Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Алгы якта ишек тавышы ишетелде. Елена йомшак урындыктан кузгалды, ишеккә таба китте. Ул ни сәбәпледер дулкынлана, бераз гына каударлана, хәтта гасабилана иде. Сәбәбен белмәде, белергә дә теләмәде, ул – гашыйк хатын-кыз, ә гашыйк хатын-кыз сөйгәне өчен гомерен дә бирә ала.

Ләкин ишекне шакымадылар, алгы якта ышанычлы кешесе дьяк Ваарлам гына йөри иде, ул аны аяк өстерәлешеннән үк таныды. Елена бертын ишек янында көтте. Менә-менә килеп керер иде кебек. Кермәде. Үзен тынычландырырга теләп, вак-вак атлап, үзенә күрә Яңа елны каршыларга хәстәрләнгән өстәл янына килде, бермәл, өстәл почмагына тотынып, уйланып торды. Өстәл тирәли өч урындык куелган иде. Ваарлам куйган, күрәсең, олан кенәз дә Яңа елны биредә каршылар дип уйлагандыр, гәрчә Ваняның Шуйский белән китүен белсә дә. Өченче урындыкны алып куярга кирәк, алар бүген икәүдән-икәү генә булырга тиешләр. Моңа кадәр Рождество көнендә янында һәрчак балалары булыр иде, дүртәүләп күңел ачарлар, аннары йортка чыгарлар, чыршы янында әйләнерләр, кар атышырлар, уйнарлар, көлешерләр иде. Бүген Елена сөйгәне белән берүзе булачак. Ул моны үзе теләде. Ул – хатын-кыз, аның сөясе, сөеләсе килә иде. Иманы камил, сөйгәне дә аңардан канәгать калыр.

Хак, бөек кенәгинә булгангамы, аңа янаучылар күбәеп китте. Күп кенә дошманнарыннан ул арынды, кайсын сөрде, кайсын зинданда черетте, кайберләрен дар агачына астырды. Ләкин дошманнары кимемәде генә түгел, гелән арта барды. Хәзер әнә митрополит Даниил яный һәм кайбер боярлар да. Мәгәр сөйгәне Иван Телепнёв янында булганда, ул берсеннән дә курыкмый, ул гына исән булсын, ул гына аны сөйсен, яратсын, назласын, иркәләсен. Хак, һәр кеше кебек, ул да үлемнән курка. Ләкин үлем аның өчен түгел кебек, гүя үлем дигәне гелән читләтеп үтәргә тиеш иде. Ничек инде Ходай Тәгалә шул чиккә җитешеп сөелгән һәм мәхәббәт утында янган кешене мәхрүм итсен ди. Ул аңа, һәр көн булмаса да, гыйбадәт кыла, мәрхәмәт сорый. Әйе, ул бөек кенәгинә, әйе, ул олан угланы белән ил тәхетендә утыра, ил белән идарә итә. Ил кадәр ил белән идарә иткәндә, ялгышлар да җибәргәлидер. Әмма ул моны бары тик иминлек йөзеннән кылды, иминлек йөзеннән явызлык кылырга мәҗбүр булды, һәрхәлдә, Мәскәү каласына ул бер генә дошманны да китермәде, хәтта Кырым һәм Казан ханнары белән дә уртак тел таба алды, Швеция короле, Польша һәм Ливония хакимиятләре белән килешүләр турында әйтеп тә торасы килми. Мәгәр боярларның күбесе барыбер аның сәясәтеннән канәгать түгелләр, каршы чыгалар, телгә киләләр. Тик Елена аларны тыңламады, үз дигәнен итте. Әйе, кем Рәсәй тәхетендә утыра?! Елена Глинскаямы, әллә булмаса боярлармы?.. Ул, ул, бөек кенәгинә Елена Глинская. Яшь кенәз Иван Телепнёвны яратучы, күп эшләрен аның кулы белән кылдыручы тол калган хатын, бөек кенәз буласы Иван IV нең анасы.

Елена өстәлдәге йөземгә үрелде, капты һәм, авызында татлы тәм тоеп, тагын, тагын үрелде. Ахыр күперебрәк торган иреннәренә бал сылады. Үбешә башлагач та сөйгәне татлы тәм тойсын әле дип уйлап, үзалдына елмаеп куйды. Табындагы нинди генә татлы ризыкны капмасын, сөйгәне белән сөешү аңа күп тапкыр татлырак, ләззәтлерәк иде. Ул барысыннан да канәгать иде. Ул Рәсәй тәхетендә утыра, аны сөяләр, аңа буйсыналар, аның һәр әмерен үтәргә дип атлыгып торалар. Ходай Тәгалә аңа көтмәгәндә бәхетне мул итеп бирде, артык мул итте бугай, соңгы мәлләрдә ул үзалдына курка башлады. Бу курку әле килде, әле китте, әмма ул бар иде, курку аны һәрчак эзәрлекләде, тинтерәтте. Башта ул үзе өчен куркыр иде, хәзер үзе өчен дә, оланы өчен дә курка башлады. Икенче угланы чукрак булгангамы, аның өчен ул хәтле курыкмый иде, ә менә тәхеттә утыручы баш баласы Иван өчен чын мәгънәсендә куркуга сабышты. Бала моны үзе дә сизенә, юк кына яманлыкка да дерт итеп китә, чире кузгала. Елена белә дә, белми дә иде аның ни белән чирләвен, әмма аз-маз абайлый иде – яман чир балада, бик яман. Менә бүген дә йөрәгенә курку иңде. Үзе дә белми ни өчен. Әмма курка. Иван Шуйскийга ышана иде ул. Иллә кем уйлар шул ук кешеләр баланы юк итмәсләр дип. Әнә иренең туганы кенәз Андрей ниләр оештырып яткан иде ич. Ярый, вакытында сизеп, аңардан котыла алды.

Хак, аның ышанычлы сакчылары бар, берәүне дә якын җибәрмәсләр. Сакчылары аны да, балаларын да күз карасы кебек саклыйлар. Беренче карашка барысы да хөрмәт итәләр кебек, күпне күргән боярлар да, чәчләре агарган кенәзләр дә, сарай дьяклары да, хезмәтчеләр, пешекчеләр, ат караучылар, ятак җыючылар, ризык кабучылар – барысы да аның вә балаларының иминлеген саклыйлар, аңа баш ияләр, аңа буйсыналар, аны, олылап, «Государыня» дип атыйлар, һәм Елена, бу сүзне ишетүгә, һәрчак горурлык хисе тойды һәм үз дәрәҗәсен белеп эш йөртергә тырышты. Әмма ни генә булмасын, ул иң әүвәл хатын-кыз иде. Аның кулында гүяки бөтен дөнья, илнең генә түгел, кешелек киләчәге. Бу хакта да онытмады Елена. Казан тәхетенә кабат кайтып утырган Сафа Гәрәй хан мәрхүм Җангали ханның бикәсе Сөембикәгә өйләнгән, диделәр. Бу хәбәрне аңа митрополит Даниил китерде һәм, Казанны кулдан ычкындыруга үпкәләгән кебек: «Ул ике куәтле кавемнән ир бала туып, тәхет биләп, мәскәүлеләрдән ясак салдыра башламасыннар иде, диясе генә кала, государыня», – диде. Елена аңа елмаеп карап куйды, бер сүз дә әйтмәде. Ләкин митрополит киткәч, үзалдына «Казан дәүләте янә минеке булыр, сабыр ит, атакай, җыйган малларың вә бүләкләрең шәехкә җибәрми тор» дип әйтмәвенә үкенеп куйды.

Хөкемдар һәм хакимият башында торучы кеше өчен нәрсә кулай – буйсынган халкына үзенә карата мәхәббәт иңдерүме, әллә булмаса аңардан һәрчак куркып торсыннармы? Хаким кешегә икесен дә саклау мөмкин хәлме? Әйе, бөек кенәгинә Елена Глинскаяның бүген ике кулында ике кош. Берсе – сандугач, икенчесе – карчыга. Юк, мәхәббәт белән кешене җиңеп булмый, чөнки мәхәббәт үзгәрүчән. Бу хактыр. Ә менә халкыңны куркытып тотып була. Менә шул хакыйкатьне тәхеттә утырган угланы Иванга иңдерергә тиеш ул һәм иңдерә дә бугай инде. Бүген үк үзенә каршы бәндәләрне зинданда черетә, Төньяк тарафларына сөрә, башларын кистерә, дар агачларына астыра. Дөрес, ул моны әлегә анасы кушуы буенча эшли. Тиздән, бик тиздән үзе әмер бирә башлар. Еленаның чит илләргә чыгып киткәннәргә кулы җитмәде, угланының җитәр, ул аны үзе өйрәтер: ничекләр качкыннарны кире кайтартып илдә җәзаларга, башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Мәрхүм ире Василий да шулай итте. Яшь хатын буларак, Елена качкыннарны күп очракта яклап чыкты, кайберләрен йолып алып калды, хәзер әнә шундый ук кешеләрне үзе үк җәзаларга куша. Тукта, йомшак күңелле Елена Глинская әкренләп мәрхүм ире юлына төшеп бара түгелме соң?! Кенәз Андрейга ияргән һәм аны яклаган боярларны Новгородка кадәр дар агачларына астыртмадымы?.. Астыртты. Йа Хода, ул бит, ул бит моны угланы Иван белән бергә кылды!.. Ни өчен?.. Бары тик Андрей кенәзне яклаганнары өчен генә ич!.. Ләкин бит ул моны угланы тәхетен саклау өчен эшләде, аннары халыкны куркыту өчен. Хак, олан кенәз моннан үрнәк алыр, балигъ булып тәхетне тәгаенләп биләгәч, тагын да яманрак явызлыклар кылыр, гаеплене дә, гаепсезне дә төрмәләрдә черетер, богау салып, ерак Төньякларга сөрер, асар, кисәр, этләрдән, аюлардан ботарлатыр. Булыр, һич булмас димә, чөнки барысын да күреп үсә, барысына да үзе үк кул куя, димәк, раслый.

Әйе, илле яшьлек Василий III гә кияүгә чыгып, аңардан ике бала белән тол калган Елена, яшьлегенең тапталуына, бәхетсез үтүенә үч итепме, рәхимсез кыланды. Ләкин бит ул бүген чиксез вә чамасыз бәхетле. Нигә аңа бүген явызлык, ул шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиеш иде ич! Булдыра алмады, чөнки мохит моны кылырга үзе мәҗбүр итте, тереклек үзе шуңа этәрде. Үзеңне башкача тотсаң, исән калу икеле иде. Елена моны хакимият башына килгәч кенә аңлады һәм башкача яши алмавына инанды, юкса аның үзен үк юк итәчәкләр иде. Менә нинди хакыйкатьне аңлады Елена тәхеттә утырган елларында. Иллә ни генә булмасын, ул барыбер хатын-кыз булып калды. Телепнёв кенәзгә булган мәхәббәтен ул һични белән дә аңлата алмый. Ул аның кочагында эрегән балавызга әверелә, аның өчен үләргә әзер мәлләре була. Наз-иркәләүгә сусап, аны тансыклап көтеп алуларның татлы мизгелләр булуын ир-атларгамы соң аңларга?! Ирләр сөя вә назлый башлауга ук татлы ләззәт күленә кереп чума ич хатын-кыз. Ир-атка ул торып-торып кына килә. Елена моны бер тапкыр гына тоймады инде. Тагын тояр, менә бүген, тиздән. Тик ул һаман юк, һаман килми! Күңелгә рәнҗүле яман хис тула. Юк-юк, аңа түгел. Ул әле үзе дә белми кемгә икәнен. Әллә соң сөйгәненә бер-бер хәл булдымы?!

Елена янә өстәл янына килә, кыздырылган салкын бозау ите каба. Каба да әкрен вә иренчәк кенә чәйни башлый. Ахыр тәрәзә каршына килеп баса. Шулчак ишек ачылып китә һәм, гадәттәгечә шаулап, сөйгәне Иван Телепнёв кенәз килеп керә. Йа Хода, кулында угланы – Иван. Бала чәбәләнә, бәргәләнә.

– Еленушка, табибны дәштер. Баланың бумасы тота башлады.

Елена авызындагы бозау итен ничек чәйнәми йотып җибәрүен сизми дә калды – ишеккә ташланды, дьяк Ваарламга:

– Ваарлам, Ваарлам, тиз табибны дәш! – дип кычкырды.

Ул әйләнеп килгәндә, кенәз баланы ятакка салган, авызына агач кашык сабы тыгарга маташа, ә бала ни кылырга белми тартыла-сузыла, бөяттәй бөтерелеп килә, ыңгыраша, авызыннан күбекләр чыгара-чыгара, як-якка башын чайкый иде. Елена баланың кулыннан тотты, нидер әйтергә итте, тынычландырырга теләде бугай, мәгәр авызыннан сүз чыкмады, ул гүя аңын җуйган иде – әле генә булган хиссияти тойгылардан соң кинәттән бу хәвефнең пәйда булуын зиһене кабул итми тора иде. Ул арада табиб килеп керде, ятак янына килеп, баланың чәнчә бармагыннан кысып тотты да:

– Барыгыз да моннан чыгып торыгызчы! – диде.

Елена белән Иван Телепнёв күзгә-күз карашып алдылар, янәсе, аларга да кагыламы табибның әмер-үтенече һәм икесе дә аңладылар: аларга да кагыла – түр ятактан чыгып киттеләр. Ишек ябылуга, Ваарламнан да ятсынмыйча, Елена сөйгәне күкрәгенә капланды һәм елап җибәрде. Кенәз Иван Телепнёв бөек кенәгинәнең аркасыннан сөйде, юату сүзләре тезде. Дьяк Ваарлам бу хәлгә авызын ачып карап торды.

– Мин куркам, Ваня җаным, куркам.

– Курыкма, үтәр ул, Еленушка, үтәр. Сәламәт ул, сәламәт. Аю биеткән җирдә булдык, шунда бер аю баланы кочып алды да атып бәрде. Бала куркудан чырыйлап кычкырып җибәрде. Иван Шуйский, юләр беткән, бала өстенә капланды да: «Үтерде, үтерде, харап итте баланы!» – дип үкерергә тотынды. Әллә шуңардан курыкты инде Ваня. Юра шундук сикереп торды, торды да берни булмаган кебек уйный башлады, ә Ванятага кинәт начар булып китте. Мин тиз генә аны чанага салдым да сиңа алып кайттым.

– Юрик кая соң?

– Ул Шуйский белән калды. Борчылма аның өчен, Еленушка.

– Ванюшабыз терелмәсә, Иван терелмәсә?..

– Александр Македонский да бума чиреннән интеккән диләр. Басурманнарның Магаметлары да шуның белән авырган дип сөйлиләр. Курыкма, үтәр ул, Еленушка. Сөләйман солтаннан Иван Морозов кайтты, иртәгә үк кенәгинәгә керәм, һәммәсен дә сөйләрмен, диде. Солтан Сөләйман гаремында кол сурәтендә йөргән Роксалана атлы славянкага өйләнгән, ди. Ул хатын солтанга бер малай да табып биргән ди инде, икенчесенә йөкле икән. Солтан Сөләйман без җибәргән каракөмеш кеш тиреләреннән тегелгән юрган-тунны алган, берни дә ышандырмаса да, борып җибәрмәгән. Димәк, Еленушка, Казанга яу әзерләргә була, Казанга Сөләйман Кануни ярдәм итмәячәк.

– Солтан безгә комачауламаса, кырымлыларга корал-гаскәр биреп Казан дәүләтенә булышмаса, безгә шул бик җиткән, Ваня. Мороз кенәзне мин кабул итәрмен. Мин ул кешегә ышанам, иншалла, ялганламыйдыр. Безгә, Ваня, үз тирәбезгә ышанычлы кешеләр җыярга кирәк. Кенәз Семён Бельский Польша короленең аягына барып егыла, дошманнарыбыз ишәя, Ваня, безгә дә сак булырга кирәк. Бигрәк тә баланы сакларга. Баланың авыруы хакындагы яман хәбәр халыкка җитмәсен иде.

Иван Телепнёв авызын ачып үзләренә карап торган Ваарламга күзләрен чекерәйтә төшеп карап алды һәм, югал күз алдымнан дигәндәй, башын чөя төште. Икәүдән-икәү генә калгач, бөек кенәгинәнең делкелдәп торган муен тамырыннан үбеп алды, Елена бөтен буе-сыны белән сөйгәненә сыенды.

– Табиб баланы үз ягына чыгарып салсын әле, Яңа елда икәүдән-икәү генә калыйк әле, Еленушка, – диде Иван Телепнёв, кенәгинәнең муенын кайнар сулышы белән пешереп.

– Ваарлам, – дип дәште күрше бүлмәдә утыручы дьякка Елена. – Бар әле, кереп кара, баланың хәле ничек икән?

Ваарлам карусыз килеп керде, ятак ягына узды, бераздан ул инде йокыга киткән баланы күтәреп алып чыкты, аңа табиб ияргән иде.

– Яхшы, әйбәт, барысы да әйбәт, кенәгинә, – диде алар яныннан үтеп баручы табиб.

– Нигә син, Еленушка, бик ышанасың әле бу сары шайтанга?

– Тимә аңа, Ваня. Ул әйбәт кеше.

– Кем?

– Табибың түгел, дьягың Ваарлам. Күзендә өмет юк аның, эче тулы зәһәрдер кебек.

– Күзеңә генә күренәдер. Әйбәт кеше ул. Тыңчыл.

– Кем тәкъдим итте үзен?

– Кем булсын, митрополит.

– Һәм син аңа ышандың?

– Кемгә?

– Митрополитка.

– Ул – безнең рухи атабыз, Ваня. Думада түрдә утыра. Боярлар аның сүзеннән чыкмыйлар, һәрхәлдә, сүзенә колак салалар.

– Мин дә колак салам, Еленушка, мин дә! Ләкин аны тыңлыйм, үземчә эшлим. Ул да канәгать, мин дә.

– Сиңа аны тыңлап үзеңчә эшләргә ярый, Ваня, ә миңа, бөек кенәгинәгә, ярамый. Мин – Иваным балигъ булганчы Рәсәй илбашы.

– Ә мин, мин кем соң?!

– Син минем сөйгәнем, бердәнберем. Мин бөтен эшемне сиңа ышанып тапшырдым. Бер генә илче дә, вәкил дә синең рөхсәтеңнән башка сарайга үтеп керә алмый. Шулай түгелмени, Ваня?

– Шулаен шулай, Еленушка. Тик менә дошманнарыбыз гына арта бара. Митрополит Бельскийларны Мәскәүгә кайттартты.

– Мин дә күз йомып тормам, Ваня. Мин бетерә алмаган дошманнарыбызны угланым юк итәр. Мин аны моңа әзерлим.

– Димәк, сиңа да, миңа да митрополит белән бәхәскә керергә туры киләчәк.

– Кирәк булса керермен дә, Ваня. Мин – бөек кенәгинә!

– Йә-йә, тынычлан, Еленушка, тынычлан. Бүген Рождество түгелме соң?! – дип, Иван Телепнёв Еленаны кулына күтәреп алды һәм ятак ягына алып керде. – Яңа елмы бүген, Еленушка, юкмы?!

Ошбу кешегә үлепләр гашыйк Елена аның муенына сарылды, ярсып үбәргә кереште. Овчина-Оболенский Телепнёв кенәз турында халык телендә төрле имеш-мимешләр сөйлиләр иде. Имеш, бөек кенәгинә балаларны әнә шул Овчинадан тапкан, имеш, Соломониянең бала тапмавына Василий III үзе гаепле булган, чөнки кемнән генә булмасын, монастырьга куылган ул хатын анда киткәч бала тапкан. Аннары Василий III яшь хатын белән өч ел торып та Елена балага узмый, шуннан соң яшь хатын чиркәү-монастырь саен гыйбадәт кылып йөри – Ходай Тәгаләдән бала бирүен сорый, ә аны нәкъ менә Иван Телепнёв озатып йөри. Ул гынамы, митрополит Даниил Иван Телепнёвны бөек кенәгинәне озатырга үзе җибәрә. Шул сәяхәттән соң ел үтәр-үтмәс, Елена Василий III  гә углан таба. Әмма ВасилийIII дәшми, гәрчә үз баласы булмавын белсә дә, халык алдында мәсхәрәгә каласы килми, имеш. Бу хакта башта урам-базарларда гына сөйләп йөрсәләр дә, тора-бара имеш-мимешләр сарай әһелләренә дә килеп иреште. Иван Телепнёв моңа артык игътибар итмәде, кинәнде генә булса кирәк, ә менә олуг кенәз Василий III Еленага игътибарын киметте, нык кына читләште, тәүге яратуларының эзе дә калмады. Әмма ир вазифасын үтәүдән туктамады. Бу сүзләр теге вакытта ук Еленаның күңеленә авыр таш булып яткан иде, әле дә бу гайбәттән тулысынча арына алганы юктыр. Бу хакта ул сүз кузгатырга берничә тапкыр ымсынды, әмма көче-куәте вә кодрәте җитмәде. Иван Телепнёвны ул элек-электән үк үлепләр ярата иде, шул җитмәгәнме сөелгән хатынга?! Иң мөһиме, элекке кебек үк, ул аның белән бергә, бер ятакта, бер тән вә бер җан кебек яшиләр. Сөйгәне аны һәрчак мактады, гүзәллегенә сокланды, шашынып яратты, назлады. Күпме кирәк ир затына сусаган тол хатынга!

– Еленушка-голубушка, минем синең күзләрең буласым килә. Синең сының, синең мәрмәр кебек ак тәнең, мамык кебек гөмбәз күкрәкләрең мине шаштыра, иләсләндерә, әсәрләндерә. Синең чәчләреңнән җәйге болын чәчәкләре исе килә, тәнеңнән татлы бал ага. Шул исләргә, шул тәмгә мин илерәм, гайрәтем арта, чыдар әмәлем калмыйча сине назлыйм, сиңа сыенам һәм гүя күккә ашам. Синең бит алмаларың ай вә кояштыр, карашың тулы сихердер, толымнарыңа уралып мәрткә китәсе иде дә… Син, Еленушка, ятакта ут та, су да, татлы исерткеч тә. Белмим, син мине ничекләр кабул итәсеңдер, Еленушка, синең җаның, тәнең сусавын бассын өчен мин шушы мизгелдә шушында, синең ятагыңда мәңгегә калырга риза булыр идем.

Елена сөйгәненең татлы сүзләрендә сихри тәм тоя, аны үбә-сөя, назлый башлый, ә ул исә:

– Еленушка, ниләр белән түләсәм дә, синең бу назларыңның бәһасен кайтара алмамдыр.

– Кайтарма да, Ваня. Синең мине шулай сөюең, шашынып яратуың миңа бик җиткән. Миңа синнән башка берни дә кирәкми. Син минем беренче мәхәббәтем булдың һәм соңгысы да булырсың. Миңа хыянәт итсәң, Ходай Тәгалә сине ошбу дөньяда яшәтмәс, үз янына алыр. Синең көчле кулларың мине кочканда, мин гүя күккә ашам, пәйгамбәрләрнең үзләре белән сөйләшәм кебек. Христианнар якынлык кылуны гөнаһка саныйлар. Бу дөрес түгел, түгел, Ваня. Гөнаһ кылу шулай татлы буламы, гөнаһ кылганда кеше шулай бәхет тоямы?! Ихласи мәхәббәт аша килгән бәхет гөнаһ була алмый, алмый, Ваня.

– Мин синең йөзеңдә бөеклек күрәм, Еленушка, син минем бөек кенәгинәм генә түгел, син – минем җаным, тәнем дә…

– Мин сиңа бала тапсам, Ваня?

– Юк-юк, Еленушка. Халык моны аңламас, бу хакта белүгә, алар мине дә, сине дә харап итәрләр. Кара халык – кара сарык, диләр. Минем сине сөясем, синнән сөеләсем килә…

– Син мине беренче булып алдың, Ваня. Җаным, күңелем, мәхәббәтем – һәммәсен. Василий да мине сөйде, ләкин мин аның кулында бары тик курчак идем, һәрхәлдә, үземне курчак итеп хис иттем. Ул минем тәнем белән песи баласы белән уйнаган кебек уйнады. Туймас хәлгә җитеп, ни кылырга белми ятар иде. Ирлек куәте түгел, ул аңарда бар иде, яшьлек гайрәте булмавына гасабиланып ятар иде. Мин бу хакта белер идем, мәгәр «Татлым, мин бары тик сине генә сөям» дип юатыр идем.

Иван Телепнёв чалкан әйләнеп ятты, бертын түшәмгә карап уйланды.

– Әйт әле, Еленушка, син мине чынлап та үлепләр яратасыңмы?

Еленушка бер сүз әйтми ипләп кенә кеш юрганын бер читкәрәк этәрде, чалкан яткан Телепнёвның күкрәгенә капланды. Яшь кенәзнең күкрәген кара йон баскан, үзе дә ул кара бөдрә чәчле, тутсыл йөзле иде. Иң гаҗәбе: кай ягы беләндер мәрхүм ире Василийга охшаган иде. Тик Василий ак тәнле, коңгырт чәчле иде. Ләкин мәрхүм ире аңа таушалып өйләнгән иде инде, ул аңардан тәм тапмады, ә моңарда исә көч-куәт бөркеп тора, кайнар тәненә елышканнан елышасы килә иде.

– Безнең дусларыбыз, аркадашларыбыз аз, Еленушка. Син шул хакта бераз уйлыйсыңмы?..

– Безгә башта Казанны кайтарырга кирәк, Ваня. Җәй килүгә, мин сине анда яу җибәрәм. Курыкма, берүзең булмассың, яныңда Шаһгали хан, Василий Шуйскийлар булыр. Үзең анда булсаң да, син биредә, минем күңелемдә булырсың. Казанны үз итеп кайткач, дусларыбыз ишәер.

– Тик бу шикле Ваарламны ятагыңнан алсаңчы, Еленушка. Ошамый миңа ул кеше. Беркөнне алгы якта беләсеңме кемне кочып маташа иде ул сары шайтан – ятагың җыештыручы немкаңны – Варяны.

– Варя да хатын-кыз, Ваня. Аның да ире юк.

Елена урынына ятты, ахыр торды, өстенә халат элде, төренеп, ятак читенә утырды.

– Еленушка, син үпкәләдең, – диде Телепнёв, күтәрелә төшеп.

– Сафа Гәрәй хан бүген үк инде урыс сәүдәгәрләрен Казан тарафына җибәрми башлаган, ә Әстерхан сәүдәгәрләрен Мәкәрҗәгә җибәрми икән. Мәскәү купецлары зарлана башладылар. Сәүдә җебе өзелде, ни кыласыз, бөек кенәгинә, халык канәгатьсезлек белдерә, дип, митрополит та кереп китте.

– Син хаклы, Казан – Мәскәү тамагына утырган сөяк ул, Еленушка. Ләкин мин сиңа бүгеннән үк Казан белән бәхәскәкерергә кушмас идем, безгә бүген, теләсәк тә, теләмәсәк тә, Сафа Гәрәй ханны танырга туры килер, Еленушка. Сәүдәгәр халкын тыңласаң, башың югалтуың да бар. Ул халык элек-электән үк ирек даулады, тыюны, кимсетүне, тамга салуларны аңламады. Безгә вакытлыча булса да тамга салымын киметергә кирәк, шуннан Әстерхан сәүдәгәрләре бире таба килә башлар. Мәкәрҗәгә дә үтәрләр, Мәскәүгә дә. Борын заманда тамгачылар уннан бер өлеш кенә салым алганнар, хәзер узындылар, бермә-бер артык алалар. Тамга салымы да куркытты бугай сәүдәгәрләрне, Еленушка. Киметик без аны, иманым камил, сәүдәгәрләр Мәскәүгә үк җитә башлар.

– Бүген безгә бары тик бер Нугай морзасы Исмәгыйль килә, ул да мал-туар белән генә, халыкның зарлануын аңларга була.

– Тамгачыларның комсызлыгын авызлыкларга кирәк, Еленушка, тамгачыларның…

– Мин бу хакта синең авыздан беренче ишетәм, Ваня. Нигә соң аны элегрәк әйтмәдең?

– Син – бөек кенәгинә, Еленушка, син барысын да белеп, күреп торырга тиешсең.

Елена, халатын салып ташлап, ятакка сузылды, сөйгәненең кочагына иңде.

– Мин сине аңладым, Ваня. Мәскәү мең еллар сәүдәгәрләрдән уннан бер өлеш товар алып килә. Хәтерем ялгышмаса, моны беренче булып Василий кенәз боза. Һәм шуның белән бик нык ялгыша, сәүдәгәрләр Мәскәүне читләтеп үтә башлыйлар. Булдыра алсаң төзәт син ул хатаны, Ваня. Миңа исә, бөек кенәгинә буларак, тынычлык кирәк. Син – ир кеше, син аны тормышка да ашыр. Миннән фәрман алдың дип исәплә.

«Хуш, – дип уйлады кинәнә-кинәнә Иван Телепнёв. – Хуш, бусы да булды. Иң хәтәр дошманы Михаил Глинскийдан да ул шулай котылды. Ләкин тагын берәү бар әле – митрополит Даниил. Дөрес, аның да йорт баганалары какшый башлады, әмма рухи атакай моны күрмәмешкә сабыша, мәгәр күрсәтер әле күрмәгәнеңне сиңа Иван Телепнёв, рухи атакай, күрсәтер. Әлегә барысы да Телепа дигәнчә бара. Швеция, Польша, Ливония, Литва белән солых төзелде, каладыр Казан. Иң мөһиме Казандыр, ошбу дәүләт Мәскәүгә алтын күкәй салачак, ай саен, ел саен. Казанда барысы да җайда иде, Җангали хан бозып куйды. Хәзер барысы белән дә киңәшләшеп Сафа Гәрәй хан белән килешергә туры киләчәк. Чарасызлыктан, әйе. Тик бу адымны Дума боярлары аңлармы? Ул сакаллы сабыйларның күбесе җирдә тереклек итмиләр, һавада очалар кебек. Җир кирәк аларга, байлык, әсирләр… Василий кенәз дә ашыкты. Имеш, Казан – минем йорт. Шапырынуның да чиге-чамасы булырга тиештер шул. Әллә соң башта ике арада илчеләр йөртә башларгамы? Әйе, нәкъ шулай итәргә. Елена да килешер, килешми хәле юк. Тик кемне җибәрергә? Кем Мәскәү кенәзләренә җен ачуы чыккан гайрәтле Сафа Гәрәй хан белән уртак тел таба алыр?.. Бу хакта нык кына уйлыйсы булыр…»

– Әллә мәрткә киттең инде, нигә дәшмисең? – диде Елена, Телепнёвка елыша-елыша. – Чыршы янына да чыкмадык, ичмасам, өстәл янына утырыйк.

Бөек кенәгинәдән һәрчак татлы ислемай исе килеп торыр иде, Иван Телепнёв, тол хатынның калку күкрәген тоеп, кочагына алды.

– Минем сине кочкан саен кочасым килә, Еленушка.

– Ә минем кочылган саен кочыласым килә, Ваня. – Елена ирнең йон баскан күкрәгенә борынын төртте һәм, дәрт уятырдай хиссият тоеп: – Өшедем, Ваня, җылыт әле тагын бер, – диде.

– Анысы качмас, Еленушка.

– Мин сине беркемгә дә бирмәм, Ваня.

– Кем мине синнән аерырга тели соң әле? – дип, ярым шаярту рәвешендә сорады Телепнёв. – Кем?

– Газраил, Ваня, Газраил. Әллә нигә мин куркам, Ваня. Сине миннән аерырлар кебек.

– Ни өчен, кем? Кан дошманнарыбыз Михаил Воронцов, Андрей Старицкийлар күптән гүр ияләре инде. Без бәйләгән элмәк калганнарыннан да ерак тормый. Олы юл салганда, колач җитмәстәй агачларны да төпләп ташлыйлар, Еленушка.

– Ләкин безнең юлыбызда андый агачларның исәбе-хисабыюк кебек, Ваня. Старицкий кебекләрнең тагын оешып китүләре бар.

– Еленушка, менә күреп тор, мин биредә булганда, аларның берсе дә баш калкытмаячак. Ышан миңа. Мин сиңа каршы төшүчеләргә юл бирмәм. Әйт, кемнәр тәхеткә яный?..

– Бүген ул хакта сөйләшәсем килми, Ваня. Әйдә әле, өстәл янына утырыйк. Рождество ич!

– Әйдә, синең йөзең төсендәге шәрабны эчик, исерик. Синең күкрәкләрең, Еленушка, җәннәттер, керәсе иде шул җәннәткә дә өзәсе иде алсу йөзең кебек алмаларны. Башым салыйм да күкрәкләреңә, йоклыймчы наный йокысы белән. Ә соңыннан, Еленушка, үлсәм дә ярый.

Елена ни кылырга белми аны сөяргә, назларга кереште. Мәгәр Телепа аны алдырды, сөю-назлары шул чиккә җитте ки, моң вә сагышка охшаса да, ул булмаган, татлы ләззәткә коенган чарасызлыктан туган авазлар белән тулды ятак ягы. Сары шайтан дигәне, дьяк Ваарлам, түзмәде, ишеккә килеп сарылды һәм, Варя-Варя дия-дия, ишек баганасын кочты һәм тиле кешедәй ыңгыраша башлады. Ятак ягында тынып калганнар аның ыңгырашуын ишеттеләр. Башта Иван Телепнёв йөгереп чыгып дьякны каезларга иткән иде, Елена аны туктатты:

– Тимә аңа, Ваня. Ваарлам да кеше. Ул баланы начарга өйрәтми.

– Начарга өйрәтми, адаш эт-песиләрне уктан ала башлаган, тиздән ул уклар кешеләргә очар. Бала гына ич әле ул!

– Уктан оста алу начармы, Ваня? – Елена Глинская торып халатын киде, Телепнёвка киемен ташлады. – Киен. Аталары кешеләрне ат койрыгына тактыра, аюлардан ботарлата, һәр көн диярлек чыбыктан уздыра иде әле…

– Син хаклы, ул яктан килгәндә, без дә, Еленушка, бикүк гөнаһсыз түгел. Тик куй әле ул хәсрәтләрне, минем, синең каршыңа утырып, шәраб эчәсем килә, карыным да ачты…

19

Элек боярлар арасында Иван Телепнёвны яратучылар белән беррәттән яратмаучылар, түзеп торучылар, аңардан куркучылар гына булса, Яңа елдан соң аның дошманнары тагын да күбәйде. Чөнки узынып киткән кенәз бөек кенәгинә белән янәшә утыра башлады. Күпләргә бу ошамады, кенәгинәнең күзенә бәреп үк әйтмәсәләр дә, Елена Глинскаядан канәгать булмаган боярлар көннән-көн ишәйде, гәрчә олан кенәз бөек кенәгинәнең уң кулында утырса да, нигездә, боярлар арасында сабыйга игътибар итүче юк иде әле. Кайчак бала кенәз боярлар бәхәсен тыңлый-тыңлый йокыга китәр, дьяк Ваарлам исә аны кенәгинә ым кагуга, сак кына күтәреп алып чыгып, ятагына салыр иде.

Тик кем коткысы беләндер олан кенәз Думада үз сүзен әйтә башлады. Әйтик, Казан мәсьәләсен хәл иткәндә, кисәк аягүрә басты да: «Казан – безнең йорт, аны бабам Иван Васильевич яулаган», – диде. Боярлар, хак, бу хәлгә әллә ни шаккатмадылар, әмма бер мәлгә исләренә килә алмый торучылар булды. Бер уйлаганда олан кенәз хаклы, Казан йорты – урысныкы. Тик ничек аны бүген янә үз итәргә. Казанда бүген гайрәте вә куәте белән тирә-якны дер селкетеп торган Сафа Гәрәй хан утыра, җитмәсә, ошбу хан иң зур Нугай йортларының иясе Йосыф бәк кызы Сөембикәгә өйләнгән. Хәзер хан урыслардан үч ала, нәкъ шул олан әйткән бабасы өчендер, урыс авылларын яндыра, калаларны камый, халыкны әсир итә.

Шунда Иван Телепнёв торды да:

– Боярлар, безгә Сафа Гәрәй хан белән сугышырга түгел, килешү төзергә һәм сәүдә итәргә кирәк. Казан тарафыннан – Сафа Гәрәй хан, Кырымнан – Сәхиб Гәрәй хан, аларга ияреп Йосыф бәк кузгалса, безнең Батый хан чорындагы көнгә калуыбыз бар, – диде.

Боярларның бәгъзеләре Иван Телепнёв белән килештеләр, аның фикерен якладылар, бер ише басурманнар белән солых юк дип шаулаша башлады. Иң гаҗәбе шул булды: шунда олан кенәз торды да:

– Казан белән бернинди килешү дә, солых та төземәскә, Казан – безнең йорт, – диде.

– Уңган, уңган бала! – дип кычкырдылар Иван Телепнёвка каршы боярлар. – Акыллы фикер әйтте олуг кенәз!..

Бөек кенәгинә ни әйтергә белми аптырый калды, ул үсмер угланнан һич тә моны көтмәгән иде, аның бер дә сөйгәне Иван Телепнёвның сүзен аста калдыртасы килми иде, шул ук вакытта бала фикерен дә аяк астына салып таптарга теләмәде. Бөек кенәгинә кинәт күтәрелде һәм:

– Дума ябык. Таралыштык, боярлар! – диде.

* * *

Шушы көннән бөек кенәгинә Елена Глинскаяга әллә ни булды, ул Иван угылына сабак биргән дьяк ягына чыккалады, мөгаллимнәрдән сабак алган баласына озаклап карап торды һәм һәр көн һичбер сүз әйтми, дәшми-тынмый чыгып китте. Икенче угланы Юрийны ул яратып бетерми иде, бераз акылга җиңел һәм чукраграк булганы өчен генә түгел, башка кешедән тугандай, төс-йөзгә дә килешсез иде ул бала. Шуның өчен Юрий угланы әллә бар, әллә юк иде аның өчен. Ә менә тиздән Рәсәй тәхетенә утырасы баш баласы өчен бераз гына курка да, горурлана да иде. Иллә мәгәр баладагы чирне дә күңеленнән һич тә җуеп ала алмый интегә иде. Шушындый халәткә калганда бөек кенәгинә чиркәүгә бара, Ходай Тәгаләдән мәрхәмәт сорый, Гайсә пәйгамбәр сурәте алдына тезләнеп, Иван угланына сәламәтлек бирүен үтенә иде.

Март аеның соңгы көннәрендә өй түбәләреннән тамчылар тама башлады, бөек кенәгинә әз генә вакыт тапса да, тәрәзә янына килеп, озын-озак урамга карап утырыр иде. Анасының шулай уйланып, үз-үзенә бикләнеп утыруын күреп, баш баласы Иван әнисенә килеп сарылыр, тезләренә башын салып, тынып калыр иде. Елена аның ат кылы кебек каты чәченнән сыйпар һәм, күңеле тулышудан чарасыз калып, җыр башлар иде. Җырны ул әле урыс телендә җырлар, әле немец, әле поляк телләрендә. Иван улы анасына көнләшеп карар, аның кебек көнбатыш илләрдән килгән илчеләр белән турыдан-туры алар теле белән сөйләшә алмавына ачуы чыгар иде.

Җиде яшьлек малай анасының моңсу җырын тыңлар-тыңлар иде дә әнисенең дымлана башлаган күзләренә карап торыр иде. Анасының күзләре яшькелт-зәңгәр иде, йөзе кытай чынаягыдай ап-ак, кашлары юка, ак карлыгач канатыдай ике якка каерылып киткән, керфекләре озын, өскә таба кайтарылып торалар. Тигез-төз борынлы, калкыбрак торган аскы иренле, өске иренен исә җыя төшкән кебек, сызык булып кына күренеп тора, тешләре тигез, ак, елмайса, кояш чыга кебек. Иван анасын ярата һәм аның Иван Телепнёв адашы белән йоклавына ачуланмый иде. Аннары Иван Телепнёв кенәз аны карый, аның белән еш кына ауга чыга, авылларда туктап ял итәләр, мунча керәләр, әллә ниткән ят кешеләр олан кенәзне кулларында гына күтәреп йөртмиләр, йөрткән чаклары да булгалады. Адашы аны уктан алырга, атта оста йөрергә, кылыч белән ничекләр орышырга өйрәтте һәм өйрәтә тора. Дөрес, атасы мәрхүм әманәт итеп куйган Василий Шуйский агасы да гелән аның янында булыр, бер тотам да калмас, ләкин, әллә әнисе белән уралганга, олан кенәз Иван Телепнёвны якынрак итә иде.

– Ә ул киләме, әнием, бүген?

– Кем, Ваня? – дип сорады әнисе, уйларыннан бүленеп.

Шулчак дьяк Ваарлам килеп керде.

– Государь, сине Шуйский дәшә, – диде.

Олан кенәз янә әнисенең күзләренә карады һәм елмайды, шуннан соң гына йөгереп чыгып китте. Ярата иде ул үзенә «государь» дип дәшүләрен. Елена улыннан «Кая барасыз?» дип сорамады, бала аңа барыбер әйтмәс иде, соңгы айларда Ванясы аңардан нидер яшерә башлады, әйтеп бетермәгән сүзләре бар сыман иде. Баланы тәрбияләүчеләр аны бала чактан ук бөек кенәз иттеләр. Ясак җыючылар, дьяклар, хезмәтчеләр – һәммәсе дә аңа «государь» дип дәшәләр, ә бу сүз балага ошый, ул хәтта Думада сүз ала башлады. Барлык сарай куштаннары да балага «государь» дия башлагач, Еленага курку керде. Бала үзе моңа әллә ни игътибар итми сыман, ләкин тора-бара ул моңа күнегер, эш ирәюгә, узынуга кадәр барып җитәр, җавапсызлык, үзен Ходай Тәгалә сурәтендә күрә башлау шуннан башлана. Атасы Василий да, мәрхүм, үзен дөнья кендеге итеп күрер иде, ә менә җан тәслим кылганда ни сәбәпледер монах сурәтендә үләргә теләде. Ходай Тәгаләгә тиңләшү садә адәмгә хас нәрсә, әмма языктыр, тиңе булмаган гөнаһтыр. Ә угланы Иван әле үк хөкемдар сурәтенә йөз тота, үсә-исәя башлагач ниләр кыланыр?.. Хакимият вә хөкемдарлык адәм баласына мәңгегә бирелмәгән. Бүген Рәсәй дәүләте яши, иртәгә бүлгәләнеп, таралып вә сибелеп бетүе бар. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Елена белгәне шул. Иван III, Ванясының бабасы, җиткән кызы Еленаны Литва короленә кияүгә бирә, әмма ире үлгәч, теге бичараны зинданга ябалар, һәм ул бала чит-ят җирдә вафат була. Еленаның үзен дә шул язмыш көтмиме?.. Һәрхәлдә, шуңа охшаш, чөнки дошманнары күзгә басып йөри башладылар… Нишләп соң әле кинәт кенә Иван III кызы Еленаны искә төшерде, ул бичараны фаҗигале язмышка каты бәгырьле атасы мәҗбүр итә, ә бит ул кыз баланың туган илендә яшьтән сөйгән мәхәббәте кала – егете. Ләкин кенәзләр бала теләге белән исәпләшә буламы! Нигә аңа Дума боярлары кырын карый башлады? Күрә, сизә бит ул, чөнки ул – хатын-кыз, ир-ат булса, бу хәлне күрмәс тә, ихтимал, сизмәс тә иде, ә Елена һәр боярның аңардан ни теләгәнен күзләреннән үк чамалый. Митрополит Даниил турында әйтеп тә торасы юк, якын җибәрмәгәне өчен тәмам кара коелып йөри. Алыштырасы иде дә үзен, кодрәте җитмәс. Әллә соң Җангали өчен шулай кыланамы?.. Кем булган митрополит Даниилга Җангали хан? Улы булмагандыр ич инде! Җангали Мишәр каласында туа, шунда хан булып утыра, ә митрополит Даниил Мәскәүдә. Ләкин бит ошбу кеше Мишәр каласына бик еш йөри торган була. Бу хакта аңа Ваарлам сөйләде. Елена моңа бик үк игътибар бирмәгән иде, хәзер исә, митрополит Даниил белән аралары тәмам бозылгач, кызыксына башлады. Әйе, Ваарламнан тагын бер шул турыда сайратсын әле.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации