Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 3 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]
– Бу хакта мин ишеткән идем инде, Ибраһим морза. Син телгә беткән кеше, синең белән ярышу җәяү төлке куу белән тиңдер. Мин риза, Ибраһим морза. Тик бер шарт куям: кызым белән үзең сөйләшәсең… Синең кебек телгә беткән кешегә җавап тапса ул табар, Аллага шөкер, акылы камил, зиһене саф бала. Син беләсең булса кирәк, ул баламны мин үзе теләмәгән адәмгә кияүгә бирә алмыйм. Сөйләшерсеңме, вәгъдәме?..
Ибраһим морза бәкнең аягына төште.
– Йә-йә, тор, кыланып маташма, – диде Йосыф бәк һәм артына каерылмый гына бармак шартлатты. Шундук табакка салып кытай касәләрендә кымыз керттеләр. Ләкин Йосыф бәк кымызчыдан аш касәсе сорап алды һәм, Ибраһим морза тарафына ым кагып, күрмисеңмени ошбу адәмнең олпат гәүдәсен, син китергән касә аның кече теленә дә җитмәячәк дигәндәй, кечкенә өстәл китерергә кушты. Шуннан соң гына үз кулы белән Ибраһим морзага зур аш касәсенә кымыз салды. Ибраһим морза борынга әчкелтем-төчкелтем килеп торган касәне алды да, бисмилласын әйтеп, күтәреп эчеп куйды.
– Изгегә юрадык, Ибраһим морза, – диде Йосыф бәк.
– Амин, шулай була күрсен, йа Рабби, – дип, Ибраһим морза буш касәне өстәлгә куйды, очлары агара башлаган мыегын сыпырып тамак кырды. Бу аның «Кымызыңны кызганмасаң, тагын берне кой әле, Йосыф бәк» диюгә ишарә иде.
3
Җәй башы. Тугай-далалар шау чәчкәдә. Йосыф бәк сарае каршында йөзләгән олау, төк-төк товар төягән дөяләр. Сөембикә болдырга чыгып баскан да әтисен көтә. Хан кәләшенең уң кулында Җәмилә мөгаллимә, Йосыф бәк аңардан ризалык алган, күрәсең, ул да Сөембикә белән китәргә дип чыккан, сул ягында үги аналары. Алар дүртәү, дүртесе дә атасының хәләл җефетләре. Йосыф бәк аларның һәммәсенә дә йорт-каралты салдырып бирде, нәүбәти барып куна, берсен дә өстен күрми. Өстен күргән хатыны күптән гүр иясе булган инде, әнә шул хатыннан туган кыз да, ниһаять, кияүгә китә. Моны үги аналар күптән телиләр иде инде, Сөембикә аларга беркайчан да начарлык кылмаса да, Йосыф бәк белә иде: яратып бетермиләр аның сөйкемле кызын үги аналар, көнлиләр. Инде Сөембикә китә, инде бушанып калырлар, тар араталы күңелләре киңәер, көнләшер кешеләре калмас. Чөнки егетләрнең асыллары ни сәбәпледер әүвәл башта Сөембикәгә яучы җибәрәләр иде, әйтерсең Йосыф бәкнең башка хатыннарыннан кызлары юк. Сөембикә үги аналарына күз очы белән генә, кырын яклап кына карап ала, ул аларның йөзләрендә кайгы-хәсрәт күрми, киресенчә, кинәнгән кыяфәттә басып торалар. Гарәп-фарсы теленнән сабак биргән Җәмилә мөгаллимәнең үзе белән китүенә Сөембикә сөенеп бетә алмады. Җангали ханга ул теләп бармый, ишеткәне бар: ямьсез икән. Һич югы, янында эчен бушатырдай бер кеше булыр. Аннары Җәмилә алай бик үк аңардан олы да түгел, аермалары биш-алты яшь кенә. Сөембикәгә шунысы да мәгълүм: беренче хатыннан туган Юныс абасы Җәмиләне ярата, ул аңа хәтта өйләнергә дә теләгән иде, әмма аталары якын да килмәде. Өлкән углан буларак, аталары кулыннан морза дәрәҗәсен алган, үз гаскәрен, үз җәйләүләрен булдырган Юныс абасын Сөембикә якын итә, үз итә, хәтта аңа аз-маз гына гашыйк та иде. Гәүдә-сынга ыспай, бит-йөзгә дә күз төшәрлек, батырлыгы, тапкырлыгы, кыюлыгы да бар һәм һәрчак үзбаш фикер йөртә. Кыскасы, Юныс морза барча угланнарыннан да аерылып, күзгә ташланып тора иде. Ошбу кешегә гашыйк хатын-кызның исәбе-хисабы юктыр. Әмма Сөембикә моңа бик үк ышанып җитми, чөнки абасын белә: чуар күңелле, сөйсә, берәгәйле итеп сөя, онытылмаслык итә, тик сүзендә тормый. Җәмиләне дә шулай сөя ул. Аталары рөхсәт бирмәсә дә, хәтта Арслан морза кызына өйләнсә дә, Җәмиләгә гыйшык хатлары яза. Хатлары тоташ шигърият булыр, Җәмилә, Сөембикәдән дә ятсынмыйча, ул хатларны елый-елый укыр иде. Җәмилә мөгаллимәнең Сөембикә белән китәргә карусыз ризалашуы да шуннан булса кирәк: сөйгән морзасы да Казан иленә юнәлә, ул гынамы, хәтта гаиләсен дә алмый.
Ниһаять, галдыр-гөлдер сөйләнә-сөйләнә, эчке яктан атасы белән яучы Ибраһим морза чыктылар. Икесе дә Сөембикә янына килделәр, дәү, олпат гәүдәле Ибраһим морза хан кәләшен күздән кичерде дә, колагына иелә төшеп: «Балакай, син суеп каплагандай мәрхүмә анаң икәнсең ич», – диде. Атасы аның бу сүзләрен ишетте бугай, тамак кырды. Әйе, Сөембикә белә, аның гүзәллегенә вә матурлыгына күпләр соклана, күпләр күрүгә хәйран кала, иллә чибәрлектәме бәхет: бара бит әле әнә шүрәледәй адәмгә кияүгә. Сөембикә булачак киявен вә ир-канатын күрмәсә дә, күз алдына китерә иде инде. Бик күп сөйләделәр, бик чуарлап мактадылар, хәтта күңелендә тискәре хис уяттылар. Арада мактаганнары булды, шул ук вакытта җиргә салып таптаганнары да булмады түгел, әмма кияү турында яучы Ибраһим морза теге якка да, бу якка да бер кәлимә сүз әйтмәде, гүя үз угылына димләргә килгән, үз угылына кәләш алып кайта иде. Ләкин яучы мактамаса да, Сөембикә белә: Җангали – Казан ханы. Аңа шул бик җиткән.
Юныс абасы, гаскәре каршында атын җилкендереп, арт аякларына бастырды. Җәмилә мөгаллимә белән сеңлесенә сәлам юллагандай итте.
– Йә, кызым, Аллага тапшырдык, – диде Йосыф бәк һәм билге итеп кулын күтәрде. – Юныс углан, кузгат! – дип кычкырды.
Сөембикәне бер ягыннан Ибраһим морза, икенче ягыннан атасы җитәкләде һәм алар, болдырдан төшеп, мичәүләп җиккән арбага якынлаштылар. Күңеле тулышкан булса да, күз яше юк иде. Атасы аның беләген кысып-кысып куя, гүя теле белән әйтә алмаганны кулы белән әйтергә тели иде. Арба янына җитүгә, каршыларына вәзир Тәби килеп басты, янында күрер күзгә сөйкемле генә адәм.
– Шөһрәтлем, менә ул адәм, илче Тургай калдырган мөгаллим, – диде вәзир Тәби, ят кешене алгарак этәреп.
Йосыф бәк урыс мөгаллиме ягына күз сирпеп кенә алды да:
– Икенче арбага утырт, кузгалабыз, – диде.
– Кем бу адәм? – дип сорады Сөембикә атасыннан.
– Синең колың булыр, урыс теленнән сабак бирер. Аты Александр, безнеңчә Искәндәр, – диде атасы, гелән исе китмичә. – Ошбу адәм, балакай, синең рөхсәтеңнән башка беркая да китмәс. Әйдә, Җәмилә туташ, Сөембикә кызым, утырыгыз, кузгалабыз.
Сөембикә күлмәк итәген чеметеп кенә тотты да арбага менеп утырды, аның артыннан Җәмилә күтәрелде. Шуны гына көткән кебек, олаубаш:
– Кузгалдык! – дип кычкырды.
Шул мәлне Йосыф бәк кабаланыбрак арба үрәчәсенә килеп тотынды һәм янәшәдән атлап бара башлады. Гадәттә, Йосыф бәк кияүгә биргән һәр кызын басу капкасына кадәр генә озата торган иде, нишләп соң әле ул бу гадәтен бозарга тиеш, аннары, моңа кадәр ул бер генә кызын да бу чиккә җитеп хәвефле сагыш белән озатканы юк иде, кызына кияү чыккан саен кинәнер, куаныр иде. Монда исә гүя күңелгә чуерташ салганнар: тамак төбендә яшь төере, күзләрдә яшь дымы.
– Кодрәтем җитсә, Казанга кадәр шулай озата барыр идем сине, балакаем. Картлык килде, кичер мине, – диде ни өчендер көтмәгәндә Йосыф бәк. – Төрле чакларым булгандыр.
Атасының гасалы вә дулкынланган сүзләрендә, калтыравык тавышында хиссияти йөрәк сагышы күреп, Сөембикә тулышкан күңелен тыя алмый елап җибәрде.
– Син, син мине беркайчан да рәнҗетмәдең, атам, әтием бәгърем. Беркайчан да каты дәшмәдең. Әтием дә, анам-әнием дә син булдың, – диде Сөембикә, яшькә тыгылып.
– Кызым бәгърем, хәбәрең җибәреп тор, хат яз, атаңны онытма. Мин сине һәрдаим юксынырмын, кызым…
– Әтием бәгърем, бәхил бул. Бәхиллә кызың, әтием. Мин сиңа күп мәшәкать тудырдым. Әллә яңадан күрешәбез, әллә юк, бәхил бул, әтием, бәхил бул!
Йосыф бәккә шул җитә калды, ул кызының кулларын кушучына алды да йөзе белән капланды. Башын күтәргәндә, бәкнең күзләре мөлдерәп яшь белән тулган иде инде.
Кайдандыр, уйламаган җирдән, таякка таянган кендек әби килеп чыкты һәм титаклый-титаклый арбага якынлашты.
– Хуш, балакай, хуш, атаң рәнҗетмәдең, тәүфыйклы булдың, ил-атаң йөзен якты итәрдәй мал белән китәсең. Хуш, ак юл сиңа!
– Рәхмәт, әбекәй, рәхмәтләр яусын сиңа. Менә сиңа нәзер итеп яулыгым калдырам, минем төсем итеп тотарсың! – дип, Сөембикә башына бөркәнгән яулыгын кендек әбигә сузды. Кемдер, вәзир Тәби бугай, яулыкны элеп алды да карчыкка тоттырды һәм арбадан читкәрәк алып китте.
Ул арада олау басу капкасына җитте. Йосыф бәк капканы чыгуга туктады, янына килеп баскан яучы Ибраһим морзаның иңенә авыр кулын салды.
– Сакла баланы, Ибраһим кордаш, сакла, үз балаңдай күр. Казан сиңа ят булмаса да, аңа ят булыр. Киңәшеңнән ташлама, хәлен белеп тор. Ул-бу була калса, тиз генә хәбәр ит. Йосыф бәк үз кодрәтендә әле. Ишетәсеңме, Ибраһим морза, сиңа әйтәм!
– Әлхәмдүлилләһи, Йосыф бәгиям, сиңа низам-интизам тугры калыр.
– Әйе, хак әйтәсең, хөкем Аллаһы кулында, – диде гарәп сүзен тәрҗемә итеп Йосыф бәк. – Тәртип-кагыйдә адәм кулындадыр. Шуңа сиңа үтенүем.
– Мин аны күздән яздырмам, Йосыф бәк, ышан.
– Хуш, ак юл сезгә, ак юл!
Олаулар янә кузгалды, алдагы атлар юырта ук башлады. Ә Йосыф бәк ясавылы һәм карачылары белән олау күздән язганчы басу капкасы төбендә басып калды. Күзләре – кечерәя барган олауда Йосыф бәкнең, ә күңеле – алдагы көннәрдә. Әмма алдагы көннәрне тәгаен генә күз алдына китерүе кыен иде аңа. Елдан-ел сәяси вә арадаш мөнәсәбәтләр катмарлана бара, ни Мәскәүтин, ни Казан аны санламый башладылар. Сөембикә кызы Казанга барып урнашкач, иншалла, барысы да җайланыр. Исмәгыйль энесе дә кылыч тоткан Юныс угланны куарга кыймас. Инде кыя икән, үзенә үпкәләсен. Әйе, аксак мөртәттән барысын да көтәргә була. Ләкин беразга сабыр итәргә кирәк булыр. Энесе белән ике араны бозмаска. Кызы Казанда төпләнеп, үз сәясәтен уздыра башлагач кына, Йосыф бәк ярдәмгә килер. Хәер, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, язганы булыр. Ул олауны озата килгән кешеләренә таба борылды:
– Барыгыз, бар, кайта торыгыз. Ясавылым, син дә кит. Атым калдыр да. Мин бераз далама чыгып кайтам әле.
4
Кала күздән язганчы, Сөембикәнең күзеннән яшь кипмәде. Аны мөгаллимәсе Җәмилә юатырга теләде, даладагы чәчәкләргә игътибарын җәлеп иттерде, иллә һичнигә ирешә алмагач, аркасыннан сөя-сөя:
– Ела-ела, күңел ташың эрегәнче ела. Гарәпләр «кайгы – таш, яшь – яңгыр» диләр, – диде.
– Мин туктадым инде, еламыйм, – дия-дия, Сөембикә очкылык тоткандай үксеп-үксеп куйды да Җәмиләнең күкрәгенә башын салып, тынып калды. – Син мине ташламассың бит, мөгаллимәм?
– Без ахирәттә дә бергә булырбыз, боерган итсә, Сөембикә.Җәмилә ахирәте Сөембикәнең башын күкрәгенә кыса төште.
Алда очсыз-кырыйсыз дала, баш түбәсендә, озата баргандай, тургай сайрый. Көн эссе, һава бөркүрәк булса да, җил булмагангамы, саф күк йөзе аяз иде. Олау бераз җилләнеп барды да сабырлана төште, чөнки дөяләрнең күздән язулары бар иде. Даланы арба шыгырдаган, һау-һаулап атлар әйдәгән тавышлар күмеп киткәндәй булды. Кәләшне алып барган арбага киң утыргычлар ясалган, идәненә әрмән келәмнәре җәелгән иде. Мичәүләп җигелгән тимеркүк атлар, атлап барган җирдән башларын селкеп, пошкырып куялар, чебен-черкидән котылырга теләп, башларын чайкап җибәрәләр. Арба-ат җиһазлары, япма чүпрәкләр затлы, ат йөгәннәре тасмалап тегелгән, тәңкәләр белән бизәлгән. Дуга башларында көмеш кыңгыраулар чыңлый, ләкин әлегә кыңгырауларны дугаларга бәйләп куйганнар. Көмеш кыңгырауларны Казан каласына җитәрәк чишәчәкләр. Йосыф бәкнең сылу кызы Казан ханзадәсе, хәзер инде Казан ханы Җангалигә төшкәндә, көмеш кыңгыраулар күңелләрне җилкендереп, йөрәкләрне дәртләндереп зеңли башлар, авыл-кала саен өер-өер халык чыгар, Тәби вәзир аларга учлап акча сибәр, халык аларны җыярга ябырылыр. Йосыф бәк кызы Казан иленә буш кул белән килми, үзе белән бихисап бирнә алып килә, моңа кадәр олуг бәк кияүгә биргән бер генә кызына да шул тамаша бирнә озатканы булмаган иде әле. Ул гынамы, кызының тынычлыгын саклар өчен, өлкән угланы җитәкчелегендә өч мең сугышчы килә. Кирәк булган хәлдә, кызының тынычлыгын саклау сылтавы белән, Йосыф тагын өч мең кылыч җибәрә ала. Буш кул белән түгел, җайдак аты, көтүе-малы белән. Абасының атлы гаскәре алдан бара, багучылары исә күптән күздән яздылар. Бара-бара Сөембикәне йокы баса башлады, ул мендәргә башын салып йокыга китте. Һәм, күп тә үтмәде, коты алынып, тирә-юньгә карады. Җәмилә аны янә тынычландырырга кереште.
– Яман төш күрдеңме әллә?
– Әйе, шулхәтле яман, сөйләргә дә куркам.
– Сөйләргә курыксаң сөйләмә. Тынычлан. Оныт төшеңне. Әйдә бераз атка атланып барабыз. Абаңны куып җитәрбез, үртәшербез.
Сөембикәнең күз төпләренә елмаю вә куаныч чалымнары кунды.
– Вәзир Тәби, безгә атлар бирегез! – дип боерды ул.
Күп тә үтми кызларга ике кара тулпар китерделәр. Ат менгәч, дала киңәеп киткән кебек булды. Сөембикә ат корсагына типте һәм Җәмиләгә:
– Ияр, калма, – дип кычкырды.
Тузан бавы ишеп, яулыкларын кош канатыдай җилфердәтә-җилфердәтә, Сөембикә белән Җәмилә Юныс морзаның атлылары артыннан чаптылар. Берара киткәч, Сөембикә атын тыя төште, Җәмиләне көтеп алды һәм бераз кала төшеп, үзләре артыннан килүче урыс мөгаллиме Искәндәрне күреп, атын туктатты.
– Күр әле, күр бичараны, Җәмилә, дим, кем килә безнең арттан?! Йа Аллам, юньләп атта да йөри белми икән ич!
Җәмилә дә атын туктатты һәм, кызыксынып, атын ни юырттыра, ни чаптыра алмый интегеп килгән Искәндәргә карап тора башлады. Сирәк тешле, боз күзле, салам чәчле мөгаллимне баштан ук ошатмаган иде ул. Ләкин Сөембикә тегеңә үз итеп карагач, күңеленә килгәнен әйтергә кыймады вә яхшысынмады, хәзер исә, кызганган кебек:
– Мескен, – диде.
Сөембикә гүя аны ишетмәде дә, көлә-елмая килеп яткан Искәндәргә карап торды. Көлке дә, кызганыч та булып күренде аңа мөгаллим. Шулай атта йөриләрме, ни ат интегә, ни үзе. Юыртсаң атны – юырттыр, чапсаң – чаптыр. Терк-терк килүдән эчең төшкәнне сизми дә калырсың.
– Хәерле көн, туташлар! – диде Искәндәр, килеп җитәр-җитмәс.
– Хәерле көн, – диде Җәмилә, ә Сөембикә исә пырх итеп көлеп җибәрде. Көлмәслек тә түгел иде мөгаллимнән: бер аягы өзәңгедән ычкынган, икенче аягы өзәңгедә түгел, җәпләп таккан бауга эләккән иде.
– Көчкә куып җиттем. Үләм дип торам. Мин бит, туташлар, атта йөри белмим диярлек. Җир кешесе мин.
– Өйрәнерсең, өйрәтербез, җир кешесе, өйрәтербез, – диде Сөембикә. – Кешене түгел, аюны да өйрәтәләр. Әнә Җәмилә туташка кара әле. Аяклары өзәңгедә. Ә синең аякларың кая, җир кешесе, аякларың кая? Берсе салынып тора, икенчесе җәп бау арасында.
– Хикмәт, – диде Искәндәр, әле бер аягына, әле икенче аягына күз ташлап. – Хикмәт, өзәңгесез җиңелрәк кебек тоелган иде. Әллә яшь ат эләкте. Эчем төшә дип торам.
– Инде тыңла, мөгаллимем. Аякларыңның икесен дә өзәңгегә куй. Менә шулай. Хәзер миңа карап тор. – Сөембикә, ат юырткан җайга селкенә-селкенә, берара җир әйләнеп килде. – Менә шулай йөр, – диде ул җитди генә.
– Ничек әйтәләр әле, «Аллага тапшырдык» мы? Йөреп карыйк.
– Кузгалдык! – диде Сөембикә һәм алдан китте.
– Моннан Җаек елгасы еракмы? – дип сорады Җәмилә, әмма Сөембикә өчен Искәндәр җавап бирде:
– Тиздән, бик тиздән Җаек күренер. Юныс морза безнеелгабуенда көтәдер. Көнтуктар җир шунда. Без шул юлдан килгән идек.
Җәмилә атын куалап Сөембикәне җитә китте, Искәндәр алардан кала төшеп, көйсезрәк булса да, ат юырткан җайга селкенеп куя-куя, алар артыннан элдерде. Шулчак Сөембикәнең муеныннан ефәк яулыгы суырылып чыкты, Искәндәр яулыкны тотып алды һәм Сөембикәне куып җитеп, яулыкны аңа сузды.
– Рәхмәт, рәхмәт, мөгаллимем, атта йөрергә син бик тиз өйрәндең, юри кыланмаган булсаң…
– Юри түгел, Сөембикә. Тырышам, ханбикә, тырышам.
Гаҗәпләнде, атын туктата язды.
– Мин әлегә ханбикә түгел, Искәндәр.
– Булырсың, ханбикәм, булырсың. Булырдайның буыныннан күренер, ди. Сине анда Җангали хан зар-интизар булып көтәдер.
– Синең Җангали ханны күргәнең бармы, Искәндәр?
– Ханбикәм, мин аны бары тик бер тапкыр күрдем. Ул чакта углан ханзадә иде әле, Кирмән-калада. Хәзер әнә Казан мәркәзе ханы, олуг хан дәрәҗәсендә.
– Әнә, әнә Җаек! – дип кычкырды чак кына алдан барган Җәмилә.
Атларын тагын да куалап алып киттеләр. Искәндәр шундук артта калды. Елга күзгә күренеп якынлашты. Яр буендагы бөдрә таллар ап-ачык күренә башлагач, Сөембикә:
– Әйдә, Каракүзем, алдыр! – дип, атын алга әйдәде. Аның беренче булып яр буена килеп җитәсе килә иде. Тик Җәмилә дә атын җилле куа. Шулчак Җәмилә кычкырып җырлап җибәрде:
Җаек та буе, әй, сары тал,
Ир-егетләр туктап ял итәр;
Җаек буйларында тал-тирәк,
Сөйгән ярга тагын ни кирәк.
Аклы күлмәк, ай, киң кирәк,
Ярың үзең белән тиң кирәк.
Ярың үзең белән тиң булмаса,
Юата алмас сине тал-тирәк.
Туса да тусын, ай, ир бала,
Ат өстендә сикереп уйнарга;
Тумаса да тумасын, ай, кыз бала,
Ят җирләргә китеп җыларга.
Елга буена җитүгә, Сөембикә атыннан төште, йөгәнен ташлады да Җәмилә янына килде, кочагына иңде.
– Мөгаллимәм, мөгаллимәм, син, син минем җан тынычлыгым булырсың. Ярый әле разый булдың, рәхмәт, мең-мең рәхмәт сиңа…
– Елама, Сөембикә, күрсәтмә күз яшең кяфергә. Йөрәгенә ут сал, кан булса да какырма. Ят кеше ул безгә, ят. Әйдә, су буена төшәбез.
Елга буена төшкәч, итәкләрен чеметеп кенә тотып, кызлар, кулга-кул тотынышып, комсу ташлыкта челтерәп аккан суга керделәр. Яңа гына яр өстенә килеп туктаган Искәндәр кызларның кызылга ак күн белән чәчәкләп чигелгән болгари итекләрен күрде дә ачкан авызын яба алмый торды. Шулкадәр сылу вә зифа күренделәр кызлар Искәндәргә, ни белән чагыштырырга да белми, бер мәлгә тын алырга куркып торды. Шунда Сөембикә кушучына су алды да эчеп куйды, ахыр:
– Их-ма, Җаеккаем сулары, йөрәгем ярсулары, – дип җырлап җибәрде.
Жәмилә яр өстенә күтәрелде, кинаяле елмая төшеп:
– Күзлебүкән, урысча «елга» ничек була? – дип сорады.
– Мин – Күзлебүкән?! – дип гаҗәпләнде Искәндәр. – Мин– Искәндәр, туташ, Искәндәр, Лександр. Ә «елга», туташ, безнеңчә «река» буладыр. Шундый җыр да бар бездә: «Течёт река широкая…»
– Анысы ни дигән сүз?
– Киң елга ага да ага яисә агадыр да агадыр киң елга…
Җәмилә аңа көлемсерәп карап торды-торды да куе үлән арасыннан баш калкытып торган күкбаш чәчкәсенә таба китте.
Ләкин Искәндәр, авыррак гәүдәле булса да, чәчкәне алдан килеп өзде һәм Җәмиләгә сузды.
– Рәхмәт, күзлебүкән.
– Күзлебүкән – минем кушаматым, туташ. Искәндәр мин, Лександр, димәк.
– Шушы чәчкәне кулыңнан алуга, мин сиңа Искәндәр дия башлармын шикелле. Гәрчә үзеңне яратып бетермәсәм дә.
– Минем бабамны да, атамны да Күзлебүкән дип йөрткәннәр. Ә сез аны һичкемнән ишетми әйттегез, хәйран калмалы хәл.
– Һәр кешенең кушаматы йөзендә булыр, диләр, Искәндәр.
– Минем күземдәме?
– Күзләреңдә.
– Исем йөк түгел, туташ, иңгә төшеп ятмый. Безгә бергә эшлисе.
– Сез хаклы, Искәндәр әфәнде, – диде Җәмилә һәм Сөембикә ягына карап көрсенеп куйды.
Алар куе үлән арасыннан янәшәдән киттеләр. Әле анда, әле монда кызыл, сары, ак вә зәңгәр чәчәкләр таҗларын җәеп утыралар, үлән кыяклары кеше хәрәкәтен сизгәндәй сискәнеп, селкенеп калалар… Биектә-биектә өзелеп-өзелеп тургай сайрый, күк йөзе белән җиһан тигезләшкән югарылыкта ялгыз тилгән канатларын җилпеми генә үзенә корбан күзәтә. Сөембикәнең су буеннан китәсе килмәде. Ул әле һавадагы тилгәнгә карады, әле тургай моңына колак салды. Шул тилгән кебек күккә күтәреләсе иде дә әкиятләрдә генә ишеткән Каф таулары артына китәсе иде. Мөгаллимәсе Җәмилә әйтә: ул тарафларда җәннәттәй урыннар бар, кыш булмый, кар яумый, ә гөлләр җәй буена, ел тирәли шау чәчкәдә утыралар, ди. Аны, Сөембикәне, Кара Идел буена, салкын якларга алып баралар. Ул инде беркайчан да Каф тавы артын күрмәс, җәннәттәй урыннарга күз ташламас. Булачак ире – хан. Иллә ниндирәк ул? Сөембикә белми иде. Шул ук вакытта күз алдына китерергә дә курка. Әле аның күз алдына юантык карсак гәүдәле, ямьсез йөзле берәү булып килә, әле кай ягы беләндер Юныс абасына охшата. Сөембикә, шушы бәйләнчек уйларыннан арынырга теләп, авыз эченнән генә җырлый башлый. Әнә олау да күренде. Кинәт кенә аның күңелен әллә ниткән шатлыклы хис биләп алды. Ошбу олау, йөзләгән-меңләгән кеше аны озата бара ич, алар аның һәр теләген үтәргә әзер торалар. Тиздән олау елга буена җитәр, һәм Сөембикә вәзир Тәбигә «менә шунда, су буенда кунабыз» дияр. Атасының вәзире аңа каршы төшмәс, карусыз буйсыныр, чөнки ул – тиздән ханбикә буласы кеше.
Сөембикә җырлый-җырлый ярга күтәрелде, аның тавышын ишетепме, ишен сагыныпмы, һавадагы тургай, таш кебек атылып, куе үләнгә төшә һәм шым була. Сайрар кош та моңга сусар икән. Әллә соң нәнәш кош хан кәләшен якыннанрак күрергә дип төштеме? Күр, күзәт, нәнәшем: аның өстендә балитәкле алсу күлмәк, яка вә итәкләре кеш тиресе белән каелган, көмеш белән тукылган яшел камзул, куе зәңгәр төстәге бәрхеттән тегелгән калфагының читләренә энҗе-мәрҗәннәр тезелгән, маңгай өстендә, урта бер җирендә, синең күзең хәтле генә асылташ. Муенса ефәк яулыгын җил суырып алып китмәкче, иллә иясе моңа бер дә игътибар итми, аның күз карашы килеп яткан олауда, офык читенә качып барган кояшта. Кичке кояш нурында калфактагы асылташ җем-җем итеп китә, һәм гүя кызның йөзенә ялкынлап ут каба. Сөембикә мөгаллимнәрен куып җитте. Искәндәр мөгаллимәгә тел өйрәтә иде.
– тургай урысча – жаворонок, ә елга, – әйткәнемчә,река, кыз – девица, кәләш – невеста. Суюмбика – невеста, димәк, кәләш, – диде Искәндәр һәм, сирәк тешләрен күрсәтеп, Сөембикәгә таба борылды.
– Ә сиңа татар телен кем өйрәтте, Искәндәр?
– Әнием половчанка иде. Ул мине җырлый-җырлый әлли-бәлли йоклатыр иде, әлли-бәлли итәдер, татлы йокыга китәдер…
– Димәк, син ни урыс түгел, ни татар түгел, – диде Җәмилә, көлә-көлә. – Ягъни син, Искәндәр мөгаллим, сандугач та түгел, карга да түгел, син – саескан.
– Саескан, сорока мин. Да, да, мин – сорока. Хак әйттең, Ямилә туташ.
– Ямилә түгел, Җәмилә, мөгаллим Искәндәр. «Җ» диген әле, әйтик, җилкән, җиләк-җимеш.
– Жиләк-жимеш тамлырак.
– «Ж-ж» түгел, «җ», ертык аваз.
– Мин өйрәнермен, Жамилә туташ. Тырышырмын.
– Мин сине татарчага өйрәтермен, Искәндәр мөгаллим, син мине урысчага. Килештекме?
– Жамилә туташ! Сез мине гаҗәпләндерәсез. Мин – Сөембикә колы. Йосыф бәк шылай диде. Димәк, мин сезне урысчага үрәтәм, ә сез мине…
– Тик син бит кяфер, Искәндәр, кяфер кеше.
– Аллабыз бит бер, Жамилә туташ, бер. Аллага ышануыбыз гына төрлебезнеке төрледер.
Ул арада вәзир Тәби килеп җитте.
– Сөембикә, балакай, бире кил әле, бире кил! – дип, Җангалинең кәләшен үз янына чакырып алды.
5
Кая алып бара аны язмыш, әле йомычка итеп елгага ата, әле өермәгә элеп һавада очыртып йөртә. Сөембикә яхшы аңлый иде, атасы аны Казан ханлыгы белән якынлашу өчен Җангалигә кияүгә бирә. Ни исәбенә корбан итте атасы сөекле кызын?! Ә бит былтырларны гына «җаның теләгән кешеңә кияүгә чыгарсың» дигән иде. Билгеле инде, Казан мәркәзендә атасы теләгән кеше утырмый. Казан каласына, Казан иленә урыс кенәзе кул салган. Мәскәү кенәзе Казанны үз йортым дип бара һәм ханны да үзе утырта. Әнә шул хакта тәфсилләп сөйләде аңа яучы Ибраһим морза, Җангали турында түгел. Бернәрсәне дә яшермәде, хәтта: «Казан халкы сиңа зур өмет баглый, балам», – диде. Нинди өмет, ни кыла алыр ул Казан тәхетендә утыручы ире янында… Сөембикә яшенә хас булмаган уйларга чумды. Айдан артык инде Казан иленә сәфәр кылалар, ә нурлы Казан каласы күренми дә күренми. Саны-хисабы булмаган авыллар, базарлы калалар үттеләр, елгалар кичтеләр, әллә ниткән моңа кадәр Сөембикә күрмәгән кара урманнар аша уздылар. Балачагын далада уздырган Сөембикә карурманга килеп кергәч, шомланып, куркынып киткән иде. Әмма Җәмилә аны тынычландырды. Бу якларда кара урманнар еш очрый, бер дә гаҗәпләнмә, дигән булды. Мөгаллимәсе Сөембикәне тынычландырса да, биредәге манзара ятрак иде аңа. Җиде-сигез яшеннән атта кыю йөрергә өйрәнеп, иге-чиге булмаган далада җил куып атта чапкан Сөембикә өчен еш кичәргә туры килгән инеш-елгалар, мөлдерәп тулган төнбоек чәчкәле күлләр очрату, чытырманлы әрәмәлекләр аша узу, сукаланган басулар, дулкынланган игеннәр, авыл саен буралап күтәргән өйләр күрү, текә ярлардан төшеп, биек тауларга менү, күл-елга буйларында туктап ял итү, тарлавыклар аша үтү үзе бер могҗиза, үзе бер дөнья вә ачыш иде.
«Казанга якынлашабыз» дигәч, Сөембикә үзе дә аңлап җиткермәгән ашкыну тойды. Ә инде биек-биек манаралы мәчетләрне күргәч, «Әнә Казан!» дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. «Мишә» дигән елганы кичкәч, ат тотучылар дугаларга бәйләгән көмеш кыңгырауларны чиштеләр. Җиз вә көмеш кыңгыраулар төрле моңнар чыгарып зеңли башлагач, җитмәсә, атлар да каланы күреп ашыга төшкәч, күңелләр күтәрелеп китте. Ибраһим морза калын тавышы белән җырлап ук җибәрде. Әйе, аңа җырларлык, ул үз дигәненә иреште – кыз-кәләшне алып кайта. Тик, Казанга якынайган саен, Сөембикәдә сагышлы дулкынлану арта барды.
Шулай шактый юл үткәч, көтелмәгән хәл булды. Калага якынлашып килгәндә, кала яклап тузан туздыра-туздыра аларга каршы килүчеләр күренде. Вәзир Тәби арба чүпрәген ачтырды, Җәмилә белән Сөембикә бихуш килеп, тирә-юньне күзәтеп бара башладылар. Ул да түгел, хан кәләшенең арбасын ыспай киенгән, билләренә кылыч таккан, җәяләрен иң аша ташлаган, ук-садаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән мәргәннәр уратып алдылар. Кәләш арбасы гаскәриләр уртасында калды. Атлар җилле генә юырталар, кыңгыраулар зеңли, күңелләр дулкынлана, Сөембикәнең исә йөрәге күкрәк челтәренә сыймый башлагандай тибә… Атлар шактый зур булган күл буена төшүгә, каршы алучылар килеп җиттеләр, кәләш арбасын туктаттылар. Вәзир Тәби арбадан төште, гаскәриләр биргән ара юлдан каршы алучыларга таба китте. Аңарга олпат гәүдәле Ибраһим морза иярде. Каршы алучылар өлкәннәрне атларыннан төшеп сәламләделәр. Шунда каршы алырга килүче карачы агай күл буенда торган бакалдактагы корабны күрсәтте. Ак җилкәнле кораб йөзеп барган аккошны хәтерләтә, җилкәнне беренче күргән Сөембикә аһ итте. Кораб аңа шулхәтле матур күренде ки, ул, Җәмиләгә сыенып:
– Әллә шул кораб белән барабызмы, Җәмилә, дим? – дип сорады.
«Нугай капкасына, Нугай капкасына!» дип кычкырсалар да, каршы алырга килүчеләр күл бакалдагындагы корабны күзәттеләр. Ул да түгел, Ибраһим морза белән вәзир Тәби кызлар янына әйләнеп килделәр.
– Кинәнәсе ит, Сөембикә, Җангали хан сиңа кораб төзеткән һәм әнә суга да төшергән. Күрәсеңме, күрәсеңме күл уртасындагы утраудагы өйне – сиңа салганнар, сиңа, балакай.
Кай тарафтандыр кәләш туктаган җиргә халык җыела башлады. Вәзир Тәби аларның аяк асларына акчалар сипте.
– Кызым, Сөембикә, сине хан һәм Казан түрәләре вә карачылары Нугай капкасында көтәләр икән. Өс-башыңны рәтлә дә, Аллага тапшырып кузгалыйк, – диде Ибраһим морза. – Вәзир Тәби, сиңа да әйтүем. Акчаң капка янына да калдыр. Халык тәгаен җыела башлап, кыен хәлгә калмыйк. Халык арасында яхшысы, яманы бар дигәндәй.
Атлар Нугай капкасына таба кузгалды. Халык үрелә-сузыла арбада утырган Сөембикәне карый, Җангали хан кәләшен, гүзәллеге турында еракларга даны таралган Йосыф кызын. Кәләшнең нурлы йөзен күрүчеләр арасында аһ итүчеләр, ваһ итүчеләр бар, артык исләре китмичә, борылып китүчеләр дә күренгәли. Чынлап та, Казан кадәр Казанда кыз беткән идеме ханзадәгә. Тик хәзер бала-чагасы, балигы-олысы ике якта да вәзир Тәби көмеш акчаларын ябырылып җыя. Алар өчен бу күктән төшкән табыш ич. Әнә шулай Нугай капкасына да җиттеләр. Капка канатлары киң итеп ачылган, асма күпер төшерелгән, басмадан капкага кадәр, эчкәре таба да зәңгәргә ак буй төшкән палас җәелгән. Вәзир Тәби, Йосыф бәкнең өлкән угланы Юныс морза, Сөембикә белән Җәмилә шул палас буйлап капка яры торган кала карачылары вә түрәләренә, алар арасындагы киемнәре күзгә бәрелеп торган кияү-ханга таба кузгалдылар. Быргылар кычкырды, кыл тарттылар, сыбызгылар сызгырттылар. Җангали хан өстендә елкылдап торган озын чапан, башында асылташлар белән бизәлгән, читләре кеш тиресе белән каелган алтын таҗ. Хан таҗы. Хәйран килешеп тора тагын үзенә. Тик кияү егет үзе генә буйга карсаграк та, бите җәйпәгрәк тә, күзләре кысынкырак шикелле. Сөембикә белән Җәмилә артыннан җиде кыя атлый, алар кәләш янындагы нур өстенә нур булып кунганнар сыман. Капкага җитәр-җитмәс, вәзир Тәби кызларны алга чыгарды. Ике якта да тынып калдылар. Кызлар, вәзир Тәби ым кагуга, җыр башлаячаклар. Сөембикә җаны-тәне белән тоеп тора, Казан түрәләре вә карачылары һәм халкы да кәләш гүзәллегенә сокланып туя алмыйлар. Шул хакта кычкырып-кычкырып сөйләшәләр, хәтта моны Сөембикә үзе дә ишетә иде.
Ул арада вәзир Тәби тамак кырды, көйчеләргә кул изәде. Казан каласын, елга буйларын моң күмеп китте. Халык тынды, кызлар җыр башлады:
Ай, имештән-имештән,
Тун төймәсе көмештән;
Кодаларыбыз, сезгә әйтәм:
Нинди бирнә бирмештән?
Капкадан Ибраһим морза егетләре чыкты. Ыспай киенгәннәр: көмеш чиккән түбәтәйдән, җем-җем иткән камзулдан, болгари итекләрдән. Елгырлар, җитезләр, көр тавышлылар. Вәзир Тәби көйчеләре туктауга, казанлыларның көйчеләре күтәреп алдылар. Егетләр җыр башлады:
Талдан талга ефәк элдем,
Тарта-тарта талчыктык;
Озын юл үттегез, кодачалар,
Көтә-көтә сезне зарыктык.
Вәзир Тәби кызлары вә көйчеләре күтәреп алдылар:
Әй, ай батсын иде, ай батсын,
Айлар баткач, якты таң атсын;
Нугай кызы сезгә килде,
Йорт анагыз аны яратсын.
Атлар җиктем яратып,
Кыйблаларга каратып;
Кызыбыз белән сезгә килдек,
Ханзадәгезне яратып.
Вәзир Тәби белән Ибраһим морза бер-берсенә каршы киттеләр, кушкуллап исәнләштеләр, битләрен биткә куештылар да теге яктан да, бу яктан да җырчы кызларны вә егетләрне чакырып, көйчеләрне кушып, җыр башларга ирештерделәр. Көй башлануга, алдан өйрәнеп куйган кебек, кызлар белән егетләр беравыздан җырлап җибәрделәр:
Ике Идел пар килгән,
Агар җире тар килгән;
Багдатта юк, Мәккәдә юк
Сезнең кебек пар килгән.
Шулай диделәр дә кызлар белән егетләр әле Сөембикә ягына баш иеп кул җәйделәр, әле Җангали хан ягына. Һәм янә дәвам иттеләр:
Челтерәп ага суыбыз,
Ялтырап ката бозыбыз;
Арысландай егетебез,
Зифа икән кызыбыз.
Көйчеләр икенче такмакка күчтеләр, җырчылар дәвам итте:
Кара гына болыт, ай, киләдер,
Урман буйларын иңләп;
Ай, сезне – безгә, безне сезгә
Хода үзе кушты җитәкләп…
Сөембикә аның күзләренә күтәрелеп карарга базмады. Ул үз кызларының җырын ишетте, кияү ягындагы егетләргә күз төшерергә җөрьәт итте, ахыр күзен күтәрә алмады. Оялмады да, әмма күтәрелеп багарга кодрәте җитмәде. Ниһаять, аны, ике яктан җитәкләп диярлек, кияү егете каршына алып киттеләр. Кияү егете дә аңа таба кузгалган икән, ул аның аяк хәрәкәтеннән күреп алды. Аяк астында йомшак келәм, капка башында төрле төстәге әләмнәр, хан тирәли затлы киенгән куштаннар… Ул аларны күрә дә, күрми дә кебек. Ниһаять, Сөембикә башын күтәреп Җангалигә карады. Хан янәшәсендә дәү гәүдәле имам хәзрәтләре, имамның башында зур яшел чалма, өстендә яшел атлас чапан. Озынча йөзле, кылыч борынлы, Җангалигә капма-каршы кыяфәтле адәм. Җангали исә чынлап та җәйпәк кабак йөзле, почык борынлы, кысык күзле. Сөембикә карашын янә имам хәзрәтләренә күчерде. Өлкәнрәк булса да, сөяге затлы иде имамның. Үзендә карашын тоеп, имам хәзрәтләре аңа тыенкы гына елмайды. Сөембикәнең озын керфекләре чәчкәгә кунган күбәләк очып китәргә җыенгандай лепердәп куйдылар. Имам хәзрәтләре тыенкы гына аның кулыннан алды, кулын Җангали кулына салды. Кулы тирләгән, бармаклары сынсыз йомшак иде Җангалинең. Сөембикә аңа күтәрелеп карады, елмаерга итте, иллә ихласи елмаю килеп чыкмады, киресенчә, булган тамашага йөрәге кысылып куйды. Беренче тапкыр күзе төшүгә үк ошатмады киявен Сөембикә. Аллаһы Тәгалә ярлыка күрсен. Фәрештәләр әйткән бит: адәм баласының тәүге карашы– Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе – адәмнән, өченчесе – шайтаннан, дип.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?