Текст книги "Карабәк. Каенсар (җыентык)"
Автор книги: Вахит Имамов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
12
Карабәк Болгар каласында имән бүрәнәләрдән яңа дивар күтәртү белән мәшгуль иде. Туктамышның Мәскәүне тез чүктереп кайтуын ишеткәч, хәйранга калды. Ханның Сарай тәхетенә менүенә ике ел чамасы гына булып килә, ә ул әнә үзен Чыңгыз сәрдәр, Бату сәрдәр тиңе санап йөргән Дмитрий кенәзне дә бик тиз кан костырды. Каты куллы, усал тотынды бу. Аның һәрчак миһербанлы, мәрхәмәтле булып хакимлек кыласына өмет баглап яшәү – нык саташу. Эт симерсә, хәтта үз оясында үсеп җиткән көчекләрен дә артыксына, талый-тешли башлый. Ә Карабәк – көндәш. Туктамышның, казна коргаксыды йә фәлән дошман миңа сугыш белән яный дигән кырык сәбәп табып, иртәгә дә, аннан соң да бертуктамый Карабәкнең баш түбәсен чүкеп торуы бик мөмкин. Их, үзбаш булып, беркемгә дә буйсынмыйча яшәрдәй дәүләт төзергә иде дә! Әнә, башка чыгып, үз йортын һәм келәтләрен корып яшәгән гаиләгә бер күрше дә «Ник сыерыңны иртә-кич савасың» йә «Нишләп әле бер каз оясы бәбкә үрчетәсең» дип кереп бәйләнми бит. Балаларыңа дога ятлатасыңмы син, әллә инде аларны типкәләп йөртәсеңме – анысына да читләр тыкшынмый. Бер күрше икенчесенә ясак түләүне, сугыш аты яисә яугир бирүләрне, бер-берсенең каралты-кураларын җимереп китүләрне, талауларны белми. Күршеләрнең бер-берсенә гозере төшә икән, сәнәк кирәк булса, оны бетеп китсә, кибән куйган йә йорт күтәргән чакта ярдәм кирәк булса, ахыр чиктә инде килен төшерсә йә кызын кияүгә бирсә… Ә дәүләтләр шушы кагыйдәне боза, кара гавамга түгел, ә менә казнага, ил табынына хуҗа булып алган таҗдарларга һаман байлык җитми. Һәммә сугыш, барча даулашулар санаулы гына караклар аркасында килеп чыга…
Халкыңны иярт идең дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җиргә китеп олак идең! Бер генә күрше дә сиңа низаг белдермәсен, һичбер дошман өстеңә яу йөрмәсен, сине ничек яшәргә икәнен өйрәтмәсен иде. Әмма Казан, Болгар, Чаллы, Алабуга, Кирмән, Җүкәтау, Кашан калаларын тутырган татарыңны, оясыннан куптарып, кайсы якка гына алып китәсе соң? Татар барып сыенырдай иясез дала-таулар калмаган бит инде җир йөзендә. Синең Болгар олысың төрле яктан киртәләп куелган һәм капкыннар корылган гомумурда, гомуми читлек эчендә. Болгар – чиксез мәмләкәтнең сыңар алачыгы, мал абзары, тегермәне, остаханәсе, ахыр чиктә бер имчәге генә. Мәркәз каракларының нәфесен канәгатьләндерер өчен ит китер, сөтен-маен китер, тире-киндер, тырма-сабан юнәт, ат вә сыер бир, җариялектә әрәм булачак җиләк кебек кызлар, мәет булып сытылачак яу ирләре җибәр… Аһ, ничек кенә котылырга соң бу эт тормышыннан?!
Карабәк Казан каласын да, Җүкәтау, Чаллы, Кашаннарны да биш әйләнеп чыкты. Әй, беткән соң, җимерелгән, таланган бу җирләр! Болгар каласында элек сәед булып торган Низами карт сөйли:
– И-и, апаем! Кем иренми, кем җокламый, барысы да эт шикелле килеп таладылар инде. Җегерме ел элек әүвәл Наугырыттан җиде җөзләп кенә ушкуй төшкән иде. Безнекеләрнең Сарайга үзара ызгышып җаткан Хызыр илә Килдебәкнеңме, әллә Хызыр илә Тимерхуҗаныңмы – кайсысындыр җаклап җауга киткән чагы. Теге ушкуй җулбасарлар каян гына моны белеп алганнардыр, шул җиде җөз кеше, гарасат сымак җимереп кереп, Болгар сарайларын нигезенә тикле талап җугалдылар. Безнекеләр җимерелгән җыртыкларны да җамап өлгермәде, җәренгә, икенче җылны әйтәм, көзге җәмсез җаңгыр төсле әйләнеп килделәр дә, җәнә барча келәт-лапасларны корыттылар теге җулбасарлар. Өченче җылны тагын. Җәмгысы җиде тапкыр килеп таладылар. Җимерелмәгән җорт, җыртылмаган койма калмады. Шуннан нишләп безнең Болгар мантысын ди инде? Безне җаклар өчен Сарай җагыннан сыңар гына да җаугир килмәде, Сарай безгә җыгылып җатканда да җәрдәм кулын суза белмәде бит. Шуңа без ни җыртыгыма дип һәм дә нинди җөз илә ул ханнарга хөтбә укыйк ди соң?!
Низами картны тыңлау да ширбәт түгел, ә үзе әллә ничә кабат яуга кереп йөргән Җәүдәт атлы ирдә дә үч вә рәнҗеш һич бетмәгән әле.
– Чулман буйлап төшкән ушкуйлары бер хәл, алар, таласа да, көймә белән каекларына сыймаган байлыкны барыбер дә ташлап китәләр бит. Алар яшь кызларны да көтү-көтү итеп коллыкка алып китми, монда гына әтәчтәй таптыйлар да, эсселәре басылгач, барыбер югалалар. Ә менә шулар эзеннән килеп җиткән кенәз алайлары каза да каза инде. Алары сыңар көбә белән калканны да, ат вә сарыкны да калдырмый. Өстәвенә җария итеп тоту өчен меңәрләгән безнең чибәрләрне үзләренә алып китмичә калмыйлар бит шулар. Каладан чыккан чакта ут ташлап калдырырга да онытмыйлар. Интек аннан ел буена яңа бура бурап, дивар корып. Аякка бастырдык бугай дип, тураеп, маңгай тиреңне сөртергә өлгермисең, икенче бер кенәз килеп җитә. Шуннан менә тернәкләнеп кара.
– Урысларны Болгарга кертми калган, куып җибәргән чакларыгыз да булды лабаса. Кырымда яшәсәк тә, без дә ишеттек бит, – ди Карабәкнең «куз ташлавына», әлбәттә инде, Җәүдәт яугир кабынып китми калмый.
– Шулай шул, алты ел элек кыш башында урысларның берьюлы өч кенәзләре ияртеп килгән гаскәрен Болгарга да, Казан эченә дә якын җибәрмәдек. Юкса Болгар каласы өстенә бик шәпләнеп ташланганнар иде. Уен-муен түгел, Чулман яклап, козгын өере сыман, берьюлы егерме мең ирләре диварга ябырылды. Өсләренә кайнап торган сумала, мичкә-мичкә сулар, арбасы белән таш коябыз, юк, күзләре тонган үгез шикелле һаман үрли болар. Янгын элгән бүрәнәләр тәгәрәтә башлагач кына беркадәр чигенделәр, мәгәр барыбер дә яуга ыргылу бит исәпләре. Шуннан Хәсән бәгебез туплардан ядрә очырырга әмер бирде инде…
«Хәсән» исемен ишетеп алуга ук Карабәк капылт әсәренде, читтән күз ташласаң, бу мизгелдә ул үзе дә, чукышырга әзерләнгән әтәч төсле, иңбашларын кабарткан, сулыш алулары да кайнарланган иде, әмма моны яугир Җәүдәткә генә бик үк сиздермәде.
– …Ун туп берьюлы ут бөркегәч, һәммәбезнең колаклары тонды, диварларга чаклы дер-дер килде. Урысларның да коты алынды шул. «Кыямәт, кыямәт! Шайтан, шайтан!» дип үкерә-үкерә кирегә сикерделәр. Өнсез калган атлары, котырынып, җайдакларын җир өстенә койды. Ул гына җитмәгән, Хәсән бәк капкаларны ачты да дөяләргә атланган аерым бер алайны яу кырына ташлады. Акыра-акыра, ике өркәч арасына таккан бакыр табак-комганнары белән ду куптарып өсләренә килгән дөяләрне күргәч, ат бичаракайлары тәмам шашты. Җайдакларын коеп төшерү генә түгел, аларның йөгәнен җибәрми йә авызлыкларыннан эләктерергә маташкан урысларны да таптап бетерделәр. Аннары барысы да, бүре өере куа килгән сыман, ачык дала ягына торып качты. Шуннан яу тукталды. Урыс кенәзләре безнең янә туплардан ут ачудан шүрләп тора. Ә чынында бездә уч төбенә кырып салырлык та дары калмаган шул. Иллә мәгәр Хәсән бәк моны сиздерми, ул безнең өчен отышлы солых төземәкче…
– Ә ни өчен солых? Хәсән бәккә анысы ник кирәккән? Сез инде тулы җиңүгә дә ирешә алырлык хәлдә булгансыз бит, – дип, Карабәк ярсый-ярсый бүлдерсә дә, Җәүдәт бирешмәде.
– Урыслар ниндидер качак соран аша бездә дары юклыкны да, каладан тышка чыгып яуга ташланырдай чирү калмавын да белеп өлгергәннәр. Кенәзләр, әтәчләнеп, ун мең тәңкә йолым сорый башлады. Безгә ярдәмгә Казаннан Мәхмүт солтан атлы әмир килгән иде. Ул дивар эчендә җыелган меңбашларга: «Йолым түләмибез, яуга керәбез, шәһит булсак та, Ходай Тәгалә каршына чиста намус белән китәбез», – дип белдерә. Ә Хәсән бәк каршы. «Йолым өчен без соңыннан йөз мең тәңкә дә, ике йөз меңне дә табарбыз, ә ирләребез яуда кырылып бетсә, хатыннар – ялгыз, ил баласыз калыр, Болгар үләр», – дип, һич чигенми. Меңбашлар шаулаша, моны тыңламыйлар, һәркайсының лачын, бөркет булып таныласы килә. Ахыр чиктә шул Хәсән бәк урыс кенәзләрен һәркайсына берешәр мең тәңкә чыгарып бирергә үгетләде. Кенәзләрнең шундый сәдака күргәч тә өннәре тыгылды, күлнең төбен күккә аскан кебек, шундук кире борылдылар. Меңбашлар һаман тынмый, әмирлеккә Мәхмүт солтанны таләп итәләр, Хәсән бәкне җебегәнлектә, соранлыкта гаепли башладылар. Ә Хәсән бәк түзә алмады, бер атнадан соң Казан каласына җыенды да китте. Шулай итеп, без акыллы бәксез торып калдык ул чакта…
– Имәндә икән чикләвек, – дип, үзалдына сөйләнеп куйды Карабәк. – Ә мин аны икейөзлелектә, Болгар-йортны сатып, Туктамыш арбасына күчеп утыруда гаепләгән булам…
13
Кайвакытта ник туганыңа үкенүдән бәкегә чумардай хәлгә килсәң дә, бәхет атлы кояшның болыт ертыгыннан елмайган чаклары да булгалый икән ул.
Туктамыш Мәскәү өстенә яу белән барган чакта Карабәк барыбер дә аңа җигәне Көңгер кул астына баскан бер мең җайдакны кушып озаткан иде. Орыш-бәрелешләргә керергә насыйп булмагач, болгарлар анда сынаулар үтәргә дә, үзләрен күрсәтергә дә өлгерә алмаганнар. Әмма, ни әкәмәт, буш кул белән генә кайтмаганнар. Көңгер энекәше Болгардагы кәрвансарайга йөздән артык япь-яшь кызлар кертеп бастыргач, Карабәк әүвәл үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Боларның күбесенә унөч-ундүрт яшьтән артык түгел, ләкин берсеннән-берсе чибәр, һәркайсы да чия кебек пешеп җиткән инде.
Карабәк аеруча җитен төсле аксыл-саргылт чәчлесеннән күзен аера алмый торды. Чибәрлекне бирсә дә биргән Ходай бу марҗага! Иртәнге кояш нурыннан керфекләрен ачкан чәчәк-гөлләр кебек керсез һәм гүзәл бит бу! Гаярь ирләрдән дә кайтыш булмас озын, зифа гәүдә. Күк йөзедәй ачык-зәңгәр күзләр. Пешкән алма төсле алсу яңаклар. Коллыкка төшү бәхетсезлегеннән усал кысып басса да, хәтфәлеген һич тә яшереп булмаслык күпереп торган йомшак сусыл иреннәр. Ә алга чыгарып салган озын толымнары астыннан төртеп торучы ике дәү алманы сокланудан карап туймаслык шул. Алар ике йомарлам камырдан әвәләп куйган шикелле түм-түгәрәк, өстәвенә песи балалары кебек җанлылар да сыман. Әнә, кызый сулыш алган саен, түшенә салган толымнар да кар астыннан типкән чишмәләрдәй уянып сулкылдыйлар…
Түзде, тешен кысып түзә белде Карабәк, кичке караңгылык төшкәнче сылу кызның тәненә бармак та тидермәде. Ә мунчага кергәч, җиткән тай йә кыргый җәйрән белән сокланган шикелле, кызның гәүдәсеннән күзләрен аера алмады. Озын, нәфис ботлар. Ике учка сыеп бетәрдәй неп-нечкә бил. Аккош канатыдай йомшак куллар. Һәм, әлбәттә, һаман-һаман үзләренә тартып тора торган, сихерле һәм тылсымлы ике гүзәл күкрәк. Ә ул ике шома бот тәхетендәге җәннәт пәрдәләре!
– Исемең ничек? – дип эндәште аңа Карабәк, кайнар һава белән кипшенеп беткән иреннәрен ялмап.
Әмма дәртләнүдән тамак төбе дә кибеп беткән икән, сылу кызкай аны аңламады. Карабәк, тамак төбен кыра-кыра, ләкин мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, янә дәште:
– Атың нинди, җаным?
Сылукай Карабәкнең саф рус телендә сүз кушуына гаҗәпләнде бугай, күл суыдай зәңгәр күзләре белән җил исеп уяткан чәчәк таҗыдай ачылып төбәлде.
– Анфиса мин, Анфиса атлы булам.
– Матур исем, сиңа бик килешә, үзең дә бик чибәр, – дип, Карабәк теленә беренче килгән сүзләрне тезгән булды, үзе яшь кызыйның аккошныкыдай ап-ак муеныннан, очлы, тыгыз күкрәкләр өстенә таралышкан аксыл чәчләреннән күзен аера алмады.
– Аһ, чәчләрең бигрәкләр дә хәтфә, бигрәк матур! – дип пышылдый-пышылдый, Карабәк аның чәчләрен сыйпады, әүвәл шуларга, аннары ап-ак иңбашына иреннәрен тидереп алды.
Кыз олыс хуҗасының инде талый, көчли башлавын көтә иде сыман, кул очлары, чияле күкрәкләре дер-дер килеп алды. Ә Карабәк бер генә тамчы да кыргыйлык һәм әрсезлек күрсәтмәде, үзен тыя белде.
– Чәчләрең, валлаһидыр, алтын кебек синең, алтын чәчләр… Тукта, ә нигә сиңа Алтынчәч дигән исем кушмаска соң?
Кыз, ниндидер хәвефтән саклангандай, ике кулын да күкрәк турысына кысып баскач, Карабәк элеккечә үк йомшак, назлы тавыш белән аңлаткандай итте.
– Соң, җаныем, син барыбер монда каласың бит. Сине хәзер кайсы яугир генә кире үз илеңә кайтарып җибәрсен ди? Сездәге кенәзләр дә бер генә тотакны да кире кайтармыйлар, җария итеп тоталар, ә аннары, чукындырып, үз диннәренә кушып, хатыннары итеп алалар. Сине дә әллә кемнәр түгел, ә үз туганнарың шундый ук язмышка ташлады. Алар өчен безне сүгәргәме?
– Әйе шул, атаем да, агаларым да яклап кала алмады. Үзләре урманнарга кереп качты, ә безне урам уртасында чебеш-бәбкәләр сыман ташлап калдырдылар. Әйләнеп кайтулар язмас инде…
Кызның күзләреннән ике тамчы яшь сытылып чыгуын шәйләп, Карабәк кул очлары белән генә аның ияген күтәрде дә юешләнгән яңакларын үпте.
– Кайгырма, җаныкаем, сине монда да рәнҗетүче булмас. Бигрәк чибәр бит син, бик кадерле, түрдә генә утыра торган хатын булачаксың.
Кыз сагаеп калды, янә аккош канатыдай ике кулын күкрәгенә кысты.
– Мине җарияң итеп тотарга исәбең юк, берәр хезмәтчеңә кияүгә бирергә җыенасыңмы әллә?
– Юк, – диде Карабәк, кайнар тыны белән пышылдап, кызның керәчтәй ак иңбашларын үбеп алды. – Мин сине үземә хатын итеп алам.
Әмирнең иреннәре, акрын гына шуа-шуа, күкрәк очларына, ике бөртек кызгылт чиягә күчте. Кызыйда да дәрт кузгалды, ахры, Карабәкнең башы аның пар канат кулларына, алтын-җитен чәчләренә күмелеп юкка чыкты…
14
Ай артыннан айлар киез казлар кебек үтә торды, ә Карабәк Болгар каласы белән горурланып, аңа сокланып туя алмый йөрде. Ушкуйлар һәм кенәзләр никадәрле генә килеп җимермәсен, аның тамырын да, үзәген дә корыта алмаганнар. Әнә шәһәр уртасында, Ходай Тәгалә тарафыннан кадап куелган ике калкан, ике маяк төсле, Зур һәм Кече манаралар калага дан һәм шөһрәт өстәп утыра. Алар шулчаклы да төз һәм мәһабәт ки, гүя күк йөзенә очып китәргә җыенган аксыл-соры ике каләм инде… Шәрык ягында келәмдәй сузылган хәтфә ялан буйлап Ак пулат, Кара пулат, Кәрвансарай, Ак мунча, Казый һәм Хөкем сарайлары тезелешеп киткән. Карабәк, беренче эше итеп, Зур һәм Кече манаралар янәшәсендә Ак мәчет күтәрде, аның гөмбәзләре өстенә көмеш йөгерттерде. Мәчет хозурында даны борынгы чорлардан ук килгән зур мәдрәсәне – дарелфөнүн[37]37
Дарелфөнүн – университет.
[Закрыть] бинасын яңартып төзеделәр. Инде хаким йорты, әмир йорты турында да уйларга вакыт иде. Карабәк үзе дәшми йөрсә дә, башкалар аның аяк табанына ут үрләтте.
– Әмир сараеннан, таш кирмәннән гайре яшәп буламыни? Һәр каланың йөзек кашы әмир йорты лабаса!
Ниһаять, кала уртасында Чулман ярындагы ак ташлардан яңа, калын диварлы кирмән төзү эшләре канат җәйгәч, Карабәк Сөн белән Ык арасында калган гәрәйлеләр янына барып кайтырга ниятләде.
– Сез монда кирмәнне миннән башка да төзеп бетерәсез инде, ә минем үз туганнарымны ничә айлар буе күргәнем юк. Алып килде дә ачык кыр уртасында ташлап калдырды бу дип битәрләп ятмасыннар…
Ык ярларына якынлашкан саен, Карабәкнең күңелендә соклану һәм горурлану хисләре көчәя барды. Үзе сәер, үзе матур бу Ык. Урыны-урыны белән ике яктан урман-кырлар терсәкләре белән төртеп уяткан төсле кинәт тарая да тау елгасы кебек күбекләнеп, котырып ага ул. Аннары, бу коллык аранын ерып чыгуына сөенгән шикелле, берәр үзәнлек табып тынычлана, йөгереп йөреп арыган сабый бала сыман йокымсырый башлый… Елганың менә шулай җәелгән төшләрендә яр буйларын камышлыклар баскан. Алар арасында җәен, шамбы, чуртан, кызылканат, алабуга, табан балыкларының иренеп кенә йөзеп йөрүен чамаларга була. Ыкның колга шикелле йә җәядән ычкынган ук шикелле туп-туры булып аккан урынын эзләп табу кыен. Ык, кышкы юлда салулаган чана сыман, әле бер, әле икенче якка боргаланып ага да, кайчакларда, арттан куа килүче сунарчылардан койрык чәнчеп качкан төлке төсле капылт читкә ыргыла, урыны-урыны белән, эздән җуйдырырга тырышкан шикелле, бөтенләй кире якка борылып чаба башлый. Кем белә, бәлки, шул урындагы сихри дөньядан аерыласы килмәгәнгә шулай кабат кайта-кайта хозурланадыр ул. Ике як ярдагы шау чәчәккә чумган шомыртларны, алар янәшәсендә күпереп утырган әрәмәлекләрдәге камырлык, гөлҗимеш, чия куакларын ташлап китү ансатмыни?!
Ык турында риваять тә яши. Имеш, Таш Билбауга хуҗа булып утырган бер албасты аны, Ык елгасын, сылу кызлар урынына мәгарәдә генә бикләп тоткан, матурлыгына фәкать үзе генә сокланган, ди. Болыннар өстендә колыннар, җәйрәннәр шикелле сикергәләп-тилереп уйнарга тилмергәч, албасты гырлап йоклаган бер төндә чыгып качкан бу матур кыз. Куып тотмакчы булып, албасты аның артыннан улын җибәргән, ди. Елга яры буйлап сибелгән күлкәйләр әнә шул албасты малаеның куа барганда салган йә күсәген тидереп алган кайнар эзләр, имеш. Куып тота алмаган аны яшь албасты. Ык-сылукай Ак Иделгә чумып югалган, ди…
Асылда да, елга яры буйлап сибелгән эреле-ваклы күлләрне яшь кияү кыз алырга килгәч чәчеп җибәргән көмеш тәңкәләргә дә охшаталар бу якларда. Көзгедәй су өсләрендә – төнбоек, ярларында камыш үсә, ә ул камышлар арасында, һичбер шиксез, кондыз, көзән, сусар тереклек итә. Күлләр чәчелгән үзәнлекләрдә түбәтәй-түбәтәй булып утырган күкчәчәк, тукранбаш, зәңгәр чәчәк, кыңгырау «утраулары», яр буйларында, тау битләрендә бәбкә үләне, бака яфрагы, аксыргак, сарут, кылган… Иң мөһиме бу якларда көтү-көтү атлар изеп киткән ялан-үзәнлек юк, кылыч орышларын да, уклар болытын да күргәне юк бу тарафның. Кыргый, садә, керсез табигать. Мондагы алкалы каеннар, ак чәчәккә күмелгән юкә агачлары үбелмәгән кызлар, кочылмаган яшь кәләшләр сыман һаман яшь, һаман саф… Аһ, гүзәл дә соң, тылсымлы да соң оҗмахтай бу яклар!..
Карабәк үзе белән бер йөз җайдак кына алып чыккан, ә сәфәре хакында һичбер кемне кисәтмәгән иде. Ык ярында Кормаш, Балтач, Уразай бәкләр иярләреннән төшеп каршы алгач, гаҗәпләнүдән баш чайкарга гына мәҗбүр булды. Аның:
– Минем хәзер ауга чыгарга да мөмкинлегем юк, бу хакта белеп, сез киекләрне миннән алда урачаксыз икән, – дип шаяртуына каршы көлеп кенә җавап кайтардылар.
– Кунакка кисәтмичә килеп төшкән кода-кодагыйлар бик тиз бозылыша дигән сүзне ишеткәнең юкмы әллә, Карабәк әмиребез? Кунак килгәч кенә чәкчәк ясарга керешкән йә токмач баса башлаган кодагыйны ялкауга чыгаралар, ә хатыннар аркасында кодалар да бер-берсенә сыртын куеша…
– Ау димәктән, түрәләрнең авы да кешенеке төсле булмый икән лә ул, – дип, Карабәк чаптарының йөгәнен эләктергән Балтач бәк авыз ачты. – Олы түрә кисәтеп килә торган булса, вак түрәләр киекләрне бауга бәйләп йә элмәккә үк утыртып чыга икән. Шуннан олы хаким үзен мәргән дип шапырына да инде. Нәкъ төртмә әйтемдәгечә. «Карт алаша, үз койрыгын күргәч, мин – колын дип масая икән».
– Әһә, мине карт алашага да чыгара башлады бу Балтач, – дип, Карабәк бер үпкәсез рәхәтләнеп көлде. – Алай алаша икән, хатыннарың белән бер мунчага җибәр.
Айгырлар шикелле кешнәп көлешкәннән соң, төтен сызып утырган казаннар һәм кыркылган чирәмгә җәелгән ашъяулыклар янына барып тезләнделәр. Хатыннар уртага зур-зур җамаяклар белән ит кисәкләре, карта-эчәгеләр китереп тезгән арада, Карабәк тирә-якка күз йөгертеп алды. Мул ябалдашлы, матур гына тирәк ышыгы бу. Яр астында Ык чайпала. Кул сузымында гына бер күл елтырап күренә. Әйләнәсе ике чакрымга сузылган тип-тигез үзәнлек, аны ике ягыннан мәгърур наратлардан да биегрәк тау уратып алган. Бер уйласаң, бу иңкүлек үзе – олы таба, ә җайдаклар һәм бәкләр шуның бер читендә утыралар сыман. Авыл кору өчен менә дигән урын.
– Бу төбәккә килеп төпләнгәнгә биш ел үтеп китте. Инде ничә авыл калкып чыкты икән? – дип сорады ул, аерым гына беркемнең дә йөзенә текәлмичә.
– Һи, кем санаган аны! – дигән җаваптан соң ук шундук чамалады. Әһә, Кормаш телгә килде, күрәсең, калган ике бәк алдында абруе төплерәктер.
– Үзебезнең түбәдә генә дә җиде авыл булдык, – дип, һаман да шул Кормаш дәвам итте. – Шуларын әйләнеп чыгарга да вакыт җитми әле. Былтыр гына, менә көз ахырында, кар тирән ятканчы дип, Сөн буйларын айкап кайтканыем. Юк ла инде, үземне олы түрә итеп күккә чөяр өчен дә, күркә сыман кабарып йөрер өчен дә түгел. Башкалар ни кылана, шулардан артта калырга, адәм хуры булып йөрергә язмасын дип кенә…
Карабәкнең:
– Ни-нәрсә җитмәсә, артта калган булып, тар маңгайлы булып саналасыз соң? – дигән соравыннан да мәлҗерәп төшмәде Кормаш бәк.
– Һе, ни дип, авылда шул инде. Мәчетең юк, тегермәнең аякка басмаган, аннан килеп, арба-чана ясый торган осталарыңа, тимерчеләреңә алачык юк икән – син үзеңне Аллаһның кашка тәкәсенә санап, күкрәк киереп йөрмә инде, туган.
– Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, – дип, Карабәк баш чайкады. – Ә мин әле авылларга тимерче кирәклеген күз чалымына да китереп карамаган идем.
– И апаем, тимерче дә, аннан килеп, ияр ясый торган, камыт вә ыңгырчак эшли белә торган осталары да күче-күче белән кирәк аның. Атларның урманнан агач ташымый, кибән тарттырмый торган чагы юк та бит бичаракайларның. Өстәвенә, ара ерак дими, унар-унбишәр чакрымга кунакка йөрешәбез. Анда да, Аллаһның кашка тәкәсе кебек, гел атларда инде. Менә шуңа күрә, дирбия-камыт ясаучыларыннан тыш, каз каклый, чәкчәк-гөбәдияләрен телеңне йотардай итеп пешерә, килешле итеп күлмәк тегә белә торган алтын куллы хатыннарыбыз да, ай-яй, бик кадерле безгә!
– Ә шулай да Сөн ярында ничәләп авыл санап кайттың? – дип, Карабәк янә иске эзгә төште.
– Сикиядан Сөнгә бара-бара, уннан артык авыл санадым. Беренче чиратта мәчетләре, базарлары булган олырак авылларга исләр китте. Яхшый, Үрәзмәт, Әмәкәй, Күбәк, Гайсар, Аккүз, Исәммәт, Яркәй, тагын… э-э-э, Шәммәт, Кадермәт, Аеш, Кыргыз, Ябалак… Менә шуларын башыннан ахырына чаклы урап чыктым, мәчет төзеп өлгермәгәннәренә кереп вакланмадым.
– Нинди Яхшый, каян килеп төшкән Исәммәт, Кадермәт ул? – дип, күкерттәй кабынды Карабәк. – Исемнәрен һич кенә дә аңлап бетермәдем.
– Һе, безнең татар менә шулай кисек телле инде, мин нишләтим? – дип, Кормаш иңбашларын гына сикертте. – Яхшый дигәнен Яхшыбай бәк кора башлады да, үзе Сарман бәк янына китеп барды. Тегесе моңа кызын биргән дә Зәңгәр тау итәгенә сарай салган икән. Ул югалып бер кыш үтүгә үк авыл исеменең койрыгын кыскарттылар. Аннары шундый ук, очкылык чиреннән Әлмөхәммәт урынына – Әмәкәй, Кадыйрмөхәммәт урынына Кадермәт торып калды. Тегеләрдән күрмеш, Уразмөхәммәт, Ярмөхәммәт белән Шәймөхәммәтне дә тач шул рәвешчә сөннәткә утырттылар.
– И-и, болай барса, без үзебезнең әткәйләрнең исемнәрен дә онытачакбыз икән! Әйтергә шулай ансат дип, иртәгә сабыйларны Габдулла урынына Апуш, тагын да яманрагы, урыслардан күрмеш, Нәчтүк, Ләксәй, Ибан дип йөртә башлаулардан Ходай саклый күрсен!
– Әстәгъфирулла! – дип, һәммәсе төкеренде, әмма Карабәккә каршы төшмәделәр…
Кормаш, Балтач авылларын карап чыкканнан соң, Уразай бәк әмирне Ак Идел ягына таба алып китте. Дистәләп күл ялтыраган үзәнлектә кайсы иңкүлектә, кайсы тау итәгенә сузылып урнашкан дүрт авыл ягына, сабырсызланып, камчы очы белән төртеп күрсәтте ул.
– Менә соклан инде, Карабәк, күз уңыннан кичер. Югары Гәрәй берсе, калганнары Түбән, Урта, Кече Гәрәй. Сөннең аръягында тагын бер Гәрәй бар. Барысы да үзебезнең кабилә атамасын йөртә. Аксакаллары Мөхәммәт, Гайнан, Әбелшәех атлы булса да, үзләре баш тартты. Юк, безне бутамасыннар, без – Кырымнан ук ыру канын алып килгән гәрәйлеләр, диделәр. Ун-егерме авыл бер үк атлы булмасын дип кенә кайберләренә Бурсык, Кабан, Әтәч, Куян дигән кушаматлар бирдек, бертөрләрен, үзебезчә гап-гади итеп, Такталачык, Каентүбә, Чалманарат дип атадык…
Юл уңаенда беренче урнашкан Түбән Гәрәй урамнарына барып керүгә үк Карабәкнең күзләрендә якты ут кабынды. Матур, төзек, килешле бит, шайтан, күз тимәсен! Урамнарның киңлеген йөзәр адым чамалы корып куйган болар. Димәк, янгын дигән хәвеф туа калса, очкын йорттан йортка әтәч сыман гына сикерә алмаячак. Капкалары – такта, коймалары – читән. Йортлары йә нарат, йә усактан. Ихата түрендә мунча, келәт, лапас тезелеп киткән. Байтак гомерләрен сәфәрдә йөрсәләр дә, алдан күрүчән, бик нык әзерлекле бит ул гәрәйлеләр. Келәт идәне астында, һичбер шиксез, кар базлары да бардыр.
Урамнарында бер җан иясе дә күренмәгәнгә генә як-ягына, хәтта ихаталарга да күз йөгертеп барырга мәҗбүр булды Карабәк. Әй, юк, җансыз түгел, бер капкадан җитү буйлы бер кыз чыкты әнә. Иңнәрендә – көянтәгә аскан ике чиләк. Җайдакларны күрүгә үк, мәче җитезлеге белән ихатага кире чуммакчы иде, Карабәк аваз салды:
– Без шулай ук өркеп качардай котсызмыни, сылу?
Кызый каушап тормады, яртылаш ачылган капкадан үрелеп, җор мәгънәле сүз ыргытты:
– Юк ла инде, абый кеше, котсыз түгел лә сез. Каршыга буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый дигән ырым бар бит. Мин шуңа гына качтым.
– Ә минем барасы җирем шушы авыл иде, менә килеп җиттем, сылукай. Әйдә, чыгып күрен. Мин ырымнар белән баш катыра торган кеше түгел. Аның каравы бер канунны гомерлеккә ятлап куйдым. Бүредән курыксаң, урманнарга йөрмә… Әйдә, чык, дим, ичмаса, су эчер син безгә…
Ниһаять, кыз тәвәккәлләде, чиләкләрен алъяпкычы белән каплый-каплый, кабат пәйда булды. Карабәк күз йөгертте: агайлар әйтмешли, авызыңда эреп китәрдәй җиләк төсле пешеп җиткән сылу бала бу! Яше, мөгаен дә, ундүрт-унбиштәдер, әмма үзе төлке-сыртланнар да куып тота алмас җитез җәйрән сыман. Алъяпкыч канатлары астыннан ике алма төрткән. Алъяпкычны буып куйган биле бер уч көлтә төсле. Озын итәкләре аякларын каплый, тик зеңгелдәп барган чулпы тәңкәле толымнар астына күз текәсәң, тиз-тиз уйнаклаган тыгыз таучыклары аның төз, көчле аяклы икәнлеген ассызыклап тора. Аз да түгел, күп тә түгел, бүген үк яучы җибәрерлек килен ләбаса бу сылу-җанашкаем!
Урам уртасында сиртмәле коены чаптар да инде сизенеп алган, түземлеген җуеп, ул да шунда тартты. Бура янына килеп җитүгә үк Карабәк ияреннән сикереп төшкән иде дә, сиртмә бавын эләктерергә өлгерә алмый калды. Ә кыз бик җитез икән, менә ул, кулларын тиен шикелле җитез биетә-биетә, торна борыныдай кое сиртмәсен әүвәл аска таба иде, аннары күз ачып йомарлык арада бура авызында, ялык-йолык килеп, комнар белән ышкып чистартылган бакыр чиләк калкып чыкты. Сылукай аны бура почмагына җайлап кына утыртты да телгә килде:
– Рәхим итегез, әйдә, эчегез соң!
Карабәк, сихерләнгән сыман, аңа текәлеп тик торуын белде. Кеш тиреседәй елкылдап торган чем-кара, хәтфә, йомшак чәчләр. Карлыгачның ике канаты кебек кыйгач кара кашлар. Озын, куе керфек. Шомырт төсле чем-кара күзләр. Бер генә сыры да булмаган алсу, сусыл иреннәр. Нәни, йомры ияк. Оялуданмы, тарсынуданмы икән, кызарып торган ике матур яңак.
– Үзегез су сораган идегез ләбаса, йә, эчегез инде, – дип кыстап торган кызның елмаюын да күргәч, Карабәк, әйтерсең лә телдән язды…
Менә сиңа мә! Гап-гади бер авыл уртасында иң беренче булып очраган татар кызы әсир итте бит! Син бу күркәм затка гашыйк булмыйча, хәвеф-мазар туса, аны якламыйча, коткармыйча кара!..
Карабәк иреннәре белән көмеш суга чумды. И-и, бу суның келәм кебек йомшаклыгы, нәфислеге, тешләреңне чымырдатырдай хәтфә суыклыгы! Шушы таныш түгел сылу кулыннан алып эчкәнгә генә шулай татлымы соң бу, әллә туган якның тәгәрмәч эзенә җыелган сулары да зәмзәм була микән?..
– Исем-атың кемдер, сылу? – дип әйтә алды Карабәк бераздан, һушын җыеп.
– Айзирәк мин, – дигән җавап Карабәккә болытлар өстеннән төшкәндәй талгын аһәң булып иреште.
– Ә нишләп япа-ялгызың? Авылыгызда нигә адәм заты күренми?
– Ялгыз түгел, өйдә инәкәй бар. Күрше карчыклары, бала-чага монда бик күп.
– Ә өлкәннәр? Мин ирләрне, хатын-кызны әйтәм.
– Һи, абый кеше, мәзәк тә инде син. Гәрәйләрнең хәзер кул арасына керердәй барча кешесе малай-шалаена, кыз-кыркынга тикле болында бит. Инде атна буе Ак Идел буендагы тугайлыкта печән чабып, печән җыеп ята авыл халкы.
– Ә син нишләп монда? Нигә анда түгел?
– Яландагылар көн кызуында ял итеп алырга туктады, мин авылга чаптым. Инәкәй чирләп егылды, мин аның хәлен белергә дип кайттым. Чәй генә эчерәм дә тагын шунда торып йөгерәм.
– Алай икән, алай, – дип, чигәләрен уып торды Карабәк. Аннары, сүз юкта сүз булсын дип кенә тагын сорашты: – Әтиең дә болындадыр инде?
– Минем әткәй юк бит, – дип, юаш тавыш белән җавап тотты сылу. – Өч кыш элек Ак Иделгә батып харап булды.
– Нишләп инде?
– Сусарларга куйган җәтмәләрне тикшерергә дип җыенып киткән иде, Ак Идел өстендә боз ярылган да әткәй мәрхүм су төбенә чумган. Безнекеләр өч көн буе ыргаклар белән эзләп карадылар, таба алмадылар. Идел аңа кушылган Шәбез, Бәҗәнә шикелле вак-төяк инеш түгел, ул бит диңгез сымак. Колга буе гына ярык эченә ыргак ташлап, кеше гәүдәсен ничек таба алсыннар ди?!
– Үлгән артыннан үлеп булмый, сеңел, җаны оҗмахтадыр, син кайгырма бик, – дип юатырга мәҗбүр булды Карабәк. Аннары үзен төрткәләүгә сискәнеп башын борса, чаптары чиләктәге суны төбенә кадәр эчеп бетергән дә, башын чөеп, тагын сорый…
– Җитте, җитте, наный, – дип, хәзер инде атны юатты ул, муеныннан шап-шоп сөеп алды. – Без өебезгә кайтып җитмәдек бит әле, тагын юл чыгасы.
Карабәк Айзирәкнең кулларыннан алды, кыюланып дәште:
– Син, тагын болынга төшәм, дигән идең. Әйдә, алып төшеп, ул тугайлыкны миңа да күрсәт әле. Мин печән чабып кәҗә маемны чыгарган оста түгел түгелен, шулай да сәнәк тоту, кибән куюларны гына булдыра алырмын сыман.
– Ай-һай, абый! Кибән түбәсендә печән алып тору өчен минем Саттар абый кебек булу кирәк. Менә ул ичмаса булдыра да инде. Кулларына карап өлгереп тә булмый, бер уч печәнне дә кире төшермичә җыеп бара белә. Үзе тиен кебек боргалана, шунда әле тузан болыты күтәрердәй итеп биергә дә өлгерә.
– Ярар, укам коелмас, кирәк булса, мине дә мендерерсез. Алай-болай синең арттан яучы җибәрергә кирәк булса, Саттар абыең белән дуслашып кую артык булмас.
– Әй-лә, абый, тиктомалдан нигә шаяртасың? Синең кебек ай-кояшлар безнең ише хәерче ихатасына нурын ташлый димени инде? – дип, Айзирәк чынлап үпкәләде, ахры, яулыгының бер очын авызына кабып, борылып ук китте.
– Сылуым, сылуым, – дип, артыннан юыртырга мәҗбүр булды әмир. – Серкәң бөтенләй дә су күтәрми икән, миңа шаяртып сүз кушарга да ярамыймыни соң?
– Бу өлкәдә түгел, – дигән коры гына җавап ишетелде, әмма, ни хикмәттер, сылу кызыкай адымнарын барыбер сүлпәнәйтте.
– Мине болынга алып бар дип сорадым лабаса. Әйдә, җыен да чык. Тугайлыкка алып төш инде мине!..
– Ярар, ярар…
Бераздан Айзирәк алмаш чаптарга атланып бара башлагач, Карабәк үзен кызны кысып кочаклап алудан көч-хәл белән тыйды. Ут кебек янган кулларын бер-берсенә тидерергә дә шүрләп, юл буенча талгын юырттылар. Биек тау өстеннән ачылган искиткеч манзараны күреп алгач кына Карабәк капылт чаптарының йөгәненнән тартты.
– Тыр-р-р, малкаем. Тик кенә тор, берүк. Мин мондый матурлыкны кабат кайчан күрәм әле…
Тау астында, тиңсез дәрья булып, Ак Идел-сылукай талгын гына ага. Карабәкнең чал Иделне, Чулман-Нократларны, Тын елганы, Җаек-Сакмар буйларын, Кондырча, Ык, Сөн, Нокыш суларын, хәтта Җидесу төбәгендәге Ак-су белән Күк-су атлы дәрьяларны да барып күргәне бар. Һәммә елга, һәрбер чишмә, пыскып янган учак шикелле үк, гомер бакый карап туймаслык ул. Ләкин кайсысы гына шуларның Ак Идел атлы сылу елга белән тиңләшә ала икән?
Әнә тау астында нинди хәтфә болын! Үләннәре талгын искән җилдә, диңгез дулкыннары кебек, берсе артыннан берсе куышып йөгерешә. Бу үлән диңгезенең чиге-чамасы юк, ул яр буйлап офыкларга кадәр сузылып юкка чыга. Тугайлыкта, түмгәк-түмгәк булып, куе әрәмәлек үсеп чыккан. Агачлар арасыннан кәккүк кычкыруы, былбыл белән тургай сайравы ишетелеп тора. Әрәмәлекләр артындагы сай сулыкта аккош, челән, ләкләк, торна аваз сала. Барысы да хыялларда гына күреп, тоеп иләсләнгән җәннәт бакчасын хәтерләтә, кушылып җырлау өчен монда тутый кошлар һәм тавис-ханбикә генә җитми.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?