Текст книги "Карабәк. Каенсар (җыентык)"
Автор книги: Вахит Имамов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
17
Олыс чигенә аяк басканнар гына иде, атын сары күбеккә батырган чапкын каршы алды.
– Сөенче, сөенче, олуг әмиремез, синең угылың бар! Алтынчәч бикәмез сине таза, бөтен бәби илә көтә!
– Әттәгенәсе! Мәгыйшәтнең иңгә канат куя торган мондый сәгадәт чаклары да була икән! – дип, ияреннән сикереп, Карабәк бәхет китергән чапкынны кочагына алды. – Менә мондый сөенеч хакына яшәсәң дә була!
Олаулар ягына борылып күз салса, Айзирәкнең иреннәре кыстыбый читләре шикелле бүлтәйгән шул.
– Көнләшмә син, көнләшмә, җанкисәгем! – диде Карабәк, инде Айзирәкне арба өстеннән төшереп. – Синең дә менә шушылай мине сөендерер чакларыңны көтәм!
Ә ияргә менгәч, барыбер түзә алмады. Иелеп кенә Айзирәкне яңагыннан үпте дә чаптарының касыгына төртте.
– Мин китим, кулларыма алып багыйм инде тизрәк!..
Болгарның диварлары күптән сукыр түгел, яннан куян йөгереп узганны да ярканатлар төсле шәйләп тора. Карабәк ташкирмән эченә аяк баскан иде, аны Алтынчәч тә, кырнак кызлар белән ясавыллар да ихатага тезелеп каршы алдылар. Алтынчәчнең кулларында – ефәк биләүләргә биләнгән тиңсез бүләк. Актарып интекмәсен, җайсыз тиюе бар дигәннәрдер инде, сабый йөзен ачык калдырганнар. Биләү авызында кызгылт яңак, почык борын, бармак башыннан да җыйнаграк ике сызык ирен. Карабәкнең каткан уч төпләрен, кайнар сулышын да сизенгәндер инде, һич тә көтмәгәндә сабый күзләрен ачты. Аннары, нигә мине кисәтми-нитми күрсәтәсез дип рәнҗегән кебек, шактый яңгыравык тавыш белән елап җибәрде:
– Ү-у-ә-ә, ү-у-ә-ә!
Сабый тибенүгә, ефәк биләү астыннан арыш саламыдай сары чәчле нәни баш ачылды. Үзен тыеп тора алмыйча, Карабәк таш кирмәнне тутырып шатлык чәчте:
– Минем малай туды, минем угылым бар! Үзем кебек каралар рәтендә йөрмәсен дип, мин аңа Алтынбәк дигән шанлы исем кушам!
– Сугыш-казалар күрмәсен, бәхет-сәгадәт эчендә гомер кичерергә язсын бу нарасыйга, – дип, артта ясавылларның кайсыдыр пышылдады.
– Улыма орыш-афәтләрсез, түбәнлек-хурлыкларсыз гомер язса иде! – дип кабатлады Карабәк…
Теләкләре Ходай Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килмәгәндер, ике ай чамасы вакыт узуга ук, Сарайдан – Туктамыш ханнан – күңелгә ук булып кадалырдай хәбәр җибәрделәр.
– Аксак Тимер әмир миңа бигать китергән, алай гына да түгел, хәтта аркадаш булырга ант сулары эчкән Харәзем мәмләкәтенә бәреп кергән. Аның мәркәзе Үргәнечне яуламакчы булып, бер ай буе камап интеккән дә, теше үтмәгәч, кире борылган, ди. Иллә мәгәр, Кабул ягындагы пуштуннар илә әфганнарның фетнәсен бастыруга, кабат Үргәнечне тезләндерергә ният кора икән. Үргәнечтәге Сөләйман суфига ярдәмгә бер-ике төмән чирү җибәрмичә булмас. Күмәк карар чыгару өчен диванга дәшәм!..
Менә сиңа угыл өстәлү, менә сиңа япь-яшь ата булу шатлыклары! Барысы – чәлпәрәмә! Яусыз-орышсыз тормыш ялварып, юкка гына догалар укымаган, саф сулы чишмә төбенә караган шикелле, Карабәк барысын да үтәли күреп торган, һәр тарафны дөрес гөманлаган. Болай булгач, чиксез тетрәнүләр кичерәсе, канлы елгаларга чумасы бар икән! Их, ул Үргәнечләргә, ул Аксак Тимергә теш күрсәтеп, үз Урдабызга дошман чирүләрен чакырмаска иде дә бит… Сарай хакимнәре кара гавам ризалыгын сорап торамыни?!
18
Мәркәзгә кабаттан аяк басуга ук, ул, ияләнгән гадәт буенча, бәйләрбәге янына төбәп китте. Хәсән дә ятсынмаган, көтеп торган сыман. Карабәк өчен иң мөһиме алда көткән диван бит. Ә ул Күк Урда белән Алтын Сарайны бүген бәйләп торган җепләр турында берни белми, һич тә яшереп тормыйча, шул сукмакны алды.
– Ул Харәзем шаһы, Сөләйман дигәннәре, безгә кайчан, нинди шартта бигать китерде соң? Бернәрсә дә белмим, шуны аныклачы, – дип эндәшкәч, Хәсән аермачык тезде.
– Бигать чишмәсен әле Үзбәк ханыбыз ук ерып җибәргән бит, илле еллар элек. Ул вакытта Харәземдә Ак Суфи атлы шаһ утырган булган. Суфиларның гел шәригать нигезендә генә идарә итәргә ниятләве үз ягына аударгандыр инде, Үзбәк Ак Суфига үзенең Сөенбикә атлы кызын хатынлыкка биргән. Менә шул чакта ук бабай илә кияү бер-берсенә аркадашлар булырга ант беркеткән. Ак Суфи урынына аның углы Хөсәен суфи менеп утыргач та, алар Сарай белән ике арадагы солых шартнамәсен кабат яңартканнар. Ырыс хан да исән вакытында Харәзем мәмләкәтен, нигез йорт кебек, үз итеп яши иде. Гәрчә суфиларның Сыгнакка да, Сарайга да ясак-хәреҗ озатканы, үзләрен кырнактай ятимгә санап гомер иткәне булмады. Шулай да суфи шаһлар Алтын Сарай ягына карап сәҗдә кылалар икән инде, су эчәргә дип синең чишмәңә иренен тидергән ат-бахбайның борынына сугып булмый лабаса.
– Ә безгә Үргәнечне яклап яу чабышу шулай ук мәҗбүриме? – дип бүлдерде Карабәк, барыбер дә артка чигенмичә. – Аңлавымча, Үргәнеч берәү алдында да тез чүкмәгән, аны аяк астына сузып салган дошман юк әле…
Бәйләрбәге, теше сызлап җәфа чиккән сырхау сыман, йөзен сытты.
– Ялгышасың, әмир. Аксак Тимер тәүге тапкыр Харәземгә моннан унбиш санә элгәре үк тыгылып караган иде инде. Ул чагында аны Ырыс хан илә Хөсәен суфи борынына сугып кире борды. Мәгәр беләсең булыр, угры бүре юаш яисә көтүчесез калган көтүгә ияләндеме, ул барыбер андагы сарык илә бәрәннәрне буып бетермичә тынмый. Ә без үземезнең борадәрләр көтүен явыз бүредән талатырга ирек куеп торабыз. Әгәр болай кул кушырып утырабыз икән, ул хәсис җан иртәгә Алтын Урда өстенә дә сикерәчәк!
– Юк, мин куркудан сорашмыйм, – дип сүз кыстырды Карабәк, чынлыкта Хәсән каршында вак җан булып калырга теләмичә. – Күршеңә кереп үрдәк итен авыз итсәң, үз ихатаңда каз суеп торырга онытма, дигән канун бар бит. Мин Урда өстенә бәла-каза чакырмасак иде дип кенә хафаланам.
– Бездә дә шул ук кайгы, – дип йомгаклады Хәсән. – Мәгәр тагын бер алтын канун бар. Кулларыңны гел кесәңдә тотсаң, дошман синдә йодрык барын белмәс. Хәтта хәрәм йортына ябылган кәнизәкләр дә үзара тырмашалар. Ханбикәләр кебек, ука саклап, иннек-кершән ягынып, үзбаш булып кына яшәү авыр бу җиһанда…
Туктамыш хан барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, хәтта төмәнбашларны да дәшеп алган икән, диван дигәннәре кечерәк корылтайны хәтерләтте. Карабәк керә-керешкә үк күз читләре белән шәйләп өлгерде – Туктамыш Идегәйне мәҗлеснең түренә, бәйләрбәге Хәсән янәшәсенә утырткан. Димәк, минем кияү сезнең белән тиңләшердәй кавемнән түгел, ул – күктәге бөркет дигән кинаядер инде. Кыяфәте чыннан да кәттә иде Идегәйнең. Бернинди яуларда да дан казанган сәрдәр түгел үзе, башы керсә, бүксәсе кермәгән дигәндәй, мәгәр гәүдәсенә әнә вак-вак тәңкәләрдән ясалган көмеш көбә, алтын йөгертелгән җиңсәләр киеп алган. Хәтта биленә таккан каешының аелы да саф алтыннан моның. Әйдә, әйдә, узындыр син моны, Туктамыш хан. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, ди. Күккә чөйгән кияүкәең баш түбәңне нәҗесләп куймагае…
Туктамыш баштарак салмак кына тезде:
– Минем өчен Сәмәрканд әмире Тимер бәк – газиз атам сымак. Сыгнак тәхетенә мине ул күтәрде, Алтын Сарайга да аның фатихасы, догалары илә килеп кердем. Әмир Тимер мин фәкыйрегезне берчакта да үзенең илтифатыннан һәм дә мәрхәмәтле карашыннан аерачак түгел. Нинди генә түбән гозер илә баш иеп барсам да, мине аның миһербанлы кулы көтеп тора…
Аксак Тимер тарафына байтак кына мәдхия җырлагач, Туктамышта, ниһаять, вәкарь тавыш та уяна башлады.
– Тимер бәкнең ниндидер этләре, аның гарәпләр әтрафына китүеннән файдаланып, безнең борадәремез булган Сөләйман суфи мәмләкәтенә кул сузарга батырчылык кылган. Харәземнең шаһы Сөләйман суфиның атасы Хөсәен җәнаплары үк Күк Урдамыз илә солых төзеп куйган һәм үзен безнең борадәремез дәрәҗәсендә игълан иткән иде. Сөләйман суфи-шаһ ул солыхны без җәнапларыгыз илә дә янә шәрехләде. Харәзем мәркәзе булган Үргәнеч өстенә сасы чүл бүреләре килеп җиткән икән, безләр дә Сөләйман шаһ җәнаплары янәшәсенә иңнәремезне куеп басарга бурычлымыз. Яуга керүләрне Тимер бәк атамыз илтифатсызлыгымыз итеп кабул итүе мөмкин. Барча ошбу мәсләкне истә тотсак, безләргә Үргәнеч, Каршы, Гүзәр калаларында үземезнең сак алайларын тоту отышлырак булыр. Ошбу фикеремезне кайсы бәкләр хуплый, шул хакта ишетсәк, мәмнүн булачакмыз.
Нәкъ Карабәк көткәнчә, иң беренче булып Идегәй чәчрәп чыкты:
– Бөек ханымыз бик тә дөрес әйтә, без борадәрләрне дошманнар каршында япа-ялгыз калдырырга тиеш түгелмез. Харәземнең өч каласына да кичекмәстән берәр төмән чирү озату мәгъкуль. Җөрьәт итүчеләр табылмаса, гаскәрбаш җаваплылыгын мин үз җилкәмә алырга да әзер. Аннан килеп, кирмән эчендә йомран кеби посып яту гына һич килешеп бетмәс. Кулларны кесәдә йодрыклап кына дошманның өнен алып булмый. Анда озатылачак гаскәрбашка, дивар саклаудан тыш, кирмәннәр читенә чыгып та ертаул сәфәрләре оештыру кеби хокукларны бирергә кирәк…
«Әһә, Харәземгә кергәч, тәмам бәйдән ычкынган эт кебек, үзбаш сәрдәр, үзбаш хан булырга маташа бу! – дип фикер йөртте Карабәк. – Әле аягына ыштыр урамаган, ә анда баргач, барча Харәземне акыртып таламакчы».
– Мин Идегәй бәкне сәргаскәремез сыйфатында юллауны хуплый алмыйм, – дип, урыныннан бәйләрбәге Хәсән сикереп купкач, барча мәҗлес бердәм тынсыз калды. – Ерак мәмләкәткә сәфәр йөрү ике күршенең, урамга чыгып, йодрык илә сугышуы түгел. Ерак сәфәрдә салкын акыл, корыч йөгән күпкә отышлырак. Әгәренки без юллаган гаскәр Сәмәрканд әмиренең чирүләренә тибеп үтә икән, иртәгә Тимер бәкнең бездән ерактагы ялгыз төмәннәрне чебеш көтүе урынына сытуы да мөмкин. Тимер бәкнең «ит изгелек, көт явызлык» дигән усал бәясеннән сакланырга кирәк, Туктамыш хан. Шул мәсләктән мин Харәзем тарафына салкын зиһенле сәргаскәрне юллау яклы.
– Йә, кем инде ул синең сәргаскәрең, әйдә, күрсәт! – дип, иң әүвәле, үзен үзе тыя алмыйча, Идегәй нәгърә орды. Бәйләрбәкнең таш кыядай хәрәкәтсез калуын абайлагач кына, Туктамыш аваз салды:
– Кемне тәкъдим итәсең, олуг бәйләрбәге? Сәрдәрең кем?
– Мәхмүт солтан. Ул Казан каласының элгәреге әмиредер. Байтак яулар кичкән, Болгар олысын урысның өч кенәзле гаскәреннән яклап калган сәрдәр…
Зал ду килде, әмир-бәкләр әллә нинди дәгъвалар белдереп даулаша башлады. Карабәк кенә гүя берни ишетмәде.
«Тукта, тукта, – дип ашыга-кабалана нәтиҗә ясый башларга кереште ул. – Хәсән илә Идегәй генә түгел, шәрык тарафындагы олыс бәкләре белән Идел ярындагы кала әмирләренең тартыш-алышлары кузгалды бит монда. Әнә әүвәл далалар буйлап качып йөреп тә, ахыр чиктә барыбер Туктамыш хан каршына килеп тез чүккән Тимер Котлык, Токтакый, Күнче углан, Коерчык – һәммәсе дә Идегәйне яклый. Ә ул бәкләрнең өчесе – Ырыс хан уллары, Тимер Котлык шул ук Ырысның оныгы бит. Боларга Күк Урданы кабат Сарайдан аерып алу, Сыгнак, Сауран, Әтрар калаларын үзбаш итү, әлбәттә, отышлырак. Ырыс ханның нәселеннән булгач, алар берсен берсе гаскәрбаш йә бәйләрбәк урынына күтәреп чыгарга батырчылык итми. Идегәйне калкан итеп куеп, аның кулы белән утлы күмер сосу күпкә отышлырак. Ә Идегәй хәтта ялгыш, очраклы рәвештә генә булса да, Күк Урданы һәм берочтан Харәземне аерып алуга ирештеме, Ырысныкылар аны бүре өередәй ябышып һәм ботарлап ташлаячак…»
Кала әмирләре, бәкләр зал уртасындагы келәм өстенә камчыларын ташлый башлагач, Мәхмүт солтанны яклаган өем кибән чаклы булды. Идегәйнең чарасызлыктан үгездәй ярсуы йөзенә чыккан иде, камчысын да алып тормыйча, ул шундук юкка чыкты.
– Менә тагын бер кан дошманың артты, Хәсән якташкаем, – дип пышылдады Карабәк, бәйләрбәгенең колагына иелеп.
19
Үргәнечтән хәбәр бик тиз кайтып җитте.
– Мәхмүт солтан дүрт калада бишәр меңлек алай урнаштырган. Аксак Тимер Тәһран тарафында яуда йөри, әмма Туктамышны изгелек кадерен белмәүдә, әрсезлектә гаепләргә маташа, ди. Әмир Тимернең Сәмәркандта калдырып киткән угылы Гомәршаһ Мәхмүт солтанга каршы гаскәр юллап караган, мәгәр, каршы тора алмыйча, кире киткән икән.
Ләкин Аксак Тимер сөзешмичә генә кача торган мөгезсез сыер түгел, азау тешен күрсәтергә бик тиз җаен тапкан.
– Тимер бәк әзәриләр мәмләкәтенең җәнүб[39]39
Җәнүб – көньяк.
[Закрыть] ягында гаскәр туплап куйган, Мәхмүт солтанның Харәземгә сәфәренә үч итеп, ул Урданы Тәһран яклап таламакчы икән. Тәбриздә үзен солтан дип белдергән залим Әхмәт Сарай-Бәркәгә ясак озату гадәтен онытса да, Каф тау олысы Урдабызның газиз кисәге бит, аның өчен Бәркә илә Шәйбан ханнар заманыннан бирле, йөз еллардан гайре талаш барган. Каф тау – безнең өчен җанын тәслим кылган мал түгел түгелен дә, мәгәр аны барып якламыйча булмый.
Сарай каласыннан барча олысларга көттермәстән фәрман таратылды.
– Һәрбер олыс бәге бер төмән җайдак башында Идел тамагына килеп бассын!
Менә шундый бит ул сугыш, мәхшәр, җәһәннәм дигәннәре. Аның туймас авызына бармак тидердеңме, ул сине беләгеңнән каптырмыйча калмый. Алла сакласын, башың белән кабып йотуы да мөмкин. Әмма дә ләкин бөек Урданың бөтенлеге хакына ияр өстенә күтәрелмичә дә булмый. Урдада бер генә олысның олугбәге яки әмире дә җебегән дигән дан алмаган әле…
Идел тамагында төп-төгәл йөз мең җайдаклы гаскәр тупладылар. Туктамыш хан, меңбашларны җыеп, Хазбулат атлы бәкне гаскәрбашы сыман тәкъдим итте. Илле яшьләр тирәсендәге ошбу түрә – бөтенләй дә таныш түгел бер бәк, әмма иң гаҗәбе – Туктамыш алдында аның исемен Мәскәү каласыннан килгән яшь кенәз Василий, Җүнкалалы Борис, хәтта Кияү каладан нибары бер мең генә яугир озаткан Витаутас кенәз дә күтәреп чыккан икән. Витаутасы Туктамыш өчен беркем түгел, мәгәр Урда ханы ләһ таҗдары Ягайло белән тугандаш солыхта бит. Дөрес, Туктамыш хан үзе дә капчыкка салып китерелгән һәм сыналмаган мәчене ялгыз көе тычкан-күсе ауларга озатудан шикләнебрәк калган. Шуңа күрә аңа җеп урынына карт төлкесен – Ак Хуҗа бәкне тагып җибәрде ул. Шулай, искергән тун, гел ямаудан гына торса да, ияләнгән тәнең өчен барыбер җылырак шул.
Туктамыш үзе купмагач, Карабәк тә вакланып маташмады.
– Әйдә, икегез дә парлап кузгалыгыз, – дип, фатиха биргәндәй итте ул Көңгер җигән белән улы Солтанга. – Мәгәр син, балакаем, яуга бик ыргылма. Күбрәк әнә, Көңгер агаң җилкәсенә ышыкланып, арттарак йөр. Сиңа сугыш гыйлемен үзләштерү өчен, әй, дәрьялап су эчәргә, арбасы-арбасы белән тозын да ашарга кирәк әле. Һәр адымда агаң белән киңәш, ул яу утларын байтак йоткан инде. Карагыз аны, исән-сау йөрегез анда икегез дә…
Ходайның рәхмәте, өч айдан соң, көмеш тәңкә сыман ялтырап, исән-сау кайттылар. Берсен берсе уздырып шапырына үзләре.
– Солтан Әхмәт, аңгыра, безнең яу сәфәре турында бөтенләй белмәгән дә. Тимер Капка кирмәне янында да, Дәрьял тарлавыгында да, им өчен дип, поскын алай йә сак чирүләре куеп маташмаган. Тәбризгә чаклы җырлап кына бардык. Мәгәр мәркәзләре өчен сигез көн буена иртәдән кичкә чаклы орышырга туры килде. Барыбер дә яулап алалмадык. Кала түрәләре үзләре бирелергә карар иткән. Әхмәтнең акыртып талавыннан да, үзенә ришвәт түләмәгән өчен һөнәркян илә елгыр сәүдәгәрләрне дарга озаттыруыннан да туеп беткән булган Тәбриз халкы. Әхмәтне бауга бәйләп безгә тапшырырга ният иткәннәр дә, кайсыдыр бер сатлык ярдәмендә Әхмәт Баһдадка ук, Аксак Тимер канаты астына чыгып качкан. Капканы ачтылар ачуын, иллә мәгәр комсыз Хазбулат бәк барыбер тәбризлеләрдән ике йөз илле туман йолым түләттерде.
– Син белмисең инде аны, гамуҗа[40]40
Гамуҗа – туганнан туганның абыйсы.
[Закрыть] агам. Сыңар туманнары – бер сандык чамасы ул. Ә ул туманның бер-берсенә генә дә йөз мең данә көмеш тәңкә керә.
– Әстәгъфирулла! Ике йөз илле сандык көмеш тәңкә! – дип шаккатты Карабәк.
Бактың исә, алай шаккатучылар яки нәфесе азганнар бер Карабәк кенә түгел икән. Яз җитүгә, ил өстендә инде чыбыркысын шартлатып малларын кузгаткан көтүченеке шикелле яңа фәрман.
– Солтан Әхмәт безнекеләр китү белән кире кайткан анда. Әзәриләр өстенә өр-яңа яу! Бу юлы гаскәр борынында Туктамыш хан шәхсән үзе бара!
Менә шулай. Орыш-яулар Урданы, сазлык кебек, һаман та ныграк үз эченә тарта. Әлегә Урда тездән кереп батты, ә сазлык аны торган саен төпкәрәк суырачак. Аннан исән-имин котылу насыйп булмастыр, шәт…
Яу сәфәренә шәхсән үзе чыккач, хан гаскәре йөз мең җайдактан да ким була алмый инде, таҗдарларга юлда очраган кыяны урап үтү йә җиңелеп кайту бөтенләй төс түгел. Сәрдәрләр әйдәгән чакта яу ирләре ихатадан чыккан тавык көтүе шикелле иркенәеп һәм таралып йөрсә, бу юлы инде һәр төмән башында олысбәк үзе баргач, бәйгегә чыккан чабышкылар йә булмаса чибәр кәләш янына ашыккан яучылар олавы шикелле гаҗәп елгыр һәм бердәм юырттылар. Былтыр урдалыларны рәнҗемәслек итеп озаткач, әлбәттә инде, әзәриләр дә токмачын шулпага салырга ашыккан яшь киленнәр төсле өтәләнеп көтеп тормаган.
Тәбриз – тау сыртына камыр төсле, тәбикмәк шикелле җәелеп урнашкан кала. Мәчет манаралары урман сыман, гөмбәз астына качкан сарай-пулатлары санап бетергесез. Диварларының яртысы – бүрәнә, калган өлеше – комташ. Ул комташ диварлар мәңге яулый алмас, мәгърур кыя булып күренгәндер, Туктамыш үзе дә, ике кул – ике канатның сәрдәрләре булып килгән Идегәй белән Хазбулат та, хәтта мәрхүм Ырыс нәселе, адым саен ханның күз уңында йөрергә тырышкан Тимер Котлык белән Коерчык та югалыбрак калды.
– Җәяүлеләрне һөҗүмгә ташласак, ярты гаскәрне диварга менгәнче үк кырдыртып бетерәбез. Нинди корбаннарсыз ысул уйлап табасы соң? – дип мөрәҗәгать итте Туктамыш хан, барча төмәнбашларны да үз чатыры янына җыеп алгач.
Карабәк үзе белән Көңгер җигәнен дә ияртеп килгән иде. Яшьрәк түрә һәрчак ордым-бәрдем. Карабәк җиң очыннан да эләктереп өлгермәде, яу әтәче сыман, Көңгер чәчрәп чыкты:
– Әйдә, берьюлы биш туптан ядрәләр вә сиртмәле аткычтан[41]41
Сиртмәле аткыч – катапульта.
[Закрыть] шәрҗир[42]42
Шәрҗир – эченә җир мае тутырылган чүлмәк.
[Закрыть] ташлап карыйк. Диварлары нинди камырдан әвәләп өелгәндер, шуны сыныйк әүвәл. Безнең яктан бер генә дә корбан булмаячак.
Туктамыш туплар белән яу йөргән сәрдәр түгел. Аның өчен төп юаныч – кылыч, ук орышы. Гәрчә… гәрчә андый орышларда да үзен Бату хан яки Сүбүдәй баһадир итеп танытканы юк бит, Сауран яныннан өч мәртәбә көч-хәл белән генә чыгып качкан бәндә. Башка бәкләр бүлдерә күрмәсен дип, бик тиз кул изәде.
– Мәйлең, шайтан утың илә котсыз калдыр, әйдә. Безгә зыян килмәс…
Мәгарәдәй сузылган тынлыктан соң әүвәл колак ишетмәгән гарасат, аннары шул ук мизгелдә янартау төкереге шикелле утлы көлтәләр дә китереп оргач, Тәбриз эчендәгеләр генә түгел, хәтта боҗра булып яткан урдалылар да өнсез-ушсыз калды. Туп һәм сиртмәле аткычлар өчәр тапкыр телгә килүгә үк, каланың инеш ягындагы комташ диварлары ерымнар өстенә черек койма төсле ишелде дә төште. Анда берьюлы бишәр йөзлек алайларны һөҗүмгә ташлардай капкалар да хасил иде инде, Туктамыш хан әмер бирергә дә өлгерә алмады бит. Дивар өстендәге биек манарадан ап-ак әләм чыгарып болгадылар. Ул да түгел, манарадан олы күпер төште, җайдак пәйда булды.
– Төмәннәрне яуга ташламагыз! Солтанымыз янә Баһдад әтрафына чыгып качты. Тәбриз каласы Туктамыш ханга бигать китерәчәк!..
И күндәмнәр, имеш. Мәгърур ханга тугрылык вә буйсынучанлык күрсәтәләр, имеш! Соңарганнар, күрәзәлек кыла белмәгәннәр. Гап-гади сәрдәрләре ике йөз илле сандык көмеш төяп кайтса, шушы мизгелдә үзен Чыңгыз хандай җиһангир итеп тоя башлаган Туктамыш коры антка гына риза буламы соң!
– Алга, алга! – дип үкерде Туктамыш, үзен үзе белми котырынып. – Минем алда тез чүкмәгән өчен бу каланың нигезен калдырмагыз!
Тәбризне сигез тәүлек буена тол хатынны көчләгән шикелле акыртып таладылар. Әйтерсең лә Тәбриз – яраланып янга ауган ат йә бер дөя, ә Туктамыш яугирләре – кансыз сунарчылар. Сарай-пулатлары гына түгел, таланмаган келәт, җимерелмәгән лапаслары да калмады бугай. Кан исеннән котырынган ирләр кыз-кыркынны, яшь-җилкенчәк барча егетләрне ялан-кырга куды.
– Йөз мең саугат[43]43
Саугат – сугыш әсирләре. Тарихи язмаларда әсирләр саны 200 мең итеп күрсәтелә.
[Закрыть] әзер! – дип җавап тотты күккә ашкан Идегәй.
– Урдага куыгыз да барча олысларга бүлеп таратыгыз! – дип әмерләде җиде кат болытлар өстендә йөзгән Туктамыш хан.
– Монда безнең кулга Камал Хуҗи ләкабле бер әсән дә килеп капты бит әле, олуг ханиябез, – дип аптыратты аны яраннары. – Ап-ак чәчле, чап-чал сакаллы булса да, нык күренә үзе. Ул дәрвишләр, суфилар кеби үк әүлия бит инде, аның җыруын барча гавам мөкиббән китеп тыңлый. Аны нишләтәбез?
Туктамыш, умарта күченнән котылырга җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде:
– Соң, әүлиямы, әсәнме – ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакындагы уйлардан арыган мәлдә бер тыңламый калмам…
Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле тәмам такыраеп калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына Урда җайдакларын янә өсләттеләр.
– Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да идән чыпталарына тикле туздырабыз!..
Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә, Аксак Тимер үтә нык соңарган, Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир кайту юлындагы Туктамышның сыртын каплап баручы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән тәм тапмаган ау этләре сыман кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?