Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:41


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 42 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Искәндәр, Сөмбелнең сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрүенә уңайсызланып, Хәмиткә карап куйды. Хәмит тырпаеп торган тыңлаусыз кара чәчләрен бармаклары белән аралаган да идән ярыгына карап уйга чумган. Искәндәрнең нидер әйтергә җыенганын күреп, Сөмбел озынча йөзен күтәрә төште. Юка иреннәренең сул почмагына мыскыллы елмаю саркып җыелды.

– Космологик теорияләрең белән Хәмитнең башын катырма әле. Менә сезнең аркада, хатын-кыз аркасында, җирнең үги улы булып беттек тә инде… Җәнлекне ник ата кеше – хатын-кызга энҗе-мәрҗән кирәккә. Урманны нигә кисә кеше – хатын-кызлар бер-берсен уздырып мебель даулаганга. Сугышлар нигә чыга – хатын-кыз аркасында… Безне менә шушылай начар итеп кем тәрбияли– хатын-кыз тәрбияли… – Боларның барысы өчен дә син гаепле дигән сыман, Искәндәр Сөмбелгә карап алды. – Бүген нинди тузга язмаган мәкалә укыдың тагын? Үзең «җир, җир» дисең, үзең һаман күктә йөзәсең…

Сөмбел тыела алмыйча көлеп җибәрде. Аның тавышы, йолдыз чыңына охшап, бик тирәннән, ерактан килә иде.

– Мин күккә синең янга менәм бит, – дип башлады ул, көлүеннән тыела алмыйча. – Эштән соң сәгать буе чиратта торып, сетка тутырып азык-төлек төяп кайтам. – Аның тавышы, торган саен кырыслана барып, шырпы кабына ябылган кигәвен быжлавына охшый башлады. – Барын-югын әтмәлләп ашарга әзерлим, табак-савыт юам, өйне җыештырам. Аннары сине эзлим. Син өйдә бар да кебек, юк та кебек. Гәүдәң бар, үзең юк. Аягың – җирдә, башың – күктә. Каяле, мин әйтәм, бу илаһи затны – сөекле иремне күреп төшим әле, дим дә күккә менәм. Ни әйтсәң дә, безнең гаилә члены, кызыбызның атасы бит ул.

– Ярый, Сөмбел, җитте, арттырыбрак җибәрәсең. Хәмитнең үз борчуы үзенә җиткән.

Хәмит ашыкмыйча гына тураеп басты да ишеккә таба атлады.

– Гафу итегез. Мин болай гына, үтеп барышлый гына кергән идем, гаепләп калмагыз.

Искәндәр, киенеп, аны озата чыкты.

* * *

Урамда ишеп-ишеп кар ява. Кар иреннәргә төшеп эри, муеннарга тула, керфекләргә куна.

– Күптән урамга чыгасы калган, – дип, үзалдына гына әйтеп куйды Искәндәр. – Юк белән баш катырып утырабыз шунда. Без күк белән җир турында фәлсәфә сатып утырабыз, ә монда дөньяның асты өскә килгән, күк белән җир тоташкан. Йә, әйтеп кара, кайда җир дә кайда күк монда хәзер?

– Әй-йе, – дип көрсенде Хәмит. Ул әле һаман үз уйларыннан арына алмый иде, ахрысы.

– Җир, күк, табигать, кеше турында фәлсәфә кору – бөтенләй кирәксез нәрсә. Аңа карап дөнья үзгәрми ул, агайне. Аристотельләр, Гегельләр, Платоннар безгә караганда күпкә акыллырак булган. Алар дөньяны аңларга һәм аңлатырга тырышканнар. Ну, аңлаттылар да ди. Шуннан дөнья үзгәрәме? Юк, юк! Кояш мең ел элек тә көнчыгыштан чыккан, хәзер дә шуннан чыга. Агачларның яфрагы элек тә яшел булган, хәзер дә яшел. Элек тә җирдә яхшы-яман булган, хәзер дә бар.

– Коперниклар булмаса, син мескен әле һаман да Кояш Җир тирәли әйләнә дип йөрер идең…

Искәндәр Хәмитне җиңеннән тартып туктатты.

– Әйләнсен! Миңа димәгәе, Кояш гел синең заводың тирәли әйләнсен. Аңа карап дөнья үзгәрми бит. Безнең ничек уйлаганга карап дөнья үзгәрми. Кояшның ничек әйләнү-әйләнмәве мине тамчы да кызыксындырмый. Кеше акылында Кояш – Кояш булып урын алган. Минем өчен аның яктыртуы, җирне җылытуы, көнчыгыштан чыгып көнбатышта баюы кыйммәт.

– Син, Искәндәр, беркатлы бала-чага шикелле фикер йөртәсең. Табигать законнарын белми торып, бүгенге фән казанышларына ирешеп булмаганын, менә бу багана башындагы лампочка да янмаганын аңлыйсыңдыр инде, шәт. Галәмгә очу, айга менү турында әйткән дә юк…

– Ә миңа синең галәмеңнең кирәге шулкадәр генә бит, Хәмит. Миңа шушы бәләкәй генә Җир шары да җиткән. Нәрсә калган анда миңа?

Искәндәр озак итеп күккә карап торды.

– Җирнең ресурслары чикләнгән.

– Чикләнсә… Булганы җитәр безгә. Чамалап тотарга кирәк. Ерак юлга чыгам дип, өйдәге бөтен ризыкны биштәргә тутырмыйлар бит инде. Юлга чыксаң, юлда тап. Бер галәм корабына киткән энергия хисабына бер бәләкәй шәһәр ел буе яши алыр иде. Ә без аны һавага очырабыз. Кадерен белмибез. Кая ашыгабыз, белмим. Ашыккан ашка пешкән, ди иде безнең бабай.

– Син, Искәндәр, «җир дә җир» дисең, ә үзең бер дә җир кешесенә охшамагансың. Менә җир өчен, табигать өчен нәрсә эшләдең син? Берәр агач утырттыңмы?

– Һәр елны кызыл шимбәдә урам себерәм.

– Синең ул урам себерүең шимбәгә әзерләгән көрәк бәясен дә капламый бит.

– Анысы минем эш түгел. Кушсалар, зуррак эшне дә эшләрбез.

– Ә нигә кушканны көтеп ятарга?

Искәндәр аңа җавап биреп тормады, иелеп кулына кар алды да йомарлап күккә ыргытты. Кар йомарламы аларның каршына ук төшеп челпәрәмә килде.

– Күрдеңме? – Ул Хәмиткә күтәрелеп карады. – Җир җибәрми безне, малай. Җирдә туган җан иясе җирдә яшәргә тиеш. Күккә хыял белән генә менәргә кирәк, күңел белән, җан белән генә. Шекспирлар, Бетховеннар кебек. Галәмгә синең гәүдәң түгел, рухың кирәк. Тимер-бетон йортларга караганда, җан җылысы күбрәк кирәк кешеләргә. Кеше барыбер урамда яшәми ул, бер алачык булса да салып керә. Ә менә күңелне тәртипкә китерү кыенрак. Кеше иң элек үз күңеленең ап-ак өен салырга тиеш.

– Телиме-теләмиме, кешенең хыялы, ахыр чиктә, материаль төс ала, чынга аша бит. Кайчандыр оча торган келәм турында хыялланганнар, менә без хәзер самолётта очабыз. Элек тау артындагы кешене күрү турында язганнар, без хәзер телевизор карыйбыз…

– Бу өлкәдә безнең Сөмбел специалист инде. Аның белән килешер идегез сез. Аныңча, без барыбыз да чит планетадан җиргә эксперимент ясар өчен китереп ташланган җан ияләре бит. Шуңа күрә җирнең кадерен белмибез, аның байлыкларын, сандыкларга төяп, үз йортыбызга алып китәргә җыенгандай яшибез. Кешеләр арасындагы дошманлык, җир бүлү, канкойгыч сугышлар да шул чит планетадан килүебезнең сәбәбе, дип аңлата ул. Аныңча, без – җирнең үги баласы.

– Кем ничектер, минем әле җирдә бер явызлык та, бер зыян эш тә кылганым юк. Күпме алсам, шулкадәр бирәм. Димәк, бурычым да юк.

– Җиргәме, хатыныңамы? Хатыныңа зарплата кайтарып бирү белән Җиргә әҗәт түләүне бутама син, Хәмит. Җиргә без һәрберебез бурычлы. Менә кеше шул бурычны түләргә өйрәнгәч, Җирдә гармония булачак.

– Хатынга күпме бирсәң дә аз… – Хәмит сүзне уенга борырга уйлады, ахрысы. – Ә безгә үзебезгә дә яшәргә кирәк. Син әйтмешли, күңелнең ак өен корырга кирәк. Аннары, күңел белән генә дә яшәп булмый бит әле. Кешеләр үзләре күккә очканда, син хыялыңда гына күккә ашып утырсаң, ерак китә алмассың. Сөмбел дөрес әйтә ул, без – җирнең үги баласы. Шуңа күрә аны ташлап, үз туган анабыз янына кайтырга омтылабыз без. Инстинкт буенча омтылабыз без күккә.

– Берәр тапкыр үз әниең янына кайтканың бармы соң?

– Нигә? Монысы ни дигән сүз тагын? Әни үткән ел гына өч ай бездә торып китте бит…

– Ә үзеңнең кайтканың бармы? Әллә кайдагы планетаны туган йортыбыз дип, шунда кан тарта дип шапырынабыз, акыллы сүзләр сөйлибез, ә үзебезнең ындыр артындагы әниләребез янына кайту турында исебезгә дә кереп карамый.

Хәмит бармак калынлыгы булып өелгән карны сыпырып төшерде дә якасын күтәреп куйды. Искәндәр, аңа карамыйча гына, сүзен дәвам итте:

– Беләсеңме, Хәмит, соңгы арада бик сәер төшләр күрәм әле мин. Йокыга китүгә, колагыма бик сәер музыка авазы ишетелә башлый. Ул якынайганнан-якыная бара… Карасам, алдымда – фаэтонга җигелгән канатлы ак ат. Үзе күзләрен тутырып миңа карый, карашы шундый ягымлы, шундый таныш. Фаэтонга менеп утырам да һавага күтәрелеп китәм. Очам, очам, әлеге музыка мине һаман озата бара. Бу бит минем музыка, мин гомерем буе язарга хыялланган музыка. Ул көчәйгәннән-көчәя бара, мин, фаэтонга басып, барабан таяклары белән әле бер йолдызга, әле икенчесенә сугам, йолдызлардан музыка яңгырап түгел, агылып чыга. Мин, сабый бала кебек, бар галәмне яңгыратып көләм… Минем тагын да югарырак менәсем, яңа йолдызларга кагыласым, тагын да серлерәк музыка авазлары ишетәсем килә. Канатлы атны куаларга теләп, бар көчемә аңа сыдырам. Ак атның җилкәсендә кып-кызыл камчы эзе сызылып кала, менә ул эздән кан тамчылары чәчрәп чыга, канатлы ак ат әкрен-әкрен генә алсу төскә керә, минем күзләрне кызыл элпә каплап ала. Музыка тына, һәм мин бар көчемә кычкырып җибәрәм. Уянып китсәм, бүлмә тып-тын, тәрәзә пәрдәләре генә, иртәнге кояш нурларыннан алсу төскә кереп, шомлы төшне искә төшереп тора. Ул канатлы ат турында да озак уйладым мин. Әле беркөнне альбом актарып утырганда, әнкәйнең күзләрен күреп шаккаттым. Нәкъ төштәге күзләр… Нәрсәгә юрарга икән бу төшне?

– Сөмбелгә сөйләгәнең бармы соң?

– Аңа сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Аннары, сирәк күрешәбез бит без. Сөйләшергә вакыт та юк. Ул көндез эштә, ә мин – кич… Минем хыялый дөньяма бигүк керәсе дә килми бугай аның. Мине бөтенләй буш куыкка саный кебек ул. Кайчан бер җиргә төшәрсең инде, дип көрсенә дә тагын үз дөньясына кереп чума.

– Соң, үзе дә чит планеталар, оча торган тәлинкәләр белән җенләнә түгелме соң?

– Соңгы арада бөтен укыганы гел шул турыда. Синең янга күккә менәсем килә, шуңа укыйм, ди. Үзең ишетеп тордың бит.

– Җирдә күрешә алмасагыз, күктә бер очрашып сөйләшер, аңлашыр идегез.

– Аның оча торган тәлинкәсе минем хыялый ак йортны күрми, минем хыял аның тәлинкәсенә керә алмый, ахрысы. Йөрибез шулай тегендә-монда очып. Ә гомер уза, заяга уза.

– Менә кайтып та җиттек, – диде Хәмит.

Искәндәр, сүзеннән бүленеп, капылт туктап калды.

Кар туктаган. Күк йөзе күтәрелеп, биегәеп киткән. Соры болытлар фонында җир илаһи бер төскә кереп калган. Әйтерсең җир белән күкнең урынын алмаштырып куйганнар. Күк шундый да гадәти, ә җир – саф, җир ак әкияткә төренгән, җиргә аяк белән басарга түгел, кул белән кагылырга да кыймассың.

Искәндәр, шушы матурлыкны гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, сак кына басып подъездга керде. Җиңен кайтарып, сәгатенә күз салды.

– Кара син, икенче киткән бит, малай. Тагын эләгә инде сиңа хатыныңнан. Кереп аңлатыйммы? Икәү булгач, бәлки, сүз әйтмәс.

– Кирәк түгел. Күп аңлаштык инде аның белән. Мин сиңа аһ-зарымны сөйләрмен дип килгән идем, үзегезнең исәбегез үзегездән артып ашкан икән. Бер уйлаганда, минем хәл җиңелрәк тә әле. Мин– җир кешесе. Хатын да миннән ерак китмәгән. Җирдәге хәлләрне ничек тә ерып чыгарга тырышырбыз. Ә менә сезнең хәлләр катлаулырак. Сез икегез дә күктә. Күктәгеләргә аңлашу авыррак. Аллалар сөйләшми бит, ым кагып кына аңлаша. И-их сезне! Бер-берегезгә юл куярга кирәк иде азрак. Ярый, сезгә акыл җыярга дип барып, үзем акыл өйрәтә башладым бугай. Әле үзегездә кунып калмакчы да булган идем. Хатынга үч итеп.

– Хатының да сиңа үч итеп берәр иптәш кызы янында кунып кайткандыр әле. Йөрисез шунда качышлы уйнап, кеше башы катырып. – Искәндәрнең чын-чынлап ачуы чыга башлаган иде. Ул подъезд ишеген шапылдатып япты. – Керсәң кер, кермәсәң, әйдә безгә!..

– Сезнең йолдызлы өйдә урын булмас миңа. Үз өемдә, ни әйтсәң дә, җылырак икән. Хуш, тәмле йокы!

– Сәлам әйт. Вакыт бик соң. Тавыш-фәлән чыгара күрмә тагын.

– Әбиеңне өйрәт.

Хәмит авыз тутырып елмайды да, кырт борылып, баскычтан менеп китте.

* * *

Искәндәр, сәгать суккан тавышка сискәнеп, башын чайкап куйды. Иртән иртүк әллә нинди авыр уйлар килә әле бүген. Вакыт та гадәттәгедән акрынрак уза. Хәзер нишләргә инде? Ул бүлмәгә күз йөртеп чыкты да бер баштан икенче башка арлы-бирле йөренергә тотынды. Юл уңайлый гына урын-җирне җыеп куйды, урындыкларны стена кырыена тезеп чыкты, шифоньер астында күзенә нидер чалынган иде, тезләнде дә кулы белән үрелеп шуны тартып чыгарды. Кызына былтыр алып кайткан сары толымлы курчак икән. Бер кулы юк. Курчакны алга-артка аударып карады, ыгы-ыгы килеп елый, тик күзләре генә элеккечә йомылмый, гел ачык тора. Ул курчакны кая куярга белмичә бермәл уйланып торды, тәрәзә төбенә утырткан иде, авып төште, өстәлгә дә, урындыкка да, шифоньер башына да куеп карады, ләкин бер кулсыз курчак кызы кайда да ятышмый иде. Йомылмый торган зәңгәр күзләрен тутырган да гел аңа карап тора. Аптырагач, курчакны шифоньер тартмасына салды да өстенә чүпрәк каплап куйды.

Инде нишләргә? Берничә мәртәбә телефон янына да килеп карады. Трубкага тотынырга кыймады. Хәмит белән сөйләшкәннән соң, телефон аппараты кызыл тәнле салкын бака төсле тоела башлады аңа. Трубканы алсаң, бак-бак дип кычкырыр сыман. Пианиноның буявы куба башлаган капкачын күтәреп, озак кына аклы-каралы клавишаларга карап торды. Бүлмә эче шулкадәр тын иде, шул тынлыкны бозып көй уйнарга җөрьәт итмәде. «Йә күршеләр кереп җитәр», – дип уйлады. Моңа кадәр болай ук кыюсыз түгел иде бит ул. Кызы иртүк пианино «дыңгырдата» башлауга, күршеләре йөгереп керсә дә, сүзне уенга борып кына җибәрә иде. Шушы микәнни инде аның ун ел буе көрәшеп алган җан тынычлыгы, шушы микәнни аның күңел хөрлеге, уй бөтенлеге, шушы микәнни аның иҗат иреге?! Алар киткәнгә иртәгә бер ай тула, шул арада нәрсә кырды ул? Әйе, сырты сызлый башлаганчы урында ауный, теләгән вакытта тора, теләгән вакытта ашый, кая теләсә – шунда бара. Ләкин болар гына аз бит. Аның тормышында нидер тамырдан үзгәрергә, ул бөтенләй яңача яши башларга тиеш иде бит. Кайда ул үзгәреш? Элек аның бар уңышсызлыкларына ул, бары ул гына гаепле кебек тоела иде. Костюмы үтүкләнмәгән булса да, эштә кәефен кырсалар да – нишләсә дә, ул гаепле. Музыка яза алмыйча газаплануына да бары ул, бары тик ул гына гаепле, ул гына сәбәпче кебек иде.

Искәндәр, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кабаланып пианино янына килде дә клавишаларга ачу белән суга-суга уйный башлады. Куәтле аккордлардан бүлмә сискәнеп уянгандай булды, стеналар калтыранып куйды. Ул музыка язачак! Аңа үч итеп, бөтен дөньяга үч итеп язачак! Ул ансыз яши ала, ә музыкадан башка яши алмый, ул бары тик музыка өчен генә яши. Хәзер аның үз иреге булачак. Аннан хәзер «ресторан даһие» дип көлмәячәкләр. Аның хәзер иң якын дуслардан гына торган даирәсе булачак. Ул кич белән ресторанга барып берничә сәгать кенә уйнап кайтачак та көннәр буе өйдә бикләнеп музыка язачак. Заяга узган ун ел вакыты турында уйлый-уйлый шашып язачак. Аннары язганнарын тыңларга дусларын чакырачак. Җитте, җитте, ресторан сандугачы булып йөрү җитте. Ул үзенең кем икәнен күрсәтергә тиеш. Юкка гына пединститутның музыка факультетын тәмамламады бит. Югары белемле музыкантның ресторанга нигә кирәге бар? Ресторан белән араны өзәргә! Мәктәптә укытуын укыта алмас. Дүрт мәктәптән китәргә туры килде инде, директорлар белән килешә алмады. Аның музыка иҗат итәсе килә, балаларга да музыканың ничек дөньяга килүе, иҗат газаплары турында сөйлисе килә. Ә мәктәпкә программа кирәк. Аптырагач, ресторанга барып керде. Мәктәптә аның көйләрен тыңлаган кеше дә юк иде. Григка, Равельга иярәсең, шулар йогынтысыннан чыга алмыйсың, дип, теңкәсенә тиделәр. Монда рәхәт. Монда сүз дә әйтмиләр, кемгәдер иярүдә дә гаепләмиләр. Уйна да уйна гына. Бииләр, җырлыйлар, кул чабалар. Монда Григ та, Равель да, Сәйдәш тә, «Бони М» да, «АББА» да, Искәндәр дә бар. Барысына да урын җитә, барысын да тыңлыйлар, барысына да бииләр – уйна да уйна гына. Искәндәргә бу тигезлек яшерен бер эчке ләззәт бирә, үз музыкасының бөтен дөньяга танылган композиторлар әсәре белән янәшә яңгыравы, ресторан халкының аны шул бөекләр белән тиң күрүе күңелендә татлы ышаныч уята иде.

Пианинодагы музыка авазына телефон шалтыравы кушылды. Ул, теләмичә генә куптарылып, трубканы алды.

– Әл-лү… Кем анда?

– Интизар бу, Интизар абыең.

– Абый сиңа тагын…

– Нәрсә, кәефең юкмы әллә? Кая, мин әйтәм, таң сандугачы чыгып киткәнче шалтыратып алыйм әле, дим. Ни эш кырып ята идең?

– Болай гына, буш күңелне музыка белән тутырып утыра идем…

– Синең эшләр хутта хәзер. Хөррият! Без генә монда бала-чага чүпрәге арасында әвәрә киләбез. Әле хатын белән чүт әйткәләшеп китмәдек. Салатка бәрәңге әрче, ди. Кичә кич буе кишер туратты, дөге чүпләтте, бүген тагын – бәрәңге…

Искәндәрнең кинәт кенә кухня өстәле артына утырып кишер кырасы килеп китте. Йөзенә, кетер-кетер кишер кимергәндәге сыман, рәхәт бер ваемсызлык төсмере чыкты. Ул арада телефонның тавышы кырысланды:

– Әллә берәрсе бармы анда?

– Юк ла, Робинзон кебек япа-ялгызым… Кая әзерләнәсез ул кадәр? Кишерне әйтәм, күп турыйсыз. Туй булмыйдыр лабаса?

– Туй дип, безнең туган-тумача Чыңгыз хан чирүе кебек бит. Җыелып килсәләр, мирең белән корытырлар…

Искәндәрнең трубкалы кулы салынып төште, болай да базык гәүдәсе тагын да бөкрәебрәк, бәләкәйләнебрәк калгандай булды, диңгез төсендәге күзләре сүрәнләнә төште, соргылт кашлары бер-берсенә якынаеп кушыла язды. Трубкадан Интизарның туктамыйча сөйләгәне ишетелә. Искәндәр аскы иренен тешләп бераз торды да телефонга эндәште:

– Безгә килмәскә булдыгызмыни?

– Нәрсә? Ничек сезгә? Сөмбел китте түгелме соң?

– Октябрь бәйрәмендә үк килешкән идек бит… Яңа елны быел бездә каршы алабыз дип.

– Соң, туган, килешүче якларның сан һәм сыйфат ягыннан үзгәрүе сәбәпле, килешү шартларын үтәү дә һәр якның үз ирегендә кала. Чынлап әйтим, сиңа – ялгыз кешегә – ничек итеп гаилә белән барып керәсең инде? Теге чакта, сөйләшкән чакта, Сөмбел дә бар иде бит.

– Ә мин?..

– Син – минем дус. Ләкин, дус дип, гаиләне ташлап китә алмыйм бит инде.

– Нигә ташлап китәргә? Парлап чакырдык… чакырдым… бит мин сезне.

– Булмый инде, Искәндәр, ачуланма.

– Һич югында, берәр генә сәгать утырырсыз да китәрсез.

– Булмас инде, булмас, гаеп итмә. Елга бер килгән олы бәйрәмне өйдә үткәрик инде. Ә син миңа үпкәләмә, аңла. Кешеләрне аңламасаң, ничек музыка язарсың син… Ярый, хуш иттек.

Интизарның тавышы өзелүгә, телефоннан, колакны үртәп, өзек-өзек авазлар ишетелә башлады: «Көт-көт, кит-кит, көт-көт, кит-кит», – дип кабатлый сыман иде телефон.

«Монысы читләп-сипләп тормады, кибетче малае икәне әллә каян күренеп тора, счёт төймәсе тарткан кебек, сүзләрне чалт-чолт кына тарткалап куйды да – вәссәлам! – дип уйлады Искәндәр. – Димәк, бүгенге базарда минем бәя шактый төшкән икән. Ярый, бераз гына вакыт бирегез, кемнең күпме торганын күрсәтермен әле мин сезгә…»

Ул, шифоньерны ачып, үтүкләнгән күлмәк эзләргә тотынды. Актарына торгач, күлмәкләр арасыннан теге сары чәчле курчак кызы килеп чыкты. Зәңгәр күзләрен чекерәйткән дә туп-туры аңа карап тик ята. Искәндәр нигәдер бу карашны күтәрә алмады, күзләрен читкә борды. Курчак өстенә чүпрәк каплады да, күлмәк якасын төймәли-төймәли, көзге каршына килеп басты. Картаелган. Борын яфраклары яныннан ирен читләренә сызылып киткән ике сызык тагын да тирәнәя төшкән, элек алсуланып торган иреннәргә дә тутык кунган сыман, чигә чәчләренә тагын берничә ак төк өстәлгән, болай да биек маңгае башның яртысын диярлек яулап ала язган. Картаела…

Өскә мул якалы кышкы пальто киеп, башны бүрек белән каплагач, гомер-рәссам утыз биш ел буе тырыша-тырыша ясаган рәсем-сурәтләр юкка чыккандай булды. Бары тик йөзендәге ике тирән буразна гына, мине беркая да яшерә алмассың дигәндәй, астыртын бер көлү белән көлә.

* * *

Почта әрҗәсе шыгрым тулы иде. Газеталарны карап тормады, хатларны учлап кесәгә тыкты да иң элек открыткаларны укырга булды. Кинәт кенә аңа рәхәт булып китте. Күңел түрендә посып яткан, инде онытылып килгән горурлык хисе баш калкытып куйды. «Әле дөньяда мин дә бар, мин әле кемгәдер кирәк, минем турыда уйлыйлар, кайгырталар», – дия иде кебек ул хис.

Әнисе бәйрәм белән котлаган. Открыткаңны алдым, онытмавың өчен рәхмәт, дигән. Ерак җир түгел бит, бәйрәм арасында ник бер әйләнеп китмисез, дигән. Иң аска, хәрефләрне балаларча бөтерә-бөтерә, тигез юллар белән бер куплет шигырь язып куйган:

 
Кайтсаң иде кеше улы кебек,
Япсаң иде лапас түбәсен.
Өйләндең дә, көйләндең дә, ахры,
Оныттың да мине, күрәсең…
 

«Их әнкәй, әнкәй, нигә шулкадәр беркатлы син, – дип уйлады Искәндәр. – Лапас кайгыларымыни соң минем башта? Акчасын җибәрермен, менә дигән итеп ябып куярлар. Әйе, кайтып әни кешенең күңелен күрергә кирәк, бик кирәк анысы. Ә вакытны каян алыйм? Һәр көн эштә. Бәйрәмдә… дус-иш белән… җыелып утырасың. – Искәндәр авыр итеп көрсенде. Әнисенең йөзен күрергә теләгәндәй, күз карашы белән буш стеналар буйлап йөгереп узды һәм, фатирындагы сырлап-бизәкләп эшләнгән борынгы сәгатьне уйлап, тагын онытылды. Шушы борынгы сәгать аны үткәннәр белән: үзенең нәсел-нәсәбе, туганнары, туган җире, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләре, алай гына да түгел, бөтен дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер тылсым булып тоелды. Борынгы сәгать вакытны гына күрсәтми, ә кешеләрнең кайгы-шатлыгын, халыклар һәм илләр язмышын, тарих агышын күрсәтә, шулар хисабын да алып бара сыман иде. Шулчак Искәндәрнең кулындагы сәгать каешы авырттырып беләзеген кыса башлады. Сәгатен салып аңа бераз карап торды да колагына якын китерде. Ул текелди, ул бары тик аның вакытын гына саный иде. Әйтерсең Искәндәрнең алдына: «Менә синең бөтен гомерең, аның белән теләсә нишли аласың», – дип, бер өем алтынсу бөртек куйганнар. Ә ул бүгенге көнгә кадәр шул бөртекләрнең әле берсен дә авыз итеп карамаган, тик шулай да көшел шактый кимегән. Алтын бөртекләрне тек-тек итеп көне-төне бер нәни генә карак кошчык – аның сәгате чүпли дә чүпли, чүпли дә чүпли…

– Бәйрәм, дуслар… – дип, сузып-сузып кабатлады ул. – Шунсыз булмый, алар белән гомер итәсе, яшисе бар бит әле миңа. Арбадан бер төшеп калсаң, әйдә, утыр дип, кулыңнан тартып менгерүче юк монда. Авыл түгел бу. Егылганны торгызучы, абынганны юатучы юк. Их әнкәй, әнкәй! Әйе, хәлеңне аңлыйм. Берьялгызыңа рәхәт түгеллеген аңлыйм. Чакырдым бит, монда яшәргә кил, дидем, риза булмадың, ата-баба нигезен ташлап китә алмыйм, дидең. Ә мин анда ике-өч көнгә кайтып нишли алам инде? Синең тәмле-томлыңны ашап, йөрәгеңдәге онытылып торган яраңа тоз салып кына китәм. Бер уйласаң, күрешмичә тору яхшырактыр да әле. Ни әйтсәң дә, син анда үз нигезеңдә: күрше-күлән, туган-тумача бар. Ә минем монда кемем бар? Авыр чакта кемгә барып башымны салыйм мин? Шушы диңгез хәтле олы шәһәрдә бер йомычка шикелле бәргәләнеп йөрисең… Берәүнең абыйсы министр, икенчесенең туганы профессор, өченчесе әти-әнисе белән яши – тумыштан шәһәр егете. Ә мин бу шәһәрдә үги бала кебек. – Искәндәрнең күз алдыннан яшен тизлеге белән таныш елмаю чагылып узды. Сөмбелнең бераз мыскыл катыш кинаяле елмаюы иде бу. – Менә бүгенге дәрәҗәгә җитәр өчен генә дә күпме көч түгәргә туры килде миңа. Авылдан иске чемодан күтәреп килеп төшкән малай бит мин. Шәһәргә килгән беренче көнемне әле бүгенгедәй хәтерлим: урам уртасында калдым да, кая барырга белми, тик басып торам. Кузгалсам, як-якка агылучы машиналар изеп-сытып узар кебек. Ярты сәгатьләп торганмындыр, ниһаять, бер милиционер җитәкләп тротуарга чыгарып куйды. Машиналар бер хәл, аларына тиз ияләштем, тик менә кешеләргә ияләшү генә авырга туры килде. Чөнки минем беркемем дә, бернәрсәм дә юк иде бит, әнкәй. Минем һәр адымым, һәр уңышым крепость яулап алуга тиң иде. Институтка керү, мең бәла белән тулай торактан урын алу, имтиханнар тапшыру, үтүкли торгач көзге кебек ялтырый башлаган бердәнбер костюмны киеп кичәләргә йөрү, шунда Сөмбел белән танышу, өйләнү, туй ясау, диплом яклау, эшкә урнашу, фатир алу… Менә шуларны эшләү өчен генә дә күпме көч киткән, күпме җан кыйналган. Ә берәүләр тормышның бу өлешен, бу чорын бөтенләй үтеп тә тормый бит. Алар мин бүген басып торган урыннан, шушы биеклектән старт ала. Ә синең улың ошбу нәрсәләргә ирешкәнче ярты картайды.

Сөмбелне дә гаепләмим мин. Аның – үз фәлсәфәсе, минем – үземнеке. Бары шул гына. Ул – шәһәр кызы. Ул дөньяга аек акыл, якты күз белән карый. Институт тәмамлагансың икән, бик яхшы, аны азмы-күпме акылы булган һәркем тәмамларга тиеш, ди. Әмиңа институт тәмамлау илаһи бер нәрсә булып күренә иде. Дөрес, хәзер алай ук түгел инде. Ләкин барыбер аның битараф горурлыгына җитү өчен миңа күп кирәк әле. Бала туу да, фатир алу да аның өчен гадәти бер нәрсә. Чөнки ул – бөтен кеше дә эшли торган һәм эшләргә тиешле эшләр. Ә миннән һаман авыл чыгып бетмәгән, бала– минем өчен шәҗәрә агачының бер ботагы, нәсел дәвамы, Бикмурзиннар нәселен дәвам итүче, киләчәккә алып баручы. Әфатир алу – йорт салып керүгә бәрабәр. Үзең беләсең, авылда йорт салу– егет кеше өчен иң зур, иң мәртәбәле эш. Егете нинди булса, йорты да шундый була. Сине яшәгән йортыңа карап бәялиләр. Әмонда нәрсә?.. Мең газаплар белән фатирга ирешеп, кош тоткандай ордер күтәреп кайткач та исе китмәде Сөмбелнең. «Кешеләр әнә өчәр-дүртәр бүлмәлене дә алалар, исләре дә китми», – дип кенә куйды. Менә шул көнне беренче тапкыр аптырап, сәерсенеп озак карап тордым мин аңа. Инде фани дөнья мәшәкатьләреннән бераз котылдым, хәзер үз уйларым, үз хыялларым белән иркендә яшәрмен, эшли башлаган эшләремне төгәлләрмен, рәхәтләнеп иҗат итәрмен, күңелдә талпынып яткан көйләрне язармын дип кенә йөргәндә, канатларым янә салынып төште. Кайгыны ничек тә эчкә йотарга, авыздагы канны төкермичә түзәргә була. Ә менә синең сөенечең белән сөенүче, синең уңышларыңны күреп куанучы кешең булмавы бик авыр, гаҗәп авыр, әнкәй…

Хәзер мин дә нәкъ синең кебек ялгыз. Кайчагында, әллә авылга кайтып, клуб мөдире булып эшкә керимме, дип тә уйлап куям. Авылдашлар аңламас, институтларда укып йөреп тә бернәрсә майтара алмады, дип әйтер кебек. Авыл халкы кирәк чагында бик зәһәр телле дә бит ул. Аннары, минем үз хыялларым бар бит, әнкәй. Гомеремнең мәгънәсе, бөтен максатым шул хыялга бәйле. Мин бу шәһәргә өйләнер-көйләнер өчен генә килмәдем. Мин музыка язарга тиеш. Авылның беренче баянчысы гына булып каласым килми минем. Нигә сиңа сөйлим әле боларны? Үз кайгың үзеңә җиткәнне дә беләм югыйсә, бүтән сөйләр кешем булмаганга сөйлим. Шулай булмаса, борчып торыр идеммени? Аңласаң, мине бары син генә аңлыйсың. Сөмбел аңламады. Аңларга да теләмәде. Ул минем төннәр буе нота кәгазьләре белән утыруымнан, яңа көй яздым, дип, төн урталарында аны уятып, кеше ишетмәсен өчен, акрын гына пианинода уйнауларымнан көлде генә. «Ташла, җүләр, маташма юк белән. Бетховеннар, Чайковскийлар, Сәйдәшевләрдән соң нәрсәдер язарга, иҗат итәргә маташу – мәгънәсез эш. Әнә берәр музыка мәктәбенә урнаш та балалар укыт. Җитәкчеләр белән телгә килмәсәң, юк-бар белән балаларның башын катырмасаң, ярыйсы гына укытучы чыгачак синнән. Үзеңә дә, кешегә дә файдаң тияр. Гаиләң дә тыныч яшәр. Күңелең утырса, бәлки, безне дә күрә башларсың. Юкса хәләл хатыныңны да айга берничә мәртәбә генә күрәсең бит син. Кызыңның ничәнче сыйныфта укыганын да чамалап, яшен санап кына беләсең. Балага әти кирәк, хатынга ир кирәк, шуны аңлыйсыңмы син? Хыялый Камыр батыр түгел, авыр чакта таянырлык, эч сереңне уртаклашырлык чын ир кирәк миңа…»

Шулай, әнкәй, синең анда ялгыз башыңа – ялгыз кайгы. Бүгенге көнең ул кадәр куанырлык булмаса да, искә төшереп юанырлык үткәнең бар әле синең. Карт кешеләргә шунысы җиңел: киләчәк турында уйлап артык баш катырмый алар… Ә минем нәрсә? Сабантуй алдыннан ике-өч атна ял биреп, ат чабышына алып чыккан яшь алаша кебек, нәселле юртаклар артыннан калмыйм дип, тыным буылганчы чаптым-чаптым да хәлдән таеп туктап калдым. Миңа хәзер ял кирәк, миңа башымнан сыйпап сөюче, җылы сүз әйтеп юатучы кирәк. Кайда ул кеше? Сөмбел дә китте. Ул барда бөтен уңышсызлыкларымны аңа сылтый, бар кайгы-хәсрәтемнең сәбәбен аннан күрә идем. Аның китүенә бер ай вакыт узды, дөньям үзгәрмәде, күңелем баемады. Киресенчә, бушап кына калды. Хәтерлисеңме, син миңа бер әкият сөйләгән идең?.. Бер патша, дөнья тыныч вакытта да тик тормасыннар дип, сугыш атларын тегермән әйләндерергә куя. Атлар, бер-бер артлы тезелешеп, айлар-еллар буе түгәрәк буйлап аркан тарталар. Шулай берзаман сугыш башланган хәбәр килә. Сугышчылар атларга менеп атланалар да дошманга каршы ташланмак булалар. Ләкин, ни гаҗәп, атлар алга чапмый, түгәрәк буйлап тик әйләнеп йөри икән. Билгеле, дошман боларны күз ачып йомганчы кырып кына салган инде…

Менә мин дә, әнкәй, үземне шундыйрак хәлдә итеп сизәм. Гомер буе өй – кибет – эш, өй – кибет – эш арасында йөгереп йөреп, шул тегермән атына охшап беткәнмен сыман. Әле Сөмбел киткәч тә шул түгәрәктән чыга алганым юк. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә өйгә кайтам, эшкә йөрим, кибеткә барам…»

* * *

Искәндәр, милиция сыбызгысы чырылдавына сискәнеп, уянып киткәндәй булды. Караса, бер кулына открытка тоткан килеш, урам уртасында басып тора. Тирә-яктан, яңа сөреп ташлаган кара җир өстендәге кортлар сыман, төрле төстәге машиналар чаба. Ничек машина астына килеп кермәгән ул? Болай йөрсәң, коймак ясап куюлары да бар. Милиционер: «Бәйрәм көн булмаса, штраф чәпи идем, ярый, бу юлга калып торсын, миннән булсын яхшылык», – дигәндәй, елмаеп бармак янады. Искәндәр дә аңа каршы сүрән генә елмайды.

Вак-төякләр белән сумканы шыплап тутырып, ике шешә азәрбайҗан коньягы да алгач, тагын нәрсә кирәк икән дип, кибет киштәләренә күз йөгертеп чыкты. «Ә-ә, шампанский! Шампанскийсыз Яңа ел Яңа ел була димени?!» Үз-үзенә яңалык ачкандай, ул ашыга-кабалана касса янына килде.

– Ике шешә шампанский сугып бирсәгезче, чибәрем.

– Беренчедән, мин сезнең чибәрегез түгел, икенчедән, шампанскийны әчетеп өлгермәдем. Яңа елның яңа елына, бәлки, әзер булыр, килерсез.

Кибетче кыз, бик тә үткен сүз әйткән шикелле, калын иреннәрен чәй тәлинкәсе хәтле җәеп елмайды да, алтын тешләрен балкыта-балкыта, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, тиз генә, ашыгыч кына көлеп алды. Озаклап көләргә вакыты юк, чөнки чиратта бүтән кешеләр көтә иде.

– Әнә алма суы ал.

– Бәйрәм бит, затлырак әйбер кирәк иде.

– Кешедән артык җирең юктыр. Әнә бар халык шуны эчә, өзелеп төшкән җирләре юк. Әйдә, әйдә, копчёный колбаса шикелле сөрәеп торма, юлыңда бул, чират көтә.

– Кеше алдына моны куеп булмый бит инде. Алар бик нәзберек халык. Яхшырагын… Бер генә шешә булса да…

– Әллә бүген тудыңмы? – Сатучы, шаяруын онытып, чын-чынлап ачуланырга тотынды. – Юньле кеше бәйрәм хәстәрен ярты ел алдан күреп куя. Киләчәккә карап яшәргә кирәк… Үзең белмәсәң, хатының әйтергә тиеш иде. Дөнья хатын-кыз кулында хәзер.

Искәндәр, дәресен әзерләп килмичә «икеле» алган малай кебек, башын аска иеп чыгып китте. Чираттагы кешеләр аңа сәерсенеп карап калдылар. «Инде кибетчеләр дә ничек яшәргә кирәген өйрәтә башлады, – дип мыгырданды ул. – Кая барып кагылма, шунда акыл сата башлыйлар». Ныклап уйласаң, аларда да хаклык бар кебек анысы. Көне җиткәч кенә бәйрәмгә әзерләнә башламыйлар бит инде.

* * *

Сөмбел киткәч, ай буе үз-үзен кая куярга белмичә, ике тәрәзә арасына эләккән чебен сыман, арлы-бирле бәргәләнеп йөрде ул. Эшкә гадәттәгедән алдан килеп, сәгатьләр буе оркестрантларны көтеп утыра, ә алар, киресенчә, гадәттәгедән соңрак килә. Керә-керешкә үк чишенеп аталар да, ваемсыз гына кулга инструмент алып, эстрадага чыгып утыралар. Йөзләре чытык, әйтерсең музыка белән кеше күңелен күтәрергә түгел, ә суган әрчергә утырганнар. Тора-бара йөзләре ачыла үзләренең. Башта, программа буенча, «Ай былбылым» ны уйныйлар. Кайсы берсе, туктап торган арада, якындагы өстәл янына барып, кояшлы Грузия исәнлегенә чәкештереп тә килә.

Шуннан соң башлана лезгинкалар, башлана юмарт табигатьле Кавказ ритмнары. Колагың гына чыдасын. Барабанчы Альфред соңгы чиккә җитеп шаша, Искәндәрнең пианино авазы тау елгасына килеп кушылган кечкенә чишмә кебек югалып кала. Альфред, аның саен котырынып, эреле-ваклы барабаннарын кыйный, әйтерсең, шулай итеп, гомер буе җыелып килгән бар үч-ачуларын чыгара, шуның белән ләззәтләнә иде. Барабанчы булса да, нигәдер, башкаларга караганда саграк күңелле сыман ул. Искәндәр ансамбльдә бары тик аның белән генә уртак тел таба, кайтканда да аның белән янәшә булырга тырыша. Әул, Искәндәрнең үзен якын иткәнен сизепме, әллә чын күңелдәнме, программадагы көйләрне уйнап бетергәч, юмартланып киткән кунакларның заказларын да башкаргач, аңа баш кага. «Әйдә, Искәндәр, синең көйне уйныйбыз!» дигән сүзе инде монысы. Альфредны ансамбль егетләре сүзсез аңларга өйрәнгән, аннары, Искәндәр боларын уйламый, ул залдагы ярым исерек кунакларны да, рюмкалар чәкешкән, кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышларны да ишетми, аның өчен хәзер галәмәт зур базарга охшаган шәһәр дә, адым саен ачы сүз кыстырып сөйләшә торган дус-ишләр дә, фатир да, Сөмбел дә – берсе-бер юк. Коңгырт чәчләре тузгып як-якка таралган, кашлары, очарга җыенган кош канаты сыман, өскә талпынган, күзләре – чиксез моң һәм дәрт тулы күзләре – кешеләргә түгел, ә эчкә, үзенең эчке илаһи дөньясына төбәлгән кебек. Ул беркемне дә күрми, бернәрсә дә ишетми. Ул гомере буе шушы мизгелне көткән, ул гомере буе шушы мизгел өчен генә яшәгән диярсең.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации