Электронная библиотека » Рифа Рахман » » онлайн чтение - страница 1


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рифа Рахман


Жанр: Поэзия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 1 (всего у книги 9 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Рифә Рахман
Сине сөям, дисең… Шигырьләр


Рахман Рифа (Харрасова Рифа Фатхрахмановна)

Говоришь, что любишь



В новой книге поэтессы большое место уделено как любовной лирике, так и общественно-философской поэзии.

Казань. Татарское книжное издательство. 2019


На татарском языке



© Татарстан китап нәшрияты, 2019

© Рахман Р. Ф., 2019

Талпыныш

 
Баш очында гына – ак болытлар,
Баш очында гына – күпме кош!
Безне биеклеккә күтәрала
Кеп-кечкенә генә талпыныш.
 

Җан – биектә
 
Баш очымда гына – ак болытлар,
Акка батып туды бу иртә.
Җан биектә чагым! Бүген тәнне
Бер манара кебек хис итәм.
 
 
Манараның ачык уемына
Җан кыңгырау кебек куначак.
Чыңлаячак анда, чыңлаячак…
Илне гамьле эшкә җыячак.
 
 
Чыңлар да ул, тау-ташларга тиеп
Кире кайткан чыңын тотачак.
Аннан тагын, тагын чыңлаячак,
Шулай тауның җырын отачак.
 
 
Тау зурлыгы булыр аннан җырда,
Таш ныклыгы булыр сүземдә.
Җан – биектә. Мин – бер манарадыр,
Калкып баскан Илем-Җиремдә!
 
 
Баш очымда гына кошлар оча,
Кош уйнатып туды бу иртә.
Сандугачлар агачларда сайрый,
Ә бөркетләр оча биектә.
 
 
Миндә әле бөркет хисе дә бар,
Канатында күкне иңләгән.
Җан җыр булып оча, бөркет сыман
Бер талпыныш алгач җилләрдән.
 
 
Баш очында гына – ак болытлар,
Баш очында гына – күпме кош!
Безне биеклеккә күтәрала
Кеп-кечкенә генә талпыныш.
 

23.08.2016

Карап торам…
 
Йолдызга мин карап торган булам,
Ә ул инде күптән үлгәндер,
Бөек бер көч аны йолдызларның
Мазар илләренә күмгәндер.
 
 
Йолдызга мин сәлам биргән булам,
Яңа бер дус тапкан шикелле.
Үземә дә Галәм күкрәгеннән
Йолдыз уты капкан шикелле.
 
 
Чулпанга мин таңда бармак яныйм,
Йокламыйсың, димен, таңгача.
Кояш чыккан, инде нуры тулган,
Менә тиздән, димен, ай качар.
 
 
Син сүнәрсең иң ахыргы булып,
Башка йолдыз булмас яныңда.
Зур бер хәсрәт – ялгыз гына яну
Галәм учагында, җаныңда…
 
 
Ә мин янам. Күпләр сүрелделәр,
Сындырдылар күпләр күңелен.
Нигә соң мин, шулай яна торып,
Ил күгендә йолдыз түгелмен?!
 
 
Нигә таңда өмет кабызмыймын,
Нигә төндә юлга нур сипмим?!
Ә бит теләк – илгә маяк булу,
Аны исән итү, һичшиксез!
 
 
Яшәр микән? Әллә сүнәр микән?
Төн телимме, таңмы милләткә?
Төндә йолдыз бигрәк якты яна…
Янгач сүнә инде, әлбәттә!
 
 
Әллә бик нык янып сүнде микән
Вакытыннан иртә бу халкым?
Мин шуңамы аны таңны таңга
Кушкан йолдызларга охшатмыйм?..
 
 
Чулпан йолдыз әнә китми тора,
Төн пәрдәсен кояш ерткач та,
Нур ташкыны тауның башындагы
Кыяларны төртеп еккач та…
 
 
Уянам да аңа карап торам,
Бәлки, ул да инде үлгәндер?
Йолдыз нуры гасыр кичеп килә —
Җирне үле йолдыз үбәдер…
 
 
Йолдызга мин карап торган булам,
Йолдыз җиле каккан шикелле,
Сәлам биргән булам, көлгән булам,
Яңа бер дус тапкан шикелле.
 
 
Ә ул инде күптән күктә юктыр,
Миннән бик күп алда үлгәндер.
Галәм бишегендә аның ур(ы)ны —
Галәм мазарына җирләнер.
 

09.08.2013

Минем туу
 
Йолдызларның аңы киткән чакта,
Йолдызларның төсе уңганда
Туганмын мин,
Инеш, елга суы
Ярларына тәмам тулганда.
Күзләреңнән йолдыз тама, дисез,
Яшьне нәни йолдыз күрәсез —
Исәр йолдыз кебек яшисең, дип,
Нигә мине һаман сүгәсез?
Гаҗәпмени йолдыз нурларына
Минем шулай ия булуым?
Моңа сәбәп —
Яңа йолдыз белән
Бер вакытта минем тууым.
Бик газаплы, диләр, йолдызларның
Яралуы Галәм эчендә.
Мин дә йолдыз кебек җан алганмын…
Шуңадыр да йолдыз төсендә.
Ә аларның һушы киткән чакта,
Җиңелмени исән калуы?!
Шундый еллар бит бу,
Шундый еллар!!!
Сүреләм дә сүнәм,
Сүреләм дә…
Аннан кабат китәм кабынып.
Күкнең һичбер буп-буш торганы юк.
Сүнсәк, беләм,
Безнең ур(ы)ныбызга
Никадәрле йолдыз табылыр.
Бездәй булмас —
Синдәй, миндәй түгел —
Килер буыннарның һичкеме.
Тик алар да йолдызларга карар,
Шуннан очып килгән шикелле.
 

10.08.2013

Фани дөнья
 
Җырлы күңел булсаң, җыр качыра,
Нурлы йөзнең нурын куа икән
Фани дөнья. Анда яшәгәндә,
Хәсрәт капчыкларың тула икән.
 
 
Сагыш капчыгың да тула икән,
Аерылу көне күплектән.
Алай булгач тормыш итәгенә
Ябышып ятабыз без нилектән?
 
 
Нигә әле маллар җыябыз без,
Нигә әле көннәр – гел эштә?
Күрмәгәндәй юлның гарешләрдән
Илтәсен тик безне гарепкә.
 
 
Фани дөнья, сине сөйгәнемдә,
Бәхет-хәсрәтеңне бер иттем,
Тоттыргансың чөнки туганымда
Капчыкларын шатлык-өметнең.
 

19.04.2013

Урамда – яз
 
Кар өеме елап ята, беттем, диеп,
Итәкләре анда-санда гына калган.
Шул өемдә бии кояш шәүләләре.
Урамда – яз, наз шикелле нур таралган.
 
 
Конкурска чыкканмыни тәпиләре,
Бии кошлар тротуарда – күлдәвектә.
Кышның бөтен салкыннары, бураннары
Агып бара, урам иңләп, гөрләвектә.
 
 
Кар өеме зар өеме булып калган,
Урамга наз, урамга шат җыр таралган.
Күгәрченнәр гөр-гөр килеп йөргән була:
Кар астыннан ашалмаган җим табалган.
 

12.04.2012

Яңгырга
 
Таңда гына яңгыр явып үткән иде,
Кыш тузанын агызган ул асфальтлардан.
Киемемне чишеп барам – җилгә ачык
Гәүдәм әзер агачны да кочакларга.
 
 
Күңел әзер барыгызны яратырга,
Йөзем көләч – җир кояшы булганмыни?!
Бу тикле яз сагындырган икән мине —
Өйдән чыкмый – салкыннардан туңганмыни?!
 
 
Өйдә яшәп, язып кына яткан идем,
Шуннан кайчак бер тынычлык тапкан идем.
Яңгыр шакып дәште мине урамнарга,
Юкса таңда йокларга дип яткан идем.
 
 
Ул яңгырга мең мәртәбә рәхмәт инде:
Киткән явып, җирне юып, сафлык чәчеп.
Бу тикле яз сагындырган икән мине,
Яшик өч ай, бергә-бергә чөкердәшеп!
 

12.04.2012

Вакыт
 
Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,
Сиреньнәрем сибәр татлы хушбуй исе.
Урамнарда әле карлар өем-өем —
Күңелләргә узган инде язның хисе.
 
 
Урамнардан ага әле чишмәдәй су,
Ташу көтә инде кырлар, елга яры.
Алтын уклы яшеннәргә әзер алар,
Сагындырган язның хәтта җәзалары.
 
 
Агар ташу, болытлардан төшкән кебек.
Агар силләр, шул ташуга иш булырга.
Тапмас бары тормыш сөймәс кеше генә,
Сәбәп бардыр ил гаменә кушылырга.
 
 
Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк.
Нигә әле тынычлансын безнең йөрәк?!
Дәрвиш сыман, Җиһан буйлап узар язлар,
Ачык чырай күрсәтүең хәерлерәк.
 
 
Карлы җирдә – иске елның яфраклары,
Тротуарны тишкән яшел яңа үлән.
Светофорлар яшел күзен чытлык кыса,
Яңа язга урамнарда юл бирелгән.
 
 
Ян син, кешем, тынычланма гамәл белән,
Иң шатлыклы чагыдыр яз һәр кешенең.
Сөяркәсе кире каккан ирнең түгел,
Хәтта подвал кышын кичкән карт песинең.
 
 
Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,
Утлар – суга, сулар утка әйләнер чак.
Урам тулы гел хатын-кыз, гел хатын-кыз…
Телләр – телгә, куллар кулга бәйләнер чак.
 

12.04.2012

Яз дәрте
 
Олыгайган кебек кенә булганмын ла,
Яшь тормышны бәйрәм итәр вакыт җиткән.
Өч-дүрт яшьне алып атып тәннәремнән,
Язлар дәрте йөрәгемә кадәр төшкән.
 
 
Дөп-дөп типми кыштагыча, салмак кына,
Дөрес кенә эшли хәзер, кузгалса да
Урыныннан яз хисенә исәрләнеп.
Терелгән ул, салкын кышта сызланса да.
 
 
Яшим, димәк, – яши икән ул, сиздереп
Җиңел, якты хискә хәзер сөенгәнен.
Тәнемә дә рәхәт булып китте бик тә,
Кыскардылар өстемдәге киемнәрем.
 
 
Җиңеләйде кышлар буе күтәргәнем,
Рәхәт миңа – тагын шуңа ни өстисең?!
Бәхетле бул, дим сиңа да, бу шигырьне
Укыганда ләббәйкәләп торган кешем.
 

12.04.2012

Мәскәүгә бар
 
Казаныңны бик яратыйм дисәң,
Мәскәүләргә барып кайт икән.
Башкаланың таштан пулатлары
Күңелемә бик тә ят икән.
 
 
Анда баргач җәннәт кочагы күк
Шаулы урамдагы өең дә.
Моңсулата икән кар юклыгы
Яңа елга кергән бу төндә.
 
 
Казан шавы авыл тынлыгы күк
Кала икән Мәскәү түрендә.
Туган илнең хәтта кары җылы,
Җиле йомшак ятлар илендә.
 
 
Туган җирнең кешеләре якын,
Бар да матур, бар да кадерле.
Урам этләре дә бик юашлар,
Үзеңнеке кебек һәрбере.
 
 
Бик тә биек йортның иң-иң соңгы
Катыннан да өең күренми —
Мәскәүләрдән Казан ерак икән, —
Анда баргач, шуны белдем мин.
 

19.04.2013

Үзгәреш
 
Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым.
Бу яз мине әллә инде гашыйк иткән?
Түбәләрдән тамчы тамган көйгә генә
Йөрәгемдә ниндидер ят хисләр бүрткән…
 
 
Тамчы тамган көйгә генә тибәдер ул,
Тып-тып кына, уйнап кына, җиңел генә.
Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым,
Карыйлар да тез өстеннән күлмәгемә.
 
 
Күлмәк бит ул – кабык кына, кием генә.
Йөрәгемдә ниләр барын һич күрмәссез.
Йөрәк менә яшьлегенә кайтып бара,
Гәүдәм тарта, ашыкма, дип, мәрхәмәтсез!
 
 
Чү, туктап тор светофорда, тукталышта,
Өлгермим, ди, артларыңнан җитә алмыйм,
Автобуска утырсам да, йөгерсәм дә,
Бу яшемнән һич кенә дә китә алмыйм.
 
 
Бу яшемне теләсәм дә бирә алмыйм
Күршемә дә, үч саклаган дошманга да,
Синең инде бар да җитеш, дип сөенгән,
Кызың үскән, дип сокланган дусларга да.
 
 
Чү, йөрәгем, ашыкмачы, тәннән башка
Яши алу һичбер вакыт көчеңдә юк.
Синең, кабат тәннәремдә шытар өчен,
Язны кышта көтеп яткан төшең дә юк.
 
 
Йөрәк мине тыңламый һич, кайтып бара
Яшьлегемә, йоклыйм төшләр күрә-күрә.
Урын җәйсәң кисәтә ул: һич югында,
Бу төшеңдә өлгерә күр үбешергә.
 

12.04.2012

Татарстан урамыннан барам
 
Татарстан урамыннан барам,
Казан үзәгенә илтә юл.
«Тукай бакчасы» нда бер тын алам,
Адымымны җиңел итәр ул.
 
 
Бер тын алам, тимер утыргычның
Тәнгә үтеп керә салкыны.
Һәйкәл тирәләре – чәчәк кенә…
Таҗларында миңа ят җылы.
 
 
Таҗларында бии күбәләкләр
Миңа таныш түгел көйләргә.
Тукталган ла идем Тукаема
Үз телемдә шигырь сөйләргә.
 
 
Аңлый алса, мине Шагыйрь аңлар,
Таш тәнендә бардыр күк җаны.
Утыргычка килеп утырдым да
Укыдым мин аңа Тукайны.
 
 
Аһәңнәрен сайлап, тынышларын,
Мәгънәләрен – аңлый алганча.
Һәм сөйләштек аннан Тукай белән
Ана телебездә таңгача.
 
 
Һәйкәл тирәләре – чыклы чәчәк…
Янар чыклар, парга калганчы.
Татарстан урамында таптым
Бу төн татарчаны аңлаучы.
 
 
Иптәш таптым җанга, төндәш таптым.
Шигырь кебек типкән йөрәкне
Хәтта чәчәкләргә тыңлаттым мин,
Шигырь аша телне өйрәттем.
 
 
Татарстан урамыннан кайтам,
Минем өемәчә илтә юл.
Тукталышта тагын бер тын алам,
Адымымны уйлы итәр ул.
 

19.04.2013

Алыш-биреш
 
Язган шагыйрь, утлы тынын йотып,
Гомер теләп сөйгән халкына,
Алынмаган шагыйрь хаклары да,
Милләт хаклары да ул тында.
 
 
Үлгән шагыйрь, утлы тынын йотып,
Гомер теләп Бөек Шигырьгә.
Бирелмәгән Ана хаклары да,
Бала бурычы да ул Сүздә.
 

19.04.2013

Утлар яна
 
Гарептә дә, гарештә дә
Ут яна, утлар яна.
Кар илендә, ком җирендә
Бар кавемнәр уяна.
Кызыл, сары күлмәклеләр,
Берсеннән берсе күреп,
Дөньяга аваз салалар,
Хөрлек, гаделлек, диеп.
Соңара күрмә, синең дә
Тапталган җаның, халкым,
Ит таләп ил-түрәләрдән
Үзеңә тиеш хакың.
Беләсең: йә бер үлемдер,
Йә җиңүдер бу заман.
Чор кичеп, телле калыр тик
Зур көрәшкә кузгалган.
Ыңгырашма, ел авыр дип,
Күтәрел тагын бер кат.
Көрәшсәк, алда бәхет бар,
Тик таңы әле ерак.
Гарептә дә, гарештә дә
Янартаулар кузгалган.
Янартау кебек аваз сал,
Җир дертләсен бу заман!
 

25.04.2012

Китәр булгач…
 
Ник киләдер язлар, китәр булгач?
Ник киләдер язлар күңелгә, —
Олыгайдым инде, олайдым мин,
Күп яшәдем инде бу җирдә.
 
 
Яшәдемдер күбен – бирелгәннең,
Тоелса да миңа ул бик аз.
Күңелдә кыш минем күп вакытта…
Туңдым дигәч кенә килә яз.
 
 
Өлгермим мин аннан җылынырга,
Китеп бара ул тиз, ник килә?
Туңсам туңам инде, шулай язган…
Карамасын минем әйтүгә.
 
 
Җилкетә дә мине, китеп бара.
Язлардан соң килә тагын кыш.
Алдау гынадыр ул яз җылысы —
Язга таба минем ыргылыш.
 
 
Күңел кышын оныттырып тора,
Оныттыра кайчак омтылыш…
 

17.02.2013

Әти авыр сулый
 
Коя гына яңгыр түбәләргә,
Яңа калайларын кыйный-кыйный.
Әллә кыйный, әллә көен көткән
Тангочы күк, үкчә тибеп уйный.
 
 
Үкчә тибеп тора шакы-шокы,
Менә-менә ныклап биеп китәр!
Йа Ходаем, инде болай да бит
Коя гына яңгыр, шунсы җитәр!
 
 
Болай да бит җиргә иелгәндер
Алмагачлар, армут ботаклары.
Өзеп бетерер ул миләшләрнең
Тәлгәшләрен, калмас яфраклары!
 
 
Ишетми дә мине, тыңламый да —
Коя гына яңгыр түбәләргә.
Әти авыр сулый, бирмәде, ди,
Бүген тагын печән күбәләргә.
 

31.08.2016

Төшлектә
 
Арган йөзеп – төшлек турысында
Ялкау гына агып бара болыт.
Җилләр тынган – йоклап ял итәләр,
Алар арган, күктән кошлар куып.
 
 
Мин дә ардым. Яттым үләннәргә,
Тик күземә тамчы йокы төшми.
Күләгәләр качкан кайсы кая…
Һәрнәрсәнең юктыр кебек эше.
 
 
Һәр кешенең черем иткән чагы.
Бу эссегә чыдар әмәлең юк.
Челләдә дә илне күзәтәмен,
Йокламыйча – башка гамәлем юк.
 

31.08.2016

Белмиммени?
 
Уяндым да тышка карап торам:
Көзме, кышмы – һични аңламассың.
И табигать, хәтта син дә мине,
Язың булам, диеп алдагансың.
 
 
Язың гына булам, җәең генә,
Дигәнсең син, мине гашыйк иткәч!
Нурың белән керфегемне ачкач,
Җылың белән иренемне үпкәч.
 
 
Уяндым да тышка карап торам:
Көзме, кышмы – һични аңламассың.
И табигать, хәтта син дә мине
Сабый бала санап алдагансың.
 
 
Яратуның бер билгесе итеп,
Битләремә сипкел тутыргансың,
Яз җиткәндә. Аннан тәм татырга
Җәйдә миңа алма тоттыргансың.
 
 
Өйдә эшләр башка кулга күчә…
Уяндым да тышка карап торам.
Вазаларда – алма, сусыл җиләк…
Белмиммени: кышка карап торам!
 

31.08.2016

Әле дә…
 
Бер сәбәп юк бүген кайгыртырлык,
Узганымны уйлыйм, яшь – күздә.
Ник сагынам икән авыр чакны,
Көнне тезә-тезә бер эзгә?
 
 
Сагыш көннәренең саны күптер,
Хәсрәт төннәре дә җитәрлек.
Әле дә бит яшим… диеп куям,
Барысын да җанда күтәреп.
 

28.02.2013

Шагыйрь җавабы
 
Шигырьләрең шундый затлы, шагыйрь, —
Кайсы ил һәм кайсы төбәктән син?
Тотышларың шундый горур, шагыйрь, —
Кайсы халык, кайсы милләттән син?
 
 
Язганнарың шундый моңсу, шагыйрь, —
Кайсы чордан, кайсы еллардансың?
Диңгез дулкыныдай шаулагансың,
Сандугачлар булып сайрагансың…
 
 
Төшәр өчен туфрак катламына,
Бозлыкларда утлар яндыргансың,
Менәр өчен йолдызларга кадәр,
Очкыннардан җанны кабызгансың.
 
 
Яклагансың ятимнәрне даим,
Саклагансың Илне, Җирне, Җанны!
Кочагыңа алып җылыткансың
Үз илендә ятим-кагылганны.
 
 
Бу сүзләргә каршы, әйтер Шагыйрь:
«Туфрагыннан Татар атлы илнең.
Яугирлеге миндә – Кол Галинең,
Батырлыгы – Кәрим, Җәлилләрнең,
 
 
Гашыйклыгы – мәгъшук Кандалыйның,
Зиһенлеге – Чокрый, Акмулланың,
Нәзакәтле сүзе – Дәрдемәнднең,
Түземлеге – Нәҗми, Маннурларның,
 
 
Көч-куәте – Нури Арсланның,
Тапкырлыгы – Исхак, Афзалларның,
Шат хисләре – Рәхмәт, Кутуйларның,
Горурлыгы – татар рухлы җанның,
 
 
Иреклеге – Әкә Мөдәрриснең,
Нәфис теле – Роберт Әхмәтҗанның,
Үткер күзе миндә – Фәйзуллинның,
Хөр күңеле – һәрбер шагыйрь җанның,
 
 
Турылыгы – бөек Тукаемның,
Кайнарлыгы – Рәми, Такташларның,
Сабырлыгы миндә – Туфаннарның
Һәм хыялы – Зөлфәт, Гаташларның!»
 

01.12.2013

Сагыш сәгате
 
Сагыш сәгатьләре узып китте,
Иске елның соңгы төне булып.
Телефоннан җыйдым дусларымны,
Ялгызлыкны күңелемнән куып.
 
 
Ялгызлыктан качам дигән саен,
Арта гына бара икән хисе.
Ул хисләрне кызганмыйча бирә
Бүләккә дип һәр Яңа ел киче.
 
 
Букетларда килә, конфетларның
Затлы тартмасында, тортларда,
Син ялгызсың дигән сыман миңа,
Хәтта дуслар янда чакларда.
 
 
Сагыш сәгатьләре узып китте.
Киттеләр дә… кире борылдылар.
Буылган күк яшьләр ага гына,
Күз төпләрем кинәт ерылдылар.
 
 
Күз төпләрем чыдамады хискә,
Йомшаганмын икән, йомшаганмын.
Иске елда калыр кебек сагыш
Кире атлап кергән бусагамны.
 

01.12.2013

Зәки абыйга
 
Кайнатканмы чәең? Әзерме соң
Өстәлләрең, әгәр мин керсәм?
Кер инде әй, дисең, ниләр була,
Авырганда кереп хәл белсәң?
 
 
Ничә көннәр эштән бушаган юк,
Онытып та торган чак булыр.
Керәчәкмен, әмма чәйләреңне
Ясап куйма, юкса суыныр.
 
 
Узармын мин урам аркылысын
Җиңел генә, Сезне сагындым.
Эшкә барган-кайткан чакларымда,
Келәгезгә һәрчак кагылдым.
 
 
Капкагызның бик-бауларын тарттым,
Кермәсәм дә, узып киткәндә.
Һич кенә дә эштән бушаган юк
Кояш көлгән көндә иртәннән.
 
 
Бакчасына барып кайтасы бар,
Дәресләргә план төзисе.
Кайнатканмы чәең? – Алма алдым,
Алма бүлешергә кер, дисең.
 
 
Алма яннарына чәйләр кирәк.
Чәй янына – шикәр, лимоны.
Кытлык чаклар узган чәй-мәйләргә,
Юри генә әйтәм мин моны.
 
 
Керәчәкмен, исән-имин генә
Килеп җитсен, дипләр көт мине.
Югаласың, дисең, кешеләрдән
Качыра шул сансыз эш көне.
 

19.04.2012

Карап торам
 
Балконымнан карап торам, хозурланып:
Урамнарны чибәр кызлар басып киткән.
Килә алар, гөрләвектәй аккан сыман,
Тротуардан. Казанымда ташу җиткән!
 
 
Карга тулган иңкүлеккә, агачларда
Оялары бихисаптыр, ни галәмәт!
Балконымнан җимнәр сибәм мин аларга,
Бүлешәләр ризыгымны жирәбәләп.
 
 
Агачларны яшел бөре күмеп киткән,
Сибелгәнме ботакларга алар күктән?
Бу яз элек килгән язлар кебек кенә
Түгел икән, түгел икән, түгел икән…
 

12.04.2012

Уйлы таң
(Шагыйрь Газинур Моратка багышлыйм)
 
Таңнар аткач, урамнарга чыгам,
Йокы качты диеп күземнән.
Капка кыегына тук чыпчыклар
Мине күзләр өчен тезелгән.
 
 
Авыл йоклый әле. Намаздадыр
Иртән азан әйткән мулласы.
Кешеләргә түгел, чыпчыкка да
Кирәк аның хәер-догасы.
 
 
Авыл йоклый әле. Әтәчләре,
Мин – беренче, диеп мактана.
Ә безнеке инде җир тырмыйдыр,
Иң соңыннан гына ятса да.
 
 
Тавыкларны куып йөртәдер ул,
Җим җимләгез, диеп, җиләстә.
Манарага очып кунар иде,
Уятырга азан кирәксә.
 
 
Мал хуҗага тарта, кеше – йортка,
Бар гадәте килә каныннан.
Әти-бабам инде бу вакытка
Печән чабып кайткан табынга.
 
 
Әни-әби иртән эчәр чәйгә
Икмәк, бәлеш куеп өлгергән,
Коймак салган, чүлмәк утырткан ул
Мич куенына җыйган күмергә.
 
 
Башларыма килми ниләр генә,
Төшкә чумган авыл – йокыда.
Бер мәчетнең азан әйткәненә
Икенчесе килеп кушыла.
 
 
Иртән сәламләшкән әтәч кебек
Мулласы да аның, мәзине.
Мәмәширдән Күкшелләргә күчә,
Азан сезгә чаба, Газинур.
 
 
Дога асларында яшәү тыныч,
Син кайттыңмы, бүсәсеңме йокы?
Ә мин менә авыл буйлап киттем,
Шигырь укып уздым тыкрыкны.
 
 
Әни яннарында йокы тыныч,
Ник йокламыйм икән атуса?
Мин авылны уйлыйм, ничек кенә
Яшәтергә диеп, таң туса.
 
 
Үткәнемне уйлыйм, үтәремне,
Үлгәннәрне уйлыйм, исәнне.
Мин авылны уйлыйм Казанда да!
Исләренә үзем төшәмме?
 
 
Урам буйлап барам. Ара-тирә
Авыр сулап кына тукталам.
Бу нигездә әти үскән, димен,
Ә монысын корган бер бабам.
 
 
Ә бу йортта туган-тумачалар
Яшәгәннәр иде… һәм киткән…
Буын сулкылдавы буыннарны
Тезеп кенә сала бер җепкә!
 
 
Ә бу йортта минем чәйләгән бар,
Килен була язган монсына.
Кешесез өй… Ул тоела миңа
Сүзе онытылган җыр сыман.
 
 
Яз килдеме, урамнарны ташу,
Силләр бүлә кайчак урталай.
Ташу акты мәллә арабыздан?
Яшьлек аерып узган уртадан!
 
 
Тагын атлыйм. Тагын туктап торам.
Мең хатирә һәр йорт турында!
Нигә күңел ачылырга әзер
Янымда һич кеше югында?!
 
 
Их, авылым, читән коймаларың
Ялгызларны гына үз иткән.
Гомере җирдә узган әбекәйләр
Көнгә карый кайсы күзлектән?
 
 
Минем күзлек борын очындагы
Әле кемгә, бәлки, ярыйдыр,
Тик күбегез илгә, дөньялыкка
Җирдәнрәк торып карыйдыр.
 
 
Минем кебек, кояш уянганда
Борчымыйдыр, диеп, кешене,
Бер ызбага якынаям гына,
Ачыла да китә ишеге.
 
 
Төнгә япмас, таңга капка ачмас —
Юк карчыкның урлар әйбере.
Бар хезмәтен калхуз өчен куйган,
Ил аңлар дип уйлап кайберен.
 
 
Ил дигәнең, әби, ул мин дә бит,
Һәрбер кеше – мине тыңлаган.
Бу шигырем мәртле йокылардан
Уятырдай булсын – там азан!
 
 
Баскыч төпләрендә әбекәйнең
Җил уйныйдыр, өйгә үтәдер.
Гомере җирдә узган әбекәем
Шул Ил-Җирдән кадер көтәдер.
 
 
Ул да минем кебек йокысыздыр —
Сызланадыр тәне, йөрәге.
Тәрәз аша миңа кулын изи,
Үтеп китмә, ди ул, кер әле.
 
 
Авыз итче таң суыннан куйган,
Һинд үстергән кара чәемне.
Самавырым белән кочаклашып
Уздырам бит күпме җәемне.
 
 
Кыенсынам. Керми генә узам,
Тик, борылып, тагын карап торам.
Узган юлларыма җәй үләне
Таң җилендә күпме орлык койган!
 
 
Кыр йокламый инде. Авыл йоклый.
Җир өстенә иңә гали нур.
Кайткан булсаң, түбә башыңа мен,
Илгә дога укыш, Газинур!
 

22.08.2016

Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
 
Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
Кызны, илне, җирне, табигатьне…
Йөрәгемә сыеп бетмәслек хис!
Бир, Ходаем, кирәк кенә хәтле.
 
 
Яз, Ходаем, кирәк кенә эшләр,
Кыла алыр кадәр изге гамәл.
Ятсам-торсам көтеп тора бурыч:
Башкармаган хезмәт Каф тау кадәр.
 
 
Әгәр язсаң алда миңа гомер,
Насыйп ит син бәхет көне генә.
Савытларда һәрчак гөлләр минем,
Булсачы, дим, сөю гөле генә!
 
 
Әгәр миңа насыйп икән яшәү,
Яшәт, димен, сөйгән ярымны да!
Алып китте үзен, киемнәрен…
Алыр иде шигъри җанымны да!
 
 
Әгәр аңа насыйп икән яшәү,
Насыйп ит син бәхет китергәнен.
Кичер аның миннән башкаларны
Ирененнән сөйми үптергәнен.
 
 
Кичер аның миннән башкаларга
Күңелендә урын биргәнен дә.
Димәк, анда әле буп-буш булган!
Бир хисләрнең аңа миндәген дә!
 
 
Янсын-көйсен чиксез яратудан,
Ә йөрәге хистән тыгызлансын.
Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
Шул сөюнең утын бераз алсын!
 

31.08.2016

Алкышласын
 
Лепер-лепер килә таҗчыклары,
Җил уйнаткан гөл күк йөрәгем.
Каты томшыктан да имгәнә ул,
Юк-барга да балкып көлә ул.
 
 
Сөенә ул, рәнҗи, шаярта ул —
Җилдә уйнар гына гөлегез.
Бу дөньяда ханымнарның әле
Шундые да барын күрегез.
 
 
Яратыгыз мине шушы килеш,
Җанда урыным бар чын хискә.
Лепер-лепер килеп, чәчәкләрем
Сезне алкышласын бу кичтә.
 

10.02.2009

Сөрмәсез дә матурга
 
Кара ташлар яуган Чиләбегә,
Ә без хәтта шуны ишетмәгән.
Анда кар эрегән, җан туңдырып,
Монда салкын өргән ишекләрдән.
 
 
Яңа таныш белән гәпләшкәнбез,
Тыңлап торган отель бүлмәсе.
Каш йолкыган кызым, сөрмә тарткан…
Кемгә кирәк аның сөрмәсе?!
 
 
Кемгә кирәк аның кершән йөзе,
Мамык сырган төнге күлмәге?!
Без монда да ялгыз, Казанда да…
Без – парлының татлы теләге.
 
 
Без – куркакның яш(е)реп йөрткән сере.
Без – ирләрнең таңгы төшләре.
Ә мин инде төш тә күрмим бугай…
Дога укып яткач кичләрен…
 
 
Мин – чында да чынга ашмас теләк,
Син, дим кызга, тик төш булып калма.
Сөрмә тартып вакыт уздырасың…
Сөрмәсез дә матур булганыңда.
 

17.02.2013

Сәриягә
 
Яңгыр тынып килә, яуган озак:
Агачларның ир(е)не бөрешкән.
Тамчы тама яфрак-ирененнән
Күлмәгеңә, кигән рәешкә.
 
 
Син йөрисең каенлыкта ялгыз,
Озатырга әллә чыккансың
Тәүлек буе яуган яңгырларны.
Кулларыңа зонтик тоткансың.
 
 
Ул зонтик бит болай гына, эшсез…
Яңгыр кирәк сиңа, кар кирәк.
Син әйтерсең агач кавеменнән,
Сиңа таллар тотар яр кирәк.
 
 
Сулар кирәк сиңа хәл бирерлек,
Иңнәреңә басар дым кирәк.
Ул дымнарга баш куярлык булсын,
Шул чагында инде җыр кирәк!
 
 
Дуслар кирәк микән мондый көндә?
Болыт торса тау-тау күкләрдә,
Син китәсең чыгып шәһәр буйлап
Ял итәргә, яңгыр көтәргә.
 
 
Сөендерә болыт тавы сине,
Яшеннәре язның, салкыны,
Туфли эчеңдәге сазы хәтта!
Салкынның бар, дисең, ялкыны!
 
 
Мин көнләшмим язгы болытлардан,
Мин көнләшмим ямьсез көзләрдән.
Хәл бир аңа, диеп, эссе көндә
Болыт асларында тезләнәм.
 
 
Яңгыр сорыйм челлә чакларда да,
Карлар сорыйм, озак яумаса.
Ишеткәннәр бүген. Иртәрәк тә
Бик теләгән идем ләбаса!
 
 
Бәхетлесең яңгыр яуганлыктан,
Рәхмәтле син кемгә бу вакыт?
Болытларны – Алла кодрәте киң —
Алдырулар кирәк соратып.
 

14.04.2012


Страницы книги >> 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации