Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]
Аннары Елена Глинская да ачуын эчкә җыйды. Бит ир-канаты Василий III исән чакта аның митрополитны рәтләп күргәне дә булмады, хәтерендә: митрополит олуг кенәзнең һәр сүзенә «әйе, э-э» дип торыр иде, ә монда гелән аяк терәп сөйләшә, ә бит алар тәхет башындагы кешеләр… Ир-канаты мәрхүм Василий III дән барчасы да куркып, дер селкенеп торырлар иде. Хәзер барысы да кыюланганнар, курыкмыйлар, боярларына кадәр иякләрен чөеп утыралар. Мәрхүм ире турында да авыз чайкаучылар бар икән, Еленага җиткерделәр. Имеш, кенәз Василий III үтә яман вә явыз булган. Күп очракта бөтенләй гөнаһсыз кешеләрнең дә башларын кистергән, аюлардан талаткан, котыпка сөргән, төрмәләрдә череткән. Әйтик, Шаһгали ханның өч йөздән артык татарын митрополит Даниил үз кулы белән җәзалап үтерә, бала-чагаларына кадәр бәкеләргә аталар, кар өстенә чыгарып ташлыйлар. Нәкъ менә шул бичараларның каргышлары төшкәндер әле ир-канатына. Чөнки үз гөнаһларының артык күп булуын белеп җан тәслим кылганда, кинәттән монах булып үләсе килде. Мәрхүмнең васыятен үтәргә тырышып, кенәзнең җан биргәч чәчен кырдылар, киемнәрен алыштырдылар. Әйләндерә-тулгандыра монах киемнәрен киендергәнне Елена үзе карап торды. Кызганды да ул ир-канатын, аның өчен кимсенде дә. Ә бит ул кенәз иде, олуг кенәз, аның бер сүзеннән өннәре китеп торыр иде, ә аның сасы хөҗрәләрдә тозлы балык ашап, су эчеп яткан монахлар сафында якты дөньядан китәсе килде. Әмма моның белән кылган гөнаһларыннан котыла алдымы икән, бичара. Беренче хатыны Соломонияне рәнҗетүе, тәгаен мыскыл итүе, туганын төрмәдә черетүе, кылган барлык явызлыклары өчен Ходай каршына монах рәвешендә барып кына котыла алыр микән? Котыла алмас. Халык «Дөньялыкта кылган гөнаһ адәм баласын теге дөньяда да куа йөрер» ди ич. Хәер, кенәзләрнең кайсысы гына хәерле үлем белән ошбу дөньядан китте микән?! Василий II не үз туганнары ук сукырайталар. Ир-канаты Василий III дә Аллаһы Тәгаләдән каһәрне йөкләп җыя – үз энесе Дмитрий кенәзне гаиләсе белән үлемгә дучар итә. Ир-канаты Василий III турында әле булса: «Рәсәйдә бүтән андый явыз кенәз булмас та, тумас та, туса да, шул тамаша явызлык кылмас», – дип сөйлиләр. Әйе, халык һәрчак, күпертебрәк булса да, Хак Тәгалә сөйләр. Бит шул ук ир-канаты Василий III агасы Михаил Глинскийны бары тик Рәсәйдән китәргә теләгән өчен генә унике ел зинданда утырта. Василий III нең атасы Иван III дә баһадир воеводасын кулга алып, бер гөнаһсызга җәзалый. Ә воеводаның улы Даниил аның сеңлесенә өйләнә, димәк, кияве була. Василий III ошбу воеводаны да кулга алдырта һәм аның башын да төрмәдә черетә – воевода төрмәдә үлә. Елена Глинская кайчак уйлана-уйлана да тәмам куркуга кала. Аны һәм аның угланы Иванны нинди язмыш көтә? Күрә ич, олан кенәз һәрнәрсәне күңеленә сеңдерә бара, балигъ булып тәхеткә утыргач, ул да шул ук явызлыкларны кылса?..
Елена Глинская угланына, боярларга күз төшереп чыкты. Бала кам таягы белән уйный, боярлар да тынычланганнар, чышын-пышын гына үзара сөйләшәләр. Ул сөйгәне Иван Телепнёвның карашын эзли, таба һәм аңа үз итеп елмая, теге исә, кояш астында эрегән сары майдай, бөтен йөзе белән балкый.
Дума үтеп ике көн узмады, митрополит Даниил кенәгинә Елена Глинскаяны үзенә дәште. Ике дьяк килгән, берсе түргә үк узды, чакыру кәгазен бирде, икенчесе, сакчы кебек, ишекъярында калды. Ә бит митрополит кенәзләргә караганда мең тапкыр явызрак кеше. Шул митрополит Даниил бит инде китап бизәүче вә күчерүче Йосыф Санинны бары тик күп сөйләгәне, дьякларга каршы әйткәне өчен генә төрмәгә яптыра һәм айлар буена беркемне дә янына керттерми. Тәхеткә килгәч, Елена аны чыгарырга әмер бирде, чөнки аңа бу үтенеч белән табиб Феофил килгән иде. Феофил аңа Европа илләрендә барган гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде һәм Еленага моңа кадәр бер генә урыс кулына да кермәгән китаплар бүләк итте. Немец мөгаллимендә тәрбияләнгән Елена ике-өч телдә сөйләшә вә укый белә иде. Ошбу китапларны укып чыккач, аның гүя күзләре ачыла төште. Тирә-юнендәге мохиткә бөтенләй башка күзлектән карый башлады. Китаплардан бик күп гыйбрәтле нәрсәләр тапты ул. Кайчандыр Франция королен яклап чыккан каһарман хатын Жанна д'Арк атлы изге җан иясен чиркәү әһелләре утта яндыралар. Ни өчен? Үз халкын, үз королен яклаган һәм халкына азатлык китергән өченме? Әйе, аклавы кыен иде чиркәү әһелләрен. Шуның өчен Елена митрополит каршына барырга дигән уйга килде. Юк, ул митрополиттан тәүгечә курыкмый иде инде, әмма уллары өчен курыкты, бигрәк тә тәхеткә менәсе Ваня өчен.
Митрополит Даниил каршына барырга теләве хакында Елена сөйгәне Иван Телепага да әйтмәде. Яшь һәм кайнар канлы кеше митрополиттан шикләнеп, әллә ниләр эшләп ташлавы бар иде. Һәм бу турыда якыннарына да, улларына да белдермәде. Балаларга тимәсләр, уллары ышанычлы кеше кулында – Шуйскийларда. Ә Василий Шуйскийда улларының апалары – Анастасия. Ул хатын улларын рәнҗетергә бирмәс, саклар, карар, җавабын да табар. Бөек кенәгинә үзе белән җансакчыларын алырга иткән иде, соңгы мәлдә моңардан да баш тартты, бары тик һәрчак янында булган бер дьякны гына алды.
Тышта көзге яңгыр сибәли. Болдырдан төшүгә, Елена кафтанына төренә төште һәм ишекъяры килеп туктаган арбага утырды. Пар ат җиккән арба чиркәүләр башы митрополит Даниил өенә таба кузгалды. Күчәрбаш атларны шундый иттереп куалап алып китте ки, арба әле уңга, әле сулга салулап киткәләде. Бу хәл дьякка ошамады, ул ат тотучыга: «Әкренрәк бар, тинтәк!»– дип орышып алды. Ул арада атлар митрополит ишегалдына килеп керде, аларны берәү дә каршы алмады. Озата килгән дьяк сукрана-сукрана арбадан төште, кенәгинәгә ярдәм итте. Һәм: «Авырып ятамы әллә, картлач, уты күренми», – дигән булды.
Алай да, кенәгинә болдырга күтәрелүгә, ишекне ачтылар, кенәгинә алгы якка үтте, кемдер иңеннән өс киемнәрен алды.
– Рәхим итегез, узыгыз, бөек кенәгинә, владыка сезне көтә,– диде каратут йөзле, татарга охшаган дьяк.
Елена түр якка узды, күтәрелеп карады. Үзеннән ике тапкыр биек итеп ясалган икона янында шешенке йөзле, карсак буйлы, килешсез юантык гәүдәле, кыска торыклы митрополит басып тора. Кыяфәте эретерәк, ияген чөя төшкән, иреннәрендә сәер елмаю, бераз гына киная. Елена аңа таба өч-дүрт адым ясады да, күлмәк итәгенә тотынып, чүккәндәй итте, митрополит аңа сизелер-сизелмәс кенә ияк какты һәм кенәгинәгә урын күрсәтте. Елена бу кешене беренче тапкыр күргәндә дә ошатмаган иде, беренче тәэсир ихласи диләр, хак икән, хәзер чак кына йөзен ошбу кешедән читкә чөерми түзде – җирәнү кебек хис кичерүе хак иде, ләкин сер бирмәскә тырышты, ирексез елмайгандай итте, теләмәсә дә, баш иде. Хак, Елена Глинская митрополит бәйләнерлек гөнаһ кылмады кебек. Бөек кенәгинә булуга карамастан, даими рәвештә чиркәүгә йөри, монастырьларга бара, кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, һәр җирдә башкалар белән бергә гыйбадәт кыла, Ходайдан мәрхәмәт сорый.
– Атакай, – диде Елена, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән уңайсызлану тоеп. – Атакай, миңа хатын-кыз буларак ил белән идарә итү кыен, әмма мин кулымнан килгәннең барысын да эшләдем шикелле. Аннары, озаклап килмәвем өчен гафу итегез, күптән күзгә-күз сөйләшәсем килгән иде югыйсә. Бәлкем, мин кайчак ялгышамдыр, күп нәрсәне күреп бетермимдер. Аннары кылган гөнаһларым да бардыр, кичерә күр, атакай.
Елена шулай диюгә, митрополит Даниил ишекъяры торучы дьякка кит дип ишарә ясады.
– Гөнаһсыз кеше булмый, государыням. Миңа килгәләп, күңелең бушатып, кылган гөнаһларың җуйдырып китсәң, бер урынына ике гомер яшәрсең, күңелең пакьләнеп, йөрәгең бушап калыр. Сиңа, государыня, әйтер сүзем бар. Яшермим, сиңа ачуым чыккан чакларым булгалады, булмады түгел. Ә менә оста Кече Пётр Фрәзинне канатыгыз астына алуыгыз белән килешә алмыйм. Ошбу кеше еретик, православный христианнарның данын сатып йөри икән бит! Күр бер-бер чара, государыня, күр! Җиткереп торалар: безнең халык еретикны колакларын тырпайтып тыңлап тора икән, аннары көлә-көлә шуның сүзләрен сөйләп йөри икән. Хәтта агулы теле минем шәхесемне дә читләтеп үтмәгән. Имеш, миңа бер хатын килгән дә ят ир белән гөнаһ кылуын кичерүне үтенгән икән. Мин аңардан сораганмын, имеш, «Ят ир белән йокладыңмы?» дип. Ә ул миңа әйткән, имеш, «Атакай, ят ир белән йоклап буламы, бирәме ул сиңа йокларга» дип.
Елена авызын җиңе белән каплап тыенкы гына кеткелдәп көлеп алды, әмма аның бу кыланышын атакай ошатмады, тамак кырды.
– Атакай, – диде Елена, җитдиләнеп. – Искәрсәгез иде, оста Пётр Фрәзин безгә таш калалар торгыза, Кремль диварын яндырылган кирпечтән күтәрде һәм күтәрә. Димәк, урыс халкына игелек кыла. Миңа калса, аның исемен мәңгеләштерү кирәктер. Ә мәзәк сөйләвенә бер дә исегез китмәсен, тел сөяксез, кеше ни сөйләмәс, ә менә авыз ачып тыңлаучыларны берәм-берәм тотарга да төрмәгә ябарга кирәк, тыңламасыннар юк-бар сүзне. Мин бу хакта Василий Шуйскийга әйтермен, ул барысын да җиренә җиткереп башкарыр.
– Син аны, государыня, Иван Телепага йөклә, ул аның җаен белә.
Митрополит Даниил дык итеп кам таягын идәнгә куйды.
– Аның үз эше үзенә бик җиткән, атакай.
– Шуйскийлар узынды, государыня, Оболенскийлар да. Олан кенәзне утыртып, урамнарда кешеләр таптатып йөриләр икән. Ул гынамы, эт-песиләрне укка алалар, кеше капкадан башын тыгып карый алмый башлады. Белмим, кем булыр ул бала Василий Шуйский тәрбиясендә, государыня, син борчыласыңдырмы, мин борчылам. Бозып куюлары бар баланы. Олан кенәзнең кыланышы миңа ошамый, государыня, ошамый.
Елена митрополитка җавап кайтармады, әмма теләсә, җавабын да табар иде, кыюлыгы җитәрлек, ләкин дәшми калуны кулайрак күрде. Бәхәссез, дәүләт башына килгәч, Елена үзе дә ялгышлар җибәргәләде, булмады түгел, булды, мәгәр баш алып китәрдәй яманлыклар да кылмады кебек. Аннары аның угланы Ваняны тәрбияләгән Шуйскийларга бер дә сүз ишеттерәсе килми иде. Аллага шөкер кылырлык, баш баласының акылы камил, бер тапкыр да, ичмасам, анасы сүзенә аркылы төшмәде, барысын да ул дигәнчә эшли. Шулай булгач, нигә лаф орырга. Киресенчә, энесе Юрий Глинский: «Менә ичмасам кенәз үсә!» – дип кинәнә. Елена хәтта аңа да бер сүз дә әйтмәде, баш угылыннан канәгать иде ул. Чынлап та, нигә әле олан кенәз күргән бер кешегә баш иеп, бил бөгеп йөрергә тиеш ди. Алай иткәндә углан бала олуг кенәз була алыр микән?! Юк, була алмас, һич булмас димә, туганнары ук өстенә басып китәрләр, аяк астына салып таптарлар. Глинская белә, дәүләт эше, сәяси тормыш вә тереклек гаять дәрәҗәдә катмарлы нәрсә, һәр искән җилгә йөзең куеп, һәр күрсәткән дингә кыйбла иман итеп ошбу дөньяда олуг кенәз булып утыра алмас, гәрчә тәхетне атасы кулыннан алган булса да. Ошбу картаеп бетмәс борын гүргә керергә җыенган, иманны бары тик бер Ходайда гына күргән митрополиткамы моны аңларга, бу кеше тәмам сорыкортка әверелгән, аңа бары тик дәрәҗә кирәк. Тик бит ул дәрәҗәне мин дә яратам, митрополит Даниил. Эчем сизә: син бу урында озак кала алмассың. Бүген боярлар ярдәме белән Бельскийларны кайтардың, иртәгә синең башыңа җитәрләр. Сәяси тормыш шундый ул, бүген – мин, иртәгә – син, берсекөнгә – тагын әллә кем, барысы да Хода кулында.
– Мин балам белән бу хакта сөйләшеп карармын, атакай, Василий агасына да әйтермен. Узындырмасын баланы, башы яшь әле, сез хаклы.
– Сөйләш, сөйләш, государыня. Ары таба соң булып куюы бар.
– Мине бүген олан кенәз түгел, ул, Аллага шөкер итәм, акылы белән үсә, мине бүген Казан хәлләре борчый, атакай. Ишеткәнсездер, бәлкем, Җангали хан Казанда юк инде. Фетнә вакытында һәлак булгандыр, күрәсең.
Казан һәм Җангали хан турында сүз кузгаткач, митрополит урыныннан купты, ишекле-түрле йөренеп килде, аннары Елена каршына туктады да:
– Җангали ханны Мәскәүгә алып кайтып башын чабу кемгә кирәк булды, государыня? Кем моны кылды? Белмисезме, белеп тә әйтергә теләмисезме? Ә мин барыбер беләм – кенәз Иван Телепа эше бу, бары тик ул гына булдыра ала моны. Җангали хан безнең тарафдар иде, аркадаш татарларны үз тирәсенә җыйды, мәрхүм ирегез, урыны оҗмахта булгыры, аны үзе Казан тәхетенә утырткан иде. Минем бүген дә Казанда ышанычлы кешем бар, хансарайда утыра, шул хәбәр итте. Җангали ханга юкка кул салдыргансыз, государыня.
