Текст книги "Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке)"
Автор книги: Сборник
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Икенче егет әйткән: «Әгәр ризалык биреп миңа кияүгә чыксаң, вакытында эштән кайтырмын, кочаклап йоклатырмын, базардан менә дигән читсы күлмәк алып кайтып, өстеңә кигезермен», – дигән.
Шуннан кыз кайсысын сайлаган дисең инде? Билгеле, икенчесен. Ник дигәндә, ул бит крәстиян кызы булган, туфрак булалмаганны, олтырак булалмаганны, күктәге йолдызны алып булмаганны белгән ич ул. Ә менә базардагы читсы күлмәк – анысы инде әллә кайда түгел, вакытында эштән кайтып, кочаклап йоклату да олтырак булуга караганда шәбрәк, ягъни мәсәлән, дип әйтеп җибәрик бу урынга җиткәч.
– Читсы күлмәк кигезде, дисез инде Нурислам Бариев?
Хаҗиәхмәт абзый, сул күзен тагын да кысарак төшеп, миңа карап тора башлады. Бу юлы мин бөтенесен дә аңладым. Минем аңгыралыгыма аптырап, кызганып карый иде ул. Һәм шул томана кариспандинга ничаклы сүз әрәм иткәненә үкенә иде.
Аңладым – төпченүдән хәзер мәгънә юк, ул миңа бүтән берни дә әйтмәячәк. Миңа атап, миннән көлеп берәр әкият сөйләгәнче саубуллашырга да яхшы чакта тиз генә таярга кирәк.
Һәм шулай эшләдем дә. Кул биреп саубуллашып, олы юлга чыга торган сукмакка борылдым. Хаҗиәхмәт абзый:
– Сау бул, – дип, коры гына әйтеп куйды да, мин арырак киткәч: – энем-туганым! – дип кычкырып туктатты.
Мин туктадым.
– Син, энем-туганым, кариспандин булсаң, пеләш баштан бет эзләп йөрмә, начар булса да, яхшы булса да, Нурислам үзебезнеке, – диде Хаҗиәхмәт абзый һәм, көйли-көйли, инеш яры буйлап атлап китте:
Тәгәри китте йомгагым
Китәм, дидең, кит инде;
Ятлар белән заниматся
Итәм, дидең, ит инде.
(Бәян)
I
Бүрәнә өстендә егет белән кыз утыра. Егет кызны озата килгән һәм, әлбәттә, өйгә кайтып китәргә ашыкмый. Кыз да кереп йокларга вакыт җиткәнлеген оныткан.
Таң сызылып килә. Сандугачлар уянган. Чүт-чүт кенә дип үзләре телендә нидер серләшәләр. Егет белән кыз сөйләшми. Сөйләшмәсәләр дә аңлашалар. Сүзләрнең иң-иң матурлары да бу очракта артык, арзан. Ике йөрәкнең парлап тибешен ничек итеп сүзгә күчермәк кирәк.
Әйе, барысы да аңлашыла. Бергә берне кушсаң, ике була. Гап-гади мисал-мәсьәлә. Беренче мәхәббәт. Үтелгән юл кыска, катлаусыз, кантарсыз, сикәлтәсез. Киләчәк гомер турында уйларга иртәрәк.
Бүрәнә өстендә карт белән карчык ял итеп утыра. Кереп йокларга ашыкмыйлар. Кояш баеган. Авыл өстенә эңгер кунаклаган. Тып-тын. Көнозын басуда, бакчада актарынып, эзләнеп арыган каргалар гына юан тирәк очындагы сәндерәләрендә һаман да тыныша алмыйлар – мыгырдана-мыгырдана нидер бүлешәләр.
Карт белән карчык тыныч кына утыралар. Сөйләшмәсәләр дә аңлашалар. Илле ел бергә гомер кичкәндә бөтенесе турында да сөйләшенгән. Картның йөткереп куюы карчык өчен бер хикәя. Карчыкның тамак кырып алуы карт өчен тулы бер кыйсса.
Әйе, барысы да аңлашыла. Бергә берне кушсаң, ике була. Гап-гади мисал-мәсьәлә. Үтелгән юл нинди генә булган булса да инде үтелгән. Киләчәк гомер турында уйларга инде соң. Һәрхәлдә, уйлап кына аны әллә ни үзгәртеп булмаячак.
Егет белән кыз…
Карт белән карчык…
Аларның уртасында тулы бер гомер – ир белән хатын гомере. Менә монда инде һични аңлашылмый. Бергә берне кушсаң, яки өч, яки ноль килеп чыга. Чуалчык мәсьәлә. Матур чак – егет белән кыз чак узган, туй күлмәге тузган. Рөхсәт-фәлән дә сорап тормыйча, дөньяга бала-чагалар килгән. Аларны үстерергә, кеше итәргә кирәк. Ярый ла икең дә бер уйда, бер сүздә булып, кулга-кул тотынышып, дөнья йөген бергә күтәрсәң. Әгәр дә… Әгәр дә… Ничаклы «әгәр». «Әгәр» ләрнең һәрберсе кайгы-хәсрәт, яну-көюләр, күз яшьләре белән бәйләнгән. Ләкин яшәргә кирәк, көн итәргә кирәк, бербөтен гаилә булып, кеше көлдермичә, адәм рисваена калмыйча яшәргә кирәк. Ә ничек? Кыйналып, азапланып яшәгәнче, араны өзәргәдер? Әйтүе җиңел. Гомумән, «әгәр-мәгәр» ләр күбәеп китсә, алардан котылу өчен араны өзү – иң җиңел юл. Әгәр араны өзеп булмаса? Ир белән хатын берсеннән башка икенчесе яши алмаса? Әйтәм бит, чуалчык мәсьәлә. «Әгәр» ләр дә бик күп – араны өзәргә сәбәпләр тулып ята, беркем гаепләп сөйләмәс, шул ук вакытта аерым да яши алмыйлар. Йа Хода!
Карт белән карчыкның үтеләсе юллары инде үтелгән, ашыйсын ашаганнар, яшисен яшәгәннәр, дип язып кую җиңелдер дә, чынлабрак уйласаң… Бүрәнә өстендә ял итеп утыралар, имеш. Дөньялары түгәрәк, янәсе.
Габдрахман бабай белән Хәдичә әби бүрәнә өстендә, бәлки, ял итеп кенә утырмыйлардыр. Үткәндә булганнарны – хәсрәтен-кайгысын, шатлыгын-куанычын – барчасын исләренә төшереп, йөткереп тамак кырып куялардыр. Чөнки Габдрахман бабайның буылып бер йөткерүе – бер хикәя, Хәдичә әбинең тамак кырып алуы үзе бер кыйсса.
II
Утырасың… Нәрсә йөткергәләп утырасың? Бер дә болай бөрешеп утырыр кебек түгел идең бит. Дөньяга сыя алмый идең. Нигә дуламыйсың хәзер? Сулуың кысамыни? Төрмәдән төрмәгә йөргән чакта сулуың кысасын уйламадың шул. Нигә ике кулыңны кесәгә тыгып, күккә карап йөрмисең? Турая алмыйсыңмы? Җиргә карап утырасыңмы? Кара инде, кара, ни табарсың икән. Юк анда сиңа бернәрсә дә. Вакытында эзлиләр аны. Вакытында эзләсәң, әллә кем булган булыр идең. Бүтәннәрдән ким кеше идеңмени син. Юк инде, соңга калдың. Утыр хәзер йөткереп.
Әле ярый утырып торыр урының бар, кереп йокларга өең бар. Җүләр, өең дигән булам. Нишләп синең өең булсын ул. Нигезе генә синеке. Анысын да әле синеке дип әйтеп булмый. Әтиеңнән калган нигездә кунак булып кына киткәләдең. Өен малайларым белән үзем җиткердем. Рәхмәт, колхоз булышты. Акылга утырып кайткач, дөнья җимертеп, әллә ниләр кыландырырга уйлаган идең дә, рәтең беткәние шул инде. Унбиш ел буе малайларың җилкәсендә яшисең. Ярый әле алар үзеңә охшамадылар, кеше иттем үзләрен, рәхмәт бәгырьләремә.
И Алла… Шушылай бөкшәеп утырырмын берзаман дип уйладың микән теге чакларыңда. Әтәч идең бит, ата күркә идең. Шуңа алданып, башкайларымны бәйләдем шул. И, хәзерге акылым булса, әйләнеп тә карамаган булыр идем. Тәрәзә каршына гармун түгел, әллә ниләр уйнап килсәң дә селкенмичә йокларыем, уйлап та карамасыем. Җүләр булдым шул, гармун тавышын ишетүгә, тәрәзәгә килеп каплана идем. Әйтә торган иде әни, хәерлегә булсын, дия торган иде, нигә бу чаклы үрсәләнәсең, дия иде. Әти әрли иде. Синең яныңа урамга чыгарга кушмый иде. Тәрәзә төбеннән китмичә, төн озыны уйный идең гармуныңда. Әйтә иде әти, күрше Хисмәтулладан мылтыгын сорап торам, атам шул Гарифулла мөртәтен, дия иде. Ничә тапкыр авыл Советына өстеңнән жалу белән барды. Авыл Советы «Без берни дә эшләтә алмыйбыз» дигәч, әтинең сүгенеп өйгә кайтканы әле дә хәтеремдә. Аннары үзе мине өйдән синең янга куып чыгара иде, бар, үкертмәсен гармунын, җене тыгылсын Гарифулла мөртәтнең, дия иде. Мин җүләргә шул гына кирәк. Их, чыгармаган булса ул чакларда әти, интегеп үтмәс иде гомеркәйләрем синең белән. Их, үзе чыгып күсәк белән өйрәтеп җибәргән булса… Курка иде шул син бизбашкадан.
Бервакытны, әле дә хәтерлисеңдер, миңа – унөч, сиңа уналты яшьләр булгандыр. Сука сукалаганда әти ни өчендер миңа чыбыркы белән сыдырды. Авыртмады да. Авыртмасын дип, күлмәкнең итәгенә сыдырды ул. Шуннан син атылып килеп чыктың. Безнең җирләр янәшә иде шул, арада ызан гына иде. Килеп җиттең дә әти кулыннан чыбыркысын тартып алдың.
– Хәдичәгә тиясе булма! – дидең.
Әтинең күзләре акайды. Ни әйтергә дә белми аптырап торды.
– Әгәр Хәдичәгә сукканыңны күрү түгел ишетсәм дә, рәхәт күрсәтмәм, – дидең. – Кулың кычытса, миңа сук, – дип, күлмәгеңне күтәреп, аркаңны ачтың.
– Кит моннан, маңка, тыгылма. Минем кызда синең ни эшең бар? – дип, әти дә кызып китте. Кызу кеше иде ул мәрхүм.
– Эшем бар, яратам мин Хәдичәне, – дигәч, оялуларым, ул, оялуларым. Унөч яшьтә генә булсам да, дәрт куна башлаган булгандыр инде мин оятсызга. Нишләргә белмәдем, йөгереп, өйгә кайтып киттем. Соңыннан кешеләрдән генә ишеттем, әти белән кара канга батышканчы сугышкансыз.
Әтинең өйгә чатанлап кайтып кергәне хәтеремдә. Хәтерләмәскә соң ул галәмәтне. Бөтен авыл көлеп йөрде бит әтидән. Шәйхетдинне булачак кияве суктырган икән дип көлделәр. Көлкедән көлмичә. Ярый әле әти судка бирмәде, ул вакытта ук төрмәдә утырасы кеше идең. Уналты яшьлек малайдан кыйнатуына гарьлеге чыккандыр инде әтинең, шуңа судлашып йөрисе килмәгәндер. Тәки курку оялап калды бит әтинең йөрәгенә. Туебыз көнне дә якын килмәде үзеңә. Шунысы бар инде: элегрәк әти кызып киткәндә миңа чыбык, каеш белән сыдыргалый иде: үзем дә тиктормас булганмындыр, чатанлап кайткан көннән башлап тырнагы белән дә орынмады.
Утырасың хәзер йөткереп. Заманында ике кулыңда икешәр потлы ике гер уйнаткан егет дип беркем әйтмәс. Ул чагында бетәшкән берәү булсаң, бүтәннәр сынлы яшәгән булыр идек. Үзем дә тиле-миле, яшәгән булыр идек, имеш. Кем белә, бәлкем, ул кыяфәтең булмаса чыкмаган да булыр идем әле. Аю кебек алпан-талпан атлап йөрүләрең ошый иде шул, хәерсез.
Өйләнешүебез дә кешеләрчә булмады бит. Башкалар яучылап өйләнделәр. Ахирәтем Миңсылуны гына ал, шундый матур итеп чыкты кияүгә – сокланып туймыйсың.
Беркөнне иртән минем янга йөгереп керде дә Миңсылу: «Беләсеңме, Хәдичә, бүген мине Хөснулла урларга килә», – ди. Авызы колагына җиткән. Шулай булып чыкты да. Төнлә Хөснулла трантаска ат җигеп килеп, матур итеп урлап китте Миңсылуны. Ул туйлары, ул туйлары! Авылда мондый туйның булганы юк, дип сөйләделәр. Тик менә симияләренең бәхете генә булмады. Колхоз башлангач, Миңсылуның әтисен кулак диделәр. «Кулак кызы белән тормыйм», – дип, Хөснулла Миңсылуны аерып җибәрде. Туйлары шундый да күңелле узган иде юкса.
Ә мин сиңа кияүгә ничек чыктым? Ходаем, исемә төшсә, хәзер дә оялам. Ул чакта башым эшләмәгән шул – җүләр булганмын. «Яныма якын килмә!» – дип әйткән булсам ул чакта, берни дә кыра алмый идең.
Белдем бит, күреп тордым, авылга милиционер килеп сине атка үз янына утыртып алып киткәнен карап тордым. Карамал тавын күтәрелеп менеп киткәндә ауный-ауный җыладым. Җүләр димә инде, йә? Әйтерсең ир хатыны, әйтерсең биш-алты балам ятим кала. Их, хәзерге акылларым булса. Әти дә әйтте бит: «Җылама юкка, – диде, – башы төрмәдән чыгачак түгел ул мөртәтнең», – диде.
Ичмасам, шул чакта озаккарак ябып куймадылар. Оныткан булыр идем, күңелем суынган булыр иде. Тәртипле, үземә тиң берәү табылган булыр иде. Рәхәтләнеп бергә-бергә гомер иткән булыр идек. «Беребез анда, беребез монда, беребез Бөгелмәләрдә» дигән җырдагы кебек үткәрмәгән булыр идек гомеркәйләрне.
Өч көннән әйләнеп кайттың бит. Кайттың да туп-туры безгә килдең. Көпә-көндез. Авызың җырык, чәчең тузган. Ә мин? Сөйләрлек тә түгел. Ике чабата – бер кием. Кыз башым белән әнинең күз алдында кочагыңа сарылдым. Оят! Ярый әле әти өйдә булмады.
Син мине күтәреп алдың да, җил капканы аягың белән тибеп ачып, мине ике кулыңа салган килеш өегезгә алып киттең.
Соңыннан әйттеләр, ярый әле үзем күрерлек хәлдә булмаганмын, бала-чага, карга көтүе кебек, артыбыздан өегезгә тиклем ияреп барган. Авыл халкына кәмит күрсәткәнбез. Ачылмаган капка, ачылмаган тәрәзә калмаган.
Утыр инде хәзер йөткереп…
III
Нәрсә карылдый әле бу каргалар? Нәрсә җитмәгән? Җанга тиде бу ютәл дә, буса буып ташламый, китсә китми.
Күзле бүкән булып карга карылдаганны тыңлап утыр инде. Шундый кеше идемме? Эх!..
Бетте! Тәгәрәде гомер йомгагы. Җеп очы юк. Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, төлкекәй? Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, бүрекәй? Тфү, мать якасы, каян килеп керде телгә. Тәгәри китте йомгагым, тәгәри китте тәгәрәп… Тфү! Нәрсә әле мин? Әллә акылдан шаша башладыммы?
Шашарсың да. Ничек шашмаганмын… Тәгәри, тәгәрәп, тәгәри. Нәрсә әле бу Хәдичә тын гына утыра? Ичмаса, берәр сүз әйтсен иде. Утырган… Тамак кыра… Тәгәрәп… Аның да йомгагы тәгәрәп киткән. Җеп очы юк. Икебезнең дә…
Мать якасын, яшәлде инде. Утыра хәзер ике күзле бүкән. Берсе черек. Икенчесе дә инде… Утыра. Хәдичә дә шушы кыяфәткә кергәч, нәрсә инде. Кара инде битендәге җыерчыкларга. Сука белән сукалап чыкканнармыни маңгаен. Заман, мать якасын, картлык. Минем өлеш тә җитәрлек. Җитәрлек кенәме, барысы да мин сырлаган сырлардыр әле.
Үтте… Бернишләп булмый. Ни уртала, ни пултара. Тәгәрәде… Бар иде заманнар, тәлинкәсе кебек ап-ак шоп-шома иде бит Хәдичәнең йөзе… Чибәр идең, Хәдичә. Хәзер дә чибәр. Тирә-якта юк синең кебек чибәр. Рәхмәт, карчык. Мин сине дөньяда беркемгә алыштырмыйм, элек тә алыштырмадым. Тик менә картаелды. Картаюына төкергән, үзәк әллә нишләде – корт төште, кимерә. Хәл юк. Эх, хәл булса!..
Акыл керде, Хәдичә, керүен, көч бетте, көч. Дәрт бар, дәрман юк, мать якасын. Бүген Хөснулла, кереп, җанга тоз салып көлеп чыгып китте. Хәл белергә кергән дисәм, көләргә кергән. Янәсе, ул кеше булып яшәгән, мин гомеремне заяга уздырганмын.
Хөснулладан көлдереп торган егет идеммени мин! Ярый, көлсен. Тик менә шунысы: сикереп торып, муен тамырына сылый алмадым. Көч юк. Рәт юк… Көлсен. Минем гомерем әрәмгә узды, чүпкә чыктым. Кибәк… Ник аны искә төшерергә. Аны мин үзем дә беләм.
Эх, мать якасын, хәзерге акылым ул чакта булса. Сөйләшеп карасын иде Хөснулла минем белән. Көлә. Көлсен… Ни генә булса да, мин эт булмадым. Үз күләгәмнән үзем куркып, кулак кызы дигән булып, бер ел да тормаган хатынымны куып җибәрмәдем.
Ярый, утырдым… Тоттылар да утырттылар, тоттылар да утырттылар. Гаепсезгә утырттылар димим бит. Шуңа күрә бер тапкыр да, адвокат яллап, коткарыгыз, дип җыламадым. Гаепле, нишләтәсең. Закон бар. Закон ул синең йөрәгеңдә ни ятканын белми. Кирәкми дә. Бозма законны. Законны бозсаң, әйдә…
Ләкин, үзем генә беләм, мин кеше өлешенә кермәдем, урламадым, үземнән көчсезне рәнҗетмәдем, җәберләмәдем, берәүне дә сатмадым. Кирәк икән тикшерсеннәр «дело» ларны. Бер генә прокурор да миңа сволочь дип әйтмәде. Берәү дә әйтмәде. Җүләр дип әйтәләр иде. Җүләр – анысы дөрес. Шуның өчен дә утырдым. Шуның өчен дә менә хәзер үземне үзем ашыйм. Әмма берәүдән дә оялмыйм, берәүдән дә качмыйм. Оялсам, Хәдичәдән оялам. Гомер буе аны рәнҗеттем. Рәнҗеттем дип… Рәнҗеттем шул. Минем аркада күрде нужаның әчесен, җаным.
Юк, авыр сүз әйтмәдем мин сиңа, Хәдичә. Үзең шаһит. Сиңа авыр сүз әйтәмме соң! Телең корыр. Син дигәндә мин…
Мать якасын, әтиең белән сугышканым искә төшә дә көлеп җибәрәсем килә. Гафу үтенмәдем бит әтиеңнән тәки. Әгәр дә исән булса, хәзер дә үтенмәс идем. Сиңа чыбыркы белән кизәнсәләр, хәзер дә, шушы хәлемдә дә…
Бар иде шул заманнар, бар иде.
Беренче тапкыр милициягә эләгүем дә кем өчен? Юк, мин әйтмим гаепсез дип, гаепле. Алай ярамаганын хәзер беләм мин, ул чакта кем белгән. Кызганмаган бит Ходай Тәгаләсе дә көч-куәтне. Җүләрлеге дә җиткән юкса. Нәрсәгә инде шул галәмәт көч.
Җүләрлек шул. Түзәргә иде, кычкырып көләргә дә бетерергә иде. Җырына түздем бит. Түбән оч Бәдриенең:
Ике читән арасы,
Йөри мәче баласы.
Хәдичәне Гаптеридән
Ничек аерып аласы, —
дип җырлаганына түздем. Ачуым килсә дә түздем. Хәер, ачу килерлек нәрсәсе булгандыр. Җырдан соң әйткәненә дә түзәргә иде. Бәдри үзе ялгышты. «Нәрсәсенә кызыгасың шул Хәдичәнең, кәкре сыйраклы, күтәртмә борынлы, акай күзле», – диде. Әйтсен иде үземә әллә ниләр, күтәргән булыр идем. Ә синең хакта шундый сүзләр…
Азактан әйтте, шаярып әйттем, диде… Шаярмасын. Сиңа тел тидермәсен. Үземә теләсә ни әйтсен. Җен ачуларым чыкты. Якасыннан күтәреп алып, җиргә бастырганмын. Каты бастырганмындыр инде, миндә көч күп, Бәдри чирләшкә, эче төшкән, бер аягы сынган, икенче аягы тайган булып чыкты.
Ялгышты Бәдри ул чакта. Мать якасын, белә иде бит ул минем пәриле икәнемне. Пәриле кешене котыртмаска кирәк булган аңа. Хәдичәне хурламаска иде. Шаярып булса да хурламаска иде. Шуның аркасында милиция килеп алып китте үземне. Җирдә имгәнеп яткан Бәдри янына авыл Советы председателе килеп җиткән. Милицияне ул чакырган.
Чакырмый да ярамый, кеше имгәнеп ята бит. Ярый әле Бәдри егет кеше булып чыкты. Әйткән, үзем гаепле булдым, көрәшәм, дип, аңа үзем ябыштым, дигән. Судка бирмәгез, дигән.
Мин милициядә дөресен сөйләп бирдем. Хөснулла көлсен, тик мин үз гомеремдә ялган сүз сөйләмәдем. Алдашмадым мин. Гомерем буе дөресен сөйләдем. Шулай бит, Хәдичә?
Җибәрделәр… Өч көннән җибәрделәр. Җибәрмәскә кирәк булган. Ул вакытта ныклап куркыткан булсалар, бәлкем, бүтәнчә булган булыр идем. Җеп очын югалтмаган булыр идем.
Тәгәрәп китте йомгагым… Тәгәрәп китте…
Эх!.. Мать якасын!..
Утырабыз, ә? Арбадан төшеп калган җанлы кутумкалар. Болай идекме?
Ә?! Хәтерлисеңме? Өйгә алып кайттым мин сине, ә? Эх!.. Менә хәзер шулай итеп күтәреп аласы иде дә сине, китәсе иде урам буйлап. Калсыннар иде көлеп, ыржайсын иде Хөснулла.
Мин аның сыман трантаслар җигеп тормадым. Төнлә урламадым. Көпә-көндез күтәреп киттем. Күрсеннәр! Минем кешеләрдән яшерен эшем юк.
Син дә бит тыпырчынмадың, Хәдичә. Песи баласы сыман, кочагыма кереп постың. Шул гадәтең гомерлеккә калды. Кочакка кереп посарга ярата идең. Үзең йомшак, үзең җылы. Эх! Өйгә кайтып кергәч кызык булды, ә?
– Менә, әти, менә, әни, – дидем. – Сезгә кыз, миңа хатын, – дидем, – тик аңа килен дип дәшмәгез, – дидем.
Әни җылады. Әти дулады.
– Кайдан алып кайттың, шунда илтеп куй, – диде.
Әй әти! Илтеп куяр өчен алып кайттымы соң инде синең Габдрахманың?! Синең малаең ич ул. Үзең кем соң син? Үзеңне дә авылда беләләр. Әнигә ничек өйләнгәнеңне мин дә беләм. Көлеп сөйлиләр. Надан башың белән, ярлы башың белән мулла кызын эләктергәнсең.
Мулла кызы Фатыйма.
Мулла кызы Фатыйманың
Яннарына ятыйм ла, —
дип, урамнан җырлап үткәнсең дә, төнлә мулла бабайларның тәрәзәсеннән кереп, мулла кызы Фатыйманы урлап ычкынгансың. Син бит Мулла бабайның бәддогасын алган кеше. Ярый әле Мулла бабай яхшы мулла булган, тавыш куптармаган. Күрсәткән булырлар иде мулла кызы Фатыйманы. Сезне эзләп тапкан да кызыннан сораган:
– Үз ризалыгың беләнме? – дигән.
– Үз ризалыгым белән, – дип җавап биргән әни.
– Алайса, яшәгез. Мин сезне белмим, сез мине белмисез, – дигән Мулла бабай. – Бәддога, – дип тә өстәгән.
Беләбез, әти. Тавыш-тыныңны чыгарма. Сез чөкердәшеп яши алганны, әллә без булдыра алмабызмы?
Син дә мут булгансың инде, Хәдичә. Әнинең кочагына сыендың. Әни кешегә күпме кирәк – эреде дә төште сары май булып.
– Сиңа әйтәм, – диде әтигә, – ишегалдында имән пүләннәре аунап ята, шуларны теткәлә, ачуың да басылыр, балаларның туена ризык пешерергә утын да булыр, – диде.
Китте әти. Әнинең сүзе аның өчен сүз иде. Әни «Үл!» дип әйтә икән, әти егылып үләргә дә әзер торган кеше иде.
Көлке!.. Әкәмәт! Әти белән икәүләп, сөйләшми-нитми, ботаклы имән пүләннәрен чәлпәрәмә китердек. Бүтән чак булса шул тумраннарга тотыныр идекме?!
– Ятсыннар, утынның җайлысы да җитәрлек, – дип, әти үзе дә ярмады аларны. – Имгәнмә, – дип, миңа да ярдырмады.
Имгәнмә… Кысып тотып, балта сабын сындырырлык егет, имгәнмә, имеш. Бигрәк иркәләделәр шул мине. Хәзер аңлыйм, иркәләп боздылар. Бердәнбер бала бит. Көтеп алган бала. Беренчесе дә, актыккысы да.
Менә шулай ул, Хәдичә. Дөньяларның андые да булган.
IV
Туй!..
Кем уйлап чыгарган? Ни өчен?
Туйга җыйналган кешеләр кунаклармы, әллә шаһитлармы? Фәлән белән фәләннең кавышу шатлыгыннан рәхәтләнеп күңел ачып, ашап-эчеп бәйрәм ясап алумы? Әллә инде… Менә без олы башыбызны кече итеп парлашып, өелеп яткан эшебезне куеп торып, сезне санга сугып килдек, карагыз аны, йөзебезгә оят китерәсе булмагыз, дип кисәтүме?
Ир белән хатын әйбәт яшәсәләр, туйларына чакырылган кунаклар, без аларның туйларында булдык, дип мактаналар. Яшәүләренең рәте-чираты булмаса, ул туйны онытырга тырышалар.
Туй туйны уздыручылар өчен җаваплы эш булса, кунаклар өчен дә Сабан туе гына түгел. Кем туена барганыңны чамалабрак барасың.
Габдрахман белән Хәдичә туенда кунаклар күп булмады. Күп кеше чакырылган иде югыйсә.
Төрле сылтаулар табып, күпләр килмәү ягын карадылар. Кем белә ни кыланасын ул Гаптеринең? Кем ышана ул Гаптеригә? Килерсең, бәйрәм итәрсең дә, туйның икенче көнендә Гаптери хатынын атасының өенә илтеп куяр. Ярый ла илтеп куйса. Куып чыгарырга да күп сорамас. Соңыннан түшен киереп һични булмагандай йөри бирер. Синнән авызын җырып көлеп үтәр. Юк, ашыгырга кирәкмәс. Әнә Хөснулла адәм рәтле итеп алып кайтты Миңсылуны, бардык туйларына, ышанычлы егет, төпле егет.
Туй шау-шулы узды. Шау-шулы дигәч тә, ызгышлы түгел. Ничек дип әйтергә? Дуамалларча. Җырласалар – тәрәзә пыялалары коелырлык итеп җырладылар, биесәләр – идән өрлекләре сынарлык итеп биеделәр. Чөнки туйга килгән кунаклар холык-фигыльләре ягыннан Габдрахман әтисе Фәйзрахманга тартым кешеләр иде. «Ват, җимер коймасын, безнең юлда тормасын» диюче нәселдән.
Түр башында Фәйзрахман белән бергә Гражданнар сугышында Азин дивизиясендә йөргән Мәхмүт утыра. Азин үзе әйткән бит аларга. «Сезнең кебекләр булганда Совет блачы яшәр», – дигән. Һәм дөрестән дә шулай булды түгелме? Яшиме Совет блачы? Яши. Эх, Азин мәрхүм үзе булсын иде, чакырыр иде аны Фәйзрахман бердәнбер улының туена, чакырыр иде. Килер иде Азин. «Вакытым юк», – дип сырланып тормас иде.
Мәхмүт янында Гатаулла. Элек-электән зимагур. Әллә ничә ел Донбасс якларында күмер чапкан да хәзер әтисенең нигезендә үләргә кайткан. Җитте, ди, мин җир астына йөргән чаклы бер ишесе җир өстендә дә йөрмәгән, ди. Үләргә кайткан, имеш. Үлә торган кеше инде Гатаулла. Сагынып кайткан ул. Фәйзрахманны, Мәхмүтне сагынып кайткан.
Гармунчысы да бит каян табылган. Гармунын сузып җибәрә, ничек чыдыйдыр ул мескен гармунның күрекләре. Җитмәсә, «Тарт, әйдә, Гайнулла», – дип кычкырып җибәрәләр. Гайнулла тарта.
Мөгәҗиннәрдә сатыла
Калай түбә калае.
Кая барса да югалмас
Безнең авыл малае.
Иелсә дә, каен ул ла,
Бөгелсә дә, каен ул.
Иелә-бөгелә су китерә
Минем җаныкаем ул.
Хатын-кызлар, үзләренә бер төркемгә оешып, ирләреннән аерым оялаганнар.
– И-и, килешсезләр, кыланышлары, – дигән булып кеткелдәп утыралар.
Өстәл өстендә чирек белән бал, өстәл астында яртылаш кимегән бер чирек аракы. Тәрәзәләр шар ачык.
Өстәлнең ишек ягындагы башында Фәйзрахман белән «Мулла кызы Фатыйма». Фәйзрахман җилле көндәге тегермән сыман. Куллары болгана, үзе селкенми дә. Фатыйма ары-тирә аның күлмәк итәгеннән тарткалап тора – очып китүе ихтимал.
Хәдичәнең әтисе белән әнисе ничектер боегып калганнар. Кызларының шушылай кияүгә чыгуына кунаклар каршында тарсыналар, кыенсыналар, оялалар сыман. Туй да ошап бетми аларга. Әллә ничек. Кешечә түгел. Никах-фәлән укылмаган. Юкса Фатыйма кодагый… Әй, аның мулла кызы булуы. Хәерле булсын. Хәерле була күрсен. Рәтле туй кыз өендә үтә. Тәртибе була туйның. Туй уздырырлык рәтләре юкмы аларның. Әй, бу нәсел белән сөйләшеп-киңәшеп буламы. Үз туксаннары туксан. Туй бездә үтә, имеш. Хәзер патша заманы түгел, имеш. Әйдә инде, кылансыннар.
Хәдичә генә… Адәм хурларына калып бетмәсә ярар иде башкайлары. Кыз бала, кыз бала! Җаныбызны көйдереп тугансыңдыр, ахры. Башың-күзең тонган. Хараплар гына итеп ташламаса… Әстәгъфирулла, тәүбә.
Ә Хәдичә белми әтисенең, әнисенең сызланып уйлануларын. Дөньясы түгәрәк. Габдрахманы янында. Келәткә кереп бикләнгәннәр. Беркем бикләмәгән, үзләре бикләнгәннәр. Аларның туйда түгел уйлары, теләсә нишләсеннәр. Ник тагын дөньяның асты өскә килми.
V
Һи-һи-һи!.. Уйласаң… Кычкырып көләрлек тә, үкереп җыларлык та.
Адәм баласына акыл нигә соңлап килә икән? Хәзер менә акылның кемгә кирәге бар инде. Ул чакларда булган булсын иде ул.
Кая инде… Миннән дә бәхетле кеше юктыр дип уйланылган. Бәхетем туганда ук аягыма уралгандыр дип куанылган.
Караңгы келәттә бит… Язылышмаган-нитмәгән, никах-фәлән укылмаган… Туй… Әкиятләрдәге пәри туйлары гына шулай була торгандыр. Шуңарга күрә дә хәсиятсез гомер…
Ярый әле малайларымның туйлары безнең туйга охшамады. Аллага шөкер, барысының да туйлары матур узды. Үзебезнең туйны искә төшереп җыладым малайларымның туйларында.
«Әни, нигә җылыйсың?» – диләр, аптырыйлар. Белмиләр инде нигә җылаганымны. Белмәсеннәр.
Үз туеңны да келәттә бикләнеп үткәрдең, Габдрахман, өч малаеңның туен күрмәдең дә. Ярый әле төпчегем Фәннурныкына туры килдең. Син җыламадың, мин җыладым. Сиңа мәрхүм әткәй сыман җилкенеп утырырга гына булсын… Нишләвем бу? Синең аркада әткәйгә тел тидереп утырам. Әткәй, җилкенсә дә, синең кебек тиле түгел иде. Гомеремнең кыен чакларында янымда әтиең булды. Юкса мин әллә кайчан гүр иясе буласы кеше. Утырыр идең ялгызың гына моңаеп. Сыендырыр кешең бар. Мин синнән чыдамлырак булып чыктым, бирешмәдем. Син бирештең. Бер дә генә бирешер кебек түгел идең.
И-и-и, искә төшерсәң… Безнең вакытка заманы да чуалчык килде бит аның. Колхоз чыккач, авылның асты өскә килде, бөтенесе буталды, чуалды. Әткәй белән сиңа шул гына кирәк. Ашатма, эчертмә, буталырга җай гына бир.
Киттегез атны җигеп, сыерны сөйрәтеп, колхоз ясыйбыз, дип. Бозауны, сарыкларны, тавык-чебиләргә хәтле алып китмәкче идегез, әнкәй сездән акыллырак иде шул, бирмәде.
Үзегезгә тиң кешеләре дә табыла бит аның. Мәхмүт абзый ястык-мендәрләренә чаклы күтәреп чыккан иде, авыл Советы председателе кире керттерде, колхоз кеше көлдерә торган нәрсә түгел ул, диде.
Хәзер көлке инде. Хөснулла да сезгә ияргән булды. Арттырып да җибәрде Хөснулла, кулак кызы, дип, Миңсылуны аерып җибәрде.
Буталдыгыз инде, буталдыгыз. Надан кеше буталса, нык бутала инде ул. Әткәй дә надан, син дә надан. Шуның аркасында Хөснулла председатель булып алды да колхозга. Совет чыккач, әтисе аны укырга йөртте шул, синең әтиеңә кирәкмәгән. Мулла буласы юк, янәсе, Советка муллалар кирәкми, имеш. Колхоз председательләре кирәк булачагын әткәй дә, син дә белмәгәнсез. Хөснулла белгән, әтисе дә сизгән Хөснулланың.
Надан булмасаң, Хисаметдин абзыйны кара канга батырганчы кыйнаган булыр идеңме? Бәхетеңә, эшне зурга җибәрмәделәр. Заманның буталчыклыгы коткарып калды сине төрмәдән. Хисаметдин абзыйның кулак булуы, синең активлыкта йөрүең башыңны саклап калды.
Хисаметдин абзыйны кыйнап котылып калсаң да, Хөснуллага бер сугып, үзеңне харап иттең. Әллә нигә яратмадың шуны. Үчләштең. «Бәйләнмә шул Хөснуллага», – дип әйтә тордым, кисәтә тордым. Хөснулланың, председатель булгач, сиңа баш булуын күтәрә алмадың. Шуның аркасында Хөснулла да этләште. Мулла кызы белән торган кешегә колхозда ничу делать дип, әткәйне колхоздан чыгарттырды. Малае контр дип сөйләп йөрде. Ярый әле ул вакытта сине алып киткәннәр иде, юкса син җүләр үтереп тә ташлаган булыр идең Хөснулланы.
Әткәйне дә мин синең сыман җенле дип уйлаган идем дә, сабыр булып чыкты. Тимәде Хөснуллага. Тисә, синең яныңа киткән булыр иде. Әнкәй алтын иде шул, әткәйне тыеп торды.
Ә син… Мин әйтмәдемме сиңа? Утыр инде хәзер. Әнә бит, әткәй сабыр булгач җайланды. Мәхмүт абзыйлар Казанга барып, нигә красный әрмиесне шулай иттеләр, ул Азин белән бергә йөргән кеше, колхозга беренче барып кергән кеше, дип яклаганнар. «Тимерханов Фәйзрахманга тимәскә» дигән язу алып кайттылар.
И-и, күрде инде башлар. Районда сиңа суд ясап яталар. Әнкәй җылый. Мин бәргәләнәм. Үземнең корсагым иягемә җиткән. Бүген-иртәгә дип бала көтәм. Судыңа да бара алмадым. Үземнең әни килеп җылап китте. «Шулай буласы билгеле иде инде», – дип, җанны кыйный. Әти әйтеп җибәргән. «Алып кайт», – дигән.
Сине «төрмәгә утырттылар» дип әткәй кайтып әйткәч, нишләгәнемне белмим. Төнлә бала тапканмын. Сәлихҗанны.
Үзем дә, бала да үлә дип көткәннәр. Ничек исән калганбыз, Ходай Тәгалә үзе генә белә.
VI
Эх-хе-хе!.. Уйлый китсә-ә-әң… Тәгәрәп көләрлек тә, аунап җыларлык та.
Адәм баласына акыл нигә төштән соң керә икән? Хәзер утырдым акылга, тик ни чуртыма кирәк ул акыл? Нишли алам ул акыл белән? Үткән гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да.
Мать якасын, ничек буласы иде бит! Ачуланма, үпкәләмә, Хәдичә. Хәтерлисеңме караңгы келәттә утырган чагыбызны. Болай утырмаган идең. Бер тән, бер җан булып утырган идек.
Караңгы келәт… Тимәдем бит мин сиңа. Оялдым. Юкса син миңа хатын тиешле идең. Өйдә гөрләп туй итәләр. Без караңгы келәттә. Тимәдем. Башыма да килмәде. Туйдан соң да егет белән кыз булып күпме яшәдек. Сандугач баласының кочагымда ятуына риза булганмын.
Беренче тапкыр мин – иргә, син хатынга әйләнгән төн. Син хәтерлисең микән, мин хәтерлим. Күзеңә күренергә оялып йөргәнем генә хәтердә калган. Көндезләрен сиңа очрамас өчен, иртән-иртүк чыгып китә идем дә караңгы капкач кына кайта идем. Төннәрен кавышкач сайраша идек.
Рәнҗемә, Хәдичә. «Бәхетемне ашады», – дип битәрләмә. Кайчан битәрләгәнем бар дисеңме? Беләм, сизәм, күңелеңдә рәнҗү йөри. Син хаклы. Ләкин, мать якасын, булмады түгел бит бәхетле көннәребез, бәхетле төннәребез. Булды бит алар.
Шулай буласы да иде гомер буена. Әллә нишләдем. Бервакытны Фәннурның өйдә дәресен ятлап утырганы хәтердә калган. Тегеннән кайтып кергәннең икенче көнендә. «Син, Мокамай, әллә нишләдең, син, Мокамай, әллә нишләдең», – дип туктаусыз укып тора. Күңелне кисеп керде шул сүзләр.
«Башыннан башлап укы, улым», – дигән идем Фәннурга, кырын күзе белән генә карады да миңа, китабын култык астына кыстырып, өйдән чыгып китте. Өзелде үзәкләрем шул чакта. Ят кешегә караган кебек.
Әллә нишләдем шул ул чакта. Юкса канатлы кош кебек идем бит. Син янымда. Гел янымда. Җитмәсә, яңа нәрсә килеп чыкты. Колхоз. Шаштым бит, билләһи. Нишләп якын тоелгандыр ул сүз. «Бергәләшеп, җырлап сабан сөрәчәксез», – дип, кемдер килеп сөйләгәч, әти белән киттек ат җигеп, сыерны арба артына бәйләп.
Кешеләрне ярата идек без, Хәдичә, беләсең. Әти дә, мин дә кешеләрсез торалмый идек. Күңеле бик киң иде әтинең. «Бергәләшеп җырлап сабан сөрәчәксез» дигән сүз аның да күңелен җилкендергәндер.
Холкыбыз авыр булса да, кешеләрне ярата идек. Хисаметдин абзыйны кыйнавым өчен үкенгәннәремне үзем генә беләм. Кыйнарга дип бармадым мин аның өенә. «Әйдә, Хисаметдин абзый, кер колхозга, бергәләшеп, җырлап сабан сөрербез», – дип әйтергә бардым. «Кермим колхозыгызга, үзегез генә сөрегез», – дип әйткән булса, бармагым белән дә орынмыйча кире китә идем.
Үзендә дә гаеп булды Хисаметдин абзыйның. «Япь-яшь хатының бар, колхозга керергә шуны үгетлә, колхозыгыз белән кочаклап йокларсыз. Ояты да чамалы, көпә-көндез егет кочагына асылынып китте», – дип көлгәненә чыдамадым. Белештермәдем үземне.
Кемнәрдер кулакны кыйнавым өчен мактадылар. Кулак булганы өчен генә кыйнамадым мин аны, сине хурлаганы өчен дә…
Синең ахирәтең Миңсылуның әтисен дә кулак диделәр. Хөснулла авылдан сөрдерергә йөрде. Аулак урында бер туктаттым да Хөснулланы:
– Миңсылу – Хәдичәнең ахирәте, әгәр аның әтисенә тисәң, муеныңны сындырырмын, – дидем. – Син председатель булсаң, мин дә актив, – дидем.
Судта шуны искә төшерде Хөснулла. Кулаклар яклы, диде. Күз буяр өчен генә колхозга керделәр алар, аның әтисе дә мулла кызы белән тора, диде.
Кызык бу гомер дигәнең, Хәдичә. Хөснулла да яши, мать якасын, мин дә яшим. Хөснулла миннән көлә, мин көлә алмыйм. Колхоз чыгу белән, Хөснулла әллә кем булды да китте. Авыл халкын алай итеп, болай итеп сурәтләп куйды. Тегесе кулак, монысы ярлы, анысы урта хәлле. Минем өчен авылым кешеләре барысы да бертөсле сыман иде югыйсә.
Дөньяны иңли-буйлый башлагач күрдем, белдем, аңладым мин андый бәндәләрне. Көтеп кенә торалар алар үзләренә җай килгәнне. Җай килдеме, әйдә. Атасын-анасын-баласын сатарга торалар. Аларны тик алга гына чыгарсыннар. Бүтәннәрдә аларның эшләре юк.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?