Электронная библиотека » Сборник » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:41


Автор книги: Сборник


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Туган авыл, пнимаеш. Ә шунда эшләргә теләми. Телгә оста үзе: «Мин егет кеше, кызлар алдында яланаяк йөреп булса да, ыштансыз йөрү килешми», – дип тешен ыржайта.

Янәсе, без чалбар, кирза итек алырлык та түләмибез. Мин штули гаепле. Техника юк, эшче көчләр җитешми, икмәк уңышы начар, колхоз артта, сталбыйт. Дәүләт алдында торган бурычларны да үтисе бар.

Ну барыбер кайтарттык без аны колхозга. Кайтмый кая китсен.

Әмма ләкин кайткач та бу эшләп куандырмады, теге яки бу нәрсәгә бәйләнеп тик йөрде. Үз тирәсенә үзе шикелле бузотёрларны җыеп, җыелыш саен тәртип бозып утырырга кереште. Колхоз ирешкән уңышлар турында сөйләгәндә, тиктомалдан кычкырып көлеп җибәрәләр, пнимаеш, инде трибунага менеп, телләренә ни килсә, шуны сөйлиләр. Халыкка ни кирәк, бутаучы булса, буталырга гына тора. Халык та, сталбыйт, болар сүзен куәтләп кул чапкан була.

Правлениегә чакыртып үгетләп тә, куркытып та сөйләшеп карадык: «Әгәр җыелышларда хулиганланып утырсаң, милиция чакырабыз», – дидек. «Председательне тәнкыйтьләү хулиганлык буламыни?» – дип аңламаганга салышып, күзләрен акайтып тик карап тора.

Бер отчёт-сайлау җыелышында ул трибунада теләсә ни сөйли башлагач түзмәдем: «Менә нәрсә, малай актыгы, җыелыштан или син чыгып китәсең, или мин китәм», – дип ычкындырдым. Бу нишләде дисең, райкомнан килгән преставительгә   – райкомның икенче секретаренә карап: «Әйтегез әле, мин дөрес сөйләмимме әллә?» – диде. Икенче секретарь йомшак кеше иде ул вакытта, тегене туктатасы, чик куясы урынга: «Дәвам итегез», – дип рөхсәт бирде. И йомшаклыгының казасын үзе күрде секретарь. Сүзен сезнең Нурислам Бариевыгыз болай бетерде, сталбыйт: «Менә Шәйхи абый монда или син, или мин дип әйтте. Әгәр инде алай «или» гә калса, әгәр дә җыелыш иләсә, мин иләнергә риза», – дип, сәхнәдән төште дә иң арткы рәткә барып утырды. Китте тавыш, шау-шу. Халыкка шаулашырга гына булсын, алдын-артын уйлап тормый ул. Председательне председательлектән алуның ни белән бетәсен чамаламый, пнимаеш, аңа председательне урыннан төшерү кызык.

Председатель сайлау моменты җиткәч, райком преставителе, райкомда сөйләшенгән буенча, мине тәкъдим итте, сталбыйт. Ә аны тыңлаучы да юк. Бузотёрлар үкерәләр генә: «Нурислам Бариев!!! Нурислам Бариев!» Менә йомшак булу нәрсәгә җиткерә. «Иптәшләр, болай бит ул…» – дип аңлатып та карый преставитель, халык бер акылдан шашса аңлыймыни   – җыелышны ябып таралашырга туры килде. Ә   бу түшен киереп йөри. Хет киерерлек түше, буй-сыны булса бер хәер. Үзе сыман бузотёрлар арасында күренми дә.

Икенче көнне беренче секретарь үзе килде, сталбыйт. Иртәдән алып кичкә чаклы барды җыелыш.

Җыелыш шуның белән бетте: мине дә сайламадылар, аны да сайламадылар. Правление сайладылар, анда мин дә бар, ул да бар, председатель юк. Авыл гөжли. Мактанышалар. Сүзләре өстен чыккан, янәсе. Бузотёрлар шатлыкларыннан ике көн эчеп йөрделәр. Бигрәк Харис исемле тагын бер шабашник кыланды. Минем каршыма килеп: «Бәйләнмә миңа дип әйттем мин сиңа, йә, күрдеңме инде нишләгәнеңне? Дөнья куласа ул, агай-эне, ак мыек», – дип җикеренде, пнимаеш. Ну соңыннан эләкте үзенә дә Бариевтан. Ник кычкырганына үкенерлек итте Бариев. «Син алтын булгансың икән, Шәйхетдин абый», – дип, исерек килеш өемә килеп җылады.

Хәйләкәр ул Бариев, кеше аңарга үзенә кирәктә генә кирәк, кирәге беткәч, тәмәке төпчеге итеп җиргә салып таптый. Харисны да шулай итте, теңкәсенә тиде, авылдан чыгып качарлык итте.

Бер атнадан соң колхозда тагын җыелыш булды. Шунда инде Бариевны сайладылар. Ни булганы ишетелде соңыннан, икенче секретарь яклаган моны. Ә беренче секретарьның икенче секретарьга сүзе үтми икән. Тегенең, пнимаеш, туганы Мәскәүдә эшли икән.

Менә ничек ул дөнья, иптәш корреспондент. Сез уйламагыз, без Бариевны яманларга җыенмыйбыз. Бик әйбәт, эшләсен. Языгыз аның турында, мактагыз. Ләкин белеп мактарга кирәк, пнимаеш.

Колхоз алга киткән икән, как бутты бу Бариевның гына заслугасы. Ул председатель булып эшли башлаганнан соң, Синтральный комитет ничаклы пастанавлиние чыгарды. И   плинумнарда пастаянно авыл хуҗалыгы мәсьәләсе каралып тора. Хәзер председатель булып эшләү чепуха ул, пнимаеш. Бариев та Бариев… Герой… Без культ личносны бетердек, сталбыйт. И Бариены бала уйнаткан шикелле үтүт-үтүт итеп уч төбендә сикертү, вапервых, дөрес түгел. Вавторых, нигә кешенең бер ягын күпертеп мактап, икенче ягын бөтенләйгә күрмиләр. Симиясендә ничек ул? Нигә тикшермиләр? Бариев, пнимаеш, хатын аерды, аны өеннән куып чыгарды, и шул вакытта аңа герой бирделәр. Ярамый бит болай. Без болай кемне тәрбиялибез. Ни дип әйтәбез инде без халыкка болай булгач, син хатын аер, без сиңа герой бирәбез, мактап газитка язабыз дибезме?

III

Бик күп һәм бик озак сөйләде агай. Тыңлый-тыңлый ялыктым. Станциядә көчкә саубуллашып котылдым. Әлбәттә, аның сөйләгәннәре минем рәнҗетелгән, мыскылланган күңелемә хуш килергә тиеш иде. Баштарак, бәлки, шулай булгандыр да, шуңа күрә агайны тыңлаганмындыр. Ләкин юлда, поезд вагонында уйлана торгач, бер сорау туды: агай сөйләвен сөйләде дә, объективмы соң аның сөйләгәннәре. Ул – күңеле кителгән кеше, Бариев аркасында аны алып ташлаганнар. Бариев булмаса, бәлки, ул тагын берничә ел председатель булып эшләп, эшеннән колхозчылар каршында мәсхәрәләнмичә, райком тәкъдиме белән киткән булыр иде. Сәбәбен дә табарлар иде: сәламәтлеге начарланды. Берәр курортка путёвка да биргән булырлар иде.

Әлбәттә, агайның Бариевта шәхси үче, йомшаграк әйткәндә, үпкәсе бар. Шуңа күрә…

Әмма икенче яктан килеп караганда, чыннан да «Бердәмлек» колхозында эшләрнең яхшыруы Бариевның заслугасымы? Дөрестән дә, Бариев колхозны 1957 елда кабул итеп ала. Бу вакыт – авыл хуҗалыгында сизелерлек үзгәрешләр башланган чор. Бөтен ил буйлап колхозларның ныгый башлаган чоры. Социалистик Хезмәт Герое исемен Бариевка 1968   елда бирделәр. Агай әйтмешли, шушы унбер ел эчендә авыл хуҗалыгын үстерү буенча бик күп эшләнде. Ул эшләрнең зурлыгын авылда яшәгән: иген иккән, мал үрчеткән кешеләр аеруча яхшы белә. Димәк, Бариев алай ук мактанмасын, күкрәк какмасын, бераз тыйнак була белсен, эч пошырып йөрмәгез, дип әйтергә ашыкмасын. Форсат туры килгән – биргәннәр герой исемен, күк капусы аңа ачылган, бәхет кошы аның агачына кунган. Һәм, бәлки, ялгыш кунгандыр, бәлки, кунарга теләмәгәндер, кем өчендер бәхет кошының Бариев агачына кунуы кирәк булгандыр. Ни өчен? Кем соң ул шулхәтле? Кемнең кашка тәкәсе?

Буталып беттем. «Туктале, син, теге агайга охшап, Бариевтан булмаган керне эзләп маташасыңмы», – дип, үземә бәйләнеп карадым. Әгәр колхоз үскән икән, сводкаларда бөтен тармак буенча беренчелекне тота икән һәм моңа Бариевның катнашы юк икән, бөтенесе дә үзеннән-үзе эшләнгән икән, нигә әле бөтен колхозлар да беренче урында түгел, нигә барлык колхозларның да преседательләре герой түгел?

Эх, дөньясы, дөньясы… Очерк язарга барып, чираттагы мактау сүзе ишетәсе урынга мең төрле сорауларга җавап эзләп азапланам, кыйналам. Һәм нәрсә аркасында? Юк нәрсә аркасында бит, юк нәрсә өчен. Эх, Бариев, Бариев!.. Шик уяттың син миндә, шикләнәм мин синең геройлыгыңа. Син кәкәй дип өзеп әйтмим, буш куык дип тамга сукмыйм, әмма шигем бар. Мин ул шигемнең хаклыгын, раслыгын, бәлки, хәзер исбатлый алмам, син җиде кат күктә, мин – яшь журналист, миңа кирәкмәгән җирдә казынырга рөхсәт итмәсләр. Ләкин килер вакыт: эч пошырып йөрмәгез әле дип мин әйтермен.

Бик тиз генә борылып кайтуымның сәбәбен редакциядә аңлаттым – ялганладым: Бариев каядыр киткән, тиз генә кайтмый, дидем. Күпмедер вакыт үтеп, бүлек мөдире очерк турында исемә төшергәч, төрле сылтаулар табып командировкага бармадым. Ахырда, кемдер барып, Социалистик Хезмәт Герое Нурислам Бариев турында «Яңа үрләргә» дигән мәкалә язып бастырды. Анда Бариевның фамилиясе, исеме һәм саннардан башка нәрсә юк иде. Күрәсең, бухгалтердан гына сорашып язган, председатель үзе сөйләшергә теләмәгән.

Ләкин Бариев турында язудан мин ваз кичмәдем. Киресенчә, ныклап торып язарга әзерләндем. Ул Бариевның күтәрелүе һәм төшүе турында булырга тиеш иде. (Төшәчәгенә ни өчендер иманым камил иде.) Гыйбрәтле очерк булырга тиеш. Күрегез, янәсе, иптәшләр, шулай булмагыз.

Һәм мин Нурислам Бариевка багышлап үзем өчен аерым бер папка ачтым. Аңа кагылышы булган һәр материалны шунда сала бардым. Аның турында ишеткән сүзләремнең яхшысын да, яманын да, язып, шул папкага яшердем. Бар бит дөньяда марка җыючылар, шырпы кабына ябыштырылган этикеткаларны җыючылар. Андый кешеләр бу чирләрен хобби дип атыйлар. Мин дә, димәк, үземә хобби таптым, чир таптым. Минем хоббиемның мәгънәсе зуррак иде, әлбәттә. Председатель язмышы!!!

Билгеле, газетада басылган материаллар (шул районның газетасын да караштыргалап бардым) Бариевны мактаудан гына тора. Колхоз һаман беренче урында. Җитмәсә, РСФСР Верховный Советына депутат итеп сайладылар. Өстәвенә көннәрдән бер көнне булачак корбанымны Казанга китереп, шактый гына дәрәҗәле урынга утырттылар. Тик мин төшенкелеккә бирелмәдем. Бик әйбәт, бик мәслихәт, күтәрсеннәр. Биектәнрәк егылып төшәр.

Төшәр. Көтә белергә генә кирәк. Көтә белсәң…

Килде бит ул көн. Дүрт ай узды микән, Бариев Казанда юк иде инде.

Ни өчен?

Ул турыда төрле сүзләр ишеттем. Менә аларның берсе.

Бариев Казаннан китеп күпмедер вакыт үткәннән соң, редакциягә шәһәрчә киенгән авыл көязе килеп керде. Кырык биш тирәләрендә булса да, утызда булып күренә ала торган ир кеше.

Ишектән керүгә, уңайсызланып тарсынып тормыйча, түргә узды. Минем белән һәм күрше өстәл артында утыручы икенче журналист белән кул биреп исәнләште. Харис исемле икән. Дөреслек эзләп Казанга килгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгында булган, министр кабул итмәгән, ә министрдан түбәннәр белән сөйләшүнең файдасы юк икән. Аннан газетага кереп чыгарга уйлаган. Редактор бүлек мөдиренә җибәргән. Бүлек мөдире бүлмәсендә юк икән. «Кайда ул?» – дип, коридордагы бер сары чәчле, күзлекле хатыннан сорагач, теге, алар беләләрдер дип, безнең ишекне күрсәткән. Йомышын әйтергә теләми, сездән барыбер эш чыкмый, сезнең аңа тешегез үтми, ди. Мөдирнең кайтканын көтәчәк.

Әйтмисең икән әйтмә дигәндәй, без, исебез китмичә генә, кәгазьләребез өстенә иелдек. Ләкин ул түзмәде, зарын сөйли башлады. «Бердәмлек» колхозы дигәнне ишеткәч, мин сагаеп тыңларга керештем.

– Алла юк дип әйткән булалар, Алла күрәселәре килсә, безнең «Бердәмлек» колхозына килеп карасыннар. Җүләр, аңгыра сарык, тинтәк, үзем йөрдем бит. Кем икәнен кем белгән. Кешенең кем икәнен беләсең килсә, начальник итеп кара, дип белми әйтмәгәннәр борынгылар. Дус булып йөргән булды. Аның аркасында чак төрмәгә эләкми калдым. Дурак, кешенең менә дигән туен бозып ямьсезләшеп йөрдем бит. Аңа ияреп.

Председатель ясадык… Герой… Беләбез без геройны ничек алганын. Районнан килсәләр – Фәлән Фәләнич, Казаннан килсәләр – Фәлән Фәләнич… Фәлән Фәләничләр моның планын киметәләр, бу арттырып үти. Аннары соң, мә сиңа герой, йөр теләсәң нишләп… Телисең икән, депутат бул: Мәскәүгә бар түләмичә, Мәскәүдән кайт бушлай. Анысы ошамаса, ал путёвка, Кырымга барып кырын ят. Кайда дөреслек, ә? Кайда дөреслек? Бармы ул дөньяның җир йөзендә? Булса, нигә безнең колхозга килеп җитми?

Әти сугышта газиз гомерен салды. Мин япь-яшь башымнан сыер җигеп җир сукаладым. Минем дә әти кайтмады, мин дә сукаладым, дигән була. Сукалады, бик кинәндерде. Хәзер сигез сөям, ул чагында биш сөям иде, йөрде плугка ябышып.

Хәзер Харис кирәкми, хәзер Харис артты. Үзенә кирәктә Харис кирәк иде. Председатель буласы килеп йөргәндә, аның котырыгына бирелеп чыгып сөйләдем, моны яклап кул күтәрергә әллә ничаклы кешене күндердем. Без бирдек аңа председательлекне, ялынып сорагач бирдек. Тотынды шуннан азарга, беркемгә көн юк. Теше үтә башлады. Харис, син, имеш, машинаны бүтән җирдән сора, колхоздан сорама. Хәзер шулай дип кенә җибәрә. Райсоюз да аның сүзеннән чыкмый, машиналарга чират, алдынгыларга гына сатабыз, янәмәсе. Янәмәсе, Бариев миңа сатарга кушмый. Үз акчама. Нәрсә, мин ул акчаны кеше алдап алганмыни, урлаганмыни? Шабыр тиргә батып эшләп алган акчам ул. Киез итек басуның нинди эш икәнен үзе дә белә ич. Карап торганы бар. Көнләшә, үз кулыннан килмәгәнгә көнләшә.

Колхозда эшләмисең, имеш. Эшләмәсә. Мин бит шаталтрестта йөрмим. Советский гражданиннарга киез итек басам.

Сез әйтегез менә, ни өчен үз акчама машина сатып алырга хакым юк минем, ә? Советский гражданинмы мин, юкмы? Нигә берәүне алла итәләр дә икенчесен аяк астына салып таптыйлар? Алла… Беләбез нинди алла икәнен. Аның иблислеген күрмиләр.

Алма кебек хатынын аерып җибәрде, күрмәделәр. Әллә кая Казахстанга барып, кеше хатынын аерып алып кайтты, сүз әйтмәделәр. Мин шулай маташтырсаммы? Һи-и, момент судка бирәләр.

Алла… Беләбез, беләбез. Монда, Казанга китереп карадылар бит инде. Бариев, янәмәсе, барысын да булдыра. Булдырдымы? Ярты ел да узмады, култыксалы урындыгыннан алып ыргыттылармы? Куып кайтардылармы авылга?

Әйткәннәр Казанда, без сине иптәш-товарищ Нурислам Бариев, зур кешегә санап, Казанга алдырган идек, зур урын биргән идек, ялгыш киткән икән безнең тарафлардан, син инде, бар, авылыңа кайтып кит, дигәннәр. Әгәр дә бүтән берәү булса, оятыннан нишләргә белмәс иде, әллә кая чыгып качар иде. Ә   бу кукраеп кайтып керде, янәмәсе, берни дә булмаган. Алай гына да түгел, үзе урынында председатель булып калган кешене бәреп төшереп, яңадан шул урынга менеп утырды. Утырмый нишләсен, кругом таныш-белеш. Бөтен район аның кулында. Казанны да кулына алмакчы булган иде, барып чыкмады. Монда шул район җире түгел, монда синең кем икәнеңне сразы сизеп алалар…

Кемгә нәрсә, Хариска – машина, миңа – Бариев. Дөресрәге, аның Казандагы шактый ук дәрәҗәле урыннан мәтәлеп төшүе, куылуы. Кайта-кайта сораштырдым шул хакта Бариевның авылдашларыннан. Ләкин «куып кайтардылар» дан бүтән яңалык ишетмәдем.

* * *

«Җәйнең матур алсу таңнарында» ук булмаса да, кояш колга буе күтәрелүгә, җәяүләп юлга чыктым. Район үзәге әллә ни ерак түгел, көн матур, һава саф, машина сорап вакланып торганчы әкрен генә атлавың яхшы. Шәһәрдә мондый матурлыкны кайчан күрәсең әле. Анда синең йөрер юлың өстенә кем тургай элеп куеп сайрата, юлыңның бер ягына инеш сузып салып, икенче ягына кем болын җәеп куя? Ярый, анысын эшләсеннәр дә ди, тургаен да тапсыннар, ди, киң генә урамнан Ташкенттагы сыман арык та агызсыннар, ди, арык тирәсенә яшел үлән дә чәчсеннәр, ди. Ә менә шул үлән өстенә шәһәрдә кем бер көтү сыер җибәрә? Монда әнә рәхим ит: йөриләр җаннарым, рәхәтләнеп утлап йөриләр. Шәһәрдәге әбиләргә-бәбиләргә, хәтта абыйларга-апаларга сөт кирәген аңлыйлар ич алар. Әгәр инде аңлап бетерә алмасалар, әнә яннарында көтүче утыра. Ул инде белә. Көтүченең белмәгәне юк. Чөнки ул болында, кырда берьялгызы. Ялгыз кеше күп уйлана, үзенең тормышы, бүтәннәр тормышы, дөнья хәлләре турында күп уйлый.

Көтүченең белмәгәне юк! Туктале, алай булгач, нигә аның янына туктап китмәскә? Белик, гап-гади көтүче ни уйлый икән? Колхоз председателе Нурислам Бариев турында ниндирәк фикердә икән? Фикере, бәлки, әллә ни булмас, шулай да, кем әйтмешли, эчне тишмәс.

– Исәнмесез, абзый!

Абзый (аңа илле биш-алтмыш яшьләр чамасы) җыр көйләп утырган җиреннән миңа күтәрелеп карады. Каравы әкәмәтрәк икән – сул күзен кысыбрак карый, сынаган, тикшергән сыман, синең ни уйлаганыңны белгән сыман.

– Саумы.

Абзый, сәламне алгач, яңадан элекке халәтенә кайтып көйләвен дәвам итте. Күрәсең, эндәшеп мин аның җырын бүлдергәнмен.

 
Аерылыштык шул, дусларым,
Ни булды сәбәпләре.
 

Мин җырчы түгел, колакның да көйләргә сизгерлеге юк, көйләрне дә әз беләм. Абзый көйләгән көйне дә шуңа күрә ишеткәнем юктыр. Әмма шунысын анык әйтә алам: яңа көй түгел бу – күптәнге көй булырга тиештер. Бәлки, абзый үзе генә беләдер аны. Болында, инеш ярында җырлаганда гына матурдыр ул – сәхнәгә менгезсәң, тарлыктан кысылып, матурлыгын югалтадыр.

– Әйбәт җырлыйсың икән, абзый.

Абзый тагын күтәрелеп карады. Бу юлы аның карашында «син әле китмәдеңмени?» дигән сорау поскан иде.

– Илһам Шакировтан да уздыраммы?

– Алай ук булмаса да…

– Алай ук булмагач, әйбәт җырлау булмый инде ул. Түргә уз, чүмәш, урын киң.

Мин утыргач, абзый тагын текәлеп миңа карап торды: таныган кешем түгел, янәсе, ләкин кем икәнеңне шартлатып әйтеп бирәм.

– Кариспандинмы? – диде ул.

– Ничек белдегез?

– Сыерны сыердан аера белгәнне, кешене кешедән аера беләбез без. Безнең колхозны элек кариспандиннар ярата иде, хәзер нишләптер ташладылар.

– Бу «Бердәмлек» колхозы көтүеме?

– Шуныкы шул. Мин инде менә көтүче. Хәйбрахманов Хаҗиәхмәт. Минем янга да кариспандиннар күп килгәләде. Кариспандинны тиз танып алам мин. Хәзер менә сораша башларсың, сыерларың ни өчен сөтне күп бирә, андый уңышларга ничек ирештең дип сорарсың.

– Юк бит, Хаҗиәхмәт абзый Хәйбрахманов, мин ул турыда сорарга уйламыйм.

– Ни турында сорарга уйлыйсың соң?

– Минме?.. Юк, мин болай гына туктадым. Сезне күрдем дә туктадым.

– Кариспандиннар кеше янына болай гына туктамыйлар. Сора, энем-туганым, мин җавап бирә беләм, өйрәнгән.

– Алаймы? Ярый соң, алайса. Әйтик менә шундый сорау: корреспондентлар сезнең колхозга элек ни өчен күп киләләр иде дә хәзер ни өчен ташладылар?

Хаҗиәхмәт абзый сорауның мондыен көтмәгән иде, ахрысы, бу юлы сул күзен кысмыйча, ике күзен дә шар ачып миңа карады. Аның сул күзе әкренләп кысыла башлады, бөтенләйгә диярлек йомылды. Керфекләр арасында елтыраган күзе куе камышлар эчендә чак-чак кына ялтырап күренгән бәләкәй генә чишмәне хәтерләтә иде. Суымны авыз итәсең киләме, янәсе, ләкин чамалап кил яныма, батып китеп чалбар балагыңны юешләтүең бар. Шул килеш шактый вакыт карап, күзәтеп-тикшереп торды ул. Ниһаять, телгә килде:

– Һе… Дөресен әйтимме, әллә безәрик кенә көрпә дә катыштырыйммы?

– Көрпә кирәкми, төче коймак коярлык он булсын.

– Кариспандин икәнең күренеп тора болай, минем белән сөйләшерлек телең бар. Дөресен дисең инде, алайса? Дөресен… Чынын, ягъни мәсәлән, дип өстәп куйсак та гаеп итмәсләр. Менә болай ул, энем-туганым.

Борын заманда бер бөкре адәм яшәгән. Егет кеше булган бу. Өйләнмәгән кеше, ягъни мәсәлән, дип әйтик. Гариплегеннән бик кимсенгән егет. Кызлар күзенә чалынмаскарак тырышкан. Иртән тора да икән, кызлар әрле-бирле су ташый башлаганчы, урманга китә икән. Көннәр буе шунда юана икән.

Берзаман, урманда йөри-йөри, бөкре егет бер чытырманлыкка килеп чыккан. Шомырты, миләше, гөлҗимеше, баланы бергә чорналып үскән, ди, ерып үтәрлек түгел, ди. Шунда егет акырышкан, үкерешкән тавышлар ишеткән. Ул иләмсез тавышлар чытырманлык уртасыннан ишетелә икән. Ни булса   – шул булыр, дөньяда яшәүнең барыбер миңа кызыгы юк, беткән баш беткән, дип, егет чытырманлык эченә кереп киткән. Бара-бара, кечкенә генә аланга килеп төртелгән. Караса, алан тулы пәри, ди. Һәммәсе дә сикерешәләр, ди, җиргә ятып ауныйлар, ди. Ә   үзләре бөтенесе дә: «Чәршәмбе!.. Чәршәмбе!.. Чәршәмбе» – дип өзлексез кычкыралар, ди, егетне күрмиләр дә, ди. Егеткә бик кызык булып киткән бу. Ул да пәриләргә кушылып сикеренә башлаган. «Чәршәмбе, чәршәмбе, чәршәмбе!»   – дип кычкырырга тотынган.

Әз вакыт үткәнме, күп үткәнме, бер карт пәри бөкре егетне күреп алган. Бик яман итеп үкергән дә тилерүче яшь җилкенчәк пәриләрне биюләреннән туктаткан. Авыш-түеш басып, егет каршына килгән. «Адәми зат, син безнең туебызга ничек килдең?»   – дип сораган. Егет сөйләп биргән. «Анысы аңлашылды, – дигән карт пәри, – инде әйт, ни өчен син «чәршәмбе» дип кычкырасың? Адәмнәр өчен бүген җомга көн бит», – дигән. «Меңләп пәри «чәршәмбе» дип әйткәч, «җомга» дип әйтергә базмадым, килештермәдем», – дигән егет. Карт пәри егеткә карап-карап торган да: «Сора, ни телисең?» – дигән. «Миңа берни дә кирәкми, бөтен нәрсәм җитеш, хәтта артык та, – дип, егет бөкресен күрсәткән. – Шуңардан ничек котылырга белмим», – дип тә өстәгән. Карт пәри егетнең аркасыннан сыпырган икән, бөкредән җилләр искән. Егет турайган, ягъни мәсәлән, дип әйтеп җибәрик.

Шатланып, куанып, сөенеп авылына кайтып киткән егет. Кайтканда чишмә янына кагылган. Кызлар су алалар икән. Егетне күргәннәр дә барчасы гашыйк булганнар. Гашыйк булганлыктан башлары әйләнгән, су алырга да онытып, өйләренә буш чиләкләр белән кайтып кергәннәр. Ярый, монысы болай гына, тәмләтеп җибәрү өчен генә.

Хикмәте шунда, энем-туганым, бу авылда тагын бер бөкре адәм яшәгән. Әлеге егетнең бөкресе беткәнлеген ишеткән дә егет янына чабып килеп җиткән. «Сөйлә, Алла хакы өчен, ничек дәваландың?» – дигән.

Бөкресе югалган егет бөтенесен дә сөйләп тормаган, киләсе җомгада фәлән урмандагы фәлән урынга бар, дип, чытырманлыкның әдрисен биргән.

Киләсе җомгада икенче бөкре әйтелгән әдрис белән чытырманлыкны эзләп тапкан, акырышкан, үкерешкән тавышларны ишеткән, аланга килеп чыккан. Карап-карап торган да аптыраган. Җомга көнне пәриләр «чәршәмбе» дип кычкыралар ич. Бу мескеннәр, мәхлуклар көннең исәбен дә югалтканнар икән дип, пәриләрне төзәтмәкче булып: «Бүген чәршәмбе түгел, җомга!»   – дип кычкырган ул. Яшь-җилкенчәк пәриләр биюләреннән туктаганнар. Карт пәри, авыш-түеш басып, бөкре каршына килеп баскан. «Адәми зат, син безнең туебызга ничек килдең?» – дип сораган. Бөкре сөйләп биргән. «Анысы аңлашылды, – дигән карт пәри, – инде әйт, ни өчен килдең?»   – дигән. Бөкре әйтеп биргән. «Анысы да аңлашылды, – дигән карт пәри, – инде килеп әйт, пәри туенда меңләп пәри коллектив белән «чәршәмбе» дип кычкырганда син берүзең ни өчен «җомга» дип кычкырдың?» «Дөресе шул бит, бүген җомга көн бит», – дигән бөкре.

Карт пәри бөкренең аркасыннан сыпырган икән, бөкренең бөкресе тагын да үсеп киткән. Карт пәри бу бөкренең бөкресенә беренче бөкренең дә бөкресен өстәгән икән, ягъни мәсәлән, дип әйтеп куйыйк бу урында. Менә шулай, энем-туганым.

– Шулаен шулайдыр, Хаҗиәхмәт абзый, мин төшенеп үк бетмәдем бит.

Тагын кысылган күз, тагын сынаулы мут караш.

– Ниен төшенмәдең?

– Җомга дип дөресен әйткән өчен кемгә бөкре өстәгән карт пәри?

– Икенче бөкрегә өстәгән.

– Кем соң ул бөкре? Карт пәри кем? Бу әкиятнең мин биргән сорауга ни катнашы бар?

– Һи-и… Болай гына туктаган кеше ничек төпченә башлады. Ни катнашы бар, дисеңме? Борын-борын заманда менә минем сыман бер агай ат җигеп кара урманга киткән. Утын алып кайтырга, ягъни мәсәлән, төшенәсеңдер монысын. Урман каравылчысы күрмәсен дип, эчкәрерәк кергән бу агай. Менә шунда, Тукай әйтмешли, уңлап-суллап кизәнеп утын кисә башлаган. Шунда моның янына кем килеп чыккан дисең инде? Шүрәле түгел, менә синең сыманрак бер адәм. Агайга әйткән бу адәм, адаштым, дигән, фәлән-фәлән авылга ничек юлны табарга, дип, агайга авылының исемен әйткән. Агай юлны өйрәткән тегеңәргә. Адәм киткән.

Берзаманны агай авылга әйләнеп кайтса, авыл дөрләп яна икән. Теге адәм килеп үт төрткән икән.

– Ни өчен?

– Анысын белмим шул, энем-туганым, берәр план беләндер. Плансыз булмый. Дөресен сөйләп, үз авылын харап иттергән агай, хикмәт шунда дип әйтик, әйтергә ярамаса да.

– Ялгышасың, Хаҗиәхмәт абзый, мин авылыгызга ут төртергә килмәдем.

Минем «зирәклегем» не, авызыма чәйнәп каптырганны йотып җибәрә алуымны абзый «һех» дигән ымлык белән бәяләде дә:

– Ят кешенең авылга нигә килгәнен басу капкасыннан кергән чакта ук беләләр, – диде. – Шуңа күрә дә ышпиуннарны авыл җиренә җибәрмиләр. Аларны ыштан төбе җырык малай да тотып бирә.

– Ут төрткән теге адәмне тотмаганнар ич.

– Ул заман авыл кешесе томанарак булган.

Нигә килгәнемне, нишләп йөрүемне Хаҗиәхмәт абзыйның белгәнен аңлагач, туп-турыдан сыпыртырга, ачыктан-ачык сорашырга булдым.

– Әгәр дөресен сөйләсәгез, председатель бөкре өстәр дип куркасызмыни?

– Ник куркыйм. Мин бит нәчәлнек түгел, астымнан тартып алырлык урындыгым юк.

– Председателегез бик әйбәт инде, алайса?

– Сиңа ни дип язып биргәннәр соң?

– Мактамаганнар. Масайды, дигәннәр, шуның аркасында колхоз артка тәгәри, дигәннәр. Колхозчыларга кул күтәрә икән, мораль яктан да таркалган.

– Мараль дигәне хатынымы инде ул?

– Шулайдыр.

– Һе… Мараль… Кызык икән… Беләсеңме, энем-туганым, берзаманны бер авылда бер егет белән бер кыз яшәгән. Кыз егетне үлеп яраткан. Егеткә дә кыз ошаган, тик анысы кыз өчен кыз хәтле үк үлеп китмәгән, корырак күңелле булган, ягъни мәсәлән, дип әйтик. Менә шулай берсе үтә дә нык сөеп, икенчесе бераз кайтышрак яратып яшәгәннәр болар. Өч ел буе егет, әллә ни яратып бетермәсә дә, кичке уеннан соң кызны капка төпләренә хәтле илтеп-озатып куйган. Үбешкәннәрмедер-юкмыдыр, ул кадәресе сиңа да, миңа да кирәкми.

Хәер, мәсьәлә үбешүдә-үбешмәүдә түгел, мәсьәлә шунда: бер дә бер көнне егет солдатка алынган. Киткән егет солдат хезмәтенә. Басу капкасы төбендә капка баганасына сөялеп, күз яшен кеше-карага күрсәтми генә, кыз җылап калган. Егет әлеге дә баягы җылап тормагандыр инде, ни өчен икәнен үзең беләсең, ягъни мәсәлән, әйе бит. Хәер, мәсьәлә егетнең җылавында түгел, мәсьәлә шул тирәдә: көннәрдән бер көн егет, солдат хезмәтеннән арынып, авылга кайтып төшкән. Кыз шатлыгыннан нишләргә белмәгән, ә егетнең әллә ни исе китмәгән. Элек тә яратуы үлеп китәрлек булмагач, солдатта йөргән чакта тагын да бизә төшкән инде ул кыздан. Хәтта ки оныта башлаган, ягъни мәсәлән, дип өстәп куйсак та ялгыш булмас бу урында. Тик монысы да бар бит әле, егет намуслы булган – бу кызны онытып, икенче кыз белән типтерергә ниятләмәгән. Бу кыз янына бармаса да, бүтәннәргә дә карамый икән. Йөргән шунда эленке-салынкы. Егетнең мондый кыланышын күреп, кыз янган-көйгән. Һәм көннәрдән бер көнне чыдамлыгын җуйган – янган йөрәкнең төтене тышка бәреп чыккан: кыз егетне урамда очраткан да аны-моны уйлап тормастан әйтеп салган: «Синсез бер генә секунд та яши алмыйм, йә дәрьяларга сал мине – агып китим, йә булмаса, үзеңнеке ит»,   – дигән. «Дәрьяларга агыза алмыйм – син әйбәт кыз, өстәвенә закон да бар, гаепләрләр сине агызган өчен, – дигән егет, – үземнеке итәр идем дә, синең өчен күңелемдә җылы әзрәк. Бергә яши башласак, күңелемнең салкынлыгы сиңа йогар да, син миннән дә салкынрак булырсың»,   – дигән. «Юк-юк,   – дигән кыз, – мин синең салкын күңелеңне җылытырмын», – дигән. «Алай димә, – дигән егет, – бик нык яраткан бизенсә, ачуы да яман була», – дигән. «Кыз суынмаска, гомер буе үлеп яратырга сүз биргән. «Ярый, алайса, – дигән егет шуннан соң, – без өйләнешкән көннән башлап тәннәребез суынганчы, җансыз гәүдәләребез кара җиргә кергәнче син һәрдаим көн минем каршымда былбыл булып сайрап торырсың, – дигән.   – Һәрдаим көн былбыл булып сайрап торырга ант ит, – дигән.   – Әгәр антыңны бозсаң, антыңны бозган көнне мин әйткәнне дә көтмичә үзең минем өемнән чыгып китәрсең», – дигән егет. Кыз   уйлап-уйлап торган да: «Ярар, – дигән, – тик, зинһар өчен, болай эшлик, – дигән. – Мин һәр айда егерме тугыз көн буе сайрармын, ләкин айның соңгы көне, утызынчы көне үземә калсын», – дигән. «Нишләрсең ул көнне?» – дип сораган егет. «Курыкма, барыбер сиңа яман сүз әйтмәм», – дигән кыз. Егет башын кашып булса да риза булган, кыз ант эчкән.

Өйләнешкәннәр болар, ягъни мәсәлән, дип әйтер вакыт та җитте бит инде. Егет, хәзер инде өйләнешкәч ир булган ул, эштән кайта икән дә, кайтканда хатыны аны былбыл булып сайрап каршы ала икән. Ир ашаганда да сайраган хатыны. Иргә гөбердәп торган мендәрләрдән урын җәйгәндә дә сайраган, ире йоклап киткәнче сайраган. Сайрап йоклаткан, сайрап уяткан, ягъни мәсәлән, дисәк тә ярый. Егерме тугыз көн гел шулай икән дә утызынчы көн сайравыннан туктап, өйдән чыгып китә икән.

Баштарак егетнең, әй, аты коргыры, ир булды бит инде ул өйләнешкәч, исе китмәгән хатынының болай эшләвенә. Әмма дә ләкин дигәндәй, бара-тора эче поша башлаган бит, йөрәгенә көнче күбәләк кунган: нишләп йөри әле, ягъни мәсәлән, хатыны, чыгып китеп, кай якка юл тота?

Көннәрдән бер көнне, өйләнешкәч дүрт ай узгандырмы, бишме, хатын өйдән чыгып киткәч, китә бит бу хатыны артыннан. Хатын атлый, бу атлый. Хатын ашыга, бу ашыга. Шулай итеп болар аллы-артлы бер кара урманга килеп җитәләр. Хатын урман эченә керә. Беркавым баргачтын, бер муртайган карама янында туктый хатын. Ир, бер юан имән артына посып, хатынының нишләячәген күзәтә инде.

Хатын, карамага кулы белән орынуы була, җыланга әверелә. Карама очына шуышып менә. Шундагы бер ботакка асылына. Шул ботакта көн озыны асылынып тора. Кич җиткәч шуышып җиргә төшә дә, яңадан хатын кыяфәтенә кереп, кайтыр юлга чыга… Ә инде икенче көнне яңабаштан былбыл булып сайрый башлый. Менә шулай ул дөньялар, – дип, Хаҗиәхмәт абзый шомарып беткән таягына таянып урыныннан торды да калкулык итәгендә сабыр гына утлап йөрүче сыерлар янына китте. Миңа әйләнеп тә карамады. Болай эшләп ул, синең белән сөйләшер сүзем бетте, син дә, кариспандин, үз юлыңны кара, дип әйтергә теләде бугай.

Ләкин мин китәргә ашыкмадым, аның артыннан иярдем. Әле генә сөйләгән әкиятенең, гомумән, абзыйның тел төбендә ни ята – белергә кирәк.

– Абзый, шуннан теге егет нишләгән соң?

Хаҗиәхмәт абзый, атлап барган җиреннән туктап, әкрен генә борылды да, күзен кыса төшеп, миңа озак кына карап торды. Аннан:

– Син чын кариспандинмы? – дип сорады. Һәм минем җавабымны көтмәстән дәвам итте: – Әгәр чын кариспандин булсаң, үзең чамала. Әгәренки дә инде чамалый алмасаң әйтеп бирәм, теге егетнең нишләгәнендә катнашым юк, үзләренекен үзләре беләләрдер, ягъни мәсәлән.

Хаҗиәхмәт абзый, җитте, арыттың, дигән сыман кырт борылып, янә мине калдырып китте.

Минем калырга исәп юк, әлбәттә, янә иярдем.

 
Барсаң туры, кайтсаң туры
Бишбалтаның кантуры.
Болай да безне сөймиләр,
Карама күзгә туры.
 

Үзенә генә аңлаешлы көйгә шушы җырны көйләп, Хаҗиәхмәт абзый атлый, аның янәшәсендә мин барам. Куып та җибәрми ул мине, сөйләшми дә. Ләкин сөйләштерергә иде бит, сорашырга, председатель Бариев турында төгәлрәк, конкретрак фикер ишетәсе иде. Югыйсә кактырып-суктырып сөйләгәнен, имеш, үзең чамала. Миңа чамаларга кирәкми, миңа төгәл белергә кирәк. Мин журналист кеше – көтүче абзыйның әкиятләре кызык булса да, миңа аның төгәл сүзе кирәк: канәгатьме ул председательдән, юкмы. Канәгать булса, ни өчен дә канәгать булмаса, ни өчен?

– Хаҗиәхмәт абзый, әйтегез инде өзеп кенә, әйбәтме сезнең председатель? Ошыймы ул сезгә?

– Ошамаса нишләтмәкче буласыз инде?

– Эш нишләтүдә түгел, миңа сезнең фикерегезне белергә кирәк.

– Кара син аны… Әле һаман да белә алмадыңмы?

– Сез бит ачык итеп, өзеп әйтмисез.

– Ярый инде, алайса, өзеп әйтәм.

Борын-борын замандамыдыр, бәлкем, бик борын заманда да түгелдер, ни генә булса да, ривалютсиягә чаклы инде, гаять тә уңган, чибәр, пәһлевандай ике егет үзләреннән млион тапкыр чибәррәк бер кызны сөйгәннәр. Икесе дә бу чибәргә өйләнергә уйлаганнар инде, ягъни мәсәлән, дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Шул турыда көннәрдән бер көнне кызның үзенә әйткәннәр. Икесе берьюлы әйтмәгәннәр инде, аерым-аерым килеп әйткәннәр.

Кыз аптырашта калган бит, әй. Кайсын сайларга да белгән юк. Берсе икенчесенә тиң бит егетләрнең. Шуннан уйлап-уйлап торган да кыз әйткән егетләргә. Икесенә берьюлы әйтмәгән инде, аерым-аерым әйткән, болай дигән: «Әгәренки мин сиңа кияүгә чыгарга ризалык бирсәм нишләр идең?» – дигән. Егетләрнең берсе мондый җавап биргән: «Аяк астыңда – туфрак, чабата табаныңа олтырак булырмын, күктәге иң матур йолдызны алып, түшеңә кадармын», – дигән.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации