Электронная библиотека » Зариф Баширов » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 31 августа 2018, 19:00


Автор книги: Зариф Баширов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 28 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

«Вакыт» газетасы белән «Шура» журналын шул матбагада бастыручы Рамиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. Матбугатның эчтәлеге белән дә, күләме, тышкы күренеше һәм техникасы ягыннан да нәфис, матур, күркәм булуын телиләр иде. Менә шуның өчен алар үзләре дә пайчы булган ширкәт матбагасының техника ягыннан түбән булуына, бигрәк тә «Вакыт» белән «Шура» ның кеше күзенә күрсәтергә оят дәрәҗәдә пычранып чыгуына рәнҗеп, сыкранып карыйлар, ләкин, Фатих Кәриминең кияве булганлыктан, аның хәтерен саклап, Тимерша Соловьёвның юньсезлекләренә каршы чара күрмиләр иде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Рәмиевләр, бу ширкәтнең аңа шактый зур сумма керткән члены булуларына да карамастан, ширкәтнең исемендә үз фамилияләрен күрсәтүдән баш тарттылар, хәтта үзләренең шушы ширкәттә булганлыкларын да белдермәскә тырышалар иде.

1909 елның башларында Закир Рәмиев үзенең акчасына үз ишегалдындагы бер өйдә, «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналларын бастыру өчен, «Вакыт» матбагасы ачты; моңа чаклы атнасына өч тапкыр чыгып килгән газета көндәлеккә әйләндерелде.

Закир Рәмиев газета белән журналның техника ягыннан матур булып чыгуына шулкадәр нык әһәмият бирә иде, хәтта машинадан өч тапкыр үткән хәрефләрне яңадан керттерми, алар белән әйбер бастырмый иде. Ул шытырдап, ялтырап торган нык кәгазьләр, чем-кара буяулар китертте.

Үзләренә аерым матбага оештыруга кадәр «Вакыт» газетасының исеме дә үтмәс балта белән юнып ясалгандай тупас, ыржайган рәвештә күзгә ташлана иде. Закир Рәмиев аны да алып ташлатып, гарәп хәрефе кулланыла торган барлык илләрдә иң югары урын тоткан нәсех[25]25
  Гарәп хәрефе үзенең шәкеле – язылу рәвеше белән берничә төргә бүленә – З. Б.


[Закрыть]
язуы белән клише ясатты.

Аерым матбага оештыруга хәтле «Вакыт» газетасы редакциясендә бар булганы ике кеше – Фатих Кәрими белән Габдрахман Фәхретдинов кына эшли иде. Аерым матбага оештырылганнан соң, аның редакция составы да киңәйтелә башлады. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән тәҗрибәле журналистлар белән язучылар чакыртылды. (Борһан Шәрәф, Габделбарый Баттал, Рәкыйб Рәкыйби, Заһит Шәркый, Шәриф Камал һ. б.) Тик «Шура» журналында гына Риза Казый берүзе торып калды. Ул үзе редактор, үзе сәркатип, үзе әдәби хезмәткәр, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы иде. Тик соңга таба гына ул әдәби нәрсәләрне миңа тапшыра торган булды.

Үз вакытында «Сәлимә» шикелле шактый матур әдәби нәрсәләр язган Риза Казый нәрсә өчендер:

– Мин әдәби нәрсәләрне матур иттереп эшли дә, төзәтә дә алмыйм, әдәбияттан, бигрәк тә шигырьдән хәбәрем дә аз! – дип, әдәби нәрсәләргә кул салмый иде.

Закир Рәмиев матбугат хезмәтчеләренә ул чорда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалование бирә иде. Мисал өчен шуны гына искә алып үтү дә җитсә кирәк: ул чагында, татар дөньясында түгел, хәтта Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә чыга торган иң зур, популяр урыс газеталарының редакторлары да аена җитмеш-сиксән сумнан артык алмаганда, «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза Казый аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр: «Министрлар жалованиесе!» – дип йөртә торганнар иде.

Шуның өстенә Риза Казый Закир Рәмиевнең үз ишегалдындагы зур гына бер өендә түләүсез тора, аның яктырту, ягу расходлары да Закир Рәмиев өстендә иде.

