Текст книги "Карабәк. Каенсар (җыентык)"
Автор книги: Вахит Имамов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
20
Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып буладыр ул. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны, корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Мәмләкәтне Ходай Тәгалә хан-хакимнәр бәйдән ычкынудан берүк саклый күрсен!..
Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына Тугра атлы иң хәйләкәр илчесен дә юллап карады хәтта:
– Дүрт мәртәбә гаскәр биреп, мин сине Сыгнак ханы иттем, улым дип атадым. Ә син нәҗестән көрәк булып Сарай тәхетенә менеп утырдың да, мин чалган мал, каптырган ризык белән күтәрелүеңне дә онытып, өстемезгә шакшы төкерәсең, атаңның утарына кул сузасың. Гаскәр кузгатып барсам, барысын да исеңә төшерермен, мин тез чүктермәгән мәмләкәт, миңа бигать китермәгән хан юк. Чыгырымнан чыгарма, акылыңа кил, игелек кылган атаңны кулына чыбыркы тотып ярырга этәрмә син!..
– Син миңа атам анысы, рәхим-шәфкатеңне һич онытмыйм. Иллә мәгәр миңа Җучи вә Үзбәк ханнар мирас итеп калдырган Сыгнак җирләренә дә, Харәзем олысына якыннарыңнан борын тыктырма. Каф тау олысы да – Җучи ханның Бәркә угылына әманәт иткән изге биләмәсе. Анда да синең һичбер дәхелең юк. Мәҗлесләрдә һәр кунакның үз урыны мәгълүм. Чыңгызыйлар төсле, илтотмыш хан-солтаннар янәшәсендә түр башында сиңа урын-ястык мәңге табылмастыр. Сәмәрканд әмире булып утыруың өчен дә Ходай Тәгаләгә гыйбадәт кыл, дога-рәхмәт укы…
Ике илбаш кызган әтәч йә котырган эт хәленә килсә, чукышмыйча һәм бер-берсен таламыйча, умырмыйча гына тыныша беләме соң! Туктамыш хан, карт төлке Ак Хуҗасын җибәреп, Магулстан әмире Камәретдин белән солых төзеп куйган. Аксак тәре әле алты-җиде еллар элек үк Ташкәнт, Алмалык калаларына борын сузган икән. Камәретдин ул чагында мәркәзе Алматының бар нәүкәрен аякка бастырып, анда да Аксак Тимер Кабулны тезләндерергә китеп баргач кына теге кирмәннәрне кире кайтарган, ди. Камәретдин Харәземдәге Сөләйман суфи белән аркадаш аркадашын, мәгәр ике кәрлә генә пәһлевандай көрәйгән Сәмәрканд әмирен аяктан ега алмый. Шулар хәзер Аксак Тимер өчен дошманга әверелә башлаган Туктамышны ярдәмгә чакыралар. Этләр күмәк көтү булып ябырылса, ана бүреләр дә койрыкларын кысып кача бит ул.
– Аркадаш борадәрләрем хозурына ике чирү юллыйм, – дип әмер бирергә ашыкты Туктамыш хан. – Ак Хуҗа бәк тә, Мәхмүт солтан да юлны нык өйрәнгән. Һәрбересе икешәр төмән җайдак алып китсен!
– Әһә, элекке Күк Урданыкыларны да рәнҗетми бу, Идел буендагы бәкләрнең дә күңелен күрә белә, – дип нәтиҗә ясадылар илтотмыш түрәләр.
Хәбәр кайтты:
– Ак Хуҗа бәк, Камәретдин белән кушылып, Җидесуга шәрык ягыннан бәреп кергән. Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан исә җәнүб яклап Сәмәркандка төбәп бара икән.
Сәмәркандта Аксак Тимер угылы Гомәршаһ бер ялгызы гына, кул астында да нибары өч төмән. Шулай да, кирмән тышына чыгып, Сөләйман белән Мәхмүткә теш күрсәтмәкче булып тыпырчынып та караган, ди. Ләкин күмәк гаскәр сыртлан өере төсле ябырылгач, койрык кысып, янә Сәмәрканд диварлары эченә кереп бикләнгән. Аксак Тимер мәркәзе, ак ташлардан өелеп, тимер чылбырларга уратылган мәгърур кыя сыман булгангадыр, Харәзем белән Урда җайдаклары аның диварлары өстенә менү бәхетенә ирешә алмаган. Ләкин шашкан көчләр, язгы ташудан соң тынган елга сыман, барыбер тик ятмаган. Әмир Камәретдин белән Ак Хуҗа бәк Гүзәр, Каршы калаларын тез чүктерсә, Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан борынгы Бохараны камап алган.
Аксак Тимернең Ирандагы Шираз каласына төпләнеп торган чагы. Сиксән сигезенче ел башында[44]44
1388 ел.
[Закрыть] Сәмәркандта җан ачысы белән кычкырып ятучы Гомәршаһ чакыруын ишетеп алуга ук, ул кул астындагы өч төмән җайдагы белән үзенең Җидесу иленә очып кайта башлый. Ходайның рәхмәте, ертауллар уяу. Алар тарафыннан кисәтү ишетүгә, Камәретдин кабат Магулстанына чыгып чаба, урдалылар Сыгнак, Сауран, Каршы калаларын ташлап, Җаек ярларына таба чигенәләр.
– Юк, юк! Яулаган кала – тешләп өзгән ризык. Ул калҗаны Аксак Тимергә кире кайтару юк! – дип үкереп, Туктамыш хан үзе ияргә сикереп менгән. Аның өч төмән җайдак белән Җаек тарафына юнәлүе була, арттан тиргә баткан чапкын куып җитә:
– Бөек Туктамыш хан! Бушап калган Сарай эчендә олы булгак![45]45
Булгак – буза, чуалыш, фетнә.
[Закрыть] Идегәй мирза илә Ырыс угыллары Тимер Котлык атлы җигәннәрен синең тәхетеңә күтәрергә, ә халыктан шуңа бигать китертергә әзерләнә!
– Ничек инде «Идегәй»? Нинди булгак? Элеккеге Ырыс этләренең, көтүдәй ябырылып, мине таларга ташлануын аңларга да була. Ә Идегәйгә мин кызымны бирдем, ярты чирүемнең сәргаскәре иттем. Кияү кеше дә түшкә кергән елан кебек була аламыни?! – дип, ярсый-ярсый чәбәләнде Туктамыш, бозлы суга чумган бер бичара кебек. Җавап кайтарырга җөрьәт итүче дә, аны юатырдай сүзләр табучы да булмады, чапкынның үзен кулга алып, әмер бирде: – Кичекмәстән Сарайга! Хәзер үк Сарайга кире борылабыз!
21
Юл буена Туктамышның җаны тоташтан ут иде, кала тышына ук чыгып, үзен көтеп торган бәйләрбәге Хәсәнне күргәч тә ярсуыннан басылмады әле.
– Ниткән булгак ул мәркәздә? Син ни карап яттың? Кайда миңа каршы фетнә кузгаткан теге явыз этләр?
Туктамыш әле төкерекләрен чәчә-чәчә, әле камчы уйнатып котырса да, Хәсән бәкнең йөзе таштан юнып ясаган шикелле салкын һәм үзгәрешсез иде, җавабы да кырыс кына чыкты:
– Фетнә-булгак дигәннәре һичбер мәмләкәткә дә чит-ят гамәл түгел. Тәхете вә таҗы булгач, аңа атлыгып торучы кайнар башлар һәрчак табыла ул. Адәм балаларының чире шундый инде. Ишектән керүгә, мәҗлес өстәленең читенә утыртсаң, ул түрдәге иң нәүмизле калҗага үрелмичә калмый.
– Син ник суган әкияте сатып торасың әле монда? – дип үкеренде Туктамыш хан. – Теге этләр, этләр кайда, дидем? Идегәй кияү дә шул Ырысныкыларга сатылганмы әллә? Хакмы шул сүз?
– Ни аяныч, хак шул, – диде Хәсән элеккечә күңелсез һәм салкын аһәң белән. – Алай гына да түгел, синең кияү – булгак юлбашчысы. Ырысныкыларны башлап ул котырткан. Токтакый белән Күнче – акыл утырткан ирләр, алары таҗга дәгъва итәргә теләк белдермәгән. Ә Тимер Котлык – ияр татымаган, тәртәне күрмәгән яшь тай, дуамал бит. Идегәй эт шикелле өстереп торгач, котыргандыр инде. Яшь чагында кем генә хыялында ай түбәсенә сикереп менмәгән соң?!
– Йә, кайда инде алар, кайдалар, дим? Зынҗыр салып, зинданга ташлаттыңмы?
Хәсән, муенын ачып, тезләренә чүкте:
– Ас, кис, мин аларны тотып кала алмадым. Идегәй үзенең ике меңгә якын нәүкәрен әллә кайчан шайтан уты белән агулаган булган. Синең кире борылуың турындагы хәбәрне алуга ук, Идегәй канаты астына җыелышып, һәммәсе дә шәрык ягындагы капка аша мангыт ягына таба чыгып сыпырттылар.
Бәйләрбәге бөтенләй дә абайламый калды, Туктамыш хан, карчыга шикелле ташланып, камчы белән телә-телә, аңа ябырылды.
– Юри качырдыңмы, кабахәт җан? Алар белән бер үк сүздә булып, миннән котылуда, минем җанны кыюда идеме сезнең исәбегез? Берегезне дә калдырмыйм, җир астыннан табып, һәммәгезне дарга озаттырам, кисәкләргә теләм!
Яңаклары-муены канга баткан Хәсән җир өстенә аугач, ике-өч мәртәбә итек табаны белән аңа тибенде дә Туктамыш, үз-үзен белештермичә, янә ияренә сикереп менде.
– Атасы, иркәччәем!
Хан бөтен урамны яңгыратып ишетелгән йөрәк өзгеч тавыш килгән якка күз ташласа, сарай ягыннан аңа таба, ике кулын сузып, абына-сөртенә, утыз ел бер түшәк бүлешкән, алты бала багып үстергән өлкән хатыны Тәүлинбикәне күреп алды.
– Туктамыш, атасы, никадәрле хурлык! Идегәй кияү кызыбыз Нәкыяне алмый качып киткән! Кызыбызны «талак» дип тормый да ташлап калдырган, җир бит, өстерәлчек!
Шушы кимсетүле сүзләр, шушы түбәнчелек Туктамышның түзем чиләген әйләндереп каплагандай булды. Котырынып-ярсып, ул кыныннан ятаганын тартып чыгарды да сыңар селтәнүдә газиз хатынының гәүдәсен икегә ярып ташлады.
– Син, син генә үгетләдең мине, Нәкыяне шуның яры ит дип! Балтыкчы каршында гөнаһыңны кимет, дия-дия, син җаныма үттең! Сиңа ләгънәт, Идегәйгә ләгънәт! Моннан ары ни йөзләрем белән ил каршына чыгып күренермен?!
22
Берникадәр һушын җыйганнан соң, Хәсән Идел ярына таба өстерәлеп китте. Яңакларын каннан арындыргач, елга дулкыннары өстенә күз ташлады. И-и, рәхәттер сезгә, бәйсез, шаян, дәртле кылганнарым! Камытыгыз да юк, камчыгыз да. Ходай Тәгалә сезнең өчен ике яр төзегән, меңәр-меңәр чишмәләрне кушкан. Гасырлар буе киртә белмичә, кыйналу-җәберсетүләр күрмичә, япь-яшь кияү, сылу килен төсле, бер дә үзгәрмичә, һаман агасың син, Идел-Иделкәем! Адәм баласына тәкъдир атлы шайтан синекедәй бәхет бирмәгән шул!..
Идегәйнең фетнә кузгатырга әзерләнеп йөрүен белде, белде бит ул. Барча Урда илендә моны иң башлап сизенгән кеше дә үзе түгел идеме икән әле?
Идегәй аның янына, сарай түренә, караңгы төн уртасында килеп керде. Йөзе тәүлек буе янган учак янында утырган кешенеке төсле алсуланып чыккан. Карашлары – очкын! Иңнәренә канатлар үскән. Бер урында басып тора да алмый, башына зәһәр ис капкандай, авыз читләренә күбек бәреп чыккан.
– Туктамыш сәрдәр түгел, Туктамыш хан – безнең мәмләкәткә каза чакыручы! – дип, шундук сүзне мөгезеннән алды. – Ул Магулстанның да, Харәземнең дә Алтын Урда өчен тишек тәңкәгә дә кирәге юк. Без, әмир Тимер бәкне котыртып, өстебезгә бәла чакырабыз. Иш янына куш булганны гына ярата бу дөнья. Ә Сөләйман суфи белән Камәретдин – безнең янда кырмыскалар йә хуҗа сипкән тары бөртекләрен чүпләргә җыела торган чыпчык илә песнәк кошы гына. Бер генә тәртәгә дә ишәк белән чаптар атны бергә җикмиләр бит. Безнең Урдага Сәмәрканд әмире белән иңгә-иң басып юлга чыгу лаек. Әгәр Тимер бәк илә бер кузла арасына керсәк, без ярты җиһанны тез астына бөгеп салыр идек!..
Хәсән, торган саен сәерсенә барып, күз акайтты. Вакытлыча гына бер саташумы бу, әллә Идегәй, чынлап та, тәртә дигәннәрен бөтенләй ят итәме? Әле бер Урданы йодрык сыман учка җыеп булмый. Ә бу инде, кара, ярты җиһанны да үз итмәкче. Сәер, сәер.
– Туктамыш хан – җәллад! Ул минем әткәйне барча мангыт каршысында икегә телеп атты. Гафу кыласым юк, онытачагым да юк! – Хәсән бәкнең ирен читләрендә көлемсерәү тоеп, Идегәй янә кыза төште: – Юк, бер минем әткәмнең гомерен кыйган өчен генә түгел, бер мөселманны икенчесенә каршы орыштырып йөргән өчен гафу кыла алмыйм! Безгә берләшергә, дәрьядагы тамчы, чүлдәге ком бөртекләре шикелле укмашырга кирәк. Фәкать шул чагында гына без гөрҗиенә дә, мадьярына, урысына, алман илә ләһләргә дә каршы тора алабыз.
– Чамаладым, син Чыңгыз хан яисә Зөлкарнәйн төсле җиһангир булырга җыенасың, ахры, – дип, ниһаять, Хәсән телгә килде. – Ә син Аксак әмиреңнең кыйблаларын искә алдыңмы соң? Тоемласаң, синең әмир әнә Кабул янында – әфган-пуштуннарга, Баһдад тирәсендә гарәпләргә каршы кан чәчрәтеп йөри. Тап-тач шулар төсле, аксак әмиреңнең Урдадагы татарлар вә Каф таудагы әзәриләр белән дә аркадашлык кылырга һичбер нияте юк. Ул үзен җиһандагы япа-ялгыз хаким итеп тоя, шуңа да кайсыдыр хан яисә сәрдәр илә үзенең данын бүлешәчәк түгел.
Күренеп тора: Идегәй үз сүзендә җиңелү өчен кермәгән, ниятеннән кайтырга да һич уйламый.
– Туктамыш ханнан арынмыйча торып, Урда халкы бәхет күрмәячәк. Һәрбер чаптар үзен иярли вә кыздыра белгән җайдакка гына сүзсез буйсына. Икенең берсе: йә Урданы Тимер бәк мәмләкәте илә кушып куярга да бар җиһанны биетергә кирәк, йә Сарайга буйсынган һәммә милләт үзенә аерым дәүләт-ил төзесен.
Идегәй шуннан ары бераз сүрелгәндәй булды, Хәсән исә, бармакларын бөгә-бөгә, өскә күтәрелде.
– Урда – Бату илә Җучи ханнар тарафыннан мең тырышлык илә Байкүл вә Алтай тауларыннан алып Әдрән диңгез, Кырпу-ат өркәчләренә чаклы берәмлекләп, бөртеккә-бөртек кушып берләштерелгән дәүләт. Ул инде гасыр ярым буена ыһ та итмичә, какшамыйча яши. Аңа кылыч-сөңге күтәрергә батырчылык иткән башка мәмләкәт юк. Ул үзе барча солтан вә шаһларны дер калтырап вә тез чүгеп яшәргә мәҗбүр итә. Аның соңгы көнен, соңгы сулышын күрергә хыялланучы дошман юк дип уйлама. Мәскәү илә Тверьдагы урыс, Варшау ләһе, Венадагы мадьяр илә валах[46]46
Валах – румын халкының ХIХ гасыр уртасына чаклы атамасы.
[Закрыть], хәтта Ватикан диварлары артына кереп поскан папа, рум кайсары – һәрберсе Алтын Урдабызның нигезләре череп, бер як янга янтаюын һәм хуҗасыз йорт төсле каплануын тели. Урдабызны аяктан ега алырдай бердәнбер каза вә бердәнбер хәвеф – безнең мәмләкәт эчендәге низаг, тарткалашу вә таркалу. Син дә, мин дә – дистәләгән малны суйган кеше. Һәрчак күргәнсеңдер, мал иясенең дә бавыры, йөрәге, эчәк-сәүдә юллары, үпкәсе вә сидек куыгы бар. Әгәренки шул әгъзаларның берсенә генә дә зәхмәт-үләт йокса, мал бөтенләе белән череп таркалачак. Мангытмы без, татар-болгарлармы, башкорт яисә урыс-аланнармы – без бердәм Урдабызның бавыры, үпкәсе, сансыз эчәкләре. Син беләсең булыр, ана бүрене сунарчылар екса, әнчекләре ризык таба алмаудан кырылып бетәчәкләр. Ана каз югалса, бәбкәләре үлә. Хәтта фил чаклы фил баласы да әнисеннән башка яши алмый. Безгә таркалырга, Урдабызны тезгә чүктерергә һич ярамый. Урда тезенә егылса, аны иртәгә үк мадьяры да, аланы вә урысы да килеп талаячак. Әгәр инде моннан да ары син, Урданы Сәмәрканд әмире кулына тоттырам дип, ил өстенә дошман чакырырга ниятлисең икән, халкың өчен җир йөзендә моннан да шакшырак һичбер җинаять юктыр. Чамалап вә бәяләп карау өчен, һич югы, газиз әнисенең түшәгенә чит-ят ирне чакыручы җүнсез, сатлык баланы гына булса да күз алдыңа китер. Хәтта үз йортына чит ирне чакырган имансыз угыл да җирәнгеч вә шакшы. Ә ил хәтле ил өстенә дошман чакырган сатлык җанны бер генә халык та гафу кылачак түгел. Син баш-аягы белән хилаф сукмактасың, Идегәй. Акылыңа кил, кан үчеңне учларыңа биклә. Авызың тулы кан булса да, Урдабызны таркатырга базма, хак юлга кайт! Юкса безгә үлем, үлем килә!..
Идегәй ул төндә уйчан төстә чыгып киткән иде, әнә бит, каһәрең, бәйләрбәге аңа барыбер һуш-иман иңдерә алмаган… Керде, качып китәр алдыннан да тагын бер мәртәбә бармак янарга дип күренде ул. «Ит изгелек – көт явызлык» дигән гыйбарәне йөз кат тукыдылар, әмма казанга үзең төшеп бер пешмәсәң, кадерләрен һич белмисең икән… Теге чактагы төнге сәфәреннән соң дарга озатмаган өчен, кара, ничек рәхмәт әйтте!
– Син сөенмә, Хәсән бәк, мин вакытлыча гына китеп торам, мәгәр кайтам, кабат кайтам әле! Туган өнемдә үз итмиләр икән, бүре оясына, дию мәгарәсенә барып баш иярмен, аннары шул диюне арканлап монда юнәлермен. Менә шул вакытта утлы кыямәт купкач, минем якка аумаганың өчен ай-һай үкенерсең!
– Гомерлеккә, актык сулышыңа чаклы исеңдә тот, Идегәй соран, бу җиһанда синең Газраилең мин булырмын! – дип кисәтте аны бәйләрбәге. – Мин синең кебек җасус җанны дөмектерми торып җир өстеннән китмим, моңа һич хакым юк! Сөйгән ярны, атаны югалтып була, иллә мәгәр илен саткан сораннан да яманрак залим бәндә, шакшы эт җан булмас. Җеп өзәрлек хәлем калмаса да, мин сине җир тишегеннән булса да эзләп табачакмын, соңгы сулышым алдыннан тешләремне синең бугазыңа батырырга өлгерәчәкмен әле! Сак бул, юлларыма туры килмә, мөртәт!
23
Аксак Тимер бәк сатлык качакларны бик сагаеп кына каршы алды. Нәкъ болар шикелле үк качак Туктамышны унике ел элек колач җәеп каршылаган иде дә бит, әнә мәрхәмәт белмәс ул соран җан аның ашъяулыгын пычратып җавап бирде. Үз башларына куыш эзләп качкан Токтакый, Күнче углан, Коерчык әмирләрнең һәммәсен белә ул. Ләкин болар кайнар бәлеш өмет итүчеләр генә, башлыклары, утлы күмерне үз учлары белән чумыручы Идегәй мирза икән. Тимер аны белми, хәер, әтисе Балтыкчы бәк хакында, әлбәттә инде, ишетми калмады ул. Әнә Тимер бәк чатырына кергәндә дә Тимер Котлык белән Идегәй иңнәрен бер-берсенә куеп баскан. Ә аларның әтиләре Тимер Мәлик белән Балтыкчы би ошбу фани дөньядан ахирәткә дә нәкъ шулай бергә, иңне-иңгә куеп кичтеләр бит. Туктамыш, хәтерсез, әүвәл Мәликне дарга озаттырган, аннары Балтыкчыны үз куллары белән кыеп аткан. Идегәй мирза менә хәзер Тимер Котлыкны, һич югы, Күк Урда тәхетенә, Сыгнак каласына кайтарып утырту хакына килеп җиткән. Чынлап баксаң, тырнак асларын чистартып карасаң, бугалак белмәс бу Идегәй соран хан таҗын үз башына үлчәп йөрмиме икән? Балтыкчы би турында Туктамышны Алтын Урда тәхетенә утырттырмау өчен башын салды, диделәр диюен дә, асылда, үзенең улы Идегәйне шул ук мәмләкәттә таҗдар итеп күрергә хыялланган булуы да бар бит. Адәм баласының күңеле-нәфесе – шайтан кытыклавы төсле азгын нәрсә, комым коела башлады дип тормый, карт ирләр дә керсез кызны бер кочарга чамалыйлар әле, әкәмәт бит!..
Тәхет дәгъвалаучы бушбугазлар барысы да һавада очучы торналар рәте кебек йә булмаса күл буена төшеп баручы бәбкәләр шикелле сафка тезелгәннәр. Буар елан күргән куян төсле, һәммәсе дә каш астыннан гына әмир Тимер бәккә текәлгәннәр. Тегеләрнең күз очкыннарына карап кына да чамалап, белеп тора әмир. Сокланалар, кызыгалар хәтта. Нигезсез дә түгел. Әмирнең килеш-кыяфәт шәп. Буйга ул күпчелек ирләрдән ярты башка биек. Иңбашлары бүрәнәләр салып йөрү кебек эшкә күнекмәгән, әмма киң, гайрәтле. Өстендә – гади йөзбашлары гына кия торган корыч тәңкәләрдән тезгән көбә. Беләкләрдә беләзектән алып терсәкләргә чаклы корыч җиңсә. Йөзбашлардан бер-ике аерма бар: әмирнең билендә – алтын аел, уң кул бармагында – якут ташлы йөзек. Ул башына яуга кергән чакта гына очлым кия. Башка вакытларда тап-такыр итеп кырдырылган баш өстендә – киң каймалы кәпәч йә колакчан бүрек. Җирән сакалын бер дә озын йөртми, хәер, аның төкләре масаерлык дәрәҗәдә куе да түгел. Бөтәрләнеп торган куе каш астында – очкыннары аяк табаныңа чаклы өтеп ала торган утлы, усал караш. Ул елмаю дигәннәрен дә бик өнәми бугай, йөзе һәрчак кырыс. Аннары, качакларның елмаеп каршы алырдай яхшылыклары да тимәгән бит әле, алар биек чатыр астына эләгә алулары белән дә бәхетле булырга тиеш.
– Кичәге ханзадә вә бәкләр минем гаскәремдә йөзбаш булып йөрү илә генә дан алалмас. Һәркайсыгызга төмән өләшердәй нәүкәрләрем дә юк. Безнең әмирлектә һәрбер түрә таганга асу өчен үз казанын таба, меңбаш яисә төмәнбаш булырга атлыкканнар үзе чирү җыя. Ошбу мәсләктән һәрбер ханзадәгә элеккеге Күк Урда кала вә кышлакларына, Идегәй мирзага исә үзенең мангыт олысына юнәлергә киңәш итәм. Төмән җыеп кайта аласыз икән, сезгә урын түрдән.
Тимер бәкнең мондый кырыс каршылавы, кирәкмәс йомычка урынына читкә сыпыруы үтләрен бик сытса да, килмешәкләрнең һәркайсы да, урт уйнатып, үз йортлары буйлап таралды. Ни әкәмәт, барыннан да элек Идегәй Сәмәркандка тиз әйләнеп кайтты. Мангытлылар аны үги итмәгән, ун мең нәүкәр туплап озатканнар икән. Гаҗәбе шул: Туктамыш хан кул астында да ун мең мангыт яугир булып йөри, ә аларның башында – Идегәйнең бертуган абыйсы Гайсә мирза. Тәкъдир кәнтәй аларны бер-берсенең кылычыннан саклап кала алырмы?..
24
Тимер бәк төмәннәрне үзәгенә үтеп беткән Харәземгә куды. Уен-муен түгел, әлеге мәмләкәтне инде бишенче мәртәбә тез астына бөгеп салырга дип кузгалды ул. Үткән сәфәрләренең һичберсендә Ходай Тәгалә аңа хәерхаһ булмады, нык кына үгисетте сыман. Харәзем җиренә керсә, нигәдер ком бураны уйнап каршы ала, андый чакта ат-бичаракайларга сулыш алырга да мөмкинлек юк. Инде ике-өч каласын буйсындырган шикеллерәк итсә, әмир Тимер юкка чыгуга ук, андагы игенчеләр белән сәүдәгәрләр фетнә кузгаталар. Әмир күбесенчә җәнүб якта, пуштун-гарәбләргә каршы яуда йөри, гаскәр туплап, хәрәземлеләрнең арт сабакларын укытырга, аларны имгә китерергә вакыт таба алмый иза чигә. Әгәр Туктамыш Сәмәркандка бармак янамаса, һаман үз ихатасын киртәләп тә куя алмаган булдыксыз ир төсле йөрер иде әле. Бер рәхәткә – бер михнәт, дип юата бит мулла-мунтагайлар, менә Туктамышның артка тибеп уятуы да ярап куяр сыман.
Тимер бәк унбиш-егермеләп кышлакны сытып өлгермәде, кояш батышы ягыннан хәбәр китерделәр:
– Үргәнеч әмире Елыкмыш бәк илә Сөләйман суфи шаһ Туктамыш хан канаты астына чыгып качкан, юлда киртә-бугалак ясардай һичбер чирү дә юк.
Аксак Тимер, ачы итеп сүгенә-каргана, үз янына улы Мираншаһны дәшеп алды.
– Биш төмәнне кул астыңа ал да качак әмир илә шаһ артыннан атларыңны кызганмый ку! Ул икейөзле монафикъ Сөләйманга ничәмә-ничә имамнарны юллап, «мин ислам мәмләкәте төзергә ният иттем, шәригать кануннарына тугры булган ахун вә казыйлар үтә кирәк; максат итсәң, сәедем йә уң кулым бул, барына да риза, миңа гына кушыл» дип, алтындай телемне чыгарып, күпме ялындым бит. Тыңламады, төкерде ул суфи. Мин дә ул монафикъка төкереп кенә бирәм. Урда чикләренә җиткәнче хәтсез ерак әле. Куып җит тә кылычыңнан үткәр!..
Мираншаһ, бәйге сызыгына баскан чабыш аты кебек, ак-караны күрми алга томырылды. Аңа ата тиеш булган әмир Тимер – йөзәрләгән каланы, Ыссык-Күлдән алып Фарсы култыгына кадәр чәчелгән мәмләкәтләрне тезгә куйган шанлы җиһангир бит, барысын да дөрес чамалаган. Сөләйман белән Елыкмыш алайларын Ак-су дәрьясын кичкәнче үк куып тападылар. Суфи-шаһ, бер дистә балалары, дүрт хатыны каршында ятим көчек төсле шуыша-шуыша, Мираншаһ әмир алдына килде. Үзенең чал сакалы күз яшеннән юешләнеп беткән…
– Угылларым, җәмәгатьләрем эргәсендә ким-хур итмә, читкә алып китеп ботарлатсаң да разый, – дип ялвара бит тагын.
– Ә син минем атай гозерен санга санадыңмы? – дип үкерде ияреннән дә калкынмаган әмир. Аннары тәнсакчыларына җикереп әмер бирде: – Хөкем берәү. Суфиның имчәк баласына тикле бар нәселен кырып бетерегез!..
Мираншаһ мең чакрым арадан да әтисенең тын алуына чаклы сизеп тора. Ә Тимер бәктә нәкъ шундый ук үч һәм залимлектер. Үргәнеч каласын бишенче мәртәбә яулап алгач, күк күкрәгәндәй көчле тавыш белән кычкырды бит.
– Бу мәркәзне җир белән тигезләп бетерегез дә, сукалап чыкканнан соң, кала урынына арпа чәчеп чыгыгыз! Үргәнеч атлы эт оясы хакында моннан ары ишетәсе булмыйм!..
Кайтыр юлга чыккач, бер төмәнбаш яныннан икенчесенә күчеп йөри-йөри, Идегәй Аксак Тимер хакында байтак сораштырды. Бүген меңәрләгән чакрымнарга сузылган каһанлыкның шанлы әмире ул. Ә чокысаң, каһанлыкка менгән баскычлары ай-һай канлы һәм бормалы икән!
Аксак Тимер, сәфәр вакытында төнге ыстаннарда учак яккан саен: «Мин – Чыңгыз хан угылы Чагатайның кияве булган төмәнбашы Тахучар нәселеннән», – дип, барча меңбашлары эргәсендә шапырынырга яраткан. Әйе, булган икән, булган андый инсан. Аксак әмир бар серне дә әйтеп сөйләшмәгән. Сере, чынлап та, бик тирәндә икән.
Харәзем хакиме Мөхәммәт шаһ, эрегән кар шикелле кинәт юкка чыккач, аны ак кыпчаклар яклаганын белеп, Чыңгыз каһан моны эзләтергә өч төмәнен куган. Яубашлары итеп Сүбүдәй белән Җәбә нойоннарны атап җибәрсә дә, яннарына Тахучар атлы киявен дә таккан. Адәм рәтле генә буйсынып йөргән булса, бәлки, Тахучар да нойон, сәрдәр дәрәҗәләренә чаклы үсеп җитәр, исеме дә оныклары өчен ап-ак калыр иде. Әмма кияүкәйне тыю белмәс гуҗлыгы һәм нәфес дигән чире әрәм иткән.
Әфган олысының Нишапур дигән каласына җиткәч, Сүбүдәй баһадир телкәен еландай чыгарып ялварган, ди, моңа:
– Кала эченә иңгәч, сарай-кибетләрен, берүк, талый күрмә. Бу кала бәкләре безгә бернинди каршылык күрсәтеп тормыйча бирелделәр, капкаларны үз ихтыярлары буенча ачып куйдылар. Чыңгыз каһан игълан иткән «Яса» кануннары буенча, үз ихтыяры белән бирелгән калаларны караклар рәвешендә талап чыгу һич тә ярамыйдыр. Нәүкәрләреңә дә, зинһар, шуны җиткер.
Тик Тахучар, комсыз, нәүкәрләргә каланы тулаем талап чыгарга шыпырт кына әмер биргән. Билгеле ки, мондый «миһербанлы» төмәнбашның үзенә дә алтын-көмеш тәңкәләр инеш төсле мул аккандыр инде. Әмма каланы калдырып чыгуга ук, Сүбүдәй нойон Чыңгыз каһан тарафына махсус чапкын куган. Ә ул яктан катгый, усал фәрман килгән:
– Хан кияве булуына ташлама ясамыйча, Тахучарны төмәнбаш дәрәҗәсеннән гади нәүкәр итеп төшерегез! Караклыкта тагын бер мәртәбә тотыла икән, аңа – дар агачы!..
Менә шундый булган бит ул Чыңгыз ханның битләренә корым яккан «бөек сәрдәркәе»! Бик ерак бабасы булса да, турун Тимер бәккә Тахучар канындагы чирләр күчми каламы соң! Тимернең яшьлеге дә гаҗәеп бит, кабатланмас, үзгә!
Тимернең әтисе Тарагай күптән төркиләшеп беткән барлас кабиләсенең башлыгы булып торган. Ул Җидесу мәмләкәтенең ханы Казганга буйсынган, ди. Илле җиденче елда[47]47
1357 ел.
[Закрыть] Казган «китеп баргач», тәхеткә аның улы Ильяс Хуҗа менгән. Ә Тимер бәк белән балачактан бергә үскән, шуңадырмы, егерме яшьлек кенә дип тормаган, Ильяс Хуҗа үзенең ахириен Кеш атлы калага әмир итеп утыртып да куйган. Менә шул чакта яшь әмирдә ерак бабасы Тахучарның өянәге кузгалган да инде. Алачыкка ия һөнәрчеләр белән кибет тоткан сәүдәгәрләрне, өстәмә салым яисә ришвәт сорап, бик хәтәр талый башлаган бу. Тегеләр фетнә куптаргач, кырык-иллеләп иярчене белән Кештән чыгып качкан. Барыбер тынычланмаган. Һич югы, вилаять эчендәге сала-бистәләрне талап чыгыйм дип, авыллар эченә ябырылган. Ләкин диһкан белән һөнәрчеләр, корал туплап, аңа каршы кузгалганнар. Шул бәрелешләр вакытында Тимер бәкнең уң тезенә һәм уң як терсәгенә көтүчеләр чүл бүреләрен куркыту өчен ясый торган сәрпи уклар эләккән. Тимер шуннан бирле уң аягын беркадәр сөйрәп йөри торган булып калган. Утыз ел буена уң кулы да аны нык кына газаплап интектерә, иллә мәгәр Тимер сул ягы белән дә шайтан төсле орыша белә икән. Әгәр турсык төсле өреп кабартылган буш уйдырма булмаса, Тимер яу вакытында яисә ауга чыкканда җәя дугасын әнә шул ярымчулак, ярымтере уң кулында тота, ә сул кулы белән тәтә җебен колагына чаклы тартып китерә, ди. Ул югында дистәләгән мәргән аның тәтә җебен тартып караган, ләкин берсе генә дә ук койрыгын яңак сөягеннән дә артка табарак китерә алмаган, ди. Карап торышка чандыр күренсә дә, Тимер үтә дә гаярь, әнә аның күкрәк сөяге дә арба тәгәрмәче шикелле дугаланып тора.
Ә теге орыш вакытында яралангач, Тимер бәкне шул ук Кешнең зинданына кайтарып ташлаганнар. Ильяс Хуҗага хәбәр иттергән иттерүен, ләкин теге моны коткару өчен бармакка бармак та сугып карамаган. Ни галәмәт, зиндан каравылчылары тоткыннарга шыпырт-шыпырт кына кылыч-хәнҗәр, ә бермәлне сөңге-калканнар да ташырга керешкәннәр.
Мәхбүсләр:
– Әллә безне сыныйлар гынамы? – дип төпченә башласа, җавап гел бертөрле:
– Ул үз исемен кабатлауны катгый тыя. Аның бик олы түрә икәнлеге турында гына әйтә алабыз.
– Соң, бу чаклы корал бүләк итүче бәндә диһкан булмас инде, акчасы күплеген без дә чамалыйбыз, – дип янә төпченәләр, әмма шул ук җавап.
Биктә тотылуларына ике ай дигәндә, ишекләрне ниргәсе-ние белән очырып, иреккә чыга болар. Кеш диварларының тышкы ягына ташлансалар, анда затлы киемле бер җайдак көтеп тора.
– Минем арттан ияр! – дип әмерли бу җайдак качак Тимер бәккә. Инде каладан ерак киткәч кенә серен ачып сала.
– Мәрхүм Казган ханның тәхет тирәсеннән читкә тибәрелгән оныгы Хөсәен мин. Ильяс Хуҗа миңа агам тиеш. Иллә мәгәр аның өчен мин күптән артык кашык. Ил түрендә лаек урын дәгъва итү өчен миңа терәк кирәк. Сине нык күзәттем, миңа бик лаеклы вәзир була аласың.
Гуҗ Тахучарның гуҗ туруны йөз бормасын дип карар иткән, ахры, ул Тимер бәкне үзенең бер кызы белән кавыштырып та куйган. Шуннан соң өч-дүрт ел буе ятьмә кора-кора, Казган хан оныгы Хөсәен белән аның кияве Тимер олы гына гаскәр туплап алган. Ильяс Хуҗаның тәхеткә менүенә җиде ел тулганда, ауга чыккан хан нөгәрен тулысы белән тар-мар иткән болар.
– Хәзер мин хан! Мин – хан! – дип үкергән, ди, Хөсәен яланда чакта ук. Ә үзе тугры кияве ягына күз дә салмый икән.
Шуннан соң алты ел узуга, Аксак Тимер Ак-су белән Күк-су буендагы барча кабилә башлыкларын да Хөсәенгә каршы котырткан да чыккан. Фетнә вакытында бабай тиешле ханны әйләндереп аткач, сыңар аягын сөйрәп тәхеткә менгән Аксак Тимер тәннәрне чымырдатырлык итеп ярып салган:
– Гәрчә Чагатай нәселенең хаклы дәвамчысы булып саналсам да, хан дәрәҗәсен алмыйм, әмир булып калам. Мин үземне ислам диненең корыч калканы дип игълан итәргә батырчылык кылам. Моннан ары фәкать шәригать кануннары буенча гына идарә итәчәкмен. Җир йөзендә Туран каһанлыгы төзүгә ирешмичә, мәңге туктыйсым юк!..
Шушы изге әләмне Тимер бәк унсигез ел буе җилфердәтә, ике дистәдән артык мәмләкәт таҗдарлары шушы «корыч калкан» кулыннан баш салдылар инде. Ләкин Тимер бәк тә һич фәрештә түгел, өлгерә алмый гына. Ул Харәземне пыр туздырып йөргән арада, Җидесудагы байтак вилаятьләрне, хуҗасыз лапаска кергән төлке кебек, Камәретдин әмир талап чыккан. Туктамыш хан юллаган Мәхмүт солтан җайдаклары Әтрар белән Зарафшанны талап узгач, Каршы каласында Тимер бәк төзеткән Зынҗыр-Сарайны вәйран итеп киткән. Соңгы кайгылы хәбәрне ишетүгә үк, Тимер бәкнең күзләреннән эре яшь тамчылары саркып чыкты, имән кәүсәседәй бармаклары усал йомарланды.
– Алга, бертуктаусыз алга! Камәретдин илә Туктамыш этләрен турап ташлаганчы тукталыш юк безгә! – дип, нәүкәрләрдән бигрәк үзен үзе ярсытып җикеренде ул…
Ике дошман чирү белән дә йөзгә-йөз килеп орышырга өлгерә алмадылар. Тимер бәкнең җирне гүелдәтеп якынаюын ишетеп алуга, Камәретдин әмир, койрыгын эт көтүе талаган йолкыш бүре шикелле, Тубыл елгасы аша Себер урманнарына кереп качкан. Ә Мәхмүт солтан Ак-су ярлары өстеннән Алтын Урда чигенә чыгып сызган.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?