Электронная библиотека » Сборник » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Сборник


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Беркөн минем кызым Чулпан дәрес уртасында партасыннан торды да чыгып китәргә җыенды.

– Кая барсың, Чулпан? – дидем.

– Шагыйрьләр турында сөйләргә синең хакың юк. Син шигырь яратмыйсың, – ди. – Син шигырь яратмаган килеш шагыйрьләр турында сөйлисең, шуңа күрә мин чыгып торам, чөнки мин сине тыңлый алмыйм, – ди.

Күз алдыгызга китерәсезме класста ни булганын? Минем кызым минем дәресемдә укучылар алдында шулай ди. Нәтиҗәдә, өйгә кайткач, ул да елады, мин дә еладым.

Сезнең әнкәйгә язган хатыгызда аңа карата җылы сүзләр күп. Ләкин, кызганычка каршы, Чулпанны ул боза дисәм дә ялгыш булмас. Дөресен әйткәндә, Чулпан әнкәй тәрбиясендә үсте, безнең вакыт, үзегез беләсез, бик аз. Карчыкларның вакыты күп. Ул Чулпанга төрле тузга язмаган әкиятләр сөйләп, җырлар җырлап, аны тормыштан аерды. Шигырь язарга өйрәтте аны әнкәй, ә әнисен, әтисен хөрмәт итәргә өйрәтмәде. Тормышта яшәргә дә өйрәтмәде. Нәтиҗәдә унбиш яшьлек кыз аш пешерә дә белми. Шигырь яза, аш пешерә белми. Ничек уйлыйсыз, яхшымы ул?

Сез – язучы кеше. Шигырь турында шулай әйткәнем өчен гаҗәпләнүегез, хәтта ачулануыгыз да мөмкин. Ләкин минем үз карашым бар. Кеше иң элек укырга тиеш, белем алырга, профессия сайларга тиеш. Шагыйрь профессия түгел. Ул мавыгу гына. Үз-үзеңне алдап яшәү. Романнарны, повестьларны, драма әсәрләрен аңлыйм – алар җитди эш. Ә шигырь…

Сез әнкәйгә Чулпанның шигырен мактап язгансыз. Ә Сез беләсезме, кызыбызның укуы әйбәт түгел бит. Укытучылар аңардан канәгать түгел. Аның өчен миңа оят. Укытучы кызы булуына карамастан, дәресләргә әзерләнеп килми, диләр, дәрес вакытында игътибарсыз, диләр. Сәбәбе – шигырь. Югыйсә, әйтеп үттем, күп укый үзе, акыллы. Ләкин күп укыганны файдалана белми, уенда рифмалар гына. Мин Чулпанның киләчәге өчен куркам. Сезгә, бәлки, читтән караганда кызыктыр, тик миңа аның кызыгы юк. Сезнең хаттан соң мин Чулпанның сандугач турындагы шигырен көндәлегеннән укып чыктым. Нигә ул шигырьне мактагансыздыр – аңлашылмый. Унбиш яшьлек кыз белмәсә дә, Сез белергә тиеш ләбаса: сандугач сары түгел – соры. Бәлки, Сезнең сандугачны күргәнегез юктыр, минем сандугачны күргәнем бар, тавышы матур булса да, үзе ямьсез. Аннан соң нигә сандугачны мактап, каргадан көләргә? Карганың кара булуына ул үзе гаеплемени? Карганың кара булуыннан кемгә зыян? Сез, язучы кеше, шуларны аңлатып язган булсагыз, әйбәтрәк буласы иде. Мондый шигырьне мактау зарарлы.

Чулпаныбыз сандугачны сары дип, дөньяны аллы-гөлле дип яшәсә, ни булыр? Дөньяны, тормышны ничек бар, шулай күрергә кирәк. Бервакыт Чулпан сандугачның сары түгеллеген, дөньяның ал түгеллеген күрер дә аптырап, югалып калыр, алданганын аңлар. Коточкыч! Шул уңайдан Сезнең хикәягезгә тагын бер тукталып китәм. Сез дә мәхәббәтне әкият югарылыгына күтәреп, аны бизәп күрсәткәнсез. Мәхәббәт – бик гади нәрсә. Ул ашау, эчү, киенү, йоклау, уяну кебек үк гади. Без үзебез Чулпанның әтисе белән күкләрдә йөзмәдек, йолдызларга кушылып биемәдек. Авыл Советына барып язылыштык та яши бирәбез. Берәүдән дә ким түгел. Ә менә минем дус кызым бар иде, сөйгән егетен теленнән төшермәде, хыял дөньясында яшәде. Нәтиҗәдә ике баласы әтисез үсте.

Гафу итегез, бик эчкәре кереп киттем бугай. Ләкин бу хакта мин кемгә дә булса сөйләргә тиеш идем. Әнкәй белән ул турыда сөйләшә башласам, үпкәләшүдән башка нәтиҗә юк. Чөнки ул – гади колхозчы, укымаган, юк өчен башыңны әйләндермә, дип кенә җавап кайтара.

Күп яздым, ахрысы. Ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән.

Сау булыгыз. Иҗатыгызда зур уңышлар теләп, Кәримуллина Фәһимә Закировна.

8 октябрь, 1970

5

Хөрмәтле Фәһимә ханым!

Хатыгызны алып дикъкать белән укып чыктым. Хат ахырында, ни әйтергә теләгәнемне аңлата алдым микән, дигәнсез. Дөресен язганга кичерә күрегез, мин аңлап бетермәдем бугай. Сүзләрегез аңлаешлы, шигырьгә мөнәсәбәтегез ачык, әмма ни теләгәнегез аңлашылып җитмәде. Сөембикә әби, мәсәлән, ачыктан-ачык язган иде. Мин, әлбәттә, Сезнең кызыгызга берни дә язмадым, чөнки мин аны белмим, үзең белмәгән кешегә, хәтта ул унбиш яшьтә генә булса да, ничек акыл өйрәтәсең? Сезгә ни дип җавап языйм?

Хәер, Сез җавап язуымны сорамагансыз да. Сезгә үзегезнең уй-борчуларыгызны кем беләндер уртаклашырга кирәк булган. Ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтеп, Сезгә ике генә юллы хат җибәрергә дә мөмкин иде. Тик алай гына эшли алмадым. Сез борчылган кебек, миңа да борчу төште.

Ни өченме? Шигырь яратмавыгыз өчен түгел. Анысы һәркемнең үз зәвыгы. Ләкин шигырьне сөймәгән килеш әдәбият укытуыгыз… Монысына инде үтерсәгез дә төшенә алмыйм. Гафу итегез, кызыгызның дәрестән чыгып китүен дөрес дип санамасам да, күңелнең кайсыдыр төше аның мондый тәртипсезлеген аклый. Сезнең урында мин булсам, янә дә гафу итегез, башка эшкә күчәр идем. Дөнья булгач, шигырьнең катнашы булмаган эшләр дә бардыр. Сез анда, бәлки, күбрәк файда китерерсез.

Инде Чулпанның шигырь язуына килик. Ана кешегә кызыгызны алай тәрбияләмәгез дип әйтү – әдәпсезлек билгесе. Кызыгызны теләсәгез ничек тәрбияләргә Сезнең тулы хакыгыз бар. Тик озын-озын вәгазь укымыйча, бер нәрсә турында гына үтенәм: зинһар өчен, шигырь язудан тыя күрмәгез Чулпанны. Зинһар өчен! Зинһар өчен! Күңеле тупасланмасын кызның. Бәлки, ул шагыйрь дә булмас, укытучылар аның шигырьләрен дәреслекләрдән укып та интекмәсләр, ләкин кайда гына эшләсә дә, Чулпан күңелендә шигырь йөртер. Аңлагыз, күңелендә шигырь йөрткән кеше бәхетле ул. Кызыгызның киләчәге өчен борчылмагыз.

Зинһар өчен, Чулпан сандугачны соры итеп күрмәсен, дөньяны төссез итеп күрергә өйрәнмәсен.

Инде килеп, кем әйтте Сезгә сандугачны соры дип? Минем, әлбәттә, сандугачны үзен күреп сөйләшкәнем юк. Шулай да аны сары дим. Миңа хәтле ничаклы кешеләр аны сары итеп күргәннәр.

 
Сары сандугач баласы
Сары була микәнни?
Кошлар да моңлы сайрамый —
Сабыр була микәнни?
 

Халык шулай дип җырлаган, шулай дип җырлый, шулай дип җырлаячак. Сезгә ышаныйммы, халыккамы? Сандугач соры түгел, Фәһимә Закировна, сары. Сап-сары!

Сез бик яхшы беләсез, каен утыны әйбәт яна, күмере дә самовар чыжлату өчен начар түгел шикелле, ә мунчада чабынырга каен себеркесен ни алыштыра?! Әмма каен утынга кисәр өчен, себеркегә тунар өчен генә үсми ләбаса. Без сылу каенга карап сокланабыз да каен кызы дип җырлар да җырлыйбыз. Дөньяда матурлык бар, Фәһимә ханым!

Мин артык төче телләнеп киттем, ахры. Сезгә ул нәрсәләр ятрак тоеладыр. Миннән, бәлки, көләрсез дә. Көлсәгез көләсез инде, мин барыбер сары диячәкмен. Шагыйрь профессия түгелдер, әмма мин шагыйрьләрдән үлеп көнләшәм. Дүртьюллык шигырь яза алмавыма гарьләнәм, хурланам. Хикәяләремне шигырь итәргә азапланам, барып чыкмый. Ходай бирмәгән. Ходай дип ялгыш ычкындырып ташладым, юк ич ул, әйеме? Йолдызлар да биеми, ай да көлми. Бөтенесе дә гап-гади: ике икең – дүрт.

Үзегез әйтмешли, гафу итегез, эчкәрегә кереп киттем бугай.

Сезгә исәнлек-саулык, Чулпанга ак бәхет теләп, Ризван Маликов.

20 октябрь, 1970

6

Хөрмәтле Ризван абый Маликов, исәнмесез!

Сезгә Мөслим районы Балтач урта мәктәбенең сигезенче класс укучысы Кәримуллина Чулпан яза. Хатымны ничек дип башлыйм икән, Ризван абый? Көлкеле хат килеп чыкса көлмәгез, ярыймы? Мин үзем күп көлмим дә, күп сөйләшмим дә, ни өчендер миннән көләләр.

Язучылар белән хат алышкан булмагач, ничек язарга да белмим. Әллә ничек итеп язасым килә. Язучылар белән хат язышасым килә минем, Ризван абый. Сез, зинһар, көлмәгез.

Шулай килеп чыга кайвакытларда: олы кешеләр акылсыз сүз сөйләсәләр дә, алардан көләргә ярамый, бәләкәйләр акыллы сүз әйтсәләр дә, олы кешеләргә алардан көләргә рөхсәт бар. Нигә ул алай? Бәләкәйләрне кешегә санамаудан микән? Алай гына да түгел әле. Бик карт кешеләрнең сүзләренә дә көлеп карыйлар. Бик картларны да кешегә санамыйлар микән? Шуңа күрә без әби белән бик дуслар. Әбиемә әйбәт сүзләр язуыгыз өчен Сезгә бик зур, бик зур рәхмәт.

Сезнең «Чулпан таңны уята» дигән хикәягезне укыгач, Сезгә хат язмакчы идем, куркып тордым. Әбиемә язган хатыгызны әбием миңа укып күрсәткәч, куркуым бетте.

Сезнең хикәягез ошады дисәм, дөрес үк булмас, ошамады дисәм, ни өчен ошамаганын әйтә алмыйм. Минем шулай туры сөйли торган гадәтем бар, ачулана күрмәгез. Ә мин Сез язганнарны яратып укып барам.

Әбием әйтә, Язучы абыеңа зарланып та яздым, ди, үзебезне тыңламый дип әйттем, ди. Ышанмагыз, Ризван абый, болай гына язган ул. Минем әбием зарлана белми. Аннан соң, аның кушканын рәхәтләнеп эшлим мин. Кайвакытта кушмаганны да эшләп ташлыйм. Әбием үзе дә шулай, миңа охшаган. Кайвакытта кушмаганны эшләп ташлый. Шигыремне, күчереп, Сезгә җибәргәне өчен ачуландым. Мин аны уйнап кына язган идем. Кайсы вакытларда шулай мин. Әллә нишләп кенә китәм дә язасым килә. Хат язышырга кеше юк. Сезнең шулай була микән, менә минем нәрсәдер әйтәсем килә. Кычкырып әйтер идем, әллә ничек. Шуны шигырь итеп язып куям. Рәхәт булып китә. Аннан соң аны әбиемә укыйм. Ул кайвакытта елый. Мин аны елатыр өчен укымыйм да югыйсә. Минем әбием бик күп әкиятләр, җырлар, бәетләр белә. Китапта чыкмаган әкиятләр сөйли. Тик йөрәге чирле шул үзенең. Бабай турында күп сөйли, аңа бәет тә чыгарган. Мин бабайны белмим шул. Сугышта үлгән ул. Аның язган хатлары да күп.

Әй, мин сөйлим дә сөйлим, сезгә кызык та түгелдер. Ачуланмагыз, Ризван абый, минем сөйлисем килә. Бөтен кешеләрнең бүтән кешеләргә сөйлисе сүзләре күптер. Тыңлаучылар булмаганга гына сөйләмиләрдер. Сез шулай микән, мин шулай – кайвакытларда уйлап куям: кешенең сөйлисе сүзләре кешенең кайсы җирендә җыелып тора икән? Башында микән, йөрәгендә микән? Әбием әйтә, күңелдә, ди. Күңел нәрсә ул, Ризван абый?

Ризван абый, әгәр дә миңа хат язсагыз, ничек итеп яза башлавыгыз турында языгыз әле. Ничә яшьтә яза башладыгыз? Әниегез ачуланмый идеме?

Сез мине ачуланмагыз, Ризван абый, мин бик күп сораулар бирергә яратам. Шуның өчен кайвакытларда укытучылар ачуланып ташлыйлар. Бервакыт табигать белеме дәресендә «Агачларның, үләннәрнең яфраклары нигә яшел?» дигән сорауга җавап бирдек. Шуннан укытучы апага, мин китапта язылганга ышанмыйм, дигән идем, икеле куйды.

Чыннан да, Ризван абый, менә бер җирдә, бер туфракта өч төрле чәчәк үсә. Бер-берсенә орынып үсәләр. Барысының да диярлек яфраклары яшел, ә чәчәкләре төрле төстә. Берсе сары, берсе кызыл, берсе шәмәхә. Ни өчен алай? Аның серен белеп булмыйдыр. Ничек кенә аңлатып язсалар да ышанмыйм. Төсләр – чәчәкләрнең күңеледер ул. Ә күңел нәрсә?

Менә шулай кешеләрнең башын ватам инде мин, Ризван абый.

Тагын да языйм микән, әллә туктыйм микән? Язар идем дә, Сез ачуланырсыз дип куркам. Хат укып утырырга Сезнең вакытыгыз юктыр. Ризван абый, вакытыгыз булса, миңа озын-озын итеп хат языгыз, ярыймы?

Сезгә тормышыгызда, иҗади хезмәтегездә зур уңышлар теләп, түземсезлек белән җавап көтеп, Чулпан.

18 октябрь, 1970

Сорыйсы соравым калган икән, Ризван абый. Сез хикәягезнең героинясын нигә Чулпан дип атадыгыз?

7

Чулпан сеңлем, саумы, исәнме!

Хатыңны алдым, бик сөендем. Вакытым күп минем, килгән хатларны рәхәтләнеп укыйм, җавапны да рәхәтләнеп язам.

Сораулар биреп кешеләрнең башын ватучыларны бигрәк тә яратам. Сорау бирмәгән кеше – яки бөтен нәрсәне дә белгән кеше, яки бер нәрсәне белергә теләмәгән кеше. Дөньядагы бөтен нәрсәне белгән кеше юк һәм булмаячак та. Белергә теләгәннәр күп. Дөньяны шулар җитәкләп алып бара.

Бүтәннәр җавап бирә алмаслык сорауларны бирүчеләр миңа аеруча ошый. «Күңел нәрсә ул» дип ике урында сорагансың. Син, хәйләкәр кызый, минем җавабым юклыкны белеп, юри сорагансың бит. Күңелнең нәрсә икәнлеген аңлатып биргән кешене очратсаң, миңа да хәбәр ит, яме.

Ә яфракларның, чәчәкләрнең төсе турында фәндә аңлатмалар бар шикелле. Китапларга ышанмыйм диюең дөрес микән? Сорау бирү бик яхшы, тик һичнигә ышанмау, минемчә, килешеп үк бетә торган эш түгел.

Син дөрес әйтәсең, Чулпан сеңлем, олы кешеләр дә кайвакыт акылсыз сүз әйтеп куя. Ләкин алардан көләргә ярамый. Гомумән, кешедән көлү – начар эш. Кеше дигәндә, мин син әйткән «бәләкәй» ләрне дә күздә тотам. Кешенең ялгышын кешеләргә төзәтергә кирәктер ул, әйеме?

«Кешенең сөйлисе сүзләре кешенең кайсы җирендә җыелып тора икән?» Гаҗәеп авыр сорау. Җавап бирә алмасам ачуланма, ярыймы? Әйе, кешеләрнең кешеләргә сөйлисе сүзләре күп, аның исәбе-хисабы юк. Нигә тыңлаучылар юк, дисең. Сөйли белеп сөйләсәң тыңлыйлар. Берәүләр кычкырып сөйли, икенчеләр язып сөйли. Әнә бит син бик матур шигырь язгансың, матур итеп сөйләгәнсең. Мин шатланып укыдым. Уку шул тыңлау буладыр инде.

Чулпан! Сөйлисе сүзләрең күп булгач, язган шигырьләрең дә шактыйдыр. Син аларны күчереп миңа җибәр әле. Мин үзем, син беләсеңдер, шагыйрь түгел, ләкин шигырьне әйбәт язучы дусларым бар. Аларга да укытырмын. Онытма, ярыймы?

Мин ничек итеп яза башладыммы? Белмим шул, Чулпан сеңлем. Һич кенә дә алдамыйча әйтәм – белмим. Мәктәптә укыганда, стена газетасында шигырьләрем чыга иде. Аннан соң район газетасында басыла башладылар. Казан газеталары шигырьләремне басмагач, язуны ташладым. Алты-җиде ел үткәч кенә хикәяләр язарга тотындым. Басыла башладылар. Шуннан китте бугай инде. Ничек итеп яза башлавымны белмәсәм дә, синең хаттан соң ни өчен язганымны бераз ачыкладым шикелле: күрәсең, күңелдә җыелган сүзләремне кешеләргә сөйлисем килгәндер, сөйлисем киләдер. Аларны шигырь итеп сөйли алмагач, хикәя итеп сөйләргә керешкәнмен. Минем теләк шул сиңа, Чулпан сеңлем: сөйлисе сүзләрең бетмәсен һәм син аларны шигырь теле белән сөйләсәң иде. Зинһар, җибәр шигырьләреңне.

Мин тагын бер нәрсәгә шатланам әле, Чулпан сеңлем. Хикәямдәге (мин аны этюд дип атаган идем) Чулпан синең исемне йөртә. Ни өчен шулай дип атадыммы? Таң белән Чулпан гел бергә йөриләр бит. Үзең дә беләсеңдер.

 
Таң ата, Чулпан калка,
Чулпан таңны уята, —
 

дигән җыр да бар. Миңа ул җыр ошый. Дөньяның уянуы күз алдыма килә.

Хикәямне ошатмавың өчен ачуланмыйм. Сиңа ошамаслык булгач, әйбәт язылмаган, күрәсең. Күңелемдәген сөйләп бирә алмаганмын. Киләсе юлы андый ялгышлык эшләмәскә тырышырмын.

Сиңа һавадагы йолдызлар санынча сәлам җибәреп, бәхет теләп, Ризван абыең Маликов.

26 октябрь, 1970

8

Хөрмәтле Ризван абый!

Хатыгыз килеп төште. Мин аны нык көттем. Күңелем шундый шат – әллә нишлисем килә. Җүләр сүзләр булса язган хатымда, артык шатланганнан икән, дип уйларсыз.

Беренчедән, мин Сезне тәнкыйтьлим. Сез миңа «син» дип язгансыз. «Син» дип кемгә әйтәләр? Үзеннән түбән санаган кешегә әйтәләр. Яки культурасы җитмәгән кешеләр шулай сөйләшә. Яки бик якын кешеләр берсе-берсенә «син» дип дәшәләр.

Сез – культуралы кеше. Сез мине якыннан белмисез. Шулай булгач, ни кала? Сез мине түбәнсетәсез яки бала-чагага саныйсызмы? Мин бала-чага түгел, Ризван абый. Хат язганда «Чулпан сеңлем» дисәгез дә, үзегезгә тиң күреп, Сез дип языгыз. Кимсеткән кешеләрне мин яратмыйм. Бу сүзләрем өчен ачуланмагыз, ярыймы?

Аннан соң, мин чыннан да хәйләкәр. Әти миңа «астыртын» ди. Ул «хәйләкәр» дигән сүзне «астыртын» дигән сүздән аера белми. Минемчә, «астыртын» – начар сүз, ә «хәйләкәр» алай ук начар түгел. Хәйләкәр булу өчен, акыллы булырга кирәк. Дөрес әйтәмме? Хәйләкәр булып, мин шушы гомеремдә берәүгә дә яманлык кылганым юк.

Сорауны мин сезгә хәйләләп бирдем. Җавап бирә алмавыгызны белеп яздым. Тик бу яманлык түгел ич.

Әни миңа ике сүзнең берендә, унбиш кенә яшь, унбиш кенә яшь, дип бәйләнә. Беренчедән, унбиш кенә яшь түгел. Унбиш яшь тә бер ай. Бу аз түгел бит, әйеме, Ризван абый. Ләкин Сез хатыгызны бәләкәйләргә язган төсле итеп язгансыз. Укыгач көләсе килдергән җирләре бар. Киләсе хатларыгызны олыларга язган кебек итеп языгыз.

Шигырьләремне җибәрәм. Тик аларны Сез үзегез генә укыгыз, берәүгә дә күрсәтмәгез. Якын дустыгызга күрсәтсәгез ярый.

Мин шигырьләремне Сезгә генә җибәрәм. Берәүгә дә җибәрмим. Элек газеталарга җибәрә идем дә, хәзер аларга да җибәрмим. Чөнки барыбер басмыйлар. Ни өчен басмаганнарын әйтәләр дә, алар әйткәнне мин аңламыйм шул. Үзегез күргән, үзегез белгән нәрсәләр турында языгыз, диләр. Ничек инде ул алай?

Күптән түгел генә журналда җиденче класс укучысының шигырен бастырып чыгардылар.

 
Тезелешеп бара үрдәк бәбкәләре,
Алдан бара аларның әнкәләре, —
 

дигән шигырь. Үзең күргән нәрсәләр турында язу шулай була микәнни?! Үрдәк бәбкәләренең тезелешеп йөргәнен бөтен кешеләр дә күрә ич. Бөтен кешеләр дә күргәч, үзең күргән буламыни? Аннан соң үрдәк бәбкәләре генә тезелешеп йөрми, каз бәбкәләре дә тезелешеп йөри.

Мин, Ризван абый, болай итеп уйлыйм. Ни өчен үрдәк һәм каз бәбкәләре тезелешеп йөри, ни өчен тавык һәм күркә чебиләре өерләре белән йөри? Беләсезме ни өчен? Казлар, үрдәкләр – оча торган кошлар. Очканда, алар тезелеп очалар. Тезелеп очарга нәни чактан ук өйрәнәләр. Ә тавыклар, күркәләр очмыйлар, аларга ничек йөрсәләр дә ярый. Менә шул хакта бер шигырь язарга йөрим әле. Язып бетерә алсам, Сезгә дә җибәрермен. Мин үзем оча торган кошларны яратам. Ошамаса очалар да китәләр.

Ризван абый! Мин бик күп китаплар укыйм. Инде район библиотекасының да китапларын укып бетердем. Тик әни миңа кайсыбер китапларны укытмый, сиңа әле иртә, ди. Сез ничек уйлыйсыз бу турыда? Укырга ярамый торган китаплар буламы? Әгәр дә булса, нигә аларны чыгаралар?

Ризван абый, тагын бер нәрсәне сорыйм да хатымны тәмамлыйм. Хатын-кызлардан зур шагыйрьләр чыгамы? Ник алай сораганымны әйтеп бирәм.

Мин укыган китаплар арасында хатын-кызларның да китаплары бар. Юка-юка гына шигырь китаплары. Калын китаплар юк. Без укый торган дәреслекләрдә хатын-кызлардан чыккан бөек язучыларның исемнәре күренми. Нигә алай икән? «Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска» дигән сүз әллә чынлап та дөрес микән? Әгәр дә дөрес дип уйласагыз исбатлап күрсәтегез. Коры сүзгә генә мин ышанмыйм.

Тагын да язасы сүзләрем калды, Ризван абый. Бөтенесен дә язып бетермим әле. Киләчәктә язылачак хатларга калдырам. Юкса, барысын бер хатка язып бетергәч, кызыгы да калмый.

Сез миңа һавадагы йолдызлар санынча сәлам җибәргәнсез. Бик күп дип уйлагансыздыр инде. Ә мин Сезгә океаннардагы тамчылар санынча сәлам җибәрәм, ак бәхетләр телим, озын гомер телим.

Чулпан Кәримуллина.

Бәйрәм белән котламыйм. Открытка җибәрергә уйлап торам. Сез дә миңа матур открытка җибәрегез, ярыймы.

2 ноябрь, 1970

9

Исәнмесез, хөрмәтле вә гыйззәтле Чулпан туташ Кәримуллина!

Сезгә «син» дип язганым өчен океаннардагы тамчылар санынча гафу үтенәм. Мин һич кенә дә Сезне түбәнсетергә яки бала-чага санарга уйлаганым булмады. Димәк, миндә культура җитеп бетми. Кисәтүегез өчен триллион рәхмәт.

Шигырьләрегезне алгач ук укып чыктым. Ничек телисез? Мактыйммы, тәнкыйтьлимме? Тәнкыйтьләр идем дә куркам. Тәнкыйтьләвегез исбатланмаган дип әйтүегездән өркәм. Мактар идем, мин мактауга мохтаҗ түгел, дип әйтерсез төсле. Мин аларны Сезнең рөхсәтегез белән үземнең шагыйрь дустыма укытам. Сезнең кебек хәйләкәр кыз белән шуннан соң сөйләшербез, яме?

Ул чакта инде сакланыгыз, бәләкәйләргә язган кебек язмам. Чыннан да, Сезнең белән олылар телендә сөйләшергә кирәк булыр. Сезнең яшь өчен яхшымыдыр, начармыдыр   – шигырьләрегез һәм фикер йөртүегез зурларча. Ни генә дисәгез дә, Чулпан сеңлем, унбиш яшь кеше өчен әллә ни күп түгел. Әниегез сезгә кайсы китапларны укырга ярамый дип әйтәдер   – белмим. Әмма әни әйтә икән, аны тыңларга кирәктер. Чөнки кайбер кинофильмнарны карарга да уналты яшь тулмыйча рөхсәт ителми.

Минем уйлавымча, укырга ярамый торган китаплар юк. Әгәр дә аны чын кешеләр язган икән, нигә укымаска, әйе бит? Ләкин укыган һәр кеше китапны үзенчә аңлап укый. Шулай, язучы бер әйбер уйлап яза, ә кайбер укучы аны икенче төрле укый. Язучының ни турында язганын дөрес аңлар өчен хәзерлек тә кирәк. Өч яшьтәге балага хәзер Сез укый торган китапларны укып булмый ич инде. Үсә-үсә, кеше күбрәк аңлый, күбрәк укый, хәзерлеге арта, ул чакта бөтен китапны да рәхәтләнеп укы. Аңлата алдыммы?

Аңлата алмасам, үзегез аңлатып языгыз. Сезнең сорауларга җавап бирергә шүрлим хәзер. Шуңа күрә хатын-кыз шагыйрьләр турындагы соравыгызга да җавап бирмим. Әйе, әгәр ялгышмасам, Гейне, Пушкин, Тукайлар белән рәттән куеп сөйләрлек хатын-кыз шагыйрьләр юк шикелле. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм. Аны аңлатучы галимнәр бардыр да, китапларын укырга туры килгәне юк. Чулпан сеңлем, Сез дөньяга сорау биреп, җавабын да үзегез табарга яратасыз. Үзегезнең соравыгызга үзегездән җавап көтәм. Ә инде озын чәч, кыска акыл турындагы мәкальне күптән искергән дип санасам ачуланмассызмы?

Барысын да бер хатка язып бетергәч, кызыгы калмый, дигәнсез. Шулай булгач, Сезгә галәмдәге молекулалар санынча сәлам җибәреп, нокта куям.

Открытка җибәрсәм дә, бәйрәм белән тагын бер мәртәбә котлыйм. Ризван абыең.

6 ноябрь, 1970

10

Исәнмесез, Ризван абый!

Хәерле көн яки хәерле кич!

Хәерле иртә дип юри әйтмим, чөнки почтаны иртән китермиләр.

Хатыгызны алдым. Открыткагызны да алдым. Бик зур рәхмәт Сезгә.

Сез дә хәйләкәр кеше икән, Ризван абый. Үзегездән бер сүз дә язмыйсыз. Мин язганнарны гына тикшереп язасыз. Алай ярамый. Үзегездән дә чыгарып языгыз. Шигырьләрем турында да әллә ничек кенә язгансыз. Мактауга мохтаҗ түгел дип әйтәм инде, әйеме? Нигә инде алай дип әйтим ди.

Мин, Ризван абый, мактаганны бик яратам. Юри кыланып мактаганны гына яратмыйм. Әгәр дә тарих укытучысы Ибраһим Салихович мактаса ачуым чыга. Белеп, күреп, сизеп торам ич мин, әни укытучы булганга гына мактый мине, үзе әнине дә, мине дә яратмый.

Әгәр дә чынлап мактасагыз курыкмагыз, Ризван абый. Болай гына булса, барыбер сизәчәкмен. Сизә торган сөягем бар минем. Әбием шулай ди.

Тәнкыйтьләгәннән мин өрекмим. «Өрекмим» дигән сүз кызык сүз, әйеме, Ризван абый? Өрек җимеше дә бар, өрәк тә бар. Өрек – тәмле, өрәк – куркыныч. Беләсезме, мин өрәк барлыгына кайчакларда ышанып куйгалыйм. Үзе комсомолка, үзе юк нәрсәләргә ышана дип көлмәгез тагын. Чынлап ышанмыйм мин аңа, кайчакларда бардыр кебек кенә тоелган сыман. Былтыр микән, өченче ел микән, бер китаптан «өрәк» сүзен укыдым да, аңламагач, әбиемнән сорадым. Әбием аңлатып бирде. Үзе әйтә, юк нәрсә ул, ди, әкиятләрдәге җеннәр кебек кенә, уйлап кына чыгарылган, ди. Ә мин, йокламыйча, өрәкләр турында уйлап ятканымны хәтерлим. Мин болай уйлыйм: әгәр дә ул юк икән, нигә мине уйлата? Әгәр аны кеше уйлап чыгарган икән, бардыр инде нәрсә дә булса, әйеме, Ризван абый? «Күңел» дигән сүз дә бар ич, ә күңел үзе юк. Кызык: бар да, юк та.

Тәнкыйтьләгәннән өрекмим дигән идем, әллә кая кереп киттем. Шулай инде мин кайвакытларда: бер яктан башлыйм, икенче яктан килеп чыгам. Безнең класста минем шигырьләрдән көләләр. Минем исем дә китми. Рәхәтләнеп көлегез, мин барыбер язасым килсә язам. Язасым килмәсә, мактасагыз да язмыйм. Әни дә миңа, үзсүзле эгоистка, ди. Китап турында аңлата алмагансыз. Кайчакларда өч яшьлек балалар аңлаганны олы кеше дә аңламый. Алар аңлаган булып кыланалар гына. Миңа әни мәхәббәт турында язылган китапларны укытмаска тырыша. Ә мин, беләсегез килсә, мәхәббәтне әнидән күбрәк аңлыйм. Ә сез, Ризван абый, беләсезме, мәхәббәт нәрсә ул? Китаплардан укып җавап бирмәгез, үзегезчә әйтегез. Унбиш яшьлек кыз гашыйк була аламы?

Менә Сезгә сораулар. Өстәмә тагын бер сорау. Бәхет нәрсә ул? Киләсе хатыгызда мин бу сорауларга тулы җавап көтәм. Белмим дип котылып калырга уйламагыз. Хатын-кыз шагыйрьләр турында да оста гына хәйләләгәнсез. Сез миннән дә артык хәйләкәр булмакчы буласыз. Ә мин хатын-кыз шагыйрьләр ни өчен бөек булмаганын беләм. Әбием әйтеп бирде инде. Беләсезме ул нәрсә диде? Әйтим микән? Юк, әйтмим, йә көләрсез. Сез аны әбиемнең үзеннән сорап языгыз әле, кызык ул минем әбием.

Ризван абый! Әгәр дә миңа язарга сүзләрегез бетсә, әйдәгез, болай эшлибез. Сез миңа үзегезнең әбиегез турында языгыз, мин үземнең әбием турында язам. Менә сүз табыла. Мин Сезгә күп-күп иҗат уңышлары телим, Ризван абый. Сау булыгыз. Чулпан.

16 ноябрь, 1970

11

Гутен морген! Гутен таг! Мистер Зәйнуллин! Хатның авторын әйтеп торыйммы икән. Әйтим әле, чөнки хәзергесе көндә шырдый-бырдый язучы Ризван Маликов, еллар, гасырлар үткәч, классикка әйләнәчәк бит. Аның каләме язган һәр хәрефне тикшерәчәкләр. Менә шул чакта шушы мәктүбне табып алачаклар. Кара аны, югалтма, киләчәк каршында яманатлы булырсың.

Син, кәнишне, уйлап куйдың инде, Ризван мине сагынып хат язган, дип. Өметләнмә, сагынмадым. Тәк, болай гына, форма өчен генә. Тик шулай да озакладың. Ничә айлык соң ул синең курсларың? Булган белемең җитмәгәнмени?! Аннан соң, нәмәстәгә шагыйрьгә белем? Шагыйрьне күп укытсаң, шигырь язуын ташлый. Шагыйрь профессия түгел (монысы минем афоризм, эмде). Кайт тизрәк.

 
Ары барыр юлыңның
Алты ай булсын арасы.
Бире килер юлыңның
Бер көн булсын арасы.
 

Шигырь язган дип уйлама, андый ахмаклыкка барып җиткәнем юк. Алтай тауларында яшәүче туганнарыбызның халык авыз иҗаты ул. Һәм өстәвенә ул дүртьюллык бу хатның дәвамы миңа кирәк булачак.

Тимердән булса – кыска кис, агачтан булса – озын кис дигәндәй, сүздән эшкә күчәм.

Мәсьәлә шунда тора, иптәш Зәйнуллин: мин сиңа бер кызның бер кочак шигырьләрен җибәрәм. Кем ул кыз дип сорама, күргәнем юк.

Шигырьләр миңа бик ошый. Әмма, үзең беләсең, шигырь өлкәсендә мин кем? Дөрес әйтәсең, шыр надан. (Хәер, башка өлкәдә дә әллә кем түгел. Монысы – тыйнаклык.)

Шигырьләрнең авторын күрмәсәм дә, биографиясенең кайбер моментларын беләм. Чулпанга бүгенге көндә унбиш яшь. Сигезенче классны тәмамлаячак.

Ышанмыйсыңмы? Мин дә ышанып җитмим. Унбиш яшьтә, минемчә, болай ук булмыйлардыр. Ул инде дөньяны фәлсәфи яктан тикшереп, абстрактно уйлау дәрәҗәсенә җиткән. Унбиш яшьтә мөмкинме ул хәл? Син бит яшьләр өчен бик күп шигырь, поэмалар язган кеше, аларны беләсеңдер, аңлыйсыңдыр.

 
Бәхет!
Килсәң, эзләп кил —
Йөрәгем чирле минем.
Кайгы!
Килсәң, күпләп кил —
Йөрәгем чирле минем.
 

Кара син ничек! Шигырь буларак (ягъни рифмасы, фәләне-төгәне) ничектер, ләкин фикер кызыклы бит. Һәм аңлар өчен шактый катлаулы. Янә дә кызыклы факт: мин алдарак Алтай халкының халык авыз иҗатыннан үрнәк китергән идем. Бармы охшашлык аның белән Чулпан шигыре арасында. Бар, диген, югыйсә мин сиңа беркайчан да ышанмаячакмын.

Кыскасы, Харис дус, син Чулпан кызның язганнарын җентекләп укып, анализлап, киңәшләр әйтеп, миңа хат яз әле. Авторның үзенә язсаң да була. Тик, зинһар өчен, сак кылан, әллә кем булып китеп, күсәк белән кизәнмә. Ул бит синең сыман кырыкка җитеп килә торган, шәфи шикәре сыман шомарып беткән шагыйрь түгел. Иң мөһиме, Харис дус, шигырь язуын ташламасын иде ул. Бәлки, киләчәктә безнең әдәбиятны шаккатырырлык нәрсәләр дә язмас (анысына да өметем юк түгел), әмма кызның тумыштан шагыйрь икәнлеге, минемчә, бәхәссез. Сакларга иде аны, канатларын сындырмасыннар иде. Чөнки, укыгач, үзең дә күрерсең, шигырьләрендә уйчанлык белән бергә ниндидер төшенкелек (пессимизм) бар. Шул чирдән арынсын иде ул. Син мине аңла, дускай, тиле сыман кычкырып көлеп йөреп, иха-ха да миха-ха дигән шигырьләр язсын димим, төшенкелек – яман чир. Кешене күп вакыт шул харап итә. Әгәр дә дөнья елаклар кулына калса, үз күз яшьләренә үзләре батып үләрләр иде кешеләр.

Фәлсәфә тәмам дияр идем, сорыйсы сүзләрем бар икән әле. Чулпан белән без хат алышабыз (алышабыз дип әйтү – зурдан кубу, әлегә икене генә язды).

Күрдеңме инде минем кем икәнлегемне?! Син гомерең буе шигырь тукып, кызлардан хат алганың бармы? Мин чыпчык борыны чаклы гына бер этюд язып, газетада бастырдым, һәм   – кызлардан хат. Шаярма хәзер абзаң белән.

Әмма дә ләкин шунысы яман икән кызлар белән хат язышуның: алар сораулар биреп җанга тияләр икән. Мине дә Чулпан сораулар белән күмә: «Нәрсә ул бәхет?», «Нәрсә ул мәхәббәт?», «Унбиш яшьтә гашыйк булырга ярыймы?» Һәм ни дип җавап языйм ул кызга? Син беләсеңме, нәрсә ул бәхет? Мин белмим. Бәлки, мәхәббәтнең ни икәнен беләсеңдер. Мин белмим. Хатыннан сораган идем, күзләрен тутырып карады, мин сиңа әйтим, котым ботыма төште. (Син минем хатынның күзләрен беләсең инде – тәлинкә-тәлинкә.) Нигә шулай карады икән ул, Харис дус? Картаеп барган көнеңдә ни пычагыма сиңа мәхәббәт, дип әйтергә теләде микән? Теле белән әйтсә, ни була инде, әйеме? Кайбер ирләр күп сөйләшүче хатыннарыннан зарланалар, сөйләшмәгән хатын белән дә яшәүләре бик үк җиңел түгел. Ярый әле кызым үзем сыман тел бистәсе, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Иң кызыгы шунда, мистер Зәйнуллин: ул сөйләшмәгән хатынга мине беркем дә өйләндермәде ич. Үзем өйләндем. Дүрт ел буе артыннан чабып йөрдем. Ул чакта да сүзен сөзеп кенә чыгара иде. Янәмәсе, ул чакта тыйнаклыктан сөйләшмәгән, хәзер усаллыктан сөйләшми. Алай булмый бит ул. Менә сиңа дөнья, менә сиңа мәхәббәт. Унбиш яшьлек кызга ни дип җавап бирим инде, йә?

Бәлки, берәр акыллы фикер әйтерсең, ә? Хәер, миндә булмаган фикер синдә ничек булсын инде. Ха-ха! Хат яз, дускай. Исәнлек-саулык сиңа. Күңелең көр булсын, уең бер булсын: уку, уку, уку.

Ауф фезер Зейн(уллин)!

P.S. Синең җырлар дәфтәреңә ике җыр. Себергә барган идем, шунда Миңзифа Әгъләмовадан ишетеп кайттым. Ә син Ризван Маликов бүләк итте дип язып куй.

 
Рукавица, рукавица,
Рукавица – бияли;
Бүре түгел, ашамамын,
Якынырак кил әли.
 
 
Дайте ходу пароходу —
Первый номер киләдер;
Я люблю твою породу —
Сөйкемле күренәдер.
 

Үзеңә янә дә тагын бер сәлам кундырып, шагыйрь йөрәкле прозаик – иптәш Маликов.

23 ноябрь, 1970

12

Шагыйрь йөрәкле прозаик, иптәш Маликов!

Шигырь язудан тәмам туеп, гарык булып, бүтән ярты юл да язмыйм дип тәүбә итеп утырганда, ә башкалар язганны мәңге-мәңге укымам дип торганда, синнән бер колач шигырь килеп төште. Кансыз кеше син, иптәш Маликов. Җибәргән дәфтәрләреңне карават астына тондырдым да урамга чыгып киттем.

Баш әз-мәз генә аязлангач, бүлмәгә кайттым да сузылып яттым. Сине эт итеп сүгәргә тотындым. Кайчан туктар икән бу шигырь белән җенләнүеннән дип сүктем. Он да, җон да чыкмый бит үзеннән, нигә проза-мрозасын гына язмый, нигә белмәгән эшенә тыкшына дип җикерендем.

Шулай да карават астына керергә туры килде. Гафу ит, Ризванушка Маликушка, үзең язганнар түгел икән.

Син боларны унбиш яшьлек кыз язган дисеңме? Шигем бар! «Сәнең мөселманлыгыңда мәнем шигем бар». Син, эттән туган чучка баласы, үз шигырьләреңне унбиш яшьлек кыз псевдонимы белән сырлый башладыңмы әллә? Алай дисәм, мондый шигырь язу синең кулдан килер микән.

Синең шаяртмавыңа ышанып, җитди сүз әйтәм: әлеге дәфтәрдә нидер бар, Ризван. Борының бу юлы дөрес сизгән. Тик тикшер әле син, чынлап та унбиш яшьтә микән автор. Әгәр шулай булса – шактый ук зур табыш. Кулдан ычкындырмаска кирәк ул эре җәнлекне. Югыйсә шигърият капкынына вак-төякләр күп эләгә башлаган иде (шул исәптән, бәлки, үзем дәдер).

Әлбәттә, ул шигырьләрне шигырь итәргә кирәк әле. Ләкин унбиш яшь бит, малай, унбиш яшь. Минемчә, нормальный хәл түгел бу. Яки зур талант, яки фальсификация, яки…

Авторны син тапкансың, дәфтәрен яңадан үзеңә юллыйм. Мин – бик җыйнаксыз кеше. Йә югалтып куярмын. Шигырьләргә кул тыкмадым, әлегә ничек язылганнар, шулай торсыннар.

Бер киңәш: ул кызның үзе янына бер өлкән абзыйны (яше буенча түгел, сәләте буенча) җибәрергә яки, кызны Казанга чакырып, кара-каршы утырып сөйләшергә иде. Ничек дип атала әле ул? Индивидуальный семинар дип йөртәләр бугай.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации