Электронная библиотека » Вахит Имамов » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:04


Автор книги: Вахит Имамов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
33

Карача мирза тәхет залына үтүгә үк сәерсенеп куйды. Аксак Тимер кан дошманының илчесен кабул иткән кебек әзерләнгән, элеккеге миһербанлык, ачык күңел, эчкерсезлек дигән мөнәсәбәтләрнең хәзер эзе дә юк. Авыр булачак, бик кылчыклы барачак, димәк, бүгенге сөйләшүләр. Түзем капчыгың тишелә йә бүселеп чыга күрмәсен, илче мирза…

– Бөек Туктамыш хан Туран мәмләкәтенең бөек әмире Тимер бәккә тугрылык сәламнәре юллый һәм дә саулык тели, – дип башлады тәбрик сүзен зур кунак.

Биек мөнбәргә мендерелгән тәхет ягыннан кырыс тавыш ишетелде:

– Бөек Туктамыш түгел, ә угылым Туктамыш! Ул мине хәтта икенче атасы буларак танудан баш тартса да!

– Әйе, баш өсте, бөек әмир җәнаплары. Туктамыш хан әле бүген дә сине үги атасы кеби якын күрә. Ялгыз калгач укырга дип, сиңа шәхси хат юллады. Ул аның һәр юлында фәкать тугрылык сүзләре илә сиңа башын ия.

– Укы, хатны монда укы! – дип боерды Тимер. – Игелегем өчен битемә төкереп җавап кайтарганда, Туктамыш кеше алды-арты дип тормады бит.

Карача мирза җиң эчендәге олы хатның мөһерен ваткаларга мәҗбүр булды.

– «Мин сиңа бүләккә Дәште Кыпчак каһанлыгындагы иң елгыр ау лачыны илә җилдән җитез тугыз ак аргамак юллыйм. Алар миңа син – атам каршындагы гөнаһларымны юарга вә күңелеңне йомшартырга ярдәм итсә иде. Мин фәкать Идегәй мирза, Тимер Котлык, Токтакый, Күнче углан кеби сатлык җаннар вә бәхетсез язмышым аркасында гына туры юлдан яздым. Аеруча якын иткән киявем Идегәй иблиснең газиз кызымны хур итеп качуы синең бәхетсез улыңның бар зиһенен алды. Кайтарып бир миңа ул сатлык җанны. Әгәр сүземә күнсәң, мин моннан ары сиңа игелек кылу сукмагыннан бер чәч калынлыгы да читкә тайпылмам, ант менә – сиңа буйсынып яшәүдән һич туктамас идем…»

– Һе, тагын миңа – тиңсез Туран каһанлыгының бөек әмиренә шарт куя бу! – дип, дары мичкәседәй шартлады Аксак Тимер. – Син моның сүзенә күн, Идегәйне, Ырыс хан угылларын кайтарып бир, янәсе, ә ул аннары буйсыначак, мине атай итеп таныячак, имеш. Аһ, оятсыз, иллә дә игелексез!

Пәрдә артыннан Идегәй пышылдады:

– Гади илче сүзенә генә һич ышанмыйм, Туктамыш Сәмәркандка бәйләрбәген юлласын, дип җавап кайтара күр, бөек әмир. Ә Карачаны шул бәйләрбәге килеп җиткәнче монда бикләп тоту отышлырак. Ул – карт төлке, синең яуга әзерлек башлавың хакында ярты юлга җиткәнче үк хәбәр итүе бар.

Аксак Тимер тәхетендә утлы күмер өстенә эләккәндәй боргаланып утырса да, үз карарын усал итеп әйтте:

– Туктамыш үзенең игелексез угыл булуын вә вәгъдәсендә тормас хан икәнен мең кәррә раслады инде, ары табан да аңа ышанмыймыз. Ә син, илче мирза, безнең хозурымызга Казанчымы анда, Казанлымы атлы ләкаб йөрткән бәйләрбәген чакырырга елдам чапкын озат. Моннан ары килде-китте илчеләр аша түгел, фәкать бәйләрбәге югарылыгында сөйләшүләр алып барачакмыз. Синең үзеңә, Карача би, Сәмәркандта калырга туры килер. Меңбашларым илә ясавыллар сине кичекмәстән сак астына алыр. Артык хафаланма, беркем дә синең гомереңне кыярга уйламый. Күңелсез булмасын дип, мин сиңа сак астында мәркәз урамнары буйлап йөрергә дә рөхсәт бирә алам…

Карача мирзаны Сәмәрканд читендәге таш сарайга илтеп бикләделәр. Капка-ишекләре калай белән тышланган имән такталы булса да, утлы хәбәр кыядай утырган кирмән диварларын да җимереп керә.

– Бөек әмир төмәннәрне яу сәфәренә әзерли башларга фәрман юллаган, ди. Егерме ил вә олыс буенча таралган чапкыннар ике айдан соң Сәмәрканд янындагы киң далада узачак корылтайга чакырып йөри… Ә егерме олыс әмирләренең һәркайсы корылтайга үз төмәннәрен ияртеп килергә тиеш, алар яз башында яу сәфәренә кузгалачак икән. Бөек әмир кай тарафка юнәләсен тәгаен генә әйтми, аны корылтайда ил бәкләре хәл итә, ди.

Имеш-мимештән соң кайнар мунча пары кебек куырырдай чын фәрманны да кышлаклардан кышлакларга йөреп укый башладылар.

– Яу сәфәренең бер елга сузылуы мөмкин. Шуны истә тотып, бөек әмир һәрбер сугышчыга дүрт сарык түшкәсе итләрен киптереп йә тозлап юлга әзерләргә әмер бирә. Садактагы тимер башаклы уклар саны утыздан да ким булырга тиеш түгел. Әмир ике сугышчыга бер алмаш ат алуны таләп итә. Һәр ун яугир бер киез тирмәдән тыш, берешәр кәтмән, урак, пычкы, балта, хәтта шөшле-без дә алырга онытмасын. Һәр йөз кешегә берешәр казан белән турсык алу да мәҗбүри бер гамәл!..

– Сугыш бит бу, сугыш, Алтын Урда өстенә яу сәфәре! – дип, йодрыклары белән таш сарай диварларын төя-төя котырынды Карача мирза-тоткын. – Туктамышның Сарай-Бәркәдәге чирүе бер төмәнгә дә тулмый. Ул олыслардан төмән таләп итеп, ә тегеләре уянып вә килеп өлгергәнче, ике-өч ай вакыт искән җил шикелле сизелми дә үтәчәк. Бетә, юкка чыга, харап була икән Алтын Урда! Туктамышка ничек, ничек кенә чапкын җибәрәсе?!

Төнге караңгылык Сәмәрканд өстенә кара юрган сыман сарылган бер минутта ипләп кенә илче мирза бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Ишек ачылуга, тупса аша көбәләргә төренгән, садак, кылыч, хәнҗәрләрен аскан, пәһлевандай ике яугир керде. Карача мирза: «Тимер бәкнең җанкыярларыдыр инде болар. Вәгъдәсендә тормый дигән булып, Туктамышның йөзенә корым ягып маташа бит шул да, и-и, астыртын соран!» – дип, эчтән сүгенеп бетерергә дә өлгерә алмый калды, пәһлеваннар үзләре сүз башлады:

– Без – Идегәй мирзаның шәхси тирмәләрен саклый торган ике сәрбаз. Заманында аның төче теленә алданып, мангыт йортын ташлап монда килдек. Без ул мангыт кабиләсе өчен янып көядер, безнең йортта аерым мәмләкәт төзидер дип ышанып йөргән идек. Күзебез ачылды. Мангыт кабиләсе аңа кирәк түгел. Без – ул ханлык тәхетенә менеп барган чакта суеп салыначак корбан гына. Син безнең сүземезгә ышанмаска да хаклы. Хупласаң– хупламасаң да, Урда тарафына елдам чапкын булып очачакмыз. Юлда очраган поскын нөгәр безнең өчен киртә була алмас. Ә Урдага иңсәк, Идегәй җанкыярлары дип, йә Туктамышны юлдан яздыручылар дип, Сарайга кергәнче үк безнең башны кыюлары мөмкин. Сүземезнең хаклыгына инандыру өчен, син Туктамыш ханга хат язып бир йә ул гына таный алырлык шартлы бүләк юлла. Газиз әти-әниләремезнең гомерләре илә ант итәмез, без Урдага тугры, без хак юлда.

Карача мирза ике пәһлеванны да яшьле күзләрен яшерү өчен кочагына алды. Аннары мөһерле йөзеген дә салып бирде, хат та язды. Тупса алдында кочышып, арка кагышып хушлаштылар.

– Урдамызның язмышы сезнең кулда, ашыга күрегез, зинһар, оланнарым!

34

Аксак Тимер юлга гаскәрен өч канатка бүлеп чыккан иде, Карсак Тай яланында аларны бергә кушты. Яндагы Алтын Чук тавының өркәчләре көнләштергән, ахры, шуның каршында сәрдәрләргә сәер, кыргый әмер ирештерде ул:

– Менә монда, ялан уртасында, Алтын Чукка тәңгәл курган торсын!

Төмәнбашлар һәм меңбашлар, чигәләрен уа-уа, уйга баттылар, ләкин бер генә яран да Тимер бәкнең ниятен аңламады. Гади яугирләр, калкан өстенә салып, һәрьяктан ялан уртасына балчык вә таш ташыды, ыңгырашкан аваз сизелмәде. Тимер кул астында Хорасан, Мазандаран, Фарсы култыгына чаклы йөргән карт, әмма тиңсез, тәҗрибәле нәүкәрләр. Шулар яшьрәкләргә ирен арасыннан гына җим ташлады.

– Йә сез балчык ташый-ташый курган калкытасыз, йә Тимер бәк баш сөякләрегездән зур тау кора инде. Ул андыйга маһир. Гыйрат юлында сөяк курганнарын без күп күрдек.

Тау кадәрле курган хасил булгач, Аксак Тимер, карап торып, аның түбәсенә дәү филдән дә зуррак соры таш мендерде. Алмалык каласыннан Шәмсетдин сәед, бөек әмирнең шәхси сәеде саналган Бәркә хәзрәт, түш гаскәр башлыгы Сәйфетдин сәрдәр, аналарыннан аерылмас колын төсле, янда гына йөриләр. Тимер бәк, менә шуларга төбәп, яңа әмер бирде:

– Ташның маңгаена чагатай телендә дә, фарсыча да менә мондый сүзләр төшерегез: «Җиде йөз дә туксан өченче сәнәнең[49]49
  1391 ел.


[Закрыть]
кыл яз уртасында Туран солтаны Тимер бәк үзенең кан дошманы Туктамыш ханга каршы ике йөз мең җайдак илә яу сәфәренә юнәлде. Әгәр җиңелеп кайту сазлыгына төшсә, ул ошбу курганны нигезенә кадәр үз куллары белән таратып бетерәчәк…»

Таш әзер булганнан соң гына Сары-су елгасына төбәп юырттылар. Еракларга озатылган күз-колак җайдаклары тәүге тотыкларны да эләктереп кайтты. Аксак Тимернең ияр өзәңгеләре астына китереп ташланган әсир йөзбашлар «бөек», «дәһшәтле» дигән даны таралган әмирнең йөзенә күтәрелеп карарга да кыймыйлар. Тимер бәкнең баш сөякләреннән тау өйдерә торган дуамал чире турында болар да хәбәрдар, ахры, җаваплары читкә тибеп очырылган мескен зәгыйфь көчек тавышыдай шыңшып кына чыкты:

– Синең гаскәреңдәге нәүкәр-сәрбазларың чүлдәге ком бөртекләре вә агач-тирәкләрдәге яфраклар кеби үк санап бетергесез. Урда синең яу сәфәрең хакында берни ишетмәгән, ул, зиратка төбәлгән карт-карчыклар төсле, гафләт йокылары кичереп, тын да алмый йоклый…

Алга барган саен, Аксак Тимер үзе дә гел шаккатты. Урда ягыннан, ичмаса, сыңар гына да шымчы, ялгыз эзтабар җайдаклар да тотып кайтмыйлар бит. Бигрәкләр дә үшән, валлаһи, пешеп җитмәгән боламык бу Туктамыш! Аһ, юкка, юкка гына Тимер аның хакына унбиш ел элек бер йөз мең нәүкәрне әрәм иткән икән!

Әмма Ходай Тәгалә юкка гына, үзе сакланганны гына саклармын, димәгән бит. Идегәй белән Тимер Котлык, кетәклектә әледән-әле уянып кыткылдый торган тавыклар шикелле, гел бер җыр туглыйлар.

– Туктамышның, зәһәр елан төсле, Җаек елгасында поскын тозак корып, махсус көтеп торуы бар.

– Әйләнечтән юл туры, дигән карт агайлар.

– Туктамыш Җаекта сырт кыздырсын, ә безгә Тубыл ярлары аша урап бару хәвефсезрәк булыр. Җебегән Туктамыш Таш Бикбауга тыгылырга җөрьәт итә алмый. Ул яуларда сынап та каралмаган төмәннәренең иңенә ничек таянсын ди! Ә без тау өстеннән сикереп төшәрбез дә Туктамышның баш түбәсенә имән күсәк булып ябырылырбыз!

Аксак Тимер боларга ышанмыйча да булдыра алмый. Эт җан, сатлык, соран булсалар да, Идегәй белән Котлык, барып борын төртер өчен, бүтән куыш таба алмаячак. Болар башлары белән шаяра. Ә газиз башы бүкәнгә салынган бичараның, котылу өчен, эт шикелле тугрылык күрсәтүдән гайре чарасы юк бит.

35

Идегәй мирза сагыннан качып кайткан ике сәрбаз ир Аксак Тимер сәфәре хакында әйтеп салуга ук, Туктамышның баш түбәсеннән зәңгәр төтен чыккан кебек булды.

– Аксак Тимер өстебезгә килә! Ике йөз мең җайдак! – дип, мунчада ис тиеп исергән бичара төсле, үзалдына йомылып сөйләнде ул. – Ике йөз мең җайдак! Актүбә белән Сарайчык олысындагы бәкләр ни караган?!

Чәч йолкып елауларга карап кына күк йөзеннән ай егылып төшми. Туктамыш ил-йорт буенча яшеннәрдән җитез фәрман тараттырды.

– Һәр олыстан берәр төмән илә Җаек су буендагы Кырык Күл яланына юнәлегез! Изге Урдамыз өстенә Аксар Тимер килә. Без аны Җаекның уң ягында корыч калкан сыман каршыларга тиеш!..

Карабәк, хәбәрне алуга ук, иңнәренә биек тау баскандай, сыгылып төшкәндәй булды.

– Бетте! Тыныч-имин мәгыйшәт кенә түгел, Урдамыз да бетү алдында! Челтерәп аккан чишмә, талгын елга төсле ага иде тормыш. Камыш тулы сөзәк ярлары, су өстендә көмеш тәңкәләре белән ялтыраган наян чабаклары, арба үрәчәсен яки тәгәрмәчен күмә торган сай кичүләре, ком вә ташлыклары белән матур иде бу тормыш атлы талгын дәрьякайлар.

Берничә мизгел эчендә Карабәкнең күз алдыннан Болгар иленең барча табигате, гомер агышлары, вак-төяк, әмма күңелгә рәхәтлек, хәтта бәхет тойгысы бирә торган мәшәкате, куян балалары, су буена төшеп баручы каз бәбкәләре шикелле, бер-бер артлы йөгерешеп узды.

Әнә яр буйларын, сөңге-уклар гаскәредәй, зифа буйлы камыш, баш-башларын төнбоеклар белән сылу кызлар керфегедәй нәфис таҗлы, ап-ак яки саргылт лаләләр каплаган, зәп-зәңгәр сулары өстендә каурый болытлар чайкалган түгәрәк күл. Әнә күр син: бер ягын – комлы сөзәк яр, икенче тарафын яшел чирәм каплаган иңкүлек уртасыннан җим табагы күтәреп чыккан хуҗабикә каршына берсен берсе узышып тәгәрәүче тавык чебиләре төсле, толым чатлары йөгерешкән матур инеш ага. Су өстендә, көмеш тәңкәләрен ялтыратып, нәни-наян чабаклар сикерешә. Яр астында эреле-ваклы бакакай кабыклары белән тулы комлык йә ташлыклар. Әнә шул ташлык өстенә аякларын үрәчәдән салындырып утырган кәләпүшле агай килеп керде түгелме соң? Чытыр арбасына чалгы-сәнәк салган. Янда оныгы, арттарак, шул наныйны сыйлау өчен, салкын катык тулы агач тәпәне бар. Дөньясы түгәрәктер, бахбае, инеш уртасында туктап, ирен очлары белән генә агымсу белән үбешә башлагач та, чыбыркысын селтәп өркетми тора. Сызгыра-сызгыра атын сугарып бетергәннән соң гына, дилбегә яннарын җилфердәтеп, атын уятты, аннары шундый ук үшәнлек белән яландагы әрәмәләр арасына кереп югалды…

Ераккарак күз сал, күрәсеңме, һавадагы торналар шикелле тезелешкән гаярь ир-егетләр, чалгыларын диңгез дулкыннарыдай уйнаклатып, куе үлән чаба. Тагын да ерактарак – уч төпләренә төкерә-төкерә, пәке йөзедәй үткен балталарын уйнаклатучы ирләр төркеме. Йомычкалары уңган кызлар йолкыган каз мамыгы төсле очып кына тора. Ирләр бура чутлый, өй күтәрә икән, димәк, тиздән аның тупсасыннан, тау менүче сәйяхчылар төсле, кулга-кул тотынышып, яңа бер пар атлап узар. Әнә, әнә бер көяз егет ияр өстенә атланган көенә ап-ак күлмәк-яулыкларга төренгән сылу кыз белән куышып йөри бугай. Сылукай, әлбәттә, ялындырган булып кыланыр да, ахыр чиктә, күмере кайнарлануга, барыбер үзе башлап кочагын ачар.

Бик бәхетле яши, матур, гүзәл, көнләштергеч иде ватаннары! Менә шул ватан өстенә, канатларын җилпеп, кайнар дәһшәт бөркеп, дию пәрие белән аждаһа килә. Лапас-келәтләре, койма-читәннәре генә җимерелерме, әллә түбәсез үк калырмы бу ил-йорт?..

Бөек Җучи, бөек Бату ханнар корып куйганнан бирле Урда-йортның бусагасын дошман чирүенең атлап кергәне юк иде бит! Йөз илле ел буе бернинди явыз көч тә, тилгән-козгын ише кош-корт, гомер буе ачлыктан арынмаган һәм мәңге туймас чүл бүреләре белән сыртланнар да аңа тешен батырырга җөрьәт итә алмады. Мөгаен, вакыты-вакыты белән ул япан кырда ваемсыз гына күшәп ятучы буаз сыерны да, кайчагында күрше киртә-араннарны, койма-капкаларны мөгезенә элеп кенә аткан ярсу үгезне дә хәтерләткәндер. Ләкин Урда бүген бәбәкләренә кан сауган, койрыгын һавага чөйгән, зәһәр мөгезләрен аска иеп, борыныннан кайнар сулыш бәрә-бәрә, тояклары белән чирәм-кәс типкәләп, дошман өстенә ыргылырга әзерләнгән гаярь үгез түгел, түгел инде. Урда мескенләнгән, имгәтелгән, аны бишектә йоклаган сабыйны каплагандай саклап торучы юк. Ул бүген маңгаена авыр күсәк белән сугып миңгерәтелгән бичара үгез йә, сыңар аягын чабышта сындыргач, сугым пычагы тотып килгән кассапны да башын иеп көтәргә дучар булган мескен чаптар кебек. Ясин чыга торган хәзрәтләрне һичбер йортта сагынып тормыйлар бит. Шулар төсле, Аксак Тимернең дә Урда туфрагында кемгә кирәге бар соң?!

«Аксак тәре безгә борча-талпан сымак кына кадалмас шул, – дип, Карабәк әүвәл үзалдына гына фикер йөртте. – Алар канны бүкәй хәтле кабарганчы гына суыра да аннан шартлый. Мөгаен, Тимер безнең өскә бүре өере булып ябырылыр. Алай итсә, көтүдән соңгы сарыкны, актык бәрәнне буып ташламыйча кире китәсе юк аның. Ул чагында миңа итәктәге йә тездәге нарасый урынына үз олысымны ышыклау һәм саклау үтә дә мөһим!.. Әгәр хуҗа кешегә мал көтүен тулысынча исән-имин көе коткару язмый икән, аждаһа бугазына чирле йә аксабрак йөргән бәрәннәрне ташлап котылу да мөмкин. Әнә мукшы бәге Җаббар үз төмәнен кусын. Сәләчигә дә Хаҗитархандагы ике-өч мең җайдакны корбан итсә ярый, алар барыбер аңа туган-кардәш түгел. Бер дә булмаса, Туктамыш Мәскәү, Тверь кенәзләреннән аерым-аерым төмән таләп итсен. Чакмагыш тавындагы чатырда чибәр марҗа кубызына бик шәп биеде бит…»

Карабәк, япь-яшь хатын алуга ирешкәч, мунчага кереп бикләнгән кияүмени! – ихатага бер тыны да чыкмый. Агасының мондый кыланмышына аптыраган Көңгер күрше авыл базарында кыйнап кайтарылган ятим малай төсле ярсынып кергән.

– Башкорт бәге Инсан үз төмәне илә инде бер атна элгәре Нокыш яры буйлап төшеп киткән. Җүнкала урыслары да Казанны узганнар, ди. Ә без нишләп, агай, башына эләргә яулыгын тапмаганга күрә генә каенатасы күзенә күренергә базмаган килен сымак, һаман качып ятабыз соң?

– Каударлык бет чүпләгәндә йә кызлар кармаганда гына кирәк шәйдер, җигән, – дип, Карабәк әүвәл тузынмакчы иде, аннан кул селтәде. – Аксак Тимернең кайсы яклап килүе хакында да бер-бер хәбәр юк бит. Ә ул Җаек аша безнең Болгар өстенә менеп басса? Ул чакта нишләрсең?

– Һе, мин бу хакта уйлап та карамадым, – дип баш кашырга мәҗбүр булды Көңгер. – Кырык Күл яланын урап узса, Аксакның, асылда да, Болгар эченә килеп керүе бар шул.

Карабәк, берникадәр тын алганнан соң, әмер бирде:

– Ярар, дар агачына менәсе бәндә күлдә батып үлмәс. Барча тарафларга чапкын юлла. Бер атнадан Бөгелмә тавы янына җыелабыз. Аннан Җаек якын, без Идел буйлап киткәннәрне дә узачакбыз әле…

Дөрестән дә, Бөгелмә тавыннан Сакмар елгасына кадәр араны тиз үттеләр. Карабәк Аксак Тимер сәфәрен дә төгәл күрәзәли белгән икән. Ул Тубыл ярлап шактый гына урау юл ясаган да Җаекны иң югары җиреннән, сайлык сулар аша кичеп чыккан. Таш Билбау тарлавыклары эчендә хәтта шымчы җайдаклар да Тимер бәкнең эзен югалтканнар. Котылгысыз күсәкне күз алдыннан җуйган Туктамыш хан чыгырыннан чыккан.

– Кырык Күл арасына ике йөз мең җайдак кертеп тутырсак, Аксак безнең төмәннәрне, гөрзи күтәреп бүре куучы сунарчылар төсле, берәм-берәм чүкеп алачак бит. Күлләр арасында Аксакны уңай үрләргә тезелеп каршы алырдай зур мәйдан юк. Ул явызны Җаек башында адашып йөри диләр. Ул Таш Билбау өркәчләре арасында берьюлы өч-дүрт йөз мең баш бахбай утлатырдай ялан таба алмас. Чаптарлары җыкка кала икән, безгә файда. Аны үз олысларыбызга аяк басканчы ук каршыларга кирәк. Авылларны да талап йөри алмас.

Юлдагы төмәннәр каршына чапкын юллап та тормыйча, Туктамыш хан Кырык Күл яланын ташлады да китте. Аксак Тимернең сул канатын әйдәп килүче Идегәй бу төбәкне чалбар кесәсенең һәр җөен истә тоткандай әйбәт белә. Бу тарафта синең бакчаңа менә авам, менә авам дип шаулашып утырган, канат очын җирдән күреп булмый торган, иллешәр-алтмышар адымлы мәгърур карагайлар да, кыр казлары кебек тезелешкән зифа каеннар да, гомер агышында кичерергә туры килгән кайгы-михнәтләрне иңбашына капчык-капчык итеп элгән аксакал-имәннәр дә, гайбәтче хатыннар шикелле, бертуктамый лыбырдашып утырган усак агачлары да, зур мәҗлестә кылтаеп алырга дип, кодагыйлар шикелле, аллы-гөлле алъяпкычларга яисә шәльяулыкка төренгән юкәләр, тирәкләр дә юк. Монда фәкать ерым-чокырлар йә инеш-күлләр тирәсендә генә камырлык, зирек, чия, шомырт куаклары үсә. Аларының да биеклеге ярты дилбегә озынлыгыннан артмый. Ләкин алар урыны-урыны белән сазлыктагы мүк шикелле куе була, дошманның шунда посып торуыннан сакланырга кирәк.

Кырык Күл яланы ямьсез итеп телгә ала торган тугай түгел үзе. Аның турында сәер риваять бар. Яланның төн кунарга керә торган очындагы тау куышында кансызлардан кансыз, залимнәрдән залим бер дию пәрие яшәгән, имеш. Җаек буйлап куна тактасыдай җәелгән бу яланда ул заманда күлләр булмаган, аның аша шәрык ягыннан ефәк ташучы дөя кәрваннары йә шул тарафка хатыннары белән кызларына как вә хәлвә эзләп баручы ялгыз олаучылар гына үтеп йөргән. Дию пәрие узгынчыларны бер дә буш үткәрми икән, кәрван күренсә йә олаучылар килеп чыкса, сәйяхлар арасыннан иң яшь егетләрне һәм иң сылу кызларны гына урлый да үзенең таудагы куышына алып китә, ди. Бик күп яшь-җилкенчәкне урлаган бу, ә тау куышыннан берәү дә кире әйләнеп кайтмый, адашкан аккошлар, кыр казлары шикелле, бөтенләйгә юкка чыга икән.

Әлеге хәвеф хакында ишеткәне булмагандыр инде, көннәрдән бер көнне япа-ялгыз олау килеп чыккан, ди, бу яланга. Бер мангыт баһадиры Таш Билбау ягыннан үзенең җәйләвенә җиләк төсле пешкән татар кызын кәләш итеп алып кайтып бара икән. Әле болар бер мәртәбә дә үбешмәгәннәр, зөфаф кичен үткәрергә дә өлгерә алмаганнар. Кияү егет яланны ошаткан да татлы төн хакына шушында тукталырга карар кылган. Чатыр корып куйган, казан аскан, анда аш быгырдаган арада, гашыйк яшьләр берсен берсе куышып шаяралар икән. Кияүнең иңбашында – әнкәсе чигеп биргән аксыл күлмәк, аягында – газиз әткәсе теккән сафьян итек, ә сылу кәләш чишмә суыдай зәңгәрсу төстәге күлмәк өстеннән канатлары иңбашына яткан ак алъяпкыч киеп куйган. Егеткә тоттырмыйм дип йөгергән чагында кыздагы алъяпкычның ике иңе аккош канатларын хәтерләтә, ә келтерәп кенә көлгән тавышлары көмеш кыңгырауларны көнләштерерлек икән.

Дию пәриен бәхетле парның менә шушы уен тавышлары уяткандыр инде. Куышыннан өстерәлеп чыккан да, тау өстеннән төшеп тә тормыйча, зәһәр кычкыра, ди, бу хәшәрәт:

– Кәләшеңне генә монда алып мен! Аның белән зөфаф киче – иң әүвәле миңа!

Егет тамчы да каушамаган.

– Минем кәләш синең бугазыңа торыр. Зөфаф киченә кадәр ялан өстенә төш тә, үзең башлап миңа ирлегеңне күрсәт, – дип кыю җавап биргән.

Дию үзенең олы дөя боты чаклы чукмарын эләктереп төшәргә онытмаган. Кияү егете дә кулына тимер кыршаулар кидерелгән бик зур гөрзи тоткан. Ялан уртасына басканнар да берсен берсе дөмбәсләргә тотынганнар болар. Әүвәл дию пәрие дөя боты чаклы чукмары белән китереп ормакчы була, кияү егет кыр кәҗәсе кебек бер як читкә сикереп котыла, ди. Баһадир кияү үз гөрзие белән кизәнгәндә, дию дә качып кала, ә дию чукмары килеп төшкән ялан уртасында җир убыла һәм шул мизгелдә үк бу чокырлар астан типкән чишмә суы белән тула бара икән.

Егермеләп күл барлыкка килгәч, орышырга урын тарайган, ди.

– Яланны сазлыкка әйләндереп бетерәбез, чукмарларны ташлыйк, – дип, кияү егет башлап тәкъдим иткән.

Шуннан болар билләреннән алышып көрәшә башлаганнар. Әле дию пәрие, әле мангыт батыры үз көндәшен күтәреп, җиргә бәрә икән. Инде алайга киткәч тә барыбер сулы чокырлар – күлләр арта барган. Коры җиргә чыгып, дию кияү егетен күтәрсә тездән бата, кияү диюне җиргә ормакчы булып иңбашына салса, бил тиңентен кереп чума, имеш. Күчә-күчә, орыша-орыша, дию хәлдән тайган. Егетнең чигүле күлмәген умырырга ымсынып карый, ди, теге күлмәк һич бирешми, аягындагы итекләрен теше белән ябышып умырмакчы була, балтыр тиреләре сагыздай сузыла, ди.

– Кәләшеңне бир дә, мин куышыма кайтып китәм. Тамак ялгап алгач, кабат орышырбыз, – дип хәйләләргә керешкән, ди, теге дию кисәге.

– Юк инде, албасты, – дигән моңа егет. – Сине дөмектергәнче сугышам әле мин.

– Син каян көч аласың? Мин тәмам алҗыдым бит, – дип, түзәрлеге калмагач, сорау бирергә мәҗбүр була ахыр чиктә дию.

– Мин үз илемдә, – дигән кияү егет. – Күлмәк белән итек – әти-әнинеке, алар миңа көчен биреп тора. Син мине чирәмгә батырасың, аның саен туган туфрагымның куәте илә шифасы тәнемә күчә бара. Тагын да тылсымлысы – миңа сөйгән ярым карап тора, ул да гыйшык өсти. Менә синең белән чүбек чәйнәргә дә вакытым юк әле. Зөфаф киче көтә. Әйдә, бир билеңне.

Ниһаять, кияү егете диюне күтәргән дә башы белән җиргә кадап куйган. Әле булса җаны чыкмаган, ди: Кырык Күл уртасында торып-торып уяна да, ярларыннан ташып, казан кебек кайнап быгырдый, имеш…

Менә шушы яланда янә бер-берсен күралмас, бер-берсен гафу итүне белмәс ике дошман бил алышырга, бер-берсенең гомерләрен кыярга әзерләнә. Аксак Тимер үзе бушап калган Кырык Күл тирәли җәелеп урнашса да, Идегәй якын-тирәдәге барча әрәмәлек эченә поскын нөгәр куйды. Карабәкнең алга җибәрелгән ертаул чапкыннары әнә шундый нөгәр кулына килеп капкан. Ертауллар каты орышкан, ләкин Идегәй этләре аларны кырып салган. Ертауллардан бер хәвефле хәбәр дә алмагач, Карабәк, кода-кодагый чакырган ашка соңаргандай, як-ягына күз дә ташламыйча гына юырта иде, елан авызына барып кергән куян хәлендә калуын бик соңарып тойды.

– Әткәй! Дошман! Дошман! – дип кычкыра-кычкыра үзенә таба җилеп килүче Солтанның тавышын шәйләгәндә, Идегәй сәрбазлары Болгар төмәнен ике яктан урап алырга ташланган иде инде.

Алар бик күп түгел, ике-өч меңнән артмас. Ләкин, бар төмәнне кузгатып олы яуга керсәң, Идегәйнекеләргә ярдәмгә тагын өстәмә гаскәрләр килеп җитүе бар. Иң кулае – боларга каршы бер генә меңне аерып калдырырга да кабат Урда эченә качарга… Кырык Күл яланын башкага алыштырса да, Туктамыш җыйган төп гаскәрнең шушы тирәдә, кул сузымында гына туплануы мөмкин. Ә менә ничек монда Аксак Тимер гаскәре килеп җиткән? – монысы гаҗәеп хәл. Әмма нәкъ шушы мизгелдә кемне генә елан авызына калҗа-корбан итеп ташлап китәргә соң? Кулдагы бармаклары ун булса да, кайсы хуҗа гына үз теләге белән шуларның сыңарын өзеп ташлый алсын?!

– Сез чигенегез, әткәй, сез китегез! Мин боларны тоткарларга калам! – дип, шул чагында Солтан кул изәде. – Гәрәйлеләр, Ак Идел, Сөн йөзләре, әйдә, минем арттан!

– Юк, син түгел, угылым! Үзем, үзем! – дип, Карабәк каударланып кычкырып караса да, ул туктата алмады, Гәрәй, Кыргыз, Уразай, Гайсар, Аккүз авылларыннан килгән йөзләр, Солтанга ияреп, дошманга каршы ташланган иде инде…

Болгарларның тугыз меңе исән-имин китте, Туктамышка барып кушылдылар. Кырык Күл ягыннан салкын хәбәр кайтты:

– Идегәйнекеләр Солтан меңен турап бетергәннәр! Солтанның гәүдәсен дошман уклары керпе энәләре кебек сырып алган булган…

Икенче таңда янә хәвефле бер хәбәр:

– Кырымның Танадан[50]50
  Тана – Азов-Азак каласына греклар кушкан исем.


[Закрыть]
кузгалган төмәнен Мамай мирза угылы Мансур алып килгән. Алар тулысы белән дошман кулына төшкән. Аксак Тимер Мансур бәкне җәзага да тарттырып караган, мәгәр тегесе һич сынмый, ди. Болай булгач, ул Кырым төмәнен Урдага каршы бора алмас инде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации