Текст книги "Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)"
Автор книги: Сборник
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Мин, кулыма язучы буларак каләм алганда, беркайчан да авылымны, районымны хурлап бернәрсә дә язмаска сүз бирдем. Җитешмәгән якларын күргәндә, ул турыда авылдашларымның, райондашларымның үзләренә генә әйтә киләм. Үз өендәгесен урамга чыгып сөйләгән адәми зат буласым килмәде һәм килми. «Ватаным Татарстан» турында да ятларны сөендерерлек нәрсәләр язмадым һәм язмаячакмын. Кайберәүләр безнең бәгыребезгә кагылган ялгышларыбызны рус газеталарында бастыралар. Янәсе, аның резонансы киңрәк була. Мин аның белән дә килешмим. Әгәр үзәгемә үткән җитешсезлекләрне күрсәм һәм аның турында язасым килсә, татар газеталары бар. Үзебезнеке үзебезгә – ятлар кысылмасыннар. Безнең буынның хәтере үткәннәрне саклый. Без әле хәтерлибез, әтиләребез сугышка киткәндә:
Әй, туганнар, туган җирнең
Белегез кадерләрен;
Герман границасында
Булмасын каберләрем, —
дип җырлап киттеләр. Сакладык шул СССР дип аталган Россия империясен, гомерләребез бәрабәренә сакладык. Тик безнең генә аңа кирәгебез булмады һәм бүген дә юк. Менә шуны аңлау дәрәҗәсенә җитеп үзгәрдем мин. Үзгәрттеләр.
Гомерем буе ишетеп үскән, үзем еш кабатлаган әлеге төшенчәгә дә мөнәсәбәтем нык үзгәрде минем. Минем генә дә түгел. Бүгенге вазгыятьтә аңа караш икенче төрле. Сүз белән әйтелсә дә, урамнарда «Яшәсен халыклар дуслыгы!» кебек лозунглар күзгә бәрелеп тормый кебек. Аның сәбәбе дә ачык бугай. Элек Советлар Союзы вакытында бу илдә яшәүче бөтен халыклар да тигез хокуклы дип тәкрарладылар. Шуны исбатларга теләп, һәр җиргә «Совет халкына дан!», «Яшәсен СССР халыкларының какшамас дуслыгы!» дигән лозунглар да модада иде. Бүген, күрәсең, «Яшәсен Россия халыкларының дуслыгы!» дигән шигаре Россиядәге милли сәясәткә туры килми. Бүген Россиядә бер генә халыкка өстенлек бирелгәне турыдан-туры әйтелә. Бер генә халыкка өстенлек бирелгәндә исә, халыклар дуслыгы турында кычкыру урынсыз икәнен аңлыйлар бүгенгеләр. Ул яктан алар мактауга лаек – ичмасам алдашмыйлар. Без исә СССР вакытында алданып яшәдек. Безне балачактан ук халыклар дуслыгы дигән буш имезлекне суыртып тәрбияләделәр. Советлар Союзында без, эреле-ваклы милләтләр, «дус булып, тигез булып, җырлап-биеп яшәдек». Халыклар дуслыгына ышандык. Ышанмаслык та түгел бит, чыннан да шулай. Минем бабай янына Антоновка авылыннан Ястәгнәй атлы рус агае килә, бергә аракы эчәләр, төрепкә тарталар. Бабай русча сөйләшә, Ястәгнәй дәдәй татарча сукалый. Шунысы кызык: бабай Ястәгнәй дәдәйгә «друг» дими, «ызнакум» ди. Ястәгнәй дәдәй дә бабайга «дустым» дип әйтми. Ләкин аларның мөнәсәбәте дустанә. Әмма бу газеталарда язган, радиодан туктаусыз шапырынган халыклар дуслыгы түгел. Бу – дуслык-знакумлык бергә яшәргә мәҗбүр булган, бергә-бергә яшәгәндә ызгышып, сугышып яшәп булмаганны аңлаучы гади кешеләр мөнәсәбәте. Ул сәясәтчеләр тарафыннан хәйләкәрләрчә ширма итеп файдаланылган «халыклар дуслыгы» ннан аерыла. Асылда, сәясәтчеләргә халыкларның чын дуслыгы кирәкми. Хәтта андый дуслык зарарлыдыр да әле. Халыклар үзләре теләгәнчә яшәсәләр, үзара мөнәсәбәтләрен үзләренчә көйләсәләр, халыкларны җитәкләргә алынган хакимнәрнең кирәге калмый. Үзләренең кирәклеген күрсәтер өчен, хакимнәр халыклар арасын бутый, бер-берсенә каршы котырта, өстерә. Берсен бөек дип үсендерә, икенчеләрне түбән сортлы итеп мыскыллый. Әнә бит Кавказ халыклары мең еллар буе бер-берсенә җайлашып, тату яшәүнең үз формаларын табып гомер иткәннәр. Империя барып тыгылды да китте катавасия. Ә сәясәтчеләр һаман халыклар дуслыгы турында матур сүзләр сөйләшеп, низагны тирәнәйткәннән-тирәнәйтәләр. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» төшенчәсе – сәясәтчеләр уйлап чыгарган иң мәкерле нәрсә.
Боларны мин яши-яши аңладым. Үз күзем белән күргән «халыклар дуслыгы» уйланырга мәҗбүр итте. Ястәгнәй бабай турында яздым. Ләкин, рус-татар мөнәсәбәтләренең бик үк дустанә түгеллеген белмәсәк тә сизенгәнбез. Марҗа кызларыннан «руски бабы без ыштаны, комары кусаются» дип көлә идек, рус малайлары «урыс малай бик якши, татар малай б… аши» дип безне мыскыл итәләр иде. Әмма болар дошманлык түгел, бары тик үртәшү генә иде. Марҗа кызларының чәчләре салам төсендә булганга, аларны салам башлар дип атасак та, чибәрлекләре күзне кызыктыра иде. Аларны күрер өчен, Антоновка, Рус Тенешенә барып кайта идек. Яшерен-батырын түгел, борынга кызлар исе керә башлагач, алар белән үбешкән чаклар да булды. «Урыс белән дус булсаң, билеңдә балтаң булсын» ише мәкальләрне безнең буын балалары оныта язган иде. «Незваный гость хуже татарина» дигәнне дә Пушкиннан укып кына белдем. Бик күп рус кешеләре белән аралашып, ул халыкка карата начар сүз әйтә алмыйм, һәрхәлдә, юлымда начарларына караганда яхшылары күбрәк очрады.
Руслар белән татарлар, никадәр генә якынайтырга тырышсалар да, икесе ике халык. Аерымлык диндә генә түгел. Холыклар башка, яшәү рәвешләре, хәтта ашаган ризыклары да башка. Дус булып яшәр өчен, охшашлыклар күп булырга тиештер. Ә «знакум» булырга болар һич кенә дә комачауламый. Рус бәйрәм итәргә ярата. Татар өчен бәйрәмнәр – «эш калдыру». Аның җилкенеп алырга бер Сабан туе һәм җыены (элек) бар. Һәм аңа шул җиткән дә. Безнең дини бәйрәмнәребез дә җыелып «гүләйт итү» түгел.
Кабатлап әйтәм, һәм әле тагын да кабатланыр, безнең араны хакимнәр бозып тора. Аларга ярдәм итеп тамак туйдыручы галимнәр, бер халыкның өстенлеген исбат итәр өчен, «фәнни нигезләмәләр» уйлап чыгаралар. Бөек тел дигән нәрсә уйлап таптылар. Асылда, бу көлке теория, ә тормышта куркыныч нәрсә. «Халыклар дуслыгы» дигән сүзнең ялган икәнлеген мин беренче мәртәбә нәкъ менә шул тел аркасында күрдем. Казанда трамвайда ике татар татарча сөйләшкәндә берәүнең: «Эй, вы, говорите на человеческом языке», – диюе үртәшү түгеллеген аңладым. Димәк, кемнәр өчендер минем әниемнең теле кеше теле түгел икән. Мин хәзер беләм, безнең телне шулай мәсхәрә итүче рус агае Россиядәге милли сәясәтнең корбаны гына булган. Ул мескенне шуңа ышандырганнар. […]
Рәсми телдәге «халыклар дуслыгы» ни икәнлеген мин икенче тапкыр чирәм җирдә күрдем. Безнең яшьтәшләргә мәгълүм: илленче еллар башында чирәм җирләрне үзләштерү дигән нәрсә барлыкка килде. Казахстан һәм Оренбург далаларын сөреп, иген үстерергә керештеләр. Анда эшләү өчен кешеләрне комсомол путёвкасы белән дә, «партия чакыруы» белән дә ташыдылар. Мин Казахстанның Кустанай өлкәсенә эләктем. Кайсы гына милләт кешеләре юк иде анда. Халыклар дуслыгы бит. Ул дуслыкның ни икәнен мин эшли башлаган көнне үк ишеттем. Совхозрабкоопта баш бухгалтер идем. Рабкоопның рәисе Панченко дигән адәм миңа законда тыелган эшне эшләргә боерык бирде. Мин үтәүдән баш тарттым. «Я тебя научу, поганый татарчонок», – дип кычкырды ул. Ләкин мин барыбер аның боерыгын үтәмәдем. Шуннан минем исем татарчонок кына булды аның өчен. Аңа илле яшьләр тирәсе, миңа унтугыз гына яшь. Шунысы яхшы: мине алып ыргытырга аның хокукы юк иде. Шулай итеп, берничә ай аның белән «дустанә» эшләдек.
Безнең рабкооп урнашкан Каенлы күл (казахча – Кайнды күл) авылында Сталин тарафыннан илләреннән сөрелгән ингушлар, кырым татарлары яши иде. Мин аларның ни өчен сөрелгәннәрен белми идем. Үз яшемдәге егетләре белән аралашканым өчен, Панченко: «С изменниками родины дружишь», – дип шелтәли иде. Бүтәннәр дә миңа ингушлар, кырым татарларын хыянәтчеләр дип аңлаткач, мин танышларымнан читләштем. Шул наданлыгым өчен мин бүген ингушлардан, кырым татарларыннан гафу үтенәм. Һәм мин бүген Россия империясен җитәкләүчеләрнең дә илләреннән сөрелгән бу халыклардан гафу үтенүләрен көтәм. Алар, бәлки, без гаепле түгел, диярләр. Ләкин алар Россияне бөтен тарихы белән кабул итеп алдылар һәм ул тарих белән горурланалар. Шул куылган, изелгән, мәсхәрәләнгән халыклардан дуслык өмет итеп буламы? Ул коточкыч хәлләр өлкәннәр тарафыннан буыннан буынга сөйләп калдырыла. Һәр яңа туган баланың канына күчә. Чеченнарның күтәрелеп чыгуы, Кавказдагы чуалышлар шуның нәтиҗәсе түгел дип кем әйтә ала? Илне бомбага тотып, аннан җимерек илне төзәтергә акча биреп кенә ул җинаятьләрне, ул гөнаһларны юып була микән? Мин, мәсәлән, ышанмыйм. Ничә гасыр үткән, ә минем җанымда 1552 ел һаман яши.
Менә Казахстанда миңа сабак биргән тагын бер хәл. Беркөнне мин коточкыч вакыйганың шаһиты булдым. Безнең кибетләр тимер юл вагоннарына урнаштырылган иде. Шунда нидер саталар. Чират тезелгән. Чиратта бер казах агае да бар. Аның янына бер адәм килде дә (милләтен белмим):
– Ты чего здесь стоишь, чучмек? Магазин только для целинников. Ну-ка, освободи место, – диде.
Казах селкенмәгәч, теге аның җиңенә ябышып тарткалый башлады. Казах үз дәрәҗәсен белүче булып чыкты, тегенең мордасына саллы гына итеп бер сылады. Теге бер-ике метр читкә тәгәрәде. Ярый әле җәнҗал зурга китмәде. Әмма барыбер чиратта торучылар казахка килеп бәйләнгән әшәке җанны түгел, казахны гаепләп мыгырдандылар. Шуны да әйтергә кирәк: кайбер товарларны «местному населению не продавать» дигән күрсәтмә бар иде безгә.
Мәскәүдәге икееллык Югары әдәби курсларда үзбәк драматургы Абдукаххар Ибраһимов белән бергә укыдык. Еш кына кара-каршы утырып сөйләшә, серләшә идек. Дөньяга тәнкыйть күзе беләнрәк карый торган кеше иде. СССР дигән илне өнәп бетерми иде. Анда рустан башка халыкларны милләт буларак бетерергә планнар корылган, дия иде. Мәсәлән, бездә, ягъни көньякта гына үсә торган җимешләрне безнең авыздан алып төньякның читендә яшәүче чукчаларга, ненецларга җибәрәләр. Ә аларның организмы безнең җимешләрне ашарга көйләнмәгән, шуңа күрә алар кырылалар, без дә үзебезнең ризыктан мәхрүм калып, безнең организм күнекмәгән ризык белән тукланырга мәҗбүрбез, ди торган иде. Бервакыт, матур гына сөйләшеп утырганда, мин, аны-моны уйламыйча, кемнәндер ишеткәнемне әйтеп ташладым: «Безнең бабайлар, әтиләр Урта Азиягә культура алып бардылар», – дидем. «Әгәр дә мин сине хөрмәт итмәсәм, әйткән сүзләреңнең тарихны белмәгәнлектән икәнен аңламасам, синең белән сөйләшмәс тә идем, – диде ул шунда. – Сез татарлар – русларга сатылган халык, сез, үз туганнарыгыз янына сыеныр урын эзләп килгәндә, рус ияртеп килдегез, безгә басмачылар дигән яман кушамат тагып, безнең бабаларыбызны бергәләп үтереп йөрдегез, – диде. – Сезнең культурагызга мохтаҗ түгел идек, бездә цивилизация булганда Россия кыргыйлар иле иде әле», – диде. Аның сүзләрен кире кагарга минем бер генә дәлилем дә юк иде. Шунда ук Шамил Усманов комиссар булган татар бригадасының Урта Азиядә кылган гамәлләре искә төште. Ул гамәлләр арасында коточкыч бер эпизод та бар. Дивизиягә «басмачы» ларга каршы хәлиткеч һөҗүм ясап, аларны юк итү бурычы куела. Кызыллар берничә тапкыр атакага күтәреләләр, ләкин «басмачылар» илбасарларны чигенергә мәҗбүр итә. Шулвакыт бер татарның башында гениаль план туа. Солдатлар, тәкбир әйтеп, атакага күтәреләләр. «Басмачы» лар, «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!» дигәнне ишеткәч, аптырап-каушап калалар. Шуннан файдаланып, кызыллар «басмачы» ларның позициясенә бәреп керәләр һәм үз җирен яклаучыларны кырып бетерәләр.
Мин ул көнне безнең алданган бабаларыбыз, әтиләребезнең вәхшилеге өчен Абдукаххардан гафу үтендем. Менә ул халыклар дуслыгы. Мондый «дуслык» хөкем сөргән ил ничек таркалмасын!
«Халыклар дуслыгы» ның ни икәнен СССР халык депутаты булган чакта да күп күрдем мин. Автономия республикаларының икенче сорт икәнен рәсми рәвештә, ачыктан-ачык әйтәләр иде. Ә мине иң гаҗәпләндергәне – төрле милләт депутатларының Мәскәүгә мөнәсәбәте иде. Мәскәүне яратмаганнарын күреп аптырый идем. Украиннарның мыскыллы кыяфәт белән «москаль» дип әйтүләрен төшенә алмый идем. Югыйсә безгә аларны бик якын туганнар дип аңлаткан иделәр. Ә инде Балтыйк буе халыкларын әйтеп тә торасы юк. Алар бары тик СССРдан котылу турында гына сөйлиләр иде.
Шул уңайдан кызыклы һәм гыйбрәтле бер вакыйга. Литвадан сайланган депутат СССР Югары Советы утырышында СССРдан чыгу турында сөйли, Литваны оккупацияләнгән ил дип атый. Шунда безнең янда утыручы бер рус депутат: «Не пустим!» – дип кычкыра. Мин күршемә: «Да-а-а… Как вы их любите», – дидем. «Я? Я их ненавижу», – ди. «Почему же тогда не отпускаете, – дим. – Я вот их не люблю, пусть уходят». Шуннан бу «өлкән туганым» миңа нәфрәт белән карады да ямьсез итеп сүгенде. Менә ул нинди безнең дуслыгыбыз. Бүген миңа боларның берсе дә гаҗәп түгел. Чөнки мин инде анык беләм – Мәскәүгә без халык буларак кирәкмибез. Безне юкка чыгару өчен Мәскәү ачыктан-ачык тырыша. Хәтта туган телләребездә укытуны тыя. Халыкларның табигый дуслыгын бетерү өчен бөтенесен эшли Мәскәү. Һәм моны «халыклар дуслыгы» дия-дия эшли. Ләкин мине һәм бүтәннәрне бу ялган лозунг белән алдап булмый инде. Мәскәүнең безне яратмаганын, безгә ышанмаганын без инде күреп торабыз. Җавап итеп без дә Мәскәүне яратмыйбыз һәм аңа ышанмыйбыз. Моңа без түгел, империя исереклегендә яшәп, реаль тормышны белмәгән Мәскәү гаепле. Юк ул Россиядә Мәскәү күрергә хыялланган «халыклар дуслыгы». Хәер, ул сүз, әйткәнемчә, бүген әллә ни еш кабатланмый да бугай инде.
Кыскасы, мин үзгәрдем. Мин инде бүген үрә катып, горурланып: «Союз нерушимый», «Дружба народов – надёжный оплот» дип җырлаучы наив малай түгел, халыклар дуслыгының ялган лозунг икәнен үзем күреп аңлаган кеше. Чуртан белән кызылканат, бер суда яшәсәләр дә, дус була алмыйлар. Әгәр дә без бергә яши алуның серләренә төшенмәсәк, чуртаннар янында уяулыгыбыз җитмәсә, «халыклар дуслыгы» буш сүз булып кына калачак. Безгә, ерткыч булмаган халыкларга, аеруча сак булырга кирәк. Чуртанның үзгәрүен өмет итмик.
Әле язганнарымны кабат укып чыктым да, нәрсәдер әйтелмәгән кебек калды. Халыклар дуслыгы җирдә юк һәм була алмый кебегрәк фикер калды сыман. Юк, мин һич кенә дә андый уйда түгел. Әгәр халыклар дошманлашып кына яшәсә, кешеләр җирдә бу чаклы үрчемәс иде. Кешеләр телендә «дуслык» дигән сүздән тыш «татулык» дигәне бар. Татулык ул – бер-береңне аңларга тырышып, дөньяда син генә түгел, бүтәннәр дә барлыгын исәпкә алып яшәү. Бабай белән Ястәгнәй дәдәй мөнәсәбәте – татулык үрнәге. Мин – һәрвакыт язылмаган законнар язылганнарына караганда әһәмиятлерәк дип яшәүче адәм баласы. Әйткәнемчә, кешеләр бергә яшәр өчен җайлашканнар. Аларның бергә яшәү рәвешен кешеләр өстеннән хакимлек итәргә алынучылар боза. Мине кайберәүләр «национал» дип гаепләргә, бүтәннәргә, бигрәк тә русларга каршы татарларны котыртучы дип атарга маташа. Аллам сакласын! Мин бары тик үз халкымның бүтәннәр арасында тигез хокуклы булып яшәргә хакы бар дип кенә саныйм. Татар җирдәге бер генә халыктан да өстен дә түгел, ким дә түгел. Рус халкы да, кытай да, чукча да шулай. Барыбызга да бер кояш. Кем моңа каршы икән, мин аның белән фикердәш була алмыйм. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче чын рус егете Николай Алешков миңа мондый култамга язып китабын бүләк итте: «Туфану Миңнуллину, любящему свой народ и уважающему другие народы». Миңа иң дөрес бәя бу.
Теләгем шул гына: халыклар үзара килешеп яши белә, сәясәтче хакимнәр кысылмасыннар иде арабызга. Халыкларны бер-берсенә кайбер дин әһелләре дә каршы куя. Алардан да сак булырга кирәк. Бу турыда мин «Дин» дигән бүлектә язачакмын. Ә хәзер минем тормышымда бүтән милләт вәкилләре белән булган берничә вакыйганы теркәп куярга телим. Аларның кайберләре матбугатта дөнья күрделәр шикелле. Монда да кабатланса, урынсыз булмастыр.
Үткән гасырның сиксәненче еллары бу, кибеттә чират торам. Ул көнне түбәтәй кигән идем. Бер адәм бәйләнде бит үземә. «Чё ты надел чаплашку, сними», – ди. Мин инде: «Что, она вам мешает что ли?» – дим. «Мешает, сними», – ди. Китми генә бу янымнан. Түбәтәйне һәм татарны мыскыллап әллә ниләр әйтеп бетерде. Катырак сөйләшергә дә куркыныч – кыяфәте җанварныкы шикелле, әзмәвер гәүдәле. Җанвар һаман узына – төрткәли үк башлады. Шунда чираттан берәү чыкты да, тегене якасыннан эләктереп алып, ишеккә таба сөйрәп китте. Ишеккә җиткәч, бик әйбәтләп кенә арт ягына типте. Теге йөзе белән асфальтка барып төште. Яклаучым яныма килде дә:
– Извини, брат, не все русские такие свиньи, – диде.
Безнең районда татарлар һәм руслар кушылып яши торган Тенеш авылы бар. Элегрәк Сабан туйларында салмышлар күбрәк була иде. Шулар сугыш чыгара иде дә авылга авыл чыгып бәргәләшәләр иде. Бервакыт кайсыдыр бер авыл егетләре белән Тенешләр сугышты. Русы, татары бер булып теге саф татар авылына каршы сугыштылар. Күпме яшәп, безнең районда милләтара низаг булганны хәтерләмим мин.
Районыбызда янә Мәсте, Чыршалан, Мукшы Каратае дигән мордва авыллары бар иде. Бүген аларның икесе юк инде. Нык аралаша идек ул авыл кешеләре белән, кунакка йөрешә идек.
Бервакыт Казаннан кайтышлый Лабыш дигән рус авылында кунарга туры килде миңа. Ул чакта Казаннан авылга икешәр тәүлек кайта идек. Шул авылда мин ике көн кунак булып яттым. Туй вакытлары иде. Болар минем балачагым, яшьлегем истәлекләре генә. Бүгенге көнгә хәтле минем юлымда башка милләтләрдән, шул исәптән руслардан да искиткеч кешеләр очрады. Әшәкеләре дә очрады, ләкин алар аз иде һәм андыйлар арасында үз милләтемнең имгәкләре дә юк түгел иде. Инанганнан-инана барам – шовинизм бары тик теге яки бу дәүләт хакимнәренең империячел сәясәте генә. Шулар котырта халыкларны. Үз-үзен якларга тырышучыларга «националисты» дигән ярлык тагып, шовинистлар маташтыра. Национализмның ортодоксаль формалары бары тик шовинизм булган илдә генә була. Мин моны үзем күреп, үзем яши-яши аңладым. Беркем мине өйрәтмәде, котыртмады да.
Адәм балалары бик әйбәтләр, алар дус булып яши беләләр дип, кешеләрне идеаллаштырырга җыенмыйм. Дуслар арасында да низаглар булып тора, ләкин һәр халыкның акыллы кешеләре бу низагларны сөйләшеп-аңлашып хәл кылырга ярдәм итәләр. Хакимнәр исә еш кына, киресенчә, низагны ызгышка әйләндерергә җай гына эзлиләр. Дөньяга хуҗа булырга алынган хакимнәрнең иң ачы дошманнары – тату яшәүче халыклар. Олыгайган көнемдә булса да моны аңлауның миңа ярдәме тия. Минем яшьтә эйфория дөньясында яшәп, ялган лозунгларга ышанып яшәү килешмәс иде. Иң куркынычы – ул ялган әсәрләремә күчәр иде. (Бәлки, күчкәннәре дә бардыр.) «Дуслык» дигән иң кадерле сүзне арзанайтыр идем. Берзаман бүтән илләр белән «тыныч яшәү» дигән сүз модага керде. Хәзер ишетелми шикелле. Ә ул сүзне мода итеп кенә калдырмыйча, яшәү рәвеше итсәк иде. Халыкларга шуннан артыгы кирәкми. Бары тик тыныч һәм аңлашып яшәп кенә була.
Диннең нәрсә икәне, аның килеп чыгуы турында акыл сатарга җыенмыйм. Дөресен әйткәндә, күп нәрсәне белеп тә бетермим. Мин бары тик үз-үземне аңлый башлаганнан алып бүгенге көнгәчә яшәү арасында диннең миңа йогынтысы турында гына, ягъни мәсәлән, диннең мине ничек үзгәртүе хакында гына язарга телим. Дин кеше тормышында иң нәзберек урынны били. Шуңа күрә ул турыда язу да аеруча җаваплы гамәл, сакланыбрак эш итәргә кирәк булыр. Дин әһелләре белән дә бәхәскә керәсем килми. Ни кызганыч, алар арасында да Мәрҗани, Курсави кебек тирән белемле руханилар юк диярлек. Үз карашларын дәлиллисе, мине ышандырасы урында гаеп тагарга гына торучылар бар.
Мин – тәһарәтсез буынның бер вәкиле. Безнең әти-әниләребезне диннән биздерү, безне динсез итү өчен Совет хөкүмәте, Коммунистлар партиясе бөтен көчен куйды. Һәм үз дигәненә ирешә язды. Авыл кешеләренең үзләреннән мәчет манарасын кистерү факты үзе генә дә ни тора! Дөрес, манара кисүчеләр элек дин юлында йөрүчеләр түгел. Аларның күбесе әтрәк-әләм булган. Әмма шул әтрәк-әләмнең арт сабагын укытырлык көч тә табылмаган, күрәсең. Авыл халкы өчен манара кисү күтәрә алмаслык фаҗига саналмаган. Хәер, Сталин режимы вакытында миллионлаган кешеләрне ату, сөрүгә каршы да халыкның бердәм баш күтәрүе булмаган. Шуңа күрә халыкны кирәгеннән артык идеаллаштыру да ярамыйдыр. Халык бар, гавам бар. Гавам халыкның күпчелеген тәшкил итә. Бу турыда фикер йөртү өчен, аерым бер фәлсәфи хезмәт язарга кирәк. Кыскасы, мин үсеп җиткәндә, безнең авыл кешеләре мәчетсез яшәргә ияләшкәннәр, күнеккәннәр иде инде. Һәм, кызганыч ки, бүген дә аларга мәчетнең әллә ни хаҗәте юк шикелле. Ярый әле авылыбызның мулласын сөрмәгәннәр. Гайсә мулла үзебезнең авылда йөз яшенә җитеп вафат булды. Кирәкле кеше булып яшәде. Мин хәтерлим әле, аны һәрдаим авыл халкы ашка чакырып, дога кылдыра иде. Дога укып, мәетне теге дөньяга озатыша иде ул. Ярый әле өстән кушканны арттырып үтәүчеләр моны тыймадылар. Мәетне җирләгәндә, без бала-чагалар да өлкәннәргә ияреп бара идек. Баруыбызның максаты дингә бәйле түгел, җирләүчеләргә сәдака таратканда безгә дә өлеш чыга иде. Ләкин дога укыганда «бисмилла, бисмилла, Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр» дип, эчтән генә кабатлап тора идек. Әйе, кыссалар да, динсез итәргә тырышсалар да, безне имансыз итә алмадылар. Әбиләребез, әниләребез сакта торды. Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле, кашык белән ашка үрелгәндә – «бисмиллаңны әйттеңме?», өстәл яныннан торып киткәндә «аминыңны тоттыңмы?» дигән сүзләрне ишетеп үстем. Югыйсә безнең гаиләдә дин тотып намаз укучылар юк та иде. Нәселебездә дә дин таләп иткән фарызларны үтәп яшәүчеләр булмаган. Бабабызның нигезе мулла бабай өе белән янәшә булганга, нигез хуҗасы күршесенә еш кына ярдәм иткән, әмма мәчеткә бәйрәм көннәрендә генә барган. Бабам: «Син ачуланма инде, хәзрәт, җомга намазларына йөри алмыйм», – дигәч, мулла абзый: «Хафаланма, Габделгани, вакыты җиткәч йөрерсең», – дигән.
Әтиебез Казанда туып, үсмер яшенә чаклы шунда яшәгән, мәдрәсәдә укыган. Күрәсең, мөгаллимнәре белемле кешеләр булгандыр, әти, мәдрәсә тәмамламаса да, гарәп язуын бик яхшы белә иде. Коръән сүрәләреннән дә хәбәрдар булгандыр, Гайсә бабайдан соң мулла булып саналган авылдашларның дога кылганда Коръән сүзләрен ялгыш әйтүләрен белгәндер. Бервакыт Гарифулла абыйлардан Коръән ашыннан кайткач, әнигә көлеп сөйләгәне хәтердә. «Аларның укуын тыңласаң, Алла юк дигән мәгънә килеп чыга», – дигән иде. Мин әтидән: «Алла бармы?» – дип сорагач: «Үскәч белерсең», – дигәне истә. Шуның белән ни әйтергә теләде икән ул, вакытында сорамаганмын. Бүген уйландыра. Һәрхәлдә, «юк» дип әйтергә теләмәгәндер, бала акылы мин әйткәннәрне аңларлык түгел, башын бутамыйм дип уйлагандыр. Чөнки безнең баш нык буталган иде шул, аны ерып чыгарлык түгеллеген тойгандыр әти.
Үсә-үсә диннән бөтенләй читләшелде. Хәтта «бисмилла» белән «амин» ны да әйтми башладык. Аларны әйтмәсәк тә, «Әлхәм» белән «Колһуалла» ны яттан белә идем. Балачактан өйрәнгәнгә күрә, хәтердә ныклап сакланган. Җае туры килгәндә, шуларны укып, «гыйлемемне» күрсәтеп мактангаладым да хәтта. Дин белән алыш-бирешем булмаса да, намаз укучы әбиләргә хөрмәтем зур иде. Әлбәттә инде, ислам динендә булмаганнарның гыйбадәт кылуын карап тору күңелдә ризасызлык тудыра иде. Нишләтәсең, акыл белән күп нәрсәне аңласаң да, күңел дигән нәрсәгә каршы тору җиңел түгел шул. Ислам дине бабайлардан канга сеңеп калган, бәлки, бу геннар эшедер дә. Шуңа күрә дин алыштыручыларны өнәмим. Хәтта башка диннән исламга күчү динебездә хупланса да, мин андыйларны хупларга ашыкмыйм, дөресрәге, аларның ихласлыгына ышанып бетмим. (Әгәр бу гөнаһ саналса, гафу үтенәм.)
Әйе, мин элек үк ислам дине тарафдары булып, үземне мөселман дип санаган кеше. Мәскәүдә укыганда, Вольтерның «Мөхәммәд» дигән пьесасын укып чыгып, пәйгамбәребезне хурлаган өчен, авторын каһәрләгән идем. Шул вакытта Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр турында пьеса язарга алынган идем. Шуңа әзерләнү өчен Мәскәүнең Ленин исемендәге китапханәсенә йөри башладым. Ислам диненә кагылышлы күп китаплар укыдым. Крачковский тәрҗемәсендә Коръән Кәримне укып чыктым. Ләкин берни дә аңламадым. Аңлашылмавы белән ул миңа нык тәэсир итте, хөрмәт уятты. Бер укып чыгуда ук аңлашылган китап Изге Китап була алмыйдыр ул дип уйлап, берничә тапкыр укыдым, әмма барыбер аңлашылмады. Хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Күрәсең, фикере тирән яшерелгәндер, аңлар өчен гомереңне сарыф итәргә кирәктер һәм, укыган саен, үзеңә бер ачыш ясыйсыңдыр. Ислам дине турында зур-зур акыл ияләренең фикерләре белән таныштым. Аеруча истә калганы Лев Толстой сүзләре булды. «Попробуйте придумать такую идеологию, в которую верили бы миллионы людей в течение нескольких столетий» дип язып калдырган ул, ислам динен олылап. Дин турында күбрәк белгән саен, миндә пьеса язу теләге сүнә барды. Бу хәтле йөкне күтәрә алмасыма төшендем. Өстәвенә режиссёр Габдулла абый Йосыпов, минем уемны ишеткәч: «Юк эш белән маташма, ул теманы син түгел, синнән битәррәкләре дә күтәрә алмый әле», – диде.
Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укыганда, безне Мәскәү янындагы Загорск шәһәренә алып бардылар. Анда христиан дине руханиларын әзерли торган Духовная академия бар иде. Барганда безне кисәтеп куйдылар: «Академиядә укучылар белән бәхәскә кермәгез», – диделәр. Без аны безнең ирекне кысу, безне «дин сөреме» ннән саклау дип бәяләгән идек. Соңрак аңлашылды – безне көлкегә калдырмас өчен шулай эшләгәннәр икән. Чөнки без философия һәм теология фәнендә чеп-чи наданнар, ә академиядә белем алучылар ул фәннәрне су кебек эчәләр икән. Анда укучыларның күбесе башта Мәскәү университетының философия факультетын тәмамлап, академиягә килгәннәр икән. Безнең Ислам университеты өчен үрнәк алырлык нәрсә бу. Ислам диненең нечкәлекләрен аңлау өчен, бисмилла әйтеп, берничә Коръән сүрәсен ятлау гына җитми. Идеологик көрәштә «син – дурак» дип әйтү үз ахмаклыгыңны гына күрсәтә. Дин ул Алланың берлеген танып, аңа табыну гына түгел, ул – идеология. Бер мисал. 48 еллар элек Г. Камал театры Уфага гастрольгә барган иде. Шунда Уфадагы Диния нәзарәтенә экскурсия оештырдылар. Анда мөфти белән очрашу булды. (Кем булгандыр ул вакытта мөфти, хәтердә калмаган.) Без үзебезне – белемле, мөфтине исә наданга санап, бәхәсләшергә тотындык. «Кеше космоска менә, күкләрне айкап йөри, кеше акылы шул дәрәҗәгә күтәрелгәндә бөтен нәрсәне Алла кодрәтенә кайтарып калдыру артта калганлык галәмәте түгелме», – дидек. Мөфти безне гаепләргә ашыкмады, елмайды гына. «Алайса, сез миңа әйтегез әле, кешегә шулхәтле акылны кем биргән?» – диде. Без телебезне тешләп тын калдык. Надан галимнәрне (бу сүзләрне янәшә куюым өчен гафу үтенәм. Надан булгач, галим була алмый ич инде. Әмма, ни кызганыч, бездә галим саналучы надан фән докторлары бар) төп башына утыртыр өчен, тирән белемле дин белгечләренә без бүген бик мохтаҗ. Мин үзем, мәсәлән, ислам динен җаным белән генә түгел, акылым белән кабул итәм. Дөньяда мантыйк дигән фән бар. Ислам дине мантыйк ягыннан иң камил диндер. Дәлилләү өчен мисаллар да бар.
1. Ислам динендә «Лә-ә иләһә иллә Аллаһу» дигән сүзләр – мөселманлыкның төп нигезе. Әйе, «Алладан башка Алла юк». Аның анасы да, атасы да, улы да була алмый. Ул – рух, бары тик рух кына. Әгәр Алланың әнисе һәм улы бар дип саныйбыз икән, үзебез дә Аллалыкка дәгъва кылучылар булып чыгабыз. Чөнки христиан динендә Алла анасы (Богоматерь) һәм улы (Сын божий) – кешеләр. Дөньяда иң куркыныч нәрсә – кешедән Алла ясау. Ул гөнаһлы җан булганга күрә, «Алла» булып алгач, күрсәтә күрмәгәнеңне. Ә рухка хаким ролен үтәүнең хаҗәте юк. Кешедән Алла ясауның фаҗигасен СССР заманында халык үз җилкәсендә татыды. Сталинга табынып, миллионнарның башына җиттек.
2. Христианнар икона дип рәсем ясый да үзе ясаган рәсем каршында тезләнеп гыйбадәт кыла. Өстәвенә әле үзе ясаган рәсемне ниндидер могҗизаларга ия дип тә саный. Хәтта күп кенә иконаларның исемнәре дә бар. Бу – наивлык. Монда Алланың – Бөек Затның – һич катнашы юк. Исламда исә син Бөек Зат алдына гына тезләнәсең, хәтта башыңны җиргә орасың. Бу инде сине уратып алган рух белән очрашу, аны олылау. Бу – бөек философия. Монда һәртөрле бәхәскә урын калмый.
3. Адәм баласы гөнаһ кылмыйча яши алмыйдыр. Гөнаһ кылмыйча яшәү өчен, Алланың үзе кебек булырга кирәк. Бу – ирешә алмаслык нәрсә. Ходай дөньяны матур итеп, яшәргә кызыклы итеп яраткан, анда безне сынар өчен алдавыч нәрсәләр дә шактый. Тора каршыңда, мин сиңа әйтим, бер секс-бомба, итәге бот төбеннән, кендеге шәрә, күкрәкләренең яртысы ачык, килә бит шуны кочаклыйсы. Барып кочаклар идең, батырлык җитми. Батыраер өчен, бераз кәгеп аласың. Кыскасы, гөнаһ кыласың. Соңыннан айнып китәсең китүен, ләкин инде эш узган. Христиан динендә, шул гөнаһны кичерүен сорап, руханига барасың. Ул синең гөнаһыңны кичерә ала. Ярый ла ул рухани гөнаһсыз булса, ул да бит адәм баласы – аның да тамагы һәм бүтән нәрсәләре бар. Әгәр дә минем гөнаһларымны җирдә кичерә алучы булса, миңа тагын, тагын да гөнаһ кылу берни тормый. Кичерүче рухани белән һәрвакыт уртак тел табып була. Ә исламда гөнаһларыңны тик бер Ходай гына йә кичерә, йә кичерми. Монда инде сак булырга кирәк. Астан да, өстән дә, уңнан да, сулдан да, алдан да, арттан да сине күзәтеп торучы рух бар. Гөнаһ кылу кызык, рәхәт, файдалы булган очракларда да тыелыбрак калырга мәҗбүр буласың. Ә бит әле гөнаһларның кичерелми торганнары да бар. Әти-әниеңне рәнҗетү, ил-халкыңа хыянәт итүне Ходай кичермәячәген алдан ук белеп торасың. Мин белеп бетермим, бәлки, бүтән диннәрдә дә әлеге гөнаһлар кичерелми торгандыр. Дин мәсьәләсендә минем башымда һәм күңелемдә туган үзгәрешләр күп. Мин аңлар-аңламас бисмилла әйтүдән, Алланың барлыгын әбиләрдән ишетүдән башлап, бүген акылым белән дә, күңелем белән дә Бөек Затның барлыгына инанган кеше. Үземне мөселман дип санаган хәлдә динне идеология дип атаучы кеше. Дин идеология булгач, аның идеологлары да булырга тиеш. Бу хезмәтне үтәүче дин әһелләренең дәрәҗә буенча ничек аталганнарын санап тормыйм. Хәзрәтләребез дип әйтсәм, ялгыш булмастыр. Аларга да минем мөнәсәбәтем үзгәреш кичерде. Малай чакта мәктәп динсез итеп тәрбияләргә тырышса да, авылыбызның мулласына хөрмәтебез зур булды. Бала-чага өчен «хөрмәт» дигән сүз урынсызрактыр, ул, бәлки, шүрләү дип аталадыр. Мулла бабайдан шүрли идек шул. Юк, ул усал, явыз булганга түгел, тәртип сакчысы иде бит мулла бабай. Безгә – тәртип бозучыларга – шүрләргә генә кала. Дөрес, без укырга кереп мәктәп баласы булган елларда мулланың дәрәҗәсен төшергәннәр иде инде. Күпләрен сөргән, аткан булганнар. Ни хикмәттер, безнең мулла бабабыз безнең янда калды. Йортыннан куылып, карчыгы белән бәләкәй генә, келәт чаклы гына бер өйдә яшәделәр. Карчыгы бик тә сөйкемле бер әби иде. Соңыннан билгеле булды – ул чыгышы буенча Бакый Урманче нәселенә барып тоташа икән. Затлы нәсел. Мулла бабай турында мәгълүматларым бик аз. Исеменең Гайсә булганын соңрак белдем. Чистай ягында туып, Казан мәдрәсәсендә укыган бугай. Бик олылап искә алалар аны белгәннәр. Безнең әни ягыннан төп нигезебез аларның күршесендә булган. Минем бабайга «Хафаланма, Габделгани…» диюе – муллабызның акыллы кеше икәнен күрсәтүче факт. Сугыш елларында карчыгы вафат булып, ялгызы гына калгач, кыш көннәре авыл халкы үз өйләренә алып кайтып тәрбияли иде аны. Бездә дә бер ай яшәде. Карт иде инде, җылы мич башыннан төшмәде. Әни, шаулашмаска кушып, безне тыеп торды. Ризыкның да тәмлерәге аңа эләккәндер, күрәсең, без аны яратып ук бетерми идек. Ләкин әни сүзеннән чыкмый идек. Чыгар идек тә, әнинең күз карашына өстәмә дә – каеш та була иде. Мулла бабайның кабере авылыбыз зиратында, аның рәшәткәсенә беркетелгән пластинкага «1845–1945» дип язылган. Димәк, йөзгә хәтле яшәгән.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?