Электронная библиотека » Рифа Рахман » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Таулар һаман ерак…"


  • Текст добавлен: 1 марта 2022, 08:00


Автор книги: Рифа Рахман


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Атка печән кем сала, яки Моңсу Күз сагышы

Төн чамасын белеп кенә артка чигенә, сәгатьләр буе дөньяны томалап торган караңгылык томан кебек тарала бара иде. Менә-менә беренче ачык нурлар, Бөр артындагы тауларның иңсәләре аша узып, бу якка төшәр дә шуның артыннан ук күзләрне иркәләгән алсулык, зурая-киңәя торгач, болыннарны, өй түбәләрен, арт бакчаларны, зиратны каплап үскән агачларны бөтенләе белән яктыртыр, үзенә йөз белән торган тәрәзәләр аша йортларга узар. Аларны авылның тизрәк аваз салырга кыбырсыган таң әтәчләре дә, гәүдәләре ял иткәч, җәйнең печәнсез идәннәрендә инде йоклыйсы килмәгән сыерлар да, хуҗабикәләр биргән җылы сөтне зарыккан песи балалары да көтә. Әлегә ерактан, көнчыгыштан ак буй булып күренгән яктылык тау артыннан әкрен генә югары күтәрелә.

Моңсу Күзгә иртә бөтенләй башланмас кебек иде, башланды… Кичне теләми генә каршы алган иде ул, төнне дә көчкә-көчкә генә уздырды.

Әле кояш баер алдыннан, ягымлы итеп абзарга дәшкән хуҗасына, үзен казыктан ычкындыргач та баш бирмичә, һаман чөеп-чөеп торган Моңсу Күз, тыпырдаган җиреннән кискен генә ыргылып, коймалары сүтеп ташланган бакчадан болынга элдерде. Казык бавына бәйләнгән чөйнең, шалдыр-шолдыр килеп, Яңа Урам буйлап аның артыннан тузан туздырып барганын урамдагылар да, өйдәгеләр дә ишетте. Тузынган айгырны туктатырга дип беркем, хәтта хуҗасы да чапмады. Пырдымсызланган җан иясенең басылуы, йомшавы кирәк иде… Белмәссең, үпкәсе көчле атның имгәтеп куюы да бар…

Моңсу Күз, тарым турысына җиткәч, чабудан туктады. Гаебен белеп юашланган малай шикелле, күз кабакларын яртылаш ябып, башын артка каерды. Авыл белән ике арадагы чөгендер басуында, болында беркем дә юк иде. Үзен куа килмәгәннәрен аңлаган Моңсу Күз көн буена җылынган суларда йөзеп, йөрәген басар сыман, ярларны ишә-ишә, елганың иң тирән җиренә төшеп китте.

Бөр өсте якты иде әле. Анда туып килгән шәфәкъ нурлары уйный. Ул нурлар бигрәк тә кан кебек таралган басу-кырларга аккан шәфәкъ кызыллыгы Моңсу Күзне иләсләндерә. Атлар кызыл, зәңгәр төсләрне болай да яратмый. Бу төсләр, күз карашына кискен килеп бәрелгән бер-бер нәрсә шикелле, аларның күңеленә шом сала, Моңсу Күзнең җанын ут яктысында ялтырап киткән күбәләкләргә тикле хәвефләндерә. Аның каравы ул хәтфә үлән, тонып утырган су төсләрен ярата, күзләрен язгы уҗымнарга, агачлардагы тәүге яфракларга карап ял иттерә.

Моңсу Күзгә караңгылык төшкәч барлыкка килгән сурәтләргә карап тору кичке күренешләрнекеннән рәхәтрәк. Ул төнен кешеләр шәйләмәгәнне дә яхшы күрә, берүзе генә кайларга чыгып китсә дә адашмый, яшәгән урынына, ризык биргән тагарагына әйләнеп кайта. Теләсә кайсы тавыштан сак калып, уртада кушылырга торган колакларын ул төннәрен яхшы күрүе белән йомшата. Үз-үзенә, бу күләгәләрдән безгә куркыныч янамый, берни юк, берни юк, дигән була.

Кичләрен кояшның җиргә таралган кызыллыгында үләннәр дә булган тынычлыкны киметә. Алаен алай ул, дөньяда шактый яшәгән Моңсу Күз боларның һәр көн, һәр кич кабатланган хәлләр икәнлеген аңлый. Ул менә бүген дә, су уртасына басып, офыклар кылыннан кырларга таралган серле бер көй тыңлый сыман. Бу көй, башта үсеп, көчәеп, аннан җыелып, салмакланып, ул сөйгән басуларга, елга-суларга әкрен генә эңгер-меңгерне чакыра…

Моңсу Күзнең, яр ишеп, Бөр уртасына атылуын күреп, талыккан суларга үзләре хуҗа булып калудан әле генә сөенешеп бакылдашкан бакалар сагайды; кайсы берсе куерып утырган таллар төбенә качты; батырлары, эреләре белән ваграк ахмаклары пошкыра-пошкыра баш чайкаган атны күзәтте.

– Куа-куа, – диде Моңсу Күз янында гына суга чумган чагында бер Бака.

– Кумый-кумый, – дип, аңа каршы төште калганнары.

– Кгыйга, кгыйга, – дип кисәтте балаларының уртадан чыкмаганына сабырсызланганнары.

Бакалар теле кешеләрнекенә бигрәк якын, дип уйлады Моңсу Күз. Нәрсә турында сөйлиләр дип, баш ватарга да кирәкми. Әллә соң бу – сазлыктан чыга алмаганнар теле микән?..

Их, ул рәхәтләнеп йөзәргә, аргы ярга күтәрелеп, чит болыннарны да бер иңләп кайтырга уйлаган иде. Инде менә ни эшләргә соң дип аптырады. Йөзәм дисәң саеккан: елгаларны ничек җиңел генә иңлим дип кукраерлык түгел. Мондый гына суларны аркылы чыгу Моңсу Күзне күтәрми. Ичмаса, бу бәләкәчләрнең мәгънәсез бакылдашканын тыңласын. Җырлаучының ниндиенә дә тыңлаучы кирәк. Булдыксызларына бигрәк тә…

Йөзәр өчен Идел сулары җитми иде Моңсу Күзгә, җитми… Тәне суынганчы, йөрәге сулкылдаудан туктаганчы коенырга, сугарылырга уйлаган атны саегып калган Бөр генә басарлыкмыни?! Алай да, шәфәкътә уйнаган балкышлар узгач, елга аны бераз тынычландырды, уйларын икенче якка үзгәртте.

Кызыл Яр туры иң тирән җирләр иде, диде ул эченнән, иң тирән җирләр… Ат тезеннән калган, бака оясына әйләнгән. Әйтәм ярларны таллык баскан! Элек бала-чага коенган елларда яр буена таллык түгел, үлән дә үсми иде! Хәзер барысы ерак елгага йөри, анда да машинада гына элдертә. Мәмәт Арысланы өчен бер яктан яхшы да. Шәһәр кешеләренә ияреп кайткан шакшы, исерек-мисерекләрнең сыра шешәләре, шашлыкчылардан калган сөякләр белән авыл болыннары азрак нәҗесләнә.

Их син, ат тезеннән калган Бөр! Дулкынланырлык сулар төшми икән инде ерак инешләрдән, язгы басу-кырларда эрегән карлардан, саф чишмәләрдән… Дулкын какмаган ярга ком утырмый, аны сазлык күмә, ул агач-үләннәргә аш бирә. Карале, Моңсу Күз суга төшкән турыда гына текә калган икән Кызыл Яр… Бөтен җирдә сөзәкләнеп беткән. Тик ул сөзәклекләрдә дә мал эзе юктыр инде. Ә суы… тубыктан гына булмаса да, зурлар коенырлык түгел.

Әле дүрән, бишән генә чагында елгада Моңсу Күзне дусты Миңлегали йөздерә иде. Ул чакта аның үз ишләре дә күп иде. Кичен, көтүләр кайтып, маллар абзарга ябылгач, җыен малай-шалай, егет-җилән дигәндәй, ат сакларга дип, болынга җыела. Колхоз атларының тамагы тук, яллары ялтырап торган, кайберләре тик торудан симереп, эштән тәмам бизгән чаклары.

Миңлегали Моңсу Күз өстендә йөреп кенә егет булды! Шәп егет булды! Сабан туйларында беренче килеп, башкалар күзенә ак булып төште – иң чибәр кызларны үзенә каратты. Аларны да кичләрен өстендә, иярсез сыртына салынган костюм-сырмаларга утыртып, бик күп йөртте Моңсу Күз! Колагында яңгыраган, әмма бу як кешеләренә ят ниндидер серле көйләргә биегәндәй генә атлап, йолдызлы күк астында яр буйлап иңләрләр иде. Ул чагында бакалар болай күп түгел, болай батыр түгел иде. Әллә соң аларны төнге суларны иңләп аккан казлар ашап бетереп барганмы?! Шулайдыр, талыккан су өсләрендә каз нәҗесләре дә акмый.

Моңсу Күз йөзәр сулары калмаган Бөр буйлап нәкъ агым уртасыннан елга тамагына таба юл тотты. Ул аны, һичшиксез, Иделгә, зур суларга алып чыгачак! Моңсу Күз моны тәгаен белә! Әгәр зур елгаларда да йөзәр сулар калмаган булса?! Иделләрнең ярга каккан дулкыннарын да тоймагач соң?! Салмак кына атлап, соңгы урам турысына төшеп җиткән Моңсу Күз тукталды. Монда аның Туган Җире, Туган Иле иде. Нәрсәгә аңа пароходлар, заводлар пычраткан киң елгалар?! Язгы төннәрдә ял итәргә кыр казлары да төшмәгәч! Сулар һавасы ятларныкы булгач! Нәрсәгә аңа бугазыңны кисеп төшкән җылы якның кытыршы үләннәре! Җанга якын сөйләшләрне ишетмәгәч?! Йомшак таң җилләренә башыңны кыңгыр салып тормагач, кардан дымнар күтәрелгән һаваларга ялыңны сибеп кырлар буйлап бер җилдереп узмагач!

Ул, анык бер уйга килгәндәй, качмагае дигәндәй, үзен көн арты көн казыкта тоткан мәктәп бакчасына атылды. Ташлы урам буйлап йөгереп кайтканда, казыгы арканыннан чыкты да кибет турысындагы чокырга елышкан шешәләр арасында ятып калды. Зынҗырлар җыры өзелде, дип уйлады Моңсу Күз, авылдашларымның йокысы бүленмәс инде…

Авыл аша узганда, Моңсу Күз борынгы мәчет турысында туктады. Ул ничәмә-ничә еллар мәктәп иде. Элек мәчетнең тирә-ягында бала-чага тавышы тынмады. Ул чагында аңа кеше өзелмәде. Мәчеткә әйләнгәч, манарасы куелгач, йөрүчеләр күп табылмаган, имеш. Карт мулла белән биш-алты бабай өчен генә салганнармыни аны кайчандыр?!

Күптән моннан узганы юк иде. Тышлаганнар, коймалап алганнар икән… Яңа исләрне тояр өчен, өске иреннәрен күтәрде, борын тишекләре киң итеп ачылды. Ничек кенә тырышып суламасын, кибет утларыннан төшкән яктыда матур ялтыраган яшел капкалардан буяу исе килми иде.

Яшьрәк вакытларында, әле мәктәп булган мәчет яныннан узганда, ул, беразга тукталып, бакчасындагы чәчәкләрдән килгән хуш исләрне исни торган иде. Бервакыт, ачык калган капкасыннан кереп, ишегалды чирәмендә туйганчы аунады. Аркасына ятып йокыга да киткән. Шулай йокладымы, гел төсле төшләр күрә ул. Төшенә дә аллы-кызыллы чәчәкләр кергән иде. Бакча тулы чәчәк үскәч, аның хуш исләре шул төшкә әйләнгән бит инде! Ә менә хәзер мәчет бакчасыннан чәчәк исләре килми икән. Йөрәк тибешләре басылган, атлаулары салмакланган Моңсу Күз үз ишегалдына таба юл тотты.

Бакчада әле төн иде. Мондый йолдызлы төннәр аның җанына көннәрдән дә якынрак. Ул күктәге йолдызларның исемнәрен белми, әмма таный, чөнки тышта гына төн чыккан вакытларда бер үк йолдызларның баш очында балкыганлыгын күрә.

Бихисап йолдызлы күкләрдә аю, кучкар, балык йолдызлыклары да бар, имеш. Бервакыт укытучылары балаларны янына җыйды да учак янында шулар хакында сөйләп утырды. Ат йолдызлыгы да бармы, менә минем йолдызлык дип бик сорыйсы килгән иде Моңсу Күзнең. Сорамады. Кешеләр башка җан ияләрен аңлыйлармыни соң?! Нәрсәгә бимазалана бу ат, дияр дә бетерер иде укытучы. Үзләре телен генә аңлагач, кешеләр башкаларның теле була дип тә белмидер әле.

Моңсу Күз бервакыт күкләрнең бер почмагында атка охшаган йолдызлар оясын тапты. Тапты да аларга да Моңсу Күз дип исем кушты. Үзе тапкан йолдызлыкка исем куярга хакы бар иде ич аның! Әллә юкмы?! Ялгызы гына урамда төн уздырганда, Моңсу Күз үз йолдызлыгына сәлам юлламый калмый.

– И-һа-һа-һай!

Илнар абыйсы, янында булса:

– Тик кенә тор әле, бер дә юкка иһаһайламыйча, – дип гелән ачуын чыгара.

Моңсу Күзне хуҗасы да аңламый. Аны беркем дә аңламый. Аны һәркем үзе теләгәнчә ишетә. Кайберәүләр атны берничә аваз белән генә сөйләшә ди – авазда гына мыни хикмәт?! Аның ничек яңгыравы мөһим. Атлар гына белгән моңның да мәгънәләре бар! Үз уйларыңны аңлатырга сүзләр җитми дип, ул уйлар яшәүдән туктыймыни?!

Гомерен килер таңгача суза алмас кебек иде, көтмәгәндә фикере үзгәрде, җанына ниндидер сихәт иңде. Моңсу Күз түземсезлек белән кояш чыгышына карап тора башлады. Бер-бер өмет алып килмәсме кояш дип карагандыр инде. Ул якта зур сулар ага, пароходлар йөзә. Ул сулар башка җирләргә илтә. Әйләнә дә кайта уйлары, әйләнә дә кайта! Нәрсәгә аңа пароходлар, заводлар пычраткан киң елгалар, диде бит инде! Язгы төннәрдә ял итәргә кыр казлары да төшмәгәч, сулар һавасы ятларныкы булгач, диде! Нәрсәгә аңа бугазыңны кисеп төшкән җылы якның кытыршы үләннәре! Җанга якын сөйләшләрне ишетмәгәч, йомшак таң җилләренә башыңны кыңгыр салып тормагач, кардан дымнар күтәрелгән һаваларга ялыңны сибеп, кырлар буйлап бер җилдереп узмагач, диде!

Таңны ничек кенә көтсәң дә, ул, Моңсу Күз йолдызлыгы Күкшелнең алма бакчасы артына төшеп китми торып, һич атмаячак. Моңсу Күз кояшның нигә һаман бер яктан гына чыкканлыгын аңламый. Аңа кояшны иртә күргән җан ияләренә бәхет тә иртәрәк елмаядыр, зуррак буладыр шикелле. Иртә елмайган бәхетнең гомере дә кыска булмый микән? Таң иртә аткан якларда кичләре дә иртә киләдер инде аның. Моңсу Күзнең туган кырларыннан да ераккарак барып караганы да юк. Ат ирек ярата, диләр. Үз илеңдә, үз җиреңдә ирекле булсаң икән ул! Йөрер юлларың казык тирәсендә генә булмаса икән лә!

Кояшны кара! Җирнең бөтен җирен күрә ала! Алай дисәң, нигә генә, казыкка бәйләнгән шикелле, ул да әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта?! Әллә соң Моңсу Күзне ничәмә еллар йөгәненнән тотып торган куллар, урыннар туган җиренең нәкъ үзәгендәме? Кояшның җанын бәйләгән казык әллә Моңсу Күз яшәгән шушы Җир микән?!

Кояшны уйлавы булды, шунда ук таң ата башлады. Ахыр заманда шулай була, дигәннәр, имеш. Кешеләр һәрнәрсәне ахыр заманга юрый. Күргәннәре юш килсә дә, гайбәтен сөйләгән кешеләре шунда ук яннарына килеп чыкса да… Атлар гайбәт сөйләшми, әмма уйлаганнары алларына килә, юраганнары – юш.

Менә кояш та… Уйлавы гына булды… Исенә төшкәндәй, нурларын аның күз карашлары кунган җиргәчә ыргытты. Моңсу Күзне генә уйлап, аны гына тыңлап торган диярсең. Әллә соң кояшның да җаны бар микән? Бик биектә булганга гына, кешеләр шул хакта белмиме? Моңсу Күз яннарында гына бит югыйсә, аның ярсу күкрәкләрендә йөрәк типкәнлеге турында кемнең уена китергәне бар?! Абзар ишеген ачып җибәрәләр дә:

– Тамагың тукмы? Сыртларың чистамы? – диләр.

«Җаның сыкрамыймы?» дип беркем дә сорамый.

Җилләрдә тирбәлергә тиеш ялларына бәйрәмнәрдә шөлдерле тасмалар үрәләр, бимазалаган чебенне куасы койрыкларына әллә нинди кирәксез нәмәрсәләр тагалар да:

– Матур булдыңмы, Моңсу Күз? – дип аңгырайталар.

Атның матурлыгы шөлдердә, дугадамыни? Аның матурлыгы ялтырап торган тәнендә, нур сипкән күзләрендә, биеп елкылдаган сыннарында…

– Матур булдыммы, әти? – дип сорый аны караган Илнарның кызы, клубка чыгып китәр алдыннан бизәнгәч. – Матур булдыммы, әйт инде!

Кызларны әтиләр ярата инде ул. Нинди булса да, ул аны матур күрәчәк. Авылда минем кыздан да шәп юк дип уйлаячак. Моңсу Күз кыз түгел. Әгәр әнисе булса, ул да егетләрнең шәбе минеке диеп сөенер иде дә…

Моңсу Күз матур. Бизәнмичә дә сөйкемле. Аңа сөрмәләр сөртү кирәкми. Аның керфекләренә болай да сөрмә тарткан шикелле. Атка хушбуйлар сибү нәрсәгә?! Аннан кырлар исе, җиләкле аланнар исе килеп торсын ул!

«Матур булдыңмы, Моңсу Күз? Матур булдыңмы, Моңсу Күз?» Аның мондый ахмак сүзләргә каршы «Мин кияүләп йөрисе егет түгел, базар тотасы кыз түгел!» дип кычкырасы килсә дә, үзе дә мыскыл белән – әлеге сорауны бирүчене пошкырып пычрату белән чикләнә.

Табигать болай да матур. Билгеле әйберләр хакында сорарга кирәкмени? Табигатьнең ямьсезлеге кешеләр калдырган нәҗеслектә генә була ала. Читләрнең шакшысы өчен аны ямьсез дип атарга тел дә бармый. Ул матур! Ул бизәнмичә дә бизәнгән кебек! Моңсу Күз дә – бик матур ат. Бу хакта әйтмәсәләр дә белер иде, әмма гел әйтеп торалар. Кешеләргә ачуы чыкканда да, үзен яратканнары өчен түзә Моңсу Күз. Әле яшь чагында Миңлегали, ялларын сыпыра-сыпыра:

– Синең керфекләрең оялчан кызларныкы кебек бөгелгән, – дип сөя торган иде. – Гарәп атларының керфекләре башкаларныкыннан озын була, диюләре хак икән.

Миңлегали, керфекләренең озынлыгына шаккатса да, нигә алай дип уйланмагандыр. Күлләрне камаган камышлыктай, керфекләре зур күзләрен чүптән, тузаннан саклый, әби-бабаларыныкын чүлдәге комнардан качырган.

Моңсу Күз тагын кәефсезләнә башлады: шомрайткан колакларын төшерде дә муенына сылады. Нәрсәдән кәефле булсын?! Нәрсәдән дип, әнә мәңге килмәслек кебек таңның тууына хозурланырга кирәк! Гомереңне тагын бер көнгә озынайтты бит ул!

Таң алдыннан әллә нинди бер салкынлык була. Шуннан сакланып, Моңсу Күз җил искән якка арты белән борылды. Шул сурәттә бик озак тын гына басып торды. Күзләрен йомган иде, керфек төпләренең дымын тойды. Әллә дым түгел, яшь иде микән?..

Атларга, туңа дип, шәһәрдә кием кидерәләр, имеш. Бервакыт Яңа елда мәктәпкә кала аты Кыш бабайны алып килде. Балалар шунда ук Моңсу Күзне онытты, гел чәчәкле-чучаклы сырма кигән, муенчаклы кунак тирәсендә бөтерелде. Туры айгырның кәефе китте. Минем дә кирәгем чыгар әле дигән булды, кунак ягына карамаска тырышты. Моңсу Күзгә кием нәрсәгә иде соң? Ул андый киемдә кеше көлкесенә калсынмы?! Кышка калынайган йоннары сытылып, тәнен чынында да туңдырсын өченме?!

Шәһәр аты киткәч, алар барыбер мине исләренә төшерәчәк, дип уйлаган иде Моңсу Күз, киткәнне дә көтмәделәр. Араларыннан берсе әйтеп куймасынмы:

– Моңсу Күз көн буе капка алкасына бәйләнгән килеш тора. Туңмый микән?

– Ие шул, туңадыр шул, – диештеләр балалар. – Бигрәкләр дә кызганыч инде. Илнар абыйга әйтергә кирәк әле, салкында тотмасын, абзарга кертеп япсын.

Балалар белми иде: эшләгән ат та, ашаган ат та туңмый. Аны агачларга куе бәс утырган көннәрдә тик тору калтырата. Абзарында суык булса, Моңсу Күз тәмсез дип калдырган печәннәрен борыны белән генә стенаның сыкылы урыннарына ыргыта, аскы бүрәнәләрдән җил узган турларга тизәген күбрәк өя дә таптый-таптый тыгызлый. Алай итсә, туңмый да туңмый инде ул!

Моңсу Күз бүген менә җаны туңганнан дерелди. Ярыш алдыннан тәнне ала торган сәер бер калтыравык та түгел бу, аяклары чирләгәннән дерелдәү дә түгел. Кайдадыр кайчандыр син тап булачак, әмма әлегә билгесез хәлләрдән шомлану…

* * *

Моңсу Күз ярымачык дымлы күзләрен билгесез бер ноктага текәп торыр да торыр иде әле… Бөтен табигать менә-менә чыгачак дип көткән кояшның беренче нурлары кинәт бөтен дөньяны яктыртты, бәллүр бөртекләредәй ялтыраган чыклар яфракларга, үләнгә сибелде. Башны күтәрергә, көн итәргә, сөенергә, бер-береңне сәламләргә хәбәр иде бу.

Яктылык Моңсу Күзнең җанын җылытмады, чык бөртекләре кунган үләннәр аңа башка вакыттагыча хәл кертмәде. Бу көн аның өчен тумаган санагандай, ат инде кояш чыгышына сырты белән басты. Беренче нурлар күзләрен кискән кебек тоелды. Тутырып та ачмаган, офыкка текәлеп тә карамаган иде югыйсә. Шулчак ул зират капкасының ачылып киткәнен күрде. Нәкъ капка турысында, әмма эчтәрәк Моңсу Күзне мәктәпкә алып кайткан кешеләрнең каберләре шәйләнә иде. Алар нәрсә уйлый икән? Авылдагы хәлләр турында андагылар ни ди? Ат акылы белән Моңсу Күз шул сорауларга җавап таба алмады.

Бер саный да, куша-ала да, тапкырлый-бүлә дә белгән «Һанс» кушаматлы ат булган, имеш. Хуҗасы нинди сорау бирсә, тояклары белән тибеп җавап бирә икән бу. Аның акыллылыгын дөньяның ничәмә-ничә галиме тикшергән, бар эшенә шаккаткан, әмма барыбер ышанырга-ышанмаска белмәгән. Комиссия дә җыеп караганнар, ябылуда тотып та өйрәнгәннәр. Хуҗасына карап җавабын тапмасын – хәйләкәрләнмәсен дип, кайвакыт, сорау биргәндә, күзләрен бәйлиләр икән моның. Ат барыбер җавап бирә, имеш. Сорауларның катлаулысыннан катлаулысын яудырырга тотынганнар, Һанс ялгыша башлаган. Комиссия шундый карар чыгарган: ат хуҗасы белгән җавапларны гына белә, яңа сорауларны аңламый.

Их сез, кешеләр, ата-анасы, укытучы өйрәткәнне аңламаган, тыңламаган балалар барлыгын да күрмәгән шикелле, мәктәптә укымаган ат турында барыбер кешедән дә акыллы түгел дигән фикергә килгәнсез. Өйрәткәнне белгәненә дә шаккатасы берчакта! Моңсу Күз менә шактый нәрсәләрне белә, «беләм» дип кычкыра гына алмый. Әгәр тояклары белән кешеләр әйткәнне тибәргә өйрәтсәләр икән аңа! Болай бит… ничек типсә дә, атка нәрсәдер булды, авырый, ахрысы, бер урында гына тик тә тора алмый, дип башыгызны катырачаксыз. Һанс әнә, идән шакып, йә шикәр, йә кишер сорап алган, йә печән генә кирәклеген аңлаткан. Ул аны баштан ук эшләгән, кешеләр исә соңрак кына аның сорау бирмәгәндә дә тояклары ярдәмендә «сөйләшкәнен» төшенгән.

Галимнәрнең портретларын аергач та, геометрик фигураларны табып биргәч тә, исләрнең кайсы үлән-чәчәктән килгәнен күрсәткәч тә, галимнәр Һанска да, хуҗасына да ышанмаган. Икенче берәүләр башка атларны өйрәткәннән соң да, кешеләр, чын хәл түгел, атлар бу кадәр акыллы була алмас, теләсә кайсы телне үзебез дә җиңел генә өйрәнә алмыйбыз, дип уйлаган.

Кирәк булса өйрәнә, кирәк түгел дип санаса, ана телендә дә сөйләшми бит кемдер. Ат менә ата-анасының бөтен сөйләгәнен күңеленә сала, ул кеше арасында да Ат булып калуны бәхет саный. Моңсу Күзгә печәндәге үләнне үләнгә кушып утырырга кирәкмени? Кирәк булса, тояк тибеп кенә санарга өйрәнер иде әле. Җилләр көенә, кошлар җырына биергә өйрәнә алганны! Син менә дүрт аягыңны түгел, ике аягыңны саташмый тыпырдатып кара!

Моңсу Күзгә китап укырга да кирәкми. Китап укып, акыл җыйганнарга хезмәт итсә дә җитә. Аңа Илнар абыйсының портреты ни дә, авыл Советы рәисенеке ни?! Алар бит ат түгел! Атка ат сурәте якын, аның күзләрен кырлар яшеллеге шифаландыра. Атка бензин исен чәчәкнекеннән аерырга өйрәнү дә кирәкми. Кешеләр без өйрәттек дип уйлагач та, атлар аны болай да белә! Алар үзләре күргән кешеләрнең күз карашларына кадәр исләрендә калдыра! Атларга кеше телен өйрәнү кирәк, тамак туклыгы өчен кирәк. Аларга ана телен белү дә бик кирәк! Анасын белү кирәк булган кебек, җан азыгы кебек кирәк! Ат телен белмәсәң, атка кешеләр телендә эндәшәсеңмени?!

Атны акыллы бу дип кенә кем соң кадерләсен?! Сугышлар башлангач, укый-чутлый дип тормаганнар, Һансны фронтка җибәргәннәр. Кабере дә калмаган, кайда күмелгәнен дә белмәгәннәр, ди. Балаларга җыен юк-барны сөйләп торган укытучыларын әйтер идем, атларның кабере буламыни? Үлгән атның кабере – үләт базыдыр, исәненеке – кеше карыны… Алай дисәң, сугышта үлгән атны ашап та исән калучылар булган икән…

Ә бит Һансның акыллылыгына, тормыш, дөнья турында уйлануларына кадәр ышанучы галимнәр дә очраган. Бу турыда берсе китап та язып калдырган икән дә, соңгы бите үзе генә аңлый алырлык табышмак рәвешендә, имеш… Иң кызыгы: хәзер кешеләрнең ялганын тотарга теләгәндә, Һансны тикшергән кебек тикшерәләр, ди.

Әллә кая киткән уйларын бүлеп, зиратның ул текәлгән почмагында төс керә башлаган миләшлектән үзе кебек исәр бер кошның җанын ярырдай булып сайраганы ишетелде:

– И, и-и-и; и, и-и-и.

– Аермачык миләш чыпчыгы иде ул. Алар гына шулай ярсый-ярсый җырлый:

– Ик-ик, ип-ип; ик-ик, ип-ип.

– Кошка да нәрсәдер булган иде. Аның курку-шомлануын көйгә салынган авазлары ук күрсәтеп тора:

– Чик-чик, күк-күк! Чик-чик, күк-күк! Чри-чри, чрит-чрит; чрит-чрит…

– Чик-чик, күк-күк! Чик-чик, күк-күк!

Бераздан кошчык тынычлана башлады, аның өзек-өзек тавышлары, кискен чыркылдаулары тынычрак сайрауга әйләнде.

Кешеләр килгәндә, хайваннар якынлашканда, куркып кытакларга тотынган, очкылык тоткандай итенгән миләш чыпчыгы бакчага Моңсу Күз кайтканлыгын аңлады, аның читләр якынлыгыннан куркуы басылды бугай.

Моңсу Күз тагын Бөр ягына борылды. Анда инде зур кызыл түгәрәк таулар өстеннән күккә менеп килә. Көтүченең түбән оч башында чыбыркы шартлатканы ишетелде. Тыңламасагыз, сыртыгызны ярып кына төшерәм, дип куркыту иде бу. Моңсу Күзнең артсаннарында чыбыркылар яшь чагында күп шартлады. Пырдымсыз иде, чыдамсыз иде, бик тә ирек сөя иде…

Чыбыркы белән акылга китерәм дисәгез, араталарыгызны ярып качармын, дип кычкыра иде андый имансызларга каршы Моңсу Күз. Бүген менә тиктомалга гына шартлаган чыбыркыга ачуы килеп тыпырчынып алды да, авыл өстендә бөтерелгән каргалар төркемен икегә аерырдай итеп, җан көченә өрән салды. Кешеләр аны:

– Иһи-һи-һай, и-һа-һай! Ми-һи-һи-и-и! – дип кенә ишетте, ә бит:

– Кем булдың әле син, үзең дә чыбыркы буе гына малай! Сиңамы соң качам дигәнне чыбыркылап тоту, – дигән иде Моңсу Күз.

Чыбыркы тагын шартлады, тагын, тагын… Учындагы уникеле үремтене уйнатып, кемнеңдер баласы үзәк урам буйлап болынга төшеп китте. Аны күрмәсә дә, Моңсу Күз белә иде: авылда көтүне бала-чага гына җыя.

Миләш ботагындагы кош Моңсу Күзне аңлады. Ул һәр көнне кичтән Моңсу Күз калдырган тизәкләрдәге җим белән туклана. Ул, агач ботагында утырганда, таң җиле алып килгән ат исеннән рәхәтләнә. Моңсу Күз аннан бервакыт, сез, кошлар, ис сизмисез, кешеләр шулай ди, дип көлгән иде. Сизә, нишләп сизмәсен?! Бу утлы миләшләрнең дә, язгы юкә чәчәкләренең дә исен аера кошлар! Алар аны үзләренчә аера! Кешечә түгел!

Кош Моңсу Күзнең мәктәп бакчасындалыгын, тавышы-тыны чыкмаса да, җилләрдә килгән исеннән белә. Менә бүген дә җан дусты булып киткән атка:

– Чыр-чырык, без моннан сызыйк, – дип, үзенең дә игелексез кешеләрдән тәмам алҗыганлыгын сиздертте.

– Син яшәгән зиратта изгеләр генә, – диде Моңсу Күз. – Изгеләр бу җирдә үзләре дә озак яшәми.

– Их! Их! Их! – дип, кат-кат үкенеп кычкырды Моңсу Күз.

Аның йөткергәндәй, тыгылгандай ихихилавы ат караучының өенә кадәр ишетелгәндер.

* * *

Илнар:

– Инде йортымдагы малларны бетергәч, таңда озаклап, тынычлап йоклармын, көтү чыгарырга да кирәк булмый, ди идем, Моңсу Күздән һич тынгылык юк, – дип, зарлана-зарлана, урыныннан торды да иртә таңнан ялгызы гына түр өстәл артында чәй эчкән хатыны янына битләрен дә юмыйча барып утырды: – Яса әле берне.

Сусылу күршеләрдән алган куе сөтле чәйне ире алдына куйгач, эчәсе килмәгәнлеген аңлап, чынаякны кире өстәл уртасына этте:

– Эчеп тормам, ахры, карчык. Мәктәпкә барып килмичә булмас. Моңсу Күз бу араларда бик бимазалый. Кичә аранга да кертә алмадым, абзарга да. Кулымнан ычкынып, болынга төшеп йөгерде, аркан да казыгы асылынган килеш китте. Кайтыр, тынычланыр дигән идем. Кайткан әнә. Ай-һай, тынычланды микән?!

– Ие шул. Иһаһайлавын гына кара син аның! Таңда, малларның хозурланып уянган бер чагында, бөтен авылны уятырлык кешнәвен генә ишет!

– Атлар шулай инде. Ярсынып киртә җимерәләр дә, тынычланып, тагын араннарына кайталар…

– Син, картым, тыштан йомшак күренәсең дә күренүен, кайчак үзең дә таң тишегендә ат кебек кешнәп уяткандай итәсең.

Илнар көлде. Гомер бакый сөешеп кенә торалар, Сусылуы ни дигән булып маташа. Ана атлар да бар бу аранда диюеме?..

– Атны ризык, су белән тынычландыралар аны. Ялларын сыпырып юхаланалар.

– Син менә ясаган чәемне дә эчми китеп барасың.

– Балалар торуга әйләнеп кайтам мин. Моңсу Күзне генә карап киләм.

– Ашык, алайса. Кызлар, торуга ук, Казанга китәселәр.

– Әле өлгерәм.

* * *

Изгеләр озак яшәми дисәләр дә, гомер буе кешеләргә игелек кенә күрсәткән, җир сөргән Моңсу Күз озак яшәде. Шулай бервакыт хуҗасы белән карт укытучы, янында утырып, шул хакта сөйләштеләр. Имеш, эшләгән атның гомере бик сирәк кенә егермегә җитә, тик тарихтан кырыкка, хәтта алтмышкача яшәгән атлар билгеле, имеш. Моңсу Күзгә менә хәзер утыз алты. Ул атларга бирелгән чын гомер имеш тә имешен, тик эш үзләрен кабергә иртәрәк алып китә икән.

Моңсу Күз фән исәпләгән гомеренең ахырына якынлаша инде, алайса… Болай озак яшәү соңгы ун елда эшләми уздырган көннәренең нәтиҗәсе түгел микән? Әнә бит көчкә кыймылдаган ташбаканың яше меңнән дә арыга китә, иң гаярь, елдам арысланныкы ике дистә чамасы…

Авыл кешеләре дә, колхозлар таралгач, бөтенләй эшкә йөрми. Өй тирәләрендә дә әллә ни майтармыйлар, тик бер-бер артлы китәләр дә баралар, китәләр дә баралар… Инде зират, үзебезнекеннән чыгып, күрше авылга таба сузылды… Кешеләр әллә, эшләсә, күбрәк яши микән? Эчмәсә-тартмасамы?.. Алай дисәң, эчкән-тартканнарның йөзгә җиткәннәрен дә ишеткәне булды Моңсу Күзнең. Ул алар каберенә дигән такталарны арбага җигелеп илтте.

Моңсу Күз яшь биянең иң беренче колыны булган. Әнисенә, шулай икән, авырлыклардан исән калса, утыз тугыз яшь буласы. Ай-һай, кешеләр алай ук озак яшәтерләр микән?

Ат караучы, тәннәрен чүп-чардан тазартканда, шапылдата-шапылдата ярата үзен.

– Син – нәселле атның баласы, гарәп чабышкысы, – ди. – Маңгаең акыллы кешенеке кебек киң, танавың тар, колагың кечкенә, күзләрең мәгънәле синең, моңсу дип әйтимме… Гарәп атлары безнекеләрдән озак яши. Әниең дә шундый, үзең дә шундый булырсың.

Моңсу Күз матур ат икәнлеген үзе дә белә. Койрыкларын дугалатып, урынында биеп тора башласа, бала-чаганың да, олыларның да исе китә аңа.

– Аһ, муеннарын тотышы, аһ, басып торышы! – диләр.

Ул аның саен көязләнә. Нәрсә дип күңелләрен күрә икән ул үзен һич аңламаган бу кешеләрнең?..

Моңсу Күз башындагы чутсыз уйлардан арынырга теләде. Ул хәтта буыла-буыла сайраган зират кошыннан да туйды. Борчуларын башыннан кичерим дип, чык тамчылары тәгәрәшкән үләнне утларга кереште.

Моңсу Күзнең утлаган үләнендә тоз тәме иде. Абзар караучы аңа бик кирәклеген оныткандай, тагаракка тозны вакыт-вакыт салмый башлагач, тәмен үтә тансыклаган иде ат. Яшьле үләнне гомер бакый туймас кебек кишәде дә кишәде. Ирен читләреннән тамган күбекле үләннәрдә дә чиксез хәсрәт буяган тоз тәме иде…

Ризыгына бер дә тоз салынмаган ат арый, хәле тиз китә. Моңсу Күз соңгы вакытта буыннарының шешенгәнен тоя. Миңлегали Моңсу Күзне ныграк аңлый иде.

– Кальций кирәк сиңа, дустым, кальций, синең ярышларда җиңәсең бар, – ди торган иде, тагарагына чиләгеннән солы бушаткан чакларында. – Аякларың оемасын дисәң, тимер кирәк.

Илнар абыйсы да моны беләдер, әмма кайдан алсын? Җимерек колхоз амбарларында урларлык ашлама да калмаган бер заманда!

Каракаш тапкан соңгы колынның шәрә туганлыгын ишеткәч, хуҗасы әйтә куйган иде:

– Йод юклыктан инде бу, йод юклыктан. Авылда ике кешенең берсендә зоб икән, бер үк суларны эчкән, бер үк җирдә үскән ризыкны ашаган атларга да җитми бит инде ул!

Нәрсә хакында гына уйласа да, һаман Каракашка килә дә төртелә, килә дә төртелә Моңсу Күз. Аның исеме исенә төштеме, күзләрен тагын сагыш баса. Сагышланырга сәбәпләре күп булса да, соңгысы узган иртәдә башкаларын тоныкландыргандай итте шул. Моңсу Күз бу авылда үзе белән чын-чынлап аңлаша алган бердәнбер җан иясен югалтты…

Әле бит кичәге иртәдә дә мәктәп ишегалдында утлаган дустына карап, сәлам биреп узган иде Каракаш! Елмаеп ук узган иде!!! Йөге авыр дип тә тормыйча, аны күрү шатлыгыннан, Моңсу Күзне үтеп киткәч, адымнарын елдымлаткандай итенде. Алай булгач, нигә дип бераз барган саен борылды да карады, борылды да карады? Әллә күңеле килер хәвефне сиздеме?! Их, ычкынасы, арбаларны җимерәсе, йөкләрне таратасы, тәртәләрне ватасы иде аңа! Аннан соң бергәләп кырлар буйлап чабарлар, кешеләр яшәмәгән җирне эзләп очарлар да очарлар иде. Юк, юк! Туган җире, Туган иле – Мәмәт Арысланы иде Моңсу Күзнең!

Шушы җирләрдә тоттырмый, буйсынмый гына яшәргә дә була иде югыйсә! Нократ урманнарының иге-чиге юк. Бүресе дә күп шул аның. Селәүсене дә җитәрлек. Юкка гына бу авылны да Мәмәт Арысланы дип атамаганнар. Эзләп карасаң, арысланы да бардыр әле аның калын ылыслы урманнарда! Юк, аларыннан курыкмаска, барыбер ычкынырга, Каракаш белән бергәләп качарга кирәк иде! Таулар кочагында утырган кырлар буйлап чабарлар, кешеләр яшәмәгән җирне эзләп очарлар да очарлар иде алар. Оҗмах утрауларын тапмасалармы? Тапмасалар соң?! Аның каравы иректә җан тәслим кылачаклар.

Их-х, Каракаш. Хуҗаң кулыннан чалынган Каракаш… Әле иртән генә кешеләргә кибеттән икмәк илткән Каракаш. Ярый әле, Моңсу Күзнең утлыгы иске колхоз бинасына урнашкан ашханәгә якын, шуңа күрә генә аның белән хушлашырга өлгердең син. Моңсу Күзне аяктан егардай булып, бар көченә яшь ат чагында үзе тапкан колынга:

– Улым, бәхил бул, мин китәм, иһи-и, ми-һи-и, – дип кычкырырга вакыт таптың…

Төштә су эчерергә килгән Илнар абыйсы мәктәп директорына:

– Көчле ат та булган инде Каракаш, алты сугымчыны күтәреп, һавага ыргылган! Аның иһаһайлавыннан тәннәре дерелдәп торган, – дигәч, тегесе:

– Кара син аны әй, – дип баш чайкады.

– Үтерәме, дип уйлаганнар. Һаваларны тетрәтеп иһаһайлаган да басылган, буйсынган бер җан иясе кебек, үзе үк күтәрелгән җиренә кире төшкән.

– Ә бит чабып та китә, сугымчыларны юкка да чыгара ала иде!

– Китә ала иде. Китмәгән… Имгәтмәгән…

– Шулай инде… Китеп кая барасың? – диде директор, күбрәк үзе турында уйланып.

– Бөтен юллар да барыбызны бер урынга илтә, – дигән булды Илнар абыйсы, сүзләренең асыл мәгънәсен уйлап җиткермичәрәк.

Гәп уңаеннан гына әйткәне директорны миңгерәүләткәндәй итте:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации