Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 53 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]
Иртән тору белән Сүбәдәй баһадир ни сәбәпледер Күлкән углан тирмәсенә юнәлде. Япманы ачты, керде, сәлам бирде. Углан торды, аягүрә басты, чөнки Сүбәдәй, – атасы булса да, гаскәрбаш иде, Батый ханның уң кулы. Киңәшмәләрдә бик әтәчләнсә дә, һөҗүм вакытында дилбегәне яухан Сүбәдәйгә бирә, ә баһадир исә кайсы төмәнне алдан, кайсы төмәнне кичектеребрәк җибәрә иде. Күлкән углан төмәнен исә ул һәрчак яклады, саклады, күрәләтә дошман күзенә ташламады. Чыңгыз хан угланы санында йөрсә дә, ахыр чиктә ул аның атасы иде. Сөйләшәсе килә иде атаның улы белән, гәрчә углан аңардан читләшсә дә һәм атасына карата шактый суынса да. ТикСүбәдәй улыннан суына алмады. Ул гынамы, аларның язмышлары да бер иде. Икесенең дә сөйгәннәре Болгарда. Ата-улның уртаклашасы серләре бар иде. Тик менә Сүбәдәй Карлыгачны еш кына исенә төшерсә дә һәм чын мәгънәсендә сагынса да, Күлкән кыпчак кызын бер тапкыр да искә алмады, һәрхәлдә, атасы алдында. Ә бит угланның үләр хәлгә җитеп гашыйк булган чагы булды. Тәмам саргайды, урынга калды. Ул гүзәлне урлап алып кайтмаган булсалар, үлгән дә булыр иде. Чыңгыз хан үзен угланы итеп игълан иткәч, күзгә күренеп үзгәрде углан. Бачман баһадир кызын исенә дә төшерми. Әллә соң эченнән генә сызамы?.. Ярый, шулай да булсын, ди. Бит ул ошбу угланны Болгар каласына тархан итеп куярга иткән иде. Үзе! Хәзер әнә барысы да үзгәрде, мәйданга Чыңгыз ханның оныклары чыкты, аяк терәп, илләр артыннан илләр яулыйлар һәм кала саен үзләренә сыгынган хан туганнарын йә булмаса ханнарның үзләрен дә тархан яисә әмир итеп калдыралар. Бу киңәшне аңа һаман шул Чин һәм Җирсөн киңәшчеләре бирә. Ламасы да яныннан китми: гәрчә Батый хан үзе нәсара диненә йөз тотса да, нәсара динендәге кеше кебек муенында тәре йөртми иде, хәерле булсын, Сүбәдәй дә диннәргә ятып-сызып мөкиббән китмәде, гәрчә Тәңресен онытмаса да, һәр көнне кояшны каршы алса да, якты көн бирүен күк-кояштан үтенсә дә. Чыңгызилар барысы да, шул ук вакытта Күлкән углан да, без монгол дип күкрәк кагарга яраталар. Ләкин бит Чыңгыз хан хәтта үзе дә саф монгол түгел, борынгы татарлар нәселеннән. Чөнки борынгы монголлар белән һәрчак татар ханнары җитәкчелек иткән һәм монголларга ханнарны татарлардан Чин императорлары җибәреп торганнар. Әйтик, Чыңгыз ханның бабасы Бартан баһадирның әтисе татар була, аңардан соң монголлар башында торган Хутулла хан да татар кызына өйләнә. Чыңгызның атасы Йөзүкәй баһадир гына өшәнә башлый, гайрәтен югалта, мәгәр ул да татар батыры Тимерҗанны тотып алып кайтып, аның батырлыгына хәйран калып, аны үтереп, шул төндә туган улына аның исемен куштыра. Янәсе, татар батырының гайрәте вә көче яңа туган угланга күчсен. Һәм күчә дә бит, ничәмә илләрне буйсындырды. Егет чактагы Тимерҗан – хәзерге Батый ханның бабасыдыр. Аннары Сүбәдәй үзе бөтенләй монгол түгел, үрәнхәйләр нәселеннән. Кайчандыр Йөзүкәй баһадир үрәнхәйләр баһадирын җиңә һәм кавемне үзенә буйсындыра. Шуннан бирле үрәнхәйләр монголларга иярергә мәҗбүрләр. Үрәнхәйләр татарлар белән күрше яшиләр, шул сәбәпле һәр үрәнхәй татарча сөйләшә торган була, хәтта балаларына исемнәрне дә татарлардан алып куя торган булалар. Әйтик, Сүбәдәй – су бәдәнле, ягъни озын буйлы адәмдер.
Күлкән углан, хан угланы булудан баш тартмыйча, әлбәттә, дөрес эшләде, Сүбәдәй аңа рәнҗеми. Хәзер угланның үз төмәне, аты-исеме бар, чыңгызилар белән бер хокукта. Ләкин бу хәл Чыңгыз хан исән чакта гына шулай саналды, хәзер исә чыңгызилар Күлкәнгә кырын карамасалар да, үзләре белән тиң күрми башладылар. Күлкән балакай гелән тау итәгенә төште, тегеләр исә тау башында басып торалар. Шуңа карамастан Күлкән углан – төмәнбаш, гәрчә хан титулын йөртмәсә дә, Чыңгыз хан угланы санында йөри. Ә менә Үрәктәйны Батый хан үзе белән алмады, әллә яшьсенде, әллә хәлнең асылын белде. Үрәктәйга ата буларак аның күңеле ятмады, күңеле Күлкәнгә тартылды. Яшьлеге белән борын чөя башлаган углан исә күп вакытта атасы белән исәнләшергә дә онытты.
Сүбәдәй баһадирның, нәкъ менә Болгарга җиткәч, Күлкән углан белән эчен бушатканчы сөйләшәсе килә иде. Һичьюгы, һөҗүм алдыннан. Бит аларның икесенең дә сөйгәннәре анда. Илаһи мәхәббәт онытыла буламы! Сөмбелә дигән балага гашыйк булып, углан якты дөньядан китә язган иде ләбаса!
– Уз, утыр, атам, – дип, Күлкән күн мендәрне атасына таба күчерде һәм кымызчысына кымыз китерергә кушты.
– Мөселманнар арак эчмиләр икән, – диде Сүбәдәй.
– Арак юк шул, атам.
– Бүген һөҗүм, нинди арак ди ул, углан.
– Багучыларым җиткерде, атам, урман яклап Алатыр һәм Бачман баһадир гаскәриләре йөри икән.
– Бачман баһадир үзен күрсәтте дә инде. Бүчек белән Байдарның ике мең яугирен кадап киткәннәр. Ичмасам, берсен яралап булса да калдырсалар икән. Оста, оста орыша Бачман баһадир, – диде Сүбәдәй.
– Без аны барыбер тотарбыз, атам.
– Бачман баһадир дигәннән, теге вакыттагы кыз аның кызы иде ич, углан. Сөмбелә иде бугай аты.
Сүбәдәй бу хакта юри сүз кузгатты, угланга ничегрәк тәэсир итәр икән дип уйлады. Хак, угланның, Сөмбелә исемен ишетүгә, йөзенә гүя ялкын капты һәм гасабилана башлады, ниендер югалткан берәүдәй табындагы ризыкларны кузгаткалап куйды, көрсенде, ни кылырга белмәде.
«Юк, углан, онытмагансың, – дип эчтән кинәнде Сүбәдәй. – Ихлас мәхәббәт онытылмый ул, чөнки аны адәм баласына Тәңре үзе бирә».
– Исәнме икән соң ул, атам?
– Исән, углан үстерә, – диде Сүбәдәй, Күлкән угланга карамаска тырышып. – Мин белештем, ае-көненә чаклы туры килә, бала синеке, углан.
Күлкән ишекъяры кишектиненә чыгып кит дип ишарә ясады.
– Ул бала минеке булса, мин нишләргә тиеш инде, атам?
– Чыңгыз хан үз балаларыннан беркайчан да баш тартмады. Беләсең булса кирәк, тәүге хатыны Бортәне меркитлар урлап алып киткәннәр иде. Хатын меркит баһадирында була, шуннан балага узып кайта. Чыңгыз ханның баш угланы Җучи меркит баһадирыннан, углан. Буе-сыны, йөз-кыяфәте белән дә Чыңгыз ханга охшамаган иде. Чыңгызлар барысы да җирән чәчлеләр, сипкелле битлеләр, ә Җучи, мәрхүм, каратут җәйпәк йөзле, җете кара чәчле иде. Әмма хан угланны беркайчан да рәнҗетмәде, углан. Кызганыч, Хулан атлы…
– Хулан апайга сүз әйтмәсәң иде, атам. Ул мине үз баласыдай күрде.
– Кһм, хуш, углан. Синеңчә булсын. Хәзер ни инде, Чыңгыз да гүрдә, Җучи да, Хулан хатынын да куып җибәрде, бер Тәңре белә – кая йөридер.
– Мин Сөмбеләне яраткан идем, атам, – диде, әсәрләнә төшеп, Күлкән. – Шундаен яраткан идем, кавышмасак үләсе идем.
– Әйе, булды андый хәл, углан. Тик онытмасаң иде, Бачман баһадир синең бабаң булып куюы бар. Без, үрәнхәйләр, монголлар канаты астына кереп сеңдек, ә кыпчаклар – үзләренә мөстәкыйль яшәгән халык, әнә шул халыкның баһадиры ул Сөмбеләнең атасы, углан.
– Кыпчак белән болгарны аерып булмый, телләре бер, ди ич. Гореф-гадәтләре дә, диннәре дә хәтта, – диде Күлкән.
– Бөтен хикмәт тә шунда шул, углан. Батый хан, Болгарны яулап, биредә калырга ниятли. Ләкин ул бик тиз телен вә динен югалтыр, төркиләр аны бик тиз йотар. Безнең белән угыз, найман, кыргыз, башкорт, кыпчак, татар йөри, инде болгар да килеп кушылса… Ә боларда язу бар, әнә күрәсең – шәһәрләрендә нинди мәчетләр. Җиңеп, җиңелеп куюыбыз бар безнең, углан. Мин монда кала алмам, ә менә Батый хан калырга ниятләсә, аңа бик тиз телләрен дә, диннәрен дә тагарлар. Күп тә үтмәс, Батый ханны да болгар-төрки халкыннан аерып булмый башлар. Әле үк инде безне татарлар диләр. Ә ул исемне безгә Чыңгыз татарларны җиңгәч тә тактылар.
– Атам, – диде Күлкән, кәсәләргә кымыз коя-коя. – Тиздән һөҗүм башланыр. Без икебез дә ук астына керербез. Әйт әле, сер булмаса, Йөгерек йөзбашың нигә Батый ханга бирдең?.. Беләм: хан буларак, ул синнән аны сорап та тормагандыр, әмма син гаскәрбаш бит?..
– Йөгерек йөзбашны мин Болгарга җибәргән идем, ул аннан күз алмастай чибәр хатынга өйләнеп кайтты. Күргәнем юк, әмма чибәр, диделәр.
– Ул хатынны Байдар күргән. Төмәнбаш Байдар Йөгеректән урларга исәп тота. Тик, зинаһар, әйтә күрмә, атам. Моны мин сиңа сер итеп кенә әйттем.
– Яман эш белән шөгыльләнә Байдар, углан. Йөгерек аңа моны кичермәс, син аны беләсең, андый егетне рәнҗетү ярамас иде. Килешми төмәнбаш башы белән бу эшне кылырга аңа, килешми…
– Ләкин син бу хакта берәүгә дә әйтмәссең, атам.
– Ышан, углан, әйтмәм. Хуш, мин китим инде, углан.
Күлкән аны озата чыкты. Таң аткан, кояш нурлары күккә сузылган, тиздән мәчет манараларына җитәр, һәм калада азан кычкыра башларлар. Сүбәдәй азан кычкыруга гадәтләнеп бара инде, Үргәнечтә, соңыннан Хивада яшәгәндә күп ишетте. Азан үзенә бер хикмәтле тәэсир көченә ия кебек тоела иде аңа. Ләкин ул барыбер азанның асылын аңламады, гәрчә кайчандыр үз тирмәсендә утырган Мәүлә Хуҗа имам хәзрәтләре аңлатырга тырышса да. Төмәннәр инде эшкә дә керешкәннәр. Арыкларга ком тутырган капчыклар ташыйлар, ташаткычларны куялар, бу юлы ераграк, туплар җитмәс төбәккә. Димәк, Батый хан әмер биргән дә инде төмәннәргә. Кызык, калага һөҗүм итүне дә үз өстенә алырмы икән Батый хан? Сүбәдәй ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән кимсенү хисе кичерә иде, аңа әле беркайчан да болай начар булмаган иде. Аннары угланы янына килеп утыру да тынычлану китермәде. Күренеп тора: углан өзелеп вә үлә язып сөйгән хатынны оныткан. Онытмаса да, артык исе китми… Күрде бит, күрде… Ә Сүбәдәй Карлыгачын һаман оныта алмый. Олыгайган саен якыная бара, күргәннән күрәсе килә… Углан Күлкән аны аңламады, күрәсең, алар икесе ике каннандыр… «Корыч баһадир» сүзе дә аңа шулай ябышты, нәкъ менә үзе Карлыгачка ябышкан кебек. Ләкин Корыч баһадир яшьләргә кирәкми була башлады кебек. Батый хан хәтта тирмәсенә дә чакыртмый, ә бит һөҗүмгә бик аз вакыт калып бара. Тик Чыңгыз хан оныгы Батый хан Корыч баһадирны онытып бетермәс, юкса Каракорымга коры кул белән кайтып керүе бар. Син түгел, Сүбәдәй баһадир белән бабаң Чыңгыз хан да исәпләште, ничекләр исәпләште әле!.. Куәтле, көчле, гайрәтле әле Корыч баһадир, адәми затка бөтенләй хас булмаган могҗизалар кылырга әзер.
Сүбәдәй сикереп атына атланды һәм Батый хан тирмәсенә таба чапты. Аннан башка әллә нинди хаталар эшләп ташлавы бар иде Батый ханның. Ул үзендә Чыңгыз хан чорындагы кебек бирелгәнлек хисе уянуын тойды. Аңа Тәңре башканы бирмәгән, ул – ярдәмче, ау эте: иясе – Батый хан, һәм ул эт вазифасын үтәр, чөнки Тәңре аңа шулай язган…
22
Һиҗри белән 633 (1236) елның Рабигыләүвәл аеның уникесендә, нәкъ менә Мәүлид кичәсе көнендә, кояш чыгар-чыкмас, монголлар кальгага таба йөри башладылар. Ташаткычлар телгә килде, әмма икешәр потлы ташлар җиде-сигез адымлы диварларга әллә ни зыян китерә алмадылар. Су тутырылган шактый киң арыкларны ике-өч җирдән комлы капчыклар белән тутырганнар иде, Батый хан тирмәсе ягыннан әмер көтәләр. Бихисап күп гаскәри Батый ханның бер сүзе белән Болгар каласының диварларына ябырылырга, үрмәләп менәргә, баскычлар белән күтәрелергә, диварлар аша сикереп төшеп, капкаларны ачарга һәм төп гаскәрне калага кертергә тиешләр. Ләкин болай әйтүе генә ансат иде. Каланы саклаучылар да буш кул белән түгел, оста мәргәннәре бар, туплары, яван чүлмәкләренә[11]11
Яван чүлмәге – грек уты. Яндырылмаган известь, нефть, сумала һ.б. катнашмасы. 1139 елда 11 нче Латеран килешүе бу коралны, бик күп корбаннар китерә дип, сугышларда кулланудан тыйган. Әмма корал дөньяга таралган була инде.
[Закрыть] тутырган утлары. Бу чүлмәк шартласа, су өсте дә яна.
Таң йолдызы Чулпан белән уянган һәм күз-манарага менеп баскан Илһам хан монголларның ташаткычларны тәгәрәтеп китерүләрен, коруларын күзәтте, кальга тирәли берничә дистә ташаткыч куелгач, кояш чыгар-чыкмас янә туплардан алырга әмер бирде. Янә монголлар өстенә чуен ядрәләр коела башлады. Ташаткычлар ватылды, кешеләр үлде. Мәгәр монголлар моңа карамадылар, дәррәү һөҗүмгә кузгалдылар. Илһам хан, Кыпчак капкасын ачып, җитез атлар белән укчыларын чыгарды. Алар монголларны уктан алдылар да, яңадан капкага чигенеп, капкаларны яптылар. Ләкин монголлар моңа карап кына һөҗүм итүдән туктамадылар. Батый ханга билгеле иде инде, Илһам хан каланы яусыз бирүдән баш тартты, тәүбә итмәде.
Бермәлне бөтен җир өсте яугир белән капланды. Кая ук атсаң да, монголларга тиде. Мәгәр аларны уктан гына алып бетерерлек түгел иде. Алар үлгән ишләре аша әкрен генә һаман диварларга таба үрләделәр, бер үрне үттеләр, икенчесен, өченчесенә җиттеләр, алар өстенә ук яуды, ятып калучыларның саны артканнан-арта барды, әмма һаман «Һөррә-һөррә!» дип кычкыра-кычкыра, үргән баскычлар тотып, диварларга якынлаштылар. Берсе ятып калса, икенчесе баскычны эләктереп алды, анысы калса, өченчесе, монголлар гүяки җир астыннан калкып чыгалар иде. Кальга читенә гүя яр-яр булып җир өсте килә иде, гәрчә алай булмаса да, Илһам ханга шулайрак тоелды. Туплардан ату тукталмады, уклардан алу янә, мәгәр монголлар һаман килделәр дә килделәр, менә инде кирмән диварларына баскычларын куя башладылар, үрмәләп менүче кыюлары табылды. Кальгадагылар ыргаклар белән баскычларны этеп җибәрделәр, баскычы-ние белән очкан монголларны: «Дөмек шунда!» – дип каһәрләделәр. Монголлар арасында да оста мәргәннәр бар, алар да каладагыларны берәм-берәм чүпли башладылар.
Артык баһадир әле бер якка чапты, әле икенче якка. Ул арада сугыш барышында тәмам каны кызган Сүбәдәй баһадир атына атланды һәм, Байдар төмәнбашның яугирләрен ияртеп, җәйгән капчыклар аша бер арыкны узды, үрне менде һәм яугирләрне үз артыннан әйдәде.
Кинәт Сүбәдәй аты янында гына туп шартлады. Баһадирның аты дулады, арык буйлап алып китте. Дары төтене таралып та өлгермәде, һөҗүмгә күчкән монголлар өстенә яңгыр кебек уклар ява башлады. Дивар буйлары, үр өсләре әче тавыш, кычкырыш, бакырыш белән тулды, мәгәр монголлар чигенмәделәр, мәетләре өстеннән һаман өскә таба үрләделәр. Бу үзенә күрә могҗиза иде, Илһам ханның мондый фидакярлекне күргәне юк иде әле. Ул хәтта үзенең хаклы булуына шикләнә калды, ул күрде, ул күзәтте: Сүбәдәй баһадир, ниһаять, дулаган атын тыя алды, камчылый-камчылый, Батый хан басып торган үргә менде. Һәм ханга нидер әйтте. Әмма хан хәтта аның йөзенә дә бакмады, һөҗүмне күзәтүен дәвам итте.
Элек-электән Сүбәдәй баһадир булган җирдә һәрчак ниндидер хикмәт чыгар иде, монда исә Сүбәдәй баһадир җитәкләгән вә әйдәгән һөҗүм кисәк йотылып-туктап калды, Байдар төмәне яугирләре артларына шуыша-шуыша чигенә башладылар. Аның каравы сул яктагы Күлкән углан төмәне һөҗүмгә күчте. Ул шулхәтле куәтле кузгалды ки, болгарлар бер мәлгә каушый калдылар. Икенче үргә җиткәч кенә, тупчылар, яңа уянгандай, аларны тупка ала башладылар. Әмма монголлар туп арасын бик тиз үттеләр һәм диварга ук килеп җиттеләр. Меңнәрчә баскыч сөялде, диварларга үрмәли башладылар. Артык баһадир Ташбай угланына ярдәмгә килде, баскычтан менүчеләргә кайнаган сумала коярга, ут салып яван чүлмәкләре ташларга боерды. Җиде-сигез җирдә яван уты шартлауга, өсләренә ут капкан монголлар арыкларга ташландылар, берсе өстенә берсе сикерүдән баттылар, чөнки монгол халкы, гомумән, суда йөзә белми иде, гәрчә арык унбиш-егерме адым киңлектә генә булса да. Ул арада монголлар кальга эченә ташаткычлар белән унлап яван чүлмәге аттылар. Берничә өйгә ут капты, калада янгын башланды. Аны сүндерү кичкә кадәр барды.
Шулчак Батый хан һөҗүмне туктатырга әмер бирде.
Юк, уңышка ирешә алмады Батый хан. Каланы алу озакка сузыласы көн кебек ачык иде. Кич булды, кояш баеды. Монгол яугирләре дивар буйларында ятып калган мәетләрне җыярга керештеләр, болгарлар да һәлак булганнарны кирмән эченә туганнар кабере казып күмделәр. Артык баһадир, диварларда ышанычлы сакчыларын калдырып, хансарайга ашыкты. Аның ханга әйтер сүзе бар иде. Нигә, әйтик, Бачман баһадир белән Алатыр баһадирларны ярдәмгә дәштермәде. Ә бит монголлар ике тапкыр чак-чак кына диварларга күтәрелмәделәр.
Илһам хан терсәгенә таянып, йөзен кулына куеп утыра иде, Артык килеп керүгә, аңа күзе белән генә урын күрсәтте, аннары вәзиренә утырырга кушты.
– Безгә яшеренгән баһадирларны дәшәргә булган, хан. Бермәлне бик кыен хәлгә калган идек.
– Баһадир, без ничек тә монголларны туктатырга тиешбез. Ничекләр генә булса да. Мин күрдем, барысын да күреп тордым: монголлар үтә алмаячаклар иде. Шуңа дәшмәдем баһадирларны. Аннары монголларда уннан артык төмән. Алар берьюлы ябырылсалар, Бачман баһадир белән Алатыр баһадир гаскәриләрен таратып бетерәчәкләр йә булмаса тулганага алачаклар иде. Анда инде безгә үзебезгә генә орышырга калачак иде. Пургас баһадир – ун кешесен, без егерме дүрт егетебезне югалттык, Тимбай вәзиргә ярдәмгә килгән арлардан янә унике кеше һәлак, – диде хан.
Илһам хан белә иде: иртәгәсе һөҗүм бүгенгедән дә хәтәррәк булачак; шул турыда уйлады ул, иртәгәсе турында.
* * *
Кояш баеп, ут алгач та, Батый хан төмәнбашларын тирмәсенә җыйды. Һәм нәкъ менә шул кичне, Мәүлид көненең кичендә, Батый хан җитәкчелекне үз кулына алды. Сүбәдәй моны аның утыру кыяфәтеннән үк сизде, әмма дәшмәде. Гаҗәбе шул булды: Корыч баһадир ягына хәтта күз дә төшермәде, әйтерсең лә Сүбәдәй табында да утырмый иде.
Батый хан һәммә төмәнбашына да күз йөртеп чыкты. Чөнки ул бүген тәүге тапкыр дары исен иснәгән иде, моңа кадәр аңа дары исен иснәргә туры килмәде. Ә Сүбәдәй, шөкер итәсе, дары исен татыган иде инде. Аның төмәнбашларына әйтер сүзе бар иде; нигә аларга, әйтик, бу каланы алырга? Нигә, тирә-яклардагы кала-авылларны пыр туздырып, биредә ике-өч төмән генә калдырып, әүвәл бөтен Болгар җирләрен яуламаска?..
– Мин моның башын гына түгел, ахырын да күрәм, төмәнбашларым, – диде ул, фикерен дәвам итеп. – Каладагы халык телиме моны, юкмы – тиздән үзе үк капкаларны ачарга мәҗбүр булачак. Кеше ач тора алмый, аңа һәркөн тамак туйдырырга кирәк, тирә-ягыбызда яшел үлән, баш түбәбездә якты кояш – талыйк башта тирә-яктагы кала-авылларны. Бигрәк тә калаларны җир белән тигезләргә, халкын әсир итәргә һәм Каракорымга озатырга. Әлбәттә, карышканнарны һәммәсен кылычтан уздырырга. Күбесен бире куып китерергә һәм үзләреннән үк арыкларын күмдерергә. Шуларны башкарып чыккач кына, калага һөҗүмне яңартырга. Кем минем белән килешә?..
– Мин хуплыйм, хан Батый, ошбу фикерегезне, – диде Буранбай бәк.
– Мин дә, мин дә, – диештеләр төмәнбашлар.
Батый хан Сүбәдәй баһадирга карады.
– Бүген зур югалтуларга дучар булдык, хан. Сез хаклы, һөҗүм чарасын үзгәртү хәерле булыр, – диде Сүбәдәй.
– Димәк, баһадир да минем яклы, – диде Батый хан. – Кем сүз әйтә? Кемнең тагын нинди фикере бар?..
– Болгарда башкалага охшаш калалар бик күптер, хан, – диде Күлкән углан.
– Менә шуларның берсен алырга төмәнең белән син барырсың. Бер генә кала да яуланмыйча калмасын, бер генә авыл да.
– Аларның ясак салырга сыгынулары бар, – диде Бүчек углан.
– Андыйларга тимәү хәерлерәк булыр. Үзләре теләп канат астына кергән кала-авылларны бабабыз Чыңгыз хан да туздырмаган. Кем дә кем каласын безгә үз теләге белән бирергә тели, аны, кем генә булмасын – хан, әмир, бәк, тархан, наиб, миңа җибәрәсез. Килештек?!
– Килештек, хан! Килештек!..
– Килешсәк, иртәгә үк юлга. Ә каланы камауда тотарга Бүчек, Байдар һәм Бәркә төмәннәре кала. Хушыгыз!..
Батый ханның кыланышы Сүбәдәй баһадирга ошамады, әмма каршы әйтергә дә кыймады. Һичьюгы, Байдар угланның төмәнен мактап телгә алсын иде. Яугирләре диварга барып төртелделәр, югалтулары зур булса да, диварга үрләүчеләре дә булды. Барысы да шулай һөҗүмгә ташланган булса, каланы бер көндә аласылар иде. Сүбәдәй ниндидер үпкәләү тоеп күтәрелә башлады.
– Ә син, баһадирым, калып тор, – диде Батый хан.
Сүбәдәй карусыз урынына кире утырды.
– Мин дикъкать белән сезне тыңлыйм, Батый хан.
Ләкин Батый хан гүя баһадирының кинаясен ишетмәде дә, торып йөреп килде һәм Сүбәдәй каршына туктады.
– Хөрмәткә ия баһадирым, туплар хакында син күптән белә идеңме?
