Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 16


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Иван Телепнёвның уйлары бер генә мизгелгә дә шул тирәдән ары китә алмады. Кесәсендәге агу кабы тәнен пешерә башлаган иде инде.

Ул бик озак идән уртасында басып торды. Василий Шуйский, үз дигәненә ирешүгә, ауман-тәүмән килә-килә чыгып китте, аның артыннан авыр имән ишек ябылуга, Иван Телепнёв хезмәтчесе Федотны чакырырга иткән иде, авызын ача алмый торды. Ә бит бүген әле ул битен дә юмаган, өстендә халат, аягында яланаякка элгән чүәк, кай арада элгәндер, хәтерләми – зиһене чуалган – тәгаен җеп очын таба алмый тора. Нишләде соң әле ул? Олан кенәзне агулап үтерергә риза булды түгелме? Йа Хода, нигә ризалашты, нигә кирәк әле аңа олан кенәзне үтерү?!

Иван Телепнёв үзен ялкынланып янган учак тирәсендә очынган күбәләк итеп хис кыла башлады. Менә-менә аны ялкын ялмап алыр, ялмап алыр да канатларын көйдереп ташлар сыман иде. Йөрәге дөп-дөп тибә, зиһене чуалган, балтасы суда, кәеф турында әйтеп тә торасы юк. Никадәр күп эчеп тә, иртән бу тамаша чатный-чатный башы авыртмый торган иде. Василий Шуйский килде дә бер гамьсез кеше иңенә адәм күтәрә алмастай таш салып китте.

– Әй, кем бар анда, Федот, кая йөрисең син, мөртәт?!

Ишекне тар гына ачып, башын тыгып, Федот карады:

– Ни булды, кенәз?

– Атаң башы булды. Юынырга керт. Ашарга хәстәрләдеңме?

– Әзер, барысы да әзер, кенәз.

Иван Телепнёв хезмәтчесе керткән табакта кул-битен юды даФедотның иңбашыннан алып сөлгегә сөртенде һәм көзге каршына барып басты. Чибәр йөзле, таза сынлы ир-ат иде Иван Телепнёв. Бөек кенәгинә гашыйк булмаслык та түгел икән шул. Телепнёвның кәефе күтәрелә төште, халат кесәсеннән агу савытын өстәлгә алып куйды, киенде һәм савытны түш кесәсенә салды. Шуннан соң гына өстәл янына килеп утырды. Федот аңа ашарга кертте, иллә Телепнёвның тамагына ризык үтмәде, кружкадагы куе чия төнәтмәсен генә эчте дә урыныннан купты.

– Федот, ат караучыга әйт, туры алашаны җиксен һәм болдыр каршына китереп куйсын.

Федот чыгып киткәч, Телепнёв итеген киде. Итекне ул Казан сәүдәгәреннән сатып алган иде. Кием-салымны эшли белә иде Казан халкы. Үзе тәхет иясе булып, Казанны да үз биләмәсе итсә, Иван Телепнёв бөтен урыс халкын итекле итәчәк, боерган булса.

Ул чыкканда, җиккән ат болдыр каршында тора иде инде.

– Һәй, туңган баш, атны якынрак китер, күрмисеңмени кенәзең нинди итектән!

Ат караучы җилле генә яңадан болдыр каршына әйләнеп килде, бу юлы арбаны болдырга терәп үк туктады.

– Утыр, кенәз!

Иван Телепнёв утырды, аркасын аркалыкка терәде һәм күзләрен йомды. Ат тоягыннан балчыклар чәчри башлады, Телепнёв тамак кырды.

– Әкренрәк бар, артыңнан төшмәгәннәрдер бит?

– Гелән җилле йөрергә ярата идегез ич, кенәз. Тыярбыз аны бераз. Шундамы, кенәз, бөек кенәгинә янынамы?

– Шунда. Шунда булмый кая булсын тагын, – дип мыгырданды Телепнёв, күңеленә янә курку өянәге иңүен тоеп. Ул түш кесәсенә салган агулы савытны капшап карады һәм, кулы катыга тиюгә, тәне эсселе-суыклы булып китте. Югары тәрбияле гаиләдә үскән кеше түгел иде ул, әмма аңа барыбер начар иде. Хак, олан кенәзне ул яратып бетермәде, ә инде Думада Казан мәсьәләсендә аңа каршы чыккач, тәмам ачуы чыккан иде, борын астында маңкасы кипмәгән, Дума боярларын өйрәтеп утыра дип үртәлгән иде, әмма ни генә булмасын, ул аны якын итә иде – сөйгәне Елена баласы ич!

Җилле генә бөек кенәгинә ишегалдына килеп керделәр. Болдырдан ук аны Елена үзе каршы алды, аның артыннан ук олан кенәз чыкты. Иван Телепнёв, барчасын да онытып, Еленаны кочагына алды, аннары кечкенә Иванның аркасыннан ләпәде, ахыр чак кына арттарак басып торучы Юрий угланны кулына күтәрде.

– Ә син күзгә күренеп үсәсең, Георгий кенәз, тиздән абыеңны куып җитәчәксең бит, – диде.

– Ә мин абыем кебек сайланып тормыйм, ни китерсәләр, шуны ашыйм, – диде кече бала, үги атаның сүзләрен аңламаса да, ни әйткәнен чамалап һәм хәрәкәт иткән иреннәренә карап.

– Ялгышма, Георгий, бирән кеше генә алдына ни китерсәләр, шуны ашый.

– Бу – бирән, – диде турсайган олан кенәз. – Алдына ни китерсәләр, шуны сыдырып ашап бетерә бара.

Иван Телепнёв кенәз Юрийны кулыннан төшерде, Иванның иңенә кулын салды.

– Үпкәләмә аңа, адаш, ул сабый гына ич әле. Ә син инде зур кеше, Думада утырасың, дәүләт башы, боярларга киңәш бирәсең.

– Ә мин аңа үпкәләмим, тик кисәтеп куям, ары таба алай мактанмасын.

– Ваня, сине яңа ишең көтә түгелме?! – диде бөек кенәгинә.

– Кем ул? – дип сорады Иван Телепнёв. Үзеннән башка аның сарайга берәүсен дә үткәрәсе килми иде.

– Малюта атлы малай. Атасы Гобәй минем җансакчым булды.

– Гобәй?! – диде гаҗәпләнүен яшермичә Иван Телепнёв. – Елга аръягыннан килгән Гобәйме? Кем тәкъдим итте сиңа аны?

– Сиңа соң, җаным, барыбер түгелмени?

– Һә, анысы барыбер инде дә. Шулай да, Еленушка, һич югы, минем белән киңәшер идең.

– Ваня Малютаны яратты. Шулаймы, Ваня?

– Мин аны үсеп җиткәч җансакчым итәм. Ул минем иң ышанычлы кешем булыр. Атасы Гобәй атама хезмәт иткән, Малюта миңа хезмәт итәр.

– Сине, бөек кенәзне, кемнең кыерсытырга хакы бар соң?

– Менә син кыерсыттың бит әле.

– Ваня, улым, кирәкмәс иде алай. Кенәз Телепнёв – безнең иң якын кешебез. Ул безне яклый, саклый, дошманнардан җил дә тигертми.

– Мин аңа, анам, Юрий түгел, мин аңа бөек кенәз!

– Йа Хода, улым, була күр. Тик ни бит…

– Ярар, мин киттем уйнарга. Төшке ашка минем янда Малюта да булыр. Табынга ике савыт куегыз. Анам, дим, сиңа әйтәм.

Елена, угланының боерулы сүзләреннән курка калып, Иван Телепнёв кенәзнең беләгенә сарылды.

– Ә бөек кенәз каты бәгырьле буласы, Еленушка, – диде Иван Телепнёв, үзалдына сөйләнгәндәй һәм китеп барган олан кенәздән күзен дә ала алмыйча. – Балигъ булгач, күрмәгәнне күрсәтәчәк бу.

– Бала гына әле ул, Ваня, бала гына, – диде Елена, угланын яклап, һәр анага хас хиссияти мәхәббәт белән. – Куй син аны, игътибар итмә, үтәр ул. Мин сине шундый сагындым, Ваня, шундый сагындым!

– Мин дә, – диде Иван Телепнёв. – Мин дә сагындым, Еленушка.

– Юра, бар, балам, абыең артыннан. Бар, бар, уйна.

Кече улы сикерә-сикерә китеп баргач, Елена сөйгәненең күзләренә карады.

– Күзгә күренеп үсәләр, – диде Иван Телепнёв.

– Балалар гына әле алар, Ваня. Бала кеше ни сөйләмәс.

– Ваня турында әйтәсеңме?

– Әйе.

– Хаталанма, Елена. Бөек кенәз Иван Васильевич ни теләгәнен бик яхшы белә. Менә күрерсең, бүгенге бала иртәгә үзен Алла итеп күрә башлар. Бу хәл-чара барлык бөек кенәзләр башыннан да узгандыр. Нигә әле бер минем адаш кына үзен Ходай Тәгалә тарафыннан куелган кенәз итеп хис итмәскә тиеш ди. Без аны үзебез үк аллага тиң итәрбез, Еленушка.

– Без барыбыз да Алла коллары, Ваня, син дә, мин дә, балалар да.

– Ләкин ул синең белән минем кебек Алла колларын кол итәсе кешедер, Еленушка. Тәкъдирен әйтәм: теләсә-теләмәсә дә, ошбу олан кенәз балигъ булу белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан расланган бөек кенәз булыр. Хәер, сиңамы мин моны сөйләп торам. Урыс халкына әнә шул коткыны Византия рухани атакайлары алып килде. Бүген, Рәсәй – Өченче Рим, дип оран салучылар бар.

– Өченче Рим исеменнән Василий III ваз кичте ич, Ваня.

– Ләкин Иван IV бу исемне колач җәеп кабул итәр. Борынгылар, авыру кеше данга сусар, дигәннәр, Еленушка.

– Син кайсы ягың белән тордың бүген, Ваня?

– Кичер, кичер, Еленушка. Мин болай гына. Рәсәй сугыштан гарык, халык турында әйтеп тә торасым килми, ә бу олан кенәз җиде яше тулар-тулмас яу дип авыз суын корыта. Нигә безгә бүген Казан белән солых төземәскә ди?! Сафа Гәрәй хан олан кенәзнең угланы булырга теләмәде. Мәрхүм Василий йөргән яуда минем бабам ятып кала – Фёдор Оболенский. Данга ия Владимир Курбский, Шереметьев кенәзләр дә илгә әйләнеп кайтмыйлар, Казан җирендә башларын салалар. Бер Шаһгали хан корсагын киереп Мәскәүгә кайтып керә. Ярты гаскәре ятып калды Казан җирендә Рәсәйнең. Минем барысы да хәтеремдә, Василий кенәз бу хәлгә тәмам хәйран калды, чиргә сабышты. Шуннан солтан Сөләйман Кануни илчесен – Искәндәрме, Ибраһиммы шунда, чыгышы белән грек-христиан булган диделәр – үтерергә кушты. 1530 елда яз көннәрендә без аның башына җиттек. Чөнки нәкъ менә шул кеше солтанны Казанны яклаудан ваз кичтерә, ә үзе туплар җибәрелүе турында әйтми. Болганчык чор иде шул. Менә шуны тәртипкә салырга тиеш без, Еленушка. 180 мең гаскәрнең яртысы кайтмый, Рәсәй 90 мең кешесен Казан каберлегендә калдыра. Аң булыйк, Еленушка.

– Сафа Гәрәй ханны олан кенәзнең угланы дип игълан итүне мин дә ошатмадым, Ваня.

– Бу бит, ким куйганда, дивана кеше хыялы гына, Еленушка. Иманым камил, моны бары тик митрополит Даниил гына уйлап тапса тапкандыр. Балага яман коткы салучы вә салдыручы бары тик ул гына. Мин Рәсәй тарихын беләм, Еленушка, бик яхшы беләм. Рәсәйнең киләчәген мин күрше дәүләтләр белән тыныч яшәүдә күрәм.

– Мин каршымы аңа, Ваня? Мин каршымы?! Каршы түгел. Тик бит боярлар, аларга җир җитми, рухи атакайларга – дан.

– Ерак бабасы Василий Тёмный көненә каласы киләме әллә олан кенәзнең?! Болай фикер йөртсә, калуы да бар. Татарларга әсир төшеп нинди көнгә калды Василий Тёмный?!

– Василий Тёмный кенәзне әсир иткән Олуг Мөхәммәд гаять дәрәҗәдә киң күңелле вә гадел кеше булгандыр. Алтын исәбенә булса да җибәрә бит ул аны, азат итә әсирлектән. Бүген кем утыра Казанда?.. Хан. Ул да үзен Казан ханы итеп игълан итсә?!

– Барысы да буталды, Ваня.

– Без дә буталабыз. Шуның өчен тәгаен бер фикергә килеп яшисе иде. Мин белгәнемчә, 1391 елда кенәз Василий Дмитриевич Җүкәтау, Казан төбәкләрен яулап, өч ай буена анда хаким булып торды. Татарлар ягыннан олау-олау байлык төяп кайтты һәм бөтен Мәскәү халкы алдында: «Татарлар бетте, мин аларны җир йөзеннән җуйдым!» – дип мактанды, диләр. Ләкин беткәнме, бетерә алганмы ул татарларны Василий Дмитриевич? Юк, бүген дә яшәп, менә дигән дәүләт корып яталар. Ул гынамы, күп тә үтми татарлар өстенә, урыс гаскәрен ияртеп, монгол ханы Мәңге Тимер ташлана. Сәбәбе дә табыла, имеш, империягә ясак-салым түләмиләр, мөстәкыйльлеккә йөз тоталар. Татар ханы Габдулла Биләр-Болгар кальгаларын ныгыта, бөтен халкын баскынчыларга каршы күтәрә, ил белән күтәрелә халык. Кан коюның исәбе-хисабы булмый. Җиде ел камауда тота татарларны Мәңге Тимер, җиде ел җаннарын ашый, каннарын эчә. Татар халкы күрше халыкларның җирләренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ниһаять, Мәңге Тимер хан, татарларны буйсындырдым дип, сараена кайтып китә. Калалары җир белән тигезләнгән татарлар яңадан күтәреләләр, башкалаларын игълан итәләр. Ә бит Мәңге Тимер хан татар ханнарының иң куәтле вә дәрәҗәле һәм данга күмелгән йөздән артык бәген астыра. Исем-атлары дөньяга таралган Илһам бәк, Кол Гали бәк, Миркәш бәкләр һәлак була. Хан йортына якын булган һәммә кеше әсир ителә, ир-атларның башларын чабалар, хатын-кызларны әсирлеккә алып китәләр. Кая ул куәтле вә дәһшәтле Мәңге Тимер дәүләте вә империясе, Еленушка?! Дәүләте-империясе генә түгел, хан үзе дә җир кортларын ашата. Ә менә татар халкы бар. Алар Болгар-Биләрдән Казанга күчәләр, җитмәсә, аларга аркадашлары Олуг Мөхәммәд килеп кушыла, урыс кенәзе Василий Тёмныйны әсир иткән хан.

– Ләкин бит 1469 елда Казан дәүләтен Иван III янә үзенеке итә, үз йортым дип мактана, хан таҗын башына киеп, үзен Болгар патшасы итеп игълан итә.

– Еленушка, бала-чага булмасана, ул исемне синең мәрхүм ирең Василий III дә үзенә тагып йөртте ич, шуннан ни үзгәрде. Казан кемнеке булып калды? Бүген Сафа Гәрәй хан урыс җирләренә яу йөри һәм бары тик митрополит башында туган дивана әйтем аркасында. Имеш, Сафа Гәрәй хан, искәрәм, Еленушка, ир уртасы кеше, олан кенәзнең угланы. Безгә татарлар белән сугышырга түгел, Еленушка, сәүдә итәргә, татулашырга кирәк. Шуннан без әкренләп барысына да ирешербез. Һәм дөнья безнеке булачак. Син әнә ниндидер мәрхүм иреңнең җансакчысын үзеңә якынайткансың, димәк, без ул халыктан башка яши алмыйбыз. Моны безгә язмыш үзе кушкан – күрше яшәргә, сәүдә итәргә, мәгәр тыныч рәвештә, бер-береңнең телен-динен, гореф-гадәтләрен ихтирам вә хөрмәт итеп. Барымтага, басып алуга, теге йә бу якны буйсындыруга йөз тоткан як, иртәме, соңракмы, бик тә яман үкенү кичерер, әйе, йөзләрчә еллар үткәч булса да үз халкына бары тик фаҗига генә китерер. Борынгылар тикмәгә генә «яманлык һәрчак яманлык белән кайтыр» димәгәннәрдер.

– Мин куркам, Ваня, балаларым өчен, үзем өчен куркам.

– Курыкма, Еленушка, тиздән барысы да үзгәрер. Без үзгәртә алмасак, йөз еллар үткәч булса да ошбу халыклар үзләре үк үзара уртак тел табарлар. Чөнки язмыштан узмыш юктыр. Татарлар белән язмыш безне үзе кавыштырган. Ике арадагы дәгъва ошбу халыкларны үлемгә генә китерәчәк.

– Алай димә, Ваня.

– Ничек алай димәскә ди, Еленушка! Кая бүген дәһшәтле, бөтен Европаны дер селкеткән Батый хан, Бәркә, Үзбәк ханнар, Мәңге Тимерләр, Туктамышлар? Әллә кайчан җир кортларын ашатып яталар. Ауропа үзәгенә җиткән Батый хан аннан кайтуга ике аяксыз кала, аннары күп тә үтми йөрәк өянәгеннән китеп тә бара. Аның урынына калган, христиан динен кабул иткән Сартак угланын да татарлар агулап үтерә, оныгы Улакчыны да шул ук язмыш куып җитә. Моның өчен монголлар татарларны җир йөзеннән себереп ташларга тиешләр иде югыйсә. Юк, себерә алмыйлар, киресенчә, диннәрен, телләрен монголларга тагалар. Бәркә ханнан соң империя татар империясенә әверелә. Аннары Бөек Болгар дәүләтен кем җимерә? Кем җир белән тигезли дөньяда тиңе булмаган Идел төбәгендәге сәүдә үзәген? Фёдор Пёстрый кенәз. Ни отты урыс шуннан соң? Татарлар Казанга күчеп киттеләр, башкалаларын Казан иттеләр. Югалдымы татар халкы?! Үз дәүләтен яңабаштан төзеде. Һәм янә без алардан көнләшәбез, янә яу җыенабыз. Нигә кирәк ул?! Без анда күчеп барсак та, җир-аналары безнең халыкны кабул итмәс, мең елдан соң булса да безнең халык аннан күчеп китәргә мәҗбүр булыр, чөнки Аллаһы Тәгалә һәр халыкка да җирне үзе сайлап биргән, һәм ул халык бары тик бәхетен әнә шул Аллаһы Тәгалә биргән җирдән генә тапса табачак. Шуның өчен безгә иң кулай вә җай алым – татарлар белән тыныч рәвештә сәүдә итү.

– Василий Тёмныйны үз туганнары сукырайта ич.

– Менә безнең халыкның холык-фигыле инде бу. Яхшылыкка – яманлык, хәтта әсирлектән азат ителгән кенәзләрен үз куллары белән сукырайталар. Хәер, моны куштаннар эшли, кара халык исә кенәзне яклап чыга, кенәз янә халык аркасында тәхеткә утыра.

– Бик әйбәт кенәз була диләр аны, Ваня.

– Ул бер нәрсәне аңлый, Еленушка. Дөньяның хозурлыгы татулыкта.

– Ваня, нигә әле алай бик изгеләнеп киттең?

– Кирәкми безгә татарлар белән сугышу, Еленушка. Минем анда бабам ятып кала. Аннары мин синең өчен, балаларың өчен курка башладым. Ниндидер Гобәйне җансакчың иткәнсең. Ул кешене мин бераз беләм. Атасы Касыйм ханның җансакчысы була. Елгыр вә оста сугышчы булган диләр. Уктан да оста алган. Бусы да укны кош күзенә тигерә, имеш, кылыч белән селтәнгәндә дә аны алдырган кеше булмый. Көчеген дә шуңа өйрәтә, күрәсең. Җиткерделәр, ишегалдында бозау күтәреп чаба икән. Ә син шуны Ваня белән дуслаштыргансың. Яманга иярсәң, яманатың чыкканны сизми дә калырсың, диләрме әле…

– Мин чынлап та барчасыннан да курка башладым, Ваня.

– Миннән дәме?

– Йа Аллам, Ваня, алай димәсәнә, – дип, Иван Телепнёвның кулы белән авызын каплады Елена. – Алай димә, Ваня. Гөнаһка батма. Мин сине яратам. Әйдә керик әле, мин сине шундый сагындым…

21

Олан кенәз белән уйнаучы малайлар арасында иң яманнары Фёдор Телепнёв – Иван Телепнёвның татар сәүдәгәренә сатып җибәргән хатыныннан калган улы һәм Иван Дорогобужский – Иван Челяднин бояринның тәрбиягә алган улы. Алар һәрчак бергә уйнадылар, кайчан үзара тарткалашып та алдылар, сугыштылар да, ачуланыштылар да, килештеләр дә, татуланыштылар да. Олан кенәзне алар бер дә бөек кенәз итеп күрмәделәр, алар янында бөек кенәз бары тик үзләре белән бертигез малай иде. Чынлап та, уйнаганда кем инде сине олуг кенәз дип йөртсен ди. Шуның өстенә Иван белән Фёдор да кенәзләр иде, ягъни кече кенәзләр.

Менә көннәрдән бер көнне олан кенәз үзе белән елга буендагы уенга Малютаны да алып килде. Малюта олан кенәзне гелән олуг кенәз итеп күрә иде һәм бер дә яшермичә, күзгә бәреп. Малютаның бу кыланышы кече кенәзләргә бер дә ошамады, әмма бу хакта кинәт кенә бәхәсләшеп китәргә кыймый тордылар. Мәгәр тора-бара ташулары ташты. Элек бу ике әхиш олан кенәзне лапта уенында ешрак туп артыннан чаптыралар иде, һәм моңа олан кенәз бер дә үпкәләми, бик рәхәтләнептуп артыннан чабар иде. Аннары теге кече кенәзләр дә еш кына хәрәмләшәләр, һәм янә таякның авыр башы олан кенәзгә төшәр иде. Бөек кенәз моны күрә, әмма ошбу ике дус белән бәхәсләшәсе килми иде, иллә ачуын эченә җыя, чөнки үпкәсен белдерүгә, тегеләр уенны ташлап китәрләр иде. Җитмәсә, безгә шайтан үзе булыша дип мыскыл итәрләр иде – тупны еракка ук сугарлар, олан кенәз таба алмый интегер иде. Малюта, килгәч, бу нәрсәгә шундук нокта куйды. Хәрәмләшкән өчен ул башта Фёдорның колагыннан эләктереп алды һәм бора башлады. Имеш, хәрәмләшмә.

– Нигә хәрәмләшәсең, тупка икенче тапкыр сугарга хакың юк ич! Сук, бөек кенәз, сиңа чират! – диде ул катгый төстә.

– Мин туп артыннан йөгермәсәм, – диде Фёдор тәкәббер төстә.

– Юралама, алдашма, бер тапкыр тупка тигермәдеңме? Тигермәдең. Хәзер үзең чап. Сук, бөек кенәз, ыргытам.

Бөек кенәз тупны бик еракка сугып җибәрде, туп елга буена ук барып төште бугай.

– Йөгер! – диде Малюта Фёдорга.

Теге исә тәмам кәҗәләнде, моның өстенә Иван Дорогобужский, килеп, бөек кенәз кулындагы таякны тартып алды һәм елга буена, туп төшкән тарафка таба атып бәрде – ыргытты. Бу хәлгә Малютаның муен тамырлары калкып чыкты. Ул ялт итеп Иван атлы малайның кулын артка каерды һәм киерелеп артына типте. Аннары бөек кенәзгә карады да:

– Тагын нишләтим? – дип сорады.

– Таякны алып килеп, кулыма тоттырсын, – диде бөек кенәз, барысыннан да канәгать калып.

– Бар, тиз йөгер, таякны алып кил! – диде Малюта Фёдорга.

Фёдор теләр-теләмәс кенә таяк артыннан йөгерде. Малюта әйләнде дә бүртенеп, үпкәләп вә ачуланып торган кече кенәз Иван Дорогобужскийның якасыннан эләктереп алды, аннары, биленнән тотып, баш очына күтәрде. Шуннан соң гына әйләнеп олан кенәзгә карады, янәсе, ташлыйммы үзен.

– Төшер үзен, – диде олан кенәз тәкәббер генә, кинәт үзендә үсмерләрдән ниндидер өстенлек хисе кузгалуын тоеп.

Малюта кече кенәзне әкрен генә аякка бастырды һәм этебрәк җибәрде.

– Ә син, бар, тиз генә тупны табып алып кил, ату артыңны тибеп ярам!

Кече кенәз Иван җан-фәрманга елгага таба йөгерде һәм әйләнеп кычкырды:

– Менә сезгә! – дип кәҗә тоягы күрсәтте, аннары: – Фёдор, Фёдор, ташла таягың, тай бу бумалылар яныннан!

Фёдор таякны китерә иде инде, кече кенәз Иванның качканын күрде дә, таякны ташлап, аның артыннан чапты.

– Куып тотыйммы үзләрен? – диде Малюта, олан кенәзгә ялварулы карап.

– Икесен дә тотып китер.

Малюта җан-фәрманга малайлар артыннан йөгерде, башта берсен, аннары икенчесен куып тотты. Беренчесен куып тотуга, тегене аяктан екты, эченә типте, икенчесе белән дә шуны ук кабатлады. Шуннан соң, икесенең дә якаларыннан тотып, олан кенәз янына алып килде.

– Тезләнегез бөек кенәзгә, ату эчегезне тибеп агызам! – дип кычкырды ул, малайларның өннәрен алып. Әле генә Малютаның йодрыгын тойган малайларның икесе дә бөек кенәз аягына төштеләр.

– Ай-һай! – дип гаҗәпләнүен белдерде олан кенәз, чөнки моны һич тә көтмәгән иде.

– Нинди җәза бирәсең үзләренә, бөек кенәз? – диде Малюта җитди төстә.

Малайлар арасындагы уенның әсәре дә калмады, бөек кенәз алдында баш-маңгайларын ташка орып ике әсир тора иде, һәрхәлдә, беренче мәлдә шулай тоелды олан кенәзгә.

– Кымшанмагыз, югыйсә башыгыз белән комга күмәм үзегезне!

– Әйе, – диде олан кенәз. – Башларын гына калдырып комга күм!

Беравыздан диярлек кече кенәзләр Иван белән Фёдор еларга тотындылар, күз яше белән түгел, болай гына, алар һаман да күмелүләренә ышанып җитмиләр иде әле.

– Күм үзләрен, күм! – дип кабатлады олан кенәз.

Малюта икесен дә эләктереп алды да елга буена алып китте, анда ул малайларның үзләреннән баз казытты, аннары икесен дә муеннарын гына калдырып комга күмде, шуннан соң гына олан кенәз янына килде.

– Хәзер нишлибез? – диде ул, мышный-мышный. – Авызларына…

– Әйдә киттек, калсыннар шулай, – дип кул селтәде олан кенәз һәм беренче булып алдан китте. – Тик торсыннар шунда.

…Шундый яман хәлгә тап булсалар да, малайлар икенче көнне дә елга буена уйнарга килделәр. Икесе дә тезләнеп олан кенәзгә: «Бүтән хәрәмләшмәячәкбез», – дип ант иттеләр. Ләкин лапта уеныннан баш тарттылар. Кулларына агач кылыч алдылар.

Башта Фёдор белән Иван алышты. Озак алыштылар, ниһаять, Фёдор Иванга кадады. Батырга Малюта чыкты. Фёдор башын чайкады.

– Мин аның белән алышмыйм. Иван, әйдә, синең белән, – диде ул, олан кенәзгә ымлап.

– Ул синең белән алышырга холоп түгел, ул – бөек кенәз, мин – аның җансакчысы, минем белән алыш, – диде Малюта.

Олан кенәз, Фёдорны яклау урынына Малюта ягына авышуын аңлатып, башын чөя төшебрәк басты.

– Алыш минем җансакчым белән, – диде ул, боерык биреп. – Алыш яхшы чакта!

Ике-өч кенә орышканнар иде, Малюта Фёдорның агач кылычын урталай сугып сындырды.

– Мин кайтам, кызык түгел, – диде Фёдор һәм сынык таягын елгага ташлады. – Әйдә, Ваня.

– Әйдә, – диде Иван Дорогобужский.

– Туктагыз! – дип җикерде олан кенәз. – Туктагыз, беркая да китмисез. Китсәгез, рөхсәт сорап китегез. Мин кем сезгә?!

– Тфү! – диде аяк астына төкереп Фёдор. – Уйнаштан туган нәмәстә, ни ди бит әле.

Фёдор Телепнёв олан кенәзнең авырткан җиренә тиде бугай, Иванның йөзе агарынып китте, ул да түгел, яңа гына шапырынган бала иелеп җиргә капланды һәм бөят хәленә килеп бөтерелергә тотынды. Малюта бу хәлгә таң калды, малайларның әле берсенә, әле икенчесенә карады, янәсе, нәрсә эшләттегез бөек кенәзне.

Шунда Иван Дорогобужский олан кенәзнең хастасын белепме, белмичәме, тиз генә кулындагы кылыч сабын олан кенәзнең авызына китерде һәм Малютага:

– Авызын ачарга ярдәм ит, нәрсә карап торасың?! – диде.

Көч-хәл белән таяк башын олан кенәзнең авызына каптырдылар, ул арада хастаның авызыннан сары су агып чыкты һәм шуның артыннан ук олан кенәз, сузылып, тынып калды. Малюта олан кенәзне күтәреп алды һәм су буена алып китте.

– Без киттек, – диде Фёдор.

– Китә бирегез, – диде аларга Малюта. Ул елга буенда олан кенәзне сузып салды, йөзенә су бөркеде, аннары янә күтәреп чирәмгә күчереп яткырды. Олан кенәз күзләрен ачты, китеп барган ишләренә карады. Малюта аңа таба иелде: – Бөек кенәз, мин һәрчак синең яныңда булырмын, курыкма, – диде.

Аның бу сүзләренә олан кенәзнең күңеле нечкәреп китте, ул Малютаның күкрәгенә капланды да елап җибәрде. Малюта аны кулына күтәрде һәм сарайга юнәлде. Олан кенәз аның муеныннан кочаклаган һәм күкрәгенә башын төрткән иде. Үз гомеренә ана вә ата назы күрмәгән булгангамы, елый-елый үкси үк башлады.

Малюта аны юатмады, ела-ела, күз яше кайгыны юа, дия-дия, капкада торучы айбалталы сакчылар яныннан узды, аны туктатырга иттеләр, әмма ул кулындагы кенәзгә генә ымлады.

– Куып җитәсем булган да үзләрен, ыштаннарын салдырып, кычыткан белән әштерлисе булган, – диде Малюта, олан кенәзне болдыр янында аякка бастыргач.

– Куй, – диде олан кенәз төксе генә. – Калдыр үзләрен, мин алар белән яңадан уйнамыйм. Әйдә ашарга керәбез, минем корсак ачты.

– Миңа анда ярамас, мине кертмәсләр, – диде Малюта.

– Кем чакыра сине, бөек кенәз үземе?! – диде олан кенәз җитди генә һәм алдан китте.

Малюта теләр-теләмәс кенә аңа иярде. Болдырга менделәр, ишеккә җиткәч, ишекъяры торучы сакчылар олан кенәзне уздырып җибәрделәр дә Малютаны туктаттылар. Олан кенәз әйләнеп карады, айбалталарын чалыштырган сакчыларга:

– Алыгыз айбалталарыгызны, холоплар! – дип кычкырды. Ул – минем җансакчым!

– Баш өсте, кенәз, баш өсте, – диештеләр сакчылар, чалыштырган айбалталарын алып. – Анаң ачуланыр бит, ул чит-ятларны кертергә кушмый.

– Малюта – минем жансакчым, ишетәсезме, холоплар, җансакчым!

– Шулай, җансакчың, бөек кенәз, җансакчың…

– Әйдә, Малюта. Син алардан курыкма. Ашыйбыз да яңадан су буена төшәбез. Курбскийлар киләбез дигәннәр иде, алар белән уйнарбыз. Мин сине хәзер үз янымнан беркая да җибәрмим. Әтиең кем, Малюта?

– Әтием элек атаңның җансакчысы иде, хәзер әнә анаң үз җансакчысы итмәкче була.

– Ә син мине сакларсың, Малюта. Мин сиңа ышанам. Бабаңнар кем булган?

– Бабамның бабасы Касыйм ханның җансакчысы була, әбабам гади тире иләүче иде, сезнеңчә әйтсәк, шкурник…

– Скорняк, димәк, – диде олан кенәз. – Мин сине, Малюта, Скурат диярмен.

– Миңа барыбер, бөек кенәз.

Алгы якта аларны ятак җәюче Варя каршы алды, олан кенәз артыннан атлаучы Малютаны күрде дә ике күзе дүрт булды.

– Бу кем тагын?!

– Кит юлдан, убырлы карчык. Ул – минем җансакчым, бергә уйныйбыз.

– Машалла, балакай, уйный күрегез. Тик башта әниеңә әйтер идең, балакай.

– Анамны Малютаның атасы саклый, мине – Малюта. Без әни белән килештек инде. Төпченмә. Тагын ни кирәк сиңа?!

– Бәрәкалла, берни дә кирәкми.

– Кирәкмәсә, олак моннан, юлыңда бул.

Варя тиз-тиз чукынып алды, авыз эченнән нидер мыдырдады.

– Һәйе, һәйе, кирәкми, балакай, кирәкми, миңа… ни… Хәзер әниеңә генә әйтим дә…

– Якын барма анам янына. Югал күз алдымнан, дидем түгелме мин сиңа?! Ишетәсеңме?!

– Ишеттем, ишеттем, балакай.

– Ишетсәң китмә беркая да, тор шунда, шым бул!

– Ни бит, балакай…

– Тик тор! Сакчы кебек тораташ кат!

Варя озын кулларын кая куярга белми торды-торды да тураеп катты, сакчыларның ничек тураеп катуларын күргәне бар иде аның. Әмма тураеп катып тору җиңел эш түгел икән, буыннары калтырана ук башлады.

– Менә шулай катып тор. Без кереп киткәч кузгалырсың,– диде ирен чите белән елмаеп олан кенәз. – Әйдә, Малюта, калма! Әйттем бит, син аларга игътибар итмә.

– Ә мин итмим дә, бөек кенәз. Синең аларны биетергә хакың бар, син – бөек кенәз. Синең һәр әмерең алар карусыз үтәргә тиешләр, үтәмәсәләр, миңа әйт.

– Әйтермен, – диде олан кенәз.

– Сиңа тәхетне атаң васыять итеп калдырды бит.

– Атам калдырды, тәхет минеке.

– Синеке, синеке, – диде Малюта, аңа иярергә теләп, тырыклый ук башлады.

– Әнием, анам! – дип кычкырды олан кенәз, түр якка керүгә. – Әнием, безнең ашыйсыбыз килә!

Түр якта табын хәстәрләнгән, кенәз Иван Телепнёв анасы белән янәшә утыра иде инде, ишекъяры Малютаның әтисе басып тора, керә-керүгә, олан кенәз аңа баш иде һәм, анасына үпкә белдергәндәй:

– Нигә өстәлгә тагын бер табак куймадыгыз? Мин җансакчым белән кердем. Куйдыр! – диде.

Иван Телепнёв кенәз белән бөек кенәгинә күзгә-күз карашып алдылар, аларга каршы утыручы энесе Юрий:

– Ул – холоп, ул ишекъяры басып торырга тиеш, – диде.

– Мин синең үзең ишекъяры утыртам, кылый шайтан! – диде моңа каршы олан кенәз. – Әй, пешекче, китер хәзер үк тагын бер табак, кашык-савыт!

– Во даёт, во кенәз! – диде кисәк кенә күтәрелә башлап Иван Телепнёв. – Чын бөек кенәз. Молодец, адаш! Утырышыгыз. Утыр, Ваня, син дә. Син дә утыр, – диде ул икеләнеп торган Малютага, аннары Еленага карады да: – Утырсыннар бит, Еленушка? Гүләй агай, әйдә әле, син дә узып утыр. Утыр, утыр, ятсынып торма. Мин үзем ашатам бүген үзегезне. Һәй, бирегез әле алъяпкыч!

Иван Телепнёвның эчкерсез кыланышы олан кенәзгә дә, бөек кенәгинәгә дә ошады бугай, барысы да елмаештылар. Ә канатланып киткән Иван Телепнёв агу савытының җылысын тагын бер тапкыр тойгандай булды. Ходай үзе аңа җай чыгарып тора түгелме соң?.. Башта ул табакка салып түтәрәм-түтәрәм ит алып керде, аннары шулпа китерде, шуннан ашарга кыстый башлады, ә үзе:

– Ашагыз, эчегез, хәзер чия төнәтмәсе була, теләгәннәргә фрәзин шәрабын салып бирә алам, – дия-дия, арлы-бирле йөренде. Ул һәммәсенә күз төшергәләп алды, әле пешекче янына җилләнеп чыкты, әле яңадан әйләнеп керде һәм кулында һәрчак ниндидер ризык булды. Аңа инде бөтенләй игътибар итми башладылар, һәммәсе дә ашау белән мәшгуль иде. Иван Телепнёв олан кенәз яныннан үткән саен, кесәсендәге агу савыты кузгалып куйгандай итте. Кемдер аны күзәтә, кесәсендәге агу савытын күрә кебек иде. Ләкин игътибар беләнрәк карагач инанды, аны берәү дә күзәтми. Елена балалар белән сөйләшә-сөйләшә ашый. Гүләй агай әйтерсең лә бөек кенәз табынында да утырмый, тырышып-тырышып сөяк кимерә. Малюта атлы малае гына юк-юкта аның ягына күз төшереп ала, кайчак хәтта туктап карап тора. «Шайтан баласыдыр бу, әллә шиккә калды инде?» – дип, Иван Телепнёв кызурак йөри башлады. Яныннан узганда, малай чабуыннан тотар да «Күрсәт әле, кесәңдә нәрсә бар?!» дияр кебек иде. Ләкин башкалар аңа бөтенләй игътибар итмиләр иде. Ул алгы якка чыкты, чия төнәтмәсе салган табактагы кружкаларга үрелде. Пешекчеләр аның бу кыланышына кинәнәләр, елмаешалар, тыз-быз йөри-йөри, аңа булышырга тырышалар иде. Төнәтмәләр табагын кулына алгач, ул пешекчеләргә китәргә кушты һәм немка Варяны чакырып алды. Аңа табакны тотып торырга кушты да күрше бүлмәгә кереп кесәсеннән агу савытын алды, бөкесен чыгарды һәм учына кысты. Аннары чыкты да:

– Син дә чыгып тор әле моннан, – диде. – Бар, бар, китеп тор. Мин табынны бүген үзем карыйм.

Варя бер аяктан икенче аякка күчте, нигәдер чыгып китмәде, икеләнеп басып торды.

– Ваарлам кая соң бүген?

– Монда йөри, ишегалдында бугай.

– Бар, алып кер әле үзен. Минем аннан сорыйсым бар. Бу татар мокытын чынлап та бөек кенәгинәгә митрополит таптымы икән?

– Үзе, батенька, үзе тапты, – диде Варя, китә башлап.

– Рәхмәт сиңа, Варенька, урынны йомшак җәясең. Соң үзең Ваарламың белән ятып караганың бармы шул түшәктә?

– Оятсызланма, кенәз. Государыняның ишетүе бар. Жуйма үзеңә булган хөрмәтне. Ул сине ярата, тилене.

– Җае чыкканда, мин сине дә ким-хур итмәм, Варенька…

– Кенәз, мыскыл итмә берәүне, сөйкемсезләнмә. Әнә теге кешене күрәсеңме, әнә теге эт көчеген. Ишек ярыгыннан карап тора түгелме…

– Бар әле, куркыт үзен. Бар, бар, куркыт. Ату чынлап та карап тора кебек.

– Кем соң үзе? – дип, ишеккә таба юнәлде Варя.

Иван Телепнёв ялт кына уч төбендәге агуны олан кенәзгә бирәсе кружкага салды. Аның куллары калтырый, бөтен тәне дер-дер килә иде. Алай да ул тыныч булырга тырышты, үрелеп калак алды, төнәтмәләрне болгатып чыкты, аннары табакны кулына күтәрде. Гадәттә, табынга һәр кешенең үз кубогына салып теге йә бу татлыны кертерләр иде. Һәрхәлдә, кенәгинә һәм олан кенәз һәрчак үз кубокларыннан эчәрләр, ә калганнары моңа бөтенләй игътибар итмәсләр иде. Моңа берәүнең дә исе китми, ошбу гадәт тәүге бөек кенәзләрдән калган иде. Бу тәртипне заманында Иван III керткән иде, бу хәл бүген дә шулай кала бирә. Атасының гадәтен Василий III дә бозмады, атасының кубогы чират буенча олан кенәзгә күчкән иде. Елена Глинская исә гомумән андый вак нәрсәләргә игътибар итмәде, гәрчә баштагы мәлдә иске рухларга табынучы урысларның гадәтен тоткан булса да.

Иван Телепнёв табакны күтәреп табын ягына чыкты, табакны өстәл башына куйды да… Шунда гына күрде, ян бүлмәдән аңа кызыксынып Еленаның киңәшчесе, сердәше вә ахирәте дияргә була – боярина Агриппина Челәднина карап тора иде. Олан кенәзне үз күкрәген имезеп үстергән кеше. Агриппина Иван Телепнёвка апа кеше иде, шулай да, гәрчә үз апасы булса да, Иван Телепнёв аны күрүгә тәмам коелып төште, бокалларны өләшергә дигәндә генә:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации