Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 18


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:20


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 58 страниц) [доступный отрывок для чтения: 19 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Минем дә, Ваарламның да кенәгинә үлемендә гаебе юк, балакай. Олан кенәз безгә җәза биреп Аллаһы Тәгалә алдында иңе күтәрә алмастай гөнаһ кылыр.

– Дәшмә, Агриппина, дәшмә. Язганы булыр. Язмыштан узмыш юк, диләр, – диде моңа чаклы тик утырган Ваарлам.

– Мин сезгә әйттем, калганын үзегез карагыз, – диде Малюта малай.

– Сиңа ничә яшь соң, балакай?

– Җитәрлек. Яшьне бизмәнгә салып үлчәмиләр, – диде Малюта. – Мин аны үз гомеремә саклармын.

Агриппина чын-чынлап явызлык килүенә ышана башлады. Кара син аны, яман хәлнең ихлас булып төшкә керүен. Кичә төшендә ниндидер шыксыз зат килде дә: «Тиздән сине сазлыкка илтеп ташларлар, көн эчендә чәчең коелыр», – дип китеп барды. Агриппина тирләп-пешеп уянып китте һәм бик озак уйланып ятты. Ахыр: «Илаһым, саташу гына була күрсен», – дип, икона янына барып чукынды. Кояш чыгып килә иде инде. Кояш күтәрелүен күрүгә, янә курка калды – иртәнге төш чын була, диләр, саклый күр бахырыңны. Сакланырга, акланырга иде дә бит, ике кулы бәйләнгәндәй, һични кылмый тәмам чарасыз калды. Олан кенәз алдына барып тезләнер, ялгышасың син, балакай, дияр иде, сабыйның куркып калуы, чире кузгалуы бар. Сарайдагыларга дәшмәде түгел, барысы да ярсулы, барысы да куркуга сабышкан, һәркем үз язмышын көтә. Аларның барысының да язмышын боярлар хәл итәчәк. Әнә шул капкорсак, үз-үзләреннән канәгать, мәгәр акыллары бармакка урарга да җитмәгән боярлар. Әнә шулар идарә итә бүген ил белән… Уф Аллам, әллә акылым зәгыйфьләнде инде…

– Ваарлам, ичмасам, син кач. Югал бу тирәләрдән, һич югы, татарларга кач, анда мондый мәхшәр юк, диләр. Алай булса, туган ягың Псковка сыдыр. Кемгә кирәк син монда, кем дә сине эзләмәс. Сарайдан үзем чыгарып җибәрермен, елгага кадәр җир асты юлын беләм. Бар, син дә кит, балакай. Малюта бит әле исемең?.. Күңелем сизә, монда тиздән яман хәлләр башланыр.

– Бөек кенәзгә әйтерсез, мин киттем, – диде Малюта.

– Анакай, мине дә озат алай булгач, – диде Ваарлам, сабак бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. – Минем дә монда каласым килми.

– Әйдә, тиз бул. Шуйскийларның искәрүе бар.

– Минем бернәрсәм дә юк, – диде Малюта.

– Минем дә, Агриппина. Сау бул. Кил, булмаса, үбешик тә…

Олан кенәзнең сабак бүлмәсе бушап калды. Сабый чактагы мөгаллимнәре аңа кирәкми иде инде. Моны эчләре белән сизделәр Ваарлам белән Агриппина апай.

22

Василий Васильевич Шуйский, кенәз Иван Телепнёв яныннан чыгуга, энесе Иван Шуйскийга Дума әгъзаларын җыярга кушты. Боярлар җыелгач, ул, үзбаш диярлек, кенәз Иван Телепнёвны кулга алырга һәм кул-аякларын богаулап зинданга ташларга әмер чыгарттырды. Ошбу әмергә олан кенәз кул салды, һәм боярлар ризалыкларын белдерделәр. Ә бит олан кенәз әмергә кул салмаганда кенәз Иван Телепнёвны аклаулары да бар иде. Бигрәк тә боярина Агриппина Челәднинаны. Аны исә Каргополь монастырена озатырга дип карар чыгардылар. Күкрәген имезеп үстергән, балачак сабагын аннан алган булуына карамастан, олан кенәз аның язмышын да бер тамга белән хәл итте. Олан кенәз бу мәлдә ниндидер канәгатьләнү хисе кичерә иде. Хәзер ул үзе кеше язмышын хәл итә, атасы, бабасы кебек. Ул – хөкемдар, ул – бөек кенәз, аның тамгасыннан башка бер генә канун да расланмый һәм тормышка ашырылмый. Дума җыенына ул бик теләп килде, бик теләп, ихластан боярларга киңәш бирде, аның киңәшләрен һәрдаим үтәмәсәләр дә, боярлар ахыр чиктә килешерләр иде, ә олан кенәз аларның дәгъвалашуларын тәкәббер рәвештә карап торыр иде. Думада, гадәттә, егермедән артык бояр утырыр, аларның әлегә берсе дә олан кенәзгә каршы әйтергә батырчылык итмәде, хәтта Дума башы Василий Шуйский да. Василий Шуйский белән олан кенәзнең атасына каршы әйтергә кыйган кенәзләр – Иван Бельский, Андрей Шуйскийлар – аяклары богаулы килеш сөргендә утыралар иде инде. Шуның өчен соңгы җыенда бу ике кенәз турында сүз кузгалгач, боярлар шаулаша башлады. Ул да түгел, тоткыннарны сөргеннән кайтарырга кирәк дип, митрополит чәчрәп чыкты, аны бер ише бояр яклады. Андрей Шуйский кенәз Василий Шуйскийның туганнан туганы иде, изгелек кылу нияте белән ул Дума исеменнән карар әзерләде һәм олан кенәздән тамга салдырды.

Иван Бельский сөргеннән кайтарылгач, митрополит Даниил аны Дума әгъзасы итеп тәкъдим итте. Василий Шуйский митрополитка каршы чыкты, ә боярлар арасында Бельскийларны яклаучылар табылды. Китте Думада ызгыш вә талаш. Василий Шуйский Думаны таратырга мәҗбүр булды.

Шул ук төнне Иван Телепнёвны кулга алдылар һәм аны кайчандыр үзе Михаил Глинскийны утырткан төрмәгә шулай ук аякларын богаулап ташладылар. Бу ике кешенең дә язмышы үлем аша хәл ителә. Боярина Агриппина Челәднинаны исә, чәчен кыркып, чынлап та Каргополь монастырена озаталар. Боларның барысын да олан кенәзнең теләге белән эшләделәр.

Сигез яшьлек олан кенәз бик тә авыр хәлдә калды, әмма каушамады, Дума карарын җиренә җиткереп үтәттерде.

Хәзер ул еш кына холопларын тәхеттә утырып кабул итә. Әле генә аның янына Василий Шуйский кереп чыкса, бераздан атакай Сильвестр килеп керде. Рухи атакай аның белән бик озак сөйләшеп утырды, аннары йомышчысын Алексей Адашев артыннан җибәрде. Дөньяны гизгән, тормыш вә тереклекнең әчесен-төчесен татыган Сильвестр атакай олан кенәз белән ачыктан-ачык, өлкән яшьтәге кеше белән әңгәмә иткәндәй сөйләшә. Башта ул оланга үзенең уй-теләкләрен җиткерә һәм дикъкать белән, сабыр-тыныч кына олан кенәзне тыңлый, һәм атакай Сильвестр бер нәрсәгә төшенә: нинди генә явызлыклар кылмасын, олан кенәз үзен акларга тырыша, бар гаепне кешегә ташлый. Шуны аңласа да, Сильвестр балага берни дә әйтми, аның белән килешә, бергә икона алдында тезләнеп дога кыла. Ә инде Алексей Адашев килеп кергәч, атакай бу кеше турында олан кенәзгә озак итеп, аның тормышы турында тәфсилләп сөйли, ахыр: «Бөек кенәз, ошбу кеше синең һәрдаим тугры киңәшчең булыр, ул нәселле аксөяк тә түгел, бояр да, әмма дөнья күргән, өч-дүрт тел белә. Син аны кирәк чакта үз яныңа дәш, ятсынма, ышан», – ди. Әлегә кадәр тыныч кына утырган Алексей Адашевка олан кенәз карап-карап ала һәм бу кешенең чынлап та үзенә ошавын тоя. Соңыннан ул аңа кулын үбәргә суза һәм эретерәк кенә:

– Мин сине чакырту өчен үземә бер йомышчы тотармын, – диде.

Шушы сүзләрдән соң Алексей Адашев бил бөгә-бөгә олан кенәз яныннан чыгып китә. Ул чыгып киткәч, олан кенәз,үсеп-исәеп киткәндәй, тәхетеннән кубып, ишекле-түрле йөрергәкерешә һәм ишекъяры торучыны дәшеп, җир астыннан булса да үсмер малай Малюта Скуратовны табып алып килергә куша. Олан кенәз тора-бара бер хакыйкатьне аңлый: аның тирәсендә тәхет өчен көрәш бара. Бер якта Шуйскийлар, икенче якта Бельскийлар. Дөрес, аңа тәэсир итәргә теләүчеләрнең өченче төркемен дә абайлый ул – анасының туганнары Глинскийлар. Ләкин олан кенәз аларга бик игътибар итмәде. Менә хәзер аның каршына янә бер төркем килде – атакай Сильвестр һәм гап-гади чиновник Алексей Адашев. Алексей Адашев олан кенәзгә ошады. Йөзгә-биткә килешле генә, тыйнак, әдәпле. Һәрхәлдә, Василий Шуйский кебек бер аягын олан кенәзнең ятагына куеп эретерәк сөйләшми. Соңгы көннәрдә генә шуны аңлады олан кенәз: һәр төркем аны үз ягына аударырга тырыша. Менә анысы булмастыр, аны берәүсе дә үзенеке итә алмас. Сабый гына булса да, ул ошбу сарайда шактый гыйбрәтле хәлләр хакында хәбәрдар иде. Әнә шуларны күрә-күзәтә, олан кенәз бер нәтиҗәгә килде: үзбаш яшәү кирәк, өлкәннәрне тыңла, әмма үзеңчә эшлә. Әлегә алай ук килеп чыкмый, әмма тора-бара барысы да ул теләгәнчә булыр, моңа аның иманы камил иде.

Ләкин күпме генә әтәчләнмәсен, олан кенәз боярлардан курка иде әле. Иң әүвәл боярлар башы Василий Шуйскийдан.

Әнә шулай уйланып йөргәндә, гомере озын булгыры, ишекне шакымый-нитми, Василий Шуйский килеп керде. Кәефе әйбәт, елмая, күңеле көр.

– Нихәл, государь? – диде ул тәкәллефсез генә һәм түргә узды, гадәттәгечә, бер аягын олан кенәз ятагына куйды. – Нихәл, дим, бөек кенәз, нигә дәшмисең, әллә, энең Юра кебек, син дә чукракландыңмы?

– Василий Васильевич, – диде моңа каршы олан кенәз, Шуйскийны шаккатырып. – Миңа җансакчы кирәк.

– Борчылма, государь, сине барыбыз да саклый, бөтен Рәсәй халкы саклый. Минем, әйтик, синең яныңнан киткәнем дә юк дияргә була. Тиздән менә апаң бирегә күчеп килер. Әйе, әйе, йөзең чытма, син ярый балигъ инде, Юрага кем күз-колак булыр, җитмәсә, мескен, чукрак. Сезгә үз каныбыздан булган тәрбияче кирәк. Йә-йә, күзең-кашың җыерма, мин сиңа яхшылык телим. Ярый, куеп торыйк анысын. Инде әйт, кемне җансакчың итәргә исәбең?

– Малюта Скуратовны.

– Ул кем тагын?

– Бер малай шунда, атасы Гүләй Кытай-калада тора.

– Әһә, төшендем, Касыйм хан көчекләре. Атасы – митрополит Даниилның шымчысы. Тик тор, тик тор, государь, сүз миңа бирелде, боярлар башына. Бәхәсләшмим, Гүләй тугры кеше, кайчандыр атаңның сакчысы булып та йөргән иде кебек. Тик мин сиңа рөхсәт бирмәм, государь. Үпкәләмә. Чөнки… Чөнкиме, Гүләй Скуратов – митрополит тарафыннан сарайга җибәрелгән шымчы. Бәхете, анаң үлгәннән соң качып котылды. Юкса мин аны аягыннан асып куйган булыр идем. Ә митрополит Даниилны, государь, тиздән архипастырьлыктан куачакбыз. Җитте аңа кеше язмышы белән уйнарга, күп болгатты сарай куштаннарын, күп кешенең канын кайнатты.

Олан кенәз дәшмәде, бу хакта ул күптән хәбәрдар иде инде– митрополит Даниил белән Василий Шуйский дошманлашканнар, берәүсе дә сүз бирми, якага яка гына килмиләр. Олан кенәзгә, ахрысы, Василий Шуйский ягына басарга туры килер, юкса ул аны, анасы кебек, теге дөньяга озатып куярга да күп сорамас. Хәзер аңа рухи атакайны яманларга кирәк, менә хәзер, кенәзнең күз алдында, иртәгә соң булып куюы бар. Аннары аның ишеткәне бар, митрополит Даниилны атасы да яратып бетермәгән.

– Мин дә аны яратып бетермим, Василий агай. Тик кем килер соң аның урынына?

– Башта безгә аны куарга кирәк. Соңыннан уйлашырбыз. Ул үзе үк митрополитлыктан ваз кичәргә тиеш. Әйе, ваз кичүе хакында тамгасын салсын һәм моны аңа син әйтерсең.

– Әйтермен, – диде олан кенәз, ашыга төшебрәк.

Василий Шуйский ятактан аягын алды, текәлебрәк олан кенәзгә карады:

– Ванята, минем белән тычкан куышлы уйнама. Ишеттеңме?! Ә митрополитлыкка кемне сайларга уйлашыйк. Әйтик, өч монастырь игуменнарын алырбыз да жирәбә салырбыз, кемне тартып чыгарырсың, шул митрополит булыр. Чудов монастыреннан берәүне алырбыз, Троице-Сергеивтан һәм Хутын монастыреннан берәрне. Кайсын суырып чыгарырсың, шул изге атакай булыр. Килештекме, государь?

– Мин риза, – диде канәгать калып Иван IV.

Ләкин боярлар башы Василий Шуйскийга митрополит Даниилның митрополитлыктан ваз кичүен күрергә язмаган булган – ул кинәт каты авырып китә һәм атна-ун көн дигәндә урынга кала. Олан кенәз Дума боярлары башлыгы итеп мәрхүмнең энесе – Иван Шуйскийны тәкъдим итә, боярлар олан кенәзгә каршы бер сүз дә әйтмиләр, ризалашалар. Боярлар башына килгән Иван Шуйский абыйсы хыялын көне белән диярлек тормышка ашыра – Даниилны митрополитлыктан ваз кичәргә мәҗбүр итә.

Шуннан соң олан кенәз жирәбә суырды һәм Троицк монастыре архиерее Иосаф Скрипицин исеме язылган кәгазьне тартып чыгарды.

Ниһаять, яңа митрополит кайгыртуы аркасында Иван Бельский һәм Андрей Шуйский кенәзләрне сөргеннән башкалага кайтардылар һәм кайчандыр Василий III тартып алган утарларына керергә рөхсәт иттеләр. Әлбәттә, бу хәл Иван Шуйскийга ошамады, олан кенәз дә килешеп җитмәде. Әмма аны бик үк санга сукмыйлар иде әле. Шушы көннән олан кенәз Дума җыенына килеп утырса да, Иван Шуйский җыеннарга бөтенләй килми башлады. Иллә боярлар белән олан кенәз моңа бик үк шаккатмадылар, ул гынамы, атакай Сильвестр тәкъдиме белән Дума башына сөргеннән кайткан Иван Бельскийны күтәрделәр. Олан кенәзгә ун яшь тулып ята иде инде, әмма ул бер якка да бер сүз әйтә алмады, гәрчә теләге булса да. Икенче көнне үк диярлек Дума башына сайланган Иван Бельский олан кенәз янына керде һәм, олан кенәзне шаккатырып: «Иван Шуйскийны гаскәре белән башкаладан куарга кирәк», – дигән тәкъдим кертте. Бельскийны күрүгә, аның тәкъдимен ишетүгә, сәер күчеш булды олан кенәздә – аңарда кисәк Шуйскийларга карата кара ачу уянды. Шундук күз алдына Василий Шуйскийның ятагына аягын куеп эретерәк сөйләшүе, хәтта янавы килде һәм Шуйскийларга мөнәсәбәте шундук үзгәрде – Бельский керткән кәгазьгә тамгасын салды. Бер үк вакытта Бельскийлардан да шикләнә башлады, чөнки Дума башы Шуйскийларны бик тиз Мәскәүдән куып җибәрде, моның өстенә, җаваплылык алып, атасының кан дошманы булган биләмәле кенәз Андрей Старицкийны гаиләсе белән сөргеннән кайтара һәм утарларына озата. Еллар буена сөргендә иза чиккән чал чәчле Андрей Старицкий кенәз иректә яши башлый, хәтта аның кул астында булган боярлар да, аларның җирләре дә биләмәле кенәз кулына тапшырыла. Ул гына җитми, Иван Бельский адашы олан кенәздән туганы Семён Бельскийны кичерүен сорый, сорап кына калмый, үтенә. Чөнки Семён Бельский, кайчандыр аның атасына хыянәт итеп, Литвага качкан була, хәтта литвалылар ягында мәскәүлеләргә каршы сугыша, ахыр ошбу кеше Кырым ханы Сәхиб Гәрәй янына барып елыша, чөнки Бельскийлар чыгышлары белән төркиләр була. Үсмер генә булса да, Иван IV моңа ризасызлыгын белдерә һәм бу хакта атакай Сильвестр белән Алексей Адашевка зарлана. Әлегә бер төркемгә дә елышмаган атакай Сильвестр бу хакта митрополит Иосафка әйтүдән ары китә алмый. Әмма митрополит Иосаф Бельскийларны яклап чыга, ә атакай Сильвестр тәгаен ике ут арасында кала. Ахыр чиктә ул да үз кешесен сайлый. Мәскәүдә төрле ызгышлар баруын искәреп, Владимир каласына сөрелгән Иван Шуйскийга башкалада булган хәлләрне тәфсилләп хат яза, иллә уйлый-киңәшә торгач, хатны әүвәл олан кенәзгә күрсәтергә була. Балигълыкка аяк баса башлаган олан кенәз ике төркемне чәкәштерү җае чыгуын шундук чамалап ала һәм Сильвестрга, хатны тизрәк җибәрергә кирәк, дип әйтә.

Атакай Сильвестрдан хат алуга, биләмәле кенәз Иван Шуйский Новгород, Владимир, Псков һәм үзе яклы Мәскәү кенәз вә боярлары белән киңәшә дә, тегеләрдән ризалык алгач, аксөяк бояр угланнарын җыеп, улы Пётр җитәкчелегендә ермак алаен Мәскәү өстенә җибәрә, ә үзе төп гаскәре белән аның артыннан кузгала.

Ике-өч көн эчендә Мәскәүгә килеп җитәләр. Беренче булып Мәскәүгә килеп кергән Пётр Шуйский иң әүвәл Иван Бельскийны кулга ала һәм, аякларына богау салып, Аккүлгә озаттыра. Шулай итеп 1542 елда Иван Бельский хөкүмәте Рәсәй белән идарә итүдән мәхрүм ителә. Бу хәл белән килешмичә, митрополит Иосаф Скрипицын төн уртасында олан кенәзнең ятагына килеп керә һәм, куркынган балаларны ашык-пошык киендереп, кулларына зур тәре тоттырып, урамга алып чыга – тәре йөреше уздыра. Мәрхүм кенәз Василий III нең уллары митрополит теләге белән тәре күтәргән килеш җырларга тиеш булалар. Тәре йөрешенә митрополитка йөз тоткан кайбер боярлар да катнаша. Иллә хөкүмәтне кулга төшергән Иван Шуйский да йоклап ятмый. Алар тәре йөрешенә аркылы төшәләр, балаларны бер читкә этәреп, митрополит Иосафны типкәләргә тотыналар, кемдер митрополитның хитон чабуын басып өзә, кемдер артына тибә. Бичара митрополит, мәсхәрәләүгә түзә алмыйча, Кытай-калага кача. Котлары алынган, куркынган балаларның кулларыннан тәреләрен алып, сарайга озаталар.

Иван Шуйский митрополитның бу этлеген онытмый, икенче көнне үк Кытай-калага качкан митрополитны таптыра һәм рухи атакайны Аккүлгә сөрә. Шуннан соң гына үз янына атакай Сильвестрны чакырта. Сөйләшүне олан кенәз алдында уздыра, янәсе, государьдан берни дә яшерми. Әлбәттә инде, Иван IV өлкәннәрнең бәхәсен дикъкать белән тыңлый һәм адашы белән килешергә мәҗбүр була. Иван Шуйский митрополит итеп Псковта утыручы атакай Макарийны китерергә тели икән. Олан кенәз кинәт кенә җавап бирми. Псков епискобын ул белми, әмма ишеткәне була – татарларны чукындырырга тырышып та чукындыра алмаган, шуннан соң кайсын кар өстенә чыгарып ташлап, кайсын үзе үк казык белән бәреп үтергән кеше. Шулай да олан кенәз Шуйскийга тиз генә җавап бирми, иртәгә шул вакытта очрашырбыз дип, ян-якка чыгып китә.

Олан кенәзнең бу кыланышын ни дип юрарга да белми Иван Шуйский, әмма сабыр итәргә була.

Икенче көнне олан кенәз үз янына Алексей Адашевны дәштерә, теге килеп кергәч, каршына утыртып, булган хәлне сөйләп бирә. Иван IV гади чиновниктан киңәш сорый, чөнки бу кеше аңа баштан ук ошаган була. Гадилеге-садәлеге, тыйнаклыгы, мәһабәт сыны белән бу кеше аны тәгаен җәлеп итә. Куштан боярлар аңа, сабый гына булса да, һәрчак ялагайландылар, беркайчан да чынын сөйләмәделәр. Ә бу кеше олан кенәзгә мин теге нәселдән, мин бу нәселдән дип тормады, батырлыклар кылдым дип күкрәк тә какмый, сабыр гына тыңлый, бары тик олан кенәз сүзен бетергәч, әкрен генә, әмма дәлилле җавап бирә. Алексей Адашев кайчандыр Төркия солтанына илче булып барган икән, мәрхүм адашы Иван Телепнёв аны Швеция короленә дә йомыш белән җибәргән булган. Бу хәтлесен белмәсә дә, олан кенәз Адашевны ошбу сөйләшүдән соң тагын да якынрак күрә башлады. Элек ул Адашевны атакай Сильвестр аша чакырткан булса, хәзер исә аның белән турыдан-туры үзе эш итә башлады. Адашев аңа мөгаллим генә түгел, киңәшче дә, акыл бирүче дә булды.

Көннәрдән бер көнне олан кенәз Адашевка Шуйскийлар белән Бельскийлар арасында барган дошманлыкка бәһа бирергә кушты, шул ук вакытта Глинскийлар турында да зарланды.

Алексей Адашев бертын уйланып утырды. Киңәш бирер алдыннан бу хакта олан кенәзнең ни теләвен белергә тели иде ул. Әмма тәгаенләп сорарга кыймады, холоплыгы комачаулады бугай, шул ук вакытта олан кенәзнең олыларча фикер йөртүенә игътибар итте. Олан гына булса да, яшь кенәз илдәге һәммә нәрсә турында да хәбәрдар иде. Яшенә караганда шактый буйчан, шакмакланып торган маңгайлы, үркәч борынлы, үткен карашлы олан кенәз бөтенләй балигъ икән ич инде!

– Бөек кенәз, әрсез дип җәберли күрмә, алдан ук әйтеп куям, мин сиңа һәрчак дөресен генә сөйләрмен. Миңа синнән җир-утар да, крестьяннар да, ике катлы өй дә кирәкми, мин синең тарафка синең колың булырга дип килдем, кабул итсәң ит, инде кабул итмисең икән, куып чыгар – рәнҗемәм. Куып чыгармаган хәлдә бер шартым бар: киңәш-сабакларым күңелеңә хуш килмәсә, йөземә бәреп турысын әйт, үпкәләмәм, төзәлергә тырышырмын. Моның өчен миңа сарайдагы хәлләрдән хәбәрдар булып тору хәерле булыр, чөнки белгәннең мөмкинлеге белмәгәннән күп тапкыр артыграктыр. Аксөяк кенәз Иван Бельский Дума боярлары белән дә киңәшмичә үзбаш сөрелгән алпавыт җирләрен үз боярларына өләште, миңа калса, хәтта синең белән дә киңәшеп тормады. Аның хөкүмәт хакимиятеннән китүе синең өчен хәерлерәк булыр. Тик аның әйләнеп кайтуы бар, кайтмаслык ит, чарасын күр. Моны үзең эшләмә, барысын да Иван Шуйский кулы белән эшләт. Каһәре аңар төшәр. Каһәрле кеше озак яшәми, диләр төрекләр. Иван Шуйский сиңа митрополит итеп Псков каласыннан архиепископ Макарийны китерергә тели икән – китерсен, ризалыгың бир. Архиепископ Макарий хакында яхшы мәгълүматлар йөри– каты куллы, диндар, диләр. Иван Михайлович Шуйскийга кайчандыр Иван Бельский тартып алган җирләрне кире кайтарып бир, ул синең бу изгелегеңне онытмас, бите белән җир себермәсә дә, син теләгәннәрнең барысын да эшләр.

– Мин синнән канәгать, Алексей, – диде олан кенәз. – Мин сине кабул иттем. Моның өстенә минем сиңа бер үтенечем бар. Калада миннән ике-өч яшькә зуррак Малюта атлы малай йөри. Тап син аны, китер минем янга. Минем аны күрәсем килә.

– Бөек кенәз, тышта яз, тиздән бозлар китә. Су юлы төшү белән, мин аны сиңа табып китерермен, – диде Алексей Адашев, урыныннан кузгала башлап. Олан кенәз аңа кулын сузды, үбәргә бирде, ишекъяры торучы сакчы Адашевны болдырга кадәр озата чыкты.

* * *

Яз бик тиз килде, күп тә үтми елга өстенә бозлар күтәрелде һәм, ике көн дигәндә, ташу китте. Олан кенәз энесе Юра белән бозлар киткәнне карарга төште. Кич иде, халык күп. Малай-шалай боз өстенә учак ягып җибәрә, бала-чага чыр-чу килә, бөек кенәзне күрмиләр дә, белмиләр дә, мәгәр олан кенәз дә аларны күрми дә, белми дә, энесе Юра моның өстенә ишетми дә. Энесе Юра аның кулын кысып тоткан, әйтерсең лә аның үзен боз өстенә бастырып агызып җибәрәчәкләр. Ваня энесен җилкәсеннән кочты, тәненә якынрак китерде. Аларга берәү дә игътибар итми – боз китү шатлыгыннан булса кирәк.

Олан кенәзне Алексей Адашев тәмам әсир иткән иде. Бозлар киткәнне күзәткәндә, ул шул турыда уйланды. Иван Бельскийны ул Кириллов монастырена күчерергә боерды һәм шунда аны үтерәчәкләр, Шуйскийга бу турыда сиздерде, сиздереп кенә калмады, әйтте дә. Ул аннан чыкмаска тиеш, диде. Юл өзелгән булуга карамастан, кичә митрополит Иосафны Аккүлгә сөрергә әмер бирде. Шуннан соң Псковтан булачак митрополит Макарийны китерергә кушты. Әмма хәйләкәр Иван Шуйский архиепископ Макарийны юл өзелгәнче үк инде Мәскәүгә китергән икән.

Бозлар китүенең икенче көнендә үк олан кенәз янына Иван Шуйский килеп керде һәм, аның каршына килеп, Псковтагы энесе Фёдор Скопин-Шуйскийга бояр титулын бирүен үтенде. Бу юлы олан кенәз Алексей Адашев белән киңәшеп тормады, турыдан-туры ризалыгын бирде. Нишләптер бу нәсел белән ул араны өзәргә теләмәде. Чөнки агасы Василий Шуйскийдан тол калган апалары Анастасия энесе Юраны карый, аны да өрмәгән җиргә генә утыртмый иде. Апалары аларны һәр көн почмактагы иконага каратып тезләндерә һәм озаклап гыйбадәт кылдыра. Сәер, ни сабырсыз Ваня, икона каршына тезләнүгә, гүя башка дөньяга күчәр иде. Кайчак ул якты дөньяда яшәвен онытып, диндар кешеләргә хас фидакярлек белән: «Миңа куәт бир, миңа кодрәт бир, дошманнарымның күзләрен күрмәс ит», – дип ялвара башлар, күз яше түгәр иде. Апалары исә аларга һәрдаим тукыды: «Балакайлар, ошбу дөньяга Ходай Тәгалә үзе җибәрде, ул сезгә Рәсәй илен тапшырды. Кадерен белегез. Ходай Тәгаләгә ихлас күңелдән гыйбадәт кылыгыз, аңа ышаныгыз. Аңа ышанган хәлдә генә ул сезгә һәрчак ярдәм кулын сузар. Ванята, сиңа әйтәм, Аллаһы Тәгалә сиңа бар нәрсәне дә камил итеп биргән. Чукын, чукына-чукына Аллаһы Тәгаләдән игелек сора. Ишетер ул сине, бирер ул сиңа син теләгәнне…»

Унике яшьлек Ваня апасы сүзләренә ихлас күңелдән ышана һәм маңгаена кара тап төшкәнче гыйбадәт кыла-кыла чукыныр, аннары, хәле китеп, мүкәләп, урынына барып ятар, каты йокыга китәр иде.

* * *

Болыннарда шаулап чәчәкләр атканда, елга буйларында таллар моңсуланып утырганда, көтмәгәндә-искәрмәгәндә Дума башы Иван Шуйский авырып китеп урынга калды һәм озак та ятмый вафат булды. Олан кенәз янына янә Адашевны чакыртты. Бик озак сөйләшеп утырдылар. Алексей Адашев боярлар башына килүче кешенең исемен атарга кыймый утырды, олан кенәз ачылып китәргә теләмәде. Ул үзе дә икеләнә калган иде. Ләкин хакимиятне, Думада өстенлек алырга өлгергән Шуйскийлар ил белән идарә итүне бер дә кулларыннан ычкындырырга теләмәделәр, хөкүмәт башына Андрей Шуйскийны тәкъдим иттеләр. Олан кенәз янә боярларга каршы төшә алмады, Андрей Шуйскийны яклап, үз фикерен әйтергә мәҗбүр булды. Әйе, чарасыздан. Чөнки боярлар аны һаман сабыйга саныйлар иде булса кирәк, гәрчә күбесе Рәсәйдәге яманлыкларның олан кенәз тарафыннан кылынганын белсәләр дә.

Андрей Шуйский Дума башына менүгә, илдәге сәяси хәлләр күзгә күренеп үзгәрде. Башбаштаклыкка йөз тоткан кенәз берәү белән дә санлашмады, хәтта олан кенәз белән дә киңәшеп тормады, күп нәрсәне үзбаш хәл итте. Дәүләт башына килеп утыруына ел дигәндә, ул олан кенәз янында утырганда Фёдор Воронцовны олы яктан типкәләп алып чыгып китте, ә куштан боярлар олан кенәзнең дусты Фёдорның чикмәнен ертып төшерделәр, битенә төкерделәр, мыскыл иттеләр, ул гынамы, Кострома каласына хезмәткә кудылар. Бар гаебе рөхсәтсез сарайга керү иде. Дөрес, алар еш кына икәүләп кала читендә яшәгән кызларны бозып йөрделәр, бу азгынлыкта Фёдор һәрчак алдан йөрде. Андрей Шуйскийның һәм боярларның ачулары шуңа килде бугай. Әмма иптәше Фёдорны Костромага озатсалар да, олан кенәзгә боярлар да, Шуйский да бер сүз әйтмәде, гүя кызларны бозучылар арасында бөек кенәз булмаган иде дә.

Озатты Андрей Шуйский Фёдор Воронцовны Костромага, әмма бөек кенәздән хәтта гафу да үтенмәде, гүя шулай кирәк иде.

Бу хәлне Иван IV онытмады, ул инде зур, буе яшьтәшләренекеннән бер башка озын, малай-шалай уеннарына катнашмый башлады. Ә менә илчеләрне, кунакларны бик теләп кабул итте, кукраеп тәхеттә утырды, чит ил вәкилләрендә ялагайлык, хәйләкәрлек күреп шаккатмады, ничек бар, шулай кабул итте. Аның чын мәгънәсендә тизрәк балигъ буласы, чын мәгънәсендә тәхет иясе буласы килә иде.

Ләкин Андрей Шуйский аны бөтенләй санга сукмый, малайсына, киңәшми, ни теләсә, шуны эшли иде. Тора-бара хәтта олан кенәзне Дума җыенына да чакыртмый башлады. Бу хәлгә олан кенәз тешен кысып түзде, берәүгә дә әйтмәде, берәүгә дә зарланмады, хәтта Алексей Адашевка да, атакай Сильвестрга да. Андрей Шуйскийның кыланышларына тәмам эче күбә башлагач кына олан кенәз үз янына Адашевны дәштерде һәм тегеңә бар зарын сөйләп бирде. Алексей Адашев аңа җай көтәргә тәкъдим итте һәм яшь бөек кенәзгә кайсы илдә нинди ысуллар белән җәза бирүләре хакында бик тәфсилләп сөйләп бирде.

– Төркиядә Аллаһ каһәрләгән кешеләрне хәтта казыкка утырталар, – дип әйтте Алексей Адашев. Һәм бик күп җәза бирү ысуллары турында хәбәр итте.

Бөек кенәз Адашевны дикъкать белән тыңлады, бар хәбәрне дә булыр-булмас мыегына урады.

Соңыннан алар икәүләп, икона каршына тезләнеп, чукына-чукына гыйбадәт кылдылар. Алексей Адашев олан кенәзнең үтә ихласи, күз яшен түгә-түгә чукынуын вә гыйбадәт кылуын күреп, ни сәбәпледер курка калган иде. Чөнки күпне күргән кеше буларак, ул бер дингә дә ихлас күңелдән ышанмый, бары тик кеше җаенда кеше булып кына йөрер иде. Ул янә шуңа гаҗәпләнде: ул күргән хәл чынмы, бөек кенәз чынлап та күз яше коя-коя Аллаһыдан үтенәме?.. Чын вә ихлас булган хәлдә, хөкүмәт вә ил белән идарә итә башлагач кем булыр бу кенәз? Ошбу диндарлыгын ташламаса, Рәсәй тагын бер тиран табачак ич! Моның ахыры ил өчен генә түгел, урыс халкы өчен дә яман бетүе бар. Хәер, кем белә, барысы да Аллаһы кулында, диләрич.

* * *

Эссе җәй көннәре килде. Олан кенәз теләр-теләмәс кенә елга буена төште, бик озак энесе Юраның үз ишләре белән уйнап утыруын карап торды. Шунда аның күзе бер читтәрәк балчыктан кеше сыннары ясаган малайга төште. Малай балчыктан сугышчылар ясаган һәм аларны ике якка тезеп куйган. Бер якта татарлар, икенче якта урыслар. Алгы сафта кенәзләр, воеводалар. Алгы сафка атлылар тезелгән, алар артыннан сөңгечеләр килә, артта олаулар күренә, хатын-кызлар. Сөңге урынына сыннарга чыбык кадалган. Олан кенәз малай янына килде, чүгәләде.

– Бу кем? – дип сорады ул, бер шәкелне алып.

– Бу – кенәз Шуйский, бусы кенәз Бельский, бусы Глинскийлар, бусы бөек Иван кенәз. Аның аты да дәү, елгыр. Әни әйтә, бөек кенәз шундый дәү, озын буйлы. Аның бабасыннан да ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да курыккан. Бөек кенәз, әнием әйтә, бабасына охшаган, ди. Холкы да, гәүдәсе дә…

– Хатын-кызлар да, – дип көлде олан кенәз. – Исемең ничек синең?

– Биклемишевлар без. Атым – Иван. Бөек кенәз адашы.

– Биклемишев, димәк, – диде олан кенәз, күтәрелеп. – Ә син, адаш, миңа шундый ук шәкелләрне күпме сорыйм, шулхәтле ясар идеңме?

Малай иңбашын сикертеп куйды, күзләрен күтәреп олан кенәзгә карады.

– Ә син миңа ясаган өчен акча түләрсеңме?

– Һәр шәкелгә бер көмеш җитәрме?! – Олан кенәз кесәсеннән өч көмеш чыгарып, малай аяк астына ташлады.

– Һо! – диде малай, күзләрен шарландырып. – Һо, мин сиңа нинди шәкел телисең, шундыйны ясыйм.

– Яса. Ләкин һәр шәкелгә исемен яз. Боярларның, кенәзләрнең. Аннары зуррак итеп яса.

– Мин аларны кояшта катырырмын, кирәк булса, яндырырмын да, төрлесен төрле төскә буярмын…

– Кайчан алырга килим?

– Бер атнадан. Бер атнадан барысы да әзер булыр.

– Утыздан да ким булмасын. Ә исемнәрен мин аларга үзем язармын, мәшәкатьләнмә.

Башына килгән уйдан олан кенәз хәтта шатланып китте. Менә нәрсә эшләр ул: шәкелләрне өйгә алып кайтыр, яшерен бер бүлмәгә сәке ясатыр һәм фигураларны шунда тезеп куяр. Иң уртага үзен куяр. Һәр фигура – бер шәхес, бояр яисә кенәз. Үз янына Шуйскийларны, Глинскийларны урнаштырыр, ары таба Бельскийларны. Һәр шәкелгә бояр яисә кенәз исеме язган булыр. «Мин үз янымдагы төркемнәрне гелән бер чамада тотармын. Берсен дә алга чыгармам, кирәк чакта бер төркемнән икенче төркемнәрне ашатырмын», – дип уйлады олан кенәз.

Башына килгән уйны тормышка ашыру нияте белән, олан атна-ун көн буена сарай осталарыннан үзенә бер бүлмә ясаттырды һәм шунда төркем-төркем шәкелләрне тезде. Һәр шәкелнең күкрәгенә аты-исеме язылган иде. Бүлмәгә ул зур йозак элде һәм анда берәүгә дә керергә рөхсәт итмәде, хәтта энесе Юра да анда керә алмады. Тора-бара олан кенәз митрополит һәм дьяк шәкелләрен булдырды, аларны да шәхесенә карап тезеп куйды. Ә менә Алексей Адашев фигурасын беркая куя алмый интекте, ахыр бу шәхес фигурасын үз янына бастырды, ләкин үз фигурасыннан тәбәнәгрәк итте, шәкелнең аякларын кыскартты. Шәкелләрне тезгәндә, ул еш кына яшьтие Фёдор Воронцовны исенә төшерде, хәтта аңа Костромага хат та язып җибәрде. Тик дусты Фёдор гына ни сәбәпледер җавап хатын язмады. Шуннан олан кенәз хат җибәрүчене эзләп табарга кушты. Аны бик тиз табып, олан кенәз каршына китереп бастырдылар. Хат йөртүче аңа искитмәле хәбәр җиткерде – сарайдан чыккан бар хатны да әүвәл Андрей Шуйский укый икән, шуннан кирәкләрен җибәрә, ә инде үзенә кагылган хатларны яндыра бара, диде. Олан кенәзнең моңа җен ачулары чыкты. Ул чын мәгънәсендә Андрей Шуйскийдан котылу җаен эзли башлады, бу хакта кат-кат Алексей Адашев һәм дьяк Сильвестр белән киңәште. Аның теләген хуплап дияргә була, көннәрдән бер көнне митрополит Макарий кенәз Андрей Шуйскийдан зарланды. Олан кенәзгә тәмам җитә калды. Чираттагы киңәшмәдә Алексей Адашев аңа: «Син аны этләрдән талатып үтерт, эткә – эт үлеме», – диде. Озын-озакка сузмый олан кенәз шулай итте дә. Яңа ел алдыннан ышанычлы җансакчыларына сиздерми генә Андрей Шуйскийны тотып китерергә һәм ач этләр өеренә ташларга боерды. Ышанычлы кешеләре арасында Малюта да бар иде, ул барысын да җиренә җиткереп башкарды. Шул ук төнне дияргә була, Шуйский яклы боярларны каладан сөрергә әмер бирде, ә аеруча куркынычларын аякларын богаулатып зинданга ташлатты.

Олан кенәзнең бу кыланышына халык курка калды, якын-тирәдәгеләр турында әйтеп тә торасы юк. Шул көннән олан кенәз хакимиятнең тәмен татый башлады. Ни сәбәпледер олан кенәзгә кылган явызлыклары өчен берәү дә авыз ачып сүз әйтмәде. Дума боярлары да дәшмәделәр, биләмәле кенәзләр дә. Ә бит бу вакытта олан кенәзгә бары тик унөч яшь тулып узган иде. Әмма ул сарайда барган күптөрле мәсхәрәләргә шаһит кеше иде, кылган явызлыгы өчен вөҗдан газабы кичермәде, киресенчә, кинәнде, кыюланды вә әрсезләнде. Бит аны да вакытында санламадылар, кыерсыттылар, рәнҗеттеләр. Хәзер чират аңа җитте. Әйе, аңа нибарысы унөч яшь, әмма ул инде өлкәннәрчә фикер йөртә, чын мәгънәсендә түрә, хакимият башы. Ул инде фахишә кызлар кочагында да булды, барысын да татыды, фрәзин шәрабын да капканы бар. Олан кенәз ашыкты, тизрәк балигъ булырга, үсәргә, мөстәкыйль әмер бирергә ашкынды. Олан кенәз 1543 елда Андрей Шуйскийны этләрдән талатып үтертсә, үз-үзен акларга тырышыпмы, аның улы Иван Михайлович Шуйскийны (хатынының беренче иреннән туган угланны) сарай полкының кәттә воеводасы итеп билгеләде һәм аны Владимир каласына күз-колак булырга җибәрде. Олан кенәз һәр ике-өч көн саен шәкелләр бүлмәсенә керде, дөньядан киткән бояр яисә кенәз шәкелләрен почмакка томырды. Тагын бер шәкелдән котылды, тагын бер дошманын юк итте. Шул ук вакытта шәкелләрне әле монда, әле анда күчергәләп торды: берәүләрне үзеннән ерагайтты, икенчеләрен якынрак китерде. Әмма ике кешегә кагылмады, алар Алексей Адашев белән дьяк Сильвестр фигуралары иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации