Текст книги "Карабәк. Каенсар (җыентык)"
Автор книги: Вахит Имамов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
29
Җидесуга кергәч, Туктамыш Аксак Тимер тарафына махсус илче куды.
– Туктамыш ун төмәнне җитәкләп үзе килә, – дип тәкрарлады шаһ-солтаннар белән очрашуда эт каешы кебек шомарып беткән Карача мирза. – Шарты фәкать бердер – Туктамышның гомерен кыярга дип булгак әзерләгән Идегәй белән Тимер Котлыкны кире кайтарып бир.
Аксак Тимер җиз торбаныкыдай тавышы белән ихахайлап көлде:
– Ә мин аның ни сәбәпле ут йотуын беләм. Ул Ырыс хан утарыннан качып минем куен астына башын тыккан чакта, мин аны кайтарып бирмәдем бит. Үзем чәркә таптым, үзем симерттем дә аны Ырыс-дошман өстенә өстердем. Ул, имчәк таба алмаган бозау сыман, берни кыра алмагач, шәхсән үзем бардым һәм Сыгнакка утыртып та кайттым. Мин аны кеше иттем, хан иттем, ә ул, мәнсез, биткә лачкылдатып төкерде. Инде үзенең араныннан нәкъ шундый ук бәкләр качып киткәч, астына су йөгерде. Минем йә Идегәйне, йә Котлыкны, симертеп, аның өстенә ташлатудан курка. Әйдә, калтырансын. Әзер ханнарны үз утарымда бәйдә тотып торганны күреп, ул миңа бик чамалап өрсен…
Туктамышның якын туганы Карачадан башка төрле сүзләр көтми иде инде, Аксак Тимер, кабаланып, алга кул изәде:
– Җидесудан көл калдырып узам!
Әйе, Яссы каласын уйнап кына яуладылар сыман. Ирләрнең байтагы моңа чаклы бер дә яу йөрмәгән, аларны җикереп-камчылап та туктатырлык түгел. Яссыдан соң, юл өстендә очраган эреле-ваклы сала-кышлакларны талый-талый, Сәмәркандның үзенә үк төбәлеп ашыктылар. Туктамыш, Себер карурманнары эчендә посып яткан әмир Камәретдинне чакырып, Тубыл аръягына елдам чапкын юлларга онытмады. Барча гамәл рәте белән, ипле генә бара иде сыман.
Әллә шайтан аяк чалды, әллә Ходай Тәгалә тагын артын куйды, Туктамыш хан Сәмәрканд юлында борыны белән таш өстенә каплангандай булды. Кайда гына яшеренеп яткан да, кайсы шайтаны төртеп уяткандыр – Сырдәрья тамагына якынаеп килгән бер сәгатьтә җир өстенә котып салкыннарын китерде дә орды. Шуның өстенә дию сулышыдай коточкыч җил купты, әллә каян күтәрелгән энәле боз болыты адәм балаларының күз кабакларын, яңакларын, муеннарын, колакларын әле сәрпи ук канаты, әле пычак йөзе төсле телгәләде. Аннан да яманы – энәле боз кисәкләре нәни, әмма зәһәр хәнҗәр урынына атларның да борын яфракларына, күзләренә килеп кадала, өнсез калган чаптарлар, бүре тешләреннән качарга җыенгандай, ышыграк бер оя эзләп сикеренә, катып беткән куллары белән тезген тота алмаудан, җайдаклары тояк астына коелып төшә… Тоякка изелүдән ирләр җан тавышлары белән ачыргаланып кычкыра, ис-акылын җуйган атлар кешни. Үзәнлекнең эче тулы мәхшәр, яр өсләре – тоташ гарасат.
Күз ачкысыз буран ике көн, ике төн буена котырынды, яр аслары егылып аяк-билләрен сындырган атлар һәм җайдак ирләрнең йөзәрләгән мәете белән тулды. Өченче таңда коточкыч җил беркадәр басылуга, Туктамыш хан ни чарадан бичара әмер игълан итте:
– Ризык олаулары кайда адашып калгандыр, очына чыгучы юк. Ачлыктан атлар кырыла, үзебезнең дә хәлләр үтә мөшкел. Үләт атлы афәт кузгалганчы, төмән-төмән булып, төрле тарафларга юл алыгыз. Яугирләргә вә атларга ризык табу мәшәкате үзегезгә кала. Аз гына аякка басуга ук, йодрык булып янә тупланырбыз.
Юк, Туктамыш хыялланганча, ансат кына туплана алмадылар. Күз ачкысыз буран һәм гарасат бер Туктамыш гаскәренә генә килеп ябырылган, ә Аксак Тимернекеләр, гайбәт сүзгә тарган кодачалар төсле, өф-өф итеп кенә чәйләр эчеп, коймакларын кабып, җылы учак янында посып утырганнар. Туктамышның төмәннәрне таратуын белеп алуга ук, билгеле инде, карт бүреләр сыман, тын да чыгармыйча, алар шундук әле теге, әле бу төмәнне койрык-ботларыннан каптырып таларга тотындылар. Аксак Тимер үзе, азгын ирләр төсле, Сырдәрья буйлатып, аяк очларына басып атлагандай, шыпырт кына килгән дә юрганын ачып ташлаган тол хатындай яклаучысыз калган Әтрар белән Сыгнак калаларын басып алган, алай да кызуын басмагач, Урда җире аша Җаек елгасына таба юнәлгән, ди. Җитмәсә, Туктамыш үз артыннан ташланмасын дип, ике сатлык җан – Күнче углан белән Тимер Котлык кул астындагы төмәннәрне ханга каршы юнәлткән. Дөрестән дә, Туктамышка Ырыс ханның улы белән җигәненә каршы яуларда шактый көннәр әрәм итәргә туры килде. Ниһаять, шул Ырыс этләреннән котылып, Аксак әмир эзенә баскан гына иде, тегесе урау юллар белән, аяк табаннарына ут капкандай, кабат үзенең Сәмәрканд ягына борылып киткән.
Юкка түгел. Туктамыш төмәннәре Ырыс угыллары һәм Тимер бәк белән куышып йөргән арада, Җидесуга шималь ягыннан Камәретдин үзе, ә Ыссык-күл тарафыннан махсус чакырылган Магулстан чирүе бәреп кергән икән. Котырынган Аксак, бер көтү ау этләре уртасында калган ана бүредәй ярсып, әүвәл әле Камәретдин, әле Магулстан чирүе өстенә ташланып бәргәләнгән. Аксак Тимер, валлаһи да, ана бүредер шул, икесен дә кире бора алган. Камәретдин, бичара, янә Себер карурманнарына кереп яшеренгән, ә Магулстан чирүе котылып кала алмаган. Аксак әмир аны Ыссык-күлгә кадәр эт өере урынына чыбыркылап куган. Нәтиҗә шул: Аксак әмир мәркәзләре булган Алматыны яулап, Магулстан җирен тәмам буйсындырган…
Сарай каласына кайтып егылганнан соң агылган хәбәрләр Туктамышның табан астында да учак дөрләтте.
– Җидесудан барча төмәнбашлар да әйләнеп кайтмаган бит. Идегәй һәр төмәнбаш янына да тегеләр сәфәрдә чагында үгетчеләр юллаган булган икән. Бакши морза, Турчак углан, Хаҗетдин Айдын бәк – барчасы, икешәр-өчәр мең яугирләрен ияртеп, Идегәй аскан казан хозурына барып кушылганнар.
Туктамыш әле бу хәбәрне дә тамак төбенә килеп утырган сөяк кисәгедәй бик авырлык белән йоткан иде, аның артыннан тагын да утлырагы килеп иреште.
– Син урыс төмәненә кире үз кенәзлекләренә кайтып китәргә рөхсәт иткәч, ярты юлда аларны Мәмәт Хуҗа илә Әхмәт-Кадыйр әмирләр куып җиткән. «Туктамыш белән Аксак Тимер, ике бүре сыман, сырт кабартып, йон туздырып сугышырга ябыштылар инде, берсен икенчесе бугазлап ташламыйча, аларның тынасы юк. Һәр таң аткан саен үлем көтеп булмый, үзегезнең янга сыйдырыгыз, сезгә иярәбез», – дип, Василий кенәз каршына тезләнеп ялварганнар. Ә Мәскәү кенәзенә тантана итәргә нигез генә булсын. «Чукынасыз икән, кабул итәм» дигән шарт куйган, ди, теге. Безнекеләр сүзсез чукынганнар. Шул иманын саткан ике эт җан янына кичә генә синең түшәк биең булып торган мүкләк соран Бәхти бәк тә барып кушылган бит.
Туктамыш хан, чигәләренә ябышып, тәмам бөгелеп төште…
– Илен генә түгел, иманнарын да сатучы кабих җаннар кавеме пәйда булды. Ошбу чирдән котылырмы татар? Әгәр мондый хафа үләт төсле азса, безгә – ясин! Хурлык, хурлык!
30
Бакча арасындагы ызаннарны бүлә алмаган өчен, читәндәге киртәләрне йолкып, урам уртасында кан чәчрәтеп сугышканнан соң рәхәтлек кичереп таралышкан дуамал күршеләр төсле, Җаекның як-ягындагы Урда каһанлыгы да, Сәмәрканд әмирлеге дә коймалар артына кереп бикләнгәндәй булды. Җаек үзе кичтән, келәт белән лапас арасында тыр-тыр йөреп арыган карчык кебек, өстенә кәҗә мамыклы аксыл калын шәлен ябына да төне буе акрын гына гырлый. Иртәнге кояш нурлары, аннары сызгырып искән җилләр генә аны әүвәл чукларын, аннары инде шәлен тулагаем тарткалап-йолыккалап, татлы йокысыннан уяталар. Төнне йоклап уздыруына үкенгәндәй, елга көне буе тагын толымнарын саташтыра-буташтыра бөтерелеп ага, юлында терсәген тырпайтып торучы пырдымсыз яр-кыя очрадымы, үчләшкәндәй кайнапмы-кайный, аннары, тынычлап ял итәрдәй үзән-сайлыклар эзләп, тагын алга омтыла, кабалана…
Элек Җаек елгасы чик сызыгы түгел иде. Аның хәтта сай кичүләре дә Сәмәрканд, Үргәнеч, Алматы, Сауран базарларына ашыгучы сәүдәгәрләр олавыннан, өркәчләре арасына ефәк-постау, читек-кәвеш, көбә-калкан, кылыч-хәнҗәр, чәй-дөгеләр, хәлвә-каклар, йөзем-анар, күн вә киез төягән дөяләр кәрваныннан кайнап тора иде. Кәҗә-сарык, колын-тайлар, елкы-дөя көтүләрен бер-берсеннән качып-урлап кына каршы як җәйләвенә күчереп утлаткан башкорт-мангытлар, кыпчак-бәҗәнәкләр, кыргыз-кайсарлар да тик тотмады елга суын. Капма-каршы ярдагы ил-гавамнар белән бергә Җаек та кайнады, тынгылык күрмәде. Ә хәзер елганы корбан мал эзләп чабучы бүре-сыртланнар гына кичә, аннары адашкан олаучылар, дәрвишләр чыккалый. Зиһенен җуйган хакимдарлар халыкларын гына түгел, табигатьнең үзен саташтыралар. Чөнки хәзер көпә-көндез дә, кояш нурлары астында көмеш тәңкәләрен уйнаклатып, көмеш тасма кебек ялтырап аккан көенчә дә йоклый Җаек…
Аның каравы елга суын хәзер төнлә ерткалыйлар. Җаек бүген сазаган кыз, тол хатыннар кебек. Сәмәрканд ягындагылар тәмам ияләште. Һәр төн саен кырык-иллешәр җайдак, аның толымнарын, күкрәкләрен, бәгырен таптап, көнбатышка уза. Кайвакытта шулар яр өстендә Идел ягыннан Сәмәркандка таба ашыгучы көндәшләре белән очрашалар. Сөйләшүләр озак яңгырамый.
– Идегәй мирза мине Кырымдагы Яүләш бәк хозурына төбәп юлга куды. «Туктамышны чөйсәк, баш вәзирлек – сиңа, төмән ияртеп килә алмыйсың икән, безне көткән яуда арт ягыннан када» дигән сүзләрнең җеген җеккә тапшырырга боерды. Поскын нөгәр тозагына барып эләкмәсәм ярый да бит, без, әрвахлар, Ходай кулында шул.
– Мин Болгар әмире яныннан кайтып киләм. Ул Идегәй хозурында хәтта бәйләрбәге булуга да риза түгел. «Яудамы, җыендамы – кайда гына туры килмәсен, ул кабахәт җанны үз кулларым белән кыячакмын», – ди. Бернинди байлыкка, дәрәҗәгә кызмый, Идегәйнең вәгъдәләрен тезәргә тотынсаң, шартларга җитешкән шикелле ярсый башлый. Аның кулыннан көч-хәл илә чыгып кача алдым, тилемсә Идегәйдән котылып булмас инде…
Ничәдер минутлар буе тагын тынлык, Җаек черем итәргә дип онытылган сыман. Ләкин дала ягында янә тояк тавышлары, яр өстендә тагын өзек-өзек сүзләр.
– Аксак Тимер Туктамыш хан юллаган илчене кире куган. «Идегәйне сораганчы, хатынымны сора, миндә алар бер дистәдән артык. Син – изгелекнең кадерен белми торган игелексез ишәк. Идегәй миңа бөтен Урда халкын син ишәккә каршы эт урынына өсләтү өчен кирәк», – дип тик тора, ди. Теге илче, бичара, кайтырга да курка, аптыраганнан Себер ягына, әмир Камәретдин канаты астына китеп барган икән.
– Кайтыргамы-юкмы, мин дә белмим. Идегәйне суеп булмасмы дип, уннан артык җасус юлладык бит инде. Ул кабих җан үз тирмәсен өчәр катлы җансакчылар белән ураттырган. Өстәвенә тирмәсенә һинд ягыннан елан ашый торган бер кош кайтарган, ди, ә ул хөрәсән чит-ят исне ун адымнан сизә, тупсага да килеп булмый икән. Идегәй, явыз, безнең биш шымчыны шулай тотып ботарлатты. Мин әйләнеп кайтсам, Туктамыш та кимен куймаячак. Ул, җәллад, үз хатыны Тәүлинбикәне дә карачкы урынына чапкалаган, үзең дә беләсең бит…
Җаек өстендә тынлык. Озак тормас төсле. Күндәмлек, коллык, буйсынулар мәңге-мәңге сузылмаган кебек, табигать-мәгыйшәт тә гел бертөрле дәвам итә алмый. Дәһшәтле һәм шомлы бер тынлык бу. Давыл якынлаша. Дулый-дулый, нык кына котырыр кебек…
31
Кисәк кенә иңбашына төртүдән дерт сискәнеп уянгач, үзенең тирмә түрендәге ятак каршысында бертуган абыйсы Идегәйне күреп, Гайсә мирза әүвәл өстенә бер мичкә бозлы су койгандай куырылып калды, икенче мизгелдә, сырты белән әйләндерелгән мәчедәй сикереп, аягына басты. Күз ачып йомарлык арада сыңар кулы белән түшәк очындагы агачлар өстенә сузылган иде дә, бармакларын утлы күмергә тидергәндәй, кисәк тартып алды. Хәнҗәр-кылычлар юк.
– Мин нәкъ шулай, коралга ябышырсың дип күзалладым да, – дип, иң элек Идегәй телгә килде. – Бәласеннән баш-аяк, шуңа җыештырдым.
Гайсә чабыш аты төсле еш-еш сулыш ала. Карашлары сунар тозагына килеп капкан җанварныкы сыман. Чыгып качу өчен җай эзли… Күз алдында ялтырап сазлык суы ятса, ул берни дә уйлап тормыйча сикереп төшәр иде. Ә монда хәтта баш тыгарлык кына ярык та юк. Идегәй тирмә ишегенә юлны таш кыялар кебек каплап баскан. Тирмә уртасындагы тимер таганда очкын чыгарып яткан күмер өемнәре. Тирмә тышында исә күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы төн.
– Кабих җан Туктамыш, мине сиңа Газраил төсле сурәтләп, өнеңне алган икән, – дип, янә Идегәй аваз бирде. – Аннары мин синең Газраилең була аламмыни? Син газиз энекәш бит. Бертуган энекәш! Туктамыш үз куллары белән җанын кыйган Балтыкчы би угыллары бит без, шуны аңлыйсыңмы?!
Канлы вакыйгадан соң инде ун елдан артык гомер үтеп киткән. Гайсә әтисенең үлемен үз күзләре белән карап тормады бит. Анда салкын акыл, башка төрле хисләр. Энекәш кеше һаман эндәшмәде.
– Мин синең җаныңны кыярга дип тә килмәдем, адашкан сарык бәрәне урынына үз утарыма сөйрәп китәргә дә исәбем юк, – диде Идегәй аңа. – Ә кисәтергә тиеш. Монысы абый булган кешенең катгый бурычыдыр. Аннары… аннары барча яугирләрне бер Идегәй утарына җыеп тутыруның да кирәге юк. Таянырдай ирләрнең һәр адымда, һәр почмакта әзер булып торуы отышлырак. Ә алар бар! Алар меңәрләгән! Син абыең хакында һичбер ярдәмчесез көе Меңкышлакка килеп җиткән дип уйлыйсыңмы әллә?
Фәкать шушы мизгелдә генә Гайсә мирзаның күзләре тулысынча ачылгандай булды. Һе, әкәмәт! Идегәй Сәмәрканд сәүдәгәрләренең иңеннән төшми торган буйлы-буйлы җиләннәргә төренгән икән ләбаса. Ярый әле баш түбәсендә тегеләрнеке шикелле дүртпочмаклы түбәтәй түгел, ә маңгай-колакларын каплап тора торган тирән киез калпак. Җилән өстеннән гади постау кушак бәйләгән, аягында – итек. Эңгер-меңгерләрдә яныңнан үтеп китсә, валлаһи, танымассың. Кыяфәте белән, асылда да, гап-гади бер хәлвә сатучы, өрек ташучы бу!
– Мин япа-ялгыз түгел, Туктамыш түбәсе астында калган аркадашларым да, мөгаен, бер-ике төмән бардыр. Ходай дәшкән сәгать сугуга ук, алар минем якка меңләп авачаклар. Әйе, әйе, Гайсә, син шикләнмә. Туктамыш шикелле бушбаш хан идарәсеннән күптән туйган алар. Аннары… алтын-мәрҗәннәргә сатылмыйча калган бер генә инсан да юк. Мин дә әмир вә бәкләрне олавы-олавы илә үз ягыма аудардым. Аллаһы боерса, минем якка сатылып чыгучылар иртәгә дә табылачак әле.
– Төнге кунак булып керүең мине сатып алырга килүеңме әллә? – дип, ниһаять, Гайсә авыз ачкан гына иде, Идегәй, юлбарыстай сикереп, аны изүеннән эләктереп алды.
– Беләм, беләм, син, энекәш, сатылачак түгел! Чөнки син күптән инде Туктамыш хан колы! Ә тук этләр теләсә нинди узгынчылар калҗасына сатылмый. Ә мин – ач эт! Ләкин һичбер калҗага да сатыласым юк. Чөнки минем күкрәгемдә әткәй мәрхүм яндырып калдырган олы ут бар. Син бәләкәй идең, син белмисең генә. Әткәй миңа ун яшемнән бирле, янартаулар уянгандай, кабат-кабат, гел-гел тәкрарлады. «Син кара мангыт кабиләсенең юлбашчысы булып калачаксың. Сиңа Чыңгыз нәселеннән булу һич мәҗбүри түгел. Мангыт көчле. Аның белән санлашмаган һичбер таҗдар, һичбер дошман юк. Үсеп кенә җит син, тик үсеп җит. Аннары мангытларны ат көтүе төсле куалап алып китәрсең. Котырынган ат табуны һичбер тыю белми. Котырынса, юлындагы һәр киртәне, һәр дошманны, хәтта өере белән килгән бүреләрне дә сытып бетерәчәк. Менә шуннан ары син ил бәге, ил әмире булып утырырга да хаклы. Урда – безнең җир ул, безнең Ватан. Үсеп кенә җит, син Урда өстендә бөек хан булып та калкачаксың әле!..»
Гайсә, Идегәйгә текәлгән көйгә, тораташтай катып калды. Абыйсының гәүдәсе бизгәк тоткан сыман дер-дер килә, ике авыз чите күбекләнгән, күзләрендә – тилебәрән орлыгы ашаган бичараныкыдай сәер караш. Ул Гайсәне күрми, уйлары белән бик еракта. Качып йөри-йөри зиһене ычкынгандыр, чирледер бу абый атлы адәм.
– …Әткәй шулай диде. Ә шул кешене Туктамыш җәллад үз куллары белән телеп атты. Гафу итәсем юк. Мәңге-мәңге! Аның үлемен мин үз күзләрем белән карап тордым. Шуңа күрә нәкъ мин Туктамышны үз кулларым белән үтерергә тиеш! Канга – кан, үлемгә – үлем! – Идегәй авыз читләрен тиз-тиз сөртеп алды, аннары, кинәт айнып киткән кебек, тирмә эченә, Гайсәгә, ишек катына атып бәргән хәнҗәр-кылычларга күз ташлады. Маңгаен каты итеп сыпыргалаганнан соң, кабат энекәшенә текәлде. – Тиздән яу булачак, син белеп тор. Шуышып барып, Туктамышның итек табанын ялавыңнан бер файда юк. Мин Тимер бәкне Урда өстенә алып килми калмыйм. Сатып алынасылар күптән алынганнар. Әләм йөртәчәк бәк минем яклы. Яуны тәүге булып ташлап китүчеләр дә тәгаен билгеләнгән. Сиңа гозерем шул. Яу кырында миңа туры килмә. Араларга өлгермичә, турап ташлавым бар. Аннары, син япа-ялгыз түгел, мангыт төмәне бүген синең кулда. Минем кулда да шундый ук мангыт төмәне бар. Туктамыш, тилергән баш, шулай куша дип, ике мангыт төмәнен бер-берсе белән сөзештерүдән саклан. Абый хакы синең өчен алтын таулары да, чамасыз мал да түгел, иллә мәгәр туган кабиләң хакын син хаклый бел. Мангытларыбыз безгә киләчәктә башка кавемнәрне тездә тоту өчен бик-бик кирәк әле. Мангытны мангыт кулы белән суйдырма! Мине аңладыңмы?
Идегәй тирмә ишеге янында кире борылып караган мәлдә, Гайсә аны бәяләп калырга өлгерде. Егет чагындагы кебек үк куәтле ул. Иңбашлары – тимер герләр, йодрыклары олы чүлмәк сыман. Аяклары дөя ботларыдай. Ул акрын гына атлаган чагында да тирмә идәне җиргә чүккән кебек була. Хәрәкәтләр елгыр. Юк, Идегәйгә еллар да, сукбайлыкта адашып йөрүләр дә тәэсир итми әле. Моның белән орыш кырында йөзгә-йөз килүдән сакланырга кирәк.
32
Аксак Тимернең Сәмәрканд уртасындагы Зәңгәр Сарай ишекләрен бүген тагын Идегәй дөбердәтте. Хыялында, әлбәттә. Ә асылда, күрше ихаталарда караклыкта йөреп соңарган мур кыргыры песи шикелле, бөек әмир сараеның ишеген тырмап кына, сыйпап кына какты. Сарай эчендәге түрә-вәзирләр аның хакында күптән ирештергәннәр, шуңа да әмир бүлмәсенә чаклы юлны тиз ачканнар. Тимер бәк үзенең бәләкәч оныкларыннан берсе – Әүхәт белән күңел ачып утыра иде, Идегәйне ияк кагып кына кабул итте.
– Мин сине Урда ягына чыгып йөрүләрдән тыйган идем инде, ә син тагын яшеренеп-посып кына сәяхәт кылгансың бит. Сәүдәгәр, имеш. Каптырсалар? Син миңа дар агачында түгел, сараемда чакта кадерлерәк, – дигән шелтә сүзен әйтергә ашыкты.
Идегәй телендә – иске бер җыр. Ул кубызын кушты.
– Син һаман Урда ягына күз дә атмыйсың бит, бөек әмир. Син һаман-һаман Хорасан юлында, Гыйрат янындасың. Минем өчен борчылма, мин Урданың һәр сукмагын, һәр карышын беләм. Ә син, ком бураны, сәмум җиле дип тормыйча, бер бакчага ияләнгән карт кәҗә шикелле, гел-гел Хорасанга йә фарсылар иленә кыяклауны гына чамалап торасың. Меңәр чакрым буе кар каплаган таулар йә тоташ ком чүлләре аша газап чигеп йөрүләр нигә кирәктер? Кырык мәртәбәләр үлем илә качышлы уйный-уйный, үз гомерең илә шаярудан ничек ямь табасың син?
Аксак Тимер ордым-бәрдем карарларны сөйми, йә үз сакалы, йә Әүхәт оныгының баш чүмечендәге нәни толымы белән уйнап тик утыра. Идегәй дә хуҗаның нинди сыйны өнәмәвен, кайсы төр ризык белән күңелен күтәреп булачагын белә, үрәчәсен шул тарафка таба салулата башлый.
– Иң уңайлы вә иң-иң майлы калҗа – кул сузымыңда гына. Урда юлында сине ком чүле дә көтми, кыяларын керпе энәләре кеби кабарткан котсыз таулар да юк анда. Ияреңә мен дә, сәяхәткә, ауга йә сәйранга чыгып киткән юлчы кебек, Урданың күл вә чишмәләре, тал вә камышлары илә сокланып тик бар. Хәтфә үлән тулы яланнары – атларыңа ризык. Хәвеф-хәтәр, бәла-каза көтми, анда сиңа тозак-кирмән корырдай бер дошман да юк. Туктамышны бәкләр санга сукмый, ул җебегән сиңа каршы биш төмән дә күтәреп чыга алмый.
– Һе, чит өйдәге бар мәче дә сукыр дип уйлаган, ди, акылдан язган бер күсе, – дип, Тимер бәк төрттереп алырга да җаен таба.
– Юк инде, юк! – дип, Идегәй мирза, тезләренә чүгә язып, күкрәгенә суга. – Әле генә урап кайттым, үзең беләсең. Безне анда киртә була алырлык явыз дошман көтми. Олыс бәкләре, кала әмирләре синең килүеңне генә көтә. «Җүнсез бүрегә ияреп, сасы үләксә чемчеп яшәгәнче, арыслан кул астында фил-дөяләр өстенә ташлану үзе үк зур шөһрәт». Барысы да менә шундый татлы җырны җырлый. Алар үз канаты астына алырдай бөркет җиһангирны көтә. Ә Туктамышның Сарай дивары эчендә яткан төмәннәрендә – җыен сукбай. Тешен ыржайтып безнең өскә ташланырдай гаярь чирү күптән качып беткән. Сарай черек. Ә Урда тулы нигъмәт, пешеп җиткән йөзем, анар, чия, хөрмә төсле, ботакларын иеп, йә, өзеп кап инде дип, синең авызыңа кереп тора. Байлыклары синең алдыңа арпа-бодай теземнәре, икмәк көшелләре кеби тезелеп ятачак. Әйдә, Урда өстенә кузгал, зинһар, кузгала күр инде, бөек әмир!
Сискәндереп, тупса ягында ишек шакыдылар. Тимер бәк Әүхәт оныгына ым кагарга мәҗбүр булды. Әүхәт ишек ачса, анда – вәзир.
– Каламызга Туктамыш хан илчесе Карача мирза бик зур олау илә кереп килә. Чапкыны Зәңгәр Сарайның ишек төбендәдер. Карача кичекмәстән синең илә күрешүне сорый, бөек әмиремез.
– Җиде кич кунганнан соң, «исәнме-саумы, кодагый». Минем Туран каһанлыгын талап киткәннән соң, Туктамыш, эт җан, еллар буе гафу да үтенмичә, туклыгыннан сикерде-кикерде дә, минем чирү тупларга фәрман әзерләвемне сизенеп, җиде кат болытлар өстеннән җиргә төшкәнмени?
Ә бераздан бөек әмир әмер бирде:
– Тәхет залын Карачаны кабул итү өчен әзерләгез. Ә син, Идегәй, Карача өчен күз көеге булма, пәрдәләр артына качыбрак тор. Илче сүзләрендә ялган булса, шыпырт кына ым кагарсың.
Идегәй, билен бөгә-бөгә, шундук читкә тайды. Әгәр тураеп басса, ул йөзендәге елмаюны яшерә алмас иде. Аксак Тимер, чирү туплау турында фәрман әзерләнә, диде ләбаса. Җиңү, җиңү, бик зур җиңү бит бу!
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?