Текст книги "Карабәк. Каенсар (җыентык)"
Автор книги: Вахит Имамов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
10
Туктамыш хан өметләнеп юллаган Ак Хуҗаның юлы уңмады шул. Урыс кавеменең якты йөз катмаячагы Рәзән чикләренә керүгә үк ачыкланып җиткән иде. Урда илчеләре юкка гына дугаларына җиз кыңгырау тагып йөрүне гадәт иткән икән. Шуның чылтыравы ишетелә башладымы, бистә-салалардагы барча халык йә өй эченә, йә юлдан читкә кача. Элеккечә юл читенә тезләнеп каршы алу, бил бөгеп озату кебек гадәтләрнең хәзер эзе дә юк.
Рәзән кенәзе Олег Иван угылы гына Ак Хуҗаны кара төлке тунының чабуларын үбеп каршылады. Туктамыш хан каршында тамчыдай гөнаһы булмаса да, илченең бер алдына, биш артына төште.
– Кенәзлектән тиеш булган барча ясакны да көз керүгә үк тамчысына тикле җыеп озаттык бит. Бөек ханыбыз каршында бер тиен дә бурычыбыз юктыр.
Ак Хуҗа тегеннән кыеклап-хәйләләп Мәскәү хәл-әхвәлен, Шөлди кырыннан соң ясаган тантаналар турында сораштыра, Олег кенәз тәмам саңгырау шикелле, җавап бирми, еландай боргалана.
– Мин Дмитрий Иванычның баҗасы да, кодасы да түгел. Аны белсә, миннән ары яткан Нижгардагы Константин гына белер инде. Эшләре пешмәсә дә, Нижгар кенәзе – Дмитрий Иванычның бабасы бит.
«Элек Мәскәү кенәзе моның өчен Митя йә булмаса Митрәй генә иде, хәзер, кара, олы Иванычка әверелгән. Шул, Шөлди кырындагы җиңүнең кайтавазы инде бу, бүтән берни түгел», – дип, үз эченнән генә тиргәнеп алган Ак Хуҗа барыбер дә күңелендә купкан ярсуын Олегка күрсәтмәде.
Дүрт көн, дүрт төн буе күңел ачканнан соң, Җүнкалага төбәп кузгалдылар. Дивар янына килеп туктасалар, капка ачучы, каршы алучы юк. Җиде йөз җайдак башлыгы калкан белән бәреп дөңгердәткәч, капкаларын эчке яктан тибеп кенә ачып җибәрделәр. Эчкә күз салсалар, әстәгъфирулла, тәмам баш бетмәле. Капка төбеннән башлап кенәз йортына чаклы юлның ике ягына да халык тезелеп баскан. Кайсының кулында – күсәк, кайсында – сасыган йомырка да кыяр. Арада билләренә кылыч-хәнҗәр таккан ирләр дә күренгәли. Саный калсаң, болар дүрт-биш мең тирәсе бардыр. Урда җайдакларын алып керсәң, боларның җиде йөз нәүкәрне ботарлап атуы бар.
– Нөгәрдәге барча җайдак дивар читендә калсын! – дип әмерләде Ак Хуҗа чирү башлыгына. – Ә кала эченә синең белән мин генә керәбез, әйдә тагын унлап җайдакны ал.
Юк, алай да ошамады бу азган урысларга. Илче белән меңбаш халык дивары уртасына атлап керүгә үк, төрле яктан ачы итеп сызгырырга керештеләр, кемнәрдер авыз тутырып сүгенә башлады. Илче унлыгы дәшмәгәч, алар өстенә сасыган йомыркалар, бозык кыярлар очты. Шулай да баскыч төбенә чыгып, билен бөгеп каршы алды аларны Җүнкала кенәзе. Ак Хуҗа халык алдында аның сакалына ябышмыйча көч-хәл белән түзде. Ә йорт эченә иңгәч, бәйдән ычкынган эт шикелле ябырылды.
– Син хан әмиренә каршы монда нинди этлек әзерләп ятасың? Әйт дим, кенәз тәре! Әгәр шушы мәсхәрәне түкми-чәчми ханга кайтып әйтсәм, ул синең Нижгарың урынында көл таулары гына калдыра бит!
– Мин гаепле түгел, Ак Хуҗа бәк, – дип, Константин тезләренә чүкте, елый-елый, илченең кулларын үпте. – Мәскәү каласыннан килгән әллә нинди явызлар котыртты бит. Мәскәү хәзер Сарайга ясак түләми, ул Урдадан азат, безгә кушылыгыз дигән коткы тараттылар. Хәзер мин, бичара, үз йортымда да үземне хуҗа итеп сизмим, «кара сарык» холоплар да буйсынмый миңа…
Ак Хуҗа бәкнең:
– Миңа, Дмитрий янына үтеп, Мәскәү олысыннан ясак җыеп кайту бурычы йөкләнгән. Нишләргә кушасың миңа хәзер? – дип, гаҗизләнеп соравына да Җүнкала кенәзе башын чайкый-чайкый гына киңәш бирде.
– Мәскәүгә барма, Ак Хуҗа бәк, аннан синең исән кайтуың бик икеле. Анда Дмитрий үзен җитмеш ил яулаган Искәндәр Зөлкарнәйннән дә яманрак тота, аяк астындагы җирне күрми, кикрик күктә. Аннан күрмеш, бөтен Мәскәү азды, ярты ел буена һаман айнымыйлар. Барып күрендеңме, шайтан туена чумган холопларның сине чебеш урынына ботарлавы мөмкин…
Хуҗа кушса, бичара кол хәтта үзенең уч төбендә дә тәбә кыздырып китерергә мәҗбүр. Ходай Тәгаләдән үлем язган икән, котылырмын димә, әҗәл бала-чагалар ярата торган качышлы уен түгел.
Берничә көннән соң Ак Хуҗага барыбер итекләрен кияргә туры килде. Константинга соңгы гозерен җиткерүдән дә тыелып кала алмады.
– Ичмаса, син монда калган җиде йөз җайдакны казалардан сакла. Үзем белән ун атлыны гына алып, юлга чыгам. Дарга асылу тәкъдире көтеп торган инсан, сасы күл эченә чумдырсалар да, барыбер тончыкмастыр…
Мәскәү эчендәге таш кирмәндә Ак Хуҗаны әүвәл күз уңына да алып тормадылар.
– Нинди Сарай илчесе ул тагын? Туктамышны хан дип санамыйбыз. Хәзер безгә Дмитрий Иваныч үзе падишаһтыр!
Кайсы ишеккә барып сугылырга белми иза чигә иде, Ак Хуҗага түрәләр киемендәге бер ир саф татар телендә сүз катты:
– Әллә кенәз янына юл биклеме, илче?
Ак Хуҗаның шүрәлегә юлыккандай акаюын шәйләп, тавыш иясе үзен таныштыра башлады:
– Кырымдагы Мәхмүт бәк Хөсәеннең оныгы мин. Тукай Тимер нәселеннән булган Толык Тимер талавына түзмичә, бабам илле еллар элек Рәзән олысына чыгып качкан. Ука ярында бер биләмә алу бәхетеннән бабам әткәмә дә шул елга исемен кушкан. Сәерме? Бик сәер. Мәгәр ул биләмәне Дмитрий кенәзнең шәхсән үзенә сатып җибәрдем дә аның мәрхәмәте белән менә сараена күчтем. Атымны да үзгәртергә туры килде инде. Чукынганнан соң мин хәзер Александр Укович Бахметьев булып чутланамын. Юрий атлы бер абыем Куликово кырындагы урманда кенәзебез Дмитрий Иванычны агач төбеннән табып алучыларның берсе булган. Шуның өчен Дмитрий Иваныч абыема Уканың икенче як ярында яңа биләмә бүләк итте… – Ак Хуҗаның һаман зәхмәт суккандай басып торуын күреп, ярсый-ярсый санап китте бу карайөз: – Син нәрсә, Бахметьевларны монда бер ялгызы дип беләсеңме әллә? Татар күптән инде Мәскәүдә умарта күчедәй үрчеп ята. Әнә ун-унбиш ел чамасы элек кенә Гарәпшаһ атлы бер ханыгыз Мукшы каласыннан Сәркиз бәкне себеркеләп куып җибәргән булган. Кая барсын? Ул монда килеп сыену тапты. Аның улы хәзер Андрей Саргизович атлы булып йөри. Сарайдан чыгып качкан Апраксиннар, Шереметьевлар бар. Мещера каласы янында биләмә тоткан Мещерский, Мещериновларны санап бетергесез.
Туктамыш илчесе: «Җыелышып, бергә кадалыгыз!» – дип, эченнән генә сүгенеп куйса да, тышкы кыяфәте белән ялыну-ялварудан тыелып кала алмады:
– Кенәз белән биләмәләр дә алышасыз икән, димәк, якын кеше. Җаен табып, хозурына иңдер, зинһар. Туктамыш хан янына шушы килеш әйләнеп кайтсам, үлем көтә мине…
Ун көн чамасы көткәч, Александр Укович, чынлап та, аны олуг кенәз янына кертә алды. Ак Хуҗа әүвәл, хан илчесе дигән дәрәҗәне саклап, бик көрпәле генә сүз башлаган булды:
– Бөек ханымыз Туктамыш, хатларда язышкан вәгъдәңне үтәмичә, аны бөек хан булуы белән котларга килмәгәнең өчен бик нык рәнҗи. Аннары соңгы биш ел буена Сарай каласына бер тиен дә ясак илтмәгәнсең һәм олуг кенәз ярлыгын яңартырга килмәгәнсең икән. Бөек ханымыз Туктамыш угры Мамай мирзаны урыс олысына үзалдына тыкшынудан туктатканың өчен сине үз угылыдай якын күрә, әмма шуңа карамастан ярлык сорап үз каршына килүеңне таләп итә.
Дмитрий кенәз, үз-үзен белештермичә, кәнәфиеннән сикереп зал түренә төште дә төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренергә тотынды:
– Мин Сарайга ярлык сорап барасы кеше түгел! Мәскәү кенәзлеге Туктамышка ясак озатудан туктый! Моннан ары һичбер вакытта да Туктамышка угыл булып саналып йөрисем юк! Шушы сүзләремне ханыңа түкми-чәчми кайтарып тапшыр. Бар, күз алдымнан югал!..
Теләсә-теләмәсә дә, Ак Хуҗага кенәз алдында баш иеп чыгып китәргә туры килде. Туктамыш еракта ул, кенәз күпме генә төкеренсә дә, зыяны аңа тими. Ә әтәч төсле кукрайган кенәз сүзләрен кайтарып җиткерү өчен булса да, башны бик нык сакларга туры килер…
Сарайга кайткач, билгеле инде, Туктамыш хан үз илчесен эттән алып эткә сала-сала пыр туздырды:
– Мин Мәскәүгә азау тешен чыгарган, чәч чаларткан әмиремне кудым, ә ул Сарайны тизәккә батырып, аны сатып кайтты. Ул җиде йөз җайдакны Җүнкалада калдырмыйча, шул чирү белән булса да Мәскәүнең таш кирмәне өстенә ташланыр идең… Бер татар яугире өч урыска тора ласа. Таш кирмәнен вәйран китермәсәң дә, ким дигәндә ике мең урысны кырып салып, Митрәй кенәзне Сарай тупсасына шуышып килергә мәҗбүр итәр идең. Комың коела башлагандыр инде, акламадың син минем өметне, ай-һай, акламадың. Дүрт ягың да кыйбла, күз алдымнан югал!
Ак Хуҗа артыннан ишек ябылуга, Туктамыш сарайга бәйләрбәге Хәсән белән үзәк чирү башлыгы Карача мирзаны чакырттырды. Карачасы – аңа туган тиеш кеше, Сыгнак өчен яуларда да күп мәртәбәләр сыналган сәрдәр.
«Ниләр киңәш итәсез?» дигән сораудан соң, дәрәҗәсе буенча, Хәсән җавап тотты:
– Кичекмәстән сугыш, фәкать сугыш һәм яу сәфәре! Сөзгәк үгез яки кәҗә тәкәсеннән генә түгел, хәтта чукый торган әтәчтән дә суеп котылалар. Ә котырган эт хуҗасын талый башлый, менә моны Мәскәү кенәзенең үрнәге дә раслый. Бәйдән ычкынган этне имгә китереп булмый, фәкать яу белән барып кына кабат үз оясына куып кертеп була.
Карача мирза, кырт кисеп, аңа каршы төште:
– Бәйләрбәге борча күргән төсле каударлана, ә каударлык, асылда, борча эләктергәндә йә кызлар түшен кармаган чагында гына отышлыдыр. Ханымызның үз халкымызны гына түгел, барча җиһандагы дошманнарны карап, күзәтеп торуын да онытмаска кирәк. Чаптар атлар тәүге бәйгесендә бер абынса, чираттагы чабышларда да өркеп туктый йә читкә ыргылып кача торган була. Туктамыш ханымызның Сарай тәхетенә килеп утыруына икенче ел гына. Без Урданы тулысынча аякка бастырырга, ныгытырга, көрәйтергә өлгермәдек әле. Яуларда сыналган төмәннәр бик санаулы гына. Без Мәскәүгә төбәп кузгалсак, арткы якны капларлык яңа чирү дә юк. Әнә тегендә киек күрсәттеләр дип, ау этләре шикелле йөгереп йөрсәң, тәхеттән колак кагуың да ерак йөрмәс. Менә шушы уйлар илә мин булган гаскәрне яуга күтәрмәскә, ә Мәскәү кенәзе янына яңа илче җибәреп карарга киңәш итәм.
– Кемне күз алдыңда тотып сөйләшәсең? – дип кистереп сорау бирде Туктамыш хан.
– Рөстәм угылымны, үземнең уң кулымны! – дип, шундый ук кискенлек белән җавап тотты мирза. – Егермесен тутырды бит инде, аңа да мәмләкәт язмышы өчен бәйгеләрдә сыналырга вакыт.
Берникадәр уйланып утырганнан соң гына Туктамыш кул изәде.
– Мин күзәтеп йөрим, бик акыллы җигән. Мәгәр кайнар. Кызып китеп харап булмагае. Хәер, егет чакта кемнәр генә дуамал вә кайнар булмаган соң! Әйдә, җибәрегез!..
Ике айдан хәбәр кайтып төште.
– Митрәй кенәз Рөстәм бәкне, имән бүкән өстенә ташлап, кисәкләргә чапкалап ботарлаткан!..
Туктамыш хан елан чаккан сыман котырынып әмер бирде:
– Өч төмәнне сәфәргә әзерләгез! Яу башлыгы булып үзем барам! Әмма Мәскәү ягына «Урда Тәбриз өстенә кузгала, әзәриләр өч ел буе ясак түләмәде, Туктамыш гаскәрне шул сәбәпле җыя» дигән ялган таратыгыз. Аннары Болгар каласына чапкын озатыгыз. Нинди генә урыс сәүдәгәре килеп күренмәсен, Габдулла аларның берсен генә дә кире җибәрмәсен. Зинданга ташлатамы, гел суеп ташлыймы – бер сүзем юк. Ә тауарларын талап алсыннар да халыкка өләшсеннәр. Аларга хәтта ертык капчыкның да бик кирәк чагы…
11
Туктамыш хан Казан турысына килеп җиткән чакта аны Зөя елгасы ярында ук Карабәк, аның белән бергә Болгар, Чаллы, Казан әмирләре каршылады. Ханның кәефе шәп түгел иде, шундук сизенделәр. Исәнләшеп дога кылуга ук, зур кунак Карабәкне читкә дәшеп алды.
– Синең исән-имин килеп төпләнүең турында шундук җиткерделәр. Төмәннәрне җиде-сигез елга ярына таратып утыртуыңа бер сүз дә юк. Иллә мәгәр кулыңа балта тотып, бура бурап маташуың артык. Шамакайлык хәтта. Ирлек үзенекен итә, без һәммәбез дә үз кулларыбыз илә йорт тергезеп калдырырга тиешле инсаннарбыз, анысын гына аңлыйм. Тик синең бурычың үзеңә йорт тергезү түгел, Болгар-йортны аякка бастырудыр. Егетләнеп, иләсләнеп йөрүеңне туктат, Болгар-йортка ябыш. Әнә Сарай ханына каршы Мәскәү эте өрә. Аның өстенә гаскәр ияртеп барырга мәҗбүр булдым. Ә синең миңа кушып җибәрердәй сыңар төмәнең дә юк. Ярар, бу юлы синең күчеш чоры, нигез кору бәрабәренә ташлама да ясармын. Мәгәр син бит зөфаф төне үткәрергә бикләнгән кияү егете түгел, гел-гел болай булмас, башка вакытларда читләтеп кенә үтмәм. Моннан соң ерак сәфәрләргә яу атларың иярләнгән булсын…
Туктамыш Мәскәү өстенә Җүнкала аркылы барырга ният иткән икән. Каладагы кенәз Константинга Сарай чирүе хакында Туктамыш инде Иделне кичеп чыкканнан соң гына китереп җиткергәннәр. Өне алынудан калтырап төшкәндерме, Туктамышны каршыларга буй җиткезгән ике улын гына озаткан бу. Теге ике бүкән хан алдына килеп тез чүккәч, Туктамыш хан әүвәл аларның кем икәнен дә аңлый алмый торды. Икесе тиң, тезләнгән көенчә, авыз эчләрендә ботка пешергән шикелле тиз-тиз быгырдыйлар.
– Атабыз авырыбрак тора. Инде илледә бит. Олыгайган кеше корый башлаган агач кебегрәк инде ул, аз гына җил истеме, шыгырдый башлый. Атабыз да түшәккә сузылу җаен гына карап тора. Ул, синең алда бил бөгәргә дип, безне юллады. Сиңа гомер буе хезмәт итәргә. Атай бик рәхмәтле. Мәрхәмәтең өчен һәрчак шәм кабыза. Без дә рәхмәтлебез. Без – Василий илә Семён. Һәр фәрманыңны түбәнчелек белән үтәргә әзер.
Ниһаять, Туктамыш та төшенеп алды бугай, ашыгып сорау ташлады:
– Артта сыртка пычак кадардай аумакай көч калдырып булмый. Рәзән өстенә иң кыска юлны күрсәтә аласызмы?
– Күрсәтәбез, бөек ханыбыз, хәзер үк ияртеп китәргә әзер…
Рәзән кенәзе Олег каяндыр ишетеп тә өлгергән, ул Урда гаскәрен кенәзлекнең чигенә үк килеп каршы алды. Йөзе көлдәй соры, күренеп тора, гаҗәеп нык шүрли. Туктамыш ханны кунак итү өчен олы чатыр корган, ә алдында тау-тау төлке, ас, чәшке, кеш тиреләре, көмеш савыт-саба, корыч кылыч-калкан…
Чатыр эченә тезеп утыртуга ук, Туктамыш хан урыс кенәзләрен усал элмәккә эләктереп куйды.
– Миңа урманнар эченнән бара торган иң яшерен юл кирәк. Анда киекләр дә сунарчылар гына йөри торган булсын. Сазлык ише җиргә кертеп батырасыз икән, һәркайсыгызны иң беренче очраган каен ботагына асам!
– Мин, мин беләм андый яшерен сукмакларны! – дип, иң беренче Җүнкаланың яшь кенәзе Семён чәчрәп чыкты.
Абзый тиешлесе дә әллә җәза алудан, әллә бүләксез калудан курыккандай җәһәт сикереп торды:
– Аппарабыз, аппарабыз, Дмитрий гына түгел, бүреләр дә сизмәс!..
Чыннан да, Ука буен каплаган урманнарның иң яшерен ерымнары һәм сукмаклары аша алып китте болар хан чирүен. Кайчагында әрәмә-куаклар, кырмавык йә тигәнәк шикелле, җиңнәренә, җилән итәкләренә ябыша, ыргакка эләктергән кебек, бер урында тота, ләкин җайдакларның да кулларында ятаганнар, айбалталар бар, алар бер селтәнү белән, үсемлек-«еланнар» ны күз ачып йомганчы юкка чыгаралар.
Йөз чакрымга якын ара үткәч, Олег кенәз чәчрәп алга чыкты.
– Уканы кичеп чыгу өчен иң хәвефсез урын. Бу турыда елга киңәйгән шикелле, аның каравы суның тирәнлеге атның корсагына да җитми. Хәтта олаулардагы шайманнар[36]36
Шайман – хәрби кием яки сугыш кораллары.
[Закрыть] белән ризыклар да суга тимәячәк.
– Башта үзең ыргыл! – дип җикерде Туктамыш, Олег кенәзнең каршы як ярга аяк басуын күрүгә, калганнарга карап әмер бирде: – Әйдә минем арттан!..
Сай кичүдән соң кул сузымында гына Серпухов атлы кечкенәрәк кала ята икән.
– Минем кала түгел, кызганып та әйтмим, мәгәр анда туенырдай бер байлык та юк шул, – дип, Олег кенәз туктатырга җыенып маташса да, Туктамыш, аның сүзенә колак та салмыйча, алга кул изәде.
– Минем бүреләрне дә ярсытырга кирәк. Кан исен сизмәсә, бүре котырмый ул…
Ни галәмәт, шушы кеп-кечкенә кирмән аламасы да капкаларын ачмый интектерде. Ә җайдаклар, Туктамыш теләгәнчә, эттәй котырынды. Алдагы бер төмән тау түбәсеннән ычкынган ташкын шикелле өерелеп килде дә агач кирмән диварларын сытып кына узды. Урамга йөгерешеп чыккан ир-ат белән карт-корыны ятаганнар белән турадылар, өй һәм келәт эченә кереп качканнарын, арканнарга чылбыр-чылбыр бәйләп, Сарайга озаттылар…
Август ахырында Туктамыш үзенең төмәннәрен Мәскәү диварлары каршындагы ачык кыр өстенә таратып урнаштырды. «Без өч төмән яугир белән генә килдек, син күреп тор, һични яшермибез, мәгәр шушы көч белән дә синең Мәскәвеңне тетеп атачакбыз, капкаңны үз теләгең белән ач», янәсе. Юкка гына янады Туктамыш хан, калада аны ишетердәй түрә калмаган да иде. Бу хакта шәһәр эченнән качып чыккан шымчы хәбәр итте.
– Синең Казан каласы яныннан узуың хакында Хазбулат атлы соран бер ай элек үк чапкын куган иде, ә Дмитрий кенәз бармакка бармак та сугып карамады. Диварларны ныгытырга да, яңа дружина белән корал җыярга да вакыты билдән иде юкса. Айнымыйча типтерде-типтерде дә, каланы Киприан атакайга ташлап, үзе чыгып качты. Кострома каласында гаскәр җыя, имеш. Хәтта корсаклы хатынын да үзе белән алып китмәде бит, адәм тәганәсе! Иллә мәгәр казнаны эләктерергә бер дә онытмаган! Шул куркак җан да Шөлди кырында Мамайны җиңүче булып чутлана бит әле! Җир дә йотмый үзен, валлаһидыр, хурлык!..
Калада кенәзләре дә, гаскәр дә булмагач, хан кадәрле хан өчен гомумһөҗүм башлау да зур түбәнлек иде, ике тәүлек буена ни кылырга белмичә, кузгалмыйча торды.
– Кычытканның зәһәрлеге кырау төшкәнче генә, ди, менә ничек мыскыл итте бит Митрәй безне, – дип сүгенде Туктамыш, якында торганнар гына ишетерлек итеп. – Эт килгәндә, кулда таш юк иде, таш табылгач, эт килми, дип көлә иде карт-корылар. Шулар төсле мәзәк хәлгә калдык.
Ул арада киң ерым өстенә төшерелгән күтәрелмә капка аркылы шәһәр читенә япа-ялгыз олау чыгардылар. Ертауллар шундук аңлатып бирде:
– Җебегән Митрәй калада ташлап киткән Киприан атакай белән кенәзбикә болар. Кенәзбикә куркуыннан баланы иртә тапкан, хәзер атасы янына, Җүнкалага ычкынмакчы икән.
– Кадалсын ла, икесе дә китсен, – дип кул селтәде Туктамыш, ә күңелен әйтерсең лә кырыкмаса-кырык елан талый иде…
Кичке якта каладан яңа хәбәр чыкты.
– Митрәйгә ияреп, каладан боярлар да чыгып качкан. Холопларга ирек ачылган. Боярларның идән астындагы мичкәләрне табып, урамга тәгәрәтеп чыгарганнар да бөтен Мәскәү халкы ду китереп хәмер чөмерә башлаган. Калада Литвадан сәүдә белән килгән Остей атлы яшь кенә бер кенәз аламасы адашып калган булган. Исерек холоплар шуны воевода итеп сайлап куйганнар, ди, ә үзләре аның бер генә әмеренә дә буйсынмыйлар, дуңгыз сыман, шәрабны чиләге-чиләге белән чөмерәләр икән. Исереккә диңгез тубыктан бит, боларны хәзер коры кул белән яуласаң да була.
Туктамыш, иллешәр яугирле төркемнәр оештырып, кала диварларына якынаерга әмер бирде. Дивар өстендә туплар тезелешеп киткән, араларында хәтта арба тәгәрмәче чаклы ташлар ата торган «түфәкләр» дә күренгәли. Урда яугирләре диварлар астына килеп җитте инде, ә җавап итеп өстән сыңар гына туп та аваз салмый. Исерекләр көтүенә ташланудан ханга нинди файда? Соңыннан барыбер Туктамышны исерек сарык көтүен яулап алды дип мыскыл итәчәкләр…
Икенче таңда Җүнкала кенәзенең малайлары Василий белән Семённы капка каршысына юлладылар. Диварда биш-алты дистә чамасы гына ир күренә, болары айнырга өлгергән «әтәчләр» дер инде. Яшь кенәзләр шуларга сүз катты.
– Без – Дмитрий кенәзнең яраткан каенишләре. Ул безнең апабыз Ольгага өйләнде бит. Ягъни дә мәсәлән, без – Мәскәүгә туган тиешлеләр. Каланы бик жәллибез. Чөнки Туктамыш хан санап бетергесез гаскәр белән килде. Монда аның өч төмәне генә, калган төмәннәре Кострома янында куып җитеп, Дмитрий кенәзне тулаем тар-мар итте. Ул, бичара, Аккүл ягына чыгып качкан булган, мәгәр Туктамыш хан җайдаклары янә куа киткән. Ягъни дә мәсәлән, Дмитрийдан ярдәм көтмәгез сез, ул Мәскәүгә бернинди дә гаскәр алып кайтмый. Юкка кан коюның файдасы юк. Мәскәү үз теләге белән капкаларын ачса, Туктамыш хан бер генә холопның да җанын кыймаячак.
Дивардагы сәрхушларның аптыраудан баш кашуын күргәч, Василий белән Семён, муеннарына аскан тәреләрне, изүләреннән чыгарып, чуп-чуп үбә башладылар.
– Менә Иисус Христос исеме белән ант итәбез, Туктамыш хан Мәскәү каласына бер зыян да салмый!..
Дивар өстендәге ирләр җил сыпырып төшергәндәй шундук юкка чыкты. Берникадәр ара шәһәр урамнарында ыгы-зыгы авазлары да яңгырап торды бугай. Урданыкылар да киң ерымнар эченә төшеп югалдылар.
Кичке алты тулып килгән чакта шәһәр капкаларын киң ерымнар өстенә төшерделәр. Олаулар белән ажгырып йөрерлек киң басмага зур тәре белән Иисус рәсемнәре тоткан поплар, шәһәрдән качу өчен сак дружиналары ялларга өлгермәгән бояр аламалары, маңгайларына кокошник элгән чибәр-чибәр кызлар тезелешеп чыкты. Туктамыш хан кала каршына нибары өч мең җайдак кына алып килгән иде, хәзер инде алар арасыннан да нибары дүрт йөз нәүкәрне генә ияртеп, капка турысына төбәп китте. Аның сөттә коендырып чыгарылгандай ап-ак төстәге айгыры асылмалы күпер өстенә менеп баскач, мәскәүлеләрнең һәммәсе аһ итте.
Аһ итәрлек тә иде. Ханның өстендә зәңгәрсу төстәге чәшке тиресеннән тегелгән бик затлы тун. Баш түбәсенә елкылдап торган алтын очлым кигән. Аякларында алтын җепләр белән чиккән сафьян итек. Бармакларында әллә якут, әллә мәрҗән ташлар белән затлыланган зур-зур йөзекләр. Ә ат йөгәнендәге барча аел-авызлыклар, ияр сиртмәләре белән өзәңгеләр, дирбиядәге бизәк, хан җиләнендәге җиң кайтармалары, каеш аеллары, ятаган сабы, кыны – барчасы да тоташы белән алтын. Айгырның сыртына ябылган хәтфә келәмдәге бизәкләргә чаклы алтын-көмеш җепләр белән чигелгән бит!
Бояр аламалары белән поплар шаккатудан авызларын да яба алмый торган мәлдә, кулларына ипи-тоз тотып, Остей кенәз беркадәр алга чыкты.
– Мәскәү сине җиңүче итеп каршылап тез чүгә һәм синең мәрхәмәтлелегеңә өметләнә, бөек Туктамыш хан!
Мәскәү кенәзе, һич югы, боярлар да түгел, ә ниндидер килмешәк һәм япь-яшь воевода каршылавын Туктамыш үзенең битенә төкерү сыман кабул итте. Үз-үзен белештермичә, ул ятаганын суырып чыгарды да аның очы белән Остейның бугазына төртеп алды.
– Ни пычагыма дип чит кенәзлек эшенә тыкшынып йөрисең син, сасы чүл бүресе? Нигә мәскәүлеләрне миңа каршы котыртып яттың монда?
Остейның сер бирмичә елмаеп торуы Туктамышның соңгы түземлек серкәсен дә сытты. Менә ул ятаганын югары күтәрде дә күз ачып йомганчы килмешәк кенәзнең муенын кыеп та төшерде. Аннан инде, ярсуын тыя алмыйча, нәүкәрләре ягына борылып, катгый әмер бирде:
– Мәскәү эченә алга! Каланың бер генә сараен да калдырмыйча кырып бетерегез! Каланы бер тәүлек буена таларга тулы ирек бирәм. Мәскәү урамнарына сыймаган төмәннәр бистәләргә чапсын. Дмитрийга буйсынган Можай, Звингурыд, Бороу, Руза дигән калалар борын төбендә генә. Алардан тыш, имеш, әле аның үз исемендәге Дмитрий каласы, Юрий илә Вүлдәмир кенәзләрнең зур-зур кирмәннәре, кайтыр юлда җебегән кенәз үзе качкан Коломна каласы бар. Берсен дә кызганып тормыйча, акыртып талагыз. Үзен Искәндәр Зөлкарнәйн дип саташа башлаган куркак кенәзнең Алтын Урдага ясак илткәне юк. Сез Дмитрий малын түгел, ә шул карак кысып-кымтып калган Урда нигъмәтләрен үзебезнең йортка алып китәсез. Ул карак кенәз гомер бакый гафу кылынмаячак! Моннан ары урыс кенәзләренең сыңары гына булса да минем каршыма ярлык өчен шуышып килмичә карасын!..
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?