Елена Глинская сизде, митрополитның авырткан чуанына басты, ул тиз генә сүзне икенчегә борды.
– Миңа, атакай, Казаннан атаклы морзалар килде. Алар Казан тәхетенә Шаһгали ханны сорыйлар. Мин шул хакта сезгә киңәшкә килдем. Ни кылыйм? Сез ни дисәгез, шул булыр. Сезнең сүзегездән чыкмам…
– Шаһгали ханны сөргән җирдән кайтаргансыз да икән ич инде, бу хакта сорап тору нигә кирәк булды? Итәк астыннан ут йөртү бит бу, государыня. Турысын әйтим, государыня, мин ул басурманны яратмыйм. Кыяфәте өчен генә түгел, беләм, игелексез кеше, аннан барысын да көтәргә була.
– Шаһгали ханны яратырга хатын-кыз түгел лә ул, атакай. Миңа исә ул хан буларак кирәк. Бүген Казан халкын ул тотса тота алыр. Аннары, кырымлылар биләде хәзер Казанны, кан кардәш халык, диннәре, гореф-гадәтләре, телләре вә иманнары бер. Бу ике халык бер кавышып, укмашып вә оешып җитсә, каршы торыйм димә, чөнки ул халык госманлылар белән кан кардәш. Ә Сөләйман Кануни белән без килешүдә.
– Җангали хан зыялы иде, Шаһгали хан тупас һәм оятсыз кешедер.
– Җангали хан юк инде, атакай, һәлак булган.
– Килешми, килешми, государыня. Җангали ханны Иван Телепа өендә үтерәләр. Кабат әйтәм, бу башбаштаклыгы өчен Телепа үкенепләр куяр әле. Кирмән-кала татарлары аңа моны гафу итмәсләр.
– Иван Телепнёв кенәзгә, атакай, мин үземә ышанган кебек ышанам. Ул хата кылмады, ул гөнаһсыз.
– Хәерле булсын, государыня. Якламагыз кенәзне. Миңа барысы да билгеле. Әйтер сүзем шулдыр: ары таба миннән бернәрсәгезне дә яшермәсәгез иде. Хәзер безгә Сафа Гәрәй хан белән араны җайларга кирәк. Хансарайда минем ышанычлы кешем бар. Аллага шөкер, исән-имин торып ята. Минем аңа рәхмәтем зурдыр. Хәзерге көндә ул Сафа Гәрәй сараенда тылмач вә мөгаллим хөкемендә яши, иншалла, ары таба да яшәр.
– Атакай, Җангали ханның гәүдәсен мин Казанга озаттырдым.
Митрополит янә йөреп килде һәм, Еленаның күзләренә туры карап:
– Менә монысы өчен мең рәхмәт, государыня. Юкса безнең Кирмән-кала татарларын кулдан ычкындыруыбыз бар иде. Алар казанлыларга барып кушылган хәлдә безгә бик тә авырга килер иде. Көй белән керткәнне чөй белән кагып чыгармыйлар, государыня. Җангали ханны бире алып кайтып башын чапканны ишетсәләр дә, мәете Казанда табылгач, моңа берәү дә игътибар итмәс. Казан безнең йорт булып калсын дисәгез, тиз арада яу йөрү хәерле булыр, государыня. Яу башында Иван Телепа булсын, Шуйскийны да калдырмагыз. Ир-ат данны орыш кырында яулый, ятакта түгел.
Усал иде митрополит Даниил, астыртын усал, әмма Елена Глинская аның сүзләрен гүя колагы яныннан уздырды. Хак, ул Иван Телепнёв кенәзне ярата. Шуннан ни, ни гаебе бар аның, сөелергә вә сөяргә хакы юкмы?! Бар, бар!
– Безнең бит әле Польша белән араны өзгән юк, атакай.
– Безнең кан дошманыбыз христианнардан торган Польша түгел, Казан басурманнары, государыня!
– Кирмән-кала татарлары да мөселманнар ич, атакай.
– Кирмән-кала татарлары тора-бара тәре тагарлар, ә менә казанлылар такмас.
– Мин бу хакта боярлар белән киңәшләшеп карармын, атакай.
– Киңәшләшеп кара, киңәшләшеп кара, государыня. Тик онытмасагыз иде: безнең кан дошманыбыз – казанлылар. Казан дәүләте – Мәскәү бугазына кадалган сөяк ул, государыня.
– Мин сезне аңладым, китим инде, атакай.
Митрополит Даниил бөек кенәгинәгә үбәргә йон баскан кул аркасын сузды, атакай кулыннан сарымсак исе килсә дә, Елена кулга иреннәре белән кагылгандай итте, ә үзенең исә күңеле болганып киткәндәй булды. Ул тиз генә борылды да ишеккә юнәлде.
Баскычта аны сарайдан килгән дьяк каршы алды, кенәгинәнең иңенә җилән-кафтанын салды һәм, кулыннан тотып, җитәкләп диярлек, текә баскычтан алып төште.
«Ә бит ул хаклы, – дип уйлады Елена Глинская, арбага утыргач. – Ә бит ул хаклы. Казаннан гаскәр килмәү аркасында без Псковны югалттык. Казанлылар килгән хәлдә полякларны Краковка кадәр куган булыр идек».
Кенәгинәнең ни турында уйлавын белгән кебек, кырында утырган дьяк Ваарлам:
– Күп кешенең башына җитте инде бу митрополит, государыня, сезне дә куркыткандыр әле. Озак чыкмый торгач, гелән курка калган идем. Казанны кулыгыздан ычкындырдыгыз дип гаепләдеме?.. – диде.
– Гаепләп үк бетермәде дә, зарланды. Аннары акыл сатты. Ә акыл дигән нәрсә барча кешегә дә соңарыбрак килә икән шул, Ваарлам.
– Шулайдыр, шулайдыр, государыням. Тик бер нәрсә турында онытмасак иде: барыбызга да Аллаһы Тәгалә каршына барасы, хәтта митрополитка да. Чөнки адәм баласы ошбу дөньяга бары тик кунакка гына киләдер.
Елена Глинскаяның җитди мәсьәләләр турында сөйләшәсе килми иде, ул:
– Ә без синең белән изге атакайдан кунактан кайтып киләбез, Ваарлам. Ходай ялчысының үзендә кунакта булдык. Тик сыйлаганы гына тамактан үтми йөдәтте.
Дьяк исә күчәрбашка:
– Һәй, син, кибәкбаш, җилләтебрәк алып кайт әле! – дип кычкырды.
Кушаяклап чапкан атлардан урамдагы кешеләр куркынып диварларга сыенып калдылар. Өлгерми калганнары ат астында каласы иде. Беркөнне угланы Ваня үзе күчәрбаш урынына утыра һәм ике кешене таптата, әмма бу хакта кайтып әйткәч, Елена бары тик елмайды гына. Һәм: «Калганнарга сабак булыр, йөрмәсләр юл уртасыннан», – диде.
18
Елена еш кына ир-канаты мәрхүм кенәз Василийны исенә төшерә. Әле булса хәтерендә: аның артыннан ике яучы – бояр хатыннары, кенәз Василийның энесе Андрей килделәр. Алдан биючеләр кузгалды, алар артыннан бояр угланнары, бояр угланнары артыннан рухани. Изге атакай кулында зур тәре. Урта палатага җитәрәк, Елена булачак кияве кенәз Василийны күрде. Ул олы иде инде. Мәгәр Василий кенәз аңа ниндидер күктән төшкән бер зат булып күренде. Василий кам таягына таянган, өстендә алтын-көмеш белән тукылган озын сырма, башында, Казанны яулагач, атасы алып кайткан кеш тиресе белән каелган алтын таҗ. Кенәз Василий бераз бөкрәебрәк басып тора. Елена аңа җитәрәк, кенәз башыннан таҗын салды, баш иде. Кенәзнең уң кулында Боярлар думасы башы Дмитрий Бельский. Ул чак кына түбәндәрәк, ә кенәз исә кызыл бәрхет белән тышланган күтәрмәдә, шуңамы озын гәүдәсе тагын да озынрак күренә. Кенәз тирәли баскан кырыклап кешене әллә күрде, әллә күрмәде Елена, рәтләп хәтерләми, ә менә кияү кенәзнең инде яшь булмавын, күз тирәләрендәге тирән җыерчыкларны, маңгаендагы кантарлы сырларны ап-ачык күрде. Ул башта ошбу заттан курка калды, ләкин кенәзнең елмаюга җәелгән иреннәрен күреп тынычлана төште, үзе дә елмайгандай итте, әмма елмаю килеп чыкмады бугай. Елена кенәз янәшәсенә басты, дөресрәге, бастырдылар, меңбашның хатыны (соңыннан аңа шулай дип әйттеләр) аларның икесенең дә чәчләрен тарады, аннары рухани никах укырга кереште. Ахыр көмеш табакка салып балдаклар китерделәр, табактагы ике шәмне кабыздылар. Ниһаять, аларны утырттылар. Чәчләрен тараган хатын алар өстенә колмак сипте, кияү белән кәләшнең өс-башлары колмак белән тулды. Кеш тиресеннән ясалган җилпәзә белән җилпеп тордылар, кенәзнең туганнары исә җыелган халыкның аяк астына көмеш тәңкәләр сипте. Ул да түгел зур таба белән ризык-нигъмәтләр китерделәр, кунакларны да буш итмәделәр, һәммәсе дә кияү белән кәләш ризыгыннан авыз итте. Шулай бераз шаулашып, тапкыр сүзләр әйтешеп утыргач, кияү белән кәләш Успен чиркәвенә юнәлделәр. Алдан шәмдәлләр тоткан егетләр, сөлге өстенә куелган күмәчләр белән кызлар атлады. Успен чиркәвендә Василийга митрополит бер бокал шәраб салып бирде, Еленага да сузды. Олуг кенәз шәрабны тын алмый эчеп бетерде дә бокалны аяк астына ташлады. Чәлпәрәмә килгән пыяла ватыкларын таптарга кереште. Пыяла ватыкларын шундук себереп, җыеп алдылар һәм Мәскәү елгасына илтеп ташладылар. Шуннан соң кияү белән кәләш түшәмне терәп торган юан таш багана янына утырдылар, митрополит, боярлар, җырчы дьяклар яшьләрне котладылар. Җырчы дьяклар карт кияү белән яшь кәләшкә озын гомер теләделәр (анысы кабул булмады, кияү вафат), тигез тормыш итүләренә мәдхия җырладылар. Успен чиркәвеннән кайткач, бөек кенәз каладагы монастырьларга, чиркәүләргә кереп йөрде, шуннан соң гына табынга кайттылар. Өйләнешкәннәр алдына, табакка салып, пешкән тавык куйдылар. Кияү кеше аның ядәчен алды һәм бояр хатынына бирде, ә теге исә кияү белән кәләш ятасы урынга илтеп яшерде.
Ашап-эчеп йокы бүлмәсенә үткәч, әнә шул меңбашның хатыны бер тунны уңай ягы, икенче тунны тискәре ягы белән киеп килеп керде һәм кияү белән кәләшне янә колмак белән коендырды, ә берничә бай хатыны яшьләрне тавык ите белән сыйларга тотындылар. Ятак киң, иләмсез зур, ятакка утыз тугыз арыш көлтәсе җәелгән, киҗүнең баш очында тәпән белән бодай, тәпән өстендә шәмнәр һәм күпереп торган бодай күмәче. Өйләнешкәннәрнең тәрәзә янында төнозын шәрә биленә кылыч таккан җайдак чапты, ат чабып узган саен, Елена дерт итеп китәр, бөтен тәне дерелди башлар иде. Ул Василийда ирлек сыйфаты күрмәде, гомумән, һични аңламый калды, гүя барысы да төштә генә булган иде. Бары тик мунчага баргач кына, анда да Василийны ләүкәдә күргәч кенә, эшнең асылына төшенде. Ул Мәскәү дәүләтенең олуг кенәзе Василийда кияүдә. Василий аны төне буена әвәләде, үпте, яратты, назлады. Калганын рәтләп хәтерләми Елена. Бермәл авыртуны тойды бугай, соңыннан барысы да узды тагын. Мунчадан кайткач, аларны ботка белән сыйладылар.
Яшь хатынга өйләнү килеште Василийга. Ул үзен бик тә ыспай тотты, чәчләренә ислемай сөртте, тәненнән дә хуш исләр килеп торды. Ләкин Елена боларның берсен дә күрмәде дә, татымады да. Ул үзеннән барысының да ни теләүләрен белә, ләкин моның асылына гына төшенеп бетә алмый иде. Якынлык кылдылар, Ходай аңа теләгәнен вә язганын бирер, нигә бу уен дип үртәлде, әмма берәүсенә дә сиздермәде, акрын-акрын ул үзе дә шул уенга кереп бара иде. Шул атнада ук кенәз Василий сеңлесе Евдокияне Ибраһим хан угланы Ходайколга бирде. Татар киявен, кар төшкәч, Мәскәү елгасына төшереп чукындырдылар, һәм митрополит аңа «Пётр» аты бирде. Алардан туган кызны унбиш яше тулар-тулмас кенәз Мстиславка кияүгә бирделәр. Ир-канаты Василий, гадәттә, көч-гайрәтне сугышчылар саны белән тиңләштерер иде. Олуг кенәзнең үзен һәрчак йөздә илле мең сугышчы карады вә саклады. Аларның күбесе куштан бояр уллары иде. Елена исә бу тәртипне үзгәртергә булды. Иң әүвәл, авылча киенеп, иярсез атка атланып, хезмәткә килгән егетләрне куып кайтарып җибәрде, ә инде хезмәттән баш тарткан боярларның өйләрен генә түгел, биләмәләрен дә башкаларга бирдерде. Бөек кенәгинәнең бу фәрманы боярларны куркуга салды. Алар хезмәткә юнәлгән улларына иярле ат кына түгел, корал да биреп вә әмәлләп җибәрә башладылар. Аның каравы Елена сугышчыларны сайлап кына алды, ачык авызларны, кулыннан эш килмәгән угланнарны борып кайтарып җибәрде. Дөрес, ул моны сөйгәне Иван Телепнёв аша эшләде, ләкин ул аның фәрманын үти иде. Аннары Швеция короле белән солых төзү зур гаскәрнең хаҗәтен бермә-бер җуярга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта Казан дәүләте Еленаның эчен пошыра иде. Ир-канаты Василий III атасы Казаннан алып кайткан сорнайларны гаскәриләргә керттергән иде. Музыка коралы буларак, гаскәр өчен сорнай уңайсыз һәм килешсез. Елена гаскәрдән аларны алдыртты, кыска торбаларны гына калдыртты. Иң мөһиме, Кремль тирәсендәге хәрбиләр яшәгән биналарны кала читенә күчерттерде. Олуг кенәз үзен саклый иде, кенәгинә исә халыкны сакларга йөкләде, дип сөйли башладылар шул хәлдән соң. Ә менә җансакчылары яшәгән алачыкны калдыртты, кагылдырмады. Калачыкны халык Нали дип йөри иде, ягъни күпме телисең, шулхәтле эчәргә, сыйланырга була. Олуг кенәзнең тынычлыгын нәкъ шул кешеләр саклый иде. Калачыкта мәрхүм Василийның ике туганы яши: Юрий һәм Андрей. Үзсүзлеләр, башбаштаклар, аксөякләр. Елена күбрәк калачыкта яшәүче җансакчылардан түгел, шул ике кешедән курка иде. Угланы Ваняның авыру икәнен белгән хәлдә бу ике кеше, ике туган, һичшиксез, тәхеткә ташланачаклар һәм Еленаны да алып атачаклар. Еленаны яратып бетермәгән митрополит Даниил да аларга йөз тотса, тәхеттән колак кагуың да бар. Җитмәсә, кенәз Андрей Еленага ризасызлык белдерде. Имеш, абасы Василий аңа өстәмә төстә калалар вәгъдә иткән. Ихтимал, иткәндер дә, әмма Елена аңа калаларны бирмәде генә түгел, булганнарын да алырмын дип янады. Бу мәсьәлә митрополитка җитеп Боярлар думасына ук барып кергәч, Елена мәрхүм иренең туганнарына калалар урынына аннан калган туннарын, иярле аргамакларын, алтын вә көмеш кубокларын бирергә мәҗбүр булды. Кенәз Андрей әлеге әйберләрне алгач та канәгатьсезлек белдерде, ахыр, ачуланып, үз биләмәсенә – Старицага кайтып китте. Ләкин анда да тынычлана алмый, хәзер инде аннан торып Еленага һәм олан кенәзгә үпкәсен белдереп ята, хәтта өстәмә гаскәр оештырып ята дип әйтәләр. Еленаның Андрейга ачуы килде, иллә сабыр итәргә булды. Ахыр түзмәде, туктыйсыңмы бу эшеңнән дип, Андрей биләмәсенә дьяк Путятин белән кенәз Иван Шуйскийны җибәрде. Әмма кенәз Андрей: «Гайбәт бу, минем андый сүз сөйләгәнем булмады», – дип әйтеп җибәрде. Елена моңа ышанып җитмәде, Андрейны Мәскәүгә чакыртты. Бу хакта ул угланы Ваняга да тәфсилләп сөйләде. «Синең дошманнарың, каты бәгырьле боярлар гына түгел, Андрей кебек туганнарың да», – дип әйтте. Сабый барысын да ияк кагып тыңлап торды, дикъкате җитди иде, хәтер кәтүгенә урады. Мәгәр Елена дәшсә дә, Андрей кенәз Мәскәүгә килмәде, имеш, сырхаулап ята. Елена янә аның артыннан кешеләр җибәрде. Хәтта: «Безнең арада бернинди дә дошманлык юк ич!» – дип тынычландырырга тырышты. Шуннан соң гына Андрей, кенәз Елена кешеләренә ияреп, Мәскәүгә килде.
Андрей кенәзне кабул иткәндә, Елена үз янына олан кенәзне дә утыртты. Кенәз Андрей алар белән итагатьле итеп, баш иеп исәнләште, ачыктан-ачык, туганнарча сөйләште. Һәм ана белән бала алдында ант эчте: моннан бөек кенәгинә һәм олан кенәз атына бер генә яманлык та кылмас, үз йортына сарайга каршы боярларны, дьякларны, угланнарны җыймас, алар зарланырга килгәндә дә куып җибәрер, капкасыннан да кертмәс.
Килештеләр. Кочаклашып, туганнарча саубуллаштылар. Әмма күп тә үтми шул тарафтан янә яман хәбәрләр ява башлады. Елена янә үзенең ышанычлы кешесен, бу юлы инде Феофилны, Андрей кенәз биләмәсенә җибәрде. Әйе, чынмы бу хәл? Әмма кенәз Андрей янә авыруга сабышып ята булып чыкты. Инде сәламәтләнгәндер дип, Елена аны Казан хәлләре турында киңәшкә чакыртты, иллә кенәз монда да килмәде. Ул гынамы, бөтен боярларга хат белән коткы тарата. Имеш, бөек кенәз олан гына, дәүләт белән, нигездә, Елена идарә итә, сез кемгә хезмәт итәргә телисез? Ачыклыйк, килегез, мин сезне утарымда көтәм.
Бу хәбәр килеп ирешкәч, Еленага башка чара калмады, Иван Телепнёвка ул Андрей кенәзне, тиз генә эзләп табып, Мәскәүгә алып килергә кушты. Оста дипломат, хәйләкәр кенәз Иван Телепа Андрей кенәзгә килде (һәм берүзе, чөнки ышаныч зуррак), алар бик әйбәтләп, иске хәлләрне искә төшереп төне буена эчтеләр һәм Иван, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, Елена минем сөяркәм, ул сиңа һичнинди яманлык кылмаячак дип, бичара кенәзне Мәскәүгә алып килде. Андрей кенәздән коты алынып курыккан Елена сөйгәне Иван Телепнёвка шелтә белдерде, ә Андрей кенәзне зинданга яптырды. Аякларына богау салып, зинданга ташланган кенәз Андрей Телепага ышануына үкенепләр бетә алмады. Бу хәбәрне ишетеп, бер төркем боярлар кенәгинә Еленага үпкә белдерәләр, кенәзнең гаебе юк дип, тегене акларга маташалар. Зарланган боярларны кабул иткәндә, олан кенәз янә анасы янында утыра, янә барысын да хәтер орчыгына урый, барысын да истә калдыра. Ә анасы исә аны тәгаен шаккатыра, Андрей кенәз яклы утызлап боярны кулга алырга әмер бирә һәм кала урамнарыннан чыбыркы суктыра-суктыра уздырырга куша. Бу да аз тоела бөек кенәгинәгә, ул аларны Новгород юлындагы дар агачларына асып куярга һәм сөякләре таралып беткәнче җирләмәскә боера. Аның боерыгын карусыз үтиләр. Андрей кенәз исә, кыйнауга, рәнҗетүгә түзә алмый, зинданда җан тәслим кыла.
Бөек кенәгинә Казан мәсьәләсендә тәмам пошаманга калды, Сафа Гәрәй хан урыс җирләренә яу артыннан яу йөри, Кострома җирләренә кереп, Засекин кенәзнең гаскәрен тар-мар итә, үзен үтерә. Бу хәлне ишеткәч, бөек кенәгинә Шаһгали ханга янә бүләкләр төяп җибәрде һәм казанлыларга каршы чыгарга гаскәр әзерләргә кушты. Әмма Шаһгали хан казанлыларга яу чыгарга ашыкмады, бүләкләрне алган, мәгәр җавабын тәгаенләп бирмәгән. Елена боярларны җыеп киңәште дә Литва белән тиз арада солых төзергә булды. Солыхны бик тиз тоттылар һәм Көнбатыштан гаскәрне кайтарып, санын алдылар да, һәммәсен дә барлап, 1537 елда Казанга таба кузгалдылар. Ул арада Сафа Гәрәй атлы гаскәре белән Муром каласына яу килә, каланы ала алмый, әмма якын-тирәдәге авылларны туздыра, талый, әсирләр җыеп алып китә. Ул арада Кырым ханы Сәхиб Гәрәй: «Казан – минем йорт ул, анда яу барасың икән, мин Мәскәвеңә яу кузгалам», – дип яный.
Елена белән Думага җыелган боярлар болай хәл иттеләр: Казан тарафына киткән гаскәрне кире борырга, моның өстенә Сафа Гәрәй ханга илчеләр җибәрергә һәм солых төзергә…
Бөек кенәгинә Елена Глинская үзе алып барган сәясәттән канәгать түгел иде. Әмма һични кыла да алмады, язмыш аңа һәрчак аяк чалып торды. Думада һәм тәхеттә җиде яшьлек угланы белән утырса да, дәүләтнең сәяси йөге аның өстендә иде. Вакыт-вакыт аның бу хакта кемгәдер зарланасы, үз-үзен кызгандырасы килә иде. Бар иде ул кеше – Иван Телепнёв. Елена ул кешене һәр көн диярлек зарыгып көтеп алды. Иван Телепнёвның аяк тавышларын ишетүгә үк, йөрәге калтырана башлар иде. Озынчарак буйлы, тутсыл йөзле, кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле сөйгәне Иван Телепа килеп керү белән тунын салып ташлар, кайнарланып, Еленаны кулына күтәреп алыр һәм ятагына алып керер иде. Зарланасы итми, бүген дә шулай. Сөешеп, назлашып күңелләре тәмам шаша башлагач кына, ул аны чишендерә башлар, Елена исә аның сәдәфләрен ычкындырыр, сабыры төкәнүен сиздереп, иреннәренә үрелер, суырып-суырып үбәр, тәмам дөньясын онытыр иде. Ни өчен соң әле ул «иде» дип уйлый, бу хәл бүген дә шулай ич. Менә бүген дә ул яңа чыгып килгән кояштай балкып килеп керер, дьяк Ваарлам аның кулыннан тунын алыр, ә сөйгәне аның ятагына ашыгыр. Яуга җибәргәндә, ул аның өчен куркыр, яу кырында ятып калмагае дип, өстәмә җансакчылар бирер, чөнки кенәз Иван Телепаны ул җир кешесе буларак кына түгел, күктәге җан иясе – фәрештәләр сурәтендә дә ярата иде. Әле булса Псковка җибәргәндә, ул аны чакыртып алды һәм кочагына иңде дә: «Ванюша, җаным, саклый күр үзеңне, исән-имин әйләнеп кайтмасаң, мин дә бу якты дөньяда яшәмәм. Ишетәсеңме, Ванюша?!» – диде.
Ә ул күп тә үтми дошманны җиңеп исән-имин әйләнеп кайтты һәм боярлар алдында үз-үзен янә бер тапкыр аклады. Шушы хәлләрдән соң Дума боярлары да Иван Телепнёвка бик үк рәнҗеми башладылар. Йөри икән бөек кенәгинә ятагына, йөри бирсен – ул да кеше. Елена шат иде – аның турында да авыз чайкаучылар кимеде. Ләкин нигә соң әле ул килми дә килми, Рождество ич! Ул бүген аның күңелен күрергә тиеш. Елена, сөйгәне белән берүзе генә калу өчен, олан кенәзне Иван Шуйскийга биреп җибәрде. Аның балалары арасында Ваняга күңеллерәк булыр дип уйлавы иде, аннары өйдә дә аулаграк чакны күңел тели. Сөйгәне белән Рождество төнендә ялгызы гына калу күптәнге хыялы иде. Ул аны ярата, ярата дию генә аз, ул аңа күптән гашыйк, Василийга кияүгә чыккач та, бергәләп монастырьларга йөргәндә үк… Ә анда булган хәлләрне сөйләп кенә аңлатып бирәсе түгел. Күзгә-күз карашу белән Еленаның тәннәре чымырдый башлар иде. Кайбер хатын-кыз кылган гөнаһысы өчен үкенү тоя, Елена исә күрешүдән канатлана гына бара иде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?