Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Бәрәкалла, кемне күрәм, Агриппина апай, исәнме-саумы, нигә табынга утырмыйсың? – дигән булды һәм апасына бил бөкте, аның янына килде һәм: – Бокалларны үзең өләш, үзең җыярсың да, – диде.

– Өләшерем, нигә өләшмәскә, – диде хатын. – Ә син, бар, Еленаң янына утыр, килешми, кәмит уйнап йөрмә.

– Йа Хода, рәхим генә итә күр Агриппина апай, рәхим генә итә күр.

Иван Телепнёв, аяк очларына баса-баса, табын ягына узды, мыштым гына Елена янәшәсенә утырды.

– Еленушка, күгәрченем, мин сине яратам, – диде ул, бөек кенәгинәнең колагына үрелә төшеп. – Ишетәсеңме, Еленушка, мин сине яратам, дим!

– Мин дә сине яратам, Ваня. Төнәтмәң кая соң?

– Агриппина апай куып җибәрде, үзе кертә, кенәз башың белән кәмитләнеп йөрмә, ди.

– Агриппина кайттымыни, ул бит митрополит янына киткән иде.

– Кайткан, монда.

– Ваня, белеп торчы, Агриппина минем химаячем дә, киңәшчем дә, сердәшем дә, бик беләсең килсә, ахирәтем дә.

– Әйе, – диде үзалдына сөйләнгәндәй Иван Телепнёв. – Ул сине дә, балаларны да күп нәрсәгә өйрәтте. Олан кенәз кичә болдырдан мәчеләрне атып бәргән, этләрне уктан алган.

– Карагруһланма, Ваня. Агриппина апаң алдына тезләнеп рәхмәтләр укыйсың бар әле, – диде Елена Глинская.

– Йа Хода, Еленушка, бар икән әле күрәселәрем, – дип шаяртырга теләде Иван Телепнёв, табактагы бокалларны өләшкән Агриппина апасыннан күзен дә ала алмыйча.

– Мин төнәтмә эчмим, артык төче, – дип сикереп торды олан кенәз, аның артыннан ук Малюта кузгалды.

– Егетләр, егетләр! – дип, алар артыннан күтәрелде Иван Телепнёв. – Агриппина апаегыз сезгә үгез каныдай чия төнәтмәсе кертте, ә сез китәсез. Егетләр, дим… Килешми, Ваня!

– Килешә, – диде әйләнеп карар-карамас олан кенәз, – үзегез эчегез үгез канын.

Иван Телепнёв балалар артыннан ташланды, ул аларны ничек тә кире борып кертергә тиеш иде.

– Адаш, адаш, дим, – дия-дия, алгы якка чыгып барган олан кенәз белән Малютаны куып җитте ул. – Адаш, тукта инде. Кер!

– Без сезгә, үгез каны эчмибез, дидек түгелме, үзегез эчегез! – дип кабатлады олан кенәз.

– Браво! – диде тәмам каушый калган Иван Телепнёв. – Браво, адаш!

Олан кенәз белән Малюта чыгып киттеләр, күзе-кашы җимерелгән Иван Телепнёв өстәл янына килде. Еленаның икенче улы Юрий аны кызыксындырмый иде, чукрак, җитмәсә, акылга да камил түгел. Шунда ул Елена Глинская кулында олан кенәзнең алтын кубогын күреп алды. Ул инде башын артка ташлабрак төнәтмәне эчеп бетереп бара иде. Иван Телепнёв тәгаен өнсез калды, ул «Ярамый, эчмә, Еленушка!» дип кычкырасы итте, әмма соң иде инде, бөек кенәгинә төнәтмәне эчеп өстәлгә куйды.

– Бик сусаган идем, үзем эчтем улымның өлешен, – дип әйтүе булды, бер якка ава да башлады. Агриппина Челәднина аны тотып калды, башын кулына салды.

– Ни булды, балакаем-гүзәлем, агу бирделәрме әллә? – дип ачыргаланды ул һәм, әле өстәл башында утырган Гүләйгә, әле Иван Телепнёвка күз төшереп, табиб ягына ым какты.

– Табибны, тиз табибны дәшегез, – диде Иван Телепнёв.

– Йа Ходаем, ни булды бәгырькәемә, Ваня, ичмасам, син тот әле, – диде Агриппина, ни кылырга белми әрнешеп.

Сарайда моңа кадәр сирәк булган ыгы-зыгы купты, күз ачып йомганчы немец милләтеннән булган табибны китерделәр, ул килеп авыруның кулыннан алды да:

– Ятагына чыгарырга кирәк, – диде.

Иван Телепнёв авызыннан сары сыекча агып торган сөеклесен күтәреп ятагына илтеп салды.

Шулвакыт Гүләй, барысын да шаккатырып:

– Бөек кенәгинәне агуладылар, бер дә бүтән түгел, – диде, як-ягына каранып. – Берегез дә биредән чыкмыйсыз. Син дә, син дә, син дә…

Иван Телепнёв гади сакчыдан бер дә моны көтмәгән иде, куллары калтыравын сизми дә калды. Ул хәтта чак кына «Мин, мин гаепле» дип кычкырып җибәрмәде. Әмма икенче мәлдә инде ул хәлнең асылына төшенгән, исенә килгән иде.

– Митрополитны, дьяк Ваарламны чакырыгыз, – диде ул, һәммәсенә әмер бирә башлады.

– Ходаем, балакаем, чынлап та агу эчтеңме? – дип, ятак тирәли кулларын кая куярга белми төсе-йөзе качкан Агриппина йөренде.