1909 ел башларында, «Вакыт» газетасының чыга башлавына өч ел тулу уңае белән кечкенә генә бер җыелыш үткәрелде. Шунда Закир Рәмиев – Дәрдемәнд – мондыйрак мәгънәдә сөйләгән иде:

– Үткән елларда «Вакыт» белән «Шура» һәр елны алтын хисабы белән ун мең сумга якын зарар күреп килделәр. Бу зарар укучыларның, алдыручыларының аз булуыннан килгән хәл түгел. Безнең укучылар шактый зур табыш күргән башка газеталарныкына караганда ике өлеш диярлек күп. Бу зарар безнең газета белән журналны эчтәлеге ягыннан да, техникасы ягыннан да матур иттереп чыгару өчен акчаны кызганмавыбыздан килә. Аннары ул тантаналы рәвештә: – Моннан соң без бу мәртәбәле юлда ел саен унбиш мең сумга кадәр зарар күрергә әзер! – дип белдерде.

Закир Рәмиевнең чын мәгънәсе белән аристократ бер шагыйрь, әдәбиятка «сәнгать сәнгать өчен» ноктасыннан караучылардан булганлыгы билгеле инде. Һәрхәлдә, шулай язалар хәзер. Шулай булуына да карамастан, ул башка язучыларның әсәрләрен үз органнарында бастыруга бер ноктадан гына килми, сүз иркен тыймый, авторларга гонорарны да яхшы түли торган иде. Мәсәлән, ул Тукай шигырьләренә юлына илле тиенгә чаклы гонорар бирү шарты белән аны үзләренә эшкә чакыра! (Бу чагында бер генә җирдә дә шигырьнең юлына биш тиеннән артык гонорар түләнми иде.)

Ул талантлы язучыларны тиз күреп ала да үзенә тартырга тырыша. Беренче хикәяләрен ошатып, Шәриф Камалга зур бәя бирүче дә Закир агай булды. Ул яшь язучыны үзләренә эшкә чакырды, язганнарын иң тәүдә үзе карап бастырып чыгара иде. Шәриф Камал һичбер җирдә булмаганча гонорар алды. Мәшһүр «Акчарлаклар» ны нәшер иткәндә Закир Рәмиев аңа болай ди:

– Бу хикәядә бер генә дә затлы, назик персонаж юк, ләкин гаҗәеп дәрәҗәдә сәнгатьле язылганга күрә мин аны бастырам, – ди.

Закир Рәмиевнең үзе чыгара торган газета-журнал редакцияләренә килеп-кереп йөргән чагын мин бик аз беләм. Мин шул тирәдә ике елга якын эшләп йөреп тә, аның «Вакыт» редакциясенә килгәнлеген бары тик бер тапкыр гына күрдем. Шул ике ел эчендә аны күрүем бар булганы өч тапкыр булды. «Вакыт» газетасы чыга башлаган көннән бирле шунда хисапчы булып эшләүче Сабир Шәриповка бу турыда әйткән идем, ул көлде: «Мин ешрак күргәнмен икән, өч елга биш тапкыр күрдем!» – диде.

Закир Рәмиев редакцияләрдә генә түгел, башка җирләрдә дә бик сирәк күренә, үз өеннән рәтләп чыгып йөрми, кеше белән аралашмый торган иде. Әлеге без эшли торган ширкәт членнары еш кына үзара киңәшләр үткәрә, ә ул аларга бервакытта да килми, тик аның агасы Шакир Рәмиев кенә килә иде.

Мин Фатих Кәрими һәм Риза Казыйлардан берничә тапкыр аның турында шундый сүзләрне ишеткәнем бар:

– Ул – яшьтән үк чиксез дәрәҗәдә өметсезлеккә бирелгән кеше. Шуның өчен дә аның барлык юанычы – үзенең көтепхәнәсендә матур әдәбият укып, язып көнен үткәрүдән тора…

Мин аның белән тик бер тапкыр гына редакциядә очрашып, ун минутлап сөйләшеп утырдым. Ул әкрен, салмак тавыш белән бик аз сөйли, әйтергә теләгән фикерен кыска гына итеп, ике-өч сүз белән генә әйтеп, аңлатып куя торган иде.

Беренче күрешкәндә, ул миңа шундый сорау бирде:

– Ничек соң, язган нәрсәләрең өчен яхшы түлиләрме? Гонорар белән тормышны тәэмин итеп буламы?

– Анысы инде аның, Закир абзый… – дип кызарындым мин. Сүземне әйтеп бетерә алмадым, ул нәрсә әйтеремне бердән аңлап алды булса кирәк, бүлдерде:

– Алай ярамый ул! Язучы, шагыйрьнең тормышы тәэмин ителми икән, аның иҗаты да тәэмин ителми!

Аның бу сүзләре белән кайсы гына язучы килешми икән?! Мин дә, билгеле, нәширне хуплап башны селеккәләдем.

– Мин сезнең «Шура» журналында басылган нәрсәләрегезне укып барам, – диде ул. – Сез шагыйранә шактый гына үсеп киләсез. Кайбер әсәрләрегездә минем мәктәпкә иярү дә сизелә.

Мондый иярүне ул хуплыймы, әллә ризасызлык белдерәме, мин төшенә алмадым.


Аның сүзләреннән мине беркадәр аптырауда калдырганы: «Шура» журналында басылган шигырьләреңне укып барам» дигәне булды. Чөнки мин ул чыгара торган журналда эшләгәч һәм шулай ук үзе шагыйрь дә булгач, анда басыла торган шигырьләрне ул үзе карап, үз күзеннән үткәреп бастыра торгандыр дип уйлый идем. Шунлыктан мин аңа түбәндәге сорауны бирергә ашыктым:

– Соң, Закир абзый, сез аларны журналга кермәс борын укымыйсызмыни?

Ул миңа болай дип җавап бирде:

– Журналның җаваплы кешесе бар бит аның! Аңа мин нишләп кысылыйм! Мин дә шулай, башкалар шикелле, аны басылып чыккач кына укыйм…

Ул «Шура» журналының редакцион эшләренә һичбер тыгылмау гына түгел, хәтта үз нәрсәләрен дә Риза Казыйга: «Ярарлык итеп тапсагыз, журналга кертерсез», – дип кенә бирә икән.

Шул чорларда «Шура» үзенең укучыларына түбәндәге мөрәҗәгатьне бастырып чыгарган иде:

– Сезнеңчә, иң алдынгы шагыйрьләр кемнәр? Шулардан ике шагыйрьне күрсәтеп язуыгызны үтенәбез.

Моңа каршы Габдрахман Сәгъди: – Габдулла Тукаев белән Зариф Бәшири, дип яза.

Закир Рәмиев шул турыда миңа сорау бирде:

– Моңа сез ничек карыйсыз? – диде.

Ләкин мин аның бу соравын аңлап җиткерә алмадым: «Г. Сәгъдинең җавабына кичек карыйсыз?» әллә: «Үзегез кемнәрне алдынгы шагыйрьләрдән саныйсыз?» диюе идеме?

Шунлыктан мин, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, боларның икесенә да җавап була алырдайрак иттереп:

– Мин булсам, Тукай белән Дәрдемәнд дип җавап бирер идем, – дидем.

Ул бераз гына сүзсез торды да:

– Минемчә, Сәгыйть Рәмиев булса кирәк! – диде.

Ул Сәгыйть Рәмиевне Тукай урынына куеп әйтәме, әллә үз урынына, ягъни Дәрдемәнд урынына куеп әйтәме? Мин төшенә алмадым. Ләкин, һәрхәлдә, шунысы ачык: ул Сәгыйть Рәмиевкә зур бәя бирә иде.

Закир Рәмиев белән сөйләшеп утырудан соң берничә көн үткәч, Риза Казый мине үз өенә чакырды. («Шура» журналының аерым редакциясе юк, аның бөтен эшләрен Риза Казый үзенең өендә алып бара торган иде.)

Ул миңа болай диде:

– Редакциядә бик күп шигырьләр җыелды. Аларның барысын да журналга кертеп бетереп булмый, әлбәттә. Шуның өчен дә, без Закир әфәнде белән сөйләштек тә, аларның яхшыракларын сайлап, аерым җыентык чыгарырга булдык. Син, менә шуларның барын да карап чыгып, журнал өчен муафыйк булганнарын сайлап ал әле.

Шуннан мин аңа да Закир Рәмиевкә биргән сорауны бирдем:

– Нигә, Закир абзый үзе карап сайлап алмыймыни? – дидем. – Ул сайласа, белебрәк тә сайлар иде, шуның белән бергә журналның хуҗасы да бит ул!

Риза Казый үзе дә, уңайсызланган рәвештәрәк итеп:

– Закир әфәнденең гадәте дә, карашы да кызык аның, – дип куйды. – Закир әфәнде болай ди ул: һәрбер әдипнең, һәрбер шагыйрьнең үзенә бер өслүбе, тоткан юлы була. Ә мин, аларның шигырьләрен төзәтәм дип, үземә таба борып җибәрермен дә аларда икеләнү тудырырмын, ди. Менә шуның өчен дә ул кеше иҗатына тыгылмауны артыграк күрә. – Аннан соң Риза Казый үзеннән өстәп шуны да әйтеп куйды: – Ул үз өслүбенә, үз мәсләгенә артык бирелгән мөтәгассыйб[26]26
  Мөтәгассыйб – фанатик.


[Закрыть]
булса да, башкаларга аны йөкләү ягында түгел, һәрбер шагыйрь, һәрбер әдип бу мәсьәләдә ирекле булырга тиеш! – дип саный ул.

Менә шушы көннән башлап «Шура» ның адәби бүлеген мин алып бара торган булдым.

* * *

Галиәсгар абзый белән шушы турыда байтак кына сөйләшеп утырганнан соң, ул Тукайның Оренбургка килүдән баш тартуына үзенең бик үк риза булып бетмәгәнлеген әйтеп куйды.

– Минемчә, Тукай бу мәсьәләдә ялгышты, – диде ул. – Бәлки, ул мәсләк фикер ягыннан Закир Рәмиев белән килешә алмам, дип уйлыйдыр. Үзең дә күрәсең, Рәмиев һәркемнең бәйсезлеген хөрмәт итә. Хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: Тукай өчен Казанның мохите шәптән түгел. Иптәшләре аңа начар тәэсир ясый. Тынгылык юк Тукайга… Көн димиләр, төн димиләр, сырадыр-нидер күтәреп килеп керәләр икән. Тукайның ишеге һәркемгә ачык бит. Куып чыгарырга яхшысынмый. Шулар аркасында Тукай ярым ач хәлдә яши, көннән-көн сәламәтлеген югалта, өметсезлеккә бирелә. Монда килсә, эшләргә мәйдан киңлеге аркасында, тормыш ягыннан да тәэмин ителер иде, Казанның әлеге мохитеннән дә котылыр иде. Әйтәм ич, Закир Рәмиевнең синең мәсләгеңдә эше юк. Аңа әсәрең нәфис булсын!

– Хикмәт тә, бәлки, шундадыр: – әйтер сүзе булганда, Тукай кеше хәтере саклап тормый бит. Дәрдемәнд белән алар икесе ике төрле, сыеша алырлар идеме икән?

– Тукай артык үзсүзле шул, – дип көрсенде Галиәсгар абзый. – Аңа аңлатуы кыен.

Шушы чорларда мин Рәмиевләр белән Фатих Кәриминең тагын бер әдәби журнал чыгару фикерендә булуларын да аңлаган идем. Бу турыда Галиәсгар абзыйдай сорагач, ул:

– Минем белүемә караганда, шулайрак аңлашыла, ләкин аңа муафыйк кешесен таба алмыйлар икән. Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимовны чакырырга уйлыйлар, имеш, – диде.

Бу чагында мин Галимҗанга чын ихлас өмет белән карау дәрәҗәсенә килгән булсам да, Шәриф Камалның «Шура» журналында чыккан һәм миңа бик ошаган «Уяну» дигән хикәясеннән башка нәрсәсен күрмәгәнлегемнән, аның турында бертөрле дә төпле карашка ия түгел идем.

– Нинди кеше соң ул Шәриф Камал? Шундый олуг журналны алып барырлык өмет күрсәткәне юк ич әле аның, – дидем.

Башта Галиәсгар абзый, шаяруга тартып:

– Кем булсын, Пенза мишәрләреннән берәү, – диде. Аннан соң, җитди бер төс алып: – Мишәрен мишәр дә бит, – диде, – ул кеше шул беренче хикәясе белән үк үзенең буш бер мишәр булмаганлыгын күрсәтә. Аның «Вакыт» ка һәм «Шура» га тагын да берничә нәрсәсе килгән. Шуларны укыгач, Закир Рәмиев тә аңа зур өмет баглаган. Үз тирәбезгә тартырга, үстерергә кирәк егетне, дигән. Аның бер кулъязмасын мин дә укып чыктым…

Шул соңгы сүзләрне әйткәндә, Галиәсгар абзый канәгатьләнгән төстә башын да чайкап куйды.

5
(Юлий Мессарош)

Мин Оренбургтан бөтенләйгә китү турында бер фикергә килдем. Ләкин кая китәргә?

Эстәрлетамак шәһәрендә кечкенә генә яңа бер матбага ачылган икән. Мине анда да чакыралар. Анда китәргәме, әллә Урта Азиягә – әлеге Каракул шәһәренә укытучы булып барыргамы?

Галиәсгар абзый:

– Боларның кайсына китсәң дә ярый, ләкин моннан тай! Матбагадан ала алмый йөргән жалованиеңне дә алдың инде, анысы бик әйбәт булды, – ди.

– Анысын, – мин әйтәм, – алдым алуын да, «Чүкеч» тә эшләгәнем өчен алынмаган ике йөз сумдай акча бар бит әле. Тимершадан анысын ничек алырга?

Галиәсгар абзый шөбһәле бер караш ташлый да:

– Ала алмасаң төкер үзенә! – дип куя.

Мин менә шулай икеләнеп йөргән арада, Оренбург шәһәренә Венгриядән атаклы шәрекъчы Юлий Мессарош килеп калды.

Мессарош ике елдан бирле Россиядә, татар, башкорт һәм чуашлар арасында, аларның тел-әдәбият, тормыш, тарих, гадәтләрен тикшереп, өйрәнеп йөри икән. Фатих Кәрими, Борһан Шәрәфләр аны зур хөрмәт белән каршы алдылар.

Ул венгр (маҗар) халкының төркиләр нәселеннән булуын исбат итү юлында йөри икән. Шуны исбат итәрлек күп кенә материаллар да җыйган, имеш.

Мин, әлбәттә, үземнең белемем сай, андый тирән мәсьәләләргә кысылырлык көчем юклыкны бик яхшы аңлыйм. Шунлыктан миндә Мессарош шикелле бер галим белән танышу, күрешә алу дигән өмет бөтенләйгә юк иде. Ләкин көтелмәгән бер вакытта миңа Борһан Шәрәф килде дә:

– Мессарош әфәнде синең белән танышырга тели, – диде. – Син бүген кичке сәгать сигезгә аңа бар әле!..

Мессарош мине:

– Авани, лайыхи, аван пурнзи[27]27
  «Исәнмесез, яхшымысыз, исән торасызмы?» мәгънәсендә – З. Б.


[Закрыть]
, – дип, чуашча саф халык теле белән исәнләшеп каршы алды.

Сакал-мыексыз, чандыррак ак йөзле, утыз-утыз ике яшьләр чамасында булган бу галим башта ук миндә җылы тәэсир тудырды. Ул татар, башкорт телләрендә бөтенләе белән шул халыкларның үзләренчә төгәл сөйләшә. Мин башта ул бу телләрне берәр югары мәктәптә укып өйрәнгәндер дип уйладым. Ләкин ул минем соравыма каршы:

– Юк, укып түгел, – диде, – әнә шул халыклар арасында ике ел йөреп өйрәндем.

Ул татар, башкорт халык әдәбиятын шулчаклы күп белә икән, нинди генә мәсьәлә хакында сүз кузгалмасын, ул шул халыкларның мәкаль һәм табышмакларыннан берничәсен әйтеп куя да бер нәтиҗә ясый. Ул төрки телдәге бөтен иске әдәбиятны укыган, тикшергән һәм хәзерге матбугат, әдәбиятны да укып, тикшереп бара.

Ул миңа башта болай диде:

– Мин сезнең «Шура» да чуашлар турындагы нәрсәләрегезне дә, 1906 елгы «Казан мөхбире» ндәге очеркларыгызны да зур дикъкать белән укып чыктым. Сезнең бу хезмәтләрегез минем өчен бик кызыклы. Сез татар матбугатында моны беренче тапкыр күтәрәсез.

Шуннан соң ул үзе аңлап җиткерә алмаган кайбер сүзләре турында сорашты…

Без шундый рухта байтак сүз алып бардык. Ул мин сөйләгән сүзләрнең һәммәсен дә татарча, урысча һәм венгрча язып утырды. Аннан соң сүзне мишәрләргә күчерде.

– Минем ишетүемчә, – диде ул, – сез мишәр таифәсеннән[28]28
  Таифә – тармак.


[Закрыть]
шикелле?

– Әйе, – дидем мин, – ләкин бездәге мишәрләрнең телләре Пенза мишәрләренекенә караганда байтак башка!

– Мин мишәрләр арасында аз булдым, тик Казан губернасының Цивил өязендәге чуашлар арасында йөргән чагында гына берничә мишәр авылын очраттым. Шулай ук поездларда Пенза, Тамбов мишәрләре белән очрашып, сөйләшеп барырга туры килде. Шулай да мин алардан кайбер сүзләрне эләктереп алдым. Әйтик, аларда «йовык», «селәпҗә», «тастар», «сөрми» кебек, Идел буе татарларында булмаган, кулланылмаган сүзләр бар. Шул ук сүзләр чуашларда да бар. Алыйк «якын» мәгънәсендә булган «явык» сүзен, бу сүз, һичшиксез, иске төрки телдән калган. Мәсәлән, «Йосыф» китабында «Зөләйха Йосыфка явык килде» (Зөләйха Йосыфка якын килде) диелә. «Тастар» сүзе дә шулай ук иске төрки телдә бар. Мәсәлән, «Бакырган» китабында: «Ләҗәк артык безем дәстарымыздин», – ди. Шулай ук чуаш хатыннары башларына чорный торган тастарны хәзерге көндә кайсыбер җирләрдә, мәсәлән, Пенза, Тамбов губерналарында, мишәр хатыннары да чорный икән. Мин моны Мәскәү – Казан тимер юлы станцияләрендә, мәсәлән, Сасово, Тарбиево станцияләрендә күрдем. «Бакырган» китабындагы сүзләргә караганда, бу тастар үзе дә борынгы төркиләрдән калып, чуаш белән мишәрләргә дә шуннан килгән булса кирәк.

Мин дә аның карашларын җөпләдем:

– Чуаш кызлары кияүгә киткәч тә башларына тастар чорный. Бу – аларда хатын булу билгесе. Ә мишәр хатыннары картая төшкәч чорный. Бу инде аларда картлык ягына авышу билгесе. Ләкин «тастар» сүзе үзе фарсыныкы.

Мессарош боларны да язып алганнан соң:

– Менә болар мишәр теле белән чуаш теле арасында ниндидер бер аерым якынлык барлыгын күрсәтә. Шунлыктан алар түрк-татар, төрки халыкларының тормыш, гадәт, тел һәм әдәбиятларын тикшерүчеләрне кызыксындыра торган нәрсәләр, – диде.

Аның минем туган-үскән якларда йөрүе һәм хәтта әтиемне дә якыннан белүе билгеле булды.

Менә шушы галим белән утырышулар нәтиҗәсендә мин бөтенләй очынып киттем. Минем Эстәрлетамакка бару турындагы уем да, Каракул шәһәренә китү турындагы ниятләрем дә җимерелде.

– Ни булса шул, – дидем мин, – быел кышны берәр мишәр авылында кичерим әле… Кешеләр әнә шулай үсәләр ич, камыт киеп түгел!

Галиәсгар абзый да мине очындырып җибәрде, Риза Казый да шундый киңәш бирде. Ул ничек, ниләр эшләү турында да акыллы, файдалы юллар күрсәтте. Иң азагында ул, үзенең шушы юлда ярдәм итә алмавына борчылып булса кирәк:

– «Шура» да басылган чуашлар турындагы нәрсәләрең өчен гонорар биргәндә, сиңа зур ярдәм булыр иде дә бит, – диде. – Ләкин мин акча мәсьәләсенә катнаша алмыйм шул. Ул мәсьәләне Фатих әфәнде хәл итә.

«Вакыт» белән «Шура» да гонорар мәсьәләсе шулай куелган иде: гонорар редакциянең үзе кушып, сорап яздырган нәрсәләргә генә бирелә. Шулай язылмаганда, нинди генә яхшы, файдалы әсәрләр булса да, гонорар бирелми. Гонорарны кемгә һәм күпме бирү эше Фатих Кәрими карамагында иде. Билгеле, бу «кушып», «әйтеп» яздырулар күбрәк редакция әһелләренең үзләренә яисә аларның туган-тумачаларына, кода-кодагыйларына була. Әйтик, Борһан Шәрәф «Вакыт» сәркатибе булу сыйфаты белән зур гына жалование алу өстенә көн саен диярлек (күбрәк урыс газеталарыннан алып) бер мәкалә яза. Ә алар «кушып яздырылган» нар рәтенә керә. Шуның белән бергә Борһан Шәрәф кебекләрнең Персия шикелле җирләргә «мөһим командировкаларга» йөрүләре да гонорар фондына өстәмә йөк иде. Бу мәсьәләдә Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдин, әрнеп, сыкранып йөрсә дә, ачыктан-ачык чыгыш ясый алмый иде.

Мин чуашлар турындагы нәрсәләремне яздым да яздым. Аннан соң Риза Казыйга тапшырдым. Гонорар турында уйлау кая инде ул; журналда басылып чыкса, шуңа шатлануыңнан, әтисе базардан алма алып кайтып биргән бала шикелле, үрле-кырлы сикерәсең!

Риза Казый да, гонорар турында бернәрсә дә әйтмәстән, «яхшы нәрсә, рәхмәт!» дип бастыра бирде. Әнә шул «рәхмәт» е белән бергә, ул миңа, Оренбургтан киткән чагымда, ике еллык «Шура» журналын бүләк итте һәм өметләндерде:

– Мишәрләр турында язып тор, һичбер тоткарсыз «Шура» журналында бастырырбыз. Бәлки, Фатих әфәнде белән сөйләшеп, гонорар да билгеләрбез.

Мин әллә ни борчылмадым – күптән түгел алган өч айлык жалованиемнең кырык сумлабы кесәдә иде әле. Аннары Г. Ибраһимовның «Борынгы ислам мәдәнияте» дигән китабын нәшер иткән Сәед-Насыйр Мирҗәлилов минем дә чуашлар турындагы әйберләрне китап итеп бастыруга алган өчен егерме биш сум гонорар түләгән иде. Шуның өстенә Тимерша Соловьёвтан «Чүкеч» журналында эшләгәнем өчен ике йөз сум аласым бар, кем белә, ул да биреп куйса…

Китәр алдыннан алачакларым турында Тимерша Соловьёвка сүз каттым. Ул һичбер төрле аптырау, икеләнү һәм оялу төсен чыгармастан, кесәсеннән шыгырдап торган өр-яңа кып-кызыл ун сумлык кәгазь акчаны алды да:

– Хәлдә барынча инде, – диде. – Үзең дә беләсең ич: мин хәзер үземнең дә бөтен маямны, көчне менә шушы татар матбагасы юлында сарыф итәм!

Ярый әле Казан нәшире Мөхәммәтҗан Кәримов шикелле, акча нәрсә ул, шөһрәт мөһим, әфәндем, шөһрәт, димәде. Киресенчә:

– Ала каргадан аласың булсын, – дип өметләндерде.

Шулай итеп, минем «Чүкеч» журналында эшләгән байтак кына эш хакым «ала карга тырнагында» калды.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации