Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 53 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]
Өйгә ул ярты төн узгач кына кайтып керде, керде дә каршы алган Зөлхидәсенә:
– Җыена башла, без Батый ханга чыгабыз! – диде.
– Мин дәме? – дип коты алынып сорады Зөлхидә, әмма шундук исенә килде. – И-и Ходаем, ни сөйләп торам тагын, синнән кала буламмы! – дип җыена ук башлады.
– Җыен дигәч тә, кайбер өс киемнәреңне генә ал. Без сөйләшергә генә чыгабыз, Зөлхидә.
– Бу хакта син күптән уйладыңмы?
– Ике-өч көн элек кенә. Бәхтияр җиткерде, монголлар соңгы һөҗүмгә әзерләнеп яталар икән. Барлык төмәннәрне дә Болгарга чакырганнар. – Кол Гали Зөлхидә ягына күз төшереп алды, өстәлдәге шәмдәлләрдә янган утларга карады. – Зөлхидә, күз нурым, йөрәк маем, кичер мине, мин бернәрсәне уйлап җиткермәгәнмен. Сиңа биредә калу хәерлерәк булыр, чөнки анда сине Күнбай бәкнең күрүе бар. Ул сине миннән шундук тартып алыр.
– Алмас, Кол Гали җаным. Мин аның аягына төшәрмен, ул риза булыр.
– Эт авызыннан сөяк алып буламы, Зөлхидәкәй?
– Мин синең белән, Гали җаным. Тәмугка да, оҗмахка да, Батый ханга чыкканда да, мин синнән калмам. Үтенмә, сорама, телең әрәм итмә.
Кол Гали әкрен генә аның янына килде, кочагына алды.
– Синең нурлы йөзеңне күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем дип йөрер идем, нурлы йөзең күрдем, күңелем тынычланды, әмма син рухи яктан да гаять көчле зат икәнсең бит, Зөлхидәкәй. Син минем өчен татлы ризык, ләззәтле шәраб булдың. Хәзер рухым ныгытырга керештең. Нык мин, Зөлхидәкәй, нык, таш та алай булмас… Безгә тиздән китәсе, ятып ял итеп алыйк…
– Без анда Ләйләне дә күрербезме, Кол Гали?
– Бик ихтимал, – диде Кол Гали, чалкан ята төшеп. – Ләйлә Йөгерек йөзбашка яратып чыкты, дошман булса да.
– Хатын-кызның бу хакта үзеннән сорау кирәк, ул сиңа түгел, миңа да әйтмәде ни өчен Йөгерек йөзбашка кияүгә чыгуын, Кол Гали.
– Мин сине анда алып чыгарга курка башладым, Зөлхидә.
– Ә мин синнән өстемә таш яудырсалар да калмыйм, Гали җаным.
– Мин чарасыз, Зөлхидә, чарасыз. Төпләнгән китапларым хан оныгы Хансөяргә – Казанга озаттым, ә күңел тыныч түгел.
– Куанасы ит, кыйссаңны халык телдән белә, җырлар көйләп йөриләр. Онытмас синең Йосыф кыйссаң болгар халкы, Гали җаным, онытмас. Сине дә, безне дә. Хәтта мине дә. Мине дә кем дә булса эзләп табар, гәрчә сөйгән затың Зөләйха булса да, мин ул исемне үземә дә алдым.
– Анысы бер Хода кулындадыр, Зөлхидә.
– Ә син минем кулымда. Коч әле Зөләйхаң-Зөлхидәң…
Ул аны кочагына алды, назлады, сөйде. Зөлхидә күз яше белән елый башлады.
– Елама, Зөлхидә, елама.
– Без шундый аз яшәп калдык, Гали җаным, сизми дәкалдым. Эчем сизә, монголлар мине кичермәсләр, бигрәк тә Күнбай бәк.
– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Зөлхидәкәй, безнең язмыш та, тапшырыйк Аңа.
Кол Гали хәтта караңгыда да нур балкып торган хатынның биленә кулын салды һәм, хәләленә тыелгысыз тартылу тоеп, кочагына алды. Ул бәхетле иде, ә бәхет исә эчкерсез һәм илаһи мәхәббәттә генә табылса табыла.
24
Иртән бик иртә кузгалсалар да, Кол Гали халыкка сиздерми генә кальгадан чыгып китә алмады. Хан капкасы янында аңа Илһам хан шартнамәсен китереп бирделәр, шартнамәне Кол Гали куен кесәсенә тыкты һәм сакчыларга капкаларны ачарга, асма күперне төшерергә кушты. Кай арада халык җыелды, кай арада шаулаша башладылар.
– Җибәрмибез сине, Кол Гали, җибәрмибез!
– Хан ни карый, илгә бер чичәнне?! Мөмкин хәлме аны дошман кулына чыгарып җибәрү?! Кыргыйлар бит алар монголлар.
– Тик тор, кордаш, тик тор! Шәех Батый хан янына чыга, монголларны урысларга котыртачак, ди. Изге эш белән йөри, димәк.
– Ә безне шулай кышкача камауда тотарлармы?! Тараканнар кебек кырылып бетәчәкбез ич!
– Монголлар урысларга киткәч чыгарбыз, иншалла.
Ошбу өзек-өзек кычкыруларны ишетсәләр дә, сакчылар берәүгә дә колак салмадылар, капкаларны ачтылар, асма күперне күтәрделәр, һәм Кол Гали абыстае Зөлхидә белән кальгадан чыкты. Капкалар ябылмаган иде әле, асма күпер күтәрелмәгән иде, чаптырып Илһам хан килеп җитте, ат өстендә килеш кальгадан чыкты, сикереп атыннан төште һәм Кол Галине кочып битеннән үпте.
– Бәхил бул, туганый, бәхил бул! Рәнҗеп чыкма. Гадел булмаган чакларым да булгандыр. Кичер туганыең…
– Без әле бер табында утырырбыз, Илһам туганый. Хуш!
– Оҗмахта, оҗмахта, Аллаһы теләсә, оҗмахта, туганый.
Ике бөртек кеше Хан капкасыннан чыгуга, Батый хан аларны тирмәсенә алып килергә боерды. Кол Гали өстендә гади чапан-җилән, башында чалма, кулында таяк. Зөлхидә хәләле, төенчеген тоткан килеш, янәшәсендә атлый, юк, ярты адымга гына калышып бара. Кол Галинең икенче кулында Коръән-Кәрим, кызыл күн тышлы. Батый хан тирмәсенә җитәрәк Кол Гали кулындагы таягын Зөлхидәгә бирде һәм кулындагы Коръән-Кәримне баш очына күтәрде.
– Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр!
Батый хан янындагы Сүбәдәй баһадир Кол Гали янәшәсендә килгән Зөлхидәне шундук таныды, Батый ханга иелеп нидер әйтте, әмма хан ияк кагудан ары китмәде. Сәер хәл: хатын шулай ук чибәр, шулай ук нурлы йөзле иде, ул аны хәтта кай ягы беләндер Карлыгачына охшатып куйды.
Кол Гали Батый хан янына җитте, Коръән-Кәримне Зөлхидә биргән күн мендәргә куйды да хан каршына барып тезенә төште, сәлам юллады.
– Хуш, хуш, илче, – диде Батый хан. – Әллә Илһам хан акылына килдеме?
Кол Гали торып басты, куенындагы хатны, чыгарып, Батый ханга бирде, баш иде. Батый хан алтын төсенә буялган терәкле ут тәхеткә утырган, тәхет урындыгы кызгылт-яшел төстәге келәмдә. Батый хан хатны тылмачына бирде һәм Кол Гали кулыннан Коръән-Кәримне дә алды һәм янәшәсендә басып торган имамга бирде. Имам исә Кол Галигә таныш түгел иде. Кол Галигә баш иде һәм изге китапны үбеп алдына куйды. Кишектиннәре Кол Галине Батый хан янына башта үзен генә уздырганнар иде, әмма Сүбәдәй баһадир киңәше белән булса кирәк, хан Зөлхидәне дә үткәрегез дип ишарә ясады. Батый хан хатынны күрде дә, үзенең өстендәге ялтырап-җемелдәп торган киемнәре сүнеп-сүрелеп киткән кебек булды. Хатыннан, күзгә күренеп, ниндидер нур балкый кебек иде. Хан каршына җитүгә, Зөлхидә тезләренә төште, моны күреп, Кол Гали аны күтәрмәкче итте, әмма монголлар тарафында булган хатын белеп эш итә иде, барысы да күрде, Батый хан аның бу кыланышын ошатты, төче итеп елмайды, кишектиннәренә мәйданны киңәйтергә ишарә ясады.
– Утырыгыз, илче, сез дә, абыстай, – диде хан саф төрки телдә.
«Димәк, – дип уйлады Кол Гали, тезен чәнчеп утыра-утыра, – Батый хан калада барган хәлләрдән хәбәрдар, хәтта безнең кем икәнне дә белә».
Кол Гали, аның артыннан Батый хан янәшәсендә утыручы имам да кулларын күтәреп дога кылдылар. Батый хан исә, һичнигә исе китмичә, күзен дә алмый Зөлхидәгә карап торды. Ахыр Кол Галигә күз төшерде, шуннан соң артында басып торган сәркәтибенә бармак изәде.
– Илһам хан ни яза?
– Беренче шарты: сезнең белән батырга батыр чыгудыр, корал сайлау сезнең иректә. Икенче шарты: берләшеп, урысларга яу чабарга һәм каланы камаудан баш тартырга…
Батый хан беравык дәшми торды. Кәҗә сакаллы сәркәтип, чапанын бөркәнә төшеп, дикъкать белән ханны тыңларга җыенды.
– Тагын ни дигән хан?
– «Бик күп ил-далаларга ия булган һәм Идел буе төрки Болгар дәүләтенә кул сузарга кыйган ханга теләсә нинди корал белән батыр чыгам. Кайсыбыз җиңә – ил иясе шул булыр. Бөек Болгар ханы Илһам Сәлим улы. Сәне 633 ел, Рабигылахыр аеның 12 нче көне, Маймыл елы», – дигән.
Батый хан янә бик озак дәшмәде, әле Кол Галигә, әле Зөлхидәгә карады. Аннары кулына кымызчыдан кәсә алды, бармак очларында гына тотып, уртлап куйды, шуннан соң гына:
– Илче, Болгарның дошманы бар идеме?
– Әйе, бар иде, хан Батый хәзрәтләре.
– Күршегез урыслармы?
– Алай да без алар белән тыныч яшәү ягында тордык.
– Бүгенгә җитеп торыр, мин иртәгә сезне дәштерермен. Илчене күрше тирмәгә урнаштырыгыз, хатынын да, – диде, бераз дәшми торгач, һәм ни өчендер елмаеп куйды.
Әнә шулай Кол Гали белән Зөлхидә Батый хан күршесендәге тирмәгә урнаштылар. Аларны берәү дә борчымады, бары тик бавырчы гына, һичбер сүз әйтмичә, теге йә бу ризыкны ашарга кертте, кояш баегач, кереп шәмгә ут салды, ул шулай ике арада күләгәдәй йөрде дә йөрде.
– Батый хан Илһам ханга җавапны иртәгә бирерме, Кол Гали бәгърем?
– Ул аңа җавап биреп тормас, Зөлхидә бәгырь, ул бөтен көче белән калага ташланыр, шул булыр аның сүзе.
– Аллам сакласын, – диде Зөлхидә һәм авыз эченнән генә дога укый башлады. Кол Гали ахшам намазын укыды һәм җәйгән урынга ятты. Ул төне буена керфек какмады диярлек. Зөлхидә, ир-канатының тынычсызлануын, уфтануын сизеп, йокламаска тырышып, дисбе тартырга кереште.
– Гали җаным, сине иртәгә зур сынау көтә. Йокла, тынычлан, иншалла, барысы да әйбәт булыр.
– Ул минем белән адәм телендә сөйләшерме, Зөлхидә?
– Сөйләшер, сөйләшер, җаным. Тынычлан. Аңлар ул сине, хәлеңә керер.
– Ай-һай, Зөлхидә, шикләнәм. Күрдең ич, Илһам ханның шартларын укыганда, ничек кара коелып чыкты. Миңа калса, ул курыкты. Тыштан ялтырар, эчтән калтырар, диләр андый кешеләргә. Терәге зур, гаскәре, менә шуңа эрерәк кылана.
– Чү-ү, Гали җаным, шаулама, зинһар, әкрен сөйләш. Монголларның тирмәләре дә ишетә.
– Мин нишләргә тиеш соң, Зөлхидә?..
– Дәшәр ул сине, Гали җаным, дәшәр. Сөйләшер. Бәлкем әле, риза да булып куяр. Әгәр дә мәгәр риза булса, син аны урысларга таба котырт. Килешер ул синең белән, чөнки аның төп максаты, – Әдрән диңгезгә җитеп, ат тоягын шул диңгез суында чылату. Бәлкем, моны юри көлке итеп кенә сөйлиләрдер, әмма мин бу хакта аларның үз авызларыннан ишеттем. Димәк, Болгарны алсалар да, алмасалар да, монголлар бер урысларда гына туктамаслар.
– Алай, – диде Кол Гали. – Болай булгач, ул каланы ала да ала. Әйе, болай да озак тоткарланды. Болгар язмышы әллә кайчан хәл ителгән инде.
– Каракорымда ук, Гали җаным.
– Ә Илһам хан монголларны туктатырга маташа. Халкын җиһадка күтәрмәкче. Бу бит – үз-үзеңне үтерү дигән сүз!..
– Чыңгыз хан васыятьнамәсен үтәмичә, бу халык яу чабудан туктамаячак, Гали җаным. Иң гаҗәбе: алар дөньяны яулауларына ышаналар. Ләкин бу халык, гасырлар үткәч булса да, нинди фаҗигагә каласын белми әле. Дөньяның иң-иң бәхетсез халкына әверелеп калачаклар.
– Син нәрсә, күрәзәме әллә, Зөлхидә?
– Күрәзә, Кол Гали. Ә хәзер мине тыңла. Ул сине дәшәр, түзмәс. Мине дә дәшәр.
– Кылычтан уздырырлармы, икебезне дә, дим?
– Юк сүз. Монголлар гаепсез кешене беркайчан да кылычтан уздырмыйлар. Ә без аларга илче сурәтендә баш иеп килдек. Баш иеп килгән кешегә монгол беркайчан да кул күтәрми. Аннары ул сине сарай колы дип белде.
– Нинди кол?
– Кол Гали ич син. Бөек кол.
– Шаяртмасана, Зөлхидә. Йокла әле, бәлкем, мин дә…
– Ярый, Гали җаным, язганы булыр…
* * *
Илче чыкса да, калага һөҗүм итүне Батый хан бер көн дә туктатмады. Ыстанга якын-тирәдән хәбәр ага торды. Кашан яуланган, Биләр яндырылган, Габдулла әмир үтерелгән, Кашаннан байтаклары Казан тарафына качсалар да, Хаҗи әмир һәлак булган. Җүкәтау, Тубылгытау, Алабуга калаларын да туздырганнар, халыклары күрше ар халыклары җирләренә качканнар дигән хәбәрне ишетергә туры килде Кол Галигә. Бу хәбәрне исә аңа Батый ханның имамы җиткерде. Имам Харәземнән икән, Кол Галигә Коръән-Кәрим өчен рәхмәт әйтте.
– Илһам ханга каланың капкаларын ачу хәерлерәк булыр иде, Кол Гали, – диде имам, шәехнең хәленә керергә теләгәндәй. – Күлкән белән Байдар, Иделне кичеп, Карсын, Кияюл калаларын алганнар, эрҗә һәм мукшы җирләренә үтеп кергәннәр.
– Димәк, Болгарга орышып тору файдасыздыр, имам хәзрәтләре?
– Хак Тәгалә шулайдыр, шәех хәзрәтләре.
Шулвакыт, имам хәзрәтләре тирмәдә утырганда, Кол Гали белән Зөлхидәне Батый хан дәштереп алды.
– Менә әйттем ич, мине дә дәштерәчәк, – диде Зөлхидә, тирмәдән чыкканда.
– Күрәзәлегең бар, хак, – диде Кол Гали һәм, алдан барган имамнан калмаска тырышып, адымын тизләтә төште.
Батый хан аларны ияк кагып каршы алды, утырырга урын күрсәтте. Имам белән Кол Гали дога кылдылар, Зөләйха Кол Гали янәшәсенә кунаклады.
– Илче, – диде Батый хан, колак яфрагын кашыштырып алды. – Бабам Чыңгыз хан безгә бик күп илләр яулап бирде. Без, аның оныклары, сезгә ачык итеп аңлатабыз: без ул яулаган илләрдә генә тукталып калмабыз. Минем ике төмәнем Иделне кичте инде. Ә Илһам хан һаман кальга капкаларын ачмый. Минем каршыга ике баһадирыгыз килеп сыгынып киттеләр инде. Хан оныгы Галимбәккә Бала әмир дигән ат бирдем. Каршыма янә хан оныгы Хансөяр килде, мин аңа Казан каласын бирдем. Илһам хан бу хакта хәбәрдар. Миңа шундый хәбәр иреште, илче, син үзең дә хан нәселеннән икәнсең… Хакмы шул?
– Хактыр, хан хәзрәтләре. Ләкин алдан ук әйтеп куясым килә, иң әүвәл мин – шәех, дин әһеле. Хаким вә хөкемдар булу – сезнең кебек бөек кешеләргә генә хас сыйфаттыр, хан хәзрәтләре.
– Безнең бабабыз Чыңгыз хан шундыйлардан булган, мәңге дан аңа!
– Хаким булу кыен түгел, хан хәзрәтләре, кыен булыр хакимиятне саклау. Моның өчен сезгә дәүләт исәбендә торган дәүләтләрнең нигез ташын файдаланырга туры киләчәк. Телен, динен…
– Ләкин мин бабам Чыңгыз хан кебек бер дингә дә өстенлек бирергә җыенмыйм, шәех.
– Сез хәерле юлда, хан. Теге йә бу дингә өстенлек биреп, сез даныгыз гына түгел, җирле халыкларның ихтирамын да югалтыр идегез.
– Шәех хәзрәтләре, син миңа ошадың. Минем сиңа бер соравым бар. Дәүләт дәүләттән кай ягы белән аерыла?
– Акча суктыру белән, хан хәзрәтләре. Акча суктырган, чит илләр белән мөстәкыйль сәүдә иткән дәүләт кенә дәүләт санында йөрер, дигәннәр борынгы галимнәр.
– Ә гаскәре, әдәбияты, сәнгате, шәех? Син үзең чичән икәнсең ич?..
– Чичән, хан хәзрәтләре.
– Ә сине Илһам хан илче иткән. Килешми, килешми. Аннары хаким кеше саранмы, юмартмы булырга тиеш, шәех?
– Һәрнәрсәдә урталыкны сайлау хәерлерәк булыр, хан. Борынгылар, урта саны – алтын, түбәсе – тимер, югарысы – бакыр, дигәннәр.
– Димәк, хаким кешегә артык юмарт булу да ярамый, әмма шул ук вакытта артык саран булу да зыян китерер дип әйтергә исәбең?
– Хак Тәгаләдер, хан. Әгәр дә мәгәр синең гаскәрең талау исәбенә ашый-эчә, сугыша, йөри, җиңә икән – хан гадәттән тыш юмарт булырга тиеш. Әгәр дә хаким гаскәрен ил-халык исәбенә тота икән – ул дәүләт бик тиз таркалыр, куәтен югалтыр, үсүдән туктар. Бу чакта түрәгә саран булу зарур.
– Ханны яратсыннармы, ханнан курыксыннармы, шәех?
– Курыксыннар да, яратсыннар да, хан. Адәм баласы, нигездә, куркуны сайлый, ышану аңа соңрак килә, аңы үсә башлагач. Кеше бит, гадәттә, яраткан кешесен рәнҗетүчән, курыккан кешесенә ул яманлык кылудан курка төшә.
– Хаким үз сүзендә торырга тиешме?
– Әйе, хан. Хаким кешенең сараенда арыслан да, төлке дә яшәргә тиеш. Арыслан капкыннан курыкса, төлке бүредән куркыр, ди. Хаким үзен гелән арыслан хәлендә тотса, көннәрдән бер көнне аның капкынга эләгеп куюы бар. Төлке холкы булган арыслан хаким исә капкынны урап үтәр.
– Буйсынган халыкның мәхәббәтен яулау өчен, ни кылу кирәк?
– Вакланмау, гадел булу зарур, әйткән сүзеңдә тору, хан. Әлбәттә, моның өчен һәр хакимгә дә бөркет күзе һәм зирәк акыл кирәк, ягъни һәммәсен дә күреп торган ярдәмчеләр.
– Ярдәмчеләрне хаким нинди сыйфатларына карап сайлап алырга тиеш?
– Адәми затка Ходай Тәгалә өч төрле акыл биргән. Бәгъзесенең акылы дөнья көтүгә юнәлер, бәгъзесенең акылы гыйлемгә сарыф ителер, берәүләре беренчеләрнең һәм икенчеләрнеңшәкерте булып калуы да бар, бәгъсезе исә гомер буенатинтәк сурәтендә гомер итәр, дигәннәр борынгы төрки бабайлар. Беренчесен вә икенчесен киңәшчегә алсагыз да, өченчесен ала күрмәгез, ул бары тик орыш кырына ярар – сугышчыга. Чөнки сугышу өчен күп акыл кирәкми. Әнә шул өч төр адәмнәрдән дә файдалана алган хаким һәрчак отышта торыр.
– Ялагайлардан хаким ничек арынырга тиеш, шәех?
– Акыллы кеше бары тик аңардан киңәш сораганда гына киңәш бирер, ялагай исә һәрчак үзе алдан киңәш итәр.
– Хуш, хуш, шәех хәзрәтләре. Кызыклы әңгәмәдәш булып чыктың әле син. Әйе, ни өчен дәүләтләр җимерелә, шәех?
– Давыл беркайчан да көткән көндә килми, хан. Дәүләт өстенә килгән фаҗига дә – Аллаһы Тәгалә каргышыдыр. Дәүләт җимерелүгә, гадәттә, начар хаким, ялкау халык сәбәпче була.
– Ничек дәүләтне саклап калып була?
– Моңа ике юл бардыр, хан. Дәүләтеңдә төрле телдәге халыклар тереклек итсә, син аларны бүлгәлә дә ызгыштыр, ә инде дәүләтеңдә бары тик бер телдә генә сөйләшәләр, бер дингә табыналар икән – акыл белән идарә ит, сараеңа акыл ияләрен җый.
– Илһам хан да белемле кешеме?
– Әйе, хан.
– Заманында мин уйгур мөгаллимнәреннән сабак алдым, шәех.
– Мин беләм, хан.
– Каян?
– Минем хатыным – сездә әсир булган кеше, барысыннан да хәбәрдар.
– Хуш, шәех. Син миңа ошадың. Иртәгә без калага соңгы һөҗүмгә кузгалабыз. Мин киң күңелле, юмарт кеше, шәех, яугирләремә өч көнгә каланы таларга бирермен.
Батый хан кишектиненә Кол Гали белән хатынын тирмәләренә озатырга кушты. Кол Гали аңламады, ни өмет итеп чыкты монда? Илһам хан хаклы булган, монголлардан шәфкать көтмә. Калада фәннәр йорты, өч-дүрт китапханә, җидегә якын мунча, йөздән артык мәчет һәм Болгар осталары суктырган күз алмастай мәһабәт биналар, өйләр, кибетләр, кәрвансарайлар һәм иң мөһиме – азмы-күпме кальгада калган халык…
Кол Гали кала ягына күз ташлап алды. Көн-төн орыш бара. Айдан артык болгарлар монголларга каршы тора, җиде-сигез тапкырга артык гаскәр Болгар каласын ала алмый. Батый хан чарасыз, ул сер бирми, әмма ашыга, кабалана, каланы тизрәк яулап, илгә баш буласы килә. Ул айдан артык инде Илһам ханны тезләндерергә тели. Юк, тезләнмәс Батый хан алдына Илһам хан. Нәрсә-нәрсә, моны яхшы белә иде Кол Гали. Иртәгә һөҗүм…
– Синең бер-бер хәл кылырга исәбеңме әллә, Кол Гали? – дип сорады Зөлхидә, шәехнең борчулы йөзен күреп.
– Ничек булса да Илһам ханга хәбәр итәсе иде, Батый хан калага үзенең соңгы көчен ташлаячак.
– Ә ул моны белмиме, күрмиме, Кол Гали? Күрәмсең, төмән артыннан төмән кайта…
– Күрәдер, ихтимал, беләдер дә…
Тирмәгә керделәр, әмма Кол Гали, озак та тормый, кире чыкты.
– Сезгә хан йөрергә кушмады, шәех, – диде сакчыларның берсе һәм кылыч сабына кулын куйды.
Тирмәдән Зөлхидә чыкты, Кол Галинең беләгенә сарылды. Ул елый иде, күз яшьләре бите буйлап ага. Кол Гали күзләрен йомды, ичмасам, каланы күрмәсен. Әйе, кеше гафил булган саен кансызрак, миһербансызрак була. Акылы җитмәгән кеше һәрчак коралга ябыша, әнә шулай хакимлеген раслый. Көмеш төсендәге ап-ак мәһабәт мәчет манаралары, хансарае күзгә бәрелеп торган мәркәзгә күз төшүгә үк аңлыйсың – мөселманнар яши биредә, Аллаһының изге бәндәләре, гөнаһсызлары, инсафлылары. Хәбәрдармы, хәбәрдармы, Аллаһым, син бу хакта?! Хәбәрдар булсаң, кыл бер-бер чара, Аллаһым!..
– Бир миңа корал, Зөлхидә, бир, һичьюгы, бер хәнҗәр. Керим янәдән калага, басыйм көрәшче инсаннар сафына. Кыл бер-бер хәл, Илаһым, итмә чарасыз колыңны!
– Кер, әйдә, тирмәгә, Гали җаным. Нөгәрләр[12]12
Нөгәр – корал йөртүче.
[Закрыть] игътибар итә башладылар.
– Зөлхидә, кайдадыр монда Йөгерек йөзбаш йөри, ул безнең кияү ләбаса.
– Мин имам хәзрәтләреннән сорадым, Кол Гали. Йөгерек йөзбашны Батый хан йомыш белән җибәргән.
– Кая?
– Белми, әйтә алмады.
– Каһәр, каһәр аларга, Зөлхидә!
– Күр, күр, Гали җаным, һаман төмәннәре кайта, җир өсте капланды бит, яшел чирәм калмады.
– Каланы таларга өч көнгә яугирләренә бирәчәк, өч көнгә, Зөлхидә. Ир-атны кадап-чәнчеп йөрерләр, хатын-кызларны көчләрләр. Өч көн ич, өч көн, Зөлхидә!..
– Исән калсак, Гали җаным, син бу сугыш турында тагын бер кыйсса язарсың. Әйдә, керик тирмәгә…
Тирмәгә керү белән Кол Гали түшәккә капланды да:
– Бир кулыма корал, бир, Зөлхидә! – дип үртәлә башлады.
– Юк минем коралым, Кол Гали, корал синең акылыңда. Чичән кеше ләбаса син! Утыр, яз ватанпәрвәрләреңә кыйсса.
– Карам юк.
– Йөрәгеңнән тамган канга манчып яз!
Кол Гали, кинәт күтәрелеп, хатыны Зөлхидәгә карады. Карады да торып утырды.
– Син хаклы, Зөлхидә. Бар, имам хәзрәтләреннән кара алып кил.
– Сакчы җибәрсә.
– Җибәрер, сора, үтен. Кәгазь дә алып кил. Күп итеп.
Зөлхидә тирмәдән чыкты, каравылчы егеткә тәфсилләп аңлатты, тегесе ишенә карады, ише исә бара бирсен диде бугай, сакчы аңа имам тирмәсенә таба ым какты.
Имам хәзрәтләре кара белән кәгазь генә түгел, Зөлхидәгә каләмнәрен дә биреп җибәрде. Ул арада ашарга китерделәр. Кол Гали аннан-моннан капкалады да язарга утырды. Исеме дә табылды – «Мәхшәр» дип атады. Зөлхидә язган бер төргәкне яулыгына төрде, төененә яшерде. Шәм артыннан шәм алыштырып торды. Кол Гали язды да язды, башын да күтәрмәде. Бары тик таң аткач, саташып исән калган әтәч кычкыргач кына, Кол Гали аякларын язып, сузып җибәрде.
– Бу синең бер төндә язган яңа кыйссаң булыр, Кол Гали.
– Хәнҗәрең кая?
– Нинди хәнҗәр?
– Имамнан хәнҗәр дә сорамадыңмыни?..
– Кол Гали җаным, үз акылыңдамы син?..
Шулчак тирмәгә нөгәр керде, Кол Галигә, хан дәшә, диде. Кол Гали киенде дә бер кәсә кымыз эчте.
– Мине ул озак тотмас, Зөлхидә. Бир хәнҗәрең, беләм бит, бар ул синең!
– Мөмкин хәлме, Гали җаным! Сине аның янына барыбер тентеп кертерләр…
– Яхшы, мин озак тормам.
Кол Гали һавага чыкты һәм күзе мәркәз Болгар каласына төште дә, йөрәге кысылып куйды. Әле анда, әле монда өйләр яна, капкалар ачылган, монгол яугирләре, кем күпме күтәрә ала, байлык ташый.
– Каланы кайчан алдылар, нөгәр?
– Төнлә белән, төн юлыннан уздылар һәм капкаларны ачтылар.
Батый хан аны чак кына колач җәеп каршы алмады. Түрдән урын бирде.
– Мин сүземдә тордым, шәех хәзрәтләре.
Кол Гали дәшмәде, табындагы кәсә белән куйган кымызга үрелде. Хан шат иде, шатлыгы йөзенә үк чыккан.
– Сезне җиңү белән котласам, мин ил-халкыма хыянәт итәр идем, хан.
Кол Галинең тугры сүзе ханга ошады, ул, елмаеп, каршысында тез чәнчеп утырган Сүбәдәй баһадирга күз төшереп алды.
– Кайгырма, баһадир, без аны табарбыз. Шатланасы ит, кала безнең кулда.
Кем турында бара сүз, Кол Гали белмәде. Җиләнен җилбәгәй җибәргән, ике итек кунычына да хәнҗәр кыстырган Сүбәдәй баһадир күзен бәйләгән чүпрәкне төзәтте, иллә дәшмәде. Бары тик бераз торгач кына:
– Күнбай бәк кайтты, Җүкәтау каласын алган. Аның сине күрәсе килә, хан. Йомышы бар.
– Йомышы?! – дип гаҗәпләнде Батый хан. – Мин төмәнбашларым төнлә дә кабул итәм, баһадирым.
Ишектә нөгәр күренде.
– Хан, Күлкән хан ыстанда.
– Күлкән ханны каршы алмый булмас, – диде Батый хан, кинаяләп. – Чыгыйк!
Һәммәсе дә, Батый ханга ияреп, тирмә алдындагы мәйданга чыктылар. Мәйдандагы яшел чирәм кара җиргә әверелгән, чөнки ошбу төбәккә туктап, һәр төмәнбаш яудагы уңышын Батый ханга җиткерә иде. Ат тоякларыннан каралып калган җиргә хәзер Күлкән хан туктаган.
– Хан, – диде төмәнбаш, йөнтәс кыска торыклы атын тыя-тыя. – Карсын, Кияюл калалары яуланды, тарханнар билгеләнде.
– Яхшы, төмәнбаш Күлкән хан. Һәр унынчы әсир, һәр унынчы яулык сиңа. Калганы олуг ханга озатылыр.
Күлкән хан нөгәрләре белән кузгалып китәргә дә өлгермәде, Күнбай бәк килеп туктады. Ул да ханга җиңү уңышы турында үз сүзен әйтте. Кол Гали, аның кырында кара айгырга атланган Йөгерек йөзбашны күреп, чак кына: «Кияү!» – дип кычкырып җибәрмәде. Аның тизрәк Ләйлә турында беләсе, әнисе монда дип әйтәсе килә иде. Әмма сүз кату гына түгел, Йөгерек йөзбашка туры карарга да курыкты.
– Хан, – диде, атыннан төшеп, Күнбай бәк. – Мин ишеттем: бездә кунаклар да бар икән дип. Болгар илчесе белән минем хатыным Зөлхидә. Минем аны кире аласым килә, хан. Рөхсәт ит, гадел хан.
– Нурлы йөзле хатын үзен илче бикәсе итеп танытты ич, бәгем.
– Аны болгарлар урладылар, хан. Тәңре аны миңа язган иде.
– Китерегез хатынны! – дип боерды нөгәрләренә Батый хан.
Хан тирмәсе тирәсенә җыелган халык гөжләп алды, берише бәкне яклады, берише Болгар илчесен.
– Ул хатын – минем никахлы хатыным, – диде кайнарлана башлаган Күнбай бәк.
– Мин раслыйм, хатын Күнбайныкы, – диде Сүбәдәй баһадир, өздереп салгандай.
– Мөселман мөселман канунын бозган була түгелме?..
– Мин аңа егет чакта ук гашыйк идем, хан. Зөлхидә мине яратып кияүгә чыкты. Мәхәббәт ипи түгел, бүлгәләп тә, телем-телем кисеп тә булмый. Йә ул бар, йә – юк.
– Димәк, сез икегез дә, шәригать канунына таянып, ошбу хатынга никахлап өйләндегез.
– Әйе, хан, – диде Кол Гали.
– Әйе, хан, – диде, төксе итеп, Күнбай бәк.
Батый хан күккә карады, һава тулып кала өстендә козгыннар оча, сакаулап, карлыккан тавыш чыгарып гырылдашалар. Адәм каны исе ерткыч кошларны тәмам исерткән, күрәсең, дивар өстендәге мәетләрнең күзләрен чукыйлар, ямьсезләшәләр. Батый хан шәех белән булган әңгәмәне исенә төшерде. Гадел хаким икән ул, хөкем дә гадел булырга тиеш. Аның бу хөкеме яугирләрне генә түгел, җирле халыкны да җәлеп итәчәк. Мәйданда Батый ханга баш иеп, тез чүгәргә килгән болгарлар да бар. Барысы да күрсен, ишетсен, каладагы исән калганнарның һәммәсен китерттерергә, бигрәк тә дин әһелләрен, бала-чаганы, сәүдәгәрләрне, һөнәрчеләрне – барчасын да. Бу эшне ул, чынлап та, гадел хөкем итәргә тырышыр. Хаклык кем ягында булса да. Бу хөкеме белән ул халык теленә сәет хан булып кереп калыр. Хөкем иткәндә, аның һәр сүзе аткан уктай булсын.
– Баһадир, – диде Батый хан, Сүбәдәйгә таба борыла төшеп, – миңа тәхет оештырыгыз. Келәм җәелгән булсын һәм калада исән калган бөтен кешене бирегә куыгыз.
Күп тә үтмәде, Батый ханга тәхет китерделәр, биек терәкле алтын терсәкле урындык, җиргә кызгылт-яшел зур келәм җәйделәр, һәм Батый хан шунда менеп утырды. Ул арада кала яклап бире таба халыкны куа башладылар. Батый хан кымыз эчте, башына очлымын киде, очлымы аның алтынга буялган, кояшта ялт-йолт килә иде, каяндыр кам таягы китерделәр.
Халык җыелгач, Сүбәдәй алга чыкты, хан каршына ук килде.
– Син – хан, син – хаким, син – хөкемдар, Батый углан. Ләкин Күнбай бәк – минем уң канатымдыр, шуны онытмасаң иде, ханиям. Хак, монгол түгел, Күнбай бәк – татар, әмма монголлар белән ошбу якларга килгән бәк.
Батый хан каршына Күнбай бәк бер тезенә төште.
– Сездән дә бөек хаким юк монда, ханиям. Кайтар миңа хатыным. Мин сезгә тугры хезмәт иттем, бозлы яңгыр астында яу чаптым, һәр әмерегез җиренә җиткереп үтәдем…
Батый ханны кишектиннәре уратып алган. Ул бик кадерли кишектиннәрен. Бабасы Чыңгыз хан васыять итеп калдыра: «Кишектиннән берәү дә өстен була алмый, ханнан башка аңа берәү дә әмер бирә алмый. Кишектин сораганда, кем генә булмасын, аңа исемен, унбаш, йөзбаш, меңбаш, төмәнбашын атарга тиеш. Ханнан башка кишектин бер кешегә дә җавап бирми».
Батый хан терәкле тәхеттә аркасын турайтыбрак утырды. Киңәшчеләрен дәштерде. Лама белән имам хәзрәтләре икесе ике ягына килеп бастылар. Батый хан ламага башын борды.
– Батыр ирләр икесе дә мөселман, шуның өчен аларны бары тик мөселман казые гына хөкем итә ала, ханиям.
Батый хан ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән кимсенү тойды. Аның нәкъ менә үзенең гадел хан икәнен раслау өчен ошбу ике кешенең язмышын үзе хәл итәсе килгән иде. Монда ниндидер лама, табак тотып, сасы күлгә су алырга килә. Батый хан имам хәзрәтләре ягына башын борды.
– Ханиям, бөтен хокукны сезгә тапшырам, әмма хатыннан кемгә өстенлек бирүен сорау кирәк булыр.
Имам хәзрәтләре аны аңлады, һәрхәлдә, теләгенә каршы төшмәде, ә хатыннан кемне ире итеп табуын ул сорар, һичшиксез, сорар, Күнбай бәкне баһадиры Сүбәдәй якласа да сорар, чөнки нәкъ шунда аның сәет хан булуы расланыр.
– Китерегез минем каршыма хатынны! – дип боерды Батый хан.
Бу хатын аңа күргәч тә, күз ташлагач та ошаган иде. Ике ир-затының ошбу хатын өчен тарткалашуларын хатынны күрү белән аңлады ул. Чибәр, сылу, зифа, мөлаем, күз салу белән, үзенә җәлеп итә. Кашлары кыйгачлап, дугаланып тора, күзләренә туры карасаң, нур балкый башлый.
– Нурлы йөзле хатын, синең бәхетең мөлдерәп тулгандыр, күрәсең. Инде әйт, кайсы ирең үзеңә тиң дип әйтер идең?
– Хөрмәткә ия олуг хан, – дип баш иде хатын. – Адәм баласына Аллаһы Тәгалә тән-җан белән бергә акылны да биргән һәм йөрәкне. Йөрәккә йөгән салып булмый, ул ат түгел, адәмнең кулына богау салсалар да, йөрәк һәрчак азат булыр, аңа боерып та, аркан да ташлап булмый. Мин йөрәгем белән яшь чагымда ук Кол Галигә гашыйк идем, йөрәгем дә аңа тапшырдым. Күнбай бәк мине, зинаһар, кичерә күрсен иде. Тәңре үзе шаһит, мине синең атаң Җучи ханга тарттырганнар иде, әмма атагызга Аллаһы Тәгалә гомерне бик аз биргән булган – мине илтеп өлгертә алмадылар, безне ярты юлдан кире алып кайттылар. Шуннан соң хөрмәткә ия баһадир Сүбәдәй әмере белән мине Күнбай бәккә билгеләделәр, гәрчә бу никахка мин ризалыгым бирмәсәм дә. Кичерә күрегез, олуг хан. Мәхәббәтемнән аерып, сез бер кешене генә түгел, өч кешене бәхетсез итәрсез…
Зөлхидә ханга янә баш иде һәм бер читкәрәк китеп басты.
– Инде сез икегез дә минем каршыга килеп басыгыз!
Күнбай үзе килеп басты. Кол Галине нөгәрләр аның янәшәсенә китереп бастырдылар. Әлбәттә, Батый ханга Күнбай бәкне яклау кирәк иде, әмма шуннан соң аңа Гадел хан, Гадел хаким дигән кушамат ябышырмы, киресенчә килеп чыкмасмы?.. Җиңелгән халыкка беренче көннән үк гаделсезлек күрсәтсә, ахыры ни белән бетәр?! Кол Гали белән булган әңгәмәдән соң ул белә иде инде: гадел хаким булу өчен, гадел хөкем чыгару зарур.
– Имам хәзрәтләре, – диде Батый хан. – Нәрсә әйтерсең?
– Шәригать кануннарына таянсак, ханиям, өч тапкыр талак, талак, талак дип әйтмичә, һәр никахлы хатын иреннәнаерылып китә алмый.
Батый хан колагына Сүбәдәй баһадир үрелде, нидер әйтте.
– Ошбу хатынның беренче ире Баһман баһадир була, ләкин ул юк инде – үтерелә. Ишеткәнегезчә, хатын Күнбайга кала. Аннан аны болгарлар урлый. Шуннан ошбу гүзәл зат яшьтән яраткан шәехне очрата, һәм алар никах укытып өйләнешәләр. Шулаймы, шәех?
– Зөлхидә гүзәл – минем насыйп хәләлемдер, хан.
– Син ничек уйлыйсың, баһадирым?
– Бабаң Чыңгыз хан яуланган илләрнең хатын-кызларыбелән беркайчан да сатулашып тормады, хан. Без хәзер дә исәпләшеп тормабыз. Хатын ул – йөгәнсез ат, кем башлап аңа йөгән сала, ул аныкы буладыр. Баһман баһадир кылычтан уздырылды, хатын Күнбай бәккә бирелде, ул кигерде йөгәнне ошбу хатынга, хан.
– Хак, хак, баһадир. Мин бу хатынга йөгән кигерүче, – диде Күнбай.
Күнбайның атылып чыгуы, бераз әтәчләнүе Батый ханга ошамады, ул ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм лама ягына кырыная төште.
– Хан, бүгенге хәл гадәти булмаган хәл, гадел хөкем ит. Безнең борынгы бабаларыбыз хатын-кыз өчен кылыч яисә сөңге белән алышканнар. Сынап карасыннар бәхетләрен. Сезгә дә күләгәсе төшмәс, халык та канәгать калыр.
«Чынлап та, сарыклар да исән калачак, бүреләр дә тук», – дип уйлады Батый хан. Ул торып ук басты, чөнки эшләр җитдиләнә бара иде.
– Менә нәрсә, ирләр. Бәхәсне корал белән хәл итегез. Шул булыр минем сезгә хөкемем.
– Сайла корал! – диде Күнбай, Кол Галигә күзләрен акайтып.
Әле булса хәтерендә Кол Галинең, ул кылычта бик оста алышыр иде, ләкин һәрчак орышта сөңгене сайлады.
– Сөңге! – диде Кол Гали.
Шулчак Зөлхидә урынына чүмәшкән Батый хан аягына төште.
– Ханиям, кичер аны, Күнбайны мин яратмыйм. Ул мине көчләп алды.
Батый хан гүя аны күрмәде дә, кишектиннәренә хатыннытотып торырга кушты. Ике нөгәр Зөлхидәне аягына бастырдылар, читкәрәк алып киттеләр. Кол Гали җиләнен салып ташлады, сөңгене кулына алуга, уңга-сулга селтәп, һаваны ярды.
– Миңа калкан кирәкми, – диде Күнбай бәк.
– Миңа да, – диде Кол Гали. Аңа үзе дә аңлап бетермәгән көч-гайрәт иңгәндәй булды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?