Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]
Бүлмәсенә кереп бикләнгәннән соң, ул шәкелләрне тотып-тотып карый, гүя шәкелләргә кагылган кешеләрнең язмышлары аның кулында иде. Һәм ул шулай да түгелме соң?
Күзәтте, уйланды-уйланды да туганнары Глинскийлар төркеменең сыекланып калуын күрде. Һәм ни сәбәпледер үги атасы мәрхүм Иван Телепнёвны исенә төшерде. Иван Телепнёвның беренче хатыныннан туган, аның яшьтәше булган Фёдорны ул балачактан ук якын итте, дус күрде. Алар балачакта һични белми бергә уйнап үстеләр, бер-берсен күрми торсалар, очрашмый, аралашмый башласалар сагышланырлар иде. Әмма соңгы мәлдәолан кенәзнең котын алган бер сәбәп туды – ул, ягъни ИванIV олуг кенәз Василийныкы түгел, ә анасы аны Иван Телепнёвтан тапкан. Анасының Иван Телепнёвны үлепләр яратуы хак, үзе шаһит… Ышанмаслык та түгел иде шул. Җитмәсә, моның янында мәрхүм Иван Телепнёв бер тапкыр аңа: «Ваня, кадерлем, син дә бит минем улым!» – дигән иде. Ул вакытта олан кенәз моңа бөтенләй игътибар итмәгән иде, чөнки Иван Телепнёв анасы белән бер ятакта йоклый, бер-берсеннән күзләрен дә алмыйлар. Хәзер исә, хатын-кызлар тәмен белеп, аларның ни кылуларын күз алдына китереп, бу хәлгә ышана калды. Нигә соң әле ул аңа тик торганда «улым» дип әйтте икән? Әллә соң аны анасы чынлап та Иван Телепнёвтан табамы?.. Бик ихтимал ич! Чөнки атасы инде анасына картаеп өйләнә диярлек, ул гынамы, беренче хатыны Соломонияне нәкъ менә балага узмаган өчен монастырьга озата. Югыйсә Соломония Сабурованы атасы үлепләр яраткан, егерме ел аның белән гаять дәрәҗәдә тату яшәгән, диләр. Аннары анасы да, атасына кияүгә чыккач, ни сәбәпледер өч ел бала тапмый. Өч ел! Әбит икесе дә сәламәт булганда, анасы беренче елда ук балага узарга тиеш иде,әул узмый да узмый. Шуннан анасы Аллаһы Тәгаләдән бала теләп монастырьдан монастырьга йөреп, хәер-сәдака өләшеп, гыйбадәт кылып йөри. Ә Иван Телепнёв кенәз аны озата бара. Атасы исә бу вакытта ни сәбәпледер яшь хатынның балага узуына өметен өзеп булса кирәк, беренче хатыны сөрелгән монастырьга китә, анда атнага якын торып кайта. Әйе, уйланырлык иде олан кенәзгә. Аннары мәрхүм Василий Шуйский агасы да аңа бухакта нидер сөйләргә җыенган иде кебек. Моның өстенә Алексей Адашев әйтүенә ышанса, атасын, ягъни ВасилийIIIне Касыйм татарлары «Алаша» дип атаганнар. Алашаның кем икәнен белә олан кенәз, печтерелгән айгыр, ошбу бичара ат печкәннән соң бияләр ягына әйләнеп тә карамый башлый. Димәк, атасы гаепле баласы булмауда. Тик нигә соң аны бөек кенәз итеп раслый?.. Үз угланы икәнен белмәгән хәлдә барыр идеме икән атасы бу хәлгә? Бармас иде. Хикмәт, тәмам баш алмалы хәлләр икән ич! Инде нишләргә тиеш ул? Яшьтиләренә кул салсынмы? Яшьтие Фёдор Воронцовны сөргәне өчен дә үкенеп бетә алмый, калдыра ала иде ләбаса ул аны, калдыра ала иде. Андрей Шуйскийдан курыкты, комсыз боярлардан. Ни өчен?.. Чөнки аның үзен дә юк итүләре йә булмаса Аккүлгә сөрүләре бар иде. Дәшмәде, телен тешләде. Һәм бик дөрес эшләде. Менә хәзер аның көне килде. Ул хөкем итәчәк үзенә дошман булган боярларны, биләмәле кенәзләрне. Аңа ундүрт яшь китте, аның кулы чишелде. Хак, яшьтиләрен сагына, юксына, бит бергә этлекләр эшләп йөргәннәр, кызлар көчләгәннәр иде. Хәзер әнә Фёдор Телепа белән Иван Дорогобужский аның турында әллә ниләр сөйләп йөриләр икән, олан кенәз болай итте дә, олан кенәз тегеләй итте, әйтерсең лә кызлар көчләүдә үзләре дә катнашмадылар.
Олан кенәз яшьтиләре Фёдор белән адашы Иванның фигураларын кулына алды, бертын уч төбендә сикерткәләп торды. Ул бу шәкелләрне бүген үк почмакка томыра ала иде, ләкин нигәдер ташламады, кире урынына куйды. Соңгы көннәрдә җәзалар ешайды, халыкның әллә ни уйлавы бар иде. Әйе, ул башта Казан каласына яу йөрер. Үги атасы Иван Телепнёв кебек, үзенә дан яулар, шуннан соң гына дошманнарын берәм-берәм теге дөньяга озата башлар.
Кич якта олан кенәз үз янына Алексей Адашев белән Сильвестр атакайны чакыртып алды. Тегеләр түргә узып утырышкач, әле берсенә, әле икенчесенә бик озак текәлеп карап торды.
– Сез икегез дә минем иң якын кешеләрем. Дума боярларына әлегә бу хакта әйтәсем килми. Мәгълүм ки, Казан тәхетенә Шаһгали ханны утырткан идек, безгә ирешкәне шул – аны тагын кудылар. Минем ул басурманнар дәүләтен, бабам кебек, үз йортым итәсе килә. Безгә бик күп туплар, дары һәм корал кирәк булачак. Шул эш башына син бассаң иде, Алексей. Син аңа оста кеше, яңа төр калканыңны да мин ошаттым. Казнабаш белән мин сөйләшермен, син теләгән сумманы бирер. Ә син, атакай, Алексейга бу эштә беренче ярдәмче бул. Барысы да әзер булгач, миңа килерсез, сөйләшербез.
– Баш өсте, бөек кенәз, барысы да син дигәнчә булыр, – диде Алексей Адашев, урыныннан кубып бил бөгә-бөгә, хәтта олан кенәзнең аягына да төшәргә иткән иде, теге кулын күтәрде.
– Кирәкмәс, Алексей, мин сиңа үземә ышанган кебек ышанам. Аннары оныта язганмын, Малютаны табып китергәнең өчен зур рәхмәт. Ул хәзер минем янымда, җаным тыныч. – Иван IV атакай Сильвестрга таба борыла төште. – Син, атакай Сильвестр, митрополит белән сөйләш, миңа каршы төшмәсен. Юкса шәфкать көтмәсен. Әйдәгез, хәзер бергәләп изге теләккә гыйбадәт кылыйк.
Өч кеше, өч дәүләт эшлеклесе, маңгайларын идәнгә бәрә-бәрә, изге теләккә гыйбадәт кылдылар. Олан кенәз шул тамаша тырышып чукынды, гыйбадәт кылды ки, маңгаена кара тап кунды. Ә маңгае олан кенәзнең почмакланып килгән, тиресен тартып куйган кебек ялтырап тора иде. Күзләре соры-кара, тирән утырган, үркәчле зур борыны ярты битен каплап тора, ирен өстендә бөтәрләнеп килгән бала йоны төсмерләнә башланган.
Гаскәр туплау, аны коралландыру 1545 елның гыйнвар аенда гына тәмамланды. Олан кенәз Алексей Адашевны дәшеп алды һәм җыелган гаскәр саны белән кызыксынды. Атасы Василий III Казанга яу чыкканда, 300 мең бояр угланнарыннан торган атлы гаскәр алып, авыллардан җыештырылган 60 мең ратниклар иярткән булган икән. Василий III аларны ашаткан да, күпләрен киендергән дә, шуның өчен ратникларга күп кенә яшьләр үзләре теләп килгәннәр. Боярлар ул заманда ат-коралларны үзләре хәстәрләргә тиеш булганнар, ратниклар исә олуг кенәз исәбенә калган, һәр полкта бер байрак булган. Байракка кояшны туктатырга омтылган Иисус Навин сурәте чигелгән. Әнә шул көч белән барып, атасы Казан каласын үз йорты иткән. Димәк, угланы Иван IV нең дә гаскәре дә атасыныкыннан ким булырга тиеш түгел. Шуның өчен олан кенәз Казаннан качып кайткан Шаһгали ханны Мәскәүгә чакыртып алды, үз казнасыннан мең алтын бирде һәм боерды: татарлардан гаскәр оештырсын һәм февраль аенда Владимирга таба кузгалсын. Олан кенәзнең киң күңеллелегенә бил бөгә-бөгә аягына төшкән Шаһгали хан олан кенәзгә рәхмәтләр яудырды һәм вакытында Владимир каласына килеп җитәсенә ант-вәгъдә бирде.
Дөресен генә әйткәндә, олан кенәз ошбу капкорсаклы, кыска аяклы, кабак битле, чын мәгънәсендә Алаша ханны яратып бетерми иде, әмма нишләмәк кирәк, Алексей Адашев әйткәнгә ышанса, Касыйм ханнары урысларга һәрчак тугры хезмәт иткәннәр. Аннары сүз ара сүз чыгып, Шаһгали хан аңа бер фикер җиткерде: «Зөя тамагына кала күтәрергә кирәк, чөнки гаскәрне азык-төлек белән тәэмин итү гаять кыен», – дип әйтте. Алексей Адашев белән олан кенәз күзгә-күз карашып алдылар. Фикер иде бу, гаять акыллы фикер. Басурман хан дөрес әйтә. Урыс гаскәренең уңышсызлыкка очравы бары тик азык-төлек һәм корал базасы булмауда – Казанны камагач, урыс гаскәренә йә корал җитмәде, йә азык, һәм гаскәр чигенергә мәҗбүр булды.
– Хан хаклы, бөек кенәз, – диде Алексей Адашев. – Тик анда ничек кала суктыру кирәк. Басурманнар җире ич, сизеп алсалар, шундук ут салачаклар.
– Ә сез аны, Алексей дәдәй, өске якта, урыс җирендә суктырыгыз да, агызып алып төшеп, көн эчендә күтәртегез, – диде Шаһгали.
Олан кенәз тәмам әсәрләнде, торып өстәлдә яткан карта янына килде һәм бик озак Идел елгасының өске якларында озын һәм кантарлы бармагын йөртте. Шуннан соң Шаһгали хан янына килде дә тегене кочаклап алды:
– Рәхмәт сиңа, хан.
Шаһгали ханның күзләре мөлдерәп яшь белән тулды.
– Баш өсте, баш өсте, бөек кенәз, – дип мыгырданды ул яшь аралаш.
– Сафа Гәрәй ханны без Казаннан куарбыз, хан. Ышан. Аннары янә сине Казан тәхетенә утыртырбыз, – диде олан кенәз.
– Йә Аллаһ, мөхәммәдур-рәсүлуллаһи, шулай була күрсен.
– Булыр, – диде олан кенәз һәм, үсеп киткәндәй, тураебрак басты. – Булыр!
23
Әйе, Рәсәйнең булачак олуг кенәзе Иван IV Анастасия Романовага гашыйк иде. Шуңа да карамастан ул Алексей Адашев һәм дьяк Сильвестр киңәше белән үзе кул куеп декабрь аенда бөтен Рәсәй биләмәләре түрәләренә шартнамә җибәрде. Шартнамәнең эчтәлеге болайрак иде: «Миннән ошбу шартнамәне алгач та кемнең җиткән кызы бар, ул аны тиз арада Мәскәүгә җибәрергә тиеш. Күргәзмәгә, бөек кенәз карачыларына. Кем дә кем җиткән кызын нинди дә булса сәбәп табып яшереп калдыра икән, аны үлем җәзасы көтә». Шушы шартнамә киткәч, Мәскәү каласына һәр кала-авыллардан кызлар агыла башлады. Аларны карачыларның ышанычлы хатыннары карады, чибәрләрен, аерата зифаларын сарайга җыйдылар, ә үтмәгәннәрен исә кире кайтарып җибәрделәр. Сарай күргәзмәсенә үтмәгән кызларның күз яшьләрен бер җиргә җыйсаң инеш кенә булмас иде, чөнки һәр кыз ким куйганда бөек кенәзнең кәләше булам дигән өмет белән Мәскәүгә килгән була. Иллә нишләмәк кирәк, кызларны сайлаучылар гаять дәрәҗәдә таләпчән була, чибәрләр һәм гүзәлләр арасыннан бары тик унбишләбе генә сарай карачы хатыннарына күренергә үтеп керә ала. Сәере шул була, алар арасында Анастасия Романова да була. Яшь кияү егетенә күрсәтү өчен кызларны анадан тума чишендерәләр һәм өсләренә үтәли күренмәле өрфия тукыма ташлап идәндәге келәмгә яткыралар. Кызларга, кияү егете яшь кенәз кергәндә, күзләрен йомып, йоклаганга сабышып ятарга кушыла. Өрфия тукыма аша кызларның ап-ак тәннәре җемелди, каты, тулы күкрәкләре, күгелҗемләнеп калган ими башлары. Унҗиде яше тулар-тулмас Иван IV кызлар арасыннан үзенә кәләш сайлый. Һәм иң гаҗәбе – Успен чиркәвендә күреп гашыйк булган Анастасиядән башка берәүне дә күрми диярлек. Анастасия янына җиткәч, Иван IV аның өстенә кулъяулыгын ташлый. Кәләш Рәсәй бөек кенәзенә әнә шулай сайлана. Ә бит калган ундүрт сылу арасында Анастасиядән дә сылурак кызлар булгандыр, ләкин йөрәккә йөгән салып буламы – Иван IV үзенә кәләш сайлаган була инде. Хәер, мөгаен, яшь кенәз кәләшне белеп сайлагандыр, Анастасия кебек йомшак күңелле, сабыр, тыйнак, гыйффәтле, гүзәллеге турында әйтеп тә торасы юк, унбиш кыз арасында, бик ихтимал, бүтән булмагандыр да. Иллә бөек кенәз сайланып сарайга килгән кызларның берсен дә кире борып кайтарып җибәрми, ул аларны үзенең куштан боярларына, якын кешеләренә кияүгә бирә, шулар арасыннан үзенең җансакчысы Малюта Скуратовка да кәләш таба.
1547 елның гыйнвар аенда Иван IV белән Анастасия Романовага никах укыйлар. Никах укыганда, митрополит Макарий бөек кенәз Иван IV нең башына патша таҗы кигезә. Нәкъ шул көннән Иван IV Рәсәй патшасы титулын ала. Ләкин гомер-гомергә консерватор булган урыс халкы бу исемгә йөз еллар буена өйрәнә алмый интегә. Әмма безгә мәгълүм: Рәсәй дәүләтендә нәкъ менә Иван IV патша титулы алучыдыр.
Туйлар узгач, Иван IV яшь кәләше белән, кыш булса да, җәяүләп Троицк-Сергий монастырена китә, ул анда яшь кәләше белән атнадан артык изге Сергий табуты өстендә гыйбадәт кыла. Әмма атналар буена гыйбадәт кылса да, аннан кайтуга, ИванIV янә үзенә дошман эзләргә керешә, таба, җәзалый. Иван IV хаким буларак беркайчан да тотрыклы карашта була алмый: үзенә буйсынган боярларның бер ишен күккә күтәреп мактый, икенчеләрен юк сәбәп табып, аякларын богаулап, зинданга ташлый. Беркайчан да сугышта катнашмаган, орыш кырында көчен сынамаган, ә явызлыгын һәм мәкерлелеген үз халкында күрсәткән Иван IV дән куркып башкаладан күчеп китүче боярлар табыла. Әмма аларның бик азлары гына Иван IV җәзасыннан котыла ала. Ул качкан боярларны һәм кенәзләрне эзәрлекли, эзләтә, таптыра, Мәскәүгә алып кайттыра һәм бөтен халык алдында хыянәтче тамгасы тагып астыра, кистерә, җәзалый. Унҗиде яшендә үк дәҗҗал сурәтенә кергән Иван IVРәсәй тәхетендә утырган кенәзләрнең явызларының явызыдыр. Тәхет тирәсен уратып алган Глинскийлар йә Шуйскийлардан да яманрак булып чыга яшь кенәз. Хак, Иван IV митрополит кулыннан патша атавын алса да, әлегә куштан боярлар сүзеннән чыгарга кыймый. Ул бик мәкерле-хәйләкәр эш итә: бөтен явызлыкларны Глинскийлар һәм Шуйскийлар кулы белән кыла. Халык мәкерлелекнең асылын белми, явызлык кылучы кешеләр Глинскийлар, Шуйскийлар дип бара. Ниндидер күләмдә монда хаклык була. Чит-ят кешедән берәү дә ИванIV гә шикаять белән керә алмый. Андый кеше табылганда, ул башта шикаятен Глинский кулына тапшырырга тиеш була. Глинскийлар исә шикаятьне йә юк итәләр, йә йомып калалар.
Көннәрдән бер көнне Воробьёво утары тирәсендәге урманга ауга чыккач, патша янына Псков каласы биләмәле кенәзе Турунтай-Пронский кылган явызлыкларга зарланып, шикаять белән берничә дистә кеше килә, аларга, җитмәсә, йөзләрчә ачык авыз ияргән була. Бу вакытта Иван IV Остров авылы янындагы утарга туктаган була. Халык шикаятьнамәләрен күтәреп, шунда юнәлә. Җитмешкә якын кеше Иван IV туктаган утар ихатасына үтә һәм кенәз Турунтай-Пронский өстеннән язылган шикаятьне патшага тапшыра. Иван IV шикаятьне укып та тормый, шикаятьнамә китерүче халыкны төкереген чәчә-чәчә сүгә башлый, ахыр, капкаларны бикләп, яткырып сугарга куша. Ул гына да аз тоела яшь патшага, ул шикаятьнамә китерүчеләрне чишендерергә куша һәм үзе үк аларның шәрә тәннәренә кайнап торган шәраб коеп йөри, сакалларына ут төртә, типкәли, мәсхәрәли. Бер гөнаһсыз кешеләргә җәза бирүгә әллә Аллаһы Тәгалә түзә алмый, шул чакта каладан чапкын килә, имеш, зур чаң манарадан әйләнеп төшкән. Бөек кенәз, гадәттәгечә, яшь хатынын алырга да онытып, Малюта белән калага чаба. Шикаятьнамә китерүчеләр: «Безне Ходай үзе саклады», – дип, җәза төбәгеннән тиз арада шылалар. Чөнки Рәсәй дәҗҗалыкиткәнбула, калганнары исә халыкка кул күтәрергә кыймыйлар.
Рәсәйнең бөек кенәзе таҗ кигән 1547 ел чынлап та каһәрле була. Туйдан соң күп тә үтми, Мәскәүдә көчле янгын чыга. Бу хәл 21 апрель көнне була. Бик күп өйләр, каралтылар яна, халык тәмам ялангач кала. Бу яман хәлгә ике ай булыр-булмас тагын да яманрак янгын куба. Моның өстенә давыл кузгала, зилзилә килгәндәй, кала өстендә бутала. Ут ялкыны Кремльгә кадәр җитә, Успен соборына ут каба, ул гынамы, бөек кенәзнең өенә ут төшә, корал амбарлары яна башлый. Патша ятагын, еллар буена җыйган байлыкны ут ялмый. Успен соборында гыйбадәт кылучы митрополит Макарий, соборның ишекләре яна башлагач һәм түбәсенә ут капкач, җир асты юлы белән елга ярына чыга, аннан аны дьяклары бау белән көймәгә төшерергә итәләр, бау өзелә, ә митрополит суга төшә. Аны көч-хәл белән сөйрәп алып чыгалар һәм көймә белән кала читендәге Новоспасский монастырена алып китәләр. Кремльдәге Чудов һәм Вознесенск монастырьларыннан көл өемнәре генә кала. Кытай-кала төбәгендәге барлык лавкалар яна. Көчле янгын көн дигәндә ярты каланы юк итә. Янгын эчендә калып, калада 1700 кеше үлә, бала-чаганың, карт-корының исәбен алучы булмый. Бөек кенәз көч-хәл белән Малюта Скуратов ярдәмендә Воробьёво авыл-утарына барып егыла.
Бары тик икенче көнне иртәнге якта гына янгын басыла төшә, ләкин каралты-өйләр атна буена пыскып ята әле. Булган фаҗигагә коты алынган бөек кенәз куштан боярлары белән митрополит яткан Новоспасск монастырена юнәлә. Менә шунда ул беренче тапкыр бу хәлгә изге атакай Фёдор Бармин, кенәз Фёдор Скопин-Шуйский, киңәшче бояр Иван Челәднин авызыннан искитмәле хәбәр ишетә. Имеш, Мәскәүне бары тик сихерчеләр яндыра. Балачактан ук юк-барга ышанырга, һәркемнән шикләнергә өйрәнгән яшь кенәз аларны дикъкать белән тыңлый, бу хәбәрне җиткерүчеләргә самими рәвештә ышана. Ничек ут салалар соң Мәскәү кадәр Мәскәү каласына сихерчеләр? Кемнәр алар?.. Бөек кенәзгә болайрак аңлаталар. Имеш, сихерчеләр кеше йөрәген алалар да аннан аккан канга су катыштырып ырымлыйлар һәм шул канлы суны ут төшәсе өйләргә тамызып йөриләр. Кичәле-бүгенле генә патша таҗын кигән, инде өйләнгән, шаулатып туй уздырган ИванIV ошбу ялганга тәгаен ышана, митрополит яныннан кайтуга, куштан боярларын булган хәлне тикшерергә дип халык арасына чыгарып җибәрә. Бер төркем боярлар Кремль каршындагы Успен соборы янына халыкны җыялар һәм: «Мәскәүгә утны кем салды?» – дип сорыйлар. Җыелган халык арасыннан калын тавышлы берәү: «Мәскәүгә ут төшүгә кенәгинә Анна Глинская гына гаепле, ул сихерләде, ул ырымлады каланы!»– дип кычкыра. «Кара халык – кара сарык» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән шул, халык төркеме: «Глинскийларны җәзаларга, гаеп аларда!»– дип шаулый башлый. «Китерегез Анна әбине, үзебез хөкем итәбез!» – дип атылып чыгучылар да була. Китә ыгы-зыгы, шау-шу, җыелган халыкны тыеп булмый… Чарасыз калган боярлар артка чигенә-чигенә Успен соборына юнәлә. Шунда берсе: «Кенәз Юрий Глинский монда икән бит, халаяк! Глинскийлар токымы! Тотыгыз үзен!» – дип кычкырып җибәрмәсенме. Кенәзне шундук эләктереп алалар, мәйдан уртасына сөйрәп кертәләр һәм ай-ваена карамый тарткалый-суккалый башлыйлар, ахыр таш атарга тотыналар һәм бичараны үтерәләр. Котырына башлаган халыктан янгын чыгу мәсьәләсен тикшерергә килгән боярлар да тиз генә табаннарын ялтырата. Ул арада котырынган халык Глинскийларның өйләренә ташлана. Вату-җимерү башлана, талау, өйдәгеләрне вәхшиләрчә мәсхәрәләү. Халык, өйнең астын өскә китереп, Михаил Глинский белән аның әнисе Анна әбине эзли. Акыралар, бакыралар, әйтерсең чынлап та янгын чыгуда Глинскийлар гаепле. Моның белән генә тынычланып калмый кан исенә исергән халык, калган боярларның өйләрен дә вата-җимерә, талый башлый, ахыр чиктә ошбу халык патша качып киткән Воробьёво утарына таба кузгала. Каравылчыларны бәрә-суга утар ишегалдына килеп керәләр. Моны алдан белеп торган Иван IV башкисәр сугышчылары белән бина болдырына чыгып баса. Бөек кенәз аларга нидер әйтергә тели, әмма аны хәтта тыңлаучы да булмый, кычкыралар, бакыралар, Анна карчыкны таләп итәләр, ягъни Иван IV нең әбисен. Бу хәлгә җен ачулары чыккан ИванIV мылтыкчыларына халыкка атарга боера, Малюта Скуратов җитәкчелегендәге җансакчылары исә халыкны кылыч белән турарга ташлана. Күз ачып йомганчы утар эче, калага юнәлгән юл буйлары мәет белән тула. Бу хәлгә тәгаен кәефе кырылган Иван IV янә, хатынын алырга да онытып, Мәскәүгә кайтып китә.
Мәскәүдә аны көтелмәгән хәбәр көтә. Башта аңа Юрий Глинскийның ничек үтерелүен тәфсилләп сөйлиләр, ул гынамы, Ржёв каласына әнисе белән ял итәргә киткән Михаил Глинский, Юрий Глинскийның ничекләр үтерелүен ишетүгә, үзе якын иткән боярлар һәм гаиләсе белән Литвага кача, аны яклаган Псков каласы түрәсе кенәз Иван Турунтай-Пронский да аңардан калмый. Иван IV гаять кыен хәлдә кала. Атна эчендә ул иң якын кешеләрен югалта. Бу фаҗигане кем дә булса оештырган дигән фикер вә уй башына да килми. Ә Алексей Адашев белән дьяк Сильвестр аңа бу турыда әйтергә кыймыйлар, гәрчә иң ышанычлы кешеләре булсалар да, чөнки беләләр, бу фаҗигане Шуйскийлар белән митрополит Макарий эшләгән була. Алай да бөек кенәз соңгы мәлдә янына Пётр Шуйскийны чакыртып ала һәм көтелмәгән бурыч йөкли – качкыннарны куып җитәргә һәм Мәскәүгә алып кайтырга.
Пётр Шуйский бөек кенәзнең әмерен җиренә җиткереп үти, качкыннарны куып җитә һәм, әсир иткәндәй борып, Мәскәүгә алып кайта. Качкыннарны җәзалаган да булырлар иде, Михаил Глинскийны митрополит Макарий яклап чыга, чөнки эшләр тирәнәйгән саен, үзенең дә гаебе ачылуын сизә изге атакай, аннары качкыннар үзләре дә: «Безне туганыбыз Юрий кенәз язмышы көтә дип курыктык», – дип акланалар. Шулай итеп, Иван IV Глинскийларны да үз яныннан бер читкәрәк куярга мәҗбүр була. Качкыннарны борып алып кайткан Пётр Шуйскийны ул күтәрә һәм аны, биләмәле кенәз итеп, Турунтай-Пронский кенәз урынына җибәрә.
Яшерен бүлмәгә кергән саен, ул теге йә бу шәкелне алып почмакка ата. Һәм күрә: янында кешеләр тәгаен азаеп бара икән ич! Шуннан ул борынгы бабаларыннан килгән туганнарын эзләргә керешә. Ул иң әүвәл аларга таянырга тиеш, алар коткарса коткара алыр аны. Ә туганнары күп калмаган икән.
Беренче урынга ул Владимир-Суздаль кенәзләрен куйды, икенче урынны Ярослав кенәзләренә бирде – алар арасында да ерак туганнары булган икән. Өченче урынга Литвадан күчеп килгән кенәзләр чыкты. Кенәзләрнең тамыр-чыгышларында ул бер генә саф урыс кенәзен дә таба алмады. Борынгы кенәзләр арасында урыслар белән бергә немец һәм греклардан чыкканнар, Литвадан ияргәннәр, татарлардан калганнар, финнардан кушылганнар булуы ачыкланды. Казанда башын салган Пенковлар, бүген воеводалар булып йөргән Курбскийлар, Прозорскийлар ярославлылар булсалар, Бельскийлар барысы да литвалылар икән, ә Шуйскийлар бик борынгыдан килгән Суздальдан булып чыктылар. Алар барысы да кайчандыр биләмәле кенәзләр булалар, ләкин кайберсе үзе теләп, кайсыларын яллап Мәскәү кенәзләре аларны бер тирәгә – бер дәүләт канаты астына җыюга ирешә. Чернигов, Тверь, Белёв кенәзләре турында да бик төгәл хәбәрләр алды ул. Атасы Василий III аңа зур дәүләт оештырып калдырды. Ул аны таратмаска тиеш. Әмма ничекләр сакларга, ничекләр таратмаска кулына төшкән дәүләтне?.. Ливония, Литва, Польша үзара тартышалар, Рәсәй боярларына җир җитми, аларның теләкләрен канәгатьләндермәсә, ай-һай, утыра алырмы икән Иван IV Рәсәй тәхетендә, митрополит Макарий үзе үк боярларны яклап чыгар. Иң мөһиме, Казан дәүләте ханы мөстәкыйль вә бәйсез яшим дип баш калкыта, Казанга ярдәмгә киләм дип Кырым ханы яный… Әйе, уйланырлык иде яңа унҗиде яше тулып киткән һәм башына патша таҗы кигән, ул гынамы, өйләнергә дә өлгергән Иван IV гә.
Патша калага кайтты һәм үз янына митрополит Макарийны түгел, Алексей Адашев белән рухи атасы дьяк Сильвестрны чакыртып алды. Һәм алар ике көн буена гыйбадәт кыла-кыла киңәштеләр. Инде ни кылырга тиеш ул? Хак Тәгаләдер, аңа кемнеңдер каргышы төште. Кемнең? Ни өчен?
Бу сорауга изге атакай Сильвестр җавап бирде. Ул, ягъни Иван IV Аллаһы Тәгаләгә таянырга тиеш, иң әүвәл кара халык алдына чыгып гаебен танырга, тәүбә итәргә, моңа кадәр кылган гөнаһларын ярлыкау өчен изге җаннарны җыеп өч көн, өч төн чиркәүдән чыкмый гыйбадәт кылырга, Аллаһы Тәгаләдән кичерүен, ярлыкавын үтенергә.
Икенче сорау туа. Ары таба ил белән ничек идарә итәргә?
Бу сорауга Алексей Адашев җавап бирә.
Мәрхүмә әнисе Елена Глинская акча реформасы уздырды, ә ул, митрополит белән киңәшеп, чиркәү реформасын уздырырга тиеш. Бу – бер. Икенчедән, Думаны яңартырга. Картаеп, буыннары вә акыллары катып, тешләре коела башлаган боярларны Думадан куарга, яшь патша һәм аның дәүләте өчен башларын салырга торган ышанычлы боярларны сайлатырга. Әмма моңа кадәр Казан йортын канат астына кайтарырга. Казан-Кырым белән дәгъвалашкан арада, Польша белән солых төзергә, әмма Литваны борчудан туктамаска, чөнки сәүдәне җанландыру өчен диңгез буена чыгу зарур. Менә шунда инде Рәсәйнең дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелер һәм, ниһаять, аны Европа таный башлар. Әйе, танымасалар – танытырга.
Монысы белән дә тәгаен килеште Иван IV. Күпне күргән Алексей Адашев аксөяктән булмаса да, төпле киңәшләр бирде.
Бу аның өчен зур чара иде. Иң әүвәл ул Сильвестрга изге атакайларга хат язарга кушты. Мәскәүгә җыелсыннар, бөек кенәз Иван IV гөнаһларын ярлыкау өчен алар белән дә өч көн, өч төн гыйбадәт кылырга әзер.
Шушы сөйләшүдән соң гына Иван IV бераз тынычлана төште.
Изге атакайлар белән гыйбадәт кылуны чарасызлыктан башкарса да, халык алдында кылган гөнаһларын ярлыкау өчен өч көн, өч төн алар белән чиркәүдән чиркәүгә гыйбадәт кылып йөрде. Ә дүртенче көнне исә кара халык алдына чыгарга вәгъдә итте.
Атакай митрополит Макарий моңа ихлас күңелдән шатланды. Кулга өйрәнә башлады бит йөгәнсезләнә киткән патша. Митрополит үз янына дьяк Сильвестрны чакыртып алды һәм Алексей Адашев белән бергә патшага халык алдында әйтеләсе нотыкка сүзләр язарга кушты, ахыр миңа күрсәтерсең, дип тә әйтергә онытмады. Бөек кенәз халык алдында чыгыш ясарга тели дигәч, Мәскәү кырмыска оясы кебек кайный башлады. Китте әзерлек, ыгы-зыгы. Митрополит Макарий Рәсәйдә исем-атлары телгә чыккан түрәләрне Мәскәүгә патша белән очрашуга чакырырга кушты.
Билгеләнгән көн килеп җиткәч, иртән иртүк халык Кремль каршындагы мәйданга агыла башлады. Бу хәлне күреп, яшь патша гаять дәрәҗәдә дулкынланды. Алексей Адашев язып биргән сүзләрне, гәрчә үзе дә кайнарланып сөйләргә оста булса да, кат-кат күңеленнән уздырды. Кояш төшкелеккә күтәрелгәч, яшь патша изге атакайлар һәм ышанычлы сугышчылары белән гаять кәттә тәре күтәреп Кремль капкасыннан чыкты. Быргылар кычкырттылар, барабаннар дөмбердәттеләр, чиркәү чаңнары даң-доң килде.
Яшь патша иң якын кешеләре белән алдан ясап куелган калкулыкка күтәрелде. Җыелган халык та, түрәләр дә изге атакай митрополит Макарийга ияреп дога кылдылар. Шуннан соң гына изге атакай кам таягын күтәрде – барабаннар тынды, халык та шым булды. Митрополит яшь патшаны җитәкләп диярлек алгарак чыгарды, зур булмаган түмәргә бастырды. ИванIV мәйдан тулы халыкка, чайкалган башларга, күтәрелгән кулларга күз ташлады да кинәт каушап калды. Халык шулхәтле күп иде ки, кузгалып китсә, аны гына түгел, һәммә түрә вә сугышчыларны да таптап, изеп китәчәк иде. Ниндидер бер мәлдә аңа әнә шул тоташ халык дулкыны кузгалып киткәндәй булды, һәм Иванның башына кинәт кенә кайнар кан йөгерде. Хәтта күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Бума чирем кузгала икән дип куркынып, Адашевка карады. Киңәшчесе тыныч иде, ул аңа сизелер-сизелмәс кенә елмайды. Әнә шул елмаю аңа тынычлану китерде. Иван IV тураебрак басты, алтын җепләр белән тукылган кафтан изүен җилбәгәй җибәрде һәм көр тавыш белән:
– Үтенәм синнән, изге атакай, бул минем ярдәмчем вә яклаучым, кайтар миңа халкыма булган мәхәббәтем һәм догам. Мин беләм, син миңа кыен вакытларда һәрчак ярдәм кулың суздың. Сиңа мәгълүмдер, атакай, мин атамнан дүрт яшем тулар-тулмас ятим калдым, анамны сигез яшемдә югалттым. Сиңа монысы да билгеле, туганнарым мине якламадылар, ә егәрле боярларым бары тик үз мәнфәгатьләрен кайгырттылар – үзләре хаким дә, хөкемдар да булдылар. Боярлар вә туганнарым моңа кадәр кылынган явызлыкларны барысын да минем исемнән кылдылар, минем исем белән урлаштылар, минем исем белән гаепсез халкымны таладылар, җәберләделәр, рәнҗеттеләр, кан койдылар. О-о, каһәр төшкән бозык җаннар, явыз хөкемдарлар вә хакимнәр, кем моны сезгә рөхсәт итте, кем кушуы белән кылдыгыз ул явызлыкларны?! Мин рөхсәт бирмәдем, туганнар, иманым белән ант итәм. – Иван патша бил бөгә-бөгә чукынып алды һәм кырын күзе белән генә күрде, халык та аңа ияреп чукына, шуннан тагын да куәтлерәк тавыш белән нотыкка күчте. – Мин, туганкайларым, сезнең алда нарасый баладай гөнаһсызмындыр. Бүген кайберәүләргә гөнаһсызга коелган яшьләр өчен җавап тотар көн килде. – Патша тагын бил бөгә-бөгә чукынды, халыкка баш иде. – Ышаныгыз, сезгә мәхәббәтем гаять зурдыр. Аллаһы Тәгалә исеме белән бу сүзләремне раслап, сезгә түбәнчелек белән баш иям. Мәгәр аккан сулар кире кайтмаган, инде үткәнне дә кире кайтарып булмас. Бу хәлдә мине дә гаепледер дип саныйсыз икән, кичерегез мине, туганнар, сабыйлыгым белән сезгә ясакны да артыграк салганмындыр, минем исем белән бинахакка рәнҗетелгәннәр дә булгандыр. Аллаһы Тәгалә хакына үтенәм сездән, бүгеннән бер-берегезгә булган дошманлыкны бетерегез, олуг эшләрегездән башканы күңелегездә авыр йөк итеп йөртмәгез, калсын шушында бер-беребезгә булган үпкә-рәнҗүләребез. Мин хәзер сезнең тулы патшагыз. Хәзер мин үзем хаким, үзем хөкемдар. Шул ук вакытта сезне саклаучы да, яклаучы да. Моннан соң сезне бинахакка рәнҗетүчеләрне, талаучыларны үзем хөкем итәчәкмен. Җәбер-золымга йөз тотып, әйберләрегезне талаганнар икән, барысын да кире кайтарырмын. – Яшь патша янәшәсендә басып торган Алексей Адашевка таба борылды. – Алексей! Мин сине гаделлегең, тугрылыгың өчен дәрәҗәсезләр арасыннан сайлап алдым. Хәзер син булырсың уң кулым. Бүгеннән үк сиңа мин гаять зур эш йөклим: һәммәсеннән дә– ярлысыннан да, байлардан да шикаятьләрен кабул итеп ал. Егәрле вә дәрәҗәлеләрдән курыкма, шулай ук ялган кан-яшь түккән ярлы-ябагага да ышанма, һәрчак изге юлда бул, һәр шикаятьне җентекләп тикшер һәм язмышларын гадел вә тугры хөкемдарларга тапшыр…
Яшь патша үз сүзләреннән үзе үк үкси башлады, халык исә моны күреп күз яше белән еларга тотынды, хәтта каты бәгырьле, бөек кенәзне җене сөймәгән, аңардан һәрдаим җәбер-золым күреп торган кәттә боярлар да кайсысы чын, кайсысы кыланып сыкрангандай иттеләр. Патша исә күз яшен берәүдән дә яшермәде, бите буйлап яшь акты, ул аңа игътибар итмәде, кайнарланып, ихласи сөйләвен дәвам итте. Холкы-фигыле белән тиз үзгәрүчән кеше буларак, халыкка күчкән тәэсирне тиз тойды. Бу мәлне ул күптән көткән иде һәм менә, ниһаять, аңа ул көн килде. Моның өчен ул иң әүвәл атакай Макарийга, киңәшчесе Алексей Адашевка рәхмәтле иде. Халык аны аңлады, аның хәленә керде, ялкынлы сүзләрен кабул итте, аңа ышанды. Яңа гына башына таҗ кигән патша өчен бу гаять дәрәҗәдә зур бәхет иде. Әйе, ул үз дигәненә иреште. Калганы аның кулында булыр. Бихуш.
* * *
Мәйдандагы ялкынлы чыгышыннан соң атна-ун көн үтүгә, Иван IV Думага зур үзгәреш кертә. Иң әүвәл ул олыгаеп килгән, авызларында тешләре калмаган, җыеннарда теш ыржайтып утырырга яраткан боярларны читләштерергә керешә. Алексей Адашев патшаның бу ниятен хуплый гына түгел, үзе үк тормышка ашырырга тотына. Патша белән якын киңәшчесе Дума әһелләре исемлеген алып ике көн буена яңабаштан карап чыгалар. Дума боярларының исемлеген карап утырганда, яшь патшаның башына янә бер уй килә – бериштән дәүләт кануннарын да яңабаштан карап чыгарга, ягъни үзенә вә заманга яраклаштырырга. Алексей Адашев исә патшаның бу фикер-ниятен дә куәтләп ала, һәм алар Рәсәй кануннарын яңадан эшләргә керешәләр.
Яшь патша Иван Грозный күптән бер нәрсәгә инанган иде инде: аның тәхетен Дума боярлары гына түгел, туганнары да какшатырлык булмасын, киресенчә, Дума боярлары һәм туганнары аның мәнфәгатен кайгыртсыннар вә сакласыннар. Моның өчен чиркәү әһелләрен җыеп, уй-фикерен раслату кирәк булачак һәм нәкъ менә шунда ул янә дус вә дошманнарын таныр. Алексей Адашевка бу турыда әйткәч, теге, зирәк киңәшче буларак, әүвәл аңа бу хакта митрополит атакай Макарий белән киңәшләшергә кушты һәм моны «Собор җыены» дип атарга кирәк булыр, диде. Яшь патша киңәшчесенең бу фикере белән дә килеште. Икенче көнне ул үзе үк митрополит янына барды һәм ил атакаена башында туган ниятен җиткерде. Әүвәл башта ил атакае үзе патша иткән бөек кенәзнең бу ниятен аңламыйча торды, ахыр, Собор үз дәрәҗәсен дә күтәрәчәген чамалап, Иван Грозныйның бу ниятен хуплады, хәтта Собор җыенына дин әһелләрен чакыруны үз өстенә алды. Чакыру хатларына патша имзасы белән бергә митрополит та кул куя дигән фикерне алга сөрде, Иван Грозный исә: «Куя бир», – генә диде.
Ай үтүгә, Собор җыенына башкалага илнең төрле төбәкләреннән изге атакайлар агылды. Собор үзенә күрә бәйрәм төсе алды. Митрополит Макарий еш кына Иван Грозный янына керде, гәрчә атасыдай олы булса да, яшь патшага баш орды, киңәште, тыңлады, үз фикерләрен җиткерде. Бу кеше Иван IV язмышын аякландыруда гаять зур урын тотты, бу хакта бөек кенәз, башы яшь булса да, яхшы белә иде. Үзенә якынайган һәр адәм затыннан гаять дәрәҗәдә шикләнсә дә, сәер хәл, яшь патша митрополитка ышана, аңа таяна, шул ук вакытта ошбу кешедән бераз гына шүрли дә иде, чөнки митрополит аның бар кылган гөнаһларын вә явызлыкларын белә һәм көнаралаш диярлек кылган гөнаһларын җуярга дип, ярлыкау догаларын укыта, чиркәүгә дәшә һәм гөнаһларыннан арындырып чыгара иде. Аллаһы Тәгалә тарафыннан патша итеп билгеләнүенә нәкъ менә митрополит нәсыйхәте белән инанган Иван Грозный, фанатикларга хас булганча, гаҗизләнеп изге атакайны тыңлый һәм, чынлап та, сафланып, тазарынып калган кебек була иде. Әлбәттә, Иван Грозныйның холык-фигыленә, дөньяга караш тәрбияләүгә дьяк Сильвестр да күп көч сала, әмма диндар дьяк аңа сабый чакта, зиһене вә буыны сыек чакта тәэсир иткән булса, митрополит Макарий Иван Грозный кушаматын алдыруга ирешә, әйе, бабасы Иван III кушаматын тага, ә яшь патша исә, гайрәте вә көч-куәте артуын тоеп, моңа кинәнә, куана һәм горурлана иде, гәрчә күңеле вә рухы белән якыннарының күбесеннән куркак һәм шикчел булса да. Иң мөһиме – митрополит Макарий аны патша итте, диндарлыкка чарлады, хәзер Иван Грозный аның белән киңәшми һични кылмый, хәзер патша аның кулында, аның ихтыярында. Хәзер ул хөкемдар, хаким – ил хакиме; башында таҗ, акылы бер аңа – атакай Макарийга буйсынган, хәзер ул аңардан бау ишәчәк, хәзер ул митрополит кушканны барысын да эшләячәк.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?