Текст книги "Таулар һаман ерак…"
Автор книги: Рифа Рахман
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
– Чыкса чыга синнән дә! – Ул, кеше күрмәсен дип, учына кысыбрак тоткан тәмәкесен бер суырып алды да, төпчеген җиргә ыргытып, ботинка очы белән изгәч, ат караучыга күзләрен кысып карады: – Барыбызны да атлар юлы алып китә дисең инде, алайса?
Моңсу Күзнең хуҗасы җавап бирмәде. Тагын ялгыш әйтеп, директорның ачуын китерермен дип курыкты. Әле аның балаларын кеше итәсе бар, мәктәптә эшләргә кирәк иде.
Икәүләшеп сөйләшми генә тордылар.
– Ярар, алайса, Илнар абый, мин мәктәпкә кереп чыгыйм, – дигән булды директор, сөйләшүне тәмамлатырга теләгәнен сиздереп. – Сез ашханә сүтәргә киләсездер бит?
Илнар:
– Юк, – дип, берәр эшне сылтау итмәкче иде дә кире уйлады – мондый вакытта баш тарту ярамас. Их, шул балаларын кеше итәсе булмаса!.. Директор белән болай сөйләшеп торыр идемени ул! Гадәттәгечә шат кыяфәт белән елмайган булды:
– Киләм, билгеле! Кайтып чәй генә эчәм дә!
Илнар абзыйсы аннан калган тәмәке төпчеген, укучылар күрмәсен дип, чүплек савытына илтеп салды. Әллә Моңсу Күз утлаган чирәмнәргә кукысы сеңмәсен диде микән?
Каракашка менә су да, аш та кирәк түгел. Инде аның бу төр сөйләшүләргә дә исе китми торгандыр. Атның иреккә чыккан җаны, Туган иленең бәрхет җирләре, ярлар имеп аккан сулары, кайчак эч пошырып та сайраган кошлары белән хушлашып, зәңгәр күк буйлап йөзәдер…
Моңсу Күз Каракаштан туганлыгын шул көнгәчә белмәде, шунлыктан аның җанына бик якынлыгына үзе дә гел аптырады, әмма моны авылда атлар азлыгыннан күрә иде. Инде менә бар нәрсә аңлашылды. Аның юклыгы да, кемлеге дә, нигә якынлыгы да…
– Улым, бәхил бул, мин китәм, иһи-и, ми-һи-и, – дип кычкырды бит Каракаш аңа узган иртәдә!
Кешеләр, әти-әниләрен югалтсалар, хәсрәттән айный алмый йөри, әмма аларның юаныр урыннары бар. Берләре мәктәп каршындагы зират буенда мәетләр рухына дога кыла, кемдер, мазарстанның эченә кереп, якыннарының чардуганнарын буйый, төзәтә, кабер өстендә зекер әйткән агачларны тыңлап, йөрәген баса. Моңсу Күзнең хәсрәте күзләренә тулыр да, чыга алмыйча, шунда мәңгегә калыр инде…
– Улым, бәхил бул, мин китәм, иһи-и, ми-һи-и, – дип кычкырды да ит булды Каракаш…
– Кешеләр мине чалмакчы, бугазымнан канымны агызмакчы, ашларындагы калҗага әверелдермәкче, йөрәгемне бурзай этләргә ыргытмакчы, – дип, өрән дә сала ала бит ул. Моңсу Күз үзендә һаваларны ярып килгән тавышка каршы җавап бирерлек көч тапмады. Ул хушлашу сүзләреннән, аның үзенә алып килгән яңалыгыннан миңгерәүләнгән хәлдә тораташланды.
Нигә, нигә дип, киртәләрне җимермәде, тәртәләрне ватмады, канечкечләрне таптамады икән әнкәсе?! Гомер бакый хуҗаларына игелек кенә кылган Каракаш үлемен дә шул хезмәтләренең соңгысы дип санады микән әллә? Юктыр, башкаларга кол булган хуҗаларга үзенең дә бары тик кол гына булганлыгын, каршы төшәргә хаксызлыгын аңлаганга, шулай хушлашуны кирәк тапкандыр. Тик менә «улым» сүзен нигә хәсрәтле көнгә калдырырга иде соң?!
* * *
Бөтен авырлыклар көтмәгәндә башланды, көннәр исәбеннән бер чылбыр булып тезелде. Башта Моңсу Күз яшәгән ишегалдындагы мастерскойны, аннан ул кыш уздырган абзарны сүтеп ташладылар. Моңсу Күзне иске мәктәпнең бер почмагыннан әптәрләгән яңа абзарга бикләгәннәр иде, тора-бара анысына да чират җитте.
Халык өчен мәчет сүтү аның манарасын бәреп төшерү ише хәлләр белән бер иде, чөнки әлегә бәйрәмнәрдә булса да кайтып-китеп йөрүчеләр дә, картлыгында эшләр урын, сыеныр почмак тапмаганга гына бетеп барган, онытылган бер төбәктә яшәүчеләрнең инде барысы да шунда укыган, шунда балаларын укыткан һәм мәктәпне бәхетле яшьлекләренең бер ядкяре кебек күрә иде.
Авылдашлар мәктәптән музей ясарлар дип көткәндә, нәкъ киресе булып чыкты. Баштарак нәрсә карадык соң, дип уйланды Миңлегали. Директорның иске мәктәпне мастерской, ат абзары, гараж итүенә дә каршы төшмәдек, түздек, авыр заманда, һич югы, сүтеп атмауларына куанырга кирәк, диештек. Инде дә сүтеп үк алынасын белгәч, һәр өйдә бу турыда гәп куерды, тик соңга калганнар, авылга кергәндә буяулары кубып, моңаеп утырган иске мәктәпнең киләчәге район дәрәҗәсендә хәл ителгән иде. Аңа малы ашалып-сатылып беткән ферма абзарлары, байлардан тартып алынса да, файдаланмыйча таралган ташханәләр, табибы китеп барган теш дәвалау кабинеты кебек биналар язмышы да насыйп түгел иде, сүтеп, агачын, инде газга күчкән авыл буенча йөреп, кирәксенгән кешеләргә тараттылар.
Миңлегалинең күптән ул якларга барып чыкканы юк иде. Кибеткә йөрми. Әнисе алып кайтканга канәгать. Мәктәпкә төшми, балалар бакчасы ишегенең кайсы якка ачылганын белми – өйләнмәгәч, йөртергә бала-чагасы да юк. Бөтен хатын-кызы шәһәргә качкан авылда кемгә өйләнәсең дә нәрсәгә дип балаларыңның тормышын да каргалган, беркемгә кирәге калмаган авыл белән бәйлисең?! Алай да Миңлегали читтән кайтучыларның Мәмәт Арысланына басу яктан керүчеләрне каршы алган каралтыларның бер-бер артлы юкка чыкканлыгыннан ямансулаганын белә, әле берсе, әле икенчесе белән шул хакта сөйләшә дә иде.
Алтмышынчы елларда күрше бригададан күчереп салынган мәктәп кайчандыр авылның күрке иде. Хәзер күз көегенә әйләнгән иске бина инде ул, дип уйлаган җитәкчеләр аның юкка чыгуын хуп күрде. Аларны да аңларга була анысы, тышлап матурларга акча кирәк, җылытсаң да, киләчәккә дип сакласаң да, чыгымланасы… Байлар дөньясында бар нәрсә һаман саен кемдер учыннан кысылып кына чыккан акчага килеп терәлә.
Мәктәп белән бергә авылның иң уртасында кукраеп утырган, үз заманында иң матур клубларның берсе булган бинага да чират җитте. Әгәр матурлап тышланса, яңасы аның урынына салынса, иске мәктәп тә яши дә яши иде әле. Аны районнан, Казаннан клуб ачылганны карарга килүчеләрнең күзенә чалынмасын өчен җимерделәр. Җимерек агач мәчетләр дә яңартылган бер заманда, мәктәп, клуб ише нәрсәләргә көн беткән, кешенең генә түгел, башка җан ияләренең дә кадере киткән еллар башланды.
Иң авыры – яңа мәктәп салынганнан соң искесенең ишегалдына хуҗа булып калган туры айгырга иде. Ул шушы авылда гомер иткән атларның соңгысы икәнлеген беләме икән инде? Үзенең дә көннәре ахырына якынлашканлыкны сизенә микән? Сизенеп нишләсен?!
Миңлегали аякка бастырган, исем кушкан ат иде ул Моңсу Күз. Инде менә очрашканнары да юк.
Әбиләре бәләкәй чагында Миңлегали белән апасына «Атка печән кем сала?» уенын өйрәткән иде. Печән салучы гел Миңлегали булды, шуңа күрә апасының сөякчел кулларыннан аның бармагы гына кысылды. Ветврач Илнар мәктәпкә каравылчы булып кергән диләр, шул сала микән хәзер? Әллә бер-бер башка кешеме? Кемнең генә бармакларын түгел, җаннарын кыстырыр инде тагын Моңсу Күзнең дә юк булуы?.. Миңлегали йөрәге менә чабыштан туктаган атныкы шикелле сулкылдый, әмма аныкы кебек тиз генә тынычлана алмас.
Әле аранда, башка атлар арасында яшәгәндә, Миңлегали әтисе эшләгән фермада кайнашырга, Моңсу Күзгә печәнне үзе салырга тырышты. Ул аны шуңа күрә бик яраткандыр да инде. Аннан соң ияргә, йөгәнгә, дугага да ул күндерде. Горур гарәп токымлы айгыр кемгә дә булса баш бирер иде микән соң?
Айгырдан алаша ясыйм дип килгән ветеринарның кулына да икенче бер малай түгел, Миңлегали килеп ябышты. Инде шактый үскән, күп нәрсәне аңлый башлаган иде.
– Илнар абый, мерин да мерин дисең. Айгырдан да кеше ясый алам мин! Хезмәт итсен дисәң, аны иң башта яратырга кирәк, ә син имгәтеп кенә буйсындырмакчы.
Өч яшьлек Моңсу Күзне Илнар абыйсының пычагыннан саклап кала алса да, соңыннан аннан барыбер алаша ясаганнардыр инде, дип уйлады Миңлегали. Ялгышты. Алаша булмас өчен, холкын әллә ни үзгәртмәсә дә, баш бирмичә пырдымсызлануын ташлаган, кешеләрнең яхшысына буйсына торганга әйләнгән иде Моңсу Күз.
…Мәктәпне ишәселәр икән дигән хәбәр ишетелгәч, артыннан юкка чыгарылачак Моңсу Күзне күрмәс өчен, Миңлегали төшеп тормаган иде, соңыннан түзмәде, барды. Барды дип, мәҗбүр иттеләр инде, һәркемнең бурычы, дигән булдылар. Авыл Советы рәисе үзе килеп үтенде, абзарларны сүткәндә килмәдең, инде мәктәпкә чират җитте, анысыннан да кала алмыйсың, эшкә чакырырга ир-ат та калмады хәзер, диде. Авылны җимерү – шушы да булдымы бурыч?!
Чәчәкләр эчендә утырган мәктәпкә җитәрәк, Миңлегали тукталды. Ал бакча аркылы гына иске каралтылар янына узмакчы иде, Моңсу Күздән уңайсызланды. Танымаса да, күрми калса да көтәчәк ул, көтәчәк! Инде исен онытты микән? Миңлегалинең иске сырмасыннан да хәзер затлы порошок исе генә килә, арба төбенә салган сусыл печәннәр өстендә аунаган затлы фуфайка түгел шул ул.
Мәктәп, дөрестән дә, искесеннән күпкә матур иде. Яңа чагында һәрнәрсә матур була инде, дип уйлады Миңлегали. Искергәч, башкаларга яраксыз калгач, көн арты көн үзең дә тараласың, гомереңне кыскартып, чыгарып ук ташласалар?! Булмас! Алай эшләргә Миңлегали имансыз малайлар үстермәде. Кызганыч, аның артыннан иманлы балалар да калмый…
Иске мәктәп бакчасы Моңсу Күзнең олы бер утлыгына әйләнгән икән. Бу мәктәпне әле ул малай чагында күрше авылдан ташып салганнар иде. Укытучысының кечкенә кызы белән арбага янәшә утырып, авыллар арасында арлы-бирле килеп йөрделәр, безгә мәктәпнең яңасы була дип, и сөенештеләр. Ә бит ул башкалар өчен кадерле йорт булган. Сүттергәч, бик үк кадерле булмадымы икән әллә?
Мәктәпне салган укытучыларның инде берсе дә юк. Миңлегали бар. Ул да инде карт буйдак булып бетте. Чигәләрендә – чал, эшкә йөри торган чалбары элекке кебек кыртлап үтүкләнмәгән, юып кына киелгән. Теләсә – кырына, иренсә – юк. Кибеткә бармый, клубка йөрми…
Мәктәпне салучылар дигәннән, гомер буе белем биргән мәктәпләре янында зиратта ниләр уйлап ята икән алар? Хашимулла абыйсы бик сабыр бер директор иде. Ачуы чыкканда, тамагын гына кырыр да куяр, һичкемгә артык сүз әйтмәс. Аның тамак кырганын ишетергә теләгәндәй, Миңлегали мазарат капкасы турысында тукталды. Никадәр көтсәң дә чыкмыйлар бит инде алар! Дәшмиләр! Алар урынына, миләш чыпчыгына охшаган бер кош Фәйзрахман абыйсы кабере өстендә утырган миләштә илереп-илереп кычкыра. Миләш чыпчыкларын сөйләшергә өйрәтеп була, диюләре хак булыр: нәкъ кеше тавышлары килә.
Тапкан бит кунар урын. Кемнең агачына кунасын бик белгән. Миләшкә аш биргән кабер шушы мәктәпне салучыларның иң башлап йөрүчесенеке иде.
Каршы якта – мәктәп бакчасының Яңа Урам почмагында – Моңсу Күз үлән чемченүдә икән. Болай да качмый бит инде ул – ниемә дип арканлаганнар? Әллә соң аңа да чират җиткәнме?! Хәвефне сизеп алыр дип куркалармы хуҗалары?
Моңсу Күз Миңлегалине күрми. Дәшсә, тавышын таныр микән? Юк, дәшмәскә кирәк, янына барып, ялларына сарылуы яхшырак булмагае. Миңлегали әнисе кибет ачылганда ук түбән очка төшеп алып кайткан йомшак икмәктән бер-ике телем кисеп кесәсенә тыккан иде. Кулына алды да кызурак адымнар белән Моңсу Күз янына китте. Тышауланган, казыкка бәйләнгән ат, күз яше аша каралты сүтүчеләрне карап тормас өчен, алар иртән эшкә җыелганда, күрше авыл ягына борылып, үлән утларга, берни хакында уйламаска тырыша иде бугай.
Моңсу Күз бердәнбер ат булып калганлыгын, бүген иртән мәктәп яныннан сузылган олы юлдан Каракаш узмагач аңладымы икән? Ә нигә бүген?! Кичә үк сизенгәндер инде ул аны!
Аякларын көч-хәл белән сөйрәп, йөк тарткан, авыл кырындагы ашханәдән әбәттә ерак кырга чәй, ризык илткән алашаны көзге эшләр вакытында чалып калыйк дигәннәр, ите комбайнёрларга бик кирәк, фермалар калмагач, мал табуы кыен, имеш. Үзенә хезмәт иткән эт-мәчене кадерлесе кебек туфракка җирләгән кешеләрнең мондый миһербансызлыгын Моңсу Күз аңлый алыр микән соң? Аларның – үз кануннары, безнең – үзебезнеке, дөнья яратканнан бирле шулай килә, Олы Туфангача шулай барыр дип уйлап, пошкырып куюдан ары китмәгәндер…
* * *
Кешеләр мәктәпләргә йөргәч, белем алгач, сөйләшкәч, дөнья белән идарә иткәч, бу эшләрне эшләмәгән җан ияләрен ахмак, җансыз, башсыз дип саныйлар иде, күрәсең. Атларның да үз тарихлары, буыннан-буынгача сөйләнеп килгән тарихлары бар югыйсә, тик аның күп өлеше кешеләрнеке белән үрелгән иде.
Моңсу Күз элегрәк, әле колхоз исән чакта, мин горур, мин печелмәгән айгыр дип тормады, башка атлар белән болын буендагы абзарда тынышып яшәде. Кыр эшләренә дә катнашты, йөген дә ташыды, буразнасын да ярды… Аранда алашаларның зарларын тыңлаганда, һәр зарның, һәр үпкәнең гел үзләренә ризык һәм яшәр урын биргән кешеләргә кагылышлы булуына аптырый, хәтта моңа ачуы да чыга иде. Менә хәзер аңлады: атларның хуҗаларыннан зуррак дошманнары юк лабаса! «Хуҗа» дигән сүз үзе дә сине кол дәрәҗәсенә төшерә икән…
Колынының ялларыннан сыйпап, колак артларыннан кашып үстергән, иреннәренә хуш исле икмәк китергән, сусыл үләндә утлаткан малай-шалайдан олы иргә әверелгән кеше – бияләрне алаша калдыручы да, арып егылганда, тор дип, сыртына камчы сугучы да, сугыш вакытында утка-суга кергән җан дустын суеп ашаучы да, әнисенең имчәгеннән аеручы да, кем колыны икәнлеген белдерергә теләмәүче, ятим итүче дә икән бит!
Анасы карыныннан төшкән чагында, буялам дип тормыйча, Моңсу Күз дип исем кушкан Миңлегали исемле малай! Син кайларда йөрисең дә минем хакымда ниләр уйлыйсың? Мин сине Сабантуйларда беренче иттем, мин сине, кар көртләренә күмелеп утырган Нократ аша чыкканда, бүре өереннән саклап калдым, мин сине, тамагың ризык тансыклаганда, ерак басу түрендәге сусыл борчаклар ашарга алып бардым, куа килгән каравылчыдан коткардым. Мин, инде җигү аты булгач, әтиеңнең бакчасын сөрдем, бәрәңгесен алышырга килдем, аның үлгән малларын базга илттем, язын җыештырган чүбен чокырга ташыдым. Мин бу эшләрнең барысын да кайчандыр авыл кешесенең һәрберсенә эшләдем!
Әллә бәрәңге дә утыртмыйсың инде, Миңлегали?! Югыйсә без синең белән елга ике мәртәбә булса да очрашыр идек. Әллә маллар да асрамыйсың инде?! Мин сине, һич югы, бозауларыңны арканга илткәнеңне күрер идем. Әллә авылдан китеп үк бардың инде, Миңлегали? Алай булмаса, балаларыңны җитәкләп, бакчага килгәнеңне карап торыр идем.
Их, Миңлегали, Миңлегали, кешеләр болай яшәсә, бу яңа мәктәпне дә бер сүтәрләр, яңа төзелгән клуб урынында да кайчанда булса бер җилләр уйнар, бураннар котырыр бит. Ул чагында син дә, мин дә булмабыз булуын, әмма без аны бакый дөньядан күреп торырбыз. Бу эшләр, бу гамәлләр өчен бездән дә җавап сорарлар. Авылыгыз яшәсен өчен, сез нәрсәләр эшләдегез диярләр. Мин менә… бакча сөрдем, иген ташыдым… Мин авылны яклап, хәтта шушы кайчандыр үземне сыендырган мәктәпне яклап та сүз әйтә алмый идем. Син беләсең, мин кешеләр телендә сөйләшмим бит, Миңлегали! Моңсу күзләрем белән генә карап аңлатам. Син миңа исемне дөрес кушкансың. Дөрес итеп яши алдың микән?! Авылыңны яклап, сүз әйтә алдың микән, балачак дустым?!
Мин бит авылда бәрәңге утыртылмавын, мал үрчетелмәвен ашаган ризыгымнан, мөгрәгән сыерлар, иһаһайлаган атлар саныннан да беләм. Аның өчен кеше булу кирәкми. Мин үземнең бердәнбер туры айгыр икәнлегемне укырга килгән балаларның яныма җыелуыннан, сыннарыма шаккатып карап-карап торуларыннан да аңлыйм. Кешеләрнең үземә очраклы сакланып калган истәлек сыман карауларыннан аларга безнең ише җан ияләренең чынлыкта ничек кирәк икәнлеген дә тоям! Нишлисең: җилдергән машиналар, шәһәр ыгы-зыгысы аларга тагын да кирәгрәк. Шәһәрнең сасы һавасы җиләк исләре аңкып торган авыл һавасын алмаштыра ала микәнни?
Моңсу Күзнең аяк астында үскән үләннәр һаман тозлана бара иде. Башка чакта тозларны тансыклаган Моңсу Күз чирәм утлаудан туктады, башын күтәреп, зират ягына карады. Чит кеше күзенә чалынгач, колакларын шомартты, яхшырак күрер өчен, башын бер якка кыңгырайтты. Аннан, әкрен генә атлап, Миңлегали, ул яраткан, сизелерлек картайган Миңлегали килә иде.
Ат сөенеченнән кешнәп җибәрде. Ачу белән түгел, елмаеп, аксыл тешләрен ыржайтып. Ул әле Миңлегалинең мәктәп сүтәргә килүеннән хәбәрсез иде шул.
Моңсу Күзнең инде сөенеч яшьләре мәрҗән кебек коелды. Елый иде ул. Миңлегали дә елый иде! Менә ул килде, атны муеныннан шапылдаткан булды, ялларыннан сыйпады, яңакларын яңакларына куеп торды, Моңсу Күзнең яраткан ризыгын – арыш ипиен учларында иреннәренә китерде, аннан башындагы фуражкасын салды да шуның белән йөзен каплап үксергә тотынды. Ирнең иңбашлары дерелдәп тора, муен тамырлары бүрткән иде.
Елап туктагач, Миңлегали тагын бер кат Моңсу Күзне яратты: битләреннән, муеннарыннан сыпырды:
– Яхшы карыйлар икән үзеңне. Анысына менә сөендем.
– И, и-и-и, – дип, сүзгә кушылды миләш ботагында иртәдән бирле бытылдаган кошчык. – Ик-ик, ип-ип; ик-ик, ип-ип.
– Әллә китәргә кушамы ул, нигә икелди, кит-кит дип әйтүе түгелме? – дип сорады Моңсу Күздән Миңлегали.
Ат, «юк» дигән сыман, тагын да ныграк ыржаеп елмайды, аннан иреннәрен бүлтәйтеп, Миңлегалинең борын очларын эләктерде.
Юешләндергән борынын сөртеп, Моңсу Күзне үпкәләтәсе килмәде Миңлегалинең, күрмәсен өчен, артына борылып, фуражкасы белән сыпырды, аннан яңадан, балачак дустының күзләренә карап:
– Хәлләрең ничек, Моңсу Күз? Картаеп буламы? – дип сорады.
Моңсу Күз, сагышы көчле көн булмаса, рәхәтләнеп көләр иде, бүген алай эшләмәде, карале моны, үзе миннән битәр картайган, ни дип сораган була, дип уйлап кую белән чикләнде.
Ат караучы Илнар Моңсу Күз янына килмәсә, алар әле тагын да сөйләшкән булырлар иде. Хуҗасы Миңлегалигә мәктәптә инде эшнең башланганын сөйләп торды. Аның сүзен раслагандай, тәүге такталарның каерылганы, кайберләренең, шапылдатып, җиргә ыргытылганы ишетелде.
Моңсу Күз хушлашып китеп барган Миңлегалигә ни дип әйтергә дә белмәде. Аның да мәктәпне, Моңсу Күзгә абзар булып калган мәктәпне җимерергә килгәнлеген, үзен куркыткан бу эшләрнең инде башланганлыгын аңлаган иде.
– Мә, мин сиңа эчәргә алып килдем, – дип, хуҗасы алдына чиләк белән су куйса да, аны сөендермәс өчен, эче янган килеш тә, Моңсу Күз чиләккә ирен чите белән дә орынмады.
– Ярар соң, эчмәсәң, төне буе Бөрдән эчкән суларың җитәрлектер, – дигән булды Илнар абыйсы.
Миләштә утырган кошчык алар янындагы агач ботагына килеп кунган иде. Әллә Моңсу Күзсез дә калам дип курыкты микән ул? Миләш чыпчыгы нәкъ иртәнге – шомланган чагындагы кебек өзлексез сайрый, сикеренгәли иде:
– Чик-чик, күк-күк! Чик-чик, күк-күк! Чри-чри, чрит-чрит, чрит-чрит…
– Кит әле яныбыздан, эчне пошырмале, болай да җан әрни! – дип җикерде аңа ат караучы.
Карале, хуҗасы да шомлана, борчыла, авылдагы хәлләрдән ризасыз икән ләбаса! Моңсу Күз кебек, туктамый сайраган кош кебек үк ризасыз:
– Чик-чик, күк-күк! Чик-чик, күк-күк!
Илнар абыйсының Моңсу Күзгә нәрсәдер әйтәсе килгәнлеге әллә кайдан күренеп тора. Нәрсә әйтергә тели ул? Менә сөйләр, менә сөйләр кебек карый да, гаепле кеше сыман, карашын үләннәр арасына яшерә.
Әллә Моңсу Күзнең дә дөнья белән хушлашыр вакыты җиткәнме?
* * *
Каралты сүткән җиргә авылда тик ятканы да, мәктәптә эшләгәне дә җыелган иде ирләрнең. Бүрәнәләрне коюга тышланмаган ашханә турысыннан тотындылар. Аны әле соңрак, туксанынчы еллар башында балалар саны арта башлагач, мәктәпкә терәп салганнар иде. Инде ул кешеләр дә ялда, өйләрендә телевизор карап кына көн итә, ат үрчетү түгел, файдасы юк дип, тавык та асрамый.
Мәктәпне сүтәргә аларны алып килсәң, кызык буласы икән, дип уйлады Миңлегали. Кеп-кечкенә бүлмәне салганчы, идән астын бер машина шешә белән тутырганнар. Маратны тракторга йөгерттеләр. Хәзер инде махсус урыннарда шешә җыюлар тукталган, барысын төяп, чүплек базына илтеп ташларга кирәк иде.
Буш пыяла савытлар төялеп беткәч, көтмәгәндә, ниндидер шаянрагы араларыннан берсен тартып чыгарды да трактор арбасына бәрде. Бар халык аптырашты. Нинди мәгънәсез гамәл бу дип, савыт ватучыга, балалар да йөргән җирне пыяла ваклыклары белән тутыручыга карадылар. Аннан аңлашылды: шешәнең эчендә ниндидер кәгазь кисәге бар икән дә, чыгара алмагач, арбага бәреп ватмыйча булдыра алмаган. Әлеге кәгазь авылдашларының киләчәккә юлланган хаты булып чыкты.
Узган буыннарның сүзләре кыска, әмма көлке иде. Нигә мәгънәлерәк язмаганнар инде, дип уйлады Миңлегали. Менә Такташ, Туфаннар кебек. Алар хатын әнә һәр мәктәп баласына өйрәтәләр. Әлеге дә баягы хатта: «Киләчәк буын кешеләре! Безнең гомеребез бик авыр елларга, аракы юк чорга туры килде. Бу ашханәне төзү дә шуңа күрә зур авырлыклар белән барды. Без спекулянтлардан алган шешәләребезнең берничәсенә үзебезнең авыр тормышыбыз турында язып салырга булдык. Бу мәктәпне киләчәктә авылда тормыш җиңеләер, эшләр кимер, аракылар артыр, бәяләре төшәр дигән өметләр белән язабыз. Әгәр дә мәгәр мәктәп сүтелсә, безнең байлык юкка чыгарыласы булса, хатлы өч шешәне дә табып, мәктәп музеена куярсыз. Ул чакта инде авылда мәктәпләр дә, музейлар да, клублар да яңа булыр. Кайнар сәлам белән: Хәмәтдин, Хашим, Әхмәт».
– Кызык та, көлке дә, эчке мәгънәсе дә бар түгелме соң бу хатның? – дип куйды Марат, Миңлегалине дә уйга салып. – Бар нәрсә яңара да кебек, бар нәрсә юкка да чыга. Аракы да, аңа бәяләр дә арта, әмма авылда эчкән кеше кимеми. Җиңеләйдеме безнең тормыш, юкмы? Колхозлар бетте, эшсезлек килде. Авылны төзегән, күтәргән, анда туган балаларны олы тормышка чыгарган иң белемле укытучыларның соңгылары арабыздан китеп бара…
Мәктәпнең элегрәк салынган өлешен сүтүчеләр бер мәлгә тукталып калдылар. Араларыннан берсе:
– Белем бирү җире түгел икән бу мәктәп, шешә оясы икән, – диде. – Аны, чыннан да, сүтеп ату хәерлерәктер.
– Аны бит соңгы буын кешеләре шулай иткән. Элегрәк заманда йортның нигезенә ни күмүгә карап, киләчәген билгеләгәннәр. Әгәр аеклык өчен көрәшкән Горбачёв, теләгәнчә кыланыгыз, дигән Ельцин чорының исерекләре ашханә нигезенә буш шешә салып калдырмаса, бу авыл да, мәктәп үзе дә яшәр дә яшәр иде әле.
Чыннан да, янәшәдә генә гөлләр уртасында утырган мәктәп, дип уйлады Миңлегали, ишекләрен таңда ничә генә бала ача?! Укытучы саен бер сабый! Бердәнбер ат калган бу авылның шәһәрдән нинди аермасы бар?! Газы, суы кергән. Йорт саен машина, әмма кешеләре дә, машиналары да картая бара инде. Монда яшәүчеләр киләчәгенә өмете юк алаша кебек. Тормышны җигелеп-җигелеп сөйрәгәннәр дә, беркөнне өметләре киселгәч, бар нәрсәдән баш тартып, яшәүдән туктап калганнар сыман.
Миңлегали үлән кишәвен ташлап, мәктәп сүтүчеләрне күзәткән Моңсу Күзгә карады. Янында торган хуҗасы ничек итеп атны сугым йортына җибәрергә белми аптыраган иде. Миңлегали кинәттән бар йөрәге белән шуны тойды. Иптәшләре арасыннан аерылып китте дә, ике бармагын иреннәренә кыстырып, бөтен көченә сызгырды.
Бер сызгырды, ике… Ат берни аңламады булса кирәк. Миңлегали тагын сызгырды, тагын, тагын… Аның сызгыруының мәгънәсен оныткан иде мәллә Моңсу Күз? Колакларын шомартса да, ул әле һаман урынында иде. Аңласа да, язмышына буйсынып калганмы ул?
Атның битарафлыгына аптыраган Миңлегали, аңа таба йөгерә-йөгерә, бар көченә:
– Кач, Моңсу Күз, кач! Коллыктан качып үлүең дә яхшырак! – дип кычкырды. – Кач, Моңсу Күз, кач! Үлемнән котыла алсаң, син чын айгыр булырсың! Иргә, айгырга чын иректән дә яхшысы юк!
Моңсу Күз янында кайрак, пычак, аркан тотып торган хуҗасына карады. Башын әле болай, әле тегеләй борды – ул якыннан начаррак күрә иде. Текәлеп карагач аңлады. Аңлады! Моңсу Күз икенче килүендә кулына кайрак тоткан хуҗасы төнгә тагарагына салачак печәнне бакча кырларыннан гына чабып алырга маташа, шуңа чалгы кайрарга йөри дип уйлаган иде. Кәсәсендә сугым пычагы булган лабаса! Инде менә яшермичә үк тоткан.
Моңсу Күз өстенә утырган малайларны төшереп калдырудан бик курка, егылып имгәнмәгәйләре дип уйлый иде. Үзен караган хуҗаларын да яратты ул. Ризык салсалар, борыннарын, битләрен ялап бетерә торган булды. Йөген авыр төясәләр дә үпкәләмәде, бар көченә тартырга тырышты. Бакчаларында буразна ярганда читкә чыгып туфрак таптаудан да сакланды, сукадан киселгән үләннәр каршында да кыенсыну кичерде. Тамак өчен ризык булып киселү түгел, әрәм китү дип кайгыра торган иде. Бервакыт Илнар абыйсының, аксый-аксый, мәктәпкә килүен күргәч, каршысына барды да тезләнде. Утыр, илтермен диюе иде, тик хуҗасы гына аңламады. Борын тирәсен кашыган булды да үтеп китте…
Моңсу Күзгә иртә бөтенләй башланмас кебек иде, башланды… Көн хәере белән тусын дип телисе калган икән дә… Кичне теләми генә каршы алгангамы, кояш чыкканга кирәгеннән артык сөенде. Кешеләргә дә, миңа да табигать тагын бер көн бүләк итте, дип сөенде. Бу дөньяда бернәрсә дә юкка гына түгел…
Мәктәп сүтәргә килеп, ачуын чыгарган Миңлегали абыйсы бер дә юкка сызгыра дип уйлаган иде Моңсу Күз. Аңлады. Текәлеп карагач аңлады! Башта, ул килгәнне көтеп торыйммы, дип уйлаган иде дә, биш-алты ирнең, мәктәп сүтүчеләр төркеменнән аерылып, үзе янына килергә чыкканын күргәч, тагын да айныбрак киткәндәй булды. Аннан арткарак чигенгәндәй итенде дә, бар көченә ыргылып, Яңа Урам буйлап очты. Аны ул белмәгән яклар, ул йөзмәгән сулар көтә!
2015
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?