Электронная библиотека » Вахит Имамов » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:04


Автор книги: Вахит Имамов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
25

Болгар-йортны, саксыз узгынчы таягы тиеп киткән кырмыска оясыдай, капылт уяттылар.

– Бөек ханымыз сезнең йортка килә! Туктамыш ханымыз барча шималь олысларыннан аерым гаскәр җыя. Чиксез сандагы җайдакларны туплый алырдай ялан билгеләгез!

Карабәк үзенең сизгер зиһене белән чамалый, күңеле белән күптән сизә иде. Ерак-ерактагы Сәмәрканд әмире яккан дуамал учакның төтене вә очкыны Болгар олысына да килми калмаячак. Хәвефле һәм зәһәр төтен ярты дөнья күген басып алган икән, аның сасысы, ил-йортыңдагы ишек-тәрәзәләрне җиде катлы юрган-чаршаулар белән томалап интексәң дә, түргә үтми калмаячак. Өстәвенә Туктамыш та гел күрмәмешкә сабышып йөри торган сукыр түгел инде. Мәмләкәттә хәзер Болгар-йорттан да гайрәтлерәк вә җитенкерәк бер генә олыс та юк. Әйе, җирдән калкынырга, сүл җыярга, көрәйгән хәлдә тураеп басарга җай бирмәде түгел, барысын да бирде. Ә көч алгансың, сүл җыйгансың икән, нәкъ сабан аты шикелле үк, сиңа сука арасына җигелергә, хәтта Урда атлы олауны да өстерәргә кирәк.

Карабәк һәр тарафка диярлек йөзәрләгән чапкын куды. Әмер бер үк төрле:

– Сез сайлаган ялан ким дигәндә йөз мең атны сыйдырырдай булсын. Ул тикле ат вә җайдакларны ач тоту да, сусату да гөнаһ. Димәк ки, дала янәшәсендә инеш-чишмәкәйләр челтерәп агу күңелгә хуш килер. Аңа өстәп, бөек ханымыз чатыр корырдай урын чамалагыз. Тау башы да, күл буе да кулай. Ханымызның меңбаш илә олугбәкләрне җыеп киңәш тотуы бар. Аннары, гел эш дип кенә әзерлек күрү дә ярап бетмәс. Җәмгымыз да адәм балалары. Сунар чыгу, иярдән торып киек сугу, чаптарлар бәйгесе төслерәк күңел ачулар да булмый калмас. Һәр тарафны алдан күрә белеп, күмәк хәл итегез.

Ни галәмәт, Имәнкала ягына озатылган чапкыннар төркеме атна-ун көн дигәндә әйләнде дә кайтты. Карабәк инде кашларын бөтәрли үк башлаган иде дә, тегеләр аның кырыс карашын өшкереп тә бирми, авызлар – колакта.

– Соң, безнең олыста күңел ятмастай җир, гомумән, бармыни ул? Әнә, кирәк икән, Сарман кирмәне янындагы Зәңгәр тауга, Азнакай бәк авылы күршесендә кукраеп утырган Чатыр тауга мен дә берьюлы мең казан ас. Ә ул Бөгелмә кирмәне тирәли сузылган Урсал таулар! Сөн ярында киртә башына менгән әтәч төсле кукраеп утырган Каравыл тавы. Шәммәт илә Исәммәт авыллары арасында гөлҗимеш вә чия куаклары каплаган Кызылъяр калкулыгы! Мөслим янәшәсендә боргаланган Ыкның җәясендә очлымын күккә чөйгән Мәгарә-таш!.. Берсеннән икенчесенең хозурына күчеп йөри-йөри, без саташып беттек. Безнекедәй гүзәл йортлар беркайда да юктыр! Җәннәт бакчасын күз алдына китерә алмыйча газап чиккән адәм безнең тарафка бер күз атса җитә!

– Туктале, туктале, – дип, Карабәк чапкын егетләрне туктатырга мәҗбүр булды. – Мин сезне безнең йорт табигате илә сокланып, күңел ачып кайтыгыз дип озаттыммы әллә? Болгар-йортның җәннәткә алыштыргысыз икәнлеген мин болай да беләм. Сез нинди урын, кай төбәкне сайлап туктадыгыз? Миңа шуны атап күрсәтегез!

– Безнең йортта сәйран урынын сайлау кәләш сайлаудан да четереклерәк, – дип, чапкыннар башлыгы Сәяф һаман элеккечә сәяхәтен тасвир итеп авыз суын корытмакчы иде, Карабәк йөзендәге кырыслыкны чамалап, капылт өзеп салды: – Чакмагыш авылы янындагы Нәзарә тау!

– Әһә, Чакмагыш би сатып алган икән һәммәгезне! – дип, Карабәк юри генә җим ташлаган иде, җайдакларның һәммәсе дә күкерттәй кабынды:

– Нинди сатып алу, ниткән хәрәм? Җиләк җыярга тукталган сылу кызлар төсле, итәкләрен түм-түгәрәк итеп җәеп салган, сөзәк кенә тау ул. Дөрес, ике якта дөянеке кебек ике өркәче бар. Алар хәтта сылу кызны җил-давылдан саклау өчен чыгып баскан ике сакчы кебек. Аста – иркен дала, камышлы күл, ә аннары, түшәккә менгәч ялындыра торган килен шикелле боргаланып, бөтерелә-бөтерелә аккан Чәрмәсән… И аның дуамаллануы, и, кылтаеп, кирегә борылышлары! Итәгенең бөрмәләре йә чуклары белән сокланып, артына әйләнә-әйләнә караучы пөхтә кәләшмени! И аның яры буйлап тезелгән чишмәләре! Юк инде, юк, бездәгедәй гүзәл ялан-кырлар, инеш-сулар бүтән бер төбәктә дә булмас!

– Уф, менә, ниһаять, авыз суларымны корыттыгыз, – дип, Карабәк тә чиксез канәгать төстә авыз ерды. – Кияүгә бирәсе кәләш урынына үтереп мактадыгыз. Бу чаклы да гашыйк булып кайткач, шул Чакмагыш би авылы янына барып төпләнербез…

Ният иткән авыл тарафына йөзәрләгән олау чыгып китте. Чатыр, колга, киез, тозлаган ит, каклаган каз, корт, он, бал, киптерелгән икмәк, балта-пычкы, урак-чалгы, юрган-ястык, ятьмә, ыргак, савыт-саба, комган – һәммәсен дә онытмаска тырышып, бик мул төяделәр. Бер уйласаң, куп та кузгал инде, һәрбер тараф әзер. Тик ярамый. Хуҗа үзе дә күренми, фәрман да юк. Кайнар таба өстенә менеп баскан кебек сәер халәт…

Кылны да кырыкка ярырдай булып Болгар диварлары тышында йөгереп йөргән чакта, кирмән эченнән ай тотылган төсле гаҗәп хәбәр килеп иреште:

– Айзирәк тулгаклый башлады. Болгар-йортта сөенеч, бәхет арта!

Карабәк бер ай чамасы алдан ук белә, көтә, тилмерә, хәтта йомырка салырга җыенган тавык шикелле кытаклый да иде бит югыйсә.

– Малай алып кайт миңа, угыл алып кайт!..

Ә хәбәрен алгач, көтелмәгән бер хәл, зур могҗиза кебек. И сәер дә соң бу адәм балалары!

Карабәк абына-сөртенә сараена чапса, тупсада – Алтынчәч. Йөзе корым яккан төсле, бүселеп чыккан.

– Айзирәк тә угыл табып куйса, кайсысын гына үзеңә алмашка бәк итәрсең икән?

Карабәк:

– Алтынчәч! – дип ата каз шикелле усал ысылдауга ук, Алтынчәч шым калды.

– Мине ташлама инде, ятим итмә безне дип кенә кисәтүем. Бигрәкләр дә сирәк күренәсең.

Карабәк түр бүлмәләр эченә атылып керде. Соңгы тупса янына килеп җитсә, эчтә нарасыйның тәүге тапкыр аваз салулары. Керергәме, юкмы? Газиз атасының күзенә күренергә әзерме ул бала?

Карабәкнең ишек катында тын алганын сизеп торганнар диярсең, ишек ачылып китте дә, елмаеп, кендек әбисе пәйда булды. Менә ул ак биләүгә төрелгән сабыйны әтисенә сузды.

– Менә сөен, бер карап бак әле. Суйган да каплаган, тач синең өлгең бу.

Карабәк төргәкне ипләп кенә учларына алды, мәгәр тел дигән әшәке җан һаман тик тормый шул.

– Малаймы соң инде, валлаһи, угылыммы?

– Угыл, угыл инде! Ханнардан кем тусын!..

Сабыен беләк өстенә сузып салган килеш, кереп, Карабәк түшәктә ятучы Айзирәк каршында тез чүкте, аның яңак очларыннан үбеп алды.

– Уйлап куйган исемем бар иде. Аны кушсам, берүк, ачуланма.

– Синең угылың бит, җаным, синең каның. Үзең беләсеңдер…

Тураеп аякка гына күтәрелгән иде, баскыч төбендә – чапкын.

– Туктамыш хан Чулман тамагындагы Айгыр тавын үтте. Елга буйлап кораб илә килә. Күз ачып йомганчы Ага-Базарга килеп төшүе бар.

– Менә бер әкәмәт, – дип, Карабәк баш чайкады. – Әнисе, әнисе, дим! Урда ханы үзе төбәп килгәч, бәби туена чакырылган кунак сыман булды бу, валлаһи! Әй, ярар соң, туй икән туй! Исемне дә хан эргәсендә бергәләп куштырырбыз. Минем ошбу угылыма, димәк, шулай тиеш булган!

26

Ханны каршылау өчен, Чулман ярына кала халкының олысын-кечесен җыеп өлгерделәр. Һәммә инсан матур, пакь киемнән. Кыз-киленнәр чәчләренә – калфак, ир-егетләр кәләпүшләрен элеп чыгарга да онытмаган. «Туктамыш хан, бөек каһан шәхсән үзе килә!» Һич шөбһәсез, мәркәз генә түгел, барча олыс халкы өчен олы бәйрәм!

Яр өстендә сәед Хөсәенне күргәч, Карабәкнең күңелендә гүя җылы учак кабынгандай булды. Үзен үзе тыеп тора алмыйча каударланып, каршысына барды.

– Дөнья гаме артыннан куа-куа, үзең белән серләшеп утырырга да вакыт тапканым юк, – дип, сәедне кочагына алды. – Ә бүген бик урынлы килгәнсең. Олуг хан да синең сәламләүгә, дога-киңәшеңә һәрчак мәмнүн булыр…

Хан корабы Ага-Базар комлыгына килеп төртелүгә, җир өстенә басма төшерделәр. Туктамыш та качышлы уйнап маташуны өнәми бугай, озак көттермичә, кораб борынында урын алды. Идел өстен илереп һәм бердәм яңгыраган алкыш каплап китте:

– Хуш киләсең, бөек таҗдарыбыз!

– Болгар халкы синең тырышлык алдында, мәмләкәт шаны өчен янып көюләрең алдында тез чүгә.

Япь-яшь кызлар чәкчәк тәсбиләре[48]48
  Тәсби – поднос.


[Закрыть]
тотып тезелеште, алар уртасыннан кулына изге Коръән сузган сәед алга чыкты.

– Үзбәк ханнан бирле таҗдарларга мантый алмый иза чиккән идек. Олуг мәмләкәтебездәге суеш-кырылышны фәкать син туктаттың. Синең бөек Урда хакына кылган изге гамәлләрне Ходай Тәгалә бәяләми калмас. Ә без сиңа ошбу кыйбладан тайпылмыйча мәгыйшәт ит дигән теләктә торабыз вә олуг ханымызга янә дан җырлыйбыз, – дип, Хөсәен сәед сүзен тәмамлауга, яр өстендә тезелешкән халык тау иңрәгәндәй күмәк тавыш белән аваз салды:

– Мәмләкәтнең бердәмлеген җуйма, дошманнардан сакла!

– Болгар халкы сиңа һәрбер гамәлеңдә иңдәш, хәерхаһлы…

Туктамыш хан Коръән йөзлегенә иреннәрен тидерде, аннары берәм-берәм Хөсәен сәедне дә, әмир Карабәкне дә кочагына алды. Ике күз төбе дә дымланган, әмма күз яшьләрен яшереп торырга исәбе юк иде аның.

– Болгар олысына әллә нинди олуг ярдәмнәрем тимәде дә бугай. Ошбу дәрәҗәдә данларсың дип уйламаган идем. Рәхмәт инде, рәхмәт, – дип, Карабәк тарафына иелеп пышылдарга да онытмады Туктамыш.

Ага-Базар читендәге аргамаклар ияренә менеп алгач кына, Карабәкнең күкрәк түренә поскан әтәч аваз салды:

– Менә син Болгар туфрагына аяк басар алдыннан гына минем угылым туды, Туктамыш хан, әйбәт фал бу.

– Һи, башта ук әйтеп кисәтәләр аны. Ә мин, беркатлыланып, Болгар халкы мине каршыларга чыккан икән дип алданам.

Рәхәтләнеп, туарылып көлештеләр. Сарай тупсасында Айзирәк терсәк буе нарасыйны Туктамышның учларына салды.

– Безнең угылыбызга ат кую хәзер инде менә синең өстә, – дип шаяртып алырга да онытмады.

Туктамыш ни чарадан бичара Карабәккә төбәлеп пышылдады:

– Нинди ат сайладың?

– Ике ел алданрак туганын Алтынбәк дип тамгалаган идек, монысына Галимбәк дигән ат әзерләдем. Үзем бичарага гыйлем илә зиһен гел-гел үги булды. Ичмаса, угылларымның берсе аңга тиенмәсме?

Туктамыш бар сарайны тутырып аһәң салды:

– Алай булгач, нарасыйның аты Галимбәк булыр…

Озакламый өй түрендә бәби туе катыш мәҗлес канат ярды…

27

Сәяф кул астындагы чапкыннар, сайлый белгән икән валлаһидыр, бигрәк камил, күркәм бу Чакмагыш яланы, Чәрмәсән буйлары, Нәзарә тау!

Ике өркәч тау ышыгына яшереп корылган хан чатыры әзер. Җитмеш кирмә тартып, берьюлы биш йөз түрә сыйдырырлык итеп корылган ул. Түрдә кат-кат киез белән уратылган аерым бүлмәләр бар. Туктамыш хан һичбер төрле нигъмәтне ят итми, «әтәче уянса», җилләнеп тә алсын.

Җитез чапкыннар җыелу көнен беренче августка ниятләп оран салынган иде. Шундый галәмәт йолага әверелеп бара – иң ерак олыстагылар тәүге булып килде. Бу хикмәткә «улы чолгау ураганчы, атасы урманга җиткән» дигән гыйбарә рас сыман.

Аста диңгез булып җәелгән зур яланга шәфәкъ алдыннан берьюлы өч төмәнгә якын җайдак агылып кергәч, Нәзарә тау итәгенә күтәрелгән Туктамыш та, Карабәкне ике яклап кыскан Көңгер җигән белән Солтан бәк тә бердәм шаккаттылар. Таш Билбау ягыннан ук җыелып килгән башкорт яугирләре инде болар. Олау таккан койрыкның һич очы күренми. Әйтерсең лә ялан түренә тау итәге буйлап җиһанда тиңе булмаган буар елан шуыша-шуыша керә. Ләкин елан сыман шома, түм-түгәрәк түгел шул бу ташкын. Ул үз өстен сөңге урманыннан хасил булган түбә белән япкан. Үзе күндәм, үзе елгыр атлар юыртып кына бара. Сыртлары белән гаярь ирнең күкрәгеннән артмас тәбәнәк һәм талымсыз бу атлар тиктомалдан кешнәү дигәнне, юкка-барга тибешүне белми. Хәер, аларның җайдаклары да күрше-күлән өстенә яу йөрү, читне талап баю дигән чирне йоктырмаган әле. Карабәк җиде ел буена хәйран калып яши. Мәскәү кенәзләре әнә Тверь җирен, Сүздәл дружинасы Рәзәнне талаудан ямь таба. Ләһләр әле татарга каршы, әле валах яисә мадьяр җирләренә яу белән йөриләр. Каф тау өстенә гөрҗи белән әрмән сыеша алмый. Җидесу аръягын инде әйткән дә юк. Анда Аксак Тимер дөмекмәсә, Сөләйман суфи белән Камәретдиннәрне генә түгел, газиз барлас кабиләсен, ак вә кара мангытларны, кыргыз-кайсакны да кырып бетерәчәк.

Алай тезеп китсәң, татарда да шул ук бер чир инде. Әнә Мамайның Хаҗитархан белән Актүбә өстенә, ә тегеләрнең җавап итеп Кырым илә Көбә үзәннәрен барып талавына ничә генә еллар үтте әле! Юк, урысы да, мангыты, кыргызы, татары да һич тәртә арасына керә алмый, тәүбә итә белми. Һич югы, башкорт кабиләсенең үз эчендә мондый кайгылар юк. Башкорт урысны барып талау, Каф таудагы гөрҗи белән аланнарны сую дигән чир-зәхмәттән азат. Карабәк Таш Билбау өстенә дә ике мәртәбә сәфәр кылып кайтты. Башкорт ырулары, күбесенчә шул тау итәгенә сибелеп, мал үрчетеп, кыргый бал суыртып, сунар юлына йөреп, мыштым гына гомер сөреп ята. Алар шушы чаклы чирү җыеп китерергә сәләтледер дип кем уйлаган!

Карабәк янә-янә сокланып күз йөгертә. Ирләр бер үк чамадагы киемгә төренгәннәр: өсләрендә – каймалы тун, башларында – төлке яисә кеш тиресеннән тегеп кигән бүрек. Һәр ир-яугир сыртына ике-өч төрле җәя эләктергән. Карабәк нык белә: кечерәк җәяләре – тиен, сусар, куян, төлке сыман ваграк җәнлекләр ауларга чыккан чакта ук очыра торган аткы, ә зурраклары сызгырып очучы, киң колаклы уклар өчен ясалган яу җәяләре инде. Башкортларда, гомумән, сунар эшенә өйрәнмәгән бер генә малай да юк, аларның хәтта көянтә кебек бәләкәй буйлысы да тиен-суарларны, күзенә ук очырып кына, тиресенә зыян китермичә, «чукып» ала белә. Билгеле инде, сунарчының хәнҗәре яисә пычагы булмый калмый. Әнә җайдакларның күпчелеге сыер-бозау тиресеннән тегелгән итек балагына – пычак, билләренә икешәр-өчәр сайдак, хәнҗәр-кылыч тагып килгән.

«Буар елан» дала өстенә тезелеп урнашуга, карсак буйлы алмачуар атлар сыртыннан өч төмәнбаш шуып кына төште. Башкортларда хан вә әмирләр юк, ыру башлыклары арасыннан аксакаллар үзләре үк сәрдәр. Боларының каеш аеллары саф алтыннан, өсләрендә – җиз тәңкәле көбә. Җитез, тиз йөриләр.

Өчесе дә Туктамыш алдына тукталып тез чүкте.

– Башкорттарның җалаер, бөрҗән, мең, көзәй, җурмат ырулары һинең сакыру буенса килеп етте, бед ерак сәфәргә лә әдер, боерың гына бедгә, бөек хан хужамыз.

– Рәхмәт, рәхмәт, мин искиткеч мәмнүн, – дип җаваплады Туктамыш, төмәнбашларның һәр өчесен кочагына алып. – Без сәфәргә әле бүген-иртәгә генә кузгалмабыз. Хәзергә дала буенча таралып урнашыгыз, ял итегез…

Чират белән көтеп алган төмән Мәскәү белән Тверь калаларыннан килгән булып чыкты. Җиде-сигез еллар элек бер-берсен сытып бетерердәй дошман иде болар, бүген, кирәк булгач, кулга-кул тотынышып йөриләр. Болар төмәнбашны сайлап интекмәгәннәр, Мәскәү кенәзе Василий да, Тверьдагы Борис белән Рәзәндәге Алексей да үзбаш булып йөри.

– Ә Җүнкаланың күндәм кенәзләре Василий белән Семён бу юлы ни рәвешле миңа буйсынмаска батырчылык итте? – дип, Туктамышның ярсып җикеренүенә җавап итеп, урыс сәрдәрләре иңбашларын гына сикерттеләр.

Хан чатырындагы мәҗлес янында гына сер берникадәр ачылгандай итте. Янда утырган Алексей Карабәкнең колагына пышылдады:

– Җүнкаладан Семён купкан иде, Мәскәү кенәзе: «Без Муромда әле ике атнадан соң гына җыелабыз», – дип, аны ялгыш юлга кертте. Семён арт ягына ут капкандай чыгып йөгерсә дә, хәзер инде өлгерә алмаячак. Иделгә килеп җиткәнче, чирмеш урманнары аша узасы бар. Ә чирмешләр үчле. Аерым-аерым йөрсәң, урам эте урынына тотып тукмаулары бар.

Кара, кара, Мәскәү кенәзе дә йоклап утырмый бит. Ул да әүвәл Туктамыш колагына иелеп нидер пышылдады, тегесе ияк каккач, Нәзарә тавындагы «өркәчләр» не дә уятырдай итеп, учларын шапылдатып алды. Килешенгән, шартлы хәбәр икән. Чатыр ишегеннән кайсы алма-чия, кайсы каз итләре тулы тәпси тоткан япь-яшь кызлар кыр казлары сыман тезелешеп керде. Үзләренә берүк күз тимәсен! Маңгай өсләрендә – энҗе-мәрҗәннәре белән ялык-йолык килеп торган кәккүш, иңнәрендә – якалары, җиң һәм итәк очлары көмеш җепләр белән чигелгән алсу, зәңгәр, кызыл, яшькелт күлмәк. Аккош канатыдай нәфис куллар алга таба сузылган, билкәйләре үзенә дәшеп тора, болан баласыдай тек-тек итеп еш-еш атлаган төп-төз аяклары һаман-һаман дәрт кенә өсти сыман. Ә ул эре алма яки нәни кавын кебек булып тулган һәм атлаган саен дерт-дерт сикергәләп торган күкрәкләре, үзләренә тартып, ымсындырып, сихерләп тора инде!

Туктамыш хан:

– Аһ, гүзәлләр! Тач аккошлар! Юк, хур кызлары, хур кызлары болар! – дип, һәрберсенә бәя биреп чыкты.

Ханның ике ягына ике сылукайны кертеп утырттылар. Валлаһи да, чибәрләр, тел-теш тидермәслек. Алар ягына Карабәк тә еш-еш күз ташлады. Уңдагысы бигрәкләр дә Алтынчәчкә тартым. Төпченә башласаң, хәтта сеңелкәше йә кардәше булуы да мөмкин. Ләкин ни хакына гына төпченергә? Бу сылукай бүген барыбер Туктамыш түшәгенә сузылып ятасы бит. Чит-ят яры, чит-ят карлыгачы. Алтынчәч шикелле үк кайнар микән, назлымы икән әле? Күкрәк таучыклары һич ким түгел. Әмма… әмма иреннәре бигрәк нечкә, җеп шикелле икән. Димәк, усал. Аннары моның күзләре дә Алтынчәчнекедәй күл суы шикелле зәп-зәңгәр түгел бит, яшькелт-соры гына. Әле кендек асларында, бот тирәләрендә җыерчык йә сыр булуы да мөмкин. Юк инде, юк, аның Алтынчәче белән Айзирәккә җиткән гүзәл затны һич тапмалы түгел!..

Чынлап та, берзаманны Туктамыш, соры күзле чибәркәйне култыклап, эчке бүлмәгә кереп югалды бит.

– Шабаш! – дип, уң кул бармагын иреннәренә тидереп дәште Василий кенәз Нәзарә тавының төп хуҗасы сыман. – Бетте, таралабыз! Яшь парга назлану өчен җай бирергә кирәк!..

Мондый үтә нечкә мөһим мизгелләрдә хәтта тел белмәгән инсаннар да тәрҗемә атлы киртә-күпер сорап маташмады, ыңгырашып тормыйча да бик тиз таралдылар. Ә таң аткач, Василий гына түгел, хәтта атасы Дмитрий Иван угылы да дистә еллар буе хыялланган бүләк игълан ителде.

– Бөек хан фәрманын санга санамыйча, яу сәфәренә махсус дружинасын юлламаган өчен, Семён Константин угылын үзбаш кенәзлектән алып атам! Стародуб олысы илә идарә итү өчен, ярлык Василий Дмитрий угылына тапшырыла!..

Сүзсез дә аңлашыла – Мәскәү чибәренең чатырдагы мунчасы ай-һай кайнар булган!..

28

Чакмагыш даласындагы җайдак саны ун төмәннән артып киткәннән соң, Туктамыш хан, ниһаять, Җаек дәрьясына төбәп юлга кузгалырга әмер бирде. Әүвәл шактый кызу юыртканнар иде, Ашказар елгасын кичкән чакта гаҗәп сәер хәлләр булып алды.

Кичү урыны өчен ертауллар алдан ук биш-алтылап сайлык табып куйды юкса. Ләкин меңбашлары авыз ачып бару аркасында, Мәскәүнең бер зур олавы белән Болгар каласыннан килгән ризык-шайман арбалары бер кичүгә килеп тыгылганнар. Арбакашлар хәтәр усал ашыктырган, ахры, суы ияр өзәңгесенә җитәрдәй тирән бер урында унбиш-егермеләп арба үрәчәләре белән бер-берсенә атланып ябышканнар. Атлар пошкырыша, буа сыман киртә барлыкка килүдән агымсу тагын да күтәрелеп, чоңгыл төсле кайный. Ирләр урысчалап та, татарчалап та яман сүгенешә. Мондый мәхшәр купса, тинтәк ирләр табылмый каламы соң! Шундый бер-ике сантые чыбыркы уйнатуга, ат-бичаракайлар тәртәләргә тибеп сикеренә, ярсуыннан кешни. Ләкин бер генә малкайның да һичбер гаебе юк, хуҗасы бозау булган өчен шулай ыргак-тозакларга килеп капканнар бит!

Егермеләп олаучы ир, елга суына чумып, үрәчәләрне аралый башлаган бер мизгелдә Мәскәү ягыннан килгән урыс белән Болгар яклы яугир бугазга-бугаз килеп сугышырга тотынмасыннармы! Ярый әле кулларында балта-кылыч, пычак-хәнҗәрләр юк, сәфәр тыныч баргач, коралларын арба түренә салып ыргытканнар. Иллә мәгәр икесенең дә йодрыклары бәләкәй чүлмәкләр шикелле хәтәр саллы… Борыннарыннан, авыз читләреннән чәчрәгән кан тамчыларына карап тормыйча, әтәчләр шикелле һаман чукышалар. Әүвәл бу орышка бер юаныч, күңел ачу кебек карап, көлешә-көлешә, читтән генә күзәткәннәр иде, кызган башлар арба түренә ташланып балталарын эләктерүгә, иңнәренә килеп сарылдылар.

– Михайло, очнись, не дури, чертяка! Это же их земля. Сейчас мы десятерых побъём, а ночью они сотню наших вырежут.

– Борһан, җүләрләнмә! Урыс белән тапма да, бүлешмә дә. Алар белән бер басуга чыгып утырырга да ярамый. Каберең якын булмасын, беләсең бит!

Меңбашлары килеп камчы белән яра башлагач, бик тиз суындылар. Икесе дә, бер-берсенә күрсәтеп, акланышырга кереште.

– Вот этот гадина убил нашего Бренко из арбалета на Куликовом поле. И он же потом вторым выстрелом снёс червоный наш стяг. Вовек не забуду!

– Мин үрәчәне ычкындырырга дип иелгәч, яннан килеп, үзе тондырды бит. Урысның иртәнге акылы төштән соңга ярамый. Нигә миңа килеп бәйләнгәнен мин кайлардан белим? Ә бер җай чыккач, мин дә, кинәнеп, тән язып алдым. Мин аның каршына ясак күтәреп бармадым, ул кабих җан безнең алга яхшатланып, мүкәли-мүкәли, үзе килде ләса, бик үк сикеренмәсен!

Ыгы-зыгы тынуга, барча ирләр, Ашказар ярындагы йомраннарны уятырдай итеп, гөр-гөр килеп көлештеләр. Меңбашлары, якаларыннан сөйрәп, бер-берсенә каршы куйганнан соң, калай әтәчләрнең кочаклашып дуслашудан гайре чарасы калмады.

– Да, ты уже свой, свой! Впредь мы навеки! – дигән булды үгездәй Михайлосы.

– Һе, урыс белән дуслашсаң, балтаң билеңдә булсын. Валлаһи, хак икән, – дип көлдерде дус-ишләрен Борһан мәргән…

Ходайга мең шөкер, шуннан соң яңа чоңгыл-кичүләрдә туры килмәделәр. Туктамыш хан шушы чәкәләшүдән сабак алды, ахры, урыс төмәне белән чирмешләрне Җаек белән Сакмар кушылган иңкүлектә калдырды да китте. Аеруча моңа Василий кенәз яман котырынды.

– Мин дружина ирләрен ерак яу сәфәренә дип котыртып алып чыктым. Йөзәрләгән өстәмә олаулар да алдык. Без буш кул белән борылабыз икән, ни йөз белән үзем күреним, ә ирләр өйләренә бет кенә ияртеп кайтсынмыни?

– Сез монда поскында, – дип юатырга мәҗбүр булды Туктамыш хан. – Хәвефлерәк хәбәр юллаттырсам, безнең эздән шундук ыргылырсыз. Яулар алда әле, алда яулар…

Җаек – азгын елга. Бер урында талгын гына җәелеп тирбәлә дә, сыер-сарыкларын көтүгә куарга соңарган яшь киленнәр сыман, кинәттән уянып, сикергәләп ага, кайный башлый. Җаекның кәефен чамалап, аның аша кичү урыннары сайлавы да кыен. Әле генә яр читләрендә чишмә суларыдай талгын челтери ул, шуңа алданып ашык-пошык чумсаң, елга уртасында сине чоңгыл көтә. Шул тилерәк булганга, төпләрендә чуртан-җәеннәр дә, мәрсин балыгы да мыжлап тора аның.

Сарайчык каласына туры китеребрәк төмәннәрне каршы якка күчерә башлагач, төмәнбаш һәм бәкләргә тын алырга беркадәр ара чыкты. Хан казаны, әлбәттә, аерымрак, шулай да Карабәк Туктамыштан барыбер читләшмәде. Хан янына сәгать саен чапкыннар өстәлеп кенә тора, мәгыйшәт агышын күзаллавы җиңел.

– Хәсән бәк сөендерә. Безнең чирүгә берәр атнадан соң чиркәс илә кыпчаклар, Мираншаһ этләреннән качып котылган кыргыз җайдаклары белән аланнар да килеп кушылачак икән, – дип хәбәр уртаклашты хан, һич тә көтмәгәндә.

Бәйләрбәген тәүлегенә унар тапкыр телгә алалардыр, Карабәкнең теле гел кычытып тора, айлар-еллар буена күңелен кытыклаган сорауны хан алдына һаман-һаман ярып сала алмый. Менә бүген алар икәүдән-икәү генә, Туктамышның тел төпләрен тарткаласаң да ярый.

– Син Сауранны алгач, Тимер Мәликне дә, Балтыкчы бине дә кылычтан үткәргәнсең, анысын борын асты кибә башлаган һәр такырбаш белә, – дип, ипле, талгын тавыш белән генә ялкын кузгатты ул. – Хәсән бәк хакында да менә Ырыс хан янында иң ышанычлы бәк булган, соңрак хәтта бәйләрбәге булып та саналып йөргән, диләр. Еллар узып китте, ә мин аңлый алмыйм. Хәсән бәк тә ул вакытта синең шәхси дошманың булып торган лабаса. Шулай икән, нишләп фәкать аны гына исән калдырдың син?

Туктамыш, бу сорауны көтеп йөргән сыман, көлемсерәп кенә җавап тотты.

– Мин синең, Сарайга килгән саен, Хәсән янына сугылып чыгуыңны беләм. Нишләп безнең араны үзе аңлатмады, монысы сәеррәк. Хәлбуки аның үзенә аңлатып бирү, мөгаен, читенрәктер дә. Чөнки адәм балаларының күңеленә бер тапкыр корт кертсәң, аны мең шифа белән дә савыктыру авыр.

Туктамыш казан астына кыска итеп чабылган чыбыкларны ташлады да берникадәр читкәрәк күчте.

– Хәсәнгә килсәк, менә болайрак ул. Син беркадәр бутыйсың. Мин Тимер Мәлик белән Балтыкчы бине җәзага тарткан чакта, Хәсән Күк Урданың бәйләрбәге түгел иде инде. Хәсән Ырыс хан янында гына түрдә булды. Ырыс хан аяк сузуга, Токтакыйны бәреп төшерделәр, тәхеткә Мәлик сәрхуш ия булып куйды. Сәрхуш оясына акыллы баш сыймый, Хәсән бәкне дә шундук читкә типте ул. Бәлки, Мәлик янына үзе дә артык ыргылып тормагандыр. Кыскасы, Сауран миңа капка ачкан чакта, Хәсән анда беркем түгел иде. Андый кеше дошман була алмый. Шуңа күрә җәзалау турында сүз кузгату һич урынсыз иде.

– Менә шулай гади генә хәл ителгән, алайса? – дип, барыбер аптыраудан туктамыйча сорау бирде Карабәк. – Ә ничек аны олугбәк итеп диваныңа алдың?

– Менә монысы чыннан да сер инде, – дип, Туктамыш шаяртып кына бармак янап алды. – Син минем шул кадалып киткере Сауран янында өч тапкыр җиңелеп качканны ишеткәнсеңдер, шәт. Беренче тапкырында мине Карача мирза борадәрем ияренә салып кына коткарып кала алды. Шуннан соң гына миңа Тимер бәк гарәп чаптарлары бүләк итеп куйды. Өченче тапкырында чаптарлар коткарды, гел аларга рәхмәт укып яшим. Ә менә ике арадагысын, икенче котылуны чын могҗиза дип атасаң да була. Токтагый төмәннәрне, сыртлан шикелле, арттан ябырылып тар-мар иткәч, Ак-су ягына чыгып ычкындым мин. Ниндидер үтә елгыр җайдак куа чыкты. Уклары минем колак төбеннән, хәтта култык астыннан да сызгырышып оча. Чамаладым инде, гаҗәеп шәп мәргән бу. Укларын юри тидерми, мин качакны өнсез калдырмакчы. Шул Газраилдән качыйм дип, ярга таба кырт борылган идем, аргамакның бер тоягы иске йомран оясына туры килде бит. Чаптарымның бер сыйрагы шартлап кына сынды, җаныкайның. Мәтәлчекләр ата-ата очып төшсәм дә, тын алып ятарга вакыт юк. Өстемдәге көбәләрне салып ташлый-ташлый, Ак-су эченә чумдым. Икенче як ярга кадәр ара ерак – ике йөз адым чамасы бар да бар инде. Артка таба караш ташлап, кызу-кызу йөзәм. Ә минем Газраилем ияреннән төште дә яр өстенә басты. Хәзер моңа чаптар да комачауламый, минем баш өстеннән төп-төгәл бер карыш ара калдырып, ук артыннан укны очыра бу. Уңга-сулга ташланмакчы булам, су төбенә чумам… Тәмам сулыш капты. Гел бер урында чәбәләнгән сыман. Шулай да елганың яртысын йөзеп үттем, ниһаять. Эчкә җылы йөгергәндәй итә. Газраилем инде укны очыртып җиткерә алмас дигән шайтан уты да кабынгалап алды. Һәм нәкъ шул мизгелдә әүвәл бер ук минем чәчне тырмап-ялмап үтте, аннан икенчесе. Юк, юри интектерә, газаплый бу, каһәр. Инде соңгы тапкыр чумармын да ярга тикле бүтән чыгып тормам дип кенә хыяллана идем, шалт иттерде дә минем уң як беләк өстенә бер ук утыртты бу. Чамалаган, әлбәттә, сөяккә тидермәгән. Сыңар кул белән ярга чаклы иштем. Мөгаен, ул сәрпи ук та очыра алган булыр иде инде, ләкин җәясен башкача корып маташмады. Шул Газраил аркасында гына мин исән-сау калдым.

– Әстәгъфирулла, чынлап зур могҗиза! – дип, Карабәк баш чайкады. – Аңлавымча, синең Газраилең Хәсән бәк булып чыккан да бит инде.

– Әйе, нәкъ шулай, Карабәк-Габдулла хан. Ул үзе моны искә дә төшермәде, Сыгнакта утырган чагында бер ауга җыенып чыккач кына чамаладым. Күзәтәм, моның кулы һич тә ялгышуны белми, кирәк икән, әрлән-йомранны да йә башына, йә тәпиләренә тидереп кенә чүки. Ә аның ук очыру ысулы бер үк төрле. Бервакытны хәтта сәрпи ук колагы белән бер җайдакның сыңар өзәңгесен кисеп төшерде бу. Шуннан маңгаена туры бәреп сорыйм. «Теге чакта җен шикелле куган бәндә син идең бит», – дим. Әүвәл танымады, бераздан гына ачылды. «Мин, әлбәттә, сине юри качырдым, – ди. – Токтакый да, Тимер Мәлик тә аталары Ырыс ханга лаек була алмады, ә Урдабыз каты куллы хансыз шундук таркалачак. Ичмаса, бу калсын. Аның артында Аксак Тимер тора, Туктамыш барында ул безнең өскә ташланачак түгел дип, сине сайладым», – ди. Юкса мин Сыгнак хуҗасы булырга да өлгермәгән, мескен башкайларым җиңелүдән чыкмый азаплана иде әле, ә Хәсән, менә барыбер күрәзәлек иткән булган инде. Валлаһидыр, хикмәт!.. Ләкин Хәсәнне соңыннан ул мине исән калдырды бит әле дип кенә өскә күтәрмәдем, икмәктер, Карабәк. Ни аяныч, Хәсән кебек, синең кебек, ил сынмасын, Урда чәчелмәсен дип җан атучы сирәк…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации