исемен Зөләйха дип яздыгыз. Аның исеме Зөлхидә ич, Зөлхидә. Атам шул исемне кабатлый-кабатлый, сөенә-сөенә иҗат итәр, язар иде. Тик мин сезне гаепләмим, туганкайларым, сез дастан каһарманы Зөләйханы анам йөзендә күргәнсездер. Сезнең монда бер гаебегез дә юк. Калсын язмагыз шулай. Мәңгеләшсен, чөнки атам Кол Гали анамны еш кына Зөләйха дип саташтырыр иде. Бу исемнәр аның өчен тиңләшкән, тәңгәлләшкән иде инде.
Кишектиннәрнең берсе аның янына килде, әкрен генә дәште:
– Ханбикә, ханбикә! – диде.
– Нигә миңа алай дисез? – дип, башын күтәрде Ләйлә.
– Батый хан сезне хансарайга алып кайтырга кушты. Анда сезгә аерым бүлмә, хезмәтчеләр билгеләнгән. Зинһар, мине кичерә күрегез. Ялгыш дәшкәнмен. Батый хан сорагач, телемнән ычкынды.
– Мин сезне кичерәм, егетем. Тик миңа ары таба алай дип дәшмәгез. Минем кеше көлкесенә каласым килми.
– Яхшы, хан, яхшы, кичерегез ошбу бахырыгызны.
– Әйтегез әле, егетем, Йөгерек йөзбашны да шушы зиратка күмдегезме?
– Юк, хан, ул туганнар каберлегенә күмелде.
Ләйлә аягүрә басты, күлмәк итәкләрен төзәтте һәм кишектин артыннан атына таба атлады. Атка атлануга, ул янә уйга кереп чумды. Әйе, ул бәхетле иде алар белән, артыгы белән бәхетле иде. Йөгереккә кияүгә чыгу да аларның бәхетләрен тагын да тулыландыру теләгеннән кылынган иде. Йөгерек аңа ошаган иде. Аннары Илһам хан белән очраштылар. Илһам хан аның күңеленә әллә ниткән сәяси хис ташкыннары салды. Ул аларны кабул да итте, курыкты да. Ләкин һәрчак әтисе белән әнисенең бәхетен күз алдында тотты. Чөнки күрде ич: алар да моны теләде. Җитмәсә, Кол Гали атасы: «Ләйлә, син бу адымың белән болгар халкының киләчәк язмышын хәл итүең бар», – дип тәүге теләген ныгытып, куәтләп куйды. Бәлкем, ул хаклы да булгандыр. Зур йөк белән Болгарга җибәрелгән Йөгерек йөзбаш, ыстанга кайткач, Сүбәдәйгә бер сүз дә әйтмәде, ә туп-туры Батый хан тирмәсенә үтте. Калганы билгеле булды: Йөгерекне Батый хан үзенә алды, һәм алар аерым тирмәдә, Батый хан янәшәсендә үк яши башладылар. Тик ни хан, ни Ләйлә бер-берсен күрмәделәр. Йөгерек йөзбаш киткәндә, аны бикләп киткәндәй итәр иде. Моңа Ләйлә кимсенде һәм елаштыргалады да, әмма берәүгә дә, хәтта бавырчыларга да зарланмады. Аннары аны Байдар нөгәрләре урлады, хәзер менә Батый хан нөгәрләре – аңлавы кыен иде аңа, әмма бераз шәйли, сизенә иде – аның белән Батый хан үзе кызыксынган. Ә бит аның төп максаты шул иде: ничек тә Батый хан тирмәсенә үтеп керергә. Калганын ул барысын да Биккол бабакае әйткәнчә итәр… ӘБиккол бабакае аңа сер итеп кенә шактый хикмәтле киңәшләр бирде.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?