– Саксинда беренче тапкыр орышканда ук, дары исен татыдым мин, хан. Болгарлар ошбу тупларны хәтта атларга да куялар, хан.
– Нигә бу хакта олуг ханга корылтайда әйтмәдең соң?
– Монгол яугиренә әллә нинди катмарлы корал кирәкми, хан. Монгол яугире җиңел йөрергә тиеш. Монголны җитезлек, җиңеллек, ук һәм сөңге, кылыч коткара.
– Ләкин бит, баһадир, әнә шул җиңел коралланган монгол һөҗүмен әнә шул авыр туплар туктатты. Йөздән артык ташаткычларны ваттырды. Бу – зур югалтудыр, баһадир. Җирсөннәрнең тупларын монда китереп булмады, артык авырлар һәм ядрәләрен ясау да катмарлы. Ә монда безгә коралның иң камиле кулга керергә тора.
– Байдар углан белән Бүчек төмәннәренә вакытында ярдәм килгән булса…
– Ләкин кем бирмәде соң ул өстәмә төмәнне? Минме, баһадир, синме? Кемнең аты арык буйлап дулап китте?.. Аннары нәкъ шул туп тавышыннан дулады түгелме атың, баһадир?!
– Ялгыш миндә, мин сезнең белән килешәм, хан. Әмер бир, иртәгә үк шуңа керешербез.
– Юк инде, баһадир, һәр төмәнбаш аерым әмер алыр, һәм миннән, Батый ханнан. Ә сезгә мин, һичьюгы, бер тупчыны табарга боерам. Ата да белсен, кора да белсен, йөртә дә белсен. Үзеңә һәр төмәннән егетләр сайлап ал.
– Йөгерек йөзбашны дамы?
– Юк, Йөгерек йөзбаш минем янда, баһадир. Аңа тимә.
– Яхшы, хан.
Сүбәдәй баһадир үзе дә аңлап бетермәгән кимсенү тойды. Тирмәдән чыккач, ул ишекъяры сакта торучы яугирне күздән кичерде. Бакса, Йөгерек йөзбаш. Сүбәдәй баһадирның бер күзе ике булды. Кояш күптән баеган булса да, янындагы кешене танырлык якты иде әле. Сүбәдәй баһадир аның билендәге хәнҗәренә үрелде, әмма Батый ханның җансакчысы яшен тизлеге белән баһадирның беләгеннән эләктерде.
– Кирәкмәс, баһадир, – диде Йөгерек йөзбаш. – Ярамас, мин сакта.
– Җибәр, ахмак, кулны!
Сүбәдәй беләген уа-уа китеп барды, хәтта тәүге җансакчысына борылып та карамады. Чөнки хан гына түгел, аның кәефен шушы җансакчы да бозган иде. Ә бит Батый ханны да, бу йөзбашны да хәрби һөнәргә ул өйрәткән иде.
23
Батый хан сүзендә торды, Болгар тирә-ягын көл итте, халкын әсир итеп, бер ишен Каракорымга озатты, бер ишен камалган Болгарга таба кудыртты. Халыкның качып котыла алганы күрше халыкларның җирләренә йөрде.
Илһам хан, күзе талганчы, Батый хан тирмәсенә карап торды: чыгып орышу турында уйларга да түгел иде, монголлар саны кимендә дүрт-биш мәртәбәгә артыктыр, аннары Артык баһадир да, шәех Кол Гали дә каладан чыгып орышуны хупламадылар. Ләкин, инде кырык көн буена дияргә була, камаган дошман күзенә карап торуы да әче җәза иде. Соңгы көннәрдә Бачман баһадир да күренми башлады. Монголлар исә үз далаларында җәйләүгә ыстан туктаганнар – гамьсез рәвештә күчмә халыкка хас гадәти көн күрәләр: хатын-кызлары бия сава, кымыз әчетә, аш хәстәрли, ирләр исә хәрби уенда, әйтерсең лә даны еракларга таралган Бөек Болгар каласын да камап тормыйлар.
Ләкин икенче көнне иртән монголлар кирмән диварларына таба кузгалдылар: таран арбаларын тәгәрәттеләр, ышыклану читәннәре артына яшеренеп, диварга якынлаштылар. Ләкин нигәдер янә туктадылар. «Таран арбаларын төнлә күчермәкчеләр», – дип уйлады Илһам хан һәм, Артык баһадирны эзләп табып, шул хакта әйтте. Азамат егетләрнең иң мәргәннәрен Хан капкасына куярга, алар таран арбаларын китерүчеләрне укка алсыннар. Әйе, аларны өйрәтәсе юк, укларына нефтә салган кисәүне чүбек урап беркетсеннәр дә төнозын сакта торсыннар.
Бөек каланың камалуына кырык бер көн китте. Илһам хан күзәтү манарасыннан көннәр буена төшмәде диярлек. Укчылары чүпли торсалар да, монголлар барыбер таран арбаларын диварларга китереп терәделәр. Һәм, ук яудыруга карамастан, даң-доң капкаларга суга башладылар. Хан капкасына өстәмә терәүләр куярга туры килде. Ул гынамы, көн буена яван уты яудырдылар. Өйләр янды, пешеп үлүчеләр булды. Кальгада сугышчылар күзгә күренеп кими башлады. Монголлар төнлә белән үз мәетләрен җыйсалар, болгарлар үз мәетләрен туганнар зиратына күмделәр. Каланы саклап шәһит булган ишләрен күмгәндә, шәех Кол Гали, имам хәзрәтләре, муллалар, мөридләр ясин чыктылар. Елашусыз булмады, әмма берсе дә иләмсез тавышлар чыгарып үкермәде, аваз салырга кыймады. Хәер, болгар халкына хас нәрсә дә түгел иде бу. Сугышчыларын, калада һәлак булган кешеләрне күмгәндә, Илһам хан да манарадан төште, йөрәге кысылыр дәрәҗәгә җитеп, сыкранып басып торды. Аңа авыр иде шәһитләргә карап тору, бик авыр, һәр шәһитне кабергә төшергәндә, йөрәгеннән тып-тып кан тамды. Хан чарасыз иде, монголларны болай үҗәт булырлар дип, ул уйламаган иде. Ары таба да һөҗүм шулай кабатланса, көннәрдән бер көнне алар үзләре үк капкаларны ачарлар. Ләкин ул моны кылмас һәм җиһадка чакырыр, гаскәриләрен, каладагы халкын – соңгы орышка, үзе дә шунда башын салыр, әмма соңгы тамчы канына чаклы көрәшер, сугышыр, каласын саклар.
Ләкин иртәнге якта, монголлар һөҗүмгә күчкәч кенә, Алатыр баһадир белән Бачман баһадир егетләре монголларга ташландылар, һөҗүм туктатылды, Сүбәдәй баһадир төмәннәрен кисәктән урманнан чыккан бачманлыларга таба борды. Сүбәдәй баһадир, тәҗрибәле сугышчы буларак, Бачман баһадир егетләрен ике төмән белән бик тиз тулганага алды. Китте орыш-кырыш. Камауда калган Бачман баһадир боҗраны ерып чыкмакчы итте, әмма зур югалтуларга дучар булды. Моны күреп, Илһам хан Хан капкасын ачарга кушты һәм иң елгыр егетләрен Бачман баһадирга ярдәмгә җибәрде. Монголлар исләренә килгәнче, капка каршындагы таранны арыкка тәгәрәтеп төшерделәр һәм өч йөз иң мәргән егет кальгадан чыктылар, монголларга ябырылдылар. Моны күреп, Сүбәдәй баһадир төмәнен Хан капкасына борды, шуны гына көткән кебек, Бачман баһадир, боҗраны ертып, урманга кереп югалды. Хан капкасыннан чыккан егетләр бераз уктан алдылар да тизрәк ачык капкаларга борылдылар, Сүбәдәй аларны капкага хәтле куа килде, әмма аның борын төбендә генә капкаларны яптылар һәм монголларны уктан ала башладылар. Сүбәдәйнең аты яраланды, егылды, аңа кемдер үз атын бирде, баһадир көч-хәл белән капка яныннан исән-имин китә алды. Боларның барысын да күзәтеп-күреп торган Батый хан, Сүбәдәй калкулыкка килеп җитеп атыннан төшүгә, камчысын селки-селки, аны орышты. Әйе, кем кушты аңа капкаларга хәтле килергә, гади яугирме әллә син!
Илһам хан, капкалар ябылгач, күзәтү манарасына менде һәм Батый хан тирмәсе ягына күз ташлады. Яхшы күрә иде ул: Батый хан камчысын тоткан да Сүбәдәй баһадир тирәли урап йөри, тегене орыша бугай, ә баһадир башын игән дә басып тора, хан белән килешеп ияк кага.
Әнә шунда, Батый хан белән Сүбәдәй баһадирга карап торганда, аның башына бер фикер килде. Фикер яңа түгел, әмма бу хакта чарасызлыктан уйлавы иде. Кич, кояш баегач, Илһам хан хансарайга Артык баһадир белән шәех Кол Галине чакыртты һәм шул фикерен кузгатты. Әмма Артык баһадир ханның бу фикеренә катгый төстә каршы төште, шәех тә баһадирны яклады.
– Хан хәзрәтләре, – диде, бераз торгач, Кол Гали. – Минем сезгә бер тәкъдимем бар. Минем Батый хан каршына чыгасым килә, сезнең фатихагыз кирәк.
Шәехнең бу тәкъдименнән Илһам хан утырган җирендә борсаланып алды, Артык баһадир исә торып ук басты.
– Мөмкин хәлме бу, Кол Гали туганый?!
– Мөмкин хәл, хан, мөмкин хәл. Мин үзем белән бикәмне дә алырмын.
– Һәм ни әйтергә исәбең инде Батый ханга, шәех хәзрәтләре? – диде Илһам хан, башын артка ташлый төшеп.
– Башта минем сезнең шартнамәне беләсем килә, хан.
– Минем шартнамәм сиңа билгеле, шәех, мин монголларга каламны бирмәм. Кош булып очып керсәләр генә инде.
– Каланы, халыкны талаудан баш тарткан хәлдә, минемчә, хан хәзрәтләре, Батый хан белән килешергә дә булыр иде.
– Акыллы фикер, – диде Артык баһадир, Илһам хан, ялт итеп, баһадиры ягына күз төшереп алды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
– Юк, шәех хәзрәтләре, без капкаларны ирекле көндә ачмабыз. Мәгәр Батый хан, каланы камауны туктатып, кире китә икән – килешергә була.
– Ни бәһасенә?
– Бәһасендә тормабыз, шәех Кол Гали. Аннары ул сине кабул итәрме соң, Кол Гали?
– Безгә шунысы мәгълүм, хан хәзрәтләре: бабасы Чыңгыз хан имамнарга тимәгән, хәтта аларны ясактан да азат иткән.
– Заманалар үзгәрә, карашлар да, Кол Гали. Чыңгыз хан оныгы Батыйның сине кылычтан уздырып куюы бар. Ә син исә безгә шәех кенә түгел, шагыйребез дә… Шулаймы, Артык баһадир?..
– Шәех хәзрәтләре хаклы, хан, Батый хан башка кеше белән сөйләшеп тә тормас…
– Димәк, баһадирым, син дә шәех яклы?
– Без чарасыз, хан. Гаскәребезнең дүрттән бер өлеше генә корал тотып дошманга каршы торырга сәләтле. Хансарай һәм мәчетләр яралылар белән тулды, һәр көн йөздән артык кешебез гүргә тыгабыз…
– Бәхтияр бүген ничә кеше алып керде?
– Егерме кеше, хан хәзрәтләре. Аннары монголларның төн юлын белүләре бар, анда инде…
– Кол Гали туганый, синең кодрәтеңә мин ышанам, әмма Батый хан сине кире җибәрерме соң, бигрәк тә абыстаең?..
– Батый хан – монгол халкының варисыдыр, хан. Әгәр дә мәгәр хан, үзе сөйләшүләрдән баш тартып, нинди дә булса хилафлык кыла икән, даны бик тиз дөньяга таралыр. Шуның өчен һәр түрә-хан кеше, гадәттә, вөҗдан сафлыгында торырга яратадыр.
– Хуш, хуш, туганый. Миңа сине Батый хан кулына бирү авырдыр, кер минем хәлемә. Ни өчен дип сорама. Батый ханның шартын мин моннан торып ук беләм.
– Минем сезгә тагын бер үтенечем бар, хан: Бәхтияр халыкны кальгадан чыгарсын һәм Казан тарафына озатсын иде.
– Мин бу хакта уйлап карармын, шәех хәзрәтләре.
– Миңа сезнең мөһерегез сугылган хат кирәк булыр, хан хәзрәтләре. Батый хан каршына буш кул белән чыгу килешмәс.
– Хат булыр, Кол Гали туганый, ләкин мин барыбер Батый ханга бирелмәм, үземнең батыр сугышчыларым белән далага чыгып булса да орышырмын. Хатымда шундый шарт та булыр: батырга батыр чыгу шарты. Батый хан чыга икән миңа каршы һәм берүзе, мин дә чыгармын һәм капкаларымны да ачармын. Кем алдыра – кала шуныкы булыр. Мин Идел буе Бөек Болгар дәүләтенең егерме бишенче ханы, Мөхәммәд рәсүлебез дә пәйгамбәрләребезнең егерме бишенчеседер. Мин Аллаһы Тәгалә вә иманым юлында шәһит булуны күп тапкыр артыграк күрәм.
Кол Гали торып басты. Ул ни әйтергә белмәде. Хан хаклы иде. Рәсүлебез Мөхәммәд тә Аллаһы Тәгаләнең егерме бишенче пәйгамбәре иде һәм Илһам хан да Идел буе Төрки Болгар дәүләтенең егерме бишенче ханы. Бу ни бу?! Очраклы санмы, әллә, булмаса, бөтен бер Болгар халкы язмышымы?..
– Батый хан батырга батыр үзе чыкса гына, мин аңа каршы чыгармын, туганый. Теләсә нинди корал сайласын.
– Кичерә күрегез мине, хан хәзрәтләре.
– Юк, син хаклы, һичшиксез, хаклы, туганый. Төрки халкы белән төрки халкы сугышуны туктатырга кирәк. Ләкин кемнең дә булса өстенлеге исәбенә түгел. Чөнки ил даны – ханда, хан даны – илдә, үзе җитәкләгән халыкта, бабаларында, оныкларында. Васыять итеп әйтәм, туганый, Батый хан Болгарга ия була кала икән, угланнарыма, оныкларыма, туганнарыма вә халкыма җиткер – ил-дәүләтем монголлар кулына түгел, алар кулына калдырам. Ходай Тәгалә һәр халыкка торыр вә тереклек итәр җирен үзе билгеләгән, үзе биргән, һәм ул халык бары тик шул җирдә генә бәхетле була ала, бары шул илдә генә бәхетен тапса таба ала. Әлбәттә, иманнары, кылган гамәлләре игелеккә булса…
– Мин китим инде, туганый.
Илһам хан торды, Кол Галине кочагына алды.
– Шартнамәмне җансакчым Хан капкасына китерер. Сиңа бик иртә чыгарга туры килер, һөҗүм башланганчы ук, туганый.
– Яхшы, хан хәзрәтләре. Хушыгыз!
* * *
Бу фикергә ул ике-өч көн элек кенә килде. Башта фикерен Зөлхидәгә әйтеп карады, әмма бикәсе елап ук җибәрде. Ул аны юатты, ләкин фикереннән кире кайта алмады. Бер кайгысы бар иде: ничекләр Илһам ханга әйтергә дә аннан фатиха алырга. Һәм, ниһаять, Илһам хан ризалыгын бирде, һәм алар, Зөлхидә белән кулга-кул тотынышып, таң атар-атмас, Батый хан каршына чыгарлар. Калганы Хода кулында, язганы булыр. Каланы исән калдырасы иде дә, халыкны. Бүгенме, иртәгәме монголлар каланы барыбер алырлар – анда инде шәфкать көтмә, имансыз яугирләр халыкның соңгы киемнәренә чаклы салдырып, талап алачаклар. Ул гынамы, китәр әсирлеккә алу, хатын-кыз бүлешү.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?