Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]
Елена Глинская тәрәзә төбендәге көмеш кыңгырауны зеңләтте. Шундук ишектә Ваарлам күренде.
– Варя кая, Ваарлам?
– Ул балаларны ашата, кенәгинә.
– Ваарлам, кил әле, утыр әле якынрак.
Җете җирән чәчле, тупас йөзле, кирәкмәгән зур куллы, калын, озын борынлы, кул аркаларын бөдрәләнеп торган сары-аксыл йон баскан Ваарлам каршына килеп утыргач, Елена үз гомерендә беренче тапкыр диярлек Ваарламның күзләренә текәлеп карады. Һәм ни өчендер: «Нигә яратмыйм икән мин бу бәндәне?!» – дип уйлап куйды. Нигә яратсын соң?! Төссез боз күзле, җитмәсә, урлашкан мәченеке кебек, як-якка йөриләр, күз төпләрендә эрен, әллә иртән юынмаган да инде…
– Ваарлам, миңа калса, митрополит Даниил миннән канәгать түгел шикелле, сиңа да шулай тоеламы?
– Юк, миңа алай тоелмый, кенәгинә.
– Гаиләсе юк, элек тә шулай буйдак гомер иттеме?
– Аның язмышы ул, язмыштан узмыш юк, дигәннәр, кенәгинә.
– Кай тарафтан килә ул Мәскәүгә?
– Кенәгинәм, митрополит Даниил мәрхүм олуг кенәз Василийга зур игелек кылды – Соломония Сабуровадан аерды. Олуг кенәзнең хатыны Соломония Карелиядән сихерче карчык китертте, шушы карчык өшкергәннән соң балага узармын дип уйлагандыр, күрәсең. Узмады. Ә олуг кенәз тәхетен калдырырга углан теләде. Ул чакта тәгълиматчы галим Максим Грек Мәскәүдә иде, олуг кенәз аңа юнәлә, Соломонияне аерырга теләве хакында әйтә. Максим Грек Василий III гә Соломонияне аерырга киңәш итми, хәтта оялта, диделәр. Моның өстенә, хәйләдерме инде ул, олуг кенәз, кенәз Василий Тучков та сездән зарланды, христианнарны рәнҗетәсез икән, дип әйтеп әйтә Максим Грек. Мәрхүм кенәзнең моңа җен ачулары чыга. Кайнар канлы иде бичара. Шуннан олуг кенәз галимгә каршы архимандрит Савваны, Даниилны котырта. Аларга каршы чыгып, бөтен дин әһелләре алдында Максим Грек Рәсәйдәге башбаштаклыкларны, митрополитларны сайлау тәртибен тәнкыйтьли. Бу нәрсә Василий III гә бөтенләй ошамый. Шул чакта Дума кенәзләре Беклемишев, Жареной галим Максим Грекны яклап чыгалар. Моның өстенә Беклемишев, Казан дәүләте белән сугышырга кирәкми, сәүдә итәргә кирәк, дип бара. Тәгълиматчы галим, әлбәттә, Беклемишев кенәзнең сүзләрен хуплый. Бөек кенәз Василий кенәз Беклемишевне зиндинга яптыра, кенәз Жаренойның телен кистертә. Галим тәгълиматчы Максим Грекны исә Иосифо-Волоколамск монастырена озаттыра. Шуннан соң митрополит Даниилның куллары бөтенләй чишелә. Олуг кенәзгә ярарга тырышып, ул шундук аңа Соломонияне аерырга рөхсәт бирә.
– Ә шулай да, Ваарлам, Даниил каян килә соң?
– Бер Хода белә, каян киләдер, кенәгинә. Аны элек, әле яшь чакта, Касыйм хан тәрбиясендә үскән, диләр.
– Городец каласы ханы Касыйм хандамы?
Ваарлам як-ягына каранды, Еленага якынрак күчеп утырды.
– Хан аңа кызын бирергә теләгән, ә Даниил курыккан, диләр. Соңыннан хан ул кызын Әстерхан ханына бирә. Инде балага узгач, дип әйтеп әйтәләр, – диде Ваарлам, тәмам пышылдауга күчеп.
– Моны берәр кеше раслый аламы, Ваарлам?
– Бары тик Максим Грек, галим, богослов, бары тик ул, кенәгинә. Ул гына белә митрополит Даниилның ничекләр Мәскәүгә таба үткәнен.
– Ләкин Максим Грек күптән бу якларда күренми инде.
– Әйе, ул Василий җибәргән монастырьдан кача, хәзер аны Афонда дип әйтәләр.
– Аны кайтарасы итсәк?
– Мәхшәр булыр, кенәгинә, мәхшәр.
– Ярый, Ваарлам, рәхмәт сиңа.
Ваарлам торып чыгып китте, әмма Еленага бу сөйләшүдән бер дә тынычлык килмәде. Сарайда күзгә күренмәгән ыгы-зыгы бара иде. Гайбәт сату шул чиккә җитте ки, ул килеп керүгә, ятак җыючыларга кадәр шым булалар, димәк, алар да аның турында авыз чайкыйлар. Шулай дип уйлады Елена һәм шулай булуына мыскал да шиге юк иде. Чөнки Варя үзе үк: «Государыням, сарайда синең турыңда гайбәт сатучылар күбәеп китте, кистер шуларның телләрен, күп сөйләмәс ит, мәрхүм ирең шулай итәр иде», – диде.
Елена аңа бер сүз дә әйтмәде, бары тик бераз торгач кына: «Җитәр, Варя, мин гайбәттән гарык!» – дип, урыныннан кузгалды. «Җитәр, – дип, инәлер дәрәҗәгә җитеп йөренергә кереште ул. – Миңа буш хыяллар кирәкми, курку-өркүләрдән дә гарыкмын. Мин хәрәкәт итәргә тиеш. Иң әүвәл өрәкләрне юлдан алып ташларга. Дөньяда бер мин генә иминлек исәбенә кеше башын кистергән түрә түгелдер. Хак, мин – хатын-кыз, мин аны үз кулым белән эшләмәм. Минем тәхет биләгән тулы хокуклы улым – Иваным бар, мин аның кулы белән эшләрмен. Мин аңа барысын да сөйләрмен, дошманнарыбыздан бары тик шулай гына котыла алабыз дип тәкрарлармын. Аңлар. Аң булсын, аны зур сынау көтә, Рәсәй кенәзләренең Иван IV сен. Ул– бөек кенәз, атасыннан фатиха алган, үз өстеннән гайбәт сатарга берәүгә дә ирек бирмәсен. Ул – Рәсәйнең бөек кенәзе, хакиме вә хөкемдары, аңа барысы да карусыз буйсынырга, баш ияргә тиешләр. Моңа кадәр шигем бар иде, баланың моңа ихтыяр көче җитәрме дип, хәзер инандым – җитәчәк. Катылыгы да бар, миһербансызлыгы да, диндарлыгы да. Бу хәл җиде яшьтәге кешегә хас сыйфатлар түгел түгелен, ләкин бит ул бөек кенәз, Рәсәй кенәзе, ә Рәсәй кенәзләре үз халкын бары тик явызлык вә мәрхәмәтсезлек һәм куркыту аша гына буйсындыра алган. Бу сыйфат, курку, урыс халкына хас сыйфат, олуг кенәздән курку, аны Аллага тиң күрү. Менә шул сыйфатны бирсеннәр тәрбиячеләре угланыма – Рәсәй тәхетендә утырасы кешегә, юкса ул бер илне дә яулый алмас, хәтта кулындагы Казанны да ычкындыруы бар. Ычкындырды да бугай инде. Миңа бүген, бөек кенәгинәгә, гакыл вә мәгърифәт хакимлеге иңде. Һәм мин шуны аңладым: җебеп тору урыс кенәзләренә хас булган хәлдә Рәсәй дәүләте беркайчан да бөек дәүләт-держава булмаячак. Угланыма йөкләтелгән ошбу теләкне мин угланым һәм митрополит кулы белән кылырмын. Мин боярларны да моңа өндәрмен. Килешерләр, килешми хәлләре юк, аларга да шөһрәт кирәк…»
Шушы уйланулардан соң Елена Глинская туп-туры митрополит Даниилга юнәлде. Ат караучысы ни арба, ни чана белми аптырап торганда, Елена аңа:
– Ат иярлә, ат өстендә барам, – диде.
Иярле атны болдыр янына китергәч, ул горур кыяфәттә атка атланды һәм, артыннан барасы җансакчыларына әйләнеп тә карамыйча, капкага юнәлде. Атын ул чыгымлатыр дәрәҗәгә җиткереп куаламады, ерак тормый иде митрополит – чиркәү артындагы таш өйдә генә, атын туры шунда борды һәм, ишегалдына килеп керүгә, кабаланып каршы алган дьякка тезгенен ташлады да:
– Атакай өйдәме? – дип, атыннан төшә дә башлады.
– Өйдә, өйдә, государыня, – дия-дия һәм баш ия-ия, әле ишеккә карады дьяк, әле кенәгинәгә.
– Үзем, үзем, озатма, – диде кенәгинә һәм болдырга атлады. Аның атакайны көтмәгәндә күрәсе килә иде, ни белән шөгыльләнә икән рухи азык бирүче.
Митрополит Даниил өендә үзе генә түгел иде, берничә бояр аның каршына тезләнгән, ә атакай аларга кандилен селкә-селкә нидер сөйли, аннары туктап тора һәм тагын ашыга-ашыга нотык әйтергә керешә. Ишекъяры бөек кенәгинәнең басып торуын күргәч, атакай тәмам сүзсез калды, ул арада тезләнгән боярларга, көш-көш дигән сыман, кулы белән ишарә ясады һәм бил бөгә-бөгә кенәгинәгә таба кузгалды. Боярлар шундук чыгып шылдылар, Елена хәтта аларның йөзләрен дә күрә алмады.
– Түргә рәхим ит, кенәгинә, түргә. Мин сезне һәрчак тыңларга әзер, кенәгинә. Нинди җилләр ташлады ил түрәсен?
– Рәхмәт, атакай, рәхмәт. Мин сиңа киңәшкә килгән идем.
– Мин сине дикъкать белән тыңларга җыендым, бөек кенәгинә.
Елена өй эченә күз йөртеп чыкты, мич янында ике хатын аш-су карый булса кирәк, шул яктан ит куырган ис килә.
– Атакай, – диде Елена, митрополитның күзләренә туры карап, – иншалла итәргә була – илдә тынычлык. Швеция, Польша, Ливония, Литва белән солыхта торабыз. Тик менә Казан һаман баш бирмәскә тырыша, әмма безне игелекле морзалар яклый. Кырым ханы Сәхиб Гәрәй «Казанга яу йөрмәгез, ул минем йортым» дип янаса да, әллә ни кыра алмады. Хак, ошбу хан көчле гаскәр тота, Итил, Җаек, Көбән, Дон, Днепр елгалары буенда күчеп йөргән төрекләрне үз җаена алып нык отты, һәрбер бәккә җир-биләмә биреп, биналар салып урнаштырды.
– Кенәгинә, онытмасагыз иде, мәрхүм ирегез Василий исән чакта ук нәкъ менә чиркәү Сөләйман Кануни илчесе Искәндәр Мангупскийны көйли-көйли, ахыр аны биредә калдырып, Казанны үзебезнеке дип расларга тырыштык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, Сәхиб Гәрәй ханны Сөләйман Кануни Казанга кайтармады, Кырымга җибәрде һәм Сәхиб Гәрәй хан бик «Казан – минем йорт» дип узына башлагач, Мәскәү тирәләрен туздыргач, без үк аңа күз салдык. Ә бит кырымлылар аны «Чыңгыз йортының шаны!» дип мактанырлар иде. Бәрәкәтле реформаторны ничекләр юлдан алырга белми азапланабыз. Кенәгинә, синең дә башыңа шундый уй килүгә мин бик шат. Безгә аның туганы Сафа Гәрәйгә кенәз Булгаков кызын кияүгә бирергә туры килде. Бәлкем, ул бер-бер чара күрә алыр, гәрчә Сафа Гәрәй хан тарафында минем ышанычлы кешем булса да, мин аңа бик үк ышанып җитмим. Воевода Василий кенәзне коткару турында кыл да кыймылдатмый. Миңа шунысы да мәгълүм, кенәгинә: Сәхиб Гәрәй хан Төркия империясенең солтанына бер дә изге ният белән бармый, аны Рәсәйгә каршы котырта. Әмма Ходай Тәгалә безне яклый, Сөләйман Кануниның хатыны Роксалана – славянка, Мәскәүгә килгән илчесе Ибраһим Мангупский солтанга безнең теләкне алданрак җиткерделәр, солтан Сәхиб Гәрәйне Кырымга җибәрде, Казанга кайтармады.
– Ләкин бит Казанда бүген аның туганы Сафа Гәрәй хан утыра. Ике чабата бер кием түгелмени?!
– Түгел, кенәгинә. Безнең Шаһгалиебез бар. Ул биләр Казан тәхетен, аңа йөз тотыйк.
– Шаһгали ханның алае зур түгел, атакай.
– Безгә аның исеме, исеме кирәк, кенәгинә. Сугыш җаен белмәсәләр дә, бездә кеше саны җитәрлек, без аңа ияртергә гаскәриләр табарбыз. Сәхиб Гәрәй ханнан үч алу нияте белән мәрхүм ирегез Казанга яу йөргән иде инде, ул үз максатына ирешә алмады, әмма Зөя суына бина корып кайтты. Шаһгали гаскәре белән шунда туктар. Менә Кирмән-каланы тәмамлау хәерлерәк булыр, кенәгинә.
– Кирмән тәмамланыр, атакай. Тик минем Казан ханы Сәхиб Гәрәй белән солых төзисем килә. Әмма Думада олан кенәз: «Казан – безнең йорт», – дип чыкты. Аны бик күп боярлар яклап чыктылар. Моның ахыры яман бетүе бар, атакай.
Митрополит бертын уйланып торды, кенәгинә аны ниндидер тозакка эләктерергә маташа кебек иде, аның исәбе бу хакта турыдан-туры киңәш бирүдән читләшү иде. Атакай Даниил торып йөреп килде, утырды, кенәгинәнең кулына кагылып алды, бары тик шуннан соң гына:
– Бөек кенәгинә Елена, мин синең әүвәл миңа бу хакта киңәшкә килүеңә бик шатмын. Сафа Гәрәй хан турында мин хәбәрдар. Ул Казанда озак утыра алмас, безнең анда урысларга йөз тоткан алатлар фиркасе бар. Мин беләм, Казан халкының барысы да аны сөйми, аны килмешәккә саныйлар. Сафа Гәрәй хан аларны куркытып тора булса кирәк. Ләкин бер баш калкыткан икенчегә дә кузгалыр, ди, син хаклы, бу очракта хаклы. Яу йөрүдән баш тартып тору кирәк, алатларның үзләренә бирик мөмкинлек, кусыннар Сафа Гәрәйне. Карачыларның карачысы Булат бәк Ширин мин теләгәнне эшләп ята, гаскәрбаш Ходайкол углан да аның тарафдары, хөрмәткә ия шәех Боерган да бүләкләремнән баш тартмаган, алар барысы да безнең аркадашлар диясем килә.
– Ләкин бит, атакай, Сафа Гәрәй хан урыс җирләренә яу йөрүен дәвам итә. Солых төзү моңа чик куяр иде.
– Гаскәр җыю бер генә түрәгә дә дәрәҗә өстәми, ул, телиме моны, юкмы, халыкка өстәмә салым салырга мәҗбүр. Күп тә үтмәс, казанлылар Сафа Гәрәй ханнан йөз чөерә башларлар, халыкта ханга карата канәгатьсезлек туар.
– Салымнан безнең халык та канәгать түгел, безнең урыс халкы да зарлана, атакай.
– Андый боярларга чара күрү кирәк, кенәгинә.
– Күрә торабыз, атакай, күрә торабыз. Кышкы айларда гына салымнан баш тарткан ике боярны бәкегә салдык. Шуннан соң тынычлык килде дип беләсезме?! Сарай тирәсендә әллә ниткән шикле кешеләр йөри башлады.
– Тотыгыз да зинданга ябыгыз, кенәгинә. Ышанычлы кешең бар – Телепа. Аның барысына да көче җитәр.
– Мин хәзер дошманнардан гына түгел, үз халкымнан курка башладым, атакай.
– Хактыр, кенәгинә, халык сиңа кенәз Телепа белән уралганың өчен рәнҗүле. Һич югы, кылган гөнаһларың өчен чиркәүгә сәдака биреп юар идең. Гөнаһтан вакытында арыну бер урынына мең савап китерер ди. Инде гайбәтчеләргә килсәк, сиңа гына түгел, минем хакта да тел кайраучылар ишәйде. Телләрен кистерергә кирәк аларның, телләрен, мәрхүм ирең шулай итә торган иде.
– Миңа ышанычлы кеше кирәк, атакай. Кая барсам да, ул минем күләгәм булсын. Мәрхүм ирем җансакчыларын Касыйм хан кешеләреннән сайлап алыр иде. Тугры хезмәт итәрләр иде.
– Андый кеше бар миндә, кенәгинә, бар. Ул кеше бүген минем йортымны саклый. Угланы, ике кызы бар. Үзе ризалыгын бирсә, мин каршы булмам. Мәрхүм Василий III кенәз дә сораган иде аны миннән, ул чакта бирмәгән булдым. Ә менә сиңа, кенәгинә, биререм. Үзе дә каршы килмәс.
– Рәхмәт, атакай.
– Тик ул адәм басурман, балакай. Синең дуамал башың Телепа кенәзгә ошап бетәрме икән соң?
– Мин, атакай, аның белән үзем сөйләшермен.
– Мин сиңа, кенәгинә, аның белән сөйләшеп тормаска киңәш итәр идем. Әйе, белмәгәне әйбәтрәк булыр. Соңыннан килешер, килешми хәле юк. Дума боярлары Телепаны яратып бетермиләр.
– Син дә яратып бетермисең, атакай.
– Әйе, мин дә яратып бетермим, кенәгинә. Безнең ихласи васыятьнамәләр белән калган кенәзебез бар – Иван IV. Мин аңа, балакай, зур өмет баглыйм. Бөек кенәз Думада хак сүз әйтте: Казан – безнең йорт. Аны безгә бабасы Иван III яулап бирде, атасы Василий ныгытты, ә ул тәгаен үзенеке итәр. – Митрополит Даниил, почмактагы иконага карап, арлы-бирле китереп чукынып алды, бөек кенәгинә ирексездән аның хәрәкәтләрен кабатлады. – Мин олан кенәзгә игелек телим, балакай. Телепа кенәзне, Василий Шуйскийларны бала янына бик елыштырмасаң иде. Хәер, мин сиңа биргән басурман аларны баладан бик тиз биздерер. Аты – Гобәй, мин аны Гүләй дип йөрим. Ул моңа ачуланмый. Угланының аты – Мәүләт, без аны Малюта дип йөрибез. Таза, сәламәт малай, әле үк йорт буйлап бозау күтәреп чаба. Син аны, кенәгинә, олан кенәз белән дуслаштыр. Балага күз-колак булсын, берәүдән дә кыерсыттырмасын. Үз ишләре арасында, дим.
– Мин ул адәмне күрә аламмы, атакай?
– Синең иминлегең өчен ул башын салырга да риза булыр. Ул шундый кеше инде, балакай. Син аңа өй салдыр, кенәгинә. Гаиләчел. Намусын базарга чыгарып сатарга ризадыр, әмма гаиләсенә чебен дә кундырмас. Без, урыслар, аның бу хәлен аңлап та бетермәвебез бар, гаепләмә аны. Безнең ир-ат та, хатын-кыз да, кемгә дә сер түгел, әхлакый хисләребезне уңга да, сулга да өләшергә яратабыз, ә менә басурман Гобәй моңа башына таш төшсә дә бармас, чөнки иман кыйбласы башкадыр. Мин сине аңлыйм, кенәгинә, максатың изгедер, Телепа кенәз белән уралуыңны әйтәм. Тик бит монда йөгәнсезлек аерылып ята. Бу сүзләрне мин сине гаепләп әйтүем түгел, бу – безнең халыкның асыл табигате.
– Күңел пакьлеген бизмәнгә салып үлчәмиләр, атакай. Мин аңлыйм, мин – корбан. Рәсәй дәүләте корбаны, синең корбан, Дума боярлары корбаны. Ләкин минем, атакай, күңелем саф, теләгем изге. Мин Телепнёв кенәзне ихлас күңелдән яратам.
– Шикләнмим, мыскал да шикләнмим күңелең сафлыгына, балакай. Телепага карата мәхәббәтең дә ихластыр, аңа да шигем юк. Аны яратмавың өстенә Телепа кенәзгә карата мәхәббәтең дә булмаса, синдә ул кешегә нәфрәт, җирәнү хисе генә кайнар иде. Ышанам, ышанасым килә, яратуың хактыр. Тик син сайлаган кешенең күңеле саф микән, балакай? Шул хакта уйлап караганың бармы?.. Бәлкем, аның күңелендә кабахәтлек максаты ятадыр, синең аша нигә булса да ирешү. Яхшылап уйла әле, соңыннан үкенепләр куймагаең дим. Ә бит шулай була калса, күпме сагыш, хәсрәт, күпме каргыш коелачак газиз башыңа.
Кенәгинә Елена, нидер эзләгән кебек, тирә-ягына карады, иконага күзе төшүгә, чукынып алды, аннары башын иеп, бертын дәшми утырды.
– Кайчан килер ул кеше, атакай? – диде, ниһаять, башын күтәрми генә.
– Ул сиңа беркайчан да хыянәт итмәс, балакай.
– Мин барысыннан да курка башладым, кайчан килер ул кешең, атакай? Мин хәзер синнән дә куркам инде, атакай.
– Сафлык адәм баласына бик тә кыйммәткә төшә шул, балакай.
– Ни хәл итим соң, атакай?
– Чиркәүгә йөр, гыйбадәт кыл, сәдака өләш, гөнаһың җуй, гөнаһың ярлыка.
Елена Глинская әкрен генә урыныннан күтәрелде, мич каршында кайнашкан хатыннар ягына күз төшереп алды.
– Болар кемнәр, атакай? – дип сорады ул, төксе-кырысрак итеп.
– Алар икесе дә чукраклар, кенәгинә, изге җаннар, миңа тамак исәбенә хезмәт итәләр.
«Чукраклар, изге җаннар. Изге җан булу өчен чукрак булырга кирәк икән, атакай», – дип уйлады ишеккә таба юнәлеп Елена Глинская. «Синең кебекләрме?» диясе иткән иде, ишекне ачтылар, һәм ул хәтта артына да әйләнеп карамыйча чыгып китте. Аның тизрәк өенә кайтасы, ятагына капланып, туйганчы елыйсы килә иде. Күңеле тулышуының сәбәбен дә белә, иллә форсаты ул түгел, ачу катыш тулышты күңел, күкрәк челтәре катып тора, ул таш сыман төерне үз ятагыңның мендәре эретсә эретер. Атына җилле генә атланды һәм җансакчыларына күз дә ташламый капкадан чыгып китте.
Абасы Михаил Василий III гә кияүгә димләгәндә: «Еленушка, ризалаш, гомерең буе шөһрәт эчендә яшәрсең», – дигән иде. Кем каргышы төште икән аның башына, кемгә начарлык кылды?.. Инде нишләсен, бердәнбере, күз нуры, йөрәк парәсе, сөйгәне Иван Телепнёв кенәзгә дә ышанмый башласа? Ә бит ул аңа ышана, инана. Боярларның һәммәсе дияргә була, җитмәсә, бусы – митрополит Даниил – кенәз белән булган мәхәббәтенә ризасызлык белдерә. Ни өчен? Ул аны ихлас күңелдән ярата ич! Ярата! Шул җитмәгәнме?! Сизә, тоя ич, ул да кенәгинәсен ярата, аннары кәеф-сафа кылып кына гомер итәргә исәп тотмый. Сугышка барды, дошманны җиңеп кайтты, баһадирлар рәтендә йөри. Думага да үз тиңнәрен терсәк очы белән этә-төртә килеп кермәде – боярлар алдында ат-исеменә тап төшермәде, киресенчә, әүвәл абруйга йөгәнде, бары тик шуннан соң гына Елена аңа олан кенәзнең сул кулына утырырга рөхсәт итте. Әйе, бөек кенәгинә буларак ул аны сайлады, аңа гашыйк булды, аны сөйде. Ә бит тол калган кенәгинә аяк астында тузан булырга теләүчеләр аннан башка да бик күп иде. Тик йөрәге вә күңел теләге белән Ходай Тәгалә аңа Телепнёв кенәзне ярлыкады. Хәзер инде чигенү юк. Чигенү аңа үлем белән тиң булыр иде. Инде бар нәрсә дә аның тарафыннан хәл ителеп, нокта куелганнан соң, барысыннан да ваз кичәргәме? Булмас ул. Хак, боярларның күзләренә ак тап булып Иван Телепнёв олан кенәзнең сул кулында утыра. Хәер, куркасы юк, бала аны үз атасыдай күрә башлады. Ашыкмагыз, аз гына сабыр итегез, боярларым, олан кенәз балигъ булгач та, Рәсәй дәүләте бөек кенәгинәсе Иван Телепнёвка кияүгә чыгар да утарына күчеп китәр. Шул бәхеткә хакы бармы яшьлеген карт кенәз янында уздырган Елена Глинскаяның? Бар ич, бар!
20
Яше белән инде егетлек чорын күптән узган, ләкин йөрәк дәрте, рухи халәте, дөньяга карашы белән әле дә егет булып калган, сатып җибәргән хатыны турында бөтенләй оныткан кенәз Телепнёв бөек кенәгинә Елена Глинскаяга кайчан да булса хыянәт итәрмен дип башына да китермәгән иде. Барысына да Василий Шуйский гаепле, ул котыртты, ул саф күңелле Иван Телепнёвның йөрәгенә ут салды: имеш, ул – бөек кенәз буласы кеше, ә аның юлында олан кенәз ята, гелән аркылы төшкән. Җиде яше тулар-тулмас, өстәвенә бума чирле баланы үз юлыннан алып ташласа, тәхет аныкы, ягъни Иван Телепнёвныкы булачак. Бу хәбәрне ишеткәч, Иван Телепнёвның сулышы кысылды, бермәл ни кылырга белми торды. Василий Шуйскийга каршы әйтер иде, Василий III оланны аңа ышандырып калдырды. Аннары Василий Шуйский Думада һәрчак аның яклы булды, аның һәр сүзен хуплады, аңа ышанычын белдерде. Шул ук вакытта «әйе» дияр иде, коты алынды – мөмкин хәлме, ул бит аның анасы Еленаны ярата, олан кенәз юк ителгән хәлдә Еленага да җиле кагылмый калмас. Иң хәтәре – Василий Шуйский олан кенәзне аның кулы белән алып ташларга тели кебек. Әйтик, ул аны алып ташлар, ниһаять, тәвәккәлләп, Иван Телепнёв олан кенәзне юк итәр. Соңыннан, соңыннан ни булыр? Шул ук Василий Шуйский Думада бу хәлдә Иван Телепнёвны гаепләп чыкмасмы?..
– Мин уйлап карармын, – диде ул, ниһаять, кисәк чуалган зиһенен бер көйгә салырга теләп. – Мин уйлап карармын, Василий агай.
– Уйла, уйла, Телепа. Син курыкма, сиңа Иван адашың ярдәм итәр, минем энем Иван Шуйский.
– Ничек, әллә чынлап та?..
– Тәвәккәллә, Телепа, безгә башка чара юктыр. Сайла, Ваня, йә бума чирле бала, йә без – Шуйскийлар…
Боярлар башында торучы Василий Шуйский көчле ихтыярлы кеше иде, аның Думада әйткән һәр сүзе тәгаен булыр, әкаршы әйтергә кыйган кеше бик аз булыр, хәтта бөек кенәгинә Елена да аның белән бик тиз килешер иде.
Иван Телепнёв кенәз тәрәзәгә карап алды. Көн чалт аяз, кояш яңа гына күтәрелеп килә, чыпчыклар чыркылдый, сузып-тартып песнәк сайрап куя. Көз килде. Күңел шатланып бетмәскә тиеш иде, ә ул ни кылырга белми утыра, җитмәсә, кичә булган салудан баш авырта иде. Ә таң тишеге белән килеп кергән Василий Шуйский кенәз аяк очында утыра, аңардан тәгаен җавап көтә. Өйдә һичкем юк, ишектә дә Шуйский кешеләре, аны кылычтан уздырып китүләре дә бар иде. Соңыннан «бөек кенәгинәгә хыянәт итте» йә булмаса «олан кенәзгә кул күтәрде» дип яла ягарлар, гадәттәгечә, боярлар кенәзгә каршы әйтә алмас, ә Телепа инде булмас, ул үз-үзен аклый да, яклый да алмас. Теге дөньядан кайтып акланган кешене күргәне булмады әле аның. Димәк, бердәнбер юл – килешергә кала.
Иван Телепнёв башын чайкады, маңгаена кулын куеп, бертын уйланып утырды.
– Баш авыртамы әллә? – дип сорады аннан Василий Шуйский, – Ярмолка, китер әле кенәзгә дару, теге калган даруны, дим…
Ярмолка шундук бер чүлмәк әче бал китерде. Чүлмәкне кулына алу белән, Иван Телепнёвның башы әйләнеп китте. Юк, эчәсе килмәүдән түгел, күңеле дә болганмады, киресенчә, халәте мөшкеллектән, тәгаен фикергә килә алмаудан интегүдән иде бу хәле – ул кайсы якка булса да җавап бирергә тиеш иде.
– Бармый, Василий агай, – диде йөзен чытып Телепа кенәз.
– Тиңне тиң белән дәвалыйлар. Эч, үтәр ул, – диде Василий Шуйский.
Иван Телепнёв чүлмәкне күтәреп әче балны эчеп куйды һәм аның ашказанына коелуын тоеп, беравык дәшми утырды.
– Һәрчак шулай, башка мәңге капмам дип ант итәм, соңыннан тагын онытам. Йә, Василий агай, әйт йомышың, хәзер мин тыңлар хәлдә.
Василий Шуйский ишекъяры торган җансакчыларына ым какты, янәсе, чыгып торыгыз әле. Шуннан учындагы уймак кадәр нәрсәне күрсәтте.
– Бу савытта агу, Ваня. Син шуны олан кенәзнең савытына салырга тиеш. Мин беләм, олан янына керә аласың, ул сине тыңлый.
– Тыңларга, Василий агай, ул сине дә тыңлый. Бала гына ич әле ул.
– Тыңлый, мәгәр юләр бала түгел, ушлы, гелән шикләнә, кулымнан һичнәрсә алмый, гәрчә карачысы булсам да. Әллә бер-берсе котырта инде. Ә синнән алачак. Искәрдең?
– Искәрдем, Василий агай.
– Кваскамы, төнәтмәгәме салып бирәсең, синең эшең. Әмма әйбер һәрчак яныңда булсын – җай килүгә үк. Аңладыңмы?
– Аңладым, Василий агай. Бу хакта тагын берәрсе беләме соң?
– Һичкем, син дә мин, мин дә син. Әйе, бары тик синең белән мин!
– Мин куркам, Василий агай. Елена бәгырькәем балалары өчен үлеп тора. Аннары мин аны яратам ич, Василий агай. Аллаһы Тәгалә каршына барасым бар ич әле.
– Барырсың, мин дә барырмын. Аллаһы Тәгалә моның өчен җәннәткә озатыр. Соң, чирле бала, бума чиреннән интегә, әкечесе акылга җиңел, чукрак, боярлар аны беркайчан да бөек кенәз итмәсләр. Шул дәлилләр сине дә, мине дә бар гөнаһтан да ярлыкар, Ваня. Елена сине ярата икән, тагын да ярата төшәр. Хатын-кыз гелән песи бит ул, сыйпаган вә назлаган саен катырак мырлый башлый. Юмала, сыйпа, иркәлә, юат, хәленә кергәндәй ит. Мин бит беләм – син аңа остасың, сине боларга бер дә өйрәтеп торасы юк.
– Мин аны ихласи яратам ич, Василий агай.
– Тик тор инде! Син ул баланы мәрхүм кенәздән тугандыр дип беләсеңме, тиле беткән баш?!
Бу сүзләрдән соң Иван Телепнёв бөтенләй урыныннан кузгалды, иңенә халатын ташлады да яланаяк кына арлы-бирле йөренергә кереште.
– Әйтмә алай, Василий агай, зинһар, алай дип әйтмә.Әйе, хак булса да. Елена сабый бала ул, аңардагы сафлык, илаһилык, нәзакәтлелек.
– Саф кыз илле яшьлек картка кияүгә чыкмый, Ваня. Чир тубалына әверелгән, кортлап, сасып үлгән кенәз Василийдан юньле сәламәт бала туар дип уйлавың ким куйганда ахмаклыктыр. Касыйм татарлары аны тикмәгә генә Алаша дип ирештермиләр иде. Бөек кенәгинә Соломония белән егерме ел торды, егерме ел әвәрә килде, узмады бичара хатын балага. Ә бит Соломониядәге сын, зифалык өч-дүрт хатынга җитәрлек иде. Әнә бит монастырьга китү белән балага узган, берәр дьяк күңелен күргәндер.
– Юк, Василий агай, юк, алай димә. Кенәз анда үзе барып кайтты, имеш, нинди шартларда яши. Йоклавы Соломония янында була.
– Һәм егерме ел торып балага узмаган Соломония йөкле булды, шулаймы? – диде Василий кенәз, мыскыллы көлемсерәп.
– Э-э. Ә нигә, бик ихтимал ич!
– Талда алма үскәнен күргәнең бармы синең, Ваня, юкмы? Соломония су буенда үскән сылу тал иде ул. Ә бөек кенәз кортлап корыган алма агачы. Ул кеше шул чиккә җитеп гөнаһка чумган иде ки, соңгы мизгелендә изге монах буласы килде, янәсе, әүлия булып теге дөньяга китә. Ходай бар ул, Ваня, бар, үлгәч кигерделәр аңа монах киемнәрен, җан тәслим кылгач. Шулай булгач, оҗмахта түгел ул, дөрләп тәмугта яна. Ә син аны акларга маташасың.
– Шуйскийларны бер дә рәнҗетмәде кебек бит, Василий агай? Нигә син алай?..
– Рәнҗетмәде, хак, шул ук вакытта көн дә күрсәтмәде. Хәзер менә безнең көн килде, Ваня, – Шуйскийларныкы, Телепнёв-Оболенскийларныкы.
Иван Телепнёв Василий Шуйский янына килде, кенәзнең көрәк хәтле уч төбеннән уймак хәтле генә агу салынган савытны алды.
– Моның белән нишләргә тиеш инде мин, Василий агай?
– Кисәтеп куясым килә, Ваня. Мине алдарга теләп хаталанма. Аннары сиңа да, миңа да көн калмас. Гөнаһсыз сабыйларча кылануың миңа бер дә ошамый. Мин ни теләгәнне син әллә кайчан аңладың. Шулаймы, аңладыңмы?!
Иван Телепнёв агу салынган уймак кадәр савытны уч төбендә сикертеп алды һәм халат кесәсенә тәгәрәтте.
– Шикләнмә, Василий агай, мин юләр түгел, аннары, сине алдап, миңа ни файда. Рәсәй әлегә синең белән минем кулда…
– Ары таба да безнең кулда булсын өчен, Ваня, ошбу агу олан кенәз савытына коелырга тиеш.
– Әйе, Василий агай, әйе. Бүген-иртәгә нәкъ син әйткәнчә булыр.
– Әллә кайчан шулай диләр аны, Ваня. – Шуйский торды, Телепнёвны кочагына алды, аркасыннан ләпәде. – Тик сак кылан, шик төшәрлек итмә. Йә, мин китим инде, Ваня, Аллага тапшырдык. Шәт, барысы да әйбәт булыр.
– Һәй, кем бар анда? – дип кычкырды Иван Телепнёв.
– Кычкырма, синең өйдә берәү дә юк, син дә мин генә. Федоткаңны утын кисәргә чыгарып җибәрдем, кара аны, моннан соң артыңа кояш төшкәнче йоклама, тәхеттән калуың бар. Ә тәхет сиңа язган, Ваня, синең кебек кешегә, авыру балага түгел. Гарык урыс, гарык булды Иван дураклардан. Торалар да шулар тәхеткә утыралар, торалар да утыралар. Дурак, димәк, гадел кенәз. Ә акылы җиңел кенәз белән кем идарә итә? Ә?! Митрополит, куштан боярлар.
– Мин дә Иван ич, Василий агай?
– Ләкин син, Ваня, дурак түгел, аннары син черек канлы кенәзләр кавеменнән дә түгел. Син таза-сәламәт, илаһи саф кеше. Аннары эчкерсез, тапкыр, тәвәккәл, яшь.
– Алай да мин Еленаны яратам ич, Василий агай. Ничекләр шул хәлдә кул күтәрмәк кирәк аның балаларына?!
– Ярат, – диде Василий кенәз, тора башлап. – Ярат. Менә моны иснәп кара әле, нинди ис килә? – Василий Шуйский Иван Телепнёвның борын төбенә йон баскан кулын китерде. – Нинди ис килә? Ә ярату, Ваня, гөнаһ түгел, изге эштер. Бөек кенәгинә Еленага минем мыскал да ачуым юк, ул үзе корбан. Аннары ул – хатын-кыз, хатын-кыз булып калыр да. Сиңа шул җитмәгәнме?!
– Василий агай, тагын берне бирсәң? – диде Иван Телепнёв, агу яткан кесәсенә суккалап.
– Монысын да көчкә таптым, әллә син аны очсыз тора дип беләсеңме?! Миңа ул, беләсең килсә, шактый бәһагә төште.
– Мин бүген үк анда барам, Василий агай.
– Сак бул, Ваня. Барысын да уйлап эшлә. Сарайда ике-өч табиб. Мин аларны бер-ике көнгә берәр кая олактырып торырмын. Борчылма.
Василий Шуйский күзен-кашын җимерде, иренен турсайтты, аннары җәйпәкләнеп килгән борынын тартып куйды да ике бармагы белән генә Телепнёвның ияк очыннан чеметеп тотты һәм күзләренә карады:
– Бел аны, Ваня, минем белән шаярасы итмә. Нәсел-нәсәбеңә кадәр кавемең корытырмын. Искәрдеңме?
– Мин сиңа ышанам, Василий агай.
– Ышан, Ваня, ышан. – Шуйский Телепнёвның яңагыннан сөйде. – Без дә бер-беребезгә ышанып эш итмәсәк, эшләр харап, башларыбыз югалтырбыз, икебезгә дә бик яман булыр, бик яман.
– Төшендем, искәрдем, аңладым, Василий агай. Ышан, барысын да син кушканча төгәл итеп үтәрмен.
Иван Телепнёв Василий Шуйскийның боз кебек аксыл күзләренә туры карады. Яраткан иде бу кешене ул, әмма нишләмәк кирәк, язмыш аңа шул кеше белән эш итәргә язган. Ә язмыштан узмыш юктыр, дигәннәр. Юк, Василий Шуйскийдан шикләнмәде Телепнёв, ихлас сөйлидер, теләге дә изгедер. Чынлап та, Рәсәй тәхетендә бума хасталы бала утырса, кай тарафка тәгәрәр Рәсәй? Диннән, җеннән, төрле имеш-мимешләрдән әле үк коты алынып курыккан бала үсә-исәя һәр караңгы почмакта дошман күрә башламасмы?.. Бик ихтимал ич. Юк, таза-сәламәт Рәсәй өчен шулай ук таза-сәламәт тәнле, камил акыллы кенәз кирәк. Илгә кылынган һәр яманлыкны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән каһәр дип кабул иткән, шуңа ихласи рәвештә җаны-тәне белән ышанган баланы камил акыллы кеше дип буламы? Юктыр. Рәсәй кадәр Рәсәй тәхетендә ошбу бала утырса, илгә бүген булмаса иртәгә хәвеф тулы яманлык килүе бар. Һич булмас димә. Ходай Тәгалә берәүләрне гелән бәхетле итеп, икенче берәүләрне гелән бәхетсез итә алмый. Ул аларның барысын да тигез күрә. Берәүләргә ул картлыкта килсә, бәгъзеләренә яшьлектә килә. «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигәне дә шуннандыр. Аның, ягъни Иван Телепнёвның ул бәхеткә хакы бардыр. Сөйгәне Елена исән булса, аңа да килер ул бәхет. Килде дә инде ул. Елена аны ярата, ул гынамы, ул аныкы – Телепнёвныкы. Василий Шуйский хаклы: Рәсәй тәхетендә камил акыллы кеше утырырга тиеш. Бу – урыс халкын бәхетле итү өчен кирәк. Бума чирле олан кенәз тәхеттә калганда, урыс халкы үз гомеренә бәхетсез булачак.
Кәкре аяклы, кыска ботлы, төп кебек таза күкрәкле Василий Шуйский кенәз Иван Телепнёвка капма-каршы кеше иде. Бәс, шулай булгач, нигә соң әле ул аның теләген үтәргә тиеш?
Янә ошбу кеше бөтен тән кыяфәте белән Иван Телепнёвның күз алдына килә. Боз кебек ак вә чак кына кысынкы күзләр, колак эченнән саргылт төстәге йоннар тырпаеп тора, киң учлы, кыска бармаклы куллар. Куркыныч иде Василий Шуйскийның кыяфәте, ләкин нәкъ менә шул кешегә мәрхүм бөек кенәз Василий III баш баласы Иван IV не тәрбияләргә ышандырып калдыра. Олан кенәзгә якынаю нияте беләндерме, Василий Шуйский, хатыны үлгәннән соң, чукынган татар ханы Ходайкол-Пётр кызы Анастасиягә өйләнә. Илле яшен ваклый башлаган Василий Шуйскийның яшь хатынга, җитмәсә, бөек кенәзгә якын нәселдән булган кызга өйләнүе аның абруен тагын да күтәрә. Василий Шуйский тәхеткә тагын да якыная. Ниһаять, ул Дума башына ук менә – боярлар белән идарә итә башлый. Дума башында утыручы буларак, ансыз бер мәсьәлә дә хәл ителми, һәрнәрсәдә аның эше бар, һәр җиргә кысыла, киңәш бирә, хөкем итә. Иван Телепнёв аннан ераграк йөрисе иткән иде, барып чыкмады, Шуйский аны бөтенләй үк үз итмәкче, үзенә бәйләмәкче. Бәйләде дә инде, кесәсендә олан кенәзгә багышланган агу. Аның кулы белән бума хастасыннан җәфаланган бөек кенәз буласы оланнан котылмакчы.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?