– Үзе теләп эчтеме, эчерделәрме – белербез, – диде тынычлана төшкән Иван Телепнёв. – Хәзер безгә аны ничек тә коткарырга кирәк. Табиб, тырыш! Булдыра алганның барысын да эшлә, алып кал Газраил кулыннан бөек кенәгинәне. Алып кал!

Табиб Феофил, күзләрен күтәреп, Иван Телепнёвка карады.

– Мин аңа сөт бирдем, күп бирдем, ләкин ярдәме булмады. Көчле агу. Соң инде.

– Юк-юк, Феофил, юк! – диде ни кылырга белми Иван Телепнёв. – Юк, син аны коткарырга тиеш, син аны терелтерсең. Терелтерсең бит?!

– Мин Алла түгел, мин бары тик табиб, – диде Феофил. – Кулымнан килгәннең барысын да эшләдем. Хәзер ул күзләрен ачар, саубуллашырга балаларын китерегез.

Ике хезмәтче олан кенәз артыннан чыгып чапты, өйдәгеләр ни кылырга белми өнсез калдылар, яңа гына табын янында уйнап-көлеп утырган кешенең кисәктән үлеп китүе тәмам акылга сыймастай хәл иде.

Рәсәй сараенда булган хәл яшен тизлеге белән халыкка таралды. Кремльгә таба урам-тыкрыкларны тутырып халык агыла башлады. Ул да түгел, Кремль каршындагы мәйдан шыплап халык белән тулды. Халык арасыннан кыюраклары Кремльгә үтәргә омтылдылар, әмма сакчылар аларны якын җибәрмәде, сөңгеләрен алга сузып, туктауларын, гомерләре белән шаярмауларын сорадылар. Кремль ишегалдына бары тик куштан боярлар, аларның угланнары гына үтә алды. Халык шаулый, таралмый, кемнеңдер кызыл болдырга чыгып сүз әйтүен, бөек кенәгинәнең хәлен аңлатуын көтә иде. Әйтерсең лә, кенәгинә үлүгә, алар башына алтын яңгыр явачак йә булмаса яман хәвеф киләчәк иде. Менә халык көткән кеше дә күренде. Ул Василий Шуйский кенәз булып чыкты. Василий Шуйскийга бирелгән кешеләре юл ярды, боярлар башы халыкны ыра-ера ярылган тыкрык-аралыктан кызыл болдырга күтәрелде һәм энесе Иванның янына килеп басуын көтте дә:

– Кенәгинәне агулаганнар. Мин берәүне дә сарайдан чыгармаска боердым. Борчылмагыз, явыз ниятле кешене без табарбыз. Ә әлегә таралыгыз. Борчылмагыз, Рәсәй тәхете ышанычлы олан кенәз Иван IV кулында. Ул исән-сау. Халаяк, сезгә Дума башы бояры Василий Шуйский әйтә моны. Ышаныгыз…

Рәсәй дәүләтендә государыня Елена Глинскаядан кала икенче кеше булган Василий Шуйскийга ышанмый мөмкин түгел иде, мәйданны шыплап тутырган халык әкрен генә тарала башлады. Боярларның кәттәсеннән булган Василий Шуйский Владимир, Новгород, Псков калаларын кулында тота, ул гынамы, мәрхүм олуг кенәз Василий III аңа угланы Иванны тәрбияләргә васыятьнамә язып калдырган иде.

Үз сүзен әйтүгә, Василий Шуйский кенәгинә яткан өйгә юнәлде, ишек янында аны беренче булып Гүләй каршы алды. Шуйский аңа баш игәндәй итте, ләкин хәтта күз сирпеп тә аның ягына карамады, гүя аның өчен Гүләй юк иде. Ян бүлмәдән чыгып, Василий Шуйскийга дьяк Ваарлам иярде. Сакчы Гүләй аларны ишектән карусыз кертеп җибәрде.

– Митрополитны дәштегезме? – дип сорады артына әйләнеп карамый гына Василий Шуйский, әйтерсең лә арт чирәбендә күзләре бар иде.

– Кичерә күр, Василий Васильевич, митрополит Даниил сарайга килүдән баш тартты, – диде дьяк Ваарлам.

Василий Шуйский туктады, каерылып дьяк Ваарламга карады.

– Бу ни дигән сүз тагын? Государыня үлем түшәгендә ята, ә Рәсәй дәүләтенең рухи атасы аның каршына килүдән баш тарта. Моның өчен аны кичермәсләр, митрополит дип тормаслар. Аңарга да көч табарбыз, – диде Василий Шуйский үзалдына сөйләнгәндәй, әмма барысына да ишетелерлек итеп.

– Табарбыз, табарбыз, – дип куәтләде Василий Шуйскийны дьяк Ваарлам.

– Димәк, дьяк Ваарлам, җеназа догасын сиңа укырга туры килер, – диде Василий Шуйский һәм бөек кенәгинә ятагына узды. Ул тирә-юньдәгеләргә күз салмый, дәшми генә ятак янына килде. Адәми зат буларак Василий Шуйский төс-йөзгә ямьсез, шуңа күрәме аңа бөек кенәгинә кебек үтә сылу хатыннар белән торырга язмады. Гәрчә беренче хатынын үзе сайлап алган булса да, мәрхүмәнең матурлыгы бер дә түшенә капланып елардай түгел иде. Икенче хатыны исә – олан кенәзнең апасы да чибәрлеге белән ут чәчмәде. Шуңа күрәме, Елена Глинскаяның ачык калган гадәттән тыш тулы күкрәк касәләрен күрүгә, гелән телсез калгандай булды. Күкрәкләр Елена Глинскаяда шулхәтле түгәрәк, тулы һәм ак иде ки, хатын-кыз күкрәгенең мәһабәтлеген беренче тапкыр күргәндәй, Василий Шуйский, кайда булуын онытып, ирексездән иреннәрен ялап алды. Йа Хода, гүзәллек кенәгинәдә! Хәтта үлеп ятканда да төс-йөзеннән, сөйкемле чыраеннан күз алмалы түгел иде. Ләкин ул белми иде әле, ни булды биредә, ни кылды кенәгинәгә диванадай гашыйк Иван Телепнёв? Һичкайчан төзәтә алмаслык нинди хата ясады?.. Әллә соң агуны олан кенәзгә эчерү урынына кенәгинәгә бирдеме?.. Әйе, үзе үлепләр яраткан кешесенә?.. Хәйран калмалы иде. Булган фаҗига Василий Шуйскийны бер мәлгә тәмам чыгырыннан чыгарып ташлагандай итте, ул Иван Телепнёвка күтәрелеп карарга кыймый торды. Бу хәлне тиз арада ачыклау кирәк иде. Чөнки әлегә хакимият аның кулында, эшнең асылы ачылып, җеп очы аңа да килеп сарылса – харап, халык бөтен нәсел-нәсәбәсенең астын өскә китерер. Василий Шуйский әкрен генә Иван Телепнёвка якынлашты, сиздерми генә терсәгеннән кысып тотты һәм күзләре белән генә: «Читкәрәк китик әле», – диде. Әмма Иван Телепнёв гүя мәрткә киткән иде, аңа бөтенләй игътибар итмәде, хәтта күтәрелеп тә карамады. Шунда бөек кенәгинә күзләрен ачты, күзләре белән кемнедер эзләде – тапты, Иван Телепнёв иде ул кеше. Государыня аңа елмаясы итте, мәгәр елмаю килеп чыкмады, күзләре яшь белән тулды, сүз әйтергә көчәнде – әйтә алмады. Җан тәслим кылып яткан ана янына балаларны китерделәр. Балалар аналары янына килеп басуга, Иван Телепнёв үкереп елап җибәрде, аңа ияреп моңа кадәр шыңшып кына торган хатын-кыз уларга кереште. Василий Шуйский кенәгинәне соңгы юлга озату тантанасын үз кулына алырга булды. Ул дьяк Ваарламга җеназа догасы укырга кушты. Сарай дьягы Ваарлам үлем белән көрәшеп яткан бөек кенәгинәнең баш очына басты да көйләп дога укый башлады.

Илледән өстә булган ире Василий III кенәз вафат булгач, дәүләт белән идарә итүне үз кулына алган, Литвадан күчеп килгән бояр Василий Глинскийның егерме алты яшьлек кызы, ике баласын калдырып, теге дөньяга китеп бара иде. Ошбу кенәгинә дүрт ел дәүләт башында торган арада Рәсәй халкына күп игелекләр эшләде: акча реформасы уздырды, Кытай-кала дигән төбәкне күтәртте, Кремльнең чи кирпечтән өелгән диварын янган кирпеч белән алыштыртты (Бүгенге Мәскәү Кремленең диварларын янган кирпечтән Елена Глинская тәхеттә утырганда итальян остасы Пётр Фрәзин сала), күп кенә илләр белән әйбәт вә дустанә мөнәсәбәткә керә һәм хәтта ахыр чиктә Казан белән дә тыныч кына сәүдә итә башлауга ирешә. Кырым һәм Казан ханнары белән уртак тел табарга омтыла, төрле дипломатик сөйләшүләр алып бара. Дума боярлары кенәгинәне яратмыйлар, ә менә халык якын итә. Әнә шул хатын бүген җан тәслим кыла. Табиб күзләрен йомдыруга, һичкемгә игътибар итми, Иван Телепнёв сөйгәненең күкрәгенә капланды һәм еларга тотынды. Аның такмаклап-такмаклап, нидер әйтә-тәкрарлый елавыннан шым булдылар, бары тик олан кенәз генә күз яшен тыя алмый шыңшый иде. Кече улы Юра исә, акылы камил булмагангамы, ни кылырга белми аптырап басып тора, әле берсенә, әле икенчесенә карый һәм гелән биредәге фаҗиганең асылын белми иде.

Беренче булып бу хәлгә кенәз Василий Шуйский түзмәде. Ул Елена Глинская өстеннән Иван Телепнёвны йолкып алды да бер читкә алып китте һәм колагына нидер әйтте. Шуннан соң гына Иван Телепнёв тынычлана төште.

Ятак ягыннан ир-атны чыгарып, хатын-кызлар бөек кенәгинәне яңабаштан киендерделәр, аннары ир-атлар аны биек өстәлгә салдылар. Шуннан соң гына ятак ягына куштан боярлар керә башлады.

Иван Телепнёв өч көн буена мәрхүмә сөйгәне Елена Глинская ятагы янында булды – табутын саклады. Ул берәү белән дә сөйләшмәде, берәүгә дә күтәрелеп карамады. Яшен суккан кешедәй тик утыра бирде. Кайчак аның янына олан кенәз килде, үги атаның иңеннән кочаклап торды. Иван Телепнёв олан кенәзнең кулына үрелде, йомшак кына кысты, әмма бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Ә халык, көн тууга, бөек кенәгинәне соңгы юлга озатырга агылды да агылды. Ике көн буена Кремль алдындагы мәйданда, ишегалдында халык буталды. Алар «Мәмләкәт башына кем утырыр?» икән дип бәхәсләшәләр. Берәүләр «Телепнёв» ди, икенчеләре, каршы төшеп, «Башы яшь әле аның, Шуйскийлар булыр» дип әтәчләнә, хәтта «Бельскийларны күтәрергә кирәк» диючеләр дә табылды. «Митрополит Даниил кая, нигә күренми, бөек кенәгинәне соңгы юлга үзе озатмыймыни?!» дип шаулашучылар да бар иде.

Өченче көнне мәрхүмәнең гәүдәсен артык шау-шу куптармый гына Вознесенск монастырена алып киттеләр. Табут салган чана артыннан кенәгинәнең якыннары, балалары атлады. Монастырьга килеп җиткәч, янә бер уңайсыз нәрсә килеп чыкты. Митрополит Даниил җеназа догасын укырга чиркәүгә килмәде. Митрополитның бу кыланышын хәтта Елена Глинскаяны дошман күргән боярлар да ошатмады. Рухи атакайларның матәм җеназасында катнашмавы күп кешене пошаманга калдырды. Бигрәк тә моңа боярлар башы Василий Шуйский ачуланды.

Мәрхүмәнең табутын кабергә төшергәндә, олан кенәз үкереп елап җибәрде һәм үги атасы Иван Телепнёвка барып елышты. Хәер, яшь кенәз, Елена Глинскаяның сөйгәне, үзе дә көч-хәлгә тыелып тора иде, аның инде елый-елый күзләре кызарган, күз яше калмаган кебек иде. Иллә олан кенәз килеп елышкач, җитмәсә, үксеп-үртәлеп итәгенә капланып елый башлагач, кенәзнең бите буйлап яшь бөртекләре тәгәри башлады. Моны барысы да күрде, моңа барысы да игътибар итте. Шул ук вакытта Василий Шуйскийдан башка берәү дә бөек кенәгинәнең үлемендә нәкъ менә Иван Телепнёв кенәз гаепле икәнен белми иде. Шул аны кызгандырды, шул хәл халыкның хәленә керергә мәҗбүр итте. Ләкин Василий Шуйский күпме генә ихлас хәлнең асылын беләм дип уйласа да, чын хәлнең асылын бары тик Иван Телепнёв берүзе генә белә иде. Ул күз карасы кебек күргәненең табуттагы йөзенә бага, бага да йөрәге кысылудан вә әрнешүдән ни кылырга белми чарасызлана, бәгыре теленүдән гасабилана иде. Ул бит Василий III гә кияүгә чыгуга ук аңа җаны-тәне белән гашыйк булды, ул аның төннәрен йокысыз итте, мәхәббәте шуңа барып җитте ки, Телепнёв үз хатынын татар сәүдәгәренә биреп җибәрүгә кадәр барып җитте. Бер-берсенең уй-хисләре тәңгәл килеп, инде ансыз тора алмавына инангач, ул аңа үлепләр яратуы турында әйтте. Елена аны карусыз кабул итте, үз итте, боярлар алдында һәрчак аны яклап чыкты, үстерде, дәрәҗә-абруен күтәрде. Әнә шул кешене ул үз кулы белән агулады. Йа Хода, кем аны моның өчен гафу итәр? Поп?! Әйе, поп гафу итәр, ярлыкар. Ләкин моннан җанына җиңеллек килерме?! Ил белән идарә итүдә акылы-зиһене белән чит ил илчеләрен шаккатырган, кирәк чакта аны гына түгел, хәтта дошманнарын да гафу итә, кичерә белгән сөйгәне бөек кенәгинә Елена Глинская, угланы Иван IV балигъ булганны да көтмичә, чәчкә кебек чагында үлепләр яраткан сөйгәне кулыннан якты дөньядан китте. Берәүләр өчен Елена Глинская үлеме шатлык булса, икенчеләре исә кайгы-хәсрәткә күмелделәр. Әйтик, сарай куштаннарының иң кәттәсенә әверелгән Иван Телепнёв өчен Елена Глинскаяның үлеме үз үлеменә тиң иде. Василий Шуйский кулына, ягъни кармагына ничекләр килеп кабуын ул сөйгәне һәлак булгач кына төшенде. Иван Телепнёв көне-төне Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәт сорады, кылган гөнаһы вә явызлыгы, ул гынамы, хыянәте өчен ярлыкавын үтенде. Христиан өчен бу гадәти хәл иде. Кеше үтерүгә кадәр хыянәткә бару һәм, чиркәүгә килеп, гап-гади поптан аның бу гөнаһын җуйдыру, ягъни сафланып калу. Ләкин кем алдында? Поп алдындамы, үзен үзе тынычландыру өченме йә булмаса Аллаһы Тәгалә алдындамы?.. Кыен иде Иван Телепнёвка, бик кыен. Ул тәмам акылын җуйды, ни кылырга белми миңгерәүләнеп калды. Олан кенәз алдында үз-үзен аклар өчен ул хәтта өенә дә кайтмады, һәрчак аның янында булды, аны да, бер җайдан үзен дә юатырга маташты. Аның әле онытылып торасы, әле кемгә дә булса эчен бушатасы килде, мәгәр берәүгә дә хыянәте турында әйтергә кыймый, шуның өчен бөтен кылган явызлыгын эченә җыярга мәҗбүр иде. Ул вакыт-вакыт шулхәтле өметсезлеккә бирелгәләде ки, ни кылырга белми кулына хәнҗәр алды, үз-үзенә кул салыр хәлгә җиткәләде. Зиһене чуалган килеш, акылдан язар халәттә ишекле-түрле йөрде, әле кулларын каера-каера әрнеште-ыңгырашты, әле сәкегә капланып тынып калды. Ул курка иде һәм бик белеп курка иде – Василий Шуйский моны гафу итмәс, аңа бер-бер җәза уйлап табар. Аннары үзе дә сизә-тоя: ары таба болай яши алмас, хәсрәт кыйссасын кемгә дә булса сөйләр һәм башын харап итәр шикелле иде. Апасы Агриппина Челәднинаның үз кайгысы үзенә бик җиткән, аңа барып зарланырга кыймады. Аннары аңа ирештерделәр, Василий Шуйский аның артыннан куштан бояр угланнарын җибәргән икән инде, теге бичараны өстерәп диярлек өйдән алып чыгып киткәннәр. Шуның өчен Иван Телепнёвның тизрәк Василий Шуйскийны күрәсе килә иде. Ул аңлый иде, аның язмышы Шуйский кулында, ул хәзер гүя капкынга эләккән җәнлек иде, ычкындырса, Шуйский ычкындыра, ычкындырмаса – аңа үлем. Хәер, башкасына өмет тә итми иде Иван Телепнёв. Ул кылган хыянәт чынлап та үлем җәзасына гына тиң иде. Ләкин бит ул мондый явызлыкка үзе теләп бармады, аннары, кыласы явызлыгы, максаты, уй-теләге олан кенәзне юлдан алу иде, сөйгәне Елена Глинскаяны түгел. Ничекләр кабул итәр иде Елена баласының үлемен? Иван Телепнёв монысын белми иде, әмма ул сөйгәненә кул салу турында, ичмасам, бер тапкыр да уйлап карамады. Аны явызлык кылырга Василий Шуйский мәҗбүр итте. Әмма ул хаталанды, агуны Василий Шуйский әйткән кешегә бирә алмады, баланың тәкъдире җитмәгән булып чыкты. Ә менә өзелепләр сөйгәненең гомерен ул үз кулы белән өзде, шуның өчен җәзасын да үзе алырга тиеш. Тик булган хәл турында барыбер кемгә булса да сөйләргә иде. Тик кемгә? Олан кенәзгә. Әйе, әйе, бары тик аңа. Шул көннән башлап, Иван Телепнёв олан кенәздән бер адым да калмады. Ләкин күрде, тойды Иван Телепнёв – олан кенәздә дә ниндидер күчеш башланган. Ул инде анасы исән чактагы бала түгел, җитдиләнгән, үз эченә кереп поскан. Ул хәзер эт-песиләрне болдырдан ташлатып, тегеләр очып төшкәндә уктан алмый, малай-шалайлар белән дә уйнамый башлады. Телепнёвның беренче хатыныннан туган, бергә уйнап үскән Фёдорны сарайга да керттермәгән, кыскасы, малай чактагы шуклыгын, башкисәрлеген гүя җил алып киткән иде. Олан кенәз күзгә күренеп җитдиләнде, тирә-юнендәгеләргә бөтенләй башка күзлектән карый башлады, гүя тирә-юнендәге кешеләр моңа кадәр булган йөзләрен алыштырганнар иде. Ә бит олан кенәзгә бары тик сигез яшь тулып киткән иде. Иван Телепнёв олан кенәзне күрде дә тәмам курка калды. Булган һәм кылынган хәлләрне моңа сөйләп болай да катмарлы язмышын тагын да кыенлаштырачак, үз башын үзе үк элмәккә тыгачак ич. Ярый әле элмәк тисә, казыкка утыртмасалар, олан кенәзнең бабасы Иван III шундый кыргый җәзалардан да баш тартмый торган булган лабаса. Ә бу исә һәрчак атасына түгел, бабасына охшарга тырыша, хәтта төс-йөзендә дә, кыланыш-кыяфәтендә дә бабасы чалымнары…

Иван Телепнёв, язмышы белән килешеп, бераз сабыр итәргә булды. Ул икона алдына тезләнеп көн-төн гыйбадәт кылды, язмышын Аллаһы Тәгалә кулына тапшырды. Әйе, язганы булыр.

Ниһаять, мәрхүмәнең җидесен уздыргач, Иван Телепнёв янына Василий Шуйский килеп керде. Аңа Дума боярлары сөргендәге Иван Бельскийны кайтарырга кушканнар икән, Василий Шуйский берочтан боярларга һәм митрополитка икетуган энесе Андрей Шуйскийны да төрмәдән чыгарырга кирәк дигән тәкъдим күтәреп чыга. Митрополит һәм боярлар аның белән килешәләр. Чөнки беләләр: ике кенәз дә, Василий III тарафыннан нахакка дияргә була, гаепләнеп, зинданга ябылалар һәм менә хәзер, бөек кенәгинә вафат булып, аның җидесен уздыргач, боярлар зиндандагыларга һәм сөргендәгеләргә ирек бирергә кирәк дигән фикергә киләләр. Ул гынамы, Иван Бельскийны хәтта кайту белән Дума әгъзасы итәргә кирәк дип әйтәләр. Бу хакта сөйләгән Василий Шуйскийны әллә тыңлады, әллә тыңламады Иван Телепнёв, кенәз кергәндә ничек утырган булса, мәрткә киткән берәүдәй бер ноктага текәлеп утыра бирде.

– Син нәрсә, мәрткә киттеңме әллә? – диде аңа кагылып Василий Шуйский.

– Утыр әүвәл, – диде аңа Иван Телепнёв карамый гына.

Ләкин Василий Шуйский аны аңламады, ул гадәттән тыш шат иде, ишекле-түрле йөреп килде, кулларын угалады.

– Шәрабың да юкмыни, фрәзин шәрабың? Бүген сөйгәнеңнең җидесен уздырдык түгелме?.. Әйт әле, Телепа, яшерми генә әйт әле, Елена олан кенәзне синнән таптымы?

Барысына да түзәргә була иде, әмма моңа Иван Телепнёвның җене купты, ул сикереп торды да күз ачып йомганчы Шуйскийның изүенә ябышты:

– Нәрсә кирәк сиңа миннән, ил качкыны, ә?! Нәрсә кирәк?!

Ләкин Василий Шуйскийның кенәз кыланышына бер дә исе китмәде, гаять тыныч төстә:

– Җибәр изүдән. Әйт чынын, ялгыштым, диген, – диде.

Иван Телепнёвның зиһене сафланып китте, ул кисәк сүрелде, шәлперәеп төште.

– Ялгыштым, Василий агай, – диде Иван Телепнёв, урынына кире утыра-утыра. – Ялгыштым. Тик мин сине гаепләмим. Мин үзем гаепле, берүзем!

– Кем сиңа агуны кенәгинәгә бирергә кушты, дивана баш?

– Барысы да күз ачып йомганчы булды, ни сәбәпледер олан кенәз төнәтмәне эчмәде, кисәк кенә торды да чыгып китте, мин аның артыннан кузгалдым… әйләнеп килгәндә, Елена аның агу салган кубогын эчеп бетереп килә иде инде.

– Ахмак син, Телепа, ахмак! – Янәшәсенә утырды. – Телепа, сиңа шул хакта Думада сөйләргә туры килмәгәе.

Иван Телепнёв янә кабынып китте, сикереп үк торды:

– Нәрсә сөйләргә тиеш мин Думада?! Син биргән агу турындамы?! Качкын токым!

Шуйскийлар чынлап та Мәскәүгә хыянәт иткән нәсел иде. Суздаль-Владимир токымы кенәзләре буларак, заманында алар Дмитрий Донскойлар тармагына каршы чыгалар. Донскойлылар Шуйскийларны эзәрлекли башлыйлар һәм Суздальдан кууга ирешәләр. Ләкин Иван III чорында Донскойлардан качып, Новгородка барып сыенган Шуйскийлар үз-үзләрен аклыйлар, сугышларда бик зур батырлыкларга ирешәләр. Иван III алар нәселен аклап кына калмый, кайберләрен Мәскәүгә дәшә, сарайга якынлаштыра. Иван III  дән соң тәхеткә килгән ВасилийIII адашына сеңлесен кияүгә бирә, әнә шулай Василий Шуйский Дума әгъзасы булып китә. Ә инде Василий III вафат булгач, Шуйский Дума башы булып кала. Хәзер ул Рәсәйдә иң олуг кешеләрнең берседер. Моңа кадәр аңа Елена Глинскаяның сөйгәне акыллы һәм батыр Овчина Иван Телепнёв аркылы торган булса, хәзер ул аның колына әверелде.

– Син гел юкка шаулама әле, Ваня, – диде аңа иңбашына көрәк кулын куеп Василий Шуйский. – Беләсең килсә, без синең белән берни дә оттырмадык.

– Син барыбер, Василий агай, качкын, качкын!

– Исәрбаш! Василий Шуйский синең кебек үк юләр түгел, теләсә кемгә сөйләп йөрергә әллә минем башыма тай типкәнме! Ул хакта берәү дә белмәс, тынычлан. Әйтәм бит, без барыбер үз дигәнебезгә ирештек.

– Юк-юк, зинһар, алай дия күрмә! – Иван Телепнёв Василий Шуйскийның кулын иңеннән сыпырып ташлады да, торып, читлектәге арыслан кебек арлы-бирле йөренергә кереште. – Моның өчен мин үземне беркайчан да гафу итмәм, Василий агай. Беркайчан да! Миңа хәзер бу дөньяда яшәү үлем белән бердер. Мин үзем өчен үлепләр торган изге затка кул салдым, мәхәббәтемә, бердәнберемә. Ул мине шул чиккә җитеп яратаиде…

– Җитте, шашынма. Үлгән артыннан үлеп булмый! Әйтәм бит, без үз дигәнебезгә ирештек. Сиңа тагын ни кирәк?

Иван Телепнёв төлке тиресе җәйгән лавкага утырды. Ике куллап башын кысты. Оболенскийлар, Шуйскийлар кебек, беркайчан да Рәсәйгә хыянәт итмәделәр. Яуларда батырларча орыштылар, кайбер куштан кенәзләр кебек, Мәскәүне саклап ятмадылар. Аннары тәхет өчен дә аһ-ух килеп көрәшмәделәр. Нигездә, Оболенскийлар данга сусады, әмма үз мәнфәгате өчен кыл да кыймылдатмады, шул ук вакытта Дума әгъзасы булу өчен дә кемнәрнедер аяк астына таптап түргә узмады. Әнә шул батырлыгы, шөһрәтлеге, тугрылыгы белән даны халык теленә чыккан нәселнең саф һәм чиста сыйфатын – намусын нәсел дәвамы Иван Телепнёв аяк астына салып таптады. Һәм ничекләр таптады әле – бөек кенәгинәгә кул салды. Йа Хода, ул аны үлепләр ярата иде ич! Бит ул һич кенә дә тәхеткә өмет тотмады, гәрчә Василий Шуйский коткысына бирелсә дә, төп максаты Рәсәй мәмләкәтен бума чирле холыксыз оланнан коткару иде. Ходай каргады аны, Ходай! Хәзер әнә качкын исемен йөрткән Шуйскийлар Рәсәй тәхетенә кул сузалар һәм нәсел-нәсәбендә һичкайчан туган илгә хыянәт итмәгән, тап төшермәгән Иван Телепнёв аңа бу мәкерле эшендә ярдәмче булды. Юк аңа моннан соң якты дөньяда яшәү!

– Василий агай, – диде Иван Телепнёв, тынычлана төшеп. – Василий агай, тыңла әле мине. Мин үз гомеремдә берәүгә дә хыянәт итмәдем, чынын әйтәм, безнең нәселдә минем кебек әшәке кеше булмаган. Мин – беренчесе.

– Соңгысы да булмас әле, сабыр ит. Әшәкелеккә дәүләт үзеэтәрә кешене, Телепа, – диде кинаяләп Василий Шуйский.

Әмма Иван Телепнёв гүя аны ишетмәде дә.

– Без, Василий агай, гомер-гомергә Рәсәй кенәзләренә тугры хезмәт иттек. Син хаклы, мин бар булганны Думада сөйләп бирергә булдым. Ачыктан-ачык, берни яшерми.

Василий Шуйский як-ягына каранды, аларны тыңлап торулары бар иде, шуңамы, ул Телепнёвка якынрак килде.

– Сөйләрсең, сөйләрсең, Ваня. Боярлар сине кичерер. Син бит кенәгинәгә төбәп агу бирмәдең?.. Бирмәдең, хак. Кем биргән? Берәү дә белми. Ишетәсеңме, берәү дә белми. Төнәтмәне кем чыгарды?

Иван Телепнёв башын күтәреп Василий Шуйскийга карады.

– Агриппина апай.

– Менә шул, аны кая булса монастырьга сөрербез дә вәссәлам. Хәтта аны да сөрмәс идек, моны безгә халыкны тынычландыру өчен эшләү кирәк, Телепа.

Иван Телепнёв кул селтәде, янәсе, ни кыласың, шуны эшлә, миңа гына кагылма. Шулай да гаеп Агриппина апасында түгел ич!

– Ул бит балаларны карап үстерде, олан кенәзне, Василий агай. Аннары Агриппина апай Еленаның иң якын ахирәте иде.

– Алай булгач, ике якның берсен сайла: йә ул, йә син. Башкача чара юк. Ләкин булган хәл турында ләм-мим, берәүгә дә сөйләмә. Мин киттем, хуш.

Иван Телепнёв чатан-потан чыгып барган Василий Шуйский артыннан карап калды. Шуннан күтәрелде дә балалар янына юнәлде. Агриппина апасы белән Ваарлам балаларга сабак бирәләр иде, кенәз керүгә, икесе дә аягүрә бастылар, балалар да аңа төбәлдер.

– Кенәз Шуйский килгән иде, – диде Иван Телепнёв, түмәргә утыра-утыра. – Зарлана. Ваня, минем сиңа сүзем бар, ди.

Иван Телепнёв олан кенәздән җавап та көтмичә күтәрелде, олан кенәз исә карусыз аңа иярде, аңа Малюта тагылды, әмма Агриппина апай аны туктатты.

– Тәмам шәүлә булдың инде, балакай. Сабыр ит, аларның сөйләшәсе бар. Атаң кая соң әле?

– Әтисен митрополит чакыртып алды, – диде Малюта өчен дьяк Ваарлам. – Борчылма, ул монда яңадан килмәс.

– Моны безгә калдырдымыни? – дип сорады Агриппина.

Дьяк Ваарлам җавап бирмәде, җилкәсен генә сикертеп куйды. Бары тик бераз торгач кына, зур итеп авызын ачып иснәде, чукынып алды, шуннан соң гына:

– Тиздән, Агриппинушка, безнең үзебезне дә биредән сөрмәгәйләре әле. Боярлар белән рухани атакайлар олан кенәзне тәрбияләргә Сильвестр атлы берәүне билгеләгәннәр. Имеш, олан кенәз моны үзе теләгән, – диде.

– Теләгән, теләми ни! Шуйский котырткандыр әле…

– Ниндидер корал остасы Алексей Адашев дигән бәндә дә аның тирәсендә урала икән.

– Кем тирәсендә?

– Рухи атакай Сильвестр тирәсендә. Үзе дьяк кына булса да, кыланышы кырга сыймый, ди.

– И-и, Ходаем, Ваняны да әйтер идем инде, тапкан үзенә җансакчы. Бу бала турында әйтәм. Бармак башы хәтле генә бит әле, үзе дә, дим…

Малюта бер сүз әйтми Агриппина апай янына килде, аны кулына күтәреп алды да, бүлмәне уратып китереп, дьяк Ваарлам янына китереп бастырды.

– Фу, җендер бу, кеше түгелдер. Котымны алды, – дия-дия, аһ-ух килде, шаклар катып, бертын Малютага карап торды.

Дьяк Ваарлам каһ-каһ көлә башлады, хәтта күзләренә яшь йөгерде.

– Иблис көчләре бар икән үзендә, чынлап та, – диде Ваарлам, күзләрен сөртә-сөртә. – Бу түгел, мин сине күтәреп йөртергә кыймый йөри идем. Гәүдәңә колач җитмәслек бит, ха-ха-ха!..

– Телисеңме, Ваарлам, Агриппина апаны тагын бер уратып китерәм.

– Йа Аллам, куйсана, балакай. Болай да котым алдың.

– Бер киңәш биримме сезгә, Агриппина апай… Качыгыз моннан. Бүген үк, иртәгә соң булып куюы бар, Ваарлам дәдәй, син дә, – диде Малюта тыныч кына.

Агриппина тәмам курка калды, як-ягына каранды, Ваарлам исә ишеккә күз ташлады.

– Нигә алай дисең, балакай?

– Кенәз Шуйский бөек кенәгинәне үтерүдә сезне гаепли. Кичә митрополит атамны чакыртып алып, шул хакта сүз алып барган. Сине, Агриппина апай, Каргополь монастырена озатачаклар, ә сине, Ваарлам, Аккүлгә сөрәчәкләр.

– Тагын ни беләсең, җен малай? – дип, Малюта янына ук килеп басты Ваарлам. – Кем әйтте сиңа моны?

– Государь, – диде Малюта. – Рәсәй государе Иван Васильевич.

Бу хәтлесен хәтта дьяк Ваарлам да көтмәгән иде. Ник дисәң, үзе сарайга митрополит Даниил тарафыннан җибәрелгән иде, ә ул аңа бер сүз дә җиткермәде. Үзе җибәреп, үзе үк утлы табага ташлар микәнни?..

Ошбу хәбәргә тәмам курка калган Агриппина Малюта янына килде, янәшәсенә утырды. Тәрбияче апай чынлап та шиккә калган иде. Бит ул беркемгә дә хыянәт итмәде, кая инде ул Елена төнәтмәсенә агу салу. Шул ук вакытта табакны аңа туганые Иван Телепнёв бирүен дә күз алдыннан җибәрә алмый изаланды вә интекте. Агуны ул салмас, бит ул Еленаны үлепләр ярата иде. Ваарлам салмаган да салмаган. Кем соң? Пешекчеләрме әллә?.. Алай дисәң, пешекчеләр һәр пешергән ризыкларын баштан үзләре ашап карый. Алар арасында бер генә кеше дә хәтта авырмый да. Димәк, агуны төнәтмәгә йә Иван Телепнёв, йә ул салган булып чыга, чөнки бу вакытта Ваарлам алар янында булмый… Димәк, Иван Телепнёв кенәз кала… Йа Хода! Әшәке, бозык, астыртын вә мәкерле кешеләрне күп күрде ул, әмма үз күкрәген имезеп үстергән кешедән мондый явызлыкны көтмәгән иде. Белә бит олан кенәз, белә, агуны Агриппина апае салмаган! Белә! Мәгәр монастырьга озатырга ризалык биргән. Алай да Агриппина Малюта сүзләренә ышанып җитмәде, чөнки акылга сыймаслык хәл иде. Ни энекәше Телепа, ни олан кенәз аңа явызлык теләмәс, иншалла. Тик күңел дигәнең гелән парә-парә килә, бу хәлгә ышанырга да була иде. Олан кенәз әллә балалыгы, әллә ваемсызлыгы, әллә явызлыгы белән күп кенә кешеләрне зиндан-төрмәләргә яптырды инде. Барысы да Агриппина күз алдында булды. Ай, шул Еленасы исән булсачы да Агриппинасын суырып алсачы шул явызлар кулыннан… Ә бит аны мәрхүм Василий III үзе балаларын карарга алган иде. Ул гынамы, өч яшькә кадәр дияргә була, күп вакытта аягүрә баш баласы Ваня аның күкрәген имде. Анасыдай күрергә тиеш иде Агриппинаны, ә ул, исәрбаш, шул кешене монастырьга озата. Кемнән туды ул бала – бер Агриппина да, Елена гына беләләр иде. Нишләмәк кирәк, илледән узган Василий III гә углан кирәк иде. Ә яшь, чибәр, тән-сыны белән мөлдерәп торган Елена олуг кенәзгә килсә дә, өч елга якын балага узмады. Шуннан Агриппина тәвәккәлләде – энесе Иван Телепнёв белән кавыштырды. Йа Хода, үзең ярлыка күр бахырыңны. Мәхәббәтнең нинди гаебе булсын ди. Кем мәхәббәткә шаһит та, кем хөкемдар. Булса, бер Аллаһы Тәгаләдер. Василий III вафат булгач, Иван Телепнёв тәмам шашты. Еленадан аерып булмый башлады үзен. Иллә нишләмәк кирәк, алар икесе дә яшьләр, икесе дә бер-берсе өчен үлеп торалар иде. Агриппина монда да каршы килә алмады, һәрчак теләктәш булды, һәрчак кавыштырды… Әйе, әле күптән түгел генә мәңге шулай булыр төсле иде, хәзер барысы да асты өскә килде. Юк инде Еленасы, кенәз Телепага да җәза яный. Ә аны монастырьга озатырлар, бер дә олан кенәзгә күкрәген имезгән дип тормаслар – чәчен кыркырлар, монахиня күлмәген кигерерләр. Күптән генәме әле аның кулында Аллаһы Тәгалә биргән йөз ләззәт вә рәхәт иде. Ул биредә гүя җәннәттә иде. Елена үлеменнән соң барысы да җимерелде: көн-төн күз кабаклары тартыша, юк кына хәбәргә да йөрәге лепердәргә тотына, әле үз-үзен кая куярга белми ары сугыла, бире сугыла, әле илереп кычкыра-кычкыра хакыйкатьне эзлисе килә. Ә бит ул чынлап та гаепле түгел, түгел!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации