Текст книги "Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)"
Автор книги: Сборник
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Кара син, ничек килеп чыкты бит. Хисаметдин абзыйны җиргә салып таптадым, милиция чакырмадылар. Хөснуллага бер суктым, биш ел лаеш шулпасын эчтем.
Син дөрес әйттең ул чакта, Хөснуллага бәйләнмә, дип. Бәйләнмәдем мин аңа. Үзе миңа бәйләнде ул. Аның белән рәттән актив булып йөрүемне күралмады. «Кул да куя белмәгән башыннан актив булып йөри», – дип, ничә тапкыр әйтте кешеләр алдында.
Аңа сугуым аның өчен түгел, Хәдичә. Үземә әйткәннең бөтенесен күтәрәм мин. Тик синең белән авыз чайкамасыннар.
Беләсеңме, Хәдичә, ни өчен суктым мин аңа? Бу хакта берәүгә дә әйткәнем юк. Сиңа да әйтмәдем, судта да әйтмәдем. Аны Хөснулла белән икебез генә беләбез.
Беркөнне тик торганнан бәйләнде бу миңа.
– Ни өчен Миңсылу әтисе кулакны яклаганыңны беләм мин, – диде. – Хәдичәң кушканга яклыйсың син аны, – диде. – Хәдичәң нигә куша, беләсеңме? Курка ул. Серемне ачмасын дип курка. Кулак кына белгән сере бар Хәдичәңнең, – диде.
– Нинди сере бар? – дип сорадым.
Әйтмичә борылып китәргә, боргаланырга исәпләгән иде Хөснулла, изүеннән тотып туктаттым.
– Ул кулакның Казанда белеш кибетчесе бар иде, шуның малае безнең авылга кунакка килде. Бер атна кулакның түрендә ятты. Көндезен өйдә ятты, төнен әрбәлектә. Хәдичә белән. Кыз дип хатын күтәреп кайттың өеңә, – диде Хөснулла.
Суктым. Бер суктым. Берәгәйле сугылган. Сул колагы әле дә ишетми диләр. Ул сугуга берәү булса үлгән булыр иде, Хөснулла колагын тотып районга йөгергән. Ни өчен сукканымны әйтмәгән, билгеле.
Судта мин дә әйтмәдем. Дәшмәдем. Шуңа күрә Хөснулла ни сөйләсә, шул дөрес була барды. Нинди генә гаепләр якмады миңа. Ә заманның нинди генә икәнен беләсең. Нигә әйтмәдең дисеңме? Синең исемне чәйнәтәсем килмәде. Ышанмадым мин синең алай булуыңа, хәзер дә ышанмыйм. Дөрес булса да ышанмаган булыр идем, кочаклашып йоклаганыгызны үзем күреп торсам да ышанмаган булыр идем. Ялгыш күрәләр дип, күзләремне төртеп тишкән булыр идем.
Көлә хәзер Хөснулла. Сикереп торып, уң колагына ямый алмаячагымны сизеп көлә. Әгәр дә теге чакта әйткән сүзләрен кабатласа, табар идем көч, Хәдичә, ямар идем. Миннән көлә икән, көлсен, түзәм, синең исемгә кагылмасын.
Минем хәбәрне ишеткәч, сиңа бик авыр булгандыр, Хәдичә. Миңа да җиңел булмады. Йөрәгең астында балам калды бит.
VII
Бала…
Бәхетле мәхәббәтнең җимеше…
Фаҗигале мәхәббәтнең җимеше…
Бәхетлеме сез, бәхетсезме – баланың сездә эше юк, туа ул. Аңа да бит яшәргә кирәк якты дөньяда.
Хакым юк дип уйлыйсың икән, яратышмагыз, шайтан алгырлары. Яратышкансыз икән, минем тууыма үкенмәгез. Сөенегез, шатланыгыз, яратыгыз. Сез мине яратырга тиешсез. Ә менә мин сезне яратырга тиешме-юкмы, анысын уйлап карарбыз. Әгәр дә мин: «Зинһар, мине табыгыз!», – дип үтенеч язган булсам, мин сезне яратырга мәҗбүрмен – үзем сораган. Минем тууымны теләгәнсез икән – яратыгыз!
Әгәр дә әйбәт булсагыз, бер-берегезнең мәхәббәтенә тиң була алсагыз, минем барлыгыма икәүләп сөенсәгез, мин сезне яратырмын. Үлеп яратырмын мин сезне.
Аерылышу…
А-е-ры-лы-шу… Куркыныч сүз, әйткәндә үк ышылдап күңелне өшетә, ырылдап тора.
Аерылышу газабын кичергән кешеләр әйткәндер беренче тапкыр ул сүзне.
Хәер, сүзнең ни гаебе бар. Кавышу, очрашу дигәндә дә аваз шуылдап чыга лабаса. Мәгънәсе бүтәндәдер. «Каеру» дигән сүзгә аваздаш итеп уйлап чыгарганнардыр. Җыр да бар бит:
Сандугачның-мескенкәйнең
Канаты каерылган;
Бер без генә түгел әле
Иленнән аерылган.
Җыр дигәннән, ничаклы җыр яши аерылышу турында. Күп җырлар заман узу белән үлә, онытыла. Ә аерылышу турындагы җырлар буыннан буынга күчеп килә, искерми. Мәхәббәт җырлары тутыкмаган кебек, аерылышу турындагы җырлар да күгәрми. Җырлап, шомартып, ялтыратып кына торалар аларны. Күрәсез, адәм баласы шактый еш татый аерылышу әчесен.
Без аерылдык – вәйран булдык,
Аерылмасын бүтәннәр…
Бүтәннәр, ди. Дуслар аерылмасын, дип, дусларына гына әйтми, бүтәннәр, дип, бөтен кешене әйтә. Дошманына да хәтта аерылышу әрнүен теләми.
Кеше тормышта күп нәрсәләргә күнегә, аерылышуга күнегә алмый. Иленнән, җиреннән, мәхәббәтеннән аерылуга күнегеп буламы соң!
Мәңге күрмәсәм дә риза дип китүчеләр дә аерылып киткәч пошына башлыйлар.
Ә бит Габдрахман алай дип китмәде.
– Синнән башка аерым тора алмам мин, Хәдичә, үләрмен саргаеп, – дип еш кабатлый иде.
– Син түзсәң дә, мин түзмәмдер, – дия иде Хәдичә.
Һәм менә сиңа мә. Сөешеп туймас бер мәлдә пар канатларны каерган кебек аер да куй. Син менә монда, син әнә тегендә.
Түзәсең икән, әй. Хәтта кызык бер нәрсә: ничаклы аерыласың килми аерылсаң, шулчаклы күбрәк түзәсең икән.
Түзде Хәдичә. Күз яшьләре белән битен юа-юа түзде. Тамакка килеп тыгылган төерне дә күз яшьләре белән җебетеп, эретеп йотып җибәрергә өйрәнде.
Сәлихҗан инде көлә белә. Аңа ни, аңа көлке. Әнисе җылый, ул көлә…
Сәлихҗан инде тәпи-тәпи атлап китте. Акыл да керде үзенә. Әнисе җылаганда җылый, әнисе көлгәндә көлә…
Сәлихҗан инде урамга чыгып, билдән пычракка батып керү һөнәрен үзләштерде. Әнисе һаман җылаудан туктамый. Ни өчендер Сәлихҗанны кочаклап җылый. Сәлихҗан җыламый. Әнисе җылаганга хәтта аптырый.
Габдрахман Пермь урманнарында агач кисә. Шулай ул, агай-эне, ак мыек, кулың кычытса, кашырга урын табыла. «Хәдичәне сагынасыңмы?», – дип сорап тормыйлар. «Малаеңны күрәсең киләме?», – дип тә төпченмиләр. Рабутай, туган, рабутай. Ю гаебеңне.
Гаебен юды Габдрахман. Эштән курка торган кешемени ул. Эшләгәндә читен түгел, эштән кайткач, төнлә, йоклый алмый ятканда кыен. Ай-һай авыр! Әллә соң… Юк, ярамый. Барыбер ерак китә алмыйсың. Тәүлекләп түгел, бер генә минут тотсыннар иде Хәдичә янында, күрсәтсеннәр генә иде. Карурманда ышна ачар иде Габдрахман. Кулы белән тырмалап, шунда икмәк чәчәр иде. Хәдичәне генә күрсәтсеннәр иде.
Әй Хөснулла, Хөснулла!.. Нишләттең син Габдрахманны. Кайтсын гына әле ул, күрсәтер күрмәгәнеңне. Юк, ярамый. Әллә ниләр әйтсә дә Хөснулла, тешен кысып түзәр Габдрахман. Хәдичәдән аера алмассыз бүтән. Габдрахманга хәзер акыл керде. Акыллы ул хәзер. Нихәтле ачуы кабарса да, ике кулын чалбар кесәләреннән чыгармаска өйрәнде.
Анда да берәү әйтте бит аңа: «Хатының типтерәдер инде», – дип ыржайды.
Габдрахман кулларын кесәсеннән чыгармады. Бармакларын бот итләренә батырды. Боты касыктан алып тезгә чаклы кара көеп чыкты.
Акыл кермәгән чакта булсамы? Хәдичәгә тел тидергәне өчен, бугазын чәйнәр иде ыржаючының.
Түзәргә кирәк, түзәргә, сыгылма, Габдрахман.
Аерылганнар да үлмиләр,
Дип кенә сабыр итәм.
Сабыр ит, агай-эне. Рабутай, рабутай! Гаебеңне ю. Акылга утыр. Кайбер иптәшләрнең шик белдерүләре ихтимал.
«Нишләп әле ул Габдрахман «Хәдичә» дә «Хәдичә» дип туктаусыз кабатлый. Нәрсә, сагынырлык бүтән кешесе булмаганмыни аның? Әтисен, әнисен, баласын сагынмаганмыни? Авылын, колхозын исенә дә төшермәгәнмени?» диюләре бик мөмкин кайбер иптәшләрнең.
Сагынгандыр, җәмәгать. Сагынмый булдыра алмагандыр. Анысын өзеп, кырт кисеп әйтә алмыйм. Чөнки аларны сагынам дигәнен берәү дә ишетмәгән. «Хәдичә» дә «Хәдичә» дигән ул. Нишләтәсең инде аны, шулай дигәч. Егып салып суктыра алмыйм ич инде мин Габдрахманны аның өчен. Суктырам дисәм дә, аңа җитәрлек көчем юк.
Хәдичә дигән исемне биш ел буена теленнән төшермәгән, исеннән чыгармаган ул. Шундый инде ул Габдрахман – хет үл, хет җыла.
VIII
Нәрсә әле көрсенеп куйдың? Әллә син дә минем сыман узганнарны хәтереңә төшереп утырасыңмы? Төшер, төшер… Хәтер иләгең тишелмәгән булса…
Үзгәрү(Үзем турында үзем)
(Кереш сүз)
Такташ әйтмешли, мин үз гомеремдә бик күп төрле анкеталар тутырдым. Тормыш юлыма кагылышлы истәлекләр, уйланулар да яздым. Аларны игътибар белән укыган кеше минем кем баласы, үземнең кем икәнлегемне шәйли аладыр. Бу язмам да үткән гомер, узган юл турында. Ләкин бу, башкаларыннан аермалы буларак, үземә читтән карабрак языла. Бәлки әле, ул минем турыда гына да түгелдер. Минем мисалда безнең буын үткән юлга бер карап алудыр.
Адәм баласы якты дөньяга пәйда булган мизгелдән минутлап, сәгатьләп, көнләп, айлап, еллап үзгәрә. Хәер, бу процесс ана карынында яралган чакта ук башлана диләр. Мин үземдәге үзгәрешне, әлбәттә, иң беренче тапкыр «Нигә алай?» дип сорау биргән көннән башларга тиешмендер. Кеше тирә– ягына кайчан күзен тутырып карый, кайчан аның башына уй керә – шул чакта ул кеше дигән исемгә таба адым ясый. Дөрес, аның өчен баштарак бүтәннәр уйлый әле. Бүтәннәр уйлаганда, «кеше» дигән җан иясе беркем түгел ул. Үзе уйларга тотынгач кына кешедә мөстәкыйльлек башланадыр. Берәүләргә уйлый белү сәләте иртәрәк бирелә, кайберәүләр исә уйларга өйрәнә алмыйча озак интегә. Дөресрәге, ул интекми, башкалар аның өчен уйлап мазалана. Уйлап азапланмыйча, гамьсез генә яшәүчеләр шактый, өлкән яшьтәгеләр арасында да юк түгел. Аллага шөкер, мин андыйлар исәбенә кермим. Бөтен гомерем сорауларга җавап эзләүдән гыйбарәт.
Дөньяга күземне ачып карап, «Нигә?», «Ник?», «Ни өчен?» дигән сорауларны мин ничә яшемдә бирергә өйрәндем икән? Өч-дүрт яшьләр булгандыр, абый белән икебезгә прәннек бирделәр. Абыйга күбрәк бирделәр шикелле. «Нигә аңа күбрәк бирдегез?» – дип тавыш чыгарганым истә калган. Хәтеремдә икенче сорау да калган: «Абыйга ботинка алдыгыз, нигә миңа юк?» иде ул. Шул көннән башлап дөньяның тигез түгеллеген, бәлки, сизенгәнмендер. Тизрәк үсәсе килү теләге дә шуннан башлангандыр. Киләчәктә дә «Нигә аңа бар, миңа юк?» дигән сорау гомер буе эзәрлекләп, уйда бөтерелеп торды. Бүген беләм инде – андый уй һәр кешедә яши. Шул сорауга дөрес җавап таба алмасаң, гомер итүләре кыендыр. Бәлки, җинаятьләр дә, сугышлар да шуннан башланадыр. Барныкын урлау, тартып, яулап алу теләге юкның күңелендә коткы уятадыр. Миндә дә ул теләк уянды – абый күрмәгәндә, мин аның ботинкасын киеп урамга чыктым һәм пычракка батып кайтып кердем. Моның өчен миңа әнидән эләкте. Ә мин аңа үч итеп беркөнне абый ботинкаларын бакчадагы кычыткан арасына ыргыттым. Үземнән таптырдылар. Гаделлек эзләүнең беренче адымнары шул көннән башланды. Аннары гомер буе мин аны эзләдем һәм бүген дә таба алганым юк. Димәк, йөз процент гаделлек, тигезлек бары тик хыялда һәм әкиятләрдә генә була икән шул. Әкияттә дә гаделлек иң соңыннан гына табыла.
«Нигә аңа бар, миңа юк?» дигән сорау күңелдә хасил булса, барныкын тартып алу уен уйламыйча, аңарда булганны үзеңдә булдыру өчен тырышу кирәклеген аңлау кешедән Кеше ясый. Ходайның биргәненә шөкер, мин шул хакыйкатьнең асылына төшендем шикелле. Аллага шөкер, кешеләрдә бары миндә дә булды. Мин аңа урлашмыйча, таламыйча, намусымны пычратмыйча, кешелек дәрәҗәмне таптатмыйча ирештем дип әйтә аламдыр. Абый ботинкаларын пычак белән кискәләү уе да килгән иде бугай, ярый әле тыелып калганмын. Һәм ярый әле бүтән уй яман уйны алыштырды – үскәч, абыйныкыннан әйбәт ботинка алачакмын дип үземә сүз бирдем. Бүген бар минем затлы аяк киемнәрем, күрсәтеп куанырга абыем гына юк.
Югары очта торучы Вәлиев Габдрахман абый малайларының кәкре башлы тимераяклары бар иде. Ул олтан салынган киез итеккә бау белән беркетелеп куелган иде. Шуны киеп, бозда шуарга хыяллана идем. Үскәч, тимераяк алырга да ниятләп куйган идем. Алдым мин аны, ләкин шуарга туры килмәде, кызык та түгел иде инде. Авылга бер диңгезче кайтты. Аның бинокле бар иде. Шул бинокльдән бер карау өчен, аңа бер данә «Пушка» дип аталган папирос бирергә кирәк иде. Тавык оясыннан бер йомырка чәлдерә идек тә, шуны кибеттә бер папироска алыштырып, бинокльдән дөньяга карый идек. Урман-басулар якын булып күренә иде. Үсеп, акча эшли башлагач, бинокль алам дип сүз биргән идем, алдым. Икене бүләк итеп бирделәр. Яталар өстәл тартмасында. «Зәңгәр шәл» не күреп шаккаткан идем, пьеса язу теләге туды. Аллага шөкер, ул теләгем дә үтәлде. Тырыштым, тырмаштым. Биш-алты яшемдә дөрес уй уйлаганым гомеремне мәгънәле итте. Югыйсә барлык кешеләрдән көнләшеп, аларга үч саклап, хөсетлек чире белән интегеп юкка чыккан булыр идем.
«Нигә?» дигән сорауның иң катлаулысын алты яшемдә әтигә биргәнмендер, мөгаен. «Әти, кояш нигә чыга, нигә бата?» – дип сораган идем. Әти озак итеп Җирнең әйләнгәнен аңлатты шикелле. Мин аңламадым: «Җир нигә әйләнә?» – дип сорадым. Әти: «Үскәч белерсең», – диде. Менә үстем, Җирнең нигә әйләнгәнен һаман белмим. Уйлап-уйлап торам да, белмәгән нәрсәләр бихисап икән. Хәзер инде үземне юатам – дөньяның бөтен хикмәтләрен белеп бетерү мөмкин түгелдер, кайберләрен белмәсәң дә хәерлегәдер, дим. Әйләнә икән Җир, әйләнсен, ул әйләнгәндә төшеп калмаска гына кирәк.
Мәсәлән, Айның өстенә кешеләрнең аяк басуы минем өчен фаҗига кебек булды. Без сокланып карап торган Айны, төннәрен караңгы авыл өстенә сихри яктылык сипкән Айны таптый башладылар. Айның гап-гади җир җисеме икәнен белү миңа мәгълүмат өстәде, бәхет өстәмәде.
Ә иң мәгънәсез сорауны мин күрше кызына биргән идем. Урамда уйнап йөргәндә, аның пес иткәнен күреп: «Нигә чүгәләп пес итәсең?» – дигән идем. Ул миңа җирдән туфрак алып сипте. Шул сабак булды – бүтән андый сораулар бирмәскә тырышам. Ләкин барыбер ычкынгалый. Дәүләт Советы сессиясендә «мәгънәсез» сораулар бирергә туры килә. Әйтик, нигә гомере буе бушка эшләгән авыл кешеләре бүген дә иң аз пенсия ала? Нигә Россиядә татар теле рус теленнән кайтыш санала? Һәм башкалар, һәм башкалар…
Сугыш безне балачакның матур, самими гамьсезлегеннән мәхрүм итте. Сугыш башланганчы да без сугыш-сугыш уйный идек бугай. Акларга һәм кызылларга бүленеп уйный идек. Без – акларны күрми үскән буын. Кызыллары – безнең бабайлар, әтиләр. Шуңа күрә кызыл булырга теләүчеләр арабызда күп иде. Ак булырга теләүчеләр булмаганлыктан, ул рольгә көчсез малайлар куела иде. Аларны кызыллар, әлбәттә инде, дөмбәсли иделәр. Мин, көчле малай булмасам да, ни сәбәпледер кызыл була идем. Хәтта анда командир ролен дә үти идем. Күрәсең, миңа лидерлык сәләте салынгандыр. Үземне, Ходайның биргәненә шөкер, берәүдән дә кыйнаттырмадым. Беренчедән, берәүне дә кыйнарга алынмадым (бәйләнчек түгел идем). Икенчедән, кыйнарга тотынган малайның кайсы җиреннән эләктереп алып каравыл кычкыртасын белә идем. Аңа мине әнинең иң олы абыйсы – Яшь бабай өйрәтте шикелле. «Елап әниең янына кайтасы булма, берәүгә дә тимә, тисәләр, күкәйләрен чәйнә», – дия иде.
Без аклар-кызылларны безнең яклы һәм безгә каршылар дип кенә белә идек. Шуңа күрә пионер булыр яшькә җиткәч, пионерның кызыллар яклы булуына кызыгып, кызыл галстук тагарга ашыктык. Хәер, аңа чаклы октябрят булдык бит әле. Дөнья, ач булсак та, кызык иде. 1941 елда башланган сугыш безнең балачакның кызыклы якларын урлады урлавын, әмма безне исән кала белү фәненә дә өйрәтте. Ашарга ярый торган үләннәрне күбрәк таный башладык. Кузгалак, кәҗә сакалы, балтырган, какы ише үләннәрне таный идек инде, бәрәңге яфрагы, кычыткан, имән чикләвеге, алабута орлыгын да ашап була икәнлеген белдек. Мәккә охшатып тилебәрән орлыгы ашап, беребез үлде, шуннан тилебәрәннең агулы икәнен ачыкладык. Аксыргак дигән үлән кабып сыерыбыз чирләде, ул үләннең дә агулы икәнен әниләр әйтте. Тик менә гөмбәләрне генә танымый үстек. Гөмбә җыеп йөрүче марҗалардан көлә идек. Нигә без ашамадык икән? Анысы ачык – татарлар ашамаганга ашамаганбыз. Үзебез дә татар бит. Нигә татарлар гөмбә ашамады икән – бүгенгә чаклы белмим. Бүген татарлар да гөмбәне җыялар да, ашыйлар да, үзем исә һаман әле шикләнеп ашыйм.
Яхшыны, яраганны өйрәнү белән бергә ярамаганны да өйрәндек. Сугыш башлану мине, мәсәлән, тәмәке тартырга өйрәтте. Бабаебыз тәмәке тарта иде, аны үзе чәчеп үстерә, күләгәдә киптерә иде. Без, туганнан туганым Мөнир белән, кипкән тәмәке яфракларын, сабакларын вак-вак итеп турый идек. Бабайга (без «бабай» дими идек, «баба» дия идек) дигәнен тәмәке капчыгына тутырып, үзебезгә дә өлеш чыгара идек. Чия арасына качып, шуны тәмләп тарта идек. Беренче сыйныфка укырга барганда, без эчкә алып тартучылар идек инде. Тәмәке тартучы бабайлары булмаганнар куян тизәге, мүк тартып азапланалар иде, без чын тәмәке тартып агуландык. Кызларның малайлардан ни белән аерылганын да мәктәпкә барганчы ук белдек. Исеме кем булды икән, онытылган, шуны чишендереп карадык. Гөнаһыбыз юк, үзе чишенде. Аңа да, безгә дә кызык иде бит. Дөньяны тану чорында фаҗигале хәлләр дә була. Тәмәке тартучы бабабызның шырпыны чырт итеп кабызганын карап торып кызыга идем. Бер тапкыр, кабызып карыйм әле дип, бабадан сорадым. «Кит моннан, ярамый әле сиңа», – диде. Нигә ярамый? Аңа ярый, миңа ярамый, имеш. Бабай йоклаганда, кәчтүне кесәсеннән шырпысын алдым да, ишегалдына чыгып, шырпы сызып уйный башладым. Сызам да җиргә ыргытам, сызам да ыргытам. Ишегалдына абзар башы ябарга дип салам алып кайтып өйгәннәр. Шул яна башлады. Мин, куркып, бәрәңге бакчасы аша Түбән оч урамына чаптым. Мине әни куа китте. Читән аша сикергәндә, мине эләктереп алды. Әни кулына эләккәч ни буласын белгәнгә, мин кычкырып еларга тотындым. Ярый әле әти килеп җитеп: «Тимә малайга», – дип, мине әни кулыннан тартып алды. Шуннан бирле янгыннан куркам һәм саклана торган булып калдым. Әтинең кирәклеге дә ачыкланды.
Татарча яңа сүз өйрәнгәнем дә хәтердә. Сугыш башлангач, әти район үзәгенә – «Камски Устие» гә каралырга китте. Әни әйтте шулай дип: «Әтиегез каралырга китте», – диде. Мин «каралырга» дигән сүзне кара төскә буялырга дип кенә белә идем, икенче мәгънәсе дә бар икән. Район бүлнисендә әтине дуктырлар карыйлар икән дә сугышка гуденмы, не гуденмы икәнен әйтәләр икән. Соңыннан беленде: ул «медосмотр» дип атала икән.
Көннәр, айлар үткән саен, дөнья киңәя, зурая барды. Аны тану формасы да үзгәрә торды һәм бүгенгә кадәр дәвам итә. Тормыш күпкырлы. Аны бөтен кырларына берьюлы карап аңлавы читен. Шуңа күрә мин кырларның һәрберсенә аерым карап, шуларга үз мөнәсәбәтемне белдерергә тырышырмын һәм, бәлки, шуннан соң минем ничек үзгәрә баруым да ачыкланыр. Язмам әле тәмамланмаган. Бераз бу якты дөньяда яшәп алырга өметләнәм. Димәк, үзгәрү дәвам итәчәк. Ә хәзергә… Тормышның кайсы кырыннан башларга икән? «Ватан» дигән төшенчәдән башларга кирәктер. Катлаулы сорауларга җавап эзләүнең башы шул сүздәдер.
«Ватан» сүзе татарга гарәптән кергән бугай. Төркиләрдә ул «ил» дип йөртелә. Бу өлкәгә инде мин галимнәрчә тирән керергә җыенмыйм. Бала чакта безгә ватаны да, иле дә авыл иде. Мәктәпкә йөри башлагач, «туган ил» дип атала торган сүз барлыгын белдек. Аның СССР дип аталганын да аңлаттылар. Соңрак «ватан» дигәне телебезгә керде. Ул хәтта «туган ил» дигәнне дә алыштырды шикелле. Чөнки ул ничектер серле ишетелә, китапча яңгырый. Ә китапта язылган һәр сүз – акыллы сүз, кирәкле сүз. «Китап сүзе» дигән төшенчә безгә укырга кергәнче үк инде сеңдерелгән. Әбиләр телендә ул бөтен бәхәсләргә дә чик куя торган дәлил.
Туган ил турында безгә бик күп җырлар өйрәттеләр:
Нинди иркен минем туган илем,
Елгалар күп анда, кырлар күп.
Кеше болай иркен сулый торган
Башка илләр әле җирдә юк.
Без бу җырны класста да, сәхнәләрдә дә җырладык. Соңрак беленде: ул җыр русчадан тәрҗемә икән. Русчасы болай икән. Анысын да җырлаттылар:
Широка страна моя родная,
Много в ней лесов, полей и рек.
Я другой такой страны не знаю,
Где так вольно дышит человек.
Әйе, мәгънәсен аңлап бетермәсәк тә җырладык.
Урман, кырлар, суларның күплеге аңлашыла иде безгә, ә «Где так вольно дышит человек» дигәне аңлашылып бетми иде. «Бүтән илләрдә кешеләрнең сулышы кысыла микәнни?» диебрәк уйлый идек. Укытучылар аңлаткандыр инде анысы. Ләкин тотып карамагач, кабып карамагач, безгә ул барыбер аңлаешлы булмагандыр. Икмәк менә аңлашыла иде. Аның изге нәрсә икәнлегенә дә тиз төшендек. Чөнки без ачлар идек. Бер сынык ипидән дә кадерле ни-нәрсә бар? Ә туган ил безгә булды ни дә булмады ни. Авыл булгач, бик җиткән. Хәтта район үзәге «Камски Устие» дә безгә ят. Олыларга ияреп Камскига бару кызык үзе. Анда Идел, пароходлар. Пристаньда базар. Салам башлы марҗа кызлары, көрәк сакаллы руслар русча гына сиптерәләр. Русча сөйләшкән кеше безнең өчен бөек кеше инде ул. Камскига баргач, берәр сүз өйрәнеп кайтабыз да мактанышып йөрибез. Мәктәптә дә укыталар рус телен. Тик мәктәптә укыткан тел кызык түгел. Базарда өйрәнгәне кызыграк та, кирәгрәк тә. Бәрәңге сатканда безгә киләләр дә: «Почём картошка?» – дип сорыйлар. Син чартлатып: «Один ведра тристы рублей», – дисең. «Дорого» дисә, «Дурыгы булса, не бери» – дип кистереп куясың.
Авыл күңелгә якын булса да, без авылда тууыбыз белән түгел, СССРда тууыбыз белән горурланып үстек. Бигрәк тә сугыштан соңгы елларда. Әтиләребез сугышка киткәч, аларны зарыгып көттек. Фашистларга ләгънәт укыдык. Әтиләр җиңеп кайткач, ватаныбызның көче белән чын күңелдән мактандык. Әтиләре кайтмаганнарга «Ватан өчен барган изге сугышта батырларча һәлак булды» дигән язу килде. Бу сүзләр кордаш малайларның кайгысын бераз киметә дә төшкәндер, ахры. Күршебез Фәннурның: «Минем әти батырларча һәлак булган, ә синеке кайткан гына», – дип әйткәне хәтердә. Күрәсең, мин малайлыгым аркасында әтием барлыгы белән кәпрәйгәнмен.
Ватанны олылау, ватанга фидакярләрчә хезмәт итү, аны саклауның изге бурыч икәнлеген һәрдаим безгә төшендереп тордылар. «Патриотизм» дигән сүзнең ватанга бирелгәнлек икәнен кайсыдыр укытучыбыз бик кызык итеп аңлаткан иде. «Патриотиз» ул «патер» сүзеннән килеп чыккан икән. Ә «патер» латин телендә «әти» дигән сүз икән. Монда бераз бәхәс тә булып алды шикелле. Чөнки без ватанны әни белән тиңләргә өйрәнгән идек, Ватан-ана, Родина-мать, дия идек, ә монда әти дә килеп кысылды. Рус теле укытучысы Рәхимә апа ватанның родина дип тә, отечество дип тә йөртелгәнен төшендергәч, ватанга әтиләрнең дә катнашы барлыгы беленде.
Авылыбызга Германиядә әсирлектә булганнар да кайтты. Аларны без кешегә санамадык. Чөнки аларга ватанны сатучылар дигән тамга ябыштырылган иде. Андыйларның малайларын, «плинни малае» дип атап, арабызга кертмәдек. Шулай дип әйткәнем өчен, Гафият абый малае Хикмәттән миңа нык кына эләкте дә. Өйгә елап кайткач, әтинең: «Алай әйтергә ярамый», – дигәне истә калган.
СССР ватаныбыз булгач, авыл безгә тарайды, аннан тизрәк чыгып китеп, ватанны урап кайтасы килә башлады. Өстәвенә авылда тормыш авыр, әниләрнең безне тизрәк авылдан чыгарып җибәрәселәре, кеше итәселәре килә. Ләкин авылдан җибәрмиләр шул, документ бирмиләр. Бүгенгечә әйтсәк, крепостное право инде. Аннан качуның ике юлы бар: берсе – армиягә китү, икенчесе – укырга керү. Армиягә китү авылдан качу саналмый, ватанга хезмәт итү дип атала. Шуңа күрә яше җиткәннәр шатланып, горурланып китәләр. Минем дә бик хезмәт итәсем килде. Күзең начар күрә, дип алмадылар. Ничек кимсенгәнемне үзем генә беләм. Күзлекне аяк астына салып таптыйсыларым килә иде. Җитмәсә, кызлары да «кәҗә билеты» дип мыскыл итәләр. Авылдан китү минем төп максатыма әйләнде. Шулай итеп, авыл миңа туган ил булудан да, ватан булудан да туктады. Университетка керергә имтиханнар биреп карадым, Немец теленнән «икеле» куйдылар. Әле ярый «икеле» генә куйдылар, без аны «берле» лек тә белми идек. Немецның бер сүзен дә аңламаган килеш, безгә аның грамматикасын өйрәтеп азапладылар. Нәтиҗәдә тегесен дә, монысын да белмәдек.
Мәктәптә укыганда, әти янында бухгалтерия һөнәренә өйрәнгән идем, сельпода хисапчы булып эшләдем. Шуннан мине Казанга сельпо бухгалтерлары әзерли торган курсларга җибәрделәр. Аны тәмамлагач, чирәм җиргә озаттылар. Поездларга төялеп, Казаннан чыгып киткәндә, миннән дә бәхетле кеше юк иде. Алма-Атага, аннан Кустанай дигән шәһәргә поезд белән ватаныбыз буйлап ничәшәр тәүлек барганда, мин чыннан да СССР дигән ватанымның зурлыгына шаккаттым. Чирәм җирдә СССРның төрле төбәкләреннән җыелган ватандашларым белән очраштым. Дөнья белән танышу миңа кызык иде. Миңа егерме яшь тә тулмаган иде шул әле. Аңламаган нәрсәләр дә күп иде. СССР ватаным булса да, мине нигәдер туган як сагындырды. Бер елдан соң әллә ни уйлап-нитеп тормыйча кайттым да киттем.
Мәскәүдә театр училищесында укыганда да СССР баласы идем. Биш ел ватанымның башкаласында укып кайткач, анда-монда буталып йөргәннән соң, кулга язучы каләме алгач, каләмдәшләр белән сөйләшеп утырганда, съездларга делегат итеп сайланып, бүтәннәрне тыңлаганда нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башладым. «Ватан» дигән төшенчә бик үк изге түгел икән. СССР дигән ватанда бөтенебез дә тигез түгел икәнбез ләбаса. Беренче сортлы, икенче сортлы, хәтта өченче сортлы халыкларга бүленгән икәнбез. Кемнәргәдер нәрсәдер рөхсәт ителә, кемгәдер – юк. Нигә алай? Ни өчен, әйтик, союздаш республикаларга әллә ничә журнал чыгарырга рөхсәт ителә, безгә – юк? Ни өчен аларда киностудияләр бар, бездә – юк? Югыйсә халык саны буенча без СССРда алтынчымы, җиденчеме урынны билибез. Яшәгән саен сораулар кимемәде, арта гына торды. Бер-бер артлы татар мәктәпләрен ябалар. Хәтта республиканың төп газетасы «Социалистик Татарстан» ны да русчадан тәрҗемә итеп калдырырга җыеналар. Ни өчен? Ун миллионга якын татарның ни гаебе бар? Сугышта арысланнар кебек көрәшеп, татар солдатлары СССР дигән ватанны якладылар. Геройлар саны буенча без дүртенче урында торабыз. Күпме татар яу кырында ятып калды. СССРның рәхмәте шушымыни? Җитмәсә, Тукайны игътибар белән укый башладым. Аның язганы безгә ятларга кушылган «Сорыкортларга» гына түгел икән. Татарның Русия дигән илдә хокуксызлыгы турында ачынып яза бөегебез. Димәк, Русия дә, гәрчә аны Тукай уртак ватаныбыз дисә дә, ватан түгел, Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан яуланып алынгач, татарлар яшәргә мәҗбүр булган ил генә.
Гомер үтә торды, минем җаным СССР дигән ватаннан читләшкәннән-читләшә барды. СССР халык депутаты булып сайлангач, съездларда, комитет утырышларында законнар кабул иткәндә, мин СССР дигән ватаным һәм, гомумән, андый илнең юклыгын аңладым. Ул илдә шактый республикаларның яшәргә теләмәүләре мине куркуга салды хәтта. Латвиядән сайланган бер депутат белән сөйләшүем хәтергә сеңеп калды.
– Сез нигә СССР составыннан чыгарга шулкадәр ашкынасыз? Сез СССРдан башка яши алмаячаксыз, сезнең казылма байлыкларыгыз да юк. Машиналарыгызга салырга бензиныгыз да булмаячак, – дидем.
– Җәяү йөрербез. Тик СССРда түгел, – диде ул.
Украина депутатлары белән сөйләшкән булды. СССРны алар кебек яратмаган бүтәннәрне белмим мин. СССР таркала башлагач, «Украина белән Белоруссия китмәячәк» дигән сүзләр ишетелде. Шунда мин: «Америка СССР составына кергән чакта да Украина анда булмаячак», – дип көлдергән идем. Кыскасы, СССР дигән ватан турында бөтен иллюзияләрем юкка чыкты. Ул Россия империясенең яңача аталышы гына булып чыкты. Бүген Ленинны эт итеп сүгәләр. Октябрь революциясен түнтәрелеш кенә дип атыйлар. Империя тарафдарлары югыйсә Ленинга рәхмәт әйтергә тиешләр. Ул СССР дигән исем астында Россия империясен саклап калды. Чөнки большевиклар властька килгәндә, Россия империясе таркалыр дәрәҗәгә җиткән иде. Инде Россия минем ватаным булырга тиеш иде. СССР таркалган беренче чорда миндә андый өмет уянды. Күп иркенлекләр туган кебек булды. Бер ватанда төрле милләтләр тигез хокуклы булыр дип фаразларга мөмкинлек туды. Ләкин Россия хакимиятенең гасырлар буе чирләгән чире кабат үзен сиздерә башлады. Әкренләп кыса-кыса, безне телебездән махсус закон белән яздыруга хәтле килеп җиттеләр хәтта. СССРда, ни әйтсәң дә, туган телдә укытуны закон нигезендә тыюга барып җитмәгәннәр иде. Мине, СССРны ватаным дип күзе ачылган баланы, Россиядән тәмам биздерделәр. Бүген Россия минем ватаным түгел. Мин анда халык буларак үлемгә хөкем ителгән кавемнең бер баласы. Мине бетерергә җыенган илне мин ватаным дип атый алмыйм.
25 август – җәлилчеләр фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән көн. Шул уңайдан Муса Җәлил һәйкәле янында митинглар уза. Анда «Ватан өчен гомерләрен бирделәр» дигән сүз еш кабатлана. Шулай, әлбәттә. Ә мин уйланам: фронтта Россияне яклап гомерләр бирү хисабына без ни алдык соң? Азатлыкмы? Нинди азатлык? Балаларыбызны туган телебездә укытуны закон чыгарып тыю азатлык дип аталамы? Мин, мәсәлән, митингта «ватан» сүзен кулланмас идем. Дөньяда фашизмнан да куркыныч нәрсә юк, кешелекне шул афәттән коткару өчен башларын палач балтасы астына салдылар дияр идем. Ватан мәсьәләсендә әгәр минем генә карашым бәхәсле булса, әллә ни зур бәла булмас иде Россиягә. Бер татар яратты ни дә, яратмады ни ул илне.
Миннән башкалар да бар бит әле. Бигрәк тә яшьләр. Бервакыт миңа бер төркем егетләр, кызлар сөйләшүенең шаһиты булырга туры килде. Алар егерме-егерме дүрт яшьләрдә. Чит илдә укучылар. Укып бетергәч, Россиягә кайту-кайтмау турында сөйләшәләр. Җиде-сигезләп кешенең берсе генә дә Россиягә кайтам димәде. Швейцариядә укучы бер кыз: «Мин укыган илемдә урам себерсәм себерәм, әмма Россиягә кайтмыйм», – ди. Рус телендә әйтте ул сүзләрне. Болар – төрле милләт яшьләре: рус, яһүд, татар. Алар ун классны Казанда русча укып тәмамлаганнар. Ун ел буе аларга патриотизм турында акыл сатканнар. Шунысы да игътибарга лаек: аларның чит илдә калырга теләүләре матди тормышка бәйләнмәгән, барысы да акчалы кешеләрнең балалары. Сәбәп нидә? Димәк, үзен бөек милләт вәкиле дип атаган, бертуктаусыз русның бөеклеге турында сөйләнеп, язылып торган рус кешесенә дә яшәү кызык түгел, рәхәт түгел монда. Аларга да бу ватан кирәкми.
Монда милләтләргә генә түгел, кешеләргә дә хөрмәт юк. Әле күптән түгел генә бер коточкыч сүз ишеттем. Иделдә «Булгария» пароходы бату сәбәбен бер ханым, бу Ходай каргаган ил, ди. Чөнки халыкларны иленнән куган, миллионнарны бер сәбәпсез аткан ил, ди. Ә Иделебез өстендә Сөембикә каргышы ята, ди. Казаннан көймәгә салып алып киткәндә каргамаган дисеңме аны, ди. Шуңа күрә явызларның явызлыгы өчен бүген бер гаепсез кешеләр, балалар харап була, ди. Мин аның белән килешмәдем, катастрофалар, фаҗигаләр Россиядә генә түгел, бүтән илләрдә дә булып тора, монда Сөембикәнең катнашы юк, дигән идем, ишетмәгәнемне ишеттем. Сәбәбе – яратмый ул бу илне, канлы тарихын яратмый, бүгенге әхлаксызлыгын яратмый, киләчәген күрми. Бу ханымны кыйнарга була, юк итәргә була, әмма Россияне яраттырып булмый. Яратмаган ире белән яшәүче хатын һәр минутта хыянәт итәргә әзер торган кебек. Сәбәбен Мәскәү эзләми бу куркыныч симптомның, ул «уничтожим, мочить будем в сортире» дигән сүзләрне генә белә. Баш бетләгән өчен башны кисмиләр, бетләүнең сәбәпләрен эзләп, тиешле дәвасын табарга тырышалар рәтле илдә.
Иң куркынычы – дәүләт белән дәүләт мөнәсәбәтенең кеше белән кеше мөнәсәбәтенә дә күчүе. Без Берлинда бер атна яшәп, «Данке шөн», «битте» дигән сүзләрне ишетергә күнегеп җиткәч, Мәскәүгә кайтып төштек. Казанга поезд көткән арада вокзалда сыра эчеп алырга уйладык. Сыра сатучы ханымнан: «Какое пиво хорошее?» – дип сорадык. «Откуда я знаю, пила что ли?» – дип бакырды апабыз, хәтта куркып та калдык. «Әллә яңадан Германиягә китәбезме, Туфан абый?» – диде Разил Вәлиев. Менә ул безнең ватандашыбыз. Мин дә бу илдән бүген үк чыгып качар идем, Ходайның биргәненә шөкер, Татарстан дигән Ватаным бар. Ул да, Россиянең законнарыннан бер миллиметр да читкә чыкмыйча яшәүче буларак, күңелдә ризасызлыклар тудыра. Ләкин монда минем бабамнарның рухы яши әле. Ул рух җиребезгә тир булып та, кан булып та сеңгән. Аңа тел тидерергә минем хакым юк. Аннары авылым бар бит әле минем. Авылымны уратып алган Көянтә басуы, Ышна җире, Идән җире, Имәнлек дигән басулары, Карамал тавы, Кәҗә тавы, Умарталы Куак таулары бар, Сөби ермагы, Мулла кабыргасы, Бөтерек күле, Әхтәри күле, Моратый чишмәсе кебек урыннар бар. Алар инде минем ватанымның символлары. Алар күңелем бәргәләнгәндә дә, җаным кыйналганда да яшәргә таяныч булып торалар. Болар инде чын Ватан. Алар мине беркайчан да үги итмәсләр. Үзем исән чакта аларга мөнәсәбәтем үзгәрмәячәк, Алла боерса. Бу дөньядан киткәч тә җаныма сыеныр урын шунда булыр.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?